АРЧА КЫРЫ
ГАРИФ АХУНОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
1984 елның май аендагы кызыл бәйрәмнәре үткән иде инде. Иртәнге уннар тирәсе. Язучылар оешмасының пропаганда бүлегендә телефон тирләтеп утырам.
— Сине Гариф абый эзли! — дигән тавышка сискәнеп киттем. Ничек инде эзли?! Менә бит инде мин, дим аптырашка калып. Ярар, артык сүз көрәштерә торган чак түгел, Идарә язучыларның Х съездына, ягъни отчёт һәм сайлауга әзерләнә, йомыш кушасылары бардыр.
Председатель бүлмәсендә бүз плащ кигән Сибгат Хәким белән көрән төстәге җиңел курткалы Мөхәммәт Мәһдиев утыра. Урыннарыннан кузгатмыйча гына күрешеп чыктым да Гариф абый өстәле каршында үрә каттым:
— Мин иртәдән монда...
— Ә куда ты денишься, дигән иде берәү! — Шөкер, Гариф абыйның кәефе иртәдән үк шәп күренә. — Кәримов, Арчаны урап кайтабыз.
— Мин бит әле...
...Ун көн элек кенә, Арчаны аркылы-торкылы гизеп, 24 чыгыш ясап кайттым, дип Филармония оештырган лекторийда кызыл афишалар күтәреп йөргәнемне әйтмәкче идем — өлгермәдем.
— Кәримов, эшең качмас, — диде ул үзенчә фаразлап, машина аста көтә, сиңа биш минут!
Мәһдиев белән Ахунов уртасында барам. «Волга» да йөргән кешеләр хәтерлидер инде, уртадагы урынның аяк астына өрлек чаклы кардан валы туры килә. Шуңа күрә дә Арчаның дүртенче магиканы Гомәр Бәширов сәяхәт арбасына сыймагандыр. Ә минем әле 60 килолы чагым гына...
— Менә, Кәримов, без — өч якташ, туган авылларыбызны күреп кайтырга дип чыктык. Ие-е! Сибгат абыең да Арчаныкы, ул Әтнәнеке булып-булып кына ала.
— Арагызга сыйдырганыгыз өчен Питрәчемнең рәхмәте яусын сезгә! — дим. Яшермим, үземнең бүген мине нинди сынау көткәнен бик беләсем килә.
— Ә сине без, Кәримов, Әгерҗе кияве буларак иярттек, — диде Гариф абый, тавышын уйнатып.
Алда утырган Сибгат абыйның йөзен күреп булмый — «Халык шофёры» Тәлгать абый кашагадагы көзгене үзенә борып куйган. Ә менә Мөхәммәт абый йөзендә кинаяле пауза саклап, шактый барды әле. Ник дигәндә, Гариф абыйның үзе дә Әгерҗе кияве икәнне бөтенебез беләбез.
Сагыну... юксыну... җирсү, туып-үскән нигезгә кайтып гыйбадәт кылу — еш кына зур югалту белән бәйле. Абзыйларның өчесендә дә бер үк гамь дип уйламыйм. Гариф абыйда хикмәт: Язучылар оешмасының ун еллык рәисе; ун ел буе СССР Югары Советы депутаты; нәфис фильм төшерелгән «Хәзинә»се; «Хуҗалар», «Габбас хәзрәт», «Идел кызы» трилогиясе авторы; драматург, публицист, тәрҗемәче; баскычны текә куеп, тиз арада үргә менгән авторитет; 50 яшендә дөнья шаулатып юбилей кичәләре үткәрә алган Гариф Ахунов — китү белән калу арасында.
Бүгенгеләр 50дән узгач Союзга керә генә әле. Гариф абыйның «рекордларын» башка бер генә рәис тә кабатлый алмаячак!.. Тик Х съездда Партия галиҗәнаплары ни кыласын әлегә беркем дә белми.
— Докладлар әзерме? — Сибгат абыйның, иренеп кенә сөйләшкән кебек, кыска- кыска җөмләләре Ахуновны каушата торган иде.
— Менә, проза буенча докладчыбыз, яныбызда утыра, ие-е! Аягүрә басып җавап бир сорауга!
