БЕР ЛЕГЕНДА ЭЗЕННӘН
Авылда элек зур табын җыйганда савыт-сабаны күршедән алып тору гадәте бар иде. Кире
кайтарганда буталмасын өчен, һәр хуҗабикә үз савыт-сабасына тамга суга иде. Ул заманда
кулланылган агачтан кырып ясалган бизәкле кашык, касә- коштабакларны әле дә музейда йә
сувенир кибетләрендә күрергә була.
Аш үткәннән соң, әби кашыкларны аера: «Бер сызык — Гайфи хатыныныкы, куш сызык —
Сәрбиләрнеке, япьле сәнәк үземнеке». Япьле сәнәк — Y — безнең бабайларның нәсел тамгасы.
Элек авылда һәр кешенең нәсел тамгасы булып, ул тамга кашык-аякка гына түгел, чалгы-
сәнәк, каеш-беләзек, ат дирбияләре, ызан баганалары, хәтта мал-туарга да салына торган
булган. Ата-бабаларыбыз нәсел тамгасын изгеләштергәннәр. Аны бозу йә бутап кую гөнаһ
саналган.
Нәсел тамгаларын өйрәнгән галимнәр безнең нәсел тамгаларының борынгы төрки язуга
охшаш икәнлеген таныйлар. Шуңа алар фәндә борынгы язуның хәтер калдыгы булып
саналалар.
Ләкин хәтер калдыгы дип кенә тамганың әһәмиятен киметергә кирәкми. Тамга үзе
катлаулы күренеш. Ул, бердән, тамга куючының билгесезлектән, исемсезлектән аерылганын
күрсәтсә, икенчедән, тамга — аралашкан кешеләр өчен таныш, кабул ителгән, мәгълүм билге
булып тора. Ягъни, тамга безне ниндидер бер чик алдына куя. Әмма бу чик әле цивилизациягә
аяк басу чиге түгел. Тамга — өнсезлектән, галәм бушлыгыннан аерылып, калкып чыгуга
ясалган беренче адым гына. Тамгага мәгънә бирү, аны авазларга әйләндереп язу барлыкка
китерү, телне язуга кушу- яраклаштыру, язуны һәм телне сакларлык итеп оешу — бу инде
аерым бер халыкның цивилизация юлына күчкәнлек билгесе. Шул биеклеккә ирешкәннәргә
генә хәтер тупларга, белем җыярга, тарих барлыкка китереп яшәргә юл ачыла.
«Өстә — күк Тәңре, аста — көрән җир кылынганда (барлыкка килгәндә) ике арада кеше
углы барлыкка килде», — шушы сүзләр язылгач, тарих башлана.
Безнең нәсел тамгаларына охшаш тамгаларны Скандинавия илләрендә дә очратырга
була. Куелышы да охшаш — йорт кирәге, каеш-беләзек, таш ызан баганалары. Безнең эрага
кадәр ике мең еллар элек Шан династиясе чорында Кытайда да, иероглифлар белән язуга
күчкәнче, төрки тамгаларга охшаш тамгалар кулланганнар. Бүгенге көндә кытай
археологлары мал сөягенә, ташбака кабыгына юрау өчен буларак (дип уйланыла) төшерелгән
шундый тамгалы кыйпылчыкларны күпләп табалар. Фәнгә Фест дисбесе дип кергән, Крит
утравында табылган түгәрәк дисктагы тамгаларның берничәсе шулай ук безнең нәсел
тамгаларын хәтерләтә. Бу дискның язылу вакыты Шан династиясе чорына туры килә.
Гомумиләштереп алганда, безнең эрага кадәр берничә мең еллар элек чордан башлап Ауропа
һәм Азиянең төрле җирләрендә-илләрендә төрки тамгаларга охшаш тамгалар киң
кулланышта булган.
Бабаларыбыз тормышында билгеле бер урын алып торган нәсел тамгаларының озын
тарихи үткәне бар. Бик борын заманнарда язу булып хезмәт иткән алар. Фәндә борынгы төрки
язуны «рун язуы» дип атау кабул ителгән.
Борынгы язуның безнең җирлектән фәнгә килеп керү тарихы болай башлана. Пётр 1нең
якыннарыннан берәү патшага улы туу хөрмәтенә алтыннан эшләнгән моңарчы күрелмәгән ят
әйбер бүләк итә. Пётр 1не бу бүләк бик кызыксындыра, ә аның Себер җиреннән табылган
икәнен белгәч, шул якларда эзләнүләр үткәрергә кирәк дигән карар кабул итә патша.
