Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕМЕ?

«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
«Милли әдәбият», «милли драматургия», «милли шигърият» төшенчәләренә төрлечә караш, төрлечә бәяләмә бирүчеләр бар... «Милли» сүзе инде артык, глоболъ дөньяда ул, ягъни милли төшенчә актуаль түгел дигән сүзләр дә еш ишетелә. Милли әдәбият булгач, милли медицина, милли тарих, милли география дә булырга тиеш диючеләр хаклыдыр бәлки... Әмма культура дигән олы өлкәгә кергән әдәбият, сәнгать традицияләре өчен милли атамасы бар һәм булачак та диючеләр күбрәк. Бүгенге сөйләшүебезне милли драматургиядә, театрларыбызда милли каһарманнарыбыз, тарихи шәхесләребезнец әдәби образларын тудыруга багышларга булдык. Фикерләшүдә сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов, тарих фәннәре докторлары Илдус Занидуллин, Фаяз Хуҗин, драматург Зөлфәт Хәким, филология фәннәре кандидатлары Илсөяр Рәмиева һәм Рамил Ханнанов катнаша. Әцгәмәне журналныц баш мөхәррире Илфак Ибранимов алып бара.
- Хөрмәтле галимнәр, язучылар! Бүгенге фикер алышуыбызны шундый сораудан башлыйк әле. Тарихи чынбарлык һәм сәнгати фараз... Бу төшенчәләр бер-берсенә һәрчак тәцгәл яраклашудамы, әллә аларныц тәцгәллеге мәҗбүри түгелме? Ягъни вариантлар ихтималлылыгы да булыргамөмкинме?Мөмкин булса, ни дәрәҗәдә? Тарих фәнен, тарихи нәтиҗәләрне инкарь итү дәрәҗәсендә түгелдер бит!..
Г.Арсланов: — Соңгы вакытларда дөньяда, бигрәк тә без яши торган Рус илендә, күп кенә табигать байлыкларына бәйле гомумкешелек төшенчәләренә аерым милләтнеке генә итеп карарга омтылу сизелә, аерым милләт атамалары тагыла (мисал: рус кышы, рус шикәре, рус кыры, рус каены һ.б.). Бу — бернинди дә глобальлек тәэсире түгел, бәлки аерым милләт вәкилләренең шовинизмы чагылышы. Ә фән өлкәсенә килсәк, аның күп кенә төрләрен милләт төшенчәсе белән берничек тә бәйләп булмый торгандыр. Аларның милләте юк. Ьәрхәлдә милли физика, милли химия, милли математика дигән сүзләр, төшенчәләр, килешегез, абсурд буларак яңгырый. Әмма шул ук вакытта фәннең бары аерым милләткә генә кагыла торган өлкәләре, юнәлешләре бар. Әйтик, тел, әдәбият, фольклор, этнография, сәнгать төрләре (театр, музыка, кино) һ.б. Алар халыкның йөзен билгели, милли үзенчәлекләрен ача. Аларны өйрәнү халыкның милли үзаңын тәрбияли, милләт буларак менталитетын билгели. Ә милли театрның нигезе булган драматургия өлкәсендә халыкның бөек шәхесләрен, каһарманнарын, бай тарихын, данлы үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыру, иң беренче чиратта, халкыбызда милләт буларак горурлык, әгәр теләсәгез, милли патриотизм хисе тәрбияләргә тиеш. Әнә шул максаттан чыгып, драматургиябездә тарихи, тарихи- биографик әсәрләр даими актуаль һәм республикабыз театрлары тарихи пьесаларны сәхнәләштерү өлкәсендә системалы рәвештә эш алып барырга бурычлы. Тик практикада, кызганычка каршы, бу эш еш башкарылмый. Моңа, бердән, тарихи, тарихи-биографик жанрда язылган әсәрләрнең жңтмәве, аз язылуы комачауласа, икенчедән, театрларның бу төр пьесаларга игътибары жңтәрлек булмавы үзен сиздерә.
Ә тарихи әсәрләрдә чынбарлык белән сәнгати фараз мөнәсәбәтләренә кагылсак, бу беркадәр теория өлкәсенә, язу технологиясенә карый торган сорауга һәр драматург, үз алдына куйган максаттан чыгып, эш процессында үзенчә ж,авап бирә, якын
135
килә, үзенчә хәл итә. Драма әсәренә менә бу кадәр тарихи чынбарлык кертим дә менә бу кадәр үз фантазиямне өстим дип үлчәп язып булмый торгандыр. Әлеге компонентларның беренчесе өстенлек аламы, әллә икенчесеме — бу һәрбер автор, һәр әсәр өчен индивидуаль дәрәҗәдә. Ә менә әсәрдә сурәтләнәчәк тарихи вакыйгаларны, фактларны, образларны, алар турында сөйләүче тарихи документларны чын тарихчы- галим дәрәҗәсендә өйрәнү, белү мәҗбүри. Бу очракта инде язучы, драматург хезмәте тарихчы-галим хезмәте белән тиңләшә ала. Архив фондларын, әлеге темага язылган фәнни хезмәтләрне һәм башка төр материалларны өйрәнү эше җиңелләрдән түгел. Бәлки шуңа күрә дә бу пландагы әсәрләр бик күп түгелдер.
Русның бөек тәнкыйтьчесе В.Г.Белинский: «...верное воспроизведение фактов не возможно при помощи одной эрудиции, а нужна еще фантазия. Исторические факты, содержащиеся в источниках, не более как камни и кирпичи, только художник может воздвигнуть из этого материала изящное здание», — дип яза. Күренгәнчә, тәнкыйтьче тарихилыкка да, язучы фантазиясенә дә бердәй тигез, югары бәя бирә.
Р.Ханнанов: — Билгеле, шулай. Әдәбият-сәнгать белеме, теория белән таныш һәркемгә мәгълүм: аеруча да сүз һәм сәхнә сәнгатендә шартлылык төшенчәсе мөһим вазифа үти. Хәтта беренчел чыганакларга нигезләнеп язылган документаль әсәрдә дә чынбарлык йөз процент була алмый, ягъни әдәби образ реаль объектка тәңгәл түгел. Без әдәбият-сәнгать белемендә шартлылыкны ике төргә бүлеп өйрәнәбез: беренчел һәм икенчел. Беренчел шартлылыкка кертеп каралган образ, үзе турында кычкырып тормаса да, сәнгать ягыннан дөреслеккә туры килә. Табигый, фальш-ялгансыз күренеш буларак кабул ителгән әлеге шартлылык пьеса һәм спектакльләрдә әһәмиятле роль уйный: төрле каршылык-проблемаларга барып тоташкан,
чәчелгән вакыйгаларны бер үзәккә туплауда, ялыктыргыч киеренкелектән котылуда, персонажларның рухи халәтен ачык гәүдәләндерүдә алыштыргысыз принцип булып тора. Ягъни, ничек кенә булмасын, автор да, режиссёр да беренчел шартлылыктан әсәрне йолып кала алмый, чөнки шунсыз әсәр таралыр иде. Ә менә икенчел шартлылык инде тарихи чынбарлыкны ачып бирү вазифасы йөкләтелгән матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә шактый сак якын килүне сорый. Гомумән, бу очракта ул урынлы түгел дип саныйм, ник дигәндә, икенчел шартлылык — демонстратив, аңлы рәвештә әсәрнең чынбарлыкка тәңгәллеген бозуга корыла. Әлеге принципка нигезләнеп, авторлар әсәрнең төп сюжет тукымасына еш кына миф, легенда, булуы фаразга тиң вакыйгаларны кертеп җибәрә. Бу инде тарихи дөреслекне зәгыйфьләүгә, уйдырма, шартлы дөньяның бик күпкә өстенлек итүенә китерә.
