Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БАР ГАЕБЕҢ ИХЛАСЛЫК БУЛГАН, ШАГЫЙРЬ!»: ЯКИ МУЛЛА МӘХӘББӘТЕ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

Шагыйрь Габделҗаббар Кандалыйның исеме, иҗатының бер өлеше татар
җәмәгатьчелегенә күптән мәгълүм. Шул таныш материалдан чыгып та, шагыйрьнең язу осталыгын, аның татар әдәбияты үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын танымаган кеше юктыр. Бу яңалык бигрәк тә шигырь поэтикасы, мәхәббәт лирикасы өлкәсенә карый. Кандалый шигърияте нигездә авыл мулласының крестьян кызына булган җавапсыз мәхәббәтен тасвирлый.
«Ни өчен җавапсыз?» дигән сорау туа. Безгә мәгълүм әсәрләрдән чыгып әйтергә мөмкин: ул вакытта дин әһелләренең авылларда вәкаләтләре чиксез зур булган. XIX гасыр прозаигы Закир Надиның (1863-1932) «Бәхетле кыз»ында бу мәсьәлә бигрәк тә ачык чагылган [Нади: 1957, 22-63]. Бу чорда күп кенә ата-ана үз кызын абыстай ролендә күрергә теләгән. Еш кына кызның теләге белән хисаплашмаганнар да.
Мәсьәләгә сыйнфыйлык позициясеннән якын килик. Гадәттә, дин әһелләре гаилә кора торган парны үз даирәсеннән сайлаган. Тик җиде буын нәселе муллалар булган Кандалыйга гына бу тәртип ярамаган. Аңа крестьян кызы кирәк булган. «Ни өчен?» дигән сорау туа.
Авыл мулласына ул чорда мәхәлләдә мулла, хәлфә, полиция, загс, нотариус, судья, прокурор хезмәтләре йөкләнгән. Кандалый әле шулар өстенә шагыйрь дә. Әлеге һөнәр ияләренә куелган таләпләрнең барысын да үтәп бетерә алган шәхес кенә түгел, әдәби геройлар да сирәк очрый. Билгеле, Гариф Ахуновның Кандалыйдан соң бер гасыр үткәч тудырган Габбас мулласын шундый үрнәкнең берсе итеп карап булыр. Әмма ул да фаҗига белән тәмамлана.
Димәк, Кандалыйның шагыйрь һәм мулла буларак беренче фаҗигасенең сәбәбе — татар гаиләсе традицияләрен үз мәнфәгатьләре файдасына бозуы. Дөрес, З. Надиның «Җиһанша хәзрәт»е (1908), дини даирәдә кабул ителгән язылмаган кагыйдәдән чыгып, хатыннарының составын «төрләндерә»: бер хатыны мулла кызы булса, икенчесенә бай кызын ала [Нади: 1957, 140-186]. Кандалый да «бу тәртип»тән читтә калмагандыр дип фаразлыйк.
Җәмәгатьчелек Кандалыйны нигездә «Мулла белән абыстай» шигыре, «Сәхипҗамалга» поэмасы буенча белә [Кандалый: 1988, 388-428]. Хат стилендә язылган бу поэма лирик геройның мәгъшукасына ялваруы, яшьлегенә соклануы, кызның алдагы тормышында бердәнбер лаеклы кандидат-ир булачагы, хыялдагы планының барып чыккан очракта әкияттәгедәй киләчәге турында сөйләү белән үрелеп бара. Әмма кыз, күрәсең, күктәге торнага түгел, кулдагы күгәрченгә күбрәк ышанган булса кирәк. Кандалыйның поэмада куркыту, өркетү, крестьян ирләрен соңгы сүзләр белән хурлавын, кыскасы, шантаж юлына басуын башкача аңлатып булмый.
