Логотип Казан Утлары
Роман

СӨЛӘЙМАН СОЛТАН (дәвамы)

ТАРИХИ РОМАН
23
— Баш вәзир галиҗәнапләре вафат булган, — дигән хәбәрне Сөләйман көтте дә, көтмәде дә сыман. Солтан аның әллә ничә сырхау белән газап чигүен күптән белә иде. Хәтта Хүррәмнең кайчакларда, төртеп уяткан шикелле: «Баш вәзиреңнең мыштыр-мыштыр атлап йөрүеннән тавыклар да көлә», — дип чәнечкәләп алуларына да гадәтләнгән иде. Ә бүген, менә, ул да уйга калган, сагышланган сыман. Күңеленнән солтанның уй-ниятләрен бүлешәдер, бәлки.
— Баш вәзир урынына Ибраһимнан да кулайрак кеше табылмастыр инде, — дип нәкъ менә Хүррәм, үзе башлап, аның уен бүлде. — Мин сиңа Ибраһимнан да ныграк бирелгән башка бер кешене дә белмим. Ибраһим — киявең бит, һичкем гаепләмәс.
Сөләйман күләгә шикелле аваз бирми торгач, сак кына кыйланып, янә пышылдады.
— Ибраһим — әүлия шикелле, синең тәхетеңә дә, даныңа да тыкшыначак түгел. Иң авыр йомышларга аны җибәрерсең. Син солтан бит, тәхеттә утырган килеш кенә фәрман бирүең дә бик-бик җиткән.
Сөләйманның җавабы катгыйрак һәм усал яңгырады.
— Шәйхелислам белән Мөхәммәдияр казый искә төшерделәр. Чыңгызханга да берзаманны шундый чамадагы тәкъдимнәрне ясаганнар икән. Ә ул кырт кистереп кенә җавап биргән. «Атка менеп йөзәрләгән илләр яулап алу мөмкин, әмма бер ил белән дә ияр өстендә утырган килеш кенә идарә итеп булмый». Юк, һәрбер җиргә үзең өлгермичә, үз эзеңне калдырмыйча булмый, җаныкаем.
Шулай да, атна буе үлчәп йөргәннән соң Сөләйман Ибраһимны хозурына дәште. Әллә куркып калды , ул Сөләйманның тәкъдименә шундук каршы төште.
— Син мине биек баскычларга үрләттермә, зинһар. Биектән мәтәлеп төшкән бәндәнең гәүдәсе бик нык ватыла ул. Әле күп вакытта үзенең исән калуы да бик икеле. Кирәк булсам, яныңда йомышчы итеп куллан. Мохтаҗ туса, сәрдәрең дә, җансакчың да булам. Тик, зинһар, мине дәүләт эшләренә җигеп, сарай корты ясап газаплама. Синең белән дистә еллар буе янәшә яшәсәм дә, мин чит-ят кавем улы, төрекләрнең җанын-бәгырен дә, хәйлә-мәкерен дә тоз-борычлар ялап кына аңлаячак түгел.
— Тик барыбер мин сине баш вәзирем итеп куячакмын, — дип Сөләйман бер адым да артка чигенмәде. — Үземнең дә синнән якынрак аркадашларым юк, Хүррәм дә сине генә куюны таләп итә.
Солтан-ханымның исеме яңгырагач, Ибраһим да башкача эндәшмәде. Язмыштан узмыш юк, дигәннәре чынында да хактыр.
Дәвамы. Башы узган санда.
24
Сөләйман солтан мең биш йөз дә утыз икенче елның ахырында Сәхибгәрәй тарафына карап күзен ачты бугай. Казанны ташлап качкан таҗ иясен ул тәлинкәсен яларга өйрәткән сукыр песи баласыдай кулына ияләштерде дә, башлы-күзле булып алган улын нигез-йорт җиткереп башка чыгаручы юмарт атай кыяфәте белән, Бакчасарай тәхетенә утыртып та куйды. Шул хактагы сөенечне ишетеп алуга ук Сафагәрәй, канатланып, гамуҗа агасы хозурына очты. Сигез ел буена берсен-берсе белешмәгән ике туган, билгеле ки, кочаклашып күрештеләр. Сафагәрәй — кичәге
ВАХИТ ИМАМОВ
12
агасы шикелле үк, тәхетеннән сөрелеп чит-ят йорт капкасы алдында хуҗалар ташлаган сөяк сыныкларын ялап яткан сукбай. Аның рәнҗү хисләре усал төйнәлгән йодрыгына сыеп бетә алмый, күзләреннән ачы тамчы булып сытылды да чыкты.
— Мине тәхетемнән куып җибәрделәр. Тамырыннан йолкынып, ялан кырда тәгәрәп йөрүче дүңгәләк хәлендәмен. Казан халкына мыскал гына да зәүрәт китермәдем. Ил өстенә лаеклы хан идем. Мине өр-яңадан Казаныма кайтар.
Сәхибгәрәй үзе дә ау этеннән бер дә кайтыш түгел, аны өсләтеп торулар да артык. Ул икенче җәйдә үк Мәскәү җирләренә сикерде дә керде. Кырым гаскәре Рязань каласына тикле барча кирмәннәрне, котырган үгез чүмәлә-кибәннәрне сөзеп чәчрәткәндәй, сытып-изеп кенә барган иде. Шымчы-үткер күзләр Мәскәү тарафыннан хәбәр юлладылар.
— Василий кенәз, өне алынып, Мәскәү кирмәненнән чыгып качкан. Ул хәзер Коломна каласы янында гаскәр җыеп ята.
— Һе, элек тә булды, булды бит мондый хәлләр, — дип Сәхибгәрәй энекәше Сафагәрәй алдында күкрәкләрен киереп кукрайды. — Моннан унбер санә элек тә без Мөхәммәд агам белән Василийны пайтәхетен ташлап качарга мәҗбүр иткән идек. Бүген дә мондый галәбәгә ирешкәнмен икән, димәк ки, мин теге чактагы Мөхәммәд агам белән бер дәрәҗәдәге җиһангир хәлендәмен. Болай булгач, сине кабат Казанга кайтарып утырту да кыен түгел. Тагын бер талпынып, Мәскәү кенәзенең умырткасын сындырырга кирәк.
Василий кенәз бирешергә һич тә теләмәде, кырымныкыларга каршы гаскәр куды. Татар сәрдәрләре тегеләрнең аннан-моннан, бик ашыгып кына җыелган көч икәнен кыяфәтләреннән үк ансат ачыклады. Ярты гаскәр — көбә киемнәрдән, калганының өстендә, җиһанда җәй челләсе торуга карамастан, — мамык белән сырган бишмәт-кафтан. Башларына да корыч очлым урынына озын колаклы бүрек каплаганнар. Күбесенең кулларында — чалгы, билләрендә — балта.
— Артка чигенегез! Без китәбез! — дип оран салган булды Сәхибгәрәй.
Төмәнбашлар өннәре алынган кыяфәткә кереп, җайдакларның сафын кире борды. Бүре тешенә эләгүдән курыккан сарык көтүедәй, берсен-берсе куалый- куалый һәм өшәнүдәп яман чиный-чиный, килгән юлларына таба чигенделәр. Мәскәү боярлары, җим күргән балыктай, татарларның кармагына эләкте, камчыларын мамык бишмәтлеләр сыртында уйната-уйната, алайларын төрекләр эзеннән куа башладылар. Таба шикелле түм-түгәрәк үзәнлек эченә килеп кергәч кенә Сәхибгәрәй үзенең җайдакларын капылт кире борды. Үзәнлекне чорнап алган усак-каен арасына да меңәрләгән яугир яшерелгән булган, урысларны камалышка алып, төрле яктан камыш сабагы урынына урырга һәм кырырга тотындылар.
— Без тозакка эләктек! Капкын, капкын! — дип сәрдәр-боярлар ис- акылларына килеп кычкырганда инде соңарганнар, урыс ирләренең күпчелеге үзәнлек уртасында утын әрдәнәсе урынына өелеп ята иде.
— Мин Мөхәммәтгәрәй агамнан бер дә ким кыйланмадым, аның шикелле үк тоташ галәбәгә ирештем бит, — дип шапырынды Сәхибгәрәй, үзәнлектән соңгы бояр чыгып качуга ук. — Безнең икебезгә дә, аның төсле, татар ханлыкларын бер йодрыкка төйнәү, Чыңгыз каһанлыгын өр-яңадан аякка бастыру турында ният корыр вакыт җитмәдеме икән?
«Әһә, ошбу агамда да Чыңгыз-җиһангирлык чире калкып чыкты, — дип күңеленнән генә йөзен чытты Сафагәрәй сукбай. — Мине Казан тәхетенә кайтарып утыртса да, муеныма — элмәк, кул-аякларыма тышау салып, гомер буе бәйдә тотуны өмет итәчәк бу».
Исән калган урыс боярлары «солых, солых», дип кычкырып ярлыкау сорауга ук, эчендәге рәнҗешләрен тыеп кала алмыйча, Сафагәрәй чәчрәп алга чыкты.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
13
— Василий кенәзегез колагына энәсеннән җебенә тикле илтеп тапшырыгыз. Казанда хан булып торган чагымда мин бер генә мәртәбә дә урыс җиренә талау сәфәрләре ясамадым, зәүрәт китермәдем. Киресенчә, гел Василий кенәз генә минем өстемә гаскәр җибәреп, золым ясап, җәберсетеп торды. Ул мине хәтта ханлыкны ташлап китәргә мәҗбүр итте. Менә, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте илә мин үчемне алдым. Ул ятласын, Казан тәхетенә мин кабаттан кайтып утыргач та, һичбер вакыт гафил булмам вә җавапсыз калмам!..
Тик Сафагәрәй дә рәнҗеш һәм үч сүзләрен дошманының колагына илтеп җиткерергә нык соңарган, Василий кенәз хурлыклы җиңелү кайгысын күтәрә алмыйча, актык сулышларын йотып ята иде...
25
— Миңа тагын яңа сәфәргә кузгалмыйча булмый, Хүррәм җаныкаем, — дип сүз башлаганда ук Сөләйманның йөзе кара янган иде.
Хүррәм күз ташлады: Сөләйманга утыз биш яшь тулып кына килә, ләкин чигә чәчләренә чал да иңгән икән. Атасы Сәлим солтан кырык икесен тутыруга ук җанын тәслим кылган, Сөләйманга да шул яшь якынлаша. Сәлим солтан аның җаныкаен да үз янына чакырып ала күрмәсен, ялгыз калса, Хүррәм үзе, балалары нишләр?..
— Әле ике ел элек кенә мин мадьяр белән валахлар бәйлеген аерым пашалык һәм үз мәмләкәтемнең уналтынчы вилаяте, дип игълан итеп кайтып киткән идем. Мәгәр миннән качып котылган Фердинанд әүвәл чех бәкләре хозурына барып үзенә яклау тапты, ә аннары инде Вена каласында җебегән Янош ташлап качкан таҗны үзенә кидерттергән. Фердинанд мин көлгә калдырып киткән Буданы да хәзер өр-яңадан аякка бастыра, ди. Анысы гына чүп хәл. Ул мин төзегән вилаятьне үзенә буйсындырмакчы. Абыйсы Карл өсләп торганга күрә, ул мине бөтен Аурупа корольләре алдында мыскылларга чамалый. Моның ише хурлыкларга түзеп тора алмыйм. Без үзенә бөек король дәрәҗәсен алган Карл белән бер басмага кергән ике тәкә сыман. Йә ул мине упкынга төртеп төшерә, йә мин аны, орышка чакырып, эт бугыдай изәм...
Сөләйманның пәһлеваннар һәм җайдаклар бәйгесенә йөри башлавын да белеп алгач, Хүррәм аеруча зур хафага төште. Солтан элек тә пәһлеваннар көрәше, җайдаклар узышы белән хозурланып утыруны бик ярата иде. Ир-ат өчен монысы гадәти хәл, теге аргамак йә бу көрәшче өчен җан атып утыру солтанлыктан, сыбайлыктан яки синең һөнәрчеме, игенчеме булуыңнан гына тормый. Бәйге — җан тартуы, андый чир эләктерү — фәкать савап кына. Ләкин Сөләйман хәзер бәйгеләргә шәхсән үзе, киемнәрен алыштырып, йөзенә битлек киеп чыга башлады бит. Аллаһы Тәгаләнең фатихасы буенча тәхеткә утыртылган солтан хәтле солтан кара чура, кара коллар белән бил алышып йөри. Үзенең чиксез түбәнлеккә төшүен дә аңлый белми торган нинди тискәре бу?
Шушы хакта тузынып сүз кузгатса, Сөләйман һәрвакыт кулын гына селти.
— Бәйгеләргә солтаннар да, корольләр дә йөргән. Әнә, Чыңгызхан турындагы кобайырларны гына тыңлап кара. Хан тәхетенә менүгә ирешкәнче, ул кан дошманы булган Торгытай нойонны да, Җәмуга бәкне дә үз куллары белән чәнчелдергән. Әле каһан булып алгач та, Мөхәммәд шаһның малае Җәләлетдин солтан белән дә, гәрәйләр хуҗасы Тогрул, найманнар хакиме Даян, мәркетләр башлыгы Бавырчак кебек ханнар белән дә орышларга чыккан. Бүген мөселман дөньясында көферләрнең төп короле булган Карл белән йөзгә-йөз басып орышырга җөрьәт итәрдәй башка хакимдар юк. Аллаһ Тәгалә бу тәкъдирне мин колына бүләк итә икән, аның фәрманын тик шатланып кабул итү фарыз.
Ә беркөнне Сөләйман кулында «Зөлкарнәйн» китабын күреп алды да Хүррәм, бөтенләй, камыш урынына шартлап сынгандай булды.
— «Җиһангирлык чире эләккән икән, Сөләйман да үлемен чит җирләрдә, яу кырында тапмыйча, тына белмәс инде».
ВАХИТ ИМАМОВ
14
Дөрес чамалаган, Сөләйман әүвәл Ибраһимны Балкан аша Карпат тауларына төбәп куган иде, майның унысында үзе дә ияренә менде. Болгарлар белән валахлар укмашып яшәгән София, Бухарест тирәләре, Казанлык, Фракия, Добрудҗа үзәнлекләре — күптән үз җире бит, Дунайга кадәр араны шактый тиз үттеләр. Белград аръягындагы серблар, хорватлар, словеннар төрек пашалыкларына буйсынудан чыккан, андагы кала-кирмәннәрнең барчасын да тагын бер кат сытып узарга туры килде. Сөләйман гаскәрләре Дунайның ике яры буйлап югарыга күтәрелә башлагач та, күрше каһанлыкның солтанына бүләк тә юлламыйча король булырга чамалаган Фердинанд Будадан Венага чыгып качкан. Сөләйман Буда каласына кереп кенә килә иде әле, ә ермак алайдагы бер меңбашы сәерләрдән-сәер хәбәр белән каршылады.
— Солтан галиҗәнапләре турында ишеткәч тә, куян йөрәк Фердинанд тәһарәтен югалткандыр инде, ул үзенең король таҗын ташлап калдырган бит!..
Ләһләр куышына качкан икенче куян йөрәк «король» Янош та Сөләйманның яңа яу сәфәре турында ишетеп өлгергән бит, «үтә сагындырган» кодагый шикелле, Буда капкасы янына ул да килеп җитте.
— Мин сиңа янә таҗ кидерәм, — дип усалланып, тешләр кысып дәште аңа Сөләйман элеккеге мадьяр короле Стефани төзеп калдырган иске зур сарайда. — Ләкин бу юлы син инде үзеңне төрек солтанының вассалы, дип игълан итәчәксең. Риза түгелсең икән, башыңа капчык кидереп, Дунай төбенә генә озаттырам.
Тантана вакытында Янош, тезгә чүгеп, Сөләйман чапанының җиң һәм итәк очларын үбеп алудан да, солтанны үзенең хуҗасы һәм атасы, дип танудан да тартынмады. Йөзәрләгән мадьяр, валах, серб вә чех кенәзләре каршында солтанга утыз мең алтын дукатлык ясак юллап торырга да ант сулары эчте. Сөләйманга хәзер Венага юнәлеп, Фердинандны тезгә чүктерүдән башка хәсрәт калмаган да иде. Будадан кузгалган чакта Вена тарафына һавалы һәм шомлы кисәтү озаттырудан да онытмады хәтта.
— Таҗсыз корольләрне сыендыра торган яңа пайтәхетегезнең капкаларын бикләп интекмәгез. Өч көн дигәндә мин барыбер аны яулап алам! Солтан галиҗәнапләренең тәгаме бик нәзберек, мәҗлес өстәлләрен мулрак әзерләгез!..
Ләкин ата-бабаларның «бәхетсезнең чалкан егылса да борыны каный», дигән гыйбарәсе солтан галиҗәнапләрен дә урап үтми икән. Будадан соң юлда бер атна да бара алмадылар, ярты гаскәр эч китүдән ауды. Биш төмәнбаш ерак сәфәргә авыр туплар алып маташмаган, Сөләйманның аларны дарга мендерүдән кала чарасы юк иде. Аптырагач, Вена диварлары астына яшерен юллар казый башладылар. Анда хасил булган базларга капчык-капчык, мичкә-мичкә дары тутырдылар, нәкъ алар шартларга тиешле минутларда меңәрләгән кыр туплары бердәм телгә килде. Әмма күк йөзеннән янә каһәр суккан яңгыр коя иде, базларга ташылган дары мичкәләре дә шартламады, кыр тупларының ядрәләре дә диварга җитә алмыйча җиргә коелдылар. Солтанның мәсхәрәгә калуын абайлагач, кирмән өстендәге алман, бавар, мадьяр сәрдәрләре ихахайлап көлде. Шул минутта дивар өстеннән солтан чатыры ягына нәни капчык элгән сәрпи ук очырдылар. Капчыктагы «сәлам хаты»нын эчтәлеген Будадан ук ияртеп килгән әсир тылмачлады.
— Синен өчен әзерләгән мәҗлес өстәлләрендәге ризыкларыбыз суынып беттеләр бит. Җылытып ашарга синен тарафына ялкын элдерәбез.
Сөләйманнын чатырдан чыгуын гына көтеп торганнардыр, Вена диварлары өстеннән шул минутта ук йөзәрләгән ядрә очырдылар. Ядрә кыерчыкларынын берсе солтан әләмен нәкъ урталай телеп узган иде, моны шәйләп алган менәрбашлар төрекләргә катгый әмер бирде:
— Яуга, яуга! Агач баскычларны, тараннарны алга чыгарыгыз! Диварларны кем беренче уза, таланган ганимәтләрнен бөтенесе тик шуларга гына! Солтан галиҗәнапләре үзенә тиешле ганимәтне таләп итмәячәк!..
Төрек яугирләре һөҗүмгә бөркет өередәй ябырылды, алар очырган ук болыты
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
15
күкне каплап китте, ләкин диварлар өстенә үрмәли алмадылар. Австриялеләр кайнап торган сумала-су койды, очкын элгән бүрәнәләр, сөнге, кайнар ташлар диварлардан ташкын булып акты. Кирмән буендагы ерымнарны мәет тавы каплый башлагач кына, Сөләйман һөҗүмне туктатырга мәҗбүр булды.
Алдагы көннәрдә дә Вена өстенә сәгатьләр буена ук янгыры яуды, сәрпи уклар колагына алтын дукат, асылташлар, хәтта ефәк тукымалар да бәйләп маташтылар, биш дөягә капчык-капчык алтын тәнкә төяп озаттылар — капка ачучылар барыбер күренмәде.
Уникенче октябрь кичендә солтан үзенен чатырында диван җыйды. Ин беренче, баш вәзир генә түгел, яу сәфәре вакытында сәргаскәр дә булып исәпләнгән Ибраһим сүз алды.
— Нәүкәрләргә җаны кыелган һәрбер бавар, чех, саксон, мадьяр сугышчысы өчен алтын тәнкәләр вәгъдә иткән булдык. Тик менбашлар һәм сыбайлар нәүкәрләрне һөҗүмнәргә фәкать чыбыркылап кына күтәрәләр. Ярты гаскәр чатырларыннан да чыга алмыйча, хаста булып ята. Читтән ярдәмгә көтәрдәй башка көч калмады. Мин камалыш һәм яуны кичектереп торырга тәкъдим итәм. Белград ка кайтып, без кышны шунда да бер кайгысыз гына уздыра, ә иртә язда Венага һөҗүмне өр-янадан башлый алабыз бит.
Сөләйман яу тәхетендә утырган көенә бер генә аваз да чыгармагач, моны анын ярсуы һәм килешмәве, дип кабул иттеләр, күрәсен, чатыр эчен түгәрәкләп тезелгән төмәнбашларнын дүрте-бише берьюлы сүз ташлады.
— Тагын бер мәртәбә талпынып карамыйча, кире чигенмибез!
— Яуга керми генә ташлап китсәк, безнен гаскәр куркып качкан кебек була.
— Тагын бер яу, сонгы һөҗүмне булса да үткәрергә кирәк!
Сонгы һөҗүмне ике көннән сон, ундүртендә ясарга килештеләр. Һәрбер дошман мәете өчен бишәр дукат, ә әсирләр өчен унар дукат алтын тәнкә вәгъдә иткәч, төрек нәүкәрләре арыслан һәм юлбарыс гаярьлеге белән орышты. Бер урында дары шартлатып, алтмыш аршын чамасы диварны юк иткәч, кала урамнары эченә үтеп тә сугыштылар хәтта. Ләкин сакчы гаскәр өстән бүрәнәләр ташлап дивардагы ярыкны томалагач, артка юл бикләнде, сиксәнгә якын төрек нәүкәре дошман кулына әсир булып төште. Австриялеләр бер бичараны, ике кулын беләк турысыннан чабып, кире чыгарганнар. Мондый кансызлыкны күргәч, төрек нәүкәрләре чокырларга чүкте. Камчы-сөнге белән куалауга, ярсып үкерүгә колак салмадылар. Ахыр чиктә Сөләйман үзләре төзегән хәрби ыстанга ут төртергә генә боерды да, ин беренче булып, яу кырын ташлап китте.
— Яу кампаниягез бик унышлы чыкты, чын күнелдән котлыйм! — дигән юха сүзләр белән Буда каласында курчак король Янош каршы алган иде, Сөләйман, аннан зәхмәттән курыккан шикелле читләшеп, Истанбулга очты.
Кулында Хүррәмнән бер атна элегрәк килеп ирешкән соңгы хат битләре, аларда сагыну, мәхәббәт, чакыру шикелле иң-иң кайнар хисләр.
Мең ирне дә алыштырмас хуҗам, якты кояшкаем, Намазга баскандай иелеп үбәм кайнар эзләреңне.
Искә алсаң мин колыңны, нык белеп кайт, солтанкаем, Олы бүләк каршы алыр сагынулы, җылы күзләреңне...
Кайтып керсә, асылда да бүләк — Хүррәм аңа тагын бер угыл табып куйган икән. Бәп-бәләкәй үзе, песи баласыдай йомарланып ята. Хүррәмнең күңелендә генә ниндидер хафа бар, ахрысы, яңаклары буйлап аккан күз яшьләрен һич яшерә алмый. Хәер, бу озак вакыт күрешми торганнан, сагынудан гына булуы да мөмкин ләбаса.
— Мин инде әллә кайчан уйлап куйган идем. Бу угылыма фәкать Җиһангир дигән
ВАХИТ ИМАМОВ
16
ат тиешле. Мин өлгерә алмаганны ул үтәп бетерер, мин хыялда тоткан бар җиһанны яулар...
Сабый шулай Җиһангир атлы өмет булып китте, зәгыйфьлеге ике-өч айдан соң гына тәмам ачыкланды. Бичаракай җир йөзенә бөкре булып туган, ул исеменә тиң гамәлләр кылудан мәхрүм бала иде...
Ә Сөләйманның үз кырыгы — кырык. Ике кышны уздырып җибәрүгә, янә ияр өстенә сикерде дә менде.
— Карл дошманым белән йөзгә-йөз орышка ирешмичә торып, мин яу сәфәреннән тукталачак түгел!..
Янә йөз егерме мең кешелек гаскәрнең үз тарафына юнәлүен белгәч, Фердинанд Сөләйман каршына зур илчелек юлларга мәҗбүр булды. Төрек гаскәре Дунайга җитәрәк ялан кырда Сөләйманны мөһерле кәгазьләрен баш өстенә чөйгән кенәз-бәкләр тезгә чүккән хәлдә көтә иде.
— Сине Фердинанд Трансильваниядәге мадьярларның короле дип таный. Буда каласы да моннан ары синең вилаятең булып саналачак. Фердинанд сиңа ел саен утыз мең дукат пансион түләргә дә риза. Яңа яуны туктат, әйдә, солых төзик.
— Трансильвания белән Буда — инде болай да минем вилаятем, — дип Сөләйман шаркылдый-шаркылдый көлеп җавап бирде. — Фердинанд вәгъдә иткән утыз меңне дә миңа күптән Янош түләп тора. Яуны туктатудан бер отыш та күрмим. Мин Фердинанд энекәшен үз куенына алган һәм аны гел миңа каршы өстереп яткан испан короле Карлны йөзгә-йөз килеп орышуга дәшәм. Йөрәге җитә икән, кыр өстенә чыксын. Күләгә төшүгә дә кача торган чебен шикелле куркак җанлы икән, үзен минем вассалым дип танысын да ясак түли башласын. Башка таләбем юк, солых булмаячак...
Сөләйман Карпат өркәчләре янына барып җиткәч, дошман яктан хәбәр ишетелде.
