Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘРЕМНӘРНЕ МАКТАП ҖЫРЛАРМЫН

Кайту
Идел-йортым кат-кат чайкалганда,

Сибелгәнбез бөтен дөньяга.
Бүленешеп гомер итәрбез, дип,

Ул чагында кем соң уйлаган?
Бүленгәнне бүре ашаганын

Төшенсәк тә, соңлап төшендек.

Идел-йорттан һаман ераккарак —

Аю урманына күчендек...
Аерылганны аю таптаганны

Аңласак та, бик соң аңлаштык,

Җанын саклап калыр өчен күпләр

Манкорт булып җирдә җайлашты —

Аю табанына ябышты.
Бүленгәнне бүре эләктерде,

Аерылганны аю таптады...

Изге сукмакларда туфрак булдык,

Ә туфракны үлән каплады.
Тапталсак та, бер горурлык хисе

Сүнми калган күңел түрендә:

Сынауларда сынмас Ватаным бар —

Туып килә ал таң күгендә.
Кыр казлары кебек каңгылдашып

Кайта татар изге иленә.
Тамыр төпкелләре тарта аны,

Нәсел тарта Болгар җиренә.

Арышларым
Бер көн килер — мин китәрмен:
Чыгар, бәлки,
некрологы дусларымның,
Дерелдәп куяр өстәлемдә каләм,

җылысын сагынып учларымның.
Пышылдарлар кырларымда
арышларым,
Күреп, бәлки,
күзләреңдә сагыш барын,

Алар мине искә алып
гел шауларлар.
Югалтсаң да, онытсаң да,
сөйгән ярым.
Иксез-чиксез арышларым,
арышларым,
Сездә кала шатлыкларым,
сагышларым.
Сагышларым таратмагыз,

шатлыкларым өләшегез
Улларыма, кызларыма,
дусларыма...
Ә хәзергә атлый торыйм
яланаяк —
Күнсен тәнем,
күнә торсын туфрагыма...
***
Җитәрмен күк тоелса да

Хыялдагы гүзәл таңга,

Булмас инде, ялкын беткән,

Күкрәктә тик күмер калган.
Җылы куллар кагылсамы?!
Кагылса да китмәс көйрәп

Күмер кебек, күмер кебек

Күмер кебек калган йөрәк.
Аны ташлап киткән инде
Соңгы очкын, соңгы ялкын.
...Барып булмый киләчәккә,

Үткәнгә дә булмый кайтып...


Яратам әремнәрен
Нинди генә гөлләр үсми монда —

Нәфислеге,
Күрке кырларның...
Ә шулай да,
Ул гөлләрдән бигрәк,

Әремнәрне мактап җырлармын.
Хәтфә үзән, күпме үлән монда,

Мең төр бардыр, санап карасаң.
Ә шулай да бу үзәннең, белсәң,

Атлыкларын күбрәк яратам.

Әремнәре чорның әчесенә

Өйрәттеләр түзем булырга.

Атлыклары, татлы икмәк булып,

Гомер бирде безнең буынга.


Соңгы күбәләк булып
Көзләр килде сиңа никтер иртә —

Җилләр яфракларны куып йөртә.

Яфрак ята янып тезләреңдә,

Нәрсә бардыр, белмим, йөрәгеңдә...

Язлар нуры әле дә күзләреңдә.
Бакчаң инде синең бушап калган,

Тик арчыма, иркәм, яфраклардан.

Кышлар карсыз килеп, җилләр купса,

Җилләр бөтерелеп мине куса —

Яфрак саклар сине суыклардан.
Чәчәкләрнең хуш исләрен сөйсәң,

Һәм бакчаңа язлар килсен, дисәң,

Кояш булып үтим күзләреңә.

Күбәләктәй куныйм иңнәреңә,

Урын калса әгәр йөрәгеңдә...
***
Җырларыңны тыңлыйм.

Күңел тартмасында

Үз урынын ала һәммәсе.

Һәр сүзнең, көй-моңнарның

Синең аша ачам мәгънәсен.

Син белгәнсең,

Төгәл төшенгәнсең
Бу дөньяда яшәү мәгънәсен:

Яратмыйча яшәү мөмкин түгел,

Яратмыйча яшәү — мәгънәсез.


Нәфес
Суга салсаң, су күтәрми аны,

Утка салсаң, утта янмый ул.

Кайда гына булып, кая барма,

Гадәтләнсәң, синнән калмый ул.

Бер дуслашып алгач, пошмас җаннар

Теләсә дә, аннан качалмый.

Үлчәүләргә салсаң, авыр тарта:

Мең алтының аны басалмый.
Бер карасаң, сине «кеше» итә,

Бер карасаң, юкка чыгара...

Акылыңа нәфес хуҗа икән,

Күпме талпынсаң да чыдарга,

Туры килер барыбер сынарга.