ЧИГЕНҮМЕ, ҖИҢЕЛҮМЕ?
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
Әңгәмәдә катнаштылар: Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, академик Рафаэль Хәким, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, сәясмән (политолог) Фәндәс Сафиуллин, Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
Глобаль дөнья үзе дә, аерым регионнар да катлаулы чорлар кичерә. Татарстан җөмһүрияте һәм татар халкының хәзерге хәл-әхвәлләре ничек? Соңгы ике дистә елда ирешелгәннәр сакланамы, акланамы? Шул сәбәпле күп-күп борчулы сораулар туа. Редакция өстәле янында — аларга җавап бирә алырлык затлар. Әңгәмәне журналның бүлек мөхәррире Рәфикъ Юныс алып бара.
Р.Юныс:
— Әңгәмәне Тарих институты директоры Рафаэль Хәким белән кыска гәптән башлап җибәрик әле. Рафаэль әфәнде, безнең икәү гәпләшкәннәр булды инде. 1996 елны: «Демократия көчәер генә, минемчә», — дидегез сез. Ә менә болары 2004 елны әйтелгән сүзләр: «Рәсәйнең мондый сәясәте озак бара алмый. Чөнки дәүләтне җимерүгә илтә». «Татарстанның киләчәге өчен хафаланмыйм мин. Татарстанны элекке хәлгә төшерә алмаячаклар». Хәзер ни диярсез?
Р.Хэким: — Демократия бүген дә бар. Ләкин ни дәрәҗәдә ул? Без татарча сөйли алабыз бит, мәкаләләр бастырабыз, яхшымы-начармы, телевидение эшли. Теге совет чоры белән чагыштырганда, без күп алдарак хәзер. Мин шул күзлектән карыйм. Без көткәннәр тиз генә килми, әйе. Тарихчы өчен ун-егерме ел аз вакыт ул. Тарихта тагын революция дигән гыйбрәтле нәрсәләр дә бар. Революцияләрдән иркенлек килә, аннан соң аны кыса башлыйлар. Француз революциясеннән соң да, әнә, Рәсәйнекеннән соң да шулай булды. 1929 елга хәтле татар хөр яшәде. 1929да инде бөтенесен дә яптылар. Хәзер вакытлы матбугат бик сыек, телевидение кысылган, ләкин интернетта ни генә әйтмиләр. Ә федерализм дигәндә, без күпмедер файдаландык аннан. Бүтәннәр бит бу юл белән бармады, уйнады гына. «Парад суверенитетов» булды. Тарихи күзлектән карасак, Рәсәй киләчәктә демократиясез яши алмаячак. Бер үзәктән идарә итеп булмый аны, артык зур ул.
— Суверенлык декларациясе игълан иттек, референдум үткәрдек, аның нәтиҗәсенә таянган Конституция кабул иттек, Рәсәй белән Шартнамәгә дә тиендек хәтта. Ягъни бөтен мөмкинлекләр дә ачылды диярлек. Һәм шуннан соң һич көтмәгәндә чигенү башланды. Ни дип аңларга икән моны?
— Элек берничә республика эшли иде мөстәкыйльлек юнәлешендә. Япа-ялгыз торып калдык. Күршеләр дә качты хәтта. Шуннан соң кысу башланды.
— Киресенчә түгелме соң бу? Сезгә суверенлык бирсәк, башкаларга да бирәсе була дип тукып торды Мәскәү. Ләкин башкалар чәчелеп-сибелеп, суверенлыгын референдум белән ныгыткан Татарстан гына торып калгач, Мәскәү кулындагы бу хәлсез дәлил дә юкка чыкты бит инде. Чигенергә нинди сәбәп бар соң, алайса? Без артында ни торганын белмәгән куркумы? Ә, бәлки, шәхси мәнфәгатьләр дә килеп чыккандыр? Ельцин « Обогащайтесь!» дип оран салгач?
— Анысы бар аның. Булды инде. Ә Шартнамәне закон чыгарып юк иттеләр. Вакыты бетте дип. 2007 елгы яңартылган Шартнамә барып чыксын дип тагын өч ел көрәшәсе булды! Ничек кенә кысмадылар, булмасын дип. Барыбер яңарттык Шартнамәне!!!
Әйткәнемчә, һәр революциянең менү вакыты һәм төшү вакыты була. Аны узарга кирәк.
126
Миңа калса, Татарстан шәп файдаланды — суверенитет еллары дип атыйбыз бит инде — шул еллардан. Икътисадны ныгытты. Заманында Солтангалиев белән Галимҗан Ибраһимов арасында бәхәс барган. Галимҗан Ибраһимов халыкны үстерер өчен иң алда мәдәният булырга тиеш, ди. Солтангалиев исә иң әүвәл икътисадны ныгытырга кирәк, шунда гына халык сакланып кала, ди. Икътисадың булмаса, йә, мәдәниятне ничек аякка бастырасың инде?
— «Без икътисадта үз сәясәтебезне кора алмадык, уртак икътисади кыр дип мавыктык», —16 ел элек Рафаэль Хәким шулай дип тә әйткән иде. Татарстандагы завод- фабрикаларның нибары 2 проценты гына Татарстанга караган бит элек. Компрессор заводы директоры мәрхүм Әхмәт Галиевнең фидакарь башлангычы аларны 92 процентка җиткерергә мөмкинлек бирде. Үткән елны: «Сез башлаган теге олы эштән ни калды?» —дип сорагач, Әхмәт абый: «Берни дә калмады. Янә бар да Россия кулында хәзер», — диде. «Безнең хатабыз нидә?» — дигән соравыма исә җавап мондый булды: «Мөстәкыйльлекне якламау. Чигендек. Нык чигендек. Яуланган бөтен нәрсәне дә диярлек җуйдык».
— Юк, ике хәрби завод кына Мәскәүнеке. «Татнефть» — Татарстанныкы, бюджетның яртысы шуннан. «Таиф» та тулысынча бездә.
— Әхмәт абыйның Компрессор заводыннан башланган иде «бөек күчеш». Мәскәүдәге «Гидравликмашиналар системасы» дигән компанияләр төркеменең бер өлеше ул хәзер! Гомумән, керемнәрнең Мәскәүгә күчә торган өлеше күп артты бит инде.
— Әйе, 1994 елгы Шартнамә буенча бу 22-25 процент иде, ләкин фәлән елга кадәр дип куелган иде бу, ул вакыт үтте, Мәскәү өлеше артты, әйе.
Тәнкыйтьләү җиңел ул. Бүген мин кайсы якка барганыбызны карыйм. Рәсәйдә кризис булса да, без әле алга барабыз. Заводлар ачылып тора. Өмет бар. Халык рухланган. Мин менә авылларга да йөрим, мәктәпләрдә дә булам. Әле форумнар да уздырабыз — укучылар белән. Ул яктан бернинди сүрелү юк. Бетми әле халык. Әле тиз генә бирешергә җыенмый. Мәктәпләрдә дә эш бара... Күпме бизнесменнар йөри — акчалары капчык-капчык.
— Ә сез, татарлар череп баесын, дидегез.
— Череп баесын ул, мин бит әле намусын онытсын дип әйтмәдем. Революциягә кадәр кем татарның мәдәниятен тотты? Байлар гына.
— Әйе, мәгариф системасы тулаем шулар иңендә булган. Сезне нәрсә борчый хәзер?
— Шул ук мәгариф. Бу өлкәдә соңгы елларда күп эшләнде. Әмма эшлисе тагын да күбрәк.
— Энгель Фәттахов башкачарак эшләп китте кебек бит.
— Тагын бер кат әйтәм: кешедән тора. Аның нәрсәсе шатландыра: ул татарча сөйләшә. Элеккесе гомумән татарча сөйләшми иде.
— Сез бит инде безнең Тарих институты директоры гына түгел, элек- электән милли хәрәкәт җитәкчеләреннән берсе дә. Татар интеллигенциясе, милли интеллигенция бармы ул?
— Менә шул милли дулкын көчәеп, аң үсеп килгәндә, кинәт шулай бар да киселү- өзелү — милли хәрәкәткә дә йогынтысын ясады. Беләсезме, мин бер 15 ел ялынып йөрим язучыларга — языгыз милли тарих, милли хәрәкәтебез буенча гади китаплар, дип. Нигә язмадылар? Кайда интеллигенция? Без ярый шундый журналистны таптык — ничә меңләгән журналист арасыннан. Айгөл Шәрәфиева язды балалар өчен.
127
— «Без әле һаман меңләгән кеше җыеп, кул күтәреп, нидер хәл итеп була дип уйлыйбыз... Өч кеше җыелсын, әмма фикер туплансын» — 1996 елны гәпләшкәндә шулай дигән идегез. Хәзер исә фикергә генә терәлмәде безнең хәл. Тәвәккәллек кирәк, кыюлык кирәк, чигенмәскә кирәк.
Сезнең менә бу 7 томлык «Татар тарихы» — могҗиза ул. Гади генә эшләмәдегез сез аны, чит ил галимнәрен дә катнаштырып, объектив тарих итәргә омтылып.
— Нинди дәүләт эшләде аны тагын? Казакъстанмы, Төрекмәнстанмы? Рәсәйдә дә юк әле. Аны Мәскәүдә дә тәнкыйтьли алмыйлар — алардагы галимнәрне дә керттек. Бөтен дөнья буенча — күпме кулай галим бар, күпме университет. Күрмиләр! Татар тарихы кемгә кирәк соң ул? Менә, әзер булса, бәйләнергә журналист бар, шул ук татар. Ә булышканы урыс булып чыкты, Олег Морозов.
— Беләм мин Морозовны. Миңа «Татарстан референдумы» дигән китабыма да кергән бик кирәкле мәгълүмат бирде ул. Безнең референдумны яклап СССР Югары Советы рәисе Хасбулатов белән бәхәскә керүдән дә курыкмаган кеше бу!
Рәсәй демократиягә килер, дисез сез. Ләкин демократ дигәннәре дә Рәсәйдә беркайчан да милли мәсьәләдә демократ булмыйлар шул. Ике галим — Андрей Сахаров белән Юрий Афанасьев кына искәрмә була аладыр монда.
— Аның бүтән юлы юк. Йә син шул якка барасың бөтен дөнья белән, йә тараласың. Шуңа ул мәҗбүри шул якка барачак. Аның иле зур, халыклар күп. Болай гына булмый аны идарә итеп, бөтенесен тигез ясап.