— Бөек Карл Сөләйман солтан белән орышка чыгарга җыенмый, аның каравы Фердинандның кул астына бик зур гаскәр юллый. Венага ул туплаган испан, юнан, алман, саксон алпарлары килеп җиткән. «Чокырга егылып төшкән кәҗә бүрегә дә «җизни», дип ялвара икән», — дип сөйлиләр бит. Өстәмә гаскәр җыйнау хакына Карл да хәзер алман илендә католикларның җене сөймәгән лютеран динендә булучылар белән үгет алып бара. Тегеләре чиркәү эченә иконалар элүне һич танымый, алар каршында тезләнеп чукынудан «мәҗүсилек йоласы», дип баш тарталар икән.
— Әһә, менә бу яктан лютераннар мөселманнар белән кардәш булып чыга, — дип төрек имамнары куллар уа-уа сөенгәннәр иде, яңа хәбәр килде.
— Нюрнберг атлы бер калага туплангач, тискәре лютераннар барыбер дә Бөек Карл ягына авышканнар. «Католиклар белән лютераннар — күлмәк сайлаганда үзара бозылышкан бертуганнар гына, ә мөселманнар — безнең кан дошманнар», янәмәсе. Хәзер шул лютераннар да Карл гаскәренә алпар көбәләре җыя башлаганнар...
Котыру-ярсудан, Сөләйман юл өстендәге авыл-бистәләрнең барысын да тоташы белән кырып кына барды, әсирләрне, меңәр-меңәр итеп, Истанбул ягына куа башладылар. Дошман көчләр Венадан алтмыш чакрымдагы Гюнс атлы кирмән янында очрашты. Фердинанд биредә гарнизон башлыгы итеп хорватлардан Николай Юрисич атлы бер кенәзне калдырган, ә үзе Вена диварлары эченә бикләнгән, ди.
Гюнс — кыя шикелле текә, биек диварлардан хасил. Сөләйман әүвәл аның өстенә бер төмән нәүкәрен генә ташлаттырган иде, ярга бәрелгән диңгез дулкыннары шикелле кире чигенделәр. Ук яңгыры койган чакта меңәрләгән ирнең яралардан ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелде, тик диварлар сакчылардан һич тә бушамады. Тора-бара гына ачыкланды: кирмән белән якындагы бер кыя арасында җир асты юллары бар, камалыштагы сакчы гаскәр шуның аша гел яңара икән. Яшерен юлны дары мичкәләре куеп шартлаткач та, сакчыларда каршылык кимемәде. Төмәнбашлар меңәрләгән кыр тупларын эшкә җигәргә тотынды, кирмән эченә болыт-болыт булып ядрә яуды.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
17
Сөләйманның вакытны заяга үткәреп ятасы килмәде, Вена тарафына чапкын артыннан чапкыннарны куып кына торды.
— Мин җебегән Карлның Вена янына якын килергә дә куркып, Ратисбон атлы калада бикләнеп ятуын беләм. Безнең ара — ике йөз генә чакрым. Карл атлы ул бушкуыкны минем ат тизәге өстенә сузып салып, типкәлисем, яңаклыйсым, күсе урынына куып йөртә-йөртә юк итәсем килә. Алманнар гына җитмәгәч, ул испаннарны басып алган булды, Карл урынына үзенә «Карлос» кушаматын тагып куйды. Ярты Аурупага тешләрен батыргач, үзенең вилаятьләрен «Изге Рим каһанлыгы», дип игълан итүдән дә, «мин бар җиһанда католиклар каһанлыгы төзеп куям», дип шар яруларыннан да тайчынмады. Мине дә тез астына салырга хыялланучы бөек король икән, йөз чакрымдагы Секеш дигән елга ярында бергә-бер орышуга чыксын!..
Атна буе көтте, ун көн көтте, король Карл һичбер төрле җавап кайтармады. Гайрәте чиккән Сөләйман, ак әләмнәр күтәртеп, Гюнс капкалары янына илчеләр юллады.
— Юрисичка тапшырыгыз анда. Кенәзегез бик кыю сугышты. Ул солтанны зурлау, ә гади нәүкәрләрнең күзләренә төтен җибәрү өчен генә кирмән ачкычларын чыгарып бирсә, Сөләйман хәтта сыңар ук та очырып тормыйча, бар гаскәрен ияртә дә китә.
Ай буена юлбарыстай сугышкан Юрисич шушы гади генә хәйләгә алданды да куйды. Ул кала ачкычларын тапшырырга дип кирмән капкаларын ачкан гына иде, төрек нәүкәрләре, чүплек тапкан карга өере шикелле, диварларга кычкырып ташландылар. Төрекләрнең Гюнс гарнизонын соңгы сакчыга кадәр кырып чыгуларын көткәннәр диярсең, Фердинандтан янә бер мәртәбә илчелек килеп җитте.
— Буда каласы да, Трансильвания, мадьяр иленең үзәге дә — һәммәсе синеке. Яноштан тыш без үзебез дә сиңа ел саен утыз мең алтын дукат озатып торачакбыз. Яуны гына туктат.
Сөләйман, Вена ягына төкеренә-төкеренә, кайтыр юлга чыкты...
Истанбулда биш тәүлек буена туплардан аттылар, меңәрләгән утлы шарны күккә очырдылар. Солтан фәрманы буенча, биш тәүлек буе базарлар төнлә дә эшләде, сугым малы ауды, яудан кайткан нәүкәрләргә бушлай өләшенгән
ВАХИТ ИМАМОВ
кымыз, шәраб, сөҗе чишмә булып акты. Сөләйман үзе төнлә, гади нәүкәр киеменә төренеп, битлек киеп, базарлар буенча йөреп караган иде дә, дарга озатырдай нахак сүз таратучы гайбәтчеләр бер дә очрамады.
26
— Син яуда усал тәкә шикелле сөзешеп йөргән чакта мин монда Халык ермагы аша асылмалы күпер, Аксарай бистәсендә яңа мәчет төзетә башладым бит әле, — дип, Сөләйманның йонлы күкрәкләрен кытыклый-кытыклый, җай белән генә мактанырга тотынды Хүррәм, әле йокы түшәгеннән сикереп купканчы ук.
Сөләйманның күзләре маңгаена менгән кебек булды, шаклар катты.
— Әттәгенәсе! Менә сиңа җиде дәрья аръягыннан килеп төшкән әҗнәби солтанбикә! Син кылганнар монда туып үскән төрек хатыннарының, хәтта вәзирләрнең дә кулыннан килмәс иде. Афәрин, афәрин, солтанбикәм, җаным!
Әнисе Гайшә фани дөньяга күченгәннән бирле Сөләйман Хүррәмне «солтанбикә» дип кенә үсендереп йөртә. Шуны ишеткән саен Хүррәмнең май кояшы сыман елмаюын шәйләгәч, адым саен кабатлап, гел күңелен күрә. «Авызыңа мал да май», — дип Хүррәм аңа күңеленнән генә рәхмәт сүзләре укымыйча калмый, канатланып китә.
— Мин болгарларның София каласында да яңа сарай төзү нияте белән янып йөрим әле, — дип Хүррәм янә сер капчыгын ачкач, Сөләйман моңа гел мөкиббән булды. — Гарәп байчурасы борынгы заманнарда ук яшәгән Семирамида атлы шаһбикәләре турында әкиятләр сөйләп шапырынган була. Имеш, шул Семирамида Вавилонда җир өстендә түгел, ә бауларга, җепләргә үрелеп үсә торган агачлар һәм чәчәкләр үрчетеп, асылмалы гөлбакчалар нигезләп шөһрәт казанган, ә исеме бөтен җиһан буйлап таралган, ди. Ә мин солтанбикә кадәр солтанбикә була торып, нишләп әле үземнең исемемне калдырмаска тиеш? Җитмәсә, минем артымда Сөләйман җиһангир атлы алтын калканым да бар лабаса. Шулаймы, җаныкаем?
Сөләйман гел хуплап кына торгач, Хүррәм Аксарайдагы мәчет төзелешен тизләттерде, София тарафына меңәрләгән мигъмарларны куды. Халык ерымы аша тартылган асылмалы күпер аның гына түгел, бар Истанбул күңеленә хуш килеп калка иде, аның яныннан кайтып керүне дә белми бәргәләнде. Арып- талып Топкапега кайтса, анда күккә очынырдай яңа шатлык. Ул аны Сөләйманы белән бүлешмичә һич кенә дә түзеп тора алмый.
— Францисконың хатыны Агнеттадан хат алдым бит бүген. Королева ире белән икесенең җилкәнле карабларда Сена елгасы буенча Марсель бугазына чаклы сәяхәт кылулары турында мактанып һәм хозурланып яза. Франциско үзенең королевасына якасына фирүзә ташлар тезелгән һәм күкрәк турысы кендегенә кадәр ачык күлмәк тектергән дә Агнетта шуның белән бар Парижны шаккатырган икән. Якут, энҗе, фирүзә ташлар тезгән күлмәкләр үземдә дә биш-алты дистәләгән, мәгәр миңа, күкрәк ачып, һич югы солтаным каршында масаеп йөрүләр дә тәтемәстер инде.
— Тектер, тектер, — дип кул селти хыялдагы ләззәтләрне күз алдына китерүдән мәлҗерәп төшкән солтан. — Мин үзем дә бер генә күлмәк яки җиләнемне дә ике тапкыр кимим.
— Пе, сине иртән киендерүче ялчыңны да бер як кесәңдә биш йөз дукат, икенчесендә хәтта мең тәңкә алтын да көтеп тора ласа.
— Дөнья дилбегәсе безнең кулда түгелмени, солтанбикәм, җаным? Шулай булгач, бу җиһанның кадерен белеп калыйк. Гомәр Хәйям әйтмешли, безне 22
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
19
фани дөньяда алтын касә тулы шәраб белән көтеп торалармы әле, әллә юкмы — анысын шайтан гына белә дә, фәрештәләр белә. Ә хәзергә бердәнбер фәрештәм — ул син генә! Мине сөеп, шатландырып, очындырып яшә.
Хүррәм шушы сүзләрне генә көтеп торган кебек, икенче көнне үк Вена, Париж, Венеция тарафларына махсус хат юллады. Алдан хәтта киная ташлап та кисәтмәгән иде, күршедәге мәмләкәт пайтәхетләреннән арфачылар, рәссамнар, күчмә цирктагы тамаша осталары килеп төшкәч, Сөләйман кабат-кабат хәйран гына калды. Хүррәм рәссамнардан әүвәл Сөләйманны әллә ничә төрле итеп ясаттырган иде, бер тукыманы буйый башлаганда солтан янәшәсенә үзе дә килеп басты.
— Без — синең белән бер үк җан һәм бер үк тәхет ияләре, кояшым, бәгырькәем. Пич югы бер рәсемдә булса да мәңгелеккә яшәп калыйк әле.
Сөләйман элеккечә гел елмаеп торгач, колагына иелеп пышылдады.
— Их, синең белән Парижларга, Венецияләргә сәяхәт кылсаң, алардагы сарай тамашаларын, күңел ачу мәждесләрен барып күрсәң иде!
Бу юлы инде Сөләйман бөтенләй елмаймады, йөзе битлек киеп алган сыман капылт кырысланды.
— Мин — бүтән сәяхәтләр өчен яратылган әрвах. Безнең икебездә ике төрле кыйбла.
27
Җангалине хан тәхетенә чакырып утырткач, ни галәмәт, Казан көчле яңгырдан соң тулыланган күл өстедәй тынып калган иде. Әмма мондый иминлек сәхрәдәге рәшә төсле алдавыч бер ара гына булган, дәрьядагы басма такталары өстенә килеп кергән аңгыра тәкәләр кебек сөзешүдән һәм бер-берсен җәһәннәмгә сугып төшерүдән туктый белмәде бит бу Казан халкы.
Җангали Василий кенәзгә садыйк-тугрылык турында ант китергән булгач, үзенә ияртеп озатылган илче-шымчы Морозов сүзеннән чыгарга маташмады да сыман. Шул шымчы кубызына биеп торгангамы, Җангалинең бер генә адымын да аңлый алмый тәмам чиләнделәр. Гаҗәп түгелмени: Мәскәү Нугай морзалары белән сәүдә эшләрен ныгытуны таләп итә башлый, Җангали һичбер яраны белән дә киңәшләшеп тормыйча, сәүдәгәрләр тарафына шундук фәрман сырлый.
— Мәскәү табынына биш мең куй кадәре олы көтү куып китерегез!
Мәскәү үзенең сугышчыларына итек тектерү өчен йомшак итеп иләнгән тире даулый, Җангали бугазга сөяк булып кадалырдай фәрман ыргыта:
— Биш мең сарык суеп, тиреләрен иләп, Нижгардагы Мәкәрҗә базарына илтеп җиткерегез!
Җангалинең мондый чиле-пешле фәрманнарыннан тиз арада туя башладылар, ризасызлык һәм рәнҗешләр артты. Шушы кулай җайны көтеп кенә йөрүчеләр дә байтак булган икән, бөке сыман, шулар калкып чыкты.
Яңа ханның балигъ түгеллеген сылтау итеп, әүвәл Гәүһәршад бикә бар диванның дилбегәсен үз кулына сосып алган иде. Аның тирәсендә бөтерелеп йөргән Сәед углан су төбенә киткән балтадай эзсез югалды да, Гәүһәршадның янәшәсенә Булат Ширин белән Кечек Гали атлы морза менеп басты. Булат үзе — Кырымдагы иң-иң эре аксөяк нәселеннән, аннан тыш Казанда Мөхәммәтгәрәй хан куып җибәргән Аппак углан, Сафагәрәйгә ияреп килгән Җәүдәт-бахши2, байтак кына сәрдәрләр дә бар әле. Шулар бөтенесе, тәбикмәк пешерәчәк табаны кыздыргандай, Казандагы морза-имамнарны ипләп-җайлап кына үз тарафларына күндерә башладылар.
— Бу Җангали, абыйсы шикелле үк, бер боламык булды. Паман-һаман Мәскәү җырын тугылый да тора. Аның кыйбласы Мәскәүдә, ул шәрык ягына авышмастыр инде.
— Мөхәммәдәмин дә, Габделатыйфы да Мәскәү китереп утырткан ханнар иде, 2 Бахши — бу очракта канцелярия башлыгы.
ВАХИТ ИМАМОВ
20
юкса. Мәгәр Казан эченә кереп чирканчык алуга ук, безнең мәнфәгатьне кайгырттылар ласа. Мөхәммәдәмине, хәтта, үзен үстергән, үзен күтәргән кенәз өстенә ничәмә-ничә тапкыр яу артыннан яңа яуга чапты. Май чүлмәге тышыннан билгеле бит, бу Җангали асыл иманга кайтмастыр да инде.
Хәтта, Касыйм каласыннан Җангалигә ияреп килгән Котлыкай морза да җиргә лачкылдатып төкерергә мәҗбүр булган икән.
— Кырымнан Аргын илә Ширин бәкләр юллаган өч йөз олаулы кәрванны кире борган бит бу. Ә алар Сөләйман солтаннан сатып алган дары, туплар, шәм вә затлы бәрхет белән шыплап тулган булган. Шул байлыклар Казан-йортның эчен тишәмени? Ашка таш атып җавап саплый торган нинди нәгаләт бу?!
Шушыннан соң диван карар чыгарды да Җангалинең алдына кертеп салды.
— Моннан ары диван рөхсәтеннән башка бертөрле дә фәрман чыгармыйсың! Морозов сине эт котырткан кебек өсләтүдән туктый белми икән, ул шымчыны сасы себерке белән Мәскәвенә куып җибәрәбез!
Илче-шымчы Казандагы хөкүмәт фетнәсе турында көне-сәгате белән Мәскәүгә җиткергәндер, тегендә Иван Дүртенче дигән олуг кенәзләре итәктә генә утыра торган сабый булганга, аның Мария исемле анасыннан фәрман килеп төште:
— Җангалигә унҗиде тулып килә, тулы канлы ханга әверелсен өчен, аны башлы- күзле итәргә дә вакыт. Нугайлылар Мәскәү белән бик тә теләп, атлыгып сәүдә итә, яшь кияүгә кәләшне дә нугай морзаларының тирмәләреннән эзләү хәерлерәк.
— Һе, нугайлылар әйбәт, аларның киленнәре дә шәбрәк икән боларга, — дип бүрәнә аша бүре куа-куа дәгъвалашты Казан. — Хаҗитархан тәхетен Касыйм хан эләктерде, Мәскәүгә барып тезләнгән Хөсәенгә кире кайту өчен юл бикләнде. Касыйм хан Мәскәү белән элемтәне өзде, менә шуңа күрә андагы кенәзләр Хаҗитархан белән кодалашуны өнәми дә инде. Кырым ханлыгын телгә алып торулар да артык, Мәскәү алардан Казан-йортка килен төшертүне хуплаячак түгел. Шул, нугайларны үз арбаларына утыртып җырлаттыру өчен, Мәскәүнекеләргә безне нугай морзалары белән кавыштырып кую отышлырак. Киленнәре Казан- йортка төшсә, нугайлар да Мәскәү хозурында биеп йөриячәк.
Байтак кына әреп-талаштан соң нугай бәге Йосыф җәйләвенә яучы җибәрделәр. Җангали каршына китереп бастырган Сөембикә унбиш яшендә генә булса да, җәйрәннәр шикелле гайрәтле һәм елгыр, өстәвенә, пешкән җиләк кебек ымсындыргыч һәм сылу да икән. Егетләрдән һич тә кайтыш булмаган озын һәм зифа буй, арыш кылчыгыдай тылсымлы, төз керфекләр, сандугач канаты шикелле сыгылмалы кашлар һәм, иң сәере, бер елмаеп төбәлсә, аяк табаннарыңа чаклы көйдереп ала торган җете-коңгырт күзләр.
Җангали әле унҗидедә генә, кияүнең үз тиңе булуына Сөембикә сөенде дә сыман. Картаеп беткән ханга вәлидә хатын булып төшү түгел бит бу, беренче атналарда Җангали белән аның Казансу буенда, Нургали манарасыннан кул сузымында аккан чишмә яннарында су чәчрәтеп йә дивар эчендәге агачлар арасында куышып уйнаган чакларын күрүчеләр дә булды. «Икесе дә читтән килгәннәр бит, Казан эчендә бер-берсенә терәк булганнардыр», дип сөенделәр хәтта. Ләкин сөю-сәгадәт көннәре, ком бураны каплаган чишмә төсле, күз ачып йомган арада коргаксыды бугай.
Мәскәүгә олы-олы кәрван белән киткән ике нугай сәүдәгәре эзсез югалганнар. Имеш-мимешле хәбәрләр, даладагы учак ялкыны шикелле, төрле якка авып уйнаклады.
— Сафьян күн төягән ул кәрваннар Костырма3 каласыннан исән-имин чыккан, мәгәр Лыскабага4 барып җитмәгәннәр. Костырмада чакта кенәзләре нугайлардан бер
3 Костырма — Кострома.
4 Лыскаба — Лысково.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
21
итеклек күнне сигез алтынга бирүне сораган, ди. «Без Мәскәүдә аны унбишкә озатабыз», дип нугайлылар моны кире каккан. Лыскаба белән ике арадагы бер түгәрәк күл буенда төн кунарга туктаган булганнардыр, таң аткач, болар корган ыстан урынында башлары чабып төшерелгән ике әрвах җәсәде генә аунап калган икән. Аларны сакчылары суеп качкан, дип гоманлап та булмый, арбакашларын Костырма зинданында күреп кайтканнар бит.
— Бу — Костырмадагы кенәзнең генә эше, — дип сүз кыстырды Сөембикә әле тәүге тапкыр диван утырышында пәйда булуга ук. — Мәскәүгә хат юллап, ул әшәке җанның башын чаптыруны дәгъваларга кирәк.
Диван түрендә урын алган Гәүһәршад бикә, Булат Ширин, илче Аппак, Тагай морза — һәммәсе шаккатты. «Әттәгенәсе, йомшак иренле бозау кебек мыштым гына йөрсә дә, бармагыңны каптырсаң, тешләп өзәчәк бу!» — дип берәгәйле нәтиҗә чыгардылар.
Тәхеттән кул сузымында утырган илче-шымчы Морозов күзләрен акайтып ым ташлаган иде, Җангали, аяк табанына кызган энә кадагандай, сикереп үк торды.
— Ә син хан тәгәрмәченә таяк тыгып утырырга ул чаклы кем әле? Ике мәмләкәт арасындагы низагъны хәл итү — нугай җәйләүләрендәге сарык көтүен куып йөрү түгел бит ул!..
Сөембикә елан чаккандай сикереп кузгалды да диван утырышын ташлап китте. Шуннан ары аның елмайган көннәрен бер дә күрмәделәр. Әйтерсең лә, әкәм-төкәм яисә шыгый хатыннары сыман, яулык-шәлләр эченә төренде ул. Җаен тапкач һәм көенә генә торгач, Гәүһәршад бикә белән Булат морза гына аның янына кереп йөри алды. Халыкта: «Сөембикәне атасы Йосыф морза килеп алмакчы да Хаҗитархандагы Касыйм ханның улы Дәрвиш-Галигә кияүгә бирмәкче, ди. Ул Җангалинең «талак» кычкырганын гына көтеп яши икән», — дигән имеш-мимешләр дә купкан иде инде.
Ләкин көннәрдән бер көнне барча Казан-йортны яшен кебек хәбәр телеп узды:
— Булат Ширин морза Җангалине ауга чакырган да, ханны Казансу ярында атып үтергәннәр. Җангали кабан дуңгызын чукмар белән сугып алырга маташкан бер мизгелдә аталы-уллы Исмәгыйль белән Камай морзалар, саксызланып, ук очырган, имеш.
— Ай-һай, ялгыш кына, саксыз гына микән? Кара мунча эчендәге кебек төтенле бу сарай, — дип нык шикләнде халык.
Нигезсез дә түгел, бер атна үтүгә Казан тәхетенә янә Сафагәрәй кайтып утырды бит. Корыны бушка аударып йөрмәгәндер, Җангалидән калган Сөембикәне үзенә хатынлыкка алып куйган, әнә. Үзеннән унбиш яшькә кечерәк төнге сандугач моңсыз-назсыз гына сайрамыйдыр, Сафагәрәй Мәскәү өстенә олы яу белән барырга гаскәр туплый инде.
28
Баязит бакчасы — үзенә бер дөнья. Анда солтан белән солтанбикәләр юк, аңа вәзир белән пашалар да үтә сирәк кенә аяк баса. Баязит солтан төзеп калдырган иске бу кирмәндә сакал-мыеклары чаларып чыккан баш хадим Якуб хакимлеге дә, баш бирүне белмәс Мостафа патшалыгы.
Гөлбаһар юкка гына улы өчен, әле тегенең сабый чагыннан ук, ут йоткандай янып-көеп, әрсез кодагый урынына теләсә кем белән җәдәләшеп йөрде. Ә Мостафа бишек көе тына башлауга ук бәйдән ычкынган эт шикелле урамга томырылды, борын асты да кибеп өлгермәде — тайлар иярләде. Кирмән сакчылары эшермәләргә йозак элә-элә һәр капканы иртә-кичен бикләп куйган була, әмма орчык кадәрле малай актыгы, эт тә сыймастай тишек-ярык табып, йә таш диварлар астыннан чыгып кача, йә бакчадагы зәйтүн, тирәк, анар5 ботаклары буенча еландай шуышып, урам уртасына сикереп төшә. «Улын, йөгәнсез, ташбаш, наян», — дип, курыкмыйча, солтан каршына 5 Анар — груша.
ВАХИТ ИМАМОВ
22
зарланып баручы юк, ә шаһзадә малай шул йомшак якны чамалап өлгергәч, тагын да әрсезләнә. Җиде-сигез яшендә үк Мостафаны Мисыр базарындагы көрәш бәйгеләреннән, аннан ары йә тимерчеләр алачыгыннан, йә юртаклар чабышыннан табып кайтара башладылар.
— Син — шаһзадә, Аллаһ боерса, киләчәктә солтан булачаксын. Бераз гына булса да ипкә кер дә, үз дәрәҗәнне белеп, сарайлардан чыга күрмә инде, улыкаем? — дип әнисе Гөлбаһарнын ялваруларын да колакка элмәде ул.
Тагын югалдымы, кичен кирмәнгә авыз-борынын канатып кайтып керә. Колак салсан, йә «абынып егылган» инде ул, йә «ат өстеннән мәтәлгән дә төшкән». Бер-ике көннән сон янә суга төшкән балта кебек була. Бусагага кайтса, кесәсендә пәке. «Базардагы көрәштә бер зәнҗи малаен егып алдым», — дип тәкрарлап тик тора. Чокына башласан, дөрес булып чыга. Шуннан инде Гөлбаһарнын да куллары, сынган каз канатлары шикелле, ике якка салына да төшә. Әрепләргәме моны, мактаргамы — һични анламассын.
Ин-ин әкәмәте: сигез яшен тутыруга Мостафа, беркемгә әйтмичә-кисәтмичә, янычарлар мәктәбенә укырга барып керде.
— Синен итәктән тәхеткә күченеп кенә солтан булып булмый, — ди бит Гөлбаһарга. — Мина Мәхмүт Фатыйх, Баязит Елдырым, Явыз Сәлим бабаларым кебек сәрдәр булырга әзерләнергә кирәк. Әнә, Сөләйман атам да яу сәфәрләреннән кайтып керми, ә мин Балкан белән Кырым атауларынын яисә Дунай белән Җифрат дәрьяларынын кайсы якта икәнен дә белмим.
