ПОЭМА БЕЛӘН ОЧРАШУ
Әдәбиятыбыз тарихына күз салсак, күрербез: татар әдәбиятыбыз поэма жанрын
беркайчан үги итмәде.
Кол Галинең безнең көннәргә кадәр килеп жңткән «Кыйссаи Йосыф» китабы хаклы
рәвештә поэзиябезнең чишмә башы булып санала. Ә инде Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьяр,
Акмулла, Габделҗаббар Кандалыйның гасыр кичкән поэмалары бүген дә рухи-мәдәни
кыйммәтләрен югалтмаган. Аларны укып, ифрат зур фәлсәфи тәэссорат һәм эстетик ләззәт
аласың.
Илдар Юзеев, Ренат Харис, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим,
Флёра Гыйззәтуллина поэмаларыннан соң (гафу, барысын да санап чыгу мөмкин түгел)
шигърияттә шактый вакыт тынлык, өзеклек урнашты шикелле. Юкса күңел яңа заманның яңа
поэмаларына бик тә сусаган иде.
Ниһаять, әдәбият сөючеләргә күләмле яңа әсәр белән танышу мөмкин булды. Сүзем —
Мөхәммәт Мирзаның «Казан утлары» журналында басылган (№6, 2015 ел) «Кысыр Гариф»
поэмасы турында.
Автор аны укучыга поэма-кыйсса дип тәкъдим итә. Хәлбуки, күләмен һәм
тормышыбызның сиксән ел чамасы сәхифәсен колачлауны күздә тотсак, жанры дөрес
билгеләнгән. Әйе, әсәрнең шигъри тукымасында гаҗәеп зур һәм масштаблы панорама ачыла:
колхоз тормышы, Бөек Ватан сугышы, ГУЛАГ һәм Совет армиясе хәлләре, аннары инде
нефтьле көннәр, баласыз гаиләнең тормыш-көнкүреше һәм бүгенге көннәр вазгыяте...
Боларны конкрет каһарманнар, аларның ачы һәм сикәлтәле язмышы аша поэма тикле
поэмага ничек итеп сыйдырмак кирәк! Кыскасы, әсәрдә мин романлык материал белән
очраштым. Шунлыктан аның жанрын шигъри роман дип билгеләгәндә дә бернинди
хилафлык булмас иде, мөгаен. Хәер, монысы авторның теләге вә ихтыярында. Чү! Бер урында
«келт» итеп искә төште: бездә шигъри роман язуның кызыклы бер үрнәге бар иде ләбаса.
Күренекле шагыйрь Салих Батталның «Чирмешән якларында» дигән күләмле әсәрен күпләр
хәтерлидер әле. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган,
драматик ситуацияләргә бай булган бу шигъри полотнода XX гасыр башындагы татар
авылының катлаулы тормышы, халык массаларының азатлык өчен көрәше тирәнтен
сурәтләнә.
Поэма кебек нәфис жанрда әсәр исеменең «кысыр» сүзе белән башлануы баштарак
ничектер сискәндереп куйган иде (шигъри сүз түгел, янәсе). Әмма, поэманы ахырынача укып
чыкканнан соң, әлеге сискәнү юкка чыга. Әсәрнең төп герое — сугыштан соңгы елларда
«уйнаштан туган» Гариф. Аның яшәгән (әгәр шулай әйтергә яраса) дәвере салкын сугыш
чорында үтә. Нәкъ шул сәбәпле ул гаилә корып та баласыз гомер кичерә. Бер кешенең
фаҗигасе бу. Бер тамчы чыкта күкнең яртысы диярлек чагылган кебек, Гариф язмышында —
күпләрнең, шул исәптән ил фаҗигасе дә ярылып ята түгелмени? Салкын сугыш, ашкынып
кораллану ни-нәрсәгә китерде? Димәк, әсәрнең исеме аклана, ул эчтәлекне тулаем ачыклауга-
йомгаклауга хезмәт итә, дигән фикергә киләсең.