Әлеге эзләнүләргә табигать белгече немец Даниил Готлиб Мессершмидтны тәгаенлиләр.
Аңа ярдәмче итеп тоткын швед офицеры Ф.И.Таббергны билгелиләр. Алар 1720-1727 елларда,
патша кушуы буенча, Себердә тикшеренүләр ясап сәяхәттә йөриләр: ул якларның табигатен,
байлыкларын тасвирлыйлар, борынгы курганнардан алтын эшләнмәләр эзлиләр. Әмма
курганнарның күбесе ул вакытта ук инде тулысынча актарылган, таланган булган. «Обь
елгасына кадәр бер генә исән каберлек тә юк», — дип хәбәр итә тикшеренүчеләр.
«Бугрование» дип аталган төшемле кәсепкә әйләнгән була инде курганнарны казу. Себер
воеводалары курганнар алтынын үз кулларына төшереп, потлап эретеп туплаган булганнар.
Шулай да патша исеменнән хәрәкәт итүче тикшеренүчеләргә кайбер әйберләр табып- сорап
алып кайтырга насыйп була. Эрмитажда Пётр 1нең Себер коллекциясендә саклана алар табып
алып кайткан әйберләр. Игътибарлы тикшеренүчеләр юлларында очраган билгесез язулы
ташларны да сурәткә төшереп алырга онытмыйлар.
144
Төрки язулы бу сурәтләр патшаларның сарай коллекциясендә бик озак кулланышсыз ята.
Екатерина II илчеләренең берсе ташлардан күчерелгән язулы кәгазьләрне Ауропага алып
чыга һәм алар фәнни җыентыкта бастырылып, белгечләр арасында кызыксыну уята. Ләкин
язуларның серен чишәрлек, аларны укырлык кеше ул чорда табылмый.
Һаман билгесезлектә калган язуларны укуга XIX гасыр азагында данияле Вильгельм
Людвиг Петер Томсен (1842-1927) алына. Ныклы әзерлекле олы галим, күп телләр белгән
Томсен язуларны ачыклап кына калмый, борынгы төрки телнең 38 хәрефле алфавитын
торгыза һәм әһәмиятле аңлатмалар белән ташъязуларның укылышын да бирә (1893 ел).
Бүген дә даһи ачыш һәм фән юлында зур фидакарьлек үрнәге дип белгелиләр галимнең бу
хезмәтен. Мең елдан артык билгесезлектә яткан Күлтәгин, Төньюкук, Билге каган «телгә
килеп», безгә үз тарихларын бәян итәләр бит. Телче галим буларак, Томсен 38 хәрефле
борынгы язуның төрки телнең бөтен нечкәлекләренә ждвап биргәнен дә тамгалый. Төркиләр
соңыннан кабул иткән уйгыр язуында барлыгы 20 хәреф булып, уйгыр язуы төрки телнең аваз
нечкәлекләрен бирә алмаганын дәлилләп күрсәтә.
Томсен белән бер үк вакытта бу язуларны укуга күренекле тюрколог В.В.Радлов та
алынган була. Ике зур галим язуларның серен чишү юлында табылган уңышлары белән даими
уртаклашып торалар. Соңыннан В.В.Радлов орхон-енисей истәлек ташъязмалары текстының
беренче тәрҗемәсен бастыра.
Томсенның төрки язуының тарихи үткәне турындагы фикерләре хәзер дә әһәмиятен
югалтмый. Галим язуның кайда, ничек барлыкка килүен төгәл ачыклау өчен үз заманы
фәнендә җитәрлек дәлилләр юклыгын әйтә. Төрки язуның килеп чыгышына карата без
ашыгып ясаган фаразлар хәрефләр охшашлыгына таянган оптик алдану булырга мөмкин, дип
кисәтә Томсен.
Томсенның ачышларыннан соң йөз елдан артык вакыт үтсә дә, борынгы төрки язу үз
серләрен саклый әле. Бүгенге көндә киңәйтелгән мәгълүмат челтәре (интернет) барлыкка
килү, күп халыкларның миф һәм легендалары тупланып, тикшерелеп басылып чыгу, «Идегәй»
дастанының әдәби җирлеккә кайтарылуы һәм башка шундый тарихи үткәнгә киң караш
ташлау мөмкинлеге бирә торган материаллар табылу, төрки язуның тамырлары турында яңа
фикерләргә юл ача кебек.
