Логотип Казан Утлары
Бәян

Меңнәрнең берсе

Әлифба авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовның якты истәлегенә багышлыйм.

Авыр таш җилкәсен изде, иңбашларын сытты. Каш-керфекләр аша үтеп, күзне ярып кергән тозлы тирне сыңар кулы белән сыпырасы, аның тәкатьсез ачыттыруыннан котыласы килеп китте. Маңгаена үрелүе булды, таш, җилкәдән шуышып, әздән генә җиргә капланмады. Зиннур гарип кулы белән ташны тәненә тагын да ныграк кысты. «Юк! Төшерергә ярамый! Бер төшерәсең икән, җирдән алып, яңадан җилкәгә салулары — ай-һай...»

Алда — такыр басу. Ник бер агач, ник бер куак күзгә чалынсын. Зиннур моны болай да яхшы белә. Арча белән Наласа арасы — тугыз чакрым. Шул тугыз чакрымны йөз генә түгел, мең тапкыр җәяүләп үткәндер ул. Ә менә болай — җилкәгә таш салып узулары — монысы беренче тапкыр. Дөрес, таштан аның «бәхет»е мул булды. Башта ике ел буе — немец әсирлегендә, аннан биш ел — үзебезнекендә... Башы шул каһәр суккан таштан арына алмады. Җилкәләре дә инде таш авырлыгына әллә кайчан күнегеп беткән: җәрәхәтләр өсте-өстенә өстәлеп, яралары да әллә ничә рәт төзәлеп тупасланган, сөялләре дә кытыршыланып каткан аның.

Монысы шома, әмма шактый авыр таш. Кабер ташы... Әнисе каберенә...

Юл буенда ялгыз карама күренеп, шунда килеп җиткәч, кабер ташын ипләп кенә җиргә шудырды ул. Карамага сөялеп, ташны яңадан иңбашына салу җаен ничек тә табар әле.

— Карамага кадәр — төгәл ике чакрым, — ди иде әнисе.

Димәк, авылга чаклы тагын җиде чакрым калган.

Зиннур юл читендәге үләнгә тәгәрәде...

...— Әни! Әни дим!

— Әү, балам!

— Бу караманы кем утырткан?

— Кем белсен инде аны. Мин белгәннән бирле үсә ул.

— Ай-яй, юан! Минем кочак кына җитәрлек түгел. Моңа йөз яшь бардыр...

— Йөз генә булса... Өч йөз-дүрт йөз яшьлек карамалар да була.

— Дүрт йөз? Анысына синең кочак та җитмидер, имә?

Әнисе елмаеп куйды.

— Әни, ә ул чакта безнең авыл булган микән?

— Менә анысын төгәл генә әйтә алмыйм, балам... Мөгаен, булгандыр... Булырга тиеш.

— Булгандыр?! Андагы кешеләр дә нәкъ безнең кебек булганмы? Әнисе көлеп җибәрде:

— Безнең кебектер инде: ике куллы, ике аяклы!

— Безнеңчә сөйләшкәнме?

— Безнеңчә, билгеле.

— Ай-яй, кызык...

— Безнең зиратта бик борынгы бер таш бар. Биш гасырлык, диләр... ...Тр-р-р, бахбай!

Әнисенең мөлаем моңсу йөзе эреп юкка чыкты.

Зиннур сискәнеп сикереп торды. Аякларын асылындырып арбада утырган ир белән хатын, танырга тырышып, аңа төбәлгән иде.

Ир сап-сары тешләрен күрсәтеп шаркылдады.

— Әллә йоклап ятачың инде? Ай-яй чәп чир тапканчың. Тиярен бирчәң, Налачага кадәр утыртып кайтам. Кая барыч чуң?

— Наласага...

— Кем булачың чуң? Танымадым... Әйдә, үрмәлә...

Ә Зиннур аны шундук танып алды: «Хөсәен!»

«Ш», «з», «с»ларны әйтеп мәшәкатьләнми торган Хөсәен бар иде алар авылында. Зиннурның әнисе дә сакаулыгын бетерә алмады шуның, уку-язуга җиңел өйрәнсә дә, гомерлек сакау булды да калды.

Зиннур, кабер ташын алырга дип, түбән иелде:

— Минем йөгем дә бар...

— Булча чуң! Чал, әйдә! Арба барыбер буч ла, ат кына тартырлыктыр әле.

Зиннур, җиңел генә күтәреп, ташны арба читенә терәде.

— Рәхмәт, агайне. Ярый әле син очрадың, югыйсә...

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Хөсәен шулчак Зиннурны танып алды. Тануы булды, җен ачуы белән ташка китереп тә типте:

— Әй, чин, придәтел!

Кабер ташы шапылдап юл тузанына капланды.

Ай-һай! Кеше хәтере — тишек иләк, дип, юкка гына әйтмиләр икән. Моннан унбиш еллар элек Балтай тавында чаңгы шуганда аягын имгәткәч, Зиннур Хөсәенне озын кыш буе, чанада тартып, мәктәпкә йөртте, ә язлар җиткәч, Зиннурның әнисе — укытучы: «Бала сыйныфташларыннан калмасын, нәүмиз булмасын!» — дип, аны һәркөн өенә барып укытып йөрде. Хәзер шул хатынның кабер ташы юл тузанында ауный.

— На-а-а, бахбай!

Арбага сыдырылган ярасын учы белән кысып, Зиннур авыртудан җиргә чүкте. Бармак арасыннан сытылып чыккан кан ташка чокып язылган хәрефләргә тамды. Бер тамчы, ике, өч... Башта бер хәрефне, аннан икенчесен кызартып, әнисе исемен кызылга манчыды: «Җ-ә-в-ә-һ-и-р-ә»...

...Әнисе Җәвәһирә исемле иде аның. Мондый матур исемле башка берәүне дә белмәде Зиннур. Тукта, тукта! Белә икән бит! Онытып җибәрүен күрче! 42нең салкын кышында окопларда җырлап, татар егетләрен атакага озаткан җырчы кызның исеме дә Җәвәһирә иде бит! Җәвәһирә Сәләхова!

Инде шактый китеп өлгергән арба шыгырдавын күмеп кычкыручы теге ирнең карлыккан авазы килеп иреште:

— Чатлыкчан! Гитлир көтүчече!

Зиннур дәшмәде. Чөнки ул дәшә алмады. Бер Хөсәен генә түгел, авылдагы тагын бик күпләр аны шулай чит итеп каршы алды... Авыл әле сугыш афәтен онытмаган. Мөгаен, беркайчан онытмас. Мәңгегә... Яралары бик тирән шул авылның. Өч йөз йортлы Наласадан бу сугышта һәлак булучылар саны гына да ике йөзгә якын! Кайгы, афәт — йорт саен диярлек...