Поэма башындагы кереш сүз укучыны әсәрнең фабуласына, вакыйгаларның нинди
яссылыкта барачагына әзерли. Автор төп лейтмотивны белдерә һәм геройларның реаль
кешеләр икәнлеген ассызыклый: «Салкын сугышның әлегәчә туктаганы юк. Аның
корбаннарын тулаем әйтеп бирә алучы да булмас... Ул корбаннар арасында минем
якташларым, якыннарым да бар...»
Әсәр буеннан-буена бишьюллыклар челтәренә корылган. Моның үрнәкләрен узган
гасырның алтмышынчы елларында Хәсән Туфан, аннары Зөлфәт иҗатында күпмедер
очраткан бар иде. Күләмле поэмада бишьюллыклар дисбесен ахыргача «өстерәп» бару авторга
җиңел бирелмәгәндер. Без бит шигърияттә дүртьюллыкларга тәмам ияләнгән кешеләр.
(Музыка өлкәсенә якын бер кеше буларак әйтим, шигырьдәге бишьюллыклар миңа нота
язмаларындагы биш сызыклы нота баскычларын хәтерләтә.) М.Мирза үзенең язганнарында,
кайбер рифмада «аксап» китүләрне исәпкә алмаганда, бишьюллыклар лабиринтын уңышлы
ерып чыккан. Бер җөмлә белән әйткәндә, әсәрнең эчтәлеге дә, геройлар да, теле-өслүбе дә
халыкчан.
Бишьюллыклар димәктән, төрки әдәбиятта моның традициясе ерактан килә. (Мин әлеге
темага тирән кереп тормыйм, галимнәр һәм әдәби тәнкыйтьчеләр тарафыннан бу хакта күп
язылды.) Шунысын әйтә алам, Мирзаның бишьюллыклары һәм газәлләре яңача, заманча,
ПОЭМА БЕЛӘН ОЧРАШУ
139
сәнгатьчә фикерләве белән үзенә җәлеп итә. Әлеге яңа шигъри жанрларны үзләштерү һәм
баетуның үрнәкләрен ул «Адәм баласы» (2009) һәм башка тупламаларында тәкъдим иткән
иде инде. Шушы жанрга тугрылыгын раслап, яңа китапларының берсенә хәтта «Биш юлым —
биш гөлем» дигән шигъри исем дә биргән. Бу мәҗмуганы дини-дөньяви лирик шигырьләр
бәйләме дип тә атарга мөмкин. Ислам дине тәгълимате аша, Коръән Кәрим ярдәмендә авыр
заманыбызның гаять четерекле, актуаль һәм кешелекле мотивларын шигъри телдә әйтеп-
сурәтләп биргән. Китаптан бер үрнәк китерү белән чикләнәм:
Бәхет — дәүләт милке,
Бәхет — Ходай ирке...
Адәм баласының
Дәүләтсезлеге нәкъ Бәхетсезлек инде.
Поэманың структурасы күләмле симфония кебек, ягъни эчке төзелеше өч бүлектән тора.
Беренчесе — сугыштан исән кайткан фронтовик солдатлар һәм колхозның михнәтле
тормышы. Икенчесе — гап-гади бер гражданин-солдатның армия хезмәте, анда төзәлмәс
чиргә дучар булуы. Өченчесе... җан тетрәткеч финал.
Әлеге сәхифәләрнең барысы да яңача фикер йөртү, сәнгатьчә тел-сурәтләү, дәлилле һәм
гыйбрәтле вакыйгалар, шигъри детальләр аша яктыртыла.
