СӨЛӘЙМАН СОЛТАН (дәвамы)
ТАРИХИ РОМАН
7
«Сәлим солтан вафат!» дигән көтелмәгән хәбәр харәм сараендагыларның һәммәсен учак өстенә эләккән күбәләк урынына яндырып-чәнчеп узды. Остабикәләр «солтанга агу биргәннәр», дип сөйли, ә хадимнәр «эчеп үлгән», дигән гайбәт ирештерде. Солтан туфан-гарасатлар кузгалса да сыну-күгәрүне белмәс мәрмәр таш йә Шам кылычы кебек сау-сәламәт иде бит, югыйсә. Ул әле генә Баһдад хәтле Баһдад дигән пайтәхетне буйсындырып кайтты, Каһирә дә аның алдында күптәннән тез чүкте. Дунай буендагы Янош белән Лайош атлы падишаһлар да байтак ясак түли, аның белән алман-рум каһанлыгының короле Карл Бишенче дә нык санлаша, дип сөйлиләр иде. Саный китсәң, ярты җиһанга хуҗа булып алган, ә үзе кырык яшьне генә узган иде ләбаса. Шундый хакимнәр дә үз сәгате җитмичә вафат була икән. Ничек инде, нишләп, ни сәбәптән?
Шикләнергә бер генә кеше бар, ул — Сөләйман. Явыз Сәлимнең бердәнбер малае, солтан тәхетен көтеп торучы бердәнбер шаһзадә дә. Өстәвенә, ул тәхеткә ия булмаган көенчә дә «хан» исемен йөртә. Чөнки Сөләйман — Кырымнан килеп, Сәлим солтанга кияүгә чыккан Гайшә ханым улы. Ә Гайшәгә ата кеше булган Миңлегәрәй әле үзе исән чагында ук яраткан оныгына «хан» дәрәҗәсе дә бирергә өлгерде бит. Ягъни мәсәлән, Сөләйманга Истамбулдагы солтан тәхете эләкми-нитми калса, ул ике дә уйлап тормыйча, рәхәтләнеп, Кырым ханлыгына да ия була ала. Ләкин ул Кырымга атлыкмый, аннары Сөләйман турында «соңгы сигез елда Истамбулга сирәк кайткан», диләр. Явыз Сәлим улы Сөләйманны унсигез яше тулуга ук пайтәхеттән бик еракка сөргән. Үзенең вөҗданында бик зур гөнаһы бар, ул тәхеткә әтисе Баязит солтанның һәм җиде энекәшенең гомерләрен кыеп үрмәләгән чөнки. Хәер, аларның бабасы Морад хаким дә керсез-тапсыз түгел. Тәхет өчен көрәшкән елларда анысы үзенең унтугыз туганын үтертеп бетергән. Кайсының башын кылыч белән чабып өзгәннәр, кайсыларын ефәк җепләр белән буып үтергәннәр. Явыз Сәлим мондый галәмәтләрнең һәрберсен истә тоткан бугай. Шуңадыр, ахрысы, Сөләйманын әүвәл Кырым ярында иң олы порт булып саналган Каффа каласында, аннары Измир күршесендәге Манисса җирлегендә бәйләрбәге итеп утырткан бит.
Француз Жан төрле биюләр һәм түшәк мөгаллиме булып саналса да, зур гыйлемле тагын.
— Тәхет тирәсендәге чуалыш-үтерешләр чүл бүреләренең өер эчендәге көрәшеннән һич тә аерылмый, — дип һич тә курыкмыйча, теттерепме-тетә. — Тегеләренә дә, боларына да ит тулы тагарактан иң майлы калҗаны эләктереп калу мөһим. Ач калмас йә әрәм булмас өчен бер-берсенең бугазларын чәйнәп өзешәләр. Морад солтанның — унтугыз туганын, ә Сәлим солтанның Баязитны үтереп тәхеткә менүе — тарих өчен беренче генә гыйбрәтле хәл түгел. Моннан йөз илле еллар элек татарларның Аттын Урдасында ук кабатланган инде мондый канлы мисаллар. Әүвәл Бирдебәк атлы хан үзенең әтисен үтергән, аннары Бирдебәкнең гомерен бертуган энекәше Җанибәк кыеп салган. Шуннан ары егерме ел эчендә егерме бер татар ханы алышынган, әмма ил дигәнен саклый алмаганнар. Төрек солтаннарының менә бу көрәше дә ниләр белән бетәр микән әле?..
Сөләйман Истамбулга һаман кайтмый да кайтмый, шуңа шомландыра. Харәм сараенда хәтта сабак бирүләрне дә бөтенләй оныттылар. Җарияләр үзара зарланыша.
— Сөләйман шаһзадәгә егерме биш кенә тулып киткән диләр. Ул тәхеткә менсә,
9
сарайдагы иске җарияләрне алыштырыр инде. Әтисе өчен тотылган иске җарияләр өр-яңа солтанга ни пычагыма кирәк? Безнең һәммәбезне дә шул көенчә тотса, аның әтисе белән баҗай булып куюы да бар бит.
— Әй, әтисе белән малае баҗай булган солтаннар да бик аз түгел инде. Әнә, Мәхмүт солтан Нурбикә атлы җария белән башта үзе йоклап йөргән диләр, ә аннары шуңа малае Морадны көчли-көчли өйләндергән, имеш. Хак булса, шул Нурбикә Морадны әле унбиш яшендә чакта ук түшәк серләренә өйрәткән дә диләр. Алай икән, Мәхмүт солтан белән Морад шаһзадә Нурбикә янына алмаш-тилмәш килгән булып чыга.
— Алар үткән-киткән, безгә ниләр язган?..
Беркөнне, кичке эңгер-меңгер тәмам төшеп беткәч, Хүррәм бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Чит-ят белән җарияләр чыбылдык аша гына сөйләшергә тиеш, өстәвенә Хүррәм битенә дә яулык ябып барды. Чыбылдыкны күтәрсә, ишек артында баш хадим үзе тора, йөзе-кыяфәте бәс саргандай салкын.
— Үзеңне бик тә олы түрә эзләп килде, киен дә чык.
Күкрәк каплавычларын, күлмәкләрен яңарта-яңарта тиргә батып бетте, ә башында гел уй. Нинди түрә тагын? Аны кемнәр белә? Динен, илен, исемен алыштырган җария кемгә генә кирәк?
Бакчага чыгуга ук хадим ипкә салды.
— Беркая да читкә китеп йөрмисең, сине түрәң әнә теге буш сарайда көтә.
Хүррәм өр-яңадан тагын әсәренде. Бу сарайны күргәне бар аның, элеккерәк айларда анда янычарларның сыбайлары кунып чыга иде. Бер ай чамасы анда ут кабызган кеше юк, бүген аңа кемнәр генә хуҗа булып алган?
Ишекне ачып керүгә, зал түрендә алтын җепле җиләнгә төренгән Ибраһимны күреп, Хүррәм бер ягына авып китә язды. Кичә әле шаһзадәнең генә шәхси гаскәрбашы булып йөргән Ибраһим паша иртәгә инде тәхеткә менеп алган яңа солтанның иң беренче ярдәмчесенә әвереләчәк, моңа шик юк. Тик иртәгә каһанатның икенче түрәсенә әйләнәчәк бу пашага гап-гади җария янында ни калган соң? Бизмәннәргә салсаң, паша белән җария хәтта бер басуда да йөрергә лаек булмаган, төрле баскычтагы ике әрвах лабаса!
— Сине һич танырлык түгел, шушы бер-ике ел эчендә кәнизәкләр ханиясенә әйләнгәнсең икән, — дип әллә нигә сүзне салпы якка салам кыстырыбрак башлады ул. — Мин шаккатам. Син һич кенә дә элеккеге, Подолиядән сөйрәп китерелгән хохол кызы түгел. Син хәзер — алтыннарга алыштырмас байлык, син — асылташ!..
«Кая сукалый бу? — дип аптырады кичә генә беркемгә дә кирәкмәгән, мескен җария кыз. — Өйләнгән кеше түгел, миңа кармак салып каравымы әллә?»
— Син ничек мине исеңә төшерәсе иттең әле? — дип телгә килгән булды үзе, күңелендәге уен сиздермичә генә. — Суга төшкән балта шикелле юкка чыккан идең.
Ибраһим, җил уйнаткан күмер кузы сыман кабына-кабына, тагын тезде.
— Ир белән ат башын ничек кенә сынамый бу язмыш дигәннәре! Сөләйман солтан белән бергә кай якларда гына михнәт чикмәдек без?!.
— Сөләйман — солтан? — дип урыныннан сикереп кабатлады Хүррәм. — Сөләйман шаһзадә инде солтан да булып алдымыни?
Ибраһим баш чайкады.
— Бүгенгә юк, ә бер атнадан Сөләйманны солтан тәхетенә мендереп утыртабыз. Чит мәмләкәтләрдәге падишаһ-корольләргә чакыру озаттылар. Төрек солтанына буйсынган пашалыклар һәм вилаятьләр дә үз вәкилләрен сайлап җибәрәчәк. Бүләкләр мул агар. Надир шаһнын хәтта алтын бишек коеп юллавын да беләм. Иллә мәгәр аларнын берсе дә мин әзерләгән бүләктән кадерлерәк һәм кыйммәтрәк була алмас төсле.
— Шаһларныкыннан да кыйммәтлерәк бүләк буламыни?
— Була, Хүррәм. Сөләйман солтан сөенәчәк бүләк — ул син генә!
— Йә, күпертмә инде, — дип Ибраһимнын кылын тарткалавын дәвам итте Хүррәм. — Солтаннарнын хатыннары гына да никадәрле.
— Сөләйманныкы өчәү, ләкин берсе дә анын өчен кадерле була алганы юк. Өчесе тин
ВАХИТ ИМАМОВ
10
— газап.
— Арттырасын бугай.
— Юк, арттырмыйм. Сөләйман алар белән бер түшәккә аяк та атлый алмый.
— Йә, алайса, иркенләбрәк сөйлә. Сөләйман солтаннын хатыннары кемнәр? Ибраһим җайлап утырды, йөзе уйчанланды.
— Сөләйман беренче һәм икенче хатыннарыннан бөтенләй унмады. Икесе тин, аны сөендереп, малай тапкан иде, икесенен дә балалары ярты ел дигәндә үлеп китте. Сөләйман башкача алар ягына әйләнеп тә карамады, чиркәсләрнен кенәзеннән Маһидәүрән дигән кызын алып кайтты. Никах укытканнан сон аны Гөлбаһар дип янача атадылар, язгы лалә, имеш. Ходайнын рәхмәте, Гөлбаһары да Сөләйманга малай алып кайтты. Син аны беләсен, багучысы булдын. Сөенечтән, Сөләйман Мостафа атлы ул малаен үзенен алмашчысы, дип игълан иткән иде. Ашыгырга ярамаган, Ходай мона нык рәнҗегән бугай. Мостафасы исән-сау үзе, әмма Гөлбаһары шуннан ары нинди генә бәбәй ташымасын, Ходай Тәгалә һәрберсен атна-ун көн эчендә үз янына ала да куя. Сөләйман шуна хәзер өченче хатыныннан да йөз чөерде инде.
— Сөләйман солтанны берәр кешенен каргышы-фәлән эзәрлекләп йөдәтмидер инде? — дип сүз кыстырды Хүррәм.
— Бәлки, каргышы да бардыр. Әмма барыбер дә Сөләйман солтанга да бәхет тою кирәк.
Берникадәр дәшми утырдылар. Ибраһим ул тынлыкны янә үзе бүлде.
— Син Сөләйман солтан өчен ин зур бүләк һәм ин зур куаныч була аласын бит. Ана җан җылытучы кирәк, сердәш, терәк кирәк. Ул сина игътибар итсен һәм сине генә сайлап алсын өчен, әйдә, болай итик...
8
Сөләйман солтанны Истанбул урамнарында әле берәүнен дә ныклап күргәне юк, ә хәбәрләр тау чишмәседәй кайный-кайный агып кына тора.
— Яна солтан зинданнардан менгә якын гарәпне азат иткән. Аларны Мисырдан Явыз Сәлим төяп кайткан иде бит. Сөләйманы ислам динен яклаучы, мөселман дөньясын берләштерүче булып күренергә җыенадыр инде.
Имәндә икән чикләвек, дигән төсле, миһербанлы битлек киеп алуынын сәбәпләре бик тиз ачыкланды. Истанбулда солтан юклыгын ишетеп алуга ук Каһирәдә элек илне биетеп тоткан мәмлүк әмирләре фетнә кузгатканнар. Сәлим солтан калдырып киткән төрек пашасын дарга асканнар, нәүкәрләрен кылыч белән турап чыкканнар, ди. Гарәпләр мәмлүкләр арасыннан кабат үз солтаннарын сайлап куярга, Мисырны төрек солтанының үги малае булып йөрүдән коткарырга маташалар, имеш.
Сөләйман солтан Мисыр тарафына шундук сиксән-туксан карабтан торган олы флот куды. Һәр карабта дүрт йөз-биш йөз чамасы нәүкәр4 бардыр. Аерым кәрвандагы чуен һәм бакыр тупларны, яу атларын-арбаларын санап бетергесез. Сөләйман яу башлыгы итеп Ибраһимны билгеләгән булган. Ә ул эшне коры тоткан, ахры, әйләнеп кайтканчы ук хәбәр юллаган, ди.
— Безгә дарыларга очкын элдерергә туры килмәде. Мин гаскәрне яр өстенә бушата башлауга ук Каһирәнең үзендә фетнә купкан. Кара гавәм әмирләрне дарга тотып аскан. Кала синең илчеләрне тезләнеп каршылады. Мин Каһирә вилаяте урынына төрек солтанлыгының аерым пашалыгын төзеп куйдым...
Сөләйман солтан харәм сараена шушы сөенечне алганнан соң килде. Тик йөзе барыбер кара көйгән, кәефе юк иде. «Мадьяр корольләре, аның солтан булуын котлап, ясак җибәрмәгән. Ул гына да түгел, солтан юллаган чапкынны дарга асканнар, ди, шуңа нык ярсулы», дигән хәбәр тараттылар, аңа карап кына бер җариянең дә йөзе яктырмады. Яңа 4 Нәүкәр — сугышчы, яугир.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
11
хуҗа үзенең әтисеннән калган биләмәләрне йә абзардагы малларын барларга дип юлга чыккан икән, ул булган нигъмәтләрне җиз иләккә мендереп җилгәрмичә һәм аксак-туксак җан иясен сугым базарына озатмыйча калмый. Сөләйман солтан да үзенең барлау сәфәрен бик тә коры тотты, иң беренче чиратта, ислам диненә күчмәгән христиан кызларын сараеннан куды. Соломия белән Хүррәм ике әшнә иде, елап хушлаштылар.
Сөләйман солтанга, әлбәттә, һәммәсе дә куркынып һәм сынап текәлделәр. Һич бәхәссез, аның турында килбәтсез йә мәхәббәтсез, дип әйтерлек бер нигез юк. Буйга әзмәвердәй озын, иңбашлары, беләкләре таза. Гайрәт-кодрәт, дәрт-дәрман дигәннәре кайнап, ташып тора. Үзе барча төрек ирләре шикелле үк каратут тәнле, җил-кояшта янган. Әмма борыны карчыга томшыгы шикелле дугаланып тора, ятаган йөзедәй нечкә. Сакал-мыеклары сагыз төсле кара, мүк шикелле куе. Ә күзләре, йә Ходаем, аның очкын сипкән карашларын күтәрермен, димә. Елмаюны онытып бетергәндер, сине ялкын белән чорнарга җыенган шикелле, гел бораулый сыман. Бу асылзат куркуны һәм чигенүне белмәс, үҗәт җандыр инде.
Сөләйман Хүррәм тарафына күз дә ташламады, хәтта яныннан да карачкы йә шәүлә турыннан узгандай сүзсез үтеп китте. Хүррәм гарьләнүдән ирен очларын тешләде, күңеленнән Ибраһимны сүкте. «Сөләйман солтанга бүләк итеп бирәм, син — асылташ һәм фәрештә, имеш. Беркатлы сабый бала урынына алдады бу мине. Йөзенә дә төкерә алмыйм бит, ичмаса. Шуның кулында һаман курчак төсле уенчык кына булып калырмын микәнни соң?»
Бер атнадан янә «солтан килә», дигән хәбәр кайнап узды. Бу юлы инде җарияләрнең берсе дә чәчен көдрәләтергә онытмаган иде, иннек-кершәнне дә кызганып тормадылар. Җарияләргә йөз каплау тыелган, шуны үзләренчә бозып, кайбер азгыннары муеннарын, күкрәк өсләрен дә томалап маташмады. Тик бер Хүррәм генә зал түренә иң таушалган күлмәгенә төренеп чыгып басты. Дөрес, йөзе ачык һәм мөлаем иде.
Менә, ниһаять, солтан. Шул ук тәкәббер йөз, элеккедәй очкын сипкән караш. Дивар буена тезелешеп баскан җарияләргә караш ташлый-ташлый, иренеп кенә атлый. Теге юлы өстендә имән яфраклары сыман сурәт төшерелгән алтынсу җилән иде, бүген тезләрен дә каплап бетермәгән кыска гына камзул. Сөләйманны ияр өстендә йөрергә бик ярата, диләр. Бәлки, шәһәр буенча сәяхәттән кайтып килешедер.
Сөләйман, әкренәеп, кайбер җарияләр каршында тукталгандай итә. Ул караш ташлауга ук җарияләр сафыннан пышылдап кына дәшкән тавыш ишетелә.
— Мин Фирдәүсә булам, Тәбриз каласыннан.
— Мин Олеся атлы, Новгородтан.
Менә, солтан Хүррәм турысына да якынаеп килә. Ул Хүррәмгә текәлгән дә сыман, күрмәгән дә төсле. Янә бер-ике адымнан соң узып китәчәк бит. Әле яңадан аны күрәчәкме Хүррәм, әллә бөтенләй юкмы? Язмыш уены биш- алтышар тапкыр сынамый бит, ашыгырга кирәк.
Хүррәм башын түбән иеп, сафтан бер адым чамасы алга чыгып басты. Мондый әрсезлек күрелмәгән бер хәл, һәммәсе дә мәет озаткандай тынып калган иде. Шул тынлыкта ялгыз җариянең үлчәп кенә тезгән сүзләре ишетелде.
— Мине бер теләк эзәрлекли, бөек солтаныбыз, шуны синең хозурыңа җиткерергә батырчылык итәм. Мин — ислам динен бар күңелем белән кабул иткән, тугры бер бәндәмен. Хисләремнең ихласлыгын исбат итү өчен, Хак Тәгаләгә багышлап, аерым мәчет калкытасым килә. Ләкин Коръән-Шәриф кануннары буенча, Аллаһ йортын ирекле һәм азат кешеләр генә төзи ала. Мин кол көе, җария көе мәчет төзүгә алынсам, Ходай Тәгалә бүләгемне кабул итмәячәк. Шуңа күрә изге ниятем һәм Ходай Тәгаләгә бүләгем хакына мине җариялегемнән азат итсәң иде.
Кемнәрдер аһ итте, күпчелек тын калды. Җария кызый сират күперенә кереп баскан, хәзер һәркем солтан хөкемен генә көтеп тора иде. Сөләйман да моны төптән чамалады, сакал-мыегын сыпыргалап, бераз гына уйга батып торды. Шуннан ары тезгән җавабы һичбер җанда икеләнү шиге калдырмады.
ВАХИТ ИМАМОВ
12
— Бик тә изге ният, хуп, машалла. Аллаһ өчен синдәй ихлас диндарлар бик тә кыйммәт. Мөхәммәд галәйһиссәламнең нәзер итеп әйткән мондый сүзе бардыр. «Колын иреккә җибәргән һәр мөселман җәһәннәм газапларыннан азат ителәчәк». Шуны истә тотып, мин сине шушы мизгелдә үк харәм сараеннан азат итәм, моннан ары син Ходай Тәгаләнең генә колы булачаксың. Казначылар сиңа азат инсанга тиешле зиннәтләрне, асылташ вә парча-ефәк бирер, изге ниятләрең өчен мин дә өстәми калмам. Мәчетеңнең изге аен тизрәк күрергә насыйп булса иде, иншә Аллаһ вә амин!..
Хүррәм әүвәл үзенең колакларына ышана алмый торды, аннары Баязит бакчасыннан чыгарып җибәрәчәкләрен, урам уртасында япа-ялгыз калачагын уйлап зур хафага төште. Әмма адәм баласының бәхете бер ачылса, кулга алган туфрагы да алтынга әверелә дигәннәре хак икән бит. Хүррәм үзенең җария киемнәрен төенчеккә төреп тә өлгермәде, аның бүлмәсенә хәзер инде чыбылдык дигәннәрен санга да сугып тормыйча, баш хадим үзе килеп керде. Әйтер сүзе ихлас түгел бугай, карашын гел яшерә.
— Сине Баязит бакчасыннан читкә чыгармыйбыз. Сәлим солтан хатыннарының берсен Бурса атлы калага җибәрделәр. Шуннан бушаган бүлмәгә күченерсең...
Истамбул өстенә куе караңгылык төшкәч, инде яңа бүлмә ишеген килеп шакыдылар. Ачса, ишек артында шул ук хадим. Бу юлы күңел күтәренкелеге йөзенә бәреп чыккан.
— Киен дә чык, тышта сине ябык көймәле арба көтә. Кунак итеп нинди асылзат көткәнен алдан әйтә алмыйм. Һич курыкма, мәңге үкенмәссең.
Бик озак сәяхәттән соң гына гаҗәеп зур таш капка аркылы үтеп, агачлар күләгәсе астына туктадылар. Монда Хүррәмне ниндидер яңа ир шәүләсе каршылады, кулларыннан тотып, мәрмәр баскычлар буенча таш сарай эченә алып керде. Сарайның кунаклар кабул итү залы даладай киң, колонналар өстендә йөзләгән шәм яна, олы урам булып сузылган озын коридорда ишекләр санап бетергесез.
Хүррәмне, һаман да шул сүзсез шәүлә көенчә, бүлмәләрнең берсенә үткәрделәр. Тупса аша атлап керүгә үк туктап калды. Олы гына залның уртасында иркен, йомшак ятак. Өстенә бәрхет белән парчаларга төренгән ястык түшәгәннәр. Ятакның дүрт почмагына әзмәвердәй дәү гәүдәле дүрт зәнҗи ир баскан. Кулларында тавис каурыйларыннан ясалган җилпәзәләр, як-якларда болан мөгезе кебек тармакланган шәмнәр. Зәнҗи ирләре балавыздан ясап куйган кебек, шылт иткән һичбер авазлары чыкмый.
Хүррәмнең яктылыкка күзләре тәмам ияләнгәнче, дүртесе дә чыгып югалдылар. Хүррәм ни кылырга белми басып калды, тик бераздан гына ишек шыгырдаган тавыш ишетелде. Шәүлә сыман кереп баскан зат иясе, әлбәттә инде, Сөләйман солтан шәхсән үзе иде.
9
Ил буенча «яу сәфәре», дигән хәбәр тараттылар, егерме вилаятьнең һәрберсенә аерым чапкын очты. Сөләйман солтан яу сөңгесен кай тарафка корган, кайдагы халыкны канга батырмакчы — ул турыда ләм-мим. Әмер тик бертөрле:
— Хәрби алайлар язның уртасына Истамбул янәшәсендәге киң далага тупланырга тиеш!
Төртмә телле ташбашлар күп уйланып тормый, төрле-төрле усал сүзләр ата.
— Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Мәхмүт Фатыйхтан соң бабасы Баязит Икенче дә яудан кайтып керүне белмәде, атасы Явыз Сәлим дә бертуктамый орышларда йөрде. Монысына да байлык кирәккәндер. Солтан тәгаме нәфес дигән тыюны беләме соң?!
Яшь көчекләр капка астында шыңшый, ә бүре өере һаман йөри бирә. Апрель ахырында пайтәхет янындагы яшел ялан җайдак белән тулды. Алмаш атлар, арба- чатыр, ияр-тезген, сөңге-кылыч, җәя-аркан, дары-туп шикелле кирәк-яракның һәммәсен дә барлап чыкканнан соң солтан тарафына чапкын купты.
— Йөз мең җайдак зур сәфәргә әзер!
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
13
Солтанны шакмак-шакмак булып тезелешкән сафлар барабаннар һәм сорнайлар шавы белән каршылады. Шул чагында гына солтан үзе сәфәрнең максатын биек үр өстеннән ярып салды.
— Буда каласына бикләнгән бавар бәге Лайош-Людвик тарафына илче юлладык без. Мәмләкәтебездә яңа солтан пәйда булгач, бәйләнешләребезне яңартмакчы, дустанә яшәргә сүз куймакчы идек. Бавар бәге безнең илчебезне дарга тотып асты. Далаларның борын-борынгыдан Коръән-Шәриф сүрәләре кебек үк газиз саналырдай изге йоласы бар. Илчегә үлем юк, илчеләргә күсәк күтәрмиләр. Шушы дала канунын бозган дошманнарны безнең бабабыз Чыңгыз хан да гафу итмәгән. Илчеләргә кул күтәргән мәкерле еланнардан Бату бабабыз да һәрчак үч кайтарган. Без куркак җан түгел, без гаделлек яклы. Шуңа күрә үзебезнең илчеләрне һәм барча мәмләкәтебезнең данын яклау өчен яуга юнәләбез. Кабих илә соран җаннарга — үлем, безгә галәбә-җиңүләр генә насыйп булсын!..
Икенче таңда ук юлга кузгалдылар. Өлкән яшьтәге, тәҗрибә туплаган сәрдәр- пашалар байтак кына да бит, тик Сөләйманның беренче мәртәбә шундый олы гаскәр җитәкләве, ул аның дилбегәсен һәм кымырҗый-кымырҗый көтелгән шөһрәт-данны кара гавам кулына бирәме соң!
Буар еланнар чылбырыдай сузылган алайлар көнбатышка төбәп купкан иде. Берәр атнадан соң ялга тукталуга, тәүге сәрдәрләр дә пәйда булды.
— Беренче дүрт төмән карабларга күчә, алар маңгаенда үзем барам. Калган алты төмән икегә бүленә, берсен — Ибраһим паша кулына, икенчесен өлкән агам Яхья эргәсенә бирәм. Ибраһим паша төмәннәрне яр буенча Дунай тамагына чаклы алып барачак, Яхья агайга Дубрава аша үтәсе таулы юллар кала. Барча көчләр июнь уртасында Дунай тамагындагы Камка каласы янында очрашачак. Аннары Белград, безнең мәсләк шулдыр...
Юлда төмәннәрне бертуктаусыз койган яңгырлар тоткарлады, аеруча Кара диңгез яры буенча сузылган олаулар газап чикте. Буар еланга тоткарлыксыз гына шуышулар читен. Елга-инешләрне кичкән чакта әле яр өстенә килеп тыгыла ул, әле меңбашларның чыбыркылап-камчылап кууларына буйсынып, тегәрҗептәй сузылып кына бара. Чиләкләп койган яңгыр давылыннан аткайларның муеннары һәм сыртлары гел чиләнеп чыкты, ташлы тау сыртларын үткән чакта меңәрләгән арбаларны ватып бетерделәр. Ачлык-сусаулардан атлар гына түгел, җайдаклар да өрәкләргә охшап, кибеп калды.