Кандалыйның әлеге гамәлләрен акларга да мөмкин. Бу очракта Закир Надиның 1904 елда язылган «Бәхетле кыз» хикәясеннән бер өзек китерү кулай булыр. Хикәянең төп герое иске карашлы авыл мулласы — Ибәт абызагай. Ул алдау юлы белән, яучы аша, җитеш, бай тормышлы гаиләдән укыган, белемле, әхлаклы Хәдичә исемле кызны хатынлыкка ала. Аның хатын-кызга карашы авылның башка ирләренекеннән аерылмый. «Бу авыл халкы хатыннарны ат, ишәк кеби хезмәт өчен яратылмыш бер хайван дип белә иде» [Нади: 25]. Менә авыл мулласының үз фикере нинди: «Ибәт абызагайның игътикадында (ышануында) хатыннар кәнизәк кебек ихтыярсыз (ирексез) затлар: ирләр аларны никадәр җәберләсә дә, аны җәбердән
146
санамый иде. Бәгъзе вакытларда хатыннар, ирләре бик җәбер кыйлгач, ирләренә нәсыйхәт кыйлмас микән дип, Ибәт абызагайга баралар иде. Ибәт абызагай ирләрен чакырып: «Хатыннарыгызның тезгенен каты тотыгыз! Бик сикермәсеннәр!» — дип, орышып җибәрә иде [Һади: 24]. Кандалый үлгәннән соң, кырык еллап вакыт үткәч язылган фактлар белән танышкач, шагыйрь үз чорын алдан яшәгән, күпкә алга китеп күргән дигән фикер туа. Ярты гасыр тирәсе алданрак бару сәбәпле, Кандалый үз яшьтәшләре тарафыннан һәм үзе яшәгән даирәдә хуплау тапмагандыр.
XIX гасыр әдәбияты — ул мәгърифәтчелек әдәбияты [Гайнуллин: 1979]. Бу чор әдәбияты — дидактик әдәбият. Ул — балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә ислам әдәбияты кануннары буенча яшәргә чакыра торган әдәбият. Мәгърифәтчеләр фикеренчә, бала ата-анасы сүзеннән чыгарга тиеш түгел, алар кушканны үтәргә, тыңларга, алар өйрәткәнчә яшәргә тиеш. Билгеле, мәгърифәтчеләр ата-ананың үзенә дә зур таләпләр куйган: әдәпле, белемле, һөнәрле, димәк, җитешле гаилә булырга һәм булдырырга. Мәгърифәтчелек әдәбияты баланың мөстәкыйльлеген дә яклап чыккан. Шул ук З.Һадиның «Мәгъсум»ен (1906) искә алу да җитә. Аны әнисе Хәят абыстай унике яшендә авылларыннан шактый ерак булган кадими мәдрәсәгә укырга озата. Мәгъсум, бер дә барасы килмәсә дә, әтисе васыяте, әнисе теләге буенча үзен егерме яшькә дә җитмичә кабергә китерәчәк мәдрәсәгә китеп бара.
Ә менә Кандалый кызларны ата-ана сүзен тыңлау тиеш дигән традицияне бозарга чакыра, ягъни, ата-ана сүзенә каршы барып, үзең теләгән кешегә чыгарга. Шигырьләрдән аңлашылганча, бу «үзең теләгән кеше» күбесенчә Кандалыйның үзенә кайтып кала. Онытмыйк, аның кулында шактый зур власть. Ул үгет-нәсихәтсез генә дә үзе теләгәнен кулына төшерә алган булыр иде. Шулай итеп, лирик геройның һәр кылган гамәленә ике яклап бәя бирергә була. М.Госманов юкка гына Кандалыйны ике кеше итеп карамыйдыр. Берсе — аның шагыйрь, икенчесе — дин әһеле [Кандалый: 1988].
