Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КӘЛИМӘ, ИКЕ СҮЗ

Анатолий Егинның «Үзбәк хан» исемле әсәре «Казан утлары» журналының 9-10нчы саннарында басылып чыкты (2014). Тәрҗемә язучы Рөстәм Галиуллин каләме белән эшләнгән.
Башка милләт язучыларының әсәрләрен матбугатыбызда татар телендә бастырып чыгару ул — кирәк эш, бигрәк тә тарихыбызга кагылышлы әсәрләр булганда.
«Үзбәк хан» әсәре Алтын Урда солтанатында Ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүе һәм шушы мәсьәләдә тәхет тирәсендә булган астыртын эшләр, фаҗигаләр турында.
Тукымасына кермәстән, бары тик әсәрнең Ана телебезгә тәрҗемәсе турында гына бер-ике сүз әйтәсем килә. Яшь каләмдәшебезнең иҗаты күз алдыбызда, чәчмә әсәрләр мәйданында бик үҗәт эшләве дә, язмаларының теле дә күпләрнең күңеленә хуш килә. Кыскасы, бу тәрҗемәсендә дә Рөстәмнең теле һәйбәт. Киләчәктә Рөстәмнең тәрҗемә белән бик җитди шөгыльләнәчәген һәм аның оста тәрҗемәче булып, дәрәҗәләргә ирешәчәгенә ышанычым булганга күрә, сүзсез калалмыйм. Чөнки тәрҗемәдә төгәл кулланылмаган кайбер сүзләрнең Рөстәм иҗатының буеннан-буена ияреп баруы бар. Үз вакытында әйтеп калуны кирәк таптым. Аннан соң әлеге тәрҗемә әсәрнең китап булып чыгуы да күз уңында тора бугай, бу хаталар китапка да ияреп кермәсен иде.
«Алар көймәгә күтәрелделәр» (9 бит). «Алар көймәгә менде» булырга тиеш. Алар китте, алар менде, дип сөйлибез бит... «Күтәрелделәр» булса да, баш Себер китәрлек хата юк югын, тик күнегелгәнчә язсак, яхшырак булыр иде. Кунаклар кайтты. Абыйлар китте. «Абыйлар киттеләр, кунаклар кайттылар» — хата. Урысның «гости приехали, братья уехали»дан туры тәрҗемә. Кызганыч ки, бу күренеш инде телгә кереп урнашты кебек. Юкса, башлангыч сыйныфлардан ук безне өйрәтәләр иде: билгесез ияле җөмләдә күплек әйтелә: кайталар. Без
154
кемнедер көтәбез, аларны каршы алырга тиеш кеше кычкыра: кайталар. Ә инде «абыйлар кайта, кунаклар китте» — билгеле ияле җөмләләр. Шуңа күрә, «абыйлар кайталар» була алмый. «Абыйлар кайта» гына була ала.
«Кызылга манчылган ашкын су» (10 бит). Сыеклыкны ничек итеп манчып була икән? Сүз кеше каны белән аралашкан су турында бит. Тукыманы маналар, каләмне язу карасына манчыйлар, койманы буйыйлар...
Борынгы вакыйгалар турында язганда, урта гасырларда урысларның үзләрендә дә булмаган сүзләрне куллану әсәрне ышандырмас итәдер кебек: отряд (№9, 10, 13, 24 б.), командир (10), талант (12), план (12), юрта (12), кодекс (16), бассейн (19), бурка (21), дворян (21), тост (22), поднос (26, 68), физик күнегүләр (28), мускул (28), реформа (65), ставка (66), палуба (67), борт (67), мачта (67), артерия (68), процент (№10, 13 б.), архитектор (17), известь (17), планета (51)...
Тырышканда, шушы сүзләрне алмаштырырдайларын да табып булыр иде. Әйтик, тост — алкышлау, алкыш (мәҗлестә кемнедер мактап алкышлау, бәйрәмдар (юбиляр) хөрмәтенә тустаган, касә, кадәх, тустак күтәрү, алкышлау). Поднос — төпсә, туралган кавынны, карбызны, итне, җиләк-җимешне төпсәгә салып табынга куялар. Артерия
— кан тамыры, муен тамыры. Планета — Җир җисеме, Ай җисеме. Командир
— унбаш, йөзбаш, меңбаш, унмеңбашы — тәмәнбаш, сәрдар, сәргаскәр, субай... Кораб — көймә, каек. Известь — акбалчык. Бассейн — кауыз. Бурка — бөркәвеч, сарык, бүре тиресеннән эшләнгән, туладан (киездән) тегелгән бөркәвеч...