— Камил әдәби әсәр тусын өчен, аның тарихи чынбарлыкка нигезләнүе мәҗбүри түгел. Тулысы белән сәнгати уйдырмага корылган әдәби әсәрләр дөнья мәдәниятендә зур күпчелекне тәшкил итә. Шул ук вакытта тарихи чынбарлыкка корылган әсәрләр дә аз түгел, ләкин бу очракта тарихи чынбарлыкның сәнгатьлелеккә зыян китермәве шарт. Әгәр әсәр текстында тарихи чынбарлык (фактлар, документлар һ.б.) зур күпчелекне алып тора икән, ул текст әдәби әсәр булудан туктый. Әгәр язучы тарихи чынбарлыкка мөрәҗәгать итә икән, аның бозылмавы шарт. Тарихи чынбарлык рәвешендә тулысынча сәнгати уйланма тәкъдим итү очраклары да юк түгел. Ләкин мондый текстлар укучыда ялгыш караш тудыра. Мәсәлән, мин мәктәптә укыганда, Валентин Пикульнең Рәсәй тарихына кагылышлы әсәрләре белән мавыгып алдым. Хәзер, аларда чагылыш тапкан вакыйгаларның иркен һәм дөреслектән шактый тайпылып шәрехләнүен аңлагач, сак карыйм.
Аерым бер халык-милләтләрдә әлеге үзенчәлекне үз тарихларын мифлаштыру,
136
бизәү өчен дә файдаланалар. Бу яхшымы? Юк, чөнки ул үсеп килүче яшь буын укучыны тарихи хакыйкать шушы икән дигән ялган дөньясына алып керә.
Тарихчы буларак, мин, гомумән, тарихи темаларга язылган әдәби әсәрләрне укымаска тырышам, чөнки сәнгатьлелек көче аны хәтергә сала, ялгыш күзаллауларга алып килә. Шулар фәнгә дә күчәргә мөмкин.
Инде бер уңай мисал китерәсем килә. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы берничә буын татар укучысын этник тарихыбызның ерак тамырлары белән таныштырды. Әлеге әсәр язылган 1970-1980 еллар чигендә бу чорларга караган чыганаклар бик тар даирә галимнәргә генә мәгълүм иде. Әдип, Сыма Цянь кебек кытай елъязмачыларының хуннар турындагы язмаларына таянып, безнең ерак тарихыбызны реконструкцияләде. Китапның тарихи хакыйкатьтән ераклашмавы аның кыйммәтен билгеләүче үрнәк сыйфат булып кала. Моны бүгенге әдипләребез, яшьләребез һәрчак исендә тотсын иде.
З.Хәким: — Әлбәттә, тарихи әсәр язарга әзерлексез тотынып булмый. Шәхсән үзем «Кайда син, Аттила?!.» театраль романын язар алдыннан ике ел буена махсус рәвештә шул чорның тарихын өйрәндем, шул бөек шәхескә багышланган бөтендөнья әсәрләрен укыдым, тарихи чыганакларда, хәтта Аттиланың үзен күргән Приск Паннийскийның да латинчадан тәрҗемә ителгән язмаларында казындым . Тарихи чынбарлык һәм сәнгати фаразларга килгәндә, язучы тарафыннан фальш җибәрмәү — аның бурычы һәм аның ни дәрәҗәдә укымышлы икәнен , милләт тарихына ихтирамын, киләчәге өчен борчылуын күрсәтә торган гаять әһәмиятле фактор һәм, ниһаять, халкыңның тарихын тирәнтен яраткан, ихтирам иткән сурәттә генә әсәрең ышандырырлык булачак. Әсәр иҗат иткәндә, тарихи дөреслектән чалыш юлга кермичә генә дә фантазиягә урын күп. Вәләкин тарихи дөреслек кысаларында иҗат итү бер хәл, ә шуны ташка бастыру, театр сәхнәсендә куйдыру яки башка юл белән якты дөньяга чыгару язучының теләгеннән, мөмкинлегеннән һәм хәленнән генә килә торган нәрсә түгел, ә бәлки иҗатчының нинди парадигмада яшәвенә бәйле, хәтта алшарт булып тора. Ничек кенә боргалансаң да, нинди генә таләпләр куйсаң да, төрле сәбәпләр табып аклансаң да, телисеңме-юкмы, сәясәт дигән бер төп сәбәпкә килеп төртеләсең. Үз дәүләтең булса гына, аның чын тарихын язу мөмкин. Хәтта Федерация дип аталган зур бер империядә үзеңнең тарихыңны нинди күзлектән карап һәм кем пышылдаганга колак салып язарга икәнне тарихчы галимнәребез яхшы беләләрдер. Тарихи чынбарлыкны без — язучылар язабыз һәм язачакбыз. Ләкин бу илдә сәяси юнәлеш безнең милләт мәнфәгатьләреннән чыгып хәл ителми бит. Шуңа күрә бездә җан таләбе, күңел ихтыяҗы белән язылган милли рухлы әсәрләрне күрмәмешкә салышу бар. Режиссёрлар исә, Мәскәү тәнкыйтьчеләре ни әйтер икән, дип көн-төн уйлаганга күрә, халкыбыз тарихына, аның геройларына илтифатсыз мөнәсәбәттә калалар. Минем үземнең унсигез әсәрем дөнья күрмичә шкафымда саклана, чөнки аларны сәхнәләштереп, Мәскәүдән килгән яһүдләргә ярап булмый, фестивальләрдә татар язмышына багышланган әсәрләр белән дан казану мөмкин түгел. Үз дәүләтебез булмагач, режиссёрлар танылуны, бәяләмәне читтән көтәләр. Аларны гаепләп тә булмый, чөнки безнең түрәләр иҗатчының Мәскәүдә яки тагын да арырак тарафларда танылуыннан чыгып «күрәләр» һәм ихтирам итәләр.
Ф.Хуҗин:
— «Казан утлары» бик мөһим проблема күтәрә. Глобальләшү шартларында — дөньякүләм масштабында мондый процесс бара һәм аннан беркая качып котыла алмыйсың — халкыбызның киләчәктә милләт буларак сакланып калу-калмау мәсьәләсе күпләрне чын-чынлап борчый башлады. Татар моңы яшәгәндә, шаулатып сабантуйлар үткәреп торганда, милләтебез яшәячәк әле дип күңелләребезне юатабыз да бит (оптимизм, әлбәттә, кирәк нәрсә!), чынбарлык исә күпкә катлаулырак. Туган телебездә иркен аралашучы яшьләребез азая бара. Республикабыз мәктәпләрендә, югары уку йортларында милли тарихыбызны укыту дәрәҗәсе бик түбән, Россия төбәкләрендәгесен әйтеп тә тормыйм инде. Милләтебез яшәсен дисәк, кул кушырып утыру ярамый, эшләргә кирәк. Шунысы куанычлы: милләт язмышын кайгыртып
БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕМЕ?
