Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КҮЛӘГӘДӘГЕ» БАТТАЛ

САЛИХ БАТТАЛНЫҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ
Тереләр үлгәннәрнең күзен йомдыра, үлгәннәр исә тереләрнең күзен ача.
Язмас борын... бер искәрмә
Сизеп торам, укучым сәерсенеп куйды: авторы да Баттал, язманың исемендә дә «Баттал»...
Яшүсмер чагымнан — республика матбугатында тәүге шигырьләрем, парчаларым күренгәли башлаган еллардан бирле бер сорау биреп йөдәтәләр:
— Салих Батталның улы яки кардәше түгелме син?
Исемемнең үзе исән чакта ук легендар шәхескә әверелгән могътәбәр зат исеме белән янәшә яңгыраштыруы күңелгә рәхәт тоелса да, дөресен әйтергә туры килә иде. Тел чарлау дәрте дөрләп торган яшьлектә болайрак була иде җавап:
— Капка баганаларыбыз да бер урманда үсмәгән, ичмасам. Үги малае булсам да, таяндырмый, ярдәм итми калмас иде әле. Минем Батталым аның Батталының оныгы булырдай яшьтә генә шул...
Олыгайган саен җавабым кыскарып бара:
— Юк. Фамилияләребез генә бер үк.
— Рухи яктан гына туганнар.
Дөп-дөресе шулай.
...Бу юлы Салих Батталның энесе Фуат Баттал турында язмак булам. Шул ук вакытта бу ниятемнең барып чыкмасын да алдан ук аңлап утырам. Чөнки бу шәхес (ул шундый бәягә, һичшиксез, лаек!) бөтен рухы, кылган гамәлләре белән үзенең абруйлы һәм шөһрәтле нәселенә нык береккән. Аның тормыш юлы белән ныклап танышкач, мондыйрак фикергә дә килдем: әтиләре Вазыйх вафатыннан соң нәселнең төп таянычы, сабырлык һәм салкын акыл белән тәртипкә салып торучысы шушы Фуат булган лабаса! Әледән-әле кайнарланып, дуамалланып китүче Салих Батталны, «тәртәдән» чыккалап торучы танылган гобойчы Мөбарәк Батталны нәкъ шушы кеше суытып, эзгә кертеп яшәгән икән. Фәкыйрь вакытларында ашаткан, ялгышкан чакларында кисәткән, елаган-кайгырган чакларында күз яшьләрен сөрткән, күңел төшенкелегенә бирелгән көннәрендә рух өстәп торган. Алай гына да түгел, һәркайсының иңенә кунып, гөнаһ вә савапларын теркәп баручы «фәрештә» вазифасын да бик эзлекле башкарган ул — нәселенең гадел елъязмачысы булган. Ошбу җәһәттән
караганда, язучы һәм шагыйрьләр арасында иң бәхетле әдип Салих Баттал түгел микән? Аның һәр уңышы, кайгы һәм шатлыклары, егылу-торулары, юаш һәм горур чаклары һәркайсы бер китап булырдай калын-калын дәфтәрләрдә чын хикәя булып саклана. Дөрес, бездә көндәлек алып баручы язучылар шактый. Ләкин, белүемчә, аларның күпләре тенденциоз, ягъни үз мәнфәгатьләрен куәтләү, үз-үзләрен хаклау, зурлау максатында язылганнар. Ә бу очракта сүз туганының гамәлләренә куана да, ачына да белгән гадел үлчәүче теркәгән тарих турында бара.
Хәер, кардәш һәм туганнарының һәркайсы кадерле булган Фуат Баттал өчен. Аңа алар шагыйрь (Салих Баттал), герой (фашистлар тарафыннан җәзаланган Абдулла Баттал), күренекле музыкант (Мөбарәк Баттал) булудан бигрәк, туган буларак кадерле — көндәлекләрне укып чыкканнан соң, әнә шул фикергә киләсең.
Нәселнең кырык еллык тарихын үз эченә алган бу язмалар хәзер Фуатның улы Фәрит Батталда саклана. Фәритнең әйтүенә караганда, әтисенең иң кадерле, иң изге мирасы — шулар. Сизенүемчә, Фәрит аларны дәвам итә. Һәрхәлдә, дәвам итү генә түгел, тулыландыру да кирәктер әле. Чөнки әлеге дәфтәрләргә кермәгән, әмма шул ук Фәритнең хәтерендә сакланган кызыклы һәм гыйбрәтле истәлекләр күпме тагын!
Ниһаять, Фуат Баттал көндәлекләренең кайбер сәхифәләренә укучы белән бергә күз салырга вакыттыр. Гәрчә аңа кадәр әйтеп куярга тиешмен: әгәр дә көндәлектәге сәхифәләрдән Салих Батталның тормышы һәм язмышы турындагы язмаларны күбрәк файдалана калсам, гаеп итмәгез. Вакыты-вакыты белән ачы телле, йөз кеше «урра!» кычкырып алга барганда да берүзе кирегә барырга сәләтле, үзен мактаучыларны да тәнкыйтьли белүче, хакыйкать һәм гаделлек хакына бөтен рәхәтләреннән дә ваз кичәргә әзер торучы өлкән каләмдәшемне бик тә ярата идем. Бөтен үҗәтлекләре, дуамаллыклары, ихласлыклары белән бергә ярата идем...
Нәсел таянычы
Тарих Галиҗәнапләре каршында барыбыз да фани... Аллаһы Тәгалә өчен патша белән хәерче дә, сүз чәчеп китаплар үстерүче шагыйрь белән орлык чәчеп икмәк үстерүче игенче дә бер һәм тигез — һәркайсы сөенә-көенә яши, һәркайсы китә... Яшәгәндә озын тоелган гасыр үтеп киткәннән соң мизгел генә булып тоела...
