СӘЙДӘШ МАРШЫ, ТАТАР МАРШЫ...
Салих Сәйдәшев музеенда яңа экспозиция... Кечкенә генә, ләкин
аңа игътибар итми мөмкин түгел. Чөнки биредә Сәйдәшнең хәрби
киемнән төшкән фотосы, командир Якуб Чанышев архивыннан
материаллар, ноталар урын алган. «Кызыл Армия маршы» иҗат
ителүгә 85 ел тулу уңаеннан оештырылган ул. Бу экспонатлар
үзеннән-үзе әсәр тарихы белән кызыксынуга этәрде дә.
Җиңүне якынайтуда маршның да роле аз булмаган: сугышка
хәрбиләрне Казан тимер юл вокзалында әлеге әсәр озаткан,
канкойгыч бәрелешләрдә яуга рухландырган һ.б. Музей
хезмәткәрләре әйтүенә караганда, әсәрнең ничек, кайчан, кайда
иҗат ителүе төгәл билгеле. Шулай да эзләнә, укый торгач, әсәрнең
тууына бәйле берничә фаразга юлыктым, һәм әлеге фикер төрлелеге
маршны моңа кадәр язылган бар әсәр тарихларыннан кызыклырак
итә.
Беренче фараз радиожурналист Исмәгыйль Усманов хатирәләренә бәйле. «Салих
Сәйдәшев турында истәлекләр» (Казан, Татар.кит.нәшр., 1980. — 71-72 б.) китабында ул,
Кызыл Армиянең 11 еллыгын бәйрәм итү планын әзерләгәндә, дивизия командиры Якуб
Чанышевның радиокомитет хезмәткәрләре алдында «милли үзенчәлекле марш булдыру»
бурычын куюы турында яза. Салих Сәйдәшев белән якыннан аралашкан Исмәгыйль Усманов
шул көннәрдә төшке ашка Сәйдәшләргә килә.
«— Салих, синең кайчан да булса марш язганың булдымы?
— Юк... Хәер, дөрес әйтмим бугай, Оренбургта музыка мәктәбендә эшләгәндә омтылып
караган идем. Ә син нигә бу турыда сорыйсың әле?»
Исмәгыйль Усманов әлеге сөйләшүнең төп максатын әйткәч, композитор: «Мин лирик,
булдыра алмам», — дип баш тарта. Озак бәхәсләшкәннән соң, Сәйдәш кинәт пианино янына
утыра . «Кашларын җыерып , иреннәрен түгәрәкләп куйганнан соң, азрак кына артка каерылып
уйнап ук җибәрде. (...) Менә кульминация ноктасы... Аз гына кайгылы, әмма шул ук вакытта
кырыс һәм күтәренке трио яңгырый. Кыллар гүли... Литавра һәм труба тавышлары ишетелә,
менә безнең Кызыл Армиябез атлый. Салих тәмамлады, бармакларын клавишлардан алмыйча,
миңа таба борылды да, елмаеп:
— Йә, ошадымы? — дип сорады һәм тиз генә борын астыннан көйли-көйли, нота
билгеләрен кәгазенә төшерә башлады. — Ә менә оркестрлаштырырга вакытым калмады. Әйдә,
соңга калабыз!
Ул репетициягә ашыга иде. Кинәт миндә бер кыю уй туды. Салих киенгән арада мин
сиздермичә генә әлеге маршның кулъязмасын эләктердем».
Исмәгыйль Усманов Сәйдәшнең оркестрлаштырганын озак көтәргә туры килер дигән уй
белән, ноталарны яшертен генә дивизиядәге капельмейстерга тапшыра. Өч көннән соң әсәр
әзер була, оркестр аны өйрәнгәч, Сәйдәшнең үзен Кызыл Армия йортына чакыралар.
Композитор маршны тыныч кына тыңлый, ләкин автор билгеләвенчә, «күзләрендә
ризасызлык» була. Сәйдәш маршны камилләштерү кирәклеген әйтә, шунда ук оркестр белән
аны төзәтергә алына һәм 1929 елның 23 февраленә — Кызыл Армиянең 11 еллыгына аны
өлгертәләр. Бу — марш язылу тарихының беренче, киң таралган варианты. Музыка фәне,
Сәйдәш белән бәйле хезмәтләрдә әсәр иҗат ителүнең рәсми версиясе буларак нәкъ ул йөри.
Артист һәм шул вакытта театрның администраторы булып эшләгән Локман
ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА
128
Аитовның автобиографик очеркында әсәрнең академия
театрында иҗат ителүенә басым ясала. Әлеге версиянең
киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмавы, Аитов
кулъязмаларының китап булып басылып чыкмавына
бәйледер, алар Татарстан Фәннәр академиясе
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә
саклана (Биографик очерк. Кулъязма. ТР Г.Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
фәнни архивы. 82 ф, 1 тасв., 1 сак.берәм).
