Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУЛБАЙ МОҢЧЫСЫ

ШӘЙХИ МАННУРНЫҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ
Татар әдәбияты тарихында шагыйрь һәм прозаик буларак лаеклы урын алып торган Шәйхи
Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында хәзерге
Татарстан Республикасы Мамадыш районы Тулбай авылында крестьян гаиләсендә туып үсә.
Авыл мәдрәсәсендә укырга-язарга өйрәнә; совет мәктәбендә, аннары район үзәгендә педагогия
курсларында белем ала; ачлыктан качып, гаиләләре белән Кузбасс шахталарына китә; соңрак
укуын совет-партия мәктәбендә дәвам итә; берничә ел Себер төбәгендә культура-агарту эше
белән шөгыльләнә; армия хезмәтендә була, Донбасс якларына китеп, төрле вазифалар башкара;
аннан Мәскәүгә килеп «Эшче» («Коммунист») газетасында әдәби хезмәткәр; Казан педагогия
институтында белем ала (1933-1937); бераз вакыт «Совет әдәбияты» журналында җаваплы
сәркатип булып эшли; 1941-1945 елларда төрле фронт газеталарында хәрби корреспондент;
сугыштан соң берничә ел опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире һәм 1949 елдан
профессиональ язучы булып китә.
1928 елда «Тайга төбеннән» исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Ул бик тә
каршылыклы кабул ителә. Яшь шагыйрьнең эзләнүләрен, яңа тема-мотивлар алып килүен,
лиризмга, хис-кичерешне чагылдыруның үзенчәлекле төрләренә омтылуын читтә калдырып,
аны яңа тормыш вакыйгаларына, төрле өлкәдәге җиңүләргә битараф булуда гаеплиләр, бу исә
үзеннән-үзе «кулак сандугачы», «сыйнфый көрәштән качучы» дип усал тәнкыйтьләүгә юл ача.
1920 еллар ахырындагы вулгарь-социологик тәнкыйть «маннурчылык» дигән исем-төшенчә
уйлап табып, аны тулы бер әдәби-мәдәни күренеш дәрәҗәсенә күтәрә. Ш.Маннур иҗаттан
беразга булса да туктап тора һәм бары, Донбасс төбәгендә берничә ел эшчеләр арасында булып,
үзенең хаклыгына ышану, укучыларга нинди әсәрләр кирәклегенә төшенү аны иҗатка кайтара.
Тормыш тәҗрибәсе туплаган шагыйрьнең «Йөрәк җырлары» (1934), «Шигырьләр» (1939)
җыентыклары басылып чыга һәм зур популярлык казана. Аның «Гайҗан бабай», «Мең дә бер
кичә» поэмалары 30 нчы еллар шигъриятенең йөзен билгеләүче әсәрләр арасына керә. Халык
иҗаты традицияләренә йөз белән борылуы, вакыйга-күренешләрнең тормышчанлыгы, яңа
образ-характерлар тудыруы һ.б. — Ш.Маннур иҗатына хас үзенчәлекләр буларак билгеләнә.
Әдип иҗатында яңа бер этап 1950 еллар белән бәйле. Шагыйрь, республикадагы
үзгәрешләрне, Әлмәт төбәгенең нефть чыгарудагы казанышларын өйрәнеп, «Мактаулы
кешеләр» (1953) җыентыгын һәм «Җир-әнкәнең сылу кызы» (1956) шигъри повестен дөньяга
чыгара. Алар шагыйрьнең чор-заман белән алга атлавын, укучының рухи ихтыяҗларына җавап
бирүен раслый.
Ш.Маннур прозаик буларак та бай мирас калдыра. Аның «Муса» (1964) романы патриот-
шагыйрь М.Җәлил тормышының моңарчы читтәрәк калып килгән сәхифәләрен әдәби
156
сурәтләве белән танылу алса, «Агымсуларга карап» (1973) автобиографик китабы ХХ гасыр
вакыйгаларына шәхси-хисси, урыны белән эмоциональ-тәнкыйди һәм, иң мөһиме, шәхси
башлангычка нигезләнгән бәя-мөнәсәбәте белән киң яңгыраш таба. «Чын сөю бармы?» повесте
да лиризмы, тел-сурәт чаралары байлыгы, үзенчәлекле геройлары белән шагыйрь каләменнән
төшкән проза әсәре булуын ачык дәлилли.
Ш.Маннур балалар язучысы буларак та киң танылу ала. Аның «Каз көтүче малай», «Өч
васыять» әкиятләре, «Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Нәниләргә, дәүләргә», «Кояш,
чык, чык!» китаплары аеруча мәктәп яшендәге балалар тарафыннан яратып кабул ителә.
Әдип 1980 елның 10 июнендә вафат була һәм туган авылы зиратына күмелә. Мамадыш
төбәге аның якты истәлеген кадерләп саклый. Тулбай авылында Ш.Маннур үзе салдырган
китапханә бинасында музей эшли. Һәр ел саен әдипнең туган көнендә язучыларга һәм шул
төбәкнең хезмәт алдынгыларына Ш.Маннур исемендәге премия бирелә. Сәхнәдән исә район
газета редакциясе каршында эшләп килүче «Агымсу» әдәби берләшмәсендә каләм
чарлаучыларның олы әдипкә багышлап язылган әсәрләре яңгырый.