— Интенсив үсеш бар, экстенсив үсеш бар. Рәсәй элек-электән соңгы юлдан — яулап алу, киңәю юлыннан барган бит инде. Халык та шуңа ияләшкән. Рәсәй халкы менә кайсы патшаларны ярата? Иң усалларын — Иван Грозныйны, Пётр I не, Сталинны. Демократиясез дә яши алалар, димәк.
— Мин килешәм сезнең белән. Ләкин мин бит бүген димим. Барыбер мәҗбүри рәвештә шул якка барачаклар. Йә федерализмга киләчәк, йә таралачак бу ил.
Р.Юныс:
— Йә, шушы урында әңгәмәбезне киңәйтеп җибәрик инде. Бу сорау — барыбызга да. Чигенү нигә һәм ничек башланды ул?
Р.Вәлиев:
— «Чигенү» — хәрбиләр тарафыннан күбрәк кулланыла торган термин. Безнең элеккеге хәрби кешебез бар бит монда, полковнигыбыз. Ул гаскәрдә генә түгел, сәясәттә дә полковник, хәтта генерал дияр идем мин. Шуңа күрә, Фәндәс абый, сүзне сез башласагыз, дөрес булыр.
Ф. Сафиуллин: — Татарстанның суверенитеты турында мин бу ике терминны кулланмас идем. Минемчә, без җиңелмәдек тә, чигенмәдек тә. Без — җимерелдек. Моны болай дип аңлатасым килә. Татарстанның суверенитеты турында декларация кабул итүгә аннан алдагы лозунгка таянып килдек без. Югары Советка сайланган депутатларның яртысы диярлек менә мондый уртак лозунг белән чыккан иде: Татарстанның статусын союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрергә. Декларация кабул ителгәч тә, Татарстанның статусын үзгәртмичә, союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрелмичә, без моны тормышка ашыра алмас идек. Беркайдан да чыгып китү түгел, әмма союздаш республиканың хокукларыннан, ул биргән вәкаләтләрдән, ул биргән иректән без инде үсеп китә ала идек. Безнең менә бу югалтулар, Декларациянең күп өлешен җую — ул СССРның җимерелү нәтиҗәсе булды. Кемнеңдер безне җиңүе түгел, безнең үзебезнең чигенү түгел. Тормыш белән чагыштырсак, без күп фатирлы йортның бер фатирында татарчалаштырып евроремонт ясарга җыенган вакытта йорт җимерелде дә куйды.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
5. «К. У.» № 10 128
1991 елның 21 августында яңа союз шартнамәсенә кул куелырга тиеш иде. Яңартылган СССРда. Әмма 19ында ГКЧП башлану аны юкка чыгарды. Без ул яңа Шартнамәгә ничек кул куябыз — Россия делегациясе составындамы, әллә аерыммы? Аерым имза кую инде асылда килешенгән иде. Өч көн кала җуйдык без бу мөмкинлекне.
Р.Вәлиев:
— Фәндәс абый, безнең өчен иң якын булган төрки республикаларның — Үзбәкстан белән Казакъстанның җитәкчеләре ни өчен Татарстанның союздаш республика булуына каршы чыктылар икән?
Ф. Сафиуллин: — Төрки халыкларның гомер буе яшәп килгән бер яман традициясе — көнчелек. Мәскәүгә якынрак булгач, багланыш яхшырак булгач, бәлки, Татарстан үсеп китеп, алардан да алгарак китәр дип уйлаганнардыр. Ул гына да түгелдер, безнең тарихта матур булмаган эзебез дә бар бит: татар бригадаларының басмачыларны үтерү-кыруы. Бу да тәэсир
иткәндер инде... Зур комиссия эшләде Горбачёв җитәкчелегендә. Горбачёв үзе риза иде. Ельцин да каршы булмады ахыр чиктә.
Р.Юныс:
— Мин исә бу хакта Горбачёвның үзеннән сорадым. Россия президентлыгына кандидат буларак килгән иде ул Казанга. Авиация институтының төп бинасында сайлаучылар белән очрашты. Берьюлы ике сорау бирдем мин. Беренчесе нәкъ менә шул хакта: «Татарстан чыннан да союздаш республика булачак идеме, бу мәсьәлә хәл ителеп беткән идеме?» Икенче сорау артык мөһим түгел иде. Ләкин Горбачёв нәкъ менә шунысыннан башлады һәм 15-20 минутлап сөйләде. Ул утыруга, мин торып бастым да: «Михаил Сергеевич, а где ответ на первый вопрос?» — дидем. Ул исә: «На него я уже ответил», — диде. Шунда мин аның нинди кеше икәнен аңладым, ниһаять. Союздашлык мәсьәләсенең нинди кимәлдә хәл ителгәнлеген дә чамаладым.
Ф. Сафиуллин:
— Бәлки, безгә СССРның бетүе ахырына кадәр кирәк тә булмагандыр. Әмма без суверенитетны яклау мөмкинлекләреннән файдаланып өлгерә алмадык. Үзебез югалтканнары да күп. Иң зурысы — мәгариф системабызны булдырмау. Балалар бакчасыннан алып университетларга кадәр. Һәм кире чигенеп булмаслык итеп без моны ныгытып та өлгерә ала идек әле. Шуның аркасында без үзебезнең бик күп нәрсәбезне җуйганбыз.
Р.Юныс:
— Фәндәс абый, иң әүвәл үзебез чигендек түгелме? Референдум, яңа Конституция һәм Рәсәй белән Шартнамә Рәсәй субъектлылыгыннан котылу булса, Шартнамәгә кул кую белән диярлек, «Без Рәсәй субъектлары» дип сөйли башладык. Һәм бу сүздә генә калмады... Ни сәбәп булды моңа? Капитализм төзи башлады бит инде Рәсәй. Һәм ашыгыч рәвештә миллионнар, миллиардларга ия затлар кирәк булды. Һәм Ельцин «Обогащайтесь!» дип оран салды. Ләкин ул миллионнарга юлны һәр кешегә дә ачмадылар, аерым исемлек буенча гына бугай. Менә шул хәл тәэсир итмәде микән монда? Акча дигән әйбергә мөнәсәбәт ул заманда бөтенләй башкача булды инде. Чубайслар, Гайдарлар хәрәм акчага капиталистик чорга күчерүче изге нәрсә дип карыйлар иде инде әллә... Юрий Афанасьев миңа 2004 елда чыккан, «Опасная Россия» дигән китабын бүләк иткән иде. Анда менә мондый сүзләр бар: «Халыкара валюта фонды 1998 елның августында Россиягә бурычка биргән акчаның 235 миллион доллары — Ельцин кызы Дьяченконың, бер миллиард 400 миллион доллары — ул чактагы премьер Черномырдинның, ике миллиард 415 миллион доллары Ельцинның чит ил банкларындагы исәпләренә күчкән». Менә бу фактор да эшләмәде микән?
Ф. Сафиуллин:
— Бу фактор соңрак булгандыр. Безнең җитәкчеләребез дә башта бик зур
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
5* 129
батырлык күрсәттеләр. Мәсәлән, шул референдумны үткәрә алу — шундый зур басым булган чакта. Корал куллануга кадәр ишарәләр ясалды бит аларга. Рәсәй Президентының да мөрәҗәгате булды безгә, туктатыгыз, үткәрмәгез, дип. Россия Югары Советының, Конституция судының карарлары булды. Нинди көчле пропаганда барды, Россиянең барча телевизион каналлары безгә каршы эшләде. Ул басымны җиңеп чыгарга кирәк бит, курыкмыйча. Иң соңыннан прокурорлар десанты да килеп төште, кесәләре тулы кулга алу ордерлары белән. Без тискәре тавыш биргән булсак, өләшеп кенә чыгалар иде ул ордерларны! Хәтерлисезме, Югары Советның коридорларында ыспай гына киенгән егетләр парлашып йөриләр иде. Лифтка да ияреп керәләр иде кайвакыт. Аста сак кешеләрен алыштырып бетерделәр. Шуңа карамастан, чигенмәде бит безнең җитәкчеләр.
Чигенүнең сәбәбе мал бүлешү булгандыр димим. Минем хәзерге фаразым бүтән, бу — илебез таркалачак дип уйлау, мәсәлән. Бәлки, әлегә милекне үзара тигезләп бүләбез, вазгыять үзгәргәч, яңадан кушабыз, дип әйтелгәндер. Номенклатура кулындагы милек яңадан кушылса, бездә берни дә үзгәрми бит. Бәлки, әнә шундый фикер дә булгандыр. Аннан соң инде нәфес үзгәрә башлый, бүлешә башлагач.
Р.Вәлиев:
— Мин башкачарак фикердә. Сез әйткән сәбәпләр дә өлешчә булгандыр. Әмма сәяси мәсьәлә түгел, икътисади мәсьәлә төп сәбәпчесе булгандыр. Әйткәндер Мәскәү: нефть торбаларыгызны ябабыз, нефтегездә үзегез коеныгыз, газ бирмибез, катып утырыгыз шунда, сезгә — буш вагоннар, чимал китермибез, моны эшләмибез, тегене эшләмибез, дип. Менә шул вакытта, бәлки, аптырап та, куркып та калгандыр безнең җитәкчеләр. Чөнки үзебезнең халык ук, татары да, урысы да, башкасы да: «Безгә бу суверенитет нәрсәгә кирәк булды?!» — дип әйтәчәк иде бит.
Р.Юныс:
— Үзәк белән шәп Шартнамә төзедек тә, кабат үзәкнең субъектына әйләндек.
