Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТ КӨТӘ ИЛДӘ ТАҢ АТУЫН

Әйләнеш
Җирләр-күкләр бертуктаусыз әйләнештә,

Әйләнешле көрәш бара яшәештә.
Бүген җиңгән җан иясе — иртәгесен

Үзе корбан башкаларга җиңелештә.
Туу, яшәү, тормыш кору, гамәл кылу —

Барысы да вакытлыча бу дөньяда.
Хикмәт шунда: акыл заты булып җирдә

Яшәвеңнән тереклеккә бармы файда?
Аллаһының дин-иманлы бәндәләре
Яшәештә бәрәкәтле тормыш кора.
Әдәп-әхлак белән гомер итүеңне

Баш очында фәрештәләр саклап тора.
Дөньяда бар рәхимсезе, бар җүнсезе —

Кеше рәвешендә булган хәшәрәтләр.
Байлык колы булып йөргән шул явызлар —

Тереклеккә китерәдер һәлакәтләр.
Җан иясе сан-сыйфатта җирдә яши —

Үз-үзенең холкына хас эшен эшли.

Керә алар төрле-төрле кыяфәткә,

Кем оҗмахка, кем үрмәли кыямәткә.

Татар аты
Атлар чаба! Кешнәү авазлары

Кайтарылып төшә болынга.

Тояк тавышлары сөйли кебек

Шанлы тарихыбыз турында.
Атлар чаба. Һәм тузгыта алар,

Борынгыдан калган чорларны.

Атлар белә һәм аңлыйлар бугай,

Бабайлардан калган моңнарны.
Атлар чаба туган туфрак буйлап,

Елга-күлләр, урман буена.

Ата-баба йөргән урыннарда

Килмешәкләр һаман туена.
Тышау салып, ятлар үз дигәнчә

Тотмак була атлар чирүен.
Вакыт көтә илдә таң атуын,

Гаярь ирләр килеп җитүен.
Ата-баба яккан учакларның

Һаман әле балкый утлары!

Очкыннардан күтәрелеп чыга

Бик борынгы татар тулпары.
Атлар чаба киләчәккә таба,

Олы юлның куба тузаны.

Мәйдан тотар ярсу атлар кирәк —

Утны-суны кичә торганы...


Сабырлык турында
Сабыр гына кояш бата,

Ай-йолдызлар төн ката.

Сабыр гына ал таң ата,

Җир-әнкәгә көн кайта.
Дөнья шулай дәвам итә,

Кем килә, кемдер китә.

Сабырлыгын җуйган затны

Ай-кояшсыз төн көтә.
Тик сабырлар атын җигәр,

Үз юлы белән китәр.

Тәкъдире белән җайлашып,

Барыр җиренә җитәр.
Сабырлык ул, аять булып,

Коръәнгә күктән иңгән.

Сабыр булуны бабамнар

Алтыннан өстен күргән.


Хуҗа бул!
Уй-фикерең, гамең бармы синең,

Әйт әле син, газиз татарым?
Телсез, динсез, илсез каласың ич,

Кая синең гаярь улларың?
Үтиләрме ата-бабаларның
Коръән тотып әйткән васыятен?
Дәште-Кыпчак, Идел-Йорт җирләре

Берләшсеннәр булып бербөтен.
Алар — скиф, һуннар, хәзәрларның

Әманәтле туган җирләре.
Шул җирләрдә әби-бабай торган,

Төрки булган ана телләре.
Милләтемнең изге мирасына

Хуҗа булды комсыз бер кавем.

Безнеке, ди алар, яулап алган

Ата-бабаларның җирләрен.
Әй син, татар! Даула үз хакыңны

Орыш-бүлеш барган дөнья бу.

Вакыт җитте, газиз ватаныңа

Син — татарым, үзең хуҗа бул!