— Фәрвазга бирдем. — Мәһдиев кинәт җитдиләнде. — Укып чыгасым килә, диде.
— Юзинеке күптән әзер.
— Илдарга рәхәт аңа — ул союзда зарплатага эшли. Ә минем укыту, җәмәгать эшләрем сырып алган... Кыл да сыймый.
168
— Күрдеңме, Сибгат абый, төп докладлар әзер. Инде бөтен өмет синдә: син ачасың, ябасың да син!
— Ябуы кыенрак... Бәлки тимәсләр әле.
— Миңа калса, хәл ителгән инде, Сибгат абый, «пенсиягә чыгуы» формулировкасы белән...
Алар миннән тел яшерүне кирәк дип тапмадылар, Язучылар съездының иң мөһим көн тәртибе, имеш- мимеш булып, әдәби мо- хиткә таралган иде инде.
— Туфанны үгетлиләр икән дип ишеттем.
— Гафу ит, Сибгат абый, Туфан драматург буларак көч-ле дә, ну ул җитәкче түгел.
— Ринатның да поддержкасы зур.
— Ашыкмасын. Парторг вазифасы да таман гына әле аңа, шулаймы, Мәһди?
Мәһдиев, никтер, Ахуновны якларга ашыкмады:
— Мансур Хәсәновичның бер сүзе җитә. Куймый кая барасың.
— Бер сүз, дип, моннан ун ел элек тә, Сибгат абыйны Союзга Табеев үзе куймакчы иде, ә халык мине сайлады.
— Анысы бүтән ситуация, — дип, аксакал нокта сукмакчы иде, Мәһдиев эләктереп алды:
— Сибгат ага, сөйләгез әле шул притчаны.
— Аны сез генә уйлап чыгардыгыз. Үзең сөйлә. Сөйлә. Халыкка таралган инде ул.
Мәһдиев машинадагы әңгәмәнең әкренләп киңәшмәгә әйләнә баруын бик өнәмәгән иде, шуңа күрә дә ялындырып тормастан, аксакалның җан тамырына төбәп сөйли дә башлады.
— Съезд алдыннан Сибгат Хәкимне Обкомның I секретаре чакыртып ала... Булдымы шул хәл?
— Табеев мине еш кабул итте... Шуннан?
— Табеев әйтә, Сибгат Таҗиевич, без сезне Язучылар союзына председатель итеп куярга телибез, үзегез ничек уйлыйсыз бу хакта, ди... Белмим шул, ди Сибгат ага, кинәтрәк тәкъдим булды... Өйгә кайтып, хатыным белән киңәшеп карарга иде, ди. Ярар соң, ди секретарь, кайтыгыз, киңәшегез. Иртәгә нәкъ шушы вакытта көтәм, ди... Булдымы шул хәл, Сибгат ага?
— Бәлки булгандыр да.
— Икенче көнне Сибгат Хәким төгәл вакытка килеп җитә. Табеев бик кырыс кына каршы ала моны. Йә, Сибгат Таҗиевич, сез ризамы, ди. ...Мөршидә белән киңәшкәнием: ярар, куйсыннар, диде.
Табеев та җете генә җавап бирә. Мин дә өйгә кайткач хатыным белән киңәшеп карадым, ә ул: куйма син аны председатель итеп, диде...
— Даһилар хакында мәзәк күп чыга инде ул. Халык авыз иҗатына кертүегез өчен рәхмәт кенә... Ну мин үзем ризалашмаган идем ул чакны.
— Ә мин халыкка ышанам, Сибгат ага Мөршидәсе белән киңәшмичә тын да алмый, диләр бит.
— Ә син үзең соң, минут саен яулыгың белән киңәшер өчен Шаһидәне ун ел буе Союз китапханәсендә бикләп тоттың.
— Әгерҗе хатыннары көнчел бит алар, әйеме, Кәримов? — дип Гариф абый мине калак сөягемнән «шап-шап» итеп сөеп алды.
Беркавым тынлык урнашты, тик бу тынлыкта Сибгат аганың үпкәләп баруы сизелә иде. Мин, батыраеп, Гариф абый турындагысын сөйләп киттем.