Поэманың башында ук диярлек «уйнаштан туган» дигән ачы гыйбарә... кинәт күзгә
бәрелә. Бактың исә, бу — кыйссаның геройларына һәм эчтәлегенә тулаем кагыла торган
лейтмотивларның берсе икән! Ягъни «дөньяга мәҗбүри килеп, ләгънәтле каргыш ашаган»
буыннар турында... Тәгәри йомгак булып барачак әнә шушы мотивны автор бер строфага
«дыңгычлап» тутырган да куйган:
Толлар зарыгып көтсә дә,
Кайтмады көткәннәре, Кайсылары, өмет өзеп, Галәфиле Гайниләрне
Кунарга керткәләде.
Укучы, уйнаштан туган Гариф атлы малай белән танышып өлгергәнче, иң әүвәле аның
атасы образына юлыга.
Гайни солдат — ветсанитар, үз эшенең остасы, җиде авылны берләштергән колхозның
ышанычлы тоткасы. Ул «касторка» маен (шәп деталь!) сөрткән саен, һәр авылда күп очракта
малайлар үрчеп тора. Үсәләр, уфалла арбасына, колхоз тәртәсенә җигеләләр. «Тәртә сынса
сына, сынмый Адәм баласы!» Ә син кара бу солдат Гайнине: үзе бар иткән малайларның хет
бер тапкыр башыннан сыйпап узарга да вакыты юк аның! Ә колхоз дигәнең хәтәр бер нәрсә
икән:
Калхузлар — күмәк коллыкның Кот чыгарлык үрнәге...
Бу бәяләмәне шаккатып-гаҗәпләнеп укыйсын. Укыган саен, безгә көчләп тагылган,
җитмеш ел буе безнен — һәр шәхеснен, һәр милләтнен рухи мөстәкыйльлеген изгән
коммунистик идеологиянен үзенен бер уйнашчы булуы, ул идеологиянен киләчәге өметсез
«кысыр» булуына ишарә. Ишарә генә түгел, чын-чынлап раслау булып килеп баса. Элгәре бер
дә колак ишетмәгән, ак кәгазьгә язылган сүзләр түгел бит бу. Элекме, элек булсамы?.. Монын
өчен, һичшиксез, теләсә кемнен башы «себер» китәр иде. Үзгәртеп кору җилләре, ни әйтсән дә,
сүз иреге бирде безгә — моны танырга кирәк.
Әлеге «фетнә» фикер алга таба тагын да ныграк үстерелә. Кемнендер кайнар баштан
әйтелгән сүзләренә игътибар итик:
Хакыйкатьтә калхуз үзе
Тома ятим туган икән Дәүләтнең уйнашыннан...
Кем авызыннан әйтелсә дә, бу инде җәмгыятьнен хаталарын ачып салган яна сүз! Яшерен-
батырын түгел ич, заманында колхозга керергә теләмәүчеләр яисә аны ачыктан-ачык
тәнкыйтьләүчеләр өстә дә, халык катламында да булган ул елларда. Поэма дөреслекне яклау-
хаклау эзеннән бара...
РАШАТ НИЗАМИ
140
Икенче бүлектә тагын да гыйбрәтле хәлләр манзарасы ачыла.
Хезмәт көне — сынар «таяк». «Бригадир сызган таяк өч йөз алтмышка тулсын» дип, биш
ел буе колхоз малларын көтә Гариф. Бәдәне ныгып, унтугызы тулгач, армиягә алалар аны.
Күрше кызы Нәфисә, вәгъдә төсе итеп, таслап төрелгән чиккән кулъяулык биреп озата...
Сюжет спирале үз күчәренә һаман саен ныграк чорнала, урала бара. Әйе, сюжетка,
вакыйгалар үсешенә корылган кыйсса бу. Хәтерлик әле, берзаман сюжетлы поэмалар язу
ничектер модадан төшеп калган иде. Евгений Евтушенконын фәлсәфи уй-фикер сюжетына
корылган поэмаларыннан сон бездә дә «кусоклап» язылган поэма үрнәкләре иҗат ителде.
(Сүз уңаеннан, мин үзем дә шундый характердагы ике поэма яздым.)