Әтисенең һәм Зариф абыйсының гомерләрен дә нәләт төшкән шушы сугыш өзгәнен Зиннур менә хәзер — сугыш бетеп, биш ел узгач кына белде. «Теге» җирләргә хат-хәбәрләр килеп ирешмәде шул... Нинди гаилә иде бит! Әти-әнисе көне-төне мәктәптә булды. Зариф белән Зиннур да шунда үсте диярлек. Соңыннан, мәктәпне бетергәч, ике малай икесе дә бер-бер артлы Арча педучилищесына барып керде. Кырык бердә Зиннурның кулына да диплом тоттырдылар: Наласа мәктәбенә тарих укытучысы итеп билгеләделәр үзен. Тик укытулар гына насыйп булмады. Сугыш башланып, атна-ун көн дә узмагандыр, абыйсына да, үзенә дә военкоматка чакыру килеп төште. Ике туган бергә-бергә чыгып китсәләр дә, юллары Арчада ук аерылды. Станцада, вагоннарга төялергә торганда, әллә кайдан гына Зөбәрҗәт килеп чыкты.

— Зиннур!

Зиннур да, сакчы солдатлар да аның тавышын берьюлы ишетеп алды, барысы да аңа борылды.

— Назад!

Кызны, кысырыклап, егеткә якын җибәрмәделәр, әмма Зиннур аның сүзләрен аермачык ишетте:

— Хат яз, Зиннур! Мин сине көтәрмен!

Зөбәрҗәт ул чакта әле беренче курсны гына бетергән иде... «Зөбәрҗәт! Эх! Зөбәрҗәт!»

Бу карама күпме хатирәләргә шаһит икән лә! ...

— Зөбәрҗәт!

— Ә-ә-ә-ү...

— Зө-бәр-җә-ә-ә-әт!

— «Әү!» дим бит!

— Исемең бигрәк матур инде, гел кабатлап кына торасы килә... Кызның иреннәреннән көмеш кыңгыраулар коелды:

— Ти-ле... кәем...

Егет бәхетеннән күкнең җиденче катында иде. Әйтерсең, кызның сүзләре, кыңгырау чыңнарына уралып, «бәгърем!» дип челтерәде.

— Зөбәрҗәт исеме — авылда бер синдә генә! Педучилищеда да Зөбәрҗәт исемле бер кыз да юк! Син — берүзең!

— Әти Казаннан ишетеп кайткан да шул исемне куштырган... — Зөбәрҗәт — ул «изумруд» дигәнне аңлата. Изумруд — бик кыйммәтле таш...

Кыз сокланып аңа төбәлде:

— Син әллә ниләр беләсең!

— Әллә ни дип инде... Педучилище китапханәсендәге бер сүзлектән карадым... Кыйммәтле асылташ дигән...

— Һе... Ә нинди төстә?

— Менә анысы язылмаган... Мөгаен, зәңгәрдер... Миңа шулай тоела... Синең күзләрең кебек...

Оялудан кызның битләре алсуланды, күзләренең зәңгәрлеге куе керфекләр күләгәсенә яшеренде.

Ялгыз карама төбенә янәшә утырдылар. Икесе дә шундый яшь, саф һәм гөнаһсыз иде: ялгыш кына иңбашлары тиеп киткәч тә, Зөбәрҗәт «дерт» итеп читкә тайпылды. Зиннур да гәүдәсен турайта төште. — Менә бу карамадан безнең авылга чаклы — төп-төгәл җиде чакрым...

Аның әйтүе булды, кыз «ялт» кына сикереп тә торды:

— Сабантуйга соңга калмыйк тагын. Тагын җиде чакрым дисең бит...

— Ашыкма инде... Өлгерәбез лә...

Бераз гына сүзсез утырдылар. Икесенә дә рәхәт, бик рәхәт иде. Бу юлы Зөбәрҗәт сүзне үзе башлады.

— Син быел да көрәшкә чыгасыңмы?

— Чыкмый ни...

— Имгәнә күрмә... яме...

— Һи-и-и! Без күнеккән бит! Кечкенәдән көрәшеп үскән.

— Син шулайдыр да... Менә мин генә бер дә күнегә алмыйм. Узган ел да, син сыртың белән җиргә төшкәндә, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калганмын... Кызлар көлде инде үземнән...

Зиннур да шатлыгыннан көлеп җибәргәнен сизми дә калды:

— Алайса... Алайса, сине куркытмас өчен, мин үзем бер дә егылмам! Бүтәннәрне генә чөярмен, яме...

— Мин риза... Сиңа әзерләгән бер бүләгем дә бар иде... Мин аны сиңа иртәгә бирермен, яме...

— Иртәгә тек иртәгә!

Егет белән кыз, сандалиларын селки-селки, янәшә китте. Табан эзләре, җылы юл тузанына бизәк ясап, тәртипсез тезелеп калды. Ул чак — кырык бернең Сабантуй иртәсе иде.

* * *

Шәп көрәште ул көнне Зиннур. Әллә ни көч куймый гына, бер-бер артлы өч егетне чөйде дә атты. «Түбәтәй»гә дә ул беренче булып атлады.

Сабантуй мәйданы читендәге калкулыкны авылда шулай «Түбәтәй» дип йөртәләр иде. Берәр егет турында: «Түбәтәй»дә ял итте», — дисәләр, димәк, ул сиңа тегенди-мондый гына малай-шалай түгел инде: Сабантуйда үзе кебек өчәүне еккан, «каеш тоткан» көрәшче булып чыга. Көрәш кызган саен, «түбәтәй»дәгеләрнең дә саны арта бара. Болар инде үзләренчә бер горурлык һәм дулкынлану белән сабыр гына «каеш тоту»ны көтә.

Кырык бердә «түбәтәй»дә ял итү бәхете Наласаның сигез егетенә тәтегән иде: Шәрифҗан, Габделхак, Шакир, Исмәгыйль, Нәбиулла, Исхак, Нургали... һәм Зиннур... Барысы да ут уйнатып торган егерме-егерме биштәге егетләр. Ул арада, «каеш тоттырып», көрәшчеләрне парлап та куйдылар: Зиннурга Югары оч Шакир белән көрәшү насыйп икән. Шакир Зиннурга караганда өлкәнрәк, көрәш буенча да тәҗрибәлерәк егет иде. Бик күп көч, хәйлә, зирәклек кирәк булачак бу сынауда. Зиннур, шактый дулкынланып, үз чиратын көтте. «Туры килүен күр әле! Кем белән диген, бүген аңа Шакир белән көрәшергә чыкты бит!»

Үзеннән дүрт-биш яшькә өлкәнрәк бу егетне Зиннур бик үк яратып бетерми иде. Сәбәбе, әлеге дә баягы, шул Зөбәрҗәткә барып тоташа. Имеш, Шакир: «Нигә өйләнмисең?» — диючеләргә: «Күңелем төшкән бер генә кыз бар! Зөбәрҗәтнең үсеп җиткәнен көтәм!» — дип җавап биргән ди. Кыз үзе бу сүзләрдән хәбәрдар булганмы, юкмы, ә менә Зиннурга исә аны сәгате-минуты белән китереп җиткергәннәр иде.

«Зөбәрҗәтнең үскәнен көтә, имеш!»

Бөтен йөрәге сулкылдап, җаны-тәне белән үртәлде ул чакта Зиннур.

Шакирның үзенә сиздерми генә, егетнең кояшта янган мускулларына карапкарап алды ул. Яңарак кына сабан эшләре тәмамланган чак, авылның иң шәп тракторчысы Шакирның көн-төн басудан кайтып кермәве берәүгә дә сер түгел: йөзе дә кояшта янып, гел кара чутырга әйләнгән икән бу. Зиннур кебек, баш күтәрми, имтиханга әзерләнеп утырмаган шул.