— Гариф Ахунов белән Нәби Дәүли Обком бүлнисендә икесе бер палатага туры килгәннәр
Шигырь бәйрәмендә. Сулдан уңга: Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин нәм Сибгат Хәким. 1984 ел, 26 апрель.
КАМИЛ КӘРИМОВ
169
ди. Нәби Дәүлинең хәлен белеп йөрүчеләр бик юк ди, ә Гариф абый янына көн саен тәм-том күтәреп Гөлшаһидә апа килеп йөри ди. Нәби Дәүлинең эче поша моңа. Шулай беркөнне Шаһидә апа кайнар өчпочмакларны ашъяулыкка төреп алып килә. Кемең бу, Гарифҗан, дип сорый Нәби Дәүли, танымаганга сабышып. Ничек инде кем, Гөлшаһидә, күрмисеңмени — хатыным бит... дип өзгәләнә Гариф абый. Нәби Дәүли, исе китмичә генә, хатының, ә кичә пилмән пешереп алып килгәне кем иде, ди. Шаһидә кайнар шулпалы өчпочмакларны Гариф Ахуновка каплый да, ах, оятсызлар, сез әле монда гыйшык-мыйшык уйнап ятасызмы, дип, пырылдап чыгып китә.
— Шәп мәзәк! Ишеткәнем югые әле, — дип, Ахунов тагын аркамнан сөйде.
Сибгат аганың да ике иңбашы тигез дерелди — тавыш-тынсыз гына көлүе...
Әйткәнемчә, «язучы хатыны» дигән, ифрат дәрәҗәдә четерекле һәм дә мәртәбәле профессия бар. Ьөнәр түгел, һөнәргә укытып була.
Арча кырына бер кергәч инде... Гомәр Бәшировның тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә унбиш секундлык кына күренеш бар иде. Гомәр ага ролендә — Инсаф Абдулла — язу өстәле артында утыра. Нәкъ шул чакны, язучының хатыны Кәримә ролендә, Гөлчәчәк Хафизова бер касә чәй чыгарды... Шушы күренешкә К.Тинчурин исемендәге театр залын шыплап тутырган тамашачы, аягүрә басып, озаклап кул чапты. Алкышлар Гомәр аганың хатыны Кәримәгә, ягъни Мәһдиевнең хатыны — Лилиянең сөекле әнисенә, шулай булгач, бүгенге Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиеваның дәү әнисенә дигән сүз! Барысына да берьюлы!
Гариф Ахунов чорында Язучылар оешмасының штатында 23 кеше иде, «Яңа ел», «8 март», «9 май», «7 ноябрь» кебек олуг бәйрәмнәрдә зурлап табын кору матур традициягә әверелгән иде. Гадәттә, мәҗлесләр Илдар Юзеев утырган әдәби консультация бүлмәсендә уза. Тостлар күпләп-шәпләп әйтелә. Кагыйдә буларак, йомгаклау сүзе «Беренче Ледига» бирелә. Һәм банкет гаилә табынына әйләнеп куя иде. Әйе, ир белән хатын икесе бер җирдә эшләсә, эш урыны барыбер гаилә учагына әверелә инде ул...
«Телогрейка киеп, тегеннән кайтып кергән көннәреңне хәтерлисеңме, Гарифҗан?!»
«Әйе, әнкәсе, әйе, хәтерлим...»
«Мин, үземнең талантымны корбан итеп, сине зур язучы иттемме?!»
«Әйе, әнкәсе, рәхмәт сиңа шуның өчен!»
Чынлап та: хатын ирен «солдат» та итә ала, «сенат» та итә ала, ди халык. Бу яктан килгәндә, Шаһидә Максудова — Гариф Ахуновның багалмасы һәм таянычы.
Хатын-кызлар димәктән, Ахунов чорында 172 язучының 16сы гына иде алар, шуңа күрәдерме, хатын-кыз иҗаты татар әдәбиятының авангарды була алмады. Әгәр, 2-39-52 номеры белән, берәр ханым Илдар Юзеевка: «Але», әдәби консультация бүлегеме бу?» — дип шалтыратса, Илдар Юзеев еш кына: «Эһе! Женская консультация бүлеге тыңлый», — дип җавап бирә торган иде...
