Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛАҺИЛЫК ВӘ ДАҺИЛЫК

 

ШИГЪРИ ДАСТАН

Күренекле татар галиме һәм әдибе Гали Рәхимгә багышлана

  1. Гыйлем елы — кояш елы быел...

Ватаныбыз елъязмасында Һичкайчан даны тоныкланмый торган,

киләчәк буыннар хәтерендә мәңгегә сакланачак тарихи вакыйгалар байтак.

Җиңү көне ата-бабаларыбыз шөһрәтен тагын да арттырды, милли горурлык

һәм чиксез рәхмәт хисләре, йөрәк әрнүе һәм мәңгелек хәтер символына әйләнде.

Татарстанның ул һәм кызлары — туган илебезне фашизмнан азат итү өчен гомерен

корбан итүчеләрнең тиңдәшсез батырлыкларын бәйрәм көнендә олы хөрмәт белән искә алабыз.

Фронтта һәм тылда каһарманнарча, фидакарьлек һәм ныклык белән, үзегезне аямыйча көрәшүегез беркайчан да онытылмаячак!

Ихтирам белән, Р.Н.Миңнеханов (Ватандашларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлау хатларыннан.)

Рәхмәтлегә мең рәхмәтем төшсен!

...Аяз күкле ай тарагы белән

Үзем тарих ялын тарап торам,

Ихтирамлы ихлас Миңнеханга: —

Рәхмәт, Илбашыбыз! — дияр өчен,

Аркасыннан бәпләп сөяр өчен,

Кояш чыгышына карап торам.

Безнең өчен Кояшка тиң бит ул

Падишаһлар язган котлы хатлар.

Ихлас сүздән тоныклана хәтта

Кояштагы күләгәле таплар.

Күләгәсез, бер кайгысыз гына

Узмый берәүнең дә гомер юлы.

Сугыш чыккан көннәрдә мин сабый идем,

Хәзер инде кояшланган сугыш толы.

Сугышның мин ач-ялангач ятимәсе,

Туган илдән тибелгәне, сөрелгәне...

Газиз әткәм яулап алган җиңүләргә

Ап-ак чәчле кылган булып сибелгәне.

Аяк сөртеп, таптап изеп үтсәләр дә,

Кылган аһын берәүгә дә мин ачмадым.

Адашканда, кешеләрдән юл сораштым,

Бер тапкыр да ләкин хәер сорашмадым.

Соранмаган, теләнмәгәнгәме, —

Миңа бушлай берни бирмәделәр:

«Тумышыңа яраклаша белмәс

Үксез бозау — Син!!!» — дип тиргәделәр.

Ә үзләре, туган көннәр ясап,

Һәр ел саен шатлык бүлештеләр:

Мин җөйләгән күлмәкләрен котлап

Кочаклашып кат-кат үбештеләр.

***

...Әйе ...Бозау!!! Болын бозавы мин!

Утлыйм җирдән яшел чирәм кыркып.

Өемә дә кайтмый йөрим менә,

Ирем белән үбешүдән куркып.

Куркып йөрим һәрбер эчүчедән:

Шигыремне мактап акча сорар

Әйләнәмнән янә бер урар да

Сөйгәнемне бәхетлегә юрар:

Бер булса да, бир, кулыңны үбим,

Син бик мәрхәмәтле хатын... — дияр...

Мәрхәмәтлелегем чын булса да,

Оялудан дөнья башын ияр.

Һәм чәрелтәр заман фахишәсе:

Төкерегез шуның дөньясына!!!

Дөнья тулып ятим үрчегәндә,

Бу төкерек җитмәс кем башына.

Кемнән күреп, кем азынмас тагын

Әзер яз шатлыгы даулап бездән?

Мин ятимнәр токымыннан, әйе...

Һәм төшенәм моны һәрбер сүздән.

Һәрнәрсәгә мин куркынып карыйм,

Сөеп карау миңа ярамаган.

