Логотип Казан Утлары
Шигърият

«ӘЙЕ!» ҺӘМ «ЮК!»

ПУБЛИЦИСТИК ЦИКЛ
Сугышны бер сүз белән башлап та, бер сүз белән туктатып та була.
R.N.

Әйтче, кояш!
Кояш, Кояш! Әйтеп бирче:
Галәми яшең күпме?
Кемнәр сине элеп куйган

Бизәкләп зәңгәр күкне...
Җирдә барган орышларны
Күзәткәнсең «Аһ!» итеп.
Миллион елларны кичкәнсең,

Син — шаһитләр шаһите.
Кыйтгаларда сугыш бара,

Елга булып кан ага.
Бу тарихта булгандыр бит

Сугышларсыз замана?
Бикфорд очындагы ялкын
Кая таба үрмәли?..
Шартламасмы?

Чорналган ул Җир күчәре тирәли.

Кулга — мылтык-кылыч түгел,

Вакыт каләм алырга;
Солых дигән шартнамәгә

Асыл тамга салырга.
Орден кадау нигә кирәк

Җанкыярлар түшенә?
Ходай биргән бер гомере

Насыйп булсын кешегә.
Без бит атом гасырының

Уллары һәм ... коллары.

«Кол булмаска!» диеп тетри

Гитарамның кыллары.
Хиросима, Нагасаки —

Көлгә очкан шәһәрләр...

Бомба иҗат итүчене

Аллаһ үзе каһәрләр.

«Сугыш-сугыш» уйнаулардан

Җирдә кан һәм яшь арта.

...Трибунада чал Сахаров —

Атом бомбасы «әхлагын»

Чөеп ташлый башаркан!
Баш тартты ул дәрәҗәле

Титуллар, орденнардан.

Кирәкмиләр! Җан түрендә

Нибары тәүбә калган.
Хөрмәтли, алкышлый дөнья

Шушы Тәүбә иясен, —

Чәчәк итеп сузды аңа

Нобель премиясен!
Тукаебыз дөрес әйткән:

Яшәү фарыз аңлашып, —
Халыкара мәйданнарда

«Тел вә лөгать алмашып».
Бер хакыйкать вәхи булып

Уелган дивар-ташка:

Тарихларны язып булмый

Илең, халкыңнан башка.
Вакыт — сугыш-албастыны

Цементлап катырырга;
Тын океан төпләренә

Мәңгегә батырырга!
Туганлыкка — яшел урам,

Ә тынычлыкка — «ӘЙЕ!»

Сугышларга: «ЮК!» — диябез,

Бетсеннәр алар мәңге!

 

Чуардан да чуар замана

Җир шары да нәкъ безнеңчә итеп

Уралгандыр төрле моңнарга.
Кайсы полюсларда нинди халәт —

Җирнең пульсын вакыт тыңларга.
Тормыш гүя — төсле калейдоскоп:

Төсләрнең бар алы, карасы.

Безгә шушы чуар дөньялыкның

Уртасыннан атлап барасы.
Ил чигендә — бетон баганалар,

Буй-буй сызык... Аклы-каралы...

Кемгә — ак төс, кемгә — кара сызык:

Ачыклыйсы хәлләр бар әле.
Ипекәйдән кала, әй, Тынычлык,

Нава сыман кирәк син безгә!

Кайчан, кайчан барып ирешербез

Дуслык дигән олуг диңгезгә?
«Туганнарча гына яшәгез...» дип

Моң агыла күкләр багыннан.

Сугыш дигән афәт кешелеккә,

Ни әйтсәң дә, көчләп тагылган.

Безгә, безгә — вулканнарны түгел,

Сугышларны кирәк йөгәнләү.
Ана кеше фәкать балкып торсын

Сабыйларын сыйпап сөйгәндә.
...Чуардан да чуар бу заманда

Яшьләр өчен — кыйбла, юл башка:

Утлар-сулар кичкән комсомолга

Наркоманнар килде алмашка!
Фәхешлек һәм ришвәт чәчәк ата,

Җимешләре аның — фарисейII.

Саф алтынга баткан бай түрәләр,

Сазаганнар нәрсә карый соң?
Күптән вакыт — коррупционерны

«Таш капчыклар»ына ябарга;
Яманаты чыккан ришвәтләрнең

Тамырына балта чабарга!
«Милиция» дигән бишмәтләрне

Алыштырдык «полиция»гә.
Алар ләкин һаман, һаман да бит

Гади кеше —
«Гражданин»га килеп сөялә.

Үзгәрешләр — бар да, юк та кебек,

Мин тарихка карыйм борылып:

Чиратларның беткәне юк илдә,

Илдә әле — һаман сорылык...
Иң яманы: син яшәгән Илдә

Җимерелсә ирек һәм намус, —
Шушы вазгыятьләр эргәсендә

Мәңгегә кол булып калырбыз.
Бардыр бит ул галәм киңлегендә
Җирнең энергетик хәтере.
Кешелекнең миен тузан басса —

Менә шулдыр иң-иң хәтәре...
Килде исә атом һәлакәте —
Кара җилләр бары исәчәк;
Кара шәлен ябып, космик бушлык Җиргә кайтарылып төшәчәк...

Уян, хәтер!