Үткән гасырда Спас өязенең Зур Тигәнәле өязендә (хәзерге Алексеевск районында) Сәетбаттал дигән кодрәтле кеше яшәгән. Ул һәм кызларының берсенә Вазыйх дигән исем куштырган, үсә төшкәч, аны Нурдидә исемле сылуга өйләндергән. «Нәселне дә, милләтне дә көчле, сәләтле балалар белән баетыгыз», дип хәер-фатыйха биргән, имеш. Вазыйх белән Нурдидә алты бала үстергәннәр: Ләйлибәдәр, Галимҗан, Салихҗан, Мөбарәкҗан, Габдуллаҗан, Фуат... Шушы ир-егетләрнең үсеп җитүен генә көткән кебек, СССР белән Германия арасында дәһшәтле сугыш кабынып китә. Гаиләдән берьюлы биш ул яуга китә: пехота да, диңгез һәм һава флоты да бертуган Батталовлар исәбенә көчәя. Бер сүз белән әйткәндә, бу нәсел җирдә дә, суда һәм күктә дә фашистларның иманын укыта. Галимҗан һөҗүмгә барганда һәлак була, Габдуллаҗан (Абдулла) исә, мәгълүм булганча, әсир төшеп, башка җәлилчеләр белән бергә җәзалап үтерелә — башы киселә... Исәннәре, күп орден-медальләргә лаек булып, илгә кайта.
...Шулай итеп, туганнар инде тыныч тормышта кайный: фикерләшәләр, бәхәсләшәләр, үпкәләшәләр, кабат татуланалар һәм... бер-берсенә хөрмәтне берчакта да югалтмыйлар. Салих Баттал барысының да игътибар үзәгендә. Батыр очучы яки танылган шагыйрь булганы өчен генә түгел, ата урынына калган иң зур абый булганы өчен дә! (Әтиләре Вазыйх сугыш алдыннан — 1940 елда вафат була.) Аны зурлыйлар, тыңлыйлар, хәтта масаеп, дорфаланып киткән чакларында да үпкәләмиләр сыман. Шунысы да бар бит әле: шактый замандашларының хәтерендә төртмә телле, башбирмәс Баттал булып сакланса да, туганнары һәм дусларының исендә ул җор телле, беркатлы һәм шаян Баттал булып та калган...
«Кичә Салих абый, Мәдинә апа һәм мин чәй эчеп утыра быз. Абый:
— Мин үзем биредә утырам һәм шул ук вакытта радиодан да чыгыш ясаячакмын. Сәгать ничә? Фуат, куй зур радионы да. Ьәр бүлмәдә бер Салих сөйләп торсын, — диде. Мин йокы бүлмәсендәге «Минск — 55» приёмнигын кабыздым, Казанга куйдым һәм, дөрестән дә, диктор: «Микрофон алдында — шагыйрь Салих Баттал»,
— дип әйтеп салды.
Шигырьләр укылып беткәч, әти (Нурфигальнең әтисе яки Фуатның бабасы.
— Ф.Б.) Салих абый янына килде дә:
— Салих, син нигә «галәм» дип яздың, дөрес түгел бит, — диде.
— Укымышлылар, киңәшеп, «галәм» сүзен дөрес дип таптылар.
— Юк, дөрес түгел! «Җиһан» кирәк, — диде дә әти, үз ягына чыгып китте.
Абый:
— «Җиһан»ны рифмага җиңелрәк салып булган булыр иде, — дип куйды.
Соңрак, үз карава тына утырган әни Нурфигальгә ниндидер йомыш белән эндәште һәм, кызының исемен әйткәнче, әллә ничә исемне теленнән уздырды. Мөхәммәт (Нурфигальнең абыйсы. — Ф.Б.):
— Кызың бер генә бит. Әллә аның исеме дә онытыламы? — дип шаяртты.
— Ун бала үстерсәң, үз исемеңне дә онытырсың әле, — дип җавап бирде әни (Нурфигальнең әнисе. — Ф.Б.).
Салих абый:
— Кодагый бик дөрес әйтә. Менә мин үземнән генә гыйбрәт алам. Мәдинәгә эндәшәсем булса, бөтен ха тын-кызларымның да исемнәрен әйтеп бетерәм: Мәрьям, Ольга, Кадрия... Хатыннарың күп булмасын икән дөньяда!
Әни урынында авыз ерып утыра. Абыйның шаяртуы ошады. Алай да:
— Күпкә өйләнмәскә иде, — дип сүз кыстырды. Абый да аптырап калмады:
— Мөхәммәд галәйһиссәламнең дә ха тыннары күп булган бит. Шулай булгач, нигә аңардан үрнәк алмаска?
9 август, 1961 ел».
Шул ук елның җәендә бертуган Батталлар дачада ял итәләр. Дөнья хәлләре, әдәбият, сәнгать турында сөйләш-киңәшләр, кызып-кызып фикерләшүләр... Бәхәснең уттай ноктага менеп җитүен сизгән туганнарның кайсы да булса берсе, эшләр яка урауга барып җитмәсен тагын, дигәндәй, «атмосфераны» суыту әмәлен таба.
«Мөбарәк абый:
— Бәрәңгенең дә, кәбестәнең дә борычы юк икән, — дигәч, Мәдинә апа аптырап калды:
— Нәрсәгә бәрәңгегә борыч?!
— Без борычлы бәрәңге ярата быз, — диде дә Мөбарәк абый, сумкасыннан «Пер- цовая»ны «колагыннан» тартып чыгарды.
Пикникны дәвам итү теләге белән, станциядәге кибеткә китәргә булдык. Төрлечә кыланып, берничә мәртәбә рәсемгә төштек. Кызыклы истәлек була чак».
Гомернең фанилыгын берчакта да исеннән чыгармагандыр, ахры, инженер Фуат. Үзенчәлекле, истәлекле очрашуларны каләм белән генә түгел, әледән-әле фоторәсемнәр белән дә ныгыта, баета тора.
Кызыклы истәлек дигәннән, Салих абзыйсының хикмәтләрен сабый чактан ук күзәтеп үскән Фәриттә дә хатирәләр шактый. Әтисенең көндәлекләрен актарганда, моңаеп та, кызык итеп тә сөйли.