Шагыйрьләрне язмыш тумыштан ук

Ярамаулар белән яралаган.

2. Җир йөзенә кояш көн дә чыга

Язгы көнгә карап булмый туры:

үзне чагылдыра кояш нуры.

Ирек җырын йота металл җыры.:

Илдә гигант төзелешләр чоры!

Гыйлем елы, быел җиңү елы:

Ачыш көткән омтылышлар олы!..

Зурлык, олылыкка өнди чорны

Таңда томшык кайрар фән былбылы.

Фән былбылы — илнең гали улы

Яла афәтенә эзли дәва,

Ничә гасыр шул дәвага сусап,

Күзләренә аның гавам бага.

Бага аңа изге Кол Шәрифләр

Канда бакыйлашкан утлар аша.

Шушы утлар кылкаләмдә тибрәп,

Гыйльми чиксезлеккә юллар ача.

Күз күреме җетеләнсен өчен,

Галим гыйлем белән терәкләнә.

Гыйлемленең һәрбер хәрәкәте

Кояш калфагында сурәтләнә.

Шуңа күрә тоткарланып калмый,

Җир йөзенә кояш көн дә чыга:

Бер-берегезгә терәк булыгыз!.. — дип, —

Хозурланып икмәк урыгыз!.. — дип,

Халыкка ул ай урагын суза.

Кояш төсле сабый бала суза,

Мәхәббәтең сиңа чиксезлектән...

Сыкрый галим: сабый чагыннан ук

Без көтәсе дөнья ник өзлеккән?!

Мәрхәмәтле, уңган җир хуҗасын

Яла ягып ник чор кыерлаган?

Илнең буразнага түккән тирен

Җир шарымы әллә сыйдырмаган?

Гыйльми гавам юлыкканмы әллә

Үрә каткан ташлык гасырына? —

Чал гасырлар хәерхаһлык даулап

Муеннарга безнең асылына.

Асылына көнләп кан-дошманың

Бер гөнаһсыз сөю назларыңнан.

Бу назларны тәрбияләр өчен,

Тел фәнендә азмы казганылган?!

Бу әрнешле, үкенечле хисләр —

Безнең бакыйлашкан сөргендәшләр! —

Алар инде безнең тел нужасын

Каурый-канатларга иңдермәсләр.

Тармак-тармак тарих сабаклары

Ирек бирмәс илгә тынычларга...

Без хәзер дә япан-кырга чыксак,

Абынабыз тутык кылычларга.

Чагылабыз кәлтә, еланнардан,

Хөсетледән,Сатлык,

Ялагайдан.

«Сукыр тәкә» кочып гөрли, әнә,

Ялагайлар ачкан яңа мәйдан!

Шагыйрьләргә гыйлем мөнбәреннән

Күкрәк кагып сөйли «укымышлы»:

Хәзер илдә иң почётлы уен —

«Сукыр тәкә» белән «Күз йомышлы!»

Сукыр суфи кояшка күз салмый,

Дөнья йөген иңгә йөкләп алмый.

Гасырларга йомгак ясаганда,

Ул бары тик «суфлёр» гына яллый.

Сугыш чорларында бу уенны

Без дә бик яратып уйный идек,

«Хәрам уен» качкыннарын тотсак,

Сугыш туктар диеп уйлый идек.

Без кичергән сугыш туктады ул —

Үргә сузып кояш ызаннарын.

Тик мин хәтерләмим берәүнең дә:

«Һай, ятим!» — дип мине кызганганын.

Үги әнием дә — сугыш толы!

«Балам...» — дип, ул безгә эндәшмәде.

Кояш елы белән саный калсак,

Димәк, ятимә мин мең яшьтәге.

Сугыш турындагы шигырьләрнең

Берәүгә дә, димәк, кирәге юк.

Әткәм печән чапкан аланнарның чия,

бөрлегәне, җиләге юк!

