Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшәвенең гаме дә, яме дә - театр (әңгәмә)

Аның биеклеге – сәнгать күге. Табынганы – сәхнә. Яшәвенең гаме дә, яме дә – театр. Хәтта фани тормышының ахыргы ноктасын да сәхнәдә куярга тели ул.

«Бөтен язмышы театр белән бәйле кешегә шуннан да зуррак бәхет була аламы?» – дигән сорау да куя. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева Тамашачы күңелендә бүген дә Рәхилә, Зөбәйдә, Диләфрүз, Әсәл, Миләүшә булып яшәгән актриса рольләре турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Бу аңлашыла да. Әлеге һәм башка образлар аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театры тарихы елъязмасында да мөһим урын алып тора. Рольләр белән очрашу, иҗат газаплары, сәнгатькә бирелгәнлек – гомеренең төп һәм мәгънәле өлеше. Әңгәмәбез дә, нигездә, шул хакта.

 

– Наилә апа, бүгенге Наилә Гәрәеваны гәүдәләндергән пьеса язарга кушсалар, автор ремаркасында аңа нинди характеристика бирер идегез?

– Наилә Гәрәева – Камал театры артисты, язмышына рәхмәтле актриса, 75 яшьтә. Нәкъ менә актриса буларак бәхетле булуыма басым ясар идем. Бер кеше дә тулаем бәхетле була алмыйдыр ул, минемчә, бәхет мизгелләрдән тора. Театр миңа әнә шундый мизгелләрне күп бүләк итте, сайлаган юлыма тугрылыклы булдым, халык та мине яратты. Дөньяда шундый зур талантлар бар: ниндидер мөһим гамәлләр кылалар, фәнни ачышлар ясыйлар, алар белән чагыштырганда, мин беркем түгел. Бары үз теләгемне тормышка ашыра алган канәгать кеше.

– 75 яшьтә, дидегез, бу ремаркада башка яшь күрсәтелергә дә мөмкин. Мәсәлән, үзегезне ничә яшьтә хис итәсез, шул яшь...

– Ничә яшь булса, мин төгәл үземне шулай хис итәм. «Күңелем белән 18дә», дип очынган кешеләрне аңламыйм. Үземнең яшемнән канәгать, Ходайга шөкер кылам! Чын яшем турында бер көнгә дә онытмыйм, аның белән килешеп яшим.

– Раневскаядан: «Ни өчен театрдагы язмышыгыз турында китап язмыйсыз?» – дип сорагач, «Язмыйм, чөнки ул зар китабы булыр иде», – дип җавап бирә. Юбилей уңаеннан «Язмышыма рәхмәтле» дигән китабыгыз чыгуын беләбез. Сезнең китабыгыз нинди рухта? Анда төп фикер нинди?

– Бүгенге көнгә кадәр уңайсызланам. Китап чыгару – зур җаваплылык. Ләкин театр тәкъдим иткәч, әлеге эшкә алындым. Төп фикер исә – язмышымны хәл иткән кешеләргә рәхмәтле булу. Алар тормышымда күп очрады. Мин – рус мохитендә үскән кеше. Гаиләдә әбием татарча тәрбияләсә дә, әни заман кешесе иде, ул мине рус мохитенә тартты. Рус мәктәбендә укыдым, рус дөньясында формалаштым. Шуңа да Качалов театры каршында ачылган татар-рус студиясенә имтиханнарны рус группасына тапшырдым. Инде сынауларны уңышлы узгач, бер кеше, яныма килеп: «Син татар кызымы?» – дип эндәште. Ризалашып баш каккач, ни өчен рус бүлеген сайлавым белән кызыксынды. Мин аңа үземнең татарча начар белүемне аңлаттым. Ул, икеләнергә урын калдырмыйча: «Өйрәнерсең! Син талантлы кыз, синең киләчәгең татар театрында», – диде. Бүген дә уйланам. Нәрсә бу? Күрәзәчелекме, интуицияме, әллә милләтеңә тугрылыкмы? Ни дәрәҗәдә кирәкле вакытта әйтелгән сүзләр! Мин ул кешенең кем икәнлеген соңрак белдем – Ширияздан Сарымсаков булып чыкты, ул вакытта Г.Камал театрының баш режиссёры. Аның сүзен тыңлап, мин татар группасына керергә әзерләнә башладым. Муса Җәлилнең әле яңа гына кайтып ирешкән «Моабит дәфтәрләре»ннән «Вәхшәт»не русча, аннан татарча өйрәндем. Укый башлагач та, Ширияздан абый мине «Таһир-Зөһрә», «Ай тотылган төндә» һәм башка спектакльләрдә күмәк сәхнәләрдә катнаштырды. Китапта әнә шул зур шәхесләр, кадерле кешеләр турында тәфсилләп язылган.