137
кылган гамәлләребез көннән-көн арта, эшләребез күзгә күренеп җанлана бара. Әдәбият һәм сәнгать дөньясын гына алып карыйк. Соңгы елларда В.Имамов, Ф.Сафин, Р.Батулла, Ф.Бәйрәмова, С.Шәмси, М.Әмирханов, Р.Зәйдулла кебек язучыларның менә дигән тарихи әсәрләре — роман-повестьлары дөнья күрде. Олы сәхнәләрдә Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте», «Ак бүре» опералары, «Алтын Урда» балеты, Э.Низамовның «Кара пулат» операсы куелды, М.Шәмсетдинованың «Дастан», «Ибн Фадлан», «Чыңгыз хан» симфонияләре, Р.Мөхетдинованың «Тамырлар», «Изге Болгар», «Иске Казан» «Идел-йорт» кантата- ораторияләре яңгырады. Ф. Халиков, Р. Вахитов, Р.Хуҗин,
Б.Гыйлванов һәм башка күренекле рәссамнарыбызның тарихи темаларга язылган картиналары күпләрегезгә таныштыр.
«Татар театрында татар тарихы» темасына якынрак килик. Әлбәттә, яхшы спектакль тудыру өчен яхшы пьеса кирәк. Иҗатка керешкәнче үк, язучы алдына тарихи чынбарлык һәм сәнгати фараз проблемасы килеп баса. Аларның нисбәте ничек булырга тиеш? Минемчә, җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу. Мисалга театр сәхнәләрендә тудырган Габдулла Тукай (Т.Миңнуллин. «Без китәбез, сез каласыз»), Муса Җәлил (Т.Миңнуллин. «Моңлы бер җыр») һәм Кол Гали (Н. Фәттах. «Кол Гали») образларын алып карыйк. Тукай һәм Җәлилнең иҗатларын гына түгел, тормыш юлларын да нечкәлекләренә кадәр беләбез. Ә менә Кол Гали турында тарихи чыганаклар бөтенләй юк. Ул — халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгыбыз, әле унөченче йөз башында ук, монголлар явына кадәр, мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасын иҗат иткән шагыйрь. «Кол Гали» трагедиясе авторы Нурихан Фәттах чынбарлык һәм сәнгати фараз проблемасын ничек хәл иткән соң? Бу хакта Илдус Котдус улы инде «Сызгыра торган уклар» романын мисалга әйтеп үтте. Әлеге очракта да ул, галимнәр тарафыннан тупланган документаль материаллар нигезендә, шагыйрь яшәгән чорны, мохитне өйрәнгән һәм Кол Галине шул заманнарда булып узган тарихи һәм уйлап чыгарылган вакыйгаларда катнашырга «мәҗбүр иткән». Минемчә, болгар шагыйре образын тамашачыны (укучыны) ышандырырлык итеп ачып бирүдә иң дөрес юл бу.
И.Ибраһимов:
- Милли тарихыбыз меңнәрчә еллар, дистәләрчә гасырлар белән исәпләнсә дә, милли каһарманнарыбызның сәнгати образлары бик аз тудырылды. Идегәй, Кол Гали, Кол Шәриф, Муса Җәлил... Монда ике юнәлеш бар: халкыбыз иж.ат иткән дастаннар, эпослар һәм профессиональ тарихчылар, әдипләр язган әсәрләр. Ни өчен милли театрларыбыз сәхнәсендә милли геройларыбыз юк бүген?
Г.Арсланов:
— Әйе, халкыбыз күренекле шәхесләргә гаять бай. Әйтүләренә караганда, «Җыен» фондында мәрхүм М.Госманов җитәкчелегендә төзелгән исемлектә биш йөзләп бөек милләттәшебез теркәлгән. Кызганычка каршы, аларның бик азларының гына образлары әдәбият, сәнгать әсәрләрендә мәңгеләштерелгән. Әмма милли театрларыбыз сәхнәләрендә бөек милли геройларыбыз бөтенләй юк дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Мисал өчен, Г.Камал исемендәге театрда каһарман милләттәшебез Мөхлисә Бубига багышланган драма уңыш белән бара. Алдарак Идегәй образы сәхнәгә күтәрелгән иде. Театр тарихына күз салсак, үз вакытында Г.Камал исемендәге театрда гына да Туктамыш хан, Сөембикә, Тукай, Идегәй, Сәхипҗамал Волжская, Каюм Насыйри, Мулланур Вахитов, Бәхтияр Канкаев кебек күренекле шәхесләребез турындагы спектакльләр репертуарга алына. (Сорауда телгә алынган Муса Җәлил, Кол Галиләрне кабатлап тормыйм.) Алар бар, ләкин сирәк. Проблема менә шунда. «Ни өчен?» — дигән авыр сорауга килсәк, җавап алдарак бирелде кебек. Әдәбиятка һәм бер үк вакытта театрга хезмәт итә торган бу төр әсәрләрне язу драматургтан зур интеллект, эрудиция, тырышлык өстенә, шундый ук күләмдә милләтпәрвәрлек, талант, теләк сорый. Күрәмсең, әлеге катлаулы синтез бөтен драматургларыбызда да юк әлегә.
И.Заһидуллин:
— Минем фикеремчә, дастан геройларын сәхнәгә менгерү кирәк. Бигрәк тә соңгы 10-15 елда күп милли театрлар шушы юнәлештә күтәрелеш кичерә. Чөнки дастан геройларының тәрбияви тәэсир көче зур, ул милли үзаң үстерүгә хезмәт итә ала. Ләкин монда чама хисе булырга тиеш.
Инде тарихчылар язган текстларга килсәк, мин аларны әдәби әсәр язу өчен чыганак, этәргеч кебегрәк күзаллыйм. Тарихи чыганакны укып кына, аны тәнкыйди караштан анализларга хәзерлеге булмаган язучы вакыйгаларны дөрес шәрехли һәм бәяли алмаска
138
мөмкин. Бу очракта тарихи чыганакка нигезләнеп язылган фәнни хезмәтнең язучы тарафыннан файдаланылуы отышлы. Шундый уңышлы хезмәттәшлекнең үрнәк бер мисалы дип күренекле татар тарихчысы Сәлам Алишевның «Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании» китабындагы милли каһарманнарның берсе Канкай углы Бәхтиярның күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗатында тергезелүен әйтер идем. Бу һәм башка әсәрләргә кабаттан әйләнеп кайт һәм бүгенге көн тамашачысына тәкъдим итү кирәктер.