Галимнәр рун язуын икегә аерып тикшерә: Көнбатыш Ауропа руналары һәм төрки
руналар. Көнбатыш Ауропа руналары ныклап өйрәнелгән һәм үз халыклары яшәешендә, алар
тормышының тарихи яктыртылышында билгеле бер урын алып тора. Руналарга кагылышлы
легендалар җыйналып бастырылган.
Борынгы скандинавлар руналарда бөек көч бар дип исәпләгәннәр. Руналар күрмәгәнне
күрергә, ишетмәгәнне ишетергә ярдәм итүче серле язу булып саналган. «Руна» сүзе иске
скандинав телендә «сер» яки «пышылдап әйтелгән сер» дигәнне аңлата. Руналарны,
әйтелгәнчә, каеш, кылыч, йөзек, беләзек, амулет һәм башка шуның ише кеше үзе белән йөртә
торган әйберләргә төшергәннәр. Алар белән йорт кирәк-ярагын тамгалаганнар, ташларга уеп
ызаннарга, истәлекле урыннарга куйганнар. Руналар архитектурада, тауар билгеләрендә дә
кулланылган. Урта гасырларда христиан дин әһелләре руналарны мәҗүсилек калдыгы дип
тыйганнар һәм бик күп истәлекләрне юк иткәннәр.
Руналар белән яңадан кызыксыну ХХ гасыр башында кабына. 1908 елда немец Гвидо фон
Лист «Руналар сере» дип исемләнгән китап бастыра. Бу китапны ул, бер ел сукыраеп торганда,
үзенә күктән иңде дип игълан итә. Фон Лист кабат ачкан руналарның Скандинавия илләрендә
таралган шигъри Эддаларда сурәтләнгән руналар белән охшаш икәнлеге ачыклану алар белән
мавыгучыларның санын бермә-бер арттыра. Руналарга хәзер табигатьтәге күзгә күренми
торган көчләр белән бәйләнешкә керергә мөмкинлек бирүче серле тамгалар дип карый
башлыйлар. Мондый караш бигрәк тә Алманиядә көчле була. Руна җәмгыятьләре оешып,
аларда руналар юрау, көч туплау, мәгълүмат кыры белән элемтәгә керү өчен арадашчы
буларак кулланыла башлый. 1933 елда властька фашистлар килгәч, бу җәмгыятьләрнең
эшчәнлеге тыела. Ни сәер тоелмасын, руналар үзләре нацистлар символикасында шактый
урын алып тора. Каһәрләнгән свастика, гитлерюгенд билгесе, Эсэс эмблемасы — бераз гына
үзгәртеп алынган руник тамгалар.
Руналарның барлыкка килүе турында скандинав легендасы менә нәрсәләр сөйли.
Бик борынгы заманнарда, безнең эра башында, бер кабилә Каспий диңгезе буйларыннан
кубып күченеп киткән. Ул, хәзерге Россия, Украина, Польша, Алмания, Дания җирләре аша
БЕР ЛЕГЕНДА ЭЗЕННӘН
145
үтеп, Швециянең көньягына хәтле килеп җиткән. Кабилә ни өчен уңайлы диңгез буйларын
ташлап киткәндер, бу турыда легенда тәфсилләп сөйләми. Шуңа төрлечә юрарга була. Бәлки
алар җирне тикшерүчеләр, белем таратучылар төркеме булгандыр. Төньяк халыклары
легендаларын җентекләп укыганда, әлеге фикер ныгый төшә. Кабилә үз сәяхәтен төньякта
яңа диңгез яры тапканчы дәвам иткәнгә охшый. Алар хәзерге Швеция җиренә килеп
җиткәннәр һәм илнең көньягында бер сала нигезләгәннәр. Күченгән кабилә башлыгының
исеме Сиг булып, шушы күчеш вакытында аңа Один алла рухы иңгән. Аны «Один» дип атап
йөртә башлаганнар. Хәзерге вакытта Швециянең Упсала шәһәреннән ерак түгел борынгы
Один храмы бар. Әлеге храм янындагы курганга Сиг-Один күмелгән, ди легенда. Руна мәктәбе
шул урында барлыкка килгән.
Руналарның Одинга иңүе дә гади генә булмаган. Аның кабиләдәшләренә югалмаслык бер
хезмәт калдырасы килгән. Ул руналарның барлыгын белгән. Әмма исенә төшерә алмаган.