– Ул вакытта рус төркеменә укырга кергән булса, бүген Наилә Гәрәева нинди актриса булыр иде икән?

– Беркем булмас идем, бер почмакта елап утырыр идем кебек. Язмышым – татар театры, ул миңа буыннарымда татар каны агуын, нәселемнең татар булуын һәм шуның белән горурланырга кирәклеген аңларга этәрде. «Татар бәхте өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын», – дип бүген кыюланып әйтә алам.

– 70 яшьлек юбилеегызда Разил Вәлиев: «Әгәр музыка сәнгатенә шәһәр мәдәниятен Рөстәм Яхин алып килгән булса, театрга аны Наилә Гәрәева алып килде!» – дигән сүзләр әйткән иде...

– Әйе, ул сүзләрне яхшы хәтерлим, алар миңа бик тәэсир итте. Шәһәрдә тууның кимчелек түгел икәнен аңлау соң килде миңа. Заманында «шәһәрлек» белән төрттерүчеләр дә шактый булды, бу нәрсә күңелгә заманында бик тиде. Хәзер аңлыйм: шәһәрдә үсү – кимсенә торган нәрсә түгел, ул мине баетты гына. Икенче курста, мәсәлән, Рәфкать Бикчәнтәев мине Хәй Вахит әсәрендә Рәхилә роленә билгеләде. Бөтен театр дәррәү купты: «Ничек инде төп рольгә татар телен дә юньләп белмәгән студент кызны билгелисез?» Ләкин ул вакытта театрда яшьләр юк иде, щепкинчылар әле кайтып җитмәгән, Рәфкатьнең башка чарасы да булмагандыр. «Беренче мәхәббәт» – Хәй Вахитның театрда куелган беренче әсәре, Рәфкатьнең беренче спектакле, минем тәүге баш ролем. Рәхиләдән халык мине таный башлады. Чыннан да, татар телен белүем начаррак булгандыр, ләкин шул ук хәл еллар узгач, Марсель Сәлимҗанов «Әни килде»дә Әни ролен биргәч кабатланды. «Ничек инде Наилә Гәрәева Әнине уйный, шәһәр кызы бит ул, Шәриф Хөсәеннең «Әни»се – авыл кешесе», – дип шаулаштылар. Бу юлы мин дә каршы чыктым: «Минем хакым бар, мин – ана. Ана авыл һәм шәһәр кешесенә бүленәмени? Ана хисләре – бертөсле», – дидем. Ләкин эчтән үземнең дә куркуым бар иде. Галимә апа Ибраһимова уйнаган роль бит! Премьера көнне беренче пәрдәдән соң сәхнә артына чыктым да калтырап төштем, Фәрит (Фәрит Бикчәнтәев – Г.С.): «Нишлисең син, ник алай дулкынланасың?», – ди. «Кабул итмиләр, кабул итмиләр», – дип тәкрарладым, тик үземне кулга алып, спектакльне уйнап бетердем, соңгы пәрдәдә генә халык мине кабул итте. Бүген бу рольне иҗатымның югары ноктасы дип саныйм.