З.Хэким:
— Минемчә, бу сорауны, иң беренче чиратта, театрыбызда эшләүче режиссёрларга юнәлтү мәслихәт. Милли геройларыбызны сурәтләгән әсәрләр бар һәм хәзер дә языла тора. Милли җанлы режиссёр булса, ул хәтта үзе, милләтебезнең берәр бөек шәхесен сәхнәгә менгерер өчен, нәрсәдер яза башлар иде йә драматургка киңәш- заказ бирер иде. Шул ук вакытта мондый фикерем дә бар: тарихта эз калдырган бөек шәхесләрне сәхнә әсәре белән халыкка тәкъдим итү мисалларын беләбез, әмма аларның күбесе шактый уңышсыз килеп чыкты һәм тамашачыны тетрәндерә дә, өметле итә дә алмады. Бәлки тарихта уелып калган бөек шәхесләребезне театрдан күрсәтергә маташуның кирәге дә юктыр. Бит тарихта урын алган бөек шәхесне тасвирлар өчен, шулай ук бөек талантка ия кешеләр кирәк. Кайвакыт легендар шәхесне сәхнәдән яки экраннан күрсәтеп, аны түбәнсетәләр шикелле тоела. Монда да тарихи чынбарлык дигән төшенчәне искә аласы килә. Тарихка кереп калган шәхес — ул инде болай да даһи шәхес. Халык хәтерендә сакланасы кеше пропагандалауга мохтаҗ түгел. Күп очракта, киресенчә, шул бөек шәхес турында әсәр язып, спектакль куеп, фильм төшереп үзләрен күтәрергә һәм үзләрен тарихка кертергә маташучылар күбрәк күзгә чалына.
Ф.Хуҗин:
— Бүгенге көндә милли театрларыбыз сәхнәсендә милли геройларыбызның булмавы безне борчырга тиеш, әлбәттә. Бу хәлнең сәбәпләре төрледер, дип уйлыйм. Минем күзәтүләрем дөресмедер-юкмы, әйтә алмыйм, әмма халкыбыз тарихын, милли каһарманнарыбыз язмышын яктыртуга багышланган спектакльләргә халык бик үк ашкынып йөрми кебек. Шунлыктан алар театр репертуарларыннан тиз төшеп кала. Тагын шуңа игътибарыгызны юнәлтәсем килә: менә ничә еллар инде К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән театр сезоны ачыла, ничә еллар Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәре» сәхнәдән төшмичә уйналды. Сәбәбе нәрсәдә? Талантлы әсәрләр алар! Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, милли психологиясен, чорның рухын дөрес чагылдыру җәһәтеннән караганда, мин нәкъ менә шуларны («Беренче театр», «Галиябану» һәм «Сүнгән йолдызлар» ны да кушып) чын тарихи әсәрләр рәтенә кертер идем. Тагын бер нәрсә: театрның үзеннән заказ, ә хөкүмәтебездән матди ярдәм булмый торып, язучыларыбыздан милли герой тудыруларын көтеп яту дөрес түгел. Заман башка хәзер.
И.Ибраһимов:
— Әйдәгез әле, милли дәүләтчелегебезнең язмышы хәл ителгән Казан ханлыгы дәверен алыйк. Аның күпме ханы булган. Әмма халык телендә 3-4 шәхес: ОлугМөхәммәд, Сөембикә ханбикә, Шангали, Кол Шәриф кебек шәхесләре күбрәк телгә алына. Аларның тарихтагы роле, кылган олы эшләре, фаҗигаләре нидә?Милли драматургиябездә әлеге образлар ничек тудырылды? Бу очракта Мәдинә Маликованың «Соңгы риваять», Ркаил Зәйдулланың «Соңгы татар» пьесаларына аеруча игътибар итүегезне сорар идем. Аларда—өч тарихи шәхес. Сөембикә, Кол Шәриф, Шангали образлары берьюлы чагыла бит...
И.Заһидуллин:
— Безнең тарихыбызда берничә гомуммилли фаҗига дәрәҗәсендәге тема бар. Тукай темасы, Казан ханлыгының егылуы шундыйлардан... Мондый темаларга мөрәҗәгать итү язучыдан билгеле бер дәрәҗәдә батырлык таләп итә. Чөнки ул, шушы вакыйгаларны сурәтләүче буларак, үз өстенә зур җаваплылык ала: яки милли үзаңда яшәүче мифны үзгәртә һәм баета, яки җимерә башлый.
Еш кына чыганакларның аз булуы һәм тарихчылар арасында фикер төрлелеге яшәү язучыны кыен хәлгә куя. Бер үк вакытта шушы ук факторлар язучы фантазиясенә киң мөмкинлекләр ача.
Ркаил Зәйдулланың «Соңгы татар» пьесасы татар дәүләтчелегенең иң фаҗигале битләрен тасвирлый. Андагы һәр сүз, һәр сурәт татар язмышына битараф булмаган кешенең күңеленә
БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕМЕ?
139
тиярлек итеп уйланылган. Шул ук вакытта әсәрдә сүз барган вакыйгалар хакында тарих фәнендә мәгълүматлар бик аз: алар, нигездә, ниндидер фактларны хәбәр итү рәвешендә генә. Драматург исә үз уйланмасы ярдәмендә тулысынча яңа дөнья тудырган. Нәтиҗәдә, мәсәлән, Кол Шәрифнең, хатыны үлгәч, аның апасына өйләнүе, хатынның руслар белән яшерен рәвештә язышуы, Кол Шәрифнең кызын, иренә әйтмичә, руска кияүгә биреп җибәрүе кебек чынбарлык белән ярашмый торган мотивлар пәйда була. Бу мотивлар Кол Шәрифнең тарихи мәгълүматлардан билгеле образы (шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, ислам дине институтлары башлыгы, дәрәҗәле суфи, мәдрәсә җитәкчесе һәм мөдәррисе, шәкертләре белән бергәләп Казанны яклаганда шәһит киткән мөселман) белән дә, җәмгыятьтәге шәригать кануннары белән дә каршылыкка керә.
И.Ибраһимов:
— Казан ханлыгында Сәет дәрәҗәсендәге шәхес ил-көн күзендә. Аның хатынының иреннән яшертен эшләре барыбер дә инкарь ителер иде. Сәет кадәр Сәетнең үз йортында тәртип сала алмавына ишарә түгелме бу: үз йортында тәртип сала алмаган, ил-йортында ничек тәртип салсын, янәсе?..
Бүген бөтен татарның мәркәзе Казанда мәһабәт Кол Шәриф мәчете—Казан ханлыгының бөек Сәетенә, Шагыйренә, Яугиренә куелган һәйкәл түгелме әллә?
Казанның алынуы, тарих күзлегеннән караганда, кичәге көн генә, дидек. Халык хәтерендә һәм тарих фәнендә Казанның алынуы Сәетнең гаиләсендә тәртип булмаудан түгел, ә татарның чуарлыгыннан, бер-берсенә терәк-туган булмаудан, ханнары- морзаларының сәяси сукырлыгыннан, кайбер ыру-кавемнәрнең хыянәте — Мәскәүгә сатылуыннан дип бәяләнә. «Соңгы татар» авторы боларны инде күптән белә булыр.