Йөгерә-йөгерә илдә җиләк җыйган

Мусалар да, димәк, онытылган?!

Гыльми нур чәчүче шигърияткә

Буйдан-буйга «юклык» моңы тулган.

Ләкин әле минем әткәм җиккән

Тимеркүкләр, Көрәнкүкләр исән!

Алар мине таныр, бер Илаһка

Шөкер укып үрдән башым исәм.

...Елъязмалар, әйе, тоныкланмый,

Ачсаң исәннәрнең хәтер күзен...

Хистә-кыякланды, тоякланды

Хәтерсезгә минем әйтер сүзем.

Әле дә минем канда кайнап әрни

Дәвамнары Ватан сугышының...

Шигърияткә йөрәк каным түгеп,

Кынын эзлим мин җыр кылычымның.

Шул тиклем дә ардым, йончыдым мин

Язып үз-үземне җәзалаудан,

Тирән картлыгымнан файдаланып,

Уттан-утка салган казалардан.

Казаланып, гел сызланып яшәү

Оят та кебек... Инде куркыныч та...

Тынычланыр идем,

шигърияттә Лаек хуҗа тапсам шул «кылычка».

 

                    Халкыбызны» гали улы

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар филологиясе,

тарихы, сәнгатендә бай мирас калдырган мәшһүр галим Гали Рәхимне, иҗатын һәм

фәнни эшчәнлеген югары бәяләп, искә алу мәрәсиме булды. Бу чара галимнең рәссам

Айдар Хисамов эшләгән яңа портретын тәкъдим итүгә бәйле рәвештә узды.

Бертуган рәссамнар Айдар һәм Нияз Хисамовларның иҗаты институт галимнәренә яхшы таныш.

Алар татар халкының мәшһүр шәхесләрен үз иҗатларында әледән-әле җанландырып тора.

Гали Рәхим портреты да шушы галереяне тагын бер шәхескә баетты.

Илсөяр Закирова, филология фәннәре докторы

  1. Татар — гали халык, галим халык

                                Сугарылу

...Кылычлардан үткен, кылдан нечкә

Меңәрләгән гамь сираты сузып,

Меңъеллыклар чиксезлеген узып,

Гыйльми гавам галәми моң гизә.

Милли сабырлыкта моң сугарып,

Күк йөзендә яралы ай йөзә.

Көне-төне бер ялгыз эт шыңшый

Кисеп аударылган манарада...

Ялгызлык ул шыңшып, үксеп үрчи,

Эт кыяфәтендә ярала да,

Ә замана көн дә бәйрәм итә,

«Эт сөяккә барган» көйне көйләп.

...Шушы көйме, сугыш батырына

Җиңү көнне теләнәчәк теләк?!

Шушы көйме, илне сөрген сөргән

Зинданчының «сөйкем сөятмәге?!»

...Эт котырса, колны чәйнәп ата

Идел ярларында аунап ята

Эттән калган адәм сөякләре.

Шул ук ярдан кайта җиңү язы,

Тукай язы белән култыклашып...

Назлы яз шатлыгы беркайчан да

Йөрми иңбашына мылтык асып.

Әмма татар халкын бу йола да

Коткаралмый яла бәласеннән...

— Шул хаклыкка бәя отты Гали

Рәсеменә баккан мәрәсимнән

. Айдар иҗат иткән ай сукмагы

Күтәрелде өскә, югарыга!

Шушы югарылык исәп салды

Бүген минем хәтер диварыма.

Элдем шунда аның портретын,

Ак чалмалы алтын кадак кагып,

Ирек вәгъдә иткән хакыйкатьнең

Иң тотрыклы умырткасын табып.

                                     ***

...Сөяк сәясәтен алга сөреп,

Тапкан урталыгың читләп йөреп,

Тәре үбеп хыянәткә керсәң,

Көтәр көнең караңгылык баса.