Тарихтан билгеле, Кандалыйның аш мәҗлесләрендә ачыктан-ачык хуҗа кызларына карата «әдәпсез» шигырьләр чыгаруы, үзен яшермичә азгын мулла кебек тотуы авыл халкының ачуын чыгара, ул берара муллалыгын югалтып та тора, ике еллап төрмәдә дә утырып чыга. Сәбәбен хәтта М.Госманов та әйтми. Бу очракта рухани сыйныфка куелган таләпләр, регламент кагыйдәләре үтәлмәү, билгеле бер сыйныфка куелган тәртипләрнең сакланмавы сәбәп булгандыр, дигән нәтиҗәгә киленә.
Билгеле, Кандалыйның шигырьләре бик халыкчан яңгырашлы, эмоциональ характерлы, кыскасы, җырлап тора торган. Ул чын халык шагыйре. Шул сәбәпле Кандалый халык тарафыннан яратып кабул ителгән. Кандалый әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларның халыкчан булуы бәетләрдә дә урын ала. Мисал өчен «Әткәй бирде чи наданга» һәм «Наданга бирелгән кыз бәете»нә игътибар итик [Бәетләр: 2001, 179, 180].
Алтын микән, көмеш микән бишмәтемнең баулары, Надан ярның кочагында сызыла йөрәк майлары.
Наданнарның бармаклары сазда үскән тал кебек, Галимнәрнең һәрбер сүзе шикәр белән бал кебек.
Бәеттә үзе яраткан Бәхтияр исемле шәкерткә бара алмаган кызның газаплы тормышы турында сөйләнелә. Шулай ук аның үз әтисен каргавы да бәеттә урын алган. Бу бәетнең 1920 елда Рязань өлкәсе Вәрәкә авылында язып алынуы күрсәтелгән. Икенче бәеттә галимә кызның көчләп надан иргә бирелүе турында әйтелә. Бу бәет тә каргау сүзе белән тәмамлана, ләкин бу юлы каргыш яучыга яудырыла. Бәеттән аңлашылганча, белемле кеше тормыштагы бар проблеманы хәл итә ала. Киресенчә булганда, кызга эт тормышы көтелә. Әле алай гына да түгел:
Зифа буем үсеп җиткәч, әткәй бирде наданга, Надан егетләр саналыр шайтаннан да яманга.
Надан ятса йокыга, каткан тунын ябыныр, Йокысыннан уятсаң, бусагага абыныр.
«БАР ГАЕБЕҢ ИХЛАСЛЫК БУЛГАН, ШАГЫЙРЬ!»: ЯКИ МУЛЛА МӘХӘББӘТЕ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
147
Бу бәет 1900 елда чыгарылган дип санала. Димәк, Кандалый үлеп, 40 ел вакыт үткәч тә проблемалар үзгәрмәгән дигән нәтиҗәгә кабаттан киләбез.
XIX гасырда укый-яза белгән кешеләрнең «галим» диеп йөртелүе билгеле. Кандалыйның мәгъшукалары да хәреф таный белгәнгә охшап тора. Шагыйрь алар белән хат телендә сөйләшә, җавап та көтеп яши. Эпистоляр жанрга хас булганча, лирик герой үз хисләрен ачыктан-ачык яза, яшерми, хәтта элементар әдәп саклауны да кирәк тапмый.
Бер күрүдә һәм еш гашыйк булучан, дәртле Кандалый һәртөрле көндәшлекне кабул итмәгән дип уйларга нигез бар. Ул чорда авылда муллалар күп була алмаган, димәк, көндәшләр крестьян арасыннан гына табылган. Кандалыйның көндәшлекне кабул итә алмаганлыгы шигырьләрендә ярылып ята. Шуның өстенә әле ул «кара мажик» көндәшне генә түгел, бай көндәшне дә кабул итми. Дөрес, байга ул факт буларак кына карый, һәрхәлдә тупас зәһәрен яудырмый.
Бу дөньядан киткәненә 155 ел булган Г. Кандалый иҗаты белән бүген дә кызыксыну кимеми. Шагыйрьләр аңа тулаем уңай карашын белдерә, мәхәббәт лирикасын үзенә үрнәк өлге итеп ала.