Дунай тамагына июнь азагында, көч-хәл белән килеп тупландылар. Сөләйман солтан үзенең мин-минлеген кайгыртып котырына.
— Чех-мадьярлар бәге Янош мине менә шушы төшкә килеп, олы гаскәр белән каршыларга тиеш иде, ә ул һаман ярты юлда гына. Гаскәр урынына да алты меңләп җәяүлене генә туплаган, ди. Бүләкләр юк. Мин аны Лайош атлы икейөзле көндәшеннән коткарыйм, тәхеткә юл арчыйм, дип ун төмән нәүкәр кузгаттым, мең чакрымлык араларны үттем, ә аның алты мең чебеше ни пычагыма кирәк?
Яубашларның, әлбәттә, үз кайгысы, алар күбесенчә мохтаҗлыктан дулый.
— Авыр тупларны, солтан фәрманы буенча, Дубрава каласы янында ташлап калдырдык. Дары мичкәләренең һәммәсе дә лычма-юеш, хәтта җиңел тупларны да кулланырлык түгел. Кирмән диварларын ташка башны орып кына җимереп ташлап булмый. Алда Белградны нинди туплар белән утка тотарбыз соң?..
Кая монда җиде тау сырты артында ятучы Белград турында баш ватулар? Дунай яры буйлап күтәрелә башлагач та, Шабас кирмәне янында ике-өч атна буе тоткарланырга туры килде. Будапешт каласында утырган Лайош-хаким бу кирмәнгә иллегә якын бакыр туп һәм өч меңләгән алпар5 җибәргән, Шабас диварлары Сөләйман җайдакларын тоташ ут көлтәсе белән каршылады.
Сөләйман җайдакларны, диңгез дулкыннары кебек, катлы-катлы һөҗүмнәргә дә ыргытып карады, әйләнә буенча бертуктаусыз чаптырып, диварлар өстенә ук яңгыры да 5 Алпар — тоташ тимер көбәгә төренгән сугышчы, рыцарь.
ВАХИТ ИМАМОВ
14
койды, ләкин юк кына бит, туп утлары төрекләрне манара һәм капкаларга якын җибәрмәде. Ә күктән, шайтан котырган шикелле, һаман яңгыр ява, томан болытыннан котылмалы түгел. Ләкин, Ходайның рәхмәте, «күршегә дә ява, шөкер», дигән төсле, яңгыр давылы Шабас кирмәне өстендә дә яман уйный бит ул. Кирмән сакчылары кулындагы дары белән филтәләр дә юешләнде бугай, берзаманны дивар тәрәзәләреннән төбәлгән туплар ата алмас булды. Тубык-тез тиңентен пычрак ера-ера, тимер капкаларга ябырылдылар, күз ачып йомган арада төрек нәүкәрләре манаралар өстенә үрмәләде. Ә дивардагы мәйданчыкларга сикереп күчендеме, аеруча кансыз янычарларны тотып тыям, димә. Йөзәрләгән алпар кылычлардан ауды, тагын йөзәрләрен дивар өстеннән җиргә очырдылар. Үзәк манара түбәсендә ике койрыклы әләм җилферди башлады, Шабас кирмәне Сөләйман солтанның тез астына ауды. Биш мең чамасы бияне корбан итеп чалдылар, тәүге җиңү шатлыгы касәләрдән күбек булып акты...
Белградны август ахырында гына барып камадылар. Дары капчыклары кипкән иде инде, җиңел туплардан мең-мең ядрә очты. Алар кирмән диварларын әтәч булып чукый, әмма таш-кантарын һич кымшата алмый. Туплар тынган арада нәүкәр-янычарлар кирмән эченә башакларына очкынлы сүс уралган сәрпи ук очырды, аннан янә ядрә яңгырлары диварларны мунчадагы кайнар миллек кебек пешекләде. Унҗиде көн буе шулай чәбәкләгәч, кирмән капкалары ачылды, ак җәймә күтәргән арадашчы ирләр пәйда булды.
— Никадәрле сугышчыгыз исән калды әле? — дип, борынын күккә чөеп сорау бирде Сөләйман шәхсән үзе.
— Дүрт йөз, әмма алар ахыргача кан коярга әзер.
— Кирәкмәс, тиктомалдан корбан булып, газап чикмәсеннәр. Без камалышта сезгә юл ачабыз, дүрт ягыгыз да кыйбла.
Капкалардан дүрт йөз яугир агылып чыккан иде, шул минутта алар өстенә янычарлар аранны җимереп качкан үгез шикелле котырып ябырылды. Дала уртасында берничә мизгел буена әҗәл биеде дә, гарасат югалган шикелле, бары да тынып калды...
Икенче танда ук янә яңгыр давылы башланды, аның артыннан, чирле карчык сыман ухылдап, көзге салкыннарның килеп җитүе бар. Лайош-Людвиг Буда каласында, тегермәндәге он чоланына кереп качкан күсе шикелле, тын алырга куркып, посып ята. Ходай Тәгалә мәрхәмәтеннән ирәеп китү гөнаһ, анын төрекләргә артын куюы бар. Җиңәрдәй җиңүләр яуланган, Сөләйман солтанның йөзе чиста. Хүррәм сылукай да күптән сагындыра, кайту юлын чамаларга кирәк.
10
Хүррәм элеккечә Баязит бакчасында, Явыз Сәлим хатыннары белән янәшәдә яшәп калган иде. Колак салып йөргәч, хәйран булды: Сөләйманның әнисе исән- сау һәм ул гөлләр кебек гел хөрмәттә яши, хәтта вәзирләр дә, мәмләкәт башындагы икенче кешегә куеп, аңа «солтанбикә әфәнди», дип эндәшәләр икән.
Беркөнне Хүррәм, мәчет төзелешен карарга дип, Истамбул урамнарына чыккан иде. Бу юлы да аңа баш хадим иярде. Хүррәм аның күләгәдәй тагылып йөрүенә күптән ияләште, ә исемен белеп алгач, «әфәндем, бәй» шикелле сүзләр дә онытылды. «Якуб, Якуб» — кыска гына, ансат. Мәчет диварларын капшап чыкканнан соң, базарны да бергә урадылар. Хүррәмнең җир җиләгенә күзе төшкән иде, Якуб каршы килеп, тыеп маташмады.
— Синең шундый көннәр инде хәзер, ни телисең, аша гына, ханым.
— Син дә үзеңә кирәк нигъмәтләрне сайла, — дип Хүррәм Якубка ике-өч дукат та сузган иде, тиң алтын тәңкәләр аның бармаклары арасында шайтандай юк булды.
Аның каравы, Баязит бакчасына кайтып кергәч, Якуб башы белән генә түргә, куе сәрби агачлары ышыгына поскан затлы чатыр тарафына ымлады. Чатыр саф көмештән койган матур челтәр белән уратылган, түбәсе дә мәчет гөмбәзеннән бик калышмый. Чатыр эчендә япа-ялгыз хатын, ул дивар буендагы кечкенә генә фонтанга текәлгән дә тынган.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
15
— Солтанбикә әфәнди, Гайшә ханум, — дип пышылдады Якуб.
«Ә-ә, әстәгъфирулла, Сөләйман солтанның анасы бу, димәк», — дип гаҗәпләнде Хүррәм, тик зиһене аша, ә авыз ачып Якубка сүз кушарга теле әйләнмәде. Баш хадим мондый халәтләрне аңлый иде бугай, баш какты да, өермә бөтереп алгандай, тын гына юкка чыкты.
Хүррәм әүвәл берникадәр вакыт читтән күзәтеп торды, аннары, тәвәккәлләп, солтанбикә тарафына атлады. Чатыр челтәрләре янына килеп баскач, ничек сүз башларга аптырап тора иде, яртылаш кына борылып, солтанбикә үзе тавыш бирде .
— Нигә туктап калдың? Әйдә, кер дә утыр.
— Ә сез мине ничек шәйләдегез? — дип сорады Хүррәм, сабыйларча аптыравын яшереп кала алмыйча.
Солтанбикә йөзе белән борылып, кет-кет кеткелдәде.
— Сарай тирәсендә калырга насыйп булса, син дә песи атлауларын ишетергә өйрәнерсең әле.
Хүррәм асылзат йөзенә текәлде. Бик мөлаем ханым, ачык йөзле, чибәр. Дугаланган нечкә кашлар астыннан төбәлгән коңгырт күзләрендә елмаю бар сыман. Борыны озын, текә. Иреннәре юка, яңак сөякләре төртеп тора. Аның йөзендә таныш чалымнар да бар шикелле, кайсы яктан икән?
— Сине Акмәчет базарына да чыгарып караганнар икән, — дип тынлыкны, әлбәттә инде, солтанбикә бүлде. — Нишләп бер татар да сиңа йөгән кидерә алмаган, шунысы гаҗәп. Гадәттә, безнең халык кулга кереп торган малны бер дә ычкындырмый торган иде.
ВАХИТ ИМАМОВ
Хүррәм гаҗәпләнүдән кулларын чәпелдәтте.
— Бәрәкалла, сез Кырымнанмыни?
— Кырымныкы мин, без якташлар. — Солтанбикә ияген өскә табарак күрәрде. — Мин Миңлегәрәй ханның кызы булам. Ул Казаннан Нурсолтан атлы яңа хатын алып кайтты да, котылыр өчен, мине тизрәк монда олактырды. Нурсолтаны элек Казандагы Хәлил вә Ибраһим атлы абыйлы-энеле ханнарның хатыны булып торган. Соңгысын урыслар үтергәч, минем әткәй аны үзенә яучылаган. Менә шулай фәлән иргә ярый торган хатыннар да була.
Үз фикерен белдерергә кыймагач, Хүррәмнең дә мактанасы килеп китте.
— Ә мин Акмәчеттә чакта ханның Хаҗиәхмәт атлы вәзире белән танышырга өлгердем.
— Ниндирәк кыяфәттә ул хәзер, ниндирәк ир? — дип солтанбикәнең күкерттәй кабынып китүе сискәндерде.
Хүррәм коела-коела гына җавап тотты.
— Ир кебек ир инде. Озын гына буйлы, бик таләпчән, усал. Бераз гына корсагы бар, таза.
— И-и, әкәмәт! Ә яшь чагында бик тә ябык иде. Тал чыбыгы сыман. — Солтанбикә хәтер диңгезенә чумды. — Буй җиткән вакытта ул гел минем тирәдә бөтерелә иде. Ике-өч мәртәбә мәктүбләр дә алышкан чак булды. Аның әтисе дә вәзир иде. Мине үзенең улына сорап карады, әткәй каршы торды. Хан кызлары падишаһ вә солтан шаһзадәләре өчен үсә, янәмәсе.
Бераз тынлыктан соң Гайшә-солтанбикә янә сүз башлады.
— Түгәрәкләнә дә башлагансың икән, бик хуп. Минем киленнәрне әллә нишләп чәчәк түләмәсе эзәрлекли, тапкан бер балалары шуннан китә тора. Чиркәс Гөлбаһардан туган бер Мостафа гына исән-имин үсә, алты яше тулды, ярхәмкалла. Малай тапсаң, улым сөенәчәк. Ә киленнәр үзеңә талпан урынына ябышмыйча калмас, бигрәк тә Гөлбаһары. Итәгеңне җыеп йөрергә өйрән, сак була бел...
Хүррәм ике-өч көн буена шушы көтелмәгән танышудан, сөйләшүдән иләсләнеп йөргән иде, бер караңгы кичтә Якуб ишек какты.
— Сиңа хат бар, ханым. Базарга чыккан идем, шунда кемдер минем җилән кесәсенә салган. Базарда башта ук мине бик тә сәер киенгән сәүдәгәр күзәтеп йөрде. Шуның гына эшедер дип беләм.
«Алтын тәңкәләр эше бу, зиннәт эше», — дип фикер йөртте Хүррәм, ә хатның юлларына күз йөгертүгә үк, иске елан кабыгыдай куырылып, артка ава язды. Газиз анасының кулыдай таныш хәрефләр, назлы сүзләр:
«Аккошкаем минем, Роксоланам! Синең Николаң бу. Мин исән-сау, мин иректә. Синең эзләреңнән Истанбулга чаклы килеп җиттем. Инде таптым. Харәм йортына бикләнеп яшәвеңне беләм. Коткармыйча калмам. Мин — синеке, син минеке генә. Бүтән аерылмабыз».
Хүррәм үкси-үкси күз яшьләренә бирелде, ахыр чиктә аңын җуеп ауды.
11
Сөләйманның үзеннән дә иртәрәк Истанбулга яңа хәбәр кайтты:
— Солтан уң кулы саналган Ибраһим пашага үзенең сеңлесе Хәдичәне биргән. Янычарлар Синоп култыгына тукталып туй итә, ди. Җил уңайга иссә, Ибраһимга вәзир булулар да ерак йөрмәс...
Хүррәмнең үз кайгысы — кайгы. Сөләйман аның янына кайтып төшмәсә йә баш тартса? Хүррәм әле көмән генә йөртә, исән-сау көенә котылырмы? Кызый тапса, Сөләйманның исе китмәс инде. Малай туса, бераз өметлерәк. Солтаннар андый җарияне хатын итеп ала, күккә чөймәсә дә, читкә какмый, диләр. Әнә, Сөләйманның беренче, икенче хатыннары Сәйлән белән Гөлсем — элекке 16
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
17
җарияләр. Икесе дә малай табып биргән, шуның өчен харәм йортыннан чыгып котылганнар. Дөрес, икесенең дә малайлары үлгәч, Сөләйман алар янына керүдән гел туктаган инде. Кызый тапса, аның Хүррәмнән дә баш тартуы мөмкин. Ир-атка, хәтта ул солтан булса да, ышанырлык түгел. Сөләйманга һәр тарафтан көтү-көтү җария китерәләр. Ир-ат нәфесе бирән, яңа калҗа, яңа сылуларга үрелмичә калмый. Хүррәмне алыштырса, яшәү бетте. Син аннары — читкә типкән күмер, туздырылган учак...
Эчтәге ут ялкынсыз талагандыр, Хүррәм баласын вакытыннан иртә тапты. Сабый малай булып туды-тууын, әмма озын һәм искитмәле ябык, йончу иде. Ник туганына нык үкенгән сыман, ашамый да, еламый да үзе. Кендек әбиләре ике-өч атна дигәндә генә юньгә кигерделәр. Җанга җылы биреп, имчәккә ябыша башлады, тибенде, елады да.
Сөләйман нәкъ шундый чагын көткән шикелле кайтып керде, авызы колакта тегенең, сөенечен һич яшерә алмый.
— Малай туды, малай! Бәлкем, шаһзадәдер.
Аннан бөтен әйләнәсендәге яраннарына төбәлеп әмер бирде.
— Хүррәмне минем хатыннар яши торган сарайга күчерегез! Ул җария түгел, минем улымның анасы, аңа да шунда яшәү тиеш!..
Хүррәм солтанның элекке хатыннары яшәгән сарайга күчеп килгәч, билгеле инде, барыннан да элек Гөлбаһар күтәрелеп бәрелде.
— Мин чиркәс кенәзе Чилук бәк кызы буламын, ә җария түгел. Солтан минем Мостафамны инде әллә кайчан шаһзадә, дип игълан итте. Бер күк йөзендә ике кояш булмый, йолкыш җариядән туган чирле чәүкәне тагын бер шаһзадә итеп күтәрергә хәтта солтанның да хокукы юк!
Сөләйман солтан «карт» хатыннары янына гел керми башлагач, Хүррәм, тегеләрне үртәгән шикелле, сабые Мәхмүтне кулда уйнаткан булып, аны «койма ярыклары» өчен юри иң кадаулы сүзләр белән үсендергән булды.
— «Бәлкем, булачак шаһзадәдер», диде бит солтаныбыз синең хакта, балам. Ипле генә үсик, сиңа да, атаң шикелле, тәхет капусларын6 күрергә насыйп булсын.
Боларны да ишетеп алгач, Гөлбаһар, чынлап та, чыгырыннан чыкты. Хүррәм сизмәгәндә генә арт яклап килде дә көндәшенең чәч толымнарыннан эләктереп алды. Тегене утын пүләне урынына уңга-сулга тотып болгады, Хүррәм тибенә-сугына башлагач, аның муены белән яңакларына тикле тырнап бетерде, өстендәге күлмәген умыргалап атты. Үзе үгез тавышлары белән үкерә дә әле.
— Мин ул чын шаһзадә анасы, мин ул, мин ул! Солтан үзенең иң олы малаен тәхетенә утыртып калдырырга тиеш. Мин солтанның баш хатыны булып исәпләнәм. Себерке җарияләр миңа һичбер сүзсез буйсынырга тиеш!
Гөлбаһарның әлеге җенләнүен һәм сүзләрен Сөләйманның колагына җиткергәннәр иде, солтан баш хатынны төпкә утыртырдай җавапны тиз тапты:
— Хүррәм — минем иң яраткан хатыным, ул беренче! Мин аңа «нәзакәт хатын» һәм «хатын әфәнди» дигән дәрәҗәләр дә бирәм!
12
Сөләйман солтан өчен Кырым ханлыгы — меңәр чакрымнарга җәелгән төрек солтанатының сыңар олысы, бер бәйлеге генә, аннан тоткарлыксыз рәвештә Истамбул казнасына алтын-көмеш инеше агылып тора. Сөләйман үзенең игезәкләрдәй якын һәм иң ышанычлы утары дип санаган атавында ниндидер хәвефле вә зәһәр учак кабынуны уена да кертеп карамады. Әмма бу вакытта Бакчасарайда инде муенчак-тышау белмәс арыслан үсеп җиткән һәм читлек ишекләрен җимереп чыккан иде.
Әтисе Миңлегәрәйнең вафатын көтә-көтә сакал-мыегына чал йөгергән һәм илле яшен тутырганнан соң гына, ниһаять, тәхеткә менеп алган Мөхәммәтгәрәй хан, балигъ булырга га өлгермәгән көенчә кияү түшәгенә иңгән килен сыман, тәүге айларда шылт иткән тавыш 6 Күк йөзе, гөмбәз.
ВАХИТ ИМАМОВ
18
та чыгармыйча, ипле-басынкы гына яши белде. Беренче елда Явыз Сәлим солтан тарафыннан катгый фәрман килгәч, дин вә кан дошманы булган урыс кенәзләре белән «кочаклашып», ләһләргә каршы яу сәфәренә дә барып кайтты, хәтта. Аннан соң бер-ике ел вакыт Истамбулдагы үзгәрешләр кайтавазын көтеп үткән иде, ул көннәрдән бер көнне Мәскәү белән ике арадагы юлны такырлатып бетергән илчесе Аппак морзаны янына дәшеп алды.
— Без җыйган байлыкның яртысын диярлек солтанга озатабыз, үз казнабыз, ел да, ел да язгы су ташкыны килеп юган төсле, һич кенә дә калынаю-симерүне белми, — дип башлады ул, хәтта фәрештәләр колагы өчен дә хыйлаф тоелырдай сәер сүзләр белән.
Аппак морза — урыс кенәзләре генә түгел, төрек яки татар вәзирләре каршында да авызын үлчәп ачуны гадәт иткән түрә, эт каешыдай шомарып беткән илче, бу юлы да һичбер төрле тойгы күрсәтмәде. Ә Мөхәммәтгәрәй моны хуплау сыман кабул итте бугай, бөеренә таянып тезә бирде.
— Бату хан заманыннан бирле безгә урысы белән казагы да, чиркәс белән аланы7 да ясак ташып торган, монысы һәр татарга бишектән үк мәгълүм. Сарайдагы Әхмәт ханны чәнчелдерим, диеп, минем атай Мәскәүдәге Иван кенәз белән солых төзеп куйды да, аны Сарайга гына түгел, Бакчасарайга да ясак түләүдән азат итеп хаталанды, мәрхүм.
Аппак морза сагая башларга мәҗбүр булды. Кара гавам арасында әтиләре белән бабаларын такыр кесәлек, тар маңгайлык өчен чүбек чәйнәп искә төшерүче гыйбад табыла ул, әмма үзенә тәхет вә мәмләкәт калдырып киткән хан чаклы хан бакчасына таш ыргытучы таҗдарлар да була микәнни соң?
— Әйе, әйе, кабат-кабат, торып-торып бизмәннәргә салам. Ярар, Сарайдагы ул Әхмәткә бил бөгеп вә ясак ташып яшәүләрдән котылырга кирәк иде инде, монысы чишмә төбе кебек ачык, үтә күренмәле. Егерме ел чамасы элегрәк Әхмәт ханга каршы яу белән барган вакытта аркасына пычак кадауны көтеп йөрмәс өчен Иван кенәз белән солых төзеп кую да атай өчен отышлы вә кулай бер гамәлдер. Монысы да бик хуп. Иллә мәгәр минем атай Сарай тәхетенә дә хуҗа була алмады, урысны да бәйдән ычкындырды, менә монысы олы хата, гаҗәеп зур хыйлафлык.
Мөхәммәтгәрәй тәхетеннән төшеп Аппак морзаның каршына килеп басты. Ул өреп чыгарган кайнар һава морзаны да көйдереп алды сыман.
— Атай вафат булды, ике кулым да азат. Мәскәүдә дә хәзер яңа кенәз. Мин ул Василий белән ике арада һичнинди дә солых төземәдем. Атай төзегән солых аның вафаты көнне үк юкка чыкты. Мәскәүнең уҗымга чыгарылган үгез сыман гайрәтләнеп йә симереп китүе бар, вакытында башына сугып миңгерәтү вә тез чүктерү хәер. Әнә, Василий кенәз Касыйм каласына Әүлиярдән соң аның унөч яшьлек улы Шаһгалине хан итеп утырткан бит, йөзе кара тәре! Касыйм каласының Василий өчен үз кесәсендәге уенчык икәнен дә, андагы ханның һичбер хокуксыз курчак кына икәнен дә беләм. Әмма аларның икесе дә Гәрәйләрнең кан дошманы булган Әхмәт хан нәселеннән, ә Шаһгали атлы тышаудагы бозау — Әхмәт ханның энекәше булган Бәхтияр оныгы бит. Әгәр Василий атасы Иван шикелле Кырым белән тату яшәүне отышлырак һәм хәвефсез дип санаса, ул безнең рөхсәттән башка Касыймдагы тәхет хуҗаларын тәртә арасындагы ат урынына алыштырмас иде. Гәрәйләргә дошман булган Әхмәт нәселен өстен күрә икән, димәк, Кырым тәхетен таяк ыргытып куылган эт шикелле түбәнсетә бит бу!
Мөхәммәтгәрәй эссе мунча ләүкәсенә менеп алган сыман кызарынды, маңгае белән муенында кан тамырларына чаклы бүртеп чыкты.
— Син Мәскәүгә юнәл. Алдан ук чамалыйм, Василий кенәз минем тәкәббер һәм һавалы таләпләремне ишетүдән генә үзенең тәхетеннән һич егылып төшмәс. Ә син, барыбер дә, әүвәл минем атай белән аның атасы арасындагы дуслык солыхын озынайтуны тәкъдим иткән бул, аннары шундук шәхси хатымны һәм таләбемне дә җиткер. Исән-имин һәм яу-җәберләрсез генә яшәүне муафыйграк күрсә, Касыймдагы маңкасы да кипмәгән, 7 Алан — чукынгач, осетиннарга әверелгән милләт.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
19
унөч яшьлек Шаһгалине куып җибәрсен дә минем угылым Нурдәүләтне чакырып китерсен ул. Тәкәбберләнә һәм гозеребезне кире кага икән, димәк, аңа каршы яу чабарга үзе үк нигез бирә.
«Не, Касыймныкыннан бигрәк үз тәхетеңнең иминлеге турында кайгырасың түгелме соң, хаким? — дип уйлап куйды Аппак. — Нурдәүләтне Касыймга аткарсаң, үзеңне суярдай бер хәвефтән тирә-юнең, тәхетең чистара бит.»
...Аппак морза Мәскәүдәге олуг кенәз сараена үтеп кергәнче үк, төрле имеш- мимеш хәбәрләргә югылып, баш түбәсенә кар ташкыны ишелеп төшкәндәй, пошаманга калды.
— Казандагы Мөхәммәдәмин гөбедәй шешенеп, хаста булып ауган. Аның урынына хан итеп утыртырдай алмаш эзлиләр, ди. Әминнең үзенең уллары да, Казанда Чыңгыз нәселеннән булган һичбер гаһед8 тә юк. Әминнең бертуган энекәше Габделлатыйф бар-барын да, иллә мәгәр ул бер мәртәбә Казан тәхетендә утырды бит инде. Хан булыр алдыннан биргән антын бозган өчен Василий кенәз аны, Казандагы морзалар шикаятен тыңлап, тәхетеннән йолкып алып кайтты. Безнең кенәзнең бер мәртәбә авызы яман пешкәч, аның Белозёрдагы зинданга илтеп бикләгән әрвахны өр-яңадан Казанга кайтаруы бик икеле. Олуг кенәз Касыймдагы Шаһгалине Казанга күчереп куярга ният корган, диләр, шул хорафат хакыйкать сүз булып чыкмагае...
Аппак морза олуг кенәз хозурына бер атна чамасы утлы табада биегәннән соң гына үтеп керә алды. Югыйсә, Истамбулдагы солтан янәшәсенә куярлык яисә Бакчасарайдагы хан белән чагыштырырлык та түгел инде үзе. Моның өстендә, тегеләрнеке шикелле, алтын белән укаланган җиләннәр дә, якут ташлар белән бизәлгән чалмалар да, энҗе-мәрҗән тезелеп киткән кынлы хәнҗәр аскан алтын аеллы каешлары да юк. Иңнәрендә ит чабарга җыенган гыйбадныкы кебек гади кафтан, кендегенә төшкән җирән сакал, эренләнеп беткән күз төпләре, кавын сыман түм-түгәрәк итеп кыркылган чәч. Мәгәр, кара, үзен Ходай Тәгалә фатыйхасын алып кайткан пәйгамбәр шикелле ничек эре тота!
— Мөхәммәдәмин, асылда да, хаста, — дип илче-морза шиген шундук таратты ул. — Габделлатыйфны Мәскәүгә кайтарырга әмер биргән идем, анысы да хасталанган, дигән хәбәр кайтты. Ханлык тәхетенә мәшһүр Казан каласына лаек нинди генә варис табаргадыр , шуның өчен утлар йотып хафаланмыш инде соңгы көннәрдә.
Аппак морза, кайнар шулпа йотарга әзерләнгән кебек, бик сак кына итеп авыз ачты.
— Мөхәммәтгәрәй хан галиҗәнапләре Казанга үзенең бертуган энекәше Сәхибгәрәй шаһзадәне китереп утыртуны бик муафыйк саный. Хаста Мөхәммәдәмин хан да, алай-болай булса, үзе урынына Сәхибгәрәй шаһзадәне чакыруны васыять иткән икән.
