Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ КИТАПХАНӘ: ҮТКӘНЕ, БҮГЕНГЕСЕ, КИЛӘЧӘГЕ

РЕСПУБЛИКА МИЛЛИ КИТАПХАНӘСЕНӘ 150 ЕЛ
Әүвәл Сүз барлыкка килгән, диләр. Кайбер борынгы китапларда Каләм дип тә әйтелә. Сүз һәм Каләм — бербөтен. Сүзләрнең сихрилеген Каләм җанландырса, Каләмнән сибелгән Сүзләр Каләмнең көчен, куәтен күрсәтә. Тиккә генәме халыкта: «Каләм белән язганны балта белән дә юна алмассың», дигән гыйбарә барлыкка килгән! Кешелек җәмгыяте үсеп, камилләшкән саен, сүзләрне теркәп куеп, аларны мәңгеләштерү ихтыяҗы да туа, арта. Тарихтан мәгълүм: тире кисәкләренә, каен тузларына язылган сүзләр акрынлап, фән-техника үсеш алгач, төрле формадагы китапчыкларга әйләнгәннәр.
Әйе, тамырлары ерак гасырларга барып тоташучы халкыбызның бәһаләп бетергесез шанлы үткәне, мәдәни җәүһәрләре, әдәбияты — мәдәни мирасы бар. Вакытлар-еллар узу белән, сәнгать әсәреме ул, тарихи китапмы — кыйммәте арта барып, мәдәни мираска әйләнә. Әнә шул мирасны туплап яшәтер өчен китапханәләр кирәк.
Милли китапханә — архитектура төзелеше буенча җөмһүриятебезнең йөзен билгеләүче, башкалабыздагы үзәк урамнарыбызның берсен бизәп торучы бина булса, эчке мәгънәсе ягыннан халкыбызның укымышлылыгын, зыялылыгын исбатлаучы тарихи үзәк. Бирегә килеп керүгә, үзеңне ниндидер бер мәгарәгә эләккәндәй тоясың, күңел шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, салмак дулкынга көйләнә, тавыш басынкылана, акыл-зиһен өстәлеп, диварларына борынгылык рухын сеңдергән залларында утырганда, ничәмә йөз мең кешенең кулы аша үткән китапларны актарганда, үзеңне олуг галим, акыл иясе кебек тә, шул ук вакытта әле берни белмәгән сабый итеп тә хис итәсең.
Билгеле, 150 еллык тарих турында сүз алып барганда, аның башлангычына күз салмый калу мөмкин түгел.
Татарстан Милли китапханәсенең башлангыч чоры 1865 елга карый. Танылган галим, археолог һәм этнограф Николай Второв әтисе, библиофил һәм төбәк тарихы белгече Иван Второвның 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын 1844 елда, Петербургка китәр алдыннан, шәһәргә бүләк итә. Иван Второвның шәхси китапханәсе искиткеч бай булуына карамастан, әле күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмыйча «онытылып» ята. Дистә еллар үткәч кенә, шәһәр башлыгы ПА.Прибытков Н.И.Второвка җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында хәбәр итә. Югыйсә, бу турыдагы карар 1830 елда ук кабул ителгән була. Ниһаять, 1865 елның 10 (24) гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Алар — зыялылар, университет студентлары, гимназия укучылары, кыскасы, төрле катлам кешеләре. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губерна хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора. Китапханәдәге китаплардан файдалану тәртибе турында шәһәр думасы 1905 елда карар кабул итә. Шул ук вакытта китапларны өйгә бирү-бирмәү мәсьәләсе дә бәхәс уята. Бер төркем кешеләр өйгә бирү — китапларның таушалуына, югалуына китерә дип белдерәләр. Тагын шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: китапханәгә теләсә нинди китап тапшырып та, алып та булмый. Николай I нең махсус күрсәтмәсе нигезендә, каталог тикшерелеп торыла. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгының «тыелган китаплар» исемлеге дә төзелә, бу хәл 1905 елгы революциядән соң тагы да көчәя.
Татар-мөселман зыялылары милли мөселман китапханәсе ачу кирәклеге турында күп тапкырлар талпынып карыйлар һәм, ниһаять, мәшһүр галим Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән, 1906 елның 2 гыйнварында «Көтепханәи Исламия» — мөселманнар өчен филиал ачыла. Әлеге филиал чын мәгънәсендә татар мәгърифәтчеләре үзәгенә әверелә. Бирегә, мөселман кануннары буенча, бары тик ир-атлар гына йөрергә хокуклы дип табыла, даими йөрүчеләр ул заманның күренекле шәхесләре — Г.Тукай,
149
Ф.Әмирхан, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт, Б.Урманче һ.б. була.
Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтеннән мөселман хатын-кызлары да читтә калмый. 1913 елның 25 ноябреннән башлап, алар ял көннәрендә китапханәнең филиалына йөрергә рөхсәт алалар. 1917 елгы революция китапханә тарихына да үзгәрешләр кертә: ул «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый, 1923 елда исә «Үзәк шәһәр китапханәсе» дип үзгәртелә, 1920 елда аңа В.И.Ленин исеме бирелә. Мөселманнар өчен ачылган филиал 1919 елда «5 нче шәһәр китапханәсе» исемен ала, 1922 елда «М.Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханәсе» дип атала башлый. Китапханә эше биредә Мирхәйдәр Фәйзи эшли башлагач тагын да тулылана, җанланып китә. Татар халкы арасында аң-белем тарату эшләре, төрле китап күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр еш оештырыла. 1929 елда ул Үзәк шәһәр китапханәсе белән берләштерелә.
Китапханәләр эшенә хөкүмәтнең зур игътибар бирүен Казанда Беренче китапханәчеләр съезды (1919, июль), Идел буе китапханәчеләренең 3 нче съезды (1925) үтүендә дә күрергә була.
1965 елда Республика китапханәсенең Яңа Уставы кабул ителә һәм ул «Республика фәнни китапханәсе» дип атала. 1962-1986 елларда китапханә белән Маһирә Харис кызы Делешова җитәкчелек итә. Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, 1991 елда, китапханә директоры, милләтпәрвәр шәхес Разил Вәлиевнең тәкъдиме белән «Милли китапханә» исемен ала. Ни өчен нәкъ менә «Милли китапханә?» Бу сорауга җавапны китапханәнең 1986-2000 еллардагы директоры, аның яңарышы, үсеше өчен күп көч куйган Разил Вәлиевнең чыгышыннан таба алырбыз.
«Милли китапханә» нинди булырга тиеш? «Милли китапханә» башка илләрдә, нигездә, дәүләт китапханәсе дигәнне аңлата. Ул шушы җөмһүрияттә, шушы республикада яшәгән халыкның, андагы гыйльми оешмаларның, дәүләт органнарының рухи һәм мәгълүмати ихтыяҗларын кайгырта торган һәм аларга кирәкле мәгълүматны туплый, җиткерә торган фәнни-мәдәни үзәк булырга тиеш. Без моны үзебезгә өлге итеп алдык. Әмма безнең республикада Милли китапханәнең милли төсмере булырга тиеш дип санадык. Ул дәүләтнең төп китапханәсе булу белән бергә, шушы дәүләткә, республикага исем биргән милләтнең дә төп китапханәсе ролен үтәсен. Ә безнең милләттәшләребез Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда сибелеп яши... Димәк, безнең Милли китапханәбез республикадагы һәммә халыкның һәм бөтен татар халкының баш китапханәсе булырга тиеш»12.
Заман белән бергә исем-статус үзгәрү һәр чорда да китапханәнең җисеменә
— бүлекләр саны арту, заманча эш юнәлешләрен камилләштерү-үстерүгә дә яңа таләпләр куя. Бүгенге көндә биредә ике дистәдән артык бүлек бар. Алар
— «Укучыларга хезмәт күрсәтү», «Китап туплау», «Мәгълүмат-библиография», «Чит телләрдәге әдәбият», «Фәнни-методик», «Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар», «Автоматлаштыру-компьютерлаштыру» һ.б. бүлекләр — мәдәният һәм тарих, китапханә-укучы өчен кыйммәтле хәзинә урыны.
Разил Вәлиевтән соң җитәкчелек эше (2000-2015) Наил Әкрам улы Камбиевка тапшырыла.
Сүз дә юк, китапханәдәге бүлекләрнең безгә иң якыннары — беренчесе татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге булса, икенчесе — кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге. Бүлек 1992 елда китапханә директоры Р.Вәлиев, галимнәр М.Госманов, Р.Мәрданов, Җ.Миңнуллин тырышлыгы белән ачыла. Биредә 2700 кулъязма бар, иң борынгысы XIV гасырга карый. Бүлекне бүгенге көндә Айрат Заһидуллин җитәкли. Инде вакыт тузаннары каплап, уалырга торган кәгазь битләреннән кирәкле мәгълүматлар таба алу, ай-һай, җиңел эшләрдән булырмы? Бүлек хезмәткәрләреннән, борынгы татар, гарәп, фарсы язмаларын танып белү өстенә, сабырлык, үҗәтлек, түземлек кебек асыл сыйфатлар да сорала. Үз эшен, милләтен чын-чынлап зурлый белгәннәр генә эшли ала торгандыр биредә. Заманча таләпләргә туры китереп, әлеге кулъязмаларның электрон вариантлары (күчерелмәләре) да булдырыла.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар язучыларының китаплары, татарлар һәм Татарстан турындагы документлар гына тупланып калмыйча, тарихыбыз өчен әһәмиятле милли библиография төзү эшләре дә алып барыла.