Янычарлар мәктәбенә сөннәткә утыртылган нәсара малайларын кайсы мәмләкәтләрдән генә китереп япмаганнар! Серб, хохол, чех, ләһ, юнан, урыс, гөрҗи, әрмән, болгар, мадьяр, баск-испан, гот-француз, алман-бавар... Төпченә башласан, һәр малайнын икешәр исеме бар. Кичә Никола, Ян, Григорий, Вазген, Антонио, Пьер, Лье, Робану, Ганс, Франц, Арон, Иосиф дигән ат күтәреп йөргәннәр, бүген алар — Нәҗип, Мөбарәк, Габдулла, Раббани, Йосыф, Хәйретдиннәр. Чит-ят җир һәм кыргый мохитләргә, яна исем белән башка дингә ияләшеп китү бик читендер, ахры, шәкертләрнен һәрбересе үз эченә бикләнгән, мәкерле һәм үчле. Хәлфә-мөдәррисләр никадәрле генә уяу кыйланмасын, Мостафаны өч-дүрт мәртәбә, юрганнарга томалап, кыйнап ташладылар. Мөгаен, алга таба да дәвам итәр иде, шаһзадә аларны үзенен тешләклеге белән яулады да куйды.
Хәлфәләр шәкертләр яшәгән бүлмәләрдә әледән-әле тентү үткәрергә яраталар икән. Мондый хыйлаф гамәлне күбесенчә шәкертләр көрәш бәйгесенә, ат чабышларына киткән чакта гына башкарганнар. Беркөн өйлә намазы үтеп китүгә үк: «Иртәгә сезне кыялардан үрмәләп менәргә өйрәтү өчен Пәри тавына алып барачакбыз», — дигән хәбәр таралуга, ике грек-юнан малае чыш-пыш килергә тотындылар.
— Син теге бакыр әйберенне ныклап яшерденме?
— Кәвеш табанына йә билбау эченә тегәрмен, дип торам.
— Кара аны, юлда барган, тауда йөргән чакта югалтасы булма. Монысын да сина базардагы кылый Әбүбәкер аша гына, көчкә табып бирдем...
Иртәгәсен Пәри тавына барып җиткәннән соң да, шәкертләргә барча киемнәрен биштәрләргә салырга боердылар. Мостафа күзләренең яны белән генә шәйләп торды: юнан малайларының берсе билбавыннан алып учына нидер кысты, үзе тиргә батты, карашы уттай яна, алга таба нинди хәйлә табарга да белми. Җитмәсә, аны тоттырырга җыенган шикелле, учының бер читеннән ефәк бау кисәге асылынып тора, хәлфә якынайса, күрми калмаячак. Мостафа «ә» дигәнче теге ефәк бауның очыннан эләктерде дә бар куәтенә үз ягына тартты. Юнан малае мәче сыман сикереп кулына ябышуга, гыжлый-гыжлый тегеңә пышылдады.
— Мин синең бу малыңны беркемгә дә бирмим. Хәлфәләрнең шәйләп калуы бар, юкка сикеренмә.
Ялгыз калганнан соң ефәк бауны алса, анда бакыр тәре. Моңа чаклы да күпне
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
23
күргән, ахры, урыны-урыны белән сыдырылып йә яньчелеп беткән. Әмма үзе барыбер дә шома, комлап чистарткандай ялтырап ук тора. Юнан малае моны онытканда бер мәртәбә генә кулларына алмый, элеккечә табына ул, димәк.
Мәктәпкә әйләнеп кайтуга, Мостафа тәрене кабат хуҗасының кулларына состы.
— Дар агачына эләгердәй мал түгелдер, мөгаен, тик барыбер дә яшер. Икенче мәртәбә капсаң, коткара алуым бик икеле.
Шушы хәлләрдән соң Мостафа кичәге нәсаралар өчен тәмам үз кешегә әверелеп бетте. Ә инде шәкертләр арасында уздырылган ат чабышларында, мәргән бәйгеләрендә дә өстен калгач, шаһзадәне әйдәманнары итеп саный башладылар. Урамнардан «пайтәхеттә оста җайдакларның бәйгесе уздырыла», дигән хәбәр бәреп кергәч, янычарлар мәктәбеннән үзләре үк Мостафаны сайлап озаттылар.
Бәйге шартсыз гына түгел булып чыкты.
— Солтан галиҗәнапләренең килүе дә мөмкин. Җайдаклар йөзләренә бакыр битлек киеп узышачак. Сызыкка пашалар йә сыбайлар чыкса, казыйлар яклашмас, хәрәмләшмәс өчен шулай отышлырак.
Ярар соң, битлек икән, битлек. Мостафа да аны һич карышмый киде. Бәйге сызыгына йөзгә якын чаптар чыгып басты. Дүрт чакрымлы ара узасы бар, арадан бер җайдак та бүре куган сыман алга ташланмады. «Бәйге уртасында «Мөбарәк хадим» атлы ерымны үтәсе бар», дип алдан ук кисәткәннәр иде. Имеш, шундый хадим анда үзен-үзе пычак белән суеп үтергән, ди. Шул ерымны узган чакта кайнар табадан читкә сикерешкән борчак урынына бердәм коелдылар. Ерымның ике яры да тоташ кызыл балчык. Иртән яңгыр коеп үткәнгәдер инде, атлар анда аяклана да алмый. Әүвәл бер яктан шуышып төшеп, кибән сыман өелгәннәр иде, каршы ярга үрмәли башлагач та, берсен-берсе сытып бетерделәр. Арадан кайсы да булса елгыррак рәвештә үрмәли башладымы, арттагылар чаптарларны койрыгыннан йә ияреннән сөйрәп төшерәләр. Мондый мәхшәрне күрүгә, Мостафа озын-озак итеп баш ватмады. Ул ерым чокырына ишелеп төшүгә үк үз чаптарын ташлап калдырды да, икенче як ярга җәяүле көенчә үрмәләп кенә менде. Җайдагын ташлап калдырган беренче аргамак текә яр өстендә пәйда булуга ук, шуның ияренә сикереп атланды. Кайсы җайдакның нинди атны иярләп чабуын дәфтәрләргә төшереп торучы казыйлар бармыни? Мостафа мәйданга иң беренче әйләнеп кайткач та, бераз гына аптырашып-чәпчеп алдылар да егетнең ияренә олы төргәк ефәкне китереп ташладылар. Менә шул чагында гына солтан җайдакны үз янына дәште.
— Җиңүчегә шәхси бүләгем бар.
Мостафа чаптарын йөгәненнән җитәкләп солтан хозурына атлый башлагач та, пыш-пыш килеп янда теркелдәгән казыйлар ым ташлады.
— Солтан каршына җиткәч битлегеңне салырга онытма. Бүләген алган чакта җиргә тезлән.
Ә Мостафа каккан казык кебек селкенми дә торды. Битлеген дә салмый, тезенә дә чүкми. Арттан казыйлар касыгына төрткәли, тез артына тибә. Инде Сөләйманның да йөзе кара янып чыкты. Саф алтыннан койган тәпсине6 баш очына күтәреп сузган чакта гына, үзе дә түзмичә, усал ысылдады.
— Тезеңә чүк, мәхлук, битлегең сал!
— Ә ул мәхлук — синең улың булыр, — диде дә, менә шул чагында гына Мостафа битлеген кулларына алды.
— Шаһзадә, шаһзадә! — диешеп, бар мәйдан «аһ» итте.
Сөләйман улына текәлде дә гаҗәпләнеп торды.
— Менә нинди пәһлевандай булып үсеп җиткәнсең син, йә машалла!
Ул Мостафаны берничә мизгелгә генә кочагына алды, аннары каударланып янә читкә этте.
— Йөземә кызыллык китермәдең, монысы өчен рәхмәт...
6 Тәпси — поднос.
ВАХИТ ИМАМОВ
24
Баязит бакчасына кайтып кергәч, сарай идәннәрен дөбердәтә-дөбердәтә, Мостафа иләсләнеп-ярсып биеп алды. Абзыйларының йөгәнсез икәнен күрше бүлмәләрдә тупырдашып үскән Мәһруй сеңлесе дә, Сәлим, Баязит, Җиһангир энекәшләре, хәтта ничәмә-ничә еллар буена кырнак7 кыз булып йөрүче Сания да белә. Шулар бөтенесе, аю биеткәндәй, Мостафа янына ашыгып җыелдылар. Абзый кешенең авызы — колагында, алтын тәпсиен болгый-болгый бии.
— Абзыегыз бүген җайдаклар бәйгесендә иң беренче килде! Солтан-атабыз иң зур бүләкне мин фәкыйрьгә бирде!
Хүррәм балалары булсалар да, Сәлим белән Баязит Мостафаның мондый кыланмышларына күптән күнеккәннәр. Янычарлар мәктәбеннән кайтып кергән саен Мостафа бар белгәнен энеләре алдына чыгарды да түкте. Агач ботагын хәнҗәр ыргытып кыярга өйрәнгәннәр икән, шуны кабатлата. Родос утравының кайдалыгын чамалый башлауга ук, чәчәкләр түтәлендәге туфрак өстенә таяк белән сызгалый-сызгалый, белемен уртаклаша. Ахыр чиктә Баязитны үз артыннан янычарлар мәктәбенә дә илтеп кертте. Сәлим — ялкау, арада иң өлкәне булуга карамастан, ишек ярыгыннан шәрә җарияләрне күзәтүдән башка шөгыль белми. Аның каравы, бөкре булса да, төпчек Җиһангир Мостафаның җилкәсенә менеп атлану өчен җанын фида кылырга да әзер. Асрау хатыннарның, хадимнәрнең ай-ваена карап тормыйча, Мостафа бер Баязитны гына түгел, орчык чаклы Җиһангирны да ияргә күнектерә. Баязит белән Җиһангирның кеп-кечкенә җәяләре дә, аткыч уклары да «яуга китү өчен» күптән әзер.
Гөлбаһар улын мондый беркатлы гадәтеннән биздерү өчен әллә ниләр кылып караган иде дә, Мостафа ыжламады.
— Без бит бер ата балалары, дошманлашып үсмик. Кайсыбызга солтан булырга язган, кайсыбызга зиндан — анысы Аллаһ эше. Ә бүген үк башны ташка орып яшәү — зур чатаклык...
Юк, ана күңеле сизгеррәк шул, дөрес чамалаган. Бәйгедән соң ярты ел чамасы гына узган иде, Сөләйман Мостафаны үз янына дәште.
— Сиңа унсигез яшь тулып килә инде, санап барасыңмы? Мине әткәй синең яшьтә Каффа каласына вәли итеп озаттырган иде. Аннары дүрт ел чамасы Маниссада вәли булып тордым. Инде сиңа да камыт кияргә, җигелергә вакыт. Бик еракка кумыйм. Син дә, әйдә, илгә хезмәтеңне шул ук, мин утырган Маниссадан башлап кара әле. Фәрман әзер, тоткарланмый кузгал.
Әнисенә әйткәч, әлбәттә, Гөлбаһар тоташ күз яшенә чумды гына инде.
— Тагын Хүррәм эше генә бу, шул юха елан эше. Сине пайтәхеттән читкә олактырып, үзенең балаларына тәхеткә юл арчый.
— Синең өзгәләнүләреңнән бер файда юк. Фәрман алып кайттым, мин Маниссага юл алырга тиеш, — дип Мостафа ятаган-калканнарын барлый башлагач, Гөлбаһар да, янгын купкан сыман, кием-салымнарына барып ябырылды.
— Хүррәм-аҗдаһаның катыйллар яллап та синең җаныңны кыюы бик мөмкин. Алтынга сатылган сораннарның ашыңа агу яисә зәхмәт салуы бар. Бер адым да калмыйм, синең белән барам, балакаем!..
29
Сөләйман әле нәсара Карлны гына үзенең бердәнбер дошманы дип санап яши иде, шәрык якта яңа елан угын күрсәтте шул.
— Атаң Сәлим солтан үзе исән чакта Баһдад каласын яулап алган иде, андагы Исмәгыйль шаһ ясагын да түләп торды, бүләкләр юлларга да берчак онытмады. Ә малае Такмасып шаһ Каф тау янындагы Тәбриз каласына кереп бикләнде, җиде шыгый кабиләсен үз янына җыйды, алар гаскәре өчен «кызылбашлар» дигән исем уйлап тапкан. Шыгый кызылбашлар Әл-Хатыйб, Мосул, Диярбакыр, Халеб
7 Кырнак — сарайдагы хезмәтче кыз бала.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
25
бәйлекләрендәге меңәрләгән сөнниләрне суеп үтергәннәр, сөнни мәзһәбендә изге саналучы Әбү-Кадыйр белән Әбү-Хәниф атлы шәехләрнең төрбәләрен җимереп юк иткәннәр. Син килеп өлгермәсәң, фарсы мәмләкәтендәге барча сөнниләргә җан бирергә кала.
Әлеге хәбәрне исән көе качкан чапкын кайтып әйтте. Ә Такмасып шаһ Сәлим солтан Баһдадта калдырып киткән илчеләрне дарга аскан икән. Сөләйман колагына кайтып ишетелсен өчен, кара, нинди коткы сүзләр дә сөйләгән бит әле:
— Сөләйман мадьяр җирен тез чүктерергә дип әтәчләнеп баргач, Бөек Карл белән Фердинанд корольләр аның койрыгына ут төртеп кайтарды бит. Миңа килә икән, сакал-мыекларына тикле көйдереп җибәрермен!..
Ал-лай! Үзен төрек солтанының колы дип санамый, буйсынудан, баш июдән туктамакчы, димәк. Сөләйманның яуларыннан кычкырып та көлгәч, аны кимсетмәкче, үзен дөньяның кендеге итеп күрсәтмәкче булып масаядыр инде. «Кыйналасы килгән ишәк үзе таякка килеп ышкына», ди, ярар алай булгач.
Бер кышны гына тыныч-имин үткәргән һәм иге-чиге булмаган каһанлыкның һәрбер почмагына тагын яңа фәрман тоткан мөнадилар8 очты.
— Һәр вилаятьтән бишәр мең нәүкәр җыеп, Басра каласы янына озатырга! Янычарларга Ван күле ярлары буйлап кичекмәстән юлга! Фарсы култыгында тупланып бетү өчен бер ай гына вакыт!
Сөләйман үз янына иң беренче итеп, билгеле ки, Ибраһимны дәште.
— Юлга җыен. Бушбугаз Такмасып Тәбриз каласы диварлары артына кереп качкан. Тәбризгә җиткәнче, Арарат, Әл-барс тауларын, Төрбән каласы янындагы Тимер Капканы9 да үтеп чыгасы бар. Ермак алай булып алдан син барырсың. Янычарлар белән мин синең эзеңнән үк килеп җитәчәкмен. Елан үлгәч кенә турая шул, бу Такмасыптан нәселен корытып котылырга кирәк.
Ибраһим солтан сараеннан да чыгып өлгермәде, Сөләйман янына арт бүлмәдән генә Хүррәм үтеп керде.
— Син Ибраһимны койрык сымак үзеңә тагып йөреп, ирәйтәсең бугай, солтанкаем. Бер тәртә арасына ике ат җикмиләр, ә син үзеңә тиеш данны һаман-һаман Ибраһим белән урталай бүлешәсең. Юлда алай-болай булып куйса, аның юрганны үз ягына тарта башлавы бар. Аңа күз-колак булып, һәр адымы турында сиңа хәбәр юллый торган ышанычлы кешеләрне тагып җибәрү зыян итмәс иде, минемчә.
— Ярый, таянырдай кеше тап алайса, — дип Сөләйман ияк каккан иде, Хүррәм шундук баш казначы янына чыгып очты.
— Без инде биш-алты ел буе барча серне уртак бүлешәбез, — дип сайрады Хүррәм казна сакчысы Искәндәр колагына. — Софиядәге сарайны төзетүгә киткән чутсыз алтын көшелләре турында син солтанга бер кәлимә сүз дә җиткермәдең, мин дә синең күләгәңә таш атмадым. Тишек юрганны хәерчеләр генә тарткалап өзгәлиләр, ә безнең казна төпсез, берүк күз тимәсен.
Искәндәрнең күзләре төнге ябалакныкыдай акайса да һични аңламый утыруын күргәч, Хүррәм юха тавыш белән һаман пышылдады.
— Яуга түгелгән алтыннарны берчакта да санап интекмиләр. Яу кыры — ул капкачы ябылган караңгы баз төсле, аның төбен сыңар эт тә күрми. Мин әле генә солтанны үгетләдем, ул сине Ибраһим пашаның казначысы итеп җибәрәчәк. Мин пайтәхеттән аккан алтыннарны күздән ычкындырмыйм, син тегендә һәр тарафка күз-колак бул. Исәп-хисап кәгазьләре синең кулда, без элек тә аларны бергә-бергә бик аз шомартмадык. Бу юлы да шома эш итәрсең. Иң мөһиме — һәр чыгымны Ибраһимга аудар, аны майла. Иллә мәгәр берчакта да йоклап йөри торган булма, кирәк икән, якалашып алулардан да һич тайчынма. Чәчең агармасын, монда мин яклармын...
Өч көннән соң Ибраһим белән Искәндәр пайтәхеттән ерак юлга чыкты.
8 Мөнади — мәйданнарда фәрманнарны кычкырып укучы, глашатай.
9 Әл-барс — Эльбрус. Төрбән — Дербент. Төрбән үзе — төрки халыклар элек кия торган биек баш киеме. Тимер Капка — Дербент каласы янындагы ерып чыккысыз тауларны элек шулай атаганнар.
ВАХИТ ИМАМОВ
26
Казнасыннан бигрәк михнәтләре күп тапкырлар авыррак иде шул, Каф тавын үткәндә өч ай чиләнделәр. Каф тау татарларының Тәүкил атлы бәйлегенә кергәч, ярый әле кабилә башлыклары әмир Голәм үзе каршылады.
— Солтан галиҗәнапләренә караганда Такмасып бездән салымнарны ун мәртәбә күбрәк итеп сава. Кулыннан килсә, ул таштан да йон кыркыр иде. Тау татарларындагы бер генә кабилә дә Такмасып олтаны астында михнәт чигү белән разый түгел. Иәммәбез дә солтан галиҗәнапләрен капкаларны ачып каршыларга әзер.
Әмир Голәмнең төрек гаскәрен таулардагы иң яшерен юллар аша ияртеп килүен белеп алуга ук Такмасып шаһ Тәбриздән үзбәк далаларына, кичә генә кан дошманы саналган Шәйбани хан күләгәсенә чыгып качты. Аның җансакчылары үзе белән качкан, ә калага көчли-көчли куып китерелгән яллы алайларның кан коярга исәбе юк иде. Тәбризлеләр кирмән капкаларын шәрран итеп ачып каршылады. Ә мәйдандагы күтәртмә өстенә менеп алгач, әмир Голәм Ибраһим пашаны гайреләрдән-гайре тәкъдимнәре белән гүя өтеп алды.
— Каф тау мөселманнарының барча кабиләсе синең алда баш ияргә әзер. Син — ерак Мисырга да, мадьяр җиренә дә яулар чаба-чаба шөһрәт казанган ир. Сиңа Каф тау татарлары солтан дәрәҗәсен бүләк итә. Шуны кабул кылып алсаң иде, Ибраһим сәргаскәр галиҗәнапләре.
Ибраһим мәйдан уртасында, меңәрләгән күз каршында тораташтай калды, тел тибрәтеп җавап кайтарырдай кодрәт таба алмады. Ул арада инде үзләре дә иләсләнгән татар яугирләре дә, төрек нәүкәрләре дә күзләре томаланган мал шикелле мөгрәп кычкырдылар.
— Сөләйман диңгез юлбасары Хәйретдингә дә Алжир солтаны дигән ат бирде бит әле. Ә син яуларда чыныккан зур сәргаскәр. Яулаган җиңүләрең санап бетергесез, сиңа да «татарлар вә фарсылар солтаны» дигән зур дәрәҗә тиеш. Син моңа лаек, лаек, Ибраһим паша, ризалык бир!
— Безнең Сөләйман солтаныбыз бар, ул «Шәүкәтле» һәм «Кануни» дигән дәрәҗәләр йөртә. Күк йөзендә ике кояш булмый, миңа «солтан» дәрәҗәсен алу олы гөнаһ. Моның өчен Сөләйман да гафу итмәячәк, — дип, үзенә калса, хәтәр каты кычкырып каршы төште Ибраһим, әмма мәйдан янартаудай шаулый, андагы халык ялгыз тавышны ишетерлек хәлдә түгел иде.
— Син — солтан, безнең солтаныбыз! Үзеңә илтотмыш олугбәкләребез булган Насретдиннәр нәселеннән калган таҗны кидерергә рөхсәтең бир!
«Ярамый, ярамый, Сөләйман моның өчен сине гафу итмәячәк, — дип пышылдады Ибраһимның күкрәгендә җанының бер яртысы, ә икенчесе үзенчә иттереп, мәкерле агулады. — Ә чынында син дә солтан дигән дәрәҗәгә лаек. Сөләйман бер генә яуга да берьялгызы көе чыкмады бит. Янында, калкан шикелле, гел син басып йөрдең. Ермак алайда — син, яуга ташланырга дисә, тагын син — иң беренче. Асылына баксаң, ул һәрчак син аскан казан янында гына җылынган бит, шөһрәт шулпасын да берьялгызы эчкән. Һаман-һаман нишләп шулай тиеш? Халык дөрес сукалый, ул Хәйретдингә солтан дәрәҗәсен өләште бит әле. Нигә мине үги итә һаман? Мин — аның кияве. Солтан дәрәҗәсенә мин дә лаек лабаса!»
Ургылып аккан яшь бөртекләрен ерып күзен ачкан иде, аңа таба кулларына асылташлары белән җем-җем уйнаклаган таҗны тотып, әмир Голәм якынлашып килә. Ә мәйданда урман шаулагандай, күк күкрәгәндәй бертуктаусыз тавыш.
— Син — Каф тау татарларының солтаны, безнең солтан!
Ибраһим әмир Голәмнең кулларын читкә этәрергә кодрәт таба алмады. Аның баш түбәсенә инде таҗ эленгән, халык җиргә тезен чүккән иде...
Тәбриздәге шаһ сараенда ялгыз калгач, аны Искәндәр генә болытлар өстеннән сөйрәп төшерергә җөрьәт итте.
— Ә син хаталандың, Ибраһим паша, аһ, ялгыштың! Мин синең бу җинаятең хакында Сөләйман солтан галиҗәнапләренә хәбәр юлламыйча кала алмыйм.
Менә шушы мизгелдә Ибраһим үзенең чыгырдан чыгуын да, бизмән җуюын да
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
27
аңларга өлгермәде. Кинәт кенә карчыгадай сикереп кузгалды да Искәндәрнең өстенә ябырылды.
— Хүррәм солтанбикә белән икәүләшеп казна коесында нинди этлек кылып ятуыгызны белми дисезмени? Мин җинаятьче түгел, мин солтан дәрәҗәсен яу кырында каннар коя-коя яулап алдым. Ә син, аның белән бергәләшеп, харам юллар аша ил казнасын саудың. Мин иртәгә, юк-юк, бүгеннән үк син әрәм- шәрәм итеп бетергән казнаны тикшерттерәм. Сыңар гына дукат югалса да, дар агачы сиңа, дар агачы!
Сәргаскәр кеше шәхсән үзе әмер биргәч, иртәгәсен тикшерүчеләр казна дәфтәрләрендәге хыйлаф адымнарны тиз таптылар. Ибраһим Искәндәрне сарай бакчасына көйләнгән дарга чыгарып асарга, дигән фәрманны тамгалады. Бичараны җанкыярлар инде ишек төбенә таба сөйри башлаганнар иде, Искәндәр кыяр-кыймас кына аваз бирде.
— Мин үлемнән курыкмыйм, әмма дарга менгәнче бер гозерем бар. Миңа бер бит кәгазь белән каләм кисәге бир. Бу — дарга менүченең соңгы үтенече. Шәригать кануннары буенча, син минем соңгы үтенечемне үтәргә бурычлысың. Моны сиңа Коръәни Кәрим дә шулай куша.
— Ярар, бирегез шуңа берәр ертык кәгазь аламасы! — дип теш арасыннан гына сытып әмер ташлады Ибраһим, ә Искәндәр күз алдыннан чыгып югалуга, янә онытылды.
30
Сөләйман Тәбриз каласына көз кергәндә генә килеп җитте. Фарсылар башкаласын корбаннарсыз гына кулга төшерүдән бик канәгать иде, килеш- килбәтендә ярсу чагылмады. Шулай да, солтан булгач, ул һәр яңалык белән хәбәрдар шул. Шымчылары хәбәрләрне суга салган борчак кебек бүрттеребрәк бәян иткәннәрдер, Ибраһимга хәтәр дорфа дәште.
— Баш казначы Искәндәрне тиктомалдан дарга астыргансың, аның белән ниләр бүлешмәдең?
ВАХИТ ИМАМОВ
— Ул ярты казнаны каядыр олактырган. Тикшерүчеләр төзегән дәфтәрләр шул көе. Үзләре дә исән. Миңа ышанмасаң, чакырттыр да сораш. Ә казнаны талап яткан карактан кулын чабып кына ил кадәр ил казнасына байлыкларны кире кайтарып булмый. Черек тешне суырып алып кына котылалар. Син үзең игълан иткән кануннар да нәкъ шушыны раслый.
Ибраһимның судан бик тә коры чыгуы үтенә тиде, ахры, Сөләйман, теше сызлагандай, казналарын уйнаткалап кына дәвам итте.
— Дарга менәр алдыннан Искәндәр бәй хат сырлаган, диләр, анысын юк иттеңме?
Ибраһим бу юлы эчтә нинди мәчеләр тырнаганын тышка сиздермәде.