Р.Вәлиев:
— Анысы инде күбрәк сәяси мәсьәлә. Ул вакытта бит инде Россиянең Конституциясе кабул ителде. Татарстанның Конституциясе бер ел элек кабул ителгән иде инде. Һәм Россия Конституциясенә «Халыкара хокук нормалары Россиянең хокук нормаларыннан өстенрәк», дип язылды. Без моңа бик куандык инде. Ә халыкара хокук нормалары буенча да, Россия законнары буенча да без ул чакта Россиянең сәяси һәм хокукый кырыннан читтә калдык. Чөнки Федератив шартнамәгә кул куймадык. Татарстан, әгәр дә теләгән булса, референдум үткәргәннән соң, бөтенләй аерылып чыгу юлыннан да китә алган булыр иде. Россияне, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә шунысы да куркыткандыр. Чөнки алар безнең мондагы бөтен хәлне нечкәләп белеп бетергәннәрдер дип уйламыйм. Әмма тагын бер сәбәп бар. Ул да булса, безнең халыкның дәүләт белән идарә итү иммунитеты инде шактый хәлсезләнгән булуы. Без Мәскәү нәрсә кушса, шуны үтәргә өйрәнгән идек инде. Колхоз бригадирыннан башлап олы җитәкчеләргә кадәр инде мөстәкыйль уйлау, мөстәкыйль идарә итү сәләтен югалтканнар иде. Менә монысы да төп сәбәпләрнең берсе булгандыр. — 90нчы елны безнең өлкә комитеты үткәргән бер социологик тикшеренү сакланып калган. Анда шундый саннар бар. Халыкның 11 проценты — Татар иҗтимагый үзәген, ягъни ул вакытта иң көчле милли хәрәкәт оешмасын яклаган, коммунистларны исә — 7 проценты гына. Монда шундый сорау туа бит: милли хәрәкәт артында кемнәр торган һәм аларга бу санны нәрсә бүлү биргән? Русча әйткәндә, «молчаливое большинство» бар бит әле. Бу чынлыкта бик зур көч. Чөнки Мәскәү галимнәре дә шундыйрак фикергә килделәр: Россиядә демократиянең барып чыкмавы чынлыкта халык массаларының төп өлешенең моңа әзер булмавыннан. Минемчә, безнең халык массаларының төп өлеше дә шулай ук яңалыкларга бик әзер түгел иде. Мин сезнең белән килешәм, абсолют рәвештә. Без нык Рәсәй эчендә, аңа артык береккән идек шул. Мөстәкыйльлек алган милләтләрнең барысы да Рәсәйгә соңрак кушылган халыклар бит. Алар әле аның кочагына кереп, анда эреп бетәр дәрәҗәгә җитмәгәннәр. Балтыйк буен әйтмим дә инде, Кавказ республикалары да Урта Азиянекеләрдән соңрак килеп кушылганнар. Безнең мөстәкыйльлек алырга талпыну ул үзенә күрә бик зур адым булды. Аннан, бәхетсезлеккә каршы, үзебезнең тарихны начар белеп, беренче чиратта, 20нче елларда нәрсә булганны белмичә яшәдек. Минем хәзер бер аспирант диссертация язып бетерде — 20нче елларда, 30нчы еллар башында Татарстанда милли төзелеш мәсьәләсе буенча. 20нче елларда булган бөтен нәрсә дә 90нчы елларда кабатланган бездә. Бу ни дигән сүз? Чынлыкта, Рәсәй эчендә үзенә күрә
130
бер вектор бар, психологлар аны «базовая личность», ди. Бу — Рәсәй шәхесе инде. Шул вектор гел нык кына йогынты ясый, без шуннан котыла алмыйбыз. Аннан котылу юллары бар, ләкин без барган юл түгел бу.
Бәхетсезлеккә каршы, менә бу мәсьәләнең бер глобаль ягы да бар. Аны, һәрхәлдә, бездә бик искә алучылар булмады да. Без бит 1917 елга кадәр буржуаз милләт төзү буенча шактый уңышка ирешкән булганбыз. Аның үз механизмнары, шәхесләре булган. Шул әйбер 17нче елгы революциядән соң бөтенләй кисеп атыла һәм татарлар социалистик милләткә әйләнеп калалар. Ул социалистик милләт белән буржуаз милләтнең аермалары зур. Шул аермаларны да истә тотарга кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, социалистик милләттән автомат рәвештә буржуаз милләткә күчеп булмый, шактый гына күчеш чоры кирәк. Безнең 17нче елга кадәр яшәгән теге милләткә нык ярдәм иткән ак байлар килеп чыкканчы, татарлар арасында баю күренеше һәм буржуазия үсү күренеше өч буынны алган әнә. Шуның дүртенче буынында гына килеп чыга яңа типтагы байлар. Ә без тиз генә баеп киткән чиновникларыбыз арасыннан хәзерге заманча буржуазия барлыкка килер дип уйлыйбыз. Күзне ачыбрак карасагыз, Татарстандагы иң зур байлар — милли эшкә бер тиен дә бирмәүчеләр. Әгәр дә милли эшкә нәрсә булса да бирәләр икән, алар йә уртакул, йә аннан да түбәнрәк байлар, яисә читтә яшәүчеләр. Безнекеләр шул мәчет төзүдән ерак китә алмыйлар. Гомуми эшләр турында уйлау, милләт вазгыятен кайгыртып, уртак кассага бирү һәм шуннан файдалану дигән нәрсә бөтенләй юк. Шуңа күрә безнең чигенеш ул үзенә күрә закончалыклы һәм әле тиз генә бетмәстер.
Бервакытны Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы булган Мәхмүт Гәрәев трибунадан әйтте: «Чигенмәскә иде, алганны кире бирмәскә иде!» — диде. Димәк, Мәскәүдә яшәгән милләттәшләр дә (алар бит инде җете Россия патриотлары саналалар) безгә кисәтү ясадылар, башка чигенмәгез, дип. Көрәшмичә генә яулап алганнарны юкка чыгару, билгеле, безнең эчке сәясәткә дә бәйле. Кызганычка каршы, безнең эчке сәясәт Рәсәйнең гомуми моделендә корылган, һәм бездә халык сәясәттә катнашмый, элита гына эшли сәясәтне. Күп партиялелек һәм демократлык чынлыкта юк. Безнең җәмгыятьнең шулай оешуы милек бүлешүнең законсыз рәвештә алып барылуыннан килеп чыкты. Халыкка бернәрсә дә эләкмәде чынлыкта. Татарстанның суверенитетын күпме чикләсәң дә, урамга халык массалары чыкмаячак. Чөнки аларның җуяр әйберләре юк.
Р.Вәлиев:
— Россиядә зур ыгы-зыгылар чыгып, хәлләре катлаулана башласа, милләтләргә бераз игътибар биреп алалар. Пугачёв яуларыннан соң безгә мәчетләр төзергә ирек бирделәр, Әби патша заманында бу. Чөнки әзрәк кенә ирек биреп, безне тынычландырырга кирәк иде. Бишенче елдан соң да урыс патшасы безгә күпмедер ирек бирде: татар телендә журналлар, гәзитләр ачылды, күпләп китаплар чыга башлады, мәктәпләр ачыла башлады, 17нче елгы революциядән соң безгә тагын бер кат ирек биреп карадылар, анда да бары тынычландырыр өчен генә, чөнки башка юллары юк иде. 80нче еллар азагында, 90нчы еллар башында Татарстан халкы, башка республикалардагы халыклар күтәрелә башлагач, эт күңеле бер сөяк дигәндәй, безгә тагын сөяк ыргыттылар. Менә сезгә шуны бирәбез, тегене бирәбез, йота алган кадәр йотыгыз, диделәр. Без тагын тынычландык. Без шул хәтле дә беркатлы халык инде, ышандык. Күпчелек халык та ышанды, җитәкчелек тә. Әмма кан түгеп яулап алынган җирне империя безгә җиңел генә бирмәс шул. Бары тик, әйткәнемчә, мәҗбүрият юлы белән генә бу нәрсәгә ирешеп була. Әгәр дә мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә көч туплый алабыз икән, шул вакытта гына без үзебезнең максатыбызга ирешәчәкбез.
Д. Исхаков:
— Өстәп әйтим әле шуңа. Безнең тәҗрибә бар бит инде, хәтерлисезме, Башкортстан белән 1919 елны Совет Россиясе килешү төзи, аннан соң бу килешүне «кусок бумаги» дип игълан итә. Чынлыкта һәрбер килешү артында реаль көч чагыштырмасы тора. Реаль көчебез бар вакытта, милли күтәрелеш вакытында алар безнең белән санлашырга мәҗбүр булдылар. Ә ул милли хәрәкәт сүнгәч, элита үзе генә калгач, һәм ул элита Мәскәүгә бик нык бәйле булгач, син инде беркая да китә алмыйсың, сине шунда ук артыңа утырталар. Һәм бездә шулай булды да. Билгеле, бу вазгыятьне бераз катлауландырып та була иде. Бәлки, барыгыз да белмисездер, Рәис Тузмөхәммәтов атлы бер халыкара хокук белгече бар иде. Ул безгә килешүебезне халыкара документка әйләндерергә тәкъдим итте. Һәм ул моның механизмнарын да күрсәтте. Юридик яктан моны эшләп булыр иде. Әгәр ул шушы кимәлгә күтәрелгән булса, соңыннан Мәскәүнең Шартнамәне Федераль законга әйләндерү мөмкинлеге калмас иде. Бу эш вакытында эшләнмәде. Монысы инде безнең сәясәтчеләрнең күз үткенлегеннән тора. Шуңа күрә чигенүнең объектив һәм субъектив сәбәпләре бар.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
5* 131
Р.Юныс:
—Мәхмүт Гәрәев исеме аталды монда. Мәхмүт ага — татарның иң зур гаскәрие, армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты. Совет армиясенең генераль штаб башлыгы урынбасары булган кеше. Хәрбиләрдә погон гаменнән дә олы гамь юк, диләр. Ә бу агай милли гамьне беркайчан да җуймаган. « Чигенмәскә иде!» — дигән, лаеклы рәвештә яңакка сугуга тиң сүзне дә ул әйтте бит әнә. 1993 елда Мәхмүт ага зур тәвәккәллек күрсәтте, татар генералларын һәм адмиралларын Мәскәүгә җыеп, Рәсәй армиясенең татар бәйрәмен дә үткәрә алды бит ул хәтта!
Татарстанның 20нче, 30нчы еллардагы түрәләре арасында да батырлар шактый күп булган. Аларга ул заманда эштән алыну гына янамаган юкса... Каян килә икән ул җитәкченең шулай курка белмәве?