...Әмма аларга көрәшүләр насыйп булмады. Сугыш хәбәрен ишетеп алган мәйдан, сыкрап-үксеп, елый-елый өйләренә таралышты. Халыкта Сабантуй кайгысы калмаган иде. Колга башындагы сөлгеләр дә, батырларны көтеп алалмый, нәүмиз җилфердәп калды...

...«Зөбәрҗәт» ...«Зөбәрҗәт»...

Йөрәк тагын кысылып куйды. Бугазына ниндидер бер төер бөялеп, бер мәлгә тынын буды. Авылга кайткач та булган очрашу тагын хәтердә яңарды.

...Зөбәрҗәт аны каберлеккә кергәндә куып тотты. Егетнең муенына сарылды да, бөтен гәүдәсе белән сыенып, шактый озак сүзсез торды. Зиннур баштарак аны танымады да, кем булыр бу дигәндәй, каушады да калды. Аннан, танып алгач, кочаргамы, читкә тибәрергәме белми аптырады. Кочаклар иде — ул инде күптән чит кеше хатыныдыр, ә үзеннән этәрергә — ул бит Зөбәрҗәт!

— Мин синең зиратка киткәнеңне күреп калдым...

Зиннур кызның йөзен дә, күзләрен дә күрмәде. Аның кояшта уңган баш яулыгы егетнең нәкъ ияк төбендә иде. Бите белән аның күкрәгенә капланган, аерып алмасыннар дигәндәй, беләкләре белән чытырдатып кысып тынып калган кыз бөтен гәүдәсе белән дерелди иде. Күзне әллә нәрсә әчеттерде. Борынга күптән онытылган таныш ис — Зөбәрҗәтнең чәч исе килеп бәрелде. Юк, бәрелмәде, ә тынына уралды...

Шул ук ис... Әмма барысы да инде бүтән, һәммәсе — үзгә, чит... Зиннур үзе дә башка... Арада — тугыз ел... Арада — сугыш... Бөтен өмет-хыялларны чәлпәрәмә китереп, язмыш юлларын чуалткан әсирлек...

Зөбәрҗәт кисәк бөтен гәүдәсе белән алга томырылды:

— Әйдә!

Зиннур сүзсез генә аңа иярде. Кыз, былтырдан калып кипкән үлән сабакларын ерып, алга атлады, аяк асты баскан саен «чытырт-чытырт» килде. Зиннур көчкә генә аңа ияреп өлгерде. Чардугансыз-ташсыз бер кабер янына җиткәч, Зөбәрҗәт кинәт туктап калды.

— Менә монда...

Кабердәге яшь шомырт шактый күтәрелгән, буйга инде Зиннурның үзен дә узып китеп, ап-ак чәчәккә күмелгән иде. Әчкелтем хуш ис борынга тулды. Икесе дә, кабергә төбәлеп, шактый тын торды.

— Әни ничек...

«Үлде» сүзен әйтә алмый, тотлыгып калды Зиннур.

— ... яшәде?

Зөбәрҗәт бу сорауны көтә иде. Зиннур үзе кайткач, нәрсәләр сөйләячәген инде йөз-мең кат күңелдән исәпләгән иде...

...Кырык өчнең урталарында, Зиннурдан хатлар килү тукталгач, Зөбәрҗәт ут эчендә калды. «Бәлки әнисенә хәбәре бардыр» дигән өмет белән, сәбәп тапкан булып, мәктәп тирәсен әллә ничә кат урады. Әмма укытучысы янына барып керергә кызның кыюлыгы җитмәде, оялчан яшь күңеле, горурлыгын җиңеп, егет турында сорашып йөрергә батырчылык итмәде.

Җәвәһирә кыз янына үзе килде. Күзләр очрашуга, бар да аңлашылды: Зиннурдан аңа да  хәбәр юк иде.

Өч айлап вакыт шулай билгесезлектә узды. Арча военкоматыннан хәрби киемле бер кеше килеп төшкәндә, Җәвәһирәнең беренче сыйныфларда әлифба дәресе бара иде. Ягылмаган бүлмәдә бишмәт-шәлләргә төренеп утырган балаларга да игътибар итмичә, хәрби түргә үк узды. Җәвәһирәнең йөрәге «жу» итте, бөтен эче куырылып килде. Улы Зарифның кара хәбәре килүгә атна-ун көн дә тулмас борын, ире турында да җан өшеткеч хат алган хатын әле яңа гына һушына килеп маташа иде. Зиннурның немецка плен төшкәнен ишеткәч, яшерен-батырын түгел, ул хәтта сөенеп тә куйды.

«Исән! Исән икән бит! Исәнлеге хак булсын! Түбән очның Лотфи картны да Герман сугышында әсирлектә булган дип сөйлиләр иде. Кайткан бит. Гомере авылда үтте. Сугышы булгач, әсирлеге дә булмый калмас инде! Минеке дә кайтыр, кайтыр, Алла боерса».

Курку-борчуга уралган шөбһәле шатлыгы озакка бармады: атна да үтмәгәндер, районга — мәгариф бүлегенә чакыртып алдылар үзен. Анда исә бик яхшылап аңлаттылар: «Улы сатлыкҗан булган кешенең совет балаларына белем бирергә хакы юк!» икән. Нәкъ менә шулай әйттеләр: «Сатлыкҗан!» — дип.

Җәвәһирә ышанмады. «Аның улы, аның Зиннуры сатлыкҗан була алмый! Монда ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Бераз көтәргә генә кирәк. Зиннурның да сатлык түгеллеге ачыкланыр».

Һәм ул көтә башлады. Бер атна, ике, өч атна көтте. Йокысыз төннәре белән айлар да үтеп китте. Алары исә елларга барып тоташты...

Мәктәптән үк кумадылар үзен. Педучилищеның соңгы курсында укып йөргән Зөбәрҗәтне укытучы итеп кайтардылар да Җәвәһирәне җыештыручы итеп калдырдылар. Кара төннән торып, мичкә ягарга дип, мәктәпкә йөгергәндә дә, буялмаган идәннәрне мунчалалап ышкый-ышкый юганда да ул бәхетсез түгел иде.

«Исән! Исән! Зиннур исән!» — дип ышкыды ул һәр сайгакны. «Килер бер көн — сугыш бетәр, аның улы да исән-сау кайтыр. Кайтыр, кайтмый калмас! Ул сатлыкҗан түгел!»

Бераздан ул мәктәптән дә артты: җыештыручы итеп башка хатынны билгеләделәр, Җәвәһирә исә колхоз эшенә йөри башлады...

Таныш-белешнең, күрше-күләннең куркуы көчле булды ахры: Җәвәһирәдән читләштеләр. «Улың сатлыкҗан!» — дип каһәрләүче, җанын телгәләүче булмады анысы, әмма элекке эчкерсез аралашулар бетте. Хатын үзенең хәвефле уйлары белән ялгыз калды. Дөрес, Зөбәрҗәт аны ташламады. Әле монысын, әле тегесен сорашкан булып, кичләрен Җәвәһирәгә еш килде ул. Аралар якынайды, ана белән кыздай, икесе бербөтен булып, Зиннурдан хәбәр көтте.

