Логотип Казан Утлары
Роман

КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ? (ахыры)

13
Егетләр үз бүлмәләрен үзләре җыештыралар иде. Дөрес, кайчагында алар бүлмәсен коридор җыештыручы апа юып чыгаргалый. Чөнки Габделнур ул карчыкка квартплата кәгазен тутырып бирә, вак-төяк электр әйберләрен төзәткәли. Күпчелек вакыт карчык идән юарга оныгын ияртеп килә. Ә ул алты-җиде яшьлек кыз бала авыру — тулы гәүдәле, шешенке күзле, калын иренле, теле, эре һәм сирәк тешле авызына сыймаган кебек, еш кына күренеп тә тора. Егет аны кызгана, ләкин жәлләвен сиздермәскә тырыша: шаярта, сөйләштерә, печенье яки конфет биргәли.
Бүген, Габделнур үзе идән себереп маташканда, ишек шакып, бүлмәгә тулай торак тәрбиячесе килеп керде. Зифа буйлы, җыйнак гәүдәле яшь хатын тыйнак кына исәнләште һәм гозерен әйтте:
— Габделнур абый, сезне культбытсоветка чакырырга куштылар.
— Нигә?
— Сез бит анда әгъза һәм әле «Яшьлек» газетасы редакторы да.
— Минме? — дип, сул кулы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте егет, чөнки уң кулы әле һаман себерке тоткан килеш иде.
— Әйе, — диде аның бу соравыннан бераз каушап калган тәрбияче.
Габделнур иңнәрен сикертте.
— Беренче тапкыр ишетәм, — диде һәм, бераз тын торганнан соң, кисәк кенә әйтте: — Бармыйм да, йөрмим дә.
Тәрбиячегә тулай торак коменданты үз-үзенә бик ышанып әйткән һәм исемлек тә күрсәткән иде бит. Ничек алай килеп чыкты соң? Тәрбияче еларга җитешеп ялына башлады.
— Габделнур абый, төшегез инде, зинһарлап сорыйм. Анда ЖКО начальнигының урынбасары да бар. Алар мине ачуланачак бит. Кабат менгереп җибәрерләр.
Егет себеркесен шифоньер артына тотып атты да:
— Ярар, — диде.
Тәрбияче рәхмәт әйтеп чыгып китте. Болай тиз ризалашуының сәбәпләре бар иде . Бердән , бу яшь хатынның гаебе юк, аңардан башка гына исемлек төзеп куйган булулары ихтимал , икенчедән, Габделнур тәрбиячене — яшь балалы тол хатынны жәлләде. Эш шунда ки, узган ел көз көне аның мастер булып эшләгән ире суга батып үлде. Эштән соң салып утырганнар да, гайрәтләнеп, су коенырга киткәннәр. Эчкән кешегә диңгез тубыктан диләр бит. Ә анда, водозабор тирәсендә, чоңгыл булган, аягын көзән җыерган бахырның. Иптәшләре дә чак чыгып өлгергәннәр.
Ахыры. Башы узган санда.
Өстенә аксыл пиджагын, аягына тапочкасын киеп, егет аска төшеп китте.
Иң яхшы саклану чарасы — үзең башлап һөжүм итү, дигән кагыйдәдән чыгып, ул
29
кызыл почмакка керә-керешкә үк ризасызлык белдерде:
— Бәлки, мине үземә әйтмичә генә өйләндереп тә куярсыз? Миннән башка нигә сайлыйсыз? Болай да вакыт юк.
ЖКО башлыгы урынбасары — уртача буйлы, тулы гәүдәле ир уртасы кеше дә җебеп төшмәде: бу бүлмәдә кем хуҗа икәнен беренче сүздән үк төшендереп бирүне кирәк тапты:
— Син җыелышта булырга тиеш идең.
Егетнең дә тавышы әлегә көр чыкты:
— Бәлки, мин авырыймдыр? Минем бер минут та вакытым юк.
— Монда беребез дә тунеядец түгел. Утыр.
Бераз бәхәсләшкәннән соң, Габделнур каласы итте. Комендант битарафлык күрсәтте — сүзгә кысылмады, чәкәләшүне генә күзәтеп утырды.
Вазифаларны бүлү башланды. Газета чыгаруга килеп җиткәч, егет тагын теш-тырнакларын күрсәтте — һичничек тә мөхәррир булырга теләмәде.
— Ярар, член гына булырсың, — диде ЖКО башлыгы урынбасары, йомшап. — Егетләргә булышырсың.
Габделнур, сүзне беткәнгә санап, урыныннан торды һәм ишеккә таба юнәлде. Ә бүтәннәр — егермеләп кеше әле кузгалмаган иде.
Сөйләшүне алып баручы ачу белән, әмма үзенең хуҗа икәнен сиздереп, рөхсәт биргәндәй:
— Ярар, бар, бар, чык, — диде. — Син коллективтан аерыласың.
Дөресен генә әйткәндә, Габделнур моңарчы, төзү идарәсендә булсын, тулай торакта булсын, җәмәгать эшләреннән йөз чөермәде. Ләкин хәзер диплом язасы һәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнәсе бар — баш тартмый хәле юк. Кем әйтмешли, ачка койрык чәнчеп йөгерәсе килми иде. Яшьләр күп: төрле югары һәм урта махсус уку йортларында кич яки читтән торып белем алучылар бар, кичәле-бүгенле төзүче- инженерлар институтын тәмамлап килгән мастерлар да байтак — алар эшләсен, аларга юл ачарга кирәк, аларны да җәмәгать эшләренә тартырга кирәк.
... Миргаязның дусты Әлфәс килде. Ул өйләнгән кеше. Шулай да иптәше янында тулай торакта еш була. Килгән саен, кесәсендә — ярты. Алар сөйләшеп утырганда, Габделнур су җылытырга куйган иде, чыгып юынып керде. Миргаяз өстәл тирәсендә булаша башлады. Ул арада Фәүҗәт тә кайтып керде. Өс киемен — мех курткасын, йонлач кара бүреген, кызыл шарфын һәм пиджагын салып, шакмаклы күлмәктән генә калды, аның өстеннән зәңгәр төстәге чаңгы костюмын киеп куйды.
Кайтканда, аның кулында төргәк бар иде. Сүткәч, аннан пөхтәләп төрелгән күлмәк белән майка чыкты. Эш шунда ки: аның киемнәрен йөргән кызы үзе сорап ала икән. Габделнур исә кер юу пунктына бирә. Шуңа күрә аның һәр күлмәк итәгендә ГГ тамгасы бар. Мәскәү кызы Аля янына йөргәндә, ул сынар өчен генә: «Күлмәк якасы каралган», — дигән иде. Туташның төксе чырае кара янды, кызарып чыкты һәм ул: «Мин сиңа прачка түгел!» — дип кырт кисте. Шуннан бирле егетнең берәүгә дә ялынганы юк. Чын күңелдән яратып йөргән Гөлзәриягә үзе сораса да бирмәс иде.
Өстәлгә кабымлык куелды, чәй кайнап чыкты. Кем әйтмешли, «тавык» янына «кунача»га савыт та менеп кунаклады.
Дусты Әлфәс килгән саен, Миргаяз аңардан бер хатын янына ничек итеп йөргәнен сөйләтә. Бу юлы да шуны исенә төшерде, тегесе кыстатып тормады. Байларча тамак кырып алды, мыегын сыпырып куйды:
— Армиядән кайткан гына чак, өс-башны да карыйсы бар, общагада ашау ягы да
такы-токы гына — һаман сталавай. Ияләндем, малай, бер бай хатынга — завмагка. Бер атна, ике атна йөрим, шуннан бу әйтмәсенме: «Әйдә, бөтенләй миңа күч». Мин өнсез калдым, ни әйтергә дә белмим, мин — яшь егет, ул — ике балалы хатын, яшь кызга өйләнәсе килә бит. Ну, тәрбиягә бер ияләнгәч, аннан да колак кагасы килми. Ярар, өйләнәм, дидем дә, для пущей убедительности, иске чемоданны илтеп куйдым,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
30
иске-москы тутырып... Янәсе моны карама көленә утырттым...
— Шуннан, шуннан, — дип, аны юри котырта Миргаяз.
— Ярар инде, беләсең бит инде, — диде Әлфәс, шулай да сүзен болай дип төгәлләде: — Мин юкта чемоданны каерып ачкан да чүплеккә чыгарып аткан; ушлый нәрсә иде шул, имансыз. Мин, тол хатынның бусагасы алтын булса да, сәдака тиеш, дип, үземә калса, саваплы эш эшләп йөрим, ә ул, имансыз, чемоданымны чыгарып аткан, үземне дә кабат кертмәде...
Әлфәснең бик сакланып кына эчкәнен күреп, Миргаяз:
— Син нәрсә кызлар кебек назландырып утырасың? — диде. — Чем добру пропадать, пусть пуза лопнет, диләрме әле.
— Бу арада ашказаны борчый.
— Кит әле, булмаганны, кеше ышанмастай сүзне хак булса да сөйләмә, — ак күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйган дусты, чалбар кесәсеннән кулъяулык алып, тирләгән маңгаен, борын тирәсен сөртте. — Файдага гына ул, әйдә, тот әле, шнапс тринкен, немецлар әйтмешли... Әнә Эфиопиядә бер адәм кадак, пыяла ашый икән.
— Чираттагы ялган, — диде Фәүҗәт, консерва банкасына чәнечке белән үрелеп.
— Чын әгәр, үзем укыдым.
Фәүҗәтнең бирешәсе килмәде.
— Газетада элегрәк тә шундыйрак хәбәрләр булган иде: имеш, бер агач, кешене кочып алып, су урынына суыра икән; имеш, Африкада бер күл бар икән, анда радиация нормадан йөз тапкыр артык ди, ә барыбер шул күл янындагы авылда кешеләр яши икән, үзләре тап-таза ди.
Әлфәс бик җәелеп китмәде, шулай да әйтеп узды:
— Мин Чиләбе якларында хезмәт иттем. Анда булган икән хәлләр. Радиация дип бик исләре китмәгән, кайбер авылларны күчерми калдырганнар.
— Кешеләр яшиме? — дип сорады һәр яңалык белән кызыксынучы Фәүҗәт.
— Кая барсыннар...
Габделнур андагы вакыйганы күптән ишеткән иде инде, чөнки туганнан туган абыйсы шунда солдатта булды, салып алса, кайбер нәрсәләрне сөйли иде...
Бүген Габделнур да егетләр табынына кушылды: тумбочкасында «НЗ» бар иде, шуны чыгарды, чөнки Гөлзәрия авылына, әнисе янына кайтып киткән иде. Ул Казанда булса, аның янына барасы — болай иркенләп утыра алмас иде. Дөресрәге, үзе үк теләмәс, хөрмәт иткән кадерле кешесе янына хәмер капкан килеш бармас, бу кыланышын кызы да ошатмас иде.
Алар бүлмәсендәге дүртенче кеше — республиканың төньяк районнарының берсеннән килгән егет авылына кайтып киткән иде; ике көнгә эштән дә сораган, әнисе хастаханәдә ята икән.
Миргаяз теманы үзгәртте, хыялга бирелеп алды:
— Их, егетләр, кешенең иң матур, иң яшь, иң гайрәтле чагы эштә уза.
— Эшләмичә нишләр идең? — дип сорады Габделнур, тегенең тел төбен аңышмыйча.
— Кырыкка хәтле уч тутырып пенсия бирсеннәр иде. Өйләнер идем...
Әлфәс, аны бүлдереп, төрттереп алды:
— Кәләшеңнең ...парында җылынып кына ятар идеңме?
Миргаяз һаман хыял диңгезендә йөзә.
— ...Фатирга торбадан сыра кертсеннәр иде, краннан гына агызып алыр идем...
— Кем эшләми, шул ашамый, — дип мәгълүм мәкальне искә төшерде комсомол Фәүҗәт.
Миргаязның үз туксаны туксан.
— Кырыктан соң үлгәнче эшләргә дә риза, — дип, сүзен йомгаклады ул.
Ләкин хәмер тәэсире башларына киткән зимагурларның әле «даһиларча» фикер сөреше бетмәгән икән, әле берсе, әле икенчесе сүз кыстыра:
— Хатын иренә караганда күп акча алса, ул аны санламый башлый...
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
31
— Ир-егетнең үз кесәсендә ничә сум акчасы булуын тиененә хәтле белүе мәҗбүри түгел, ләкин акчасы барын ул һәрчак белеп торырга тиеш...
— Үз тиңеңне табу мәслихәт эш, артык акыллы яки күп белүче хатын да кулай түгел...
— Яшь хатынны калдырып, командировкаларга еш йөрү дә, гелән генә төнлә эшләү дә ярый торган гамәл түгел...
Миргаяз бераз уйланып утырды да әйтеп куйды.
— Әллә КамАЗ корырга Чаллыга китәсе инде.
Габделнур аңа карап әйтте:
— Син теге кыз кебек.
— Нинди?
— Әллә урыска барасы, матур була баласы, дип әйткән ди бер кыз.
Миргаяз көлде генә, үпкәләмәде.
— Кияүгә чыкканмы соң?
— Чыккан. Аннан ник чыкканына үкенгән...
— Татарның да була шакшысы, урысның да була яхшысы...
— Ихтимал...
Әлфәс:
— Кайда да бер кояш инде, корыны бушка әйләндерү генә булыр, — диде.
— Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер...
— ...барып карасаң, кәҗә дә бирмиләр, — дип дәвам итте Фәүҗәт. — «Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен...»
— Мин беркая да китмим. Монда саз ерган да җитәр.
Габделнурның бу сүзләренә каршы:
— Синең, ичмаса, фатир алырга өмет бар, — диде Миргаяз, соргылт кашларын җыерып. — Ә мин... җыештырып, кооперативка тырышсам гына инде...
— Әй, кайгырмасана, — диде Әлфәс һәм үзенең китап караштырганын белдерү өчен әйтеп куйды: — Марк Твен болай дигән: «Әгәр иртәдән бер дә елмаймасагыз, көнне бушка үткәнгә санагыз».
Миргаяз, каршы төшеп, төзәтмә кертте:
— Әлфәс, ул болай әйтергә уйлагандыр: «Әгәр йөз грамм эчмәсәң, көнең бушка үткән».
Аннары ул тагын стаканнарга аракы агызды. Монысы үзе кыстырып кайткан шешәдән иде. Әлфәсне мәҗбүриләп дигәндәй кыстаса да, ул үзе дә аракыны бик интегеп, авыр эчә, стаканын бушаткач, кулы белән авыз тирәләрен сыпыра да бер йотым сыра каба, аннан ашый башлый. Сөйләшкәндә, бик әкрен, һәр сүзен кысып чыгаргандай көчәнә — авыру кеше сыман сөйләшә, фәлсәфәгә бирелә.
— Берәр ямьсез кызга өйләнәм, — диде ул, бу юлы беркавым уйланып утыргач.
— Кызлар ямьсез булмый, — диде ризык капкалап утырган Фәүҗәт.
Ләкин аңа игътибар итүче булмады.
— Нигә? — дип сорады Миргаяздан өйләнгәч җитдиләнеп киткән, арык тәненә ит куна башлаган дусты Әлфәс.
— Өйдә хозяйка гына итеп тотам. Чибәрләр алар читкә йөри.
— Кырыкта туктар әле, — дигән булды яшь егет Фәүҗәт, янә олылар сүзенә кысылып.
— Киресенчә, — диде тәҗрибәле Әлфәс, аңа каршы төшеп. — Кырык яшькә җиткәч, хатыныгызга икеләтә-өчләтә күз-колак булыгыз.
— Ни өчен?
— Бу яшьтә алар утлы табага баскан уналты-унҗиде яшьлек кызлар кебек булалар.
— Каян беләсең? Синеке әле ул яшькә җитмәгән бит, — диде Миргаяз, күзләрен кыскалап.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
32
— Теге хатын әйткәние.
— Бөтенесе дә алай түгелдер инде, — диде Габделнур, үзен бик белдеклегә санап һәм ул теманы үзгәртте: — Әгәр мин ил җитәкчесе булсам, ашханә, кафе, мунча, чәчтарашханәләрне шәхси кулларга бирер идем.
Егетләр башта аптырап калдылар.
Ниһаять, Әлфәс телгә килде:
— Ни өчен?
— Конкуренция булсын һәм яхшырак хезмәт күрсәтсеннәр өчен.
Социализм чорында туган һәм яшәгән егетләр өчен бу тема ят, һәм алар университетта шактый белем эстәгән, политэкономия фәнен өйрәнгән Габделнур кебек фикер йөртмиләр иде. Шуңа күрә бик эчкә кереп китмәделәр.
Аннары сүз эш, уку, лотереяга машина оту хакында барды. Миргаязның бик отасы килә, ләкин әлегә автомобиль түгел, кырыну машинкасы да отканы юк. Ул отмасын да белә, әмма ләкин һаман лотерея билеты сатып ала.
Фәүҗәт, яшь кенә булса да, үз чамасын белә.
— Егетләр, мин — пас, — диде. — Йокым килә.
— Син — үрдәк кебек — ашыйсың да йоклыйсың, — диде Миргаяз, янә шешәгә үрелеп. — Әйдәле.
— Үрдәк — йокламый, ашый да суга сикерә.
Көлештеләр. Әлфәс, Габделнурга карап, сорады:
— Синдә ни хәлләр бар?
— Тамак тук, өс бөтен, к...н чыга төтен, — диде Габделнур, уенга алып, аннан соң җитдиләнде. — Укуны сорасаң, җай белән генә бара.
— Быел дипломны кесәсенә сала инде, түшенә «ромбик» та кадый, — диде Миргаяз, аның тавышында көнчелек түгел, ә бүлмәдәше өчен горурлык хисе чагылды. — Безнең авылда бер карт, оланнар, җырсыз-музыкасыз тормыш майланмаган арба кебек, дип әйтә торган иде. Мәрхүм, аз гына салса, җырлап җибәрер иде. Әйдә, Габделнур, суз әле баяныңны.
Габделнур ялындырып тормады, кем әйтмешли, «әргән»ен тартып та җибәрде. Миргаяз үзенең яраткан «Баламишкин»ы көенә җыр сузды:
Аракыны кем ясаган -
Иван белән Ычтапан;
Ал күтәреп, эчеп җибәр,
Үзеңә тигән стакан.
Озак еллар тулай торакта ялгыз яшәп, йөрәкләре янган зимагурлар кайчагында чыгырдан чыгып та куйгалыйлар: тозлырак җырлар да ычкына; шөкер, бүлмәдә
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
2. «К. У.» №10 33
хатын-кыз заты юк бит. Бәлки, шуңадыр, хатын-кыз заты булмагангадыр, асыл затларны сагынып искә алалар, һәм җырларның күбесе аларга багышлана.
Бераздан кабат «тәртипле җегетләр»гә әверелделәр: җырларының сүзләре колакка да, күңелгә дә ятышлы, тавышлары матур яңгырый.
Уфа юллары пыяла,
Таш булса таймас иде;
Уф, яна йөрәккәй генәм,
Син булсаң янмас иде.
Карурманга кермәс идем,
Карурманда атларым;
Кычкырып җырламас идем, Бик ямансу чакларым.
Шул рәвешле эчләрен бушаткач тынып калдылар, дөресрәге, Габделнур баян каешларын иңеннән алгач, туктарга мәҗбүр булдылар.
Әлфәс китәргә җыенды. Миргаяз аны озата чыгасы итте. Ул кышкы җылы ботинкасын һәм яшел төстәге юка пальтосын киде, зәңгәр шарфын муенына салды, «Москвич» дип йөртелә торган, солдат пилоткасын хәтерләткән бүреген башына чәпәде, мех эчле перчаткасын кулына тотты. Күрәсең, бераз җилләнеп, үзе әйтмешли, хәмерле башын сафландырып керергә иде, ахры, исәбе.
Киенгәндә сөйләнде. Эш шунда ки: аның бу араларда, үзе әйтмешли, «кайгылы» чагы: өйләнә алмыйча калды. Туган авылына кайткач, яшьтән белгән бер кызны очраткан. Бик тиз сөйләшеп-аңлашып та алганнар. Кызның да яше шактый икән инде. Яңа елга кайтып язылышмакчы булганнар. Егет киткәч, әтисе эш йөрткән һәм хат җибәргән: «Кызың бер барганда риза иде, икенче барганда, йөрмәгез әле ачу китереп, дип әйтте», — дигән. Ялынып тормый Миргаяз, телеграмма җибәрә: «Мин сезнең белән риза, Оренбургка барыгыз». Әти-әнисе шунда кунакка барырга җыенган булганнар икән. Ә кызга ачу-ирония белән хат язган.
Чыгарга әзерләнгәндә, ул шуны Әлфәскә дә сөйли иде.
Ахырда:
— Яздым бөтенесен, — диде. — Гомерендә онытмаслык иттем.
Фәүҗәт төрттереп алды.
— Безнең авылда бер хатын, әйттем әле, бик каты әйттем, синең артың — минем авызым, дип әйтеп әйткән, ди. Шулайрак түгелдер бит?
Миргаяз үпкәләмәде, ләкин җавапсыз да калмады:
— Кит әле моннан, анаң яламаган нәрсә, япь-яшь башың белән атаң урынына калган абзаңнан көлеп торасың...
Егетләр чыгып кына киттеләр, ишек шакыдылар. «Керегез!» дип әйткәнне дә көтеп тормыйча, бүлмәгә әлеге дә баягы ЖКО башлыгы урынбасары килеп керде, үзе белән комендант һәм тәрбиячене дә иярткән.
Габделнур ишеккә каршы баскан иде.
— Нәрсә, тәртип бозабызмы? — дип сорады симез гәүдәле «хуҗа», иснәнеп, аның сүзләре фактны раслау кебегрәк яңгырады.
— Юк, — диде Габделнур, урыныннан кымшанмыйча, киң җилкәсе, таза күкрәге белән өстәлне мөмкин хәтле капларга тырышты.
Тегеләр кергәләгәнче, Фәүҗәт өстәлдән кирәк-кирәкмәс нәрсәләрне җыеп өлгергән иде инде.
Шулай да хуҗа тиз генә чыгып китмәде, егетләрнең бүлмәсен күздән кичерде. Пөхтә итеп, солдат казармасындагыча тәртип белән җыештырылган дүрт койка, һәрберсендә мендәр, икешәр сөлге: берсе — алда, икенчесе — аяк очында; салфетка җәелгән тумбочка өсләрендә китаплар, календарь, дәфтәрләр, газета- журналлар,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
34
линейка, хушбуй, дарулар, фотокарточка һәм открыткалар; бүлмә уртасындагы өстәл өстенә газета җәелгән, чәйнек кукыраеп утыра, бәләкәй көзге тора, шунда ук түгәрәк сәгать — будильник. Ә өстәл астындагы банка, кәстрүл, шешә һәм стаканнарны «хуҗа» күрерлек түгел — клеёнка итәге каплый. Бүлмәдә биш-алты урындык та бар, берсенә китап өелгән, икенчесенең артына Габделнурның аксыл пиджагы эленгән, калганнары өстәл тирәли тезелгән. «Хуҗа» иренмәде, ишек катындагы сары шифоньерларның берсен ачып та карады, анда элгечтә чалбар, замоклы мех куртка, пальто, плащ ише кием-салымнан гайре шикләнерлек әйбер күрмәде. Ишек янындагы радиоалгыч та, яшел чуклы абажур да үз урынында, тәрәзә төбендә зур гөл, ә кружкада чәнечкеле кактус. Дивардагы дөнья һәм СССР картасы егетләрнең сәяси яктан «тотрыклы» икәнлеген белгертеп тора, аларга карата булган «ышанычны» арттыра.
Кыскасы, үзенең күзәтүләреннән «хуҗа» канәгать калды булса кирәк, ризасызлык белдермәде. Бераз гәпләшеп, шулай да «кыйммәтле күрсәтмәләр»
— «ЦУ» биргәч, делегация җитәкчесе ишеккә таба борылды.
Аның артыннан Габделнур:
— Бәйләнергә сәбәп эзләп йөри, — дип ризасызлык белдерде.
14
Габделнур Гөлзәрия янына китте. Кыз кичә авылына кайтасы иде. Бүген иртәрәк килергә вәгъдә бирде. Чөнки егет аңа театрга билет аласын әйтте.
Бүлмәдәш кызларының берсе — кечкенә юантык гәүдәле, ләкин нечкә билле, чәчен артка өеп, зәңгәр тасма белән бәйләп куйган көләч йөзле Мәсния
— ялгызы гына чәй эчеп утыра, ә Гөлзәрия — юк.
— Ул кибеткә генә чыкты, — диде кыз, егеткә урын күрсәтеп. — Утырыгыз. Хәзер кайтыр.
Егет эшләпәсен генә салды да ишек катындагы урындыкка чүмәште.
Мәсния:
— Чәй ясыйммы? — дип сорады, карасу түгәрәк йөзен балкытып.
— Юк, рәхмәт! Сез миңа карамагыз, эчегез.
— Эчтем инде, — диде кыз һәм, чынаягын күтәреп кухняга юнәлде. Ләкин чыгар алдыннан, халат кесәсеннән тарак алып, ишек янындагы көзге каршына басты да маңгай чәчен рәтләде.
Габделнур плащының эчке түш кесәсеннән китап алды. Ул ишеккә арты белән утырган иде. Бераздан бүлмә ишеге ачылды, ул әлеге кыз — Мәсния кергәндер дип борылып карамады, укуын дәвам итте. Ләкин шулчак кемдер арттан килеп егетнең күзләрен каплады. Йомшак, җылы кулның кемнеке икәнендә егетнең шиге юк иде. Ул, аптыраган булып, башын боргалады, китабын тезләренә куярга өлгермәде, күзләрен каплаучы, башын иеп, колагына пышылдады:
— Нишләп утырасың?
— Укыйм. Кайттыңмы?
— Әйе.
— С приездом!
— Рәхмәт!
— Өегездә ничек? Бер килеш кенә торалармы?
— Барысы да исән-сау. Рәхмәт!
— Нинди китап укыйсың?
— «Консуэло», — диде Габделнур, ә үзе аны ябып куйды. — Бик яхшы, кызыклы, җырчылар турында, дөресрәге, бер испан кызы турында.
Кыз өс киемен салып элде дә егет каршына караватка утырды, егеткә карады, егет — аңа. Гөлзәрия елмая, иреннәре үзеннән-үзе ачылып китә, ул егетенең күзен каплавы өчен оялып та куйды, бит алмалары кызарды. Габделнур аның яшькелт -
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
2.* 35
зәңгәр күзләренә туры карады: сынап, текәлеп, сагынып, яратып. Кыз, оялып, күзен йомды, янә ачып, аңа карады. Кызның карашында яраткан кешесенә бирелгәнлек, игътибар чагыла иде. Ул егетнең туфлиләренә күз төшереп алды да, тиз генә торып, чүпрәк белән аяк астындагы юешне сөртте. Әлеге гамәленнән үзе оялган сыман да күренде. Ул, гомумән, чисталык, пөхтәлек, төгәллек ярата: бу аның урын-җирендә дә, тумбочка-караватында да, киемендә дә чагыла. Өстендә көрән свитер, кара итәк, бер толым итеп үргән чәче бил тиңентен төшеп тора. Бу киемнәре белән ул тагы да җыйнаграк күренә шикелле, биле дә нечкәрәк кебек, үзе дә кечерәебрәк калган сыман. Әмма аның һәр хәрәкәте, бар булган киеме (үтә затлыдан булмаса да) егет күңеленә якын, кадерле.
...Әгәр дә моннан ярты ел элек Габделнурга, син бер кызга үлеп гашыйк булачаксың, күзеңә ак-кара күренмичә, аның янына йөгерә-чаба барачаксың, фәкать аның турында гына уйлаячаксың, дисәләр, ул моңа ышанмас, хәтта, юләр, андый хәлнең булуы мөмкинме соң, мин Мәҗнүн яшеннән уздым инде, дип көләр генә иде. Әмма егетнең бүгенге халәте нәкъ шулай: Гөлзәрия аның бөтен барлыгын биләп алды: хатын-кыз гүзәллегенең тулы чагылышы — ул, кызларның чибәрлеге — ул. Кайчагында ул үз-үзенә әйтә: «Мәхәббәт янгын түгел, иптәш элекке пожарный, кабынып китсә, сүндерә алмассың!» Һәм Габделнур моңа бер дә көенми, бәлки, сөенә генә. Бу халәт аны ялыктырмый, эшенә дә, укуына да зыян итми. Киресенчә, иңнәренә канат куя, аңа булыша. Ул табигатькә дә икенче төрле карый башлады — һәрнәрсәгә соклана.