Бүгенге көндә кызыл билетлы ханым вә туташларыбызның саны йөздән артып китте. Әлбәттә, аларның күбесе язучылы гаиләдән, калганнары укытучылар- тәрбиячеләр булыр — бу бик табигый күренеш.
Сүз уңаеннан, 2009 елны үткәрелгән «Иделем акчарлагы» конкурсында катнашкан 37 авторның тик берәве генә малай кеше (Михаил Шишкин) иде, калганнары гел кызлар. Ирексездән Илдар Юзеевның шаяртуында әүлиялык чалымнары булган диярсең.
Гүзәл затларыбызны иҗат газабына дучар иткән сәбәпләр күп, әлбәттә: эшсезлек, кризислар, дефолт, инфляция, депрессия, илләр арасындагы конфликтлар, киләчәкнең билгесезлеге һ.б. Бу нисбәттән — ирләр гамьсезрәк... Гамьле кызларның күмәртәләп иҗатка ябырылуы могҗиза түгелдер, ул — фаҗигадыр...
Ни өчен соң без Гариф Ахунов чорын шул тиклем сагынабыз? Чөнки безгә соцзащита, соципотека, соцслужба, соцпакет кебегрәк сүзләр бик якын. Ахунов чорында иҗатыбыз соцәдәбият иде. Һәр яңа әсәр кулъязма хәлендә үк бәяләнә, «Казан утлары» журналында басылган роман һәм повестьлар ачык партия җыелышларында анализлана, шуннан соң гына китап нәшриятына тәкъдим ителә иде. Тыйнаклык, гаделлек, иҗади
170
АРЧА КЫРЫ
активлык, яшәү-эшләү һәм түләү ягыннан даими гарантияле (торгынлык түгел) чор булган ул. Без Гариф Ахунов чорын социализмны сагынган кебек сагынабыз...
Ни кызганыч, бүген без җитәкчеләрне эш бирүче һәм акча бүлүче «работодательләр» буларак кына хөрмәт итәбез. Гариф Ахунов чорында җитәкчелек үзенең эшчесен, безнең очракта язучысын, яклый ала торган ышаныч иде. Гариза язарга иренмәгән язучы теләгән вакытта уч тутырып матди ярдәм алды. Пицунда, Цхалтубо, Дубулты, Малеевка кебек иҗат йортларына путёвкалы булды. Китап нәшриятының Язучылар идарәсе белән берлектә төзелгән тематик планы Мәскәүдән үзгәрешсез расланып кайта да 15-17 табаклы проза йә 5-6 табаклы шигырь китабы чыгарган автор бер «Жигули» га җитәрлек гонорар ала торган иде.
1974-1984 еллар эчендә 172 язучының 120се яңа фатирга күчкән йә искесен яңарткан. Ә фатир артыннан йөреп, түрәләрне ышандыра алган төп кайгыртучы Гариф абый үзе гел Новаторлар урамындагы иске фатирында яшәп калды. Бүгенге чиновникларның төшенә дә кермәслек тыйнаклык бу!
1974 елны язучыларның VIII съезды сайлаган идарә составын аерым санап үтәсем килә32: Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллин, Мирсәй Әмир, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Бәширов, Әхсән Баянов, Марсель Зарипов, Мәдинә Маликова, Әдип Маликов, Туфан Миңнуллин, Зәки Нури, Вакыйф Нуруллин, Геннадий Паушкин, Атилла Расих, Шамил Рәкыйпов, Гәрәй Рәхим, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Марс Шабаев, Илдар Юзеев... Юк, мин бу исемлекне бүгенге идарә составы белән чагыштырыр өчен язмыйм, Гариф Ахунов, яңа рәис буларак, менә нинди команда белән килде, дип кенә әйтергә телим. Шуңа күрә дә элек идарә ни карар кабул итсә — шул тормышка ашкан.