Ф. Сафиуллин:
— Иң кирәкле сыйфатларының икесен генә әйтәм. Җитәкче курыкмасын өчен, иң әүвәл, аның гөнаһлары булмаска, ил алдында, халкы алдында намусы чиста булырга тиеш. Икенчедән, халыкта аның таянычы булырга тиеш. Әгәр таянычы җуелган икән, ул куркак була. Референдум вакытында нигә халыкка таянып була иде? Бөтен мәйдан тула иде чөнки. Боларның икесе дә җуелды. Ә халыкның яклавы нигә җуела? Алдарак әйтелгәнчә, халыкның өметен акламадык без. Ул көткәнне бирмәдек халыкка. Менә монысы инде безнең иң зур югалту булгандыр.
Р.Вәлиев:
— Нәрсә алдык, нәрсә югалттык дигәндә, Рафаэль Хәким бик дөрес җаваплар бирде. Алган нәрсәләр чыннан да бар. Менә без хәзер бик тә четерекле мәсьәләләрне тикшерәбез. Болай сөйләшеп утыруны элек мин күз алдына да китерә алмый идем. Без элек кача-поса «Азатлык» радиосын тыңлый идек. Мин журналда эшләгәндә, өч юллык текстны да «главлит»тан укыта идек. Цензура бит, укытмый кара! Әфганстанга барып кайтканнан соң, йөздән артык битле юлъязмамны нәшриятка кертеп биргән идем — юкка чыгардылар, эзе дә калмады. Хәзер, шөкер, матбугатта күпмедер дәрәҗәдә ирек барлыкка килде, яңа газета-журналларыбыз ачылды, яңа телеканаллар пәйда булды һ.б.
Әгәр дә без дәүләтчелек турында сүз алып барабыз икән, дәүләтчелек бит әле ул үзеңнең Президентың, парламентың булу гына түгел. Аларның хокуклары, мөмкинлекләре бармы соң? Мәсәлән, безнең бүгенге көндә хәтта «Татарстан» дигән поездыбыз да юк, инде ул исемне дә алдылар, димәк, безнең үз тимер юлыбыз юк, дигән сүз. Хәтта ике шәһәр арасында, районнар арасында йөри торган электричкаларыбыз да безгә буйсынмый. «Татарстан» дигән авиакомпаниябез юк. Элек бар иде бит ул. Башкортныкы да бар ул, хәтта Оренбургныкы да бар. Безнең пароходчылыгыбыз юк бүген. Элек безнең «Татарстан», «Тукай» дигән һәм башка шундый исемдәге пароходларыбыз булган, хәзер алар да юк. Татарстанда Татарстанныкы дигән бер генә югары дәрәҗәле уку йортыбыз-университетыбыз да юк. Алар Федераль хакимияткә буйсынса да, Татарстанныкы дип атала ала бит
инде, югыйсә. Әнә, Башкортстанда университетлар башкортныкы дип, Чувашстанда чувашныкы дип атала бит. Бездәгеләре бөтенесе дә Казанныкы дип атала. Бездә «Татптицепром»нар бар, «Татовощепром»нар, «Татсвинпром»нар бар, «Татар» исеменең шуннан да югары күтәрелә алганы юк. «Татар», «Татарстан» дигән сүзләрдән ниндидер курку бар. Безнең үзебезнең дә эчкә сеңгән ул курку.
Р.Юныс:
— Фәндәс абый! Татарстан хакимиятенең, басым ясау белән, чигенергә әзер торуы сез 11 ел элек китергән мисалда бик ачык чагыла. Россия Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Сурков латин имлясы мәсьәләсен «примем закон в первом чтении и подвесим», дигән. Сез бу хәлләрне шәп беләсез, чөнки ул чакта Дума депутаты идегез. Ягъни кабул ителеп бетмәгән килеш калдырмакчы булганнар. Чөнки Татарстан күтәреләчәк, каршылык зур булыр дип уйлаганнар. Ә без куркуга калдык һәм шундук латиннан баш тарттык. Шуннан белгәннәр инде безне чигендерү җиңел икәнне. Дөресме, Фәндәс абый?
Ф. Сафиуллин:
— Дөрес, әлбәттә. Шунысы да бар: халыкта, җәмәгатьчелек арасында һаман шул латин
132
турында сүз чыкканда, «Россиядә латинны тыю турында закон кабул ителде», дип сөйлиләр. Россия латинга каршы закон кабул итмәде. Минем дә латинга күчик дигән таләбем юк. Татар халкының үз ана теленә, туган теленә хуҗа булу хокукын тартып алу турындагы закон бу. Ул законда латин турында бер сүз дә юк. Анда, «Кириллица белән язасыз», диелгән. Димәк, татар халкының табигый хокукын, үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукын тартып алу турындагы закон бу. Аннан, ул ничек итеп кабул ителде соң? Аның нигезе шулай булды бит. «Татарстан төрек службалары белән Төркиянең экспансиясенә ярдәм итә һәм латинга күчү Россиянең иминлеге, бөтенлеге өчен куркынычлы», дип. Шулай булгач, бу закон, имештер, бездән килеп чыккан куркынычны бетерүгә юнәлтелә. Сталин заманында мондый гаеп белән халыкны сөрергә дә була иде. Шуңа күрә мин Татарстан җитәкчелегеннән Татарстан Югары Советының чираттан тыш сессиясен җыеп, латин турында бер сүз дә әйтмичә, менә бу безгә ташлаган гаепне генә алып ташлау турында, һәм татар халкы алдында, Татарстан алдында Россиянең гафу үтенүен сорауны таләп иткән идем. Ә реакциянең булмавы ул нәкъ менә син әйткәнчә килеп чыкты.
Д.Исхаков:
— Икенче ягын да исәпкә алырга кирәк. Кызганычка каршы, мондый вазгыятьтә безнең читтәге татарлар белән багланыш җитәрлек булмау да үзен сиздерде. Беренче чиратта латинга читтәге татарлар каршы чыкты. Моны исә оештырдылар. Менә бер мисал: Әдһәм Тенишев төн уртасында шалтыратты. «Дамир, татарга каршы чыккан шундый кәгазьгә кул куйдым мин, мәҗбүр булдым», — ди. Мәскәүдәге Тел белеме институтының сектор мөдире иде ул. Аңа, әгәр дә кул куймасаң, мөдирлектән алабыз, дигәннәр. Менә шундый юллар белән, күп кенә кешеләрнең кулларын боргычлап эшләнде бу эш.
Р.Вәлиев:
— Ул вакытта бик күп буталчыклыклар да булды безнең арада. Буталчыклыкны халкыбыз арасына махсус та кертергә тырыштылар. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт Советында депутат булган чагында бер язучыбыз «латин законы»н яклап доклад белән чыгыш ясады, ә Мәскәүгә киткәч, шушы законга каршы исемлеккә кул куйды.
Дәүләт Думасына мин ул вакытта бу мәсьәлә буенча еш йөрдем. Шунда бер депутат җыелышта, Татарстан латин теленә күчә, дип чыгыш ясады. Латин язуы белән латин телен аера белмәгән Дума депутатлары шушы мәсьәләне безгә каршы борып куйдылар да үзләренчә карар кабул итүгә ирештеләр. Аннан соң тагын бер коткы булды: Татарстан латинга күчә, имеш... Мин аларга аңлатырга тырыштым: Татарстандагы бар телләр дә күчми, татар теле генә күчә, дип. Дөресрәге, күчми, кире кайта, дип. Дума депутатлары арасында, бөтен Татарстан латинга күчә, дип янә коткы тараттылар, ягъни, урысы да, чувашы да, марие да, мордвасы да, күчә имеш. Менә шул да тәэсир итте. Аннан соң тагын шундый коткы да булды: әгәр дә без, татар халкы, латин имлясына күчсәк, моңа кадәр басылган бер китапны да, ягъни, язма мирасыбызны укый алмаячакбыз, без үзебезнең рухи байлыклардан аерылачакбыз, имеш. Мин шулчак Дәүләт Думасында чыгыш ясадым. Без ничек аерылабыз икән? Без бит, телибезме, теләмибезме, Россиядә яшибез, ә Россиядә дәүләт теле — урыс теле. Телибезме, теләмибезме, балалар бакчасыннан, мәктәптән башлап, бөтен югары уку йортларында һәммәбез дә рус телен укыячакбыз-өйрәнәчәкбез, ул телне укыгач, без бит инде кириллицаны беләчәкбез, дидем. Аннан соң тагын бер Дума утырышында чыгыш ясаганда, Жириновский һәрвакыттагыча акырды. «Сез, латинга күчеп, Россияне таркатырга, җимерергә телисез», — диде. Һәм мин шунда болай дип әйткән идем: «Татарлар инде мең елдан артык гарәп язуында язды. 1552 елны Россия дәүләтенә кертелгәннән соң да, без 400 елдан артык гарәп язуында булдык. Һәм шушы вакыт эчендә Россия таркалмады. Ә нигә әле ул хәзер генә, латин язуына күчкәч кенә таркалырга мөмкин? Аннары сез бит әйтәсез, Владимир Вольфович, Россия — великая держава, дисез. Без латин хәрефләренә күчүгә таркала икән, ничек «великая держава» булырга мөмкин соң ул? Димәк, Сезнеңчә, бу «великая держава» татар хәрефләренә генә таянып торган булып чыга...» Шуннан соң ул нәрсәдер кычкырган булды да шуның белән бетте... Үзебезнең Казаныбызда миңа Тел, әдәбият һәм тарих институтының бер галиме: «Баш тартыгыз, нәрсәгә кирәк булды ул сезгә?!» — дип, төннәр буе шалтыратып чыга иде. Димәк, галимнәр белән дә кайбер кешеләр шәп кенә эшләгәннәр инде. Бу латин язуына каршы бик хәйләкәр оештырылган акция булды һәм алар үзләренең максатларына ирештеләр.
Р.Юныс:
— Күпләр инде оныткандыр да, латинның безгә нигә кирәклеген дә әйтик әле.
Р.Вәлиев:
— Латин ул — татар теленең авазлар системасына иң тәңгәл килә торган имля. Аннан, ул безне янә шул имляда язучы башка төрки халыкларга ялгаячак, якынайтачак иде.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
133
Р.Юныс:
— Разил Вәлиев белән әңгәмәбездән бер цитата китерик әле. Инде 2002 елда ук менә ни дип әйтте ул: «Әмма булган мөмкинлектән файдаланып җиткерә алмадык без. Мәңге шулай дәвам итәр дә, әкрен-әкрен генә, ашыкмыйча гына файдаланырбыз шунда дип уйладык. «Йомшак керү»нең сәясәттәге варианты инде бу. «Гел болай бара алмый!» дип кисәтүчеләр булды булуын, әмма ләкин без аларны ишетмәмешкә салыштык. Әгәр дә шушы ун елны акыллырак файдаланган булсак, без берничә баскыч югарырак күтәрелгән булыр идек».
