Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЯЗИТОВ «НУР» ГӘЗИТЕН НИЧЕК ЯЗЫП ӨЛГЕРТӘ?

«НУР» ГАЗЕТАСЫ ЧЫГА БАШЛАУГА 110 ЕЛ
Җанкай, сачең бер көлтә, җиккән атны өркетә; Баязидов «Нур» гәзитен ничек язып өлгертә?
Габдулла Тукайның 1908 елда «Авыл җырлары» мотивына язган мондый такмазасына элекке елларда аның томнарын төзүчеләр: «Петербург ахуны Гатаулла Баязидов үзе чыгарган газетаны патша хөкүмәте карарлары, татар либераль буржуа идеологларының һәм үзенең бик озын дини-реакцион мәкаләләре белән тутыра. Тукай шуннан көлә», — дигән аңлатма бирәләр иде. Дөрес, 1916 елда ук, «Нур»ның 10 еллыгы уңаеннан, аның «шималь татарлары телендә беренче гәзитә» булуын шик астына алырга маташучылар килеп чыга: янәсе, мәсләге (тоткан юлы) ачык түгел, имештер, халык арасында киң таралмый. 1926 елда журналист-тарихчы Исмәгыйль Рәми үз «альбом»ында: «Исеме «Нур» булса да, эчке һәм тышкы күренешләре белән бик нурсыз, ямьсез, укырга күңелсез гәзит иде... Моның бердәнбер яхшы ягы булса, яхшы кәгазьдә бастырылуы иде», — дип бәяләргә ашыга. Сүзлекнең киң мәгълүматлы, милли җанлы Рәис ага Даутов әзерләп чыгарган 2001 елдагы яңа басмасында да әлеге тискәре фикер
151
кабатлана. Узган гасырның 90нчы елларында татар әдәбиятының онытылган исемнәрен кайтаруда зур хезмәт куйган күренекле галим Мөхәммәт ага Гайнуллин шулай ук моннан ерак китә алмады. Ә бит, үз заманында татар телендә көндәлек матбугат булмаганлыктан, язганнарын кайда бастырырга белмәгән Тукай үзе «патша шәһәре»ндә «Нур» газетасының нәшер ителә башлавына чиксез шатлана һәм шунда ук аны тәбрик итеп, махсус котлау шигырен язып җибәрә (ул 1905 елның 6 декабрь санында басылып чыга):
Шималь яктан чыгып бәркъ, орды бер нур, Зыясыннан әнали улды пәрнур.
(Төньяктан яшьнәп яшен, бер нур атылды, Яктысыннан халыкның күзе чагылды). Мотабикъдыр мөсәммасына исме, Мөнәсыйбдыр дәни исменә җисме.
(Исеме бик урынлы, исеменә җисеме дә туры килә). Җәридә - бер фәридә, намы «Нур»дыр, Татара якты көн нәм сөрурдыр.
(Газета - тиңдәшсез нәрсә, исеме - «Нур», Татарга ул - якты көн һәм куанычтыр).
Г.Баязитов Тукайның теге чәнечкеле икеюллыгына үпкәләми, 1909 елның гает санында «Нур» иң күренекле урында «Г.Тукаев диваныннан» дигән баш астында аның «Бәйрәм бүген» шигырен бирә, 1912 елда «Милли шагыйрьләремездән мөхтәрәм Габдулла әфәнде Тукаев җәнапларының агыр хәстә улып Казаннан китү хәбәрен тәәссеф (көенеч) илә ишеттек», дип белдерә, 1913 елда исә шагыйрьнең үлемен милли фаҗига буларак хәбәр итә, бу вакыйгага зур урын багышлый һәм вафатына бер ел тулгач та аның бөеклеген искәртеп-билгеләп үтә.
«Ак патша»ның 300 еллык хакимиятенә һәм «мәҗрух указ»ына мәдхия җырлаган, соңрак Җаекта «Уклар» журналы, Казанда «Тавыш» газетасы чыга һәм тарала башлавын, гомумән, татар милли матбагасының аякка басуын хуплап (аның да шул мохиттә хезмәт итүен онытмыйк), «бишенче елны таң белән уянган» һәм «караңгылыкта нур нәшр әйләдек без» дип куанып язган шагыйрьнең холкы белән «керпе» булуы мәгълүм. Аның, үзе эшли торган матбугат басмаларын яклап, бүтән газета-журналларга карата әче
МӨДӘРРИС ВӘЛИЕВ
152
такмаклар язуы бик табигый. Ә, тулаем алганда, шагыйрь әлеге икеюллыкта Гатаулла Баязитовтан көлми, наширнең осталыгына, өлгерлегенә генә ишарә ясый.