...Урамда апрель. Яз кояшы көннән-көн юмартрак кыздыра — җылы, хәтта кичке якта да биналарны яктыга күмә. Әле агачлар яфрак ярмаган, ә шулай да ниндидер үзгәреш сизелә — алар өстеннән яшел йөгертелгән кебек.
Биек тупыл башларындагы бүрек-бүрек ояларга җир төсле кара, ябык каргалар хуҗа булып алган — шатланышып та, зарланышып та тавыш бирәләр, танышалар, кавышалар, сөйгән ярларын бүлешәләр; кайберләре инде тынычланган һәм үз хуҗалыгын тәртипкә китерә: чыбык-чабык, мамык-каурый ташый, җылыта, кыскасы, күкәй салырга һәм бала чыгарырга әзерлек эшләре алып бара.
Сыерчыклар да киң күңелле кешеләр ясап куйган бәләкәй өйләренә кереп- чыгып йөриләр, әзергә-бәзер кунсалар да, әле үзләренчә тикшергән булалар. Шәһәрдәге малай-шалай да аларны күзәтә, күңеленә хуш килер микән алар җан җылысын салып үз куллары белән әмәлләгән оялар...
...Габделнур хәзер урамда күргән кайбер кызларның төс-битен Гөлзәриягә охшата, кайсыларының тавышы аныкына тартым, икенче берәүләрнең сөйләшүе яки көлү-елмаюы аныкын хәтерләтә; бер-ике мәртәбә төшенә дә керде, андый чакларда сөйгәнен өнендә күрәсе килү теләге тагы да көчәя. Ул аны әнә шул рәвешле уйлап хозурлана. Ләкин егет бу хакта Гөлзәриягә әйтми, аның, и хыялый, дип әйтүеннән шикләнә.
Бераздан Гөлзәрия дә чыкты, һәм алар театрга киттеләр.
Опера театрында «Түләк белән Сусылу» спектаклен карап чыккач, тәэсирләре белән уртаклаша-уртаклаша, таксида кайттылар. Чөнки сигезенче яртыда башланган спектакль шактый соң бетте, шуңа күрә егет машина тотты.
...Гөлзәрия, вахтёр белән сөйләшеп, егетне бүлмәсенә дәште.
— Мин сине авыл күчтәнәчләре белән сыйламадым бит әле, — диде кыз һәм, тиз генә кием алыштырып, кухня белән ике арада киләп сарып йөрде.
Бер керүендә ул китап укып утырган егетен арттан кочып алды, Габделнур аның башын сак кына борып үпте.
— Сагындыңмы?
— Юк, — диде кыз, ә үзе кысыбрак кочты. Аларның болай иркен кылануларының сәбәбе бар: бүлмәдә икәве генә. Мәсния төнге сменага эшкә киткән, икенчесе авылдан килеп җитмәгән, өченчесе чираттагы ялда.
Гөлзәрия әүвәл егетне өстәл янына дәште, аннары үзе дә утырды, халат итәген
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
36
тартып куйды, изүен рәтләде, чәй ясады, тәм-томнарны кунакка табарак этәрде. Табында шикәр, бал, булки, бер кисәк гөбәдия, балан пирогы һәм җир җиләге кайнатмасы бар иде. Габделнур кайнатма белән чәй эчкәч, чынаягын тәлинкәгә каплап куйды — кызы алдында ашап утырырга читенсенде.
— Рәхмәт!
— Тагын эч инде, — дип кыстады Гөлзәрия. — Ашамадың да.
— Рәхмәт! Соң инде, сиңа иртүк эшкә, миңа да, — диде егет һәм, буш караватларга таба ымлап, әйтмичә кала алмады. — Берүзең курыкмыйсыңмы соң?
Гөлзәрия аның тел төбен аңлады, билгеле, ләкин ачуланмады; гел елмаеп торган йөзе җитдиләнде, нур чәчеп торган күз карашы да уйчанланды. Ләкин бу егетне калдырыргамы, юкмы?» дигән икеләнү түгел, ә сөйгәненең аңа карата мөгамәләсе ни дәрәҗәдә җитди икән дигән шик бер генә мизгелгә уена килеп китү нәтиҗәсе иде. Ул икеле-микеле уйларга урын калдырмаслык итеп кистереп әйтте:
— Юк.
Хәер, Габделнур артыгын әрсезләнмәде, торып, өстенә киенде.
— Тыныч йокы, — дип, кызны кочагына алды, кайнар иреннәреннән озак итеп суырып үпте дә ишеккә юнәлде.
— Сиңа да, — сул кулы белән халат изүен тотып, уңы белән егетнең плащ җиңенә кагылып, Гөлзәрия аны озатып калды.
Сагызланмавы, ялынып-ялварып, үгетләп, кунарга калырга маташмавы өчен күңеленнән Габделнурга рәхмәт әйтеп һәм шундый асыл егеткә тап булуына, үзен чын күңелдән яратуына сөенеп, кыз кая басканын да тоймыйча очынып йөрде: өстәл җыештырды, кухняга чыгып керде, үзен тәртипкә китерде, утны сүндереп, урынына ятты. Бу очрашуларны киләчәк бәхетенә юрап, татлы хыяллар диңгезенә чумып, ул әле бик озак йокыга китә алмады.
Ә бу вакытта Габделнур атлы егет тә, берьялгызы тыныч урамнардан биек йортларның тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнүен күзләп кайта-кайта, татлы хыялларга бирелде. Әле һаман да сөйгәненең кайнар иреннәре тәмен тойган кебек булды. Соңгы вакытта аның күңелен Гөлзәрия хакындагы уйлар бик еш били, аны гел күрәсе килә, аңа карата булган тойгыларының сафлыгына, яратуының ихласлыгына, үзенең дә рухы сафлана баруына сөенеп туя алмый.
Егет сизенә: аның шулай яхшыга таба үзгәрүе үзенә генә түгел, ә Гөлзәриягә дә бәйле иде. Чөнки кыз алдау-йолдауны белми, дөресен сөйли, үзен итагатьле тота. Кыскасы, егет холкының уңай якка үзгәрүенә кызның да өлеше барлыгын чамалый иде. Ул шуны да искәрде: кыз әйтәсе сүзен туры, кистереп әйтә, усал булмаса да, җебеп кала торганнардан түгел. Егет, беренче күрүдә үк, аның өске ирене аскысына караганда юкарак икәненә игътибар иткән иде. «Юка иреннәр — усаллык билгесе» дип ишеткәне бар иде аның. Юк, Гөлзәрия усал түгел. Өске ирене — әдәплелек, үз-үзенә таләпчәнлек билгеседер.
Хәзер ул киләчәк язмышын фәкать шушы тыйнак, йомшак, ләкин кирәк чакта кырыс та була белгән кыз белән генә бәйләргә тели. Моны бүлмәдәге иптәшләре дә сизделәр, шуңа күрә егетләр арасында була торган тупас шаяртуларын, фәлән- төгән дип авыз чайкауларын, киная белән сөйләшүләрен туктаттылар. Габделнур Гөлзәрияне коча, иркәли. Дәрте ташып торган чаклар еш була. Хәзер инде кыз тарафыннан да шундый ук дәрт сизелеп тора. Ләкин егет үзенең теләкләренә хуҗа була белә. Шуңа күрә дә ул аны тулай торакка бүлмәсендә иптәшләре булмаганда
да чакырмый. Бүтәннәр алай түгел, яшь кенә булса да, Фәүҗәт тә кызын дәшкәли. Алар бер-берсенә карата нинди мөнәсәбәттә? Анысы Габделнур өчен карангы, анын кеше эшенә тыкшыну, кеше тикшерү кебек яман гадәте юк. Габделнурнын бу кызга мөнәсәбәте бөтенләй башка. Ул аны чын ярату белән ярата, ана карата фәкать саф мәхәббәт хисләре генә тоя, шунын ялкынында көн-төн яна. Гөлзәрия дә моны сизә, анын да егеткә ышанычы көннән-көн арта. Бүген беренче тапкыр аны арттан кочып алуы да шунын хикмәтедер, мөгаен, чөнки монарчы егет кыз тарафыннан андый
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
37
кыюлыкны күргәне, үзенен ихлас хисләрен тышка чыгарганны тойганы, назынын шулхәтле кайнарлыгын татыганы юк иде әле.
Икенче атнада алар Спорт сараенда филармония артистлары концертын карадылар. Габделнур берочтан Гөлзәриянен иптәшләренә дә билет алган иде, бүлмәдәшләре дә, дус кызлары да концертны һушлары китеп карадылар. Кайтканда сүз әле генә тамаша кылган концерт хакында гына барды. Әлфия апаларынын да, Венера апаларынын да җырлавына сокландылар. Тик гәп һаман Илһам Шакиров тирәсенә әйләнеп кайта иде.
— ...Мина «Кама буе — туган як» җыры ошады.
— Ә мина — «Мәхәббәтем».
— «Имәннәр шаулый»га җитми инде.
— «Әниемә хат»ны җырлаганда, еламыйча көчкә чыдап утырдым.
Әмма бу юлы берсе дә, мина карап җырлады, димәде. Егетләреннән оялдылар булса кирәк, чөнки күбесе парлы иде.
Ахырда барысы да, егетләрен көнләштереп, аларга шундый яхшы «культпоход» оештырганы өчен, Габделнурны мактадылар. Үзләре генә калгач, Гөлзәрия дә ана чын күнелдән рәхмәт әйтте, бик җылы саубуллашты.
Габделнур бу бүлмәне үз итте. Чөнки мондагы мохит, хәтта ис тә бөтенләй башка — егетләрнекендәге кебек түгел. Егетләр бүлмәсе тәмәке, аракы, сыра исе сендергән була — ачы тәм кергән ризык кебек. Ә кызлар бүлмәсендә үзенне шәһәр урамыннан болынга, урман аланына кергән кебек тоясын: тәрәзә төбендә төрледән-төрле гөлләр чәчкә атып утыра, диварда очсызлы булса да, зәвыклы картиналар, караватларда челтәрләр, күпертелгән мендәрләр, тәрәзәләрдә пәрдәләр, тумбочка өсләрендә китаплар, журналлар, кызлар гына куллана торган пудра, ислемай, крем, кечкенә көзге, тарак, заколка-приколка ише бизәнү әйберләре. Кыскасы, төрлесе төрле районнан җыелган, төрлесе төрле эшләр башкаручы кызлар биредә бер гаилә булып тату яшиләр, һәрхәлдә, Габделнурнын ызгышу түгел, аларнын хәтта сүзгә килгән чакларына да тап булганы юк. «Хәер, шул егетләр бүлешсәләр генә инде, — дип, үзалдына елмая егет. — Алары да шәһәр җирендә буа буарлык, янәшәдә генә ничә тулай торак бар». Модалы шәһәр кызларыннан аермалы буларак, боларнын кием-салымы да гадирәк — үтә кыйммәтле түгел, алтын-көмеш чылбырлар, асылташлар да такмаганнар, әмма бар булганы чиста, пөхтә, үзенчә зәвыклы — егет-җилән күнеленә хуш килердәй; боларнын куллары да теләсә нинди эшкә ятып тора.
Кызларнын берсе дә тик утырмый. Габделнурнын бу килүендә уртача буйлы, тулы көпшәк гәүдәле, уйчан аксыл йөзле Дәнисә өстәл янында нидер язып утыра иде. Ул башын күтәреп, егеткә сәлам бирде. Кыз саргылт чәчен, сулдан юл ачып, ике якка тараган, анын күз төпләре каралып тора, тулы битле, эре чәчкәле соры күлмәктән.
Фаһирә яткан көйгә китап укуын дәвам итте, өстенә одеялын тартыбрак куйды. Ул кичке урта мәктәптә, сонгы сыйныфта укый, заводта эшли. Мәсния кухня белән ике арада тыз-быз чаба.
Караватта утырган Гөлзәрия халаттан, гадәтенчә, анын итәгенә кагылып, йомры тез башларын каплады, изүен рәтләде.
Габделнур сокланып карады.
— Нихәл?
— Ярыйсы.
Ләкин кызның сөмсере коелган сыман, сөйләшергә дә атлыгып тормый шикелле, карашында да ниндидер салкынлык бар төсле, үзе читкә караган. Егет сагая калды, ләкин эчке халәтен сиздермәде.
— Нәрсә укыйсың?
— Син биргән «Чалы кошы»н.
Сүз төрек язучысы Ришад Гюнтекинның татарчага тәрҗемә ителгән романы турында бара иде. Әле яңа гына китап кибетләрендә күренгән ул китапны Габделнур
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
38
ике төндә укып чыкты. Бик ошагач, сөйгәненә дә укырга киңәш итте.
— Әле бетермәдеңмени?
— Юк.
Ничектер сөйләшер сүз юк кебек, әңгәмә ялганып китә алмый. Бераз дәшми торганнан соң, Гөлзәрия егеткә туры карап сорады:
— Кичә кайда идең?
— Кичме? Кинода идем, «Почтовый роман»ны карадым.
— Шәп булдымы соң?
— Әйе.
Кухнядан Мәсния кереп, үз караватына утырды, кулына китап алды — кыз техникумга керергә хәзерләнә.
Фаһирә, китабын ябып, урыныннан торды. Ул — озын сылу гәүдәле, көләч алсу йөзле, күзе якты, борыны туры, тулы яңаклы һәм түгәрәк иякле чибәр кыз. Аңардан яшьлек-сафлык аңкып тора; кап-кара кыска чәчен артка тараган, өстендә аксыл кофта.
— Бу арада күзгә-башка күренмисең? — диде ул Габделнурга.
— Син отпускыда идең бит, — дип акланды егет һәм сүзне уенга борды: — Була инде ул, без бит синең белән бертуганнар түгел.
— Кызганычка каршы, — диде кыз. — Бәлки, капка баганалары бертугандыр?
— Онытып торам икән, рөхсәт итсәгез, розеткагызны карар идем, — диде егет һәм куен кесәсеннән кечкенә отвёртка чыгарды.
— Рөхсәт, рөхсәт, — диделәр кызлар беравыздан.
Узган килүендә Габделнур аларның ватык розетка белән җәфалануын күргән иде. Бүген шуны биш минут эчендә алыштырып-төзәтеп куйды.
Мәсниянең шатлыгы эченә сыймады:
— Кулың алтын икән!
Егет елмайды:
— Үзең бакыр булсаң да, дип тә өстә инде.
Фаһирә каршы төште:
— Алай димә, Габделнур абый, үзең дә көмеш.
Гөлзәрия дәшмәде, кызларның тел чарлавын читтән генә карап торды.
Дәнисә язуыннан туктады да каләмен өстәлгә ташлады.
— Кичә берүзем кинога барган идем, яртысын карагач чыгып киттем, — диде кыз, әллә Габделнурга, әллә үзалдына әйткәндәй.
Ул, гадәттә, уйчан, дәшми, бөтен эч серләрен әйтеп бетерми, ә бүген ничектер ачылып китеп сөйләшә. Ул шаян түгел, хәрәкәтләре дә әкрен.
Егет:
— Нигә? — дип сорады.
— Янәшәдә утырган яшь-җилкенчәк үбешә башлады, ачуым килде, барысы да парлы-парлы...
— Азагын да әйт инде, — диде Габделнур, елмаеп.
— Ничек?
Мәсния авыз тутырып дигәндәй әйтеп бирде:
— Безнең авылда болай әйтәләр: «Барсы да парлы-парлы, безгә фәләнем бармы?»
Кызлар көлештеләр, егет тә аларга кушылды. Гөлзәрия генә әллә оялды, әллә ошатмады — авыз чите белән генә елмайды, йөзен читкә борды.
Дәнисә бу юлы туп-туры Габделнурга мөрәҗәгать итте, шелтәсен белдерде:
— Бер егет тә табып бирмисең, ичмасам.
— Сорамыйсың бит, — дип акланды Габделнур, — моңарчы үзең таба идең.
Дәнисә уйга калды:
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
39
— Китәм мин моннан. Туйдым. Районга китәм, райком комсомола инструкторы янына.
Күрәсең, сүз элек йөргән егете турында барадыр, кызлар бу хакта хәбәрдар. Габделнур исә төпченеп тормады, кызны юатасы итте:
— Мин сиңа егет табам, китмә.
— Шулаймы? Булды, алайса, китмим.
Мәсния дә сүзгә кушылды:
— Миңа да кирәк.
— Ә синеке кайда? Узган атнада бик матур итеп кочаклашып тора идегез бит.
— Китте ул. Кудым мин аны. Аш төрләндерергә кирәк, манный боткасы да туйдыра.
— Әллә күп ашадыңмы?
— Мин булнистә яттым, ике операция ясаттым. Шунда күп ашадым. Хәзер манныйга карыйсым да килми.
— Ә безгә армиядә «кирза» ашаттылар.
— Ул итек түгелме соң? — дип сорады Дәнисә.
— Юк. Перловканы шулай атап йөртә идек.
Фаһирә дә егет сорады, ә үзе көлә. Аннары ул, дивардагы рәсемнәрне күреп, бүлмәдәшенә дәште:
— Мәсния, теге морякны алып ташла, кызы гына калсын.
— Торсын, матур бит.
Фаһирә әйтеп куйды:
— Без кинога барабыз, сәгать сигезгә.
Габделнур әңгәмәне дәвам итте:
— Нинди фильм?
— «Күл буенда».
Бераздан Дәнисә кулына бәйләү алды. Мәсния, көлеп, аны үрти башлады:
— Син безне алдыйсың бугай, апаның кызына, дигән буласың. Авылда үзеңнең кызың бардыр әле, шуңа бәйлисеңдер.
— Лыгырдама, — диде Дәнисә дорфа гына һәм, үзалдына нидер көйләп, юантык бармаклары белән энәләрен тиз-тиз хәрәкәтләндерә башлады.
Көләч йөзле Мәсния, аны тынычлыкта калдырып, Габделнурга таба борылды:
— Ленин урамындагы хәзерге «Пионер» кинотеатры элек фәхешханә булган икән.
Егет белмәмешкә салынды, җавап кайтармады, иңен генә сикертеп куйды.
Мәсния тагын теманы үзгәртте:
— Кызлар, кәртле уйныйбызмы?
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
Аңа җавап бирүче булмады. Алар кайчагында, уртага икешәр тиен акча салып, «Тугызлы» дигән уен уйныйлар иде...
Сылу гәүдәле Фаһирә егеткә бер елмаеп карады да аягына җылы тапочка киеп чыгып китте. Гөлзәрия сүзгә катнашмыйча, аскы иренен тешләп, гамьсез утыра бирде. Үзе кайчак егеткә дә карап куя һәм йөзендә мыскыллы елмаю чагылып киткән сыман була. Бүген аңарда, элекке кебек, хуҗасы күзенә карап торган маэмай карашы сизелми.
— Кәефең юкмы әллә? — дип сорады егет, кызның уйчан йөзенә, боек күзләренә карап.
— Нигә? — дип, янә мыскыллы елмаеп куйды кыз. — Бар.
— Күренми.
Ишек шакыдылар. Ике яшүсмер килеп керде: берсе — Фаһирәнең йөргән егете, икенчесе — энесе. Габделнур алар белән кул биреп исәнләште, хәл-әхвәл сораштылар. Ул арада Фаһирә дә бүлмәгә керде, егетләргә урын бирде. Берберен күптән белгән кешеләр, туганнар арасында була торган әңгәмә башланды: эш, уку, авыл хәлләре, туган-тумача.
Габделнур бу бүлмәдә үзен артык кеше итеп тойгандай булды, китәргә җыенды һәм Гөлзәриягә:
— Әйдә чыгабыз, — диде.
— Юк, чыкмыйм.
— Коридорга гына озата чык, алайса.
Кыз риза булды, кузгалды. Егет бүлмәдәгеләр белән саубуллашты.
Коридорда тәрәзә каршында беркавым басып торгач, Габделнур йомшак кына сорап куйды:
— Берәр туганың авырмыйдыр бит?
— Юк.
— Эшеңдә берәр күңелсезлек бармы әллә?
— Юк, — диде кыз, егеткә туры карамыйча гына.
Егетнең тавышы элеккечә йомшак, әмма борчулы иде:
— Алайса, әйт: ни булды? Миңа сине бу хәлеңдә күрү...
Кыз аны кырт кисте, сүзен бүлде:
— Ни хәлдә?
— Хәсрәтле дип әйтимме, ачулы димме... Карашың салкын.
Кыз, аскы иренен тешләп, берникадәр вакыт тын торды. Егет ашыктырмады, гасабиланган Гөлзәриягә үзе дә борчылып карап торуын дәвам иттерде. Һәм, ниһаять, кызның теле ачылды.
Шул ачыкланды: күрше бүлмә кызлары егетне урамда бер хатын белән күрүләрен әйткәннәр. Гөлзәрия, бәлки, моңа әллә ни әһәмият тә бирмәгән булыр иде, ләкин Мәнзүрә исемлесе: «Бик күптәнге танышлар, ахры, авызга авыз куеп сөйләшеп торалар иде. Хатын егетеңнең пальто төймәсен боргалый иде, син саграк бул, ул сине алдап йөри бугай», — дигән.
Гөлзәриянең күңеле тулышкан иде булса кирәк, ул менә-менә елап җибәрер сыман: башын аска игән, күзләре мөлдерәмә, берөзлексез халат билбавын бөтәрли.
— Әгәр бүтән кешең бар икән, туп-туры әйт, елап, чабуына ябышмам.
Габделнур җан сөйгәненең иңбашларыннан тотты.
— Син ни сөйлисең? — диде ул, кызын бу халәткә төшерүе өчен чын күңелдән борчылып. — Минем синнән башка йөргән кешем юк.
Гөлзәрия башын күтәрде. Сөйгәненең күзенә, борчулы йөзенә карады. Әйе, бу минутларда егеткә ышанмау мөмкин түгел иде. Шулай да эчтәге корт үз эшен эшләүне — кимерүен дәвам итте. Ул көнчелек корты да түгел кебек, 40
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
41
әмма ышанган, чын күңелдән ярата башлаган кешең хакында, ул мине алдый икән, ике төрле тормыш белән яши икән, башымны әйләндерә, дип шиккә төшү генә дә аның бәгырен телгәли. Чөнки кыз үзе алдаша белми иде. Шуңа күрә бу хәлгә ачыклык кертәчәк сорау үзеннән-үзе теленә килде:
— Ә теге хатын?
Габделнур: «Кем булыр икән?» — дип уйлады. Сораштыра башлады: кайчан, ниндирәк кыяфәтле кеше белән сөйләшеп торган? Кызлар: «Озын зифа гәүдәле, кара чәчле, кара кашлы, кызыл иренле хатын», — дигәннәр. Егетнең кылт итеп исенә төште: әйе, күптән түгел ул курсташы Фәнзия белән урамда очрашкан иде; аның шулай төймә боргалап сөйләшә торган гадәте бар.
Габделнур белән Гөлзәрия сөйләшеп торганда, әүвәл егетләр, аннары Мәсния белән Фаһирә бүлмәдән чыктылар. Соңгысы, тегеләрдән аерылып, коридор буйлап килде дә:
— Габделнур абый, минем туган көнгә баяның белән килерсең әле, — дип үтенде.
— Кайчан?
— Көнен Гөлзәрия аша әйтермен.
— Туган көнеңнең кайчан икәнен белмисеңмени? — дип шаяртты егет.
— Эш көненә туры килә, иркенләп утырып булмас, — диде кыз.
— Аңладым. Ярар, әйтерсең, килермен.
Фаһирә, рәхмәт әйтеп, елмайганда гадәтенчә бит очларын чокырайтып, китеп барды.
Габделнур өзелгән әңгәмәне дәвам итте.
— Ул хатын белән без университетта бергә укыйбыз, — диде, Гөлзәриянең кулын тотып. — Ышан. Ул бик порядочный гаиләдә үскән татар хатыны, ире
— офицер, буй җиткән кызы бар, үзе Югары Советта эшли...
Тагын беркавым сөйләшеп-аңлашып торгач, Гөлзәрия йомшады, йөзендәге битарафлык юкка чыкты, карашындагы салкынлык сүрелде, күңел түрендә оешып, укмашып, ката башлаган боз кисәге эреде, ул Габделнур белгән элекке мөлаем кызга әверелде. Коридорда кеше булмаудан файдаланып, Габделнур аның күзләреннән үпте, аннары иреннәренә үрелде... Кыз тәмамысы аның кочагына кереп бетте, бөтен кайнарлыгы, назы белән аңа җавап кайтарды...
Гөлзәрия киенергә дип бүлмәсенә кереп китте. Габделнур уйлана башлады, күрше бүлмәдәге Мәнзүрә белән булган хәлләрне зиһененнән үткәрде.
Бер ай чамасы элек, Мәнзүрә, егетнең баянда уйнавын белеп алгач, аны Брикетный бистәсендәге апаларына өй туена чакырды. «Баян бар, прокатка алып кайттык, — диде ул. — Ә менә уйнаучы юк». Ул көнне Гөлзәрия икенче сменада эштә буласы иде. Шуны сылтау итеп, егет бу тәкъдимне кабул итмәде. Билгеле, Мәнзүрәгә егетнең баш тартуы ошамады, чөнки аның бу егеткә күзе төшкән иде. Ул әүвәл аны юмалап-сыйпаштырып ризалатмакчы булды, күзләрен уйнатып, иясез кызлар да, тол хатыннар да була, җаныңа ошаганын сайлап алырсың, бөтен теләгеңне үтәүчеләр дә табылыр, дип тә карады. Егет үз сүзендә нык торды. Шуннан соң Мәнзүрә, бу тискәрене үртәп: «Ялындыра, ялындыра, ялындыра, килми ул, килер иде, уйнар иде, бию көен белми ул»,
— дип, мин-минлегенә тиярлек итеп басым ясамакчы булды. Болай да күндерә алмагач, Гөлзәрияне хурлау юлына басты: «Кай төшенә кызыктың шуның?
— диде ул ачу белән. — Ни бите, ни түше?!» Һәм егетне ымсындырырга ниятләп, үчекләп, үзенең тулы гәүдәсен (аның ирдән кайткан хатын икәнен егет белә иде инде) уйнаклатып алды. Янәсе, менә күр! Менә нинди була ул ир-егетләргә бәхет бирүче чын хатын-кыз заты! Алай да кызыктыра алмагач, көнләшүеннән гарьләнеп, асыл бөркетне кулына эләктерә-ияләштерә алмавына офтанып,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
аның үзеннән баш тартуына хурланып, үпкәләп китеп барган иде. Соңыннан Габделнур колагына Мәнзүрәнең җизнәсе оста гармунчы икәне чалында!. Чөнки ул мәҗлескә Дәнисә дә чакырулы булган икән, кызларга бик мактады.
Егет әлеге сөйләшү хакында Гөлзәриягә әйтмәгән иде, билгеле. «Мине Мәнзүрә үзенеке итмәкче, нияте — синнән тартып алу» димәс бит инде. Бу юлы да сүзне артык куертмаска, күрше бүлмә кызларына нидер исбат итеп маташмаска булды. Гөлзәрия егетнең чын-чынлап гашыйк булуына, ихлас күңелдән һәм җитди уйлар белән янына килеп йөрүенә болай да ышанды шикелле. «Болай да яралы, төзәлеп җитмәгән йөрәгенә тоз салмаска», — диде егет үз-үзенә.
Габделнур, гомумән, үзе белән Гөлзәриягә кагылышлы мәсьәләләрдә бик сак кылана, кирәк-кирәкмәстә тел озайтмаска тырыша иде. Күптән түгел, төнлә, кызын озатып кайтканда, аңа урамда ике егет каршы чыкты. Берсе Гөлзәрияне ишек төбендә көтеп торган әлеге дә баягы таныш иде. Габделнур, боларның явыз ниятен чамаласа да, үзе башлап һөҗүмгә күчмәде, кешегә кул күтәрмәде, ләкин сакланып та өлгерә алмады: таныш егетнең иптәше, бер сүз әйтми- нитми, кисәк кенә аның колак төбенә китереп сукты. Икенче тапкырга дип күтәрелгән кулдан Габделнур читкә тайпылды һәм бокс алымын эшкә җикте: күн перчаткалы уң йодрыгы белән яннан моның иягенә тондырды. Элекке танышына күз ачып йомганчы самбо алымы кулланды. Егет җирдә чалкан яткан әшнәсенең өстенә барып төште...