Кайтып төшик Совет армиясе хәлләренә... Безнен солдат Гарифҗан күз күрмәгән, колак
ишетмәгән ераак җирләргә барып эләгә. Ул утырган кораб ун көннән сон бозлы ярга килеп
туктый. Автор, бу кыйтганын географик атамасын әйтеп тормый, «мәнгелек төн иле» дигән
серле-саллы сүзләр рәвешендә тамгалау белән чикләнә. Хәлбуки, белеме вә мәгълүматы
булган кеше монын Төньяк Себер ягына урнашкан Яна Җир утравы икәнен чамаларга
тиештер...
Киноларда хәзер еш кына күрсәтелә торган аклы-каралы өшеткеч күренешкә тин юллар
мондагы хәлләрнен хәтәрлеген бик ачык күз алдына китереп бастыра:
Уран шахтасы авызы,
Төпсез кара чоңгыл кебек,
Бөтереп ала үзенә, —
Кәйлә, көрәкләрен тотып, Меңләп мәхбүс китә кереп.
Боларнын ГУЛАГ тоткыннары икәнлеген чамалау бер дә кыен түгел.
Кош та очмаган, үлән дә үсмәгән менә шушы кыргый-карангы кинлекләрдә үтәчәк инде
Гарифҗаннын да өч еллык гомере. Кем булып? Юк, тоткын түгел, киресенчә, винтовка тотып,
рухи кыйналган мәхбүсләрне саклый ул. Конвойчылар сафында, ягъни.
Урал, Себер — алтын базы, Донбасс, Кузбасс — күмер базы...
Ходай бу зу-ур илгә бай казылмаларын кызганмаган икән шул! Бушка хезмәт итүче эшче
куллар да җитәрлек. Егерме елдан сон менә-менә, һичшиксез, килеп җитәчәк коммунизм —
кул сузымында гына...
Болар — «медаль»нең бер ягы. Икенче ягында — кимсетелгән, физик һәм рухи яктан
имгәтелгән кеше язмышлары...
Бик тә гыйбрәтле бер деталь безгә күп нәрсәне ачып бирә. Бактың исә, биредә бозлы
күкерт ташларын актаручы бер мең мәхбүсне (!) биш йөз солдат саклап, барлап тора икән...
Шулай шул: ике кешене бер солдат саклап тормаса, бу зур илдә тәртип урнаштыру, империяне
саклап калу «едва ли?..»
Ә уран шахталарында нурланыш үзенең кара эшен эшли: кешеләр дистәләп- дистәләп
кырыла. Гариф солдат моргта санитар да, кочегар да була: крематорийда мәхбүсләрнең корып
кипкән җәсәдләрен яндыруда да катнаша... Мәхбүсләр бер хәл, әмма уран зәхмәте
конвойларны да аяп тормый икән шул: Гариф армия хезмәтеннән саулыгын, барыннан да
бигрәк ирлеген югалтып кайта...
23 яшьлек Гарифҗан 50 яшьлек кыяфәттә кайтып төшә. Әнкәсе һәм килен Нәфисә аны
бурсык мае, пеше солы белән көчкә үлемнән йолып калалар.
Гарифның тагын да зуррак бәхетсезлеге — баласызлык, нәсел җебе өзелү. Нәфисәсе белән
утыз ел яшәп тә, бәби табарга, сабыйларын назлап-үбеп үстерергә насыйп булмый аларга. Төн
илендәге афәт нурының яшәү тамырын көйдергәне әнә шулай гомер азагына кадәр дәвам итә,
эзәрлекли, камчылый, изә, сыкрата аны.
Өченче бүлек — финал.
Ил кодрәте өчен кысыр Гарифлар да кирәк булган. Ә инде «кырык ел сер сакларга» дип
имза салган Гарифҗанның гомере үлем йолдызлыгы белән төгәлләнә...