— Әйе, әйе, Сәхибгәрәй шаһзадә Казан тәхетенә утырса, ошбу гамәл Кырым белән Мәскәү арасындагы дуслык-туганлыкны ныгытуга ярдәм итәр иде, — дип Василий кенәз капылт элеп алгач, Аппак морза хәтта утлы күмер йоткандай куырылып калды. Ләкин кенәзнең алдагы фикер сөреше морзаның күңелен кылчыклы билчән урынына тырнап-ертып узды. — Тик ни бит, ни бит, илче Аппак морза. Казандагы морза-сәүдәгәрләр Кырым шаһзадәсен Казан тәхетенә мәгъкуль күрер микән? Мондый гамәл хәтта булачак әби-бабай күзенә дә барып күренмичә килен ятагына үткән кияү шикеллерәк. Сәхибгәрәй шаһзадәне тәкъдим итүгә Казандагы аксөяк- байчураның каршы чыгуы да бар, дип кисәтүем. Казаннар — бик тәкәббер.
— Кырым белән Казан — бер ананың ике угылыдыр, без үзебез ничек тә килешер һәм уртак телне таба алыр идек, — дип Аппак морзаның чигенмәвен күргәч, Василий кенәз тиз-тиз очлап куйды.
— Кырымына оч та Мөхәммәтгәрәй туганыма тапшыр. Әгәр ул Мәскәү белән ике арадагы дуслык-бердәмлекне мәрхүм аталарыбыз Миңлегәрәй хан һәм бөек кенәзебез Иван Өченче заманнарындагы кебек саклый икән, без дә, үз тарафыбыздан, Сәхибгәрәй тәкъдимен якларга ризаларбыз...
8 Гаһед — тәхет варисы.
ВАХИТ ИМАМОВ
20
«Сәхибгәрәй энекәшен Кырым тәхетеннән читкә аткарган өчен Мөхәммәтгәрәй галиҗәнапләре мин фәкыйрьне алтын көшеленә күмәр әле», — дигән хыяллар эчендә канатланып очкан Аппак морзаны, Мәскәүдән чыгып биш тәүлеклек юлны узуга ук, арттан яшен кебек үтәли көйдергән хәбәр куып җитте.
— Казанның элеккеге ханы Габделлатыйфны Белозёр кирмәнендә буып үтергәннәр. Казан морзалары шуны сорый, дигән хәйлә белән Василий кенәз Мөхәммәтәмин урынына Шаһгалине озатып җибәргән, ди...
Бакчасарайга кайтып керүгә үк Мөхәммәтгәрәй хан, аяк табаннарына кайнар энә кертеп газаплагандай, чыгырыннан-чыгып котырынды.
— Аһ, икейөзле соран! Аһ, мәкерле көзән! Син кайтып җиткәнче Казандагы Сәйди, Садыйр, Түләк морзалардан хат килде бит. Алар да миннән ашыгыч рәвештә Сәхиб энекәшемне хан итеп җибәрүне сорап ялваралар. Ә Василий кенәз, эче кара тәре, Гәрәй нәселенең кан дошманы булган Шаһгалине юллап, мине мыскыл иткән. Ачыктан-ачык, лачкылдатып биткә төкерү бу! Моны гафу итү юк, Мәскәү өстенә яу белән бармый калмыйм, яу, яу!
Аппак морза курка-йолка гына сүз кыстырды.
— Казан күптән икегә бүленгән. Бер як — Нугай Урдасы белән туганлыкны өстен күрә, икенче як, көн-таң атса, Мәскәү җырын җырлый. Агиш белән Түләк морзаларның Нугай һәм Кырым сәүдәгәрләре белән эше пешә, ә Эчек, Булат Ширин, Исмәгыйль шикелле морзалар Мәскәү, Сүздәл, Рәзән калалары белән сәүдәгәрлек итә. Василий кенәзнең «Казан морзалары унөч яшьлек Шаһгалине үзләре сорады бит», дигән сүзләрендә дә, мөгаен, хаклык бардыр. Казанның элеккеге Ибраһим вә Илһам ханнары ук Мәскәүгә тугрылык вә буйсыну белдергәч, алар урынына алмашка менгән яшь таҗдарлар нишли алсын инде? Аның тегеләре үк «Мәскәү рөхсәтеннән башка ханнар утыртмаска», дигән шартнамәне үбеп калдырган бит.
— Мәскәү җырын җырлыйсың, син үзең дә кенәз акчасына сатылган соран түгелме икән? — дип үкерде Мөхәммәтгәрәй. — Сатылгансың икән, сиңа да дар!
Мөхәммәтгәрәй икенче таңда ук Аккирмән, Акмәчет, Садак, Аккала, Алып, Җанкай калаларына, хәтта ерактагы Көбә үзән9, Каф тавындагы татарлар тарафына да җитез чапкын куды.
— Урыс кенәзе бөек Гәрәйләр нәселен мыскыл итеп, Касыймга да, Казан каласына да безнең кан дошманнарыбыз булган Әхмәт хан сөләласыннан чыккан карачура шаһзадәләрне хан итеп утыртты. Мөселман йортында көфер урыс итеге биюгә ирек куеп булмас, Мәскәү өстенә яуга кузгалабыз. Хан галиҗәнапләре үзенә тиеш булган ганимәттән бер өлеш тә алмый, барча табыш сезгә, үзегезгә!..
Алтмыш меңләп җайдак маңгаенда Мөхәммәтгәрәй үзе юлга чыкты. Тула каласына хәтле юлны җитез элдерттеләр. Василий кенәз дә дошман якынлашуын тиз арада белеп өлгергән шул, ул да алтмыш меңлек чамасы гаскәр туплап, Мөхәммәтгәрәйнең юлын бүлде. Тын10 елга ярында йөзгә-йөз килделәр. Татар алайлары11 җиңел туплар гына алып чыккан, әле аларның да күбесен, көзге пыскак яңгырлар башлану, юл җепшүгә сылтап, ханлык чигендә үк ташлап киткән иде. Василий кенәз татар ташкынын биек ярга тезгән авыр туплардан туктаусыз ут ачып каршылады. Лифляндия белән Ливон олысларына ясалган яулардан әсирлеккә алып кайткан алман тупчылары, алны-ялны белмичә, бер филтәдән икенчесенә колын шикелле уйнап йөгерделәр. Нәтиҗәдә татар алайлары буталышып бетте, тәшвиш чире йоккан йөзәрләгән җайдак сафны бозып качты. Кылыч орышында татар алайлары русның чалгы-балта тотып килгән сала ирләрен пыр туздырып атса да, елга аръягына күчеп эзәрлекләүдән тукталып калды. Шул төндә үк күк йөзеннән тоташ кар да яварга тотынгач, Мөхәммәтгәрәй үзенең тәүге сәфәрен оттырышсыз
9 Көбә үзән — Кубань.
10 Тын — Дон.
11 Алай — полк.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
21
тәмамларга карар кылды. Юл өстендәге барча кала-салаларны тоташ талый-талый, меңәрләгән әсир-саугат җыеп, ханлык чигенә кайтып егылдылар.
Мөхәммәтгәрәй Бакчасарай түренә кайтып керсә, анда — Истамбулдан килеп төшкән чапкын.
— Мәскәү белән Истамбул үзара яу йөрешми, берсен-берсе туган итеп таный. Ике арадагы дуслык солыхын хаксыз бозган өчен Сөләйман солтан галиҗәнапләре сине нык гаепли. Василий кенәз, илче юллап, үзен Кырым ханы мәрхәмәтсезлегеннән ярлыкау һәм хәтта урыс җирләренә китерелгән зыян-зәүрәт өчен түләү дә сораган. Мондый башбаштаклыгың өчен солтан галиҗәнапләре синнән аның фәрманнарына сүзсез буйсыну, урыс кенәзенә карата миһербанлык һәм башкача яу йөрмәүне таләп итә.
Мөхәммәтгәрәй, ярсуыннан тирләп пешә-пешә, солтанга хат сырлады, махсус илче билгеләп, эчтәлеген аңа бәян итте.
— Мәскәү кенәзлеге тышаулыгын өзеп качкан бозау төсле көннәр узган саен көрәя-тазарадыр. Ул үзе басып алган һәрбер яңа җирдә ислам динен аяк астына мунчала чыпта урынына салып таптый. Көферләр әле кичә генә кукраеп утырган безнең мәчетләребездән чиркәү ясап бетерде, аларның манарасын җимереп, чатак тәре мендереп бастырды. Әгәр урыс кенәзләренең мондый зобанилыгына ирек куеп торсак, муенчагын салган Василий иртәгә үгез сыман көрәеп җитәчәк һәм бөтен мөселман олысларын вә мәмләкәтләрен җимереп ташлаячак. Безне фәкать уяулык, саклану һәм бердәмлек кенә ул зобанилар коллыгыннан коткарып калачактыр.
Василий кенәз Истамбулга хат кына түгел, янчык-янчык алтын-көмешен дә юлларга онытмаган. Шул янчыкларга ия булып алган мулла һәм пашалар, солтан хозурына кереп, яңа төрле «дога» пышылдаган. Тилмерергә ара калдырмыйча, җавап кайтып төште.
— Василий кенәз — хаклы, ә син — хаксыз. Минем мөһерем шулдыр.
— Тфү, кадалгыры! — дип сүгенергә мәҗбүр булды Истамбулга кендеге белән бәйләп куелган Кырым ханы. — Син тәхеттән алып атмасын дип, мин дә моннан ары, булдыра алган кадәр, «ярхәмкә Аллаһ»ны гына укып утырырмын инде...
Юк, Мөхәммәтгәрәй борыны канаса да тәүбә итә торган бәндә түгел иде, басымчак кол битлеген кигәнгә дә озак түзә алмады. Җитмәсә, казандай кайнаган ярсуын яңартырга куыз өстәп торучылары да көннән-көн күбәя бара бит әле аның. Әнә, бүген тагын Казан тарафыннан Түләк морза юллаган чапкын зарын түгә.
— Хан урынына безгә шүрәлегә охшаш карачкыны китереп утырттылар, килеш-кыяфәте ташка үлчим. Буе карсак кына, корсагы туп чаклы. Ботларының озынлыгы өч карыштан артмый, аның каравы, табаннары ике карыш бардыр. Куллары маймылныкы төсле озын, кәкре. Буып үтерик дисәк, муены юк, башы кавын кадәр. Иң яманы — чыраенда пескәк белән эзләсәң дә сыңар сакал бөртеген дә табып булмый, арт сандай шоп-шома. Ниндидер хатын-җәмәй, дияр идең дә, хатыннарның да андый шыксыз-гарипләре юк бит аның. Ходай Тәгалә нигә безне шундый албастыны җибәреп рәнҗетәдер?..
Түземлеген җуеп, Мөхәммәтгәрәй төпчек энекәшен чакырттырды. Сәхибгәрәй тәхет залына үтеп керүгә үк нотыкны бала итәге шикелле кыска гына тотты.
— Мин сиңа бер мең кадәре озатучы елгыр яугир бирәм. Син Казанга юнәл. Күз алдымда саруымны кайнатып йөрмәсен, үзең белән Аппак морзаны да ал. Ул бик шома таш, сарай тирәсендәге уеннарны биш бармагы төсле яттан белә. Казандагы Сәйди, Агиш, Түләк морзалар — барысы да бездән ханлык тәхетенә гаһед көтә. Ә Мөхәммәтәмин әле үзе исән чагында ук тәхетне сиңа калдырачагын васыять итеп әйткән. Син — лаеклы һәм Чыңгыз атабыздан калган «Яса» вә шәригать буенча иң кануни гаһед, моңа һич шикләнмә. Казан капкасы каршына барып җитүгә үк, сиңа юл арчырлар, икеләнеп тормыйча тәхеткә үт тә утыр. Хәвеф туа калса, сине араларга гаскәр җибәрермен. Әмма әүвәл тавыш илә тәшвиш кузгатмыйча гына Казан тәхетенә менеп ояларга иде. Мәскәү яңадан соң безгә «Казан разый түгел, гаскәр белән генә китереп утырттылар», дигән гаеп ташламасын.
Сәхибгәрәй егерме яшен әле генә тутырган алкынчак шул, телен тешләп калырга
ВАХИТ ИМАМОВ
22
күнекмәгән.
— Алай-болай, син монда энекәш мине суеп ташламасын, арткы яктан пычак кадамасын дип шөбһәләнмисеңдер лә инде, өлкән абый? Син — минем өчен газиз атам урынына калган иң кадерле кеше. Минем син утырган тәхеткә дәгъва иткәнем дә, үпкә-зар белдергәнем дә юк бит. Миннән котылу өчен генә читкә кумыйсыңмы, дип соравым бу. Аңлавымча, Казан үзенең колачын ачып каршылап та тормый, тәхеткә яу белән менәсе булса, шәһид китүем бар. Менә шуларның барысын да күздә тотмыйсыңмы?
— Аһ, син, егермесен тутырып та акыл туплый белмәгән буп-буш чүлмәк! — дип сүгенде Мөхәммәтгәрәй, чын күңеленнән әрнеп. — Әгәр үз туганнарымнан арынуны гына максат итсәм, сезне берәм-берәм яуга ташлап йә катыйллар җибәреп җаныгызны кыю авырмыни? Юк, энекәш, минем күңелемдә — син күз алдыңа да китерә алмаган олы, изге максат. Чыңгыз белән Бату җиһангирларны, Мүнкә белән Үзбәк ише бөек каһаннарны гына исеңә төшер дә шуннан инде минем эчтә нинди ут януын, бәлкем, син үзең дә бераз чамаларсың. Мин әлегә йөрәгемне ачып сала алмыйм, андый уйны йөрткән бер генә чурасын да Сөләйман солтан гафу итмәячәк. Ә хәзергә син шуны гына ятла. Мин — Кырымда, син Казанда утырсак, бу инде ике йодрык кебек алагаем зур көч. Безне урыс кенәзе дә, сугым малы сыман, табан астына сузып сала алмаячак. Килен-кәләш алышуны да күз чалымына китермичә, һаман-һаман дошманлык саклаучы Хаҗитархан ханнары да моннан ары безнең алда дер калтырап торудан башканы белмәячәк. Шушыны аңла һәм бер генә мизгелгә дә туганлыкны, бергәлекне онытмыйча яшә. Син — минем калканым, ә мин — сиңа канат!..
13
Абыйсы Мөхәммәтгәрәй хан күрәзәче түгелдер, әмма белеп әйткән. Сәхибгәрәй юлда сайлап алган өч йөз җайдагы белән Казан каршына килеп туктауга ук, дивар сакчылары кала капкаларын улын сагынып көткән ана кочагыдай ачып каршылады. Сәхибгәрәй өчен Казан дигән мәркәз күптән таныш, әле ун-унбер яшьлек малай чагында ук әнкәсе Нурсолтан белән аның бирегә кунакка килгәне бар. Әнә хәзер дә ул һаман элеккечә. Казансу елгасы өстендә юан бүрәнәләрдән тезелгән агач кирмән, әнә аның Төмән, Алат, Ногай атлы биек капкалары. Кирмән каршындагы Ташаяк базары да, Болак суының ике яры буйлап тезелешкән бистәләр дә — һәммәсе шул көенчә.
Капкадан Сәхибгәрәйне каршыларга килгән Сәйди, Агиш, Түләк морзалар, меңбашлары, дистәләгән сәүдәгәрләр тезелешеп чыкты. Иң сөенечлесе — урталарында Коръән-Шәрифне күкрәгенә кыскан Боерган сәет белән ун-егерме имам. Мәмләкәтнең дин башлыгы синең килүеңне хуплый икән, шәригатькә хыйлаф адым ясамыйсың, син кадерле, димәк. Морзаларны, яубашларын, сәүдәгәрләрне ярлык биреп йә янчык белән сатып алып була, дин башлыгын орып-бәреп һәм юхаланып кына үз әләмең астына иңдерү бик кыен.
— Әссәламәгаләйкүм, Сәхибгәрәй туганыбыз һәм хан галиҗәнапләре! Сине Казан тезенә чүккән көе каршы ала, — дип сәет сәлам сүзен ыргыткач, морза белән сәүдәгәрләрнең һәрберсе, башларын тезләренә чаклы иеп, тугрылык белдерергә җөрьәт итте.
Ияреннән төшеп Коръәнне үбүгә үк, Сәхибгәрәй эчен еландай тырнаган сорау белән кырыс сүз башлады.
— Хан сараен Мәскәү колы Шаһгали белән орышканнан соң гына яулап алырга туры киләчәкме?
— Юк, сарайга юл ачык, — дип бәлзәм төсле татлы җавап ташладылар. — Әмма Шаһгали шунда. Сабый бала сыман, нәрсәгәдер өметләнеп, сине көтә әле.
Сәхибгәрәй тәхет залына ак-караны күрми бәреп керде. Тупсаны атлап үткән чагында ук шәйләп өлгерде ул: аяклары яртылаш кисеп ташлангандай кыска, гәүдәсе кыршауларын алып ташлаган мичкә төсле чик-чамасыз юан бер албасты тәхет янындагы
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
23
бер баскычта утыра, йөзе көл сипкән шикелле кара янган, карашлары төссез, чыраенда нур юк. Аңлашыла, ул үзенең өстенә басып килгән Сәхибгәрәйне тәхеткә утырган көенчә каршыларга да батырчылык кыла алмый инде.
— Син нишләп тагын Мәскәвеңә, урыс кенәзенең табанын яларга чыгып качмадың соң әле? — дип таудагы шарлавык шикелле усал, вәкарь тавыш белән кычкырды Сәхибгәрәй, дошманының йөзенә карчыгалар төсле кырыс багып. — Сез, Казанныкылар, ихатада чынаяк ватсагыз да, Мәскәү кенәзенә барып әләкләргә вә көндәшләрне урыс кулы белән буып бетерергә күптән күнеккән монафыйклар, җебегәннәр ләбаса. Мин бит сине тотмыйм, бар, элеккечә Мәскәвеңә, урысларның Василий кенәзеннән ярлыкау вә гаскәр сорарга дип чык та ычкын.
— Мин — хан бит, мине Мәскәү кенәзе раслады, аңа буйсынмыйча яшәсәм, алып ата, — дип меҗ-меҗ итеп телгә килде Шаһгали. — Ә син, шул ук урыс төсле, басымчаклык итеп басып кердең. Син кануни хан түгел. Сине Казан- йортның тануы да бик икеле.
Сәхибгәрәй төкерекләрен чәчеп, үгез шикелле ярсып җавап бирде.
— Тәхетне ялварып сорамыйлар, талап алалар ул, ахмак Гали! Теләсә кайсы ханлык — иярен вә йөгәннәрен җуйган айгыр төсле. Аңа иң беренче булып кем бугалак ташлый йә йөгән кидерә, тик шул җайдак кына аны авызлыклый, ияренә сикереп атлана, ахыр чиктә арткы аякларына күтәрелерлек итеп ярсыта да, биетә дә ала. Йөгәнне, менә, бүген мин эләктердем, ә син, әллүр моннан, аттыр!
Шаһгалинең һаман каккан казык кебек селкенмәвен күргәч, янә җиргә типте.
— Мин сине, әлбәттә, дар агачына озата йә, бүкәнгә салып, сатлыкҗан башыңны чаптыра алыр идем. Тик безнең үзара кан койганны күрсә, дошман сөенәчәк. Мин егерме мәртәбә миһербанлык күрсәтмәм. Бүген тәхеткә менәчәкмен, шуңа кәефем шәп. Шуннан файдаланып кал да яхшы чакта күз алдымнан югал!..
Беркавем арадан соң каравыл йөзбашлары хисап тотты.
— Шаһгали мөртәтне, хатыны вә балалары белән балыкчылар көймәсенә төяп, Зөя ягына агызып җибәрдек без.
— Ә аны татарларга каршы котыртып ятучы бәдбәхет Карпов кайда? — дип кычкырды Сәхибгәрәй, йокысыннан яңа уянгандай.
— Урыс илчесе Карпов әле син Казанга җиткәнче үк качып китәргә өлгерде шул, каһәр.
— Нигә качырдыгыз? — дип кабынды янә Сәхибгәрәй, тешләрен боз кисәге чәйнәгәндәй усал шыгырдатып.
Морза һәм меңбашларның ялкынсыз йә аумакай гына җавапларын ишеткәч, яңа таҗ иясе ярсуын йодрыгына төйнәп кала алмады.
— Ләбиб, Кәрим! — дип кычкырды ул үзенең йөзбашларына. — Мин Казанда Шаһгалине Мәскәүдән чакырып китерттергән Коләхмәт, Яуш, Җанкай атлы соран морзалар посып ятуын беләм. Ул монафыйк җаннарны таракан шикелле качкан ярыкларыннан көйдереп чыгарыгыз да кирмәндәге сарай мәйданына сөйрәп китерегез! Госман! — дип эндәште ул аннары бер-ике адым алгарак чыгып баскан пәһлевандай зур гәүдәле бер меңбашка. — Син үзеңне Сәхибгәрәй оныткан һәм танымый, дип уйлыйсыңмы әллә? Нурсолтан анам белән сәфәр килгән чакта син безне Нижгар каласыннан Казанга чаклы озата кайткан идең. Улчакта да анама һәм шаһзадә буларак үземә бигать12 иткәнеңне һич онытмыйм. Әйдә, кабат расла. Сарай мәйданына дар агачлары тезеп кую хәзер синең өстә. Аннары Касыйм каласыннан карачкы Шаһгалигә ияреп килгән сатлык сәүдәгәрләрне дә дарга озатыгыз. Урыс илчесе Карповны качыргансыз икән, калагызда Василий кенәз Шаһгалигә тагып җибәргән баскын воевода Поджогин да бар иде бит әле. Ул шымчының да урыны дар агачында, тизрәк котылыгыз!..
Шуннан ары атна-ун көн буена дар агачлары мәет-корбаннардан бушамады. Тынган берсен соңыннан, салларга тутырып, Идел буйлап түбәнгә озаттылар. Кирмән эчендә яңа
12 Бигать — тугрылык, басымчаклык турында ант.
ВАХИТ ИМАМОВ
24
ханга ант китерүләр дә, мәҗлес, күңел ачу кебек тантанасы да булды, әмма Казан, эченә корт төшкән яфрак-үлән сыман шомланып, саргаеп һәм тынып калган иде. Искә-аңга килерлек, яңа тәртипләргә ияләшерлек тә ара бирмәделәр, Кырым тарафыннан гаярь чапкын килде.
— Мөхәммәтгәрәй хан Мәскәү өстенә зур яу белән бара. Нугай белән ләһ яугирләре дә аңа кушылганнар. Мөхәммәтгәрәй хан хозурында энекәше Сәхибгәрәй вә Казан яубашлары өчен дә аерым чатыр әзер.
Абыйсының «энекәш», дип кенә кимсеткеч оран ташлавы Сәхибгәрәй ханның мин-минлеген итәгенә төшкән күмер кебек яндырып таласа да, яңа хаким кем алдында бурычлы булуын бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармады. Өстәвенә, абыйсының хушлашканда әйткән сүзләре дә аның җанын тукран сыман гел-гел талый иде.
— «Элек Чыңгыз белән Бату җиһангирлар, Мүнкә белән Үзбәк кебек бөек каһаннарыбыз булганын мәңге онытма син. Йөрәгемне нинди ут талавын шуннан чамаларсың.»
— Мин аңладым, хәзер аңлыйм инде, — дип пышылдады Сәхибгәрәй үзалдына гына. — Олыгайгач, акылың да, чәч-сакалың төсле, коела бара бугай. Син үзеңне төшеңдә Чыңгыз яисә Бату хан итеп күрәсеңдер. Мәгәр кайсы хаким генә андый хыял диңгезендә йөзми калгандыр да, аның ише шөһрәт вә шәүкәткә ирешү синең генә хәлеңнән килер микән, туган абыкаем? Хәер, син мине — үзеңнең калканың, ә үзеңне минем канатым, дип атадың бит әле. Калкан икәнмен, синең янәшәңә бармыйча булмый инде.
— Яуга, Мәскәү өстенә кичекмәстән яуга! — дип оран салды Казан тәхетендә калкып чыккан өр-яңа хан.
Әллә яңа таҗдарның күп дошманны кансыз юк итүен күреп шомландылар, әллә яу сәфәреннән баеп кайту атлы яман корт талады — бер атна дигәндә Сәхибгәрәй хан әләме астына кырык меңнән артык җайдак тезелешеп басты. Нижгар каласына барып җиткәнче һичбер төрле дошман очрамагач, чынлап сагайдылар. Сәбәбе баз төбенә күмгән чүлмәк түгел икән, бер-бер артлы агылышып торган чапкыннар көн дә хәбәр итте.
— Мөхәммәтгәрәй хан явы турында белеп алуга ук Василий кенәз Кырым чирүенә каршы олы гаскәр куган. Кырым татарларының Ука елгасын турсыкларда13 кичүләрен күреп, урыс алайлары, бүре талый башлаган эт өере сыман, төрле якка качкан. Владимир Курбский белән Ширәмәт атлы чукынган бер татар туктатырга тырышып каршыларына баскач, теге котырганнар ике кенәзне дә таптап үтергәннәр. Федор Оболенский атлы тагын бер кенәзләрен Мөхәммәтгәрәй ханның сәрбазлары әсирлеккә алган. Хан ул кенәзне тәртә арасына җигеп, арбалар тарттырып чиләтә- черетә, ди. Яллап китерелгән Ливон алманнары биргән әмерләрне тыңлаучы юк, татар җайдаклары колакларына ут элгән ук яңгыры очыра башласа, урыс алайлары «шайтан, шайтан», дип оран сала-сала качып китә икән...
Кырым белән Казан чирүләре Коломна шәһәре янында бергә кушылдылар. Вәгъдә итүенчә, Мөхәммәтгәрәй яубашлары өчен дистәләгән чатыр корып куйган, сый табыны әзер, ике як та шап-шоп килеп, кысып кочыштылар. Мөхәммәтгәрәй, баш сәргаскәр сыйфатында, энекәшен үзенең ефәк-парча чатырына дәште. Тыштан бик җиңелчә генә булып күренсә дә, чатыр эчендә бәрхет белән киезгә төргән аулак бүлмәләр дә яшерелгән икән. Шундагы ястыклар өстенә иңүгә үк, абзый кеше, мышный-мышный үзе сүз башлады.