Кайберәүләр көн күрүдән өркеп,

Коточыргыч ят йолага беркеп,

Шул караңгылыкка кереп кача.

Сукырая, чукраклана шундук,

Оныта нәсел-затын, Илаһ хакын —

Сыендырып назлы кочагына

Кан-дошманын, илнең җиде ятын.

Ә җиде ят егып көчли сине,

Басынкыга салып бар тапканың.

Көткән дөньяң эчтән шәмдәй сыза,

Бармак белән басканга да сына,

Умырткасы зәгыйфь, тар арканың.

Иң элгәре шулай эчкә үтеп,

Гыйльмияткә, хискә һөҗүм итеп,

Үч кайтара тарих хыянәте. .

..Динле, тәһарәтле ак өммәткә

Каян килгән соң ул...

Каян килгән

Мондый хыянәтләр кыямәте?

Эт өстереп үзен талаттырган,

Теле белән канын ялаттырган,

Бар иреген көчләп тарайттырган

Басымчакны татар яратканмы?

Ятамы ул әллә умырткасын

Һаман бер якка да боралмыйча,

Хурлык ятагыннан торалмыйча?.

. Ник соң үрсәләнә минем халкым,

Рухи тарлавыктан чыгалмыйча?!

Нигә илнең мәшһүр галименә

Олау-олау яла өйгәннәр?.

. Галим генәме соң?..

Ул иң затлы Рәхим атлы гали пәйгамбәр!

Ул зәвыклы, сабыр, мәртәбәле,

Мал-мөлкәтле тырыш токымнан.

Гомере зинданнарда йотылганда,

Хәләл мөлкәт утка тотылган.

Пәйгамбәрлек дәрәҗәсен исә

Көн дә җиргә салып таптаганнар:

... Ярый әле үзен атмаганнар,

Кыйнап сынау өчен саклаганнар...

  1. Җан ачысы

...Таң сызыла...

Сызылып аткан таңдай

Талгын гына яктырыла хәтер.

Казан урамнарын урап үтсәң,

Гасырларга гавам гамен түксәң,

Гасыр сакчылары ни дип әйтер?

                                                ***

...Телсез, өнсез, денсез ул сакчылар

Берни әйтә алмый ачыктан...

Чөнки залим ата алардан да

Гасыр буе мәет ташыткан.

Илнең гомер гөле, гыйлем гөле

Шытып чыккан шәйгә йолкынган.

Өр-яңадан кан хәвефе аңкый

Коллык ачкан шәхес культыннан.

Җанга курку салган һәр очкыннан

Күтәрелә тарих сөреме.

...Иңри галимнәрнең җан ачысы:

Тереме син, Вөҗдан,

үлеме?!

Кая китте безнең гыйльми шөһрәт?..

Мәртәбәле, данлы исемнәр?..

Сугыш ача Рухка

исемнәрен Фәннән сызып аткан җисемнәр.

Сугыш ача тәкать җуйган сөю:

Сүзнең нахагыннан, хагыннан...

Мәхәббәт тә, шигърият тә, әнә,

Кара пәрәнҗәсен ябынган...

                                  * **

Гыйльми нурга төбәлгән күз күрә:

Кяфер айга хәтәр тозак үрә.

Кем язса да, шул тозакка каба

Фәнгә ялганасы шигъри сүрә.

Бүгенгәчә күренми дә кебек

Бу афәттән илнең чыгар юлы..

. Тәреленең барлык гөнаһ-шомлыкларын

Каплап тора базар чыбылдыгы.

...Вөҗдан ярасында базар басып,

Рухи кыйммәт белән сатулашып,

Тулган айга туры юл отканнар сугыш,

сөрген,яла сәясәтен

Онытканнар инде... онытканнар.

Шагыйрьләрнең хәерчелеге дә

Алыпсатар өчен хурлык, көлке!..

...Шигърият ул — гыйльмиятнең күрке,

Түгел хакын җуйган базар милке.

