Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАШЫЙК КҮҢЕЛ ТИБРӘНЕШЕ...

ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВКА 70 ЯШЬ
Фәнзаман Баттал үзенең бер язмасында Җәүдәт Дәрзаманов иҗаты турында: «Әдипнең кайсы гына әсәрен укысаң да, милләтенә, халкының теленә, туган иленә гашыйклыгын тоясың. Гашыйк икәнсең, димәк, барысын да изге итеп саклый беләсең. Саклый да, кадерли дә белә Җәүдәт», — дип язган иде.
Чыннан да, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклес», Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Җ.Дәрзаманның иҗатында мәхәббәт тулы йөрәген тоясың: иҗат гадилеге , садәлеге белән күңел кылларын тибрәтерлек. Нәм бу иҗат, әлбәттә, турыдан-туры аның тормыш юлы борылышлары белән дә тыгыз үрелгән.
Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов 1945 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасының Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Шуннан соңгы тормышы һәм иҗаты Татарстан радиокомитетының балалар тапшырулары редакциясе, «Ялкын» журналы, «Татарстан яшьләре» газетасы, «Татарстан» дәүләт теле-радио тапшырулар компаниясенең әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар дирекциясе белән бәйләнә.
Җ.Дәрзаман әдәби иҗат белән мәктәп елларыннан ук мавыга башлый. Баштарак шигырьләре район газетасында, бераздан республика көндәлек матбугатында да күренә. Әдәбият тарихында балалар язучысы буларак танылган Җ.Дәрзаман бу өлкәгә 70нче елларда, дәүләтнең әдәбиятка, бигрәк тә балалар әдәбиятына игътибары көчәйгән бер чорда килә. Аның «Ирбатыр» (1975), «Солдат булдым» (1977), «Төнге маҗара» (1980), «Гөлназ мәктәпкә бара» (1983), «Безнең әлифба» (1985), «Илләр гизә Илгизәр» (1989) кебек китапларында бүгенге укучы өчен дә кызыклы гына ачышлар бар.
Өлкән сыйныф укучыларына адресланган «Җир авазы», «Җиләкле көннәр», «Бизмән йолдызлыгы», «Ник керәсез төшләремә?», «Чорлар кайтавазы» кебек җыентыклары, җырчы Гөлсем Сөләймановага багышланган «Моңнар фәрештәсе» (1999) поэмасы, шулай ук, әдәбият сөючеләргә яхшы таныш.
Җ.Дәрзаман — җыр текстлары авторы да. Аның шигырьләренә («Синең өчен», «Мәхәббәтең, егет, каршыла» һ.б.) Р.Еникеев, Ф.Әхмәтов, М.Имашев, Т.Вәлиев кебек талантлар көй язды.
Җ.Дәрзаман иҗат иткән төп өлкә — балалар әдәбияты турында фикер йөрткәндә, без еш кына темасы, күтәрелгән проблемалары әһәмиятле, дип кабатларга яратабыз. Әмма, мәгълүм ки, темалар, проблемаларның әһәмияте генә, әгәр дә яңалык булмаса, әдәбиятка берни дә алып килми. Җ.Дәрзаман иҗаты исә үзенчәлекле ачышларга бай.
Дөрес, төрле жанрларда (шигырь, әкият, кыска хикәяләр, повесть) иҗат иткән Җ.Дәрзаман балалар шигъриятендә үзен тирәнрәк ача алды кебек. Балаларча гади тел, ачык төсләр, хисләрнең сюжетка бәйләп ачылуы, балаларча тасвир... Әлбәттә, балалар язучысы булу өчен болар гына җитми. Биредә тагын бер, иң әһәмиятле момент — автор әйдәп барган, бала ирешергә тиешле идея, поэтик фикернең ачыклыгы. Җ.Дәрзаман һәр әсәрендә аерым бер максат куя һәм аны акрынлап, аңа гына хас булган сурәтләү чаралары аша, бер шигырьдән икенчесенә күчереп, балага яшәешнең искиткеч киңлекләрен ача, алай гына да түгел, аны да кичерергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәтә. Тормыш матур булса да, анда һәрдаим яхшылык һәм начарлык төшенчәләре бергә йөри. Аерым әсәрләрнең драматик төс алуы да бу хакыйкатьне балаларга җиткерү максатыннан башкарыла.
