Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Бер тамчы су
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!
Егет уянганын сиздермәде. Күзенең керфекләре арасыннан гына карады. Әллә кайда түгел икән. Үзе менә ничәмә еллар казыган кое төбендә ята лабаса. Егетнең зиһене яшен тизлегендә эшли башлады. Башында әллә ничә төрле сорау туды.
Елый. Нигә елый? Күзеннән яшь ага, шулай булгач, кызның тәнендә су җитәрлек микъдарда. Ә суны кайдан алган соң ул? Әллә бу күрше кызы аның кара көнгә дип

саклап тоткан суын табып эчкәнме? Ошбу уй егетне бөтенләй айнытып җибәрде. һәм ул үзенең өстенә иелеп яшь коеп утырган кызны тупас кына этәреп, яткан урыныннан торды. Егетнең тупаслыгына игътибар да итмичә тегесе:
— Исән, исән икәнсең! Мин сине әллә берәр төрле газдан исереп үлгәнсеңме дип торам, — диде.
Егет дәшмәде, кырында яткан ташны шудырып, таш артындагы куышка кулын тыкты. Сулы банка үз урынында иде. Ул җиңел сулап куйды. Чөнки суга кытлык инде менә ничәмә еллар дәвам итә. Кыз исә тагы сөйләргә тотынды.
— Сиңа шатлыклы хәбәр әйтергә төштем. Кичә яңгыр яуды. Килеп тикшереп киттеләр. Эчәргә яраклы дип таптылар. Түләргә акча булмау сәбәпле, суның яртысын алып та киттеләр. Аннан да бигрәк Коры елга буенда полиэтилен япма җәеп, әти хәтсез генә су запасы җыя алды. Аны яшереп куйдык. һавада очкан күзәтче самолёт та, космоста очкан спутниклар да сизмәделәр шикелле. Югыйсә таң белән килеп анысына да налог салып китәрләр иде. Менә сиңа атналык азык та төшердем, — диде,
Егет бу юлы да дәшмәде. Гомумән, ул бик сөйләшә торганнардан түгел. Кыз өскә менеп китте. Ә егет коены казуын белде. Казылган таш-балчыкларны өскә бүтәннәр тартып менгезә. Аның эше бары тик казу һәм чыккан бөтен нәрсәне чиләкләргә тутыру. Менә ун ел инде ул шушы коены тирәнәйтә. Әтисе әйтеп үлде: 80 метрлар чамасы аста су бар, диде: Моны беркем дә белми. Нефть разведкасында эшләгәндә, әтисе, беркемгә дә әйтмичә, үз белдеге белән бораулаган булган. Бакча артындагы скважинада су шулкадәр дә көчле булып, хәтта ки буровой торбаларын кәкрәйткән. Әтисе, тизрәк скважинаны ябып, бригадасы белән башка урынга күчә.
Тирә-якта су беткәнгә дә бик күп еллар үтте хәзер. Су бөтенләй бетеп үк җитмәде ул, нефть чыгару аркасында калганының да шактый өлеше пычранып, эчәргә яраксызга әйләнде. Су булмагач, урманнар да корыды. Урманда Америка чаганыннан башка агач та калмады. Чиста сулы санаулы чишмәләрне байлар үз кулларына алып, су сатып яталар. Эш хакын да су һәм азык белән түли торган заманалар җитте!
Егет, әтисенең васыятен исенә төшереп, тагы да үҗәтләнеп, алмаз очлы боравы белән гранит ташны тишәргә тотынды. Бу эшне алар качып-посып кына эшләделәр. Югыйсә, кое казыганнарын белсәләр, үзләре белән бергә коены да шартлатып күмеп китәргә мөмкиннәр.
Егет электр уты яктысында атнага якын эшләде. Атна азагында аны икенче дус егете алыштырырга тиеш. Гранитны тишә торгач, бер урында кварц комы да килеп чыкты. Егет белә иде: андый комда алтын-көмеш тә була. Тик бу турыда беркемгә дә әйтмәделәр. Алтын-көмештән дә кыйммәтрәк иде алар өчен эчәр су!