Алда торган күрәчәккә күкрәк терәп,

Чор офыгын галим һәрчак түрдән ача.

Уйлы башын уйландырып, сызландырып,

Язларга ул чәчәк ташый үрләр аша.

Яз җырыннан гөл ясый ул,

тел ясый ул,

Каурый-канат ясый очар лачыннарга.

Кирәк булса, пар атларын җигеп бирә

Яз аенда кыз ярәшкән асыл ярга.

Тукай моңын чор моңына тиңләштерә

Пар атларга көмеш йөгән кидертүче.

Шигъри тояк таушы белән сугарылып,

Ил өстендә тибри ГЭСлар гөрелтесе.

Яңгырап тора боерыкларның иләмсезе:

Олауларга!!!

Олауларга!!!

Олауларга!!!

Галимнәрне көрәштәш һәм үрдәш күреп,

Тел озайткан шагыйрьләрне богауларга!!!

***

...Ул чордагы богау зынҗырыннан

хәтта

Кубарылган, диләр, кара гүрдәгеләр!

Зиндан кичеп дәррәү гүргә кергәннәрне

Сугыш беткәч гаепләде түрдәгеләр.

Сугыш чоры, зиндан чоры ил түренә

Шагыйрен дә, галимен дә сыйдырмады.

Иман шартын, вөҗдан шартын төгәл үтәп,

Берәүнең дә җеназасын җыйдырмады.

Сабырлыгын исбат итәр өчен, татар

Идел өсләренә күпер булып ятты.

Кыйбла уйган ирегенә дәвам көтеп,

Шигъриятле галәм күзләренә бакты.

  1. Вәхшилек

Ә гасырлар төптән набат суга һаман:

— Камышландык кара кайгыдан! — дип, —

Илдә коллык ачкан явыз Иван

Әҗәл хастасыннан айныган! — дип...

...Бу кайгыны инкарь итеп булмый:

Тарих сүзе — тере күзәнәк!..

Чынбарлыктан беребез тайпылса да,

Тарихчыга ява йөз әләк...

Бу камышлар, бу сагышлар Илнең

Нәр күзәнәгендә чайкаладыр.

Чайпалышлы дәрьялардан хисап алсаң,

Шәһри Казан күз-яшьләргә бай каладыр.

Бай каладыр шагыйрьләргә, галимнәргә,

Таш диварлы биек гыйлем йортларына.

...Кем җаваплы бүген шул йортларның,

Ничә еллар буе эчтән тынып,

Тере тәмуг уты йотканына?!

***

...Бу тәмугка кяфер иҗат иткән

Вәхшилекнең бөтен төре сыйган.

Ирек даулап бәргәләнә шунда

Көчләп чукындырган вәгъдә — иман.

Яный шуннан яла сәясәте,

Галәм түбәсеннән дарлар асып:

«Татар — кара,

надан, яман,

ялкау,

Игелексез...» — дигән гайбәт ташып.

Дүрт-биш гасыр буе бинахактан

Бәгырьләргә төшкән шушы гайбәт

Туксан тәмуг гизгән татар халкын

Һәлакәткә таба бара әйдәп.

Һәм Гали дә, шул тарафка карап,

Чоңгылына чумган уйларының.

Күзләренә сагышлары тулган У

здыралмый калган туйларының. 

  1. Моңсулык

Шигырь — минем язмыш җырым,

Буразналы маңгай сырым!

Таш атмагыз, маңгаема —

Язмышыма карап кырын!

...Сөрген сөргән юл читенә

Кылган чәчеп кыл урганда,

Минем дә бит ак өметем

Беркетелгән турбиннарга...

...Коллык, толлык фаҗигасе илнең

Инде йөзгә, меңгә түнтәрелгән.

Коллыгыма хисап бирер өчен,

Толлык төпкеленнән күтәреләм.

Күтәреләм Тукай бакчасына

Чәчәк түтәлләре арасыннан.

