Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР КИТАП ТУДЫРГАН КҮП УЙЛАР

Мамадышта яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизовны бүгенге көндә актив язучы һәм язганнарын вакытында китап итеп чыгара алучы аз санлы әдипләрнең берсе, дияргә буладыр. Аның «Тәрәзәләр» исемле китабына (Татарстан китап нәшрияты, 2014) кергән «Ак болыт» бәянында Кече Кирмән авылының сугыштагы югалтулары телгә алына. «Фашистларга каршы сугышта шәһит киткән 142 ир-ат, тылда ачка үлгән 216 авылдаш» — менә никадәр икән сугыш афәтенең гади бер авылдан алып киткән корбаннары! Бу саннарга кемнәрдер ышанмас та, әмма шул чорны үзе кичкән буын өчен ышанмаслык берни дә юк монда. Авылда ачтан үлүчеләрнең сугыш кырында шәһит киткәннәрдән күбрәк булуы да шаккатырмый безне. Исән калган балаларның ничек җан саклаганын шул балалар үзләре дә бичара әниләре генә белгәндер. Тагын ... гамьле язучы белә икән менә. Үсмер Саяфның эне-сеңелен, аларның «кояш нурында үтә күренә торган нәни бармаклары»н әнә ничек табигый сурәтли ул. Боларның һәммәсенә фашистлар һәм «ата фашист» Гитлер гына гаепле булмаганлыгын да беләбез инде без. Кече Кирмән мәктәбенең география укытучысы, бер гаепсез юк ителгән мулла улы, әле кайчан гына взвод командиры булган Мәхмүт тә үз
151
взводында рядовой булып сугышкан полковникның сүзләрен яхшы хәтерли. Икәүдән-икәү генә калгач ул:
— Мин курыкмыйм, югалтасын югалттым, гаиләмне бетерделәр, үләсемне беләм, ләкин сиңа әйтеп үләм — барысына да халыклар атасы Сталин гаепле , шул исәптән синең әтиеңне үтерүдә дә, — дигән иде. Барысына да, шул җөмләдән, бик күп ил җитәкчеләренең теләгенә каршы килеп, Германиянең коточкыч дәрәҗәдә кораллануына да гаепле икән бит безнең «даһи». Үзләрендә халыкара дәрәҗәдә тыелган корал заводларын, ике ил арасындагы яшерен килешү нигезендә, безнең илдә эшләтеп ятканнар, хәрбиләрен бездә укытканнар, дип язалар хәзер тарихчылар. Дөньяны икесенә генә бүлмәк булган ике тиран нинди генә хәтәр килешүләргә бармас! Җаннарны сыкратырлык шундый серләр дә әкрен-әкрен ачыла барыбер. Бик затлы «Освобождение» фильмын мин иң элек Казан кинотеатрларының берсендә караган идем. Генерал Гудерианның Казанда укыганлыгы әйтелгәч, «О-о, земляк!» дигән тавышлардан тамаша залы шау итте. Чынлап та укыганмы, әллә илдәшләренең биредә ничек укыганын, ничек сугышырга өйрәнгәнен тикшергәнме, әмма Гудерианның сугышка кадәр Казанда булып китүе тарихчыларда бәхәс уятмый шикелле. Менә нилектән сугышның баштагы чорында СССРга бер ил дә ярдәм итәргә теләмәгән, теләктәшлек тә белдермәгән, ул үзе симертешкән фашизм белән бергә- бер калган! «Үзең тапкан карта, тарта-тарта аша» дигәннәрдер күңелләреннән безнең «атабыз»га. Аның халыкара дәрәҗәдәге зур гаебе миллионнарча корбан, ярты илнең җимерелүе белән «юылгач», «даһи»ыбыз, Гитлер кебек үк, бер шигырьдә әйтелгәнчә, үз б... үзе утыргач кына ачканнар Икенче фронтны да (ә безгә аның соңлап ачылуын бүтәнчә аңлатып килделәр). Гудериан, фашистлар Германиясенең баш танкисты сыйфатында, корыч армадасын, таныш юллар буйлаптыр, Иделгә кадәр китереп җиткерде. Дошман белән иң аяусыз, иң хәлиткеч бәрелеш тә нәкъ шунда булган, дип язалар белгечләр. «Ак болыт» бәянындагы Гаяз ул сугыш хакында ничегрәк сөйли әнә. «Сугышның соңгы ике елында ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» медале бирделәр. Сталинград янындагы сугыш белән берсен дә чагыштырырлык түгел шул. Анда бит бер исән тау, бер исән агач калмады, кая ул кеше...»