Фәрит Баттал: — Салих абыйны мин исән чакта — күп мәртәбә, үлгәч бер мәртәбә таптадым... И, ярата иде мәрхүм безнең таптаганны! Безгә килсә дә, үзенә барсак та, сузылып ята иде дә, сеңлем Фәридә белән икебезне чакырып китереп, үзен таптата иде. Без
— ике сабый әрле-бирле аның өстеннән йөрибез, ә ул, ләззәтләнеп аһылдый, ара-тирә «иң рәхәт, иң файдалы массаж шушы инде!» дип тәкрарлый. Әйе, үлгәч тә бер мәртәбә таптадым. Каберенә балчык сала башлаганчы, ләхет такталарын рәтләү, тигезләү өчен төшерделәр. Балчык күпләп төшкәндә кыйшаймасыннар, урыннарыннан купмасыннар өчен, өсләреннән йөреп, кабер төбендәге туфракка беректерергә туры килде.
Фәрит Баттал: — Әллә нинди кызыклар уйлап таба иде Салих абый... Дачасының ишеген каерып ачучылардан йөдәп беткәч, бөтенләй бикләми башлады. Сирәк-мирәк дача өстәлендә аракы һәм кабымлыклар калдыра да бер бит кәгазьгә болай дип яза: «Дорогие, многоуважаемые воры! Пейте и закусывайте. Только, прошу вас, ничего не ломайте, не воруйте. Ради бога, не трогайте мои рукописи». Шуннан соң тынычланды: ватмыйлар да, урламыйлар да... Ә бервакыт болай иткән: дача йортының өйалдысына канга батып үлгән кешегә охшатып, муляж, ягъни карачкы ясап ташлаган. «Мәет»нең «өстендә» иске телогрейка, «аякларында» кирза итекләр, «башында» карга оясыдай сәләмә бүрек. Йөзтүбән ятканлыктан, карачкының йөзе күренми, ә муен булырга тиеш урыннан «кан» агып җәелгән. Сыек та, кызыл да варенье инде анысы... Караклар керәләр дә, эңгер-меңгердәге «мәетне» күргәч, куркудан
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
160
тыннары капланып, чыгып йөгерәләр. Качып күзәтүче Салих абыйның да, тавышын чыгармаска тырышып көлүдән, тыннары каплана икән... Төрле әмәлләр белән котыла иде дача басучылардан.
«Һәр көнемне 10 тиенгә яшим...»
...Кайсы гына чорны яки системаны игътибардан үткәрмә, җанны ачындырган хакыйкатькә тап буласың: ирекле фикер йөртергә күнеккән талантлар хакимиятләрнең аяк астында тапталып изалана. Салих Батталның Батый ханга хат рәвешендә язылган, милләт язмышын ачынып тасвирлаган поэмасы обкомны кырмыска оясына таяк тыгып болгаткандай итә, ягъни: «КПСС карарлары белән рухланып коммунизм төзүче совет кешеләрендә каян килеп милли проблемалар булырга тиеш?!» Табеев яраннарының йокысы кача. Мондый бимазадан котылу юлы бер генә — «гаеплене» партиядән куу. Ә инде партиядән куылган адәм баласының хокуклары төрмә тоткыны- ныкыннан да таррак... КПССны демократик партия итеп күрергә өметләнгән Салих Баттал өзгәләнә, гаделлек юллый һәм, бер дә гаҗәп түгел, аракыдан да юаныч эзли. Энесенең кыска гына бер язмасы аның шул чордагы халәтен бик ачык тасвирлый.
«...Кайтып кергәндә Салих абыйны күреп алдык. Ул, балалар белән бергәләп, «снежная баба»га күмер күзләр куеп тора иде.
...Мактый-мактый 0,5не берүзе бушатты. Теле чишелде. Мәскәүгә язган икән. Чөнки биредә, аңлар-аңламас, бик коры кыланганнар икән аның белән.
— Сезгә зур рәхмәт, чөнки һәр фикеремә таяныч та бам. Дөреслекне аңлый беләсез. Һәрвакыт кунакка килегез, ишеге без ачык, күңелебез күтәренке була чак.
Кунаклар янында калырга димләгәч:
— Яшьләр һәм белмәгән кешеләр янында утырып булмас, — диде.
Аякларын дөрес атларга, үзен туры тотарга тырышып, кулларын артына куеп, әкрен генә чыгып китте. Да-а... абыйның күңеле төшенке. Ударны бик тирәнтен кичерә. Тимердәй рухы булмаган кеше ул кадәр кичерүдән бөгелер, авырлык ас тында бөкрәер һәм хәтта егылыр иде. Ә ул көрәшә, башын югары то та, дөреслекнең үз ягында икәненә нык ышана, чигенергә уйламый.
— Кулымдагы каләмемне тартып алып, икмәктән дә коры калдырмакчы булалар. Ачтан үлмәм... Шушындый финал көтмәгән идем, — диде.
6 апрель, 1963 ел».
Батталлар нәселендә күңелсез, кара болытлы көннәр еш кабатланып тора. Артка күз салсаң, эзәрлекләүләр йончыта, уңга баксаң — кемдер урын өстендә, сулга карасаң — гаделсезлек, алда исә билгесезлек. Фуат Баттал шуларның барысын да йөрәгеннән үткәрә...
«Мәдинә апа килеп утырды.
— Салих командировкадан кайтты. Алтмыш еллыгына чыгарылырга тиешле җыентыгын басмаска булганнар — исемлектән сызганнар.
Авыр... Бик авыр! Мескен. Хәрби хезмәттән кайтканда, үзенә закон буенча тиешле пенсияне алудан баш тартты бит! Сверхчестный кеше! Хөкүмәт фондына калдырган. Ә хөкүмәт аны ничек кайгырта? Язган әсәрләрен дә бастырмый...
Бүген әти һуштан язган. Агарган. Димәк, бу — кисәтүче сигнал! Ашкыналар, мескеннәр, яңа квартирга чыгарга. Положим, чыгарлар. А дальше? Туфракка әйләнү...
3 декабрь, 64».