XIX гасырда яшәп иҗат иткән татар мәгърифәтчеләренең XX йөз ахыры — XXI гасыр башы әдәбият тарихын язган галимнәргә, дин эшлеклеләренә, татар язучыларына да бернинди дәгъвасы була алмас. Бүген дә язучылар еш кына XIX гасыр әдәбиятына, бу гасырның күренекле шәхесләренә, алар калдырган хезмәтләргә мөрәҗәгать итеп яши.
Күренекле сатирик шагыйрь Гамил Афзал, XIX гасырда туган язучыларга багышлап, унлап шигырьне туплаган аерым бер цикл тудырды [Афзал: 2004, 189]. Шуларның берсе Г.Кандалыйга тәгаенләнә. Шигырь, Кандалый үлеп, йөз ел үткәч, Хатип Госман тарафыннан чыгарылган шигырьләр китабы турында [Кандалый: 1960].

Шагыйрь юлы — кометалар юлы, Ялтырый да, көмеш юл ярып, Йөз ел буе әллә кайда йөри, Галактикаларда югалып. Шагыйрьләр дә форсат көтеп ята, Җыры, эзе калган бу җиргә, Онытылып беткәч тагын кайта, Бер ялтырап, балкып йөрергә.

Ә менә XX гасырның фәнни җәмәгатьчелектә дә, язучылар тарафыннан да мәхәббәт шагыйре буларак танылган халык шагыйре Рәдиф Гаташ Кандалыйга газәл багышлый [Гаташ: 2009, 52]. Газәлнең эчтәлегенә Кандалыйның хатлары, мәхәббәт лирикасы, мәңге гашыйк шагыйрьнең күңел ярасы, аңа каршы фикерләр, бүгенге җәмәгатьчелекнең аны ничек кабул итүе — барысы, барысы кереп бетә. Мисал өчен газәлнең үзенә мөрәҗәгать итик: 

Гомереңә җитәр төшсә рәнҗеше - Язмышыңда эз булыр, тап рәвешле...
Чөнки ихлас шагыйрь җаныннан анлар -
Тәңресенә, шиксез, ирешер хатлар!
Шундый дога Кандалый хәзрәт кылды: Ярга ялварганы — чын каргыш булды. 

Билгеле, Гаташ шигыре дидактика түгел инде. Аның лирик герое Кандалый кебек үз хисләрен мәҗбүриләп такмый. Бу газәлендә аның гашыйк кешегә психологик яктан якын килүе, мәкъшукны тирәнтен аңлавы күренә.
Кандалый иҗаты Гаташны робагый язарга да рухландыра. Әдәбиятны, аның тарихын, теориясен тирән белгән шагыйрь мәхәббәткә дә фәлсәфи планда якын килә. Шул ук вакытта аның лирик герое җавапсыз мәхәббәттән курка да булса кирәк. Бер робагые шул турыда сөйли:

Сәхипҗамал — Кандалый даны
Сәхипҗсамал абыстайның оныгы
Түгелме син? Пәрәү кызы туруны?
Рухи бабам, шиксез, Кандалый хәзрәт, Илгә фаш булса да сөю — урынлы! —
дип, шагыйрь тантана итә. Р.Гаташ заман татар шагыйрьләре арасында Кандалый кебек мәхәббәт шигырь-хатларын иң күп язучы булып танылды. Аның хатлары төгәл классик формаларга утыртылган, газәл, робагый, ирекле шигырь, традицион формалылары да бар. Шагыйрь үзе үк аларның адресатын да билгели.
Ялкын тулы бу хатлар кемгә, дисәң, Мирас алар дөньяга безнең хистән.