Ялгамакчы булып Хәтер җебен,

Уятмакчы булып татарны,

Казансуда ятим җилләр йөри —

Их, саклыйсы иде Ватанны!
Хәтер көне... диеп җыйналабыз,

Җыенабыз нигә аз санлы?
Кирәк иде юкса яд итәргә

Кол Шәрифне, иске Казанны.
Нигә килсен — чыпчык борны хәтле

Патриотик хисен күр әнә:

Мәскәүләрнең йонын кабартмаска

Әй, тырыша безнең түрәләр!
Ләббәйкәгә биеп торуларны

Туктатырга вакыт, фаразан.

Колак салчы, кардәш: сагыш белән

Тукылган бит безнең һәр азан...
хәтер!
Казан уртасында — соры һәйкәл:

Илбасарга урын табылган.
Безнең хәтер, әнә, әле дә булса

Үткер кылыч белән чабылган.
Казан-йортны саклаучыларга без

Лаек һәйкәл куя белмибез.
Солтан түгел, олтан өммәтенә

Төшеп баттык бугай инде без.
— Көрәшчеләр кирәк! — диде шагыйрь.

Марат Мөлековлар, кайда сез?..
Әгәр милләт мәрткә киткән икән,

Чыбыркылап куу файдасыз.
Уян, Хәтер — аягүрә килеш!
Уян, татар — гафләт йокыңнан!

Онытмагыз, безнең азаныбыз

Ачы хәсрәт белән тукылган...

 

Аңлау мөмкин

Коммунизмга дип барган шәпкә,

Өзелеп тә китсен әле лепкә!

Корыч фундамент дип лаф орулар

Уратылган булган черек җепкә!
Кара халык эшкә карышмады,

Үстерде ул бодай, арыш, тары.

Шигарәләр чөеп җилгә очты

Россиянең күпме алтыннары!
Тирән тамырларда сут калырмы,

Илнең амбарында кот калырмы?

Батып бара торган албастыны

Иганәләр генә коткарырмы?
Белем кыяларын кимерсәк тә,

«Тимер диварлар»ны җимерсәк тә,

Шовинизм дигән кара чуан

Гел кычытып тора бу терсәктә...
«Үткәннәр»не тоташ сагыну бар,

«Яңа чор» дип дөрләп кабыну бар.

Халыкларны кая таба илтер

Демократик битлек ябынулар? 

Космосларга, әйе, менгән чакта,

Завод-фабрикаларны бүлгән чакта,

Ни дәүләт бу — эзсез, бихәбәрсез

Бер кешесе хәтта үлгән чакта?
Кече парламентлар хокук сорый,

Башларына суксаң — йокымсырый.

Берни аңламыйча яшәп ята

Йә Машенька шунда, йә Шәмсурый.

Киллерларга ирек биргән чакта,

«Держава!» дип күкрәк төйгән чакта,

Халыкларга татлы Азатлыкны

Тамчы-тамчы итеп бүлгән чакта,
Империяне...
Әйе, аңлау мөмкин
Фәкать кан һәм күз яшьләре аша... 

Канатлы җыр
Әфганстан, Чечня кырларыннан

Әрдәнәләп кайтты табутлар.
Кайтмый калган солдат улларына

Гудок бирде ятим заводлар.
Генсекларны, президентларны

Газаплыймы икән вөжданы?
Ышанмыймын! Әлмисактан бирле

Тынычлыкның алар — дошманы...
Сугыш уты кабызучыларга

Дөнья нигә шулай тар икән?

Бу кавемнең шәһәр төзегәне,

Агач утыртканы бар микән...
Сабантуйда арттан килгән атка

Яулык элгән безнең әбиләр.
Артта калган илләр-халыкларның

Кол булуын тели хәрбиләр.
Америка — контрастлар иле,

Президентлар анда сулагай.

Нигә әле үзен бүтәннәрдән

Нәрчак өстен куя Сэм агай?
Доллар исе, өсе — ориентир,

Милли низаг — бары жңм генә.

Бәбәкләрен кыйтгаларга төбәп,

Канлы сугышларга жңлкенә...
Нигә әле тәкәббер Сэм агай

Борын чөеп кенә сөйләшә?

Гуманитар ярдәм урынына —

Бомбалар һәм үлем «өләшә»...
Демократик дөнья төзибез дип,

Америка, ж,енең котырган!
Илләр инде тәмам гажңз булды

«Янки» дигән кара кутырдан.
Юлбасарлар алтыныңны талый,

Илбасарлар талый Ватаның.

Кемнең әле, кемнең күргәне бар

Явызлыкның чәчәк атканын?
«Әйе!» дигән безнең сүзләребез

Чәчәк атсын, бирсен җимешен.
Хыялымда... сугыш кырларыннан

Солдат булып кайтып килешем.
Солдат нәрсә? Ул бит җиңүгә дә,

Үлемгә дә әзер һәрвакыт.
Күпме язмышларын сыный дөнья

Сугыш казанында кайнатып.
Хәрбиләр дә, яңа «патша» лар да

Үзен-үзе тота бик текә, —

Шулкадәрле көчле микәнни соң

Хакимият дигән вертикаль?
Сугышларга киртә куяр өчен

Тик бер нәрсә кирәк — батырлык!

Даһи акыл әйткән: бу дөньяны

Коткарачак бары матурлык.
Күптән вакыт — корыч танкларны

Аударырга домна миченә...
Тимер-томыр авазлары түгел,

Канатлы җыр кирәк кешегә!
Туганлыкка — яшел урам,

Ә тынычлыкка — «ӘЙЕ!»

Сугышларга: «ЮК!» — диябез,

Бетсеннәр алар мәңге!