Салих Баттал яшьтән үк Виктор Гюго иҗатына гашыйк булган Һәм бөек классикның исемен балаларының берсенә биргән. Әйбәт, кешелекле егет болай...
Көндәлекләрне актарган, укыган саен, шиксез фикергә киләсең: Фуат Баттал фатиры шушы ишле нәселнең төп йортына, «штабына» әверелгән. Кайгы яки шатлык булса да, киңәш-мазар кирәксә дә, шушында йөгереп киләләр.
Өстән генә фикер йөртүче укучыга Салих Батталнын вакчыл һәм дорфа булып тоелуы да бар. Әмма бу юлларда шагыйрьнең җан елавын, үксүен андау өчен күп кирәкми.
«Эштән кайтып кына кердем, Салих абый килеп җитте. Соңрак Нурфигаль белән Рауза (Фуатның балдызы. — Ф.Б.) кайтып керделәр. Өстәл әзерләнде. Өй шәрабен татыттырдым. Ошады. Һәм теле чишелде. Лучше чишелмәсен иде...
Абый залда иде. Рауза, кереп:
— Исәнмесез, Салих абый, — дип исәнләште. Абый ләм-мим. Мин:
«КҮЛӘГӘДӘГЕ» БАТТАЛ
6* 161
— Абый, сиңа эндәште бит, — дисәм дә — молчок.
Рауза теге якка чыккач, абый:
— Һаман 25 сумны түләми, — диде.
— Буры чын бирмәдеме?
— Әйе. Счётчик өчен. 25 сумын бирде, яртысын — юк.
— Күбрәк сорыйсың түгелме соң бер счётчик өчен?
— Син алай дисең... Беләсеңме, минем 1963 елдагы гонорар 30 сум булды? Көненә 10ар тиен... Мине Мәдинә асрый. Өйгә кайтырга гына 5 тиен акчам бар. Бир миңа бер сум».
Татар әдибенең хәле матди яктан бер генә чорда да куанырлык булмаган. Аңа башка милләт язучыларына караганда һәрвакыт аз түләгәннәр. Ул чорда Салих Батталның әсәрләрен бастыру да тыелган. Берәр мөхәррир дөньяга чыгара калсамы! Үзен дә чыгарып ташлыйлар...
Обком каршында партбилетларына тап төшерүдән куркучы күпчелек язучылар да Салих Батталдан ераграк булырга тырышалар бу айларда. Аның белән бергә йөрүдән, әңгәмәдәш булудан Алла сакласын! Бер залда утыруның да гафу ителмәве мөмкин...
«Кичәге язучылар съездына Салих абый нигәдер бармаган. Хәбәрләрне Локман (Локман Бадыйкшан күздә тотыладыр. — Ф.Б.) гына кереп сөйләгән абыйга».
Съезддан соң, ягъни 1965 елның 13 гыйнварында Фуат үз көндәлегенә әнә шундый җөмләне дә теркәп куйган. Күрәмсең, аннан алдагы көннәрдә ул абыйсы белән очрашмаган булгандыр, шуңа күрә көндәлегенә «нигәдер» дигән икеләнү кергәндер... Ул елларда, колактан-колакка йөри торгач, безгә дә — Минзәләгә килеп ирешкән хәбәрне, һәрхәлдә, бездән иртәрәк ишеткәндер Фуат, шагыйрьнең ул съездда нилектән катнашмавын да тиз аңлагандыр. Сәбәбе бер җөмләгә сыеп бетә: партиядән чыгарылган кеше сөргеннән кайткан Жан Вальжаннан да хокуксызрак. Аны читкә тибәрү генә түгел, күмәкләшеп типкәләсәң дә бик хуп — обком «одобряем!» дип кенә торачак.
Бәла юлдашы - каза
Моның ише чакта, ни хикмәттер, нәселгә килгән бәла үз артыннан казасын да ияртеп килүчән. Әнә, Ләйлибәдәр апалары хастаханәдә операция көтеп ята, шуның эзеннән диярлек болай да кара кайгыдагы Салихның хатыны Мәдинәне дә ашыгыч ярдәм машинасына салып киткәннәр. Температурасы бик тә югары икән... Кайсы тарафка күз салса да, Фуат караңгылыкка юлыга...
«Авыру, һәркайсыбызның үкчәсенә баса-баса, сагалап йөри... 3 февраль, 1963 ел».
«Дәү әти ураза тотып, хәлдән таеп урында ята. Салих абый исереп килеп керде. Өстәтмәде Мәдинә апа. Чәй генә эчердек. Аннары ул ятып торды. Кичке тугызда гына киттеләр. Сөйләшеп утырып булмады... 17 февраль, 65».
Ләкин, үзебез белгәнгә энесенең дә сүзләрен кушып әйтсәк, көчле рухлы һәм корычтай сәламәт Салих шушындый бәхетсез көннәрендә дә аракы белән артык мавыкмый. Обкомда тапмаган таянычын ЦКдан эзли, хатлар яза, Мәскәү Кремленә барырга да күп сорамый — үзенекен итмичә туктый торган шәхес түгел! Әледән-әле Фуат янына килеп чыгуы да тикмәгә түгел — ошбу энесенең аналитик фикерле, тирән белемле, төпле киңәшләргә бай икәнлегенә кырыкмаса-кырык тапкыр иман китергән. Ниһаять!..
«...Мәдинә апа килде. Ул да зур шатлыклы хәбәр алып килде — Салих абыйны партиягә восстановить иткәннәр! Чын күңелемнән котлыйм, абый, зур җиңүең белән! Шушылай эшләргә кирәк головотяплар белән. Молодец!»
Ләкин өч-дүрт көн үтүгә, кабат борчулар сарыла...
«Язның беренче ае узып та бара. Аның белән бергә гомерем язының да күптән узган-лыгы чатнап күзгә бәрелә. Мыштым гына салкын картлык үрмәләп якынлаша...»
Тиктомалга моңаймый Фуат. Көндәлекләренең кайберләре әнә шундый
фәлсәфәләр белән башлана икән, димәк, сәбәбе бар... Менә бу юлы да көтелмәгән хәл: абыйсы Салихны төнге өчтә «скорый» белән шәһәрнең 12 нче хастаханәсенә алып киткәннәр.