И.Заһидуллин:
— Әйе, бу пьесаны укыганда, мин тарихи әсәрләргә куела торган тагын бер шартны искәрдем. Язучы, тарихи чынбарлыкка таяна икән, шул чор мохитен, шул чор кешеләре менталитетын күңеле аша уздырып язарга тиеш. Мәсәлән, Казан алынмаган вакытта ук фаталистик мотивлаштыру (мәсәлән, Сөембикәнең Казан белән саубуллашуы, дошманга бирелергә җыенмаган шәһәрне кызгануы, аның аяныч киләчәген фаразлавы) очраклары тарихи чынбарлыктан бөтенләй читкә китә. Әсәр ахырына миңа Кол Шәриф түгел, автор үзе соңгы татар кебек тоела башлады.
Р.Ханнанов:
— Сорауда телгә алынган ике әсәр дә, бер уйласаң, ерак тарихыбызга (шулай әйтергә ярыйдыр) карамый. Моннан биш-алты гасыр элек булган чор тарих өчен кичәге көн генә. Шуңа ул чор сулышын һәр язучы да бар тулылыгында бирә алырга тиеш. Бу урында мин Мәдинә Маликованың «Соңгы риваять» трагедиясенә тукталыр идем. Казан ханлыгы чорында хакимият тирәсендәге вазгыятьне, икейөзлелекне, хыянәтне ачып бирүдә, зирәк, кыю, татарның азатлык символы булган Сөембикә образын, ватанына, халкына, ханбикәсенә тугры Колшәрифне сурәтләүдә ул әдәби камиллеккә ирешә.
Драматург Ризван Хәмиднең 1995 елда язылган «Хан кызы» тарихи драмасы турында да әйтми китү мөмкин түгел. Казан ханлыгын коткарып калу өчен кулыннан килгәннең барын да эшләгән Сөембикә әсәрдә милли эстетик идеал, милләт анасы, матурлык, зыялылыкның гәүдәләнеше буларак тасвирлана.
Халкыбыз язмышы хәл ителгән дәверне, хак тарихыбызны ачып биргән бу әсәрләрнең милли драматургиядә, һичшиксез, үз урыны бар.
Яңарак тарихка бәйле пьеса-спектакльләр, әлбәттә, чынбарлыкка якын булуы белән алдыра. Игътибар итегез: «Соңгы татар» пьесасы авторы Ркаил Зәйдулланың Мөхлисә Бубига багышланган «Үлеп яратты» әсәре нинди зур яңгыраш алды. Язучы мәгърифәтче милләт анасын иң биек сәнгать күгенә күтәрде. Туган халкы, дине хакына үлем белән күзгә-күз очрашканда да сынмый калган хатын-кыз шәхесен, психологиясен камил ача алу әдәбиятыбыз тарихында Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сыннан соң юк иде бит. Моның өчен рәхмәт Ркаил абыйга. Ә менә «Соңгы татар»ы чын-чынлап каршылыклы сораулар тудыра. Андый каршылыклы сорау Кол Шәриф һәм Сөембикә ханбикә арасындагы мөнәсәбәтләргә кагыла. М.Маликова драмасында Кол Шәриф — дин башлыгы булу белән бергә, сәясәтче, илче дә. Ул Сөембикәгә теләктәшлектә. Хәтта Сөембикәне Мәскәүгә озатыр алдыннан, алар арасында җитди сөйләшү булуга карамастан, Сөембикә Кол Шәрифне үзенең төп тарафдары итеп танудан чигенми.
140
«Соңгы татар»да исә, киресенчә, Сөембикә ханбикә Кол Шәрифкә сәяси гаепләр ташлый, аңа әрнеп рәнҗи. Нәрсә, Казан фаҗигасендә Сөембикә белән Кол Шәриф төп сәбәпче булып чыгамыни инде? Бу инде фантазиядән узган, минемчә...
Г.Арсланов:
— Әйе, мине дә Сөембикә, Кол Шәриф кебек бөек шәхесләребезнең образына җитди күләгә, тап төшерә торган эпизодларның драма әсәрләренә кертелүе борчый. Әйтик, Р.Зәйдулланың «Соңгы татар» пьесасында Сөембикәнең һәм Кол Шәрифнең хәләл җефетенең капма-каршы җенес вәкилләренә мөнәсәбәттә беркадәр җиңел карашын, тәртибен күрсәткән аерым күренешләр бар. Аларны укыгач, ниндидер канәгатьсезлек хисе кала. Изге дип саналган кешенең бик үк лаек булмаган гамәлен күрү күңелне кайтара, мөнәсәбәтне боза. Кайбер рус елъязмасы чыганакларында Сөембикәгә мөнәсәбәтле шундыйрак ишарәләр чагылып китә. Ләкин, бердән, аларның дөреслеге шик уятса, икенчедән, бөтен тормыш материалын да әдәбиятка кертергә, сәхнәгә күтәрергә кирәк микән? Бигрәк тә, бүгенге термин белән әйтсәк, татар халкының «бренды» саналган шәхесләрне гәүдәләндергәндә. Юктыр, монда икенче принцип, куелган максатлардан чыгып, хак тарихи материалны сайлап алу зарурилыгы өстенлек алырга тиештер. Әгәр «кыздырылган» фактлар кулланып, арзанлы популярлык казану, ясалма рәвештә кызыксындыру уяту, скандал кубарып танылу максаты куелмаса.
Р.Зәйдулланың «Соңгы татар»ы икенче исем белән «Яңа татар пьесасы» конкурсына тәкъдим ителгән иде. Ул чакта жюри әгъзаләре М.Госманов, И.Ибраһимов, И.Хәйруллин һәм мин фәкыйрегез бу пьесаның фаҗига дәрәҗәсендә булып җитмәве, тарихи вакыйгаларның чишелешендә ханлык Сәетенең гаиләсендәге «тәртипсезлек» сәбәп итеп алынуы тәнкыйтьләнеп, ул конкурстан алынган иде. Китап вариантында автор күп үзгәрешләр керткән: фаҗига-трагедия таләпләренә җавап бирерлек сюжет корган, фәлсәфи өслүбен тапкан. Әмма Евразиядәге иң куәтле ханлык язмышы аның дини лидерының хатынының астыртын эшләренә кайтып кала. Ил-көндә тәртип салырга теләгән олуг Сәет үз өендә ни булганын белмәсен, имеш?.. Мин үзем дә бүген Кол Шәрифтән идол ясау ягында түгел. Әмма аны бу кадәр мескенлеккә төшерү белән дә килешә алмыйм. Әсәрдә Кол Шәрифнең сугыштагы каһарманлыгы да бик саран күрсәтелә. Бу хакта тарихи чыганаклар бар бит инде югыйсә. Әнә, Ф.Хуҗин исемнәрен атап үткән рәссамнарыбызның полотноларына бер карау да җитә...
З.Хэким:
— Бу өч тарихи шәхес турында иң элек тарихчы галимнәр тарафыннан анык һәм тирән аңлатулы документаль әсәрләр кирәк. Тарихчылар аларның кылган олы эшләрен дә, фаҗигаләрен дә, яхшы якларын да, яман өлешләрен дә мавыктырырлык итеп язсыннар иде. Шуларга таянып, яңа идеяләр дә туар, көчле әдәби әсәрләр дә иҗат ителер. Мин дә кайбер каләмдәшләремне нахак сүз сөйләүдән сакланырга чакырыр идем, чөнки бу бик зур гөнаһ. Ә инде тарихи шәхесләрнең кайсысыннан уйдырма рәвештә нахакка тискәре образ ясау, кайберсен үзе теләгәнчә явыз итеп күрсәтү икеләтә гөнаһтыр. Әлбәттә, иҗатчының гоманларга хакы бар, ләкин чама дигән нәрсәне онытмаска кирәк. Борынгы греклар дөньядагы барлык фаҗигаләрнең
БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕМЕ?