Исенә төшерү өчен (тотып алыр өчен, диелә), үзен агачка сөңгесе белән беркетеп, баш түбән
асып куйган һәм шул хәлдә тугыз көн асылынып торган. Ашамаган, эчмәгән, торган да торган.
Шулай асылынып торып, аның хәтта бер күзе чыккан. Әмма Күкләрнең мәрхәмәте белән ул
руналарны тотып ала алган.
Төньяк халыклары миф һәм легендаларында Один исеме үзәк урынны алып тора. Ул бик
күп сыйфатларга ия итеп бирелә. Легенда буенча Один һәм аның юлдашлары атларда (!)
киләләр. Одинның аты (кушаматы — Слейпнир) шундый җитез була ки, аның аягы да дүрт
түгел, сигез булып күренгән. Одинны һәрвакыт Хугин һәм Мунин исемле ике козгын озатып
йөргән. Җирдә казынучы, үләксә белән туенучы, күкне иңләүче озын гомерле бу кош күп миф
һәм легендаларда телгә алына. Кара козгынның яшәү һәм үлем, яктылык һәм караңгылыкка
бәйле булуы, галәм өнсезлегендә кинәт яңгыраган каты тавышы аны миф һәм легендаларда
хәбәрче, дөньяның өч катында — Җир асты, Җир өсте һәм Күктә — арадашчы буларак
билгели. Сугышчан рухлы Одинга ияреп очучы козгыннар — алар шулай ук хуҗасына хәбәр
җиткерүчеләр һәм хәбәрне җиһанга таратучылар булып торалар.
Один һәм аның кабиләдәшләре күп һөнәрләргә ия булган һәм җирле халыкны да үз
һөнәрләренә өйрәткән. «Әмма бар серне дә ачып бетермәделәр», — дип тә искәртә легенда.
Атта йөрү, металл эшкәртү кебек һөнәрләрдән тыш, Один кешеләрне матур итеп сөйләргә
өйрәткән һәм руналар серен ачкан. Ул үзе шундый оста, матур сөйләгән, тыңлаучылар аның
һәр сүзенә ышанганнар. Шигъри тел белән сөйләгән ул. Шуңа аны төньяк халыклары
арасында шигърияткә нигез салучы дип тә саныйлар. Тагын ул үз кыяфәтен үзгәртеп, әллә
нинди рәвешләргә керә белгән. Ә сугышта кыяфәте белән дошманын бастырган. Дошманнары
сукыр һәм саңгырауга әйләнгән, шуңа ул аларны бик тиз җиңгән.
Бу сурәтләүләр икенче бер бөек легенда иясе Идегәйне хәтерләтә түгелме? Дастанда
Идегәй турында «чичән икән», дип белдерә Субра җырау. Сугышта ул, нәкъ Один кебек, кыяфәте белән дошманнарын
бастыра: «Идегәй килә дигәндә / Аны белгән ни ир
бар — / Урда бозып таралды»,
— диелә. Икенче урында Идегәй үзе турында:
«Каргышым кара таштан үтәдер, / Аһым җирне-
күкне тотадыр», — дип, тәэсир көченең чиксез
икәнлеге турында әйтә.
Чагыштыруларны дәвам итеп, Один һәм
Идегәйнең икесенең дә атка атланган Бөек дала
ирләре булганын ассызыкларга кирәк. Ат ул
заман ирләренә, җәяүле кеше белән
чагыштырганда, чиксез хәрәкәт итү мөмкинлеге
биргән. Җирне үзләштерүчеләр, берләштерүчеләр булган Один һәм аның юлдашлары. Алар Төньяк җирләренә дала рухын,
дала белемен алып килгән. «Уйдырма», — дип әйтергә мөмкин тарихчы. Ләкин бу фикерне
куәтләүче берничә дәлилгә тукталыйк. Иң әһәмиятлесе — безнең эраның беренче
меңьеллыгында Ауропа халыкларының АТЛЫ булуы, атка атлануы тарихи факт. Ат ул
чорларда бик сирәк, бик кыйммәт мал саналган. Шекспир героеның: «Полцарства за коня», —
дигән сүзләре атның бәясен күрсәтә булыр. Атсызларны атка утыртучы, ат йөгәнләү өчен
кирәкле дирбияләрне ясауны җирле кабиләләргә өйрәтүче булып, әлбәттә, дала кешеләре
торган. Әкренләп беренче меңьеллыкта Ауропада да атлы сугышчылар пәйда була, рыцарьлар
турында әсәрләр иҗат ителә башлый. Моңа аерым тукталып тормыйбыз, бу турыда махсус
тарихи һәм әдәби әсәрләрдән укырга мөмкин. Шулай ук Бөек даланыкы булган сәнгать
ысуллары да төньяк халыкларына үтеп керә. Корал, көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен ясауда
скиф-сармат (җәнлек) стиле үзләштерелә. Моның берничә үрнәген алга таба карап китәрбез.