— Нишләп юк итим, ди? Ул бит хатын сиңа атап язган. Ничек итеп мөһерләгән булса, аны шул көенчә саклап йөрдем. Менә, үз кулларың белән ачып укы.
Мөһер ватып, хатның юлларына күз йөгертә башлагач, Сөләйманның йөзен зур пәрәвез каплагандай булды. «Ибраһим синең белән янәшәгә, күк йөзенә менеп, үз-үзенә солтан атын алды. Тагын форсат туса, аның сине тәхетеңнән чәнчелдереп куюы да мөмкин. Ул астыртын җинаятьче, берүк сак бул...»
«Әһә, — дип уйланды Сөләйман, хатны тоткан килеш күзен йомып. — Ибраһимның җинаяте тулысынча исбатланып тора, аны Искәндәр эзеннән үк дарга озатсаң да, гаеп ташлаучылар булмаячак. Искәндәр алда тагын Ибраһимның этлекләрен бәйнә-бәйнә итеп язып калдырырга өлгермәдеме икән?»
«... Ибраһимның казнаны туздыруда минем өскә гаеп ташлавы да гел урынсыз. Гөнаһым юк. Тәбризгә килеп җитмәгән сәрмая турында солтанбикә сөйләп бирә ала...»
«Әттәгенәсе! — дип сүгенде Сөләйман, хатны ерткалап ташлаудан чак тыелып. — Аһ, кабих җан, мәкер тулы соран! Казна туздырудагы гаебен солтанбикә тарафына аудармакчы була. Ләкин, һич тә көтмәгәндә, дөрес булып чыкса? Хүррәм гаебен таныса, Ибраһим Искәндәрнең җанын кыйган кебек, мин дә солтанбикәм муенына дар элмәге астырырга тиеш. Ул чагында... ул чагында бүген минем Ибраһимны дарга озатырга хокукым юк. Әлегә бернинди дә хәвеф килмәгәндәй кыйланмыйча булмый. Тавык урынына чалып ташлау беркая да качмас, хәзергә канатларын җилпеп очынган булсын, әйдә».
— Гаскәргә әмер бир, Баһдадка төбәләбез! — диде солтан, карашына бернинди дә тойгы чыгармыйча. — Атай тапкан — мал түгел, дип Сәлим солтан яулап биргән калҗадан баш тарту муафыйк эш булмас. Җим өстенә менеп тибенгән тавык кебек сөмсез кыйланулар һич ярамый безгә. Кикеренә башласаң, бер байлыгың калмас. Шыгыйларны да тулысынча тезгә чүктерергә вакыт.
Ибраһимның эченә дә, ниһаять, җылы өмет йөгергәндәй булды. Сөләйман җанкыярлар чакыртып вакланмады, хәвеф болыт сыман үтеп китте бугай...
Баһдад каласына кыш кергәндә генә барып өлгерделәр. Утлы табага эләгүдән шүрләп, башкисәр шыгыйлар чыгып качкан, шәһәрдә сөнниләр генә торып калган, ахры, кала Сөләйман гаскәрен капкаларны ачып каршылады. Дар агачлары тезүнең хаҗәте юк, Сөләйман төп эшне, барча фарсы имамнарын- ахуннарын җәмигъ мәчетенә җыеп, вәгазь сөйләүдән башламакчы булды.
— Сезнең мәмләкәттәге ярты диндар — сөнни, ә калганы шыгый. Алар тайгак юлда. Коръән Кәримнең астын-өскә китереп, анда саналган унике пәйгамбәребезне дә дегет белән буяп бетерделәр. Алар бер Галине генә изге пәйгамбәргә санап саташалар. Хаталанган ул кавемне дә Хак Тәгалә юлына күндерергә кирәк. Мөселман дөньясы шушы ике агымны бер үк эзгә бастыра алмый икән, ул дилбегәләре өзелгән олауга утырган әрвах шикелле, берчакта да туры юлны таба һәм үзара дошманлыктан арына алмаячак. Мөхәммәд 32
галәйһиссәлам дә хаталанучыларны сөнниләр юлына кайтару өчен бар гомерен биргән. Үзеннән соң шушы ук изге гамәл өчен аның мөридләре шәһид киткән. Сөнни
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
2. «К. У.» №12 29
пәйгамбәрләребезне, аларның мөридләрен байрак итеп күтәрергә кирәк. Шул чагында хаталанган кавем дә без яңарткан сукмакларга күнәр. Мин әле юлда чагында ук кат-кат исәпләп һәм хәйран калып килдем. Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәхси әләмчесе булган Әюб моннан тугыз гасыр чамасы элек үк Истанбулны Рум баскыннары кулыннан тартып алып, аны мөселманнар кулына кайтару хакына шәһид булган икән. Аның җәсәден мөридләре Баһдад зиратына кайтарып җирләгәннәр, шуны безгә эзләп табу һәм яңарту фарыз. Шыгыйлар төрбәләрен җимереп бетергән Әбү-Кадыйр илә Әбү-Хәниф каберләрен дә ачыкламый һәм яңартмый булмас.
Сөләйман коры вәгазь белән генә канәгать кала алмады, дистәләгән имамнарны Баһдад читендәге зират ташларын актарырга куды. Ходайга мең шөкер, мөдәррисләр, дамеллалар, язуларга карап, кайсы ташның кайсы чорда куелуын гына аералар әле. «Алты йөз дә кырык, алты йөз дә җитмеш саннары10 чокылган кабер ташларына юлыктык без», — дигән хәбәр алуга ук, Сөләйман солтан кош тоткан сабый шикелле очына-очына үзе килеп җитте.
— Каберләрен актармыйча, җәсәдләрен кузгатмыйча гына булмастыр шәт.
— Әрвахларның җәсәдләрен кузгату — зур гөнаһ ла! Моның өчен зәхмәт сугу гына түгел, Ходай Тәгаләнең дә үч алуы мөмкин, — дип мөдәррис-муллалар кыймый торгач, Сөләйманның ярсудан уртлары уйнаклады.
— Нәсаралар ничәмә-ничә попларының, кенәз - бәкләренең җәсәд калдыкларына, иконага, шәмгә, ачуым килмәгәе, тизәгенә чаклы потларга табынганнан уздырып табыналар. Ә без иң-иң олы пәйгамбәрләребезне дә изгеләрдән санарга хаклы түгелмени? Нәсараларда гомер буе аракы чөмергән, зина кылган йөзләгән поп — изге, ә без пәйгамбәргә тиң шәехләребезнең дә каберен онытыйкмы?
Юк, Сөләйманны ниятеннән биздерү дә, кире чигерү дә мөмкин түгел, аның күзләре үк учак сыман дөрләп яна иде.
— Казыгыз! — диде ул, бармакларын сөңге сыман төртеп. — Пәйгамбәрнең җәсәдләрен җир өстенә ватмый күтәрегез. Алармы ул, бүтән әрвахлармы, соңрак ачыкларбыз.
Солтан казу эшләрен тәмам кылганнарын кымшанмый да көтте. Күк йөзеннән яңгыр сибәләп тора, ачы җил сызгыра, ә ул кыя сыман. Җәсәдләрне чатыр эченә кертеп салгач кына табибларга дәште.
— Әләмче Әюбне дә, Әбү-Хәниф шәехне дә, ерак араларда исләнмәсен өчен, мускус белән сылап кайтарганнар. Шуны ачыклагыз.
Табиблар канәгатьләнеп ым кагуга, чираттагы әмер.
— Җәсәдләрне зират башындагы, әнә, теге ачык, зур мәйданның түренә күчерегез. Каберләре өстенә төрбә ясаттырам, яннарына чишмә казыттырам. Алар — безгә аталарыбыз шикелле үк якын, маяк тиеш җаннар. Каберләренә хаҗга баручылар да, гади узгынчы да искә алган саен килеп табынырлык булсын...
Бар мәшәкать үтеп киткәннән соң, анда да әле шүрли-шүрли генә Ибраһим сораштырды.
— Нәсара руханилары белән бер үк рәткә куеп, әләмче Әюбтан изге ясап йөрү нигә инде сиңа?
— Мин үзем дә мәңгелек түгел ләса. Минем каберне дә һәркем онытсынмы? — диде Сөләйман, күз дә йоммый гына.
«Пәр гамәлнең үз корты бар, дигәндәй, Сөләйманны янә Хүррәм алдан ук
шушы эшләргә котыртып юлламады микән?» — дип үзалдына гына нәтиҗә ясады да, Ибраһим үз уйларын керпе сыман бөгәрләнеп йотты...
Яз керүгә, Сөләйманны шәрык яктан ауган яңа бәла генә болытлардан җир өстенә төшереп куйды бугай.
— Такмасып шаһ Тәбриз каласын яңадан яулап алган!..
Сөләйман янә ияренә сикереп менде, ләкин, иң әүвәле, Баһдадтагы һәрбер бәк белән имамнарны шаһның иске сарае каршына җыярга боерды ул. Мәйдан умарта 10 Григориан календарена күчерелгән еллар.
ВАХИТ ИМАМОВ
30
күчедәй гөжли башлагач кына, солтан үзе күперчеккә менде. Халык тын калуга, мөнадиларның азан укыгандагы сыманрак тавышы яңгырады.
— Сөләйман солтан фарсы мәмләкәтендәге Бәхрәйн, Хуҗистан, Басра белән Луристан бәйлекләрен үзенең вилаятьләре, дип игълан итә. Моннан ары алар солтан галиҗәнапләре Истанбулдан юллаган вәлиләр аркылы идарә ителәчәк. Халыклардан җыйган гошер салымы да пайтәхеткә юнәлергә тиеш...
Ил агалары Сөләйманны тагын, кыйналып ташлаган шикелле, сыңар сүз дә әйтергә кыймыйча, мал көтүе сыман өелеп озатырга мәҗбүр булды.
Юл өстендә Сөләйман Диярбакыр, Халеб атлы калаларны буйсындырып узды, дәрте гаярь иде. Өстәвенә, Каф тавына да җитә алмадылар, сөенечле хәбәр каршылады.
— Такмасып шаһ янә Шәйбани хан итәге астына чыгып качкан...
Сөләйман сәхрәдә бер тамчы суга тилмереп беткән сәйях кыяфәте белән кул селтәде.
— Этнең аксап йөрүе — бүре күргәнче генә, ди. Ары таба бармыйм, Ибраһим бәй, Истанбулга китәм. Сәхрә буенча шәүлә куып йөрүләрдән гарык. Тәбризгә үзең генә барып җит тә янә бер мәртәбә тезгә чүктереп кайт...
Топкапедагы Мәхмүт Фатыйх мөһере ясалган мәрмәр капканы атлап керүгә үк Сөләйман солтан яңа фәрман бирде.
— Баһдад каласыннан Мөхәммәд галәйһиссәламнең яу кылычын, аның аяк эзе төшкән ап-ак ташны, бер уч чәчен, гәрәбәгә төшерелгән шәхси мөһерен, көмеш тәхетен, Мөхәммәднең иң тугры иярченнәреннән саналган Әбүбәкер, Гали, Гомәр, Госман пәйгамбәрләрнең ятаганнарын, чапаннарын, чалмаларын җыеп алып кайттым. Шәрык яктагы дивар буенда өр-яңа бер сарай күтәрегез. Шунда изге динебезгә багышлап, аерым күргәзмә залы ачачакмын...
Яңа сарай әзер булуга ук, мөселман дөньясының һәрбер почмагыннан диярлек шәйхелисламнарын, ахун-мөфтиләрен кунакка чакырттырды. Топкапе мәйданы меңәрләгән инсан белән тулгач, сорнайлардан да куәтлерәк аһәңеннән бигрәк үзе үк бәян иткән фәрманнары белән Сөләйман солтан бар мөселман илен шаккатырды.
— Мин үземне Хак Тәгаләнең җир йөзендәге хәлифе, дип игълан итәм. Бүгеннән башлап һәрбер мөселманның яклаучысы, таянычы булам. Мин — нәсараларга каршы изге сугыш ачкан яугир генә түгел, моннан ары изге ислам диненең уяу сакчысы һәм корыч калканы да булып торачакмын...
Мәйдандагы меңәрләгән инсан шылт иткән дә тавыш чыгармады, һәммәсе дә сүзсез генә амин тотып куйды. Сөләйман солтан хак гамәлләр кыла, җир йөзендә асылда да бүген аның белән янәшә бастырырдай шөһрәтле һәм гаярь мөселман юк иде.
31
Ир-ат бик еш кына сабый бала сыман беркатлы шул. Сөләйман да буранлы- тузанлы ерак сәфәрдән соң Хүррәм солтанбикәнең кайнар кочагына башын төрткән иде, мәрхүм Искәндәр казначының әманәт хатын шуның кулларына чыгарды да бирде.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
2.* 31
— Искәндәр югалган казнаның яртысы турында синнән сорашырга кушып калдырган, мә, укып бак.
Бүлмәсенә бикләнеп хатка күз төшергәч, Хүррәм тиргә батты. «Аһ, мәкерле соран! Елан, хыянәтче! «Тәбризгә килеп җитмәгән сәрмая турында солтанбикә сөйләп бирә ала», имеш. Шушы сүзләрне кәгазьгә төшереп калдырудан гына, йә, ни откан? Ибраһим паша аны барыбер дә дарга астырган бит. Ир икәнсең, сер ачмыйча, салам урынына хатын-кыз итәгенә ябышмыйча гына олак идең, кабих! Ә хәзер солтанга нинди генә җавап кайтарырга? Үзем өчен салам булырдай ни төрлерәк хәйлә табарга соң?»
Хүррәм, лышык-лышык килеп, елап алды. Сазлыктан ябышып чыгардай аркан очы һаман табылмады. Үзе дә аңлап бетерә алмыйча, Искәндәрнең хатын кат-кат әйләндерде.
«Балавыз сыгудан тукта әле, тукта, солтанбикә. Нәзер итеп, әнә, казначы тагын нинди җөмлә язып калдырган бит. «Ибраһим үзенә солтан дәрәҗәсен алды.» Әһ-һә! Димәк, юаш, басымчак булып кыйланган Ибраһим Сөләйман тәхетенә менеп утыру турында хыяллана. Сәфәрләрдә чакта Сөләйман белән ул-бу була калса, Ибраһим үзенә инде сукмак салып куйган. Хакимлек тә, хакыйкать тә көчле кулында ул. Тәхет хуҗасына элмәк кидермиләр. Ибраһим Сөләйман җәсәде белән кайтып керсә һәм казнаны ачса, Истанбулдагы сатлык байчура белән шәехләрнең аны каһан итеп сайлавы да мөмкин. Аклану өчен нигезе дә саллы, чөнки Ибраһимның «Каф тау татарларының солтаны, Насретдиннәр солтаны», дигән аты да бар, имеш...»
Җәй азагында Истанбул юлында вәзир Ибраһим пәйда булуга ук, Хүррәм Сөләйман янына чәчрәп керде.
— Солтан кайта, Ибраһим атлы солтан кайтып килә! Истанбул халкы нишләп яңа солтанны туплардан атып, ярларга тезелеп каршыламый әле?
— Ни сөйлисең, Хүррәм? Нинди солтан тагын? — дип Сөләйман күзләрен акайтуга, зәһәр төтен сыман талаган кара хөсетлектән котыла алмыйча, Хүррәм тагын элеп алып китте.
— Бәрәкалла, соң син үзең Ибраһимны үз тиңең итеп, солтан итеп таныгансың лабаса! Танымаган булсаң, аны күптән дарга асар идең. Ә Ибраһим айгыр кебек исән-сау бит, әнә, вәзир, паша гына түгел, солтан дигән дәрәҗәсенә хәтле исән! Әгәр бүген берәр әзәри йә фарсы «солтаным», дип аның аяк астына егылса, хәтта синең дә теге колны җирдән сөйрәп торгызырга хокукын, юк. Чөнки Ибраһим да — солтан, аңа Каф тау татарлары белән фарсылар Тәбриздә таҗ кидергән.
Сөләйман кара көеп чыкты да, шашкан төсле сикереп, тәхетеннән купты.
— Юк, күк йөзендә ике кояш булмый, Ибраһимны мин бүген үк дарга озаттырам!
— Ә менә бер хата артыннан икенчесен ясарга һич ярамый, — дип Хүррәм Сөләйманның кулларын күкрәгенә кысты. — Ибраһимны дарга озатырга бер нигез юк. Ул Тәбризне ике тапкыр яулап, синең каһанлыкка яңа вилаятьләр өстәп кайтып килә. Истанбулдагы кара гавам өчен Ибраһим — илне баетучы шәп сәргаскәр. Ә гавамга Ибраһимның солтан дәрәҗәсе йөртүе турындагы хәбәрне ишеттерү гөнаһ. Без капчыкта ятмый, аның иртәме-соңмы тишеп чыгуы бар. Истанбул халкы Ибраһимның солтан дәрәҗәсе турында ишетеп өлгергәнче, аннан тавыш-тынсыз гына котылу хәерлерәк.
— Берәр катыйлны яллап озаттырам, — дип Сөләйман инде ныклы карарга килсә дә, Хүррәм ипләп кенә үзе йомгаклады.
— Юк-юк, солтанкаем, пайтәхеткә кергәнче үк түгел. Күзенә төтен җибәрсәң, халык тиз алдана. Җиңү яулап кайткан баш вәзирең хөрмәтенә синең сараеңда мәҗлес оештырыйк. Дивандагы бер вәзирне дә калдырма, пашаларны чакыр, шәехне дәш. Ибраһимга иң соңыннан гына хәбәр җибәрерсең. Яраннарың алдында аны мактамыйча, данламыйча булмас. Шәраб-сөҗеләрне кызганып тормасыннар, елга булып аксын. Исергән бәндәнең тамак төбенә сөяк тыгылырга мөмкин, шәрабтән агулануы һәм, хәтта, аягы таеп егылуы, баш яруы мөмкин. Җае чыкмый калмас. Тик
ВАХИТ ИМАМОВ
32
соңыннан мәетне халык күзенә күрсәтмичә булмый. Солтан галиҗәнапләренә күләгә төшертергә ярамый бит...
Истанбул җиңүче гаскәрне кирмән тупларыннан атып каршылады. Ибраһимны шундук Топкапега, солтан сараена чакырттылар. Вәзир сарай тупсаларын һичбер төрле мәкер уены турында шикләнмичә, башын текә тоткан хәлдә атлап узды. Тәхет залының ишекләрен ачса, анда мәҗлес, диван, илнең иң каймагы.
— Синең җиңү яулап кайтуың хөрмәтенә корган мәҗлес бит бу. Син — мәмләкәтнең иң зур таянычы, син — Зөлкарнәйн белән янәшә бастырырдай зур сәргаскәр! — дип кычкыра-кычкыра, Сөләйманның каршына утырттылар.
— Уң кулым син минем, бердәнбер җан дустым, аркадашым! — дип хәтта Сөләйман үзе дә аны кочагына алды, юешләнгән борынын төрткән булды.
Салпы якка салам итеп кыстырган сүзләре байтак яңгырады:
— Баш вәзир, сәргаскәр, солтан кияве, иң олы җиңүләрне яулап биргән паша...
Шәраб касәләрен туктаусыз яңартып тордылар, бер Ибраһим гына исермәде. Төн уртасы җиткәч, вәзир белән пашаларны берәм-берәм озата башладылар. Зал бушауны чамалап, Ибраһим да аягына басты. Шул чагында шәхсән солтан үзе көтелмәгән хөрмәт тәкъдим итте:
— Мин сине беркая да җибәрмим, кияүкәем. Син солтан сараенда кунарга калачаксың. Урын-җирең әзер.
Мондый хәлнең гомердә булганы юк, Ибраһим уклау йоткан шикелле сүзсез катып калды. Сөләйман янында шәйхелислам утыра иде әле, зәнҗи хезмәтчеләр Ибраһимны сарай баскычлары буенча алып китте. Әле түшәккә менгәч тә, үзенә карата солтан күрсәткән хөрмәткә ышана алмады ул. Күзенә дә йокы әсәре кереп карамады.
Беркадәр арадан соң ишек аръягында әүвәл аяк кыштырдаган авазлар, аннары акрын гына пышылдау тавышлары яңгырап ишетелде.
— Ибраһим француз короле Франциско белән элемтәгә кергән, тегесе гаскәр юллагач, солтан тәхетенә утырмакчы булган...
Ибраһим урыныннан сикереп, ишек тышына атылмакчы иде, өлгермәде. Ул түшәктән кузгалуга, бүлмәгә айгырдай гайрәтле ике-өч ир атылып керде дә аны муеныннан буып алды. Дистәләгән орышларда җиңеп чыккан яугир тыпырчынып караган иде дә, усал куллардан ычкыналмый тынды...
Ибраһимның кара көеп чыккан гәүдәсен иртән бакча түреннән, дивар астыннан табып күтәрделәр. Яман гайбәт Истанбулның күген кара болыт сыман каплап үтте:
— Вәзир эчеп үлгән, исерек булгач, кирмән капкасын да таба алмаган, ди.
Сөләйман Ибраһим җәсәден Галата бистәсендәге дәрвишләр зиратына илтеп җирләттерде. Вәзир кәрван-кәрван алтын төяп кайткан булса да, кабер өстенә таш куярга сыңар гына дирһәм дә табылмады.
32
Җан көйдергеч, күңелсез хәбәрләр чир белән бер, яман шеш шикелле уяна да талый. Шундыйларның берсе тагын Сөләйманны утлы табага бастырды да куйды.
— Карл Африка ярындагы Тунис атлы портны яулап алган.
Бу явызның яуга әзерләнүе турындагы имеш-мимеш элегрәк тә ишетелгәләп
торды. «Испан короле Рум аксөякләреннән, алман, варяг, норман, хорват, саксон кенәзләреннән, үзенең энекәше Фердинандтан да таләп итә-итә олы гаскәр җыя. Бар җиһанны католиклар тез астына сузып салырга антлар эчкән король Мальта утравында күрелмәгән флот төзетә башлаган, ди...»
Валлаһи да тынмады бу көфер. Сөләйман бергә-бер чыгып орышырга чакыргач, астына әкәй иткәндәй тын чыгармый качты. Ә үзенең оясына кайтып бикләнгән иде, көчек сыман, төрек солтанының шәүләсенә өрә. Тунис порты — Сөләйманның күз уңыннан бик еракта, Урта диңгезнең көньяк ярына сыенган бер кала. Ул вилаятенә барып җитү өчен солтанның үзенә тулы бер ай кирәк. Сөләйман ихатасының ул як
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
33
коймалары җилдә уйнаклыйдыр, дип өметләнгән бугай, куркак Карл шуңа төрек калҗасын эләктереп калырга җөрьәт иткән инде. Алай дисәң, Сөләйманның Урта диңгездә сакчы колы бар бит. Солтан дәрәҗәсен дә кызганып тормыйча, ул Хәйретдин атлы юлбасарны Алжир каласына бәйләрбәк һәм вәли итеп илтеп урнаштырды. Тунис аның ыстаныннан кул сузымында гына. Ул җирән сакал нишләп үз вакытында Тунисны яклап калырга гаскәр юлламаган да, нигә шундук Сөләйманнан ярдәм сорамаган? Һәр тарафта уянып ысылдаган еланнарны сыту өчен шәхсән үзе торып йөгерергә төрек солтаны ау эте дә, сасы көзән дә түгел, ләбаса. Җирән сакал ничек йоклап калган? Элеккеге казанышларына карап тормыйча, ул диңгез карагын җәллад ыстаны өстенә сузып салырга, төпченергә кирәк. Камчы тәмен оныта башлавы бар, Хәйретдинне пайтәхеткә чакыртып айнытмыйча булмас...
Паша, бәйләрбәге, солтан дәрәҗәләрен яулаган Хәйретдин Алтын Мөгез култыгында бер айдан соң гына пәйда булды. Гомер буе ачык авыз узгынчыларны талап кәсеп иткән юлбасар — шомарган таш. Хәйретдин кияү егетедәй бизәлгән кырык карабыннан ярга бүләк артыннан бүләк ташыта башлагач, моны тамаша кылырга дип җыелган пайтәхет халкының һәммәсе «аһ» итте.
— Җиһанның барча почмагыннан сайлап җыелган сылулардан-сылу бер мең җария кулындагы алтын тәпсиләрдән энҗе-мәрҗән коела башлар сыман.
— Янычарлар мәктәбенә бүләк итеп китерелгән биш мең малай күтәргән тәпсиләрнең барысы да алтын тәңкә белән шыгрым тулы.
— Даладагы кәрван урынына тезелешкән бер мең дөя өркәчләре арасына ефәк, парча, бәрхет тукымалардан гүя тау өйгәннәр.
— Төмән хәтле төмәннәрне дә йомычка урынына сытып үтәрдәй ике йөз фил.
Иң соңгы бүләк итеп Хәйретдин карабтан сөт чишмәсендә коендырылгандай ап-ак төстәге айгырны җитәкләп чыгара башлагач, халык телсез калды. Әстәгъфирулла вә бәрәкәтуһ... Ходай Тәгаләнең шушындый да гүзәл, камил җимешләре булса да булыр икән!
— Ярхәмкалла, ярхәмкалла! — дип укынды Сөләйман үзе дә, төп бүләктән күзен аера алмыйча.
Ә айгыр, җир өстенә төшеп җитүгә үк, «мин менә болай итеп тә шаккатырам», дигән төсле, әле алгы аякларын югарыга чөеп уйнаклады, әле арткы аякларына баскан көе адәм баласыдай атлап теркелтәде. Аннары башы белән койрыгын вәкарь чөеп, базардагы чегән аты сыман биеп йөрде. Тамаша азагын, солтан каршына тезләнгән шикелле, алгы аякларын аңа таба сузып, башын түбән иеп тәмамлады. «Әстәгы»ның, «машалла»ның берсен дә калдырмыйча, халык сокланудан тел шартлатты, күбесенең күзенә яшь килде...