...Гөлзәрия киенеп чыкты, егет аны култыклап алды, һәм алар, әле кая барасыларын анык белмәсәләр дә, әмма татулашып, акрын гына атлап киттеләр.
15
Адәм баласы бүтән тереклек ияләреннән шуның белән аерыладыр инде — ул гел уйда. Әйе, күпчелек кеше уйламыйча яши алмый: тик торганда да уйга бата, нидер эшләгәндә дә; кайчагында моңа берәр төрле вакыйга, кем тарафыннандыр әйтелгән сүз дә сәбәпче булырга мөмкин.
Габделнур өйдә берүзе, гадәтенчә, китап укып утыра иде. Ишектә күрше бүлмәдә яшәүче яшь егет пәйда булды. Бик акыллы, укуга күңел салган бу егет быел университетның химия факультетына көндезге бүлеккә керергә җыена иде. (Алга китеп, шуны әйтик: Габделнур аны ун ел узгач очратты. Егет хәтта аспирантура бетергән, фән кандидаты булган, шунда укыта икән.) Исәнләште. Аннары йомышын әйтте:
— Габделнур абый, гармунны алыйм әле.
Ул, чираттагы ялга киткәндә, гармунын, ышанычлы җирдә торсын дип, аңа кертеп биргән иде. Үз бүлмәләрендә — яшь-җилкенчәк, салып алсалар, белгәне дә, белмәгәне дә акыртырга тотыныр дип шикләнә. Аннары, бик җилле егетләр, бәргәләшкәндә, кулларына ни туры килсә, шуның белән томыралар. Менә хәзер үзе саклап кына тота торган кадерле гармунын (әтисе истәлеге) алырга кергән.
— Исән-сау, кабул итеп ал, — диде Габделнур һәм карават астындагы баяны яныннан аның кече туганын — ике рәтле хромканы тартып чыгарды.
— Рәхмәт, Габделнур абый!
Габделнурга шул җитә калды: чәч астындагы шариклары йөгерешә башлады. «Әйе, миңа егетләрнең күбесе, абый, дип дәшә». Эшендә андыйлар бар, ә яшь кызларның бөтенесенә диярлек ул «абый». Моңа Габделнурның кайчак ачуы да килеп китә, ә вакыт-вакыт аны горурлык хисе биләп ала. Хәер, ачу килүе өстенлек итә шикелле. Күрәсең, картаела торгандыр, гәрчә карт аю урманда гына була дисәләр дә. Көзгегә караса, күз төпләре челтәрләнә башлагандай тоела, 42
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
43
битендә, маңгаенда ниндидер сызыклар да хасил булган сыман (җыерчык дип авыз тутырып әйтергә теле бармый, хурлана). Эштәге кызларга ул юрамалый гына: «Абый, димәгез, яла яккан өчен судка бирәм, аның өчен УК РСФСРның йөз дә егерме тугызынчы статьясы бар», — ди. Дөрес, аның ул китапны кулына алып, әлеге статьяны караганы юк, каяндыр колагына чалынып кына калган. Һәрхәлдә, ни генә булмасын, яшь кызларның күбесе (аны ныклап белмәгәннәре): «Син өйләнгәндер», — дип тә җибәрәләр.
Әйе, егет өйләнү хакында да еш уйлана башлады. Авылга кайтса да, үзләре Казанга килсәләр дә, әти-әнисенең тел төбе шул тарафка таба авыша. Үзенә килгәндә исә, бер яктан, аны ялгызлык борчыса, тулай торак тормышы ялыктырса, икенчедән, аның әле ирегеннән ваз кичәсе килми, өченчедән, ул укуын бетермичә өйләнмәскә дип үз-үзенә сүз биргән иде бит. Менә хәзер укуы бетү алдында.
Өйләнү. Кызык икән бу тормыш: көне-сәгате җиткәч, башлы-күзле булу мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскач, нәрсәдер йөрәкне тырнап, күңелне кымтырыклап борчып тора: курку дисәң, курку түгел, әллә камыт кияргә теләмәгән тайның киреләнүеме — шайтан белсен. Ә тормыш үз таләбен бөтен кырыслыгы белән куйган: кәҗәләнеп кенә котыла алмыйсың, яшәеш кануны катгый — өйләнергә кирәк. Өйләнү... Өйләнү түгел сөйләнү...
Шушы арада Габделнур урамда күптәнге бер дустын очратты. Сүзе гел бала, гаилә хакында. Баласын жәлләп, хатынын эшләтми икән, сәламәт булса — шатлана, авырса — борчыла. Дусты бала дип үлеп тора.
Габделнур үзе шулай куана-сөенә алыр иде микән?..
...Конторга баргач, ул техника куркынычсызлыгы инженеры Шәйгазамовны очратты. Солтангир Габсалихович аны гадәтенчә, кабинетына дәште.
Ул әүвәл егетнең көнкүреше, укуы белән кызыксынды, аннары җайлап кына гаилә кору мәсьәләсенә күчте, үз тормышыннан мисаллар китерде:
— Туганнан туган энекәшнең малае өйләнгән иде, ике елдан аерылыштылар. Ни әйттем мин аңа: «Энекәш, әйдә безнең авылга кайтыйк, бик әдәпле бер татар кызы табып бирәм үзеңә», — дидем. Тыңламады. Шәһәр малае бит, авылныкына күңеле ятмый, янәсе. Ә безнең авыл, әйтсәм әйтим инде, бик тәртипле: бездә хатын аерган кеше юк, бер алкаш юк, бер генә кешенең дә өтермәндә утырганы юк, чит кавем белән кавышучы да юк. Ни өчен? Чөнки бездә гомер-гомергә мәчет булган. Аның яныннан үткәндә, егетләр тәмәкеләрен учларына яшерәләр, урамда сүгенү сүзен дә ишетмисең... Тыңламады сүземне, шайтан малай.
— Нишләп аерылыштылар?
— Хатыны үзебезнең кеше булмаганга. Өйләнсәң, Габделнур, татар кызына өйлән.
— Нигә?
— Аның сәбәпләре бик күп. Өйләнү — тормыш кору. Ул әле бер түшәктә яту гына түгел. Аның без яшь чакта искәрмәгән бик күп «эскиләре» бар. Өеңә нәрсә куясың: шәмаилме, иконамы? Үлгәч кайда күмәләр: айлы мөселман зиратындамы, әллә тәреле православиенекендәме?
Әлбәттә, болар Габделнурның уена да кереп карамаган нәрсәләр иде. Өлкән абыйсының сүзләре башта аңа гайре табигый булып тоелды. Егетләр белән сөйләшкәндә, алар бу хакта бөтенләй телгә дә алмыйлар иде бит. Бу тумаган колынның билен сындыру яисә иртәгә өчен ишәк кайгырсын кебегрәк булып ишетелер иде.
Солтангир Габсалихович фикерен дәвам итте:
— Ә иң мөһиме — чит кавем белән бәйләнсәң, син татар баласы тәрбияли алмыйсың. Татар егете марҗага өйләнсә дә, татар кызы урыска чыкса да
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
44
— балалары барыбер урыс була.
— Ничек алай?
— Тормыш-яшәеш шулай корылган, гыйбрәтләрне үзең дә күреп-ишетеп беләсеңдер.
Әйе, Габделнурның исенә төште: авыл егетләре йә армиядә хезмәт иткәндә, йә шахтада эшләгәндә өйләнеп кайткалыйлар иде, хатыннары да, балалары да бер кәлимә татарча сүз белми. Күршедәге бер кыз (ул Габделнурдан алты яшькә олырак) урыска кияүгә чыкты, аныкылар да шулай: беравыз сүз әйтмиләр иде.
Шәйгазамов белән сүзне бу авыр нотада бетерәсе килмичә, Габделнур:
— Солтангир абый, аның каравы, балалар кечкенәдән үк урысча белер,
— дип елмайды.
Юморны аңласа да, Шәйгазамов үзенекен сукалады:
— Әллә син урысча начар беләсеңме? — дип кызып китте ул. — Кесәңә марҗа тыгып йөрмисең бит? Синең бу мәсьәләдә тәҗрибәң юк, игътибар да итмисеңдер, ә мин күп нәрсәне искәреп, күзәтеп йөрим. Кайчандыр шәһәргә килеп төпләнгән авыл егет-кызларының да балалары (калада туып үскәннәрне әйтмим дә инде) ярты-йорты гына ана телендә сөйләшә, ә оныклары белми дә, теләми дә. Син хет шартла. Ни өчен? Чөнки вазгыять шулай көйләнгән: ясле, бакча, мәктәп, ГПТУ, техникум, вуз, эш — барысы да фәкать урысчага корылган...
— Анысы шулай инде, — дип килешергә мәҗбүр булды егет. — Менә безгә дә древнерусский, латин, немец телләре керде, ә үзебезнеке — юк.
— Әйе, менә бит, үзең әйтеп торасың, — диде Шәйгазамов. — Әле татар кызына өйләнсәң дә ике сарылы: йә уңасың, йә юк. Кытайлар, женщина держит половину неба, дип әйтә торган булган. Күрдеңме, мин дә, үзем дә сизмәстән, урысчага күчтем әнә. Ә фикер бик мәгънәле, чөнки хатын-кыздан чыннан да күп нәрсә тора, аңа күп нәрсә бәйле.
Егеткә:
— Әйе, — дип раслаудан башка чара калмады.
Ә Шәйгазамов үгет-нәсыйхәтен дәвам итте. Нишләптер яратты, якын итте ул бу ипле егетне, аны ялгыш адым ясаудан саклыйсы килә иде, ахры.
— Габделнур, тагы шуны колагыңа киртләп куй: бәхетеңне тапсаң, кулыңнан ычкындырма, нәфсеңне тыя бел. Ә кешенең нәфсесе дуңгыз баласы кебек чиный-чиный үсә; чибәрләр күп булыр ул, ә хатының — берәү генә, бердәнберең генә. Менә монысы инде синнән тора. Бик күпләр, итәк артыннан йөреп, теләсә кем белән чуалып, бәясен төшерә.
Техника куркынычсызлыгы инженеры бер участоктагы прорабны мисал итеп китерде. Ул, үз кул астындагы бер кыз белән буталып, гаиләсеннән аерылган икән. Ләкин, кызганычка каршы, яңасы белән дә озак тора алмаган, аерылышкан, эчүгә сабышкан. Хәзер тулай торакта яши ди. Идарә башлыгы аны чак кына эшеннән кумаган.
— Әйе, — дип, янә килеште егет өлкән абзыйсы белән, ул да әлеге прорабның аянычлы язмышын белә иде. — Ахырдан исенә төшкән.
— То-то. Терсәк якын, әмма тешләп булмый.
— Хәзер бик үкенә.
— Хатының ул — балаларыңның анасы да. Аның бит әле шунысы да бар: читкә йөри башладыңмы, акчаң да бик тиз җилгә оча. Син авылга еш кайтасыңмы? — дип сорады Солтангир абыйсы.
— Җай чыккан саен кайтырга тырышам.
— Мин үзем һаман авылны сагынам, юкса анда мине көтеп торучы да юк инде, — диде Шәйгазамов һәм беравык тын утыргач әйтеп куйды: — Сугыш беткәч, без Украина аша кайттык. Һәр станциядә, эшелон туктауга, яшь хохлушкалар (ирләре сугышта үлгәндер инде) вагон каршына килеп җитә һәм кычкыралар: «Солдат, оставайся! Хата есть, сало есть, всю жизнь, гарный хлопец, тэбе кохать буду!» Ягъни
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
45
яратачак. Калучылар булды. Безнең теплушкадан бер татар егете төшеп калды. Семьясы да булган, диделәр, күрәсең, авылыннан ямьсез хат алган булгандыр... Мин үзем шулхәтле җирседем, чит җирдә калу башыма да кермәде.
— Мин дә армиядән Казанга ашкынып кайттым, юкса Мәскәүгә, Ленинградка хәрби заводларга чакыручылар — вербовщиклар килгән иде, — диде Габделнур, һәм карт фронтовик белән элекке солдатның янә уртак уйлары, сөйләшер сүзләре табылды.
— Авыл бит ул, энем, бөтенләй икенче тормыш белән яши: бала-чага эшкә өйрәнеп үсә, рухи тормыш та анда бүтән: халкыбызның әйбәт йолалары, гореф-гадәтләре, тапкыр сүзләре, җыр-биюләре, мәкаль-әйтемнәре — барысы да авыл җирлегендә чыккан. Әле соңгы кайтуымда партком секретаре белән сөйләшеп тордым. Ул — килгән кеше, шаккаткан. Чөнки безнең авылда, бая әйткәнемчә, бер эчүче юк, хатын аерган кеше һәм караклык юк. Ни өчен? Чөнки авылда мәчет эшли. Партком секретаре: «Абый, аның яныннан узганда, яшьләр тәмәкеләрен яшерә, сүгенми, шуңа күрә, райкомга сиздермичә генә, мәктәп, авыл советы һәм мулла бергәләп эшлибез», — ди, үзе көлә. Без үскәндә дә шулай тәртипле иде халык...
Ул тагын нидер әйтмәкче иде дә, туктап калды, шул урында әңгәмә өзелде, чөнки бүлмәгә кулына кәгазь тоткан бер ир-ат керде.
— Ни йомыш? — дип сорады Шәйгазамов, таныш түгел адәмгә карап.
— Эшкә урнашам, сезгә керергә куштылар.
Техника куркынычсызлыгы инженеры:
— Утырыгыз, — дип, урындыкка ымлады.
Габделнур кузгалды:
— Солтангир абый, киттем мин.
— Ярый, исән-сау йөре.
...Әнә шундыйрак сөйләшү булган иде күптән түгел.
Габделнур соңгы вакытта еш уйлана: иртә өйләнгән — улыннан-кызыннан кинәнгән дигәннәр. Ләкин бу күбрәк авыл кешесенә, шунда көн күрүчеләргә генә кагыладыр, мөгаен. Ә Габделнур ише тулай торакта гомер сөргән егет иртә өйләнеп кемне сөендерсен дә үзен ничек кинәндерсен соң?! Әмма... ничек кенә сузарга тырышма, кәҗәләнмә, вакыт җиткән, сәгате суккан... Сөйгән кызы да бар...
Тик шулай да синең уй-гамәлләреңә аяк чалырга, күңелеңә вәсвәсә салырга маташучылар да юк түгел икән әле.
...Габделнур, Гөлзәрияне озаткач, әллә ни ерак китмәгән иде әле, алда тротуарда басып торган ике кызны күрде. Алар яныннан тыныч кына узып китмәкче иде, ләкин кызларның берсе аңа урысча дәште.
— Сезне бер генә минутка мөмкинме?
— Әйе, — диде егет һәм туктады.
Ул, нинди йомышлары бар икән, дип уйларга, аларны күздән кичерергә дә өлгермәде, кызларның буйга калкурагы, бая сүз катканы як-ягына каранып алды, бик яшерен сер әйткәндәй, тавышын баса төшеп:
— Ул сине алдап йөри, — диде.
— Кем?
— Гульзария.
Егет сагая калды. Икенчесе ни әйтер икән дигәндәй, анысына да карап алды. Тәбәнәк гәүдәлесе дәшми генә читтәрәк торуында булды. Егетнең карашы янә үзенә якынрак торган кызга төбәлде:
— Ничек?
— Ул ике куян артыннан куа. Запас егете бар.
— Ә сез моны каян беләсез?
— Бер кыз әйтте.
Салынкы гәүдәлесе дә иптәш кызының сүзләрен җөпләүне кирәк тапты, ахры, сүзгә кушылды:
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
46
— Ул кыз да шушы тулай торакта яши, — дип, артта калган биш катлы бинага төртеп күрсәтте.
— Ә сез Гөлзәриянең үзен беләсезме соң?
— Беләбез, — диделәр кызлар икесе беравыздан.
Егетнең ачуы кабарды:
— Димәк, иптәш кызыгыз әйтте. Говорят, в Москве кур доят. Әгәр егете булса, ул үзе әйтер иде. Мин сезгә ышанмыйм.
— Ихтыярыгыз, — диде чандыр гәүдәле кыз һәм, үзе дә сизмәстән, тагын «син»гә күчте: — Минем эш — күзеңне ачу. Калганын үзең кара.
Кыз шулай диде дә, җиткергән «сере»нең «кирәгенчә» тәэсир итмәвенә үпкә белдергәндәй, иренен кыйшайтты. Алар култыклашып китеп бардылар.
Ни хикмәт, Габделнурның бу гайбәткә (ул аны фәкать шулай дип кенә бәяләде) ышанасы килми иде. Үз юлы белән алга атлаганда, кинәт башына нидер китереп бәргәндәй булды: ул бит бу кызны кайчандыр күрде! Әйе, Гөлзәриянең бүлмәдәше Дәнисәнең дус кызы бит бу! Егет җәһәт кенә төтен санаучы кызлар киткән тарафка борылды. Әнә бит алар Воровский урамына таба киттеләр дә бераздан, уңга борылып, юкка чыктылар. Димәк, шул ук тулай торакта яшиләр. Ә нигә кирәк икән Дәнисәгә мондый гайбәт тарату, бүлмәдәшен каралту, аның базарын төшерергә тырышу?
Кайчак шулай була бит: нинди дә булса берәр хәлне күрсәң, вакыйганымы ишетсәң, үз вакытында аңа игътибар итмисең. Аннары, кемдер аны искә төшергәч яисә үзеңә кирәге чыккач, бөтен вак-төягенә тиклем хәтереңдә яңартасың.
Дәнисәнең Габделнурга төче елмаеп, күзләрен майландырып, кашларын уйнатып, ягымлы итеп каравы да, ә Гөлзәриягә, киресенчә, кисәк-кисәк астыртын, бертөрле усаллык белән каш астыннан күз ташлавы да, кирәксә- кирәкмәсә сүзгә кысылуы да, бүлмәдәше әйткәнне юкка чыгарырга тырышып төзәтеп куюы һәм үзен белдекле, укымышлы, ә аны түбәнсетеп күрсәтергә тырышуы да — барысы да күз алдына аермачык килде. Егет шундый нәтиҗә чыгарды, үз-үзенә ачыш ясады: димәк, Дәнисәнең үзенең Габделнурга күзе төшкән булса кирәк, фәкать үзен аңа тиң итеп күрә, ә Гөлзәрияне лаек түгел дип саный. Ә егет аңа бернинди дә илтифат күрсәтми, битараф. Ә бит аңа да егет-җилән күзе төшмәслек түгел! Менә шуңа Дәнисәнең ачуы чыккан булса кирәк һәм, икенче бүлмәдәге иптәш кызы аша сүз йөртеп, Гөлзәрияне хурлау юлына баскан. Аларның икесен янәшә куеп, чагыштырып карау егетнең башына да килгәне юк. Чөнки аның күңеле, бөтен уе бары Гөлзәриядә генә!..
Габделнур, авыл картлары әйтмешли, колагына киртләп куйды: бу ачышын ул сөйгәненә әйтмәячәк. Бүлмәдәш кызы (баксаң, ул кыз да түгелдер инде, кияүдән кайткан нәрсәдер, төс-кыяфәтен — күз төпләре каралып торуын, тулышкан гәүдәсен күзаллап, егет шулайрак фикер йөртте) белән дә авыз чайкап вакланмас. Әгәр дә инде алга таба да ниндидер этлек эшләргә уе бар икән, ул чагында үзенә үпкәләсен: егет аны урынына утыртырга җаен табар...
...Егет Октябрь һәм Восстание урамнары чатында уңга борылды, кайта- кайтышка үзалдына елмайды. Аркадий Райкин әйтмешли, егетләр «дифсит товар» га әйләнгәнме әллә? Алай дисәң, әнә алда аларның биш катлы тулай торагы, аның артында уналтынчы заводныкы — егетләр буа буарлык. Кызык, Дәнисәнең дә уена Габделнур кергән булып чыга, күрше бүлмәдәге Мәнзүрәнең дә. Югыйсә, әллә кем түгел бит инде ул. Төзелештә прораб-фәлән булып, үз фатирында яшәсә бер хәл иде. Ә монда... гап-гади электрик, торган җире — тулай торак. Анын нәрсәсенә кызыгырга мөмкин?! Әллә Гөлзәриягә берәр төрле үчлек белән генә эшләнәме бу эшләр — гайбәт чәчүләр? Белмәссең бу дөньяның серләрен...
Әйе, Габделнур аның серен белми иде шул. Ә сере бар: Гөлзәриянең абыйсы кайчандыр Дәнисәнең апасы белән чуалган иде. Ләкин, араларыннан кара мәче уздымы, бүтәнме, эшләре пешмәде — алар кавышмадылар. Моны Гөлзәрия белми,
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
47
чөнки бу хәл байтак еллар элек булган. Дөрес, Дәнисәнең апасы Гөлзәриянең абыйсы тарафыннан алданмады, көмәнле булып калмады. Әмма, озын буйлы, кара бөдрә чәчле чибәр егетне яратуы бик көчле булгангамы, ара суынуны бик авыр кичерде, байтак вакыт балавыз сыгып йөрде. Дәнисә бу вакыйгадан хәбәрдар иде. Ул апасының кичерешләрен күңеленә якын алды: теге егетнең апасын ташлап, икенче берәүгә өйләнүен гафу итә алмады, әйтерсең лә болар үз башыннан үткән хәлләр. Апасының еш кына: «Ялгыз аккош очып бара, күлдә икән кышлавы; әҗәлләрдән читен икән сөйгән ярның ташлавы, — дигән җыруы Дәнисәнең дә йөрәген өзә иде. Менә шуңа күрә хәзер, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бөтен авырлык кул астына эләккән Гөлзәрия җилкәсенә төшә иде. Дәнисәгә Габделнур кирәк түгел, ул бары бүлмәдәшенә ачу итеп кенә бу эшкә алынды, апасы кебек, аның да газап чигүен тели иде. Ул моның түбәнлек икәнен дә белә, әмма берни эшли алмый — сугышасы килгән кешенең кулы кычыткан кебек, гел кызга этлек эшләү теләге белән яна, үзенең бу халәтен тыеп, аңа йозак салып куя алмый иде.
...Күптән түгел Габделнур алар бүлмәсенә керде. Егет өстәлдә яткан «Огонёк» журналын актара башлады. Уртадагы куш битендә таныш рәсем — «Помпейның соңгы көне». Ул аңа бик озак карап торды.
— Кызлар, — диде егет, бүлмәдәгеләргә мөрәҗәгать итеп, — сез моның нинди фаҗига икәнен беләсезме?
Гөлзәрия сөйгәне янына килде, Мәсния китап укый торган җиреннән башын күтәреп карады, Дәнисә, бәйләвеннән туктап, бишинәсеннән күзен алды.
— Каян белик, — диде ул. — Әйт.
Габделнур башта кызларга бу картинаның авторы Карл Брюллов хакында бераз мәгълүмат бирде, аннары төсле рәсемнең үзенә күчте.
— Җитмеш тугызынчы елның август аенда Помпей шәһәре янындагы янартау — вулкан баш калкыта.
— Ул шәһәр Испаниядә, — дип сүз кыстырды Дәнисә, үз-үзенә ышаныч белән.
— Юк, Италиядә.
— Җитмеш тугыз алдындагы саннарны әйтмәдең, — диде Гөлзәрия, рәсемгә карап.
— Алда сан юк, — диде Габделнур һәм сөйләп китте: — Бу хәл Рим империясе чорында, бик борынгы заманнарда була. Янартау өч көн, өч төн аткан. Газ һәм һава болыты илле километрга хәтле күккә күтәрелә, аннары ташлар, вулкан көле бөтен шәһәрне каплый, калынлыгы метр ярымга җитә, йортлар җимерелә, бик күп кеше үлә...
— Брюллов унтугызынчы гасырда яшәгән бит, — диде Гөлзәрия, коточкыч гарасат сурәтләнгән рәсемнән күзен алалмыйча. — Ул аны үз күзе белән күрмәгән бит.
Урыныннан торган Дәнисә:
— Һи, надан, шуны да белмәскә, художник аны фантазировать иткән, — диде дә бүлмәдән чыгып китте.
Егет берни дәшмәде, Гөлзәриягә дә сүз кушмады...
Габделнур белән Гөлзәрия арасын бутарга тырышу моның белән генә бетмәде.
Беркөнне кинодан кайткач, Гөлзәрия егетенә бик озак сынап карап торды да ниндидер күңел төшенкелеге сизелгән басынкы тавыш белән сорап куйды:
— Ә син мине алдап йөрмисеңме?
Егет бермәлгә аптырашта калды. «Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, бу нинди сорау тагы? Бер мәртәбә сөйләшү булган иде бит инде, аңлашканнар иде. Һаман бер балык башымы...»
— Нинди мәгънәдә? — дип сорады егет, кызның борчулы йөзенә текәлеп.
— Миңа бик ямьсез сүз ирештерделәр.
— Нинди?
Кызга бу турыда сүз сөйләве кыен иде. Чөнки ул да, Габделнур кебек, аңа ж,аны-
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
48
тәне белән дигәндәй ышана. Күңеле түрендә хәзер фәкать ул гына. Әмма яшь кызның, риясыз, беркатлы, гөнаһсыз фәрештәнең, егет авызыннан чын дөресен ишетәсе, күзенә каратып, аңа ишетелгәннәрнең, аңа килеп жңткән ямьсез сүзләрнең дөрес түгеллегенә ышанасы килә иде.
— Сине... хатын аерган, диләр... — Кыз сүзен әйтеп бетермәде, күңеле тулды, әмма шулай да үзендә көч тапты. — Баласы да бар, диләр.
«Әһә, — дип фикер йөртте егет эчтән генә, — монысы яңа нәрсә икән».
— Син шуңа ышандыңмы?
— Юк, — диде кыз.
Ул бу сүзне ихлас күңелдән әйтте, тавышында шик-шөбһә юк иде.
— Мин ипи тотып яисә кояшка карап ант итәргә жңюнмыйм, — диде егет, аның тавышында ныклык, үз-үзенә ышаныч бар иде. — Фәкать шуны гына әйтәм: ул гайбәтнең каян чыкканын, кемнәр тарафыннан таратылуын чамалыйм мин. Бәлки, үзең дә сизенәсеңдер. Миңа унсигез яшь түгел, минем уем фәкать синдә генә, минем йөрәгем фәкать син дип кенә тибә. Минем кебек, син дә беркем сүзенә дә ышанма.
Гөлзәрия егетнең соңгы сүзләреннән аптырашта калды. Аның тел тибрәтеп берни дә әйткәне булмады бит бу хакта. Ул аңа күтәрелеп карады.
— Сиңа да мине яманладылармы әллә?
— Карлыгачым, әйдә, бу турыда сөйләшмик. Минем өчен синең янда булган һәр минут кадерле. Мин синең белән бик бәхетле: дөньяның бөтен ваклыкларын онытам, кайгы-борчуларым юкка чыга, һәрчак күңелем шат, гел елмаясым, синең нурлы йөзеңә генә карап торасым килә. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми...
Егет кызны кочагына алды. Сөйгәне дә бөтен барлыгы белән аңа сыенды, тарсынып кына булса да кочаклады. Габделнур кызның күзләрен үпте. Ә алар яшьле иде... Алар бәхет яшьләре белән чыланган иде...
Яңгыр сибәли башлады. Гашыйклар бер йортның подъездына керделәр. Анда караңгы иде. Габделнур, куллары белән капшап, кызның йөзенә, чәченә сак кына кагылды, ихлас күңелдән иркәләп-назлап, битен, күзләрен, иренен үбә башлады. Гөлзәрия дә шулай ук дәртле үбү белән ж,авап кайтара, кысынкысын коча иде. Егет, үзенең плащын ычкындырып, аны төреп алды. Кызның да плащының ике төймәсен ычкындыргач, Гөлзәрия аның кулын тотты.