Борынгы Төньяк җәмгыятенең рухи тормышында да зур үзгәрешләр күзәтелә. Төньяк
халыкларының үз алласы саналган Тюрны Один культы кысрыклый. Халык авыз иҗатына
Один ныклап кереп урнаша, аңа багышланган бик күп мифлар иҗат ителә. Тагын бер күзәтү
— телгә яңа сүзләр керә. Борынгы Төньяк җәмгыятендә жрецларны «erilar» («эрилар» дип
әдәбиятка кергән) дип йөрткәннәр. Бу сүз «Идегәй» дастанында телгә алынган «ерау»
(«җырау») сүзенә аваздаш бит. Один — ерау булганмы? Сурәтләүләр буенча бик мөмкин.
Гомумән, Бөек далада ераулар — мәгълүмат һәм тылсым ияләре булган. Ә Один бер төркем
кабиләдәшләре белән җир читенә барып җитәргә, диңгезнең чиген табарга максат куйган
шуларның берсе булуы бар.
Один нигез салган Упсала (Уппсала дип тә языла) шәһәре исеменә игътибар итсәк, «сала»
кушымчасының «авыл», «торак урыны» дигән татар сүзенә тәңгәл икәнен күрәбез.
Татарстанда Әлмәт янында Урсала дигән авыл да бар. Мәгънәсе
— ур (ныгытма) артындагы торак урыны, авыл. Әлмәт белән Урсала Зәй елгасының ике
ярына урнашкан.
Хәзерге интернет заманында Бөек дала һәм борынгы Төньяк арасындагы бәйләнешләрне
һәркем күрә ала бит. Алда искә алынган Пётр 1нең Себер коллекциясендә алтыннан эшләнгән
муенса бар (Инв. №ГЭ Си 17271/67 «шейная гривна» дип бирелә), шуңа охшаш затлы экспонат
«Королевский венец эпохи тёмных веков» исеме белән А.А.Хлевовның «Предвестники
викингов» (274 бит) китабында сурәтләнә. Пётр 1нең Себер коллекциясендәге кош сыннары
шулай ук алда искә алынган китаптагы кошларга бик охшаш. Очраклымы бу? Әлбәттә,
белгечләр бу сорауларга җавап тапмый калмас. Шулай ук китапта китерелгән кабер һәм
истәлек ташлары да белгечләрнең чагыштырып тикшерүен көтә. Ташлардагы безнең
яклардагыча куелган кояш билгесе, атларга мәдхия рәвешендә камил ясалган сурәтләр,
ниһаять, Одинның төркиләрчә курганга күмелгән булуы — тарихның бер чорында дөньяның
ике кыйтгасы арасындагы тыгыз һәм даими бәйләнешләр булуы турында сөйли. Тарихи
бәйләнешләрнең ныклы җепләр булып дөньяның төрле кыйтгаларына сузылганын һәм
сузылачагын ташка: «... дүрт ягындагы халыкны буйсындырганнар: башлының — башын
идергәннәр, тезлене — тезләндергәннәр»,
— дип язып калдырганнар. Сүз башыбыз руналар турында иде бит. Орхон-енисей язмалары, белгечләр фикеренчә,
үзләренең камиллекләре белән аерылып тора. Ташъязудагы текстларның ике имла — кытай
иероглифлары һәм төрки язуы белән бирелүе дә очраклы түгел. Дөнья һәрвакыт үзгәрештә.
Кемнең, кайда, ничек үз тормышын дәвам итәчәге, илләрнең нинди фаҗига, зилзиләләргә
дучар булачагы кемгә дә билгесез. Шуңа зирәк Төньюкук истәлегенә куелган ташъязмада
киңәш һәм кисәтү рәвешендә мондый сүзләр язылган: «Төрки халык өстенә коралланган
гаскәр йөрттертмәдем, иярләнгән атлы гаскәр китертмәдем. ... Әгәр берәр җирдәге каганлы
халыкның ахмак идарәчеләре булса, нинди борчуларга дучар булырлар иде». Бүген дә бик
урынлы сүзләр! Ә инде истәлеккә куелган ташның ике язуда бирелүе аның киләчәк
буыннарга барып җитеп укылачагын бермә-бер арттыра. Тарихта моның мисалын Розетт
ташы серләрен ачуда күрергә була: ташта өч төрле язулы текст булу борынгы мисыр язуын
торгызырга ярдәм иткән һәм борынгы Мисыр язмалары «сөйләшә» башлаганнар.
