Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫНУЛАРЫМ, ДИМӘК, СИҢА, МОСТАЙ, БАРЫП ҖИТӘ, ҖИТӘ, КҮРӘСЕҢ...

***
Җил дә тынган, каеннар да уйчан, —

Тирән тынлык төнге
Келәштә.
Тынлыктанмы, җире шундыйданмы,

Шигъри халәт туа йөрәктә.
Төн.
Келәш тын.
Киңәшәдер кебек
Җир белән күк
Нидер турында.
Йолдызларга гүя

Кызлар тавы
Әйтеп куя гәпнең соңында:
«Күктән, читтән килгән нәрсә түгел,

Җирдә туган һәр җан —
Җирнеке!
Бәс, күкнеке, Алланыкы түгел,

Мостайдагы кодрәт — минеке,
Җирнеке, илнеке!
Келәш, 1967


И Мостай
Такташсыз да калган юлларымда,

Җәлилсез дә калган елларда,

Бик күңелсез булыр иде миңа

Син булмасаң әгәр җырларда,

Син булмасаң...
Есенин да түгел... һәм башка да,

Туфан гына бары — мин,
Мостай. Киңәшчесе әмма йөрәгемнең,

Фурмановы гүя син, дускай, Син, Мостай!
Юлларыбыз бергә дә бит безнең,

Өйләребез аерым якларда...

«Яннарымда Мостай булса икән,

Сердәш булса...» — дигән чакларда.
Әйтерсең лә күңел дулкыннарым

Ирәмәлгә — башкорт
Парнасына —

Син яшәгән якка китәләр.
Китәләр дә, барып җитәләр дә

Хәлләремне гүя алар сиңа
Бәйнә-бәйнә бәян итәләр.
Менә шундый моңсу көннәремдә

Казаннарга килеп чыгасың да,

Аккош күлендәге ак каенга

Пегасыңны бәйләп куясың да,

Тик күршедән кергән кебек кенә,
Торагыма килеп керәсең...

Сагынуларым, димәк, сиңа,
Мостай, Барып җитә, җитә, күрәсең.
«Карыйк әле, күрик, — дигән сыман, —

Мостафасын безнең Туфанның»,

Тәрәзәмә үрелә каеннарым,
Болдырыма килә урманым:

Килгән өчен рәхмәт әйтер өчен,

Сәлам бирер өчен, туганым! —

Тәрәзәгә йөгерә каеннарым,

Болдырыма килә урманым...
Күрәм, Мостай, Яшәсәң дә һаман

Картаюны белмәс җан белән,

Иңнәреңдә авыр миссия шул,

Башкаеңа, энем,
Башкаеңа иртә чал кергән.
Нидер җитмәс, бик күп җитмәс иде,

Син булмасаң илдә, и дускай:

Бар булуың өчен рәхмәт сиңа,

Байлык булган өчен, и Мостай,

Байлык булган өчен.
1969

Гамзат ич — безнең Рәсүл
(Мостай Кәримнең илле яшьлек юбилеенда нәни шаяру)
Кыямәт көндә әгәр дә Кала алардан күңелдә
Якага ябышып Ходай: Шатлыклы эзләр генә.
«Син, — дисә, — җирдә чагында
Мостайда, теге табында,

Бәс, салыйк, сират күпердән
Хәрәмне... ниттең бугай!» —

Чыгарлык итеп кенә;
Арыслан дигән киекне
Әйтермен: «Хәзер Җирдәге
Тотарлык итеп кенә!
Шәригать бүтәнчә шул:

Тостлар бит алар асылда
Мөхәммәд түгел бит инде,

Хәерле дога гына;
Гамзат тик безнең Рәсүл!

Дудин да каршы түгелдер,

Мөгаен, моңа гына.
Ә безнең Рәсүл шәрабны

Хәрәмгә санамый бит;

Замана шундый кичәгә
Рәсүлең кушканны, Ходай,

Даталар бирә торсын,
Үтәми ярамый бит!»

Бердәнбер кичә түгел бу,

Меңнән бер кичә булсын!
Әйтермен: «Җирдә чагында
Салырга ярый иде, —

Гомернең, дусларым, мондый
Ул эшне Бәшир агай да

Кадерле кичәләре.
Хәләлгә саный иде.

Мең дә бер кичә икән ул —

Исләргә төшәр әле.
Кем салмый безнең табында,
Әйтегез колагына:

Дусларның шигъри табында
Безнең бу тостлар бары тик

Үткәргән гомерләре
Хәерле дога гына. Җырга әйләнер.

Сагындырып
Дусларның теле төбендә Төшкә дә керер әле...
Иң изге сүзләр генә.

1969
***
Чарчадык шактый, кунакта 

Тостларны әйтә-әйтә,

Инде вәт кайтып киләбез

Ял итә-итә-итә.
«Хәлләрең ничек?» — дисәң син,

Сер итеп кенә сөйлим:
«Деньги есть! В мягком гуляем!»

Кәеф шәп, Мостай, минем.
Кәеф шәп, Мостай, минем,

Нипочём кайгы миңа:

«Автоном татар» гулял бит

Казакъка — союзныйга.
Үтәбез, Мостай, бүген без

Азия — Урал чиген,

Яңгырап китте ничектер

Хәтердә синең шигырь...
1962