— Моннан егерме ел чамасы элегрәк әткәй Сарай ханы Әхмәтне тар-мар итеп кайткач, и-и, сөенгән идем! Әхмәт ханны Нугай бәге Ибәк мирза суеп үтерсә дә, төп гаскәрне атай-мәрхүм җыеп барган Кырым татарлары тәшкил итте һәм ин төп яуларда анын җайдаклары Сарай сәрбазларын пыран-заран китереп бетерде ләбаса. Шуннан ары җанда өмет туды. Менә, Алтын Урда мәмләкәтеннән бушаган бар җиргә, һәмишә байлыкка алга табан атай берүзе хуҗа булып ала, Ходай Тәгалә Гәрәйләр нәселенә бетмәс-
13 Турсык — бурдюк.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
25
төкәнмәс хакимият, күк капусына таба олы баскыч бүләк итте, имеш. Иллә мәгәр, Сәхиб туганкаем, барча хыяллар да томан гына булган. Әхмәт вафатыннан соң Ждек аръягында, Җидесу буйларында кайсак татарлары, Каф тау татарлары арасыннан Әбелмәмбәт, Низам, Шәйбан, Насретдин, Борак, Булат атлы дистәләгән ялган шаһзадәләр, яңа ач-әрвахлар калкып чыкты. Шулар, кан исеннән котырган чүл бүреләре сыман, Алтын Урданы үгез үләксәсе урынына төрле якка тарткалый һәм өзгәли башладылар. Безнең атай өмет баглап торган бердәм каһанлык урынына, Алтын Урда җәсәде өстендә, Ак Урда, Күк Урда дигән намьнәр алган өр-яңа мәмләкәтләр хасил булды. Менә шулай итеп, Гәрәйләр нәселе үзе җиңү яулап ирешкән нигъмәт-байлыклардан коры калды. Без мондый кимсетелүгә һәм мәсхәрә калуларга лаек түгел идек, түгел идек, Сәхиб туганкаем!..
Мөхәммәтгәрәйнең ике күзеннән дә яшь тамчылары сытылып чыккан, ул усал итеп йомарлаган йодрыклары белән әле тез башларын, әле түшәк читен дөп-дөп төеп ала. Ачы яшь тамчыларын шәйләп өлгерүгә, Сәхибгәрәй аның йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый.
— Ходай Тәгалә Сарайдан калган җирләрне бер учка җыярга уңай форсат бирде, ә без атай заманында шуны ычкындырдык. Әмма аның нигъмәтләре, олыс-утарлары еракка таралмаган, аларны кабат Гәрәйләрнең түбә астына тупларга һич соң түгел әле. Безгә Чыңгыз хан илә Бату хан җиһангирлар җыеп калдырган татар каһанлыгын, татар солтанатын өр-яңадан торгызырга кирәк. Коллар сурәтендә зынҗыр-читлек киеп, тышауланган сыман бәйле булып, төрекләрнең Сәлим яки Сөләйман солтаннары каршында бил бөгүне туктатырга вакыт. Сөләйманының арт саны тәхеткә дә күнегеп өлгермәде, ә шул селәгәй дә әнә «урыс белән булышма, урыска таш атма», дип, инде алтынчы дистәсен кырлаган Кырым ханын маңкалы урам малаена санап, миңа күрсәтмәләр биреп, фәрман юллап ята. Юк, без, татарлар, үзебез аерым каһанлык төзи һәм, кирәк була калса, урысларның Василий кенәзенә дә, төрекләрнең Сөләйман солтанына да йөгән кидерә алырлык бөек халык. Безнең ата-баба Алтын Урда атлы шәүкәтле һәм олы дәүләт тоткан, бугазга-бугаз килеп җәдәләшә торгач, үзләре үк аның башын ашаган һәм каһанлык атлы бөек мәмләкәтне печән кибәнедәй таркатып бетергән. Хәтта бүген дә Чыңгыз туруннары Таш Билбау аръягында, Каф тавында, Кырымда, Казанда, Хаҗитархан илә Нугай даласында аерым-аерым ничә ханлык тота. Ил төкерсә, күл була, ди халык. Безгә менә шушы вак-вак ханлыкларны ерганаклар төсле, инеш төсле бер дәрьяга, бер әләм астына туплый белү кирәк.
ВАХИТ ИМАМОВ
Инешләрдән олы диңгез җыелмыйча калмас, ә диңгезне төрек җайдакларының ятаганнары белән дә, урысның сасы чабатасы белән дә түгеп бетереп вә корытып булмый. Мин шушы хакта сине Казан тәхетенә озаткан чакта ук орлык салган идем, инде күзгә-күз карашып сөйләшергә дә вакыт җитте менә...
Мөхәммәтгәрәйнең күзләре төнге далада җил исеп уяткан учак күмерләре сыман, торган саен көчәя барып, очкынланып яна. Аның хәтта борын тишекләре дә беренче тапкыр сыртына җайдак сикереп менгән өчен ярсыган тайныкы шикелле киерелгән, үзе еш-еш сулый. Кулларына чаклы, очарга әзерләнгән кыр казлары, торналар канатыдай, вакыт-вакыт уйнаклап, күтәрелеп куя, Мөхәммәтгәрәй менә- менә күккә калкыныр да иң биек кыя түрендә урын алыр сыман.
Сәхибгәрәй үзе дә бәйгегә кузгалырга әзерләнгән чабышкы ат шикелле әсәренде. Аның да бит очлары учакка якын килеп кулларын җылыта башлаган сәйяхныкы кебек алсуланып чыкты, ә ялкын телләре күкрәгенә күчеп көйдерергә тотындылар сыман.
«Дөрес сөйлисең син, һәр сүзеңдә хаклык, — дип кабынып уйланды ул. — Татар — бөек, ул да, төрекләр шикелле, бер йодрыкка, күмәк түбә астына укмашып яши белсә, аны урыслар да, башкасы да сындыра алмас иде. Әмма һәр йорт-сарайның ишеге дә, тәхете дә берәү генә була. Атның тезгене — бер. Олауның да дилбегәсе фәкать сыңар кузла иясендә, арбакашта. Кабат аякка бастырырга җыенган Чыңгыз каһанлыгының тезгенен син үз кулыңа эләктерергә җыенасың инде, моңа шик юк. Ә мине, төпчек энекәшеңне, нигъмәт табынының кай турына утыртып куярга ниятлисең икән? Түрдә, синең янәшәңдәме миңа урын, әллә ишек катында, кара гавам, ит чабучы кассаплар белән бер рәттәме? Тик кая гына куйма, миңа син кимергән сөякне ялап утырудан башка тәкъдир елмаймый шикеллерәк...»
— ...Без бит — ике туган, әмма беребез — Мәскәү тарафына, икенчебез Истамбул эргәсенә карап каткан кара кол хәлендә. Әйдә, Василий кенәзне җиргә тезләндерик тә, аннан ары Хаҗитарханын-Нугаен, Себерен һәм хәтта Каф тауны, Җидесу буйларын, Ак вә Күк Урданы Гәрәйләр түбәсе астына туплап, бөек татар солтанатын кабат аякка бастырырга берүк ашыгыйк без. Ходай Тәгалә сынау-форсатларын гел җибәреп тормас. Безнең өчен, бәлки, бүген соңгы сынау, соңгы талпынудыр. Без йокласак, иртәгә ханлыкларыбызны, берәм-берәм, йә төрек солтаны, йә урыс кенәзләре үз итәкләре астына җыеп ала. Син минем ниятләремне хуплыйсыңмы, энем, туганкаем? Син минем янәшәмдәге калкан илә аркадашым икән, әйдә, бигать китер.
— Син искиткеч катлаулы, ләкин бөек юлда. Мин сиңа гомерем буе тугры калырга ант китерәм, өлкән борадәрем! — дигән дулкынланган җавап ыргытты Сәхибгәрәй, эчендәге утны сиздермичә.
— Син ике арада сөйләшенгән барча сүзләрне гел сер итеп сакла, — дип йомгакларга ашыкты Мөхәммәтгәрәй хан. — Ә мин, күзләренә төтен җибәрү өчен, Хаҗитархандагы Хөсәен ханны да, Нугайдагы олугбәк Мамай белән Агышый, Урак мирзаларны да Мәскәү өстенә яуга чакырып карыйм әле. Нугайныкылар күнәр, алар минем кулда. Ә Хөсәен хан баш тарта йә кәҗәләнә икән, соңыннан аның өстенә барырга да бик шәп сәбәп булыр...
Мөхәммәтгәрәй канәгать елмаеп урыныннан купты, шап-шоп китереп энекәшен кочагына состы. Кияү-кәләшләрен башлы-күзле итәргә, никах укытырга вәгъдәләшкән ике кода сыман, ике төрле ут эчендә янган бертуганнар кыска арага янә хушлаштылар...
Берләштерелгән татар гаскәре барча тирә-юньне тимер ташкын сыман сытып-изеп барды. Василий кенәз камчылап юллаган дружиналар ул ташкынны буарга маташып юл өстенә чыгып караса да, кыяга бәрелгән диңгез дулкыннары урынына кире чәчелделәр. Ә берзаманны алар инде ут элдергән салам кибәне астына кереп качкан кыр тычканнарыдай ак-караны күрми качарга тотынды. 26
Мәскәү диварлары, капка алдындагы күперләр өстендә, алар елгадагы язгы боз ташкыны сыман бер-берсенең өстенә өелде. Бәрхет җилән киеп алган йөзбашлары, капкага юл арчымакчы булып, аяк астына эләккән качакларны кылыч белән чапкалый башлады. Күз ачып йомганчы күперләр һәм ерымнар каршында дистәләгән мәет өемнәре калкып чыкты.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
27
Мондый башбаштаклык һәм тәшвишне күреп, Мөхәммәтгәрәй хан һөҗүмне туктатып торырга әмер бирде. Кайбер тарафларда, барыбер дә, ермак алай11 яугирләре дивар өсләренә дә менеп җиткән, шулар бер-бер артлы хәбәр яудырдылар.
— Олуг кенәзләре, Мәскәүне кияве — чукынган татар сатлыгы Ходай Бирде кулына калдырып, Волок каласына чыгып качкан.
«Әһә! — дип шаккатты Мөхәммәтгәрәй, башын кат-кат чайкап. — Ходай Бирде — элек Казанда утырып бакыйлыкка күчкән Ибраһим хан угълы. «Ибраһим вафатыннан соң тәхеткә нугайлылар күтәргән Илһам утырырга тиеш түгел иде. Ибраһимның тол хатыны Кырымдагы Миңлегәрәйгә кияүгә чыкты, әлеге хан Мәскәү белән яу йөрмәскә солых төзеп куйды. Казанда Кырымга киткән Нурсолтанның малае Мөхәммәдәмин утырса, безгә дә хәвефсезрәк»,
— дигән сылтау белән, Иван кенәз Казан каласы өстенә зур яу белән килгән. Тәхеткә Мөхәммәдәминне утыртып куйганнан соң Ибраһимның беренче хатыны Фатыйма белән аның өч угылын да Мәскәүгә алып киткәннәр14 15. Илһам хан бераздан Вологда зинданындагы газап-михнәтләргә түзә алмыйча җан тәслим кылган. Чукынудан баш тарткач, Мәликтимерне Белозёр зинданында буып үтергәннәр. Ә Пётр дигән өр-яңа ат һәм тәре тагуга килешкән Ходайбирдене, Евдокия атлы картаеп беткән кызына өйләндереп, Иван кенәз үзенең кияве ясап куйган. Мәскәүне менә шул кияве кулына ташлап качкан, димәк. Әйдә, тугрылыгыңны күрсәт, дип сатлык татарны сынап караумы бу? Әллә татарны кала башлыгы итеп калдыргач, яу белән килгән туганнары мәрхәмәт күрсәтмәс, кызганмас микән, дигән яшерен бер өметме?»
Диварлардан хәбәр юллауларны бер дә соңартмыйлар.
— Мәскәү боярлары таш кирмән эченә кереп бикләнү өчен үзара сугышалар. Кирмән яны мәет белән тулы, бала-чагалары, хатын-кызлар кая кереп посарга белмичә, артларына ут капкандай йөгерешә һаман.
— Спас капкасы янында бер яубашларын әсирлеккә алдык. Мәскәү эчендә Василий кенәз акчага яллап китергән бер алман тупчысы бар, ләкин ул безнең өскә ут яудыра алмый, калада бер янчык та дары калмаган, ди...
Әмма Мөхәммәтгәрәйнең йөрәгенә пычак булып кадалачак хәбәр ханның үз иленнән сәмум җиле сыман килеп җиткән икән.
— Азак кирмәненнән чапкын килде, яшен төсле ашыгыч хәбәре бар,
— диде бер төмәнбаш аңа, ханны тимер боҗрадай саклаган каравыл сафларын камышларны ерган каек урынына аудара-сыта үткәч.
Төмәнбаш аңа мөһерләнгән төргәк сузуга ук Мөхәммәтгәрәй корбанының муенына ташланган көзән елгырлыгы белән хат эченә чумды. Укып бетерүгә йөзе агарынды, куллары утлы кисәү тоткан сыман дер-дер калтыранды.
— Азак кирмәнендә калдырып киткән Борһан паша яза, — дип телгә килде ул, суга төшкән чебеш сыман, канатлары сынып. — Хаҗитархандагы Хөсәен хан, хәсис, Мәскәүгә барырга дип җыйган чирүенә Кырым тарафына борылырга әмер биргән икән. Тәхетне ташлап китүемне генә көткән дә сыртка пычак кадарга чамалый бу соран. Аһ, мин ул сатлыкның эчен измәсәмме!..
Утлы таба сыман кыздырып торган кояш офык сызыгына таба авышкач, Мәскәү эченнән дә олы кәгазь төргәген калкан урынына алга сузып, әмма киез кәпәчле башларын билгә тикле бөгеп атлаучы арадашчы-илчеләр төркеме дә чыгып җитте.
— Олуг кенәзебез Василий Иоан улы Өченче буйсыну вә түбәнчелек илә Мөхәммәтгәрәй хан һәм Сәхибгәрәй хан галиҗәнапләренә солых тәкъдим итә. Кенәзебез ике хан галиҗәнапләренә дә элек Сарай ханнарына түләгән микъдарда ясак озатып торырга ант китерә. Фәкать пайтәхетебезгә генә бәреп кермәгез дә, кенәз сараена зәүрәт китермәгез. Кенәзебез Казан йортын да, нәкъ Кырым-йорт шикелле үк, туганы дип саный. Моннан ары Мәскәү Казан-йорт эшләренә тыкшыначак түгел, андагы халык вә морзалар
14 Ермак алай — авангард полклар.
15 1487 елгы вакыйгалар.
ВАХИТ ИМАМОВ
28
кемне теләсә шуны тәхеткә хан итеп күтәрергә хаклы.
Барча хәбәрләрне бизмәннән кичергәч, Мөхәммәтгәрәй энекәшен янә үз янына дәште. Ни галәмәт, Сәхибгәрәй Мәскәүне берьялгызы тезләндергән сыман, ияр өстеннән төшәргә дә ашыкмыйча утыра бит һаман. Абыйсының шәрә кыз күргәндәй акаюын шәйләп алгач кына, җиләненең якаларын ачып, түшенә яшерелгән нәни төргәк сузды.
— Василий кенәз миңа аерым хат юллаган. «Син мең биш йөз дә унынчы ел кышында16 әниең Нурсолтан ханбикә белән сараема килеп, айлар буе миһман булган идең. Мин ул чакта сине мыскал да рәнҗетмәдем. Ашка таш атмыйлар, минем илнең пайтәхетен кызган, вәйран итмә», имеш.
«Ишкән икән ишәк чумарын», — дип үзалдына гына уйланды да, Кырым ханы, йөзенә елмаю чыгарып, тантаналы, бик тә горур төстә тезде.
— Син бу көнне гомер буеңа да онытма, катибларыңа да кат-кат тукып яздыр, газиз туганкаем. Мең биш йөз дә егерме беренче елның егерме тугызынчы июнь көнедер бу17. Туктамыш вә Олуг Мөхәммәд ханнардан соң бер генә татар таҗдарының да Мәскәүне менә бу рәвештә тезгә куйганы юк. Без хәтта менә шушы җиңү бәрабәренә дә тарихта калачакбыз, синең белән минем исемемне сабыйлар ятлаячак. Шушы көннән башлап Казаның да ирекле, син үзең дә, һәр олуг гамәлеңне кылу алдыннан рөхсәт сорап яисә баш иеп Мәскәү эргәсенә табыначак ярымхан да, ярымкол да түгел. Син ирекле, син — мөстәкыйль хаким!
Илчеләрне солых кәгазьләренә мөһерләрен сугып озатуга, Мөхәммәтгәрәй хан энекәшен култыгыннан алды.
— Яшереп азапланмыйм, Хаҗитархандагы Хөсәен атлы этҗан, Кырымга барып, минем табан астына ут салырга әзерләнә икән, — дип нык ачулы кыяфәт белән сүзен башлады ул. — Гәрчә Мәскәүгә кереп, аны тулысынча вәйран китерергә бик уңайлы форсат булса да, гаскәремне җыеп, мин кичекмәстән үз йортыма юнәлергә мәҗбүр. Без бүген Мәскәүнең билен сындырдык, аны тулысынча аяк астына сузып салу да ерак качмас. Мин сиңа теге юлы да кат- кат тәкрарладым, татарның иң зур дошманы урыс кенәзе дә, төрек солтаны да түгел. Аның иң яман һәм иң беренче дошманы — татар үзе, аның каймак яисә май урынына оеша-укмаша белмәгән эчке көнчеләре, янәшәдә йөргән сатлыклары. Безгә, иң беренче нәүбәттә, үзебезнең дошманнардан, сатлык җаннар, сораннардан арынырга кирәк. Мин төбенә чаклы чокынып ачыкларга да өлгердем инде, туган. Икейөзле кабих Хөсәен хан, астан гына, еланнарча итеп, Василий кенәз белән сүз беркетеп куйган. Минем монда яу сәфәрендә йөрүдән файдаланып, ул Кырым-йортны кулына эләктерә дә минем тәхеткә менеп оялаячак, имеш. Ә соңыннан синең тарафка бергә-бергә яу чапмакчылар да, Казан-йортны урыс чабатасы астына сузып салмакчылар.
Сәхибгәрәйнең йөзе әрем капкан төсле кара янып чыкты, күзләрендә зәһәр ут кабынды, кашларына тикле усал бөгәрләнде.
— Юк, юк, Казан-йортны саклап калу фарыз.
— Мин, Хөсәенне дә яу сәфәренә чакырган булып, бик нык хаталандым, серне генә ачтым. Кайтуга ук Хаҗитархан өстенә зур яу белән чабам, аны үземнең олысыма әйләндермичә тукталачак түгел! — дип ярсыды Мөхәммәтгәрәй, үз тезгенен үз көенә селкеп. — Ә син Коломна янында бигать китергән антларыңнан кире танмыйсынмы?
Сәхибгәрәй елан чаккандай куырылып калды.
— Юк, юк, танмыйм, танмыйм, абыйкаем, антым үз көчендә, — диде ул, утка пешкән сыман кабаланып-янып.
— Антыңны онытмас өчен син шуны исеңнән чыгара күрмә тагын, — дип ысылдады өлкән хаким. — Үзеңне Казанга илтеп утыртсам да, синең улың Хәсәнгәрәй минем сараемда, минем кул астымда яшәп калды. Вәсвәсәгә бирелеп, урыс яки солтан ягына сатылсаң, мин малаеңның гомерен кыярга мәҗбүр булачакмын. Ул чагында мин түгел, ә син үзең аның башына җитәчәксең!
16 Саннар Григориан календарена күчерелгән.
17 Григориан календаре белән.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
29
Сәхибгәрәй янә елан тиреседәй кисәк куырылды, тагын тәкрарлады.
— Мин синең яклы, һәр адымыңны хуплап кына гомер итәчәкмен, малаема тимә.
— Синең антың Ходай Тәгалә колагына күптән ирешкәндер, минем кисәтүемне генә түгел, ә сират күперендә очрашачагыбызны да онытмыйча яшә, — диде дә Мөхәммәтгәрәй хан меңбашлары ярдәмендә ияренә менде.
Татарларның кайтып китүен белгәч, Мәскәүдәге халык атна буе күз ачмыйча күңел ачты, шашты, канатланды. Шуннан ары еллар агышында әлеге ирек килгән һәм «чукынган Пётр җиңгән» көнне «Питрау бәйрәме» дип йөртә башладылар.
14
Истамбул вәзирләре Сөләйман солтанга Кырым белән Казан түнтәрешләре турында шактый соңлап һәм тәбикмәк-бәлеш урынына майлап җиткерделәр.
— Мөхәммәтгәрәй Казан тәхетенә үзенең төпчек энекәше, Нурсолтаннан туган Сәхибгәрәйне кертеп утырткан. Сәхибне илткәнче Мөхәммәтгәрәй аннан, Коръәнне үптереп, Кырымга тугрылыкка бигать китерттергән. Шулай икән, моннан ары Казанны да төрек мәмләкәтенең аерылгысыз вилаяте дип санарга мөмкин. Казан да хәзер, бәйдәге эт сыман, Истанбулдан беркая да китә алмый инде. Сәхибне солтан галиҗәнапләренә бигать китерергә чакыртсак та була.
Ләкин ялагай вәзирләрдән тыш сарай тирәсендә алтын-көмешләрдән күзе томалана торган сәрдәр-паша белән сәетләр дә буа буарлык бит. Шулар арткы ишекләр аша гына Сөләйман хозурына урыс чапкыннарын да алып керә белде.
— Кырым белән Казан ханнары Мәскәү кенәзе өстенә тиктомалдан, бергәләп яу чапты. Тула, Коломна, Нижгар, Рәзән калаларын вәйран китерделәр. Василий кенәз Мөхәммәтгәрәй ханны, олау-олау алтын биреп кенә Кырымына кире куа алды, — дип җирән сакалбай тезгән сүзләрне ул әүвәл колак яныннан гына үткәреп тик утырды.
«Менә, картлач Мөхәммәтгәрәйгә биргән, бер дә Казанның төпсез базына түгеп әрәм итмәгән бит. Ә алтын-көмеш Кырымга кайта икән, иртәме-соңмы солтан казнасына күчәчәк ул», — дигән хыяллар белән күңелен дә юаткан иде, хәтта. Ләкин сакалбай чапкынның алдагы сүзләре сау тешне дә сызлатырдай булып тәэсир итте.
— Мөхәммәд үзенең төпчек энекәше Сәхибне аның сүзеннән чыкмаска, аның рөхсәтеннән башка берни дә кылмаска ант иттергән. Кырым белән Казан моннан ары — бер үк дәүләт, димәк. Бер көрәеп алса, араннарын җимереп качкан үгез сыман, алар хәтта төрек солтанының тәртә арасына да һич керәчәк түгел.
«Дөрес сукалый бит бу сакалбай, — дип пошынып һәм салкын тиргә батып уйланды ул. — Сарайдагы татар ханнарының һичберсе дә төрек солтаннарына мәңге буйсынмады. Йоклап калсаң, Кара диңгез белән Каф тау аръягында Алтын Урда шикелле үк өр-яңа бер татар каһанлыгы үсеп чыгуы бар. Әнә шулай, ялкау хатын сымак йоклаганга күрә, Баязит Елдырым да Җаек аръягында Аксак Тимер атлы яңа җиһангир симереп җитүен шәйләп өлгермәгән. Ә тегесе Җидесу ярыннан Каф тау аша безгә сикергән дә Баязит Елдырымның башын чабып аткан. Мин бу сакалбайның да миннән бигрәк урыс иминлеге хакына җитмеш дала кичеп, яна-пешә килеп җитүен бик чамалыйм. Үзләренең ике татар ханын берьюлы тукмап кайтарырдай куәтләре юк бит. Әмма Василий кенәз мине дә урынлы кисәтә, бәйдән ычкындырсам, ул Мөхәммәтгәрәй соңыннан мине килеп сөзәргә дә рөхсәт сорап тормас. Татар — хәтәр. Аның даласында яңа Чыңгызхан үсеп чыгуга юл куярга ярамый, ярамый бит!»
Нугайлар да «Мөхәммәтгәрәй бездән гаскәр талый», дип тилмерә-зарлана чапкын куган иде, Сөләйман солтан Кырым ханын тез чүктерергә барыбер соңга калды. Мөхәммәднең Мәскәү сәфәреннән кайтуына җиде-сигез ай да вакыт үтмәгәндер, Идел дәрьясы буеннан таралган дәһшәтле яңалык ярты җиһанны гарасат урынына сискәндереп узды.
— Нугай мирзалары Мамай белән Уракны ияртеп, Мөхәммәтгәрәй Хаҗитархан өстенә зур яу белән барган. Андагы татарлар Кырым ханын кирмән капкаларын нигезенә яңа килен йә кодалар төшерүче бәхетле хуҗа шикелле ачып каршылаган, Хөсәен хан,
ВАХИТ ИМАМОВ
30
сыртына таяк эләккән йолкыш эт урынына чиный-чиный, Мәскәү тарафына чыгып качкан. Мөхәммәтгәрәй нугай мирзаларын Әстерхан тәхетен вәгъдә итә-итә ияртеп барган булган, иллә мәгәр тегеләрнең берсенә дә таҗ кидереп рәхмәт кайтармаган. Ул Әстерхан тәхетенә үзенең өлкән малае Баһадирны утыртып куйган икән.
— Бәрәкалла! — дип, баш түбәсенә күсәк белән органдай, урыныннан сикереп торды Сөләйман солтан. — Болай булса, инде дүрт татар ханлыгын тез астына салып куйды бит бу картлач. Әгәр үзен дүрт ханлыкның да уртак бер таҗдары, дип игълан итсә, Мөхәммәтгәрәй хәтта өстенә йөз меңлек чирү белән килсәң дә, авызлык-йөгәннәрне таныячак түгел. Аның әле бу баскычта гына тукталмыйча, Җаек аръягына, Себер җирләренә дә сикерүе мөмкин.
Сөләйман солтан тынычлана алмыйча, читлеккә ябылган юлбарыстай ярсып, тәхет залы буйлап әрле-бирле чапты, үзе ни кылырга белми изаланды.
— Пәйгамбәр исемен йөртүче ханга каршы кылыч күтәреп баруы да оят, җанын кыйсаң, гомерлек кара тамга. Ничек тәртә арасына кертергә соң моны, йә, нишләргә? — Әрле-бирле байтак суккалангач, элеккечә сүгенеп һәм ярсып дәвам итте. — Элек Казан ханнары гына, куыш эзләп йә яклауларын сорап, Мәскәү кенәзләренең ышыгына бара һәм урыс чабатасын ач эт шикелле ялый торган иде. Башлап Касыйм хан, ялына-ялвара, кенәз Иванны Казандагы Ибраһим хан өстенә алып килгән. Ибраһим урынына менгән Илһам ханны Мөхәммәдәмин Мәскәү көче белән чәнчелдереп атты. Кырымнан соң Василий кенәзнең култык астына күчкән Габделлатыйфны да, ахыр чиктә татар үзе үк албасты һәм карачкы дип түбәнсетә торган Шаһгалине дә Мәскәү каласыннан илтеп утырттылар. Инде менә Хаҗитархандагы Хөсәен дә Казанның умырткасыз ханнары такырлатып бетергән юл буенча чапкан. Мөселман һәм тәхет ияләре була торып, нишләп көфер урыс куенында сыену эзли болар? Нигә, нигә Казанның бер ханы да аннан ярдәм сорап, сыену эзләп килми? Нишләп боларның кыйблалары Мәккә ягында йә Истамбулда түгел, ниемә дип гаребтагы, котыптагы урыс кенәзенә табыналар икән? Мин-минлек, иман, горурлык атлы хисләр коргаксыган бит боларда, шуңадыр, ахрысы, һичберсе кызганыч та түгел...