Кандалыйның мәхәббәт хатлары зур шагыйрьләрдә һәрвакыт соклану уяткан. 1997 елда Илдар Юзеев шундый бер шигыренең исемен «Киләчәк кызына хат» дип исемли [Юзеев: 2002, 1 т., 234]. Шигырьдәге төп мотив — Кандалый кебек тик бер хат язу. Шигырьдә лирик геройның шикләнүләре дә урын ала. XIX гасыр кызлары Кандалыйның хатта язылган хисләрен кабул итмәгәч, XXI гасыр кызлары хатның үзен укып та мәшәкатьләнмәс дигән фаразын үткәрә. 

Килеп җитте Кандалыйның Сөю хатлары.
Гашыйк кызлар шигырьләрен Сөеп ятлады.
Күп кызларны сөю гөнаһ Саналмый кебек.
Мин дә бик күп гашыйк булдым Кандалый кебек.
«Җырың яшәр!» — диеп күңел Алдалый кебек.
Хыялым — тик бер хат язу Кандалый кебек. 

Ышанам һәм өмет баглыйм Шигырь-җырларга.
Хатым китсен сез яшәгән Ерак елларга.
Сөю яшәр, хис тә яшәр, Сизәм: алар нык!
Тик калырмы татар кызы
Мине аңларлык?
Җаныгызда бу хатыма
Табылса урын,
Сөенечтән сезне кочып Еласын җырым... 

Бүген хәтта сәясәт һәм икътисад та XIX гасыр мәгърифәтчеләре әйтеп калдырган фикерләргә әйләнеп кайта башлады кебек. Мисал өчен, 2019 елда Казанда булачак эшче һөнәрләре чемпионатын гына алу да җитәр. Мәшһүр Парижлар белән узышып, Казан бу ярышны үзендә үткәрү хокукын яулап алды.
Әле XX гасырның 90 нчы елларында гына урта мәктәпне тәмамлаган һәр яшь кешенең югары белемгә ия булуы хуплана иде. Мәктәпләр югары уку йортына керүнең 100% лы күрсәткече белән мактана килде. Йөз үк булмаса да, моңа ирешелде. Нәтиҗәдә, эш белән мәшгульлек үзәкләре югары белемле яшь белгечләр белән тулды. Шул ук вакытта эшче һөнәрләргә вакансияләр артты, дөресрәге, кул белән тотып эшли торган кеше калмады.
Әмма мәктәпләргә ЕГЭ формасын кертү, аның бары тик рус телендә генә булуы югары белем алуның массачыл тәртибен киметте. Бүгенге көндә төп мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең яртысы, хәтта күбрәге дә һөнәр бирә торган уку йортларына бара башлады. Киләчәктә бу күрсәткечнең тагын артуы көтелә.
Болар барысы бүгенге көн өчен мәгариф системасының яңалыгы буларак кабул ителсә дә, XIX гасыр әдәбиятында яңалык түгел. Бу чорның мәгърифәтче язучылары прозада заман героеннан, беренче чиратта, белемле һәм әхлаклы булу, белем-тәрбияле тигез гаиләдә үсү, камил сәламәтлеккә ирешеп, тормыш итәр өчен практик яктан файдасы тиярлек һөнәрле булу, халык һәм җәмәгать интересларын шәхси мәнфәгатьләрдән өстен кую кебек сыйфатларны таләп иткән.
XIX йөз белән соклану хисе Флёра Тарханова шигырьләренә дә хас [Тарханова: 

2005]. Аның бер шигыре «Унтугызынчы йөз кешесемен» дип атала. Шигырьдә бу чор идеаллаштырыла, итагатьле, матур сүзләр генә сөйләнгән чор итеп күрсәтелә, тел сәясәте XXI гасыр белән чагыштырыла, бүген «ана сөте белән керми калгангадыр, бик күпләрнең сөйләм, тел ватык» дигән факт китерелә. Шигырь лирик геройның XIX гасырга кайтырга теләвен әйтеп тәмамлана.
Унтугызынчы йөз кешесемен - Яшәр идем тик шул гасырда. Хөсетле ҺӘМ чирле яңа чорга Куркам хәтта аяк басарга, -
дип белдерә шагыйрә.