Поэзиядә Җ.Дәрзаманны, барыннан да бигрәк, баланың үз тормышы — ясле, бакча, мәктәп, ял вакытлары, үз-үзләрен тотышы кызыксындыра. Эш-хәрәкәт, нигездә, Гөлназ яки лирик герой («мин») исеменнән алып барыла, шигырьләрдә төенләнеш һәм чишелеш, әхлакый
ЛӘЙЛӘ МИНҺАҖЕВА
142
нәтиҗә-йомгак бар. Мисалга «Уенчыкларым» циклына кертелгән «Көрәк» шигыре. Биредә әдәбиятта инде дистә еллар дәвамында кабатланган «эштән соң аш бигрәк тәмле» фикере үткәрелә. Әлбәттә, беренче карашка биредә яңалык юк дәрәҗәсендә. Әмма автор ике юл белән генә шигырьгә ата образын кертә:
Әти киңрәк көри - Аннан зурлар йөри.
Шигырьдәге беркадәр табыш та нәкъ менә шушы юллар белән бәйләнгән. Алга таба «Тылсымлы чүкеч», «Солдат булдым» шигырьләрендә шушы ук фикер — ата белән бала мөнәсәбәте тагын да тирәнрәк ачыла. Мәгълүм ки, бүгенге чорда үрнәк алырдай ата образының әдәбиятта яктыртылуы — уңышлы алым. Чөнки бала, бигрәк тә ир бала, тирә-юньдәге кешеләрнең үз-үзләрен тотышыннан, кылган гамәлләреннән үрнәк алып үсә.
Әти сукса, нык суга,
Кадактан да ут чыга.
Каян килә мондый көч, Тылсымлыдыр бу чүкеч.
(«Тылсымлы чүкеч»)
Чүкечнең тылсымы, әлбәттә, көчле куллар белән бәйләнә. Бу юлларда баланың әтисе белән горурлануы да, аны яратуы да чагылган. Шагыйрь балаларда хезмәткә хөрмәт, мәхәббәт хисләрен нәкъ менә ата образы, аны үрнәк итеп кую аша тәрбияләргә омтыла.
Күпчелеккә мәгълүм «Солдат булдым» шигырендә дә хезмәткә мәхәббәт, патриотик рух, атага булган хөрмәт һәм аның бала тормышындагы роле аерылгысыз рәвештә тасвир ителә:
Иңемә мылтык астым, Әти каршына бастым, - Килдем, иптәш командир, Әйдә, берәр фәрман бир.
Әти кеше, төрле эшләр кушып, баланы авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Нәтиҗәсе бала өчен дә куанычлы:
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул!
Шигырьләрдә тәрбия мәсьәләсендә акыл сату юк. Идея юнәлеше уен, аерым очракларда теләк-хыял ярдәмендә алып барыла. Бала сөйләме төгәл, ачык, сүзләр бары тик туры мәгънәсендә генә кулланыла. Бу хәл исә, үз чиратында, баланың теле, сөйләме формалашуда да зур роль уйный.
143
ГАШЫЙК КҮҢЕЛ ТИБРӘНЕШЕ...
Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтне тасвирлау — балалар шигъриятендә иң киң таралган тема. Әмма гаиләдә нәни бала тууга багышланган әһәмиятле вакыйганы, ни өчендер, күпчелек язучылар иҗатларында читләтеп үтә. Бу юнәлештә Җ.Дәрзаманның «Өйдә», «Сеңелкәш», «Нәрсә булыр?», «Исем таптым!», «Өйрән әле», «Өйрәнү җиңел түгел», «Мин дә нәни бит әле» кебек шигырьләре үзе бер циклны тәшкил итә. Мондый шигырьләрдә өлкән бала психологиясендә барлыкка килгән үзгәрешләр кызыклы. Бер яктан, өлкән бала — Гөлназ үзен инде зур итеп тоя, икенче яктан, яңалык аның тормышына үзгәреш, проблемалар да алып килә. Әле бит аның да:
Бик килә сөеләсе,
һавага чөеләсе...
Әмма игътибар өлкән балага карата беркадәр кимегән. Өлкәннәр күбрәк нәни баланы яратып «бииләр тирәсендә». Бала түзми:
Үчти-үчти ит әле,
Мин дә нәни бит әле! -
дип әтисенә әйтергә мәҗбүр («Мин дә нәни бит әле»).
Шулай итеп, кечкенә бала кайткач, гаиләдә туган атмосфераны шагыйрь, бала роленә кереп, «рольле герой» да, уңышлы поэтик чаралар ярдәмендә гади, садә итеп сурәтли алган. Өлкән баланың җитдилеге яки җитди булырга теләве, рухи дөньясы, кичерешләре дә оста тотып алынган детальләр аша бирелгән: «бер уйласаң, кирәк инде ул сеңел дигәне дә» яки «үсә-үсә кимер әле эше дә» дигән фикерләре елмайта. Алар балаларча риясыз, беркатлы. Шигырьдәге төп идея-фикер исә әле соңгы юлларда гына ачыла: «туган кирәк кешегә!»