наилә2

– Иҗатыгызның әле башлангыч чорында, шулай ук Шәриф Хөсәеновның әсәре буенча Хөсәен Уразиков куйган «Зөбәйдә – адәм баласы»ндагы Зөбәйдә ролегез бар. Зөбәйдәнең өлкәнәюе, җитдиләнүе Булатка гашыйк булудан башлана. Сез үзегезнең «яшьлегегез-юләрлегегез» белән кайчан саубуллаштыгыз?

– Рәфкатькә кияүгә чыккач, кинәт өлкәнәйдем, чөнки ул шактый олы яшьтә иде — тормышка карашы, фикерләве бөтенләй башка, аралашу даирәсе дә икенче. Ләкин мин үземне кияүгә чыкканчы юләр булдым дип әйтә алмыйм, нәкъ менә аңа кияүгә чыгуны юләрлек дисәм генә (көлә). Юк, юк, ул адымым минем акыл белән хәл ителгән иде. Рәфкать ялгыз кебек тоелды, аны яклыйсы, саклыйсы килү теләге уянды. Барыбер ул вакытта яшь булганмын әле, күп нәрсәләрне аңлап бетермәгәнмен. Рәфкать минем өчен укылып бетелмәгән китап булып калды. Аның язмышы бәхетсез, кадерсез булды. Талантлы иде ул, күпме эшләр башкара алыр иде! Бу уңайдан үземне дә гаепле сизәм. Әтисе тормышка ашыра алмаган хыялларны бүген театрда Фәрит ашыра. Бу Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән, беренче чиратта, аның рухын шатландыру өчендер дип уйлыйм.

– Сезнең язмышыгызны бераз башкачарак күзалдына китерсәк... Мәсәлән, «Мәхәббәт турында сөйләшик» геройлары кебек бергә картайган парларны... Сез алай яши алыр идегезме?

– Яши алыр идем. Мин, кешегә бирелеп, ирне ир итеп яши алам, хәтта үземне онытырга да мөмкинмен. Олыгайган саен ялгызлыкны ныграк тоясың. Яныңда башыңны җилкәсенә куеп утырырлык кеше булса, бөтенләй икенче төрле булыр иде. Кешене яратсам, чын мәгънәсендә, бөтен булмышым белән аңа биреләм. Ул нәрсә каян килгәндер? Бәлки, үземне бөтенләй үк югалтмас өчен шундый язмыш насыйп булгандыр, кем белә?!

– Артист язмышы да рольләрсез ялгызлыкта үтәргә мөмкин. Әлеге тыналыш Сезне дә читләп узмаган. Җиде ел рольләрсез яшәгәнсез. Җиде ел – ул шулкадәр зур вакыт аралыгы. Бер ай эшсез, билгесезлектә булу да ярты картайта...

– Әйе, җиде ел... Әйтүе генә җиңел, ләкин хәзер аңлыйм: бу табигый нәрсә, һәрбер актёр иртәме-соңмы әлеге чынбарлык белән очраша. Русларда шундый сүз дә бар: «В театре должна быть культура страдания». Әмма, башкалар белән чагыштырганда, мин бу чорны җиңелрәк уздым. Башта Марсель Сәлимҗанов мине үзенә ярдәмче итеп театр училищесына актёрлык осталыгы дәресләрен укытырга алды, бер курсны чыгаргач, мине хәзерге Мәдәният һәм сәнгать университетына чакырдылар. Ул вакытта педагогикага китмәсәм, актёр буларак та югалыр идем, чөнки актёр һәрдаим укырга, кызыксынырга тиеш. Театрга Дамир Сираҗиев килгәч, рольгә сусавымны белеп, үзе куйган спектакльләргә («Көйсез сәфәр», «Ләйсән ире Хәсән», «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», «Ахырзаман») ала башлады. Бу рольләр миңа, актриса буларак аерым уңыш китермәсәләр дә, Дамирның тормышымның торгынлык чорында килеп чыгуы бар яклап та яшәргә көч бирде. 1989 елда театрга Фәрит килде. Диплом эше буларак куелган «Бичура» спектаклендә миңа Күршекәй роле эләкте. Карчыклар образына күчүем нәкъ менә шул спектакльдән башланды.