Әлеге эпик әсәр аерым шәхесләрнең үзара каршылыклы мөнәсәбәтләрен, бигрәк тә шәхес
һәм җәмгыять арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне бик тирәннән, психологик
киеренкелек белән ачып күрсәтә. Мәңгелек тема булган гуманлылык һәм явызлык көрәше бер
ятимнең яшәү өчен көрәше аша ачыла. Сугыш ятимнәре бөтен илләре белән кабат салкын
ПОЭМА БЕЛӘН ОЧРАШУ
141
сугыш кырына озатыла. Салкын сугыш — кораллану, коралың булса гына, кабат сугыш
булмаячак дигән идеянең кысыр идея икәнлеген ачып күрсәтүе — авторның иң югары
максаты, минемчә. Бу яңа тема, яңа идеяме? Түгел дә, әйе дә... Хиросима, Корея, Вьетнам
сугышлары, Африка, Куба, Карип диңгезе каршылыклары салкын сугышта «ирешелгәннәрне»
барлау булды. Бу хакта дөнья әдипләре чаң сукмады түгел... Инде «салкын сугыш чоры бетте»
дигән ялган чор булды да, өр-яңадан салкын сугыш чоры башланды. Бу инде салкын гына
булмас ахры... Кораллар космоска күчте. Ракеталарның болытлар артыннан, йолдызлардан
торып ора торганнары кулланылыр әлеге сугышта... Сугыш континентлар ара, галәмнәр ара
булырга мөмкин. Бу — кешелеккә каршы иң явыз идея. Кешелекне кысыр итү, юк итү идеясе.
Әлеге поэманы язып, Мөхәммәт Мирза яңа гасырда беренчеләрдән булып кешелекне сак
булырга чакыра.
Поэма гел киеренке төсләрдән тора икән дип расларга ашыкмыйк. Шагыйрь үз
симфониясендә зур осталык белән лирик күренешләрне сурәтләүгә ирешкән: Агыйдел
ярындагы яздан көзгә кадәрле җәйләү, табигатьнең матурлыгы, кешенең табигать баласы
булуы, аның табигать белән гармониядә яшәү зарурлыгы... Табигатьтә — алгарыш, яңарыш.
Табигатьтә кысырлык булмый, була алмый.
Поэмадагы мәхәббәт өслүбе дә үзенчәлекле. Анда традицион «өчпочмак» юк та кебек.
Гарифның әнисе белән сугышның беренче көнендә — Сабантуй көнендә вәгъдәләшкән, шул
көндә үк фронтка китеп, хәбәрсез югалган егетнең фаҗигасен укучы тыныч кына кабул
итмәгәндер. Гариф белән Нәфисәнең, ике сугыш соңы ятименең, үксезенең бер-берсенә саф-
чиста хисләренә, вәгъдә-тугрылык көченә кабат-кабат сокланасың. Болар һич тә уйлап
чыгарылган түгел, үзебез яшәгән чорның, үзебез белән янәшәдә гомер иткән меңнәрчә
милләттәшләребезнең язмышлары бит.
Кимчелекләр юкмыни поэмада, дигән сорау туарга мөмкин. Мин аларны махсус
эзләмәдем. Кабат-кабат укыганнан соң, кайбер теләкләрем, тәнкыйть фикерләрем дә оешты,
билгеле. Аларны авторга җиткерү шулай ук мәслихәт эш дип саныйм.
Бу җәһәттән сүзнең башын киңәш-уңаш рәвешендәге бер теләк белән башлыйсым килә.
Өч бүлек, дидек. Миңа калса, аларның һәркайсына исем кушылган булса, җәелеп аккан
поэманың офыклары, эчтәлеге һәм сверхмаксаты җетерәк, тулырак ачылыр иде шикелле.