«3-30-29га — приёмныйга шалтыраттым. Пристубы җиңеләйде, әлегә йоклый, дип җавап бирделәр».
Көндәлек дәфтәрләргә тирәнрәк чумган саен, Фуат Батталның кемлеге уйландыра: бер карауга, ул үз нәселенең юаш һәм тугры хезмәтчеседер сыман, ә инде икенче карауга, таләпчән хөкемдары шикелле. Тегеләр авырса яки берәр бәлагә юлыкса, уйга батып, башын
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
162
иеп, хастаханәләргә ризык, кирәк-ярак ташый, кыен хәлдән коткару юлларын эзли, әгәр дә инде «тәртәдән чыга» башласалар, сабырлыгына таләпчәнлеген төенләп, бөтенләй башка Фуатка әверелә. Нәркайсы очракта йөрәге талпынып та, талкынып та тора. Мәгълүм ки, Салих Баттал фани дөньядан туксанын тутырыр-тутырмас китеп барды. (Ут чыкмаган, янып үлмәгән булса, йөзгә үк тә тарткан булыр иде, бәлкем, — әле һаман да нык иде, фатирын да чип- чиста тотып, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, көндәлек матбугатны укып баручы, яңа шигырьләрен дә бастыргалап яшәүче нык буынлы карт иде.) Фуатның икенче абыйсы Мөбарәк Баттал да озын гомерле булды — 94 яшен тутыра язып китте оҗмахына. Монысы да безнең өчен зур куаныч. Димәк, ныклы, сәламәт нәселле булганнар! Ә Фуат үзе җитмештән генә уза алды — абыйларыннан бик иртә үлде. Шул хакта уйланган чакларымда мондый сорауга тап булам: абыйлары өчен җан атып, аларның көенечләрен, гамьнәрен йөрәге аша үткәреп яшәү китермәде микән бу иртә вафатны? Бәлки ялгышамдыр да. Әмма күпкә түгелдер...
Хәер, исән чагына кайтыйк.
Нәрсәгә генә игътибары җитмәде икән Фуатның? Кызу көннәрдән соң коеп яңгыр яуса, Казанның нәкъ уртасында кыр-басуларда эшләүче игенчеләр өчен сөенеп ята, Җир шарында 9 миллион тома сукыр барлыгын да дәфтәренә теркәп куя, Галимҗан Ибраһимов җәсәденең кайдалыгын да бик беләсе килә. Дәфтәрләрендә мондый мәгълүмат бар: Г.Ибраһимов хатыны Хәдичәнең әйтүенә караганда, «братская могила»ны тикшерергә рөхсәт итсәләр, Галимҗанны сөякләреннән тану кыен булмаячак икән, чөнки сул ягында ике кабыргасы юк...
Юк, нәсел язмышы гына түгел бу дәфтәрләрдә! Үзенең бөтен матавыклары, гаделсезлекләре һәм әледән-әле елмайткалап торучы сөенечләре белән бөтен чор сыйган аларга.
«10.06.65. Йорттагы кайбер малайлар Фәритне рәнҗетәләр, татар булганы өчен. Суккалыйлар. Туры китереп, колакларын борасы бар әле».
«11.07.65. Уфа. Рус белән тулган шәһәр. Тарихи урыннарны белмиләр. Типичный башкорт очрамады. Ашханәләр куп, ләкин ашлары боз кебек, кыйммәт, тәмсез. Ашый алмыйча ташлап киттек. Гомерне пристаньдә уздырдык. Арыдык. Туйдык...»
«11.08.65. Трагедия. Әдипкә (Салих Батталга. — Ф.Б.) — 60. Ә бер коллегасы да дикъкать күрсәтмәде... Полное забвение...»
«25.08.65. Чәршәмбе. Урра! Мне присвоено звание инженера-конструктора третьей категории. Перспективно! Дерзай, твори, старайся, трудись!»
Бер чорда Батталлар нәселе уңышка, күтәрелешкә илтүче дулкынга эләгә. Фуат ул көннәрнең барысын да тарихка кертергә ашыга.
«5 май, 66. Бүген радиодан «Мөбарәк Батталның иҗади портреты»н тыңладык. Җәүдәт Фәйзи әзерләгән. 45 минут барды. Радиокомитетның музыка бүлеге башлыгы Рафаэль Ильясов (абыйның шәкерте) записьнең копиясен миңа бирергә булды».
«11.10.65. Салих абыйның романы (в стихах) «Казан утлары»ның 10 нчы санында басыла башлаячак. Зур шатлык! Кичә аларда ванна кереп кайттык. Кичен Мөбарәк абый килде. Ул Мәдинә апа белән ачуланышкан икән. «Анда бүтән бармыйм», ди».
«24 ноябрь, 65. Салих абыйның кита бы ба сылып чыкты (бүген теле фоннан үзе шалтыратып әйтте). М.Җәлил көрәштәшләренең рәсемнәрен музей җыя икән. Бу арада Габдулла Батталның карточкасын печатать итеп бирергә, диләр».
«7 февраль, 67. Салих абыйны машина бәреп еккан. Алтынчы больницада ята. Мәдинә апа килеп керде. Абыйның хәле авыр икән. Кичә үзем дә Микоян тыкрыгында чак кына машина астында калмадым».
Аермаска иде аларны!
