Логотип Казан Утлары
Шигърият

АГЫМНАРГА ЯТЫП АКМАДЫМ

***
Мин — көтүче!
Бар да дөнья көтә.
Бар да көтә нидер булса да.
Кемдер — караватта, күге — түшәм,

Кемнәр атлап чыга бусага.
Каз көтүе көтә, сыер-сарык...

Адәмнәрне җиңел алдарга.

Мәйданнарда кайчак нидер көтә,

Ялгыз гына күккә ялвара.
Бар да сорый, бар да өметләнә,

Дөнья тулы бәхет көтүче.

Халык өчен димим, нигә сирәк

Бер ятимнең яшен сөртүче?!
***
Гомер елгасында
Баткан чаклар булды,

Тик шулай да

Агымнарга ятып акмадым.
Тормыш булгач
Төрле хәлләр булды,

Тик шун(ы)сы хак —

Сатылмадым һәм дә сатмадым.

***
Алыштыралар Туган илне,
Модада алыштыру динне,

Алыштырып торалар ирне...

Инде тагын нәрсә диимме,

Оныттым ла әйтер сүземне.
Искә төште: Бик, бик теләсәң дә,

Алыштырып булмый үзеңне.
***
Бар да үтә, ләкин бар да
Онытылмый бөтенләй,

Әйтерсең лә, сүнгән учак

Акрын гына төтенли.
Ышанмасаң, яшьлегеңә
Син бер борылып кара.
Искә төшә яшьләй сөйгән.
Ябылмый татлы яра.
***
Куркыныч төш күреп уянгачтын,

Кеше җиңел сулый, шатлана.
Авырлыктан котылам, дип кемдер

Кыялардан түбән ташлана.
***
Бу дөнья кызык икән...
Син «дус» диеп йөргән кеше

Сине «дус» дия микән?!
***
Алдагыларның хатасын

Кабатламасын яшьләр!
Р.Мингалим

Кабатламас! Үз хатасы

Үзләре белән яшәр.
***
Әй зарлана! Зарларын да
Син ишет тә, мин ишет.

Зарлансам ишетмәсеннәр,

Куямын тимер ишек.
***
Карап торам: кайберәүләр

Яманлый үткәннәрне.
Инде нишлим, мин сагынам

Һаман да үпкәннәрне.
***
Кешелеккә бәхет даулый

Алладан, хакимнәрдән,

Тик кызгана үз тиенен

Мескеннән, ятимнәрдән.
***
Учактан ерак торсаң,

Туңар күзәнәкләрең.

Тик күп күрдем учакта

Янган күбәләкләрне.
***
Урыс баеса да ярый,

Хет кәчтүн кидерәләр.
Татарны, баймы, ярлымы,

Кәфендә иңдерәләр.
***
Кемдер урын били,

Кемне урын бизи,

Урындагы гына Моны сизми.
***
Кәккүк тынды бик тиз.

Унмы, унбиш...
Санаргамы әллә соңардым.
Моңсу. Тукта, шун(ы)сын яшим әле,

Ә аннары... янә сорармын.
***
Иң матур чагы урманның

Көзләрен,
Әйтерсең лә Сабан туе

Төсләрнең.


Яшерен мәхәббәт
Төшләремә керәсең дә

Кочаклыйсың, үбәсең.

Ә иртәсен яннарымнан

Мине күрми үтәсең.
***
Ничә еллар инде сине күрми,

Тыныч кына тып-тын яшим мин.

Бүген төштә синең белән йөрдем

Һәм аңладым — синсез ятим мин.