Вак мәшәкать күленә кереп чумгач, Хәйретдин Урта диңгездәге дулкын агышларын шома, тиз аңлатты.
— Тәреләрен әләм иткән нәсара алпарлары, без аларның Родостагы ыстаннарын пыран-заран китереп бетергәч, Мальта утравына баш органнар иде. Монысын да кереп айкамагач, сизмичәрәк калдык. Алар арасына качак яһүд, рум, француз бәкләре дә кереп тулган, шулар инде мондагы ыстанны «Изге Иерусалим канаты астындагы Мальта ордены», дип үзгәрткәннәр икән. Магистрлары — король Франциско дар агачына асарга җыенгач качып котылган Жан де Ла-Валет. Үзенең куышына нинди генә башкисәрне җыймый! Алман, норман, варяг, латин, испан, мадьяр — берсе дә калмаган. Шулар хәзер хыялый Карлга караб артыннан караб төзеп кенә тора. Карлның үзенең дә Картахен дигән урында шәхси ыстаны бар. Ул да, акылыннан шашкан шикелле, һәр ай саен дистәләгән караб төзеттерә. Адмиралы — Андреа Дориа исемле тагын бер генуэз сатлыкҗаны. Монысы да элек король Франциско флотында булып, эскадрасын давылда туздыртып бетергәч, Карлга килеп ялланган бер бушбугаз. Менә шулар, безгә сиздермичә барып, Тунис каласына бәдәви гарәпләрнең Хафиз солтаннар нәселеннән чыккан Мулай Хәсәнне тәхеткә утыртты да качып китте инде. Алар белән диңгездә куышып йөрүләр хәлебездән килми, безгә
ВАХИТ ИМАМОВ
34
флот кирәк...
Сөләйман шул көнне үк француз короле янына махсус илче куды.
«Ике якта да илчелекләр тоту гына җитми, аерым солых кирәк. Син үз кулыңнан Бургундияне тартып алган кан дошманың Карлга каршы яуда миңа хәрби караблар белән ярдәм итәсең икән, мин сиңа Дориа белән Жан Валет атлы ике сатлыкҗаныңны тотып бирәм. Аннары син минем сәүдәгәрләремнән француз мәмләкәтендә тамга салымы талама, мин синекеләрне ышыгыма алам. Син үз җиреңдә минем флот кереп сыенырдай аерым порт булдыр, ә минем яктан синең карабларга Урта диңгез буйлап төрек әләме астында йөзәргә дә рөхсәт».
Францискодан җавап көткән арада Алтын Мөгез култыгына иллегә якын хәрби караб, галералар китереп туктаттылар. Һәммәсен дә кат-кат тикшерттергәч, махсус фәрман туды.
— Солтан галиҗәнапләренең тугры хезмәтчесе Хәйретдин Барбаросса «капитан-паша» дәрәҗәсе һәм алтын ятаган белән бүләкләнә. Хәйретдин кул астына сиксән атлы хәрби караб, аңа өстәп галералар һәм баркаслар бирәм. Карабларда хезмәт итәчәк сигез мең нәүкәр белән ике мең янычар да турыдан- туры аңа буйсыначак...
Караблардагы яңа тупларны сыныйм дигән булып, Хәйретдин Мессин бугазы аша узган чакта Неаполь корольлегендәге кирмән һәм портларны утка тотып китте. Рим һәм Мадрид аша хәбәр тиз таралган, Урта диңгездә төрек карабларының әләмнәрен күреп алуга ук кача башладылар. Ә Хәйретдин зөфаф түшәгенең тәмен татыган кияү шикелле азынуын белде, саны белән инде йөздән арткан карабларын Тунис янындагы Бизерт култыгына кертеп туктатты да туплардан ут ачты. Янда янә мөселман калканы калкып чыккач, каладагы бәдәви гарәпләр баш күтәрде, испан баскыннарын кыра башладылар. Мулай Хәсән гареб яктагы таулар аша каладан чыгып качты, Тунис үзәгендәге Кәсбә атлы ташкирмәндә төрек әләмен күккә күтәрделәр. Илчеләр чакыргач, кодагыйлар сыман нык көттереп кенә Хәйретдин дә ташкирмәнгә узды. Бәдәви бәкләр даими гаскәрсез калудан һәм Мулай Хәсәннең әйләнеп кайтуыннан бик шүрләгәч, Хәйретдин бәйлекләр буенча үзенең нәүкәр һәм янычарларын таратып җибәрергә мәҗбүр булды.
Әлбәттә, Карлның да табан астына ут йөгергән, икенче җәй башында ук Гибралтар бугазы ягында дүрт йөз караблы флот пәйда булды. Флоты гына бер хәл, уртада сигез палубалы, кирмәндәй бер караб бар, гомер күрелмәгән мондый зур албасты хәтта диңгез юлбасарларын да койрыкларына ут капкан шикелле качып китәргә мәҗбүр итә иде. «Изге Иоанн» аты кушылган шул албасты өстенә Карл үзе менеп атланган, ә һәркайсы дәү-дәү печән кибәннәрен хәтерләткән барча караблардагы сугышчылар саны утыз меңнән артып китә икән.
Карл әүвәл Тунис бугазындагы Ла-Гулетта кирмәне каршына килеп тырнак батырды да утрауны ай буена сигез катлы албастыдагы тупларыннан тоташ утка тотты. Төрекләр белән бәдәвиләр утрауны ташлап качарга мәҗбүр булгач, алар артыннан ук Карфаген хәрабәләре өстенә сикерделәр. Хәйретдин монда да атна буе корал ташламады, әмма Карлның төмәннәренә каршы тора алмагач, дүрт мендек кенә гаскәре белән таулар аша Алжир ягына чыгып качты.
Бәреп кергәч, Карл тунислыларга шәфкать күрсәтмәгән. Алжир белән Истанбулга кайтып ишетелгән һәрбер кара хәбәр елан төсле чакты.
— Нәсаралар мөселманнарның мәчетләрен җимереп бетергәннәр. Ул көферләр Тунисны өч көн, өч төн буена туктаусыз талаганнар. Каланың алтмыш мең кешесен кырып юк иткәннәр, тагын алтмыш мең ир-атны Карл үзенең галераларына ишкәкчеләр итеп алып киткән. Тунистагы өч әрвахның берсе генә нәсаралар кулыннан качып котыла алган. Киткән чакта Карл янә Кәсбә кирмәненә Мулай Хәсәнне утыртып калдырган, ди. Бәдәвиләрнең сатлыкҗан Хәсәнне суеп үтерүләреннән шүрләгәндер, Карл аны саклау өчен ике йөз испан укчысын калдырып киткән икән...
Кан исеннән котырынган Карл мең биш йөз дә кырык беренче елның көзендә
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
35
тагын Африка ярларын талап кайтырга карар кылды.
— Нишләп яуны җәй уртасында башламадык соң без? Кыш алдыннан диңгезнең дә акылы керәле-чыгалы бит, — дип тинтерәткән испан башкисәрләренә король җавапны да җиңел генә тапты.
— Ә кыш көне бәдәвиләр даими гаскәр тотмый, алар да, йомраннар шикелле, үзләренең мәгарәләренә таралып, йокы симертәләр.
Карл бу юлы инде биш йөз караб туплап юлга чыккан иде. Рум, испан, алман, Мальта орденыннан җыйган гаскәренең саны да кырык меңгә тулды. Сигез палубалы үзәк карабына алда һичшиксез дә яуланачак җиңүләрне тантана иткән чакта күңел ачу өчен йөзәрләгән баронесса һәм герцеговинялар утыртты, үзе шулар арасында кәеф-сафа корды. Карл яубаш итеп Альба атлы бер герцогны билгеләгән иде, беренче атналарда моңа чаклы бер генә ил дә күрү бәхетенә ирешмәгән гаҗәеп зур флот тоткарлыксыз, тыныч кына барды.
Алжир каласына бикләнгән мөселманнар дошман якынлашу турындагы хәбәрне октябрь башында ук ишеткәннәр иде. Шымчы итеп озатылган галералар испан флотындагы караблар санының очына да чыга алмый кайтты.
— Безнең алда ике генә тәкъдир — җиңү яки үлем! — дип эндәште Хәйретдин мәйдан тутырып баскан ир-атларга.
— Без икесенә дә әзер, корал өләш! — дигән җавап ишетелгәч, Хәйретдин корал алачыкларының ишекләрен ачты.
— Аллаһ та үзенең колларын ярдәменнән ташламастыр әле, — дип өстәде бер имам шул чагында. Аның күрәзәче булып чыгачагын кемнәр белгән?..
Карл октябрьның соңгы атнасында Матыйфа борынына укчыларын гына төшерде дә тегеләре Алжир ягына кыяклый башладылар. Ул укчылар бер үзәнлектә тукталып, чатыр корырга, казан асарга тотынды. Боларның кыланмышларын күреп гарьләнүдән үләрлек: Алжирдагы гаскәрне күз чалымына да китерми, шуларның күз алдында мәҗлес корырга азаплана бит бу мөртәт җан!
Бер тәүлек ара хәвеф белән узды, сакчылар кала диварларын ташлап китәргә дә җыенмады. Тунистагы вәхшилекне яттан белгән Алжир халкы асылда да аяк өстендәге килеш шәһид китәргә әзерләнгән иде.
Бер тәүлектән соң диңгез дулкыннары арасыннан тоташ кирмән калкып чыккан кебек булды. Карл үзенең биш йөз карабын һәм галераларын тыгыз сафка тезеп Алжир өстенә якыная башлады. Бу чаклы карабларга куелган туплар бердәм рәвештә ут ачса, ул давыл Алжирыңны гына түгел, ярты җиһаныңны алып очар сыман. Дәһшәт, дәһшәт!..
ВАХИТ ИМАМОВ
Менә шул минутта җиһан астындагы утлы казан телгә килде бугай. Кинәт кенә күк капусын дистәләгән яшен телеп узды, каладагы йортларны һәм диңгез өстендәге карабларны дөбер-шатыр китереп күк күкрәде, ул да түгел, чиләкләп яңгыр коярга тотынды, давыл күтәрелде. Нәсаралар ашыга-ашыга һәр карабтан диңгез төбенә тырнак төшерделәр, җилкәннәрне җыеп алу өчен йөзәрләгән матрос мачталар өстенә күтәрелде. Ләкин давыл шулкадәрле шашты- котырынды, матрослар кош каурые урынына диңгез өстенә очып төшә башлады, тимер тырнакларга бәйләгән сүс арканнар җегәрҗептәй шартлап өзелделәр. Караблар бүре көтүе күреп шашкан ат көтүе сыман йә бер-берсенә бәрелә башлады, йә яраланган эт өере шикелле читкә сибелеште. Тик аларны читтә дә котылу һәм бәхет көтеп тормый, аерылганы берсе биек кыяларга бәрелеп юкка чыга иде.
Галералардагы ишкәкләргә бәйләп утыртылган мөселман коллары иң беренче булып айныдылар. Шулар бер-берсенең арканнарын кисеп, палубалар өстенә ябырылды, ә аннан йөзәрләгән испан, рум һәм алман алпарлары диңгез дулкыннары арасына чәчрәп очты. Туплар турында уйлап караучы да юк, аларның да яртысыннан артыгы, арканнарын өзеп, җәһәннәм төбенә очкан иде инде...
Давыл тынгач, комга-ләмгә батып беткән күз кабакларын, авызларын арчып, испан каһанлыгының горурлыгы булган капитан Эрнандо Кортес яр өстендә иң беренче булып аваз салды.
— Фиедро до Гамо, җаным, исәнме син? Әгәр әрәм булсаң, синең бөек атаң — Васько до Гамо рухы алдында мин ни йөзем белән җавап тотыйм? Өмет борыны аша Ииндстанга яңа юлны таптык, Гает утраулары белән Мексиканы ачтык, әмма диңгезләрдә ун меңләгән мильле аралар үтеп тә мондый хурлыкларга калмадык бит. Нигә, нигә генә алып килде безне монда бирән Карлос?!.
— Исән, исән мин, атаклы дон Эрнандо! — дигән җавап яңгырагач, икесе дә өр-яңадан яшькә күмелделәр...
Король Карл-Карлос флот калдыгын тикшереп чыгарга әмер бирде. Караңгылык кереп килгән чакта гына җавап кайтардылар.
— Йөз илле караб тулысынча юкка чыккан, ике йөзләбе исән, калганнарын шуларның койрыгына тагып кайтарырлык. Унике меңнән артык сугышчыбыз вафат, тагын ун меңләбе, гомумән, качып киткән. Исән калганнарыбызның яртысы аксак-туксак. Дары юеш, тупларыбыз атар хәлдә түгел.
Кабат-кабат төпченеп торасы юк, яр өстен болай да мәет тавы тоташы белән каплап киткән иде. Теш арасындагы комны шыгырдатып, Карл йөзен дә күтәреп тормыйча сүз ташлады.
— Аякта йөри алырдай сугышчыларны исән калган карабларга төягез дә иртәгә үк юлга! Ходай каргышы төшкере бу калага бүтән киләсем юк!..
Аның каравы, Хәйретдин сыбайлары күкрәкләрен киереп юлга чыкты. Тунис — көферләр кулында, аны сатлык Мулай Хәсәннән дә чистартасы бар бит.
Тунистагы бәдәвиләр төрекләрне туплардан ут ачтырып җәфа чиктермәде. Халык үзе килмешәк нәсараларга каршы яу күтәргән икән, Мулай Хәсән белән дар элмәге асып хушлаштылар.
Истанбулдан фәрман килеп җитте.
— Капитан-паша Хәйретдин пайтәхеткә кайтсын, солтан галиҗәнапләре аны диван вәзире итеп билгеләде. Тунис вилаятендә Хәйретдиннең иң батыр сыбае Хәйдәр бәйләрбәге паша булып кала. Капитан-паша пайтәхеткә кайткач кайда яшәрмен, дип хәреф уты йотып интекмәсен. Мин аның өчен гүзәлләрдән-гүзәл сарай төзетеп куйдым.
Хәйретдин үзен алып китәчәк эскадра базларына алтын-көмештән тыш бер мең сылулардан-сылу кызлар белән мең ярымнан артык малайны тезеп 40
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
37
утырттырды. Кунак ашы — кара-каршы бит ул, шушы кагыйдәне саклый белеп яшәү — олы савап...
Күзәтүсез калгач, җиңүләрдән башлары әйләнгән төрек нәүкәрләре тышау - йөгәннәрне гел онытты. Карлга ясак озатып яшәгән итальян-рум бәкләре, Мальта магистры ис-акылга килеп өлгергәнче, яңа Хәйдәр пашаның башкисәр эскадрасы Урта диңгездәге Болеар, Паксос, Минорка утрауларын басып алды һәм алар портында төрек әләмен җилфердәтә башлады. Ул да түгел, эскадра Рум мәмләкәтенең капкасы саналган Ницца портын тозакка бикләп куйды. Король Карл юкка гына ашыга-кабалана аны саклап калу өчен герцог Савойский кул астындагы алпарларны озаттырган булды. Бертуктаусыз очкан туп утына корыч киемнәргә төренгән алпарлар да каршы тора алмады, портның диварлары дөмбердәп кенә ауды. Яраланган герцогны дарга озаттылар, портка «кызыл әтәч» очырдылар. Өнсез калган Рум һәм Карл караблары Сицилия белән Гибралтар бугазларын да койрыгын өздергән өтек бүре төсле урап кына үтә башладылар. Урта диңгездә төрек әләмнәре генә җилферди һәм бу, әлбәттә, тулы җиңү иде.
Ә Хәйдәр паша нәүкәрләре һаман туктамады, кыйбланы да югалттылар сыман. Карак кәҗә сыман әрсезләнеп, французларның Марсель каласына да бәреп керде болар. Япь-яшь кенә герцог Бурбон Энгинский ак әләм күтәреп каршы чыкты.
— Солых турында оныттыгызмыни? Кайсар Франциско белән Сөләйман солтан берсен-берсе туганнар дип таныдылар лабаса!
Арада елгыр зиһенле сыбайлар табылмыйча калмый.
— Солых буенча, Франциско төрек караблары өчен махсус бер порт бирергә тиеш иде, ә анысы кайда? — дип чәчрәп алга чыкты шундыйларның берсе.
Тулон — Марсель түгел, коштабак янындагы бер җамаяк кына. Герцог төрекләргә шуны тәкъдим итте. Тулон икән, Тулон, анысы да кала. Әмма баргач, күңелләре кайтты.
— Безнең канга ничаклы тоз салган католиклар оясы икән лә бу, каһәр төшкересе! — дип сүгенде шул ук елгыр сыбай.
— Ә без аларның костелларын үзебезчә итеп төзәтәбез, — дигән карарга килде башка ташбашлары.
Шул ук кичтә аббатларны куып чыгардылар да ике костел манарасының очына ярымай беркеттеләр. Иртә таңда Тулон өстендә колакларны чеметерлек әче азан тавышы яңгырады. Шәһәр халкы бу төерне сүзсез генә йоткач, Алжир янында кулларына төшкән ләһ, рум, алман, саксон әсирләрен базарларда сата башладылар.
— Болар безнең туганнар лабаса, ничек аларны колыбыз итеп таныйк? — дип Тулон аббатлары зәхмәт эләгүдән курыккандай читкә таярга тотынгач, җавабын да җиңел, тиз таптылар.
— Галераларда аларның ишкәк ишкәнен күрү ләззәтлерәк икән, ярар, зынҗырларына кабат утыртырбыз инде, алай булса.
Әллә кызганудан, әллә комсызланып, тулонлылар әсирләрне дистәләп-дистәләп кенә сатып алды. Болардагы алтыннарны күреп, төрек нәүкәрләре һич көтмәгән кәсепкә керештеләр. Кичтән якын-тирәдәге авылларны талап үтәләр дә иртән базарларга француз игенчеләрен, үзләренә оя таба алмыйча анда-монда сугылып йөргән сукбайларны чыгарып бастыралар. Бу кадәр дә кимсетү бәгырьләрен ут шикелле талый, ләкин илдәшләренә төкереп тә уза алмыйлар шул.
Ахыр чиктә Хәйдәр бүреләренең барча кыланышы солтан колагына барып ишетелде. Пайтәхеттән фәрман юлладылар.
— Кичекмәстән Тулонны калдырыгыз! Сезне алда яңа яулар көтә.
33
Хүррәмне яңа бер хәвеф эчтән елан кебек талый. Кырыгы якыная, олыгая бит, каһәр! Икесенең дә дәрт-дәрманы саегадыр инде, Сөләйман да аны гел талымлап
ВАХИТ ИМАМОВ
38
тормый, Хүррәм дә, симергән ана каз шикелле, качу ягын карый. Ярый әле Сөләйманның үз җене, үз чире бар, ул яу сәфәреннән ял итүне белми, үзен яңа Зөлкарнәйн итеп танытмакчы була, сирәк күрешәләр.
Гомер дала җиле, май кояшы, җәйге яңгыр кебек бик тиз узып китә. Кайтардыңмы, иске мунча себеркесе сыман беркемгә кирәгең юк. Әнә бит, чабынып таушалгач, иске миллекне дә мичкә ыргыталар. Шуны аңлаудан, ахрысы, Чыңгызхан турында да үлемнән качар өчен ике ел буена чыпчык ите ашап торган, диләр. Мәңге яшәү серен ачтырмакчы булып, Тибет тавындагы Будда ламаларын да янына чакырттырган. Иллә мәгәр җитмештән дә артык яши алмаган бит. Хүррәм алай җитмеш-сиксәнгә җитим, дип ябышып ятмас анысы. Тешләрең һәм чәчең коелып беткәч, бөкрең чыккач, имгәк булып утыруың аңа һич кирәкмәс. Юк, җир йөзендә күп торуда түгел, берәгәйле итеп, яшьнәп яши белүдә бөтен хикмәт!
Аннары, ялгыз калулардан Ходай саклый күрсен. Ул — килмешәк, ул-бу булып, Сөләйман китеп барса, Хүррәмнең каһанлык кадәр каһанлыкта ялгыз көчеккә дә кирәге калмаячак. Картлыгыңда сыеныр почмак, җылыныр учак турында кайгыртырга вакыт. Кемгә таянырга? Әлбәттә, иң беренче чиратта, өмет — балаларда. Мәгәр алар һаман да яшь. Алай дисәң, кызы Мәһруйга унөч тула инде, аны башлы-күзле итеп куйсаң була. Димәк, лаеклы кияү эзләп кую кирәк. Пайтәхеттә кем бар, кайсы өметлерәк?
Хүррәмнең күз алдыннан Истанбулга килеп төшкән бәхетсез көннәре йөгерешеп узды. Аны, иң беренче булып, Мисыр базарындагы коллар мәйданыннан йөзбаш Рөстәм сайлап алган иде. Аннан соң гына Ибраһим ярдәме белән солтан түшәгенә кереп ятты бит ул. Рөстәм күз атмаса, шул йөзбаш сайламыйча узса, йә, ул бүген нинди колчура куенында интегер иде дә, моңа кадәр исән яшәр иде микән? Үзенә тәүге ярдәм кулы сузган, коллык газабыннан йолып алган Рөстәм-фәрештәне нишләп оныткан ул?..
Хүррәм ашыга-кабалана хезмәтче хатыннар киеменә төренергә тотынды, йөзенә бәп-бәләкәй битлек киеп алды. Топкапе кирмәнен саклаучы янычарлар атна саен алышынып тора, алар күзенә чәчрәп кермәү, әлбәттә, хәерлерәк. Ашыкмыйча гына кирмән диварларын урап чыккан иде, эчке якта караңгы булудан бигрәк, янычарлар манарага менеп кунаклаган икән. Хүррәм бик тәкәббер генә мәрмәр капка ягына атлап китте. Мәхмүт Фатыйх солтан корган биек капка күләгәсенә дә кереп өлгермәде, каршында әзмәвердәй гәүдәле егет калкып чыкты. Көмеш аеллы бил каешына көмеш кынлы зур ятаган таккан, баш очына элгән бәрхет фәс тә көмеш җепләр белән каймаланган. Өстендәге җиләне дә парча тышлы, шикләнерлек түгел, каравылдагы җаваплы сыбайдыр бу.
— Сарайдан чыгасы хезмәтчеләр күптән чыгып бетте. Кая бара туташ?
Пе, тәвис кошыдай эре, вәкарь булып кыйланса да, тавышы нык ятышлы, хәтта ипле икән. Хәер, үзе дә кызлар куркып кача торган шыксызлардан түгел. Очкын чәчеп торган күзләр арасында кылыч борын, ияк асларына чылгыйларын салган кара мыек, чәчәк таҗы сыман куп-куе каш. Төрекчәне сындырыбрак сөйли, нәсаралар кавеменнән килеп эләккәндер. «Туташ» дигән булып кармак ташлый, итәккә чос, димәк.
— Кайсы як егете син, атың нинди? — дип сүз башлады Хүррәм.
Сыбай да каршында ниндидер тутый кош торуын чамалады бугай, бер карышка чүккән кебек булды.
— Хорват угылы мин. Элекке атым Вальдомир, хәзер Вәлит булыр.
Бу — мадьяр яуларыннан Сөләйман эләктереп кайткан бер әсирдер инде, дип хөкем чыгарды да Хүррәм егеткә усал фәрманлады.
— Минем янга сарайның сак башлыгы Рөстәм бәйне чакыр.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
39
34
Ибраһимны җирләп куюга ук Сөләйман Мисырда бәйләрбәге булып утырган Кара Әхмәтне диванга чакырып кайтарттырган иде, күз ияләшкәннән соң баш вәзир дә итеп билгеләп куйды. Әлеге бәндә зәнҗи ирләр белән янәшә куярдай кара-чутыр иде, «Кара» атлы кушаматын бик белеп такканнар анысы, әмма үзе күз алдыннан югалган чагында «Карәхмәт» дип кенә сөйләшәләр.
— Карәхмәттән кыш көне бер көрәк кар да алып булмый. Карәхмәт иске кәвешен дә килененә бирми торган каенанадай саран...
Хүррәм тәүге айларда ук аның белән пычакка-пычак килде. «Топкапега мин дә хуҗа!» — дип кирмән эчендә яңа харәм сарае төзетә башлаган иде, Карәхмәт аның бер генә әмерен дә колагына элми, җен шикелле киреләнеп, аңа каршы тора.
— Солтан галиҗәнапләренең шәхси фәрманыннан башка бер генә динар да акча бирә алмыйм. Аннары ул яңа харәм йорты солтан галиҗәнапләренә ни пычагыма кирәккән ди әле? Син Топкапега хуҗа булып алганнан бирле солтан галиҗәнапләренең сараена бер генә җариянең дә аяк басканы юк. Инде чакыртыйм, дисә дә, Баязит бакчасындагы иске харәм йорты исән-имин. Тук карынга корбан чалмыйлар бит, яңа харәм йорты төзетүнең бер хаҗәтен дә күрмим.
— Баш вәзирнең солтан түшәгендә нинди катнашы бар? Аның кайнарлыгы белән нечкәлеге фәкать минем кулда! — дип Хүррәм эт урынына ташланып караса да, Карәхмәт егылып төшәргә һич тә ашыкмады.
— Түшәк — синекедер, анысына кермим, иллә мәгәр казна капчыгының авызын кулымнан ычкындырмыйм!
— Солтан гына кайтсын! Солтан кайтсын әле! — дип янауларга да Карәхмәт ыжлап та бирмәде бит һаман.