Әнә шундый җитди язмалар арасына ул, тиктомалга дигәндәй, теләсә нинди «ачышын», ишеткән, үз башына килгән фикерне яки афоризмны да теркәп куярга онытмый. Сүз уңаенда әйтеп үтим, бу язмага эпиграф итеп куелган гыйбарә дә Фуат Баттал дәфтәреннән алынды. Үз фикереме ул, әллә каяндыр ишеткәнме яки күчереп алганмы — анысы мәгълүм түгел. Әмма шунысы хак: аны үз нәселе генә түгел, дөньның һәр яңалыгы, бизәге, кызыгы-кызганычы, шатлыгы-кайгысы кызыксындыра. Шуңа күрә бу көндәлек дәфтәрләр борын төбендәге хәл-әхвәлләр теркәлеше генә булудан ерак торалар. Алар — шул чорның бөтен чуарлыгын туплаган кадерле елъязма буларак, тарихчыларга һәм әдәбият галимнәренә генә түгел, дөньяны киңрәк танып белергә омтылучы бик күп ул-кызларыбызга, оныкларыбызга кирәк
«КҮЛӘГӘДӘГЕ» БАТТАЛ
163
булачак әле. Шикләнми әйтә алам, киләчәкнең кайсыдыр әдибе мәртәбәле, талантлы, гаҗәп язмышлы бу нәсел турында документаль әсәр дә язачак. Материалларны күктән- түшәмнән эзлисе яки бармактан суырасы түгел, алар — кул астында. Ул чорда бу елъязмалар Фәрит Баттал кулында булырлармы, нәселнең бүтән кешесендәме — изге ниятле каләм иясеннән яшермәсләр, кадерле сандыкны киереп ачарлар...
Язмамны түгәрәкләр алдыннан, тагын бер сүзем бар. Язучыларның шактые һәм әдәбият сөючеләр Казанның бер урамына Салих Баттал исемен кушуны куәтлиләр. Минем уйлавымча, бу нәселдән бер шәхесне генә аерып алып хөрмәтләү, зурлау гадел булып бетмәс. Киләчәктә сүз «Батталовлар урамы» яки «Батталлар урамы» турында барсын һәм шулай гамәлгә ашсын иде, чөнки бу нәселдәге күп шәхесләр милләтнең мәңгелек хөрмәтенә лаек һәм алар, тормышта бердәм булган кебек, һәйкәли истәлекләрдә дә бергә булсыннар иде. Аермаска иде аларны, аермаска иде!..
Июнь, 1997 ел.
Аккан сулар кире кайтмый...
Әйе, моннан унсигез ел элек язган, әзерләп куйган ошбу язмамны шәхси архивымнан күтәреп алгач һәм укып чыккач, әнә шул җыр яңгырый башлады күңелдә:
Аккан сулар кире кайтмый, Яшь гомерләр дә шулай...
Кая монда яшь гомерләр генә, хәтта тулы гомерләр дә кире кайтмас өчен үтеп китә һәм хәтерләрне яңартып тормасаң, тарих чоңгылына төшеп югала. Менә сез олуг шагыйрь Салих Баттал турында истәлекләр укыдыгыз... Әле кайчан гына арабызда иде кебек бит. Инде менә аның тууына быел — 110 ел...
Дөресен әйтим, Салих абыйның үзе белән сирәк очраштым мин икәүдән-икәү генә калып. Моның сәбәпләре дә булды сыман. Мәсәлән, мәктәп елларымда ук аның да шигырьләрен еш укый идем. Хәтта «Олы юл буйлап» дигән поэтик романын укып чыгарга да сабырлыгым җитте бала башым белән. Ә инде бер шигырендәге:
Баттал икәнемне онытсам да,
Постта икәнемне онытмам! -
дигән юлларын укыгач, күкрәгем киерелеп киткәндәй булды. Әнә бит, минем фамилиямне дә нинди горурлык белән яңгыраткан, янәсе!
Әйе, мин туып үскән Минзәләгә Казаннан килүче әдипләр дә аның горур холыклы шагыйрь икәнлеген сөйлиләр.
Кайберләре, безнең чор язучылары кебек, агулы яки көнчелекле елмаеп, авыз чалшайта:
— Эре кыйлана инде. Сөйләшкән чакта авызыңнан урысча сүз чыкса да: «Тәрҗемәсе болай аның», — дип төрттереп китеп бара. Кире кеше!
Ә инде якташ шагыйребез Рәшит Гәрәй белән сокландыргыч хикәяләр остасы Габделхәй Сабитов мондый кыйсса да сөйләп көлдерделәр.
СССРның Югары Советына ничәнчедер сайлаулар алдыннан сайлаучыларны барлап-теркәп өйдән-өйгә, фатирдан-фатирга йөрүче агитаторлар була иде. Шул җәһәттән Салих Баттал фатирына әзерләгән кәгазьләрен тоткан, култык астына папка кыстырган марҗа килеп керә дә, берничә кәгазен өстәлгә җәеп салып, кайбер мәгълүматлар турында сораштыра башлый. Теге сүз башлауга ук Баттал:
— Русча белмим, татарча сора. Мин — татар! — дип куя салкын гына. Ә агитатор марҗаның гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнә:
— Как-так «бельмимь»? Вы ведь фронтовик?! Всю войну прошли!
— Белмим! — дип кистерә дә Баттал, урыныннан кузгала... Аптырашта калган хатын кабаланып чыгып китә дә урамнан бер татар кызын эләктереп керә. Тәрҗемә итәчәк, имеш. Ә «кире» Баттал әйтә кызга:
— Син, сеңлем, бу апаңа: «Татар агитаторы килсә генә җавап бирәм, дип әйтте бу абый», — диген дә чыгып кит. Бер марҗа алдында ике татарның тылмачлыгы килешми ул. Әнә бит, Татарстан дигән татар илендә яшәп тә безнең телне санга сукмаган ул.
Йә, укучыларым, сәерме? Сәер генә түгел, Хрущёв бабагыз «егерме елдан коммунизмда
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
164
яши башлыйбыз!» дип бөтен дөнья алдында шапырынган заманда сәер генә түгел, коточкыч хәл бу!
.Ә инде шуннан соңрак Казаннан әдәби очрашуларга килгән язучылар миңа — 24 яшьлек егеткә тагын да хәтәррәк хәбәр әйттеләр:
— Бетте адаш абзаң! Партиядән дә кудылар! Үзен үзе харап итте!
Һе, урыс кавемендә гасырлар буе оныта алмаслык батырлыклар кылган Батыйхан турында «Батыйханга хат» дигән поэма язган икән дә Язучылар союзы съездының трибунасыннан шул әсәрен укый башлаган, имеш. Обкомнан килгән вәкилләр, корт иленә эләккәндәй дәррәү кузгалышып, авызын яптырганнар шагыйрьнең.