141
сәбәбен чаманы белмәүдә күргәннәр. Уйлавымча, бу тарихка да кагыладыр — тарихны чамасыз бозсаң, киләчәгең дә төзек булмаячак. Аннары шунысы да бар: тере кешене генә түгел, бу дөньядан киткәннәрне дә рәнҗетергә ярамый. Без бит әле бүгенге көнгә кадәр яшәгән дөньябызның аргы ягында нәрсә икәнне белмибез. Әгәр моннан күп гасырлар элек яшәгән кешеләр безне күзәтеп торса, язучы фантазиясе белән ямьсезләнеп күрсәтелгән тарихи шәхес алдында ничек акланырсың һәм ничекләр юынырсың?.. Син бит персонажың турында бер кешегә генә сөйләмисең, әсәрең белән аның образын бөтен дөньяга чыгарып селкисең. Тарих галимнәре мондый очракларда сүзсез калмасын иде — алга таба тарихи әсәрләр язучы кеше тарих океанында уңга- сулга карап йөзсен һәм кирәк чакта тарихчылар белән киңәшләшсен өчен.
Ф.Хужин:
— Казан тәхетендә 13 хан утырган (кайберләре ике-өч мәртәбә). Бу исемлеккә Олуг Мөхәммәдне кертмим, аның Казанда булу-булмавы мәгълүм түгел. Әмма ханлыкның оешуында аның роле искиткеч зур. Сөембикә язмышы — фаҗигале. Шаһгали — бик катлаулы шәхес, бездә аны башлыча сатлыкҗан сыйфатында гына күрсәтеп килделәр. Бу, минемчә, бик үк дөрес түгел. Кол Шәриф, киресенчә, изгеләштерелгән. Әле безнең Мөхәммәд Әмин, Сафагәрәй кебек ханнарыбыз да булган. Ханлык чорының иң атаклы шәхесләреннән саналган Нурсолтан, нишләптер, язучылар игътибарыннан гел читтә кала бирә. Югыйсә бит ул, Нугай морзалары нәселеннән чыккан кыз, — Казан ханнары Хәлилнең, аның үлеменнән соң Ибраһимның, аннан соң Кырым ханы Миңлегәрәйнең хатыны, Ибраһимнан туган һәм хан тәхетен биләп торган Мөхәммәд Әмин һәм Абдуллатыйф ханнарның әнисе. Кырым, Казан ханлыклары белән Мәскәү дәүләте арасында дипломат вазифаларын үтәгән акыллы сәясәтче дә.
И.Рәмиева:
— Сезнең белән килешкән сурәттә, минем бер мөһим фактка игътибар итәсем килә: Казан ханлыгы чоры белән бәйле тарихи шәхесләр образларын гомумәдәби яссылыкта карау да әһәмияткә ия. Бу геройлар арасында иң популяры, әлбәттә, Сөембикә. XVI- ХХ гасырлар дәвамында, мәсәлән, татар әдипләреннән кала рус һәм төрек язучылары аңа багышлап шактый әсәрләр иҗат итә. Кызганыч, Совет чорында СССРда яшәгән татар язучылары үзләрен борчыган милли тарих, татар дәүләтчелеге белән бәйле темаларга язу мөмкинлегеннән мәхрүм иде. Төркиядә яшәгән һәм иҗат иткән милләттәшләребез генә халкыбызның дәүләтчелеген кайтару мәсьәләсен Сөембикә ханбикә образына мөнәсәбәттә ачыктан-ачык көн тәртибенә куя алды.
Төрек җирлегендә Сөембикә турында милли рух белән сугарылган әсәрләрнең барлыкка килүе, бер яктан, диаспорада яшәүче татарлар арасында милли идеянең каннарына сеңүе, икенче яктан, 40-60 нчы еллар төрек әдәбиятының үзендә дә тарихи тематиканың бик актуальләшеп китүе белән аңлатылырга мөмкин.
Төркия җирлегендә иҗат ителгән Сөембикә ханбикә образы гомумтөрки тарихның бөек каһарманы булып формалаша. Аның мөкатдәс образы, татар халкының милли тарихындагы иң фаҗигале мизгелләр хатирәсе буларак, изге ана, милли азатлык өчен көрәш-тартыш символы рәвешен ала. Төрки халыклар өчен Сөембикә ханбикә шәхесе гомумтөрки бердәмлек идеяләрен үзендә гәүдәләндергән тирән символик мәгънәгә ия мәһабәт образ рәвешендә калкып чыга.
И.Ибраһимов:
- Милли театрларыбызда лирик, проза әсәрләрен сәхнәләштерү тәҗрибәсе дә бар. Шул ук «Идегәй» Һ.б., Һ.б. Флүс Латыйфиныц «Хыянәт» романы заманында бик зур резонанс тудырган иде. Нурихан Фәттах, Рабит Батулла, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Марат Әмирханов, ФәүзияБәйрәмова, Вахит Имамов әсәрләре... Аларны сәхнәләштерү, дөресрәге алардан файдалану, сәхнәдә милли каһарман образлары тудыру мөмкинме?
Г.Арсланов:
— Аллага шөкер, бүгенге көнгә тарихи повесть-романнарыбыз шактый күп язылган. Аларны сәхнәгә күтәрү тәҗрибәсе дә бар. Бар, ләкин җитәрлек түгел. Сүз уңаеннан, соңгы елларда сәхнәләштерелгән проза әсәрләренең иң унышлылары итеп Г.Исхакый әсәрләре буенча куелган «Көз» (Уфа, «Нур» театры), «Курчак туе» (Г.Камал исемендәге театр), М.Галәү дилогиясе буенча эшләнгән «Мөһаҗирләр» (С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры) спектакльләрен атап була. Бу спектакльләрнең уңышында төп нигез — Ф.Бикчәнтәев,
142
Р.Әюповларның актив режиссурасы. «Актив» сүзенә аерым акцент ясарга кирәк, чөнки бүгенге көндә проза әсәрен сайлап алу, аны тулы канлы сәхнә әсәре итеп эшләүне бары актив режиссура вәкилләре генә булдыра ала. Ә сорауда саналган язучыларның прозасы, әлбәттә, сәхнә әсәрләренең нигезе була ала. Театрларга җитәкчелек иткән режиссёрларның кызыксынуы, ныклы ихтыяры кирәк.
И.Заһидуллин:
— Әмма мондый әсәрләр язу яки сәхнәләштерү массачыл төс алырга тиеш түгел. Бүген, театрдан бигрәк, әлеге әсәрләр буенча сценарийлар язып, кинофильмнар төшерү кирәк. Хәтта мультфильмнар, комикслар кебек формалар да гаять нәтиҗәле.