 ...Бер очрак бу якынлыкка да балта чапты. Шундый итеп чапты! Зөбәрҗәт калтырамый искә дә төшерә алмый аны.

— Кит! Бүтән килмә!

Шулай диде дә Җәвәһирә, кисәк борылып,  өйалдына атлады ул чакта.

— Җәвәһирә апа! Син мине дөрес аңламадың! — дип инәлгән кызның борын төбендә үк ишеген ябып, эчке яктан келәсен элде.

Зөбәрҗәт өнсез калды, елый-елый тәрәзәсен күпме шакыса да, Җәвәһирә аңа бүтән ишек ачмады. Ана күңеле кызның сүзләрен гафу итмәде.  Кичерә алмады... Юкса, Җәвәһирәгә яхшылык теләп әйтелгән сүзләр иде бит...

— Рәбига апаны үз эшенә педучилищега кире алганнар... Башта «сатлыкҗаннан ваз кичәм», дип райкомга хат язарга мәҗбүр иткәннәр... Ул чын күңелдән түгел, болай гына язган, билгеле... Бәлки, сез дә...

Зөбәрҗәт җөмләсен дә тәмамлый алмады, Җәвәһирә аны кисәк бүлде:

— Кит! Бүтән килмә!

Ишек кызның борын төбендә үк «дык» итеп ябылды...

Ике көн буе күзгә-башка күренмәгәч, Җәвәһирә янына күршеләре ишеген ватып керде. Катып үлмәле булып суынган өй тагын бер үлем  турында җан өшеткеч хәбәр җиткерде...

...Соңгы курсны Зөбәрҗәт педучилищеда читтән торып укыды диярлек. Үз  мәктәбенә эшкә кайтуга укытучылары каршы килмәде аның. Педсоветта шулай сөйләшенде: һәр дүшәмбедә, дәресләрен иртәрәк төгәлләп, училищега килергә, атналык зачётын биреп кайтырга килешенде. Шул көннәрдә, җитмәсә, педучилище бинасында госпиталь ясап, училищены тагын да ераккарак — Үрнәккә үк күчереп куйдылар. Басу юлы буйлап Үрнәккә кадәр барып кайтулар — ай-һай! Бу инде сиңа Арча белән Наласа арасы гына түгел, егерме чакрымнан да артып китә! Ярый да, бәхетеңә, берәр атлы очрап утыртып куйса. Гел җәяүгә калган чакларда бигрәк яман. Мондый көннәрдә Зөбәрҗәт ничек кайтып егылганын үзе дә сизми иде. Әмма һәр дүшәмбедә, чаңгыларын киеп юлга чыкканда, аның кебек ашкынган берәү булды микән Наласада. Мөгаен, юктыр... Ничек ашкынмаска ди: кызны Үрнәктә атналык ипи паёгы көтә бит! Училищеда (рәхмәт төшкереләре!) аны шул паёктан сызмаганнар иде. Иң җайсыз ачлы-туклы көннәрдә әнә шул «кәртечке»гә тигән ипи эне-сеңелләренә никадәр юаныч булды. Ашханәгә кереп, үзенә тиешле ипине юл капчыгына салганда да, Зөбәрҗәт авызына бер валчык та капмый иде.

«Түзәргә, ничек тә түзәргә! Ипи ул шундый әйбер, бер кабасың икән, отыры ашыйсыны китереп кенә тора. Өйгә кайткач... бергәләп...» Ә өйдә аны дүрт пар күз көтә.

Бер баруында: «Инде эшләрем бетте, кайтырга чыксам да була», — дип торганда, завуч Ханипова аны беләгеннән тотты:

— Кая ашыгасың? Актлар залына — марш! Җыелышка, барыгыз да — җыелышка!

Җыелыш инде башланган, зал шыгрым тулы иде. Никтер, башка чактагы кебек яшьләрчә ыгы-зыгыны да сизмәде ул, никтер бар да үтә шыпырт булып, нәрсәдәндер уңайсызлангандай, башларын түбән иеп тынып калган иде. Инде көн дә  кичкә авышып, бүлмәгә караңгылык иңеп өлгергәнгә, сәхнәдәге өстәл артына тезелешеп утыручыларның да йөзе-бите юньләп шәйләнми иде. 

— ...Совет солдатлары гомерләрен аямыйча кан койганда... тылдагылар көнне төнгә ялгап, бөек җиңү өчен тир түккәндә...

Ниндидер хатын-кыз, кулын болгый-болгый, ачы тавыш белән шактый озак сөйләде.

Зөбәрҗәт бермәл сүзнең ни турында барганын төшенмичәрәк торды.

— ...Ватанга хыянәт иткән ул сатлыкҗаннарны җир өстеннән себереп түгәрбез... Бер-берегезгә ныгытып карагыз... Арагызда хыянәтчеләр юкмы?.. Ул да бит укытучы булып йөрде... Сизеп алып, шул чакта ук тотып атарга кирәк булган үзен!

Зөбәрҗәт кисәк калтыранып куырылып килде.

 «Кем турында сөйли ул?» 

Хатын шактый озак сөйләде,  сүзләре, кызның тынын буып,  бөтен гәүдәсен изде.

Кемдер өстәлгә лампа чыгарып куйды. Саргылт яктылык, шомлы күләгә булып, өстәл читендә утыручыларның  да йөзенә кунды. Директор янәшәсенә таныш түгел тагын ике ир урнашкан икән. Хатын сүзен тәмамлауга, сәхнәдәгеләр башлап кул чапты, соңрак аларга залдагылар да сүлпән генә кушылды.

Өстәл янында күләгәдәй басып торган Рәбиганы Зөбәрҗәт шунда гына шәйләп алды. Күрүе булды, бөтен эче «жу» итеп китте. Рәбиганың төсе качкан, әле кайчан гына сокландыргыч төз булган зифа гәүдәсе бөтенләй бөкрәеп гарипләнеп калган, үзе, «менә авам-менә авам» дигәндәй, чайкалып-чайкалып куя иде.

Зөбәрҗәт дерт итте. Башында барысы да буталды, Зиннур, Җәвәһирә, Рәбига турындагы уйлар, барысы да бергә чуалып, чигәләрен дөмбәсләде.

— Нәрсә булган?

Янәшәдәге кыз аның колагына пышылдап өлгерде:

— Ире пленга бирелгән!

«Ире? Салих Гарифовичмы?!»

Зөбәрҗәтнең башына балта түтәсе белән китереп тондырдылармыни. «Теге ямьсез тавышлы хатын Салих Гарифовичны пычраткан булып чыга түгелме соң? Кемне диген? Салих абыйны! Салих абый сатлыкҗанмы?»