Безнең бабаларыбыз булган борынгы төркиләр юл йөрүдән курыкмаган, тормышларын
даими хәрәкәт-күчешкә көйләгән халык санала алар. Хәрәкәтнең көч-куәтен арттыруга
төркиләрнең ат иярләүләре, тимер-чуен коя белүләре дә нык ярдәм иткән. Бөек дала —
төркиләр бишеге. Атлы дала кешесе үткән һәр җирдә рун язулы истәлекләр сакланган.
Кытай белән чиктәш яшәгән борынгы төркиләр аларның мәдәни казанышларын, шул
исәптән язуларын да яхшы белгәннәр. Шулай булмаса, ташларга үз язулары белән бергә
кытай иероглифлары да төшерелмәс иде. Төркиләр — ат иярләгән йөремсәк халык, һәм алар
иҗат иткән язу ысулы да яшәү рәвешләренә бик туры килгән. Язу-хәбәрне агач такталарга,
таякларга, кул астындагы башка материалга җиңел генә төшереп булган, ташка чокып
язганда, мәңгелек истәлек барлыкка килгән. Хәрефләр тиз хәтердә калган һәм сүзләр телдә
ничек әйтелсә, шулай язылган.
Бик борынгыда, сөйләм теле барлыкка килгән ерак чорларда, аерым аваз үзе берничә
мәгънәне белдергән сүз булгандыр. Безнең телебездә андый сүзләр әле дә кулланышта. «И»,
«у» — шундый сүзләрдән. Без аларны боерык фигыль буларак та, ярату, иркәләү, гаҗәпләнү,
аптырау, кызгану, ачулану һәм башка бик күп хис- кичерешләрне белдерү яки көчәйтү өчен дә
кулланабыз. Сөйләм теле тартыкларсыз үсми. Тартыкларда таш төшеп бәрелүе, җил
сызгыруы, карга каркылдавы, үлән арасыннан елан шуышуы — гомумән, тирә-як табигать
авазлары ишетелә. Сөйләмгә тартык кушылу — эш-гамәлнең, хәрәкәтнең катлаулану билгесе:
«и — ти — кит», «у — бу — шу» һәм башкалар. Тартыктан гына торган сүзләр сөйләм телендә
булгандырмы, ә менә кайбер телләр язуда сузыкларны бөтенләй төшереп калдыра. Борынгы
мисыр язуы — моның үрнәге.
Рун язуында хәрефләрнең язылышына карап, аерым хәрефләрнең башлангычта сүз-тамга
булуы мөмкин дип фаразларга була. Рун язуының кайбер үзлекләрен санап китик:
1. Тартыклар калын һәм нечкәгә аерылалар. Бу телебезнең әйтелешен бозмыйча язарга
мөмкинлек бирә, ягъни сингармонизм законы саклана.
2. Хәрефләрнең язылышында табигать аваз-күренешләре, әйтелеш үзенчәлекләре
чагылыш тапкан.
3. Сузыклар, тартыкка ияреп, бер үк язылышта калын йә нечкә булып укылалар.
4. Хәреф аерым сүз үзлегенә ия тамга булырга да мөмкин.
5. Язу уңнан сулга башкарыла.
Әйткәннәрдән чыгып, аерым хәреф-тамгаларны табигать авазлары белән янәшә куеп
карыйк.
ф (а-ә) Чиксезлек, тоткарлыксыз хәрәкәт, илаһилык, гаҗәпләнү, соклану, анлау,
тынычлану, ачулану, үч алу кебек хисләрне белдерә. Тамгасы — җир белән күкне
тоташтыручы чиксезлек билгесе.
<5# (б-бь) Чикләү, ябып кую, туктату, төпкә төшү, бату, калку, биеклек, биеклеккә
омтылуны күрсәтә.
(г-гь) Агу, очу, үсү, гаҗәпләнү, соклану, хәтерләү. Тамак төбе белән әйтелә һәм
язылышта тамак төбе авазы икәнлеге күренеп тора.