Читтән генә, гамьсез күзәтсә дә, Сөләйман солтан да дөрес чамалаган, кыш беткәндә яңа хәбәр килде.
— Мөхәммәтгәрәй Каф тау өстенә, андагы татарларны үз канаты астына җыю өчен яуга кузгалган, ди.
Монысы да суынып өлгермәде, кайнар күмер урынына көйдерердәй хәбәр:
— Нугай мирзалары Мамай белән Тиле Урак, Хаҗитархан тәхетенә утыртмаган өчен, Мөхәммәтгәрәй ханны суеп үтергәннәр!
— Мөселман дөньясының кайсы почмагында да бер үк төрле сырхау, — дип сыкрады Сөләйман. — Без бер-беребезнең башын ашаудан туктамабыз инде. Көферләргә ярдәм, көферләргә бәйрәм...
15
Сөләйман солтанның сүзен раслагандай, мең биш йөз дә егерме дүртенче елның язында Кырым ханының һәлакәте турындагы хәбәрне Василий кенәз түшәменә чаклы сикереп каршылады.
— Гәрәйләрнең иң гайрәтле ханын суеп үтергәннәр, әх, шул кирәк аңа! Үзебез барып суярга өлгерә алмый калдык, менә шунысы жәл. Хәер, аңа көчек кебек ияреп килгән Сәхибе исән бит. Ходайга мең шөкер, аны куенында иркәләп йөри торган абыйсын дөмектерделәр, хәзер Сәхибне яклап юлны бүлүче юк. Әйдә, Казанны талап булса да, Кырымга озатылган алтын-көмешләрне кире кайтарабыз. Барча рус калаларына чапкын жңбәрегез. Бер атнадан Казан өстенә үч явына, яуга!..
Нижгар каласына жңтеп, андагы дружиналарны да өстәп кушкан чакта Василий кенәз кул астындагы сугышчылар саны йөз мең тирәсенә якынайган иде. Шушы чаклы көч туплаганнан соң да кенәз алайларын көтү урынына чыбыркылап алга куаларга һич тә ашыкмады. Сура елгасының Иделгә кушыла торган тамагына жңткәч, бер ай чамасында
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
31
биек яр өстенә имән белән нарат бүрәнәләрдән ныклы кирмән төзеп жңткерделәр. Поплар һәм дьяклар чиләкләренә Иделдән тутырылган болганчык су белән бар почмакны «изгеләндереп вә рухландырып» чыкты, яңа каланы «даһи» кенәз хөрмәтенә Васильсурски дип атый башладылар. Василий үзе кирмән түрендәге сарай эченә кереп посты, алга таба яу башлыгы итеп Шаһгалине куйды.
Юньсез хәбәр канатлы кошлардан да жңгез һәм елгыррак оча, шымчылар аны көне-сәгатендә Казан каласына китереп иңдерделәр. Йөз меңлек зур чирү турында ишетүгә, Сәхибгәрәй зина юлында тотылган яшь килендәй дер калтырап төште.
— Әх, теге чакта акылдан ычкынган абыйның коткысына ник бирелдем икән? — дип, түбәсенә ут капкан йортның хуҗасы төсле, әле ишек, әле тәхет тарафына йөгерә-йөгерә, әрни башлады ул. — Менә хәзер мине яклап килергә сыңар иптәш тә юк. Бер ояга кушам, бер бәйләмгә төйним, дигән булып, абый бар татар дөньясын кырмыска оясы урынына чәчкәләп вә таркатып атты. Кырым тәхетенә кем менеп кунакласын гоманлап та булмый. Казанны якларга Хаҗитарханныкылар, нугайлар да — берсе-бер килмәс инде.
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумган дигәндәй, Сәхибгәрәй дә, үзен коткарып калырдай салам эзләп, Истанбулга ашыгыч чапкын куды.
— Менә сиңа алтын, менә якут, иллә мәгәр солтан галиҗәнапләренең хозурына үтеп керми калма. Сәхибгәрәй хан сиңа бигать китерә, Казан мәмләкәтен вилаять йә бәйлек итеп, үз каһанлыгын эченә кабул кыла күр, мәрхәмәтеңнән ташлама, безне якла, зинһар, дип күз яшьләрең белән, кат- кат ялын. Йә үз канаты астына алып безне коткара ул, йә кол шикелле урыс чабатасы астына сузылып ятасы гына кала...
Урау юллар уза-уза, анда да әле Мәскәүдәге шымчылар аша гына Сәхигәрәй колагына Сөләйман солтанның җавап сүзе кайтты:
— Солтан галиҗәнапләре Мангуп каласыннан озатылган Искәндәр атлы илчесенә Мәскәү боярлары каршында шуны белдерергә әмер биргән. «Казан дистә еллар буе Мәскәү кенәзенең кул астында булды, Казан тәхетенә кемне хан итеп утыртуны да ул гына хәл итә. Солтан галиҗәнапләре Мәскәү кенәзе белән дуслык вә тигезлек саклый. Шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә Сәхибгәрәйнең дә Казан-йортны төрек солтанына бүләк итәргә һичбер хокукы юк»...
Сәхибгәрәй шундый җавапны ишеткәннән соң, чәчен йолкый-йолкый, күккә ашардай булып теткәләнде, янды, котырынды.
— Мөхәммәтгәрәй абзыкаем белән өстенә барып җиңгәч, Мәскәү кенәзе Казан- йортны хали мәмләкәт дип таныды, аның эшләренә тыкшынудан бөтенләй баш тартты бит. Сөләйман солтан да моны биш бармагы кебек күптән белә, әмма нигә, ни сәбәпле безне мөстәкыйль йорт итеп танымый?! Аңа йөз меңлек олы чирү туплап, аны урыс өстенә җибәрү дә кыен түгел. Кырымны ул ничә мәртәбәләр шулай яклап калды. Ә нигә Казан ханлыгын якламый, нишләп безне үги итә соң ул!?.
Әле ярый, Мәскәү гаскәре ханлык үзәгенә үтеп керә алмый изалана. Чирмеш- мукшы олыслары аша узган чакта урыс сугышчыларына әллә нинди үләт чире йоккан, тегеләр елга-күл буйларын, сазлык өстен, күпер-сал урынына, тоташ мәет белән түшәгән, ди. Ходайның рәхмәтеме бу, әллә Сәхибгәрәйнең ялвару- өзгәләнүләре аның колагына барып ирешкәнме?
— Василий кенәз үзе, үләт чире эләгүдән шүрләп, кире Мәскәвенә кайтып киткән. Мәгәр, барыбер дә, чирле-хасталарны сау яугирләр белән алыштырырга фәрман тараткан ул. Яу сәфәре кирәк кадәр гаскәр туплануга яңарачак икән.
Ни кылырга белмәгән Сәхибгәрәйгә бөтен дөнья тарайгандай булды, ул читлек эченә ябылган арыслан шикелле бәргәләнде, интекте дә, беркөн таңда туган иле тарафына яшерен илче куды.
— Мөхәммәт агамнан соң иң өлкәне булып калган Фатыйх абыем алдына барып тезлән. Ул минем урыныма үзенең берәр малаенмы, яки аңа энекәш тиешле Мәхмүт абыйның улынмы наиб итеп җибәрсен. Мин хаҗ кылып, Ходай Тәгаләдән ярдәм вә ярлыкау сорарга чыгып китәм. Мин сәфәрдә чакта алар юллаган наиб минем исемемнән
ВАХИТ ИМАМОВ
32
идарә итеп торыр.
Илче юлга чыгып киткән көннең иртәгәсендә үк Сәхибгәрәй Казан эчендәге аксөякләр арасына хәбәр тараттырды.
— Безнең ханыбыз хаҗга барырга әзерләнә, ә үзе югында Казан-йорт йөгәнен ул диванга йә Сәйди карачыбәккә түгел, ә Кырымнан килгән наиб-җигәненә18 биреп калдырачак...
Тоташ ул эчендә байтак тилмертеп көттергәннән соң гына, илче Казанга унөч яшьлек малайны ияртеп кайтып керде. Сәхибгәрәй аны төсмерли дә сыман, тик аның кайсы җигән һәм нинди атлы булуын исенә төшерә алмый. Үзен арба үрәчәсенә менеп ат кугандай эре тоткан малай, ярый әле, баш ватарга ара калдырмыйча ярып салды.
— Мин Сафагәрәй булам, гамуҗа19 абыкаем, синең агаң Мәхмүтгәрәй углы. Без, атаем белән икәү, Бакчасарайдан Сарыхан20 каласына чыгып качтык, шулай итеп кенә исән калдык. Төпчек абыең Сәгадәтгәрәй нугай мирзалары Муса белән Исмәгыйльне: «Сез мине Кырым тәхетенә кертеп утыртсагыз, мин сезне Хаҗитархан таҗдарлары итәм», — дип котыртып, Бакчасарай өстенә алып килгән. «Нәселдә мин синнән өлкәнрәк, Кырым тәхете, иң беренче чиратта, миңа тиеш», — дип Фатыйх гамуҗам аның юлына каршы баскан иде дә, Сәгадәтгәрәй туган агасының башын кыеп атты... — Сафагәрәй беркадәр тын алганнан соң гына өстәп куйды. — Синең хаҗ кылу ниятең чыннан да хак булса, Кырым тирәләрен урап узу хәер. Сәгадәт агайның кулы печән тырмасыдай бик тә озын, тешенә эләктерсә, аның сине дә алабута-билчән урынына харап итүе бар.
Боерган сәет, карачыбәк Сәйди, дистәләгән морза һәм сәрдәрләрне җыеп, Сәхибгәрәй үзенең хаҗ сәфәренә чыгачагы турында әйтеп салгач, билгеле ки, барчасы да таудан тәгәрәп төшкән буш мичкә тавышлары чыгарып тузындылар.
18 Җигән — племянник.
19 Гамуҗа — туган абый-агай, русча «дядя».
20 Сарыхан — Харьков.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
2. «К. У.» №11 33
— Василий кенәз йөз илле мендек яңа чирү туплый, дигән хәбәрләр боз яңгыры сыман явып кына тора. Ул йөз илле мең урысның ханлык өстенә килеп авуы бар. Казан-йортны саклап калырдай көч-куәт юк. Урыс килсә, без Ибраһим хан вафатындагы сымак хурлыкка калачакбыз. Мондый хәвефле заманада ханның Казан- йортта булуы хәерлерәк. Хаҗга урысларны куып җибәргәннән соң сәфәр кылсаң, Ходай Тәгалә аны икеләтә һәм хәтта бишләтә савап шикелле кабул кылыр иде...
Тәхеттә мыекларын сыпыра-сыпыра тыңлап утырган Сәхибгәрәй барча гозерләрне илтифатсыз гына колаклары яныннан уздырды да, ил агаларыннан Сафагәрәй җигәненә тугры хезмәт турында антлар китерттергәч, Каф таулары ягына чыгып чапты. Казанныкылар колакларын ябалактай торгызып, көтә-көтә көтек булганчы шылт иткән авазны да тыңлап чиләнделәр, хаҗдагы хан галиҗәнапләре хакында сыңар гына җөмлә дә әйләнеп кайтмады. Дөрес, бик сирәк булса да, Кырым ягыннан сөенечле хәбәрләр үтеп керә , алар шуны ишетеп юаналар иде .
— Мәрхүм Мөхәммәтгәрәйнең энесе Сәгадәт хан урысларның Казан кул астындагы чирмеш илә мукшы җирләренә яу чапканы өчен Василий кенәздән алтмыш мең кадәре алтын тәңкә таләп иткән, түләмәсә, Мәскәүне янә яндырып китү белән усал янаган, ди.
Бәлки, асылда да, яу гаскәре белән юлга чыккандыр ул. Тәүге хәбәрдән соң атна-ун көн вакыт үтүгә, инде хәерсезе дә килеп иреште бит.
— Сәгадәтнең Сарыхан тирәсенә юнәлүен белгәч, Кырым җиренә нугайлылар чирүе бәреп кергән. Яубашлары — Муса белән Арыслан бәк, ул морзалар «Сәгадәт алдады, безне Хаҗитархан тәхетенә кертеп утырту хакына бармакка- бармак та сугып карамады», дип үпкә белдерә, ди. Алар Көбә үзәндәге барча татар авылларын талап чыккан. Сәгадәтгәрәй, бичара, үзенең чирүен нугай мирзаларына каршы борырга мәҗбүр булган...
16
Сараена кайтса, вәзирләре авызыннан аяз көнне уйнаклаган яшен төсле кыргый хәбәр ишетеп, Сөләйман солтан аптырашка калды.
— Сине Казан ханы Сәхибгәрәй галиҗәнапләре көтә. Урау юллар аша синең хозурыңа ул шәхсән үзе килеп җиткән. «Илчеләр аркылы йөрткән гамәл — иләктән иләккә күчергән он шикелле, яртысы юлда вакытта ук коелып бетә», дип ул синең кабул итүеңне көтеп тилмерәдер.
— Тәхет ташлап китү — кайнар кәләш түшәгеннән чыгып качкан пешмәс кияүгә тиңдер, менә кәмит, — диде ул, кат-кат башын чайкап. — Кәләшенең нинди сырхау ягын эзләп тапты икән, тыңлап карыйк, әйдә, чакырыгыз.
Солтан хозурына кереп чүгәләгәч, Сәхибгәрәй барча чүпне инде мәрхүм булган абыйсы Мөхәммәтгәрәй өстенә генә түкте.
— Мине Василий кенәзгә каршы яуда катнаштырып, тик шул гына Мәскәү белән Казан арасындагы дуслык җебен өзде. Тиктомалдан зур яу белән барып, барча Мәскәү тирәсен талап киткән өчен Василий кенәз мине гафу кыла алмый. Үзем генә түгел, ә бар ханлыкның йөзе корымга буялды бит. Мин Казан тәхетен калдырып китүне хәерлерәк күрдем. Сафагәрәй бик яшь, әле малай гына, аның гөнаһы юк. Ул Казан тәхете өчен яңа кием төсле. Василий кенәзгә аны гаепләп таш ыргытырга һичбер нигез юктыр. Мин әле Казан тәхетен ташлап киткәнче үк, өч морзамны илче итеп юллап, Василий кенәзгә «син — минем өлкән агам, Казанда хан алыштырасыбыз килсә, синең рөхсәтеңне сорап барачакбыз, мондагы урыс сәүдәгәрләренә дә һичбер төсле җәбер булмаячак», дип дуслык тәкъдим иттем. Бу рәвешле күндәмлекне күргәч, Василий кенәз Казан ханлыгын тынычлыкта калдырыр, аның эшләренә тыкшынмас һәм яу чапмас, дип беләм.
— Ярый, бик хуп, мин дә шулай уйлап тынычланыйм, — дип җаваплады солтан, әмма бармакларына киелгән якут ташлы йөзекләрен кат-кат санап чыккач, кабат кабынып киткән самавырдай, тагын сорау бирде. — Ә син үзең хәзер нинди дәрәҗә өмет итәсең соң?
— Кырым! Кырым ханлыгы! — дип күкерт шикелле шартлап купты качак. — Аның тәхете Сәгадәтгәрәйгә тиеш түгел иде! Өлкән агам Фатыйхны үтереп, ул үзен тоташ канга
ВАХИТ ИМАМОВ
34
батырды. Бертуганына җәллад булган әрвах тәхетне яулап утыруга лаек түгел! Аны алып ат та Кырым тәхетенә мине кайтар.
Сөләйман солтан күзләрендә шайтан уты кабынгандай булды.
— Ә ни отам?
— Сафагәрәйне Казан тәхетенә мин чакырып утырттым, ул берчакта да минем сүземнән чыгачак фетнәче-гыйсъян түгел. Ул — миңа энекәш тиешле хан, шулай булгач, Казан-йорт та Кырым өчен энекәш саналачак. Кирәк икән, мин Сафагәрәйдән солтан галиҗәнапләренә тугрылык турында да бигать китерттерәм.
Сөләйман солтан озак сузып тормый вәзирләрен дәште.
— Фәрман калыплагыз. Кырым ханы соңгы ике елда миңа ясак юлламады, ә аның улы Дәүләтгәрәй, үз илендә туганнары суеп үтерүдән шүрләп, минем сарай күләгәсенә качып ята. Сәгадәтгәрәйне улың хаста, дигән сылтау белән Истанбулга чакырып китерегез дә Шайтан бугазына21 илтеп ыргытыгыз. Сәгадәтгәрәй урынына Бакчасарайга кемне кайтарырга — анысын күз күрер дә, Ходай Тәгалә бер пышылдар әле. Ә хәзергә Кырым белән дивандагы Ширин, Аргыннар идарә итеп торса да, минем пайтәхетем һични югалтмастыр...
17
Казан иле — Сәхибгәрәй түгел, ул аргамакка атланып кына хәвеф-хафалардан чыгып кача алмый. Татарларның Сафагәрәйгә ант китерүен белеп алуга ук Шаһгали, Мәскәүдәге таш кирмән эченә атыла-бәрелә үтеп, Василий кенәз алдына баш орды.
— Сафа иң кулай очракта да тик Кырым шаһзадәсе генә була ала. Унөч яшьлек ул көчекнең Казан тәхетенә һичбер хокукы юк. Ул — килмешәк! Мин — Казанның тулы хокуклы ханы! Казан миңа тиеш!
Василий кенәзнең шаккатудан ике күзе маңгаена менде.
«Әттәгенәсе! — дип уңлы-суллы башын чайкады ул. — Моннан алты ел элек Казанга илтеп утырткан чагында син карачкыга да нәкъ унөч яшь иде, анысы гына җитешсезлек булса. Казанлылар өчен, Кырым шаһзадәсе шикелле үк, Касыймныкылар да — чын килмешәк. Казанга кем илтеп утыртканын валлаһидыр, инде оныткан бу. Ул — тулы хокуклы хан, имеш! Кемнең итек табанын яларга тиешлеген дә искә алып тормый, адәм тәганәсе!»
— Миңа гаскәр күндер, Казаныма кабат кайтарып куй? — дип Шаһгали аның җилән итәкләрен үбеп ялвара башлагач кына, Василий кенәз, ниһаять, телгә килде.
— Минем рөхсәтемнән башка Казан тәхетенә килмешәк Сафаны утыртып куюларына барыбер дә күнәсем юк иде. Ярар, гаскәр бирәм. Идел буйлап көймәләрдә агачак ермак чирүне син йөгәнләп китәрсең. Ә яр өстеннән барачак атлы гаскәргә кенәз Иван Палецкийны башлык итеп куям.
Шаһгали ишкәкчеләрне юлда камчысын ятагандай болгый-болгый куды. Июль башында ук Чулман белән Идел кушылган урыннан ерак урнашмаган Кунаклар утравына килеп туктадылар. Шаһгали көне-сәгате белән Казан тарафына илче чаптарлады.
— Казан миңа тиеш, монда мин генә хан! Казан тәхетенә һичбер хокукың юк, Кырымына олак!
Казаннан бик өметсез генә җавап кайтты.
— Яу белән килгәнсең бит, әйдә, орыш. Кайсы як җиңүгә ирешер, шул тәхеттә калыр.
21 Шайтан бугазы — Истанбулдагы иң коточкыч зиндан.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
2.* 35
Шаһгали чабатадай ямьсез-иләмсез аякларын тибеп сүгенергә мәҗбүр булды.
— Мин тәхеттә утырам, димәк, җиңәчәкмен, дип мыскыллый бит бу мине, аһ, селәгәй! Ярар, күрсәтермен мин сиңа ничек җиңгәннәрен! Булат Ширин белән Чанышларга хәбәр салыйм әле!
Шул төндә үк Казан ягына яшерен чапкын очты. Икенче төн керүгә, Казан кирмәненең Казансу елгасына караган агач диварына ялкын элдерделәр. «Казан яна, анда тәшвиш купты, кичекмәстән яуга ябырыл син!» — дигән хәбәр җиткерсәләр дә, Шаһгали, утраудан чыгып, яр өстенә сыңар аягын да баса алмады. Көймәләрне кайсы якка гына куып карамасын, ике-өч дилбегә ара калуга ук, ярдагы сакчылар руслар өстенә боз яңгыры төсле уклар яудыралар. Бер-ике урында баскыннар ат арбасын калкан итеп якынайган иде, татар яугирләре аларын да арба-көймәләре белән бергә су төбенә әйләндереп атты.
Көндезләрен яр өстенә тоташ көбә кигән меңәр-меңәр русларны да чыгарып карадылар, мондый ермак алайлар да баш түбәсенә сугылган песи баласы кебек еламсырап кайтты.
— Казанлылар яр буендагы барча иген басуларын яндырып бетергәннәр. Уч төбенә кырып җыярлык та ризык табып булмый.
Тагын ике атна буе Палецкий җайдакларын көткән арада йөзәрләгән ирләр эч китүдән йә ачлыктан интегеп суга сикерделәр, тик берсе дә яр читенә йөзеп җитә алмады. Акылларын җуеп шашкан ирләрнең тагын йөзәрләбе ак-караны күрми ярга томырылды, алары да куак-камыш арасыннан очып чыккан укка төртелеп ауды. Мондый бәлаләре генә җитмәгән, ниндидер хәерсезе тагын утлы кисәү сыман хәвеф җибәргән бит.
— Казанлылар Палецкий җайдакларын пыран-заран китереп ташлаганнар! Һаман ярдәм көтсәк, шушы утрау эчендә без дә ач күселәр төсле кырылып бетәчәкбез!
Шаһгали үзе һәм ул камчылап куалаган меңбаш вә йөзбашлар никадәрле генә ис-акылга килергә чакырып карамасын, рус сугышчылары бүре күреп котырган үгез көтүе урынына көймә-баркасларга ябырылды. Әле көймәдә урын эләктергәнче үк берсен-берсе кылыч белән кыеп суешалар иде, яр читенә җиткәч, татар яугирләре кылычыннан йөзәрләп кенә ауды. Ахыр чиктә барыбер дә кабат утрау эченә кайтып бикләнделәр.
Шул читлектә егерме көн буе газап чиккәннән соң гына, ниһаять, сөенечле хәбәр ишеттеләр.
— Палецкий Казаннан егерме чакрымдагы Зөя елгасы тамагына җиткән. Иделнең уңъяк ярына җәелеп яткан мукшы вә чирмешләр, урыс баскыннары талауга түзмичә фетнә күтәреп, Палецкийның юлын бүлгән икән.
Шаһгали балагына котырган эт ябышкан төсле кабаланып-янып чакырса да, Зөя тамагындагы түбәтәйдәй түм-түгәрәк утрауга кереп поскан Палецкий Казан ягына таба август уртасында гына юлга чыкты. Казансу буенда Шаһгалинең калдык гаскәре белән бергә кушылдылар. Кирмәнне чолгап алуга ук баскыннар ягыннан яллы Ливон алманнары корган туплар кала өстенә, февраль бураннары уйнатып, ядрә артыннан ядрә очырдылар. Казанлыларның маһир тупчыларын катыйл затлар төнлә суеп чыккан, кирмән, теле киселгән бичара шикелле, гел җавапсыз торды. Моны тәшвиш кубу һәм хәтта тезгә чүгү, дип аңладылар, ахры, урыс баскыннары диварларга таба һөҗүмгә күтәрелде. Әмма диварларга тәүге баскычларын сөяп куярга да өлгерә алмадылар, кирмән капкалары ачылды да, аннан карачыбәк Аталык иярткән җайдаклар ташкыны бәреп чыкты. Алар дошман белән орыша башлауга ук, арткы яктан Арча яланында калдырылган Көчлек Отуч баскыннарның сыртына ябырылды. Ике яктан да яу ирләре йөзләп-меңләп ава, ләкин казанлылар сафы һич кимеми, җепшек карда тәгәрәткән олы төргәк сыман, аларга кирмән эченнән йә Казансу буеннан килгән сугышчылар гел өстәлеп тора. Түземлеген җуйган һәм хафага төшкән кенәз Палецкий кирмән тарафына махсус чапкын куды.
ВАХИТ ИМАМОВ
— Яуны туктатыгыз, без китәбез. Мәскәү ягы Сафагәрәйне тулы хокуклы ханга санап, баш ияргә мәҗбүр...
Мәскәү эченә кайтып керүгә үк Василий кенәз җебегән Палецкийны имән бүкән өстенә озаттырды.
— Бер Шаһгали генә чын дөресен әйтте. Мең төрле мөмкинлегең була торып та, син үз башыңны саклап калу өчен Зөя утравына кереп бикләнгәнсең, яуны соңарткансың. Син астыңа җибәреп, посып яткан чакта казанлылар Шаһгали яндырткан кирмән диварларын яңадан бастырганнар һәм олы гаскәр туплап өлгергәннәр. Шаһгали яллаган катыйллар Казан тупчыларын суеп чыккач, син атналар һәм айлар буена аларның кирмәнен бертуктамый утка тота ала идең, югыйсә. Син шушы уңай форсатны да кулдан ычкындырып, минем сугышчыларымны яуга ташлагансың, меңәрләгән колымны үтерткәнсең. Аннан да яманы — син Сафагәрәйне хан дип таныгансың, аны минем белән бер үк биеклеккә мендереп бастыргансың. Сиңа бер кеше дә андый хокук төяп җибәрмәде, син — сатлыкҗан! Андый җебегәнне, әнә, имән бүкән өстенә! Бөтен Мәскәү боярлары каршында башын чаптырырга!..
Берникадәр түл-мая җыюга ук Мәскәү калалары буенча яңа әмер:
— Казан ханлыгы өстенә яуга кузгалабыз. Элеккеге хурлык табын юып кайту тиеш...
Шымчы итеп озатылган ирләр алып кайткан һәр яңалык казанлылар күңелендә тирән шом уятты.
— Василий кенәз әләме астына тупланган җайдакларның саны гына да алтмыш меңне үтеп киткән инде. Көймәләргә утыртып озатылачак ирләрнең дә саны шул чамада. Казан-йортның берчакта да бу кадәрле көчне күргәне юк.
Егерме яшен дә тутырмаган Сафагәрәй үзе дә эченә ут йоткандай пошаманга калды. Ә хәбәрләр язгы боз ташкыны төсле, һич тә туктап тормый.
— Олуг кенәз Бельский, Глинский, Горбатов шикелле мәшһүр биш боярны гаскәр башлыклары итеп билгеләгән. Касыйм җайдаклары белән Шаһгали дә шулар янәшәсенә килеп баскан. Җәяүлеләр Идел, Чулман, Нократ елгалары буйлап, көймәләргә утырып юлга чыккан. Җайдаклар чирүе аерым гына атлый, анысы Нижгар каласыннан кузгалырга тора.
Сафагәрәй әүвәл хатынын, олауга утыртып, Агыйдел белән Ык аръягына сузылган Нугай даласына озаттырды.
