Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧАГЫЛДЫРЫП ЧОРНЫҢ СУРӘТЕН

Ватан
Туган нигезем ташына

Башымны терим... Эссе.
Базда яткан бәрәңгедән
Аңкыла хәтер исе.
Йөрәктә әнкәм сөтеннән
Күчкән игелек хисе.
Урман, кырлар, тау, тугайлар,

Күл, чишмәләр, күк, тургайлар —

Мөкатдәс бөтенесе.
Соң чиккәчә күзләремдә
Уңмас туган як төсе.
Ничек дөрләп кабынмаска?
Җанымда — ут яктысы...
Әйтерсең, туган нигезгә
Эрим дә кайнап тамам.
Кабатланмас моң сазымның,
Назлы, кырыс остазымның

Самими кылын табам.
Йорттагы яшь үләннәрдән
Наз сулый минем табан.
...Ватып вакыт киртәләрен,
Саф балачак иртәләре

Йөгерә миңа табан.
...Иреннән суты кипмәгән,

Үпкәләп ташлап китмәгән

Туган як — олуг Ватан!..

Шагыйрь
Бөкресе дә матурлыкка — һәйкәл!

Ямьсезләнер куйсаң төзәйтеп.
Чын шагыйрь ул күк язганны укый,

Чын шагыйрьне булмый төзәтеп.
Чынбарлыкка тугры калган килеш

Чагылдырып чорның сурәтен,

Калкан итеп хаксызлыкка каршы

Күтәрә ул сүзләр кодрәтен.
Гомер буе дөреслекне яклап,

Тоташтырып төнен таңнарга.
Кайгы, шатлыктан да чәчәк чигә:

«Җан өрче, — дип, — Раббым, аңарга».
Чын шагыйрьгә вакыт киртә түгел.

Ул — бердәмлек язы җаннарда.
Теләге юк, тезләнеп тә җирдә

Яшәү мөмкинлеген аңларга...
Чын шагыйрь ул меңнәр уйлаганны,

Изүчегә тәгъриз1 уянганны,

Тапшыручы хөкем катына...
Аллаһ кушкан вазифасын үтәп,

Ялланмыйча тамак хакына,

Риясызлык йөрткән иман белән

Хезмәт итүче ул халкына.
Үткәннәрнең тирән тамырына

Кан хәтере белән ялганып,

Бүгенгедә ачып көрәш күзен

Яши шагыйрь, ышандырып үзен,

«Киләчәк, — дип, — туар алланып».
Тоядырмы вакытыннан алда

Шәһит китәчәген алданып?

Җир йөрәге, чор йөрәге кебек,

Җыр йөрәге кебек таланып...


Моңнан туып
Тыным кыса... Анкый көек исе.

Җәберләнгән җирдә сөю хисе.

Баскан җирем күксел көл генә.

Караңгылык биләмәсе аша

Шигырь юллыйм таңның гөленә.
Юл табармы, белмим, адашмасмы,

Юлыкмасмы елан иленә?
...Тамырларда каным катып кала,

Шикләнүдән бәгърем теленә.
1 Тәгъриз — ризасызлык (протест) белдерү.
Җилдән сорыйм: «Ирештеме гөлгә

Шигыремнең моңлы дулкыны?»

Җавап килә: «Тотты аны, йотты

Салкын битарафлык упкыны».
...Көлгә өрәм, бәлки, ут терелер,

Таралыр, дип, караңгылык та.

Рухы уянмаган гавәм йоклый

Гафләт баскан гамьсез тынлыкта.
Хәлем беткән... Карашымда заман

Балкый-сүнә үзе чагыла.
Моңнан туып, ялгыз кайтып барам

Дөньялыкның бала чагына.


Кояш төшә
1
Язар сүзләр — ярсыз галәм,

Ә язмышым — каурый каләм.

Бер сүз яздым, бетте карасы.

Күргәннәрен сыйдырырга теләп,

Талды күзләремнең карасы.

Тетрәнүле, әрнүле дә карыйм

Дөньяга, мин — адәм баласы.

Нәсыйхәтең бирче, Хак Тәгаләм,

Шул бер сүздә ничек каласы?
2
Ачмасам да, башка үлчәнешкә

Күчеп, яшәешнең яңасын,

Тирәнәя, киңәя дә барган

Чарасызлыгымның ярасын

Җилемләсен сүзем... ахирәттә

Дога булып иңсен рухыма.

Үз-үземә көн-төн тукып торам:

«Чикләнгәнлек — черек тукыма.

Тукымага язган фанилыкның

Хата фаразларын укыма.
...Сират күпереннән уза алсам,

Кушылырмын яратучыма».
...Уйга талып, йоклап киткән саен,

Кояш төшә төшем учына!


Әсир
Яшәешнең асылында

Мәңгелек көрәш... һәм... кан.

Кылыч уйлап табылмаса,

Дәһшәт чәчеп танылмаса,

Кирәкмәс иде калкан...
Нәр күзәнәк, һәр тере зат

Куркынычтан саклана.
Дөнья алдында көчленең

Фәлсәфәсе аклана.
Җиңгәннәр юк... Шатланганнар
Вакытлыча шатлана.
Егылачак тантананың
Байталына атлана.

Өзелгәннәр тузан эчеп,

Изелеп кала аста.
Яулап күнеккән кешелек

Нәфес сазында — хаста.
Чарасызмын... мидә кайный

Аяусыз чор тәэсире.
Кеше — мәңгелек алышның

Боҗрадагы әсире.
Чордан чорга микроб булып,

Шулмы күчкән тәкъдире?..
Кайчан соң төшәр исенә

Хак Тәгалә исеменә

Юнәлтелгән тәгъбире?..

Алтын пәрәвезләр
Җил кагылып, чыңлап өзелгәндә

Җан кылларым — көзге пәрәвезләр,

Хөрмәт, ихтирамга лаек килеш

Бәһаләнми тузан күмгән эзләр,

Чагылганын хәят көзгесендә

Күргән саен тынычлыгым җуеп,

Чәбәләнәм, хәтер туфрагына

Чәчәк кадап, чал башымны куеп.

Сорау туа, күз яшьләрен коеп:

«Гаделләрнең нигә дөньялыкта

Яшәгәндә юк соң кадерләре?»

Вакыт узгач, басып аягүрә,

Кайсы чорны алма, соңлап күрә

Күк балкышы төшкән каберләрне...

Тормыш зарын сулап, ямансулап,

Өзелгәндә зыңлап пәрәвезләр,

Үкенермен кебек, калды диеп,

Әйтелмәгән күпме пәрвәз сүзләр.

Бүген мине иш итмәгән заман,

Бүген сине ишетмәгән заман,

Ә иртәгә, бәлки,

Юксыныр да күләгәңне эзләр. ...

Киләчәккә самими моң чәчеп,

Бәхилләшеп... юк ла, исәнләшеп,

Өзеләләр алтын пәрәвезләр...


Болыннарга чыксам
Болыннарга чыксам, күкрәгемә

Ярсыз шатлык керә ургылып.

Йоклап яткан уйлар уяналар,

Тышауларын өзеп куаналар,

Тулпар кебек күккә ыргылып.
Юкка чыга бөтен сызланулар,

Сыкранулар юган шикелле.

Рәхәт кенә татып бу дөньяга

Мин яшәргә туган шикелле.
Хуш ис кергән чакта үпкәләргә,

Эреп ага рәнҗү, үпкәләр дә.

Онытыла әре-хуры да.

Табигатькә кушылганда гына

Кеше булам лаек урында.
Сөям дә мин, гүя сөеләм дә,

Хозурланам, яшьнәп яшәрәм.

Шул мизгелдә әллә өлгерәмме

Тулы гомер җирдә яшәргә?
Чикерткәләр черли... баш очымнан

Бал кортлары уза безелдәп.
Моңнан үргән шигырь-кәрәземә

Баллы сүзләр тама җемелдәп.
...Болыннарга чыксам, күкрәгемә

Мөстәкыйльлек керә ургылып.
Әйтерсең лә җирдән җиһангача

Күтәреләм тоташ нур булып.