«Салих Сәйдәшевның театрда эшли торган урыны
касса артындагы минем администратор кабинетыма
янәшә, зур шыксыз гына караңгы бер бүлмәдә иде. Ул
анда көндезләрен дә ут яндырган хәлдә пианиносы
артына утырып иҗат итә иде. Мин месткомнардан
йөреп кайткач, бүлмәгә кереп эшкә тотынам, ул да анда
клавишалар өстендә өзеп- өзеп бармакларын уйната. Әледән-әле тынып тора. Уйлана булса
кирәк. Шуннан ул минем кайтканны сизеп ала да, стенаны кагып, үз янына чакыра. Мин
шундук йөгереп керәм. (...)
— Менә, Локман абый, тыңлап кара әле! — дип яңа гына язган көенең бер өзеген уйнап
күрсәтә. — Я, ничегрәк? — дип сорый. Мин үзем төшенгән кадәр бәя бирәм. (...) Бу маршның
миңа аеруча ошаган бер урыны бар иде. «Менә бу җире бигрәк тә көчле, йөрәкнең әллә кайсы
урынына үтеп тәэсирләндерә... — дигәч, «кайсы җире, кайсы, бусымы? — дип, кат-кат уйнап
күрсәтеп, төпчи-төпчи җентекләп сорый иде. Кайсы бер көннәрне исә, минем эш күбрәк булып,
аның янына керергә вакытым булмый. Ул минем кайтканны сизеп ала да маршның мин яраткан
урынын юри уйнарга тотына. Нихәл итмәк кирәк, ихтыярымны җуеп, көйгә сихерләнеп, янына
керергә мәҗбүр була идем. Шуннан ул мине бүлмә буенча әле кызу, әле җай белән генә маршка
атлатып йөртә...»
Локман Аитов әсәрнең язылу урыны һәм вакыты турында әнә шулай, ягъни Исмәгыйль
Усманов вариантыннан аермалы бәян итә. Ләкин бу язмаларда маршның Кызыл Армиянең
унберьеллыгына иҗат ителүе инкарь ителми.
Язучы Габдрахман Минский истәлекләрендә (Габдрахман Минский. Онытылмас
очрашулар. Казан, Татар.кит.нәшр., 1973) «Кызыл Армия» маршы «Шлем» спектакленең
финалы өчен язылганын ассызыклый. 1928 елның көзендә Габдрахман Минский Кызыл Армия
сафларына алына. Командиры Якуб Чанышев булган укчы дивизиянең беренче татар полкында
хезмәт итә. Бәйрәм яисә ял көннәрендә шәһәргә кайткач, еш кына академия театрына килә,
әсәрләре куелган театрда эшлекле очрашулар турында яза. Шундый очрашуларның берсендә
ул Сәйдәш белән озак кына фикер алышып утыра. «Сәйдәшев минем нәрсә язарга җыенуым
белән кызыксынды. Өстемдә яңа гына киелгән шинель, башымда шлем да булгач, аның
кызыксынуы бик ихлас иде. Аннары ул үзе дә Кызыл Армия өчен марш язу хыялында йөргәнен
әйтте. Кыскасы, сөйләшә торгач, Кызыл Армия тормышыннан пьеса язу фикере туды (...)
— Син бит шул тормышның эчендә кайныйсың хәзер. Яз әле бер пьеса! Сәхнә аркылы
маршка атлап узарлык эпизоды һәм берничә поход җыры да булсын...»
Габдрахман Минский истәлекләренә караганда, ул әлеге пьесаны бер ай эчендә төгәлли.
Полкта аңа иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудыралар. Пьесага «Шлем» дигән исем
бирелә, әсәр тиз арада академия театрында сәнгать советына тикшерүгә дә чыгарыла.
Утырышта «Шлем»га карата төрле фикерләр яңгырый, автор әйтүенә караганда, Шәриф Камал
әсәргә уңай бәя бирә. Репетицияләр башлана. «Сәйдәшев, бөтен дөньясын онытып, пьесага
музыка яза. Аның гаҗәп яхшы бер ягы бар иде: яңа нәрсә яза башладымы, язылу процессында
сине очратса, кабинетына алып керер дә уйнап күрсәтер, фикереңне сорар, киңәшеңне тыңлар,
икенче очраганда: «Әйдәле, теге көйне тагын тыңлап карыйбызмы?» — дип яңадан алып керер,
яңадан уйнап күрсәтер».
5* 129
СӘЙДӘШ МАРШЫ, ТАТАР МАРШЫ...
