Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Халык әйтсә, хак әйтә

• Алабута орлыгы булганчы, солының саламы бул.
• Бер яманның зарары мең яхшыга тияр.
• Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.
• Яхшы белән яман арасы — җир белән күк арасы.
• Яхшы — җаныңа юлдаш, яман — малыңа юлдаш.
• Яхшы эш үз-үзен мактый.
• Усаллык белән баланы да җиңеп булмый.
• Таш атсаң, кулыңны яшермә.
• Кеше таштан каты, чәчәктән нәфис.
• Бүредән ит сорап йөрмә.
Әлеге мәкалә - каләмдәшебез Фәнзаман Батталның безгә тәкъдим иткән соңгы язмасы. Бу елның җәй аенда ул аны «Батталдан Ханнанга хат» дигән исем астында электрон почтабызга җибәргән иде. Әдәбият һәм халкыбыз тарихында фронтовик шагыйрь Салих Баттал, җәлилче Абдулла Баттал кебек күренекле шәхесләрнең портретын тулыландырган мәкалә укучыларыбызны да кызыксындырмый калмас.
Тагын шунысы да мөһим: Фәнзаман ага күтәргән мәсьәләләрнең берсе уңышлы хәл ителде - октябрь аенда Казан шәһәрендәге бер урамга Бертуган Батталовлар исеме бирелде. Адашларын кайгыртып, аларның батырлыгын, иҗатын пропагандалаган язучыбыз Фәнзаман Баттал рухы да әлеге сөенечле вакыйгага шат булыр, иншалла!