Каюм Насыйридан башлап, Габдрахман Ильяси, Заһир Биһи, Закир Рәми, Шиһабетдин Әхмәрев һ.б.га кадәр татар зыялыларының газета яки журнал чыгарырга рөхсәт сорап язуы патша хөкүмәте тарафыннан еллар буе кире кагыла килә. Моңарчы Русия халыкларының 75 телендә көндәлек басма нәшер ителүгә карамастан, татарлар гына үз телендә матбугат бастыру мөмкинлегеннән мәхрүм була. Патша хөкүмәте 1809 елда ук татарча газета чыгаруга рөхсәт биргән кебек кыланса да, гасыр дәвамында диярлек төрле дәрәҗәдәге түрәләр бу эшкә үзләренчә каршылык тудыралар. Кыргыз яки кырым-татар телендәге газета-журналлар татарга аңлашылмый диярлек, әмма 1891 елдан башлап, хәтта В.К. фон Плевье кебек дәрәҗәле түрәләр, Казан зыялылары һәм эшмәкәрләре яклавына карамастан, Баязитов та хөкүмәт һәм цензура күзәтүе астында чыгачак русча-татарча «Ьәфтә (Атна)», аннары «Чишмә» исемле газетага рөхсәт сорап язган гозернамәләренә карагруһ цензор В.Смирнов кебекләрдән гел тискәре җавап ала: имештер, «халыкта рус-татар газетасына ихтыяҗ аз», ә чынлыкта, шул заман документларында (игътибар итегез: бүген генә язылган кебек!), бу газетаны чыгару «надолго устранит необходимость изучения татарами государственного языка и... будет способствовать скорее национальному сепаратизму, чем культурному слиянию татар с русским населением» икәнлеге әйтелә. Фәкать 1905 ел инкыйлабы гына кара болытларны беркадәр таратып, якты нурга юл ача — татарны матбугатлы итә. Әле 1905 елның уртасында язган бер хатында танылган мәгърифәтче, әдип, журналист Шакир Мөхәммәдев, мәсәлән, татарча газета чыгу ихтималын «дөнья асты-өстенә килмәенчә торса, йөз елдан соң» булыр дигән төшенке фараз белән бәяли.
Беренче милли газетабыз 1905 елның 2 (15) сентябрендә, ягъни моннан 110 ел элек мәгърифәтче (фәлсәфә һәм мантыйк укыткан, төрки телләр мөдәррисе), әдип, галим (ислам динен яклап, рус телендә җитди тикшеренүләр язып бастырган, ул китаплар аннары француз һәм төрек телләренә дә тәрҗемәдә нәшер ителә), дин әһеле (25 яшеннән Петербургка мәхәллә имамы итеп чакырыла, ә бераздан Император гвардиясендә кырым- татар гарнизоны һәм император конвоеның ахуны итеп тә билгеләнә), дәүләт эшлеклесе (колледжский секретарь, Чит илләр министрлыгында тылмач, Русиянең зур бүләкләренә лаек булган зат) Гатаулла Баязитов тырышлыгы аркасында гына гамәлгә куела. Бу шәхеснең исеме үзе исән чагында ук (1905 елда) Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлегенә, шулай ук ул замандагы бүтән белешмәлекләргә дә кертелгән.
«Нур» газетасының нәшер ителә башлавын хуплап, күп кенә татар зыялылары (Фатих Кәрими, Камил Мотыйгый, алда әйткәнебезчә, Г.Тукай һ.б.) хәбәр җибәрәләр. Камил Мотыйгый, мәсәлән: «Тәрҗеман» да егерме сәнәләрдән бире (елдан бирле) безә (безгә) нур иде... «Нур» исә милләтемезнең җәһаләт (наданлык)-караңгылыкларына изалә әйләсен (бетерсен)», — дип яза. Гатаулла Баязитов газета хәбәрчеләренә «үзе сөйләдеге нотык вә сүзләрендә... гайреләргә биргән нәсыйхәт сүзләренчә гамәл кылып, үзен дә яхшы тоткан кеше булса, шулвакыт, шөбһә юктыр ки, аның сүзе дәһа дә әсәрлерәк булып, икенчеләрнең колагына керә», — дигән фикерен ирештерә.
«Нур» газетасы, Г.Баязитовның үз сүзләре белән әйткәндә, «бер мәхәббәтле юлдаш» буларак, баштарак аена алты тапкыр гына чыкса, тора-бара аның нәшер ителү ешлыгы арта. 1905-1917 елларда Русиянең 17 шәһәрендә — Мәскәү, Уфа, Оренбург, Самарада һ.б. калаларда — татар телендә йөздән артык газета-журнал гамәлгә куела (аларның һәркайсын «Нур» алкышлап каршылый, мәсәлән, үзеннән соң «Казан мөхбире»нең икенче булып дөнья күрүенә «самимил-кальб (чын йөрәктән) тәбрик идәмез!.. Юлларымыз төрле булса да, мәтлаб (омтылыш), максат-морадлар һәммәбездә бердер» дип сөенү хисен белдерә). «Казан мөхбире», «Фикер», «Әлгасрел-җәдид», «Әл- ислах», гомумән, «Йолдыз»дан «Кояш»ка кадәр басмалар кабынгач, әлбәттә, каләм әһеленә эш-иҗат мәйданы киңәя. Шулай да Гатаулла агай исән чагында «Казан татар» телендә ул нәшер иткән газетаның абруе кимеми. Башта кырым татары Ильяс морза Бораганлы (Бураганский) вә ширкәте басмаханәсендә, аннары Баязитовларның шәхси типографиясендә басылган «Нур»ның 1914 елга кадәр 310 саны чыгып өлгерә.
Илдәге вазгыятьне һәм цензура басымын истә тотып, басманың мәсләген Г.Баязитов гыйльми һәм әдәби мәсьәләләрне бергәләшеп («бәхәс вә моназарә тәрәккыендә») тикшерү, ә сәяси кыйбласын «конституцияле падишаһлык» юлын сайлаган партия- фиркя белән «берлектә бармак», ягъни җәдитчеләр һәм монархистлар арасындагы «алтын» урталыкта булу дип билгели. Биредә, чыннан да, «падишаһ әгъзам император хәзрәтләре»нең фәрманнары, хөкүмәт карарлары һәм аларга мөнәсәбәтне (гел уңай гына түгел!) чагылдырган мәкаләләр белән янәшә сәяси һ.б. көнүзәк мәсьәләләрне, милли һәм дини тормышны тасвирлаучы, Русия
БАЯЗИТОВ «НУР» ГӘЗИТЕН НИЧЕК ЯЗЫП ӨЛГЕРТӘ?
153
мөселманнарының дөнья күләмендә алып барган рухи, иҗтимагый, малтабарлык эшчәнлеген яктыртучы хәбәрләр дә урнаштырыла, ягъни «дахили» (эчке, илдәге) һәм «хариҗи» (тышкы, чит мәмләкәтләрдәге) хәлләргә укучыларның игътибары даими җәлеп ителә. Аларга Шәриф Камалның беренче санда ук чыккан «Әфгалә милләтә бер имган» (Милләт эшләренә бер караш) дигән мәкаләсе юнәлеш биргәндер кебек. Мәсәлән, газета сәхифәләрендә Тукай тәбрикләп язган манифесттагы сәяси хокукларны тулысынча файдаланырга чакыру яңгырый, Бишенче елгы инкыйлаб чорында, гомумән, Русия сәяси тормышында мөселманнарның катнашуларын аклау- яклау эзлекле рәвештә чагылыш таба (ул заманда да ислам фанатизмы белән куркыту шактый көчле була бит), әйтик, Оренбург Диния нәзарәтен таркатуга каршы хатлар басыла. Мөхәррирнең җиңел кулы белән татар җәмәгатьчелеге өстенә көчле бер мәгълүмат ташкыны ишелә. Гомумән, Г.Баязитовның шул заман өчен төрле мөһим мәсьәләләрне күтәргән, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып язган мәкаләләреннән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Алар үзара аңлашуга, бердәмлеккә, алгарышка өнди. Аерым очракларда, Тукай язганча, «сүздә түгел, басмада» аңласыннар өчен, газетада кайбер текстлар (мәсәлән, муллаларны хәрби хезмәттән азат итү турында түрәләргә мөрәҗәгать яки «Несколько слов по поводу съезда миссионеров в городе Казани» дигән язма) рус телендә дә бирелә. Берничә санда Ризаэддин Фәхреддиннең «Манчжурия мәктүбләре», Г.Баязитовның «Ханкирмән» әсәре басылып килә. Газетада даими рәвештә милли сәнгатькә кагылышлы материаллар, «Социализмга фәлсәфи бер нәзар», «Анархизм- коммунизм» кебек фәнни-популяр һәм полемик мәкаләләр чыгып тора. Аның белән язышкан мәшһүр шәхесләр сафында Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Камил Мотыйгый, Кәбир Бәкер, Сәгыйть Сүнчәләй кебек каләм ияләре, Нади Максуди һ.б. абруйлы галимнәр, Дәүләт Думасында мөселман бүлекчәсен әйдәп баручы Садри Максуди, Гайсә Еникиев, Котлыгъмөхәммәт Тәфкилевләр, мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов шикелле күренекле дин әһелләре дә бар. Петербургта Җәмигъ мәчет салдыруның башлап йөрүчесе булганлыктан, Гатаулла ахун әледән-әле шул теманы кузгата, Русия мөселманнарының игътибарын бу саваплы эшкә тартып тора, иганәчеләрнең исемлеген саннан-санга игълан итеп килә (ул мәчетне салганда, Рәмиевләр, Дебердиевләр һәм башка татар байлары, Бохара әмире дә зур матди ярдәм күрсәтә).
Беренче саннарыннан ук, халкыбызның мәдәни үсеше турында кайгыртып, «Шура» журналы үрнәгендә, «Нур» да тел моназарәсе (бәхәсе) башлап җибәрә. Аңа «Татарча мөхәррирдән берничә сүз» дигән мәкаләсе белән Гатаулла Баязитов үзе этәргеч бирә. Бу эшне ул «зур педагогический һәм тарихи мәсьәлә» дип, төрек теленең язма әдәбиятта өстенлек алып торуына (күргәнебезчә, Тукайның «Нур»га котлау шигыре дә шундый корама тел белән язылган) борчылып: «Вакыт килде, милләт эшләренең беренчесе — телдер, буны сөйләргә һәм кырык кат тукырга кирәктер», — дип искәртә. Әлеге бәхәскә Нади Максуди кебек күренекле шәхесләр кушыла. Мөхәррирнең «Нишләек, кайсы телдә язаек — ягъни яңа әдәби тел (төрек госманлы теле) яки үземезнең борынгы, халкымыз сөйли торган иске татар телемездәме язамыз?» дигән соравына тәүгеләрдән булып җавап биргән Гаяз Исхакый шулай ук, госманлы төрек шивәсенә йөз тоткан «әдәби тел» була алмый , ул халык сөйләшкән җанлы сөйләмгә нигезләнергә тиеш, ди: әдәби тел «ни хакында язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аңлатырдай булу берлән буладыр. ...Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш димен һәм язамын». Тел бәхәсен йомгаклаган мәкаләсендә Г.Баязитов: «Иске аркадашымыз «Тәрҗеман» шивәсендә язуны мәгъкуль күрәдер. Без исә... «Нур» яза торган тел — татар-төрек шивәсендә язмакны хуш күрәмез... Казан халкының сөйләшә торган телдә булуны артыграк күргәне ачыкланадыр» (татар-төрек дигәнендә татар-төрки төшенчәсе күздә тотылган булса кирәк). Гомумән, Гатаулла хәзрәт чыгарган «Казан телендәге» газета безнең горурлыгыбыз санала ала, ул үз вакытында халкыбызны дини-рухи тәрбияләүдә, мәгърифәткә, милли бердәмлеккә өндәүдә, аның иҗтимагый аңын уятуда зур роль уйный.
154
Рәзән губернасының Төмәнсу авылында Касыйм мишәрләреннән чыккан рухани гаиләсендә туып, заманында Арчаның атаклы Кышкар мәдрәсәсендә белем алган Атаулла (Гатаулла) Баязит улы 1911 елның 21 апрелендә фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Аны дәфен иткән көндә, җәмәгать һәм мөселман эшлеклесе буларак зур хөрмәт йөзеннән, шәһәр башлыгы әмере белән, биш минутка ил башкаласында шәһәр транспорты хәрәкәтен туктатып торалар, завод торбалары Петербургка матәм авазы тарата (хәзер мондый хәл булырга мөмкинме?!). Бу уңайдан Ризаэддин Фәхреддин «Шура» журналында: «Милләтемезнең олуг адәмнәреннән улан бу кемсәнең фәүте (үлеме) зыягы газыйм (зур югалту) саналырга тиешледер», — дип язып чыга. Гатаулла хәзрәтнең «Нур» газетасындагы соңгы сүзләре аның рухи васыяте сыман яңгырый: «Без, Русия татарлары өчен, үзара улан ихтиляфларны (ызгышуларны) ташлап, тәрәккый вә тәмәдден (мәдәният) эшләре илә мәшгуль улырга кирәк. Безем кеби артта калмыш, тәрбиясез вә мәгарифсез татар милләте өчен шуннан башка юл тотарга ярамый».
Г.Баязитовның эшен улы — атасыннан башлангыч белем алган, башкаладагы атаклы Гуревич гимназиясен һәм аннары Петербург университетының француз- төрек бүлеген тәмамлаган, әтисе кебек үк, Чит илләр министрлыгында тәрҗемәче вазифасын башкаручы Мөхәммәтсафа дәвам итә. Тукай Петербургка килгәч, аларның очрашып сөйләшүе мәгълүм. Ул хәйрия һәм җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә (мәсәлән, генерал Шәех-Али белән бергә, кызганыч ки, рус карагруһ оешмаларына якынрак булган Русия мөселманнарының «Сыйрател-мөстәкыйм» җәмгыятен төзи), Октябрь (И.Рәми белән Р.Даутов ни өчендер Февраль дип язалар) инкыйлабына кадәр Уфада мөфти һәм Оренбург мөселман җыенының башлыгы булып тора. Бер яктан, карагруһларга якынаюы газетаның дәрәҗәсен төшерсә, Уфага китүе аның газетага игътибарын нык киметә, шуңа күрә, гәрчә кайбер чыганакларда 1917 елда большевиклар яба дип расланса да, «Нур» 1914 елда ук чыгудан туктый. Мөхәммәтсафаның тормышы, күпчелек Сталин тоткыннарыныкы кебек, фаҗигале рәвештә төгәлләнә.
1990 елның 19 февралендә, Русиянең икенче башкаласындагы милләт җанлы затлар тырышлыгы белән, «төньяктагы балкыш», иҗтимагый-сәяси һәм мәгърифәт таратучы газета буларак, яңадан кабынды. Ул, әлбәттә, Кыям Корманаев, Җәмил Гыйниятуллин, Рафис Гыйззәтуллин кебек шундагы химаячеләр ярдәмендә яши. (Кызганыч, мәгълүм сәбәпләр аркасында, хәзер инде ул ешрак рус телендә генә чыга, әмма төп мәсләге барыбер милләтебезгә хезмәт итү — гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны искә төшереп тору, онытылган исемнәрне яңарту, уртак мәдәни мәйданга берләштерү, туган телне өйрәнүгә чакыру булып кала.) Петербургта яшәүче кардәшләребезнең мәдәни елъязмасы булган басманы Татарстан да онытып бетерми. Г.Баязитовның истәлегенә Русиянең борынгы башкаласындагы Зур проспектта («Нур»ның беренче саны дөнья күргән йортта) мемориаль такта куелды (авторы
— Петербург скульпторы Әхнәф Зыякаев). Шул чорларда Мөхәммәтсафаның хәзер Иерусалимда яшәүче оныгы Ялкын белән дә элемтә урнаштырылды.
Газетаның татар матбугаты башлангычы буларак 100 еллыгын искә төшергән көннәрдә аның хакында галимнәр Равил Әмирхан, Мөнҗия Мәрдиева, журналистлар Илсөяр Хәйруллина, Хөсәен Вәлиәхмәтов, хәзерге замандагы баш редакторлары
— Баязитовның нәсел дәвамчыларыннан берсе (әнисе Аиданың әбисе Гатаулла агайның кызы Заһидә оныгына исемне дә әтисе белән бергә тыңлаган итальян операсыннан алып куша) журналист һәм мәгърифәтче, халыкара бүләкләргә лаек булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Гафурова, заманында Оренбург якларында хәйрия эше белән данлыклы Галикәев байлар токымыннан килүче, бүген үзе дә эшмәкәр Ринат Мәһдиев һ.б. язып чыкты. Әлфинур ханым башлап йөргәнлектән, газета тарихына багышланган фәнни конференцияләр оештырылды, ул шулай ук Г.Баязитовның шәхесе һәм тормышы турында монографик хезмәт язып нәшер итте.
Моннан 110 ел элек чыга башлаган «Нур» газетасы бүгенге татар көндәлек матбугатына да лаеклы үрнәк булып тора.