— Ә миңа солтан галиҗәнапләре шәхсән үзе синең белән акча мәсьәләсендә сак булырга боерды да инде, — дип Карәхмәт ике арадагы серне дә ычкындыргач, Хүррәм кычкырып үкси башлаулардан чак тыелып калды.
Авыртмаган башка тимер тарак, дигәндәй, таякның юан очы Сөләйманның түбәсенә төште.
— Мин кайчаннан бирле солтан галиҗәнапләренең дошманына әверелдем әле? Бөтен тырышканым синең өчен, син генә дип яшим. Ә нишләп синең тарафтан һичбер ышаныч юк?
Сөекле хатынның күз яшьләре тугры ирнең йөрәккәен чеметми каламы соң! Сөләйман тал чыбыгыдай бөгелеп кенә төште.
— Яңа харәм сарае сиңа нигә кирәкте соң? Синнән башка хатын-кызны күрәсем дә килми, һич аңламыйм.
— Солтанкаем минем, җаныкаем, — дип сырпаланды Хүррәм. — Җарияләрдән башка Баязит бакчасында синең кызың белән улларың да ятим балалардай интегеп ята лабаса. Әнә, яннарына Маниссадан Мостафа да кайтып киткән икән. Ул сабыйлар белән ни генә булмас та, кайсы явызы гына зәүрәт салмый калмас? Ә Сәлим углан белән хәвеф була калса? Аннары кемне генә шаһзадә дип игълан итәрсең син?
Сөләйман дәшми торгач, песи баласыдай янә сырпаланды.
— Аннары мунча кергәндә үзеңне яшь җарияләрдән чабындырсаң да,
ВАХИТ ИМАМОВ
комачауламый инде. Олыгая башладык, тәннәреңә яшь сылулар назы да артык булмас иде.
Сөләйман күзләрен акайткач, тезгә чүккән сыман йомгаклады.
— Чабыш алдыннан чаптарларны да яравайлап алу бик отышлы. Шуның өчен генә, яңадан син яныма очып кайтсын өчен...
Ә Карәхмәт белән барыбер эш пешмәде. Солтан Топкапе кирмәне эчендә моңа аерым таш бина төзергә рөхсәт иткән. Чит мәмләкәтләрдән килгән кунакларны шунда кабул итәчәкләр, иң мөһим мәсьәләләр дә фәкать шул бинада каралачак, имеш. Әйе, мәждес-тамашалар уздырырдай шәп йорт төзетте ул, берике илчелекне дә шунда кабул итте. Ә аннары, ашка чакырылган әрсез мулла сый табынының түренә үк менеп кунаклаган сыман, Карәхмәт тә шул илчелек йортына кереп утырды, хуҗа булып алды. Хүррәм аны яңа харәм сарае төзелешенә чакырттымы, сыңар колагын да салмый. Сөләйман яу сәфәренә чыгып югалса, солтан сараен да урап кына үтә. Нинди генә чапкыннар юллама, җавап әзер:
— Минем вакытым юк, җилкәмдә — ил йөге.
Хүррәм бик ерактан ятьмә үрергә тотынды. Таянырдай башка терәк күренми, янычарлар меңбашы һәм сак башлыгы булып саналган Рөстәмне югарыга үрләтергә кирәк. Солтанбикә хәтле солтанбикә җаен тапмый калмас...
Бишенче мәртәбә мадьярлар явыннан кайтып төшкән Сөләйманны үзе ял итәргә күнеккән Сераль бакчасында һава сулап йөрергә чакырды ул. Мәхмүт Фатыйх мөһере сурәтләнгән биек капка инде тәмам күздән югалганда юл читендәге биек кипарислар арасыннан тай кадәр зур гәүдәле юлбарыс калкып чыкты. Җәнлек ниндидер ятьмә йә читлектән чыгып качкан бугай, бер як алгы ботында яра эзе дә бар. Яраланган һәм кан исеннән котырган җанвардан да куркынычрак хәвеф иясе юк, ыргылып ябышса, күз ачып йомганчы ботарлап ташлаячак. Ул корбан табылуына сөенде генә сыман, чалма очына һәм җилән якаларына тегелгән якут ташлары белән ялтырап торган солтан тарафына борылды да, яман ырылдап, аның өстенә сикерергә әзерләнде. Чәр кычкырып Хүррәм тезләренә чүкте, ни галәмәт, солтан аны каплап басты. Шул мизгелдә юан кипарис артыннан озын ятаган тоткан әзмәвердәй егет сикереп чыкты һәм шунда ук юлбарысның башын өзеп атты. Бу хәлләр шулкадәр тиз арада булып узды ки, фаҗиганең асылын хәтта тулысынча аңлап өлгерүче кеше табылмады. Солтан ис-акылга килгән чакта әзмәвердәй егет кылычын чирәмгә сөрткәннән соң кын эченә кертеп тора иде инде.
— Кем син? Каян килеп чыктың? — дип эндәште аңа Сөләйман, гыжлап сүнеп беткән тавышын ерта-ерта.
— Синең колың Рөстәм мин, солтан галиҗәнапләре, — дигән җавап ишеткәннән соң да, күзләрен акайтып, үз колакларына ышана алмый торды.
— Юк, син колым түгел, сиңа тулы ирек, — диде ул, ниһаять, элеккечә вәкарь тавыш белән. — Ерак йөрмә, кирәк булуың бар...
Бер атнадан соң Рөстәм бәйгә инде яңа сынау. Кырымдагы Сәхибгәрәй хан солтан тарафына чапкын куган. Хүррәмнең инде байтак мәртәбәләр күргәне бар иде: Карәхмәт янына илчеләр килдеме, Сөләйман гел аның таш сарае артына юнәлә дә, күләгәгә посып, шуннан нидер тыңлый. Соңыннан үзе иснәнеп баргач, бик тиз ачыклады. Баш вәзир утыра торган кәнәфи өстендәге диварда йодрык сыярдай тишек калдырылган икән. Аны челтәр белән каплап куйганнар-куюын, ләкин эчтә сөйләшкән һәрбер сүз дивар тышына яңгырап ишетелә. Сөләйман Кырым чапкынын Карәхмәт йортында гына тыңларга хәл иткәч, Хүррәм дә шундук дивар күләгәсенә барып яшеренде.
— Мәскәүдәге көфер кенәз Иван Казан өстенә зур яу белән бара. Казандагы Сафагәрәй хан хәвефле оран салды. Ул Кырым ханыннан да, солтан 44
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
41
галиҗәнапләреннән дә олы ярдәм сорый. Сәхибгәрәй хан сиксән мең җайдагын Наугырытка юллап, Мәскәү кенәзенең ниятенә балта чабарга ниятли. Солтан галиҗәнапләре аңа ярдәмгә ике төмән җайдак юллый алмас микән?
Сөләйман дәшми, Карәхмәтнең ухылдавы гына ишетелә.
— Ни бит, менә болайрак бит. Безнең солтан галиҗәнапләре инде болай да мәгъриб ягында да, гаребтә дә испан илә португал атлы нәсараларга каршы зур яу алып бара. Өстәвенә, гареб белән шимальда кайсар Карл илә герцог Фердинандны да тезгә чүктерәсе бар. Шуңа күрә солтан галиҗәнапләре бүген генә, өзеп кенә җавап кайтара алмый. Мөмкинлекләрне бизмәндә кат-кат үлчәү хәерлерәк икәне һәр инсанга мәгълүм.
Менә шул чагында, тамак кыра-кыра, Карәхмәт йортына Хүррәм атлап керде. Әүвәл баш вәзиргә ияк каккан булды, аннары Сөләйман колагына килеп пышылдады.
— Үз-үзеңә хәлиф йөге алуыңны оныта күрмә, җаным. Син Ходай Тәгалә каршында һәр мөселман өчен җаваплысың. Казан ханлыгында да туганнарың яши. Хәерхаһлык күрсәт, берәр төмән җибәр. Паша сайлыйсы юк, меңбаш Рөстәм әзер...
Дүрт айдан соң гаскәр кире кайтты. Берләштерелгән татар белән төрек җайдаклары күлнең төбен күккә асмаганнар, шулай да Тула, Нижгар, Рәзән Мәскәү тирәсендәге авыл-салаларны байтак талаганнар, ә урыс кенәзе үзе пайтәхетен ташлап качкан икән. Рөстәм өчен, барыбер, зур җиңү. Ә ул зал түренә йөзәрләгән алтын чүлмәк, шәмдәл, хәнҗәр кертеп өйгәч, Сөләйманның да күңеле бик булды.
— Фәрман әзер, син тулы хокуклы паша инде хәзер...
Хүррәм Топкапеда яңа харәм йортын төзетүне тәмамлаган иде, иң беренче итеп, кызы Мәһруй белән өч улын да шунда күчерттерде.
— Сөбханалла, Мәһруебыз чып-чын кәләш булып үсеп җиткән икән! — дип Хүррәм Сөләйман янына кош тоткандай канатланып керде. — Кызыбызга унөч тулып узды, сораучы барында ышанычлы кулга тапшырырга вакыт.
— Нинди сораучы бар? Кем ул тагын? — дип Сөләйман гаилә хәбәрләренә күпчелек вакыттагыча күз акайткач, Хүррәм наян колын сыман кешнәп кенә көлде.
— Үзебезнең Рөстәм, синең коткаручың.
— Әттәгенәсе! Ә Рөстәм паша синең ниятләрең турында үзе беләме соң?
— Кайсы солтан йә кайсарның кызы белән киявеннән аларның теләкләре турында сорап торганы бар ди? Син «өйләндерәм», дип хәл иткәнсең икән, теләсә кайсы колың оҗмах бакчасына эләккәндәй биеп йөриячәк...
Хүррәм хаклы иде, Рөстәм белән Мәһруй никахтан соң асылда да биеп кенә йөрде. Ә Хүррәм төннәр буе керфек тә какмыйча яңадан-яңа пәрәвезләр үрде. Карәхмәт янына Тунис бәйләрбәге Касыйм паша килүен ишетеп калган иде, хәзер инде кияве Рөстәмнең бүлмәсенә атылып керде.
— Менә сиңа якут, менә мәрҗән. Ике пот алтынны сөйрәп йөри алмыйм, анысы янбакчада, капчык-капчык итеп тутырылган. Мин Касыйм пашаның чыгып олагуын күзәтеп торам, ә син, ым кагуга, асылташларны да, алтынны да Карәхмәт йортындагы сандык артына кертеп яшерерсең.
— Мин өстемә гөнаһ алмыйм, — дип Рөстәм кияү авыз ачкан иде, Хүррәм елан кебек ысылдап шып туктатты.
— Тес-с-с, Ибраһим паша тәкъдирен оныта күрмә берүк!..
Рөстәм Карәхмәт йортының ишекләрен ябып чыгуга ук Хүррәм инде тәхет залына чәчрәп кереп җитте. Ике күз карашы да елан угы сыман, үзе каһкаһәләп көлүдән чак тыела.
— Мине — үзеңне өзелеп сөюче, аяк табаннарыңны үбеп яшәүче бердәнбер
ВАХИТ ИМАМОВ
хатыныңны ил казнасын әрәм-шәрәм итүдә гаеплисең, ә артында вәзирләреңә тикле барча соран синең байлыгыңны талап-имеп ята, — дип күз яшьләре аша текәлгән Хүррәмнең сүзләре Сөләйманның аңына бик тиз генә барып өлгермәде.
— Нинди байлык тагын? Кемнәр талый? — диде ул, гаҗәпләнүдән тарта- суза гына.
Хүррәм ачыргаланып елаган тавыш белән өр-яңадан тезде.
— Сине Карәхмәт, җирбит, астан гына талап-имеп ята. Әнә, янына Касыйм паша килеп киткән иде, Карәхмәт, карайөз, аннан ике капчык алтын талап калган. Аның өстенә фирүзә, якут, алмаз, энҗе-мәрҗән. Синең казнаңа керергә тиешле байлыкны үз өненә ташый. Симерүе җитүгә, теләсә кайсы падишаһ кул астына чыгып качачак бу. Икмәк тотып ант итәм, валлаһидыр, менә!
— Ул капчыклар кайда? — дип ярсый-ярсый сорады Сөләйман, йөзеннән дәһшәт бөркеп.
Хүррәм күлдән үрдәк алып чыккан аучы этедәй тугрылык белән башын түбән иде.
— Караңгы төшмәде бит, Карәхмәт алтыннарны чыгарып яшерергә өлгермәде әле. Алар барысы да илчелек йортында шул көенчә ята.
Солтан әмерен ишетеп алгач та, баш казначы белән каравылбаш илчелек сараеның эченә ябырылды. Берничә минуттан тәхет залының уртасында асылташ һәм алтын көшелләре үсеп чыкты. Күп тә сузмый Карәхмәтнең үзен дә сөйрәп китерделәр. Сорау бирүче юк, ә солтанның усал фәрманы әзер иде инде.
— Вилаятьләрдәге бәйләрбәкләреннән ришвәт талап, солтан галиҗәнапләренең казнасына һәм шул җөмләдән мәмләкәтнең нигезенә зыян салган өчен баш вәзир Карәхмәтне дар агачына асып үтерергә!..
Бер ай чамасы вакыттан соң Хүррәм түшәктә чагында былбыл кебек сайрап телгә килде.
— Ил казнасын савып яту өчен баш вәзирлеккә чит-ятларны билгеләп булмас инде. Киявебез Рөстәм менә дигән егет. Гомер чаклы гомереңне саклап калган икән, синең байлыгыңның тузанына орынырга да җөрьәт итмәячәк. Бия каплатам, дип чит утардагы айгырларны чакырып симерткәнче, үз таеңны ашат...
35
Шайтан белән Иблис, икесе тиң, чиратлашып, ялкын өстенә утын белән кузны ташлап торалардыр, кайнаудан һәм болганудан туктамады Казан!
Тәхетләрендә сабый Иван утырган урыс боярлары татар мәмләкәтен биш- алты ел чамасы, «үзегез үк чукынмассызмы әле», дигән төсле, тынычлыкта калдырып торган иде, берзаманны, асылда да, Казан эчендә Мәскәү ягына карап сәҗдә кылучылар күтәрелде бит, әй!
Гәүһәршад бикә белән Булат Ширин Казан морзаларын, имам-хатыйбларны, олысбәкләр һәм Алабуга, Чаллы, Арча наибләрен мәҗлесләргә чакырып сыйлау өчен кырыкмаса-кырык сәбәп табып кына тора.
— Җангалинең исән калган малае Ак-Мөхәммәдкә ун яшь тула икән.
— Казансу буендагы Ташаяк базарына Бохара белән Сәмәркандтан олы кәрван килә. Сәүдәгәрләр Коръән-Шәрифнең бер уч төбенә сыеп бетәрлек бүләк нөсхәләрен дә китерәләр, имеш.
Ә табын тирәли тезелеп утырдылармы, телләрендә гел бертөрле сырхау.
— Сафагәрәй хан, Мәскәү тарафына артын куеп, безне урыс белән алыш- биреш итүдән мәхрүм калдырды бит.
— Без нугайлар түгел, алар китереп өйгән куй тиреләре илә киезләрдән тирмә корып куйыйк та, таш сарайны ташлап, шунда күчикмени? Алар мичкәләп ташыган куй мае да гаурәт җирне сылаудан башка бер гамәлгә ярамый. 46
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
43
Мәскәүнекеләр китергән балык теше шамаилләр вә диварларны бизи торган сыннар ясау өчен бик мәслихәт иде.
— Сафагәрәйнең тәкәбберлеге сәбәпле, урыс наибләре безнең кәрваннарны Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм хәтта Лыскаба, Балахна ише вак-төяк кала базарларына да кертми. Сәүдә аксагач, казна коргаксыды. Сафагәрәйгә ансат, ул Мамай илә Йосыф каенаталарының малларын Казан белән Арча базарларына китертеп байлык туплый. Ә без, Мәскәү белән ике арада тауар алышып яшәгән бичаралар, ялан тәпиле, кылка киемле сәүче кыяфәтендә хәер теләнергә чыгып китикмени?..
Болар коткы тарату һәм котыртудан гына тәм тапмаган, ахры, итәк астыннан ут йөртү белән дә шаяра башлаганнар. Казан урамнары чыш-пыш килгән хәбәр белән тулды.
— Гәүһәршад бикә Мәскәүдәге Иван кенәзгә яшерен хат юллаган. «Үз косыгы эчендә тончыга башлагач, Казан сазлыкка кереп баткан мал урынына йончый-дөмегәдер, ә синең кенәзлегең, Мәкәрҗәгә бөтен җиһан малын туплый - туплый, көзге үгез төсле көрәя, безне көнләштереп, һаман үр менәдер», дигән шатлыгын белдерүдән дә тыелып калмаган, ди.
Ул да түгел, Булат морза үзе үк кайчандыр Гәүһәршад итәге янында бөтерелеп йөрүче Сәед угланны, Шәгъбән һәм Шаһбулат Япанчыларны, Чура батыр, Карамыш, Яүлүш шикелле бәкләрне хосусан мәсләгенә күндергән дә, Мәскәүдән илче битлеге астында килгән Морозов вә Путятин атлы җасус- шымчылар белән бәйләнешкә кергән.
— Без — Мәскәү борадәрләре. Казан-йортта сезнең белән туганлык җепләре ялгап яшәргә атлыгып торучыларны санап бетергесез. Әмма ләкин безнең карамакта Сафагәрәй ханны Казаннан куып җибәрердәй хәрби көчләр юктыр. Сез Мәскәү тарафыннан аз булса да гаскәр юлласагыз, без Казанның үз эчендә түнтәреш әзерләп, Кырым килмешәген кулга алыр идек. Безгә Шаһгалинең хан тәхетенә утыруы кулайрак, аны әзерләгез.
Болай да киек өстенә ташланырга әзер торган ау этенә тиң Мәскәү боярларына астан гына эш йөрткән сүрән чакыру да җитә калды, пайтәхетнең үзеннән дә, Нократ елгасы буйлап та гаскәр юлладылар. Дошман нияте буенча, ике гаскәр Казан астына килеп җиткәч бергә кушылырга тиеш иде. Үз вакытында кисәтү алуга ук Сафагәрәй үзе Нократ яклап якынлашкан баскын чирүенә каршы чыкты. Кенәз Львов кул астында килгән Пермь чирүен Чаллы каласы тирәсендә туздырып ташладылар. Сафагәрәй инде Казан каласына төбәп кайту юлына да чыккан иде. Кулай морза утары янында пайтәхеттән очкан чапкын ханның юлын бүлде.
— Чура, Карамыш, Яүлүш морзалар котыртуы белән, кара гавам казна кибетләрен вә сәүдә алачыкларын ут төртеп яндырды. Раст морза белән Гали Шаһкол акылга килүләрен ялварып каршы чыккан иде, аларны Кечек Гали илә Камай морзалар кылычлары белән турап атты. Котырынган халык Кырымнан сиңа ияреп килгән яугирләрне чыра агачы урынына тоташ телә. Сак башлыгың Кушчак углан гына, Сөембикә ханбикәне алып, каенатаң Йосыф мирза ышыгына качып котыла алды. Пайтәхет эчендә давылдай болганыш, син Казанга әйләнеп кайта күрмә.
Яңаклары буйлап яшьләр түгә-түгә, Сафагәрәй янә, ханлыгын калдырып, Йосыф каенатасының җәйләвенә качты. Мәскәүнең үзеннән юл алган кенәз- сәрдәрләр тәҗрибә туплаган, каешланып беткән баскыннар шул, алар арба үрәчәсенә Шаһгалине тагып чыгарга да онытмаган. Казан тәхетенә инде икенче мәртәбә шушы соранны китереп утырттылар.
Сафагәрәй, нугай җәйләүләренә керүгә үк, ике каенатасы алдына да килеп ауды.
ВАХИТ ИМАМОВ
— Тагын да яшәп торуымнын мәгънәсе юк. Йә кабаттан тәхетемә кайтам, йә суелып үләм. Тәхетемә кайтарып утыртсагыз, нугайларга һәр тарафта капкам ачык булыр. Чирү җыеп китерегез мина, ярдәм күрсәтегез!?
Сафагәрәйгә егерме менгә дә тулмаган җайдак кына бирделәр бит юкса. Ләкин шушы кадәр көпшәк гаскәр дә Казан диварлары каршында пәйда булуга ук, Мәскәү дошманнары капкаларны ачты. Мәркәз эчендә курчак Шаһгалине яклап калырдай җитди көчләр юк, Казан морзалары ул Касыйм каласыннан ияртеп килгән өч мен җайдакны, кирмән капкалары аша үткәреп тә тормыйча, кире куган иде. Шүрәледәй җирәнгеч кыяфәте белән генә дә казанлыларны укшытып бетергән һәм ике кулсыз калган Шаһгали «хан» янә, биштәр- төенчекләрен дә җыерга өлгермичә, Мәскәү тарафына чыгып качты.
Сафагәрәй Чура батырдан сон тагын дистәләгән морзаны дарга озатырга ният иткән иде, өлгерә алмады шул — берьюлы җитмеш алты морза Мәскәү итәге астына качып киткән икән. Инде ике мәртәбә куылып, өченче тапкырына тәхет түренә ингән һәм сансызланып беткән килмешәк ханга, ачы хәсрәт дингезенә чумып, уйланырга-сызланырга калды.
«Кырымнан ияртеп килгән җансакчыларымны кабул итмәделәр, аларнын яртысын һавалы вә монафыйк Казан морзалары суеп бетерде. Каенаталарым алдында биргән бигать сүзләрем бар. Әйдә, бер Кушчак угланны гына сак башлыгым итеп калдырыйм да, башка Кырым яугирләрен кирмәннән чыгарып, гадәти гаскәргә кушып куйыйм әле. Алар урынына нугай җайдакларын кертеп карыйм. Шуннан ары Казан сораннары телләрен тешләмәсме?»
Ни галәмәт, шушы гамәл морзалар күнеленә ләйсән янгырыдай хуш килгәндәй булды, Казан-йортнын һичбер почмагы да хан идарәсенә ризасызлык-дәгъва белдермәде. Сафагәрәй инде һәр гамәлен «аксакаллык инде», дип сөенә-сөенә һәм унга-сулга бәрелмичә генә үлчәп бара иде. Юк икән шул, ошбу салмак көннәр коточкыч гарасат килүен кисәтеп куя торган бер бушану һәм тынлык кына булган.
Сафагәрәй: «Җитмеш алты морза читкә чыгып качты, сораннарын дарга озаттырдым. Ил эчендәге икейөзле дошманнардан котылдыммы әллә?» — дип юкка гына сөенеп йөргән икән. Ин явыз дошманнын үз канаты астыннан үсеп чыгачагын абайламый калган.
Әле ханбикәне Казан эчендәге мәхшәрдән аралап, Нугай юлына чыгып качуга ук, Сафагәрәйнен җансакчылар башлыгы Кушчак углан, ялкын телләредәй көйдерә торган сүзләр тезә-тезә, Сөембикәнен үзәгенә үтте.
— Ассан — ас, телемне өздерсән — өздер, әмма сине күргәннән бирле җанымны ут шикелле талаган хисләремне яшереп кала алмыйм. Мина инде кырык тулып килә, иллә мәгәр башлы-күзле булу турында уйлаганым да юк. Синнән башка һичбер хатын-кызга күзләремне күтәреп карый алмыйм... Син — ханбикә, ир хатыны, балалар анасы, ә мин — синен читеген йөзенә кунып әрсезләнгән тузан бөртеге, менәрләгән колларыннын фәкать берсе генә, барысын да анлыйм. Әмма йөрәккә әмер биреп булмый, мин сине күрмичә бер көн дә тора алмыйм...
— Мондый сүзләр һич урынлы түгел, әрсез гамәл белән шәхсән мине һәм илтотмыш иремне рәнҗетәсен. Яуга киткән ир хатынына мондый сүзләр кушу анын иренә үлем-хафа теләгәндәй була, — дип Сөембикә аны урынына утыртырга тырышып караса да, Кушчак углан тын алу өчен дә тукталып вакланмады.
— Син уйлама, мин Сафагәрәй хан галиҗәнапләренә аны сөяр, аны күккә чөяр өчен хезмәт итмим, әгәр икеләнү уе елан төсле чакса, мин ике дә уйлап тормыйча, аны ташлап, Кырымыма кайтып китәр идем. Кулымда гайрәтем бар, 48
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
45
мин юлыма аркылы төшкән йөз ирне дә турап ташлый алам. Мине Казанда фәкать син, бер син генә тотып торасың. Мин Сафагәрәй ханга ул түләгән алтын-якут түгел, синең белән хозурланып яшәү бәрабәренә хезмәт итәм.
Кушчак углан беркадәр тын алырга тукталып калган иде, Сөембикә каш астыннан гына аның килеш-килбәтенә күз ташлады. Юк, үз бәһасен үзе белә бит бу, аны һичбер яктан кимсетерлек түгел. Бүтәннәргә караганда бер башка югарырак буй-сын. Бау шикелле ишелгән сеңер-җептән хасил беләкләрендә бер сугуда үгез кадәр үгезләрне егып салырдай гайрәт. Агач төбе төсле таза муен. Һәм шуның өстендә, йә ни хәйран, хатын-кызларны да көнләштерердәй сылу, килешле йөз.
Сөембикә кат-кат күз ташлады. Бөдрәләнеп торган чем-кара чәч монда. Кылыч очы шикелле төп-төз борын. Кайнар ашка пешеп кабаргандай калын, сусыл иреннәр. Эт баласыдай нәүмиз булып текәлгән тугры караш. Ирен читләрендә тыйнак елмаюдыр. Кызык, Сөембикә нишләп аны элек менә шушындый кыяфәттә бер дә күрмәгән соң?