Бу сугыш хакында истәлекләр һәм әдәби әсәрләр инде бик күп язылса да, Рафаил Газизов бәяны аларның берсен дә кабатламый, киресенчә, сугышны һәм анда катнашучыларны да, тылдагы тормышны да табигыйрәк сурәтләве белән, элегрәк язылган байтак «үрә-патриот» әсәрләрдән аерылып тора. Һәммәсен саф һәм нечкә хисле үсмер Саяфтан сөйләттерүе дә — авторның зур отышы. Монда олыгаеп баручы автор үсмер Саяф кичерешләрен шулай нечкә тоемлап сурәтлиме, әсәрдә тасвирланганнарны үзе үсмер чакта кичереп, күңеленә бикләп куйган да, инде һәммәсе укучы алдына түгелгәнме — болары Рафаил дустыбызның иҗат сере булып калсын әйдә. Бу әсәрне укыганда, кайберәүләр уйлаганча, Моңның һәм Кайгының бер үк нәрсә түгеллеге дә ачык күренә. Әтисе яу кырында ятып калган сугыш чоры баласының һәр сүзе, һәр кичереше мәңгелек моңга уралган, бу моң укучыны да үз эченә бөтереп ала, кайгырып түгел, моңланып елыйсыны китерә. Саяфны шул моң һәм ак өмет кенә яшәтә дә бугай. Моңлы, дигәч тә, әсәр буена бер тапкыр да җырлаганын күрмибез Саяфның. Әмма бу бәяннан, 40-50 еллар элек булганча, радиопостановка эшләнсә, аның музыкасы, һичшиксез, радио тыңлаучыларның җанын айкарлык моңлы булыр иде. Шулай эшләнмәсә, искиткеч әсәрне әрәм итү генә килеп чыгар иде. Хәер, көенечебезгә, андый постановкаларны әзерли алырлык иҗат төркемнәре дә, аларны эшләтеп халыкка җиткерерлек радио да юк инде, чын татар киностудиясе дә милли хыял булудан уза алмый һаман, шуңа күрә никадәр талантлы әсәрләр аз тиражлы китаплардан ары беркайда кулланылмыйча әрәм ята. Татарстаныбыз бик күп өлкәдә алга китеп тә, ни сәбәпледер, бусында чигенде генә шул. Урынына берни диярлек калдырмыйча, халыкны шундый мәгънәле, ансат тыңлаешлы радиодан мәхрүм ит инде, әй!
«Ак болыт»ны уку барышында Саяф образы безнең чор укучысына шулкадәр якын, үз һәм газизгә әверелә, ирексездән, аннан аерылуның читен булачагын уйлый башлыйсың да укуыңны әкренәйтәсең. Саяф кичерешләренең байтагы — безнеке дә бит инде, таныш алар безгә. Оныта язган идек тә, талантлы әдип каләме үзәкләребезне өзәрлек итеп исебезгә төшерде менә. Сөенечебезгә, ошбу китапта ук Саяфның дәвамы, аның рухи туганы кебегрәк кабул ителерлек тагын бер әдәби каһарман бар икән. Китапка да исем биргән «Тәрәзәләр» бәянындагы Зөлфәтне күз алдында тотып әйтүем. Әсәр иң элек «Казан утлары» журналында басылды. Үзара сөйләшкәндә автор аны «автобиографик бәян» дигән иде. Димәк, Зөлфәт дип укыганда, нигездә, Рафаилне күз алдында тотарга тиеш булабыз. Үз гомер юлы сурәтләнгәнгәме, Зөлфәтнең тормышы, әйтик, Саяфныкыннан җиңелрәк, ә хисләргә саранрак
152