– Тирән, яхшы роль тиз генә ачылмый, актёр белән качышлы уйный, диләр. Наилә Гәрәевага кайсы роленең эзенә төшү иң катлаулысы булды?

– Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» әсәрендәге Сәлимә роле шундыйлардан. ГУЛАГны үткән, фаҗигале язмыш кичергән, әмма иманына тугры калган татар хатыны. Үзе эчә дә, тәмәке дә тарта. Аның белән танышкач, бөтенләй минем роль кебек тоелмады, шуңа өстәп, спектакльгә алынган чор нәкъ ураза вакыты иде, мин инде намазга да баскан кеше буларак: «Фәрит, булдыра алмам, башка артистка тап», – дидем. Ул катгый рәвештә: «Юк, әни, син уйныйсың. Син әле үзеңне белеп бетермисең», – диде. Эшләве бик авыр булды, Фәрит тә һәрдаим: «Ышанмыйм, ышанмыйм», – дип кисәтеп торды. Ләкин җиңдек, Аллага шөкер. Бу – минем дә, Фәритнең дә уңышы. Мин яңа яктан ачылдым, үземә ышанычым артты. Зур газап белән тудыргангамы, хәзер ул минем иң яраткан рольләремнең берсе. Нәкъ шушы рольдән соң мине сәхнәдәшләрем актриса буларак кабат таныды. Бу исә минем өчен бик мөһим.

–  Фәрит Бикчәнтәев бер әңгәмәсендә: «Камал театрының үзенчәлеге – театрда артистлар ансамбленең булуы», – дигән иде.

– Театрда ансамбль иң кирәк нәрсә, һәрбер спектакльнең төп уңышы – ансамбль.

Оркестрдагы һәрбер уен коралы мөһим булган кебек, театрда да бер генә кеше бернәрсә дә эшли алмый. Әгәр бүген дә миңа «Диләфрүз» дип дәшәләр икән, анда Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Хәлим Җәләлов, Дилүс Ильясовның өлеше әйтеп бетергесез. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә минем Әсәл югары бәяләнде. Бүген үткәннәргә борылып карагач, бу – безнең уртак җиңүебез, ансамбльнең җиңүе дигән фикергә киләм. 1967 елда әлеге спектакль белән Тукай премиясенә лаек булу да нәкъ шул турыда сөйли. Бер-беребезне күз карашыннан аңлап, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләү – бәхет.

– Роль белән беренче очрашу гадәттә ничек уза? Рольне әзерләгәндә, эчке оппонентыгыз кем? Сез кем беләндер бәхәсләшәсез, киңәшәсезме?

– Үзем белән бәхәсләшәм. Артык төпченергә, үз-үземдә казынырга яратам. Бу сыйфатымнан арынырга телим, ләкин булмый. Уянам да барыбер шул кысаларга керәм. Чехов әйткәнчә: «Всю жизнь хотел выдавить из себя рада». Кеше кимчелекләреннән арына алмаган кебек, артист тормышын да үзгәреп булмый икән. Рольгә гел курку белән алынам. «Бабайлар чуагында» биш ел уйныйм, һаман үземнән канәгать түгел. Ләкин, икенче яклап, бу бик кирәк сыйфат. Артист үзеннән канәгать булса, ул бетә. Бу яшьтә сирәк уйныйсың бит, сирәк уйнагач, ныграк та куркыта. Һәр спектакль – сынау. Әмма сәхнәгә чыккач, курку да, дулкынлану да, анализ да вакытлыча онытыла, син инде шул геройның тормышы белән яши башлыйсың. Хәтта авырулар, күңел төшенкелеге дә кул белән сыпырып алган кебек була. Спектакль тәмамланганнан соң да, озак вакыт аннан арына алмыйча йөрисең. Беркадәр вакыттан тагын шул анализ башлана.

