ҖАНЫМ ШИГЫРЬ - КҮҢЕЛ МОҢ
Шигырь көче
Һәр күңелдә яшеренеп,
Бер шагыйрь ята.
Язгы кичләр, якты хисләр
Аны уята.
Гади генә сүзләрдән дә
Шигъри моң акса,
Уятып һәрбер күңелне,
Тәрәзен какса,
Йөрәктән чыккан хисләргә
Сүзләр табылса,
Таш бәгырьне дә елатып,
Җанга кагылса,
Туган телнең көче шунда —
Шигырьнең көче.
Җырлата да, елата да
Чын шагыйрь кеше.
Алтын бәһасенә торыр
Әйткән һәр сүзе,
Бер шагыйрьне җиңә алмас
Дошманның йөзе.
Шигырь тәмен тойган җаннар —
Рухи туганнар,
Алар күңелендә яши
Тукай, Туфаннар.
Көзге җил
Сердәш яфраклары очты —
Җиргә иңде сарылык.
Адашып йөри көзге җил,
Агачларга сарылып.
Әле тәрәзәгә чиртә...
Үтә җанга сугылып,
Эзләреннән тамчы-тамчы
Сагыш кала сыгылып.
Күшеккән җиргә сылана:
Ул да җылытыр түгел.
Җил сыеныр урын эзли,
Әйтерсең, ятим күңел.
Җаным — шагыйрь
Күктән синсез җиргә иңдем:
Җаным — шигырь, күңел — моң...
Сызланып елаган сазның
Ник бер кылы түгел мин?!
Мәхәббәтем җырга сеңеп
Түгелер иде саздан...
Адаштырдым сагышларны! —
Эзләрсең... тәүге яздан.
Өйрәндем синсез яшәргә,
Инде ялгыз түгелмен:
Уянды хистән мөлдерәп
Җаным — шагыйрь...
Түгел, моң!
Минем күңел
Минем күңел сары көздәй...
Моңнар тулган яраларга.
Өзгәләнә, йолкына җил
Сагышлардан араларга.
Минем күңел салкын кыштай...
Керфекләрен ак бәс сарган.
Күзләрендә — туңган назлар...
Боздай салкын җанга тарган.
Минем күңел нурлы яздай...
Күкләрендә — киек казлар.
Катлаулы да, бик тә гади
Күңелемне аңлый азлар!