Егет:
— Әллә куркасыңмы? — дип пышылдады.
— Юк, — диде кыз, тик үзе егетнең кулын җибәрмәде.
Габделнур аның янында күңелен аздырырга теләми иде, аягы белән генә ишекне ачты. Урамда, багана башында, ут яна. Бер егет белән кыз килделәр дә үбешеп тора башладылар, чөнки алар подъезддагыларны күрми иделәр.
— Ну бүген көн, — диде Гөлзәрия, көлеп. Алар кергәндә дә, бер пар нәкъ шул багана төбендә үбешеп тора иде...
...Тулай торак янында егет кызының кулын тотты.
— Без бәләкәй чакта әбиләр, берәр җиребез авыртса, менә шулай итеп өшкерәләр иде, — диде ул елмаеп һәм сөйгәненең кулына сулышын өрде: — Өф, өф, өф...
— Төзәлә идеме? — дип сорады кыз.
— Әйе.
Эш шунда: Гөлзәриянең, авылына кайткач, кулы пешкән иде. Хәзер төзәлә инде.
Бераздан алар, бер-берсенә тыныч йокы теләп саубуллаштылар.
Шушы сөйләшүләрдән соң егет төпле бер нияткә килде: моннан ары да сузарга ярамас — Гөлзәриягә үзенең ниятен җиткерергә, хәләл җефете булырга ризамы-юкмы икәнен тәгаен ачыкларга кирәк...
...Гөлзәрияне дә уй басты. Уйлары Габделнур тирәсендә бөтерелә иде. Егетнең үз-үзен тотышы гына түгел, тышкы кыяфәте дә кызның игътибарыннан читтә калмады: чалбары һәрвакыт җиренә җиткереп үтүкләнгән, күлмәгенең яка-җиңнәре чиста, җитмәсә әле, галстуктан да булыр. Ул кызы янына һәрчак кырынып килә, ир-атлар
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
49
гына куллана торган хушбуйны да чамасын белеп кенә сөртә, исе борынны ярып керми. Кайбер егетләр аны аракы исен басар өчен сиптерәләр икән. Габделнурга моның хаҗәте юк, ул — аек. «Әллә минем янга килгәндә генә шулай микән?» Чөнки ул, үз абыйларыннан, авыл егетләреннән чыгып фикер йөрткәндә, аларның еш кына аракы эчүләрен дә белә, кайберәүләр (юашраклар, сүзгә сараннар) кыюлык өчен дип тә кызлар янына салгалап баралар, янәсе хәмер тел ачкычы бирә. Хәер, Габделнур җебегән егет түгел, сүзгә дә кесәгә керми. Шулай да кызның аны сынап карыйсы килгән чаклары да була. Әмма ничек? Һәм ул бу уен читкә куя. Бу гамәл аның дәрәҗәсен төшерү, ә сизелсә, егетнең хәтерен калдыру булыр иде, бер-беренә карата булган ышанычны какшатыр иде сыман.
Ә бит кызларның кайберләре, үткеннәре, егетләрен төрле яклап, төрле ысуллар табып, кат-кат сыный, тикшерә. Ләкин Гөлзәрия ул юлдан барырга җыенмый, беренчедән, холкы андый түгел, икенчедән, егетне алай сынарга сәбәп тә юк сыман. Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый дисәләр дә, Габделнур юньсез, икейөзле кешегә охшамаган. Андый тискәре сыйфатлары булса, алар бер сизелмәсә, бер сизелер, Гөлзәриянең егеттән отыры гайрәте чигәр, яратуы басыла төшәр, гыйшкы акрынлап суыныр иде.
Учак янында утырган саен утырасы килә: уты никадәр көчлерәк дөрләп янса, ул кешене шулкадәр ныграк тарта. Мәхәббәт тә шулай: сөйгән кешеңне яраткан саен өзелеп яратасы килә. Гыйшкы никадәр көчлерәк булса, бу халәт кешене шулкадәр ныграк биләп ала: син гел сөйгәнең турында гына уйлыйсың...
16
Беркөнне Габделнур кызын шәһәргә алып чыгып китте.
— Кая барабыз? — дип сорады җәйге күлмәк өстеннән йон кофта кигән Гөлзәрия юл уңаенда.
— Трамвайга утырыйк әле, аннан күз күрер, — диде егет серле генә.
Ул да җәйге киемнән: өстендә пиджак, ак күлмәк, галстук һәм киң балаклы чалбар, аягында юка табанлы ботинка; кыска итеп алдырган кара чәчен җиренә җиткереп тараган (кайчагында ул бриолин да сөрткәли), чип-чиста итеп кырынган, хушбуй да сиптергән. Элек ул «Тройной», «Шипр» белән генә эш итә иде, хәзер, затлырагын — «Консул» дигәнен юнәтте. Бу егетләр игътибарыннан читтә калмады, билгеле. «Кара, кара, безнең Габделнур чын франтка әйләнде», — дип шаярттылар бүлмәдәшләре. Дөрес, ул хушбуйны көязләнү өчен түгел, ә кырынгач кына, битенә дезинфекция ясар өчен генә куллана (үзен шулай дип юата һәм егетләр алдында аклана).
Бер-берсенә сыенып утырган хәлдә, тегене-моны сөйләшеп, елга портына хәтле килеп җиттеләр. Вокзал тирәсе кайнап тора: кемдер кассага, кемдер теплоходка ашыга; кара халат кигән бер хатын резин шлангтан таҗлары ачылган кызыл лаләләргә су сибә, икенчесе баскыч юдырта; милиционер, ялкау гына атлап, тирә-юньне күзәтә; троллейбус, автобус, машиналар килеп-китеп тора; киоскларда һәм зур зонтиклар астында кояштан качкан ак алъяпкычлы хатыннар квас, сыра, туңдырма һәм тәм-том сата.
Габделнур да Гөлзәриягә туңдырма тәкъдим итте, егетләр әйтмешли, андый «вак-төяк»кә исе китмәсә дә, үзенә дә алды.
— Мин моны сирәк ашыйм, — диде ул һәм елмаеп өстәде: — Компания хөрмәтенә яһүд тә асылынган, ди, аннары, сулавы авыр, төшерегез, дип әйтеп әйткән, ди.
Кыз да көлеп куйды һәм алар анда-санда тупыл мамыгы түшәлгән асфальттан су буена таба атлап киттеләр, шәмәхә, ак чәчәктә утырган сиреньнәргә карап сокландылар.
Көн җилле, салкынча, җәйге кояш, болытлар арасыннан чыгып, бер генә карап ала да янә кереп югала. Каралҗым су өстендә берөзлексез вак дулкыннар йөгерешә,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
50
сирәк-мирәк акчарлаклар оча, каяндыр җитез карлыгачлар килеп чыгалар да атылган уктай астан өскә күтәреләләр, аннары янә су өстенә төшкәндәй булалар, ләкин үзләре тәннәрен чылатмыйлар. Канатларын җилпи- җилпи бер кыр үрдәге пәйда булды.
— Әнә теге үрдәккә кара әле, — диде егет, иелә төшеп. — Ул миңа бик кызганыч. Аларны парлы итеп күрәсе килә. Менә мин үземне дә шул үрдәк хәлендәрәк сизәм. Ундүрт яшьтән бирле ялгыз бит инде. Жәлләүче дә юк.
Соңгы сүзләренә уенын-чынын бергә кушуын аңлап, кыз назлы гына итеп әйтеп куйды:
— И мескен!
— Көл, әйдә, көл...
Гөлзәрия — акыллы, зиһенле кыз. Габделнурның һәр сүзенә ниндидер эчке тирән мәгънә салынганын, җитди сүз булачагын сизенә иде. Монда алып килүе, үрдәкнең ялгызлыгына басым ясавы да тиктомалдан гына түгелдер. Бүген кызның үзенең дә йөрәге көндәгедән ешрак тибә шикелле.
Бераздан кыр үрдәге судан күтәрелде, очып китте һәм бик тиз күздән дә югалды.
Сул якта, яр буенда, бер теплоход тора, аңа иптәшкә икенчесе елышкан. Аннан музыка агыла. Өченче теплоходның койрыгы гына күренә — ул порттан ераклаша бара. Причалдагылары янында бихисап акчарлаклар. Аларга теплоходлардан пассажирлар-туристлар ипи, булки кисәкләре ыргыталар.
Егет мәшһүр Идел елгасы, аның монда киң һәм мул сулы, ә ул солдат шулпасы эчкән якларда, Ярославльдә, таррак булуы, әмма барыбер пароход- теплоходларның йөрүе, матурлыгы турында хозурланып сөйли. Рус әдипләренең аны мактаган әсәрләрен, рәссам Илья Репинның атаклы «Бурлаки на Волге» картинасын телгә ала. Халкыбыз чыгарган һәм хәзерге заман җырларын да шыңшып күрсәтә. Ул аларны, туктале, бу кызны шаккатырыйм әле дип түгел, сүз уңаеннан исенә төшерә. Ләкин шул ук вакытта ул Гөлзәриягә карата игътибарын да киметми: аңа сокланып карый һәм, җырдагыча, күпме караса да карап туя алмый. Аның баш өстенә өеп, җыеп куйган кара чәче дә, текә маңгае да, эскәк-фәлән тимәгән кара кашлары да, яшькелт-зәңгәр күзләрен бизәүче озын керфекләре дә, күперебрәк торган алсу иреннәре дә, карасу түгәрәк йөзенә килешле ияге дә һәм хәтта җыйнак кына борыны да — барчасы егетне сокландыра. Аның егеттән бер башка диярлек тәбәнәк, юка гәүдәсе дә Габделнур өчен кадерле, якын. Һәм менә таң калгыч шушы гүзәл фәрештәнең үз янында булуы, вакыты белән куенына ук кереп торуы егетне чиксез горурландыра, күңелен шатлык, бәхет һәм сөенеч хисләре белән тутыра. Хәзер инде аңардан башка яшәүне, аны югалтуны ул уена да китерә алмый, бу — Габделнур өчен күңелдәге тирән ярага, гомерлек үкенечкә әйләнер иде сыман. Әлбәттә, аның Мәҗнүн һәм Таһирлар турында ишеткәне-укыганы бар, әмма үзе кайчан да булса шул егетләр хәленә төшәр дәрәҗәдә гашыйк булыр дип һич уйлаганы юк иде. Егет пиджагын Гөлзәриянең иңбашына салды.
— Кеше алдында үзем җылыта алмыйм инде, — дип серле генә елмайды.
Сөйгәне аны аңлады, рәхмәт йөзеннән күз керфекләрен сирпеп, ягымлы, нурлы карашын бүләк итте.
— Үзеңә дә салкын бит, — дип аны култыклап алды.
Әнә шулай уен-көлке белән мавыксалар да, егетнең башындагы уйлар су өстендә өзлексез чайкалган дулкыннар кебек гел тибрәлеп торалар.
Егерме сигез яшьлек ажгырып торган, утны-суны кичкән егет кайчак кыз янында югалып та кала. Аңа саксызрак кагылудан курка, тиешле-тиешсез сүз әйтмәгәем, дип, шөбһәгә төшә. Ул аңа кайчак Афродита-алиһә яисә кул белән кагылырга ярамаган чәчәк кебек тоела. Бу халәт аңа әлегәчә таныш түгел иде кебек. Хәер, таныш икән: ул Рәйсәнәгә карата шундый ук мөнәсәбәттә иде бит. Тик ул вакытта әле Габделнур яшь, кызларның фәкать кулын гына тотып караган саф егет иде, хатын-кыз белән ир-ат арасында була торган иң якын мөнәсәбәтләрне татымаган иде. Хәзер бит ул бөтенләй икенче кеше, кем әйтмешли, азау ярган егет. Әмма Гөлзәриягә булган мөгамәләсенә
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
51
карап, аңа бу тамганы тагып булмый иде. Габделнур чамалый: бу — аның өчен яңа хисләр ташкынына кереп чуму, һәм ул анда үзен бик иркен хис итә — колач салып йөзә. Хәтта ул үзенең бүгенге хисләреннән, хәзерге халәтеннән читенсенми дә — гыйшык утында дөрләпме дөрли. Ашкынып кызы янына күрешергә килү дә, аны урамда көтеп тору да — болар егет өчен ялыктыргыч түгел, ләззәтле минутлар. Аңа Гөлзәрия белән шулхәтле рәхәт: кино-театрларга бару һәм кызның тән кайнарлыгын тоеп оеп утыру да, бала-чага кебек кулга-кул тотынышып йөрү дә, кача-поса гына һәм ояла-тартына гына үбешү дә... Ә калганы — анысы киләчәктә булачак, алар икәве генә татыячак бәхетле мизгелләр булып алда күзаллана. Ләкин томан пәрдәсе белән өртелгән шул кавышу сәгатьләренең булачагына, икесенә дә сөю-сәгадәт китерәчәгенә, гомергә онытылмаслык һәм мәңге хәтердән җуелмаслык шатлык-куаныч бүләк итәчәгенә ул шикләнми.
Егет кызга өйләнешү турында сүз катмакчы, ләкин сүзне нидән башларга белми аптырады. Ул карашын алга төбәде.
Алар басып торган турыдан сулда, еракта, ак төстәге су трамвае күренде. Ул причалдагы теплоходлар белән чагыштырганда бик кечкенә иде. Шулай булса да, портка якынлашкач, яр белән мол арасына килеп кергәч, отыры зурая барды.
Иделдән килгән дәү дулкыннарны тоткарлау өчен балчык өеп ясалган молның аскы өлешендә берни дә үсми, анда бетон плитәләр түшәлгән, ә өстендә тәбәнәк агачлар баш калкыткан, алар хәзер ямь-яшел. Каршыда — Ослан таулары. Тау битендә — авыллар, дача өйләре, Идел уртасындагы теплоход һәм баржаларны агачлар каплый. Молның уң ягында бер ак һәм бер кызыл маяк, ә сул якта ике кызыл маяк су өстендә чайкала.
Су трамвае вокзал турыннан, үткен борыны белән дулкыннар ярып, үз артыннан аксыл эз калдырып, койрыктагы байрагын жилфердәтеп узып китте. Аның эчендәге пассажирлар әле урыннарыннан кузгалмаганнар, чөнки трамвай, уңга таба борылып, ерак причалларның берсенә барып туктаячак.
Монда килүнең сәбәбе булган төп мәсьәләгә күчәргә кирәк иде. Габделнурга ярдәмгә Гөлзәрия үзе килгәндәй булды: ул егетнең укуы белән кызыксынды.
— Диплом яклау ничек үтте?
Габделнур кызга беренче июнь көнне диплом яклыйсын әйткән иде.
— Отлично! — диде егет, аннары артык шапырынуын сизенеп исенә килде:
— «Яхшы» билгесе куйдылар. Башта каушап та калдым: бишәү кереп утырганнар
— барысы да профессор да доцент. Рәхмәт җитәкчемә, тыныч кына сөйләргә, сорауларга да ашыкмыйча, уйлап жавап бирергә кушты. Тәки ерып чыктым.
— Әйбәт булган.
— Әйе, эш бетте, көлтә җыясы гына калды дигән кебек, дәүләт имтиханын бирәсе бар.
— КПСС тарихыннан дигән идең. Анысы кайчан?
— Егерме бишендә.
— Котыласың инде.
— Әйе.
— Гуманитарныйда укуы да җиңел түгелдер.
— Әйе. Техническида мәсьәләләр, сызымнар булса, бездә — күз бетереп уку. Бик күп укырга туры килде, фәннәрнең ниндиләре генә кермәде, иң күбе
— тарих. Бер уйласаң, тарих бүлегендә укуыма үкенмим дә.
Егет төрле вакыйгалар, шәхесләр турында сөйләде, императорларның, корольләрнең, патшаларның мәзәк якларын, кыланышларын, төрле тузга язмаган карарлар, указлар кабул итүләрен искә алды.
— Пётр Беренче келәшчә белән теш суырырга өйрәнгән һәм моны бик яратып эшләгән. Ирләреннән үч алырга теләгән югары катлау хатыннары еш кына аңа, ирем төне буе йокламады, теше сызлый, дип зарлана торган булган. Император тегеләрне
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
52
чакырта да, тешең сызлый икән, утыр, ди. Мескеннәр, падишаһка каршы килә алмыйлар бит инде, тешсез кайтып китәләр икән...
Ахырда Габделнур сүзен болайрак төгәлләде:
— Рим императоры Август өйләнмәгән, егерме биштән узган егетләргә штраф санкциясе кулланган. Димәк, ул чорда яшәсәм, мин дә зур штрафка тартылган булыр идем. Бездәге бездетный налог кына түгел инде ул.
— Кызларга да штраф салганнармы?
— Әйе.
— Аларга ничә яшьтән соң?
— Егермедән.
— Ә?! Димәк...
— Әйе, икебезгә дә эләгәсе икән. — Көлешеп алдылар, ә егет дәвам итте:
— Шуңа күрә, император Августның штраф кәгазе килгәнне көтмичә, безгә кавышырга кирәк. Мин сиңа бу хакта сүз катарга кыймыйча йөри идем.
Егет кызның күзенә текәп карады. Гөлзәрия керфекләрен аска төшерде, битенә кызыллык йөгерде, уйга калды, аннары тыныч кына әйтте.
— Әле бер-беребезне бик белеп тә җиткермибез бит.
— Безнең авылда бер кыз әйткән ди: «Әнине әтигә биргәннәр, мине чит кешегә бирәләр».
— Ишеткәнем юк иде.
Егет, кызны җай гына әйләндереп, арка яктан кочаклап алды һәм пышылдады:
— Колагыңны тешлимме?
— Нигә?
— Үземә булырсың.
Гөлзәрия янә колак очларына кадәр кызарды:
— Авыртыр бит.
— Ә мин авырттырмыйм. Элек әнә шулай колак тешләтеп ярәштергәннәр.
— Без ул яшьтән чыктык шул инде.
— Әйе, хәзер әти-әни хәл итми.
— Алай димә...
Егет дилбегәне кулдан ычкындырмаска булды, уен белән башлаган сүзен җитди тонга күчереп, ниятенең изге икәненә төрле дәлилләр китереп дәвам итте. Һәм, ниһаять, гәпләшә торгач, кызның тел төбе аңа өметләнергә урын калдырды:
— Ярар, әни белән киңәшкәч әйтермен.
Егет сөенеченнән янә уенын-чынын бергә кушып сөйләшүендә булды:
— Безнең эштә бер шаян абзый бар. Шул гел әйтергә ярата: «Ир-атның хатын- кызлары ничәү булырга тиеш?» Һәм үзе үк җавабын да бирә: «Основная, резервная, дежурная, про запас, для балов...» Ул аны дворяннар турындагы кайсыдыр бер китаптан укыгандыр инде. Хәзер дворяннар кебек баллар оештыру юк бит.
— Үзенеке ничәү соң?
— Кая инде аңа, — диде егет, көлеп. — Шаярта гына, үзе хатынын үлеп ярата, ике сүзнең берендә «минем карчыгым» дип кенә тора.
— Сезне үрти инде.
— Билгеле, — диде егет һәм, алар турыннан узып баручы «Ракета»га карап, бераз тын торгач, сүзен дәвам итте: — Ә безнең нәселгә килгәндә, берүк мактана дип уйлама, бу мәсьәлә бик каты куелган. Минем әти ягыннан бабайлар җиде бертуган булганнар, берсе турында да авылда ямьсез сүз ишетелмәде, хатын аеру, хатын өстеннән йөрү түгел, аларның берсе дә тәмәке тартмаган, тәртипле, йорт җанлы кешеләр булганнар, үз көчләре белән дөнья көткәннәр. Әтинең туганнан туган абый-энеләре дә шулай...
Артык шапырыну булып күренмәсен өчен, Габделнур сөйләүдән туктады.
— Әйдә, тегендә таба барыйк, — дип, ул Гөлзәрияне ары алып китте.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
53
Уңда, тирә-юньне ямьләндереп, төрледән-төрле агачлар үсеп утыра, ә яшьләр туктаган почмакта ике катлы бина калкып тора: аскы өлеше кирпечтән, өсте — тоташ пыяла һәм ул түбәнге катка караганда зуррак — кечкенә тартма өстенә олырагын куйган кебек. Бинаның сул ягыннан карасаң, еракта-еракта Сөембикә манарасының өске яруслары күренә. Каршыда су, арырак яшеллеккә төренгән агачлар белән капланган озынча Локомотив ярымутравы. Ә таллар арасыннан дүрт- биш катлы йортлары баш калкыткан Киров районы биләмәләрен, төтен чыгарып торган завод морҗаларын, кукыраеп утырган телевышканы шәйләп була.
— Әнә, каршыга карале, — диде Габделнур, Гөлзәрияне иңбашыннан бер кулы белән кочып үзенә таба якын китергәч. — Анда «Локомотив» пляжы. Үзеңне берәр көнне алып барырмын әле. Аның аргы башында Күсе Койрыгы бугазы һәм Карга Куагы утравы.
— Син аларны каян беләсең?
— Безнең белән бер егет укый, елга портыннан ерак яшәми. Ул судомоделизм белән шөгыльләнә, балаларны өйрәтә, заядлый балыкчы, кыш көне дә йөри. Шуңардан ишетеп калган идем. Әнә теге агачлардан арырак шәһәр халкы элек- электән ял итә торган Маркиз утравы. Ул Иделнең уртасында ук, суднолар аның бу ягыннан йөри...
— Син бик күп беләсең, ә мин — аз, — диде кыз, уфтанып.
— Бу үзе үк яхшы.
— Ничек?
— Борынгы греклар әйтә торган булганнар: «Мин үземнең бернәрсә дә белмәгәнемне беләм, ә кайберәүләр моны да белми».
— Син һәр сүзгә җавап табасың, — диде кыз, егеткә сокланып.
Үтеп баручы «Метеор» һәм җәйге матур табигать белән хозурланып, иске Казанга бәйле хәлләрне искә алып, тагы да бераз гәпләшеп торгач, Габделнур әйтеп куйды:
— Кайтабызмы?
— Әйе, — диде кыз һәм, башын чак кына борып, иңендәге пиджакка ымлады: — Киясеңме?
— Трамвайга хәтле бар, салкынча.
Әмма кояш эреле-ваклы ак болытларны пыран-заран китереп тараткан һәм ул җир өстен кыздыра иде инде.
Алар килгән сукмактан акрын гына кирегә таба атлап киттеләр. Гәрчә кирегә булса да, чынында егет белән кыз аралары тагы да ныграк якынаюны тойдылар. Аларның тормыш баулары (җеп кенә түгел) төенләнүгә, мәңге чишелмәслек булып бәйләнүгә янә бер адым иде бу атлау.
Елга вокзалының тоташ пыяладан диярлек торган мәһабәт бинасына, теге икәве янына әле генә килеп туктаган зур ак теплоходка һәм шул тирәдәге ыгы- зыгыга карагач, егет уйлап куйды: «Бу бит язмышлар хәл ителә торган җир: кемнәрдер кавышу өмет итеп килә, кемнәрдер кабат күрешмәскә ант итеп китеп бара, кемнәрдер, саубуллашканда, яңадан очрашу вәгъдә итеп кул болгый...»
Әйе, аларның да язмышы хәл ителде сыман. Егет аның ахыры хәерле булуын тели, Гөлзәрия белән аерылышасы килми иде. Чөнки Гөлзәрия йөргән кыз гына түгел, ул — сөйгән кыз!
Егет Гөлзәриянең ниләр уйлаганын белми. Хәер, кызда да кеше күңелендәге хисләрне уку сәләте юк. Ләкин үзенә карата булган мөгамәләсеннән, назлы күз карашыннан, янәшә атлаганда кызның кайнар кулын үзенең зур, каты учына сак кына салуыннан, сөйләгәндә дулкынлануыннан, егетенең нинди халәттә икәнен, кичерешләрен тоя, аның йөрәк тибешен ишетә кебек. Берсен берсе яраткан, йолдызлары туры килгән кешеләргә күп кирәкмени?!
17
Икенче ялда Гөлзәрия авылына кайтып китте. Күңеле алгысыган кыз, беренче
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
54
тапкыр күргәндәй, туган авылына яратып, сокланып һәм... саубуллашкан кебегрәк итеп карады. Монда һәр йорт-ихата, һәр кеше — олысы- кечесе аңа таныш, якын. Чәчәкләрен коеп өлгергән биек шомырт агачлары, бакча эчләрендәге чия куаклары, ерактан зур шарларны хәтерләткән түгәрәк алмагачлар, әле шау чәчәктәге аксыл-шәмәхә сиреньнәр, ак шәлен ябынырга әзерләнгән купшы баланнар — барысы да аны сәламләп каршы ала кебек, чөнки ул аларныкы — шушы авыл кызы. Әнә еракта, урман авызында һәм авыл читендәге умарталык артында, кәккүкләр кычкыра, су буендагы тал-тирәктән һәм зирек агачларыннан төрледән-төрле кошларның тавышы ишетелә. Алар иртә-кич тә, төнлә дә тынып тормый. Авыл эчендәге күгәрченнәр гөрләвен, чыпчыклар чыркылдавын әйткән дә юк инде. Урамдагы шаян маэмайлар, кояшта кызынып утырырга яратучы пескәйләр дә, биләмгә чыккан әтәч- тавыклар да аны һәрчак боегып озатып кала һәм сөенеп каршы ала сыман.
Ә ерактан ук үз өйләрен — яшелгә буялган калай түбәле, урам якта зур, якты, өч тәрәзәле нарат йортны күрүгә, аны әйтеп бетергесез ашкыну хисе биләп ала: анда Гөлзәрияне газиз әнкәсе зарыгып көтеп тора бит.
...Мәдеһия түти кызынын җитди сүзе булачагын бик тиз сизеп алды. Хәер, баласы, күнелендәге уен яшереп, озакка сузып та тормады. Олы якта икәве генә калдылар. Улы белән килене эштә, оныклары урамда иде.
— Әйтер сүзен бар сыман.
— Әни, мине бер егет сорый, — диде кулларын тез өстенә куйган кызы.
Бу сүзләрне әйтү ана бераз читен дә иде. Гыйшык-мыйшык, мәхәббәт мәсьәләсендә авыл кызлары элек-электән бик тыйнак. Әмма бүген мәсьәлә җитди — язмышын хәл ителә. Анана әйтми кемгә әйтәсен?! Ике юл чатында торганда, анана барып сыенмыйча, кемгә сыенасын?! Анардан да якынрак кемен бар?!
Мәдеһия түти бәйли торган оекбашын бер читкә куйды, игътибар белән кызына карады. Әйе, ана күнеле сизмиме сон?! И-и, гомерләр, төпчегенә дә вакыт җитте.
— Ниндирәк кеше сон ул?
— Әни, ул төзелештә гади электрик булып эшли, — диде кызы һәм, сөйли башлагач, күнелендәге шик-шөбһәләрен дә әйтмичә түзмәде. — Әни, ул укыган кеше, быел университет бетерә.
— Бик әйбәт.
— Әйбәтен әйбәт тә, ул бик күп белә. Ә минем нәрсә... училище гына. Санга сугар микән?..
Мәдеһия түти кызынын икеләнүләрен бик тиз юкка чыгарды:
— Кызым, сукыр сукырга иярсә, икесе дә базга очар, дигән борынгылар. Гыйлемгә омтыл. Юньле кеше булса, ихтимал, сина да укырга юл бирер. Курыкма, кызым. Кыз бала, кияүгә чыккач, кеше кешесе була инде ул. Каршы әйтмәсән, җаенарак торсан, рәнҗетмәс, сүзен-теләгенне аяк астына салып таптамас.
— Белмим шул.
Мәдеһия түти:
— Курыкма, кызым, — дип, янә баягы сүзен кабатлады.
— Быел укырга кермәсәм, аннан сон була инде, бала бага башласам...
— Бала белән дә укыйлар бит әле. Тәвәккәллә, кызым, — диде Мәдеһия түти, анын күзе дымланды, кулын Гөлзәриянен кулына куйды, ә башында
— уйлар.