Р.Хәким:
— Баштан ук тәвәккәлрәк булырга иде. Минимумга ризалашканбыз икән, аның максимумын алырга. Юк шул, минимумның да минимумын гына алдык — тавыкка ярма сипкән кебек кенә!
Д. Исхаков:
— Безнең уңышлар бар үзе. Менә гади генә мисал китерәм. Башкортстанда бер мәгълүмат басылып чыкты. Башкортстан бит, без үзгәрешләр башлап җибәргәндә, икътисади яктан бездән көчлерәк иде. Хәзер алар бездән 1/4гә калышалар. Димәк, кайсыдыр бер борылышта без ниндидер үзгәлек керткәнбез һәм ул икътисад өчен уңышлы булган. Һәм безнең тулаем керем башкаларныкына караганда зуррак. Ә менә уртача хезмәт хакы бездә дә аларныкы төслерәк. Димәк, бездә азрак түлиләр дигән сүз бит бу чынлыкта. Рафаэль Хәкимов менә, Солтангалиев карашын алга куеп, икътисад беренче урында булырга тиеш, диде. Гади әйбер түгел бу. Икътисадтан башка мәдәниятне үстереп булмый, әйе. Ләкин шәп мәдәниятсез юньле икътисад та корып булмый бит чынлыкта.
Р.Вәлиев:
— Икесе дә беренче урында булырга тиеш.
Д.Исхаков:
— Әйе. Ләкин бездә бу пропорция сакланмый. Мәдәнияткә һаман акча җитми. Бу совет чорындагыга бик охшаган. Һәм, минем күзәтүләр буенча, бу чынлап та безгә зыян китерә. Аннан соң, уңышлар дигәннән, бездә бит элек булмаган социаль институтлар да оешты. Фәннәр академиясе, Татар конгрессы барлыкка килде. Һәм тагын Федераль Сабантуй уйлап чыгарылды һәм тормышка ашырылды. Берничә варианты. Бик киң яссылыкта таралып урнашкан татарны берникадәр дәрәҗәдә туплый төшәргә ярдәм итә ул. Ләкин безнең Фәннәр академиясендә гуманитар фәннәр гел икенче урында калып бара. Татар конгрессына да тукталыйк. Ул бит чынлыкта яңа институт түгел. 1917 елдан соң барлыкка килгән Милли Мәҗлес шул ук нәрсә инде. Чөнки милләтнең бер органы булырга тиеш. Татарстан бит бөтен милләтнең теләкләрен тормышка ашыра алмый, ул аны күтәрә дә алмый. Чикләр белән чикләнгән без, татар Татарстан эченә сыймый. Ләкин бүген артка борылып карасак, күрәбез: ул жыела, анда кызык кына әйберләр дә була, әмма Татар конгрессы чынлыкта гомумтатар парламентына әйләнмәде әле.
Р.Вәлиев:
— Дамир әфәнде, Татар конгрессының эшчәнлеген күреп торабыз, ул милләтне оештыру, милли хәрәкәткә юнәлеш бирү ягыннан шактый эшләр башкара — анысы бик әйбәт. Ләкин без аны ахырынача структур яктан төзеп бетермәдек кебек. Һәрбер дәүләттә башкарма хакимият-хөкүмәт бар, һәм хөкүмәт өстеннән парламент бар. Конгрессның менә шундый иң югары органы төзелмәде, ул төзелергә тиеш иде бит.
Д.Исхаков:
— Ну, җәмәгать, монда хәл итәсе мәсьәләләр!.. Беренчедән, читтәге татарлар белән багланыш барыбер күпкырлы түгел әле. Күпме тырышсак та, моны югары кимәлгә кую өчен безнең финанс базасы юк. Менә безгә килгән бер ханым, әле генә эшли башлаган, әйтә, карале, сез министрлык кебек эшлисез икән, ди. Әйе, ул Татар конгрессы чынлыкта татар диаспорасы буенча министрлык инде. Яһүдиләрнең Израильдә шундый министрлыклары бар. Безгә дә кирәк бу, чөнки татарлар бик таралып урнашкан. Ләкин без бит бөтенләй үк иҗтимагый оешма да түгел, тулаем дәүләт оешмасы да түгел, ике арада асылынып калганбыз, шуңа күрә аның стратегия мәсьәләсе эшләнмәгән.
Р.Вәлиев:
— Без еш кына зарланабыз, бер-беребезне тәнкыйтьлибез, шулай булырга тиеш тә инде, кимчелекләрне күрергә кирәк. Бүгенге сөйләшүдә әгәр дә без ирешкән уңышларыбыз турында да сөйләмәсәк, дөрес булмас. Монысы инде зур сәясәттән читкә китебрәк булыр. Рәсәй кешесе Татарстан аша үтеп киткәндә, аңа карап соклана. Безнең Татарстандагы авыллар Россия авылларыннан яхшы якка аерылып тора. Бу бүгенге көндә бирелгән, дөресрәге, яулап алган мөмкинлекләргә бәйле. Татарстан беренче булып бөтен авылларны да газлаштырып бетерде.
134
Хәзер юллар сала. Үткән елда гына Татарстанда 57 клуб, йөзләгән балалар бакчасы ачылган. Мәктәпләр ремонтлана. Соңгы 4-5 елда 500дән артык мәктәп ремонтланды. Боларны ни өчен әйтәмме? Гадәти хәл, шулай булырга тиеш, диярсез, бәлки, әмма Россиядә бер генә төбәктә дә, бер генә республикада да эшләр бу дәрәҗәдә алып барылмый бит.
Д.Исхаков
— Алай ук дип әйтмәс идем. Кайбер өлкәләрдә бара.
Р.Юныс:
— Чувашстандагы Шыгырдан кебек зур һәм көчле татар авыллары да бар. Аларда кирәк нәрсәләрне үзләре салалар, мөһим мәсьәләләрне элекке замандагы кебек җыен җыеп хәл итәләр...
Р.Вәлиев:
— Үткән елны Чувашстанда 4 балалар бакчасы төзелгән. Татарстанда исә йөздән артык. Шәһәрләребез дә башка шәһәрләрдән арурак күренә. Менә Ульяновскига барып карадык, бөтенләй башка дөнья анда. Бездә дә халык артык бай яши дип әйтә алмыйм, әмма башка төбәкләр белән чагыштырып караганда, тормыш барыбер шактый яхшырды. Мине иң нык борчыган нәрсә, бу хакта әлегә нишләптер берни дә әйтмәдек: татар халкының милли йөзен, милли рухын җуя баруы. Бигрәк тә мәгарифтә. Татарның милли мәгарифе Татарстанда да, читтә бигрәк тә инде, аяныч хәлдә. 10-15 ел элек кенә безнең Татарстаннан читтә мең ярымнан артык мәктәбебез бар иде. Хәзер ике йөзләп мәктәп калды микән? Аларын да бит татар мәктәбе дип әйтеп булмый. Анда бит бөтен фәннәр русча укытыла, атнасына нибары бер яки ике мәртәбә татар теле керә, шуларны да татар мәктәбе дип сөйләп йөрибез. Үзебезнең Татарстанда да татар мәктәбе дигән мәктәпләрнең бик күбесе чынлыкта татар мәктәбе түгел. Анда татар теле һәм татар әдәбияты гына татарча укытыла. Әгәр дә шушы мәсьәләне көн үзәгенә куеп хәл итә алмыйбыз икән, бүген сөйләшеп утырган сүзләребез, хыялларыбыз чәлпәрәмә килеп убылып төшәчәк. Әгәр дә минем милләтем булмый икән, аның теле, мәдәнияте, мәгарифе, үз гореф-гадәтләре, үз рухы булмый икән, миңа ул республиканың, ул дәүләтчелекнең нигә кирәге бар? Шуңа күрә без бу мәсьәләгә аеруча игътибар итеп, аны сөйләшүнең, сөйләшүнең генә түгел, эшебезнең дә кыл уртасына куярга тиешбез.
Д. Исхаков:
— Өстәп кенә әйтим әле. Яңа күренешләр күзәтелә башлады. Башкортстанда бит татар телен соңгы дистә елларда бик каты кыстылар һәм татарлар, башкортлаштырудан котылыр өчен, рус теленә күчтеләр. Хәзер, берничә мисалын үзем дә беләм, яшь балалы гаиләләр Татарстанга күчә башладылар, балаларны тәрбияләү шартлары юк дип. Бездә балаларын татарча укытырга ниятли алар.
Р.Вәлиев:
— Дамир әфәнде, Башкортстанда гына түгел, менә бер-ике атна элек кенә Мәскәүдән, бик тә зыялы татар гаиләсеннән шалтыраттылар. Бер ир-ат. Безнең өч балабыз бар, аларны татар балалары итеп тәрбиялисебез килә. Зинһар өчен, безгә ярдәм итегез әле, ди. Мин хатынымны балаларым белән Казанга күчерәм, үзем Мәскәүдә торачакмын. Хатыным атна саен кайтып килер, үзем дә килеп йөрермен, шул балаларыбызны Казанда татар мәктәбенә урнаштырырга ярдәм итсәгез иде, ди. Бу мөмкин эш микән, чөнки пропискаларыбыз юк Казанда, ди. Без бу мәсьәләне хәл иттек. Бераз хәрәкәт бар, ягъни.
Р.Юныс:
— Шәп мисал бу! Әти-әни, әби-бабай булу татар өчен бик тә катлаулы вазифа хәзер. Нигә татар телен өйрәтмәдегез, татарча укытмадыгыз дип дәгъва белдергән балалар булды әнә туксанынчы елларда. Чыннан да, баланы туган теленнән, табигый үсешеннән аерып, бүген аларга отышлы булып күренгән чит юлга кертеп җибәрергә ни хакы бар әти-әниләрнең?! Балаңның нинди дөньяда яшәгәнен, берәүләрнең аны кайсы юлга кертергә теләгәннәрен, шуннан китеп барса, ниләр буласын белмәгән килеш без балаларыбызга игелек кылучылар түгел, аларны каһәрле язмышка дучар итүчеләр дә була алабыз бит. Аннан, үзебезгә ни булып әйләнеп кайтыр әле бу? Тамырдан өзелгән, ят гадәтләрне үз итеп үскән бала өчен әти-әниләре, әби-бабалары кадерле, газиз булырлармы, үз өйләрендә үк артык җаннар булып калмаслармы алар?
