Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯР ЧАЛЛЫ ТҮГЕЛ, ЧАЛЛЫ!

Чаллы шәһәре җөмһүриятебез тормышында үзенә игътибарны күбрәк җәлеп иткән саен, аның тарихы һәм атамасы белән кызыксыну да көчәя. Бу турыда матбугатта «Нигә Яр Чаллы?» яисә «Чаллы шәһәренең тарихы» һәм шуңа охшаш башка язмалар урын алды. Артык «хислеләр» Чаллы атамасының борынгылыгын инкарь итеп, аны соңгы чор белән билгеләргә тырыша башлады. Шулай да, ярый әле, «соң булса да, уң булсын дигәндәй», инкыйразга ук килеп җитмәдек. Алайга калса, Чаллының (Н.Челны) атамасы чынлап та урыс җырларында җырланган «Выезжали расписные Стенки Разина челны» сүзенә кайтып каласы иде. Иң яхшы очракта да Чаллы атамасы «Челны — көймә» мәгънәсендә, Себерне яулап алучы Ермак белән бәйләнәчәк иде. (Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер: бу көймә, ялган тарихка ияреп, Чаллы шәһәре гербында үз урынын алып өлгерде инде.) Татарның тарихи атамасына урысның «Набережные»сы ябышып, «Яр» кушымтасы да өстәлде.
* * *
Ә чынбарлык нидән гыйбарәт соң? Тарихка күз салыйк. Чаллы шәһәре дигәч тә, хәзер үзенең «КамАЗ»лары белән дөньяга танылган «Яр» Чаллы шәһәре күз алдына килә. Әмма Чаллы атамасының тарихына бәйле рәвештә, безгә башка Чаллы шәһәре турында сүз алып барырга кирәк. Ул — Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы авыллары янында урнашкан борынгы Чаллы шәһәре (1183-1556). Тарих кабатлана, диләр. Мәшһүр Биләр-Болгар калалары, Яңа һәм Иске (Эчке) Казан шәһәрләре кебек, хәзерге Чаллының да тулы хокуклы тарихы — Борынгы Чаллысы бар.
Чаллы атамасы беренче тапкыр 1184 (1183) елгы вакыйгаларга бәйле Ипатьев елъязмасында1 искә алына. Анда Бөек Болгар дәүләтенә 1184 елда Владимир-Суздаль кенәзе тарафыннан оештырылган һөҗүмнәр уңаеннан мондый юллар бар: «Иделнең Болгардан астарак өлешендә урнашкан Исады утравында, урыс көймәләре тупланып, шуннан Олуг шәһәргә (Биләргә) һөҗүм ясадылар. Бу сугышлар вакытында Исады утравына, көймәләр белән Саба-Күлләр, Челматлар һәм дә алар белән бергә Тәмте болгарлары — барлыгы 5 мең кеше килеп һөҗүм итте». Әлеге бәрелешләрдә кенәз Изославның үтерелүе һәм шулай ук болгарларның Торск шәһәреннән атлы гаскәрнең ярдәмгә килүе дә искә алына.
Әйтеп үтелгән вакыйгалар һәм язма безнең тарихыбызга караганга күрә, сорау туа: бу исемнәрне йөрткән кайсы болгар кабиләләре соң болар, кайда яшәгәннәр һәм бүгенге көндә аларның варислары кемнәр һәм ничек яшиләр? Кемнәр соң алар Саба-Күл, Тәмте, Челмат кабиләләре? (Соңрак чорга караган елъязмаларда Сабакүл, Челмат шәһәрләре дип тә языла13 14.)
Бу сорауны үзләренә күпләр куйган. Мәгълүм тарихчы В.Татищев балымар, биләр кабиләләре кебек Челматларны да болгарлар дип саный. Ул бу аталышның XVII гасырга чаклы кулланышта булуын күрсәтә. С.Ремезов картасында да хәзерге Алабуганы «Шайтан каласы» Челматлар дип укыйбыз. Ә инде Н.А. Спасский үзенең тикшеренүләрендә Лаеш, Кашан, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы, Кирмәнчек, Мамадыш (Алабуга) шәһәрләрен барысын да Челмат (Чаллы) кабиләләренеке дип искәртеп уза15.