XIX гасыр татар әдәбияты өчен игенче һөнәре аерым әһәмияткә ия. Татар крестьянының авыр хезмәте, төп геройның тормыш итү кәсебенә әверелеп, әдәби әсәрләрдә урын ала. Бу чор муллалык дәрәҗәсенең нәселдән нәселгә күчеп баруы белән аерылып тора. Мәгърифәтче әдипләр арасында атасы сәүдәгәр яки башка һөнәр иясе булганнар бик аз. Игенченең кешелекне туендыручы булганлыгы билгеле. Әмма авылда яшәп гомер иткән Кандалыйның игенче һөнәренә, хезмәтенә кимсетеп каравы мәгълүм. 17-18 яшендә үк «Иген икмәк — михнәт чикмәк», дигәндә ул, бәхәссез, хаклы. Әмма шул игенченең хезмәтеннән бер генә дә позитив чаткы күрмәвен ничек аңлатырга да белмәссең. Аның өчен игенче — «надан бер кара мажик», Кандалый аны сурәтләгәндә кара буяуларны бер дә кызганмый, күз алдына хәтта кеше түгел, тупас, пычрак табигый инстинктлары белән ниндидер исемсез хайван килеп баса. Шунысы гаҗәп: ул «хайван» Кандалыйның өстәлендә тәгам булсын өчен тырыша.
Әлеге мәсьәләдә М.Госманов фикерләренә мөрәҗәгать итик. Ул «гадәти дөнья интересларына, хуҗалык эшләренә җирәнеп карау — «фани дөнья» дан йөз чөерү — тәсауыф тәгълиматының төп идеяләренең берсе», дип язып чыга. Бу идеянең мулла Кандалыйда нәселдән нәселгә күчеп баруын гадәти күренеш дип саный. Гел акыл эше белән генә шөгыльләнү, китап уку эше генә хөрмәткә лаек, дигән тәрбиянең Кандалыйга ана сөте белән кергән булуын, аның башкача уйлый алмавын, икенче төрле әйткәндә, эгоистлыгын шуның белән аңлата. М.Госманов Кандалыйның сәер гадәтләрен табигый талантка бәйли, аның укыган вакытта ук калкып чыккан акыл өстенлеген гадәти хәл итеп карый. Бу мәсьәләдә Кандалыйның беренче булмавын искәртә, чын татар шагыйре булган (Көнчыгыш түгел дип аңларга!) Г.Утыз- Имәнинең дә берничә порнографик әсәре булуын әйтә [Кандалый: 1988, 17].
XX гасыр ахырында Кандалый кебек туган җире Ульяновск җирлеге булган шагыйрь Ренат Харис «Өч үбешү» исемле үзе үк эротик дип атаган поэма язды [Харисов: 2006, 184]. Поэманың Кандалый иҗаты белән тыгыз бәйләнеше бар. Өч бүлектән гыйбарәт булган поэмага «Сәхипҗамалга» дан өч цитата куелган. Аларның эчтәлеген нәзакәтле дип атап булмас иде. Билгеле, халык шагыйре поэмада порнография дәрәҗәсенә төшми, физиология мәсьәләсен әдәби образлыкка күчерә белә, ислам дине кагыйдәләреннән чыкмый, гаилә иминлегенә кагылмыйча гына нәсел калдыруга килеп чыга, һәм шуның белән лирик персонажга карата соклану хисләре тудыруга ирешә.
Ренат Харисның Кандалый белән мавыгуын шагыйрь Роберт Миңнуллин «эләктереп ала» һәм үзенең «Ренат Харис шигырь укый» исемле пародиясен багышлый [Миңнуллин: 2007, 53]. Пародиядә Р.Харисның эротик поэманы каләмдәшләренә җиткерү вакыты турында сөйләнелә. Шагыйрь дәртләнеп укый, фикердәшләре бик теләп тыңлый. Гомумән, шигырьнең тыңлаучыга тәэсир итү көче турында җиткерелә.