Рәбига белән Салихтан да матуррак пар дөньяда булды микән?! Икесе дә яшь, чибәр, югары белемле! Сугыш алдыннан гына институт бетереп укытырга кайтканнар иде. Училище яшьләренең гадәти тормышы үзгәрде дә куйды ул чакта. Ярты төнгә кадәр гөр килде училище. Рәбига оештырган драма түгәрәге «Беренче театр» белән башлады да  ай саен бер спектакльне табадан төшереп кенә торды. Хан заманыннан калган киемнәр сандык төпләреннән актарылды, мунчала, сүс, ат кылларыннан сакал-мыек, чәчпариклар ясалды, грим өчен әллә никадәр буяу, майлар табылды. Әй күңелле чаклар! Тагын бер  яңалык барысын да шаккатырды: Салих абыйлары шагыйрь дә икән бит! Юка гына шигырь җыентыгы кулдан-кулга йөрде. Салихтан  күреп, бөтен егет-кыз шигырь язарга тотынды. Әдәби кичәләр атна саен шаулап үтә, һәркем узыша-узыша шигырь, хикәя укый. Әле, җитмәсә, кайберәүләрнең язмалары өлкә газетасында да басылып чыккан! Ул Салих абыйлары ничек өлгерә диген, һәрберсен тикшерергә вакытын таба, киңәшен бирә, ярдәмен кызганмый.

— Безнең Салих абый...

— Безнең Рәбига апа!

Кызлар, Рәбигага охшарга тырышып, аныңча итеп чәч үрергә, билләренә тар гына күн каеш буып йөрергә күнекте, ә малайлыктан чыгып җитмәгән үсмерләр, тарак күрмәгән тыңлаусыз чәчләрен Салих абыйларыныкы кебек артка чөеп җибәрергә гадәтләнделәр. 

...«Училище күрке булган Салих абый пленга төшкән ди! Нәкъ Зиннур кебек!»

Зөбәрҗәтнең бөтен башы шаулады, йөрәге күкрәктән чыгарлык булып дөпелдәде. Аңа кинәт эссе, бик эссе булып китте. Кыз, изүен чишмәкче булып, бишмәт якасына ябышты, сәдәфләренең әле берсен, әле икенчесен тарткалады.

«Рәбига апасы да шуны ук кичергән икән! Нәкъ Җәвәһирә апа кебек!»

Бермәл залдагылар бар да  тып-тын калды. Ниндидер куркыныч, шомлы тынлык иде бу. Шулчак  сәхнә ягыннан кемнеңдер ишетелер-ишетелмәс хәлсез авазы килеп иреште:

— Мин аннан... Мин аннан... ваз кичәм...

Зөбәрҗәт дерт итте.

«Кем тавышы соң бу? Бик таныш та, шул ук вакытта ят та аваз!»

Активист хатынның яшелле-кызыллы итеп кычкыруы  кызның шикләрен дә, залдагы тынлыкны да чәлпәрәмә китерде:

 — Кычкырып әйт! Бөтен кеше ишетерлек булсын! «Мин хыянәтчедән ваз кичәм!» — диген! Йә! Ник дәшмисең? Кабатла! Ваз кичәм, диген! Әйт! Кычкырып әйт!

Теге мескен авазның Рәбига апаныкы булу мөмкинлегеннән өркеп, Зөбәрҗәт калтырап куйды, күзләре белән укытучысының сәхнәдәге шәүләсен эзләп тапты.

Шәүлә дә, тавыш та, сүзләре дә Рәбиганыкына охшамаган, чит-ят иде:

— Ваз кичәм...

...Зал тынсыз-өнсез генә тарала башлады. Сәхнәдәге лампаны да кайсыдыр үзе белән алды ахры, бөтен дөньяны шыксыз караңгылык басты. Залдагылар, шуннан  качарга теләгәндәй, коридорның теге башында шәйләнгән яктылыкка ашыкты. Берәү дә көлми, сөйләшми, аяк тавышлары гына:

— Шшыш-чышш... Шшыш-чышш...

Бишмәт сәдәфе өзелүен хәтерендә яңарып, Зөбәрҗәт идәнгә чүкте. Тизрәк сәдәфен табып аласы да бу куркыныч бүлмәдән котыласы, караңгылыгыннан арынасы килеп китте, ашыга-кабалана идән сайгагын кармалады. Бармаклары ниндидер юеш лайлага тигәч кенә, кызый, чирканып, кулын тартып алды. «Кирәге юк сәдәфенең дә!»

Зал ишегенә килеп җитәм дигәндә, бик якында, янәшәдә генә ишетелгән сәер ым Зөбәрҗәтне кисәк туктарга мәҗбүр итте. Юк, ул бу ымны ишетмәде, ә тәэсирләнүчән вөҗүде, барлык күзәнәкләре белән сизеп алып, сәхнә чаршавына сыенган күләгәгә таба омтылды.

— Рәбига апа...

Күләгә үксү катыш ыңгырашып җавап кайтарды.

— А-а-а-һһһ!

Зөбәрҗәт укытучысының калтыравык хәлсез гәүдәсен кочып алды...

Рәбига йоклап киткәч тә, шактый озак уяу ятты әле Зөбәрҗәт.«Өйдәгеләр аның бүген кайтмавы турында ни уйлый икән? Әллә ни борчылмаслар анысы. «Соңарсаң, кунып кал!» — дип, кат-кат кабатлады ла әнисе. Яктыра башлау белән юлга чыкса, дәресләренә кайтып җитешә әле ул».

Рәбига апасын бүлмәсенә кадәр озатып куярга гына теләгән иде дә, әмма укытучысының уттай янган кайнар кулына кагылгач, әллә нишләп китте.

— Рәбига апа, сез авырыйсыз бугай!

Рәбига дәшмәде, өстерәлеп диярлек, аның белән янәшә атлады.

Тулай торакка җитәрәк, Рәбига бөтенләй хәлсезләнде. Әле ярый Зөбәрҗәт

аны биленнән кочып алырга өлгерде, югыйсә, укытучы апасының башы белән карга төртелүе дә бар иде.

— Мин хәзер монда яшәмим... Тулай торактан кудылар бит, — дип, пышылдады Рәбига.

Зөбәрҗәт «дерт» итте.

— Ничек кудылар? Ә кызыгыз кайда?

— Нәфисә апада... Ул сыендырды...

Алар урамның теге башына кадәр шулай атладылар әле. Нәфисә карчыкның мунча кебек кечкенә өе шактый җылы иде. Килеп керүгә, нәни Сания әнисенең итәгенә сарылды:

— Әни, мәм-мәм...

Нәфисә карчык шул сабыйны ашатырга берни булмаудан уңайсызлангандай, авыз эченнән генә зарланып та алды:

— Юк шул, балам... Бер телем дә ипи калмады шул...

Аннары кемнәрнедер сүгә башлады:

— Җыен дивана... Баланың ни гаебе бар ди...

Рәбига сабыеның башыннан сыйпады:

— Иртәгә, балам, ипине иртәгә бирәләр...

Зөбәрҗәт шунда гына, Рәбига эштән куылгач, ипи карточкасыннан сызылган бу ике җанның инде атна буе ач булуын абайлап алды. Ул, ашыгып, капчыгына үрелде. Нәни кызчык кара ипигә ике куллап ябышты:

— Мәм-мәм...

...Сабый да, карчык да йокыга киткәч, Рәбига белән Зөбәрҗәт тә, урын табып, такта сәкегә сыенды. Зөбәрҗәт шактый вакыт йоклый алмый ятты, шулай да укытучы апасын уятудан куркып, селкенергә дә базмады.