Әлеге тарих Локман Аитов тарихы белән тәңгәл килә, Совет Армиясе маршы «Шлем»
спектакле өчен язылган дигән вариантка тукталыр идек — спектакль академия театры
тарихына караган хезмәтләрдә 1930 елда чыккан дип билгеләнгән. Бәлки, ниндидер
төгәлсезлек киткәндер дип тикшеренүләрне дәвам иттем. Гали Арслановның «Эволюция
режиссуры татарского театра (1906-1941)» авторефератында «Шлем» 1929 елда чыккан дип
билгеләнә, ләкин Мирсәй Әмирнең «Шлем» спектакленә 1930 елның март аенда басылган
рецензиясе («Кызыл Татарстан», 1930, 1 март) әлеге фактларны шик астына алырга урын
калдыра. Ә маршның Кызыл Армиянең 11 еллыгында уйналуы төгәл билгеле. Салих Сәйдәшев
музеенда Якуб Чанышев тарафыннан расланган нота нөсхәсенең титул битендә «Марш 1ого
Стрелкового Полка в память XI годовщины Славной Красной Армии» дигән язуы бар (фотога
кара, «Казанутлары» журналы өчен Салих Сәйдәш музееннан алынды). Димәк, «Шлем»
спектакле марш язылгач, бер елдан соң гына туа. Һәм туганда, ул «Кызыл Армия» яисә «Совет
армиясе маршы» дип түгел, ә «1 нче укчы полкы маршы» буларак иҗат ителә.
Исмәгыйль Усманов һәм Локман Аитов Кызыл Армиянең 11 еллыгы кичәсе, анда беренче
тапкыр маршның яңгыравы, Салих Сәйдәшевнең үзе дирижёрлык итүен, Сәйдәшкә «мактаулы
кызылармеец» исеме һәм хәрби кием бирелүе турында ничек төгәл язсалар, Габдрахман
Минский «Шлем» спектакленә солдатлар килгән кич хакында да шундый ук төгәл детальләр
белән сөйли. Ләкин аның вариантында Сәйдәш Армия тарафыннан соңрак зурлана:
«Спектакльдән соң берничә көн узгач, полкның хәрби комиссары Минһаҗ Сәйфи мине үзенә
чакыртты. (...) Сөйләшүләрдән шунысы мәгълүм булды: Салих Сәйдәшевнең яңа маршы белән
поход җырлары — бер татар полкы өчен генә түгел, гомумән, Кызыл Армия өчен әйбәт иҗади
бүләк, сугышчыны алга өндәгән рухи корал. Шулай икән, мондый мактаулы иҗатны билгеләп
үтәргә кирәк. Дивизия командиры Якуб Чанышевның фикере шундый икән. План мондый:
беренче — копозитор Салих Сәйдәшне полкка кунакка чакырырга һәм саф алдында полкның
почётлы кызылармеецы исемен рәсмиләштерергә; икенче — полк оркестрына Сәйдәшев
маршын бик яхшы итеп хәзерләргә; өченче — полк ашханәсендә кызылармеецлар белән бергә
аш мәҗлесе уздырырга; дүртенче — полкның тегү мастерскоенда Сәйдәшевка баштанаяк
хәрби форма тегү өчен өлгесен алырга; бишенче — полк клубында концерт әзерләргә. Шул ук
кичне, полк комиссары рөхсәте белән, мин, татар театрына барып, Салих Сәйдәшевкә
комдивның чакыруын тапшырам. Сәйдәшев бу чакыруга бар иҗади ялкынын куеп әзерләнде.
Яңа марш — «Каршылау маршы»н язды».
Кыскасы, «Совет армиясе» яисә «Кызыл Армия» маршы туу һәм аның беренче тапкыр
яңгыравына бәйле вариантлар төрле. Авторларның «Кызыл Армия» маршын Сәйдәшнең
башка маршлары белән бутаулары да ихтимал. Сәйдәш маршының безнең өчен Тукайның
«Туган тел»е кебек якын һәм кадерле икәнен генә төгәл әйтә алабыз. Төрле кичә-чараларның
әлеге әсәрләрнең берсе белән тәмамлануы да очраклы түгелдер. Декабрь аенда Композиторлар
берлегенең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан композиторлары әсәрләреннән торган концертлар
узды. Шуларның соңгысы ахырында симфоник оркестр «Сәйдәш маршы»н яңгыратты. Ләкин
ул тулаем уйналмады: урта бер җирендә өзелеп, концерт тәмамланды. Күңелдә ниндидер
ризасызлык калды, бу хис миндә генәме дисәм, Казан дәүләт консерваториясе деканы Сәгыйть
Хәбибуллин: «Аңламыйлар алар татар күңелен», — дигән сүзләр белән каршыма килә. Өйгә
кайткач, күңелдәге бу бушлыкны тутыру максатыннан интернетта симфоник оркестр белән
Натан Рахлин җитәкчелек иткән чордагы язмаларны эзләп таптым. Аудио, видеоязмалар
астында тамашачылар фикере: «Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә». «Халкың өчен
горурлык хисләрен уята, канат куя». «Нинди көчле марш!», «Мәңгелек горурлык!» дигән
сүзләр язылган. Әлеге мәдхия — маршның тууы бүген инде чырай сытыла торган «совет»,
«кызыл» сүзләре белән бәйле булуына карамастан, халыкның рухында, күңелендә икәненә
тагын бер кат дәлил. Ул — татар маршы, Сәйдәш маршы!