– «Актёрның рольне мөстәкыйль өйрәнүе» темасы Станиславский хезмәтләрендә зур урын алып тора. Бүген дә сәнгать белгечләре «актёр рольне үзе сүтеп җыйса гына, ул аның авторы була ала», дигән фикердә. Мөстәкыйль эшкә Сез күпме вакытыгызны бүләсез?

– Безнең фаҗигамы, бәхетме: рольле булсак, башыбызда гел шул персонаж. Ятсак та, торсак та, кунакта утырсак та, урамда йөрсәк тә. Яшьрәк вакытта әнигә күршеләр: «Сезнең кызыгыз бераз сәеррәк, үзалдына сөйләшеп тик йөри», – дип әйтәләр икән. Шуннан үземне бераз контрольдә тота башладым, ләкин барыбер уйда, хыялда рольләр. Әнә шулай без гомер буе ялган тормышта яшәгәнбез, чын тормыш читтән параллель барган, аңа көч җитмәгән. Бер актриса: «Ник театр юлын сайладыгыз?» – дигән сорауга болай дип җавап биргән: «Мин реаль тормышта яши алмаячагымны аңладым». Сәхнәдә ничә тапкыр сөйдек-сөелдек, аерылдык, үлдек, тормышта чынга аша алмаган хыялларны тормышка ашырдык. Уйнамаган чорларымда мин чынбарлыкта яшәп алдым. Ул вакытта көчемне Фәриткә, соңрак оныгым Йосыфка бирдем. Рольләрем булганда, минем яшәргә вакытым да, энергиям дә булмады.

– «Безнең буынга заман режиссёрлары белән эшләү катлаулырак. Хәзер театр башка», – дисез әңгәмәләрегездә...

– Без – психологик театр рухында тәрбияләнгән кешеләр, ә хәзер күп нәрсә уенга корыла. Безнең буын сәхнәдә Станиславскийның «я в предлагаемых обстоятельствах» ысулы белән яшәде. Фәрит миңа: «Гел үзеңне уйныйсың, персонажны уйнарга кирәк», – ди. Әйе, театр – уен, ләкин алтын урталык булырга тиеш. Марсель Сәлимҗановның шундый сүзләре бар иде: «Башыңда торсаң тор, ләкин мин синең ни өчен башыңда торуыңны аңларга тиеш». Ягъни форма белән эчтәлек бергә барырга тиеш. Хәзер күпләр шаккатыру белән шөгыльләнә башлады, тик шаккатыруда да мәгънә сакланырга тиеш. Безнең театрның кече сәхнәсендә барган «Җәйнең бер көнендә» спектаклен психологик уен дип әйтеп булмыймы? Театр төрлечә яшәп карар да барыбер кире үз юлына кайтыр дип уйлыйм.

наиля

– Күптән түгел Юрий   Альшицның «Рольгә 45 сорау» дигән китабы кулга керде. Анда ул: «Укытучы вакытны, сәнгатьне алдан тоярга тиеш. Киләчәк театры турында сүз йөрткән педагог кына нәрсәгәдер ирешә ала», – дип яза...

– Дөрес фикер. Яңадан педагогикага алынмас идем, хәзер инде миндә Сез әйткән заманча тоемлау юк. Яшьләргә бүген нинди дә булса яңа әйбер җиткерә алмыйм кебек. Мин аның булырга тиешлеген сизәм, ләкин һаман да психологик алым белән эшлим. Бер генә мисал: берничә ел элек курс белән Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» спектакленнән өзек сәхнәләштердем, шул ук чорда Фәритнең укучысы Лилия Әхмәтова нәкъ әлеге пьеса буенча диплом эшен тапшырды. Ул бөтенләй башка формада иде. Спектакльдән соң бер укучым: «Наилә апа, карагыз алар ничек уйный, ә без һаман да психологик алымнар белән баш ватабыз», – диде. Бу сүзләр, спектакль турында бер атна уйланып йөрдем һәм башка укытуга алынмаска карар кылдым, ләкин, җитәкчелек бик үтенгәч, яңа курска тотындым. Ул соңгы курсым булыр дип уйлыйм. Әлбәттә, мин биргән психологик мәктәп – театрның нигезе, ул кирәк, аларга ул эштә комачауламас, әмма бүгенге театр икенче, моны аңлыйм һәм укытучы буларак үземә объектив бәя бирәм.