«Йокласын әйдә. Аз булса да кайгылары онытылып торыр...» Кинәт ул шушы кечкенә генә йортның иске диварларына эленгән караңгылык пәрдәсе аша Рәбиганың елмаеп ятуын сизеп алды.

Шулчак Рәбига бу икәү генә ишетерлек итеп пышылдап та куйды:

— Мин аларны алдадым...

Зөбәрҗәт «ялт» аңа борылды:

— Кемне?

— Аларны... Барысын да... Юләрләр! Мин Салихтан ваз кичә аламмы инде? Ә алар шуңа ышанды... Бөтен өметем, ышанычым — Салих... Ул мине һәрвакыт аңлый иде... Бу юлы да аңлар...

Зөбәрҗәт шатлыгыннан апасын кочып алды, Рәбиганы юатасы, күңелен күтәрәсе килү теләге шундый зур иде!

— Аңлый, билгеле! Аңлый! Ул бит — Салих абый!

Аларның йокысын урлаган төн шактый озын иде әле...

— ... Әти-әнине бөтенләй хәтерләмим диярлек. Институтка кергәнче, гомерем детдомда үтте... Зарланмыйм: детдом үз йортым кебек булды. Аннан соңгы тормышым Салих белән бәйле. Ул институтны миннән алданрак бетерде, гел бишлегә генә. Аннары — аспирантура... Фәнни эшен дә төгәлләп килә иде инде, тик... Йә ярар, анысын берәр вакыт сөйләрмен әле... Мине Салихтан ваз кичте дип юансыннар... Тилеләр...

Аннан соң ул кинәт елый башлады, үкси-үкси бик озак елады. Аларның Рәбига апасы...

...Боларның барысын да Зөбәрҗәт Зиннурга зират буенда сөйләде. Сөйләп бетерде дә, гаепле кешедәй, аңа төбәлде.

Егеткә кызның күзләре элекке зәңгәрлеген җуйган, ничектер, тоныкланып, төссезләнеп калган күк тоелып китте. Шулай да ул күзләр шундый якын һәм үз иде...

...Зиннур кабер ташын теге шомырт төбенә ялгызы гына урнаштырды. Авыртудан сулык-сулык килгән гарип кулы белән сыпырып-сыйпап, әти-әнисе һәм Зариф абыйсы турында хатирәләргә бирелеп, шактый озак басып торды әле...

***

Зиннур турындагы хәбәр Зөбәрҗәткә узган ел ук килеп ирешкән иде. Барысы да шундый көтмәгәндә булды. Арчада укытучылар семинарында Рәбиганы очраткач, Зөбәрҗәт аны күреп шаккатты: укытучы апасы бик тә, бик тә үзгәргән иде. Теге вакыйгадан соң күзгә күренеп олыгайган, йөзләре сулып, күзләре тоныкланып калган хатын — бүген бөтенләй башка кеше диярсең. Тагын да ябыгып китүенә карамастан, иреннәренә ниндидер серле елмаю эленгән Рәбига искиткеч гүзәл тоелды аңа. Әле тормышлар һаман да рәтләнмәгән чакта, туйганчы ашарлык ипи чырае күрмәгән заманда, шундый чибәр, бәхетле тол хатынны күрү — әллә ничек сәер дә һәм шикле дә иде.

Рәбига никтер аны күрмәмешкә салынды, сәламен дә алмыйча, очрашканда да күзләрен читкә борды. Шулай да Зөбәрҗәтнең кулына сизелер-сизелмәс орынып:

— Аулакта сөйләшәсе бар! — дип пышылдарга өлгерде.

Шулай туры килде инде: очрашып сөйләшергә һаман да җай чыкмады. Зөбәрҗәтнең яңарак кына килен булган, бәбәйдән котылган чагы, җитмәсә яңа уку елы башланып китте, аңа тагын бәрәңге алу мәшәкатьләре килеп өстәлде. Рәбиганың теге чактагы серле пышылдавы, күңел түренә оялап, үзен гел сиздереп, каядыр ымсындырып торса да, күрешеп сөйләшү мөмкинлеге генә табылмады.

Бервакыт дәресләр тәмамланып, кайтырга дип торганда, Рәбига үзе мәктәпкә килеп керде.

— Бертөркем студент белән колхозга бәрәңге алырга килдек. Әбәт вакытыннан файдаланып, сезнең дә хәлегезне белеп чыгарга булдым, — диде ул директорга.

Шунда ук йомышын да сөйләп китте:

— Дүрт студентны педпрактикага сезгә җибәрергә планлаштырып торабыз. Кабул итәрсез бит?

Роно җитәкчелегенең педучилище укытучыларын мәктәпкә тикшерү-мазар белән җибәрү гадәте бар иде. Рәбиганың менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда килеп керүе директорны шактый пошаманга калдырып өлгергәниде. Сүзнең педпрактика турында баруын төшенеп алгач, ул да җиңел сулап куйды.

— Әлбәттә, әлбәттә... Нинди каршылык булсын ди... Көтәбез, рәхим итегез! — дип сөйләнеп алды. — Кстати, менә Зөбәрҗәт — үзегезнең кадр, икенче сыйныфта укыта...

Рәбига, яңа гына күргәндәй елмаеп, Зөбәрҗәткә төбәлде:

— Шулаймыни? Икенче сыйныфтамы? Әйбәт, әйбәт... Мөмкин булса, миңа сыйныф бүлмәгезне күрсәт әле, Зөбәрҗәт.

— Нишләп мөмкин булмасын ди! — директор ашыга-кабалана алдан атлады.

Рәбига гаепле кешедәй кызарынды:

— Сезне һич борчыйсым килмәгән иде, зинһар, мәшәкатьләнмәгез! Менә Зөбәрҗәт үзе күрсәтер...

...Ниһаять, алар икәү генә калды!

Рәбига җитез генә ишекне япты да шактый дулкынланган тавыш белән тезеп китте:

— Сөйлисе сүзләрем шундый күп — каян башларга да белмим! Кыскасы, мин Салих белән күрештем!

— Ул кайтты мыни?

— Кайтуын кайтмады, әмма ул исән!

— Исән!

— Исән шул, исән! Җәен мин Салихтан хат алган идем, Печора лагереннан. Аны, әсирлектә булган өчен, шунда сөргәннәр икән. Аңа хат язарга да рөхсәт иткәннәр. Менә шул! Отпускымны алдым да Печорага киттем.

— Рәбига апа! Күрештегезме?

— Ике тапкыр!

Дулкынланудан Рәбиганың бөтен гәүдәсе калтырап, куллары дер-дер килә иде:

— Ишетәсеңме? Без ике тапкыр күрештек! Берсендә — ун минутка гына рөхсәт бирделәр. Аннары — бер көн, бер төн буе бергә булдык! Шундагы бер сакчыга акча биреп...

— Шулай да буламы? Ә кайчан кайтачак?

— Ун ел биргәннәр...

— Ун ел?

Зөбәрҗәтнең башы әйләнеп китте: «Ун ел ди бит!»

Ә Рәбига шундый шат: менә-менә сикергәләп биеп китәр кебек. Ул Зөбәрҗәтне иңбашларыннан эләктереп алды да зыр-зыр әйләндерә дә башлады.

