ҖАНГА ТӨШӘ АВЫР КҮЛӘГӘҢ
***
Мин кояшсыз да яшәргә әзер.
Ансыз күнегелер ничек тә. —
Елмаюың калсын! Илаһ нурын
Алыштырыр өчен — шул җитә.
Мин сусаудан тилмерергә риза,
Әйткәннәрем буш сүз булмасын!
Кизләү кебек күзләреңне эчим,
Чәчләреңнең сыйпыйм елгасын.
Мин һавасыз йөзгә җитә алам! —
Кем кабатлар... шуның ише, дим? —
Караңгыда, дөнья уйга баткач,
Сулыш алуыңны ишетим...
Миңа табын тулы нигъмәт нигә,
Ни югалттым соң ул табында?
Иреннәрең чияләрдән кызыл,
Хөрмәләрдән татлы чагында...
Син барында мин мәңге бәхетле!
Тик сынауның бирсәң авырын,
Бер мизгелдә сукыр, тын җитмәүчән
Нәм тәм сизмәс булып калырмын.
Ястү
Тәрәз урынына
Рамда — төнге рәсем:
Кара, караңгы йорт.
Ак япмалы ятак.
Тонык урам. Мәчет.
Имән күләгәсе.
Шуның уртасында
Тынсыз карчык ята.
Җирне коендырып
Күкшел нур моңында,
Ай — «киндер»гә кунган
Чебен зурлыгында.
Янәшәдә — олан.
Шөбһәлекне өзеп,
Борын тартып ала...
Тәрәзәдә күзе.
Дөнья бер тамчыга
Артык түгел шуннан.
Мулла сагыш өсти
Тынлык тавышына,
Ә уемда анда,
Рамда — төнге рәсем:
Тонык урам. Мәчет.
Зират күләгәсе.
Һәм тарала илгә
Безнеңчә сүз әллә:
Һәм дертләтә җанны
Килеп иңгән вәхи: —
Исәннәргә сәлам! —
Исәннәргә сәлам! —
Исәннәргә сәлам! —
Үлгәннәргә... бәхил!
Минеке
(Хәдис-шәриф)
Ике күрше җир бүлеште.
И зы кубып!
— Бу — минеке!
Ызан-межа сызыгының
Аръягына сузгансың кул, — диде берсе.
Икенчесе тезеп салды үз дөресен:
— Юк, минеке!
Һәр зар-ялаң — язык, — диде, —
Сыңар аршын эчкә кергән казык, — диде.
— Җир минеке!
— Җир минеке!
Кызу хәлләр!
Җир шулвакыт телгә килде, әйтте хәбәр:
— Сүз тузанын тузгытмагыз, бик ансат ул —
Сез икегез дә минеке, адәм заты...
Кырым - 2014
Сыңар күзен йомды,
Язмышына күнеп, Илаһ Тәгаләнең
Нәүбәттәге көне. Көпшәләрен,
тормыш, Сиңа төбәп куя!
Люк өстендә берәү.
Актаныштан, ахры.
Баш җитмәслек түгел,
Артык түгел йә ким:
Башын игән, елый,
Елый... акрын-акрын...
Акмәчеттә хәзер
Караңгылык хаким.
Хәтер төпкеленнән
Кабат чыга йөзеп
БеТеэРлар йоклый,
Тик йокысы уяу:
Кырым карчыгының
Агарынган йөзе...
Һәм нәрсәдер суга
Сул яктарак, түштә.
Иртәгәсен медаль
Урнашасы төштә.
Бу тавыштан миең
Кайнап чыгар сыман!
Бактерия мыжгый
Кырым ярасында!
Акмәчеттә шау-шу,
Акмәчеттә бәйрәм! —
Сызгырулар тынмый,
Барабаннар бәрә!
Салют чәчрәвеге,
Чиркәү чаңы... Ура!
Ә ул елый, никтер,
Ә ул елый... Дурак!
Шатлык авазлары
Сау гакылдан өстен!
Бу тавыштан колак
Канап чыгар төсле!
Улап жңбәрмичә
Көчкә-көчкә түзеп...
Люк өстендә — солдат.
Актаныштан үзе.
***
Мин хәзрәткә «әйе» дигән чакта
Ихлас идем...
Ни дим тагы ла?
Нәрсә вәгъдә итим?
Кесәмдә — жңл...
Шул жңл, шомландырып, өстәвенә,
Бәгырь кылларыңа кагыла.
Кабат көең киткән:
— Кайда йөрдең? —
Бәйдәге эт түгел соң ла мин!
Сабыйныкы төсле күз яшьләрең...
Елап җибәр, юкса...
Сокланыйм.
Әмма сөю үлчәвеннән хисне
Нәфрәт үлчәвенә күчермә!
Кичер мине, рәнҗеткәнем булса,
Кичер... рәнҗетәсем өчен дә...
Мин яңадан салмыш!
Күкрәк төеп,
Әрлә!
Котыр!
Соңрак коч кына...
Ә мин башым салындырган килеш
Шуып төшим аяк очыңа...
— Болай барса, озак сузмассың ич! —
Җанга төшә авыр күләгәң...
Ни афәте аның — рәхәтләнеп
Итәгеңә ятып үлгәндә?..
Ә Илаһка әйтермен дөресен:
«Тәүбә кылыйм, дидем... соңардым».
...Һәм үтенеп, хәрәм гомерем белән
Шул гомеремдә бердәнбер хәләлем —
Син ярымны кире сорармын!