Соңыннан «Чыннан да бөек икән шул Габделҗаббар Кандалый!» дигән нәтиҗә ясала.
Туфан Миңнуллинның «Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала», дигән сүзләре билгеле [Миңнуллин, 2015, 184]. Кандалыйны да Сәхипҗамалга булган җавапсыз мәхәббәт ярасы гомер буе бимазалап торган булса кирәк. М.Госманов фикеренчә, Сәхипҗамалга юнәлтелгән җырлары, еллар үткәч үзгәртелеп, Фәрхи исеменә юнәлтелә. Фәрхигә гашыйк булганнан соң, аның иң матур шигырьләрен язганы билгеле. Бу юлы
Укыганда тамагын да Кырып-кырып алгалый... Ренат Харис шигырь укый. Укыганы — Кандалый.
Иң татлы урыннарында Юри туктап алгалый.
Бу — бөтенләй башка Харис, Бу — өр-яңа Кандалый.
ФӘРИДӘ ХӘСӘНОВА
150
теләгенә дә ирешә ул, өйләнә. Тик ахырдан барыбер аерыла. Аннан соң Хәлимәгә өйләнеп карый, әмма инде дәртле шигырьләре язылмый башлый. Безгә нәкъ менә шул Хәлимәнең Кандалый мирасын таратканы билгеле була.
Кандалыйның безгә килеп җиткән мирасы да кызыксынып укыла, диссертацияләр языла, башка шагыйрьләрнең иҗатларында телгә алына, хәтта аңа ияреп язулар да очрый. Бу инде теманың дәвамлы, иҗатның кызыклы булуы турында сөйли. Сүзебезне заман мәхәббәт шагыйре фикере белән тәмамлыйк:
Бар гаебең ихласлык булган, шагыйрь!
Аңлаган җирдә сине кайсы әмир?!. Кыз урлаган ирне дә аклаган мир, - Без дә шул заттан, хакимнәр, белегез! Мәхәббәт шагыйрен таный белегез! - Сәер җаннарны. танып баш иегез. Мәхәббәт шагыйрен яклый белегез!
Әдәбият
1. Афзал Г. Сайланма әсәрләр: 3 томда. 2 том: юмор һәм сатира, лирика, публицистика.
— Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. — 335 б.
2. Гаташ Г.К. Сайланма әсәрләр: 3 томда / Кереш сүз авт. Х.Миңнегулов, Р.Зәйдулла, Р.Ганиева. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.
3. Кандалый Г. Шигырьләр / Төз.Х.Госман. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1960. — 188 б.
4. Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар. Төз., текст һәм иск. хәз., кереш сүз авт. М.Госманов. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1988. — 558 б.
5. Миңнуллин Р.М. Сайланма әсәрләр: 7 томда. 2 том: шигырьләр, җырлар, эпиграммалар.
— Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. — 591 б.
6. Миңнуллин Р.М. Яра // Казан утлары, 2015. — №7.
7. Тарханова Ф.Г. Яшьлек эзем калган сукмаклар: шигырьләр, җырлар, поэмалар. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. — 223 б.
8. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты / Төз. М.Гайнуллин. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.
9. Татар эпосы. Бәетләр / Ф.Ахметова-Урманче. — Казан: Раннур, 2001. — 512 б.
10. Харисов Р.М. Сайланма әсәрләр: 7 томда. 4 том: поэмалар / Төз. һәм кереш сүз авт. Ф.Ф.Хәсәнова. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. — 367 б.
11. Бади З. Сайланма әсәрләр. — Казан: Таткнигоиздат, 1957.
12. Юзеев И. Сайланма әсәрләр: 5 томда. 1 т. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. — 383 б.
Фәридә ХӘСӘНОВА, филология фәннәре кандидаты,
Г.Ибранимов исемендәге Тел, әдәбият ҺӘМ сәнгать институтының Әдәбият белеме бүлеге мөдире