булып тоела, әйтерсең Рафаил үзенең хис-тойгыларын тәмам ачып салырга читенсенә, шуңа күрә күңел нечкәртерлек вакыйгаларны йөгертеп кенә язып үтә. Зөлфәтнең хисләре кызлар белән генә бәйле һәм алар мактану дип укылырлык дәрәҗәдә уңышлардан гына тора сыман. Барысы да Зөлфәт дип үлеп тора торган кызлар булса да булыр икән бер бәян эчендә, чак кына «шыттырып» әйтсәк, торганы бер Кече Кирмән Дон Жуаны инде. Өстәвенә, спортта да уңыш артыннан уңыш кына көткән икән Зөлфәтне. Әдәби иҗатка да шактый җиңел керешеп киткән икән ул. Башта мәктәпләрдә, аннары университетта белем алуы да бер уен кебегрәк кенә булган бугай аңа. Читтән торып университетта алты ел бергә укыган Рафаилебез белән Зөлфәтне чагыштырып карасак, бик күп охшашлык булуга карамастан, ниндидер зур аерма барлыгы, Зөлфәт образына нидер җитмәгәнлеге дә сизелә. Һәрхәлдә, киләчәктә «Кичер, кичерә алсаң» исемле бәянны, «Кашыклар», «Җиңүчеләр», «Иптәш капитан», «Дөл-Дөл», «Әти» ише хикәяләрне язачак, бәхетен һәм киләчәген сугыш алган, үзе «көн дә урамнарда көмеш кыңгырау кебек чылтырап йөргән» игелек иясе Барый, өч тапкыр танк эчендә янса да, иң явыз дошманны җиңеп, Праганы, Берлинны алышкан, шунда җаны һәм акылы имгәнгән, ә өендә сыерына ашату өчен, көмәнле яшь хатынын ияртеп, язгы кар суларын ера-ера, колхоз кырыннан төенчекләп салам ташырга мәҗбүр булган, озакламый гомере фаҗига белән очланган Шәкүр, язгы юл өзегендә, гамьсез яшәгән урыс авылын үтеп, Кама аръягыннан уфалла чанасы белән чәчү орлыгы ташыган, өендә өч сабые ач утырган Мәгъсүмбикә, «Алтын баганам» хикәясендәге Сәлимәләрне шушының кадәр җаннарны айкарлык итеп җанландыра алачак әдипнең туып килүе яшь Зөлфәт образында ачык күренми кебек әле. Бәлки болары бәянның икенче кисәгендә языладыр? Хәер, алты ел буе университетта җәен-кышын бергә имтиханнар биреп, без, аның сабакташлары, Рафаил Газизовның менә-менә әйбәт шагыйрь һәм тагын да әйбәтрәк проза остасы булачагын, аның иҗаты турында Гариф Ахунов, шагыйрь Зөлфәт, Вахит Имамов, Айдар Хәлим кебек талантлы әдип вә шагыйрьләрнең сокланып язачагын күз алдына китермәдек, Рафаил каләме аша үзебезнең бәянга һәм китапларга керәсебезне дә белмәдек. Читтән торып укучылар, имтихан, зачёт хәсрәтләре белән, үзара ныклап танышырга да өлгерми, кая бер-береңнең киләчәген чамалау?! Рафаил- Зөлфәт арабызда имтиханын иң җиңел тапшыручы иде, анысы хак. Алган әдәби белеме белән, үргә иң биек күтәрелүче дә ул булды. Биредә аның иң якын сабакташы Рәшит Галимов белән алар, Агылый белән Тагылый сыман, берсе портфелен селтәп, икенчесе култыгына кыстырып, университетка нәкъ вакытында гына киләләр иде дә, дәресләр тәмамлануга, юк та булалар иде. Имтихан «лимитындагы» бөтен «бишле»ләрне диярлек җыештырып (калса шул Нәйрә белән Сәкинәгә калгандыр) алалар иде. «Агылый» әдәби иҗатта уңыш казанса, «Тагылый» сәясәт баскычыннан шактый өскә үрмәләде: хезмәт юлын Чүпрәле газетасында башлаган Рәшит Галимов Балтачта ВЛКСМ райкомының беренче секретаре вакытында комсомолның Бөтенсоюз съездында катнашты, аннары Югары партия мәктәбен тәмамлап, Арчада район советы башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Татарстан Президенты Аппаратында җаваплы вазифа башкарды, аннары РФ Социаль иминият фондының Татарстан бүлегенә җитәкчелек итте.