— Сүзләремне иреңә, хан галиҗәнапләренә дә, тапшыруың мөмкин. Әмма мин курыкмыйм. Синең хакка дар агачына менәргә дә әзер. Ходай Тәгаләдән һәрбер таңда шуны гына сорыйм. Йә Раббым, ул мине шушы гүзәллектән аермаса иде...
Нугай иленә качу соңыннан Сафагәрәй килеп кушылу белән төгәлләнсә дә, Сөембикә Кушчак угланның һичбер сүзен озак вакыт буе онытмады. Ә Сафагәрәй үзе һичнинди шик күрсәтми, ханбикә янәшәсендә гел Кушчакны тота. Җангали, бик яшь булса да, Сөембикәдән тыш тагын бер хатынга, Казандагы иң бай морза кызына өйләнергә өлгергән иде. Тик ул бичара хатынга озын гомерле булырга язмаган икән шул, ул беренче баласын тапкан чагында ук дөнья куйды. Аннан туып, исән калган Саҗидә атлы кызны Сөембикәнең үзенә карап үстерергә насыйп булды. Менә шул Саҗидәне Хаҗитархандагы Аккүбек морза үзенең Хәйбулла атлы улына кәләшлеккә сорап яучы кугач, ахырында Сөембикәгә шул ук Кушчак белән Идел буенча сәяхәт кылырга һәм туйда кодагый булып утырырга туры килде. Аннан соң да һәрбер җәйдә әтисенең җәйләвенә кайтып, сәхрә күреп, кымыз эчә-эчә хушландылар. Кушчак аның белән, нәкъ ире шикелле, янәшәдә йөрде, мәгәр, ни галәмәт, яман киная ташлап, әрсезлеген-мазар күрсәтмәде. Кайвакытта Сөембикә хәтта үзе Кушчак угланның тотнаклыгына сәерсенеп, гаҗиз булып йөрде. Бу хакта, үтә яшерен сер итеп, сабый чактан бирле бергә үскән ахирәтенә чишкәч, тегесе камил җавап белән авызын япты:
— Асыл ир-атны үзен-үзе әрсезлектән тыеп тора белү азгын эттән аера да инде. Сиңа әүлиядәй изге ир белән янәшәдә йөрү бәхете эләккән бит.
Сөембикә шуннан ары бер Кушчакка, бер иренә карап гаҗәпләнде. Сафагәрәй аны гел Кушчак белән озатып җибәрә, нигә үзе тырнак очы кадәрле шик-шөбһә дә тотмый?
Ә Сафаның аның үз кайгысы. Мәскәүдәге Иван кенәзгә унҗиде яшь тулуны көтеп җиткергәннәр дә, аны өйләндереп куйганнар, ди, әнә. Румлыларга ияреп, Иван үзенә «кайсар» атын алган, ул үзен Истанбулдагы Сөләйман солтан йә алман илендәге Карл каһан белән бер дәрәҗәгә куярга маташадыр инде. Әнә, аның янында йөргән Макарий-атакай белән Адаш атлы бояр Иван кенәзне ничек итеп котырталар икән:
— Бакыр туптан ядрә очыруда төрекләрдәге маһирлыкны өйрәнергә кирәк. Безнең гаскәрдәге сәфәр йөрү, тоташ һөҗүм ясау ысулларын шул ук төрекләрдән күчереп алсаң да артык булмас иде. Син — кайсар, исемең яңгырасын өчен сиңа бертуктаусыз яу сәфәренә йөрү мәслихәтрәк. Тора-бара син дә җиһанда, төрекләрнең Мәхмүт солтаннары кебек, «Фатыйх» атлы дан алырга тиеш!
Өстерә торгач, Иванны сындырганнар. Мәскәү өчен иң зур дошман һаман Казан инде, урыс кенәзе гомерендәге тәүге яу угының очын Сафагәрәй өстенә төбәп килде. Иванда тәҗрибә юк, алдын-артын карамыйча, көз ахырында юлга чыккан бит бу. Мәгәр Нижгардан кузгалып унбиш чакрым ара да узмаганнар, елга аша үткәндә боз ярылып, урыс олауларындагы барча туплар су төбенә киткән. Шулай да, тәүге үк сәфәрдә «булачак Фатыйхның» канатларын сындырырга ярамый бит, боярлар барча исән калган гаскәрләрен сатлыкҗан Шаһгали белән Бельский атлы бер кенәзгә биреп,
ВАХИТ ИМАМОВ
һаман алга куган.
Сафагәрәй аларны Арча кырына җайдакларын тезеп каршы алды. Йөзгә- йөз килеп орыша башлагач, казанлылар ягыннан Арак белән Азык кебек иң шөһрәтле баһадирлар ауды. Урыс гаскәрендәге яубашлар да әллә ниләр майтара алмады, барча меңлекләр дә, мәет белән ганимәтләрен дә җыеп ала алмыйча, кире торып чапты. Иван «кайсар» Мәскәү каласына күз яшьләре белән кайтып егылган, ди.
Сафагәрәй үзе тантана шатлыкларын кичерергә дә өлгерә алмый калды. Тәненнән бигрәк җанын юарга дип, парлы-кайнар мунча эченә кергән генә иде, шома ташлы идән өстенә түшәлгән хәтфә келәм урыныннан кубып, Сафагәрәй бер як яны белән җиз юынгыч читенә чәчрәп төште. Юк, үлмәгән иде. Янына тезләнеп, бугазыннан алган ике җасус морзаның йөзен таныды ул. Буар елан сыман каптырган катыйлләрнең кулларыннан ычкынырга гына өлгермәде.
36
Сөләйман солтан әүвәл Казан тарафыннан килеп җиткән хәбәрләрне ишетүдән телсез калган иде, тын алырга да ара калдырмыйча, эссе мунча пары сыман яңасын да китереп өстәделәр.
— Кырымдагы Сәхибгәрәй Казан илә Мәскәү өстенә яу чапмакчы була. Борадәре Сафагәрәйнең гомерен кыйган өчен бар җиһанны канга батырмакчы. Казан морзалары Сәхибгәрәйдән Сафагәрәйнең Кырымда үскән Бүләк атлы угылын үзләренә хан итеп озатуны ялынып сораганнар, ә Сәхиб, җавап урынына, Бүләк шаһзадәне Инкирмән атлы кала зинданына кертеп япкан. Хәзер синнән Истанбулда тоткынлыкта торган борадәре Дәүләтгәрәйне Казан тәхетенә озатуны таләп итеп ята. Ул бәйдән ычкынган эт шикелле хәзер, тагын ниләр кылыр?
Учакка ут элдерерлек ара да узмагандыр, Сөләйман усал-усал фәрманнарын атты.
— Сәхибгәрәйгә тилерергә дә, Мәскәү белән араны бозарга да ирек куеп булмый. Каф тау битләрендә, әнә, чиркәс бәге Хәзәр миңа ясак җибәрүне тыйган. Сәхибгәрәй, иң әүвәле, шул гыйсъянчыны иманга утыртырга чыгып китсен әле. «Солтан шаһзадә Дәүләтгәрәйне Казанга илтеп утыртуга ризалыгын бирә, иллә мәгәр син әүвәле Хәзәр бәкне тезгә чүктер», дип Сәхиб фетнәченең күзләренә төтен җибәрегез. Монда болай да Сәгадәтгәрәй, картлач, үзенең малае Дәүләтгәрәйгә тәхет даулап үзәгемә үтеп бетте инде. Менә шул Сәгадәт картлач белән Дәүләтне Кырымга озатыгыз. Кайткач та, алар мәрхүм Сафагәрәйнең улы Бүләкне зинданнан азат итсен. Бүләкгәрәй Казанга барырга ризалык бирәме, әллә Кырым тәхетенә борынын сузачакмы — үзләре ачыклар. Мәгәр, иң беренче чиратта, бәйдән ычкынган Сәхибкә тышауларның иң усалын кидерергә кирәк.
Ике ай чамасы вакыт узуга ук котчыкмалы хәбәр кайтып төште.
— Дәүләтгәрәй Кырымга кайткач, синең фәрманыңны үтәп, мәрхүм Сафагәрәйнең улы Бүләкне Инкирмән зинданыннан азат иткән булган. Аннары Сәхибгәрәйнең унөч яшьлек улы Шаһбазны чакырткан да, теге сабыйны, «яшең 50 җитте, Кырым тәхетенә син дә менеп утырырга хаклы», дип атасына каршы котырткан, ди. Бүләкгәрәй белән Шаһбазгәрәй Каф тавында яу кылып йөргән Сәхибгәрәй янына чыгып чапкан. Шулар, икәүләшеп, Сәхибне чатырында буып үтергәннәр. Бүләкгәрәйне, инде соң булса да, Сәхиб мәрхүмнең сакчылары кылыч белән чапкалап бетергәннәр. Ә «мин тәхетне бушаттым, Кырым миңа тиеш», дип котырып кайткан Шаһбазның башын Дәүләтгәрәй үзе бүкән өстенә салып чаптырган, ди. Барча көндәшләрен кырып чыккач, хәзер Дәүләтгәрәй үзен Кырым ханы урынына игълан иткән икән.
— Тфү, кадалгыры! Мин ниятләгәнчә килеп чыкмады бу. Казан тәхете безнең кулдан китеп бара бугай, — дип яман сүгенде дә, Сөләйман солтан үз мәмләкәтенең мәшәкатьләре эченә кереп чумды.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
47
37
Сөләйман мәмләкәтенең иге-чиге күренми, байлыклары мәңге бетмәс сыман, шуларның барысына да шөкрана кылып, хозурланып, дан һәм шөһрәткә күмелеп кенә яшә идең дә бит, юк шул, солтан сараеның диварларында кырыкмаса-кырык ярык табып, эчпошыргыч, йөрәк яндыргыч хәбәрләрне дә китереп җиткерәләр.
— Триполи бәйлеген тагын испаннар Хәйдәр паша кулыннан тартып алган.
— Солтан галиҗәнапләренә антлар эчә-эчә Аден каласының бәйләрбәге булып калган Әмир икейөзле соран булып чыкты. Ул португалларга Аденга тимичә узып Фарсы култыгына керергә рөхсәт биргән, ә теге нәсаралар, «бармагыңны бирсәң, терсәгеңне йота», дигән төсле, култыкның нәкъ уртасындагы Ормуз утравына тоташ таштан кирмән төзеп куйган. Шул әрсезләр, кире кайтып, Кызыл диңгезне дә кулга төшергәннәр.
— Кинд ярында яшәүче мөселманнар хакиме Баһадир шаһ Сөләйман солтан-хәлиф галиҗәнапләреннән ярдәм сорый. Португаллар аның Гүлҗарат атлы мәмләтендәге яр буйларын яулап, Диу атлы яңа кирмән калкыта башлаганнар.
«Шушы кайгылар гына җитмәгән иде шул миңа, — дип сүгенде Сөләйман, өтек хәбәрләргә күмелеп калганнан соң. — Португаллар Истанбул белән Киндстан арасындагы юлны бикләгән бит. Мәмләкәткә алтын, ефәк, чәй, энҗе, көмеш, борыч, дөге, фасоль, зәйтүн, филләр, ахыр чиктә шахмат кайту бетә, ике арадагы сәүдә, гомумән, өзеләчәк. Башны иеп калсам, кылыч белән кыеп төшерергә дә бик күп сорамаслар. Итәк астыннан йодрык күрсәтү — зур егетлек түгел. Гаскәрне янә иярләргә кирәк».
Яшерен фәрман буенча диванга җыелдылар. Сөләйман якын-тирәдәге бәйләрбәкләрен-вәлиләрне дә дәште. Маниссадан Мостафа да кайтып җиткән иде, тыенкы гына итеп исәнләште дә, мәдрәсә шәкерте сыман, бер почмакка сеңде. Каһирәдән үзенең адашы булган, сиксән яшьлек Сөләйман паша да килгән, аны җиң очларын иелеп үптермәскә, киресенчә, үзенә аның каршында баш ияргә туры килде. Мондый гамәл кайбер вәлиләргә бик ошады, ахры, «машалла» авазлары чыгарып, чыш-пыш килештеләр. Сөләйман Мисырдагы флот башлыгы, капитан-паша Пәри Рәисне шәхси фәрман белән чакырттырган иде, залга ул иңүгә, барча вәзир-вәли куырылып калды. Аның бастырык шикелле озын, какча гәүдәле булуы бер хәл, иң нык өшәткәне — кылчыклардай сирәк, озын, саргылт төстәге йон каплап алган йөзе төшләреңә керсә дә куркып уятырлык дәрәҗәдә килбәтсез һәм бик тә котсыз иде. Дистә еллар элек ул харәм сараенда хадим булып торган, әмма аны күргән бер җария һуштан язып егылганга күрә, Сәлим солтан Пәри Рәисне пайтәхеттән ераккарак озаттырган, диләр.
Хәритәләр таратып бик озак баш ваткач, йомгак сүзен фәрманга төшерделәр.
— Солтан галиҗәнапләре утыз караб җыеп, аларны Пәри Рәис карамагына бирә. Пәри Рәис Юлбарыс белән Җөфар-ат дәрьялары11 тамагында утырган Басра портыннан кузгалып, Фарсы култыгы аша Аден каласына юнәлергә, аннары коры җирдәге төмәннәр белән кушылып, Кызыл диңгез буен нәсаралардан чистартырга тиеш.
— Кызыл диңгезнең уңъяк яры һәм Нил дәрьясы арасыннан төбәләчәк җайдаклар төмәнен җитәкләү бурычы бу мактаулы гамәлне үтәүгә үзе теләп алынган сиксән яшьлек Сөләйман пашага тапшырыла.
— Янычарлар төмәнен җитәкләячәк шаһзадә Мостафага Кызыл диңгез белән Фарсы култыгы арасындагы кирмәннәрне нәсара португаллар кулыннан тазарту бурычы йөкләнә.
— Пәрбер сәрдәр биш көн саен солтан галиҗәнапләре тарафына чапкын юллап тора, фәрманнан тайпылган явызны дар агачы көтә...
Мостафа белән Сөләйман паша төмәннәре пайтәхет капкаларыннан икенче көнне үк чыгып югалдылар. Чапкын юллау тәртибе даими бозылса да, хәбәрләре һаман 11 Юлбарыс — Тигр, Җөфар-ат — Евфрат елгалары.
ВАХИТ ИМАМОВ
48
кайта торды. Сиксән яшьлек паша, ияреннән дә төшмичә, Асуан, Судан, Төкәр, Массау, Аксым калаларын айкап узды, ләкин Кызыл диңгездән Аден култыгына кадәр сузылучы Мәнди бугазы өчен сугышларда эзсез юкка чыкты.
Мостафа, Амман каласын узгач та, Каһирәдән качкан Мәмлүк нәселенең калдыклары белән яуга кергән иде. Янычарларның боҗра ясап чабулый- чабулый, бертуктаусыз ук ташкыны яудырып торуына түзә алмадылар, гарәп нәүкәрләре үзләре үк, мәмлүк бәкләрен арканнарга бәйләп, тезләренә чүкте. Мостафа ризалык сорап та, үгетләп тә вакыт уздырмады, гарәпләргә алтын тәңкәләр генә өләште дә, чүл буенча тегеләрне ермак итеп куды. Алтын исен сизгәч, бәдәви гарәпләрнең җайдаклары Табук, Хәләл, Касыйм, Борай төбәкләрендә дә гел өстәлеп торды. Ләкин Әл-Гобәй каласы янында португал баскыннарының тәүге алайлары белән яуга кергәч, шулар иң беренче булып ташлап качты. Чүл күрмәгән нәсара җайдакларын янычарлар, ком бураны вакытында авыз-борыннарына яулык бәйләп орышканга күрә, пыран-заран китереп бетерделәр. Үзләре арасыннан да яуда ике меңнән артык җайдак ауды. Ком бураны тынгач, Фарсы култыгының уңъяк ярындагы соңгы терәк булган Маскат кирмәненә таба юнәлгәннәр иде дә, Мәдинә каласыннан юлланган чапкын куып җитте.
— Солтан галиҗәнапләре Фарсы култыгына озатылган яу сәфәреннән һич канәгать түгел. Бергә укмашып орышу турындагы фәрманга буйсынмыйча, Пәри Рәис үзбелдеге белән Фарсы култыгын ташлап, бөтенләй кире якка, Пинд ярына киткән. Солтан фәрманы буенча, ул Фарсы култыгыннан Кызыл диңгезгә керергә, шуның ярында сезнең белән кушылырга тиеш иде, юкса. Хәзер сез ике дәрья арасында япа-ялгыз. Якын-тирәдә сезгә ярдәмгә килердәй бер көч тә юк, яңа фәрман булганчы Мәдинәгә кайтып урнашыгыз.
Янычарлар Ходай Тәгаләнең мәрхәмәтлелегенә рәхмәт укый-укый, Мостафа сәрдәрләрен күккә чөя-чөя, кайтыр юлга чыкты...
Ә Пәри Рәис, күрми күргән — чабатасын түргә элгән дигән шикелле, баштук һаваланды, шуңа хаталанды. Утыз карабка төялгән уналты мең нәүкәр өстеннән башлык булып алу җиңел сынау түгел, башы тиз әйләнде. Ул Әл-Хатыйф портындагы португалларны туплар белән куып тараткач, төрек әләмен дә элеп вакланмыйча, Маскатка юл алды. Ике атна буе утка тотканнан соң аңа бәреп керде. Монысы инде португаллар өчен зур җиңелү иде, калдык гаскәрләрен төяп, алар Оман култыгына чыгып югалдылар. Иңнәренә канат үскән сәрдәр Мостафа янычарларын да, сиксән яшьлек пашаны да көтеп маташмады. «Тагын ике әрәмтамакны көтеп җиткерсәң, аш табынында үзең ач каласың. Шуның кебек, мин нигә болар белән дан бүлешим әле?»
Маскаттан соң Пәри Рәис Аден каласына юнәлде. Карабларын порт каршына таш дивардай тезгәч, бәйләрбәге Әмиргә аның карабына башын иеп килергә әмер бирде. Аумакай бәйләрбәк капитан-пашаны үз ягына аударып, бу юлы да судан коры чыгарга чамалаган, ахры. Ул алтын тулы сандыкларын күтәреп палубага менде, әмма капитан-паша каршында тез чүгәргә дә өлгермичә калды. Бәйләрбәк Әмирне, кул өстенә чөеп, палубага корылган дар агачы астына озаттылар. Бәйләрбәк тынуга, төрек нәүкәрләре Аден каласындагы сарай һәм алачыкларга ябырылды. Халык тезгә чүккәч, янә Пәри Рәис өскә күтәрелде.
— Аден бәйлеге кабат төрек вилаяте дип игълан ителә. Бәйләрбәге, әмир ише дәрәҗәләр әрәм, сезгә хаким итеп сыбай калдырабыз...
Паваланган Рәис, менә шул чагында нәфесен тыя алмыйча, карабларын Фарсы култыгының уртасында торган Ормуз утравы каршына тезеп куйды. Бер ай буена утрауда корылган таш кирмәнне утларга тотып та, нәүкәрләрне һөҗүмнәргә ташлап та карадылар. Ормуз — португалларның Пинд океанда төзелгән төп ыстаны һәм үзәк кирмәне иде шул, ул төрек солтаны каршында тез чүгүне күз чалымына да китереп карамады. Кирмән капкалары ачылып, португаллар баркас ишкәкләренә ябышкач, Пәри Рәис, караб тырнакларын күтәреп, эскадрасын Пиндстан ярына борырга мәҗбүр булды. Анда җиткәч португаллар төзи башлаган Диу кирмәнен утка тотып караган
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
49
иде дә, ядрәләрнең мәрмәр шикелле диварлардан борчак урынына кире сибелүен күргәч, карабларын Баһадир шаһ ышыгына борды. Тик бәхетсезнең чалкан егылса да борыны каный бит ул. Бактың исә, Баһадир шаһ күптән түгел генә фани дөньяга китеп барган икән. Аның урынына калган энекәше, Пәри Рәис күпме генә чакырып караса да, төрек карабына таба аяк та атламады.
— Аденнан хәбәр килеп иреште, мин үземне нинди язмыш көтүен нык чамалыйм. Мәгәр португалларга Диу кирмәнен төзетүдә Баһадир шаһ абыемның һичбер катнашы юк. Ул Сөләйман солтан каршында гөнаһын юу өчен баркас- баркас алтын-көмешләр дә җыеп куйган иде. Хасталангач, бар байлыгын исән- сау саклау өчен Мәккә каласына озаттырды. Ышанмасагыз, чапкын җибәрегез. Баһадир шаһның хәзинәсе шунда солтан галиҗәнапләрен көтеп тора.
— Безнең сәфәр Ходайның «амин», дигән чагына туры килмәгәндер, булмады бу, — дип яман сүгенде дә, Пәри Рәис инде кабат Басрага юл алды.
Ләкин португаллар искә-аңга килеп өлгергәннәр, Ормуз утравы яныннан үтеп барган чакта кирмән диварларыннан да, Оман ягыннан да ядрә яудырдылар. Караблар ике багана арасына килеп кысылган арба үрәчәсе сыман гел тетелеп бетте, трюмнар тишелде, мачта колгалары шартлап ауды. Бер карабта дары шартлаган иде, анда купкан янгын тиз арада күршеләргә күчте.
— Басра ягына, Басра ягына чыгып ычкыныгыз! — дип шартлау тавышларын да күмеп әмер биргән чакта болай да котсыз Рәис тагын да шыксызланган, кыргыйланган иде.
Давыл тынгач артына әйләнеп караса, яу кырыннан тагын ике генә караб исән-имин чыккан. Басрага кайтып борын төрткәч, тын алырга да ирек бирмәделәр.
— Солтан галиҗәнапләре сиңа Каһирәгә кайтырга боерды.
Каһирәгә керсә, дар агачы көтә. Маскат белән Аден кирмәннәрен яулап алуларны да, Мәккә каласыннан кайтып җиткән алтын тауларын да — барчасын онытканнар. Колга — кол язмышы...
Сөләйман аннан соң да Басра каласы аша Фарсы култыгы белән Кызыл диңгез ягына ике флот куды. Морат паша дистә еллар буе сәүдә карабларына дәһшәт бөркүче диңгез бүресе булып саналса да, солтан эскадрасын Ормуз бугазы аша алып чыга алмады. Мусандам борыны янында португаллар пыран- заран китереп бетергәч, ул эскадра калдыгы белән янә Басра портына кайтып егылган иде дә, солтан җәлладлары бу бәхетсезне дә дарга асты.
Шулчак кайчандыр диңгездәге туктаусыз җиңүләре белән сөендергән, хәзер исә инде бөкрәеп беткән Хәйретдин пашаны искә төшерделәр. Шул карт киңәше буенча, Сөләйман Хәйретдиннең юлбасары булган Сәйди Галине яңа флот башлыгы итеп билгеләде. Гали паша әүвәл Бәһрәйнне, бераздан Кызыл диңгездәге барча порт-каланы португаллардан азат итеп күңелләрне үсендерде хәтта. Ләкин нәсаралар Маскат порты янында тозак корып, Кызыл диңгездән Аден култыгына күчкән Гали флотын да тар-мар китерделәр. Басрага әйләнеп кайтса дар агачы көтеп торачагын чамалаган Сәйди Һиндстан ярына барып борын төртте. Ул өч ел газаплардан соң фарсы, пуштун, үзбәк, әзәри сәхрәләре аша Истанбулга кайтып егылганда солтанның мунча ташыдай кызган ярсулары сүнгән иде инде.
— Их, үзем бара алмадым! Әһ, үзем барган булсам! — дип әрни-әрни сүгенде Сөләйман, һәр хурлыклы җиңелү турында ишетеп алган саен. — Үзем барсам, барыбер, җиңә идем. Минем сәфәрләрем һәрчагында догалы булып чыга. Юлга чыксам, җиңми кайтканым юк. Их-ма, адәм баласы бишкә ярыла алмый, шунысы бик кызганыч!
Сөләйманга вәзир-пашалары бертөрле дә җавап таба алмады. Сәере шул — солтан хаклы иде.
38
ВАХИТ ИМАМОВ
50
Сафагәрәйне кирмән эченә җирләп куюга ук Казан илен пычрак гайбәт белән имеш-мимеш басты.
— Ике яшьлек Үтәмешгәрәйне, күз буяу өчен генә, хан ясаган булып игълан иттеләр лә. Имеш, Мәскәүдән үрнәк ала инде болар. Андагы Иванны шулай, атасы Василий җанын тәслим кылгач, өч яшендә олуг кенәз дип атаганнар икән, янәмәсе. Иван бәләкәй чакта аның анасы Елена васый11 булып торган да, безнең Үтәмеш үсеп җиткәнче ил белән Сөембикә ханбикә идарә итәчәк ди, имеш. Хатын-кызга дилбегә тоттырсаң, ул әле ат булып атны да тыңлата һәм буйсындыра алмый. Ил кадәр ил белән ничек итеп хатын-кыз ялгыз көе идарә итсен инде? Уен бит, уен!
— Әй, Сөембикәне васый ясап куюлары да шул күз буяу гына. Диванга хәзер Кырымнан килгән Кушчак углан менеп атланган. Ханбикәнең шәхси гаскәре шул ук Кушчак кулында. Ул, нәкъ Сафагәрәйнеке шикелле, Үтәмешгәрәйнең дә җанын кыячак та берзаманны, Сөембикәгә өйләнеп, тәхетне дә үз кулына эләктерәчәк инде, валлаһидыр менә.