Иделләрдәй сагыш түгелер сыман

Таш Тукайның моңсу карашыннан.

                                         ***

...Шушы моңсулыкмы, телгә килеп:

«Су сибәргә онытканнар...» — диде...

Балкып торган җәйге эсселектән

Чәчәкләр дә сулыкканнар иде.

Шешә җыйган ир затыннан битәр

Чалынучы да булмады күзгә...

Мин үзем дә һич көтмәгән идем

«Сәрхуш» белән килермен дип сүзгә.

«Ачу — алдан, акыл арттан», — диеп

Әйтмәгән шул халык тикмәгә.

Утлы фонтан кебек күкрәгемнән

Бәреп чыкты үч тә, үпкә дә.

Һәм ташландым аңа зәһәр чәчеп:

Ерак йөр! — дип, — сәрхуш, Тукайдан!!!

Ул ялварды:

Бик сусадым, апа!

Табыйм икән эчәр су кайдан?..

Иреннәре аның чатнап кипкән,

Кул чуклары канап ярылган.

Шешә җене кагылганга микән,

Күзләренә томан сарылган.

***

...Шул томанга кереп чикләндемме —

Сорамадым атын, исемен...

Исемнәре, хәер, булмыйдыр да

Шешә җыеп йөргән кешенең.

Ихтимал, ул эчә-яна торгач,

Күптән оныткандыр кемлеген...

Йотса-йота... Әмма хисап тотмый

Шешә эчендәге җен бүген.

Яз килсә дә, якын киләчәкнең

Яктылыгы никтер күренми.

Күз яшьләре юкка түгелми ул,

Килмәс борын, язлар сүрелми...

Котып җилләре дә котырынмый,

Югалтулар кыйммәт тормаса.

...Үз-үземне эзләп менә мин дә

Томан гизәм ничә чор аша!..

Сабый чактан

Мин әнкәйне эзлим,

Газиз әткәемне эзлим мин...

Йөрәгемдә упкын хасил иткән

Ике ут арасын күзлим мин.

Мин сугышам котып җиле белән: —

Талама! — дип, — илне,

талама!! Дөрләп янган ут азыгы ич ул —

Таланудан калган алама.

Ятимлек тә —

Утка сипкән бензин:

Януларга чама гына юк.

...Ятимнәр күп...

Әмма башларыннан

Сыйпап куяр Ана гына юк.

Ятимнәрнең шагыйрьләре дә бар,

Җырчылары, көйчеләре дә.

Рухи, милли көчне астан кимереп

Симерүче күселәре дә...

Андыйлар да «яну» ярышында

Үзен тиң дип саный Тукайга.

Язмыш безне төрле яклап сыный

Бөек Тукай туган бу айда.

Эшләнмәгән эшләр, ятим хисләр

Куа безне утлы упкынга —

Җанга әрнеш салган убыр-утның

Ниндиләре генә юк монда!

  1. Безнең хәерчелек

...Елдан-елга тирәнәя, әйе,

Аракыдан алган яралар...

Яра ялап, кан косканың өчен

Кем түләсен сиңа гонорар! Түләнмәде!

Исәп-хисапсызга

Бай да, хәерче дә — бер аңа!

Гөлбакчалы юл өстендә, әнә:

Хәер өстәп тора бер Ана!..

Шешә җыючының әнкәсе ул! —

Куа һаман бала нужасын.

Үзең ана кеше була торып

Ничек аны читләп узасың!

Без бит сугыш чоры балалары:

Йөкләп алдык барын йөрәккә.

Безне күрсә, шешә эчендәге

Җен дә әверелә өрәккә.

Гөлчәчәкле бакча юллары да

Тоташтыра кайчак ГУЛАГка...

Минем җанда утызынчы елның Өрәкләрен ГУЛАГ улата.

                                  ***

...Күкрәк читлегеннән чыгып качмый —

Мин бит шагыйрь!.. — Минем җан чыдам...