13 ПСРЛ. T.II. Ипатьевская летопись. — М., 1962. — С. 626.
14 ПСРЛ. Т. I. Лаврентьевская летопись и Суздальская летопись по Академическому списку. — М., 1962. — С. 390; ПСРЛ. Т. 1Х. Патриаршая или Никоновская летопись. — М., 1965. — С. 10; ПСРЛ. Т. ХУ. Летописный сборник, именуемый Тверской летописью. — М., 1965. — С. 269.
15 Спасский Н.А. Очерки по родиноведению Казанской губернии. — 2-е изд. — 1912.
6. «К. У.» № 10 159
Бөек Болгар дәүләтенең бер өлешен хасил иткән бу болгар кабиләләренең тиз арада үзләренең башкаласы Олуг Биләргә ярдәмгә килүләре дә игътибарга лаек. Алар турындагы мәгълүматларның 1184 елда ук искә алынуы Чулман буендагы болгарларның тормышын күзалларга мөмкинлек бирә. Беренчедән, аларның дошман килүе турында тиз арада хәбәрдар булуы болгарларның бердәмлеген белгертсә, икенчедән, кыска вакыт эчендә 5 меңлек гаскәр куя алулары, көймәләрдә һөҗүм ясау мөмкинлекләре игътибарга лаек.
Бу чорларда 20-30 сугышчы бирә алырлык авылларны да зур авыллар исәбенә кертергә була. XII гасыр күпкә киңәя.
Челмат атамасына киңрәк тукталасым килә. Челматлар алар — Челман яисә Чулман ахырында алар күбесенчә Идел-Чулман буйларында яши. Хәзерге чорда без атап узган җирләр тирәсендә XII гасырга караган дистәгә якын шәһәр (Алабуга, Кашан 1, Кашан 2, «Керпе угы» шәһәрчеге (XII-XIV), Ташкирмән, Имән Кискә) һәм күп кенә борынгы авылчыклар һәм каберлекләр билгеле. Ә инде соңрак чорга караган тарихи һәйкәлләрнең саны күп тапкырга арта һәм аларның урнашу җирләре дә кешеләре. Чулман — хәзерге Кама елгасының шул чордагы аталышы. Чулман атамасы үзе дә төрле гасырларга караган елъязмалар һәм китапларда төрлечә языла. Мәмлүкләр чоры географы Әл-Омари (XIV гасыр) аны Чулыман, икенче бер гарәп авторы Ибн Халдун (1332-1406) Җалыман дип атап уза. Шулай ук Елыман, Чалыман һәм башка исемнәр дә билгеле. Кыска гына тарихи экскурсия ясаганда, Чулман атамасының төрләнү тарихы һәм географиясе шундый.
Ә Чаллы атамасының мәгънәсе нәрсәгә кайтып кала соң? Шунысы кызык: бу аңлатмада да һәркем үзенчә ачыш ясый. Аның беренчесе «Чаллы — ташлы» мәгънәсендә аңлатыла. Андагы «Чал-таш», имеш, чуваш теленнән алынган. Ләкин без элекке чорда Чаллы тирәсендә бер генә чуваш авылын да таба алмыйбыз. Аннан соң «таш» ул — төрки сүз һәм «таш» сүзен без инде «таш билге» язуында Болгар- Алтын Урда чоры кабер ташларыннан ук укып беләбез. Акташ, Ташкичү, Ташкент һәм башка «таш» сүзенә бәйле борынгы атамаларда «чал» сүзе күренми дә. Икенче бер аңлатмада Чаллы атамасы шул исемдәге болгар кабиләләре булу мөмкинлегенә ишарә ясый. Җитмәсә, «чал» сүзе Дунай болгарларында да очрый. Шулай да бу турыда борынгы язмаларда еш искә алынмый.