Үз җәрәхәтемә үзем тоз сибеп булса да, фикеремне дәвам итим. Элек Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә Идарә тарафыннан берәр автор күрсәтелә икән (әлбәттә, КПССның Өлкә комитеты белән киңәшеп), ул, һичшиксез, олуг бүләккә лаек була иде, ә инде Ә.Еники, Г.Бәширов, М.Мәһдиев исемнәре бераз чигерелеп килгән икән, Идарәне генә гаепләргә ашыкмагыз.
Ул чакта Тукай премиясе турындагы положениедә «широкое обсуждение» дигән кагыйдә булмаган да ахрысы. Мәкалә язып фикер алышу беренче тапкыр 1997 елда гына, ягъни Ренат Харисов иҗаты тәкъдим ителгәч кенә башлана: «Мәдәни җомга» газетасында бер-бер артлы өч мәкалә басылып чыга (авторлары: Т.Галиуллин, М.Кәрим, Р.Шаһиева). Шуннан мәкалә ярышы азына да инде. 1998 елда Роберт Миңнуллин кандидатурасын яклап, шул ук «Мәдәни җомга»да 5 (биш) язма тәкъдим ителә. Шулай итеп, бу ярыш модага кереп китә. Хәзер исә «широкое обсуждение»ләр интернет челтәре аша яшерен тавышлар иленең гайбәт репрессиясенә әверелде...
Шактый гына читкәрәк кителде. Шагыйрь әйтмешли, сүз башым бит Шүрәле...
«Волга»быз Гариф Ахуновның туган авылы, дип килеп туктады. Моннан Күлле Кимегә, кайтышлый Гөберчәккә дигәннәр иде.
— Шүрәле каргаган Өчиле авылы шушында иде инде. Менә, менә... монда түбәнөй иде... Нигезебез урыны да беленеп тора, менә, карагыз... Әле капка баганабызның төпләре дә исән, имән бирешми шул...
Баштарак Гариф абый тавышында югалган уенчыгын эзләп тапкан сабыйлар сөенече бар иде. Ишелгән баз, нигез чүбе, кычытканлы түмгәкләр арасында бәргәләнә торгач, ул сөенеч өзгәләнүгә һәм әкренләп сыктануга әверелде... Кулъяулыгы белән күз төпләрен корытканда, самими җанның сынганын күрмәс өчен, читкәрәк китеп бастык...
— Минем авылга кайтып тормабыз ахрысы. Башка вакытта... — диде Сибгат ага, бик төшенке тавыш белән генә.
— Алайса кире борылабыз. Гөберчәккә!
Гариф абыйның әмерен Мәһдиев «ә?» — дип тә, «җә!» — дип тә җөпләмәде, көчәнебрәк елмаюы үзе бер җавап иде бугай.
Өчиле туфрагыннан ерагайгач, Гариф абый, куен кесәсеннән уртага бөкләнгән дәфтәр чыгарып, нидер язып куйды. Яшереп түгел, дәфтәрне тезенә куеп, укырга рөхсәт иткән кебек, ачылып язды: «Өчебез дә шушында кайтып төпләнсәк, тагын Өчиле була...» Ул бу сүзне бая гына Сибгат агага әйткән иде.
32 Исемлек Равил Фәйзуллинның «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» китабыннан (Казан: Идел-Пресс, 2006).
171
Гариф Ахунов үзенең авторитеты белән президиумнарга даими сайланган җитәкче иде. Тик утырмас, кызыл постау өстенә дермантин тышлы калын дәфтәрен җәеп, туктаусыз яза торыр: кемнең кайда ни кызык әйткәнен; залдан ишетелгән репликаларны; өлкәнрәкләр чыгышындагы өземтәләрне, авторын атап, чәчми-түкми теркәп бара. Ул дәфтәрләрнең берсендә минем исемем дә сакланган булырга тиеш...