Үксеп елаганда, нибарысы

Кан саркыла каеш камчыдан.

Палач балтасыннан нибарысы

Башым гына минем чабылган!..

Башсыз гәүдәм баш калкыта, әнә,

Җир шарының төрле ягыннан.

Баш калкыта шуннан Мөҗәй,

Муса, Фатих Кәрим, Гали Рәхимнәр...

Башсыз, ихтыярсыз калган өчен

Алар бәлки безне бәхилләр!

Бәлки без бергәләп арынырбыз

Ошбу хәерчелек кереннән...

...Сөйли Ана:

Гөлдәй бу Җиһан, — дип, —

Инде ничә үлеп терелгән!

Ана телен, шигъри телебезне

Инде ничә тапкыр кискәннәр...

Язмыш ярын кочкан шигырьләр дә,

Гомерләр дә җилдәй искәннәр.

***

Әйе... әле күптән түгел генә

Ул шагыйрә иде ләбаса!

Хәзер исә шешә җыючының

Бакыр тиеннәрен санаша.

Түбәнсенә, мескенләнә бәгырь:

Алла хакы өчен бир, җаным?!.

Йөз-меңнәрең биреп көйләсәң дә,

Көен тапмас ла ул дөньяның.

Эт өстереп кусалар да китмәс:

Янар шушы җилле тәмугта...

Чөнки ул да котып җилләренә

Улын: «Тукаев!» — дип таныта.

Иң талантлы шагыйрь, — ди ул аны,

 Бар, — ди, — калын-калын томнары.

Әмма торак-йортсыз калгач кына

Сыгылып төште зифа сыннары...

Ю-у-ук, — ди, — эчми тиен акчасын да,

Бик намуслы аек бала ул...

Шешә саткан акчасына бары

Кәгазь-каләм генә ала ул...

***

Димәк, шөкер! Шагыйранә алма

Агачыннан ерак төшмәгән?

Халкы аракыдан көчләнгәндә,

Дөнья гына әллә нишләгән.

Милли рухлы азатлыгын гына

Ватан саклап кала алмаган.

Шуңа күрә каләм ияләрен

Котып салкыннары ялмаган.

Мәхәббәт тә җуйган Шигърияттән

Отып алган сөю аһәңен.

Күңелләр дә, Иделләр дә корый,

Йолкып атсаң илһам чәчәген.

Шигърияте Илнең таркатылса,

Даны, иманы да сүсәрә.

Сүсәрү ул — үзәк тамырыңны

Өзелүгә иткән ишарә.

***

Миндәй ятим-җилпе, өзгәләнеп,

Өзлегүен кемгә сөйләсен!

...Юк, сөйләмим, халкым:

«Сабырлыгы Сынган икән моның...» — димәсен.

Бүтәннәр дә түзсен гыйбрәт алып

Шушы шешә җыйган егеттән...

Шешә сатып китап чыгарса да,

Ул бит өзелмәгән өметтән.

Әнкәсе дә кулын сузган килеш

Баскан урыныннан купмаган.

Шигърияткә охшаш чал Ананың

Тик йөрәге генә туктаган.

Һәм Тукайга илткән юллар гына

Әверелгән җитмеш чатлыга...

Сайлап алган көрәш максатына

Һәркем үз юлыннан атлыга.

Үз язмышын һәркем үзе яза,

Үз кояшын үзе тудыра.

Күпме тапталса да тапланмаган

Борынгыдан килгән бу йола.

Имин чорда җиңү көнен көтеп

Ләкин күпме генә котайма —

Шигъриятне корткан хәерчелек

Ягылып кала бөек Тукайга.

Зиндан аһына тиң бу афәттән

Отмый кем дә вөҗдан хөрлеге.

Хәрам көчкә нәфрәт атып дөрли

Шигъриятнең сынык өрлеге...

(Дәвамы бар)