Ниһаять, тагын бер аңлатмада «чал» сүзе борынгылыкны белдерә һәм ул күпкә киңрәк мәгънәгә ия (чаллы, борынгы). Күптәнге, иске әйберләр, вакыты җиткәч, агачлар да саргаялар, соры төскә керәләр. Күп кенә яр буйлары да, тау башлары да аксыл соры ташлар, кипкән үләннәр белән каплана. Олыгайган саен, чәчләргә дә чал керә. Гомер-гомердән милләтебезгә тереклек суы биргән Иделне олылаганда да, «Чал Идел», дибез бит.
«Чал» — борынгы төрки сүз. Төркиләрдән ул күп кенә башка халыклар теленә дә күчкән. Урыс халкы да «чал» — «чалый» сүзен күп кенә аңлатмаларда куллана. Мәсәлән, чалый — серый, чалый — седой, чалый конь, чалая погодка, чалая могила һәм башкалар. Кыргыз телендә «чал баш аска» — «седоголовая скала» мәгънәсендә кулланыла. Ә шул ук искә алып узган Дунай болгарларындагы «чал» сүзе кар белән капланган тау башларын аңлата. Чал чәчләрне генә капламый, халык кабул иткән мәгънәдә тау башларын да, елга буйларын да, хәтта җәнлекләр, кешеләрне дә чал баса. Бигрәк тә аларның төсләре аксыл-соры булса.
ахырында алар күбесенчә Идел-Чулман буйларында яши. Хәзерге чорда без атап узган җирләр тирәсендә XII гасырга караган дистәгә якын шәһәр (Алабуга, Кашан 1, Кашан 2, «Керпе угы» шәһәрчеге (XII-XIV), Ташкирмән, Имән Кискә) һәм күп кенә борынгы авылчыклар һәм каберлекләр билгеле. Ә инде соңрак чорга караган тарихи һәйкәлләрнең саны күп тапкырга арта һәм аларның урнашу җирләре дә
НУРУЛЛА ГАРИФ
160
Чаллы атамасының таралышына игътибар итик. Хәзерге чорда җөмһүриятебездә булган 20дән артык Чаллы атамасындагы авылларның 75-80 проценты Чулман буйларыннан 15-20 чакрым ераклыкта урнашкан. Чулманның үзенә үк биш Чаллы елгасы кушыла. Ә соңрак чорга карасак, Казан губернасы җирләрендә Чаллы атамасында барлыгы 33 авыл санап үтелә. Ә Чел, Чул атамалары белән алар — 40ка, авыллардан тыш атамалар белән 60ка җитә. Аларның урнашуы да борынгы Чулман буйларында. Мәсәлән, шул чордагы Лаешта — 11, элекке Алабуга, Малмыж, Минзәлә өязләрендә 7 Чаллы атамасындагы авыл була. Челмат-Чаллыларның шул чордагы яшәү җирләре хәзерге Саба Күл, Тәмтеләрдән көнчыгыштарак, Чулман һәм Чулманга коя торган Чаллы елгалары тирәсендә урнашкан була.
Чаллы атамаларының таралуы яисә кимүе, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татар авылларының шәһәрләрдән — 30-40, ә зур елгалардан 15-20 чакрым ераклыкка куылуы сәбәпле дә. Инде Чаллы төбәген күзаллап, аның үзәгенә күчсәк, шул тирә-яктагы Чаллы авыллары уртасында безне борынгы Чаллы шәһәрлегенең әлегәчә сакланган ныгытма урыннары, саклану чокырлары, шул чордагы кабер ташлы зират урыннары каршылар.