«Ул, үлем хастасына сабышып...» (11) Әсәрдә бәкләри бәк (бәкләр бәге) Нугай «авырыйм», дигән булып, туганнарын җыя. Шулай булгач, «сабышып» түгел, «салышып» булырга тиеш. Башка язучылар да шушы ике сүзне бутый. Салышып
— хәйләләп. Симулянт кына чирләмәгән килеш авыруга салыша. Сабышу — авыруга сабышты, чир басты, каты хасталанды, ягъни чынлыклап авырып китте. Сабышу
— юл сабышу, бер-береңә юл бирү. «Кайгысыннан сары сагышка сабышты» булса, без чынлап фаҗигагә тарган кеше турында икәнен аңлыйбыз. «Авыруга салыша торгач, чынлап авыруга сабышты», ягъни авыруын үзе чакырып китерде. «Сабышып» сүзе белән «салышып»ны тәҗрибәле генә язучылар да бутап яза.
«Тудырырга ярдәм итте» (15) — язмаларда гел-гел очрый торган хата. Ана телебездә «тудыру» сүзе бик сирәк кулланыла. «Туган авыл», «туган як», «туган ел» кебек тәгъбирләрдә генә. Ләкин «аныц хатыны бала тудырды, минем килен олан тудырды» кебек сүзләрне ишеткәнем дә, укыганым да булмады. Болар урысчадан туры тәрҗемә генә: «его жена родила ребёнка, моя сноха родила мальчика». Песи белән эт балалый. Каз-үрдәк бәпкә чыгара. Сыер бозаулый. Ат колынлый. «Бала тудырды» түгел, «бәбәйләде», «бала тапты», «бәбәй алып кайтты», «бала табарга ярдәм итте» («кендек әбисе булды»). «Бала тудыру йорты» түгел, «бәбәй табу йорты», «бала табу йорты», «бәбәйләү өе», «бәбәйханә»...
«Тәрбиялелек — әдәп, әхлагыбызның төп нигезе» (17). Әгәр дә без «-лелек» кушымчасы белән «төп» сүзен алып ташласак, җөмлә кыскарыр, мәгънә көчәер иде. Чөнки «төп» белән «нигез» сүзе бу очракта бер мәгънәдә килә — «основа»! Тәрбия
— әдәп, әхлагыбызның нигезе».
«Өстәлне елга буена әзерләделәр» (22) — язмаларда еш очрый торган хата. Беренчедән, урта гасырларда далада өстәл булмаган, язу-сызу өчен алты-сигез кырлы кечкенә-тәбәнәк өстәл генә булган. Ун яки йөз кешелек өстәл була алмый. Чирәмгә, келәмгә, киезгә корылган дәстархан, табын гына була. Бу — турыдан- туры урысчадан күчермә. Татарда өстәл әзерләү — ул ватык өстәлне төзәтү, сүтелеп куелган өстәлне җыю-рәткә китерү булыр иде. Әсәрдә табын әзерләү турында сөйләнә. Димәк, дәстархан, ризык, тәгам, азык-төлек, ашамлыклар күз алдында тотыла. Кайбер бичара язучылар хәтта «өстәл капладык» дип тә яза, урысчасы
— «стол накрыли». Алай язучыларның каләмнәрен сындырырга кирәк!
«Елбаздукны патша япмасына дәштеләр» (28). Бу җөмләне аңлавы кыен. Елбаздукны патша чатырына чакырганнармы, әллә каплаулы күчмә тәхет янынамы дәшкәннәр? Монда «дәштеләр» сүзе үз урынында кулланылмаган кебек. Дәштеләр, чакырдылар, яшьтеләр, дәгъват иттеләр. «Эндәштеләр» — шул ук мәгънәдә, ләкин «эндәшү» — ул «чакыру» түгел. Урамнан узып барган кешегә «әй, кая барасың?» дип эндәшәләр (окликнул). Әй, Габдулла, безгә кереп чык әле!» булса, чакыру, өйгә дәшү-яшү (пригласил) була.