— Каенатам Мамай ханга сүзен-сүзгә, җеген-җеккә җиткереп тапшыра күр, — дип ялынды ул аңа. — Мине тәхеттән кусалар, Казан гына түгел, син дә, уртак улыбыз да, хәтта Нугай иле үзе дә яклаучысыз кала. Үз юлындагы төп бүрәнә һәм төп капканы җимерсә, кибәргә эленгән кер шикелле, җепсәләргә генә эләгеп калган койма вә киртәләр, усал җилне көтеп тормастан, үзләреннән-үзләре үк череп-какшап ава. Казан — Мәскәү өчен менә шул төп бүрәнә һәм төп капка хәлендә ул. Башын элмәккә үзе китереп тыгасы килмәсә, атаң миңа ярдәмгә олы гаскәр кусын. Безне бергәлек һәм бердәмлек кенә урыс коллыгыннан коткарып калачактыр. Мамай каенатам берүк йокламасын, улыбызны, сине, мине яклап, янәшәмә бассын.
Сафагәрәй аннары карачыбәк Аталыкны янына чакырттырды.
— Мин — Кырым шаһзадәсе, иң беренче нәүбәттә, ярдәмне дә аннан көтәргә, аларны чакырырга тиешмендер инде. Тик Бакчасарай безнең Гәрәйләр нәселен көндәш иткән Шириннәр, Аргыннар кулында, берни эшли алмыйм, мин канатлары каерылган кыр казыдай көчсез. Хаҗитархандагы морзаларга да чакыру ташлап булмый. Аңа гамуҗа агам Мөхәммәтгәрәй кереп, аларның Хөсәен ханын куды, аннан ары «мин Хаҗитарханны Кырымга кушып куям», дигән булып, тәхетләренә беркемне дә якын җибәрмәде. Хәзер анда Хөсәеннең улы Дәрвишгали белән аның агасы Касыйм шаһзадәләр үзара бугазлашып һәм кан коешып ята, безнең кайгылар юк. Шуңа күрә сиңа гозерләнәм, абруең зур, 36
Көпшәксу, Сура буендагы чирмешләрне чакыр. Ханлыктагы бәп-бәләкәй генә көчләрне дә каз-үрдәкләр койган каурый төсле җыеп бәйләмәсәк, илне саклап калу, бәлеш-коймак майлау ләззәтләрен кичерү бик икеле.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
37
Берәр атнадан соң ишетелгән җавап хан иңенә канат бәйләгәндәй, сөенечле булды.
— Каенатаң Мамай хан синең карамакка утыз мең кадәре җайдакларын куган. Чирмешләр дә Сура яры буйлап ике төмән җайдак туплап бастырганнар. Казан астындагы олыслардан җыйган яугирләрне кушсаң, хан галиҗәнапләренең чирүе сиксән меңнән арта...
Арысланнар кебек котырып һәм ярсып орышсалар да, татар яугирләре туп утыннан меңәрләп кенә ауды. Йөзгә-йөз килеп, кылыч-сөңге белән орыш барышында да, чалгы астына эләккән кыяк үлән төсле, күмәк кырылдылар. Карачыбәк Аталык бәк үзе, аның янәшәсендә дистәләгән морза кулларына кылыч тоткан һәм аягүрә баскан көе шәһид булып китте. Ике көн орыштан соң алайларны кирмән эченә туплап санасалар, алтмыш мең чамасы яугирләрне таба алмадылар. Иң яманы — Сафагәрәй Арча каласына чыгып качкан, аның әйләнәсендәге тәнсакчылар бер мең кадәре дә юк ди. Моны белгәч, гаскәр янә хафага калган иде.
Ләкин Казан гына түгел, Мәскәү ягы да бик күп югалткандыр, өстәвенә, чирмеш җайдаклары, арткы яклап, аларның олаулары белән атларын да талап тора икән, өченче көн таңында кирмән эченә илче юллаганнар.
— Солых төзү өчен безнең хозурыбызга ил агаларыгызны туплап җибәрегез, ә без һөҗүмне әлегә туктатабыз.
Тагай, Тәүкил, Ибраһим шикелле илче итеп сайланган морзалар Мәскәү боярлары каршына барып баскач, барча Казан исеменнән гафу үтенгәннәр. Илчеләрнең язгы кар урынына мәлҗерәвен шәйләп, боярлар күпчелек морзаларны аманат урынына алып калганнар да, бер Тагай бәкне генә кирмән эченә кайтарып җибәргәннәр.
— Без Шаһгалине бирегә алып килдек. Аны тәхеткә үткәрмисез икән, без һөҗүмне кабаттан башларга мәҗбүр булачакбыз.
Казандагы барча морзаларны хан сарае эченә чакырып тупладылар. Мәскәү ягы куйган катгый шартны Тагай морза кат-кат игълан итте. Морзаларның яңгыр астында шәбәргән чебеш төсле куырылып торуларын күргәч, кулына көпшә итеп уралган зур кәгазьне тотып, Гәүһәршад бикә белән Сәед атлы углан алга чыгып басты. Морзалар өчен Сәед углан зур аксөяк түгел, кайвакытта төмәнбаш, кайчагында Казан кирмәнендә сак башлыгы булып йөргән гади сәрдәр генә. Ләкин аның хакында «ул кияүгә чыкмый калган Гәүһәршадның сөяркәсе икән», дигән сүзләр йөри, менә монысы теләсә кемне аның белән санлашырга мәҗбүр итә инде. Чөнки Гәүһәршад — унҗиде ел чамасы Казан тәхетендә утырган Мөхәммәдәмин ханның сеңлесе һәм, җитмәсә, шөһрәтле Ибраһим ханның төпчек кызы да бит әле. Гәүһәршадның исемен ишетүгә үк морзаларның күпчелеге ханлык вакытында бер тапкыр да Мәскәү алдында тез чүкмәгән Ибраһим ханны һәм түшәктә авыр сырхаулардан газапланып киткән Мөхәммәтәминне олылап искә ала, ә әлеге бикәнең үзен күрү теләсә кайсы иргә ләззәтләнү һәм соклану тойгылары гына китерә иде. Күз тимәсен, бишенче дистәсен куалап маташса да, аның йөзендә һичбер төрле җыерчык тоемланмый, муены — озын, шома. Биле бер куш учка сыеп бетәр кебек. Буе ирләрнеке төсле озын, зифа. Керфек-кашларына сөрмә тартырга, бит очларына иннек тидерергә һич онытмый. Ул — абыйсы Мөхәммәдәмин белән бергә Мәскәү сараенда, урыс кенәзләренең балалары белән уйнап үскән кеше. Абыйсы хан булып утырган вакытта бер генә диван утырышыннан, мәҗлесләрдән дә калмый торган иде, зиһенне күп җыйган, шуңадыр, ахрысы, үзен эре, бик көрпәле тота.
Менә, хәзер дә ул морзаларга бер мәртәбә күз сирпеп алуга ук, үзен умартадагы ана корттай тоеп, бөереннән чыккан тавыш белән тезеп китте.
— Казан халкының Мәскәү кенәзенең рөхсәтеннән башка тәхет язмышын хәл итәргә хокуклары чикле. Василий кенәз бер мәртәбә китереп утырткан Шаһгалине куып, җамаягыннан зур сөякне тартып алган этне котырткандай, без Мәскәүне гел күз чалымына да китерми яшәдек бит. Янәмәсе, Сәхибгәрәй белән аның артыннан ук Сафагәрәйне мендереп утырттык та, моннан ары безне Кырым яклый, Кырым саклый, имеш. Ә чынлыкта, шушы ике ханны чакырганнан бирле Казан-йортның Мәскәү белән яусыз торганы юк. Меңәрләгән корбан югалтабыз, Казан тоташ ут вә кан эчендә. Гәрчә Шаһгали
ВАХИТ ИМАМОВ
38
ил тәхетендә утырган заманада Мәскәү тарафыннан ым да, шым да ишеткәнебез булмады бит безнең. Шаһгали олуг кенәзгә карата бик тә мохлис, бик тә ихлас иде. Ул Казан халкына да зарар китермәде. Казан урамнары буйлап тоташ кан елгасы агулардан туйдык. Олуг кенәз безнең өскә һаман-һаман гаскәр генә озаттырып торса, ханлыкта сыңар ир дә яшәп калмавы бар. Шуңа күрә, әйдә, олуг кенәзгә дә, Арчада посып яткан Сафагәрәйгә дә хатлар юллыйк. Олуг кенәз безгә кабат Шаһгалине җибәрсен. Ә Сафагәрәйгә «халык үзе сине хан итеп танудан йөз чөерде», диик.
Болар карарны инде кәгазьгә үк теркәп чыкканнар, Сәед углан шуны төргәгенә карап тагын игълан итте. Әнкәләренең авызына текәлгән каз бәбкәләре шикелле сүзсез тору нык рәнҗетте бугай, Булат Ширин, аталы-уллы Исмәгыйль белән Камай, Тагай морзалар капылт тавыш бирде.
— Юк, Шаһгали карачкыны Казан халкы теге чакта да кабул итә алмады. Кабат чакырып китерсәк, аның үзен куган морзалардан үч алуы мөмкин. Ул вакытта татар җанын татар кыя булып чыга. Мондый монафыйк адымга форсат куймыйк. Шаһгалинең унбиш яшьлек Җангали атлы энекәше дә бар бит. Ул Казан каршында бер гөнаһсыз инсан, әйдә, шуны чакырып китерик без...
Сафагәрәй каенатасы Мамай хан ышыгына, Нугай даласына чыгып качты. Казан тәхетенә сырхаулап яткан Мәскәү кенәзе алдында ант сулары эчкән Җангалине китереп утырттылар. «Ярхәмкә Аллаһ» яисә «Аллаһ әппәр», дип сакал сыпыручы гына күренмәде.
18
Баязит бакчасында Әнвәр атлы яңа хадим пәйда булуга ук, җарияләрнең барчасы да әүвәле «аһ» итте. Егет күл камышы кебек зифа буйлы, чибәр, борын астында мыек төртеп кенә килә. Кыз балаларныкыдай гаҗәеп тә озын керфекләре арасыннан текәлгән күзләре төнге күк йөзе шикелле кап-кара һәм төпсез, елмайганда алар таң йолдызы булып кабыналар, ләкин егет кышкы кояш урынына бик-бик сирәк кенә елмая шул. Күбесенчә аның йөзе төнбоеклы күл өстедәй тыныч, ә күзләре сүнгән учактагы күмер төсле салкын. Ятим бала кебек һәрвакытта боек йөрүенең серен тиз ачтылар.
— Әнвәр элек шыгыйлар каһаны Исмәгыйль шаһтагы бер вәзирнең улы булган икән. Исмәгыйль шаһ үзбәк ханы Әбелхәергә каршы яуда йөргән чакта Әнвәрнең әтисе тәхеткә шаһның улы Такмасыпны утыртмакчы булган. Бу мәкер ачылгач, Исмәгыйль шаһ вәзиренең башын чаптырган, ә Әнвәрне безнең солтанга кол итеп озаттырган. Әнвәр мондагы харәм сараеннан беркая да чыгып кача алмый, һәрдаим күз уңында, шулай булгач, Исмәгыйль шаһның җаны гомерлеккә тыныч.
— Яманы шул: коллыкка озатканчы, Исмәгыйль шаһ Әнвәрне төбе-тамыры белән сөннәтләткән икән. Варшау каласыннан китерелгән ләһ кызы ябышып караган, ди. Әнвәр, бичара, әрнеп елаудан кала һичбер гамәл кыла алмаган шул.
Бакча эченә йөрергә чыккан чакта Хүррәм дә егеткә күз аткалап узды. Әнвәр асылда да дәрте ташып торган һәрбер хатын-кызны гашыйк иттерердәй төзек, чибәр, тик йөзе генә, менә, көл суы сипкәндәй, саргылт, боек, моңсу. Ир булып та өлгермәс борын күргән михнәтләре эчен-җанын ут шикелле талап торгангадыр, ул ялгыз калып, тын почмакта утыруны мәслихәтрәк күрә. Кулында йә Коръән Кәрим сүрәләре, йә каләм дә кәгазь.
— Син берәрсенә мәктүб, ягъни гыйшык хатлары язасыңмы әллә? — дип бервакыт сүз кушкач, ул Хүррәмгә кызарынып кына җавап бирде.
— Мин робагыйлар тырмалыйм. Арада төрлесе бар. Тик күпме язсам да, Гомәр Хәйәмнең хәтта өйрәнчек шигырьләренә дә якыная алмыйм.
Хүррәм учак шикелле гөлт итеп кабынуын сизмичә дә калды.
— Ул Хәйәм дигәнең синең элеккеге мөгаллимдер инде?
— Гомәр Хәйәм тәнендә җаны бар һәрбер инсан өчен иң олы мөгаллим, иң танылган шагыйрь. Меңгә якын китапны баштан ахырына чаклы ятлап чыктым, Гомәр Хәйәмгә якыная алган чәчәнне таба алганым юк.
— Син аның китапларын миңа да бир әле? Мин дә аның робагыйларын укып багыйм, — дип ялынгач, Әнвәр икенче кичтә үк чыбылдык аша Хүррәмгә кулдан язылган олы
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
39
төргәк сузды.
Хүррәм алар эченә кереп чумды да бөтенләй телсез калды. Йә Ходаем, җир йөзендә шушындый да камил, шушындый да моңлы юллар була икән!
Кем үстергән сине, кай багъда иккән?
Йөзеңне күрсә, ай тотыла нилектән?!
Бизәнә туйга дип җирдә гүзәлләр, Ә син үзең бизәк туйларга, иркәм!
Кара, менә тагын берсе:
Йөзең көләч, сөйкемле, якты, нурлы, Буең сәрви агачы төсле тугры.
Төшенмим, тик нигә биргән Ходаем Кире алмак өчен синдәй матурны?..
Менә, күңелендәге мәхәббәт хисләрен нинди матур сүзләр белән аңлаткан бит! Ә Хүррәм ничәмә-ничә айлар һәм еллар буена Сөләйман солтанны бер үзенә генә гашыйк иттерә алмый газап чигә. Солтанга да менә шушыларга охшаш шигъри юллар багышларга , аның күңелендә дә гыйшык учагы кабызырга кирәк! Сөләйман — шәрык дөньясы хакиме, аның күңеленә шәрык ачкычы яратмыйча булмас.
Атна буе сузылган йокысыз төннәрдән соң ирен читләре белән елмаеп канәгатьләнердәй берничә юл туды.
Җир өстеннән өрфиядәй болыт булып,
Салмак кына атлап килгән чакларыңда,
Башын иеп, сокланып вә мөкиббән булып, Каршылый бит сине бөтен җиһан.
Барча кошлар мин уйлаган җырны суза, Җиһандагы бердәнбер мәхәббәт иясем, Җир хуҗасы, бар байлыгым, юанычым, Ул син генә, Сөләйманым, бөек солтан!
Аннары Хүррәм бакчага шыпырт кына Әнвәрне дәштерде. Көмеш чатыр күләгәсендә аптыраган егет пәйда булгач, аны гайреләрдән-гайре бүләк белән тәмам шаккатырды.
— Чамалыйм һәм алдан ук белеп торам, мин тудырган юллар син мөкиббән булган Гомәр Хәйәм робагыйларының олтанына да яраксыз әфтияктер инде. Әмма мин аларны чын күңелдән яздым, тыңлап кара әле.
Әнвәр шигырь тыңлаудан бигрәк Хүррәмнең үзен сокланып күзәтте. Солтанның бу хатынын Кара диңгез аръягыннан, Карпат тауларыннан китерелгән, диләр. Чит кавем генә түгел, хәтта көфер динендәге кеше булган. Ләкин менә динен дә алыштырган, төрек, гарәп телләрен дә су урынына эчә, үз-үзен тотышына кадәр тулаем мөселманча. Сөләйманга гыйшык уты шулай үзгәрткәнме, әллә кабыгын салган елан шикелле үк бер соранмы? Тфү-тфү, гөнаһ уйлар өчен гафу кичер, Ходам, моның ише матур юлларны икейөзле кеше яза алмас.
— Камиллекнең чиге юктыр, хатын әфәнди, — дип Әнвәр бик тыенкы гына бәя бирде. — «Барча кошлар», дигән сүзләрне «яшь былбыллар», дип алыштырып була. «Салмак кына атлап килү»не «ил башлыгы булып атлауларың», дигән гыйбарә белән яңарту да солтан галиҗәнапләре өчен шөһрәт һәм мәртәбә кебек яңгырар сыман. Иң мөһиме һәм иң кыйммәте — барча шигарьләрегез чын йөрәктән чишмә булып аккан, күз яшьләре кеби эчкерсездер. Солтан галиҗәнапләре өчен аларның кыйммәте дә шунда. Сер булса да, әйтим, солтан галиҗәнапләре үзе дә робагыйлар белән җенләнә, җырулар чыгара бит. Без аларның байтагын бергә камилләттек. Сезнең шигырьләрдән дә ул, һичбер шиксез, үтә мәмнүн калыр...
Ә Сөләйман бу минутта бөтенләй дә чит-ят ләззәт белән мәшгуль, ул мунчада истирәхәт кичереп, ак болытлар өстендә йөзә иде. Баш хадиме Якуб аны иртән иртүк
ВАХИТ ИМАМОВ
40
кереп сөендерде:
— Кырымдагы яңа Сәгадәтгәрәй хан сез галиҗәнапләр хозурына шималь боланнары кеби ике кыз җибәргән. Ул аларны Мәскәү каласына ясаган яудан тотып кайткан. Икесе дә тай шикелле таза вә хөрмә җимешедәй пешкән чибәр марҗа.
Якуб таң атканда ук болай дәртләндереп куйгач, Сөләйман мунчаны да иртә әзерләтте. Зәнҗи җансакчылар бөркәвечле зур бишектә күтәреп илткән чакта мәрмәр залның һавасы гына түгел, ташлары да тәнне өтеп алырдай булып кызган иде инде. Тамбурчылар белән кубызчылар залның сул ягындагы шәрык капкасы артына кереп утырганнар, уң канаттагы ярымтүгәрәк сәхнә мәйданында билләренә бияләй чаклы гына ефәк япма аскан биюче кызлар еландай бөтерелә. Сөләйман кайнар мичкәләр уртасындагы кәнәфигә җайлап урнашуга, зал эченә ярымшәрә киенгән ун җария кыр казлары кебек тезелешеп керде. Билләренә нәкъ биюче кызларныкы шикелле үк ефәк япмалар асылган, нәни карбыз кебек имиләре адым саен як-якларга уйнап ымсындыра. Җарияләрнең кайсысы ап-ак тәнле, аккош кебек чиста. Икенчеләр мичкә кертеп ыслагандай куе-кызгылт, хәтта коңгырт төстә. Боларының имиләре пешкән алма сыман кечкенәрәк бугай, тәннәре дә ябык, әмма хәрәкәтләре җәйрән кебек сизгер, уяу, дәртле. Җарияләр, кулларына зәйтүн мае, сабын, мунчала, тастымаллар тоткан. Аяк атлаганда ефәк япмалары читтән ачыла да гүзәллекне, рәхәтлекне мактый.
Тамбурчылар көйне яңартуга, биюче кызлар сәхнәнең әле бер башына, әле икенче ягына килеп сикерә башлады. Сөләйман чамалап утырды: кайсы — җанвар, кайсы сунарчылар булып уйный инде болар. Әнә берсе кулларын җәядән ук аткан сыман уйнаклата, икенчеләр шуннан яраланган киек булып ауный. Идәндә тәгәрәгәндә ефәк япмалары бөтенләй юкка чыга, алар аякларын аерып уйнатканда ухылдамый гына утыру да читен. Шуны сизгән сыман, җария кызлар аның кызган тәненә килеп орынды. Аккош канатыдай йомшак куллар аның бөтен гәүдәсе буйлап йөзәргә тотынгач, рәхәтлеккә түзә алмыйча, Сөләйман күзләрен үк йомып онытылды.
— Солтаным, бөек солтаныбыз! — дигән пышылдау авазына керфекләрен ачкач, Сөләйман яу кырына чыккандай әсәренде.
Янда гына Якуб аның тарафына бөгелеп баскан, ияге белән ишек ягына ымлый. Ә анда... зәйтүн агачыдай озын буйлы япь-яшь ике сылу. Гәүдәгә ир-егетләр кебек эре һәм гаярьләр. Беләкләре һәм ботлары елкы атныкы шикелле шома, юан, таза. Имчәкләре шултикле дә тулган, алар күкрәк өстенә генә сыймыйча, кавын сыман, ике якка тырпаешып тора. Кендек астындагы байлыкларын чамаларлык түгел, ефәк япмалары каплый төшкән.
— Сәгадәтгәрәй ханның бүләк марҗалары шушы инде, — дип пышылдады янә янда торган Якуб.
— Әйе, эһем, — дип телгә килгән булды солтан, ә үзе төкерекләрен йотып җибәрә алмыйча һәм хыялларда йөзеп газапланды.
Аһ, әнә тегесе, имиләре бил өстенә җитә язганы бигрәк таза. Ә капчык шикелле тулган ул ботлары! Бәлки, алар мунча ташы шикелле кап-кайнардыр?..
Сөләйман янә күзләрен йомып, ләззәт дулкыннары кочагына чумарга өлгермәде, мунча ишеге дөмбердәп ачылды да залга чәчләре тузгыган Хүррәм чәчрәп керде. Тупсаны узуга ук яшен яшьнәгән тавышлар чыгарып чәрелдәргә дә тотынды.
— Солтаным хозурына мунчага кертмичә, нишләп юлыма аркылы төшә бу җыен алабай җансакчылар? Мин солтанның «нәзакәт хатын» исемен йөртүче яраткан хатыны түгелмен дә, миңа үз баламның сөекле атасы янына керүләр дә олы киртәмени?
Югалып калудан, Сөләйман әле баш хадиме, әле ишек тарафына карарга мәҗбүр булды. Моны шәйләп алгач, Хүррәм йөзенә яңа битлек киде.
— Ә мин сөекле солтаныма багышлап, төннәр буе керфек тә какмыйча, кайнар робагыйлар язган булам. Ә сөекле солтаным аларны ишетергә дә теләми, минем хәтта аның янына керерлек тә хокукым юк.
Ниһаять, Сөләйман да телгә килде.
— Нинди робагый ул тагын? Әллә миңа багышлаган үз шигырьләреңме?
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
41
— Әйе, үземнең, үземнең шигырьләрем! Сиңа багышлап, сине күккә чөеп, төннәр буе яздым. Син генә мине тыңларга теләмисең. Ә үзеңне шигырь ярата, хәтта үзе дә шигырь яза, дигән булалар бит.
Хүррәмнең күзләреннән яшь саркып чыкты. Сөләйман үзе дә сизми- аңламыйча урыныннан сикереп купты да сөяркәсен кочагына алды.
— Миңа багышланган булса, укы, укы, җаным.
Хүррәм бер минутка гына аның иңсәсенә башын салып үксегәндәй итте, аннары юлбарыс җитезлеге белән ыргылып, марҗа кызларының берсенә барып ябышты. Үзе ярсый-ярсый аның беләкләрен югары күтәрә, ботларын як-якка каергалый, үзе зәңгәрле-яшелле тавыш белән чәрелдәвен белә.
— Сине Сәгадәтгәрәй хан ике марҗа бүләк итеп сөендермәкче булдымы? Шушыларның савым сыерыныкыдай имчәкләренә, ботларына карап шаккаттыңмы? Менә кара, соклан инде хәзер. Әнә, күрәсеңме, болар култык асларын, гаурәт җирләрен дә кыра белмиләр бит. Харәм сараена бет ияләткәнче, мондый сыерларны читкә олактыру күпкә хәерлерәк. Үз кадереңне үзең бел инде син, бөек солтанкаем?!.
Яңа җарияләр мунча эченнән чыгып югалуга, Хүррәм җиң очыннан тыгыз итеп төргән кәгазь тартып алды һәм шул минутта ук назлы мәкамь белән укырга да тотынды.
Күк йөзендә бер кояш бар, тик ул ерак, Ул сәламли генә булыр иртән, һәр таң. Тик бер кояш кына мине назлый булыр, Тәннәремә, күкрәгемә тиеп алдан, Җир өстендәге кояшым син, бөек солтан.
Икенче минутта Сөләйман инде онытылып-шашып Хүррәмнең яңакларын, кул очларын үбә иде һәм, әлбәттә, искиткеч шат иде.
19
Инде көн уртасы җиткәндә, иренеп-ялкауланып кына күз ачсалар, тупса аръягында Мөнәвир атлы вәзир көтеп тора.
— Безгә буйсынган Мисыр вилаятендә тагын фетнә купкан. Килек белән Караман атлы бәйлекләрдәге шыгыйлар сөнни мәзһәбләрнең мәчетләрен, дәрвишләрнең төрбәләрен җимереп бетергәннәр, безгә салым җыеп озатудан бөтенләй баш тартканнар. Шыгыйлар үз солтаннарын сайлап куярга һәм синең кул астыннан чыгарга җыена. Алар синең атаң Сәлим солтан утыртып калдырган Хәйретдин пашага да буйсынудан туктаганнар инде.
— Минем яныма хәзер үк Ибраһимны чакыр! — дип үкерде Сөләйман, бәрхет юрганнарын тибеп ачуга ук. Вәзир күз алдыннан чыгып югалуга, янә котырынды.
— Мин ул туктаусыз фетнә куптарырга һәвәс Мисырга өч-дүрт ай элек кенә Гаязетдин атлы пашаны җибәреп карадым ла инде. Нишләп шул бер вилаятьне дә тезгә чүктереп кайта алмыды соң ул җебегән? Шыгыйлар иманга килүне белмәгәч, ул кавемне канга батырып бетерсен иде, миңа димәгәе!
— Тукта, кызмале син, бөек солтанкаем, — дип курка-курка гына аны бүлде Хүррәм. — Монда Ибраһимның да көче җитмәс сыман. Син теге юлы Каһирәгә Гаязетдинне мәмлүкләрнең яңа фетнәсен бастыру нияте белән юллаган идең бит. Аларның ата-бабалары элек Каһирәне уч төбендә биетеп һәм андагы солтаннарны оекбаш урынына алыштыра-алыштыра азып беткән кавем. Шулай да, Гаязетдин, мәмлүкләрне янә антка китереп, барысын да майлап-җайлап кайтты. Каһирә хәзер, әнә, тын чыгарырга да куркып, буаз сыер сыман, мышнап кына ята. Ә бу Килек белән Караман дигән бәйлекләрдәге шыгыйлар — алар бөтенләй башка. Алар син сөнни солтан булганга күрә үз мәмләкәтләрен төзү һәм үз солтаннарын сайлап кую өчен шашыналар. Салым дигәннәре хәйлә генә булуы да мөмкин. Дөрес, аларга бәйләрбәген синең атаң куеп калдырган бит. Аның вафатына дүрт ел вакыт узды, шуннан бирле син Хәйретдин пашаны үз эргәңә чакыртып та, күзәтче җибәреп тә берни белешмәдең. Гөнаһысына кермим, ә шулай да...
ВАХИТ ИМАМОВ
42
бәлки, ул Хәйретдин байлык-нигъмәтләрне, ана каз шикелле, үз канаты астына җыеп узынадыр. Бәлки, атаң Сәлим солтан шыгыйларга ясак күләмен, чаманы онытып, күбрәк җиткергәндер. Менә шуннан ризасызлык, фетнә туа инде.