Кызы егетне күнеле белән булачак ире итеп кабул кылганын ана кеше тоя иде, ана фәкать әнисенен фатихасы кирәк. Рәхмәт кинәш-табышка кайтуына. Акылсыз бала түгел. Кемнен кем икәнен таный, акны карадан аера беләдер. Үзенә ошагач, ана кеше ана ничек каршы төшсен ди. Әйе, бар андыйлар да
— балаларынын бәхетенә балта чабучылар. Соныннан үзләре дә үкенәләр, әмма инде эш узган була. Ләкин Мәдеһия түти бер баласына да каршы килмәде, берсен дә
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
55
ирексезләмәде, кызлары йөргән егетләренә чыктылар, уллары — үз теләгәннәренә өйләнделәр. Аллага шөкер, берсе дә ким-хур яшәми, ананын йөзенә кызыллык китерми.
«Белмәгән нәсел белән кан бутау — болганчык судан балык тоту белән бер», дип әйтә торган иде минем әти, дип уй йөртте Мәдеһия түти. Нишлисен, хәзер яшьләрнен күбесе үзләренчә хәл итә шул, бер минекеләр генә түгел, безгә килешергә генә кала. Авылда ул өйләндергәндә дә, кыз биргәндә дә
— барысы да яшьләр сүзенә күнә. Шуна күрә төпчегенә дә аркылы төшмәсен, фатиха бирәчәген алдан ук белә иде Мәдеһия түти. Бәхетле генә була күрсен күнел баглаган кешесе белән. Төс-битенә яки мал-мөлкәтенә карап фикер
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
йөртүләрне дә Мәдеһия түти мәгъкуль күрми. Чибәрлек — туйда кирәк, бусы күбрәк кызларга карый. Байлык — бер айлык, дип тә әйткән борынгылар. Үзләре эшләп, күкрәк көче белән табарлар. Авылныкы булгач, кызына тиңдер, әллә ни иркенлектә, мул тормышта үсмәгәндер кияү буласы кеше, борынын чөймәс. Кызына ошаган кеше аңа да чит булмас. Һәм тагын бер нәрсә ана күңелен кымтырыклап тора иде.
— Кызым, шешә белән бик шаярмыймы?
— Минем янга эчеп килгәне юк. Тәмәке дә тартмый ул.
Авыл хатыннарының иң теңкәсенә тигән чир иде бу. Элек аракыны туй яки бүтән мәҗлесләрдә кача-поса гына эчкән ир-атлар сугыштан соң тәмам аздылар, ирләренә үч итеп, стакан күтәргән хатыннар да күренгәли башлады. Мәдеһия түти яшәгән кечкенә авыл да, аның гаиләсе дә халыкның җелегенә төшкән бу афәттән читтә кала алмады. Шуның аркасында өйләрдә талаш- кычкырыш, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрнең үлеме, гаилә таркалу — бу тискәре күренешләр авылга да хас иде. Мәдеһия түтинең намаз вакытларында Ходайдан бөтен теләгәне — кызларына юньле, аек ир насыйп итү.
Ана белән кыз әле бик озак гәпләштеләр...
Аннары Мәдеһия түти өйдә аш хәстәренә кереште, ә Гөлзәрия ишегалдына чыкты һәм, иңбашына көянтә-чиләк элеп, чишмәгә суга барырга җыенды. Шулчак аның күзе колгадагы сыерчык оясына төште.
Ике бала, бер-берсен этә-төртә, томшыкларын ачып, җим көтәләр иде. Аларны ата-анасы алмашлап ашата. Кеше, мәче яки карга булса, алар куркалар, ояларына кергәнче, өй түбәсенә кунаклыйлар, як-якка караналар, газизләрен үз телләрендә кисәтәләр — тавыш бирәләр.
— Курыкмагыз, юләркәйләрем, мин сезгә тимим бит, — диде Гөлзәрия һәм капкага таба юнәлде.
Ул ераклашкач кына, сыерчыклар ояга чумды. Әйе, Гөлзәриянең үзенең дә туган өеннән китәр чагы якынлашкан икән. Хәер, ул аннан күптән чыгып китте инде. Үзләрендә башлангыч мәктәп кенә иде. Шуңа күрә сигез классны күрше авылга йөреп, кышын интернатта торып укыды. Аннары абыйсы аны укырга калага алып китте һәм үзләрендә яшәтте. Рәхмәт аңа һәм... җиңгәсенә дә: кысан гына бүлмәдә ике балалары янына аны да сыендырдылар. Техник училищеда укыганда, тулай торакка күчте, заводка эшкә керде — янә тулай торак. И бала, бала... Унбиш яшеннән чыгып киткән икән бит. Ул әнисе янына атна саен диярлек кайта. Бер елын исәпләмәгәндә, чираттагы ялын да шушында уздыра. Ул елны иптәш кызы белән, эштән юллама алып, Кавказга барып кайтканнар иде. Ничек йөрәкләре җитеп киткәннәрдер, әле дә гаҗәпләнә. Ә монда кайткач эш: печән әзерлисе, утын кисәсе, бәрәңге чүбен утыйсы... Киләчәктә ничек булыр? Еш кайта алырмы? Үз гаиләсе... Иренең дә, ерак булса да, әти-әнисе янына кайтасы килер. Гөлзәрия, юк, мин сезгә кайтмыйм, үз әнием көтә, дип киреләнә алмый бит инде. Ал тәгәрмәч кайдан барса, арты да шуннан тәгәрәргә тиеш була түгелме? Кыз көлеп куйды: әле Габделнур аның ире түгел бит, ә шулай да... Ай бу дөнья, әллә ниләр уйлата икән, тормыш-яшәешеңне үзгәртергә карар кылгач. Үзгәртмичә дә булмый, һәр җимешнең үз вакыты... Һәр кош баласының оясыннан очып китәсе, үзбаш яшисе килә.
Гөлзәрия чишмәдән кайтуга, шаулап-тузанлап, томанлап яңгыр яварга кереште. Ул бик куркыныч булып килде: яшен яшьнәде — кызгылт-аксыл чыбыркылар күкне кыерлады, гүя төрле кисәкләргә яргаларга, туракларга теләде, күк күкрәгәндә, тәрәзә рамнары зыңлап торды, гөрселдәтеп туптан аткан тавышлар ишетелгәндәй булды, суын чиләкләп түккәндәй, яңгыр койды да койды, өй почмагындагы мичкәгә түбәдән берөзлексез тоташ су акты. Аннары 56
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
57
бераз тына төште һәм көзге яңгыр сыман пыскып кына бик озак яуды. Ахырда күк йөзе ачылды, салават күпере хасил булды, һава чистарды, бөтен тереклек яңа сулыш алды.
Гөлзәриянең дә алгысыган күңеле тынычлана төште. Алда торган үзгәрешләргә сабыр гына, эчке бер күндәмлек беләнрәк карарга тырышты, язмышы белән килеште.
Ул башта ишегалдына чыкты, аннары, абзарга кереп, арт капканы ачты да бәрәңге бакчасына күз салды. Ике атна элек утыртылган бүлбеләргә җан кергән — тишелеп чыга башлаган. Тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган яшелчә бакчасында кыяр, суган түтәлләре дә давыллы яңгырга бирешмичә исән калганнар. Кура җиләге, крыжовник, карлыган яфракларыннан акрын гына яңгыр тамчылары тама. Кыз табигатьтәге, ихата тирәсендәге үзгәрешләргә хозурланып, үзалдына сөенеп-елмаеп йөрде, урамга чыкты.
Үзләре әмәлләгән кармак сапларын олыларча иңбашларына салып, кулларына бәләкәй чиләкләр яисә селәүчен салынган консервы банкалары тотып инешкә балыкка баручы малай-шалайлар күренде. Барысының да чалбар балаклары сызганулы, беришләре, яланаяк лачтыр-лочтыр саз ерып, урам уртасыннан юлдан, икенчеләре юеш чирәм өстеннән бара, үзләре кызып-кызып, кулларын бутый-бутый гәпләшәләр, бәхәсләшәләр.
«Ниләр хакында сөйләшәләр икән бу почык борыннар? — дип уйлады кыз. — Менә боларга рәхәт, бәхетле чаклары! Аларның гамьнәре дә әнә шул кармак-калкавычлар, эләгәсе табан балыгы тирәсеннән ары узмыйдыр. Кемгә тизрәк каба, кемнекенә зуррагы эләгә, кем күбрәк тота... Апагызныкы белән чагыштырганда... Хәер, һәр чорның үз мәшәкате, үз уйлары... Сезнең кебек чакта безнең дә уй-фикерләр, борчулар бүтәнчәрәк иде шул...»
...Бу кайтуында Гөлзәрия үзе генә түгел иде. Габделнур кыз сорарга кайтты. Мәдеһия түти моны хуп күрде. Яшь кенә булса да, борынгы йолаларны белүе, онытмавы, ихтирам итүе ошады аңа. Олырак оныклары, ят абый алып кайткан күчтәнәчләрне кулларына тотып, урамга чыгып киттеләр, өйдә кече сеңелләре генә бишегендә ятып калды.
Габделнур шуңа игътибар итте: абыйсының балаларын урамга озатканда, Гөлзәрия аларның чәчләрен рәтләп, башларыннан, аркаларыннан назлап- сыйпап, ягымлы иркәләү сүзләре әйтеп калды. Моны күреп, егет аңа янә бер сокланды һәм үзе алай ук булдыра алмас иде кебек тоелды. Хәер, ул да абый- апасының балаларын үз итә, ләкин аның яратуы аларны култык асларыннан күтәреп күккә чөюдән яисә кулларыннан тотып әйләндерүдән узмый иде кебек... Хәер, гомер буе зимагурлыкта йөргән кешедән тагы ни көтәсең...
Кызы алдан хәбәр биргәч, Мәдеһия түти табынын да көндәгедән мулрак- затлырак итәргә тырышкан — пешеренгән-төшеренгән. Әмма «кияү», юлдан килгән булса да, ачкүзләнеп бөтенесен рәттән сыпырмады.
Габделнур, сай тәлинкәгә салынган тәмле гөбәдия кисәген ашап, бер чынаяк сөтле чәй эчкәч, тәгам җыюдан туктады.
— Рәхмәт, бик тәмле булды! — диде ул, чынаягын тәлинкәгә каплап.
— Тагын берне ясыйм, — дип, Гөлзәрия аңа күтәрелеп карады.
Әнисе дә кыстап карады, әмма егет сүзеннән кайтмады:
— Хушландым. Сез эчегез, миңа карамагыз.
Ләкин хуҗалар да өстәл янында озак юанмадылар. Мәдеһия түти амин тотканда, Габделнур да, ике кулын күтәреп, битен сыпырды.
Чәйдән соң өчәү олы якка чыгып утырдылар. Егет өй эченә күз салды. Түр диварда, өч яклы көзгедән өстәрәк зурайтылган фоторәсем эленеп тора. Түгәрәк йөзле, ак яулык астыннан чак кына чыгып торган чем-кара чәчлесен егет шундук таныды — Гөлзәриянең әнисе. Ул хәзер дә шулай мөлаем, сузып япкан ак яулыклы, фәкать өстендәге күлмәге генә бүтән төстә — яшел. Ә аның белән янәшә рәсемдә үткен карашлы, озынчарак ябык йөзле, кара бөдрә чәчле ир-ат әтиседер.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
58
Өстәлдә «Весна» телевизоры, тумбочка өстендә магнитофон белән янәшә таушалган иске китап, аның өстендә дисбе һәм күзлек ята. Бакча ягына караган тәрәзә төбенә «Альпинист» транзисторы менеп кунаклаган. Уң дивар ягындагы тимер караватка кабартылган мендәрләр өеп куелган — һәрнәрсә чиста, пөхтә. Ишек өстендәге җыйнак кына шәмаил дә егетнең үткен күзеннән читтә калмады.
Габделнур сөйләшүне озакка сузмаска булды.
— Апа дип әйтимме, әби дип әйтимме, кызыгызны сорарга кайттым, әти- әни еракта, шуңа күрә үзем килдем, гаеп итмәгез, — диде ул, Мәдеһия түтинең йөзенә туры карап. — Минем кем икәнне Гөлзәрия әйткәндер инде (ике бите ут янган кыз бер читтәрәк, башын аска иеп утыра иде). Дөрес, мин әле хәзергә алтын таулары вәгъдә итә алмыйм. Шулай да кызыгыз ким-хур булмас, эшлим, фатирга чиратым бара, бүген-иртәгә булыр дип әйтмим, ләкин өмет юк түгел. Башлангыч чорда кеше өстендә торырга туры килер, тулай торакта яшәп булмас...
Мәдеһия түтигә егет буйлы-сынлы булуы белән генә түгел, үзен ипле тотуы, олыны олы итеп, җайлы сөйләшә белүе, камил акыллы, һушлы булуы белән дә ошады. Кешенең күзенә туры карап сөйләгәч, бохар мәчесе түгелдер, төпле адәмдер. Дөрес, азган айгырны өердә сына, дип әйтәләр әйтүен... Шулай да... Кияү булачак кеше базымлы да күренә, кемгәдер аркаланып яшәргә ният итми, үз көнен үзе күрә торганга охшаган, үзе табарга омтыла... Монысына да әби булачак кеше кул куйды, чөнки үзе дә кечкенәдән эшләп ашарга өйрәнгән иде...
Мәдеһия түти тумышы белән бу авылныкы түгел, бала чагы күрше авылда үтте. Хәер, кыз бәләкәй чакта бу авыл әле җир йөзендә дә булмаган. Ул совет заманында барлыкка килгән өр-яңа авылларның берсе. Андыйларга, бүтәннәрне кысрыклап, бераз җир бирделәр, тирә-күрше салалардан халык җыйдылар, заманасына хас якты, матур, революцияне данлаган һәм кычкырып торган исемнәр куштылар: Якты Көн, Ирекле Тормыш, Алсу Таң, Кызыл Байрак, Октябрь Бүләге, Ленин Юлы... Һәм андый авылларның кайберләре бик тиз таралып юкка чыкты, икенчеләренең халкы исә җиргә ябышып ятты: иген икте, яшелчә үстерде, умарта тотты, мал-туар һәм кош-корт асрады...
Мәдеһия түтинең әтисе монда бүлеп бирелгән җирдә әүвәл йорт җиткезде, каралты-кура тергезде, аннары гына гаиләсен һәм төп йорттан үзләренә тигән сыер белән ике сарыгын алып килде. Юлда арбага тагылган сыер, бавын өзеп, үз авылына кире кайтмакчы булды, аны көч-хәл белән куып җитеп арканладылар... Яңа урында яңа тормыш башланды.
Мәдеһия түтинең ата-анасы да көн-төн тир түкте, балалар үстерде, уллар өйләндерде, кызлар бирде... Дөньялар җитеш дигәндә генә сугыш чыкты, басса бакыр өзәрдәй ир-егетләр яу кырына китте... Бик азлары гына кире әйләнеп кайтты, алары да саулыкка туймаган ярты-йорты кеше иде... Иренең дә сугышта алган җәрәхәтләре гомерен кыскартты... Мәдеһия түти, кырык яше тулыр-тулмас, биш бала белән тол калды. Ярый әле олы малае җидене бетергәч тә колхозда эшли башлаган иде, тора-бара тракторга да утырды. Ул армиягә киткәч, аның хезмәт көненә тигән икмәк капчыкларына башын куеп, ана сөенеченнән елады — ач булмаслар. Икенче улы да ундүрт яшеннән колхоз малларын көтте, олы кызы фермага сыер саварга керде. Ичмаса, сеңелләре укысыннар дип аларын ана шәһәргә җибәрде. Олы улы кире авылга кайтмады, калада төпләнде, ә энесе, өч ел буып йөргән солдат каешын салу белән, йорт хәстәрен күрергә кереште, чөнки өйләре тузган иде. Көн-төн чабып (абыйсы да булышты, олы сендесенең дә бөтен тапканы шунда керә барды), тырыша- тырмаша тәки шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт тергезде. Бары шуннан соң гына үзенә кәләш эзли башлады...
Мәдеһия түти бүгенге хәленнән канәгать, балаларының тормышы көйле. Менә төпчек кызына да чират җитте...
— Үзегез килешкәч, мин каршы төшмим, — диде ул, беравык тын торганнан соң.
— Рәхмәт! — диде Габделнур, җиңел сулап.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
59
Мәдеһия түти егетнең кайсы яктан булуы (гәрчә ул кадәресен кызы әйткән иде инде), ата-анасы турында да белеште. Аларның үзе кебек гади кешеләр булуына да шатланды.
Кирәгенчә җиһазланган, тәрәзә төпләре төрледән-төрле гөлләр белән тулган, биек түшәмле, идәненә кулдан сугылган паласлар җәелгән җылы өйдә гәп корып бераз утыргач, Габделнур, якты чырайлы Мәдеһия түтигә гозерен аяк астына салмавына һәм сый-хөрмәтенә дә рәхмәтләр әйтеп, китәргә дип кузгалды.
Гөлзәрия белән ишегалдына чыктылар. Уң кул якта чиләкләр каплап куелган өстәл бар иде. Шул тирәдән ниндидер тавыш килгән сыман булды. Егет, иелеп, өстәл астына күз салды. Зур гына сыерчык баласы (оясыннан егылып төшкән, күрәсең) шунда кереп кысылган, талпына, чыга алмый азаплана.
Егет бәлагә дучар булган кошчыкны җайлап кына эләктерде, торып басты, аннары сул кулына күчерде.
— Берәр җире сынмаганмы? — дип сорады Гөлзәрия, аңа таба иелеп.
— Юк бугай, — диде егет һәм бармакларын аера төште.
Кош баласы, шуны гына көткәндәй, талпынып очып та китте, әмма ерак китә алмады, җиргә егылып төште. Егет аны янә җәһәт кенә эләктерде.
— Әле канатлары ныгымаган, — диде кыз.
— Мә, син тотып тор әле, — дип, Габделнур кош баласын Гөлзәриягә бирде.
Ул, мунча янында яткан озын баскычны алып, сыерчык оясы колгасына сөяп куйды, ныклыгын тикшерде.
— Әллә менәсең?
— Әйе.
— Егылып төшмә тагы, — дип борчылды кыз.
— Җирдән түбән төшмәм.
Әлбәттә, ул хәрби хезмәттә чагында янгын сүндерүчеләр ярышында «штурмовка» дип йөртелүче, озын ыргаклы, дюралюмин баскыч белән дүртенче кат тәрәзәсенә очып менгән шикелле кыланмады. Ни дисәң дә, агач баскыч ул максат өчен ясалмаган, искергән араталары да чыдатмас иде; шулай да, сөйгәне карап торганда, сер бирәсе килмәде.
Егет сыерчык баласын кулына алды, җитез генә, шулай да саклык белән баскычтан менеп, аны оясына, туганы янына төшереп җибәрде. Ул арада балаларның атасымы, анасымы кайтты һәм, чыр-чу килеп, тавыш кубарды.
— Курыкма, юләркәй, — диде егет, баскычтан төшешли башын югары күтәреп.
Төшкәч кул юып аласы итте. Гөлзәрия, өстәлдәге чиләктән чүмеч белән су салып торды.
Шулвакыт бәләкәй капкадан зур гына бер кара эт килеп керде. Башта сәерсенебрәк карап торды да Габделнур янына килеп аягына сыенды.
— Әбәү, кара ничек сырпалана, ятсына да белми, — диде Гөлзәрия, шаккатып, һәм кисәтеп куюны кирәк тапты: — Тешләмәсен тагы. Усал ул.
— Тешләмәс, — дип елмайды Габделнур һәм этне башта муеныннан, аннары маңгаеннан ук сыйпады. — Җизнәсен таный ул.
— Җизни булып җитмәгән бит әле.
— Әби фатиха биргәч, була инде, була, — диде егет, кызга күз кысып.
— Собака — друг человека, диләрме әле, ә мин аны, гашыйкларның да дусты, дияр идем. Ул нинди токымнан: бультерьерга да охшаган, мастиффны да хәтерләтә, әллә доберманмы?
— Көлмә инде, — диде кыз, бик тиз Габделнур белән үзләшкән этнең башыннан сыйпап. — Гади авыл эте инде, ихата сакчысы.
— Мине озатасыңмы?
— Үзең дә озаерсың әле.
— Чын әйтәм.
— Әнә Актырнак озатсын.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
60
— Усал сөйләшә кешеләр. Шулай инде, эт оясында көчле.
— Мин этмени?
— Үпкәли күрмә берүк. Мин чыгарган әйтем түгел, халык авыз иҗаты. Ә нигә озатмыйсың?
Гөлзәрия башын түбән иде, урам ягына карады:
— Әнә, күрше әбиләр капка төбендә утыра. Үзең генә бар инде, яме.
— Ярар, — диде егет һәм, елмаеп, капкага таба юнәлде дә кинәт борылды:
— Бер пәп итимме? Капка артына качып кына...
— Кит инде. Килешмәгәнне, — диде, кыз оялып аңардан читкәрәк тайпылды һәм гаепле кешедәй әйтеп куйды: — Җәяү китәсең инде...
— Котырган эткә мең чакрым — әйләнеч түгел, — диде егет, көлеп.
— Мәхәббәттән тилергән дип әйтәсе идем мин... «Машиналарга утырып җәяү кайттым ат белән» дип әйтеп әйткән, ди, бер карчык, миңа да җай чыгар әле, чыкмаса, ике атлап, бер сикерүдә станциягә барып җитәм.
— Электричка расписаниесен бирдем бугай.
— Әйе, — дип, егет саубуллашты да китеп барды.
...Егеткә кызның әнисе дә бик сөйкемле күренде. Атага тартым ул тумас, анага тартым кыз тумас, дисәләр дә, төс-бите белән генә түгел, холкы-фигыле белән дә Гөлзәрия Мәдеһия түтигә охшаган иде. Бу очракта, агачы нинди, җимеше шундый, дияргә генә кала.
Егет матур табигатьле, урман-сулы кечкенә авылны да ошатты. Үз авылы белән чагыштырды. Монда урман, кем әйтмешли, өсләренә авып тора, биредә, нефть чыккан яклардагы кебек, буровойлар җир маен суырмый, электр линияләре басуларны аркылы-торкылы кисми — табигать бөтен гүзәллеген саклаган.
Егет үзенең Мәдеһия түтигә ошавын да сизде, димәк, борчагы пешәчәк, эштә бер прораб әйткәнчә, «шарлар аның ягында».
Кунак аз утырыр, күп сынар дигәндәй, ул аның күпне күргән, тормыш дигән дәрьяның ачы суын күп эчкән икәненә инанды. Бәхәс-низаг чыкканда (савыт- саба шалтырамый тормый бит), кайбер әбиләр кебек, кияүне гаепләп, үз кызын гына яклап утырмас шикелле. Урысларда «тёща»дан зарлану гадәткә кергән, ә бездә ул юк дәрәҗәсендә. Нилектән икән? Безнең әбиләрнең зирәк зиһенле булуыннанмы? Алай дисәң, тегеләрнең дә бөтен тёщалары җиңел гөрәнкәле аңгыра түгелдер бит инде... Габделнурның әтисенә аръяк әбисе кияү дип кенә тора, Гөлсылу апасының иренә дә әнисе кияү дип өзелеп тора. Егет көлеп куйды. Энҗенең анасы да аңа кияү дип бик ягымлы эндәште бит, стакан тутырып, аракы да салып бирде. Әмма аныкы бүтәнчәрәк иде шул, тизрәк кызын «олактыру» максатыннан әйтелгән сүз иде. Ә чынлыкта... кызының элек йөргән нәрсәсе өендә кунып кайтуын яшерде... Биредә Габделнур андый хәлгә тарымас, шәт...
Урамда кармаклар күтәреп балыкка баручы малай-шалайга юлыкты. Аларга карагач, егет уйлап куйды: «Өйләнү дә балыкка барган шикеллерәк: анда йә тотасың, йә юк, ә хатыннан йә уңасың, йә юк».
Егет, җәт-җәт атлап, әйләнә-тирәдәге басу-болыннарга, ерактагы урман- кырларга карап хозурланып барса да, күңеле һаман уйда булды. Ул Гөлзәриясе (әйе, хәзер, авыз тутырып, шулай әйтсә дә ярый торгандыр), аның әнисе, ягъни булачак әбисе белән очрашу тәэсиреннән арына алмый иде. Каядыр караса да, күзе нидер күрсә дә, уйлары һаман алар тирәсендә бөтерелә. Ул сөенечтән авызын җыя алмый, кырмыска мәйдан тотар, кем дә белмәс дигәндәй, шатлыгын бүлешер кеше генә юк. Егет, «тиле кеше» кебек (мәхәббәт исереклеге, диик), үзалдына елмаеп, борынгы Рим императоры Юлий Цезарь сүзләрен исенә төшерде: «Килдем, күрдем, җиңдем!» Ләкин аныкы яу кырында ниндидер дошманны җиңү шикелле туры мәгънәдә түгел, ә булачак әбисенә ошау, күңеленә хуш килү җәһәтеннән иде. Ул белә: авыл корткалары бик зиһенле була, алар кешене бер күрүдә таныйлар, бигрәк тә кияү буласы кешегә сынап карыйлар, чит авылдан булса, һәр хәрәкәтен-торышын, үз-үзен тотышын күзәтеп-
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
61
искәртеп торалар, үзләренчә бәһа бирәләр. Ул өйләндергәндә, кыз биргәндә, мондыйрак сораулар да куела: «Нәсел-нәсәбен тикшердегезме? Түбәләре безнеке кебек тигезме?» Монда сүз һич кенә дә йорт турында бармаган. Кеше кадерен белә торган тәүфыйклы, тәртипле нәселме? Ялкаулыктан айнымас ыру түгелме? Кыскасы, бик күп һәм үтә тирән мәгънәле төшенчәләр яткан бу сүзләрдә.
Менә шул күзлектән караганда, Габделнур үзен җиңүче итеп тойды. Ләкин моның күзгә күренмәгән икенче ягы да бар: ул хәзер биш бала анасының, кырык яше дә тулмастан тол калган ятимә карчыкның ышанычын акларга тиеш булачак. Ә бу нидән гыйбарәт соң? Мәгълүм ки, иң беренче нәүбәттә, гаилә өчен җаваплылыктан: аны тәрбия кылудан, яшәү шартлары тудырудан, кешенең кадерле баласына яхшы мөгамәләдән; икенчедән, хатынының анасына, туганнарына кадер-хөрмәт күрсәтүдән; өченчедән, намуслы, тәртипле балалар үстерүдән һәм аларга белем бирүдән...
Габделнур, телдән әйтмәсә дә, күңеленнән әнә шуларны уйлый-уйлый атлады. Болар әле генә борынлаган, бүген генә аның уена килгән фикерләр түгел иде, алар бәләкәйдән аның канына сеңгән, гаиләдә күреп-белеп үскән гореф-гадәтләрнең күркәм нәтиҗәсе иде.
Менә хәзер үзе дә Галләм абзыйның холык-фигылендә, эш-гамәлләрендә чагылган сыйфатларны үзләштерергә тиеш булачак иде. Моңа сабыры-түземе җитәрме? Гаилә кору дигән зур сынауны уңышлы тапшырырмы? Әйе, бу Казан университетының тарих бүлегендә укыган чорда тапшырган күпсанлы имтиханнардан да катлаулырак һәм авыррак, бу — Тормыш университеты сынаулары. Аңа вакыт та күп кирәк. Тегендә биш ел булса, монда — тулы бер гомер... Монысын киләчәк күрсәтер...
Ә хәзергә талгын гына искән җилгә битен куеп, каяндыр ишетелгән кош тавышларына колак салып, зәңгәр күк йөзендәге сирәк ак болытларга, шуларны бөтен тарафны мул итеп яктырткан кояшка, басу-кырларга, тирә-яктагы урманнарга сокланып атлаган егетнең кәефе шәп, ул үз-үзеннән канәгать. Әйе, Гөлзәрияне сорарга кайтуы бушка булмады, кем әйтмешли, вакыт уздырып, чабата туздырып йөрмәде, эше пеште — егетне бусагадан кире борып җибәрмәделәр, аңа кадер-хөрмәт күрсәттеләр, ачык чырай — такта чәй булды. Ахырын хәерле әйләсен...
...Гөлзәрия өйгә кергәч, Мәдеһия түти аны үз янына дәште:
— Кызым, кил әле.
Гөлзәрия әнисе янына утырды.