«Газель» сүзе (30) аңлатмада «антилопаның бер төре» дип язылган. Дөрес, сүзлекләрдә шулай язылган, ләкин түрк телле әдәбиятта ул сүз «җәйран», «җәйлан», «кыр кәҗәсе» буларак
РАБИТ БАТУЛЛА
155
та кулланыла.
«Үзбәк хатынлыкка үзенең ж,әяне Толынбайны күрсәтте» (№10, 19 б.). «Җәян» сүзе аңлашылмый, ул «җәгән» булырга тиеш. «Җәгән» — туганының кызы, пләмәннек кыз. «Күрсәтте» түгел — «димләде», «кодалады», «ярәштерде», «туганнан туган кыз кардәшен хатынлыкка алуын теләде».
«Пешекчеләрнең ипи... пешерү өчен (58). Тарихи әдәбиятта аш пешерү һөнәрендә өч сүз йөрештә була: «пешекче», «ашчы», «бавырчы». «Бавырчы» (онытылган сүз)
— ул олы дәрәҗә, әйтик, Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәрендә (1383) «егетләр күреклесе бавырчылыкта» әйтеме бар, ягъни ир-ат өчен шаһ ашханәсендә бавырчы булып тору — ул мактауга лаек олы дәрәҗә булган. «Ашчы» да дәрәҗәле вазифа, ул бүгенге «повар» мәгънәсендә куллана. «Пешекче» кәлимәсе — ул суелган малны пешекләүче кара эшче, ашханәдәге иң авыр, иң пычрак эшне башкаручы, суелган тавыкны, малның башын, эчәкләрен кайнар суга батырып пешекләүче вә йонын йолкып, эчәкләрен алып, юып, ашчыга тапшыручыга карата әйтелә торган сүз. Урысчасы — «подсобник», «кара эштә ашчының ярдәмчесе».
«Тәре йөртүчеләр» (79). «Тәре» сүзе «тәңре» кәлимәсеннән алынган дигән фараз бар. Ягъни Тәңренең сурәте. Ихтимал, ләкин соңгы йөз ел эчендә Ана телебездә бу сүз мәгънәсен үзгәртте. Күпчелек татарлар «крест»ны «тәре» дип йөртә башладылар. Юк шул, дустым, «крест» — ул «хач», «кайчы» сүзе дә шул «хач»тан килеп чыга: «аркылы агач», «аркылы тимер». «Тәре» ул — «икона»! «Крестовые походы» гыйбарәсе «тәре походлары» дип түгел, «хач сәфәрләре», «хач яулары» дип тәрҗемә ителергә тиеш. Христианнарның муенындагысы — «хач» (крест), өй
түре почмагындагы сурәт — «тәре» («икона»). Керәшеннәр бу ике сүзне бутамый, дөрес куллана. Керәшеннәр: «кач (хач) манган көн» дип сөйлиләр. Хачны изге суга батырып-манып алалар. Тәрене суга батырсаң, ул җеби, сурәт бозыла.
«Бар серен бүлеште» (№10, 55 б.). «Уртаклашу» белән «бүлешү» игезәк сүзләр кебек, ләкин аларның кечтеки кенә аермасы да бар: уртак малны бүлешәләр, серне уртаклашалар, серне чишәләр, серне сөйлиләр, серне тоталар (Алиш, «Сертотмас үрдәк»), серне саталар, серне ачалар...
Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү — ул аерым бер һөнәр (профессия), бик җитди һөнәр. Каләм иясе борынгы телебезне, бүгенгесен яхшы белергә тиеш, шулар өстенә тәрҗемәченең тарих катламнарыннан да хәбәре булу шарт.
Соңгы илле-алтмыш ел эчендә Көнбатыш, рус әдәбияты классикларын Ана телебезгә тәрҗемә итүдә искиткеч гүзәл нәтиҗәләр булды. Михаил Шолоховның «Тын Дон» һәм «Күтәрелгән чирәм» романнары (Яхъя Халит, Гариф Ахунов), Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» (Рәис Даутов), Александр Дюманың «Өч мушкетёр» (Яхъя Халит), Фёдор Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» (Рәис Даутов), Роберт Стивенсонның «Хәзинәләр атавы» (Саимә Ибраһимова) китаплары — тәрҗемә сәнгатенең асылташлары. Яшь тәрҗемәчеләргә менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк.
Бу изге эшендә Рөстәм Галиуллинга яңа үрләр яулавын, яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калам.