Гаҗәпләнүдән күзләрен акайткан Сөләйман Хүррәм тарафына борылып басты.
— Син минем уйларымны кычкырып кабатлыйсың. Мөселман дөньясындагы ясак-салымнарга тикле кай арада өйрәнеп бетердең син?
Хүррәм хәтта тамчы да каушамады.
— Ә ясак-салымнарның мөселман яки христиан дөньясы өчен һичбер аермасы юк. Мин кеп-кечкенә чактан бирле ишетеп-күреп үстем. Безнең шәһәрчекне йә ләһ алпавытлары, йә мадьярлар килеп таладылар. Килгән берсенә йә җыеп алган иген уңышының яртысы кирәк, йә алар синең көтүдәге малның яртысын талап китә. Абзардагы тана белән үгезеңнең берсен талап киткәч, калган малың ничек үрчесен соң? Менә шуңа күрә мантымады инде безнең халык. Шуңа һаман үз мәмләкәтен төзи, үз ханнарын сайлап куя алмыйча да чит-ятларны гына баетып ята...
Сарайга Ибраһим кияве килеп керүгә үк Сөләйман йодрыкларын усал селкеп тезде.
— Килек белән Караманга барып җитүгә үк, Хәйретдин пашаны Истанбулга озат. Сугым малы сыман дер калтыранып кайтмасын, мин аны дар агачына асып куярга җыенмыйм. Ишетүемчә, атай кулына килеп эләккәнче, ул диңгезләрдә һәр узгынчы карабны талаучы зур юлбасар булган. Үз-үзләрен алар йә пират, йә корсар дип олылаган була, ә асылда шул ук җан кыючы карак. Диңгез карагын коры җирдә башлык итеп куярга ярамаган, димәк. Шулай икән, мин аны янә үзенең элеккеге һөнәренә кире кайтарамын. Борын төбендәге Родос утравында, әнә, тәре явы белән килүчеләр йөз мең кешелек гаскәр тотып яши, узып баручы мөселман карабларын пыр туздыра. Хәйретдин, монда кайткач, кирәк кадәр флот туплар да шул Родос утравындагы алпарларны барып пыр туздырыр.
— Ә мин? — дип Ибраһим паша да тавыш бирде.
— Ә син тиз арада Килек белән Карамандагы шыгыйларны ипкә-сапка китер.
Алар мөселман бит, канга батыру саваплы эш булмас. Уйлап йөргән үлчәмем бар иде. Атай җиткергән ясактан котылырга, халыкка салымнарны яңа ысул белән җиткерергә кирәк. Һәр гаиләдә ничәшәр җан яши, алар никадәрле имана җиренә хуҗа — салымнарны менә шуннан чыгып билгеләп карыйк әле. Әгәр бер гаиләдә ун, икенчесендә егерме кеше яшәп, икесе дә бер үк зурлыктагы басуга хуҗа икән, егерме кеше яшәгән гаиләдән салымны берьярым мәртәбә күбрәк каермыйча булмас.
— Ничек инде алай? Күбрәк кешесе булган гаиләне асрау өчен күбрәк ашлыкны алар кулында калдыру отышлырак ласа. Нәфес тыймый гел талыйсың икән, алар ачтан үлә, — дип Ибраһим белән Хүррәмнең икесе тиң кайнап кабындылар.
Сөләйман кычкырып кына көлде.
— Менә, ялкау кешеләрнең фикер сөреше бу! Хатын белән түшәктә күбрәк ауна, балаларны унны, унбишне тап, ә алар өчен булачак ризыкны һаман, элеккечә, ун яисә унбиш кишәрлек җирдә генә үстер. Ю-у-ук, алай баеп булмый. Балаларыңны да тук яшәтәм дисәң, чәчүлек җиреңне икеләтә йә өчләтә арттыр. Басуын, никадәр зур вә уңдырышлы — байлыгың шул чаклы. Ул чагында инде күршеңнекеннән берьярым мәртәбә зуррак салымны түләү дә кыен булмаячак.
— Әй, белмим инде, белмим, алай булгач, — дип Хүррәм кул селтәде, ә Сөләйман Ибраһим алдында янә кабатлады.
— Салымның шушы ысулын җайга салып кара. Әгәр халык балык урынына шушы җимне йотса, без отабыз. Барып чыкмый икән, янә-янә баш ватмыйча булмас...
Нәкъ бер айдан Истамбулга Хәйретдин атлы паша кайтып төште. Сөләйманның аны күргәне юк иде, сыбай һәм пашалар аша шактый күп белеште.
Чокына башласаң, Хәйретдиннең әтисе Барбаросса бөтенләй испаннар иленнән калкып чыккан икән. «Барбаросса» дигәне хуҗасы гәрәбәдәй сап- сары чәчле булганы өчен тагылган бер кушамат кына, ә чынында Якуб атлы мавр булган. Яшь чагында Урта диңгез ярындагы маврлар гаскәрендә янычар булып йөргән. Тәре йөртүче нәсара испаннар белән яуда яралангач, маврлар Барбароссаны гаскәрдән җибәргәннәр. Ә ул юнан
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
43
побыннан калган бер тол хатынга күз аткан да, тегеңә өйләнеп, Лесбос дигән утрауга күчеп киткән. Үзе балчыктан савыт-саба ясап кәсеп башлаган бу, ә юнан хатыны Орыч белән Хәйретдин атлы ике угыл тапкан. Ике туган әле үсмер вакытта ук юлбасарлык эшенә тотыналар, үз ишләре кебек ташбашларны байтак кына туплагач, болар Жирәбә утравында хәтта кирмән корып куя. Жирәбә утравы Африканың төньяк ярындагы Тунис каласында утырган мавр әмиренең биләмәсе булып исәпләнә, тик бертуган Орыч белән Хәйретдиннең юлбасарлары гына моңа баш бирмиләр икән. Ничәмә-ничә еллар дәвамында Тунис белән Триполи калалары арасында йөзгән испан, португал, юнан карабларын талап торган болар. Таланган байлыктан өлеш чыгара белгәч, Тунис әмире бер тапкыр да болар өстенә җәза гаскәрләре юллап карамаган. Өерләре олы гына флотка әверелгәч, Орыч белән Хәйретдин хәтта Алжир каласын да испаннар кулыннан азат иткән. Әмма Тлемсен каласы янында булган нык аяусыз яуда Орыч һәлак булган, ә испаннар ялгыз калган Хәйретдин Барбароссаның флотын тар-мар итүгә ирешкән, ди. Хәйретдин, яклау эзләп, Сөләйманның атасы Сәлим солтанга алтын белән тулы олы бер караб байлык юллаган, ә аннары аның ышыгына килеп елышырга мәҗбүр булган. Сүрия белән Мисырны яулаганда күрсәткән батырлыгы өчен Сәлим солтан Хәйретдинне Африка ярының бәйләрбәге дип игълан иткән. Фәрманы кипкән борчак сыман коры гына килеп чыкмасын дип, Хәйретдингә ап-ак төстәге аргамагын, асылташлар белән бизәлгән көмеш ятаган һәм ике койрыклы яу әләмен бүләк итеп юлларга да онытмаган хәтта.
Менә шушы бәйләрбәк Хәйретдин Сөләйманның каршысында хәзер. Гаҗәп инде: Хәйретдиннең сакал-мыеклары, каш һәм керфекләре сәхрә комы шикелле алтын-сары икән. Озын буйлы, каклаган каз шикелле ябык кына гәүдәле ир үзе. Ә шушы караб палубасына менеп алса, ятаганы-хәнҗәрләре белән унар әзмәвердәй яугирне урып сала, диләр. Гайрәт моның бәдәнендә, җелегендә, димәк.
— Алтын Мөгез култыгының Җиде Чишмә дигән борынында өр-яңа илле караб төзи башладылар. Җилкән астына куярдай йөз иллеләп караб болай да әзер иде. Тиз арада яңаларын төзеп, карабларның санын ким дигәндә ике йөз иллегә йә өч йөзгә үк җиткерергә кирәк.
Сап-сары керфекләр астында соргылт төстәге күзләр генә ялт-йолт килеп тора, Хәйретдиннең йөзеннән һичбер төрле тойгыларны укымалы түгел. Ризамы бу синең ниятләрең белән, арба мичәвенә җигелергә әзерме ул, юкмы — һични аңламассың.
— Мин булган карабларның барысын да синең кулга бирәм, — дип, инде тавышына корыч аһәң өстәп, дәвам итте солтан. — Һәр карабка ким дигәндә бишәр йөз чамасы яугир утыртырбыз. Тупларны бакыр белән кургашны катнаштырып койдык, бертуктаусыз йөз тапкыр атсаң да ярылырлык түгел. Мин синең тәре йөртүче көферләрне сөймәвеңне беләм. Мин дә күрә алмыйм. Без — аркадаш. Родос утравы моннан йөз ел элек, әле Мәхмүт Фатыйх заманында ук алман каһаны Иоанн Габсбург өстереп җибәргән тәре йөртүче алпар этләре белән шыгрым тулы. Алман, испан, яһүд, норман, саксон — барчасы да шунда. Гел ир-аттан торган амбарларында ничек кенә итеп күңел ачалардыр да, нишләп бер-берсенә ябышып яталардыр — монысы бик шикле. Алар үзләрен «орден», дигән була, башлыклары «магистр» ди, имеш. Ник шайтан, димиләр, безгә төкерәсе. Борын төбендә меңәрләгән көфернең симереп вә зина кылып ятуына ирек кую гөнаһ. Максатыбыз берәү — Родосны көфер орденыннан, зина оясыннан чистартырга кирәк...
Көз кергәндә Җиде Чишмә борыныннан өч йөзләп карабны ярдагы туплардан ата-ата, шаулап озаттылар. Хәйретдин Барбаросса асылда да үтә елгыр корсар икән, берүк күз тимәсен, бер ай дигәндә утрауның аркылысын-буен ерып чыкты. Орден, орден, дип шапырынган йөз меңлек эт җыбыры төрекләрнең тупларына каршы тора алмаган, ярты гаскәре кырылганны күреп, «магистр» атлылары шәхсән үзе кирмән диварыннан ак әләм ташлаган, ди. Хәйретдин паша исән калган илле мең алпарга качып котылу өчен бер тәүлеклек кенә ара биргәч, тегеләр ватык- мотык карабларына төялеп, элекке ояларыннан чыгып югалганнар. Хәйретдин Родосны төрек вилаяте дип игълан иткәч тә туктап калмаган бит. Юлда барышлый ук испаннарның флотын тар-мар итеп, янә Алжир каласына барып урнашкан бу. Мондый тугры яраннарга сокланып, тик бер сүзне
ВАХИТ ИМАМОВ
44
кабатларга кала:
— Афәрин вә машалла сиңа, солтанның яңа бер сәрдәре!
Күкрәгендә янартаудай кайнаган шатлыкка түзмичә, Сөләйман Хәйретдин тарафына аерым караб куды. Солтан фәрманын караб палубасыннан җиргә төшкәнче үк кычкырып укыдылар.
— Сөләйман солтан галиҗәнапләре Хәйретдин пашага «Алжир солтаны» дигән дәрәҗә бүләк итә. Моннан ары Хәйретдин солтан Истанбулга кайтып кергән чакта аңа Босфор бугазында утыз туптан атып сәлам бирәчәкләр!
20
Шул елның кышында ук Сөләйман янына һич тә көтелмәгән чапкын килеп төште. Баш вәзир Мөнәвир шактый карт булса да, һич тә шикләнеп тормыйча, моны солтан хозурына иярткән дә кергән.
— Франциско атлы французлар короле юллаган яшерен арадашчы бу. Бургундия дигән вилаять өчен яуда яраланып, Франциско үзе алман-испаннар короле Карл кулына әсирлеккә төшкән. Элеккеге Рим каһанлыгын да тез астына салган Карл француз королен Мадрид каласына алып кайтып, зинданга ташлаттырган.
— Ничек инде, ничек? Бер падишаһ икенчесен ни рәвешле зиндан хәтле зинданнарга ябып куя алсын? — дип, баш вәзире Мөнәвирдән бигрәк арадашчы чапкын тарафына текәлеп җикеренде солтан.
Чапкын әҗнәби22 икән, кыяр-кыймас кына телгә килде.
— Безнең королебыз дошман кулында шул, котыла да алмый. Менә, инде өченче ай буена Мадрид зинданында газап чигеп ята. Каяндыр кәгазь-каләм юнәтеп, шуннан хат сырлаган. Мин ул хатны кәвеш табаны астына яшереп кенә испан сакчылары аркылы алып чыктым. Солтан галиҗәнапләренең кулына бирергә дә оят, әмма король Францисконың анда сезнең колагыгызга гына ирештерергә теләгән яшерен гозере бар.
Чапкын мәхбүс король хатын Сөләйманның хозурына китереп күрсәтсә дә, эчтәлеген ашыга-кабалана үзе укып чыкты.
— «Мине зинданнан коткара күр, зинһар. Аннары Карл өстенә икебез ике яктан юлбарыслар шикелле ташланырбыз. Мин — Бургундияне, син Миланны үзеңә кайтарырсың. Әгәр билен хәзер сындырмасак, явыз Карлның Урта диңгез хуҗасына әйләнүе мөмкин».
Сөләйман янә шашкан шикелле үкереп аваз салды.
— Юк, комсыз Карл дигәнчә килеп чыкмаячак! — Ул баш вәзире Мөнәвир тарафына ым ташлады. — Бүген үк хат яз да шушы чапкын аша ул адәм актыгына юлла. Францисконы тиз арада зинданнан чыгармаса, бар мөселман дөньясын күтәреп, мин ул бирән Габсбурглар токымын кандала өере урынына сытып атам!..
Бер ай чамасы дигәндә хәбәр кайтып җитте, ни галәмәт, тәкәббер Карл француз королен Сөләйманның хатын алуга ук азат иткән икән. Тик Сөләйманда гына ярсу басылмады, җиһанга яз борынлый башлауга ук, махсус фәрман барча вилаятьне дер селкетеп чыкты:
— Карл кубызына биегән Австрия вилаятен тез астына сузып салу өчен яңа яу сәфәре башланачак. Солтан галиҗәнапләре йөз егерме меңлек гаскәрне Босфор бугазының очында каршыларга әзерләнеп тора...
Олуг фәрман турында ишеткәннән соң Сөләйман Баязит бакчасына тәүге килүдә үк аның янына Хүррәм чәчрәп кереп җитте.
— Нишләп син һәрбер яу сәфәренә кимерергә сөяк таба алмаган эт шикелле үзең ташланасың? Син — ошбу җиһандагы иң зур каһаннарның, солтаннарның берсе. Төркиянең үзендәге колларың гына да унбиш миллион чамасы исәпләнә. Әле тагын унбиш вилаятькә чәчелгән әҗнәби23 колларыңның саны егермедән гайре миллионга якын.
22 Әҗнәби — чит телләр белүче.
23 Әҗнәби — бу очракта чит ил, чит милләт вәкиле.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
45
Син үзең тәхеттә генә утыр да бөеклегең белән хозурланудан башка эшне белмә. Илең белән, иге-чиге булмаган ул колларың белән вәзирләрең, сәрдәрләрең, пашаларың идарә итсен. Ул Ибраһим киявеңне Килек белән Караман калаларына бәйләрбәге итеп озатмаска иде, аны кабат Истанбулга кайтар.
«Тамчы тама-тама мәрмәр ташны да тишә» дигәннәре, валлаһи да, хак шул. Хүррәмнең күрешкән саен игәүләвенә түзмичә, Сөләйман Ибраһимны Мисырдан кайтарттырды. Тик Босфор бугазы очына беренче төмәннәр җыела башлауга ук һаман да шул кияве Ибраһимны иң беренче итеп озаттырды, үзе атна-ун көннән соң гына юлга чыкты. Пайтәхеттә баш вәзиргә янә берьялгызы теркелдәргә калды.
Болай да Трансильваниядәге Янош белән тәкәләрчә сөзешеп яткан Лайош- Людвиг төрек солтаны тарафыннан яңа зур яу килер дип күз алдына да китереп карамаган. Сөләйман Белград каласын сытып, Мохач иңкүлегенә үтеп кергәч кенә йокыдан уянды ул. Габсбурглар нәселе Варшавадан китереп утырткан бу ләһ баен австриялеләр дә, валах белән мадьярлар да баштук сөймәделәр. Венадагы кенәз-аксөякләр аның һәр тәгәрмәченә таяк тыга башлагач, әле өйләнмәгән дә егерме яшьлек Лайош талап җыйган бар байлыгын Варшавага озата торган гадәтне үз итте. Моңа үч итеп, аксөякләр күршедәге молдаваннарны да, валахларны да үзенчә таладылар. Лайош килмешәкне алман, саксон, бавар халыкларын үз кубызына биеткән Карл гына король дип игълан иткән иде. Шул килмешәк Лайош Сөләйман солтан явына каршы чакыру ташлагач та, һичкем буйсынмады. Ярсуыннан, гарьләнүдән кысла шикелле кызарынган Лайош нибарысы дүрт мең җайдактан торган шәхси гаскәр белән Мохач кирмәне янында Сөләйман солтанга каршы чыгып басты. Лайош, ятып калганчы атып калыйм, дип ләһ алпавытлары янына чапкын куган иде. Әле ярый шулар егерме биш мең чамасы ләһ, бавар, Лифляндия, Богемия игенчеләрен җыеп җибәргәннәр.
Мохач иңкүлеге — иркен, тигез ялан, ләкин әйләнә-тирәсе тоташ сазлык. Лайош күләгәсенә поскан килеш тә, ике яклы пычак сыман, Трансильваниядәге Янош тарафыннан күз алмыйча йөргән мадьяр кенәзләре аяусыз яу гына таләп итте:
— Безнең сазлыклар — солтан җайдаклары өчен үтеп чыккысыз упкын белән киртә, Сөләйман яуга төмән артыннан төмәннәрен ташлый алмаячак. Ике сазлык арасындагы коры иңкүлеккә тезелеп басабыз да, бер адым да артка чигенмибез!
Мадьяр кенәзләре хәтта иңкүлекнең икенче ягын Сөләйманның кара болыт кебек гаскәре каплап алгач та куркып калмадылар.
— Иң беренче булып, без үзебез һөҗүмгә ташланабыз. Яу һәм аяусыз яу гына безне коткарачак! — дип үз-үзләрен җилкендергән булып кыйландылар хәтта.
Шулар басымына буйсынып, Лайош гаскәрләргә һөҗүмгә күчәргә әмер бирде. Мөгезенә Лайош үзе баскан мадьяр җайдаклары, карчыгалар шикелле очып-кунып, төрек чылбырындагы беренче рәтләрне өзүгә ирештеләр. Тантана итә башлагач, төрек сәрдәрләренең нинди мәкерле ятьмә корып куюын да шәйләп-абайлап өлгермәде алар. Ә төрек җайдаклары бик тиз генә як-якка чәчелеп чылбырны урталай өзде дә , үзләренең калкан артына поскан янычарлар гаскәрен ачып салды. Сызгыра- сызгыра очкан сәрпи укларның берничәсе хәтта Сөләйман солтан тирәсендәге яу әләмнәрен тишеп-тетеп узды. Ләкин икенче минутта ук янычарлар йөзәрләгән җиңел туплардан меңәрләгән ядрәләрне ташкын булып килгән мадьяр җайдаклары өстенә чәчеп очырдылар. Беренче рәтләр печән теземнәре шикелле киселешеп ауды, кирегә борылып берсен-берсе изә башлаган бавар-мадьярларны төрек җайдаклары ятаган һәм сөңге белән турарга тотындылар. Маңгаена ядрә кыерчыгы эләгеп яраланган Лайош та, сиптереп аккан кан чишмәсен куллары белән аралый-аралый, вак күлләвекләре белән коткаргыч салам булып күренгән сазлыклар ягына таба торып чапты. Әмма айгыры беренче күлләвек эченә сикереп керүгә үк алгы аяклары белән сазлыкка очрады да, кешнәп хушлашу авазы салырга да өлгермичә, мәтәлчек атынып, үзенең җайдагы — король Лайош өстенә сузылып ятты. Артта әүвәл Сөләйман солтанның, аннары Ибраһим пашаның кыргый аһәң алган фәрманы яңгырады:
— Тез чүгә белмәгән әсирләрнең безгә кирәге юк! Бер генә мадьяр йә ләһне дә исән калдырмыйча кырып бетерегез!..
ВАХИТ ИМАМОВ
46
Ике меңнән артык мәетнең баш сөякләреннән Сөләйман солтан чатыры каршында кибән чаклы зур тау төзеделәр. Король Лайошның гәүдәсен дә саз үз эченә суырып өлгермәгән, аны асылташлар белән бизәлгән очлымына карап аерганнар. Егерме яшьлек кичәге корольнең баш сөяген мәетләр кибәненең иң очына утыртып куйсалар да, Сөләйманда ярсу басылмады.
— Мохач кирмәне урынында көл дә калдырмыйча юкка чыгарыгыз! Тирә- якны талап чыгарга ике тәүлек кенә вакыт бирәм, ә аннары кабаттан Венага яуга кузгалабыз.
Чатырына кереп ялгыз калгач, Сөләйман ерактагы Хүррәме өчен махсус хат сырлады:
«Бүген көзнең беренче аена да аяк бастык инде. Иртән яуда шәһит киткән алты мең төрекне гүргә иңдерделәр... Ә тышта гел туктаусыз яңгыр. Миңа бик күңелсез...»
Мадьяр иле тол хатын шикелле яклаучысыз торып калган иде, Сөләйман иске пайтәхет саналган Будага да орыш-һөҗүмнәрсез генә үтеп керде. Үзенең Трансильвания атлы дәүләтеннән Лайошның көндәше Янош король дә килеп җиткән иде. Сөләйман солтан корольләрнең иске сараенда шуның башына Стефани хакимнән калган иске таҗ кидерде. Солтан шуның ише «вак мәшәкать» белән шөгыльләнгән чакта сәрдәр-пашалар да тик ятмаган. Иске сарайдагы бар байлыкны, хәтта Корвини китапханәсен, Римнан китерелгән Аполлон, Диана, Геркулес сыннарын да зур-зур тартмаларга тутырып бетергәннәр. Корольләр сарае бакчасында заманында Белград белән Будапештларны яулап та солтан Мәхмүт Фатыйх алып китә алмаган гаҗәеп зур ике туп калган икән. Шул тупларны озынлыгы ун арбага җиткән махсус олауларга күтәреп беркеттеләр . Буда каласы яфракларын койган көзге агач сыман шыр ялангач калган, аның кадере дә беткән иде инде. Сөләйман әмере буенча аңа ут төрттеләр. Дунайны көймәләрдән корылган басма аша атлап чыгуга ук, солтан икенче як ярдагы Пешт каласын да исән калдырмады.
— Безгә кирәге юк, буйсынуны белмәс дошман кулына да берни тәтемәсен!..
Истамбулга кайтып егылырга да өлгерә алмадылар, арттан үтне сыткыч хәбәр куып җитте:
— Үзен-үзе бөек король дип игълан иткән Карл Вена каласына бертуган энекәше Фердинандны китереп утырткан. Яклаучысыз калган Ян-Янош ләһ кенәзләре ышыгына качып котылган, ди. Буда хәрабәләре өстенә сейм җыеп, Фердинандны австриялеләр белән мадьярларның бердәнбер короле итеп тәхет өстенә күтәргәннәр икән...
Икенче кичтә инде «нахакка кыерсытылган» Ян-Яношның чапкыны хат суза.
«Зинһар, мине коткар, син атам бит. Король таҗын кабат кайтарып бирсәң, мин сиңа ел саен егерме-утыз мең дукат алтын түләп торырга да риза. Аны гына азсынсаң, кул астымдагы халыкның уннан берен синең мәмләкәткә кол итеп бирәчәкмен».
Юктан көрәк булган яңа король дә таҗын саклап баш ияргә онытмаган икән. Сөләйман каршына аның махсус илчеләре килеп тез чүкте.
— Король Фердинанд Сөләйман солтан галиҗәнапләре белән теләсә нинди шарттагы солыхны төзергә дә әзер.
«Бүләк юк, ясак түләү турында сыңар гына сүз дә ишетелми. Коры кашык авыз ерта бит ул, аһ, башың беткере!» — дип кенә эченнән сүгенде дә Сөләйман солтан мадьяр илчеләрен зинданга озаттырды.
— Азау тешең чыксын, аннары сиңа да акыл керер әле!
21
Хүррәм, янә малай табып солтанны сөендерермен, дип зур өметләр белән көтсә дә, җиһанга кыз туды. Сөләйман моның ише вак-төякләр белән баш ватып вакланмады. Сабыйны күрде дә: «Тиен кебек бит бу, бөтенләй дә тик ятуны белми», — дип көлде ул, баланы тәүге тапкыр кулга алуга ук. Сабыйга Мәһруй дигән исем куштылар, ни галәмәт, Гайшә-солтанбикә дә оныгына гел мөкиббән булды.
Өченче бала булып, ниһаять, малай тугач, Хүррәм үзе кыл өзгәндәй кисте:
— Балаларны ата-бабаларның күләгәсе, әманәте саклый, әтиеңнең рухын онытмаска кирәк. Шуның хөрмәтенә монысы Сәлим булсын.
Бу баласы бик елак булса да, Сөләйман ризалашты. Ул Баязит бакчасындагы иске
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
47
солтан кирмәненә гаять сирәк килә, ә Сәлимнең елаклыгыннан күбесенчә Хүррәм берьялгызы михнәт чигә иде. Сабый шаккатырды: кендек карчыклары йә асрау хатыннарның кулы кагылдымы — буыла-буыла елый, Хүррәм үз кулына алса, тылсым кагылгандай, пуф-пуф килеп йоклый. Уяу ятса, карашын гел әнисеннән алмый, ыгы-ыгы дигән аваз чыгарып көлгән йә тибенгән була, кулга алмыйча, үчтекиләп сөймичә калулары читен. Сабый үзе дә моны сизенә диярсең, әнисе янәшә торганда майлаган коймак кебек, ә шәүләсе югала башлауга шәрран яра. Теләсә-теләмәсә дә, Хүррәм гел Сәлим бишеге янында бөтерелергә мәҗбүр.
Сәлим бәләкәчкә бер генә яшь тә тулып өлгермәде, бөтен Кара диңгез буен котчыкмалы хәбәр көйдереп узды. Варяглар атавында янә чәчәк түләмәсе дигән афәт купкан, ә ул Балтыйк дәрьясын кичеп, алманнардан — мадьярларга, мадьярлардан валахларга күчә-күчә, мәмләкәт артыннан мәмләкәтне чалгы сыман урып килә икән. Хәбәр алынуга ук солтан галиҗәнапләренең фәрманын барча мәйданнарда кычкырып укыдылар:
— Базар тоту, сәүдә итү, һөнәрчелек, кунак кабул итү кискен туктатыла. Чәйханәләр, мәдрәсәләр эшләргә тиеш түгел. Куркыныч дәвам итсә, Аллаһ йортлары да һичшиксез ябылачак. Фәрман бозган гыйсъяннарны дар агачы белән учак көтә...