— Тилекәем, ничек шуны аңламыйсың? Ул — исән! Тагын алты елдан кайтып та җитәчәк! Без аны өчәүләп көтәрбез!

«Нигә өчәүләп?»

Шулай дип уйлады да, онытты да Зөбәрҗәт.

Кинәт икесе дә берьюлы елап җибәрде...

Бер-берсенә сыенышып, тып-тын гына яшь түкте алар. Бераздан Рәбига тиз-тиз яшьләрен сөртте.

— Сиңа да хәбәрем бар: Зиннур турында...

Зөбәрҗәт бу көтелмәгән яңалыктан әздән генә артына авып китмәде, шаккатып укытучысына төбәлде.

— Синең авылдашыңны әйтәм, Зиннурны! Әллә оныттыңмы? Ул да лагерьда, ди. Салих белән бергә...

Зөбәрҗәт шунда гына аңына килде:

— Зиннур шунда? Ул да исән?

— Шунда, Печорада! Аңа рөхсәт бирмәгәннәр, хат язарга... Шуңа исәнлеген дә хәбәр итә алмаган.

— Ул да ...ун елгамы?

— Түгел! Биш кенә ел! Инде кайтыр чагы җитеп килә, ди!

...Зөбәрҗәтнең төн йокысы качты. Салих белән Рәбига вакыйгасы, шуларга Зиннур турында хәбәр дә өстәлеп, бөтен уйларын чуалтып, хатынның башын бутап ташлады.

«Зиннур кайтачак! Ул исән! Тиздән кайтачак, ди!»

Ә ул аны ничек көткән иде! Сугыш тәмамланып, исәннәр инде кайтып беткәч тә, өметен җуймыйча көтте. «Мәңге шулай көтәрмен дә барыбер көтеп җиткерермен», — дип хыялланган иде. Сигез елдан артык бер хаты-хәбәре булмаган кешене гомер буе көтәргә дә риза иде Зөбәрҗәт. Тик кайтсын гына!

Кайтуы гына хак булсын!

Әллә ничек кенә булды шунда...

Узган ел печән өстендә кишәрлекләре Шакир белән бер тирәгә туры килде аларның. Ял итәргә тукталгач, Шакирның титаклап елгага таба китүен дә искәреп калган иде югыйсә. Бит-кулны юарга дип инешкә юнәлгәч, ирнең өстенә үк килеп чыгармын дип башына да китермәде Зөбәрҗәт. Шакир әллә ничек бик җайсыз итеп җиргә утырган да яралы аягын ниндидер пычрак чүпрәк белән урап маташа икән. Кызыл кан таплары белән чуарланган агач аяк исә янәшәдә генә аунап ята. Зөбәрҗәтнең йөрәге авырттырып кысылып куйды, ул, башындагы яулыгын салып, чиләнеп торган канлы «чукмар баш»ны шул ак яулыкка төрде...

 — Бик авыртамы?

 — Ияләндем инде...

...Болыннан кайтканда, ат арбасында урыннары да янәшә туры килде. Шакир кызга назлы сүзләр дә пышылдамады, «яратам», дип тә әйтмәде, Зөбәрҗәт үзе дә андый сүзләрне көтми иде. Барысы да бик гади, артык гади булды: кичен әти-әнисенең ризалыгын алдылар да иртән, туйсыз-нисез генә килен төшерделәр. Ел дигәндә, кызлары туды. Зиннур турындагы хатирәләр бик-бик тирәнгә яшерелеп, Зөбәрҗәт үзе дә инде, язмышына буйсынып, шуңа ияләшеп, «шулай тиештер» дип, яшәп яткан көннәре иде...

* * *

Арчага җыелышка киткән җиреннән Шакиры сүгенеп кайтып керде.

— Ни чыкса, шул укытучы халкыннан чыга инде. Адәм страмы...

Шакирның укытучылар белән «тел чайкарга» яратуын, эчтән генә аларга үч саклавын Зөбәрҗәт күптән белә иде. Хатын дәшми-тынмый үз эшендә булды.

— Бөтен райкум шаулый анда! «Рәбига апа!» дип, бик авыз суыңны корыта идең... Әнә — булдырган, уйнаштан корсак тутырган!

Зөбәрҗәт «дерт» итте.

«Булмас! Мөмкин түгел! Рәбига апа бит ул!»

Иренә каршы дәшмәкче булып, үз гомерендә беренче тапкыр авызын ачты...

Ачты да, лып итеп, сәке читенә утырды.

«Без аны өчәүләп көтәрбез!»

«Шулай диде бит! «Өчәүләп көтәрбез!» — диде Рәбига апасы. Менә нигә шундый серле һәм бәхетле тоелган икән ул!»

— Шакшы гайбәтең белән пычратма Рәбига апаны! Аның ире бар! Печора лагеренда Салих абый белән очрашкан бит ул!

...Әллә инде Шакир райкомга барып чакты, әллә башка юллар белән Рәбиганың сере фаш ителде: күп тә үтмәде, «Сатлыкҗан ире белән очрашу өчен Печорага барган Арча педучилищесы укытучысы Рәбига Вәлиеваның эштән чыгарылуы» турындагы хәбәр район газетасында басылып та чыкты.

...Рәбига инде ул чакта нәни улын сөя иде...

* * *

Алдагы тормышын әле төгәл генә күз алдына китерә алмый иде Зиннур. Наласага кайтканда, ниндидер өмет-ышаныч кебек нәрсәләр күңелдә җитәрлек булып, күрешеп очрашасы кешеләр дә шактыйдыр тоелган иде. Бик күпләрне югалткан икән шул. Ашкынып кайткан иде югыйсә, ә авылда аны кырыс ялгызлык көтеп алды.

Туган нигездәге йорт та шактый искереп, таушалып беткән, шулай да торырга яраксыз ук дип әйтеп булмый үзен. Идән-түшәм сайгаклары да урынында булып, ни гаҗәп, тәрәзә пыялалары барысы да төзек иде бу ялгыз йортның. Дөрес, капка-койма дигәннәрнең инде эзе дә юк, йортка терәп салынган абзар-кура да күптән җимерелгәнгә охшый, такта-токталары таралып бетеп, кайбер бүрәнәләре генә тегендә-монда тәгәрәп ята. Корыган алабута, тигәнәк ботаклары тырпаешып торган ишегалдын ялт итеп җыештырып чыгаргач, өй тирәсе дә шактый ямьләнеп, күркәмләнеп китте.

Бүген авылда Сабантуй иртәсе. Кояшы да әллә ничек моңсу гына күтәрелеп, талгын гына җил исеп куйды. Хатирәләргә уралган моңсулык ирнең керфек очларына эленеп, күңел диңгезенә «менә тамам!», «менә тамам!» дигән бер мәлдә, ул җитез генә кузгалды да Сабантуй мәйданына юл алды.

Көрәшнең иң кызган чагына килеп җитеште ул. Мәйдан тирәли тезелешеп утырган хатын-кыз, бала-чага гөж килеп, тирә-юнь аларның көлгән, чырылдаган авазлары белән тулган иде. Тик Сабантуй мәйданына нидер җитми кебек. Нәрсә соңбу? Югыйсә, барысы да гадәттәгечә шикелле: чиккән сөлге, яулык ише бүләкләр бәйләнгән колга да элекке урынында җилферди, түгәрәк ясап, күңел ачкан яшь-җилкенчәк тә гармунга кушылып җыр суза:

Наласаның күлләрендә

Тезелеп йөзә аккошлар,

Үсеп җиткәч, чит җирләрдә

Йөртә безне язмышлар...