Нәтиҗә уңышлы, уйландырырлык. Субъектның лирик кичерешләре артында өлкән шәхес — автор үзе һәм аның әлеге юнәлештә тоткан мәсләге дә ачык кына тоемлана. Бу җөмләләрнең үзенчәлекле төзелешендә, өлкәннәр фикерен үзенеке итеп кабатларга сәләтле булса да, сүзләр һәм сүзтезмәләрнең бала сөйләменнән беркадәр аерылып торуында чагыла.
Җ.Дәрзаман шигырьләрендә эш, уен, уку — барысы бергә, аерылгысыз. Мәктәп, уку процессы белән бәйле шигырьләр үзләре тулы бер бүлекне тәшкил итә. Гөлназ образы белән бәйле «Гөлназ мәктәпкә бара» циклында инде шигъри форма беркадәр катлаулана, эчтәлек авырая. Автор төп героиняны эшчән, олы җанлы итеп ачу аша беркадәр мәктәп тормышын да җанландырып тасвирларга омтыла. Мисалга «Эш беткәч» шигыре.
Бөтен шартын китерде,
Гөлназ эшен бетерде, -
дип башланган шигырь укучы күз алдында шактый җанлы тормыш картинасын тудыра. Гөлназның дәрес әзерләгән арада үзен сагынып беткән курчаклары янына килеп, аларны яратуы, зурлар, әниләр кебек сөйләшергә тырышуы үзенчәлекле, кызыклы:
Үсеп җиткәч, бергәләп
Мәктәпләргә китәрсез.
Сез дә кайтырсыз арып,
«Дүртле», «бишле»ләр алып...
Җ.Дәрзаманның кечкенәләр өчен язылган шигырьләре, нигездә, лирик миниатюраларны — моңа кадәр үк инде татар балалар әдәбиятында калыплашкан форманы хәтерләтә. Аларда Г.Тукай, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев һ.б. иҗатыннан килгән темалар яңа яклары белән ачыла, яңа проблемалар күтәрелә.
Авторның «Карурман кунаклары», «Мотаһир коесы», «Канатлы каһарман», «Айбулат» әкият-поэмалары фольклор белән тыгыз бәйләнгән. Анда халык авыз иҗатына хас матур детальләрне һәм чагыштыруларны, балалар фольклорына гына хас уеннарны күрергә мөмкин. Җ.Дәрзаманның мондый әсәрләре милли поэтикага һәм фольклор кебек үк зур тәрбияви көчкә ия. Мисал итеп, «Карурман кунаклары» әкият-поэмасын китерергә мөмкин.
Әкият-поэма халык әкиятләренә хас традицион башлам белән ачыла:
144
Борын заманнарда түгел,
Әле бу заманнарда
Карт бүреләр атына, ди, Өр-яңа таганнарда.
Күренә ки, балалар дөньясы чагылган әсәрләр бала яшәгән законнарга, алар логикасына буйсындырыла. Моның шулай икәнен татар балалар әдәбиятында үз урынын алган миниатюралар да дәлилли. Аларда кош-корт, хайваннарның аерым сыйфатлары турында иркен рәвештә сөйләнелә, җанлы һәм җансыз предметлар бөтен барлыгында ачыла.
Гомумән, Җ.Дәрзаман иҗатында төп урын герой күңелендә һәм тормышта кайнап торган хис-хәрәкәткә бирелә. Кешеләр, кошлар, үсемлекләр һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль: ашыгалар, эшлиләр, проблемаларны хәл итәләр, юлга кузгалалар һ.б. Нәтиҗәдә, яшәеш һәм герой хәрәкәте физик һәм акыл хезмәтен күзалларга ярдәм итә, бербөтен тормыш картинасын тудыра. Һәм бу хәл, язучы иҗатын тирәнрәк төшенү, аның геройлары белән бер үк хисләр кичерү мөмкинлекләрен ача.
Җ.Дәрзаман иҗади осталыгын һәрдаим арттыру юнәлешендә омтылыш белән яши. Р.Миңнуллин: «Аны балалар белә, ярата. ... Алар (әсәрләр) табигый булулары белән үзләренә җәлеп итә. Кыландырмый, мөгез чыгармый, баланың башын бутамый шагыйрь. Үзе белгәнне генә яза. Балалар белән балаларча сөйләшә дә белә», — дип әлеге иҗатка зур бәя биргән иде.