З.Хэким:
— «Каһарманлык» эзләүдә, аларның образларын тудыруда да чаманы белергә кирәк, минемчә. Монда да бер чыганакта күрсәтелгәнчә генә фикерләргә ярамый. Тарихка кереп калган олы шәхесне идеальләштереп, хәтта әүлия сыйфатларын тагып күрсәтергә тырышуның да фәтвасы юктыр. Шәхес, нинди генә легендар булмасын, укучыга яки тамашачыга ул «гади кеше»гә хас яклары, ялгышулары, үз заманын аңлап бетермәве, хәтта холкының кайбер җанбиздергеч сыйфатлары белән дә кызыклы була ала. Тарихи шәхесләр арасында изге кешеләр дә булган, әмма алар турында дини китапларда инде күптән язылган.
Ф.Хуҗин:
— Флүс Латыйфиның «Хыянәт» романы нәфис фильмның сценариесенә дә, опера либреттосына да, драма әсәренә дә менә дигән нигез була ала. Вахит Имамовның «Утлы даласы»ннан нәфис фильм төшерергә, Кол Гали белән бәйле сюжетны аерып алып (әлбәттә, ул фантазиягә корылган!), мөстәкыйль сәхнә әсәре язарга мөмкин. Факил Сафинның «Саташып аткан таң» исемле роман-трилогиясе герое, тарихи шәхес Әхмәтсафа Дәүләтьяров, сәхнәгә атлыгып тора. Гомумән, кылган гамәлләре белән халкыбызда милли аң тәрбияләрлек, сәхнә герое булырга лаек каһарманнарыбыз күп безнең. Язучылар арасында талантлы яшьләребез дә бар. Тәвәккәлләп эшкә башларга гына кирәк.
И.Ибраһимов:
— Һәм иң җитди сорау... Безгә алга таба нишләргә? Бу эшкә дәүләти, сәяси бурыч дип карап, дәүләт заказлары дәрәҗәсендә аерым әдипләребезгә мөрәҗәгать итәргәдер, бәлки. Әнә, мөрәҗәгать итмәсәк тә, рус язучысы Анатолий Егин «Үзбәк хан» романын язды, без тәрҗемә иттереп бастырдык бит әле... Милли каһарманнарыбыз турында язылган һәр әсәр, һәр тамаша бүгенге көнебезгә килеп тоташырга, бүгенге укучыны, тамашачыны уятырга тиештер бит?
Г.Арсланов:
— Алга таба тарихи, тарихи-биографик әсәрләрнең аерым әһәмиятен аңлап, Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, театрларыбыз бер юнәлештә системалы эш алып барырга тиешләрдер. Системалы дидем, чөнки бу очракта гадәти компаниячелек тиешле нәтиҗәне бирә алмый. Эш төрле формада — төрле конкурслар, дәүләт заказлары, турыдан-туры аерым мөрәҗәгатьләр, фестивальләр формасында булырга мөмкин. Бары шул юнәлештә даими эш алып барылганда гына уңай нәтиҗәләр көтеп булачак.
И.Заһидуллин:
— Күчем хан, Гаяз Исхакый кебек каһарманнар татар язучыларын матур әсәрләр язарга рухландырмаслармы? Укучыны уңай мисаллар ярдәмендә тәрбияләү мөһим. Мондый шәхесләрнең үз гомерләрен милләт өчен көрәшкә багышлавы шундый мисал булып тора.
Безнең тарихта югалтулар күп. Бер үк вакытта ирешкән казанышларыбыз да күп. Минем фикеремчә, югалтулар турында гына түгел, бәлки, казанышлар турында язарга кирәк.
БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕМЕ?
143
Н.Исәнбәт. «Идегәй».
Туктамыш хан ролендә — Шәүкәт Биктимеров, Җанбай ролендә — Илдар Хәйруллин.
ТМиңнуллин. «Канкай углы Бәхтияр».
Бәхтияр Канкаев ролендә — Шәүкәт Биктимеров, Әбүбәкер Теләчев ролендә — Ринат Таҗетдин.
Ф.Хуҗин:
— Күреп торабыз: соңгы елларда милли хәрәкәт сүлпәнләнде. Глобальләшү дәверендә милли проблемалар турында сүз алып бару актуальлелеген югалтты, диючеләр бар хәтта. Ялгыш фикер бу. Без, милләт буларак, үз йөзебезне югалтмаска тиешбез. Менә шуның өчен кирәк ул милли театрда милли тарих.
И.Рэмиева:
— Әлеге эшне җитди бер бурыч, максат итеп кую үзен аклый. Бу очракта безнең өчен якын, тугандаш төрки дөньядан — Төркия мисалында берничә сүз әйтеп китәсем килә. Бүгенге көндә анда дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте Сәлҗүкләр һәм Госманлы империясе алып барган уңышлы сәясәтнең дәвамы итеп карала һәм бөек тарихи традицияләр һәм казанышларның дәвамы итеп кабул ителә. Моның шулай икәнлеге соңгы вакытларда узган тарих, аның каһарманнары белән кызыксынуның артуында да, мәктәпләрдә дә факультатив рәвештә госманлыча укытыла башлауда күзәтелә. Моңа дәлил итеп 2011-2014 елларда төшерелгән, 139 кисәктән торган «Бөек гасыр, дәвер, чор» дигән сериалны атарга мөмкин. 2013 елда бу сериал дөньяның 45 илендә күрсәтелгән, 210 миллион кеше караган атаклы фильм булып таныла, Америка, Россия, Украина, Балкан, Европа, гарәп илләрендә ул аеруча зур популярлык казана. Билгеле, сериалга карата тәнкыйть фикерләре дә әйтелде. Тарихчылар анда анахронизмнарның күплеге, сериалның тарихи чынбарлыктан шактый ерак торуы турында байтак яздылар. Ләкин шулай да сериалның мәйданга чыгуы Госманлы тарихы белән бәйле романнарның барлыкка килүенә юл ачты, укучыларны бу чор тарихы, аның каһарманнары белән кызыксынуга этәрде, хәтта үзенә күрә бер «бум» рәвешен алды.
Интернеттагы китап сата торган сайтларга кереп карасаң, анда төрек укучысына 250 гә якын тарихи роман тәкъдим ителүен чамаларга мөмкин. Аларның байтагы — чит телләрдән тәрҗемә ителгән романнар. Сүз уңаеннан шуны да искәртәсе килә: бу илдә тәрҗемә эшенә дәүләти күләмдә зур игътибар бирелә (югары уку йортларында тәрҗемәчеләр әзерләү эше алып барыла, дөньякүләм китап күргәзмәләре дә еш булып тора). Шулай ук төрек әдәбиятын чит илләрдә танытуны, таратуны күздә тотып, төрле илләрдә яшәүче төрекчәдән тәрҗемәчеләрне бергә очраштыруны максат итеп куйган, башка телләргә тәрҗемә итүнең төрле мәсьәләләрен яктырткан мастер-класслар да әледән-әле оештырыла. Тәрҗемәчелеккә бәйле бу эшләрнең барысы да дәүләт ярдәме белән алып барыла, әлбәттә.