Бүген ул ниндидер икеләтә күтәренке кәеф белән эшләде. Атна азагы бит. Иртәгәдән өстә эшләячәк. Ни дисәң дә, тузаны юк. һавасы да саф. Ул эшен төгәлләп, коралларын җыештыра башлады. Әле генә боравын суырып алган тишеккә нишләптер яңадан күзе төште. Аннан чыккан ком дымлы иде. Ул яңадан дәртләнеп тагы берәр сәгать тишекне тирәнәйтте. Ниһаять, таш тишегеннән күз яше кебек кенә су тамчысы күренде. Егет теле белән ялап карады — су төче иде! Тәүге тамчы артыннан тагы берсе тәгәрәп төште. Егет шатлыгыннан җырлап җибәрде. Үз алдына:
— Аллаһы боерса, яшибез әле. Яшибез! — дип куйды.
Шуннан ул, хыялга бирелеп, болай булгач күршегә яучы җибәрергә дә була, дип уйлап куйды...
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Башкортстанның Эстәрлебаш районы Турмай авылы


Никахлар күктә укылмаса...
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант
иттем.
Язның ярсулы бер көне иде ул... Без Зөфәр белән әти-әнием янына кайтып, зурдан купмый гына никах укытып килдек. Егетем әтисе белән генә яши иде. Әнисе ике ел элек авырып вафат булган. Әтисе, Зөлфәт абый, туйны эш-көшләр беткәч дип, Сабан туена тәгаенләде. Мин туйга чаклы дус кызым Алсу белән яшәвемне дәвам иттем. Авылда зур кызулык белән язгы кыр эшләренә әзерлек башланды. Зөфәр район үзәгенә йөреп, авыл хуҗалыгы идарәсендә белгеч булып эшли иде. Ул иртә таңнан китә, соң кайта башлады. Кайбер көннәрдә кунгалап та калгалый. Ике-өч көн бөтенләй хәбәре булмагач, әтисе минем яныма кагылып чыкты. Берәр хәбәр ишетмәмме дип керүе икән. Минем дә берни белмәвемне аңлагач, сагая калды. Иртәгә үк район үзәгенә барып, эш урынына сугылып кайтырга ниятләвен әйтте.
Шул көннән Зөфәр суга төшкәндәй юк булды. Ул эшеннән, гариза язып, бөтенләй киткән булып чыкты. Минем тормышым чәлпәрәмә килде.
Көннәр үтә торды. Билгесезлектә яшәү җанны кимерде. Мин хәлсезләнеп, ашау-эчүдән калдым. Беркөнне эштән чыгышлый башым әйләнеп китеп, чак кына егылмый калдым. Коймага сөялеп хәл алдым да кеше-кара күргәнче дип өйгә атладым. Болай яшәп булмый дип, икенче көнне район поликлиникасына тикшеренергә киттем. Мин үзебезнең үзәк китапханәдән урап килгәнче анализлар әзер иде инде. Шәфкать туташы елмаеп каршы алды:
— Анализларыгыз бик яхшы. Әни буласыгызны белә идегезме, - диде ул. Тагын әле: — Хатын-кызлар консультациясенә дә кереп чыгарга туры килер, — дип тә искәртеп куйды.
Мин әллә ишеттем, әллә юк, берни әйтмичә чыгып киттем. Кая барасымны, ни эшлисемне белмәс халәттә урам буйлап атладым да атладым...
Өйгә кайтып кергәндә, бик соң иде инде. Ярый әле берүзем генә. Алсу язгы каникулда ике-өч көнгә авылларына, әнисе янына кайтып киткән иде. Өстемне дә алмаштырмыйча диванга аудым. Елый-елый төрле уйларга чумып ята торгач, тәмам арып, иртәнгә авышкач кына йоклап киткәнмен. Иртән бөтенләй башка кеше булып уяндым. Җәһәт кенә сикереп торып юындым да, көзге каршысына килеп басып:
— Йә, Гөлия, күтәр башыңны, җебеп төшмә! Син кемнән ким соң әле?! Буй- сының, төс-битең сөбханалла. Белемең, эшең бар. Әлегә торыр җирең дә ярап тора. Сер бирмә! - дип, үз-үземә каты гына итеп кисәтү ясадым. Мин хәтта балам булуына сөенеп, аның өчен яшәргә кирәк дип шатланып та куйдым.
Баланың никахлы атасы булуы да миңа ниндидер ышаныч, көч биргән төсле тоелды.