ВХ (д-дь) Яшәү вакыты, өзлексез хәрәкәт, әйләнеш, вакыт агышы, бүленү, дерелтәү,
дулкынлану, давыл билгесе.
(з) Кояшлы көнне җиргә ятып күкне тынласан, һичшиксез, «з» авазын ишетәсен.
Кояш, күк һәм мәнгелек билгесе.
ЗӘРИЯ ХӘБИПОВА
148
D? (й-йь) Йомык йодрык кебек язылган бу аваз үз эчендә, үз өендә бикләнүне, җыелуны,
йомыклыкны, үсәргә әзерлекне анлата.
И I (к-кь) Җыелу, туктау, таралу, теләкнен кабул булуы, хәрәкәтнен тәмамлануы һәм
янадан башлануы, көч, көчнен күктән инүе һәм тамырларга таралуы, саклану, ышыклану,
таяныч, ныклыкны күрсәтә.
4 Ү (л-ль) Тамырлары җиргә күмелгән, яңа борын төрткән үсемлекне хәтерләткән бу
тамга җыюны, җыелуны, берләшүне, төпкә утыруны, мал, байлык, барлык, булганлыкны
белдерә.
Ф (м) Суда йөзгән балыкка охшаган, каршылыкны табигать биргән көч белән җинеп,
акылы белән дөньяны анларга сәләтле «мин» билгесе. Җинүгә, биеклеккә ирешүгә омтылучан
икәнлеге тамгада күренә.
w-нь) Билгесезлек, бушлык, дөньяны капшаучы һәм барлыкка китерүче «ни». Калын
язылышы атка сугарга күтәрелгән камчыны хәтерләтә. Нечкә язылышы, билгесезлек тамгасы
буларак, бик күп тамгаларнын кыйпылчыкларыннан хасил була.
1 (н) Инү, чиксезлектән җыелу, билгесезлектән үсү тамгасы. Язылышында тамактан,
эчтән әйтелгәне тоемлана.
(п) Сугу, кисү, бәреп чыгу, көч куллану, омтылуны анлата.
ЧҮ (р-рь) Ирлек, җитлеккәнлек, көч, максатка ирешү, ышаныч билгесе.
Ү I (с-сь) Күктән яуган тамчылар калдырган эзгә охшаган бу билге сулыш, агу, таралу,
таркалу, сызгыру, чатнауны белдерә.
■$Һ (т-ть) Туктату, тию, тыю, тау, таш, корал, көчне белдерә. Алхимиклар Марс
планетасын каты «Т» тамгасы белән билгеләгәннәр.
(у) Яну, тәэсир итү, омтылу, атылу, җыелу, кисү, үтәли чыгу билгесе.
Г t4 (ө-ү) Каршылык аша үткәндә үзгәрүне күрсәтә.
АҮ (ч-чь) Калын һәм нечкә язылышларында да «Чин» — дөньяда ин күп халыкка ия
Кытай иленә ишарә бар. Хәтер, көч, ныклык, үрчем тамгасы.
¥ (ш) Тукталыш, хәрәкәткә өстәмә көч кирәклеге, киртә, каршылык барлыгы күрсәтелгән.
I4 (ы-и) Хәрәкәткә көч бирү, үсешкә әзер икәнне күрсәтеп тора.
Г (э-е) Күтәрелү, көч бирү, үсеп чыгу, егылу мөмкинлеге. Язылышы җил сыйпаган үләнне
хәтерләтә.
Кешелек тарихында язу барлыкка китерү, авазларны билгеләү үтә әһәмиятле адым
санала һәм борынгы бабаларыбыз тәҗрибәсе монын гүзәл бер үрнәге булып тора. Рун язуы,
борынгы төркиләр иҗаты буларак, телнен бөтен нечкәлекләрен, тарихи үсешен үз эченә
сыйдырган дип тә уйларга урын бар. Телебездә сүзләрнен ничек барлыкка килгәнен рун
язуына таянып тикшерергә дә була. Берничә мисал карап китик.
149
Ат — фигыль һәм исемне белдерә, ике аваздан тора. [А] — чиксезлек авазы, [т]
— тию, туктату, таш (корал) мәгънәсендә кулланылган. Ат — көч белән чиксезлеккә
ыргытырга боерык. Дүрт аяклы ат дигән сөйкемле хайван да безнең бабаларыбызны дала
чиксезлегенә ыргылдырган.
Су — агу аша таркалу һәм җыелу.
Ут — сүзнең язылышында [т] утны бәреп табу ысулын күрсәтә. [У] авазы үзе генә утны
белдергән булырга да мөмкин.
