АЧЫК КҮҢЕЛ ИШЕГЕМ
Яктылык эзләү
Куначада йоклый әтәчләр,
Килә генә офык алланып.
Илләр гизеп тузган биштәргә
Ипи тыгып куям, бал ягып.
Юлга чыгам... Баш очымда ук
Ак йолдызлар тора эленеп.
Күкләр тарта... Шул йолдызлыкта
Яшәдем лә бугай мин элек.
Гашыйк булгач таңгы гөлләргә
Сикерепләр җиргә төштем дә,
Ак йолдызлар ерып күкләрдә
Йөрим инде хәзер төшемдә.
Күкнекеме, җирнекеме мин,
Яшим әле менә исән-сау.
Ерагая ләкин йолдызлар,
Биегәя һаман менәр тау.
Гөлдән салкын чыклар сибелә
Бәхет эзләп арган аякка.
Яктылыкка тәмам сусадым,
Кояшлырак көннәр кай якта?
Илләр гизеп тузган биштәрем
Иңнәремне баса... Таң ата.
Белмим, нинди көннәр көтәдер
Мин барасы ерак тарафта?
Юлга чыктым... Барып җитәрмен,
Җитәчәкмен, әйе, барыбер.
Кыргый җәнлек чапкан урманда
Бер яктылык, бәлки, табылыр?!
Якты алан, бәлки, табылыр...
Шагыйрь
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби.
Г.Тукай
Ул күчереп яза гына —
Шигырь — Ходай әмере.
Гөлгә кунган Былбыл бит ул,
Шаһ дәүләтнең Әмире.
Җирдән күккә күпер салган
Илаһи бер Илче ул.
Картайса да, япь-яшь калган
Сәях җанлы Юлчы ул.
Гасырлар кайтавазы
1
Җәйрәп ята илдә яшел болын,
Урман тулы җәнлек, кош-корты.
Мәңгелеккә диеп салынгандыр
Иркен даладагы таш йорты.
Кошлар йоклый гөлләр арасында,
Ай нурына бишек эленгән.
Сөт тамчысы ап-ак мендәрчеккә
Тәгәрәде сабый теленнән.
Йорт каршында кешни ак аргамак,
Иртә таңнан хуҗа җиккәндер.
Башын иеп килеп чыга урыс,
Салым түләр көне җиткәндер.
Күкселләнеп тора ерак урман,
Урманнарга илтер юл озын.
Бала-чага чабар җиләк коеп,
Гөрләп торыр Ватан көнозын.
2
Бисмилласыз өйләр. Катнаш нихак.
Азды-тузды татар даласы.
Хәлсезләнгән милләт баласы без,
Гамьсезләнгән халык баласы.
Мәскәү елмайганда елмаябыз,
Йөзен чытса, йөзне чытабыз.
Дивардагы келәм түгел инде,
Сүсәрепләр беткән чыпта без.
Йолдыз күләгәсе
1
Җан сызлаган кара төннәрдә
Ай шәүләсе керә өемә.
Бер чарасыз ятам уйланып,
Колак салып җилләр көенә.
Яктылыкка сусап ятам мин
Җан сызлаган кара төннәрдә.
Түтәлемдә гөлләр сулмасын,
Сулар сибим иртән гөлләргә.
Шиңгән гөлләр балкыр тураеп,
Гөлгә башын ияр һәр юлчы...
Җан сызлаган кара төннәрдә
Якты булып төнгә тулыймчы.
Кояш булып күккә куныймчы,
Бал кортлары гөжләр гөлләрдә...
Мин янәдән ятам терелеп
Җан сызлаган кара төннәрдә.
2
Арды җаным, бик нык туңдым мин,
Җылы эзләп озак йөрдем мин.
Карурманны ерып кердем мин,
Үләннәрдән чатыр кордым мин.
Төшәр-төшмәс кояш нурлары,
Җилләре дә исәр-исмәс гел.
Алан тып-тын. Телсез гөлләре.
Үзем дә мин иләс-миләс гел.
Яуды яңгыр, шырпым чыланды,
Дертләп сүнде ялгыз учак та.
Төнге җилдә яфрак леперди,
Йолдыз салкыннары — кочакта.
Җылынырмы җаным? Кем белгән...
Иле тоташ салкын күләгә.
... Әллә яңгыр, әллә күз яше
Тамып тора төнге гөлләргә.