Чираттагы ялымны алдым да, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгып китеп урнашырга кирәк дигән уйга килеп, җыена ук башладым. Дөрес эшлимме мин, юкмы? Зөфәр акылына килеп, мине эзләмәсме, дигән уйлар да бөтерелде башымда. Тик, бу ниятемнән берәү дә туктата алмаслык хәлдә идем инде мин әлеге минутларда.
Энҗе РАЗОВА.
Актаныш.


Горур Алия
Ул аны йөрәгеннән мәңгегә алып атарга, ә баланы саклап калырга ант итте.
Язның ярсулы бер көне иде бу...
Тәкъдирендә шулай язылгандыр инде — Алия бер ай эчендә Аны да, карынындагы тумаган баласын да җуйды. ...Өйдән эшкә барып, эштән өйгә кайтып, ундүрт җәй үтеп китте. Ә бер көнне... йокысыннан елмаеп уянды ул. Аяклары да сызламый сыман, йөрәге дә сикерми кебек. Кичә өнендә күргән Әмир бүген кызның төшенә кергән иде.
Алия айга бер тапкыр хастаханәгә йөри. Кичә аның капкасы төбендә төз буйлы ак халатлы докторны күргәч, күзенә ышанмады. Ничек инде, бу доктор — Әмирме?
— Әмир Рафаэлевич, исәнмесез! — дип, бер төркем яшьләр аның белән исәнләшкәч кенә ул табибның чыннан да Әмир икәненә төшенде.
Алиягә кинәт рәхәт булып китте, аның янына барасы килде, әмма аяклары аны тыңламадылар. Тораташтай басып торды да, врачына да кереп тормыйча, өенә кайтып китте ул.
«Әмир монда эшли икән... Ә нигә каушадым соң әле мин?» Йөрәге, сулык- сулык килеп, типми башлагандай тоелды, аякларының хәле китте... Ниһаять, кайтып җитте, акрын гына диванга барып егылды. Кино кадрларыдай, күз алдыннан Әмир белән бәйле вакыйгалар уза башлады. Аларны бит әлеге дә баягы шул хастаханә очраштырды, таныштырды, дуслаштырды. Күпме еллар үтсә дә, Алия, бөтен ваклыкларына кадәр, авыруы белән көрәшеп уздырган ул ямьсез, соры көннәр эчендәге матур хатирәләрне күңел түрендә саклый...
Кыз район хастаханәсенә эләкте. Бөерендә һәм йөрәгендә чир таптылар врачлар. Унбиш яшьлек үсмер кыз исә монда үзенә яңа дуслар тапканына бик сөенде. Чуваш кызы Надядан чуваш телен өйрәнде, шәфкать туташы Фәридә белән уртак серләрен пышылдаштылар. Үзе кебек авырып ятучы Әмир белән дуслыгы шашка, шахмат уеннары аша, бигрәк тә әдәбият, шигырьләр турында гәпләшкәндә ныгыды. Кечкенәдән китаплар, шигырьләр укырга яраткан Алия Әмир язган шигырьләрнең беренче тыңлаучысы булды. Дәваланып чыккач та ике арада дуслык, сагыну, юксыну хисләре белән тулган, җаннарны көйдерердәй утлы, шигырьле хатлар йөри башлады. Ничек әле?
— Җәйләремдә шундый салкын миңа,
Җаннарымда зәһәр салкынлык.
Кеше ташкыныннан сине эзлим, Тоймыйм ләкин көткән якынлык...
Ике арадагы шигъри хатлар аларны бик якынайтты. Алия дә мәктәпне бетерде, институтка укырга керде, инде тулай торакка урнашырга вакыт җиткәч, туган авылына кайтырга дип автовокзалга килде һәм. Әмирне күрде...
Яшьләр көне буе бергә булдылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, бер-берсенә карашып күзләре талмады. Күктән аларны кышның ягымлы кояшы назлады, Әмир исә Алияне көне буе кулларында күтәреп йөрергә риза иде. Ике гашыйк уртак төнне теләделәр... Ә аннары? Аннары Әмирне ерак районга эшкә җибәрделәр, хатлары да, шалтыратулары да сирәгәйгәннән сирәгәйде һәм бөтенләй тукталды. Шулай ай арты ай уза торды, Алия исә сөйгәнен көтүдән туктамады.