Дамир әфәнде әнә Башкортстанны искә алды. Сәяси хокуклары күпкә азрак булган Башкортстанда башкортлар бездәге кыенлыкларның әсәрен дә күрмәделәр. Шуңа күрә
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
135
Башкорт мәгарифен, башкорт мәдәниятен үстерүгә дә анда күптин-күп көч куелды. Башкорт теле анда үзен иркен хис итә. Башкортстан җитәкчеләре күбрәк башкортча сөйли. Безнең югары түрәләр исә чыгышларында татарча берничә җөмлә кыстырып куялар да сиптерәләр аннары урысчалатып. Менә сиңа Татарстанның ике дәүләт теле!
Быел суверенитет турында декларация игълан ителүнең 25 еллыгыннан тыш та бер юбилеебыз бар әле безнең. Югары Совет Милли университет ачу турында карар кабул иткәнгә 20 ел тулды. Йә, бу хакта ни дибез?
Р.Вәлиев:
— Фәндәс абый, Милли университет ачу тәкъдиме белән башта сез чыктыгыз. Шактый озак барды бу «тарих», ләкин акрынлап аны сүндерделәр. Аннан соң инде Гуманитар институт ачылды. Моннан ерак түгел генә, балалар бакчасы бинасында. Әнә шул кечкенә бинада да ул барыбер үз эшен эшләде, без хәтта анысына да рәхмәтле идек. Татар исеме йөрткән шул бердәнбер югары уку йорты бар иде. Ләкин күп тә үтмәде, Россия Дәүләт Думасында мәгариф турындагы законга үзгәреш керттеләр. Россиядәге субъектлар үзләренең югары уку йортларын булдыра алмыйлар, имеш, һәм шуңа таянып, бу университетны юкка чыгардылар. Һәм шуннан соң инде нишләргә? Аңлап булмый торган бик кызык хәл килеп чыкты. Россия субъектлары, шул исәптән милли республикалар да әлеге Россия законы буенча үзләренең югары уку йортларын булдыра алмыйлар, ә шәһәрләр, шәһәр округлары булдыра ала. Мәсәлән, Әлмәт ача ала, Чаллы, Түбән Кама ача ала, ә Татарстан ача алмый!
Ф. Сафиуллин:
— Бусы — соңрак булган хәлләр. Татар университетын ачмауда Мәскәүнең катышы юк. Ачылган хәлдә, бетерә алмыйлар иде аны. Чөнки гамәлгә куючылары — учредительләре — берничә булачак иде. Рәсәйдә яһүд университетлары гына да өч хәзер. Безнең өчен бу — коточкыч югалту. Милли университетыбыз бөтен милли мәгариф системабызны өстерәп алып барачак иде бит.
Р.Вәлиев:
— Әйе, ул чакта бик кызык вазгыятькә куйдык үзебезне. Шуннан соң без бу хакта бик күп сүз алып бардык. Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгатьләр җибәрдек һәм өч ел элек, 2012 елның азагында, Россиянең мәгариф турындагы яңа законы әзерләнеп беткәндә, без Татарстан парламенты исеменнән, Россия субъектлары үзләренең югары уку йортларын булдыра алалар, дигән тәкъдимебезне җибәрдек. Ни сәбәпледер, белмим, аңламадылармы, әллә аңлап эшләделәрме, ул матур гына узды да китте. Шуннан соң бу маддәне без Татарстанның мәгариф турындагы законына да керттек. Бүгенге көндә Россиянең мәгариф турындагы законы буенча да, үзебезнең законга таянып та Татарстан рәхәтләнеп югары уку йортлары ача ала. Әлегә бу эш белән шөгыльләнүче генә юк.
Д.Исхаков:
— Нәтиҗәсе мондый аның. Әле шушы көннәрдә генә без Татар конгрессының башкарма комитеты бюросында шундый бер мәсьәлә карадык. Федераль университетта математиканы һәм информатиканы татарча укыту бетерелде. Димәк, татар мәктәпләрендә укытучылар булмаячак. Аннан алда шундый нәрсә килеп чыкты: КФУ ректоры Татарстан Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать итте, бөтен татар филологиясен үзегезгә алыгыз, үзегез укытыгыз, дип. Әмма, беләсез, Фәннәр академиясе укыту белән шөгыльләнми. Нәрсә дигән сүз бу? Федераль университетка, Казан университетына татар юнәлеше бөтенләй кирәк түгел булып чыга... Ә татар мәктәпләре әле бүген бар. Аларда кем эшләргә тиеш буладыр алга таба — бусы билгеле түгел. Бу бит инде җитәкчелекнең уйламавыннан килеп чыккан нәрсә.
Р.Юныс:
— Безнең әлеге сөйләшү — киләчәккә төбәлгән. Әйтелгән сүзләр — нәтиҗә ясау, уйлану һәм киләчәктә эшлисе эшләр.
Ф. Сафиуллин:
— Алай гына түгел. Без зарланып әйткән сүзләр, теге нәрсә бетерелде, бу нәрсә бетерелде, дип, бу — торгызылырга, кайтарылырга тиешле әйберләр.
Р.Вәлиев:
— Сөенерлек нәрсәләр дә бар... Мәсәлән, чит илләрдә йөргәндә дә, башка төбәкләрдә булганда да, иң нык куандырганы — татар дигән халыкның дәрәҗәсе күпмедер артканын сизәсең. Әбрар Кәримуллин белән 1991 елда Канадага барып төштек. Татар дигәч, куллары белән менә болай итеп тә, тегеләй итеп тә күрсәтәләр. Лондонга бардык, анда да шул ук хәл. Татарны атта кылыч селтәп чабып йөргән ярымкыргый зат итеп күз алдына китерәләр. Ике ел
136
элек Төркиягә баргач, Тукайның дүрт телдә чыккан әкиятләрен Төркиянең ул чактагы Президенты Абдулла Гөлгә бүләк иттем. Китап татарча, русча, төрекчә, инглизчә иде — ул шунда төрекчәсен рәхәтләнеп, бөтен нәрсәсен онытып, кычкырып укып утырды һәм шунда әйтеп куйды: «Татар халкы — галим халык, татар халкы төрки халыклар арасында иң алга киткән халык», — дип. Димәк, әгәр инде Президентлар шулай уйлый икән, юктан гына барлыкка килгән фикер түгел бу.
Әмма начар якка үзгәрешләр дә бар. Менә Фәндәс абый әйтте бит, басмачылар чорын искә ала башладылар, дип. Анысы да бар, әйе. Беркөнне Казанда казакъ язучысы белән сөйләшеп йөрдем. Ул хәтта XIX гасыр азагында, XX гасыр башларында Урта Азиядә мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән милләттәшләребезне дә гаепләргә маташа. Менә сез безне тамырларыбыздан читләштердегез, сез безгә рус мәдәниятен алып килдегез, рус культурасын керттегез, руслаштыруда, европалаштыруда татарларның өлеше бик зур, ди бу. Без һич тә күңеле Исламга ята торган халык түгел идек, мәҗүсиләр идек, тәңречеләр идек, сез безне ислам диненә өстерәп алып керттегез, дип, безне хәтта шул яктан гаепләүчеләр дә барлыкка килде.
Д. Исхаков:
— Күзне ачып карарга кирәк, көрәш ул төрки дөньяда да бара, әйе, ике генә әйберне әйтәм. Казакълар белән хәзер без Алтын Урда мирасын бүлешәбез, һәм бу җиңел әйбер түгел... Аларда элек тә Шәрекъ институты бар иде. Алар мирас белән күбрәк эшлиләр. Казакълар һәм алар артыннан башкортлар борынгы төрки мираска да бик каты дәгъва белдерәләр. Һәм бу — безнең өчен катлаулы проблема, чөнки борынгы төркилекне өйрәнгәндә, иң әүвәл кабилә системасы килеп чыга. Татарда кабиләләр сакланмаган, шуңа күрә кабиләләр аркылы турыдан-туры төпкә төшә алмыйбыз. Һәм болар хәтта кыпчак яисә татар кабиләләренә дә дәгъва кылалар. Менә бу — катлаулы әйберләр, алдан уйламыйча, эзләмичә генә бу әйберләрне күтәреп чыгып булмый.
Тагын бер ягын әйтер идем: мәдәният ягыннан, никадәр генә тырышсак та, бездә стратегик юнәлешне билгеләүче институтлар барлыкка килмәде. Беләсез инде, Татарстан стратегия белән бераз шөгыльләнә. Әгәр дә «Татарстан — 2030» дигән программаны ачып карасагыз, анда татарның эзе дә юк. Ә бит бу — дәүләт программасы. Билгеле, Леонтьевлар (беренче каналның «Однако» тапшыруын алып баручы) эшләп биргәч, анда татар булмый инде. Ә менә үзебез шундый әйберне күтәреп чыга алмыйбыз. Галимнәр дә тупланмаган, аннары бу эшне оештыра алырлык эшмәкәрләр дә җитәрлек түгел. Быел Алтайга барганда, алдан сөйләшеп, 12 кешене чакырдык. «Алтай» исемле клуб төзеп, шунда уртак милли проблемаларны тикшерербез дигән идек. Ләкин күпчелек халык килмәде, чөнки матди як бар бит, ә безнең эшмәкәрләргә милли проблемалар ят нәрсә. Дәүләткә исә кирәк түгел. Бераз интеллигенция вәкилләре бар. Ләкин аларның да күбесе тиешле кимәлдә түгел, чөнки бик катлаулы проблемалар хакында сөйләшергә кирәк. Һәм без киләчәккә шул Леонтьевлар язып биргән стратегия буенча барабыз чынлыкта.