Мәдеһия түти сүзне ерактан башлады:
— Әбиең сөйли торганые, элегрәк, безнең авылның бер кызы кияүгә чыккан икән. Атна-ун көннән яшьләрне кунакка дәшкәннәр. Әнисе кызыннан шыпырт кына сорый икән: «Кызым, кодагый бик рәнҗетмиме? Ят авылда, чит кеше өендә читен түгелме?» «Юк, әни, — дип җавап биргән кызы, — каенанамның авыр сүз әйткәне юк. Тик шунысы гына начар: мин торганда, сөлге юеш була». Анасы әйткән: «И кызым, син аңа бер дә көенмә, үзең иң алдан сикереп тор, коп-коры сөлгегә сөртенерсең». Минем тел төбемне аңладыңмы?
— Әйе, әни, — диде Гөлзәрия, тулы гәүдәле Мәдеһия түти янында тагы да кечерәеп калгандай булды, аңа сыенды.
Аннары чит кешеләр алдында (әле кодагый-кодачалар белән чәй янында чөкердәшеп утырмаган бит) йөз кызармаслык итеп күчтәнәчен, тегесен-монысын хәстәрләргә, туйга хәзерләнергә кирәклеге хакында әңгәмә кордылар.
Әйе, кияү буласы кеше китеп барды, ә аңа, әби буласы кешегә янә мәшәкать (күңелле булса да) өстәлде. Мәдеһия кечкенә чакта карчыкларның, бирнә биргән бикә килен, бирнә бирмәгән чәүкә килен, дип сөйләшкәннәрен хәтерли иде. Үзе кияүгә чыкканда да ул әйтемне ишетте һәм кызларына чират җиткәч тә гел бу сүзләр хәтеренә килде. Хәзер дә хәстәренә керешергә кирәк иде, чөнки, яшьләрнең моңа исләре китмәсә дә, әле кода-кодагыйлар бар бит, «чүпрәк атыш уены» да
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
62
онытылмаган. Сандык-сандык бирнә бирерлек рәт-чамасы булмаса да, хәл кадәренчә тырышырга кирәк иде...
Мәрхәмәтле ана белән итагатьле кыз бала әле бик озак яшәеш, тормыш итү хакында гәп кордылар. Күбрәк Мәдеһия түти үгет-нәсыйхәт бирде:
— Кызым, әбиең бик зиһенле, акны карадан аера белүче карчык иде. Миңа, кияүгә чыкканда, кызым, әйтеп үкенгәнче әйтмичә калып үкен, дип, кат-кат колагыма тукыды. Син дә иреңнең җаена тор, тәмле телле бул, ачулансаң, иренеңне тешлә. Тол хатынның хәлләре бик мөшкел, ул аны үзе генә белә; бала үстерү дә җиңел түгел.
— Беләм, әни, синең хәлеңне аңлыйм.
— Су сипмәсәң, гөл дә үсми. Ялгыз килеш бала үстерүләре ай-һай авыр булды, кызым, җиде кат тир түктем. Берәү — бер кайгы, бишәү — биш кайгы, дигән борынгылар. Әле дә ярый олы абый-апаларың кул арасына керә башлаганые...
Гөлзәриянең үзенә дә кечкенәдән үк «уфалла» арбасы белән печән ташулар да (тау менә алмагач, әнисе белән бергә утырып елыйлар иде), апасы белән бергә (аңа булышырга бара иде) фермада сыер савулар да эләкте, кыскасы, авыл кешесе җилкәсенә төшкән бик күп эшләрне башкарырга туры килде буыны ныгып җитмәгән үсмер балага.
18
Университет бинасында соңгы күрешү булды. Курсташларыннан берничә кеше дипломга барып җитә алмады. Археология укытучысы узган ел Чабаксарга китеп барган иде, Габделнурлар белән бергә укучы хатыны да ире артыннан тегендәге университетка күчте. Бер авыру кыз вафат булды. Анасы белән генә яшәүче, Борисов фамилияле юаш кына Казан егете бар иде, анысы асылынып үлгән. Бу яңалыкларның соңгысын курсташы Фәнзия әйтте.
— Сәбәбе нидә икән соң? — дип сорады Габделнур теге егет хакында. — Белделәр микән?
— Анасы өйләндермәгән. Минем бер таныш хатын алар йортында тора, шул әйтте.
— Ә нигә өйләндермәгән?
— Үзенә кирәк булган.
Габделнур:
— Ничек? — дип аптырады курсташының бу сүзләренең асыл мәгънәсенә төшенә алмыйча, ә инде зиһененә барып җиткәч, телсез калды.
— И-и Габделнур, бу дөньяда исең китәрлек әллә нинди галәмәтләр бар икән. Без бернәрсә дә белмичә яшибез икән.
Бу ямьсез, гайре табигый хәлгә кагылышлы сөйләшүне ары да дәвам иттерәсе килмичә, егет Фәнзиядән ире турында сорашты.
— Африкадан исән-сау әйләнеп кайтты, — диде хатын һәм аның моңа сөенеп бетә алмавы йөзенә чыккан иде. — Яңадан беркая да җибәрмим, Алла боерса.
— Хәзер кайда соң?
— Танковый училищеда укыта, — диде Фәнзия һәм горурланып өстәде: — Подполковник званиесе бирделәр.
— О, генерал булырга бер адым гына калган!
— Кирәк түгел, — диде хатын, кул селтәп. — Үзе исән-сау гына булсын. Отставкага чыгарга да күп калмый инде. Аннары, безнең егетләргә званиеләрне дә бик авыр бирәләр...
Укуны исән-сау тәмамлап, диплом алганнар кичен ресторанда очрашырга дип килештеләр дә таралыштылар.
Габделнур, Ленин урамыннан бераз баргач, сулга борылды һәм, кош тоткандай шатланып, түбән төшеп китте. Профсоюз урамы чатына җитәрәк ул шып туктады. Чөнки тездән түбән итәкле, йомры гәүдәсенә мул итеп тегелгән кыска җиңле киң
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
63
күлмәк, чүәкне хәтерләткән үкчәсез туфли кигән аякларын аерыбрак атлап әкрен генә тауга менеп килүче көмәнле бер хатын-кызны күрде. Ә ул... кем дә түгел... Тамара иде. Аны танып, Тамара да туктады. Беравык икесе дә сүз әйтә алмыйча тордылар. Ахырда егет телгә килде:
— Исәнмесез!
— Исәнме!
Ул кайчандыр яратып йөргән егетенә бу кыяфәтендә тап булуына уңайсызланды шикелле, бер мәлгә коелып төште, аннары үзен тиз арада кулга алды булса кирәк, аксыл йөзе яктырып китте. Өске ирене калынаеп кабарыбрак торса да, авызын ачыбрак суласа да, ул элеккеге матурлыгын җуймаган иде. Фәкать борынына җиткән корсагы гына аның элекке зифа буйлы яшь кыз түгеллеген искәртеп тора иде.
Габделнурның да каушавы юкка чыкты һәм ул гади генә итеп сорап куйды:
— Кая юл тоттың?
— Мишаның әниләренә, каенанам янына барам, — диде хатын.
Егет тә үзенең каян кайтып килүен әйтте.
— Тәбрик итәм, — диде Тамара чын күңелдән һәм, аңа озын керфекле коңгырт күзләрен тутырып карады: — Теләгеңә ирешкәнсең икән.
— Әйе. Рәхмәт!
— Хәер, син һәрвакыт үз дигәнеңне итә, теләгеңә ирешә торган егет идең.
Монда киная дә, соклану да, төрттерү дә, үпкә дә бар иде шикелле. Әйе, бүгенге Тамара Габделнурның күзенә генә карап, ул ни әйтсә, шуңа ышанып, риза булып торучы беркатлы кыз түгел иде инде.
Гәрчә шул ук уртача буй (түгәрәкләнгән генә), коңгырт чәч, ябыграк йөз, озынча борын — барысы да элеккечә кебек. Әмма ул инде озакламый ана булырга җыенучы, азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплаган, ак-караны аера белүче хатын.
— Сине дә алдан ук тәбрик итәм.
— Рәхмәт!
Габделнур аңа текәлеп, яратып, игътибар беләнрәк карады.
Әйе, яшь хатынның йөз-кыяфәте әллә ни үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә диярлек, коңгырт чәчләре генә ике яклап күкрәгенә төшеп, таралып тора. Кечкенә ридикюль тоткан уң кулының атсыз бармагында алтын балдак, ә озынча матур муенында туган көненә Габделнур бүләк иткән муенса. Егет уйлап куйды: «Әле дә салмаган, истәлек итеп саклый, күрәсең. Һаман ярата микәнни?»
— Кыз көтәсезме, малаймы? — дип сорады Габделнур, елмаеп, ләкин, күзем каты, көмәненә кадәм төшә күрмәсен дип, карашын Тамараның йөзеннән алмады.
— Белмим, — Тамараның йөзенә кызыллык йөгерде.
Егет бик белдекле кыяфәт белән әйтте:
— Кыздыр, мөгаен.
— Каян беләсең?
— Безнең авылда, йөкле хатын ямьсезләнсә, малай таба, матурланса, кыз таба, дип әйтәләр иде. Син бер дә үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккечә.
Дөрестән дә, Габделнурның бу хакта авылда ишеткәне бар иде. Ләкин хәзер төгәл генә хәтерләми: әллә йөзе үзгәрсә, ямьсезләнсә кыз идеме шунда. Хәер, бу мизгелдә моның ни әһәмияте бар, иң мөһиме — Тамарага комплимент!
— Кызартма инде, — диде хатын һәм чыннан да оялды.
— Чын әгәр. Хәер, кем булса да, сезнең өчен куаныч инде.
— Әйе.
— Ирең сорадымы соң?
— Нәрсәне?
— Нишләп саф кыз түгел икәнеңне?
— Юк. Ул сорамады, мин әйтмәдем.
Тамараның йөзендә канәгатьсезлек билгеләре чагылып үтсә дә, Габделнур һаман үзенекен сукалый бирде. Бала көткән яшь хатынны үртәү яки мыскыл итү максаты
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
64
белән түгел, ә ни дә булса сөйләшер өчен генә, әңгәмәне өзмәс өчен генә янә сорау бирде:
— Яратасыңмы соң?
— Баштарак бернинди хис тә юк иде. Ул алам, диде, мин барам, дидем. Фәкать сине онытырга гына теләдем. Отыры ияләндем. Хәзер, уртак җимешебез буласын белгәч, бер-беребезгә тагын да якынайдык.
— Әйбәт булган.
— Ә барыбер мин сине оныта алмыйм, чөнки син — беренче... Син мине бик рәнҗеттең. Юк, мин сине каргамадым. Башта бик еладым. Аннары сине күралмас дәрәҗәгә килдем, тагын сүрелдем. Нәрсәгә дип кенә мине ташлагансыңдыр, белмим. Мин сиңа бик яхшы хатын булган булыр идем. Мин сине бик ярата идем...
— Мин дә сиңа карата безразлично түгел идем.
— Соң, шулай булгач?! — диде Тамара, өзгәләнеп.
— Шулай килеп чыкты инде, ачуланма.
Егеткә бик кызганыч булып тоелды бу авырлы хатын — яшьлегендә очраган гүзәл зат.
— Ачуланудан ни файда, — диде хатын уйчан гына. — Берәү булса, яшьлегемне әрәм иттең, дип, чәчеңә ябышыр иде. Ә мин сиңа авыр сүз дә әйтә алмыйм...
— Гафу ит, — егет гомерендә беренче мәртәбә хатын-кызга шушы сүзне әйтте.
— Хәзер соң инде, — диде Тамара һәм берникадәр паузадан соң өстәде:
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
— кире кайтарып булмый. Мин сине бик яраткан идем бит. Их, син... Хәзер дә... Хуш.
Ул кисәк кенә читкә борылды, урыныннан кузгалды.
Тамара китеп барды. Акрын гына тау менүче яшьлек юлдашы борылып карамасмы дип егет байтак вакыт ул киткән якка карап торды. Юк, борылмады. Туктап ял итеп алды, әмма артына борылып карамады. Ул тарафта аңа кирәкле кеше юк иде инде. Кайчандыр йөрәген җилкендергән, аны ашкынып тибәргә мәҗбүр иткән, дөрләгәне күзгә күренмәсә дә, көн-төн мәхәббәт утында яндырган һәм шуның аркасында бөтен изге хисләрен генә түгел, саф тәнен дә бүләк иткән кыз өчен Габделнур чит-ят кешегә әйләнгән иде.
Хәер, ул бар. Ләкин шул ук вакытта юк та. Бу бер дә гаҗәп түгел. Чөнки хәзер Тамараның бөтен барлыгын, күңелен баласы биләп алган, бөтен уйлары туачак нарасыенда иде. Ул әледән-әле үзенең дөньяда барлыгын да искә төшереп тора. Әнә ул, әнисенең уйларын раслагандай, янә үзенең бар икәнен белдереп тибенеп алды. Булачак ана туктады, аякларын аерып басты, уң кулы белән зурая төшкән кендеге турысыннан түгәрәк корсагын йомшак кына сыйпады. «Дулама, дулама, тынычлан»,
— дип пышылдады. Әйе, ул күңеле белән Габделнурның әле һаман да аңа карап торганын тойса да, борылып карамады. Акрын гына алга атлады, тауга күтәрелде. Хәзер инде адым саен нарасыеның барлыгын сизеп, аның дөньяга сау-сәламәт тууы өчен борчыла, үзен юк-бар, чит-ят уйлар белән бимазаламаска тырыша. Дөрес, Тамараның да йөрәген нидер тырнап үткәндер, әмма озакка бармас бу вәсвәсә. Юкка гына әйтмәгәннәр бит: үпкән-кочкан — җилгә очкан. «Бу — тормыш диалектикасы. Дөнья Габделнурга гына терәлеп калмаган бит. Ә ул алга баруын дәвам итә. Ярый әнә Тамара үзенә тиң кешене тапкан. Начар егет түгелдер, бер дә зарланмады. Бәби алып кайтыр. Аннары... Габделнур атлы егет төшенә дә кермәс. Аның тормышы үз сукмагыннан китәр, минеке — үз юлымнан, — дип, үз-үзен тынычландырды Габделнур. — Хәер, бүген үк ул сукмак-юллар билгеле — аерылган һәм шома гына бара бит инде». Үзе дә искәрмәстән бу — кыз бала башына төшкән кәсафәттә, аның үкенечле мәхәббәтендә, җан газабында үзенең гаепле булуын тану, аның алдындагы гаебен йоларга тырышу, акланырга омтылу иде.
Егет тә урыныннан кузгалды, таутүбән төшеп китте.
19
Әгәр синең берәр төшең авырта икән, ул сине гел борчып, исеңә төшереп торыр. Мәхәббәт тә шулай: берәрсенә үлеп гашыйк буласың икән, син күзең төшкән гүзәл кызны бер минутка да оныта алмыйсың, һәрчак аны гына уйлап йөрисең һәм... гелән генә аның янында буласың да килә.
Габделнур да хәзер әнә шундый халәттә: уйлары гына түгел, аяклары да аны һаман Гөлзәриясенә таба тарта, аның янына алып бара.
Троллейбустан төшкәч, юл аркылы чыгып, паркка таба юнәлделәр.
Уңда кырык метрлар чамасы биеклектәге ак металл — титаннан коелган монумент күккә ашкан, аның төбендәге зур йолдыз уртасында мәңгелек ут яна, техник училищелардан китерелгән кызлар һәм үсмер егетләр сакта тора. Аларның матур формалы киемнәренә карагач, Габделнур үзенең хәрби хезмәттә чагын исенә төшерде.
— Армиядә, байрак янында, без дә шулай постта тора идек, — диде ул.
Аның белән янәшә атлаган Гөлзәрия:
— Нинди байрак? — дип сорады.
— Һәр хәрби частьның үз байрагы була. Ул бик кадерләп саклана, әгәр байрак югалса, часть таркатыла. Мин әле Казан Кремлендә дә дивизия байрагы янында тордым.
3. «К. У.» № 10
65
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
66
Габделнур анда нинди часть торганын, әйтергә яраган кадәресен генә шыпырт кына әйтеп, аңлатып бирде.
Мәңгелек ут тирәсенә чәчәк бәйләмнәре салынган, веноклар куелган, анда халык кайнаша.
Обелисктан бирерәк гаять зур кеше сыны. Ул сул ягына яткан (күрәсең, яралы солдат), сул кулы белән җиргә таянган, ә уңын алга, мәңгелек утка таба сузган. Гүя: «Кешеләр, безне онытмагыз, мәңге хәтерегездә тотыгыз, без Совет иленең азатлыгы өчен көрәшеп, сез иректә яшәсен өчен корбан булдык», — дип әйтә кебек.
Габделнур белән Гөлзәрия парк эченә таба атладылар. Егет юл уңаенда туңдырма, су алды. Бакча эче тулы халык: өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балачага, яшь-җилкенчәк; монда һәркем үзенә бер шөгыль таба — аттракционнар бихисап.
Көн җылы, кояшлы, июль аена хас булганча, кая карама — чәчәк.
— Әйдә, су буена төшәбез, — диде егет һәм кызын култыклап алды.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, агачлар арасыннан төрле кош авазларына колак сала-сала, Казансу елгасына тиклем төшеп җиттеләр.
«Прокат пляжного инвентаря» дигән игълан күреп, егет:
— Берәр нәрсә алыйкмы? — дип сорады.
— Юк, кирәк түгел, — диде Гөлзәрия, кызарып.
Ул чишенергә туры килмәгәе дип борчылды. Габделнур, авыл карчыклары әйтмешли, ярәшкән егете булса да, әле никахлы ире түгел бит. Аның алдында ялангач тәнен күрсәтәсе килми иде.
Яр буенда бала-чага мәш килә, аларны әти-әниләре күзәтә, елга уртасыннан бер су трамвае узып бара, аның әйләнәсендә акчарлаклар оча.
— Туфлиемә ком тулды, — диде Гөлзәрия, туктап.
— Сал да кулыңа ал, — дип киңәш бирде егет һәм елгада күренгән көймәләргә ишарәләде. — Әйдә без дә көймәдә йөзәбез.
Егет, берәү белән сөйләшеп, моторлы көймә яллады. Ярты сәгатьләп җилдергәч, көймәче аларны бая кузгалып киткән урынга китереп куйды.
— Монда рәхәт, — диде кыз, җылы җиргә аяк баскач. — Су өстендә салкынча иде.
— Көймәсе җилле чапты бит, — дигән булды егет.
Аннары алар төшкән юл белән өскә менеп киттеләр.
Габделнур «Үлем элмәге» аттракционы янында туктады.
— Утырабызмы?
— Юк, бар үзең генә.
— Ярар, — дип, егет «самолёт»ка менеп кунаклады.
Ә менә таганга Гөлзәрия курка-курка гына булса да утырды. Аннары кешене төрле кыяфәтләргә кертеп «мыскыл итә» торган кыек көзгеләр тезеп куелган «көлү бүлмәсе»нә кереп чыктылар.
Габделнурның күңеле күтәренке, аңа шулхәтле рәхәт, көн буена Гөлзәрия белән шушында йөрергә риза иде. Ул кызны, ай-ваена карамыйча, кафега алып керде.
Тамак ялгап чыккач, аллеяда йөргәндә, Габделнурның эшендәге берничә кыз очрады. Егет алар белән исәнләшеп үтте, сөйгәненә хезмәттәшләре, төзү идарәсендә эшләүче буяучы-сылаучы кызлар икәнен әйтте. Тегеләр исә Гөлзәриягә өнәмичәрәк, безнең асыл егетне эләктергәнсең, дигән кебек көнләшебрәк карадылар. Узып киткәч, артларына борыла-борыла нидер сөйләштеләр, күрәсең, лаекмы син безнең егеткә, юкмы, дип гайбәт сатканнардыр.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
Алар арасында алтын сыман сары чәчле мари кызы да бар иде. Ул Габделнурга өздереп, әмма яратып карады. Бүтән кызлар — көнче күбәләкләр — чыннан да, Гөлзәрияне энә күзеннән үткәргәндәй, аңардан ничек тә нинди дә булса гаеп табарга тырыштылар.
— Буе тәбәнәк икән...
— Төс-бите дә ташка үлчим...
Бары мари кызы гына дәшмәде, аның күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләре сагышлы иде.
Габделнур белән Гөлзәрия, тирга барып, пневматик мылтыктан аттылар, дөресрәге, башта егет үзенең бәхетен сынады. Аннары кызны да атарга өйрәтте. Гөлзәрия җил тегермәненә тидергәч, аңардан да битәр сөенде, бала-чага кебек шатланды, мактап та куйды:
— Синнән шәп стрелок чыгасы икән!
— Син мине юри үсендерәсең инде, — диде кыз, әмма үзе дә куанды.
Тирдан ерак та китмәделәр, Габделнур каршыларына дусты Ирек килгәнне күрде, янында икенче хатыны, янәшәдә бала — өч-дүрт тирәсендәге кыз атлый. Ул — Ирекнең үги баласы. Аның атасы, милиция офицеры, моннан ике ел элек, хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган. Фәнирә белән араны өзгәч, берничә айдан соң Ирек шушы тол хатын белән кушылды. Гәүдәсенә караганда, инде буйга узган булса кирәк. Үзара таныштылар. Егетләр шактый озак хәл-әхвәл белешеп гәп кордылар, эскәмиягә утырган хатын-кызларның да сәйләшер сүзе табылды.
Ахырдан Ирек, күз кысып:
— Очрашуны билгеләп үтәргә кирәк инде, — диде, чөнки ул гражданский киемнән иде.
Габделнур:
— Бүтән вакытта, — диде дә сүзне икенчегә борырга теләде.
Моны сизеп, дусты:
— Минем эш — тәкъдим итү, ә синеке, — как всегда, отказать, — дигән булды.
Хатын-кызлар ягына баш кагуыннан Ирек дустының йөргән кызы алдында хәмер белән чуалырга теләмәвен аңлады. Ә аның инде кызлар каратасы юк. Шулай да үтереп кыстамады. Алар бик җылы аерылыштылар.
...Кич җитте. Габделнур белән Гөлзәриянең икесенә дә монда ял итүе рәхәт булганлыктан, яшьләр кайтырга ашыкмадылар, аларны тулай торакта тимер караватларыннан башка көтеп торучы юк бит.
...Ачык эстрада. Утлар яна. Ян-якта — агачлар. Алда өсте ябулы, ярымтүгәрәк түбәле сәхнә, анда симфоник оркестр урнашкан: төрледән- төрле уен коралларының тигез матур авазлары кичке тынлыкны яңгырата. Уйнаучыларның бармаклары төймәләргә баса, кыллар чиртә, барабаннар кага, иреннәре мөштекләргә өрә, күзләре каршыдагы пюпитрда куелган нота дәфтәрләре битендә, әмма дирижёрга да карап алалар, чөнки алар тулысынча аңа буйсыналар.
Тәбәнәк гәүдәле, киң җилкәле , юан муенлы, җитү чәчле, зур башлы дирижёрның хәрәкәтләре кискен, тездән түбән кара фрагының култык аслары менә-менә ертылып китәр сыман. Ул аста эскәмияләргә утырган тамашачыларга арты белән басып тора, уң кулында кечкенә таякчык та бар, үзе, тулы гәүдәле булуына карамастан, бик дәртле.
Дирижёр басып торган урынында сикереп-сикереп куйгандай итенә, талпынып-талпынып китә — гүя очарга әзерләнгән кош, канатлары гына юк. Хәер, куллары канат икән — уңы да, сулы да өзлексез хәрәкәттә: бер карасаң, 3.* 67
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
68
җәһәт кенә өскә менеп китә, икенче карасаң — талгын гына аска төшә. Аның башы да тик тормый — әле югары чөелә, әле түбән иелә, як-ягына да карап ала.
Габделнур дирижёрны самолёт, танк, пушка, пулемётлар белән коралланган зур гаскәр — армия белән командалык итүче генералга тиңләде. Ул шуларның бөтенесен бер йодрыкка туплап, тиешле юнәлеш биреп, җиңүгә илтә. Ә дирижёр каршында утырган музыкантларның барысын бер максатка — композиторның иҗади җимеш аһәңен, энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй, һәр нотаны бөтен нечкәлекләре белән тамашачыга дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тырыша. Әлбәттә, моның өчен музыканы искиткеч ишетү сәләтенә ия булырга, һәр нотаны тотып ала белергә һәм, һичшиксез, даһиларча талантлы булырга кирәктер.
Габделнур белән Гөлзәрия дә, бер эскәмиядә буш урыннар табып, шунда урнаштылар.
Ә музыка агылуын дәвам итте. Ул тынгач, галстук урынына ак күбәләк таккан, ап-ак манишка кигән дирижёр тамашачыларга таба борылды, зур пеләш башын иде; аягүрә баскан музыкантларның осталыгына хәйран калган халык, бик канәгать калып, аларны алкышларга күмде; үз чиратында тегеләр дә баш иеп аларны сәламләде.
Ул арада сәхнәдә затлы озын күлмәк кигән бер хатын-кыз пәйда булды һәм нинди әсәр башкарылачагын игълан итте:
— Эдвард Григ. «Пер Гюнт» сюитасы.
Норвегия композиторының Габделнур да, Гөлзәрия дә моңарчы ишетмәгән музыкасыннан соң күңелгә ятышлы һәм колакка якын, үзебез тыңлап ияләнгән аңлаешлы аһәңнәр агыла башлаячагы беленде.
— Салих Сәйдәшев. «Совет Армиясе маршы».
Кырык-илле кеше, бер җан, бер тән булып дигәндәй ашкынып, дирижёрның һәр хәрәкәтен тоеп, дәртле музыка башкарды. Ул яңгыраганда, аяклар үзләреннән-үзләре, сафта йөргәндәй, атлап китәргә тели, бөтен барлыгың көчкуәт белән тула, тәнеңдә дәрт арта, кан уйный башлый.
Икесе дә, тын да алмыйча, әсәрләнеп, даһи композиторның гүзәл иҗат җимешен тыңладылар.
Алып баручы тагын сүз ала:
— Джордже Энеску. «Румын рапсодияләре».
Габделнур үзе музыка тыңлый, үзе Гөлзәриягә иелә төшеп, бая ишеткән марш хакында тәэсирләре белән уртаклаша, үзе белгәннәрне кызга да җиткерә. Ул, сөйгәнен үпкәләтмәскә һәм кимсетмәскә тырышып, сак кына искәрде:
— Бая конферансье маршның исемен дөрес әйтмәде.
Кыз, аптырап, аңа таба борылды:
— «Совет Армиясе маршы» диде бит...
— Әйе, — дип, башта егет ризалашты, аннары төзәтүне кирәк тапты: — Ләкин ул «Кызыл Армия маршы», егерме ничәнчедер елда язылган. Ул чакта әле безнең гаскәрләр Кызыл Армия дип йөртелгән.
— Безнең күңелгә ул революциядән соң ук Совет Армиясе кебек сеңеп калган, — диде кыз оялып кына.
— Бу марш Кызыл Армиягә багышлап язылган, — диде егет, кабатлап, аннары, алга карап, сәхнәдән агылган музыкага колак салып, бераз тын торгач өстәде: — Әле Бөек Ватан сугышы вакытында да солдатларны кызылармеец дип йөрткәннәр икән. Совет Армиясе дигән төшенчә соңрак, фәкать кырык алтынчы елда гына кулланылышка кергән.
— Син аны каян беләсең?
— Марш турында, Алабугада укыганда, композитор Әхмәт абый Хәйретдинов әйткәне хәтердә калган. Аның «Миндәдер күңелләре» дигән бик матур җырын
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
69
ишеткәнең юкмы?
— Бар.
— Ә кызылармеец дигәнне әтидән отып калганмын, аның орден-медаль таныклыкларында шулай язылган.
Яшьләр сәнгать җитәкчесе Натан Рахлин җитәкчелегендәге симфоник оркестр башкаруында Чайковский, Хачатурян әсәрләрен тыңладылар. Алар кузгалып киткәндә, озын буйлы, бөдрә чәчле Эмиль Җәләлетдинов, оркестрга кушылып, «Туган ягым — Татарстан» дигән җырны башкарып калды.
Ачык эстрададан ераклашканда да, алар әле музыка тәэсиреннән һаман айный алмыйлар иде.