.Моннан утыз бер ел элек, Казанга күченеп килгәч, республика радиосында эшли башладым. Салих Баттал, берничә тапшыруымны тыңлагач, радио башлыгы Фәтхи Фазылҗановка шалтыратып:
— Фәнзаман Баттал сездә эшли башлаган икән. «Баттал» исемен түбәнәйтмәс микән? Чорга яраклашучы булмас микән? — дип белешкән.
— Андый гадәте сизелми, фикерләрен турыга яра, — дигән Фәтхи агай.
— Ярый алайса, тынычлап йоклармын, болай булгач, — дип, сүзен бетергән.
Ләкин. язып торуның кирәге бар микән. тагын бер кызык истә калды шул ук чордан.
Бер-ике ай элек кенә ил башына К.У.Черненко утырган иде мин күченгән чакта. Әзерләнгән чираттагы тапшыруым белән таныштыру өчен, баш редактор Роберт абый Гатауллин янына кердем. Күз йөртеп чыкты да язганыма, сер әйткәндәй генә киңәш бирде:
— Карале, Фәнзаман, гаеп итмә, бу язмаңнан уңайлы урын сайлап, бер-ике җөмлә өстәү чарасын тап әле, яме. «КПССның Генеральный секретаре Черненконың зирәк җитәкчелеге белән рухланып, бу район хезмәтчәннәре планнарын уңышлы үтәп баралар» кебегрәк җөмлә инде ул.
Шулчак, сәерсенеп көлдем дә күзенә карадым. Ул да, күземә карап көлгәч, әйтте:
— Обкомда әйтеп җибәрделәр миңа шулай кирәклеген. Үзең дә сизәсеңдер, Константин агайның калган гомере елдан да артмас сыман. Ул да, башка генеральныйлар кебек, үз исемен мактаудан рухланып җан асрый икән.
Тагын да көлешкәч, тегенди җөмләне тыктым да текстка, дикторга кертеп бирдем: кем әйтмешли, рәҗе жәлке бер җөмлә үзем хөрмәт иткән гадел редакторым хакына! Минем дә, аның да радиосы түгел ләбаса бу — нәкъ менә КПСС үзен пропаганлау өчен финанслап тора бит аны!
Монысын, шөкер, өлкән Баттал ишетмәде сыман — кайтавазы ишетелмәде.
Бервакыт, республика гәҗитенә чираттагы язмамны тапшырып коридорга чыксам, ни күрим, шул ук редакциянең әле — бер, әле — икенче, өченче. ишекләрен ачкалап йөрүче Салих Батталны күреп алдым. Ярсыган да, өтәләнгән дә кебек теге. Шулай да тыныч кына каршысына бастым, тавышымны да йомшартырга тырышып сорыйм:
— Әллә яңа әсәр китердеңме, Салих абый?
— Әйе, исәр турында әсәр яздым. Мә, укып кара!
Укыдым өч-дүрт кенә строфалы шигырен... Тик ике юлы гына истә калды. Болайрак иде ул юллар:
Файдасыз бәндә син, Ельцин.
Дөнья сасыткан җил син!
Бастырдылар микән ул шигырьне гомер-бакый түрәләр көен генә көйләп яшәүче ул гәҗиттә — белмим. Әгәр дә ул шигырь исән калган булса, аны укыган замандашларым гаеп итмәсеннәр мине: каршымда үрсәләнеп торган 88 яшьлек әдипнең нервысы кайнавын сизгән халәттә төгәл истә калдыра алмадым мин ул юлларны.
Ә инде кабат бер елдан соң, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә, Салих Батталның «Сигезенчесе кем?» дигән повестен тоттырдылар кулыма, редакцияләү өчен.
— Бәй, аның бу китабын күптән укыган идем бит инде. — дип сүз башлавыма ук авызымны яптырдылар.
— Ул аны, өстәмәләр дә тыккалап, үзенчә төзәткәләп кабат әзерләгән. Быел аның 90 яшьлек юбилее. Өлгерт!
«КҮЛӘГӘДӘГЕ» БАТТАЛ
165
— Маҗаралы, детектив кимәлдәге әсәрен редакцияләп бетергәч, шул ук папкага салынган фоторәсеменә текәлеп карап торгач, ошатмадым китапны ачуга ук укучы күзенә бәреләчәк ул рәсемне. Беренчедән, картаеп, табигый ямьсезләнеп беткәч төшерелгән рәсем бу, икенчедән, түшендә сугышта алган шылтыр-мылтыр медальләр тезелеп тора. Язучыны хәрбиләрдән генә түгел, корольләрдән дә затлырак булырга тиеш дип инанган бу бәндәгез хуплау тапмады ул фотода. Өенә сәгать чамасы алданрак шылтыраттым да янына киттем. Аскы катта гына яши икән — кердем. Сәламләштек. Шуннан соң өендәге чисталыкка, тәртипкә күз төшергәч, берничә мизгелгә телсез калдым. Бер генә «кимчелек» шәйләдем, ятагының читендәге идәнгә берничә гәҗит, журнал, китап коелган... Шул ук вакытта борыным сизде: фатирына тәмле ризык исе таралган.
Баксаң, һәр хәрәкәтемнең, карашымның кай тирәдә йөрүен күзәтеп торган икән картлач!
— Кемгә ничектер, минем яраткан тәртипсезлегем ул. Матбугатны яткан килеш башка сеңдереп укырга яратам мин! — дип куймасынмы!
— Бигрәкләр дә чиста яшисең икән, Салих абый. Кардәшләрең җыештырып китәләрдер инде көн саен.
Аның урынында башка кеше булса:
— Рәхмәт инде мактавыңа. — кебегрәк сүз ишеттергән булыр иде. Ә бу, идән уртасында бөтергәләнеп:
— Нәрсә дидең? Башкалардан җыештырту көненә калмаган әле Салих абзаң. Көн саен тузанны суыртып чыгам да лентяйкамны болгый-болгый идәнне дә юып алам. Чиста өйдә генә тыныч күңел белән иҗат итеп була чөнки!