Поэмада шундый бер сәерлек күрдем мин: Гариф солдат мәхбүсләрнең мәетләрен
яндыруда катнаша, дидек. Ай-Һай, урманда утын кисү яисә истәлекле учак ягу кебек гади бер
эш түгел бит бу! Гомерләре сызып узганнарның көл-корымын үз күзләре белән күргән
егетнең гаделсез үлемгә, өстәгеләр сәясәтенә, илдә барган фаҗигаи хәлләргә карата
мөнәсәбәтен — ни нәфрәтен, ни протестын күрмәдек. Әйтерсең, ул — битараф, кушканны
үтәүче бер робот шикеллерәк килеп чыга! Чү, мин ялгышмадым бугай. Чыннан да,
казармадагы илдә яшәп, дөньяның күп нәрсәләреннән бихәбәр солдат нәкъ менә робот
хәлендәге бер кеше (курчак) сыман күз алдына килеп баса. Солдатның теләсә кайсы фәрманга
«Есть!» дип җавап бирү хокукы гына бар шул.
Ул — кушканны үтәүче роботтан бер дә ким түгел. Каршы килсәң, сине әллә нинди әшәке
ысуллар белән сындырачаклар, изәчәкләр... Минемчә, армия хәлләрен («дедовщина»ны да
истә тотып), андагы гаделсез, тупас вазгыятьне тасвирлауда зур яңалык, табыш бу.
Менә шуларны уйлаганнан соң, «Гариф солдат нигә көрәшче түгел?» дигән сорауны
куйсак, бу сөаль урынсыз кебек тоелыр иде, мөгаен.
Гарифны көрәшче сыйфатыннан тулаем мәхрүм итеп булмый. Ул — сугыш ятиме буларак,
бала чагыннан алып (колхоз михнәте) Һәм гомеренең соңгы елларына кадәр (төзәлмәс чир)
«мин яшим» дип, «мин исән» дип тырыша-тырмаша, бөтен авырлыкларны күкрәге, җан көче
белән ера-ера көрәште түгелме? Бу көрәштә Һәр җәрәхәт тәннән җанга, бәгырьгә күчмәдеме?
Ул «сынды», ди автор. Әмма ул көрәшеп сынды түгелме?
Һәр кешенең яшәү хокукы бар. Аны беркем дә чикләргә тиеш түгел. Гариф яшәү өчен
көрәшә. Ул — аның АллаҺы биргән әҗере... Әлеге үтә мөһим мәсьәләдә автор берәүне дә
ачыктан-ачык гаепләми һәм хөкем карары чыгармый кебек. Ләкин поэманың эчтәлегеннән,
логик сөрешеннән җәмгыятьнең яшәеш кануннарына, буйсынучан халыкка, ялган
демократия һәм эреле-ваклы диктаторларга зур «гаеп» ташлана: кешеләр, сез нишлисез, кая
таба барасыз?!. Бу — набат! Ул кайтаваз булып тагын да яңгырар әле.. Яңгырарга тиеш...
Тагын нәрсә?
Поэманың азагы:
РАШАТ НИЗАМИ
142
Җавабым күпкә соңарды,
Укучысы булыр микән? —
дигән икеюллык белән тәмамлана. Масштаблы зур илдә барган катлы-катлы вакыйгаларны
үз эченә алган күләмле әсәрнең әнә шулай йомшак кына, гадәти генә тәмамлануы белән күңел
килешми. Колачлы симфонияләрдәге кебек, биредә дә «аккорд»ның аягүрә бастырырлык
сүзләр Һәм аҺәң белән тәмамлануы поэманың эчтәлегеннән үк сорала.
«Укучысы табылырмы?» дип тә хафаланасы юк. Поэманың темасы, актуальлеге,
геройларның сикәлтәле язмышы, илкүләм фаҗигаләр, коллык кебек глобаль мәсьәләне
күтәргән бу поэманы яшь буыннарга да кат-кат укырга кирәктер дип саныйм.
Күрми яисә укымый калганнар булса (интернет заманы!) — укыгыз, поэма сезне,
Һичшиксез, җәлеп итәчәк, фәлсәфи уйлануларга этәрәчәк.