Көннәрдән бер көнне Алиянең ишеген кактылар. Бусагада Әмир иде. Ул үзгәргән, ир булган, чөнки гаилә корган, әмма инде аерылышырга да өлгергән булып чыкты. Аның сүзләреннән Алия шуны аңлады: имеш, Әмир теләмәсә дә, туасы баласы хакына өйләнергә мәҗбүр булган. Бераздан боларның барысы да кызның уйдырмасы гына булуы ачыкланган. Бернинди дә бала тумаган. Шуннан соң Әмир нишләгән? Билгеле, аерылган.
Алия аны тыңлап та бетермәде. Очрашулардан качты. Әмирнең аңа булган хисләренә тамчы да ышанмады. Йөрәгендәге чәчкә булып атып утырган мәхәббәт гөлләрен дә төбе-тамыры белән йолкып атты! Дөрес, Әмирне җуйганга карап дөнья үзгәрмәде дә, бетмәде дә. Алия үзе генә үзгәрде. Егетләр тарафына күз дә салмады, сүзләрендә ышаныч тоймады...
Ялгыз калуында Алия беркемне дә гаепләми, киресенчә, беренче һәм соңгы мәхәббәтенә тугры булуы белән горурлана иде ул. Инде хәзер нишләргә менә? Доктор Әмир Рафаэлевичка приёмга барып караса инде әгәр?..
Надия ВӘЛИЕВА.
Казан.

Яза аласыз!
«Хикәя яза аласызмы?» — үткән елгы 12нче санда шул исемдәге иҗади бәйгебезнең чираттагы турын игълан иткән идек. Инде аңа да йомгак ясалды.
Хикәячекләр бик күп килде. Шуларның 31е журналда басылып чыкты. Казандагы 4нче татар гимназиясе җитәкчелегенә рәхмәт. Алар гимназиядә хикәя өмәсе игълан итеп, үзләре дә язып, инде чираттагы санга ук 11 хикәячек өлгерттеләр!
Иң шәп 7 хикәя авторын «Казан утлары»ның «Яңа базар» дигән сатирик әсәрләр җыентыгы белән бүләкләрбез дигән идек тә, авторлар, шәп язып, вәгъдәне боздырдылар: 7 түгел, 10 китап бирәсе була!
Менә алар, җиңүчеләр (исемлек алфавит буенча бирелә): Әлфия Арсланова. «Мин ялгызым түгел хәзер» (№4). Башкортстан, Кушнаренко районы, Карача Елга авылы; Илфат Әхмэдуллин. «Гомерлек үкенеч» (№6). Кукмара районының Ядегәр мәктәбе; Рәзинә Әхмәдуллина. «Мәңгелек сер» (№6). Кукмара районының Янил мәктәбе; Илхания Вахитова. «Сагындым, бәгърем, сине!» (№1). Казан, 4нче гимназия; Надия Вәлиева. «Көндәлегем битләреннән» (№2). Казан. 162нче балалар бакчасы; Гөлфия Габдрахманова. «Артык чибәр иде шул» (№1). Казан, 4нче гимназия; Динәрә Гыйльфанова. «Төзәтә алмаслык хата» (№6). Кукмара районының Янил мәктәбе; Хисаметдин Исмәгыйлев. «Урман юлында» (№2). Башкортстанның Эстәрлебаш районы Турмай авылы; Флёра Мәрданова. «Ак ефәк» (№3). Чаллы; Гүзәлия Тарханова. «Җыр» (№3). Казан, 96нчы гимназия.
Хикәя язу өчен ун башлам бирелгән иде (№12, №1). Авторларны иң җәлеп иткәне «Там-там-там...» дип башланганы булды. Инде яңа башламнар кирәк, чөнки тиз арада бәйгенең яңа турын башлап җибәрәчәкбез. Башлам — хикәянең төше, орлыгы. Бу берничә җөмләгә тылсымлы көч сала белергә кирәк. Моңарчы башламнарны редакция хезмәткәрләре әзерләсә, бу юлы төп бәйгене кече бәйге белән башлап җибәрәбез: авторларыбыз һәм укучыларыбыздан әнә шундый хикмәтле җөмләләр көтәбез! Алар 22 октябрьгә кадәр килеп җитсеннәр иде.