Безнең милләтнең атамасы күп бәхәсләр тудырды һәм тудыра. Чит кеше, ят кеше, кыргый
кеше, тәмуг кешесе — «татар» сүзенә галимнәр биргән аңлатмаларның кайберләре генә. Бу
аңлатмаларның уйдырма икәнлеге күзгә бәрелеп торса да, алар хәтта мәктәп дәреслегенә д ә
кертелгән. Ә бит «татар» сүзе гасырдан-гасырга, телдән-телгә бик кадерләп тапшырылган сүз
булган. Японнар корыч эретә торган мичләренә «татара», диләр. «Татар телен өйрәндем һәм
татарча сөйләштем», — ди үзенең истәлекләрендә сәяхәтче Марко Поло, Көнчыгыш дөньясы
өчен татар телен белүнең сулыш кебек кирәклеген ассызыклап. XX гасырның иң атаклы
биючесе милләттәшебез Рудольф Нуриев турында язганда: «Атта чапкан татар каны аның
биюендә», — дип сокланганнар. Ул үзе дә: «Атта чапкан татар бит мин», — дип әйтергә
яраткан. «Татар» сүзенең һәр кулланышта да зур соклану, хөрмәт һәм кадер аша әйтелгәне
күренә. Үз исемебезне рун язуында укып карыйк әле. Безнең борынгы язуыбызга таянып
укыганда, «татар» сүзе өч сүздән тора: «т» — корал, «ат» һәм «ир» — кораллы атлы ир. Тарихи
чынбарлыкка «татар» сүзенең нәкъ шушы укылышы туры килә дә инде.
Кайбер галимнәр төрки руналарны Себердә табылган ташларга төшерү өчен генә уйлап
табылган очраклы язу дип тә баралар. Әйтерсең, Себердә фәннәр академиясе булып, тиз генә
язу уйлап тапканнар да чокып язып та куйганнар. Бигрәк көлке фикер. Төрки руналар белән
язылган «Ырк битик» (Юрау китабы) китабы табылу мондый беркатлы фикерләргә юл
калдырмый югыйсә. (Китапның русча тәрҗемәсен интернеттан алып укырга була.) Кәгазьгә
язылган төрле текстлы 20 фрагмент табылуын да билгеләп китәргә кирәк.
XIX гасырда (Себердән тыш) Истанбул шәһәрендә кәрван-сарай стенасына төрки руналар
төшерелгән текст табалар. Бу текстның язылу вакыты төгәл билгеле
— XVI гасыр. Димәк, төрки руналарны куллануны VIII гасыр белән генә чикләү дә сораулар
тудыра.
Борынгы миф һәм легендалар, дастаннар дөнья яралу, тарих, андагы геройлар һәм үз
заманында тупланган белемнәрне киләчәк буыннарга җиткерүче әһәмиятле мәгълүмат
чыганагы булып тора. Археологлар шул легендалар, дастаннар эзе буенча барып, Троя
шәһәрен казып чыгара, борынгы Мисырның күп тарихи урыннарын ача. Мифка нигезләнеп,
галимнәр бүген дә Нух пәйгамбәр көймәсен эзләүләрен дәвам итә. Один турындагы легенда
да төрле дип саналган рун язуының башлангычы Азия кыйтгасында булган уртак бер
чыганакка барып тоташуын күрсәтә.
Әдәбият
1. Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле. Дәреслек. — Казан: «Мәгариф», 1999.
2. Идегәй. Татар халык дастаны. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1994.
3. Из глубины столетий. — Казань: Татар.кн.изд-во, 2000.
4. История письма: Эволюция письменности от Древнего Египта до наших дней. — М.:
«ЭКСМО»; TERRA FANTASTICA. — СПб., 2002.
5. История татар с древнейших времён в семи томах. Том I: Народы степной Евразии в
древности. — Казань: «Рухият», 2002.
6. Кеннет Медоуз. Магия рун (тайные знания мудрецов). — М.: Издательско-торговый дом
«Гранд», 1997.
7. Мифы народов мира. Энциклопедия. — М.: Издательство «Советская энциклопедия», 1982.
8. Хлевов А.А. Предвестники викингов. Северная Европа в I-VIII веках. — СПб.: Издательство
«Евразия», 2002.
9. Языческие божества Западной Европы. Энциклопедия. — М.: «ЭКСМО»; СПб.:
«МИДГРАД», 2005.