1989 елның августында, Ринат Мөхәммәдиев җитәкчелегендә, язучыларның зур төркеме, урып-җыю барышын күрергә дип, Әгерҗе районына килеп төштек, Тирсә, Тәбәрле, Салагыш якларын айкап, кичен Әгерҗенең мәдәният сараенда иркенләп әдәби кичә үткәрдек. Әгерҗе хакимияте чыгыш ясаган һәр язучыга сөяннән кырдырып эшләнгән бизәкле, капкачлы чүлмәк бүләк итте — эче тулы шифалы юкә балы! Делегациябез җитәкчесенә, шулай ук Туфан Миңнуллин, Гариф Ахуновларга бер литрлы чүлмәкләр эләкте, соңыннан чыгыш ясаучыларга, шул исәптән миңа да күчтәнәчнең майонез банкасы чаклысын гына бирделәр. Әгерҗе кияве буларак, батыраеп, микрофонга якынрак килдем дә:
— Әдәби кичәбез ахырына якынлаша бугай, чүлмәкләр вагая башлады... — дидем.
Ике сәгать буе акыллы сүз тыңлап алҗыган зал шушы җөмләдән дә рәхәтләнеп көлеп алды. Шулчак Гариф абый президиумның икенче рәтендә утырган Рашат Низамиев белән Шаһинур Мостафинны өтәләде: «Нәрсә диде, Кәримов?! Халык нидән көлде, ишетми калдым?»
Күршеләре кайтарып әйткәч, Гариф абый аны дәфтәренә теркәп куйды.
Көндәлек алып бару — язучы ирләр эше, бу шөгыль инде хәзер аерым жанр буларак та формалашты. Кызлар исә егет сөяр яшьтә генә көндәлек язгалап ала. Ә ирләр — прогматиклар — үз биографияңне башкаларга язарга калдырма — йә су кушарлар, йә артык чынын ачып салырлар, дигән караш белән картая. «Йолдызлар калка» китабында Гариф Ахуновның биографиясенә Г.Әпсәләмов, И.Гази, Х.Туфан, Ш.Маннур, С.Хәким, Г.Кашшаф, Г.Бәшировларның олпатлыгы; Т.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Г.Рәхимнәрнең егәрлеге; Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, М.Галиев һәм Ф.Сафиннарның яшьлеге сыйган...
Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәккә бик ашыктырмады, Сеҗе турысына җитәрәк, юл өстендәге кибеткә туктатты. Казаннан ике кулын гына селкеп чыккан язучы берәр күчтәнәч алырга уйлады булса кирәк. Үч иткәндәй, сатучы кыз яшь һәм чамасыз чибәр иде — Сикертән авылында туып үскәнен дә белдек. Мәһдиев, кызга тел ачкычы эзләп, тиз генә танышу йоласы үткәреп алды.
— Менә, сеңлем, синең алда бөек шагыйребез Сибгат Хәким басып тора.
— Ыы-ы... — дип җөпләп бара теге кыз.
— Менә, Гариф абыең Ахунов, үзе килде.
— Ыы-ы...
— Мине беләсең инде, күрше авылыңда туып үскән Мөхәммәт Мәһдиев булам.
— Ыы-ы...
— Ә бу кеше — Камил Кәримов дигән яшь язучы...
— И, беләбез, беләбез! Камил Кәримов безнең белән яңа гына очрашып китте!..
Якташ абыйларның исеменә ияләнеп үскән сатучы кыз мине бераз сөенебрәк әйттеме, әллә Гөберчәктә үзенең хан сараедай йорт-җирен күрсәтсә, өлешсез калган агайлар алдында мактану булып аңлашылыр дидеме — Мәһдиев уң кулы белән дирижёрларча кагынып алды да:
— Монда безгә делать ничу икән! Әйдәгез, шәкертләр, киттек Казанга! — диде.
Тимер юл астындагы Чыпчык кибетенә сугылып, Биектау урманының Өчиледәге Ахунҗан нигезе чаклы гына аланында тукталыш ясап алдык... Ә үзебез ләм-мим!
Гариф Ахунов чорының китеп барышы, һәм зур югалтулары белән үргә менгән татар әдәбиятының әкрен-әкрен генә фанилыкка якынаюы иде бу...
Аңлашылса кирәк, бу язмада мин Гариф Ахуновның әдәби мирасын анализлауны максат итеп куймадым, аның иҗаты халык күңелендә үз урынын алган инде. Ә менә ул эшләгән чорны — татар совет әдәбиятының Алтын чоры дип күкрәк киереп әйтергә хакым бар.