– Сезнең өчен яшьләрдә техника мөһимрәкме, әллә актёрның сөйкемле сөягеме? Русларда аның төгәл сүзе бар – обаяние. Мәсәлән, Олег Табаков педагог, режиссёр буларак нәкъ менә сөйкемлелеккә ставка ясавын әйтә һәм ул тәрбияләгән актёрлар аша моның чыннан да шулай булуы ачык чагыла.

– Бар нәрсә бөтен булырга тиеш. Сөйкемлелек – Ходай тарафыннан бирелгән бүләк, ләкин бер сөйкемлелек белән генә ерак китеп булмый. Русларда бер сүз бар: «Поэтом можешь ты не быть, но гражданином быть обязан». Бу актёрларга да карый. Актёр илдәге вазгыять, вакыйгалар белән кызыксынырга, битараф булмаска тиеш, үз уе белән дөньяда кайнарга бурычлы. Әлеге сыйфат бар икән, артистның уйнаган роленә үз мөнәсәбәте дә бар. Бу бик мөһим, чөнки сәхнәдә бар нәрсә дә зурайтылган көзгедәге кебек ачык күренә. Рифкать «Беренче мәхәббәт» спектакленнән соң миңа бүләк иткән альбомында шундый сүзләр язган: «Булачак акыллы артисткага». Талантлы димәгән, «акыллы» дип ассызыклаган. «Булачак» дигән сүз исә киләчәккә ышаныч, өмет белдерү.

– Соңгы елларда режиссёрлар «драматургия – театрның нигезе», дигән фикерне шик астына куя. Бу турыда матбугатта да шактый бәхәсләр барды. Сезнең катнашлыктагы спектакльләрнең әдәби материалы төрле. Бүгенге драматургия, драматурглар белән мөнәсәбәтләр ничек?

– Драматургия – театрның нигезе, бу бәхәссез. Хәзер күп режиссёрлар инсценировкалар белән мавыга. Мәсәлән, безнең театрда барган «Минем исемем Кызыл» спектакле Орхан Памук әсәре буенча эшләнгән. Сәхнә бизәлеше, заман технологияләре кулланылуы, фикере, темасы белән бик үзенчәлекле спектакль, ләкин әдәби материал таркау. Инсценировканы театрны яхшы белгән кеше эшләсә генә уңышлы килеп чыга. Гомумән, драматургия өлкәсендә уңыш казанганнар – театр кешеләре. Ни өчен Туфан Миңнуллин пьесалары сәхнәдән төшми? Чөнки Туфан үзе артистлыкка укыган, ул сәхнә кануннарын яхшы аңлый, белә. Бүгенге драматургия элеккеге драматургия түгел инде, чөнки драматург сәхнә кануннарыннан тыш кешеләрне, тирә-юньдә барган вакыйгаларны аңларга, заманны бик тирән тоемларга тиеш. Бу уңайдан Илгиз Зәйниевне аерып әйтә алам. Драматургик законнарны белүдән тыш (ул да бит артистлыкка, режиссёрлыкка укыган!), аның әсәрләрендә тирән фикерләр салынган. «Мәхәббәт турында сөйләшик» пьесасын гына алыгыз, ул әле аның тәүге әсәрләренең берсе. Пьесада өч буын, өч буынның тормышка карашы, үзара мөнәсәбәте. Акыллы драматург кына дөньяны шулай сизә, төрле чор кешеләрен аңлый, алар булып сөйләшә ала.

– Сез башка театрларга да күп йөрисез, аларның эшләрен күзәтеп барасыз. Соңгы вакытта сезгә тәэсир иткән спектакльләр бармы?