Р.Вәлиев:
— Дамир әфәнде, мин сезнең белән тулаем килешәм. Ул стратегиянең проектын укып чыкканнан соң, минем чәчләрем үрә торды. Чыннан да, анда татар мәдәнияте, татар мәгарифе, гомумән, татар халкы турында сүз бик аз иде. Милли мәгариф, миллилек бары тик башлангыч мәктәп өлешендә генә бар иде. Мин шуннан соң Президентка хат язып җибәрдем, Татарстанда мондый программаны ничек кабул итәргә мөмкин, дип. Президент аны мәгариф һәм икътисад министрларына җибәрде, шуннан соң гына милли мәгариф турында өстәмә бүлек барлыкка килде. Әлеге стратегияне гамәлгә ашыру программасын эшләгәндә активрак катнашырга иде безгә.
Р.Юныс:
— Бер бик тә саллы сорау бар әле безнең: татарны тулаем милләт итеп берләштерү җәһәтеннән ниләр эшләнде һәм ниләр эшләнмәде? Кытайдан кайткан Зифа Табиева сүзләре һич истән чыкмый: «Менә без, Голҗадагы татарлар, чит илдә яшәсәк тә, шулай тату, халкыбызны, туган телебезне яратып, бердәмлек аңы белән тырышып-тырмашып яшәгән, һаман алга омтылган идек... Казанга кайтырга кирәк, үз җиребездә үзебез булып яшик дип Казанга кайттык. Тик монда үз телендә сөйләшкән, үз тарихы белән якыннан кызыксынган, халкының киләчәген төптән уйлап кайгырткан яшьләрне эзләп табарга кирәк икән әле! Әллә татар булып калыр өчен чит илдә яшәргә кирәк микән ул?» 1998-2008 елларда Кытайда татарларның дәүләт депутаты булган Әдибә Исхакова да миңа нәкъ менә шундый сүз әйтте. Тагын бер мисал өстим моңа. Берничә ел элек радиода турыдан-туры элемтә барганда, бер тыңлаучы Татарстан прокуратурасының зур бер түрәсенә, Татар бистәсендә өйләрне
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
137
сүтәләр, бистә тарала, квартирларны бер йорттан булса да бирергә иде, диде. Шунда теге түрә татарларның шәһәрдә бергә яшәвен... кыргыйлык дип атады. Татар патша Россиясендә шулай бергә яшәгән — яраган, Татарстан дигән республикада исә бу кыргыйлык икән!
Д.Исхаков:
— Нью-Йоркта кытайлар яшәгән җир өч-дүрт чакрымга сузыла. Чайна-таун дигән кытай шәһәрчеге бу. Йөреп чыктым, кибетләре, рестораннары, үзләренә кирәкле бөтен нәрсәләре бар монда.
Р.Юныс:
—Түрәләрнең бер өлешенә татарларның татар булып татарча яшәү омтылышына, ягъни гап-гади һәм тап-табигый эш-гамәлләренә җинаять чигендәге нәрсә яки хәтта җинаять дип карау хас.
Р.Вәлиев:
— Кыргыйлык дигәннән искә төште. Түбән Кама ГЭСы төзелгәннән соң, ул яктагы күп авыллар су астында калды. Шул вакытта партиянең Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляев бик тә «кыргый» гамәл кылды. Күчерелгән һәр авылга бер йорт бирде. Алар гомер буе күршеләр булып бергә яшәгәннәр, хәзер дә бергә яшәсеннәр, дип. Мәсәлән, 120 йорт икән авылда, бөтенесен 120 фатирлы бер йортка кертеп урнаштырды.
Р.Юныс:
— Бу җәһәттән Мансур Вәлиев 1989 елны үткәреп, «Казан утлары»нда басылган әңгәмәдән Нәкый ага Исәнбәт сүзләрен дә китерим әле. «Шәһәр җирендә фатир биргәндә, бер йортка бер милләт кешеләрен урнаштыру әйбәт. Балтыйк буе республикаларында ул әнә шулай эшләнә».
Рәсәй күләмендә милли-мәдәни автономиябез бар иде. Исәнме ул хәзер, тәэсире нигә сизелми? Бөтендөнья Татар Лигабыз да бар иде. 1991-1997 елларда аңа Гали Акыш җитәкчелек итте. Хәзер бармы бу Лига? Йә ярар, болары үзләре аерым бер сөйләшү сорый...
Президент сайлау мәсьәләсенә килик. Гади мәсьәләме бу? Әллә берәр хикмәте бармы?
Д.Исхаков:
— Моның ике ягы бар. Беренче чиратта, без моңа дәүләт атрибуты буларак карарга тиешбез. Әлеге институтны саклап калу бик мөһим. Рөстәм Нургалиевич әле тегендә, әле монда бара — бик еш йөри инде ул. Аның белән йөргәләгән бер кеше: «Миңнеханов, төбәкләргә чыгып, татар белән очрашканда, гомумтатар Президенты була», — диде. Чыннан да, шулай бу. Димәк, моның дәүләтчелек өчен дә, милли яктан да әһәмияте бар. Мәскәүдә акыллырак шәхесләр күбрәк булса, бәлки, бу институтны бетермәсләр әле. Чөнки, телисеңме, теләмисеңме, татарның Россия эчендә аерым урыны бар. Шул урынны билгеләгән институт бу.
Р.Юныс:
— Татарстан референдумы, аңа таянып эшләнгән Татарстан Конституциясе, хәтта Рәсәйнең үз Конституциясе дә, Президент итеп Татарстан халкы сайлап кую да Рәсәй җитәкчелегенә берни түгел инде, алайса? Шулай телибез, бетте-китте, вәссәлам!
Р.Вәлиев:
— Урыста бик әйбәт әйтем бар бит: «Как назовёшь корабль, он так и поплывёт». Корабка нинди исем кушсаң, шулай йөзеп китә, ди урыс. «Президент, булды ни дә «Башлык», «Ил башы» булды ни, барыбер түгелмени, диләр. Барыбер түгел. Искиткеч зур мәгънәгә ия булган нәрсә бу. Мин ышанам: безнең парламент та бу исемне, бу атаманы калдыру өчен барысын да эшләячәк. Һәм Россия җитәкчеләре дә монда уйланырга тиеш. Әмма теге элекке сүземне әйтәм: мәҗбүр итмичә алар моны беркайчан да эшләргә җыенмаячак.
Ф. Сафиуллин:
— Россия Конституциясендә вәкаләтләр өч өлешкә бүленгән: федераль дәүләт вәкаләтләре , уртак вәкаләтләр һәм субъектларныкы. «Президент» атамасы субъектларның үзләренең карамагында. Федераль карамакка кергән вәкаләтләрдә ул юк, уртакларында ул юк, ә Конституциянең 73нче маддәсендә менә бу беренчесенә, икенчесенә кермәгән вәкаләтләр барысы да субъектларныкы, диелгән. Димәк, ул — безнеке. Аннан соң, Татарстан ул дәүләт дип игълан ителгән. Тегеләр исә — республикалар, ә дәүләтнең, Россия Конституциясендә язылганча, үз Конституциясе була. Анда болай диелгән (74, 76нчы маддәләр): «Россия Федерациясенең субъекты үзенең вәкаләтләренә генә кагылышлы мәсьәләләр буенча закон
138
кабул иткәндә, ул закон федераль закон белән тәңгәл булмаса, субъектның законы үз көчендә кала». Менә бу — безнең хокукый нигезебез. Тагын бер үтә мөһим нәрсә: Россия Конституциясенең 15нче маддәсендә: «Конституция Российской Федерации — основной закон прямого действия», — диелгән, ягъни ул турыдан-туры кулланыла. Аңа башка төрле арадаш законнар кирәкми.
Р.Юныс:
— Безнең журналистлар, ни гаҗәп, менә мондый темаларга кермичә яши алалар! Референдум вакытында да шулай булган иде. Бер ай буе барды матбугат көрәше. «Вечерняя Казань» һәм Мәскәү гәҗитләре суверенитетка каршы берсеннән-берсе усалрак мәкаләләр чыгарып торды. Татар матбугатыннан ике-өч кеше тырышты инде шунда. Шөкер, язучылар, юристлар, галимнәр үз сүзен әйтте. Революциягә кадәр һәм аннан соң ничәдер ел булган ул чын татар матбугаты. Аннары инде «орган гәҗитләр», кушканны гына үтәүче журналистлар китте. Мөстәкыйль фикерләү юк, кыюлык юк. Онытмыйк: гадел сүздән курыккан журналист иблискә хезмәт итә. Хөр фикерле кешеләр, чын милли зыялылар тәрбияләргә кирәк.
Р.Вәлиев:
— Дөрес әйтәсең, Рәфикъ. Милли тәрбия кирәк. Гаиләдән башлап. Балалар бакчасында, мәктәптә, югары уку йортында, бөтен мәдәният оешмаларында. Әгәр дә без халыкка милли тәрбия бирүне көчәйтмәсәк, тик торганда гына әллә каян күктән безгә милли проблемаларны белгән милли гамьле журналистлар төшермәячәкләр. Язучылары була әле аның. Милләтнең үз бәгыреннән сыгып чыгарган кисәкчеге кебек бит инде ул язучы халкы. Язучының төп темасы милләт язмышы булырга тиеш дип Туфан абый юкка гына әйтми иде. Ә инде халыкта милли рух тәрбияләр өчен, бүген аның институтларын булдырырга кирәк. Балалар бакчаларында беркадәр башланды әлеге эш. Бу темага хәтта минем үз гаиләмдә дә кайчак бәхәс купкалый. Нигә сез урысларны, башка милләтләрне татарча укытып тилмертәсез? Күпме экономия булыр иде, шул акчаны нигә татар мәктәпләрен ныгытырга гына бирмисез, диләр. Аларда барыбер татарга нәфрәт кенә уяна, нәрсәгә кирәк сезгә аларның татарча белүләре, татарларга шәпләп өйрәтегез татар телен, татар мәктәпләрен ныгытыгыз, татарларның шулай алга киткәнен күреп, алар да үзләреннән-үзләре килер, диләр. Болай фикерләүдә дә күпмедер хаклык бар шикелле.
Ф. Сафиуллин:
— Мәгариф турында мин дә әйтим әле. Без ничек кенә тырышсак та, балаларыгызны татар мәктәбенә бирегез дип үгетләсәк тә, иң зур тормоз монда — Россиянең бер законы. Бердәм дәүләт имтиханының нормасы уртак бит, ягъни рус телен татар да, чуваш та, мари да рус белән тигез, үз ана теле кебек белергә тиеш булып чыга. Шулай булгач, бу рус түгелләрнең ана теленә хокукын бетерү инде. Совет заманындагы кебек булса да, ничектер җиңеләйтелгән имтихан кертмичә, рус телендә генә булган бердәм дәүдәт имтиханын үзгәртмичә һич ярамый.