Имеш-мимеш үз этлеген эшләп өлгергән шул, ун меңләгән кеше Мәскәү тарафына чыгып качкан, диләр. Боларын да ишеткәч, халык кына түгел, Сөембикә үзе дә иксез-чиксез пошаманга калды. Үтәмешгәрәйнең ханлыгына ризалык алырга дип Мәскәүгә Чапкын морзаны илче итеп юллаганнар иде, «кайсар» атын таккан япь-яшь Иван аны себеркеләп куган. Шуннан соң, Мәскәүнең Нугай Урдасын үз ягына аударырга җыенганын нык белгәнгә күрә, ничарадан бичара кыяфәттә, Сөембикәнең атасы Йосыф морзаны да ике арада солых төзү максатыннан юллап карадылар. 12
— Мәскәүнең дә, Казанның да бер-берсе каршында һичнинди бурычы юк, ике күрше сәүдә итешеп, дус яшәргә тиеш. Урынсыз җирдә кан коюны Коръән-Шәриф белән Инҗил дә һич хупламый, — дип Йосыф морза юкка гына куәт сарыф итте.
— Нишләп Казанныкылар үз морзаларын юлламыйлар әле, нигә алар сине яллаганнар? — дип Иванның үзен дә уздырып, Сильвестр атакай белән Адашев атлы икейөзле, җасус кенәз яман җикеренде. — Казанныкыларнын. Үтәмешгәрәйне тәхеткә утыртырга хокукы юк. Анда хан булып торган Шаһгали исән. Алар Шаһгалине чакырып китерергә тиеш иде.
Шуннан ары Йосыф морза инде ялвару һәм очсызлануга кадәр барып җитте.
— Ярар, ярар, без Шаһгалине чакырып китерергә дә риза, тик Казан өстенә генә яу чапмагыз. Минем Сөембикә кызым янәдән тол калды. Шаһгалине җибәрәсез икән, Сөембикә белән кавышырлар да ил белән икесе бертигез дәрәҗәдә идарә кыла алырлар иде, дип беләм мин...
Йосыф морзаны бер җавапсыз көе кире аткардылар. Илленче елның кышы керүгә үк Иван-кайсар Казан өстенә яңа гаскәр куды. Әүвәл гаскәрбашлар итеп һаман шул ук Шаһгали белән кенәз Бельскийны гына юллаган иде дә, февраль башында Әстерханда хан булып утырган Касыймның улы Ядегәрне җитәкләп, шәхсән үзе дә килеп җитте. Йөз меңнән дә артык нәүкәр белән Казан каласын ун көн буе камап карадылар. Казан эчендә боларга каршы тора алырдай җитди көчләр дә юк, әмма Ходай Тәгалә аларны яклау-саклау ягына чыгып басты бугай. Көн дә күз ачкысыз буран, көн дә күк капусы ертылгандай тоташ карлар. Ул да түгел, бер иртәдә тоташ карны көзге айлардагы шикелле яңгыр алыштырды, карлар эреп, юлны ташкын басты. Урыс кенәзләре бакыр вә чуен тупларын чокырларга батырып бетерделәр, ә төнге салкыннарда чатыр түбәләрен генә түгел, хәтта ат-бичараларның сыртын да боз элпәсе тоташ сырып алды. Иван-кайсар йөз меңлек гаскәреннән нибары егермеләп меңен генә, анда да әле чыбыркылап куа-куа гына, Казан кирмәненең диварларына ташлый алды. Ләкин казанлыларның мондый гына көчкә буйсынасы килмәде, ис-акылны җуеп орыштылар. Алар ягыннан гаскәрбашы булып саналучылардан Чалбәк морза белән Сафагәрәйнең әсирлеккә төшкән урыс хатыныннан туган улы шәһид булып ауды. Үзенең бернинди дә җиңүгә ирешә алмаячагын аңлап өлгергән Иван-кайсар, янә күз яшенә батып, кайтыр юлга чыкты. 12 Васый — регент, опекун.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
51
Тик, кайту юлында, сатлыкҗан Шаһгали моңа бернинди энҗе-мәрҗәннәргә тиңсез зирәк акыл биргән. Зөя елгасының Иделгә коя торган җиренә җитүгә үк, Иванны җитәкләгән дә, шундагы түбәтәй шикелле түм-түгәрәк утрау-тау өстенә алып менгән бит бу.
— Менә моннан кара. Нижгар юлы да, Нократ белән Сембер тарафы да, хәтта Казан каласы үзе дә бишектәге шәп-шәрә бала шикелле шыр-ярылып ята. Синең атаң Василий кенәз, чирмеш илендә үз исемендәге кирмән корып коеп, Казан җиренә йөгән кидергән иде. Әгәр син менә шушы утрауда кирмән төзеп куйсаң, менә монысы Казан иленә чып-чын ияр булыр.
— Монда нәсара кирмәне төзеп куячакбыз! Бик хуп урын, гаҗәеп шәп урын! — дип тай шикелле сикергәләп очына башлады шундук Иван кайсар.
Икенче көз керүгә чирмеш урманнары эчендә, йөзьяшәр нарат-карагайны егып, бура ясау эшенә тотындылар. Сильвестр атакай Мәскәү уртасында агачлардан чиркәү төзетте дә, шуны сүттереп, Идел буйлап түбән озаттырды. Иван фәрманы буенча, кирмән төзү өчен Касыйм каласыннан Халик морза белән Нократ олысыннан Бәхтияр атлы яңа бер сатлыкҗан останы озаттылар. Шулар икенче язда бер атна эчендә Зөя тамагында өр-яңа бер кирмән калкытты да куйды. Хәзер инде Казан иле чулак бичарага охшап калган, мәмләкәтнең Тау ягы дип аталган олыслары кулдан киткән иде.
Илгә нинди хәвеф янавын төшенеп алуга ук Сөембикә янына Кушчак углан чәчрәп килеп керде.
— Кулдан ил китә, илне югалтабыз. Синең атаң Йосыф морза юллаган өч мең җайдак белән генә Казан каласын егылудан саклап калып булмый. Кырымдагы Сәхибгәрәй ханны суеп үтергәннәрен күптән беләм. Мәгәр аның тәхетен эләктергән бәдбәхет Дәүләтгәрәй дә татар ханы, кардәш ханыбыз бит. Мин Бакчасарайга кайтам да аның алдына егылып карыйм әле. Үтәмешгәрәй аңа җигән тиеш, җаны булса, ярдәм итми калмас.
Кушчак күзләрен яшерә, читкә карап кына сөйли иде, Сөембикә сүнеп барган шәм шикелле тонык кына дәште.
— Ярар, барып кара. Бәлкем, ярдәм итәр. — Кушчакның ишеккә юнәлә башлавын күргәч, ягымлы өстәп куйды. — Ә мин сиңа ышанам һәм... барыбер көтәм.
Юк, насыйп булмаган шул. Кушчак үзенең өч йөз җайдагы белән кайтырга юнәлгәч, Нократ елгасы ярында аларны урыс ялчылары, тозак корып, көтеп торган булган. Яуга кергәч, ике йөз илле кырымлыны турап ташлаганнар. Кушчак углан белән бергә кырык бишләп җайдак әсирлеккә төшкән. Аларны Мәскәү каласына алып киткәннәр дә җәза мәйданында башларын чаптырып юк иткәннәр икән.
Шушы явыз хәбәрдән соң ук Казан каласына Мәскәү тарафыннан фәрман килеп төште.
— Казан-йортның Тау ягы олысларына моннан ары Мәскәү генә хуҗа. Чирмеш-мукшы җирләрен мәңгегә онытыгыз. Илне канга батырасыгыз килмәсә, Сөембикә ханбикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә җибәрегез. Алар Иван Василич каршында буйсымчаклык итсә, кайсарыбызның Сөембикә ханбикәне Шаһгалигә кияүгә биреп тә куюы бар.
Казан иле күз яшенә батты.
39
— Мостафа абый кайткан! Солтан, ниһаять, үзенең угылына да паша дәрәҗәсен биргән! — дигән хәбәр белән Баязит энекәше Җиһангирны кочагына алып өлгермәде, артта янә ишек ачылды да, май кояшы сыман елмаеп, Мостафа шәхсән үзе дә пәйда булды.
Шап-шоп килеп, кабат күрештеләр. Унсигез яше тулуга ук, Баязитны да солтан үзенең тәхет рәшәсеннән бик еракка, Конья каласына бәйләрбәге итеп куган иде. Шуннан бирле Истанбулга Баязит бик тә сирәк кайта, Мостафаның юлына Хүррәм йозак элгән, ике-өч елга бер генә күрешкәч, ихлас сагынышканнар.
ВАХИТ ИМАМОВ
52
Бергә җыелуның сере тиз ачылды.
— Солтан Топкапеда диван өчен махсус сарай төзегән, шуны ачу хөрмәтенә мәҗлес үткәрәчәк, — дип, берсен-берсе бүлә-бүлә, ике абзый кеше төпчек энекәшләренә соңгы яңалыкны җиткерделәр. — Түбәсенә зур манара куйган, бу йорт моннан ары «Гадәләт сарае», дип аталачак икән.
Кызып киткәч, солтан галиҗәнапләрен янә мактадылар.
— Безнең атайга яңа бер чир йоккан. Ул Истанбулны бар җиһанның мәркәзе итеп үзгәртергә алынган бит әле. Рум каласыннан Синан атлы бик тә мәшһүр мигъмарны чакырткан, ди. Тегеләрдә гөмбәзләренең биеклеге кырык аршинга җиткән София мәгъбәде бар, ә безнең атай, шуны уздырып, манаралары алтмыш аршинлы үзәк мәчет төзетмәкче икән.
Мостафа — өлкәне бит, дилбегәне күбесенчә үз кулыннан җибәрмичә тотты.
— Сәлим әниегезнең куенында яши, аның турында нинди хәбәрләр бар?
— Аның бар кайгысы — җария итәкләре, — дип Баязит яман төкеренде. — Тагын бер чире бар — шәраб мичкәсеннән аерылмый. Халык үзенә «сәрхуш» дигән яманатны тагып өлгергән дә бугай...
Абзыйлар сөйләшкәндә Җиһангир икесенә дә ялт-йолт кына итеп күз йөгертте. Мостафа утыз бишне генә тутырды бит әле, ә ике як чигәсенә дә ап-ак бәсләр кунган. Баязитка, гомумән, егерме биш кенә, тик аның да маңгаенда, күз тирәләрендә тирән җыерчыклар. «И-и, тәхеттән читкә тибелеп яшәүләр дә җиңел түгел икән, — дип җиңел сулап куйды Җиһангир. — Минем тәхет өчен янасы- көясем юк, һич югы шуның хакына Ходай Тәгаләгә рәхмәт укыйсыдыр».
— Синең икенче малаең тууы турында хәбәр килгән иде, бик тә мәмнүн булдым. Иллә мәгәр, барыбер дә, миннән калышасың, — дип Мостафа Баязитның җилкәсенә сугып шаярткач, тегесе дә авыз гына ерды.
— Сәфәрләрдә йөреп, соңга калгансың бит, мин өч малайның атасына әверелдем инде. Синеке дүрт кенә, озакламый куып җитәчәкмен.
— Ә син һаман үз өнеңне ташлап китә алмыйсың, элеккечә Баязит бакчасында. Топкапедагы яңа сарайда синең башыңа урын тапмыйлармы әллә? — дип Мостафа инде Җиһангир тарафына шаярткан шикелле киная ташлагач, төпчек энекәшләре чебен куган сыман кул селтәде.
— Әй, ул сарайның миңа нигә кирәге бар? Яңа кәвеш аяк кыра, хәтта чыбыркының да яңасы тәнне яра торган була бит ул.
— Сине газәл, робагыйлар язуда бик шомарган, диләр. Халык теленә кергәч, мөгаен дә, хактыр?
— Тырмаштырып азапланам гына, күкрәк сугып сөйләрдәй газәлләр юк, халык күпертергә ярата ла инде, — дип Җиһангир оялудан башын түбән игәч, Мостафа белән Баязит та бик кызганып кына энекәшләрен күздән кичерделәр.
Их, энекәшләре туган җанлы, бик бай күңелле дә, бөкре, кызганыч шул. «Сиңа да башлы-күзле булырга вакыт инде», дип киная ташлар идең, гарьләндереп яисә җәрәхәтләп куюың бар. Ә һаман болай, мәгарәгә йә хөҗрәгә13 кереп бикләнгән дәрвиш сыман, шушы сарай ышыгына гына качып ятса, гомер буе ялгызлыкта чиләнер микәнни соң?
Көтмәгәндә чынаяклар зеңләгән тавыш ишетеп, ишек тарафына караш ташладылар. Сөбханалла, яннарына мөлаем йөзле, бик җыйнак гәүдәле унөч- ундүрт яшьлек кенә бер кыз кереп килә. Яңаклары алма кебек алсу, кашлары сандугач канатларыдай кыйгач, иреннәре пешкән җиләк сыман, күз тимәсен. Кунакларга таба күтәрелеп багудан да ояламы инде, карашын Җиһангирдан аермый да үзе.
Мостафа белән Баязитның бизмәннәрен тоемлады, ахры, яшүсмер кыз ишектән тавыш-тынсыз гына чыгып югалуга, Җиһангир кыяр-кыймас кыяфәттә телгә килде.
— Сарайдагы кырнак кызларның берсе Разия бу. Менә аннан сораштырып карасагыз була иде. Язган газәлләремнең күпчелеген, беренче булып, мин аңарга 13 Хөҗрә — борынгы мәдрәсәләрдә дәрвишләр бикләнеп яши торган бүлмә.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
53
укыйм.
Абзый кешеләрнең җанына җылы йөгергәндәй булды. Бик хуп, бик хуп. Бу газәлләр уку учак кебек кабынып китсә генә ярар иде.
Байтак вакыт буе гөрләшеп утыргач, Мостафа китәргә дип кузгалды. Саубуллашу алдыннан шактый катгый итеп сүз башлады.
— Сезнең икегезне дә ерак бабабыз Морад солтан язып калдырган кансыз канун белән таныштыр, дип беләм. Аның «Тәхет варислары турындагы» канунын хәтергә төшерүем. Ул тәхеткә юл арчу өчен, жанкыярлар яллап, үзенең унтугыз туганын үтерттергән. Шушы җинаятен, вәхшилеген аклау өчен соңыннан нәкъ әнә шул канунны чыгарган да инде. Әмма начар гадәт йогышлы була, дигән шикелле, Морад солтан язып калдырган ул канунны башка варислар да үзенә калкан иткән. Явыз Сәлим бабайны гына искә төшерегез. Әтисен агу биреп үтерткәнме-юкмы, ул хәтлесе өчен бәхәсләшә алмыйм, андый сүзләр әле булса йөри. Иллә мәгәр үзенең ике энекәшен үтерткән бит, монысы инде һәр кешегә мәгълүм.
Баязит белән Җиһангир тын да алмый тыңлап тордылар, ләкин Мостафа алар карашында яшерен аптыраш, хәтта шомлану чаткылары да күргән кебек булды. Шуңа инде үзенең төп тәкъдимен дә көттермичә генә әйтеп салды.
— Ходай Тәгалә безгә нинди тәкъдир язгандыр, анысын белеп булмый. Әмма бизмәнгә салып үлчи башласаң, безнең өчебез дә тәхетне дәгъвалау хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Атаебыз мине әле сабый чакта ук шаһзадә, дип атаган, анысы сезгә дә мәгълүмдер. Шул ук вакытта ул әллә кайчан Сәлим турында да булачак шаһзадә, дигән сүзне ычкындырган. Мин шәхсән үзем тәхет чирен йоктырмадым әле. Ә менә Сәлим абыегызның да, тора-бара сезнең дә андый яман чиргә тап булуы мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында, кулга кылыч эләктергәнче үк сүз беркетик, димен. Кем генә, кайсыбыз гына солтан вә хакимдар булуга ирешмәсен, ул бер туганына да кул күтәрергә тиеш түгел. Чит мәмләкәткә чыгып качарга ирек бирәме ул, үз канаты астында вәзир яки көтүче итеп яшәтәме — анысы солтан булуга ирешкән кеше хөкемендә. Тик аның һичбер вакытта да, бернинди хәйлә йә мәкер белән дә үз туганнарының канын коярга хокукы юк. Сез шушының белән килешәсезме? Шул вәгъдәме?
— Килешәбез, абый, вәгъдә, вәгъдә, — диде әүвәл Баязит энекәше.
— Вәгъдә генә түгел, ант итәбез! — дип хуплады шундук бөкре Җиһангир да. Шуннан соң алар янә кайнар итеп кочаклашып хушлаштылар.
40
Сөембикә мәликә белән Кушчак угланнан соң Казан эчендәге идарә Ходайкол һәм Нургали Ширин кебек икейөзле морзалар кулына күчеп беткән иде. Шулар Зөядәге баскын кенәзләр тарафына Себер морзасы Бибарс белән Колшәриф сәетне илче сыйфатында мәҗбүриләп-куып юлладылар.
— Без Мәскәү күз уңында тоткан ханны утыртуга риза. Шаһгалине тизрәк китерегез.
Август уртасында Мәскәү дәүләтенең балта сабы булган курчак Шаһгали өченче мәртәбәсенә Казан иленең тәхетенә иңде. Сөембикә мәликәнең якташ булуыннан файдаланып, кирмән-диван тирәсенә нугай морзалары оялап беткән икән. Шуларны үз ягына аударырга ниятләп, Шаһгали Сафагәрәйдән калган бер тол ханбикәне — нугай киленен — рәвешен китереп һәм никахлап, үзенә хатынлыкка да алып куйган булды. Ләкин, юк, төп бәла кодалыкта- кардәшлектә түгел, Казан морзалары курчак ханга арты белән торуны барыбер туктатмады.
— Тау ягының Мәскәү кул астында калуыннан без нәразый. Ханлык тажын киеп алгансың икән, чирмеш илә мукшы җирләрен Казан тәхетенә кире кайтар.
Морза белән сәүдәгәрләр шундый бердәм таләп тәкрарлый башлагач, Шаһгали әүвәл әле ыжламаган иде, мәгәр шушы ук җырны диван утырышларында кабатлап та тынгы бирмәделәр.
— Иделнең уңъяк ярындагы олысларны кайтару өчен көрәшмисең икән, тәхет
ВАХИТ ИМАМОВ
54
хакына урыс ягына сатылгансың, димәк.
Гайрәт күрсәтмәкче булып, Шаһгали Зөядәге Серебряный атлы кенәз каршына барып басты.
— Ясак җыеп чыгу өчен миңа Идел аръягында чирмеш илә мукшы олысларын әйләнергә кирәк.
— Һәй, хан галиҗәнапләре, сөякне тешләренә каптырган эт аны кире бирәмени? Иделнең аръягын оныт инде син, мәңгелеккә оныт, — дип урынына тиз утыртты аны баскын кенәз. — Кайсарыбыз Иван аларны өч ел буена ясак түләүләрдән азат итте, морзаларының һәркайсына кеш яисә тиен тиресеннән тегелгән тун өләшеп чыкты. Чирмеш морзаларының күпчелеге шулар бәрабәренә Иван-кайсарга буйсыну турында бигать китерделәр. Син Мәскәү кайсарыннан да бөегрәк хаким булырга маташма. Үзеңне кем хан тәхетенә китереп утыртуын оныта күрмә берүк.
Зөядән кайтканнан бирле Шаһгалинең баш түбәсенә сугылган песи баласы урынына тын да чыгармыйча, шыпан-шыпан гына йөрүен чамалагач, бертуган Себер морзалары Бибарс белән Җанбарс, һәм дә Кадыш баһадир, Карамыш угланнар Нугайдагы Йосыф мирза янына, аннары бер үк вакытта Кырым тарафына да чапкын юлладылар.
— Шаһгали — хыянәтче. Ул Казан-йортка элмәк кидерү өчен китереп утыртылган. Аның урынына хан булырдай шаһзадә йә күренекле морза табып җибәрегез. Без сатлыкҗан Шаһгалине тәхетеннән чәнчелдереп төшерүгә әзер.
Кырым тарафына юлланган чапкын монафыйк бер бәндә булып чыкты, ул Шаһгали каршына килеп тезгә чүккән. Казандагы фетнә оеткысы турында белеп алуга ук, Шаһгали дә мәкерне шәп корган.
— Мәскәү белән бик тә мәртәбәле килешү әзерләнә. Шул форсаттан хан галиҗәнапләре үзенең сараенда мәҗлес үткәрәчәк.
«Хан сыена бик санаулы вә мөхтәбәр инсаннар гына чакырыла», дип тә өстәгәч, Казан морзалары җиңел сатылдылар. Бертуган Бибарс белән Җанбарс та, Кадыш баһадир, Карамыш углан, Кулай морза — барысы да ашыга-ашыга, хәтта әле узыша-төрткәләшә килеп җитте. Кенәз Серебряный үзенең укчы- җәлладларын әле алдан ук сарай чоланнарына тутырып куйган иде. Татар морзалары мәҗлес өстәле янына тезелеп утыруга, шул җәлладлар җитмештән артык кунакны тоташ суеп чыкты. Кан исеннән котырган урыс җәлладлары аннары Казан урамнарына атылды, анда да һәрбер тыкрык һәм ихата диярлек гөнаһсыз корбан мәетләре белән бик тиз тулды.
Исән калган, әмма өннәре алынган татар морзалары ашыгыч рәвештә Иван- кайсар тарафына чапкын аткардылар.
— Шаһгали — залим вә эштән чыккан мәрхәмәтсез кассап14. Аны ханлыктан төшер дә, инде чыдамасаң, урыс кенәзен булса да баскак итеп җибәр.
Мәскәү тарафыннан, артына ут капкандай, таныш кенәз Адашев килеп җитте. Аның Шаһгали өстенә түккән һәрбер сүзе елан угыдай мәкерле һәм усал ысылдады.
— Казан халкы синең урыныңа башка ханны сорый. Өч мәртәбә менеп утырып та, үшән алашага авызлык кидерә алмаган нинди бәндә соң син?!
— Ходай Тәгалә нинди ләгънәт укыгандыр инде, Казан халкы мине яратмый бит, — дип күз яшенә батты курчак хан актыгы. — Мәмләкәтне түгел, үземнең башны сакларлык та көчем-гайрәтем юк.
— Ну, алайса, сине Иван кайсарыбыз яңа хаким белән алыштыра инде, — дип котыртуын белде икейөзле кенәз.
Мондый янаудан соң Шаһгали ярсый-ярсый, яман котырынды.
— Юк, юк, үземнән соң Казанга бернинди яңа ханның да килүен теләмим мин! Төшерәсез икән, минем урынга урыс идарәчесен, Мәскәү баскагын китереп утыртыгыз! Мин барысына да риза, яңа ханны гына эзләмәгез!
— Алайса, Казанны урыс баскагын каршыларга әзерлә, — дип киңәш биргән булды төксе йөзле Адашев. Бик өметле итеп өстәп куярга да онытмады. — Синең 14 Кассап — ит чабучы.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
55
тырышлыкны Иван кайсарыбыз бәяләми калмас...
Кышкы бураннар үтеп язга керүгә үк пайтәхет эчендә хәбәр тараттылар.
— Шаһгали хан тәхетне ташлап китүне максат итми микән? Байчуралар алдында миһербанлы күренмәкче булып, ул кала морзаларының һәммәсен дә үзе белән олы ауга дәшә.
«Ауга» булгач, корал аласы бит, шуны уйлап биш йөзгә якын Казан мөхтәбәре, җәя-кылычларын калдырмыйча, каланы ташлап чыкты. Шаһ-Гали үзе Бишбалта артындагы Елантау өстендә көтеп тора иде. Аның каршына килеп тезелүгә, биш йөз морза белән сәүдәгәрне дә урыс җайдаклары урап алды. Ризасызлык авазларының куеруын да көтмичә, әрнүле тавышлар белән Шаһгали телгә килде.
— Сез мине башка хан белән алыштырырга йә үтереп ташларга ният иткән идегез ләбаса. Хәзер минем сезне коралсызландыруыма нигә шаккатасыз? Кунак ашы — кара-каршы була, шуны онытмагыз.
Ирләрнең сүз кушмыйча, буйсымчаклык күрсәтүен аңлагач, ул җил кабарткан учак кебек ярсый гына бирде.
— Сез минем урынга баскак сорап, Иван-кайсар янына үзегез үк чапкын кудыгыз бит. Менә, мин үз теләгем белән тәхет ташлап чыктым. Инде рәхәтләнеп, җаныгыз кемне тели, шуны чакырырсыз, шуңа буйсынырсыз. Әмма белеп торыгыз, мин Казан эчендә бер туп та калдырмадым, барысын да монда җыеп чыктым. Онытылып калганнарының да, барыбер, дарысы юк. Бу — сезнең миннән йөз чөерүегез вә мине хан итеп танымавыгыз өчен тәңгәл җавап.
Ирләрнең күзләре акаешып чыкты, кайсы берсе як-ягына төкеренеп алды. Әмма Шаһгалигә каршы күтәрелеп бәрелүдән, барыбер, шөллиләр шул. Ә ул инде, әнә, җанын ашъяулыгы сыман ачып салган.
— Сез мине яратмадыгыз, әй, тәкәббер булып кыйландыгыз инде! Иллә мәгәр оныкларыгыз өчен дә ятлап калдырыгыз. Яхшымы-яманмы, мин сезнең берегезнең муенына да көчли-көчли тәре кидермәдем. Мине өченче вә актык мәртәбәсенә куып җибәрдегез. Хәзер, әйдә, урыс итеге астында чукыныгыз инде!..
Ахыры киләсе санда