– Күп йөрим дип әйтмәс идем. Безнең театрга килгәннәрен күзәтәм. Ләкин соңгы елларда миңа тәэсир иткән спектакльләр юк дәрәҗәсендә. Мин – тәҗрибәле артист, профессионал кеше. Бәлки, моңа кадәр күп нәрсә күргәнгә шулайдыр. Товстоногов, Любимов, Захаров спектакльләреннән соң бүген миңа тәэсир итү авыррак. Үзебезнең театрда тәэсир иткән спектакль – «Кара чикмән». Онытылып, дулкынланып карадым мин аны. Форма да, эчтәлек тә бар. Хәзер спектакльләр шулкадәр күп, кайсын карарга да белмисең. Додинның башлангыч чорындагы иҗатын яратам, бигрәк тә Абрамовның инсценировкалары буенча куелган спектакльләрен. Казанга Чеховны алып килгән иделәр, ләкин мин аның «Өч сеңел»ен кабул итмәдем. Минем күңелемә үтеп керә торган иң зур нәрсә – ул актёр. Спектакль, фильм начар булырга да мөмкин, ләкин актёр тәэсирләндерә ала. Бөтен нәрсә артист аша кабул ителә. Мин хәтта кайбер спектакльләрнең режиссёрларын да, сюжетын да хәтерләмим, ә актёрлар күз алдымда! «Нәүрүз» фестивалендә дә, Туфан Миңнуллин декадасында да яңалык булырлык спектакльләр күрмәдем. Әмма соңгысында Әтнә театрының «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле гадилеге белән сокландырды. «Гадилектә – бөеклек» дип юкка әйтмәгәннәр бит!

– Спектакльне кабул итү-итмәү – субъектив нәрсә. Сезнең күзаллау, фикердәшләрегез, Сез ышанган кешеләрнеке белән туры килмәсә, үзегездә шикләнә башлыйсызмы, әллә аларның профессиональлегендәме?

– Һәрбер кеше үзенчә кабул итә. Филологлар, журналистлар – бертөрле, сәнгать белгечләре, артистлар – башкача, халык – өченче төрле. Күпчелек баш белән түгел, күз, колак белән кабул итә. «Хуҗа Насретдин» спектакленең премьерасында, мәсәлән, минем артта бер тамашачы спектакль дәвамында: «Нәрсә инде бу, нәрсә инде, бер дә көлке түгел», – дип утырды. Хуҗа Насретдин мәзәкләре тыңларга килгән ул, аны гаепләп тә булмый. Театрга күңел ачарга килүчеләр күп. Бу табигыйдер дә. Менә шул тамаша көткән халыкны без бераз гына уйланырга этәрсәк, димәк, үз вазифабызны башкарганбыз дигән сүз.

– 16 яшьлек Наиләгә 75 яшьлек Наилә киңәш бирә алса, нинди сүзләр булыр иде ул?

– Кызык сорау (чын күңелдән көлә). Хәзерге акыл белән яшь чактагы акылны тигезләп булмый. Олыгая-олыгая кеше күп нәрсәне аңлый, ләкин үткәннәргә кире кайтып булмый бит. Үкенечле нәрсәләр күп. «Сәнгатькә бирелеп, шәхси бәхетең турында онытма», – дияр идем. Язмышны кеше үзе яза, бервакытта да «бу минем тәкъдирем», дип акланырга ярамый. Ходай Тәгалә мөмкинлекләрне күп бирә, тик кеше аларны вакытында аңламый.

– Элек яшәп иҗат иткән кайсы шәхес белән Сез бүген иркенләп утырып гәп сатар идегез?

– Аяз Гыйләҗев белән сөйләшер идем. Аны бик сагынам. Ул хәтта дәшми утырса да, мин аңардан үземә бик күп көч ала идем. Без гаилә дуслары булдык. Хәй Вахит белән очрашыр идем. Марсель Сәлимҗановны, Шамил Зиннуровичны сагынам... Аларның мөнәсәбәтләре, йогынтылары бик зур булды.