Бу шәһәрне татар язмаларында еш кына Чаллы (Кала тау), Корым Чаллы, ә урыс үзгәртелгән һәм юкка чыккан авыллар исәбенә кимеде. Мәсәлән, әйтеп узылган җирләр тирәсендә 1619 елгы язма китапларда искә алынган Югары Чаллы хәзер — Керәшен Казаклары, Яңа Чаллы — Олы Кадрәк, Түбән Чаллы Мәмле Казаклары исемнәрендә билгеле.язмаларында Чаллин, Чалым, Чаллым һәм Чалмат исемнәрендә күрергә була. Казан шәһәре яулап алынганнан соң да, борынгы Чаллы шәһәренең атамасы әле тарихтан бөтенләй үк төшеп калмый. Казан шәһәре урыслар тарафыннан җимерелгәч, тирә- яктагы халык милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелә. Шул чорга караган язмаларда 1556 елда баш күтәрүчеләрнең Чаллым шәһәрен торгызулары искә алына16. Чаллым- Чаллы шәһәрен кабат торгызып, аның җирлегендә вакытлыча Казан ханлыгы һәм аның башкаласы торгызыла. Чаллылар ханлыкка Сөембикәнең энесе Гали Әкрамны чакыралар17. Гали аларның ярдәм сорауларын кире какмый. Әтисе Йосыф мирзадан да, Әстерхан ханлыгыннан да булышырга вәгъдә алгач, ул үзенең коралланган 300 кешесе белән Мәмеш Бирде җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр тарафыннан күптән түгел генә кабат торгызылган Чаллы каласына хан булып килеп урнаша. Алар кул астында берләшкән баш күтәрүчеләр, тигезсез сугышларда батырларча көрәшеп, Мәскәү якларыннан берсе артыннан берсе килеп торган князь Н.Мстиславский, Юрьев, бояр Морозов һ.б. җитәкләгән, баштанаяк коралланган басып алучыларга каршы әледән-әле каршылык күрсәтеп, аларның хәрәкәтләрен тыеп торалар. Әмма тигезсез сугышлар нәтиҗәсендә баш күтәрүчеләрнең көчләре кимегәннән кими. 1556 елда Казан ханлыгының соңгы форпосты Чаллы шәһәре дә алына.
* * *
Тарихи һәм сәяси вакыйгаларга бәйле, Казан ханлыгы чорыннан калган археологик һәйкәлләр бик аз өйрәнелгән. Без бу чорны күбесенчә урыс тарихы, аның тарихчылары күзлегеннән генә күреп беләбез, өйрәнәбез. Алары да бары өзек-төтек юллар белән Тау ягы, Казан, Арча тирәләре турында гына. 1552 елда Казанның алынуы әле Казан ханлыгының тулысынча җимерелүен күрсәтми. Илбасарларга каршы сугыш дәвамлы була. Бу чорда Казан шәһәре Казан ханлыгында төп рольне үз кулына алса да, аның әле Казан белән бергә элекке кечкенә ханлыкларының
16 ПСРЛ. Т. XIX. История о Казанском царстве (Казанский летописец). — СПб., 1903. — VII-XVI. — 530 с.
17 Трепавлов В.В. История Ногайской Орды / В.В.Трепавлов; отв. ред. М.А.Усманов. — М.: Изд. фирма «Восточная литература» РАН, 2002. — С. 257-258.
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта бу авылларның бер өлеше күчерелгән, исемнәре үзгәртелгән һәм юкка чыккан авыллар исәбенә кимеде. Мәсәлән, әйтеп узылган җирләр тирәсендә 1619 елгы язма китапларда искә алынган Югары Чаллы хәзер — Керәшен Казаклары, Яңа Чаллы — Олы Кадрәк, Түбән Чаллы Мәмле Казаклары исемнәрендә билгеле.
6* 161
ЯР ЧАЛЛЫ ТҮГЕЛ, ЧАЛЛЫ!
(билек, әмирлекләренең) үзәген тәшкил иткән башка төбәкләре дә була. Әлеге аерым төбәкләргә Казан тирәсеннән тыш Арча төбәген, Мишә елгасының югары һәм урта агымы буйларын, Мишәнең аскы өлешеннән алып Нократ буйларыннан ары сузылган элекке Чаллы ханлыгы җирләрен, Тау ягын, аннан төньяктагы Ашыт буйларын һәм башкаларны кертергә була.
Бу элекке билек җирләренең үзәкләрен тәшкил иткән шәһәрләрне дә без Казан белән бергә Казан ханлыгы шәһәрләре исәбенә кертә алабыз. Алар: Арча, Чаллы, Өтернәс, Алат, Иске Җөри, Иске Казан, Алабуга һәм башкалар. «Казан елъязмасы» н- да алар ныгытылган кечкенә шәһәрчекләр белән бергә утызга якын дип әйтелә18.
* * *
Сәяси яктан йомшаклык җилләре искәндә, тарихчыларга археологик яктан азмы-күпме өйрәнү мөмкинлеге булып алды. Хәзерге Чаллы шәһәре биләмәсенә кергән Элеватор тавында да, аз булса да, археологик яктан тикшерү уздырылды. (Бу урында шәхси йортлар тыгыз урнашкан, көрәк тыгарга урын табуы җиңел түгел.) Чаллы елгасының тамагында утырган урында (бу тирә Элеватор тавы атамасында билгеле), тикшерү нәтиҗәләренә таянып, археологлар хәрби ныгытма урнашкан19 дип фараз кыла. Шунда ук инде урыны билгеләнгән һәм вакыты Алтын Урда чоры белән тәңгәлләштерелгән борынгы авыл урыны (Е.П.Казаков аны «Чаллы тамагы авыллыгы» буларак тамгалый) да табылды. Керамик материал да бу урында бик борынгы чорларда ук болгар-татар халкы яшәгәнлеген дәлилли.
* * *
Янә Чаллы шәһәре һәм аның тирә-ягын күзаллап, тарихын барлап, әйтәсе килгәнем шул: моннан 810 еллар элек искә алынган, биредә яшәгән Саба Күл, Тәмте һәм Чаллы кешеләре — безнең болгар бабаларыбыз. Алар бердәм булып, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәгән, кайгы-шатлыклары да уртак булган. Бу чорларга караган бизәкле кабер ташлары аларның үз әби-бабаларына ихтирамлы булуларын белгертә. Хәзерге Чаллы шәһәре дә — үткән чорлар мирасы. Аның исеме дә Яр Чаллы түгел, Чаллы! Без шулай барына да ризалашабыз һәм читләргә ярашабыз икән, тиздән ата-баба җирендә тамырсыз, тарихсыз калуыбыз да бик ихтимал.
Менә шундый чагыштыру, язмыш һәм чынбарлык!
Язмамны тәмамлап, тагын шуны да әйтәсем килә: тарихыбызны барлап, өйрәнеп, үткәннәр белән бүгенгебезне чагыштырып, бик яхшы сабак аласы бар безгә. Бу эшләрне озакка сузмаска, тарихыбызны битарафлыкта, үз тузанында ук күмеп калдырмаска иде!
* * *
Чаллыны күтәрү, дөньяга танытуда аның тарихына игътибарны юнәлтү бик тә мөһим. Монда борынгы Чаллының «КамАЗ» юлыннан бары 3-4 чакрым ераклыкта, Казан белән хәзерге Чаллының нәкъ уртасында урнашуы да күп уңайлыклар тудыра.
Борынгы Чаллының Кремль диварлары, аның эчендәге Хан йорты һәм мәчете торгызылып, тирә-яктагы изге чишмәләре чистартылса, янындагы искиткеч табигате тагын да матураеп, туристларда да онытылмас хисләр калдырыр иде.
Хәзерге вакытта тормышка ашырыла башлаган «Көмеш ай» проекты да киләчәктә Җүкәтаудан соң Түбән Кама — Чаллы — Алабуга — Кирмән — Борынгы Чаллы — Кашан — Казан тукталышлары белән түгәрәкләнер. Борынгы Чаллы тирәсендәге авылларның халкы да гаҗәеп эшчән, игелекле булулары белән икътисади, рухи һәм мәдәни проблемаларны хәл итәргә булышыр иде.