Мәркәздәге һәр ихата кирмән рәвешен алды, урамнар очына баштан-аяк коралланган каравылчыларны чыгарып бастырдылар. Һәр зур чатта зур учаклар янды, шулар ярдәмендә һавадагы зарарлы ис һәм хәтта бөҗәкләрдән дә котылу иде исәпләре. Элек солтан атна саен унар мең янычарны Баязит бакчасы астындагы зур мәйданга тезеп, алар алдында нотык тотарга ярата торган иде, хәзер ул үзенең Топкапе кирмәненә посып, сукыр тычкан сыман, тын чыгармый ята.
Солтаннарның иске кирмәне саналган Баязит бакчасын да корыч капкаларга бикләделәр, ишек ачып урамга чыгулар, бүлмәдән-бүлмәгә хәл белешкән булып гайбәт җыеп йөрүләр — барысы да бетте. Һәммәсе иң якын туганы белән очрашкан чагында да чүпрәк битлек кигән булды, әмма кара кайгылардан котыла алмадылар.
— Мәхмүт шаһзадә ут шикелле яна, — дип иң беренче булып асрау хатыннарның берсе кергән иде.
Икенче көнне табиб мөһер сукты.
— Мәхмүтегездә чәчәк түләмәсе. Сөт сүленең дә һичбер файдасы юк, коткарып кала алуыбыз бик икеле.
Коткара алмадылар...
Хүррәм инде түләмә афәте үтеп киткәннән соң да, ай буена туктамый өзгәләнде. Сөләйман бүләк артыннан бүләк өйгән булды, ярсу басылмады. Ә Гөлбаһар шушы бәладән дә юаныч тапкан бит, каһәр. Аш өстәле артына кереп барган чакта, иреннәре аша ысылдап, еландай чагып алудан да тартынмады.
— Мәхмүтеңне шаһзадә булмагае дип очындырган идең, канатларың көйде. Минем Мостафам атасына бердәнбер алмашчы булып калды инде, менә.
Хүррәм түзә алмады, шул кичтә үк үз янына баш хадимне дәште.
— Минем эргәмә Ибраһим пашаны мыштым гына чакырт. Чапкыннарына да, сакчыларыңа да хәер-сәдака кирәк булуы бар. Минем алтыннарым әнә теге тартмада, никадәрле хаҗәт, шулчаклы ал.
Ибраһим көне-сәгатендә очып килеп җитте. Күз карашы элеккечә үк ач-мөкиббән, шикләнерлек түгел, хыялында Хүррәм белән назланышу уе һаман яна әле .
— Күзгә күренеп үзгәрдең, ай саен яшәрәсең, син хәзер гүзәлләрнең гүзәле, янәшәңә куярдай бүтән чибәр җир йөзендә юктыр.
— Йә-йә, Ибраһим паша, мин ялтыравык пыяла ватыгы белән чын алмазны гына аера беләм инде. Күзгә төтен җибәреп, телеңне әрәм итмә.
Хүррәм солтанның нәзакәт хатыны булып исәпләнә, Ибраһим аны тешен кысып тыңларга гына мәҗбүр.
— Миңа ел-елъярым чамасы элегрәк көтелмәгән бер хат китерделәр, — дип сүзне мөгезеннән эләктереп алды Хүррәм. — Юллаучысын беләм, минем белән бергә әсирлеккә
ВАХИТ ИМАМОВ
48
эләккән Никола якташым ул. Хәзер кайдадыр Истанбулда яши, аның базарларда алачык йә кибет тотуы да мөмкин. Кичекмәстән менә шул Николаны эзләп табу мөһим.
— Ә нигә соң ул сиңа? Элек гыйшык тоткан ярың түгелдер лә? Солтан колагына барып ишетелсә, ул икебезнең дә башны кистерәчәк.
Хүррәм янартаудай котырып ысылдады.
— Аның колагына ирештерерлек бозау булсаң, сөйләшмәс тә идем. Ә барысы да мин дигәнчә барып чыга икән, синең гади паша булып йөрүләрдән котылуың мөмкин. Сезнең юнан халкында: «Төнге сыңар кәккүк бакчадагы йөз былбылдан да сөйкемлерәк сайрый», — дигән гыйбарә юкмыни? Әй, кызганыч. Иллә мәгәр моны синең ишеләргә биш былтыр ук төшенергә вакыт. Шуңа күрә суга сусаган карга сыман авыз ачып йөрмә. Ул Николаны нинди генә юл белән булса да шушы кирмән эченә үткәр. Үзем шәһәргә чыгып очрашсам, ул минем бер генә сүземә дә ышаначак түгел. Сакчыларга акчаны кызганма. Үзеңдә булмаса, миндә син ташыган алтыннар һаман исән әле...
Ибраһим яллаган шымчылар Истанбул базарларына эт өере сыман ябырылды, һәр почмакка кереп иснәнделәр. Хүррәм өчен һәрбер сәгать утлы куз өстендә йөргәндәй газап иде, адым саен җәя җебе булып тартылгандай иләсләнеп көтте. Ниһаять, бер атна дигәндә, төн кереп килгәндә Ибраһим ишек какты.
— Таптым мин синең элекке сөяркәңне. Гаҗәп түгел, ул бүген дә синең өчен ут эченә керергә әзер тора.
— Кайда ул? — дип Хүррәм, әсәренеп-янып, урыныннан ук купты.
— Бакча түрендәге, чишмә буендагы көмеш чатыр хозурына атла. Николаңны шунда илтеп куйдым.
— Син Николадан тыш биш-алты шымчы яшермичә кала торган эчкерсез җан түгел. Аларны хәзер үк җыеп ал да олак.
Хүррәм ачыргаланып кычкыруга түзмичә, Ибраһим да шундук артка чикте.
— Ярар алай булса, мәйлең-мәйлең. Алай-болай ул сиңа котырып ябышса, мин сине коткара алачак түгел.
— Юк-бар өчен көеп, чәч агартма. Кем янына — комган, кем янына калкан белән барырга кирәклекне генә чамалыйм мин.
Ибраһим күз алдыннан китеп югалуга Хүррәм өстен-башын төзәткәләргә керешкән иде дә, аннары кул селтәде. Тышта дөм-караңгы булу өстенә ул өч, ә юк, ике бала анасы бит хәзер, шушы кадәр төенчекле хатын кайсы иргә кирәксен ди инде?
Көмеш чатыр таныш, таныш аңа. Тәүге тапкыр шунда Гайшә солтанбикә белән очрашты ул, шуннан бирле солтан анасының аны читкә какканы юк. Бер юл уңа торган урынның икенче мәртәбә дә хәерле булуы бар. Тик Никола ничек каршылар соң аны? Мәхәббәтле һәм кайгысыз яшьлекне инде күптән томан каплап китте. Гомумән, танырмы ул аны?
Хүррәм сарайдан көмеш чатырга кадәр сукмак буйлап яланаяк көе ватык пыялалар өеменә баскандай куырылып атлады. Әнә, моңлы чишмә чылтыравы яңгырап ишетелә. Әнә, чатыр ниргәсенә сөялеп баскан озын, ябык шәүлә. Элек Хүррәм бу егетне хәтта исе буенча да йөз кеше арасыннан аера алыр иде, хәзер ул ниндирәк икән дә, нык үзгәрде микән?
Менә шәүлә чатырдан аерылды, өч-дүрт адымлык араны ике сикерде дә Хүррәм сынын кочагына состы. Колак очындагы карлыкканрак тавыш аяк табанына чаклы көйдереп узды.
— Мин бит сине җиде ел буена тилерә-тилерә эзлим, Роксолана. Башта татарлар, аннан молдаваннар кулыннан качып котылдым. Кара диңгезне ярык тагарак шикелле баркасларда, каекларда кичтем. Эзләреңне шушы Истанбулда гына эзләп таптым. Үлсәм-үләм, әмма сине урламыйча моннан китәсем юк. Миңа синнән башка бер кеше дә кирәкми. Мин гомер буе сине генә сөячәкмен, алтыным, Роксолана!
— Син, зинһар, тынычлан, тынычлан, Николакай, — дип Хүррәм дә яшьлегендәге шикелле кайнарланып, шаша-шаша кочты. — Син минем нинди зинданга килеп эләгүемне аңламадыңмыни? Мин солтанның харәм йортында бит, мин — аягын да юа белмәгән
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
49
төрекләр җариясе. Кайсы якка гына атласам да, артымда йөзәрләгән шымчы, дистәләгән кизү. Шушы Баязит бакчасының
ВАХИТ ИМАМОВ
капкасын да атлап чыга алмыйм. Хәтта хадимнәр белән сөйләшкән чагында да йә йөземә пәрәнҗә кияргә мәҗбүрмен, йә чыбылдык аша. Мин — гап-гади кол. Инде түзәрлегем калмады, үземә кул салсам, гөнаһыннан куркам.
— Мондый уйларны башыңнан чыгарып ташла, газапларың бетте, бәгырькәем. — Никола шашып-шашып аның бармак очларын, уч төпләрен үпте. — Мин сине моннан урлап алып чыгам. Без үзебезнең Рогатин каласына кайтып китәбез дә кабат бәхетле булачакбыз, Роксолана, җаным!
Хүррәм Николаның кочагына сеңде, бармакларын егетнең чәчләре арасында уйната-уйната иреннәреннән, яңагыннан үпте.
— Минем кабат туган җиремә әйләнеп кайтасым, кабат бик тә бәхетле буласым килә, Николаша. Фәкать синең белән, синең белән генә, җаныкаем! Ләкин... ләкин минем кулларымда, аякларда богау. Коткар мине, коткар!
— Әйдә, хәзер үк качабыз, качабыз, бәгырькәем! Сине азат итү өчен кирәк булса, мин ун сакчыны да, егермесен дә бер ялгызым көе урып салам!
Хүррәм кайнар итеп үбә-үбә һаман шашындырды.
— Сине сөңге очына алулары, кулларыңа зынҗыр салулары мөмкин, Николакай. Сакчыларның, шымчыларның игътибарын читкә алу өчен берәр төрле хәйлә уйлап табу йә фаҗига кирәк. Син ут чыгар, җаным. Минем зинданым — харәм сарае ул. Шуңа ут төрт, аны күккә очыр. Сакчылар шуны сүндерергә ташланмыйча калмас. Ә без шул мәхшәрдә капкалар артына чыгып котылырбыз.
— Әйе, әйе, син акыллым минем, Роксоланам! Мин хәзер харәм сараена ут элдерәм, ә син бакча түренә яшерен дә тын гына көт...
Соңгы кабат суырып үбешүдән соң Никола караңгылык эченә чумып юкка чыкты. Җиһанның һәр мизгеле кайнар энә белән газаплаган шикелле көйдереп һәм көттереп уза бирде. Ходайның рәхмәте, менә берзаманны харәм сараеның бер як диварында ут көлтәсе пәйда булды, аннары сулышларны бугыч төтен күтәрелде. Ул да түгел, бакча буйлап ачыргаланып кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар.
— Янгын, янгын! Харәм сараеның тышына ут төрткәннәр!
Берникадәр вакыттвн соң тантаналы яңа гауга купты.
— Ут төртүче бәдбәхетне кулга төшергәннәр! Ул явызны Ибраһим паша шәхсән үзе солтан кулына илтеп тапшырачак!
Үзе өчен шәхси фәрман яңгыраган шикелле, Хүррәм көмеш чатыр артына поскан аулак урыныннан сикереп чыкты. Үзе иске кирмән капкаларына таба җәйрәндәй сикергәләп йөгерә башлады, үзе чабулап барышлый өстендәге күлмәгенең якаларын, җиң очларын умыргалап атты, чәч толымнарын тузгытып бетерде. Капка артында торган беренче җайдакны шәйләп алуга ук, иярдә утырган ирнең аягына килеп ябышты да, ис-акылын җуйган бичара шикелле өзгәләнеп һәм ялварып дәште.
— Мин солтанның иң яраткан хатыны Хүррәм булам. Көнчеләрем мине яндырып үтерергә җыенып, ут кузгатты. Ияреңә ал да, коткара күр мине, Топкапега апкит. Моның өчен сине солтан алтын көшеленә күмми калмаячак!
Бер-ике минуттан соң җайдак инде юлдагы вак күперләр һәм тар сукмаклар аша солтаннарның яңа кирмәненә таба канатланып очты.
Сөләйманга иске кирмәндәге янгын турында хәбәр итеп өлгергәннәр, ул күптән аягына торып баскан иде. Сарайга үтеп кергән Хүррәмнең кыяфәте үк аның өнен алды. Җитмәсә, Хүррәм ачыргаланып үксүләре белән дә аның ихтыярын, мин-минлеген мәңгегә оныттырды.
— Мине үтерергә җыенып, яшәгән сараема ут төрттеләр. Син монда берүзеңә өч йөз бүлмәле сарайга кереп постың да, газиз балаларыңа да төкереп, сукыр вә чукрак шикелле тын ятасың. Ә тегендә синең баларыңны яндырып йә агулап китәчәкләр. Чит илләрдә падишаһ, корольләр белән аларның хатыннары бер сарайда яши, бер түшәкне уртак итеп йоклый. Анда корольләр хәтта шәһәргә чыкканда да сөекле 50 хатынын үзеннән бер адым калдырмый, хатынының гүзәллеге белән бар халыкны сокландырып йөри. Кунаклар кабул
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
51
иткәндә дә, бию-тамашалар караган чагында да, учларын-учларына куеп, янәшә утыралар. Бер син генә даладагы кыргый хаким төсле, бер син генә хатыныңны базга ябып, мәмләкәттән аерым яшәтәсең. Юк, үлем көтеп, газап чигеп, ут эчендә яшәүләргә түзеп тора алмыйм. Мин халык алдына йә чит ил кунаклары каршына чыгарып күрсәтмәстәй шыксыз хатын, гарип хатын түгел! Беркая да китмим, мин яныңда калам. Теләмисең икән, дарга озат мине, муеныма элмәк сала торган җәлладларны чакыр!..
Хүррәм хәтта котырган, ярсыган чагында да искиткеч гүзәл иде, Сөләйман аның таләпләрен кире кагардай гайрәт таба алмады. Ә иртәгәсен бөтен Истамбулны шаккатыргыч хәбәр урап узды:
— Кичә кәнизәк булып йөргән Хүррәм бүгеннән башлап солтан сараенда яшәп калган. Моңа кадәр солтаннар сараенда хәтта бер төнгә куна калучы хатыннар да булганы юк иде. Хүррәм, итәге белән каплап, Сөләйманның ушын алган икән. Солтан хәзер, бирнәләр әзерләтеп, никахлар укытып, кәнизәк Хүррәмгә өйләнәчәк, диләр. Менә сиңа иң кадерле итәк! Ислам дөньясында күрелмәгән хәл бит бу, кыргый бер яңалык, әстәгъфирулла... Йә машалла!
22
Топкапеда туй шикелле күңел ачулар шаулап үтүгә үк Хүррәм Сөләйманны төн буена гөжләп сихерләде.
— Мәхмүт-бәгырькәем шаһзадә дәрәҗәсенең тәмен-ямен татый алмыйча да китеп барды, мәрхүм. Сәлим үсеп килә. Минем бер генә улым да шаһзадә бәхетләрен кичерү өчен тумаган микәнни соң инде, йә Ходаем?!
Түзеп тора алмыйча, Сөләйман Хүррәмне: «Булыр, булыр, вакыты җиткәч Сәлимең дә бердәнбер шаһзадә дәрәҗәсен алыр. Барысы да Ходай Тәгалә кулында бит, аның исә Гөлбаһар белән Мостафаны да үзенең янына алып куюы бар», — дигән саксыз сүзләр белән юатырга мәҗбүр булды. Хүррәм исә, моңа байтак мүк үстереп, Гөлбаһар тарафына агу-мәкер койды.
— Солтан Сәлимне шаһзадә дип игълан итәргә әзерләнә. Ә Гөлбаһар белән Мостафаны чиркәс тауларына озатып җибәрәчәк.
Бу хәбәрне алгач, исән-сау көенә тол яшәгән Гөлбаһар чыгырыннан-чыгып котырынган, диләр. Ләкин Баязит бакчасы Сераль борынының икенче ягында, бик- бик еракта бит, Гөлбаһарның көйдергеч ут ялкыны Топкапега килеп ирешмәде.
«Солтан-ханым» дәрәҗәсенә ия булган Хүррәмгә бәхет капусы күк йөзеннән ишелеп төшкән микән, ике-өч айдан соң ул янә дә угыл алып кайтты. Монысы борча кебек хәрәкәтчән, елгыр, шуны шәйләп, Сөләйман аңа ерак бабасының исемен кушуны мәслихәтрәк тапты.
— Минем бер бабам Баязит дигән күркәм исем йөрткән. Дошманнар өстенә ук шикелле кадалганга күрә үзенә «Елдырым» атлы ләкаб тә өстәгәннәр. Ул бабамны галәмәт эре сөякле, бик мәһабәт ир-ат булган, диләр. Минем бу улым да Баязит булсын әле.
— Ул бабаңның башын Аксак Тимер чаптырып үтергән бит. Бик начар фал. Безнең бу кече улыбызны да кайгы-афәт сагалавы мөмкин, — дип Хүррәмнең каршы сүз әйтүен Сөләйман солтан бөтенләй ошатмады.
— Жыен ырым-шырымнарга табынудан тукта. Мин Баязит, дидем. Әйттем, бетте!
Бәхәсләрне дәвам итүләрнең нигезе юк, кендек карчыклары Баязит сабыйны адаш бабасы төзеткән иске кирмәнгә алып китеп өлгергәннәр иде. Моннан ары аны Хүррәмнең үзенә иң еш дигәндә дә атнага бер мәртәбә китереп күрсәттеләр, ә күз алдында тупырдап үсмәгәч, сабыйның газизлеге дә бик тиз онытылды.
Сөләйман үз янына әле Мөхәммәдияр атлы баш казыйны, әле шәйхелислам дәрәҗәсен йөртүче Хөсәен хәзрәтне дәшеп кенә тора. Хүррәмнең дә ишек катына килеп колак салганы бар, «Мултекә әл-үсәр» атлы кануннар җыелмасы төзеп ята болар. Ул тупланма «Дәрьялар кушылганда» дигән мәгънәне аңлатса да, төрек мәмләкәтенең нәкъ җиһан уртасында канат җәюенә бер киная инде. Дөнья кендеге дәрәҗәсенә дәгъва итүләре дә бик
ВАХИТ ИМАМОВ
52
урынлы сыман, кайсы яктан гына күз ташлама, Анадола атавы барча мәмләкәтләр уртасына җәелеп урнашкан бит. Әйтерсең лә, читтәге, башка далалар шушы төбәктән әниләренең итәгеннән төшкәч тәпиләп киткән сабыйлар шикелле бар җиһанга таралган, чәчелгән кебегрәк килеп чыга. Өстәвенә, Анадола атавын дулкыннары белән юган-чәбәкләгән төп дәрьяның исеменә кадәр «Урта диңгез».
— Тупланмада калаларны төзү кануннары, мәгърифәт, сәүдә эше, салым тәртипләре — һәммәсе дә урын алачаклар. Балаларыбыз үзара җәдәләшеп баш ватмасын өчен аларга иң төп кануннарны үрнәк рәвешендә калдырырга кирәк,
— дип Сөләйман шапырына.
Ә игътибар беләнрәк тыңласаң, Мөхәммәдияр казый белән көн дә ызгышалар.
— Син Ибраһим паша аркылы Килем белән Караман вилаятьләренә керткән салымнар микъдары да бик чамасыз һәм дә кансыз түгел, — дип казый әүвәл солтан белән ризалашкан була. Ә аннары көрәш келәменә баскан пәһлеван урынына Сөләйманны аркасына әйләндерә дә сала.
— Иллә мәгәр, солтан, тәртәләрне бөгә-бөгә тәгәрмәч ясарга маташуда һичбер лөгать юктыр. Арба тәгәрмәчен дә, салым тәртибен дә безгә кадәр биш былтыр ук уйлап тапканнар бит. Атабыз Чыңгызхан язып калдырган «Яса» тупланмасын гына актаргалап кара. Чыңгыз бабабыз әле өч гасыр элек үк вилаятьләрдән вә һәрбер игенче-һөнәрчедән табышларының уннан бер өлешен генә салымга җыйнауны канун итеп керткән. Бирән нойоннары моны бик азсынгач, Чыңгыз бабай әнә ничек итеп тегеләрнең авызын томалаган. Менә, тыңлап кара. «Мин үземнең балаларымның да тук вә җиткелекле хәят илә яшәүләрен телим. Сез таләп иткәнчә, мин табышның биштән яки өчтән бер өлешен җыя башладыммы, һөнәрчеләр остаханәләрен ябып бетерәчәк, ә игенче чит кешегә барып бил бөгәчәк. Ул чагында иген басуларын әрем, алабута, шайтан таяклары каплап китәр. Шуның эзеннән үк гыйлемлек-осталык та, гаскәр тотулар да юкка чыгар. Мәмләкәт минем улларымның кулына да бай һәм гаярь көенә күченергә тиеш».
Ахыр чиктә Сөләйман ризалашты, салым тәртибе турындагы «Канун-Райя» дигән бер тупланма махсус фәрман белән вилаятьләр буйлап таратылды. Әлеге канун каһанлык чикләрен дә үтеп чыккан икән. Аның даны сарай хозурына тиз арада кайтып ишетелде.
— Мадьяр ирләре вә валахлар, авылы-авылы белән кубып, король Фердинанд кул астыннан кача башладылар. Алар төрек вилаятьләрендә үзләренә чәчүлек җир сорый. Уннан бер өлеш салымны түләп торырга һәрберсе риза.
«Канун-Райя» дан соң пайтәхеттә хөкем тәртибе турындагы фәрманнарның берничәсен мәйданнарда кычкырып укыдылар.
— Кала әмиренең рөхсәтеннән башка тауарларга бәя күтәрүче бирәннәрне базар уртасында иллешәр камчы белән суктырырга.
— Ялган акча яисә ялган рөхсәт кәгазе ясаган явызларның уң кулларындагы бармакларын кисеп җәзаларга.
— Ришвәт бирүче карак һәм аны алучы казый табыла икән, икесенә дә
— дарда сүс элмәге...
Мәгърифәт өлкәсен үз кесәсе сыман актармаган, яңартмаган хаким була алмый. Сөләйман да Белград, Будапешт, Каһирә, Баһдад калаларына тикле йөри-йөри байтак гыйбрәт җыйды.
— Сигез гади мәдрәсәдән кала Истанбулда ушлы балаларны аякка бастырырдай гыйлем учагы юк, — дип кунагының итәгенә утлы күмер ташлады Сөләйман, инде шәйхелислам Хөсәенгә чират килеп җиткәч. — Париж, Берлин, Мадридларда, әнә, яшь буынны дарелфөнүннәрдә24 укыталар, диләр. Ун-унбишәр еллар буена, ди. Шуңа күрә алардан ис-акылыңны җуйдырырдай сарайлар төзеп куючы мигъмарлар да, иң куәтле ядрәләр дә җимерә алмаган кирмән диварларын күккә очыручы дарычы да, яман зәхмәттән гомер буе михнәт чиккән зәгыйфьләрне сөлек белән аякка бастыра белүче табиблар да — һәммәсе дә чыга. Ә без һаман мәдрәсәләрдә сүрә-аять ятлатып кына
24 Дарелфөнүн — университет.
СӨЛӘЙМАН СОЛТАН
53
сабыйларның башын катырабыз, әстәгъфирулла, көфер сүзем өчен үзең ярлыка күр.
Шәехисламның да як-ягына төкеренүен күргәч тә тукталмады, элеккечә тезде.
— Син килгәнче, бармак бөгә-бөгә, юри санап чыктым. Истанбулда Зәңгәр мәчет, Айя-Суфия, Аксарай, Каләм-манара шикелле күркәм-матур Аллаһ йортларының саны ундүрт икән. Менә шуларның һәммәсе каршында дарелфөнүннәр ачтырырга кирәк. Элеккеге сигез мәдрәсәне тагын алтыга арттырып, аларын җиде-сигезәр ел укышлы югары сыйныфлы мәктәпләргә әйләндерми булмас. Син үзең дә аксап-туксап йөреп, дөньядан артта калган шыр-томана түгел. Хәтта Баһдад белән Басра мәктәпләрендә дә балаларга мантыйк, җәгърәфия, фәлсәфә , инсаннарның тән саулыгы, йолдызлар, санау, үлчәм фәннәре укытылуын биш бармагың кебек беләсеңдер. Безнең мәктәпләргә дә кичекмәстән шундый гыйлем кертелергә тиеш.
— Кадим мулла-мунтагайлар җәнҗал куптарачак, — дип шәйхелислам сүз кыстырган иде, Сөләйман мондый дәгъваны да ярты юлда өзде.
— Син — бер дин генә түгел, ә мәгърифәт өчен дә иң җаваплы кеше. Махсус фәрман язам. Моннан ары шәйхелислам кеше минем мәмләкәттә баш вәзир белән бер үк дәрәҗәдә йөри башлаячак! Кирәк булса, дарелфөнүн мөдәррисләрен төмәнбашлар дәрәҗәсенә күтәрү дә әлләни ерак йөрмәс...
Халык сарык көтүе шикелле мәнсез дә һәм сукыр да түгел. Солтанга тиз арада «Сөләйман-Кануни» атлы ләкабне тагып өлгерделәр. Анысы гына бер хәл, Варшава, Венеция, Парижлардан, хәтта күз күрмәгән Лондон каласыннан да һич көтмәгән илчеләр даирәсе килеп төште. Кулларында — корольләрнең солых кәгазьләре, телләрендә — соклану һәм мактау.
— Син әйләнешкә керткән салым тәртибе турында ишетеп, минем король моңа гел мөкиббән.
— Безнең байгуралар синең мәмләкәттәге байлык-иминлекнең яшерен серен һич төшенә алмый интегәләр.
— Аурупадагы алманнар да , испан белән норман сәрдәрләре дә синең гаскәреңдәге тәртипкә сокланып шаклар ката. Яугирләрең пашалар әмиренә пәйгамбәрләр сүзенә ышанган шикелле үк бердәм буйсыналар. Яуда синекеләр шәһит китүдән дә куркып тормый. Синекеләр сәрдәрләрдән шәраб белән икмәк таламыйлар, яу кырында алар суда болгатылган арпа белән тукланырга да риза. Ничек пәйда булды мондый тәртип? Шуның серен, зинһар өчен, безнең корольләргә аңлата күр...
Сөләйман солтанның кычкырып көлүдән бүтән чарасы юк, ә күңелне әллә нинди шайтан кытыклап тик тора. Бүген кунак булган бу илчеләр еллар буена яшәргә калалар бит, тешләре үтсә һәм зиһеннәре җитсә, тора-бара барысын да төшенерләр әле.
Дәвамы киләсе санда