Гариф Ахунов Рафаил Газизовны, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Василий Шукшин кебек авыл җырчысы дип атый, хәтта «мин Рафаил белгән кадәр белмим икән авылны» дип, беркадәр үкенеч белдергәндәй яза. Әмма үзенә бик таныш авыл тормышын, аның кешеләрен — бала чакларыннан бергә үскән Дөлкәфилне, хыялый Саяфны, көрәшче Тәхиятулла, моңлы Барый күршеләрен, «мичтән ипи ала торган көрәк кадәр» куллы Точка Хуҗасын... әйбәт белү бер нәрсә, бу кешеләрне нәкъ үзләренчә, үз холык- фигыльләре, килеш-килбәтләре, сөйләшү рәвешләре, җорлыклары белән укучы күз алдына килерлек итеп җанландыру бөтенләй башкадыр, мөгаен. Әнә шундый сурәтләү осталыгында Рафаил Газизов белән тиңләшерлек әдипләр бүгенге көндә... булса да данәләп кенә санарлыктыр (бер «данәсе» Камил Кәримов, әлбәттә). Әгәр Рафаилебез үзенең шул үзенчәлеген — сирәкләрнең берсе булуын белсә иде, мондый талантның чишмә башын «Тәрәзәләр» бәянындагы Зөлфәт аша ачып та биргән булыр иде, бәлки. Булганын бүтәннәр белән бүлешергә, пионерлар кебек, һәрвакыт әзер бит ул. Ничә дустының беләгендә Рафаил бүләк иткән сәгать йөри! Осталыкка килгәндә, ихтимал, иң элек зур тарихлы туган ягыннан, аның бай табигатеннән, җор телле кешеләреннән алгандыр ул әдәби осталык дәресләрен. Кече Кирмән күршесендәге Арташ авылы кызы Нәзифә Кәримова әсәрләренең йөгерек теленә, персонажлары — Арташ апаларының берсеннән-берсе кәттәрәк җорлыгына сокланганыбыз хәтердә әле . Күркәм холыклы, бик ярдәмчел һәм дуслыкка тугры сабакташыбыз, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафинның да
153
Арташта туып-үсүен истә тотсак (әмма Шаһинур исеме бәянга кермәгән әле, чөнки ул безнең төркемгә, көндезге бүлектән күчеп, соңрак кушылды), биредә туган туфрак һәм якташлар йогынтысының буш сүз булмавына төшенербез. Әлбәттә, Рафаил дус университеттагы укытучыларыбыз Хатыйп Госман, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәҗитов кебекләрдән дә безнең һәркайсыбызга караганда күбрәкне алган. Сабый чагыннан үз ишләренең уены, шуклыгы һәм балаларча гына «бурлыгы» уртасында булу (тиз аралашучанлыгы әнисе Хөснурыйның гел халык арасында — авыл советында эшләвеннән дә киләдер), аннары озак еллар мәктәптә укыту, директорлык итү дә аның күзәтүчәнлеген, тормыш тәҗрибәсен көннән-көн арттыргандыр. Әле дә, төпкә җигелеп, Мамадышта күп төрле җәмәгать эшләре алып бара.
«Тәрәзәләр» бәянында Рафаил Шәкүр улы авыл тормышын «Гариф Ахуновтан яхшырак белүен» тагын бер раслап кына калмый, авыл кешеләрен төрле хаксызлыктан араларга да омтыла. «Авыл кешесе эшкә ничек түзә диген син. Анысына да түзәрсең, әле шәһәрләр мыскыл итә: «Сездә бөтенесе дә бушка, нишләп бай яшәмәскә сезгә?»
— дигән була. Бер нәрсәне дә сатып алмыйсыз, янәсе. Акчаң булмагач алып булмый инде аны. Ә үзләре авылдан чыгып киткәч, кире әйләнеп кайтмый. Кайтарырсың, ферма ишегалдында тирес ерган эрҗинкә итеген салган, эт тә иснәмәс фуфайкасын чүплеккә ыргытып качкан кешеләрне!» Менә шулай яза Рафаил. «Авыл кешесе, зиратка илтеп күмелгәч тә, ун-унбиш ел ишетеп ята икән үгез сорап кычкырган сыеры тавышын»,
— дип тә өсти әле. Тик менә сыерлар үгез сорамый, туган бозаулар үлә, әле берәүнең, әле икенченең сыеры да «аяк суза» башлады бит, сабакташ. Сәбәбен мал табиблары да ачык әйтә алмый. Ә авыл халкы аны галәмәт күбәйгән каланчалардан күрә. Чын дөресен киләчәк Рафаилләре язар язуын... Без шул бүгенгебез борынгыга әверелгәч кенә язарга өйрәтелгән. Бүгенгене бүген язучылар (тагын Камил Кәримов һәм дә Флүс Латыйфи искә төшә) бәяләнмәгәннәр генә түгел, тарих буена эзәрлекләнгәннәр иле бу.
...Авылыбыз китапханәсенә соңгы керүемдә анда эшләүче Фирдания ханым, яңа кайткан басмалар арасыннан сайлап, миңа... Рафаил Газизовның югарыда сүз барган китабын тәкъдим итте. «Үзе кызганыч, үзе шундый җиңел укыла, бер башлагач, хикәядән хикәягә күчеп, аерыла да алмыйсың, үзләре шундый мәгънәлеләр», — диде ул. Бүтән китапханәчеләр дә үз укучыларына шулай зурлап тәкъдим итсәләр, бу тупланма, һичшиксез, елның иң күп укылган китаплары арасында булыр иде. Аның «Кичер, кичерә алсаң» бәяны вакытында үз бәясен алып, Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләккә ия булды үзе, ләкин Рафаил дустыбызның әсәрләре кат-кат танылуга да бик лаек.