Ничек инде маңкорт үрчемәсен,
Утка ат та сабый бишеген.
Ил сорап та, тел сорап та халкым,
Шакып карый урыс ишеген.
Ташкыялар калкып чыга алда,
Азатлыкка илтер юл озын.
Илдә август. Сары басуларда
Соры төлке уйный көнозын.
Ике саташу
Штрафбат
Хөкем ителгәннәр үлемгә...
Карлы биеклекне алсалар,
Бәлки акланырлар иде лә.
Алга китте рота кар ерып.
Кар эчендә ялгыз... Яланбаш
Ятып булмый иде каңгырып.
«Үрмәлә... Кирәк үрмәләргә,
Кирәк бары үрне менәргә!»
Сул аяк юк... Төшеп калгандыр,
Төшеп калган табан җылысы.
... Чыгып килә иде урманнан,
Гөмбә белән тулы тырысы.
Керфекләргә куна кичке нур,
Табаннарда үлән җылысы.
Битен юды салкын чишмәдә,
Су түгел лә, ап-ак кар икән.
Кар да түгел... Юк, кар түгел бу,
Әллә ниткән куе кан икән...
Ул күзләрен ачты. Көн суык.
Рота киткән алга. Еракка.
Бер уч җылы гына бары тик
Оялаган хәлсез йөрәккә.
... Кайтып килә инде урамнан,
Кул авырта, авыр тырысы.
Кинәт ярып керде борынны
Җирән алашаның тир исе.
Әтисе бит. Кая ашыга?
Манма тиргә баткан аты да.
Ат чаба. Дугасына кунып
Сыерчыклар таган атына.
Таныш капка. Әни. Ак көчек.
Кайтып җиттем, рәхмәт яугыры!..
Күзен ачты янә. Көн суык.
Өскә ява пуля яңгыры.
Кара керфекләргә боз каткан,
Канлы ботка баткан тар каеш.
«Кай төш соң бу, ә? Кай төш?»
Төшләнде ул үлем аралаш:
«Өйгә кайтышым бу... Кайт... Кайтыш...»
Тәнен салкын җилләр өшетте.
Күзен йомды егет. Саташты.
«Кара урман» көен ишетте.
Беткән иде рота кырылып.
Сынык тәртәләрен өстерәп,
Тик ялгыз ат йөри кар ерып.
Чишмә челтери
Зәңгәр, зәп-зәңгәр иде күлмәгең,
Ак чәчәкләр иде зәңгәрдә.
Чиләгеңне янтайтып су эчтем
Чишмә сукмагында... эңгердә.
Әйләндеме башым кинәт кенә,
Чайпалдырып минем күңелне,
Тар сукмакның яшел гөлләренә
Чиләгеңнән суың түгелде.
Чырык-чырык көлдең...
Кичке тынлык
Якты көлүеңә күмелде.
Пышылдады кемдер колагыма:
«Кочаклап бер үпче сеңелне!»
Кем эндәште, белмим. Фәрештәме
Иңнәремдә канат кагынды.
Чибәркәйнең алсу ирененә
Кичке шәфәкъ нуры ягылды.
Күккә тигән биек агач очы
Ал нурларга әнә буялган.
Бала чыгаргандыр. Бер ана кош
Аска карый алсу оядан.
Җитәкләшеп төштек чишмәгә без,
Көянтәсе кызның иңемдә.
Кытыклый колагымны сулышы,
Кулым салам җылы биленә.
Тирән тынлык. Кичке шәфәкъ сүнә,
Челтерәве тына чишмәнең...
... — Күзеңне ач, егетем, нишләдең?
Санитар кыз канлы гимнастёрка
Төймәләрен чиште ашыгып.
Эре-эре күз яшьләре кызның
Чирәмнәргә тамды таш булып.
Ыңгырашты... Кулы хәлсезләнде,
Ә аннары җиргә тезләнеп,
Йомдырды ул япь-яшь егеткәйнең
Кичке шәфәкъ сүнгән күзләрен.
Егет башын салып яткан үлән
Кан табына әнә буялган.
Каурыйлары көйгән ялгыз бер кош
Үрелеп карый кара оядан.
Тынычланды дөнья... Атышлар юк.
Келт-келт-келт... Сәгать теле йөри. ..
. Бик еракта бала чыгара кош,
Бик еракта чишмә челтери.