...Биек челтәрле койма белән әйләндерелгән, утлар белән яктыртылган танцы мәйданчыгына керделәр. Бераз биеп юангач, аннан чыктылар.
— Кайтабызмы? — дип сорады Гөлзәрия, сәгатенә карап.
— Иртә бит әле. Әйдә кичке елганы, шәһәрне күзәтик, бер дә болай ял иткәнем юк иде. Синең белән бик рәхәт. Әле тагын кайчан киләбез.
...Яр буе. Сукмактан читкәрәк чыгып, тау башына барып бастылар. Биредә җылы, рәхәт, тыныч, ачык күк йөзендә йолдызлар җемелди, шәһәр өстеннән, кызыл утын бер яндырып, бер сүндереп, зур самолёт аэропортка төшеп бара, поезд үтеп киткәне ишетелде.
Гөлзәриянең монда беркайчан да булганы юк иде.
— Бу нинди поезд соң? — дип сорады.
Егеткә аңлатып бирергә туры килде.
Казансу өстендә акчарлаклар чыелдавы ишетелә, суга таш төшкән кебек тавыш чыга — зур балык чирткәне колакка чалына шикелле. Су өстендә күктәге йолдызларның аксыл яктылыгы белән талгын гына йөзгән көймәләрнең яшел, зәңгәр, бакен-маякларның ак, кызыл утлары аралаша. Коткару станциясе түбәсендә көчле прожектор яна, янәшәсендә катер тора. Шул тирәдән төрле тавышлар ишетелә: яшьләр су коена. Яр буенда бакча, ихата сакчылары — этләр аваз сала.
Елга уртасындагы утрауда учак ягалар, Казансуның аргы ягында, еракта, болын җәелеп ята. Арырак шәһәр утлары балкый — Ленин районы биләмәләре.
Сул якта, озын дамба буйлап, ут баганалары сузылган. Ә еракта-еракларда, кояш баеган тарафта, күк йөзе алсу төскә кергән; сирәк-мирәк болытлар да күренә, ә куе зәңгәр күк гөмбәзенең түбәсе чип-чиста.
— Иртәгә көн яхшы була, — дип әйтеп куйды Гөлзәрия, хозурланып.
— Әйе, шулай булыр, ахры, — дип, егет аны хуплады.
Кыз уң кул якта, еракта-еракта күренгән урманлы тауга карады. Анда Дербышки бистәсенең саргылт, ә бирерәк озын мачтаның кызыл утлары күренә иде.
— Теге нинди вышка? — дип сорады ул.
— Радио. Әнә тегеләй күз сал әле, — дип, егет кызга үзенә таныш көн-төн янып торучы факелны горурланып күрсәтте. — «Оргсинтез» утлары булыр ул.
Сүз эш тирәсенә күчте, аннары үзара мөнәсәбәткә. Сүз иярә сүз чыгып, бу юлы Гөлзәрия дә бер мәзәк сөйләп алды:
— Мин укыган күрше авылда бер ир-атны «Биш прәннек» дип үртиләр иде.
— Ни өчен?
— Хатыны, беренче тапкыр авырга узгач, кеше күрмәгәндә прәннек ашаган. Моны каенанасы белгән. Ә ул бик усал һәм саран икән. Улына әйткән. Өйдә тавыш чыккан. Улы анасы сүзеннән чыкмый торган юаш, күндәм нәрсә икән. Хатыны, үпкәләп, үз өенә кайтып китә. Егет бабаларына килә һәм әйтә: «Менә бит, биш прәннек ашаган. Шул гадәтен ташласа гына алып кайтам», — ди. Хатын-кызнын андый вакытта әллә ниләр ашыйсы килүен белми...
Көлештеләр.
— Курыкма, мин сина биш түгел, бер кило прәннек алып кайтып бирермен, туйганчы ашарсын.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
70
Гөлзәрия кызарды. Егет аны куенына алды, суырып-суырып үпте. Икесенә дә рәхәт иде. Икесе дә кыска ясинле күлмәктән генә булсалар да, берөзлексез эзәрлекләгән черкиләргә дә игътибар итмәделәр, әмма күбәләкме, кондызмы, әллә инде ярканатмы очып үткәч, кыз курка калды, сөйгәненә тагын да ныграк сыенды. Ул да булмады, алардан түбәндәрәк бер мәче күренде. Габделнур, теш арасыннан һава чыгарып, песи булып кычкырды.
— Әбәү, әнә килә, — диде Гөлзәрия, көлеп.
Егет армиядә старшинаны казарма буйлап алдап йөрткәннәрен сөйләде. Ә беркатлы мәче анын янына ук килеп җитте. Егет песинен колагына җинелчә генә чиертте. «Биләмче» китеп барды.
— Авырттырмадынмы? — дип сорады кыз. — Җан иясе бит.
— Юк, яратып кына чирттем.
Танцы мәйданчыгы ягыннан дәртле музыка ишетелеп тора иде. Сүз хайваннар, җәнлекләр темасына күчте.
— Монда еланнар юк микән? — дип сорады кыз.
— Юктыр.
— Мин бер кино карадым. Ике кыз: берсе — барышня, икенчесе — анын хезмәтчесе. Барышня, нәрсәгәдер ачуланып, ана сукты, мескеннен ирене ярылды. Шуннан болар урманга киттеләр. Барышняны елан чакты. Хезмәтче кыз агуын суырды. Ә ул анын ярасына эләкте.
— Кыз нишләде?
— Үлде. И кызлар белән жәлләдек инде шул бичараны...
Егет янә кызны коча, үбә башлады. Гөлзәрия дә ана шундый ук дәрт белән җавап кайтарды.
Нәкъ шул мәлдә якында гына чыбык-чабык сынган шикелле булды. Габделнур ялт борылды. Алар янында ук ике егет басып торалар.
— Комачауладык, ахры, — дип, берсе авызын ерды.
— Чибәр күренә, — диде кулына яртылаш ачылган сыра шешәсе тоткан икенчесе.
— Кая, безгә дә биреп тор әле кызынны, — дип, беренчесе Гөлзәриягә якыная ук башлады.
Бу кадәр оятсызлыктан Гөлзәриянен йөзе агарды, ә Габделнурнын кашлары җыерылды, ирексездән тешләре шыгырдады.
— Тагын бер сүз әйтсән, ярга тибеп төшерәм! — диде ул һәм кызын, сүз тидертмәс өчен, унгарак алды.
— Кемне? — диде сәрхуш, мыскыллы елмаеп.
— Сине! — диде Габделнур, ярсып.
— Кара нинди герой! — дип, икенче әрсезе Гөлзәриягә якын ук килде һәм кулын кызнын җилкәсенә салды. — Хәзер мин аны кочакка алам.
— Кулынны озайтма, юкса аягынны сузарсын! — диде дә Габделнур егетнен чыраена төкерек өрде һәм, күз ачып йомганчы, боксчылар теле белән әйткәндә, «ике этаж»да эшләп алды: сул кулы белән анын бавырына, ә уны белән ияк астына тондырды.
Таш кебек каты йодрыклардан сыны каткан теге егет кисәге, мәтәлеп, ярдан аска тәгәрәде.
Әгәр бу минутта каршында арыслан булса, Габделнур, Гөлзәриясен яклар яисә коткарыр өчен, Африкадагы бушмен кабиләсе аучылары кебек, һич куркусыз җанварлар патшасына да ташланыр иде. Аның кыяфәте коточкыч иде.
Моны күргән икенче бәйләнчек артка чигенде дә, сүгенә-сүгенә, санын җыя алмыйча бөгәрләнеп яткан шешәдәшенә булышырга дип, түбән таба төшеп китте.
— Алар икәү бит, — диде Гөлзәрия һәм кисәк кызып киткән егетен култыклап алды. — Әйдә.
— Мәнсезләр, шундый матур көннең ямен җибәрделәр. Гафу ит.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
71
Кыз дәшмәде, бары аңа ныграк кына сыенды. Һәм алар парк эченә таба атладылар.
Гөлзәрия егетен яңгыр вакытында гына түгел, боз яуса да ышыкланырга мөмкин булган таш кыя итеп күзаллады һәм үзенең ышанычлы кулда булачагына инанды.
Габделнур дәшми генә атлады. Ә үзе эчтән генә боксёрлар даирәсендә йөргән гыйбарәне исенә төшерде: «Боксёрны теләсә кем кыерсыта ала, ләкин бөтен кеше дә гафу үтенергә өлгерә алмый...»
20
Габделнур үз «куыш»ына кайтып керде. Бүлмәдәшләренең дә икесе үз урыннарында. Ул әүвәл әти-әнисенә, авылга хат язды, аны конвертка салгач, кулына китап алды.
Ишек шакыдылар.
— Керегез, — диде ул, китабыннан күзен алмыйча гына, аннары, битләр арасына кәгазь кыстырып, ишеккә төбәлде.
Миргаяз:
— Бу вакытта кем йөри тагын? — дип, ризасызлык белдереп алды, чөнки сәгать кичке унга якынлашып килә иде.
Өстен алыштырып урынына ятарга әзерләнгән Фәүҗәт дәшмәде. Дүртенче егет кайтмаган иде әле.
Ишектә уртача буйлы, ябык йөзле, кыска кара чәчле бер егет пәйда булды.
Габделнур аны шунда ук таныды.
— Кер, кер, — диде.
Киң җилкәле, үткен карашлы, егерме яшьләр чамасындагы бу егет Габделнурның туганнан туган энесе, ягъни әтисенең Әлмәттә яшәүче сеңлесенең олы малае Фәнсит иде. Ул кыш көне монда бер булып киткән иде инде.
Егет тартынып тормады, ишек катыннан бүлмә уртасына узып, башта абыйсы, аннан соң аның бүлмәдәшләре белән күрешеп чыкты. Аның йөреше җитез, бер урында тик кенә басып тора алмаучы кешеләргә хас булганча, гәүдәсе өзлексез хәрәкәттә, һәр мускулы кыймылдый-селкенә кебек. Аны беренче тапкыр күргәч, Миргаяз Габделнурга: «Синең бу энекәшең яшь тай кебек», — дигән иде.
Егетнең өстендә кара костюм-чалбар, кара күлмәк, юка табанлы, очлы башлы кара ботинка; йөзе аксыл, күзләре ут яна, яңакларында юка гына бакенбардлары да бар.
— Утыр, — диде Габделнур һәм аңа урын күрсәтте.
Ләкин егет урындыкка карамады да.
— Абый, мин үзем генә түгел, Динур аста калды, вахтёр янында.
Динур дигәне аның бертуган энесе иде.
— Әйдә, алып меник.
Габделнур аягына ботинка киде, өстенә пиджак элде, һәм алар беренче катка төшеп киттеләр. Озак юанмадылар, әйләнеп тә керделәр.
Бүлмәгә кергәч, Габделнур Динурга игътибар беләнрәк карады. Соңгы тапкыр күргәндә, ул ун яшьлек малай иде, хәзер егет булып жңтешкән — мыек чыгып килә. Буе уртача — абыйсы белән бер чама булса да, аңа караганда таза, эре сөякле, кызгылт йөзле, коңгырт чәче маңгаена төшеп тора. Ул бүлмәдәге егетләр белән күрешеп чыкты. Йодрыклары зур, кулы каты (моны Габделнур вахтёр янында күрешкәндә үк сизде).
— Йә, ни хәлләрегез бар? — дип сорады Габделнур.
— Менә Динурны да КХТИга кертергә иде, — дип сүз башлады Фәнсит, ул үзе бер ел укыган иде инде. — Ике экзамен бирдек.
— Ничәгә?
— Бишкә.
— Шәп, — дип, Габделнур кече энекәшенә карады.
Якасыз зәңгәр пиджак (соңгы вакытта андый кием Габделнур күзенә дә чалынгалады, әмма үзе якалы пиджакны хуп күрә иде), коңгырт күлмәк, кара чалбар,
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
72
кызгылт көрән жңңел ботинка кигән Динур турыдан ярып салды:
— Мин түгел, абый минем өчен сдавать итә. — Аның эчендәге тышында иде булса кирәк. — Минем мәктәптә дә уку шәптән түгел иде.
— КХТИда уку бик авыр, диләр, булдыра алырсыңмы? — дип сораулы карашын энекәшенә төбәде Габделнур. — Гелән генә абыеңа аркалана алмассың.
— Куып чыгармаслар әле, — дип кул селтәде Динур, аның урындыгы шыгырдап куйды. — Кусалар, бик ялынып тормыйм, эшкә керермен, Казанда эш бетмәгән, йә Себергә китәрмен, анда нефтяниклар акчаны шәп эшли, диләр.
Ул авыр табигатьле, бераз тотлыгыбрак, әкрен сөйләшә икән. Бу турыда Габделнур белми иде. Хәер, бәлки, кечкенәдән шулай булгандыр, хәтереннән генә чыккандыр. Ул аның малай чагын гына белә бит. Динур бәләкәйдән үк таза булды, «симез» дип үртиләр иде үзен. Алар авылга, Галләм абзыйларга, ел саен ж,әй көне кунакка кайталар иде. Берчакны аның әбисенә әйткән сүзе Габделнурның исенә төште.
— Сырлы ипиегез күп әле, дигәнне хәтерлисеңме?
Әбисе, әле генә ашадың, тагын сорыйсың, дип әйтте микән, хәзер инде Габделнурның хәтерендә түгел. Эш шунда: аның әнисе Гөлзифа түти ипине күршедәге тимерче абзый калайдан ясап биргән сырлы савытларда пешерә иде.
Габделнур хәзер шуны егетләрнең исләренә төшерде, көлешеп алдылар. Аннары ул егетләрнең әти-әниләре, туган-тумачалары турында сорашты.
Фәнсит абыйсына ияреп кухняга чыкты, тәмәке пыскытып керде, кечесе тартмый икән.
— Унынчы август көнне өченче экзамен, — диде ул, өстәл янына утыргач. — Динур өчен изложение язам.
Ул инде үзе өчен дә план корып куйган: өч айда ярты курс өчен сынауларын тапшырып, эшкә керергә нияте. Монысына Габделнур ышанып жңтмәде жңтүен, техник вузда укуның ни икәнен бераз чамалый. Шулай да энесенә шиген белгертмәде, бәхәскә кермәде. Алар хәзер дә өйдән акча килгәнне көтеп ятмыйча, букинист кибетләренә китаплар илтеп тапшыралар икән.
Динур:
— Берәрсен куркытырга, кыйнарга, сугышырга кирәк булса, мине дәшәләр,
— диде мактанып. — Үз компанияләренә чакыралар эчәргә.
Габделнур баштарак, боларга аракы чыгарыргамы, юкмы дип икеләнеп торган иде, болай булгач, шиге таралды, һәм чәй янына мәй чыкмады. «Башың яшь әле, иркәм, авызыңнан ана сөте кипмәгән», — диде ул күңеленнән Динурга, Әлмәт ягы сөйләше белән эндәшеп. Чәйгә бүлмәдәшләрен дә дәште, ләкин алар инде йокыга куерып баралар иде, өстәл янына килмәделәр, рәхмәт әйтеп, чәйдән баш тарттылар.
Бераздан кунаклар кузгалдылар. Коридорда Фәнсит, тартынып кына:
— Габделнур абый, биш сум акча биреп тор әле, — диде.
— Аракыга булса, бер тиен дә бирмим, — дип кырт кисте абыйсы катгый рәвештә.
— Юк, юк, — диде энекәше, акланып.
— Кара аны, — диде дә Габделнур чалбар кесәсеннән унлык чыгарды.
— Мә.
— Рәхмәт! — диде Фәнсит, шатланып, һәм кәгазьне кесәсенә шудыргач, әйтеп куйды: — Икенче килгәндә китерермен.
— Рәхәтен күрегез, — диде Габделнур һәм, егетләрне вахтёр яныннан үткәреп, урамга ук чыкты.
Тегеләр янә рәхмәтләр әйтеп саубуллаштылар һәм Восстание урамыннан җәяүләп өскә таба менеп киттеләр.
Егет алар артыннан карап калды. Һәм үз-үзенә әйтеп куйды: «Сез икенче юлы килгәндә, мин монда булмам инде».
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
73
...Күптән түгел ул кайчандыр шушы тулай торакта яшәгән Рәүхади исемле бер механизатор белән очрашкан иде.
— Нихәл? — диде Габделнурдан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк Рәүхади.
— Сине күргәч бетте хәл, — дип елмайды Габделнур, тегенең итләч, таза кулын кысып.
Аннары, сүз иярә сүз чыгып, Габделнурның өйләнергә җыенуын һәм фатир эзләвен белгәч, ул аларны үзләрендә торырга чакырды.
— Мин бит үземә йорт сатып алдымые, — диде Рәүхади, Тау ягы сөйләшен кыстырып. — Әллә ни дан түгел, шулай да яшәрлек: ике бүлмә, бәләкәй генә кухнясы да, урамда сарай да бар. Теләсәң килеп кара, бер бүлмәне сезгә биреп торырбыз.
Габделнур сүз озайтып, ялындырып тормады, аның адресын хәтеренә сеңдерде.
— Килеп чыгармын.
Һәм ул, тимерне кызуында сугарга кирәк, дип, вәгъдәсендә торды, бер кичне аларга барып та килде.
Рәүхадинең хатыны белән танышты, биреләсе бүлмәне карады. Патша гаиләсендә туып, хан сараенда яшәгән малай түгел, бар күргәне авыл өе дә казарма белән тулай торак — бүлмә ярыйсы күренде, шәһәр уртасында диярлек, транспорт та якын. Ризалыгын белдереп, сораган хакны алдан ук биреп тә куйды.
Өйдән чыгып, ишегалдында җыелып торган суга күз салгач, ул үзалдына елмайды:
— Монда күңелледер, бакалар да сайрашадыр.
Ул бу гамәле хакында Гөлзәриягә дә әйтте. Булачак хатыны каршы килмәде.
— Абыйларга да якын икән, — дип сөенеп тә куйды.
Бик тиз ризалашуы өчен Габделнур аңа рәхмәтле булса, шундый ук хисләрне Гөлзәрия дә кичерә иде. Бердән, ире («булачак» дип уйламавына кыз үзалдына елмаеп куйды), санга сугып, аның белән киңәш-табыш итсә, икенчедән, чын ир-егетләрчә мәсьәләне үзе бик тиз хәл итүенә куанды. Габделнур аңа еш кына, шаяртып: «Я всегда готов подставлять свою широкую грудь за твою узкую спину», — дип әйтсә дә, чынында исә ул хатын-кызга аркаланып, аның артына ышыкланып яшәүче кеше түгел иде. Егетнең күз терәге булырдай икәнен кыз бер генә искәрмәде. Аның да, Габделнур әйткәнчә, аеры-чәере яшисе килми иде. «Икең ике җирдә яшәгәч, гаилә булмый инде ул, — дип уйлады. — Кача-поса, кызлар яисә егетләр югында ялгыз калып очрашулар...» Андый тормышны кызның күңеле тартмый иде. Апалары да, кияүгә чыккач та, тулай торактан киттеләр, кеше почмагында яки баракта тора башладылар. Әнисенең дә тел төбе шуңа тартымрак иде. Шулай итеп, бәхетле көннәрне көтеп аласы гына калды.
...Туганнан туган энекәшләрен озаткач, ул уйлары белән алда башланачак тормыш чоңгылына чумды. Җырдагыча, хатын алгач, иләк-чүмеч кирәк ул, дигән кебек, иң беренче чиратта ни-нәрсә алачагын чамалады. Һәм шуңа бәйле рәвештә Гөлзәриясе турында уйлады. Егетне шушы җылы, якты август киче кебек шатлыклы һәм ләззәтле хисләр биләп алды.
Әйе, Гөлзәрия атлы кызга карашы аны, егерме сигез яшьлек егетне, беренче мәхәббәт тойгысыдай биләп алды. Кыска гына вакыт эчендә ул әле ярты ел элек кенә аның дөньяда барлыгын да белмәгән шушы гүзәл фәрештәгә баш-аягы белән гашыйк булды. Кыз аны үзенә бертөрле гадилеге һәм шул ук вакытта гүзәллеге белән шаккатырды. Уй-хисләре гелән генә аның тирәсендә бөтерелә. Аңардан башка яшәүне хәзер уена да китерә алмый. Моны мәхәббәт дими ни дисең?!
Ул ярты гомерен гомуми торакларда үткәрде: балигъ булуга, әти-әнисе канаты астыннан чыгып «очты» — техникумда укыды, армиягә киткәнче янә ике ел үтте, аннары көне-сәгате белән төп-төгәл өч ел солдат казармасы, Казанда гына да биш тулай торакта яшәп алды. Әйе, туйдырган икән һаман кәҗүнни койка- матрасларда аунау. Менә хәзер, берничә көннән дип әйтик, шул ялыктырган буйдак тормышыннан
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
74
аерыла.
Егет тирә-ягына каранды, урамга күз салды, аннары, башын күтәреп, биш катлы кирпеч йортның дүртенче катына — үз бүлмәләренең зур тәрәзәсенә бакты. Әллә ничек кенә шунда: бер яктан, гарык булган буйдак тормышына нокта куела, сөйгәнең белән бергә яңача яшәү рәвеше башлана, бу — куаныч. Икенче яктан уйлаганда, ямансу да шикелле: бергә эшләгән хезмәттәшләр, соңгы сыныкны бүлешкән дуслар кала һәм, иң мөһиме, егет ирекле, типтереп яшәүдән үз теләге белән ваз кичә, һәрнәрсәне үз дигәнчә генә хәл итә торган кырыс холкына да богау салына. Чөнки башлы-күзле булгач, син моңарчы күрмәгән-белмәгән кеше белән бер түбә астында гомер кичерергә мәҗбүр ителәчәксең. Ул синең холкыңны кабул итәрме? Син аның капризларына түзеп торырсыңмы? Бәлки, әллә ни капризлары да булмас. Ул бит «май өстендә йөзгән күкәй сарысы» Энҗе түгел. Шулай да ул бит хатын-кыз, бүтән мохиттә үскән, бүтән ата-ана тәрбиясе алган. Ул яктан, бәлки, әллә ни хафаланырга да урын юктыр, чөнки Мәдеһия түти Габделнур күңеленә бик хуш килгән иде. Димәк... димәк, сиңа, үзеңә, ул асыл затны хөрмәт итеп, яратып, сөеп һәм... күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп тормыш итәргә туры киләчәк, ә бу бик авыр булачак. Егет үзен белә: холкы кырыс, үзсүзлелеге дә бар, күп нәрсәне фәкать үзенчә генә хәл итәргә ярата.
Соңгысы, мөгаен, ундүрт тулгач та үзбаш яшәргә мәҗбүр булудан, үз көченә, фәкать үз-үзенә генә ышанудан киләдер.
Университетның өченче курсында Габделнур психология фәнен бик теләп өйрәнде һәм үзенә-үзе анализ да ясап карады. Ул кем: кызу табигатьле холерикмы, әллә шат күңелле, хәрәкәтчән, тышкы тәэсирләргә җиңел бирешүчән сангвиникмы? Юк кебек. Тагын кем? Үзен төшенкелеккә бирелүчән, күңелсез, караңгы уйлар гына уйлап йөрүче меланхолик дип тә әйтә алмый. Димәк, флегматик кала. Анысы салкын канлы, пошынмый торган кешеләргә әйтелә. Кызык, егет кайсы төргә керә соң? Соңгысынамы? Салкын канлылыгы бар, ләкин йөрәгенә йон үскән пошмас җан да түгел бит ул. Ә менә үзсүзлелеге, кырыслыгы, һәрнәрсәне фәкать үзенчә генә эшләргә тырышуы... Психология фәнендә андый кеше күрсәтелмәгән иде. Бәлки, кешеләрне алай бүлгәләү фән өчен генә кирәктер, чынлыкта исә табигать тарафыннан бер үк кешедә берничә төрле сыйфат салынган буладыр?..
Пәрхәлдә, ничек кенә булмасын, ул Гөлзәриягә кыенга киләчәген аңлый иде. Хәленә керерме, түзәрме аның холкына?!
Егет белә: гаиләне ипле тоту һәм саклау, матди ягын кайгырту өчен, ул кулдан килгәннең барын да эшләргә теш-тырнагы белән тырышачак: сөйгәненә җил-яңгыр тидермәү дә үзен ир дип санаган кешенең вазифасына керә; үз куышын булдыру өчен чәче белән җир себерергә дә кыенсынмас; башлангыч чорда сабыр итәргә генә кирәк, хатынына гына түгел, үзенә дә. «Үзенә дә» дигәнне ул колагына киртләп куйды.
...Габделнур сәгатенә карап алды.
— Пай бу башны, ник тик кенә тормый икән инде, һаман уй, уй... Шунсыз булмый, чөнки алда аны зур үзгәрешләр көтә бит...
21
Алар Декабристлар һәм Шамил Усманов урамнары кисешкән чаттагы биш катлы ак йортның беренче катында урнашкан ЗАГС бүлегендә язылыштылар. Кеше күп булмады: кыз ягыннан берничә хезмәттәше, ике бүлмәдәше — Мәсния белән Фаһирә һәм апалары, егет тә күп кеше дәшмәде: солдат дуслары Ирек белән Хөрмәт, эштән Дөбәрис һәм бүлмәдәше Миргаяз. Әмма бу көн хәтердә калырлык булды: Мендельсон маршы яңгырады, матур теләкләр әйтелде, чәчәкләр бүләк ителде, котлау-тәбрик сүзләрен дә жәлләмәделәр, фотоаппарат та өзлексез чертләп торды.
Кәләшнең Дәрвишләр бистәсендәге апаларында, җыйнак кына табын янында, аннары кафеда өйләнешүне билгеләп үттеләр. Кичен Габделнур хәләл җефетен алдан белешкән фатирга алып кайтты. Ленин һәм Киров районнары арасындагы түбән
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
75
урында сазлыкка салынган агач йортта, кеше почмагында, аларның гаилә тормышы башланды...
Иртән чәйләп алырга кирәк иде. Габделнур аптырап калмады: икесенең чемоданнарын аслы-өсле куеп, өстәл әмәлләде, урындыклар ролен аның китап төргәкләре үтәде...
Көндез, кибетләрдән урап кайткач, Гөлзәрия сорап куйды:
— Кичкә нинди аш пешерим?
— Ни дә ярый, — диде ире, аны кочагына алып. — Син янымда булганда, мин ач торырга да риза. Ә болай... мин ризык тәфсерли, талымлый торган кеше түгел. Үзеңә кара.
Гөлзәрия, тәрәзәдән урамга карап алды, җай гына ире кочагыннан чыкты һәм абыйлары барагында, күрше бүлмәдә торучы бер ирне сөйләп алды. Ул хатыныннан көн саен яңа төрле аш пешерүне таләп итә икән.
— Юк өчен кайгырма. Миңа калган аш та ярый.
Пәм ул, сөйләшүне җитдиләндермәс өчен, үзенең кечкенә чакта, мичтән алган чуен чүлмәк күтәреп, өй базына мәтәлеп төшеп китүен сөйләп көлдерде.
...Гөлзәрия кер юган икән. Алар кипкәч, үтүкләргә кереште.
Габделнур аның эше беткәнне көтеп торды да:
— Сүндермә, миңа да кирәк булыр, — диде.
— Нишлисең?
— Чалбар үтүклим.
— Үтүкли беләсеңме соң?
— Ә?! Әле ничек кенә! Тик чалбарга кулыңны тидермә яме, кагылма.
— Нигә?
— Стрелкасына кулың киселә күрмәсен.
Гөлзәрия, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, игътибар белән карап утырды. Чөнки абыйларының андый «хатын-кыз эше» белән шөгыльләнгәннәрен хәтерләми. Күрәсең, аларның кулларына үтүк тотканы да булмагандыр. Хәер, авылда андый вак-төяк нәрсәләргә игътибар итүче дә юк иде кебек.
Гөлзәрия, аның осталыгына шаккатып, беркавым карап утыргач, көлеп җибәрде.
— Нигә көләсең? — дип сорады Габделнур, бәләкәй тастагы суга манчылган марляны сыгып, бер читкә селкегәч.
— Син, үтүкне күчергән саен, сул кулыңны күтәреп, учы белән кабат марля өстенә куясың.