– «Хушыгыз»дагы Миләүшәгез, вафатыннан соң, язып калдырган кассетада дусларына бер-береңне ялганлап яшәүдән аруы турында әйтә. Сез тирә-юньдәгеләр, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез белән ни дәрәҗәдә ихлас?

– Мин ялганлый белмим. Кечкенә генә ялганласам да, үземнән-үзем оялам. Ихлас күңелле кеше мин, уйлаганымны турыга әйтәм. Шуңа мине усал диючеләр дә бар. Һәркемнең үз дөреслеге икәнен дә аңлыйм. Бер акыл иясе болай дигән: «Все несчастья в этом нелогичном мире в том, что каждый прав по-своему». Үзеңнең дөреслегеңне беркайчан да кешегә тагарга ярамый. Мин аны беләм, аңлыйм, ләкин конкрет ситуациядә куллана алмыйм. Соңыннан гына аңлау килә. Театрда да һәрнәрсәгә игътибар итәм. Мәсәлән, баскычта яисә фойеда ут сүнгән, беркемгә кирәкми, мин барып әйтәм. Кешеләрнең битарафлыгына аптырыйм. Әле ярый Фәрит театрда җитәкче, ул булмаса, мин һәр адымда дөреслек өчен көрәшеп чәчрәп чыгар идем. Күп очракта:«Аңа кыен булмасын, зыян килмәсен, аның алдында яхшы түгел», – дип тыелып калам. Товстоноговның шундый сүзләре бар: «Театрда эшең юк икән, килеп йөрмә». Бик дөрес сүзләр. Театрда күп нәрсәне белмәсәң, ишетмәсәң – яхшырак.

– Миләүшә шул ук язмасында  Шәһит белән Нурисламга: «Мин хатыныгыз буларак, сезне бәхетле итә алмадым, ләкин сез дә бит мине бәхетле итә алмадыгыз. Бәхетсез илдә бәхетлеләр була алмый», – дигән сүзләр әйтә. Бәхетсез илдә бәхетлеләр була алмый... Бу фикер белән Сез ни дәрәҗәдә килешәсез?

– Миләүшә – ул Туфан үзе. Нәҗибә Ихсанованың: «Миләүшәнең туган көне» трилогиясен Туфан каны белән язды. Янды, көйде, үлде, терелде. Ул чордагы бөтен кичерешләрен Миләүшә аша бирде», – дип сөйләгәне хәтердә. Минемчә, Туфан Миңнуллинның бу трилогиясе – иң көчле әсәре. Аның өченче кисәген – «Хушыгыз»ны Марсель Сәлимҗанов куярга алынмады, Фәриткә тапшырды. Миләүшә – минем язмышыма да бик тәңгәл килгән роль. Спектакль яшәгән вакытта әлеге җөмләне бик ярата идем. Ул чорда бәхетне һәркем бертөрле кабул итә, кешеләр бертигез яши иде. Максатлар да бер үк – тормышта үз-үзеңне табу, гаилә кору һ.б. Хәзер бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый. Ләкин күпчелек өчен яшәү авыр. Ил дөрес бармый. Халыкка игътибар юк, бөтен нәрсәне бер кеше хәл итә. Алай булырга тиеш түгел бит. Кешенең кадере юк, Тукайның сүзләре бүген бигрәк актуаль яңгырый: «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!» Сәнгать өлкәсендә дә күп нәрсәләр борчый. Казаныбызда чираттагы кинофестиваль узды, ел саен үтә торган әлеге җыенның мәгънәсе нидә? Үзебезнең киностудия бармы? Сыйфатлы киноларыбыз күпме? Ничаклы акчаны юкка туздырабыз. Универсиада, олимпиадалар уздырабыз, спорт ареналары төзибез, ә Чаллы театрының бинасы юк. Болар ничек мине борчымасын! Татарның рухын саклый торган төп нәрсә – мәдәният, сәнгать. Шуны онытмасак иде!

Әңгәмәдәш — Гүзәл СӘГЫЙТОВА