Тарихи темага язылган әсәрләрне таратуда Төркиядә аерым шәхесләрнең һәм хәйрия оешмаларының өлеше зур. Әдәби журналлар, вакыф оешмалары, төрле җәмгыятьләр тарихи романнар буенча конкурслар игълан итә. Вакыф оешмалары бу юнәлештә зур эш башкара. Мәсәлән, күренекле әдибебез Гаяз Исхакыйның мирасын Ватаныбызга кайтаруда, халкыбызга җиткерүдә аның кызы профессор Сәгадәт Чагатай төзеп калдырган вакыф җәмгыяте зур роль уйнады һәм ул бүген дә яшәвен һәм нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Түләй Дуран ханым җитәкләгән бу вакыф оешмасы Г.Исхакый мирасын саклау, аны татар һәм башка төрки халыкларга җиткерү буенча зур эш алып бара, үзенең фәнни көтепханәсеннән дә фәнни максатларда файдалану мөмкинлеген тудыра, башка төрки җөмһүриятләрдән килгән студентларга стипендияләр белән ярдәм итә.
З.Хэким:
— Чернышевскийның XIX гасырда «Нишләргә?» дип соравын бүген дә кабатлыйбыз. Бу мәңгелек сорау, XXI гасырда яшәсәк тә, XIX йөз психологиясе ияләре булып калганбыз. Тормыш юнәлешебезне алга киткән илләрдән алырга тырышабыз, сәяси системабызның нигезе һәм асылы исә феодальлек чорын хәтерләтә. Ә бит әдәбият-сәнгать тормыш укладыннан шытып чыга. Ни дисәң дә, мәдәният беренчел түгел. Милләтне дә, аның мәдәниятен дә яшәү рәвеше саклый. Мин шәхсән үземә кайчак шундый сораулар куям: язучы язган әсәрләргә, театрда барган тамашаларга буй җитмәс һәм чиксез таләпләр куюның кирәге юктыр бәлки? Әдәби әсәрләр, спектакльләр белән генә кешенең үзаңын, дөньяга мөнәсәбәтен
144
үзгәртү мөмкинме соң? Укучы, тамашачы үзенең күңеленә аваздаш булган әсәрләргә тартыла. Күп еллар дәвамында гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, тирә-як мохиттә тәрбияләнгән кешене ике сәгать эчендә генә спектакль йогынтысы белән үзгәртеп буламы икән?
Һәм капма-каршылыклы уйланулардан соң бер фикергә киләм — моңа без язучылар, һичшиксез, омтылырга тиеш! Ничек кенә булмасын, заман нинди генә шартларда яшәтмәсен, без үзебезнең әсәрләребезне милләт язмышына багышларга һәм аларны югары дәрәҗәгә менгерергә бурычлыбыз. Язучының коралы — каләм. Без акылыбызны, сәләтебезне, өмет-хыялларыбызны шул корал ярдәмендә генә гамәлгә ашыра алабыз. Чын язучылар, чын драматурглар бер заманда да күп булмаганнар, аларны бармак белән генә санарлык. Әмма шул бөек каләм ияләренең әсәрләре галәмәт тәэссоратка ия.
Тарихка, халыкка, милли каһарманнарга дәүләт масштабында тарихи чынбарлыкка нигезләнгән сәяси караш булган сурәттә генә әдәбият-сәнгатьтә зур казанышларга ирешергә мөмкин дигән фикер белән бигүк килешәсе килми. Дәүләт заказлары белән әдипләргә мөрәҗәгать итү дә «кампанейщина»га әйләнә күрмәсен. Мәсәлән, милли каһарман образын иҗат итү язучы өчен үзмаксат булырга тиеш түгел ул. Халык язмышы, бүгенгесе, аның киләчәге әсәрдә алга сөрелсен өчен, язучы үзенең күңел ихтыяҗы белән иҗат итәргә тиеш, минемчә. Әйе, тарих
— үткән чорларда, бүгенге заманда һәм киләчәктә яшәячәк шәхесләр союзы. Бүген телевидение белән интернет халыкка, бигрәк тә яшь буынга, галәмәт көч белән тәэсир итә һәм дә тәэссораты белән (эчтәлек, сыйфат турында түгел сүз) шундый ук куәткә ия булган әсәрләр кирәк. Укучыга, тамашачыга әсәрләрне тәкъдим итүнең яңа төрле ысулларын, заманча формаларын табу зарур.
Сүз ахырында шуны әйтәсе килә: инсаният дөньясында «яшәеш иерархиясе» дигән төшенчә бар. Үз милләтеңне өстән сикереп үтеп, планета күләмендәге иҗатчы булу мисалларын мин белмим. Гомер — иң беренче чиратта, грек язучысы, Гёте
— немецныкы, Сервантес — испанныкы, Шекспир — инглиз драматургы, Мольер
— французныкы, Достоевский — рус язучысы. Шуннан соң гына алар дөньякүләм масштабтагы даһилар. Бу шәхесләр Җир шарында яшәүче җиде миллиард халыкның «милке» булсалар да, алар башта үз милләтенеке. Шекспирны барыбер инглиз драматургы диячәкләр. Моны татар язучылары да, режиссёрлары да беркайчан истән чыгармасыннар иде. Милләт — ниндидер социологик категория түгел. Милләт
— тарихи категория, һәм ул бүген яшәүче буыннан гына тормый, милләт — барлык буыннарның җәмгысе. «Сәламәт» милләтнең рухы һәрвакыт бүгенге заманның үткән заманнарны юк итәргә омтылуына каршы тора. Көчле милләтнең рухы хәтта киләчәк заман тарафыннан да тарихка кизәнү булмасын тәэмин итә ала. Безнең заманда исә бу аеруча мөһим. Милләтебездән башка, нинди генә сәләткә ия булсак та, дан-шөһрәткә ирешсәк тә, без беркем түгел!
И.Ибраһимов:
—Хөрмәтле галимнәребез, каләмдәшләр! Бүгенге «түгәрәк өстәл»дә катнашуыгыз, фикерләрегез белән ачыктан-ачык уртаклашканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Әңгәмәбезне олы әдәбиятыбызның бер генә тармагын алып, бер «тар» темасы буенча алып баруыбыз да никадәрле җитди сораулар, чишеләсе мәсьәләләрне өскә калкытып чыгарды. Яшәешебездә, фәндә, иҗатта, сәнгатьтә миллилегебезне саклау, үстерү, Фаяз әфәнде кат-кат әйткәнчә, һәрчак актуаль ҺӘМ мондый сөйләшүләр даими кирәк. Бүгенге «түгәрәк өстәл»не тагы да журнал укучыларыбыз, язучылар, мөгаллимнәр, режиссерлар, рәссамнар катнашында дәвам итәсебез килә. Хөрмәтле әдәбият сөючеләр, сезнең фикерләрегезне, кулъязмаларыгызны көтеп калабыз. Аларның һәркайсына журналыбыз битләрендә урын табылыр дип ышандырабыз. Бердәнбер теләк ҺӘМ таләп: ул кемнеңдер шәхесен түбәнсетү, нахак яла ягу гына булмасын.
Шулай ук алдагы саннарда әдәбиятыбыз, сәнгатебез, тарихыбыз, иҗтимагый-сәяси тормышыбызга кагылышлы нинди темалар буенча «түгәрәк өстәл»ләр, кайсы шәхесләр белән әңгәмәләр үткәрү турында теләкләрегез, тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз.