Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Зариф БӘШИРИ
Авыр сүзне җиңеләйт

Йосыф хәзрәт Фатих Әмирхан турында «Зариф мулланың күзлекле улы үзе студент, үзе социал-демократ икән!» дигән сүзләрне ишеткән дә аны үз күзе белән күрергә теләгән. Әнә шундый теләктә йөргән бер вакытта ул Фатих Әмирхан белән көтмәгәндә очраша. Кемдер берәү аңа: «Зариф хәзрәтнең күзлекле улы шул була инде», — дип төртеп күрсәтә. Йосыф хәзрәт читтән күрү белән генә чикләнми, Фатихның алдына ук килеп баса: «Зариф хәзрәтнең күзлекле улы! Үзең судин, үзең «сасыган виноград» син буласыңмы инде ул?» — дип сорый. Татар өчен авыр әйтелешле «социал-демократ»ны шулай сасы виноградка әверелдерә.
— Йосыф хәзрәтнең кыңгыр аткан ташы туры килеп төшкән, — ди Тукай, моны ишеткәч. — Азмыни бездә биленә ат аркалыгы бәйләп, кызыл авызланып йөргән «сасыган виноградлар»!
Бу атама шулай ук яшьләр арасында тиз таралып китте. Берәрсе белер- белмәс сәясәттә гәп орып кызыл авызлана башласа, аңа: «Җитәр инде, сасыган виноградланып торма!» — дип туктаталар иде.

Хәсән ТУФАН

Тел язмышы
Тукай абый туган телне

«Әнкәм теле», дисә дә,
Менә сиңа тамаша!
Заман ничек алмаша:

Ана теле безнең өйдә

Әби теле ләбаса.


Салих БАТТАЛ
Көндәлекләрдән

Аэродромнан Муса Җәлилгә (1934, 23 октябрь) шылтыраттым:
— Кил, кинога билет бар.
— Нинди картина?
— Яшәртү турында. Фәнни картина.
— Һи, алайса картлар гына карарлык икән.
— Шуның өчен сиңа шылтыратуым да, — дидем мин, — «сакалым сабынлы мунчала кебек» дип шигырь язгансың ич милиционер кыз турында...
Барып керәсең — Муса бүлмәсенең (Столешников тыкрыгында) ишеге һәрвакыт ачык, үзе
Безнең өйдә ул телдә шул Әби генә сөйләшә.
күп вакытта өйдә булмый. Берчакны төнге унбергәчә көтеп утырдык. Кайтты. Театрда булган. Фәтхи Бурнаш белән икәүләп. Бурнаш Казаннан килгәндә, юлда арыган, күрәсең, йоклап утырган.
— «Дедушкин сон»ны карарга барып, Бурнаш йокысын карап кайттым, — ди Муса.
Икенче барганда да өйдә юк иде. Ул кайтканчы башкалар да җыелды. Муса аптекадан теш даруы алып кайткан. Әхмәт Фәйзи дару шешәсен алып карады да:
— Бу теш даруы түгел, — диде.
Әхмәт Фәйзинең хатыны югары белемле медичка булганга, бу мәсьәләдә авторитет санала. Аның белән сүз көрәштереп булмый. Медицинасыннан бигрәк үткен сүзләре хәтәр.
Шуңа Муса, башын иеп кенә:
— Нинди дару соң бу? — дип сорады.
— Моны эч авыртканнан эчәләр.
— Алай булса тешемнең эче авырта торгандыр, — дип куйды Муса.
Мәскәүдәге татар язучылары арасында еш кына шундый сүз ярышы килеп чыга һәм аның әле теге, әле бу җиңүчесе була иде. Беркөнне Мусага Мәхмүд Максуд белән бергә ике Әхмәт — Фәйзи һәм Ерикәй килеп керделәр. Мәхмүд, ярышны башлап:
— Ягез әле, кайсы Әхмәт җиңәр? — дигәч үк, Ерикәйнең:
— Әлбәттә, мин! — дип җавап бирүе үк җиңеш саналды. Чөнки җиңү шартларының берсе — озак көттерми, тиз җавап бирү иде.
Экспромт остасы Әхмәт Фәйзи, минем акрынлыкны тәнкыйть итеп, эпиграмма язып бирде:
Сөйли бит Баттал явыз, ә!
Сүзе саен биш минут паузә.
Басылганмы, юкмы — хәтеремдә юк, «Чаян» журналына кагылган эпиграммасы хәтеремдә:
«Чаян» мине һич тә көлдерә алмый,
Кытыкламый хәтта тешләве;
Ләкин үләм көлеп, исемә төшсә,
Ф.Хөснинең шунда эшләве!


Илдар ЮЗЕЕВ
Автограф

Язучы булып өлгергән һәм нәшриятта бер-бер артлы китаплар чыгара башлаган Туфан Миңнуллинның тәкъдиме миңа ошады.
— Әйдә, иң кыска язылган автографка икебез өчен генә конкурс игълан итәбез, — диде ул.
Һәм үрнәк тә күрсәтте. «Кеше бул!» исемле яңа гына чыккан китабына автограф язып бирде. Титул битендә «Илдар, мә!» дип язылган иде.
Минем дә китап чыкты. Мин дә аңа автограф чәпәдем: «Туфан, тот китабымны!» Озынрак килеп чыкты, кәнишне. Туфан җиңде. Мин рәхәтләнеп җиңелдем.

Фәнзаман БАТТАЛ
Тугандаш шагыйрьләр

Уфага баргач, Илдар Юзеевне башкорт шагыйре Гайнан Әмири белән телевидениедән чыгыш ясарга чакыралар. Максат: ике тугандаш халык шагыйрьләренең дуслыгын күрсәтү икән.
Беренче булып сүз алган Гайнан Әмири, Казан кунагына таба борылып, җөмләне башлап җибәрә:
— Менә без, Илдар дустым, икебез ике халыкның шагыйрьләре. Башкорт әдәбияты үссә, татар әдәбияты да үсә. Без икебез ике халыкның уллары булсак та, бер-беребезнең телен яхшы аңлыйбыз. Мин синең иҗатыңны яхшы беләм. Син дә мине беләсеңдер, дисәм, ялгышмамдыр...
Шулчак Илдар Юзеев үзе дә сизмәстән:
— Һи, ничек белмәскә инде, Гайнан абый, икебез дә бер татар авылында туып үстек ич! — дигән.

Шәүкәт ГАЛИЕВ
Фикерләр сандыгыннан

***
Мәйданда азаябыз, торган саен сирәкләнәбез. Сирәкләнгән саен... сыешмыйбыз!
Иң соңгы ике тәкә дә сөзешер микән?..


Ире белән кычкырыша торгач, хатыны, тәрәзәне ватып, икенче каттан сикергән.
Халык җыелган. Берни булмаган. Ә ире үрсәләнә:
— Үзем гаепле, үзем җүләр! — дип ачыргалана. — Күпме кыстадылар — бишенче каттан аласы булган фатирны!


Аумакайлыгы ишәя-ишәя, кеше дә ишәгәя.

Күнегүләрне туктатса, балерина юаная башлый. Кеше рухы да шулай: уйлары биеми башласа, фикер буыннары ката башлый.

Кабыгын салдырган бүрәнә кулдан шуып чыга. Искә төште яшь чаклар: шулай кочактан чая гына шумак була иде кайбер кызлар...


Төшемдә күз кабагымны күтәрә алмый азапланам — шундый авыр, имеш. Уянып китсәм, күзгә кояш төшкән. Кояш нуры җиңел түгел икән.


Йорт әйберләре күтәреп ир белән хатын кайта. Арыганнар. Бик арыганнар бер-берсеннән. Яңа әйбер сатып алып ял итмәкчеләр.

Җир-Ана... Алайса, Галәм-Әби? Әбиеңә сәлам ӘЙТ, кунакка барырбыз.


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.