Әйтеп кенә калмады, буш кулында лентяйка сабы бар сыман хәлдә, җилпенгәләп тә күрсәтте. Шуннан соң кайнап чыккан чәйнүгеннән чынаякларга су агыза-агыза чәй пешерде дә, духовкадан җәлт кенә кәтлит, тавык ботлары чыгарып, өстәл янына әйдәде. Тик тора белмәгән телемне үземнең дә кисеп ташлыйсы килгән чакларым була. Алдыңа килгән ризыкны тыныч кына ашыйсы бит инде, югыйсә! Ләкин ашамлыкларын капкалап карауга ук телем чишелеп китте, каһәр.
— Бигрәк тәмле пешкән ризыкларың. Каршыңдагы «Маяк» рестораныннан алгалыйсыңдыр, туганнарың да әзерләп калдырадыр инде.
Тагын кыбырдап куйды да Салих Баттал, ике сәдәбе генә каптырылган күлмәген ике кулы белән як-якка аерып вә һәм дә күкрәген алгарак чыгарып, тагын да усалрак ыңгырашкан сыман:
— Мин үз тамагыма ризык та әзерли белми торган кешемени?! Сугышта чакта берничә атна бер полкны ашаткан кулинар мин, бик беләсең килсә! Әллә син мине, бер генә дә җиргә төшмичә, күктә генә очып йөргән дип беләсеңме?
Бу юлы мин түзмәдем — ихлас күңелдән көлдем. Аннары:
— Безнең кайбер осталыклар, гамәлләр бер икән бит, — дидем. — Мин дә армиядә чакта төзәүче артиллерист булдым, Украинаның Жмеринка шәһәрендә хезмәт иттем, шул чакта полктан Житомирга җибәреп, өч ай ярым кулинарлыкка да укыттырдылар...
Шулай дустанә ун минут чамасы әңгәмә корып утыргач һәм бу картны йомшады дип фаразлагач, монда килүемнең төп сәбәбенә күчтем.
— Менә, Салих абый, кулъязмаңны укып чыгып, нәшриятка тапшыру әзерлегенә китердем. Бастыра башласак, юбилееңа җитешер ул. Тик менә сиңа бер тәкъдимем бар. Син бит ул китапны яшь чагың турында, үзең дә шактый яшьрәк чакта язгансың. Әллә соң, мин әйтәм, китабыңның титул бите белән янәшә биткә шул чактагы фоторәсемеңне куйыйк микән дип әйтүем. Киңәшкә килдем яныңа.
Күрдеңме, укучым, минем сөйләү рәвешен? Кирәк чакта шундый тактлы, тыйнак, әдәпле сүзләрем белән таштай каты холыклы күп кешеләрне дә эреткән, үземнең киңәшләремне үтемле иткән кеше мин, югыйсә. Ләкин бу юлы тагын барып чыкмады теләгем.
— Йә-ә. Шулай итсәк, ни булыр-р?
— Китабың да матуррак, үз рәсемең дә чибәррәк булыр иде.
Тагын күкрәк киерде бу:
— Мин хәзер ямьсезмени?! Калсын, шул фотомны бир китабыма!
Менә шулай булды аның белән соңгы сөйләшүебез. Дөрес аңлашылсын, арабыз чак кына да суынмады. Тәмле ризыкларын ашатып, матур итеп озатып калды. Шулай да чыгарга җыенган чакта әйттем:
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
166
— Шулай да үзсүзле, фикереңнән чигенмәүче зат син, Салих абый! — дидем елмаеп, күзенә туры карап. Бәй, ул да елмайды. Ә инде ишек тоткасына кулымны куйгач, болай диде:
— Син үзең дә миннән шәбрәк түгел. Язуларыңа караганда, син дә күп кыйналырсың әле, ләкин чигенмә, үзең булып яшә!
Күземә сеңеп калган сурәте — нәкъ менә «мин хәзер ямьсезмени?!» дигән җөмләсендәге «мени» өлешен әйткәне — гомергә күз алдымнан китми. Шул чакта аның ияге һәм аскы иреннәре төште, теш казнасы төбенә кадәр күренерлек булды.
Шуннан соң ул ике ай да яши алмады кебек. Әйткәнемчә, янып үлде. Фатиры салкынаеп киткәч, ятагына кайнар һава өреп торучы электр җылыткычы куйган булган. Йокыга киткәч, одеялы шуып төшеп, әлеге җылыткычны каплаган һәм яна башлаган. Салих Баттал, шуның ялкыны өтә башлагач, торып форточканы ачарга барганда, җаны тәненнән аерылган.
Шулай, мин сезләргә олы адашымның язмышын, холык текәлекләрен яшермичә сөйләп бирүне кирәк санадым. Чөнки әсәрләрен яратып укыганда, без аны батыр сугышчы, үз мәсләгенә кыю баручы олы әдип икәнен генә түгел, бәлки аның холык- фигыльләрен дә, яшәү рәвешен дә күзалларга тиешбез. Чөнки зур шәхесләрне бары тик җансыз һәйкәл рәвешендә генә сурәтләп, мактап кына язучы галимнәр һәм каләмдәшләр артык күбәйде.
Соңгы ноктамны куйдым дип сөенергә дә өлгермәдем, Салих Батталның үзем редакцияләгән әлеге китабы искә төште. Ул елда мин басарга тапшырган китапны типографиядән кире алып менделәр һәм мине:
— Үлде бит инде авторы. Ашыктыручы юк бит. Җае чыккач басылыр әле, — дип юаттылар. Һәм аны. кабат ун ел үткәч, әдипнең 100 еллыгы уңаеннан чыгарганнар. Шунысын да әйттеләр нәшрияттагы эштәшләрем: аның «редакторы Фәнзаман Баттал» дигән кәлимәсен алып ташлап, аның урынына бүлек редакторы үз исем-фамилиясен куйган икән.