Җәмгыятькә компьютер, электрон мәгълүмат чаралары үтеп кергән бер чорда, матур әдәбиятка күләгәдә калу куркынычы янаганын тоеп, Милли китапханә 1986 елда «Ел китабы» республика конкурсы оештыра башлый һәм әдәбият-сәнгать әһелләре катнашындагы бу бәйге ел саен дәвам иттерелеп килә, татар әдәбиятын, татар язучысын укучыларга танытуда бер алым
12 Вәлиев Р. Дөнья гаме. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. - Б.49-50.
150
булып тора.
Татарстан Милли китапханәсе татар әдәбиятын үстерү, тарату буенча башка өлкәләр белән дә тыгыз бәйләнештә, 1995 елда ук инде биредә маркетинг, халыкара һәм төбәкара китап алмашу бүлекләре ачыла. 1996 елда китапханә үзенең «Милли китап» дип аталган нәшриятын оештыра. Биредә укучылар өчен кирәк булган библиографик кулланмалар, төрле белешмәләр, социологик тикшеренү материаллары һ.б. нәшер ителә. 1996 елдан татар һәм рус телләрендә «Китапханә хәбәрләре» дип аталган фәнни-гамәли журнал елга ике тапкыр дөнья күрә. Район китапханәләре белән эшчәнлеге дә тиешле дәрәҗәдә.
Китапханәдә 238 хезмәткәр эшли, елына якынча 35 мең укучыга хезмәт күрсәтелә, 1 млн. 450 мең китап бирелә. Китапханә тулысы белән компьютер челтәренә тоташтырылган, «Татарстан Республикасының электрон китапханә каталогы» эшләп килә. Милли китапханә, халыкара танылу алып, Россия китапханәләр ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы булып тора, чит илләр белән китап алмашу системасы заман таләп иткәнчә оештырылган. Китапханәләр 1998 елда кабул ителгән «Китапханәләр һәм китапханә эше турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт тарафыннан яклана һәм саклана.
Милли китапханәнең 150 еллыгы, Россиядә әдәбият елы уңаеннан, «Әдәби Казан», «Парклардагы китапханә», «Әдәби ишегаллары», «Әдәби кафе» һ.б. проектлар гамәлгә ашырыла. Укучыларны бигрәк тә «Парклардагы китапханә» үзенә тарта: укыган яки инде өеңдә артык саналган китабың булса, рәхим итеп, ял итү урыннарында махсус куелган киштәләргә калдырып, үзеңә ошаганын алып китә аласың. Китапханәнең бүгенге көндәге девизы да — «Укы. Уйла. Сөйлә». Шунысы куанычлы: алдагы еллар белән чагыштырып караганда, укучылар даирәсе яшәрә бара.
Кайберәүләр, бәлки, китапханәләр казнага табыш китерә торган өлкә түгел, дип ялгышадыр, шуңа күрә кайчакта аларга дәүләт тарафыннан игътибар җитеп бетми торгандыр. Мәсәлән, Милли китапханәнең мәйданы, китаплар саны (3 млн. 300 мең!) белән чагыштырып караганда, хәзерге көндә нормативлардан сигез тапкырга кимрәк. Бу дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле иң зур мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә . Үзенең хезмәт юлын әлеге китапханәдә гади китапханәче булып башлап, китапханәнең эшен- яшәешен бөтен тулылыгы белән аңлап эшләүче директор Сөембикә Җиһаншинаның да киләчәккә өмет-хыяллары зурдан. «Вазифам буенча чит ил китапханәләрендә еш булырга туры килгәнлектән, заманча эш алымнары, яңа бина — бүгенге көннең төп таләбе икәнен яхшы беләбез. Кешеләрнең, гаиләләре белән килеп, китапханәдә китап укып утырып, фикер алышып, ял итеп, аралашып яшәүләрен күрәсем килә», — ди ул.
Яңа заман... Яңа буын укучысы... Яңа заман язучысы... Китапханәләребезнең яшәеше, беренче чиратта, язучыларыбызга да бәйле. Күңелеңә заман шакыганын ишетеп, тоеп иҗат иткәндә, әдәби һәм мәдәни мирасыбызны баету, саклауны һәрберебезнең намус эше итеп караганда гына, китапханәләребезнең әнә шундый олуг бәйрәмнәрен татар мәдәнияте бәйрәме югарылыгында зурлап билгели алачакбыз.