Р.Вәлиев:
— Әйе, татарның иң зур дошманы бүген — милли мәгарифтә рус телендә генә бирелә торган бердәм дәүләт имтиханы. Әле ул моңа хәтле икәү иде: рус теле һәм математикадан. Россия Дәүләт Думасыннан яңа закон проекты килде. Ул проект узса, БДИ дүрткә әйләнә: Россия тарихы белән рус әдәбияты да өстәлә. Бу ике фәнгә, димәк, өстәмә сәгатьләр бирелә, ә аларны каян алачаклар? Тагын татар телен, татар теле дәресләрен кыскарталар, димәк!
Ф. Сафиуллин:
— Шуның өчен БДИгә каршы көрәш БДИне татарча бирергә рөхсәт итегез дип түгел, «Татар халкын үз ана теленнән баш тартырга мәҗбүр итмәгез!» дигән оран белән барырга тиештер дип уйлыйм мин.
Р.Юныс:
— Татар мәгарифе совет чорында ару гына яшәде әле ул. Хрущёвка кадәр. Коммунизм төзергә җыенган Хрущёв кына җимерә башлады аны — коммунизмда бер генә тел булырга тиеш дип.
Р.Вәлиев:
— Бездә нигә элеккечә милли хәрәкәт, дәүләтчелекне ныгыту, мәйданнарга чыгу, көрәш юк, диләр. Еллар буе мәйданда ач утырып булмый бит инде. Һәр заманның үз ысуллары була. Элегрәк шундый ысул белән көрәшелде. Бүген исә — бүтәнчә. Бүген без менә «Казан утлары» нда утырабыз икән, «Казан утлары» журналы, димәк, бу эш белән үзенчә шөгыльләнә. Һәрбер оешма хәзер гамәли эш алып барырга тиеш. Үзе булдыра алганча. Менә Рафаэль, Дамир
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЯҢА ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕНӘ — 25 ЕЛ
139
әфәнделәр һәм башкалар бу хәрәкәтнең теориясен, тактикасын эшләделәр, юлын сызып күрсәттеләр, хәзер шушы юлдан барырга кирәк. Әгәр без шушы сөйләшү белән генә чикләнеп калсак, бернинди алга китү дә булмаячак.
Д.Исхаков:
— Шунысы начар бу вазгыятьтә: әлеге эшләрне координацияләүче үзәк юк. Ул дәүләтнеке дә булырга мөмкин, ләкин көчле булырга тиеш. Яисә көчле шәхесләр утырган урын булырга тиеш.
Ф. Сафиуллин:
— Дәүләт бит кирәкле сүзне Татар конгрессы аша әйттерә ала. Иң уңайлы вариант бу.
Р.Вәлиев:
— Бу сүзем бүтән нәрсә хакында. Чын татар Татарстаннан читтә генә яши дигән фикер әйтелде. Татарстаннан читтә генә милләт турында күп уйлыйлар, татар анда гына сакланып кала, диделәр. Бу фикердә беркадәр хаклык та бар, ләкин бу чит илгә күчкән беренче буын, икенче буын, өченче буынга карата дөрес, ә хәзер, дүртенче буында, инде ул да сүнеп бара. Финляндиягә бардым, анда да инде татар яшьләре күбрәк финчә сөйләшәләр, Америкага бардым — инглизчә сөйләшәләр, Канадада инглизчә сөйләшәләр. Кытайдагылар уйгырча, казакъча сөйләшәләр, татарчалары такы-токы гына. Шуңа күрә моны байрак итеп күтәреп йөреп булмый, аларда да проблема бар.
Р.Юныс:
— Юк, бу бит һич тә байрак итеп күтәрелми, татар тормышы бөтен яклап чәчәк атарга, дөнья татарларына таяныч булырга тиешле Казанда хәлнең шундый булуына ут йотып әйтелә.
Р.Вәлиев:
— Аларга рәхмәт, йөз ел буена татарлыкны саклап килгәннәре өчен.
Ф. Сафиуллин:
— Көчле университетыбыз булса, гуманитар юнәлештә, алар бездә укып кайтырлар иде.
Д.Исхаков:
— Наив караш инде бу. Көчле университет булсын өчен, көчле профессорлар кирәк. Безнең Тарих институты эчендә азрак реформалар үткәрелде бит инде. Анда борынгы төрки чорны өйрәнүче бүлек төзеделәр. Башына Альберт Борһановны куйдылар. Ул исә борынгы төркиләр белән шөгыльләнүче бер генә кеше дә юк, ди. Университеттагы өлкән яшьтәге профессорлар бөтенесе дә «отставка»га киттеләр.
Р.Юныс:
—Китмәделәр, җибәрелделәр. Юксамәгарифтән, мәдәнияттән, матбугаттан булдыклы татар кадрларын пенсия яшенә җиткәч тә җибәрергә ашыкмаска кирәктер. Булганны бетерергә түгел, булмаганны бар итәргә кирәк бит татар өчен үтә авыр бу заманда. Авыл хуҗалыгы академиясе, Архитектура-төзелеш университеты, Техник университет, Технология университеты галимнәре (исемнәре «Татар гаме» дигән китабымда аталды
— 443 биттә) татарча терминологияне эшләп, сүзлекләр әзерләп, дәреслекләр язып, бу уку йортларында гомер булмаганны татар группалары ачуны тәэмин иттеләр әнә!
Ф. Сафиуллин:
— Аннан, кызганычка каршы, бер начар юлдан кереп киттек. Мәдәният хәзер
— күңел ачу чарасы гына. Халыкның аңын, культурасын үстерү чарасы түгел. Нинди зур мәҗлесләрдә, банкетларда татарның атаклы артистларын җырлатып, ашап-эчеп утырабыз.
Р.Вәлиев:
— Анысы — мәҗлесләрдә, менә безнең радиода, телевидениедә татарның классик музыкасын ишеткәнегез бармы?
Р.Хәким:
— Тагын бер телевидение каналы кирәк татар телендә. 24 сәгать фәкать татарча сөйләсен. Киңәшче чагымда Шәймиевкә әйткән идем, дөрес, диде.
Р.Юныс:
— Әйе, бик тә, бик тә кирәк мондый канал! «Яңа Гасыр»га килсәк, кимчелекләр күп анда. Алып баручыларның кайберләренә әдәби телне, татарча әйтелешне белү, зәвык җитеп бетми. Әйе, шырды-бырды җырларны да күп тыңлаттылар—шаукымга бирелеп. Бу канал өчен һич
140
тә кирәкмәгән очраклы тапшырулар да күптин-күп. Ләкин, шөкер, халкыбыз өчен витамин кебек тапшырулар да бар бит. Бу — «Без тарихта эзлебез», «Мәдәният дөньясында», «Халкымминем», «Күчтәнәч», «Переведи! Татарча өйрәнәбез», «Поём и учим татарский язык», «Яшьләр оп-1те» һ.б. «Татарлар» тапшыруының төп хәбәрчесе Ләйсәнә Садретдиновага тырышлыгы өчен мин хәтта орден да бирер идем әле... Бу каналдан йөз чөермәскә, аны аруландырырга һәм көчәйтергә генә кирәк.
Ф. Сафиуллин:
— Дәүләт Советы беркетмәләрендә Суверенлык декларациясенә, Референдумга, Татарстан Конституциясенә, Татарстанның һәм татар халкының язмышына кагылышлы күп-күп чыгышлар һәм карарлар теркәлеп калды. Бу стенограммаларны китап итеп бастырып чыгарасы иде бит. Алар исән чакта, без исән чакта...
Р.Вәлиев:
— Мондый сөйләшүләр кирәк. «Казан утлары»нда да, ТНВда, радиода да. Матбугат, Тукай әйткәнчә, кыю, Тукайча туры сүзле булсын! Иң мөһиме: һәрберебез үз эшебездә җаваплы булырга тиеш.
* * *
Әңгәмә төгәлләнеп, ак кәгазьгә күчкәннән соң да шактый көннәр үтте. Ләкин күңелдә яңадан-яңа сораулар туа торды. Сорауларның үзәге гел шул инде: кая барабыз?
Борчылырга сәбәпләр күп иде. Шуларның берсе — туксанынчы еллар башын “онытуыбыз ”. Әйтерсең, ул чорда берни дә булмаган. Хәтта Суверенитет турындагы декларация белән Референдумның ун, унбиш, егерме еллык юбилейлары да берничек тә билгеләп үтелмәде. Оныттырмаска, онытылса, шәп итеп искә төшерергә тиешле матбугат та, күп кенә зыялыларыбыз да күрмәгәнгә салышты аларны. Мондый “акыллы ” гамьсезлек милләтебезне тромб үлеменә китерергә мөмкин ләбаса! Ләкин соңгы елда, шөкер, хәтернең, иҗтимагый-сәяси үзаңның кабат уяна башлавы сизелде. Башкалабызда, бөтен татар дөньясында Декларация игълан ителүнең 25 еллыгы да олылап бәйрәм ителде. Рөстәм Миңнеханов үткән юлдагы кебек Президент итеп Мәскәү тарафыннан билгеләп куелмады, 94,4 процент тавыш биреп, халык үзе сайлап куйды аны. Мөстәкыйльлек юлында булдырылган президентлык институтын саклап калу да бит бу! Президент Миңнехановның инаугурациядәге ант текстында үтә кирәкле менә мондый сүзләр дә бар: “Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә ”. Болар хакимият һәм халыкны якынайтуга, бергә һәм бердәм булуга күп яңа мөмкинлекләр ача.
Бу авыр чорда бердәмлек бик тә, бик тә кирәк! Четерекле хәлләр, сынаулар алда да күп көтәдер әле безне. 2017 елда Рәсәй белән икенче Шартнамәнең дә вакыты чыга әнә. Өченчесе нинди булыр, һәм булырмы әле ул? Булыр, шәт. Шәбе булыр! Тоташтан шулай чигенмәбез, һич тә җиңелмәбез — моңа хакыбыз юк!
Матбугат өчен Рәфикъ ЮНЫС әзерләде.