Иренә дә кызык булып китте, шулай икән шул, үзенең моңарчы бер дә игътибар иткәне юк иде.
Беренче көннәр әнә шулай уен-көлке белән, бер-береңә яраклашу-ияләнү, бер-береңнең хәтерен калдырмаска тырышу, назга сусаган күңелләрнең ачыла баруы, җан-тәннең, ятсынудан арынып, отыры якыная баруы белән уза торды.
Икенче атнада Гөлзәриянең туганнары белән Габделнур авылына туйга кайттылар. Галләм абзый белән Гөлзифа түти, бөтен шартын китереп, никах укытып, ул өйләндерделәр — килен төшерделәр. Тыйнак, мөлаем, яулык чөеп, алъяпкыч бәйләп алган, эш рәтен белүче килен балакай каенана белән каенатага бик ошады.
Килен ягы да кода-кодагыйларны, туган-тумачаларын үз итте. Бер белмәгән кешеләргә дә әллә каян елмаеп сәлам бирүче авыл халкы да күңелләренә хуш килде.
Габделнур солдат дусларын туйга да дәшкән иде. Хөрмәтнең үз шәкертләрен ярышка алып барасы бар икән, бик теләсә дә, бу күңелле вакыйгадан мәхрүм калды. Ирек кенә кайтты һәм, туй узгач, Мөслимгә — әти-әнисе янына китеп барды. Дөбәрис белән Миргаяз да туйга кайта алмадылар — эш кешеләре бит, ара да якын түгел — өч йөз чакрым диярлек.
...Иректә йөргән дала таена арбага җигелү — тәртә арасына керү кыен булган кебек, үзбаш яшәгән тулай торак зимагурына да гаиләнең тар кысаларына ияләнү читен булыр сыман тоелган иде. Ләкин, үзе теләп кигән камыт булгач, ул аны башын
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
76
аска иеп кенә, җиңел генә муеныннан сала алмый иде инде. Хәер, беренче чорда, кем әйтмешли, баллы айда, әле аның читенлеге, камыт бөятенең кысуы әллә ни сизелмәде дә. Алай гына да түгел, ул, йөгерә-атлый дигәндәй, уртак куышка кайта иде. Чөнки биредә аны сагынып көтеп торучы, тәмле ашлар пешереп сыйлаучы, ә кичләрен кайнар кочагында ояла-тартына назлаучы бар иде.
Яз көне яңа оя корган яки искене рәтләп-төзәткәләп мәш килгән кош парлары кебек, ир белән хатын да яшәү урыннарын җайлау хәстәренә керештеләр. Дөрес, бу аларның үз оялары түгел, шулай булса да күпмедер вакыт (анысын әлегә беркем дә тәгаен генә белми) үзләре көн итәчәк бу бүлмәне булдыра алганча, хәлләреннән килгәнчә җиһазларга (әлбәттә, хуҗаларның рөхсәте белән), тегесен- монысын алырга кирәк иде. Габделнур — тулай торакларда, казармаларда әзергә-бәзергә өйрәнгән кеше. Гаилә тормышының бу якларын, кем әйтмешли, вак-төяген белеп бетерми, ә хатыны, гәрчә ул да бирегә гомуми торактан күчсә дә, хатын-кыз буларак, менә бүген-иртәгә ни-нәрсә кирәген чамалый иде. Шуңа күрә ир тулысы белән аның зәвыгына ышанды, бу эштә аңа юл куйды. Әйтик, тәрәзәләргә эләргә нинди пәрдә (хуҗаларныкы күңеленә ятмады булса кирәк), өстәлгә җәяргә нинди ашъяулык-клеёнка, ничә урындык, гомумән, тормыш өчен кирәкле кашык-чүмечкә кадәр хәзер алар үзләре кайгыртырга тиеш иде.
— Менә болай итсәк ничек булыр...
Шунда Габделнур, беренче мәртәбә дигәндәй, хатынына янә сокланып һәм хәтта бераз көнләшеп тә карады. Аңардан берничә яшькә кече булса да, бу мәсьәләдә Гөлзәриянең сүзе дөрес була һәм өстен чыга иде. Иренең моңа ачуы килмәде, фәкать сөенде генә. Ләкин мәсьәләнең бер кыен ягы гына аны борчый — кесәнең такырлыгы. Башына тартса, аягына җитми, аягына тартса, башына җитми, дигән кебек, акча кытлыгы Габделнурның эчен кимерә. Дөрес, аның хәле әлегә түзәрлек, мохтаҗлыкта яшәгән чакта өметсезлектән нишләргә белмичә колагын кисеп ташлаган рәссам Винсент ван Гогныкы кебек мөшкел түгел. Шулай булса да... Шуңа күрә ул, шимбә-якшәмбе эшләргә кушсалар, бик теләп риза булды, соңгарак калып яки ике смена эшләргә туры килгәндә дә авырыксынмады, чөнки иш янына куш була бит.
Кеше кесәсендәге акчаны санарга яратмаса да, ул идарәдә кемнең күпме хезмәт хакы алуын чамалый, партия взносы түләгәндә дә бу күренә, үзара сөйләшкәндә дә чагыла, эшче халкы арасында бу нәрсә яшерен-батырын түгел. Әйтик, торкретчылар (градирия резервуарларын цемент белән эшкәртүчеләр) аена биш-алты йөз ала. Дөрес, алар аз, барысы да күптән эшли. Тимер- бетон монтажлаучыларның да ике-өч йөзгә тарта... Әллә шулар янына күчәсе микән? Бу хакта ул Шәйгазамов белән киңәшкән иде. Абзый катгый рәвештә ризасызлык белдерде, бу уен башыннан чыгарып ташларга кушты. Аның хәзер югары белемле икәнен искәртте, муены булса, камыты табылачагын әйтте.
Бервакыт Габделнур, хатыны, өй җиһазларыннан нидер алыйкмы әллә, дигәч, читенсенеп кенә әйтте:
— Бераз сабыр итик инде, синең үзеңә бер әйбер дә алганыбыз юк бит.
Билгеле, мондый сүзгә, гәрчә әле сәгате-минуты белән кибеткә чыгып йөгермәсәләр дә, һәр хатын-кызның күңеле була. Гөлзәрия дә шундыйрак хис кичерде. Яшькелт-зәңгәр күзләрен тутырып, иренә сокланып һәм яратып карады. Аны, акча юклыктан кимсенмәсен өчен, сүзне уенга борып, үзенчә юатырга теләде:
— Әлегә миңа берни дә кирәкми.
— Алай димә. Мин бит эштә, урамда кеше хатыннарын күрәм...
— Чын әйтәм: бөтен нәрсәм дә бар. Рәхмәт.
— Рәхмәте соңыннан булыр.
Гөлзәрия иренең шулай кистереп әйтүенә күнегә башлаган иде инде. Ул сүз көрәштермәде, чөнки моның Габделнурга киресенчә тәэсир итәчәген, мин-минлегенә тиячәген вакытында шәйләп, бу уеннан кире кайтты. Ул бөтен кайнарлыгы белән аңа сыенды. Аның кечкенә гәүдәсе иренең кочагында эрегәндәй булды.
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
77
— Ярар, киләсе айда яисә бәйрәмгә алырбыз, — диде. — Алай мине бик киендерәсең килгәч...
Ул күзен йомды. Аны урап алган көчле кулларны тоюдан җан-тәненә әйтеп бетергесез рәхәт, җылы дулкын таралды. Шундый кешегә тап булуына сөенеп бетә алмады һәм күңеленнән илаһи көчкә ялваргандай итте: «Ходай бәхетемне генә күпсенмәсен иде».
Ләкин Ходайдан башка әле җир йөзендә кешеләр бар бит. Адәми затларда изгелек, яхшылык белән бергә хөсетлек, көнчелек тә хәттин ашкан иде шул. Гөлзәриягә дә боларны үз тормышында бер генә сынарга туры килмәде. Кешеләргә этлек эшли белмәгән, начарлык теләмәгән бу изге фәрештәгә, чиста күңелле гүзәл затка төрлесен татырга туры килер әле.
Яңа туган кар өстендә һәрнәрсә — зурмы ул, кечкенәме — үз эзен калдырган кебек, бала күңелендә дә һәрнәрсәнең — яхшылыкмы ул яисә яманлыкмы — йогынтысы кала. Шуңа күрә алар белән бик сак эш итү сорала.
Тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган һәм гәүдәгә дә шактый зур булган Габделнур да Гөлзәриясен әнә шундый балага тиңли иде. Аның йөрәген яраламаска, авыр сүз әйтмәскә, сөйгәненең күңелен кайтарырлык эш-гамәлләр кылмаска тырыша иде. Ә бу — ай-һай авыр вазифа. Тормыш дигән олы юлның сикәлтәләре бик күп көч сарыф итүне сорый, тормыш куйган сынауларны узарга зур түземлек таләп ителә. Сикәлтәләрдә тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен, үрәчәгә генә ышанырга ярамый, бер-береңә дә нык ябышырга кирәк, бер-береңә терәк булу да шарт.
22
Габделнур теләгенә иреште: алты ел парта артында утырып (бер ел хәзерлек курсларын да кертеп), ал-ялны белми китап кимереп, университет белән тулай тораклар арасында киләп сарып йөреп, яшь кешеләргә хас булган бик күп күңел ачуларның байтагыннан үзен мәхрүм итеп, укуын төгәлләде, түшенә ромбик такты. Әйе, аның хыялы тормышка ашты. Мөмкинлеге булып та, кылынмыйча калган гамәл дип үкенерлеге юк. Чит-ят арасында да, туган-тумача каршында да йөзе ак. Әти-әнисенең дә уллары белән горурланырга хакы бар — ил-көн алдында йөзләренә кызыллык килмәслек итте.
Баштагы айларда ул, кош тоткандай шатланып, аягы җиргә тимәгәндәй очынып йөрде, чөнки җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Аны хезмәттәшләре, таныш-белешләре, бүлмәдәшләре, агай-эне — барысы да чын күңелдән котладылар, мактау сүзләрен жәлләмәделәр. Андый вакытларда егетне әйтеп бетергесез шатлык-куаныч, тыштан сиздермәскә тырышса да, эчке бер горурлык хисе биләп ала иде. Әйе, тырышты-тырмашты — гыйлем дигән дәрьяның кечкенә генә бер елгасын ерып-йөзеп чыкты.
Ул үзенең икенче бер уй-хыялын да тормышка ашырды — гаилә корып җибәрде. Бер күрүдә үк күңеленә хуш килгән сөйкемле кызны үзенеке итте. Телдән әйтмәсә дә, Гөлзәрия дә аны яратты шикелле, юкса кияүгә чыкмаган булыр иде. Кеше почмагында булса да, егет үз тормышларын җайга салды. Шулай итеп, аның буйдаклык дип аталган йөгәнсезлек чорына, кайда туры килсә, шунда — кафе-ашханәләрдә тукланып яисә тулай торакта коры-сары белән тамак ялгауларына да чик куелды.
Әмма Габделнурның күңелендә үзе генә белгән, хатынына да әйтергә базмаган борчу барлыкка килде: бу — университет бетергән башы белән, каргаборын күтәреп, электрик булып эшләп йөрүе. Дөрес, кулдашлары, хезмәттәшләре тарафыннан ул үзенә карата мыскыллы яисә кимсетүле караш тоймый. Ләкин арада төрле кеше бар бит.
Беркөнне участокта мастер аңа эш кушты да китеп барышлый гына әйтеп ташлады:
— Син төзелеш техникумына укырга кер.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
78
Габделнур аңа ни дип җавап бирергә дә белмәде. Хәер, ул башта моңа әллә ни игътибар итмәде, бернинди әһәмияте булмаган гадәти сүз уйнату кебегрәк кенә кабул итте. Ә бераздан, төптәнрәк уйлый башлагач һәм мастер чыраенда чагылган мәкерле елмаюны да исенә төшергәч, аны бертөрле гарьләнү хисе биләп алды. Димәк, кара эчле бу адәм аның университет хәтле университет бетерүен бер тиенгә дә санамый. Чөнки төзелештә бу гуманитар белемнең кирәге юк. Янәсе, монда төп көчләрне төзүче-инженерлар институтын яисә, һич югы, төзелеш техникумын тәмамлаган белгечләр тәшкил итә. Ә синең университетың, тарих бүлегең чүп кенә, янәсе.
Югыйсә электр цехында да, участокта да аның йөзенә бәреп, бәгыренә тиярдәй итеп авыр сүз әйткән кеше юк иде әле. Киресенчә, алар Габделнур белән горурланалар шикелле тоелды аңа. Кайберләре, бәлки, көнләшәләрдер дә, әлеге мастер кебек уйлаучысы да булгандыр. Ләкин берәү дә моны ачыктан - ачык әйтергә җөрьәт итми. Аннары, трест һәм идарә күләмендә дә укыган эшче- яшьләрне гел мактап телгә алалар. Бригадирлардан, партия оешмаларыннан егет-кызларны укуга тартуны таләп итәләр.
Ә барыбер дә мастерның әлеге сүзләре аны уйланырга мәҗбүр итте. «Мин ни өчен укып йөрдем соң? Алга таба үсү мөмкинлеге булмагач, минем тырышып- тырмашып алган дипломымның нигә кирәге бар? Әнә шул салмыш баштан мыскыл иттерү өчен генәме?»
Ул хәзер, үзенең белеменә бәрабәр бүтән эш эзләп, һич кенә дә бу төзелеш идарәсеннән китә алмый: кая гына барса да, яңа кеше булачак, хәтта шушы ук трестта калса да. Бөтенесен өр-яңадан башларга, абруй казанырга тиеш булачак. Трестның төзүчеләр хәзерли торган үз училищесы бар. Узган ел Габделнурны шунда тарих укытырга дәшкәннәр иде — ризалашмады. Партком секретаре урынбасары, кабинетына чакыртып, аны трестның мәдәният йорты директорлыгына кодалаган иде — аннан да баш тартты. Быел ЖБИга кадровик кирәк булуын ишеткәч тә, егет ул урынга дәгъва кылмады. Шушы ук идарәнең кадрлар бүлегендә эшли алыр иде, ләкин әле Митрохинның китәргә җыенуы сизелми. Димәк, үз сәгатең сукканны көтәргә генә кала. Чөнки аны бу идарәгә бәйләп тотучы иң мөһим нәрсә — фатир чираты. Габделнурның да чираты елдан- ел югары үрмәли. Аның бөтен өмете — әнә шул исемлекнең беренче битендә үз фамилиясен күрү. Чөнки хәзер ул гаиләсе өчен дә җаваплы, кашым да күзем, маңгаем да үзем дип дөньяның артына тибеп кенә яши алмый. Дөрес, бөтен ир-ат халкы да аныңча фикер йөртми булса кирәк. Идарәдә эшләүче бик күп хатын-кызлар үзләре фатир чиратында торалар, толлар аңлашыла, ә күбесенең ирләре бар. Габделнур исә хатыны алган фатирда яшәүне күз алдына да китерә алмый. Ул Гөлзәриядән, син эшләгән җирдә фатир бирәләрме, дип, беркайчан да сораячак түгел. Шунлыктан, һичкемгә, һичнәрсәгә карамый, шушы идарәдә үз эшен дәвам итәргә мәҗбүр иде. Эт өрә бирер, бүре йөри бирер, дигән шикелле, берәүнең сүзенә карап кына ул хезмәт урынын, көйләнгән тормышын үзгәртергә җыенмады.
Беркөнне взнос түләргә кергәч, аны партия оешмасы секретаре туктатты:
— Ашыкма, — диде ул, ведомостьны бер якка этәреп, акчаны сейфка тыгып куйгач. — Октябрь бәйрәме җитә, доклад әзерләргә кирәк. Мин узган ел үзем ясаган идем. Әзер текст бар барын, ләкин попугай кебек ел саен бер үк сүзләрне кабатлыйсым килми. Әле докладны кем ясыйсы хәл ителмәгән, шулай да баш өлешен һәм азагын әзерләү минем өстә. Син шуны әзерләп бирә алмассыңмы?
— Ярар.
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
— Материал табарсыңмы?
— Тырышырмын.
— Ә уртасын, идарәдәге хәлләрне, эшләрнең торышын үзем оештырырмын. Чөнки анда төрле бүлекләрдән, участоклардан мәгълүматлар җыярга кирәк. Килештекме?
— Әйе.
Габделнур, озын-озакка сузмыйча, Митрохинның йомышын үтәде, аның янына кадрлар бүлегенә керде.
— Булган бу, — диде партия оешмасы секретаре, текстны укып чыккач, аның калын иренле зур авызы тагы да киң булып җәелеп китте: — Рәхмәт.
Митрохинның Гаделҗановны үзенчә янә бер сынап-тикшереп каравы иде бу. Университет бетерү, диплом алу — яхшы нәрсә, билгеле. Ләкин әнә шул җыйган гыйлемне тормышта файдалана, кирәге чыкканда белемеңне куллана да белү — анысы иң мөһиме. Хәрби хезмәттә вакытта өлкән офицер Митрохин моны яшь лейтенантлар килгәч ачык күрә иде. Аларның училищеда белемне ничек үзләштерүләре, тормышка яраклаштырулары бик ачык чагыла иде. Дөресен әйтергә кирәк, партия оешмасы секретарена кичәге студентның доклад караламасы ошады. Хәер, ул аның диплом эше белән дә якынча таныш иде бит. Материаллар җыйганда, егет аның белән дә киңәш-табыш итте, файдасы да тиде шикелле. Митрохинның «киләчәктә бу кешене тиешенчә, белеменә бәрабәр эштә файдаланырга кирәк» дигән ышанычы бермә-бер артты.
Габделнурга кеше почмагында эш юк иде. Ул ни өйдә, ни ишегалдында, ни сарайда хуҗалар рөхсәтеннән башка нәрсәгәдер үзе башлап тотына алмый, хәтта диварга кадак та кага алмый иде. Үз куышы булса, әле тегесен, әле монысын караштырыр, нинди дә булса уңайлыклар тудыру хәстәрен күрер, хатынына җайлы булуны кайгыртыр иде. Эштәге, күптән гаилә корган өлкән хезмәттәшләренеке кебек дачасы да юк. Кыскасы, монда вакытны ни беләндер үткәрергә кирәк иде. Габделнур китап укырга һәвәсләнеп китте. Әлбәттә, аның укыган китаплары башлыча тарихка кагылышлы, ә Гөлзәриягә ул әдәби китап кыстырып кайта иде.
Беркөнне ул соң кайтты.
— Ашым суынды бит, — дип каршылады аны хатыны. — Нишләп соңга калдың?
— Ачуланмасаң, тагын кибеткә сугылдым әле, — диде Габделнур һәм кулындагы китапларны өстәлгә куйды. — Бусы — Барлас Камаловның яңа китабы.
— Ул җиңел яза, укуы рәхәт, бигрәк тә яшьләр турында күп яза.
— Монысы «Мөдир Саҗидә». Нурихан Фәттахныкы.
— Аны укыганым бар. Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы»н да яратып укыган идем.
— Яхшы повесть.
— Әбәү, монысы бигрәк калын.
— Монысы сиңа кызык булмас, тем более русча, «Татары Среднего Поволжья и Приуралья».
— Әле һаман андыйларны укып туймагансың икән.
— Без бит университетта дөнья һәм рус тарихын гына өйрәндек. Үз халкыңны да белергә кирәк ләбаса. Укыган саен, күбрәк беләсең, үз халкыңа хөрмәт тә арта. Хөрмәт дигәннән, мин кайдадыр Наполеон сүзләрен укыган идем. Ул: «Татар милләте белән дус булырга кирәк. Бу — бөек халык», — дигән. Тевтон орденының бөек магистры да безнең бабайларга үзенең соклануын яшермәгән: «Алар, татарлар, ышанычлы, төпле кешеләр, тормышта башлаган эшләрен 80
КАЯ ЧАБАСЫҢ, ГОМЕР ЮРТАГЫ?
80
ахырынача җиткерәләр... Акыллы, көчле, гадәттән тыш чыдам һәм гаҗәеп саглам, барысын да — яманын да, яхшысын да алдан исәпләүче милләт». Сүзен- сүзгә, бәлки, төгәл әйтмәгәндер, ләкин төп фикере шулай.
— Фикер иясе, — диде өстәл тирәсендә мәш килгән хатыны, елмаеп, — бар инде, юын.
Юынып, кием алыштырып, хәләл җефете хәстәрләгән гади генә, әмма бик тәмле ризыкларны ашап-эчеп диванга утыргач, Габделнур, кулына кызыл тышлы калын китап алып караштырып чыкты. Хатынының вак-төяк эшләре беткәч, аны да үз янына дәште:
— Гөлзәрия, кил әле. Әнә борынгы әби-бабайларның киемен күрәсең киләме?
— Әбәү, күлмәкләре бигрәк озын икән, аяк йөзеннән, — диде Гөлзәрия, китаптагы рәсемгә карап. — Бу әбинең күлмәк итәге җирдән сөйрәлеп йөргәндер.
— Ә менә бу биттә шәһәр кызлары.
— Бай балаларыдыр инде, алтын чылбырлары нинди озын.
— Калфаклары матур, әйеме?
— Әйе. Үзләре дә.
— Юк, синнән дә чибәр түгелләр.
— И-и сине...
Габделнур хатынының кыйгач кара кашларына, янып торган бит очларына, чәкәндәге кукуруз орлыгы кебек тыгыз утырган, әмма ап-ак тешләренә, күпереп, үзенә ымсындырып торган алсу иреннәренә сокланып карады.
— Кая, үзеңне бер пәп итим әле.
Гөлзәрия ишеккә күз салды:
— Хуҗалар килеп кермәсен...
...Укый башлаган китабының ахырына җитәрәк, Габделнур шундый юлларга тап булды: «В.И.Ленин, Отто Гетчаның «Рус Төркестаны» китабын укыганда, шуңа игътибар иткән: «...Казан татарларында 150 кешегә — 1 мәчет һәм 1 мулла, русларда 1500 җанга 1 рухани туры килә; татарларда 1 мәктәп — 100 җанга, православныйларда — 1500-3000 кешегә».
Габделнур моны үз авыллары мисалында да бик яхшы белә. Өч мәчет, һәр мәчет каршында мәдрәсә булган. Үз төбәкләрендә малайлар һәм кызлар өчен югарырак сыйныфлы аерым мәдрәсәләр булуын да ишеткәне бар иде. Язу танымаган кеше юк иде алар авылында. Егетнең әти-әнисе дә гарәпчә таный, латинча да укый белә, кириллицаны да чит итмиләр.
Аннары Габделнур киосктан алып кайткан газеталарны караштырды. Чир китә, гадәт китми дигәндәй, ул дөнья, ил-көн яңалыкларына колак салмыйча яши алмый иде. Аны Чаллыдагы автогигант төзелеше дә, Американың Вьетнамны бомбага тотуы да, атаклы хәрби истребительләр конструкторы Артём Микоянның үлеме дә кызыксындыра иде. Шуның өстенә әле спорт яңалыклары...
Кайчагында Габделнурга дөньякүләм, илкүләм вакыйгаларга, халык язмышына кагылышлы уй-фикерләрен Гөлзәриягә әйтүе мәзәк сыман да тоела. Тулай торакта яшәгәндә, алар егетләр белән нинди генә темаларга сөйләшмиләр иде! Вакыт-вакыт бәхәсләшеп тә алалар иде. Хәзер бит ул берүзе. Ә аның үзен борчыган, күңелендә генә йөрткән, хезмәтендә, күп кеше алдында, бәлки, кычкырып әйтергә ярамаган уй-фикерләрен кем беләндер уртаклашасы килә. Кызыкмы, әһәмиятлеме аның бу уйлары хатыны өчен? Ул кыз бала буларак та үзгә кеше, аннары, гелән генә авылга, әнисе хозурына кайтырга күнеккәнлектән, ире әйткәннәргә исе китәр микән? Көлмәсме? Һәрхәлдә, әлегә ул-бу сизелми, аның сүзләренә битарафлык күрсәткәне юк. Аңлый булса кирәк иренең халәтен. Әллә, кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дип, ире белән бер дуэт тәшкил итмәсә дә, сирәк-мирәк сүз кыстыргалап, түзеп торамы? Үзе ул күбрәк эше, андагы хәлләр хакында сүз куерта. Габделнур эштәгене эштә калдыра, аныкы өйгә ияреп кайтмый.
Әйе, иренең элек үзе өчен ерак һәм ят булган уйлар уйлап яшәвенә Гөлзәрия
РӘФКАТЬ КЭРАМИ
81
башта бераз сәерсенсә дә, отыры ияләнә төште.
Ул кыз чагында авылда кошлар очканны күзәтергә ярата иде, бигрәк тә карлыгачларның кичке уенын. Алар бер-беренең хәрәкәтен шулхәтле оста кабатлый ки, сокланып туймаслык. Ир белән хатын да шулай булырга тиештер, күрәсең. Ул ире белән шулай яши алырмы? Дөрес, тормыш уен түгел, ләкин тәңгәллек — бер уй, бер теләк белән тереклек итү, гомер кичү булырга тиештер, дип уйлый иде яшь хатын, «берлек барда тереклек бар» дигәннәр бит борынгылар.
Китап уку, бергәләшеп театрларга йөрү — рәхәт бер мизгелләр иде. Чөнки, кайткач, алар әле бик озак фикер алышалар: артистларның уенын, спектакльнең эчтәлеген, сәхнә һәм музыкаль бизәлешен энәсеннән җебенә кадәр күз уңыннан үткәрәләр. Кайчагында үзара бәхәс тә куба. Ләкин Габделнур хатынына һәрчак юл бирә, аның фикере белән эчтән килешмәсә дә, ярар, синеңчә булсын, бәлки, син хаклыдыр, дип, эшне зурга җибәрми. Аңа, кайчандыр Алабугада режиссура фәнен Мәскәүдә театр институтын тәмамлаган укытучыдан өйрәнгән кешегә, спектакльнең теге яки бу уңышлары һәм кимчелекләре күренәрәк төшсә дә, низаглашасы килмичә, телен тыя иде.
Шулай итеп, Габделнур әнә теге күңел бушлыгын күпмедер күләмдә тутырды диярлек.
Шуның өстенә икесенә дә уртак бәхет насыйп булачагы беленде: Гөлзәрия балага узган иде. Ир белән хатын арасын тагы да якынайта торган яңа чор — бәби көтү чоры башланды.
Әлеге куанычлы хәбәр Гөлзәрия тарафыннан кыз кешедән ана кеше булу чорына күчешне чагылдыручы эчке кичерешләргә бай олы вакыйга дип кабул ителсә, Габделнур исә әхлакый үзгәрүгә, бер-беренең кадерен ныграк белергә, бер-берен хөрмәт итеп яшәргә юнәлгән янә бер этәргеч булды. Дөрес, егет кешедән кемнеңдер атасы булу процессы әле аңа таныш түгел иде. Яше белән Гөлзәриядән өлкәнрәк булса да, ул бу сөенечле хәбәрне шатланып кабул итсә дә, барыбер хатыны кебек бөтен барлыгы һәм тулылыгы белән кабул итә алмый иде әле. Хатыны, үзен һәрдаим сиздереп-белгертеп торачак ул сабыйны йөрәк астында йөртә бит (әле туганчы, тагын җиде ай буе йөртәчәк). Үзенең әти кеше икәнен аңлау иренә соңрак киләчәк.
Ләкин шулай булса да, әле аталык хисләре аны бөтенләе белән биләп алмаса да, Габделнур хәзер үзен Гөлзәриясе өчен генә түгел, ә аның карынындагы нарасый өчен дә җаваплы икәнен тоеп яши башлады.
...Алда максат юклыгын чагылдырган тойгы-кичерешләр, Габделнур идарәнең төзелеш комитеты рәисе итеп сайлангач, басылды, юкка чыкты. Чөнки монда инде ул идарәдәге эшләр өчен җаваплы кешеләрнең берсенә, күпчелек эшчеләргә һәм инженер-техник хезмәткәрләргә Габделнур Галләмовичка әверелде.
Тормыш — ул ярыштагы юртак кебек — алга таба чаба да чаба. Ләкин аның юлы тигез генә булмаска да мөмкин. Шуңа күрә Габделнурны, аның дуслары Ирек белән Хөрмәтне дә алда зур сынаулар көтүе ихтимал.