Зиннурга аңлашылмаган ниндидер үзгә бер сәерлек бөтен тирә-юньне сарып алган да, мәйданга төбәлгән хатын-кызның моңсу карашына эленеп, сабый балалар чыркылдавына да сыланырга җай эзли сыман. Зиннур кинәт шул сәерлекне төшенү шөбһәсеннән җыерылып калтырап куйды. Мәйдандагы ир-ат халкы бармак белән генә санарлык, бик аз калган икән бит! Үз ишләре-чордашлары булмау аны шулай тетрәндереп, күңелен шомландырып җибәргән ләбаса!

Нинди авыл иде бит! Кырык бернең Сабан туенда «түбәтәй»дә ял итү» бәхетен сигез Наласа егете татыган иде! Шәрифҗан, Габделхак, Шакир, Исмәгыйль, Нәбиулла, Исхак, Нургали һәм Зиннур... Бүген әнә каршы ярда агач аягын сузып утырган Шакирның кырыс чырае мәйданга төбәлгән дә, Зиннур үзе, гарип кулын күкрәгенә кысып, сүзсез генә көрәшчеләрне күзли. Икесе дә мәйдан тотасы ирләр иде лә!

Шәрифҗан, Габделхак, Исмәгыйль, Нәбиулла, Исхак, Нургалиләр! Сез кайда? Башын салган миллионнарның берсе булып, Европаның кайсы илләрендә ятып калдыгыз сез?

Теге сәерлектән йөрәк сулкылдый, сулыш алу җайсызланып, күкрәк кысылып куя. Тизрәк, тизрәк котыласы иде шуннан. Котыласы да, теге бөтен читенлекләрдән арынып, күкрәкне тутырып сулыш аласы иде. Әллә кайларга, ерак-еракларга ишетелерлек итеп кычкырып җибәрәсе килеп китте:

— Эһе-е-е-һе-һе-е-е-е-й! Нургали, Исхак, Нәбиуллалар! Бил алырга — мәйданга чыгыгыз!

...Әнә «түбәтәй»дә егетләр ял итә. Берәү, икәү, өчәү... ... ... тугыз, унау! Барысы да яшь, көчле, җитезләр... Дөрес, күбесе әле гәүдәгә юкарак та сыман, ә күзләргә никадәр дәрт-дәрман сыйган!

Зиннур җитез генә кузгалды да мәйданнан читкә атлады. Каршы яктан үзен күзләүче ике пар күзне ул күрми дә калды сымак. Зөбәрҗәт нәни кызын Шакирга тоттырды, иренең йөзенә төбәлеп, тиз-тиз генә нидер әйтте кебек.

Тегесе исә, ризалыгын белдереп, теләр-теләмәс баш кагып куйды. Зөбәрҗәт Зиннурны авылдан чыкканда куып тотты.

— Әллә китәсең?

Зиннур ни дияргә белми тынып калды.

Ә Зөбәрҗәт исә ашыга-кабалана әйтеп калырга теләде сыман:

— Авылдашларга рәнҗеп китеп баруыңмы? Китмә, кал, Зиннур! Авылның хәтере артык кырыс кебек тоелса да, күңеле шундый киң аның...

— Хуш...

Зиннур инде берничә адым атларга да өлгергән иде, Зөбәрҗәт аны тагын дәшеп туктатты:

— Бу — синеке! Ал! Тагын онытуым бар...

...Ялгыз карамага җиткәндә, Зөбәрҗәт биргән йомшак төенчектән кызның кул җылысы да сүрелеп өлгермәгән иде әле. Әллә нигә Зиннур аны чишеп карыйсы итте... Төенчек сүтелеп китте дә киндер сөлге рәвешенә кереп сузыла бирде... Нәфис чигешләр, күк чәчәкләр, ромашкалар тезелеп киткән зәңгәр хәрефләргә уралды...

«Сабантуй батырына! 1941 ел».

Наласаның инеш-күлләрен, болын-яланнарын үзенә сыйдыра алган бу гаҗәеп манзара әллә инде сихри көчкә ия идеме соң? Җир йөзеннән инде яшәп киткән, бик күп таныш һәм таныш түгел күзләр балкышы, шул чигешләргә сыенып, аңа төбәлгәндәй тоелып китте...

...Ялгыз карамадан аның авылына кадәр төгәл җиде чакрым иде...

***

...Арча педучилищесындагы бу музей турында: «Ул дөньяда — бердәнбер!»

дип әйтү күптән гадәткә кергән инде. Югыйсә, искитәрлек берние дә юк кебек. Диварларга эленгән саргая төшкән язу-рәсемнәре дә, йөзләгән әлифбалары да артык гади күренә аның.

Чит ил туристлары белән әвәрә килгән җитәкчеләр төркеме дә, экскурсовод кызлар да музейга килеп кергән бу озын буйлы, арык гәүдәле картка бөтенләй игътибар да итмәде кебек. Бүлмәдәге ыгы-зыгы басылып, музей бушап калгач кына, язу-документларны укып, дивар буенда ялгызы басып торган картны күреп алдылар.

— Сорауларыгыз булса, рәхим итеп бирә аласыз! Мин сезнең карамакта! — диде яшь кенә кыз, аңа якынлашып.

— Рәхмәт, борчылмагыз, — диде карт, бераз гына уңайсызланып. — Мин үзем генә, картларча...

Музейның серле дөньясына чумган бу сәер картка башка берәү дә комачауламады. Көн кичкә авышып, музей хезмәткәрләре өйләренә җыена башлагач кына, карт алар янына атлады.

— Миндә бер истәлек бар иде. Бәлки сезнең музейга ярап та куяр.

Карт, портфелен ачып, ниндидер төргәк алды да саргая төшкән киндер сөлгене буй итеп сузып та салды. Нәфис чигешләр, күк чәчәкләр, ромашкалар тезелеп киткән зәңгәр хәрефләргә уралды...

 «Сабантуй батырына! 1941 ел».

Бүлмәдәгеләр «ах!» итте.

— Искиткеч зәвык! Безнең музей өчен бу сөлге — гаҗәеп хәзинә бит!

Карт бәхетле елмайды.

— Чигешнең авторын, экспонатны тапшыручының исем-фамилиясен әйтегез, зинһар!

Карт тагын елмайды.

— Анысы — кирәкмәс! Яраткан укучылары исеменнән диярсез... Мин — меңнәрнең берсе генә... Безнең Рәбига апа! Безнең Салих абый бит ул!

Чигешле сөлге белән әвәрә килеп, картның чыгып киткәнен дә сизми калганнар түгелме соң?

— Кем булды ул?

— Кем булса да барыбер түгел мени? Меңнәрнең берсе, диде бит!

 ...Түр диварга эленгән ап-ак чәчле ике фидакарь җан рәсеменә кичке шәфәкъ алсулыгы эленгән иде инде...