ХАЛЫКЛАР АРАСЫНДА ОЯТКА КАЛМЫЙК ИНДЕ!
Менә Халыкара мөселман киносы җыенының, унберенчесе дә шаулап узды. Чит ил киночылары олы-олы бүләкләр алып китте. Быел Татарстан киночыларына да ару гына өлеш чыкты, шөкер. Актёр Илдус Габдрахманов «Ир кеше ролен иң яхшы башкаручыга» дигән бүләкне алды, Салават Юзеевның «Ишекне каты ябып чыгып киттем» фильмы «кыска метражлы фильмнарның иң яхшысы» дип табылды. Фәрит Дәүләтшинның «Рудик» фильмы «Тюрксой»ның махсус бүләгенә лаек булды. Димәк, әкрен булса да, уяна башладык.
Узган елгы кино җыенында Кырым татарларының «Кайтарма» фильмы җаннарны тетрәтте, чөнки ул фильм Кырым татарларының кара язмышы, фаҗигасе турында иде.
Без бит кайчандыр Урта Азия халыкларының кино сәнгате башында торган, урыстан кала иң беренче нәфис фильмнар төшергән халык: утызынчы еллар башында ук «Койрыклы йолдыз» (1926), «Булат батыр» (1927), «Рабат шакаллары» (1928) кебек фильмнарда татар артистлары башлап йөргәннәр. Казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар кино өлкәсендә татарларны куып җитеп, узып китте менә.
Кино мәйданында аерым уңышлар булгаласа да, башка халыкларны шаккатырырлык татар фильмы әлегә төшерелмәгән. «Татар фильмы» дигәннән, нәрсә соң ул «татар фильмы», ул татар телле фильм булырга тиешме, әллә татарлар турында урысча фильммы? Урысча төшерелеп тә татарчага күчерелгән тасмамы? Документаль фильмнарның урысча булуы ярый. Ул чакта да фильмның татарча нөсхәсе булырга тиеш. Ә менә нәфис фильмның татарча булуы зарур. Татарча аңламаган тамашачыга аскы язулы фильм яки тулысы белән урысчага тәрҗемә (дубляж), яки диктор тавышы белән тәрҗемәдә булырга тиеш.
Фильмнарның атамалары кем тарафыннан татарчага күчерелә торгандыр, белмим, әмма ел саен тәрҗемә ителә торган атамаларда хаталар тулып ята. Тәрҗемәче фильмнарны карамыйча, атаманың мәгънәсенә төшмичә, турыдан- туры гына тәрҗемә итә кебек. Республикабызда Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Журналистлар берлеге була торып, без бөтен халыкларга үз наданлыгыбызны чыгарып салабыз. Озын сүзнең кыскасы, «Халыкара мөселман киносы җыены»н оештыручылар тәрҗемәчеләрне җентекләп сайласыннар, абруйлы тел белгечләре белән киңәшеп гамәл кылсыннар иде.
Гомумән, Татарстанда уздырыла торган фестивальләрдә, съездларда, слётларда, форумнарда, конференцияләрдә Ана телебез (дәүләт теле саналса да) сирәк кулланыла, кулланылган очракта да корама тел, чит-ят сүзләр белән чуарланып кына яңгырый килә. Гәрчә «фестиваль, съезд, слёт, форум, конференция» сүзләрен дә тирән мәгънәле ике татар сүзе «җыен, корылтай» белән алмаштырып булыр иде. Шулай язсак, шулай сөйләсәк, безне кем ачуланыр иде икән?