КОЯШ ЧЫГА ҺӘРКӨН САЕН ИРТӘН...
РОБАГЫЙЛАР
* * *
Яэҗүҗ-мәэҗүҗ басып алды дөньяны —
Уй-хәсрәтсез икән бүген кем җаны!..
Бертуктаусыз низаг, сугыш, ызгыштан
Сүнә икән хәтта җанда ил гаме.
* * *
Ялган менсә, алдау менсә мөнбәргә,
Сулау өчен һава бетә меңнәргә —
Бу ил бүген тынчулыктан тыны беткән,
Давыл көтеп, тынып калган бер мәлдә.
* * *
Үзе белән һәркемнең үз Мәүләсе —
Мавзолейда һаман Ленин гәүдәсе,
Коммунизмның кояшы сүрелсә дә,
Рәсәй буйлап йөри кара шәүләсе.
* * *
Нәрсә булды сиңа, нәрсә булды, авыл,
Урамыңда ишетелми бала-чага шавы,
Өсләреңнән кабат үтте мәллә таптап
Күзләрен кан баскан Явыз Иван явы?..
* * *
Тезләнгәндә уйлап тезлән — кирәкме?
Бер тезләнгәч тормаганнар сирәкме?!
Туры атлап үтү кирәк тормыш юлын,
Яшен сугып туктатканчы йөрәкне.
***
Сүнми кояш күкне болыт каплап кына,
Мантымассың дөньяга үч саклап кына,
Бар дөньяны гаеп итеп, үзен аклап,
Үз-үзенә ләззәт таба ахмак кына.
***
Һәркөн саен арта бара «акыллылар»,
Искә-аңга килмәгәнне такылдыйлар,
Язгы таңда йокы бирми, туйлар ясап
Бакылдашкан бакалар күк бакылдыйлар.
* * *
Нигә кеше эзли икән гел хакны?
Хаклык белән тапкан икмәк ник татлы?
Тик бу илдә хаклык эзләп йөреп кенә
Икмәк-тозга туюларың бик шартлы.
* * *
Диңгезләрнең, күрдем, иңен-буен беләм,
Тормыш — диңгез, аны кичү кыен, беләм,
Кичәласың киерелеп йөзсәң генә,
Мавыкмасаң юк-бар белән, уен белән.
* * *
Ялгышулар була алмый язмыштан,
Ялгышулар килеп чыга азмыштан —
Ялтыравык ямьнәренә бу хәятнең
Күзең төшеп, акылыңнан базмыштан.
* * *
Тәүгеләргә булмый юлның такыры,
Эзләүчегә юк юлларның ахыры —
Гомер буе юлда булыр егетләрнең
Зур бәхеткә лаеклы һәм батыры.
* * *
Бу яшәеш бер болганчык базар икән —
Читтә торсын мең бизәкле мозаикаң,
Барын ташлап җир читенә качар идең,
Качып булмый, Аллаһ шулай язган икән.
* * *
Кеше бүген ялгыз меңнәр арасында,
Беркем белми үзенең кая барасын да,
Барысы да кыйбласыз бер хәрәкәттә,
Хәрәкәте түгел ләкин бәрәкәткә.
* *
Гомер үтте — үпкәләргә елларгамы,
Әллә инде утырып бер еларгамы?
Гомер үтте — артта берни эзе юк,
Аллаһымнан яңа гомер сораргамы?!
* * *
Бер карыйсың, әллә ничек уйландыра,
Әйтерсең лә яшәү тоташ уйдан тора,
Өйдән чыксам, ыгы-зыгы, узыш-чабыш,
Юк ла, яшәү берөзлексез туйдан тора.
* * *
Бу дөньяда бары да кыска гомерле,
Күр син әнә учактагы күмерне —
Әле генә ялкынланып яна иде,
Күз алдында пыскый-пыскый сүрелде.
* * *
Ыслый-ыслый син мине гел котырттың,
Йөрәгемә шик-шөбһәле ут төрттең —
Синең кебек әверелмим шайтанга дип,
Бакчама чыгып бер чәчәк утырттым.
* * *
Бу башымнан үтте бик күп кыраулар —
Чәчләремнең агаруы шулардан.
И Гарифҗан, инде хәзер нинди файда
Чәчең нигә агаруын юраудан?!
* * *
Күп яшәдем ахры инде дөньяда,
Туйды ахры инде миннән дөнья да.
Алай дисәң, дөнья иске искесен дә,
Туып килгән кояшлы көн өр-яңа!
* * *
Картаюлар шул буладыр, күрәсең,
Төшләреңдә әллә ниләр күрәсең,
Начар төшләр кермәсен, дип кичләрен
Кат-кат укып ятам «Әлхәм» сүрәсен.
* * *
Үтте гомер, уңга-сулга карамадым,
Золым белән ерак булды араларым,
Илдә инде башка җилләр исә бүген —
Коллары без шул имансыз замананың.
* * *
Күрәсең, бу бер уртакул түрәдер,
Бик биектәгеләрне тик күрәдер,
Түбәннәргә өстән карап, бәйдәге
Усал эт күк котырынып өрәдер.
** *
Картайгач та яшәүләрнең мәгънәсе бар
(Өлкәннәрнең сынау узган кәгъбәсе бар!),
Аллаһының үз кәгъбәсе булганнарны
Җәннәтенә кертәм дигән вәгъдәсе бар!
* * *
Бар әле, бар шашып дөнья куасы —
Бар бит әле оныкчыклар туасы!
Уйланам да, барысына әзер мин, дим,
Җитәр микән тик йөрәкнең куәсе?..
* * *
Кайчакларда карыйм көзгегә мин,
Уфтанма ла, әле көз генә, дим,
Көзнең була алтын чаклары да,
Алтын көзең җитәр, түз генә, дим.
* * *
Сөбханаллаһ, күз тимәсен, күр син, ә,
Нинди кызлар үсеп килә күршедә —
Илле ел гомерне иңнән алып ташлап,
Гашыйк булыйм мәллә, димен, берсенә!
* * *
Керфекләрең чәчләремне тарасын,
Кояш булып балкып торсын карашың,
Тик мәхәббәт назы гына якынайта
Өзелеп сөйгән гашыйкларның арасын.
* * *
Була үтә яраттырган чакларың,
Бик яратып карап торган чакларың,
Бу арада әллә нигә бик ешайды
Шикле итеп тамак кырган чакларың...
* * *
Кабызыйм, дип, җаныңда наз учагын,
Чәчәк ташыдым тутырып кочагым,
Салкын җанга булмый икән ут кабызып,
Барысы да әрәм китте, пычагым.
* * *
Әллә нинди хәйлә-тозак корсаң да,
Йөрәкләрне бер-берсенә орсаң да,
Бозлы җанны булмый икән эретеп,
Йөрәгенә утлар ягып торсаң да.
* * *
Минем кебек януларга кемнәр чыдар —
Күлгә чумсам, күлнең суы кайнап чыгар,
Ә югыйсә араларда киртә дә юк —
Гомер үткән, син дә сыңар, мин дә сыңар.
* * *
Кояш чыга һәркөн саен иртән,
Былбыл сибә дәртле җырын күктән,
Таң җилләре сыйпап үтә биттән —
Бәхет өчен нәрсә җитми бүтән!