СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
Исхак Закиров
(1911-1944)
Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан
шәһәрендә туа. Казанның Вахитов исемендәге мәктәбендә укыган
вакытта ук Г.Тукайга ияреп шигырьләр яза.
Бу елларда мәктәптә әдәби түгәрәк эшли. Аңа күренекле татар
язучылары Г.Толымбай1, Х.Туфан2, Ф.Бурнаш3 һәм башкалар еш
килә торган була. Нечкә хисле, аз сүзле яшүсмер Исхакка алар зур
өмет белән карыйлар, И.Закировка тырышып укырга, әдәби
әсәрләрне өйрәнергә, шигъри осталыкны арттырырга киңәш
бирәләр.
Мәктәптә укыган елларында ук аның шигырьләре «Яңалиф»,
«Чаян», «Азат хатын» журналларында, «Кызыл яшьләр», «Кызыл
Армия» газеталарында басылып чыга.
1934 елны И.Закиров Татгосиздатта хисапчы, читтән торып
Казан финанс-экономика институтын тәмамлый, соңыннан
Татарстан язучылар союзы идарәсе бухгалтеры. Ул Бөек Ватан сугышының беренче айларында
Казанның Сталин район хәрби комиссариатыннан армиягә алына, фронтка китә, сугышларда
катнаша. Язучы А.Әхмәт4 истәлегендә аның турында болай яза: «Мин аны Великие Луки
шәһәреннән ерак түгел, бер уйсулыкта очраткан идем. Мин дә хәрби яралылар палаткасында
ята идем... Көннәрнең берсендә, палаткадан тышта, салам өстендә бер солдат кулы муенына
асылган килеш утыра иде. Алар госпитальгә китәр өчен машина көтәләр икән. Мин Исхак
Закировны таныдым. Арыган, йончыган, битләре балчыкка буялып беткән. Без сөйләшеп
киттек.
Великие Луки өчен барган каты сугышларда сул беләгенә дошман пулясы эләгүен белдем.
Машина килүгә мин аны утыртышып жңбәрдем. Алар киткәч, әле уңга, әле сулга снарядлар
ярыла башлады...
Мине фронт газетасына5 эшкә чакыртып алдылар. Ул вакытта да Исхак Закировтан хатлар
килә һәм хат янында берәр шигырь дә була торган иде...»
И.Закиров фронтта партия сафына алына, ике тапкыр яралана: 1942 елның 26 декабрендә
һәм 1943 елның 25 сентябрендә. Госпитальләрдә ятып чыккач, яңадан үз частенә кайта.
Сержант Исхак Закиров Беренче Балтыйк буе фронты 325 нче укчы дивизиянең 110 нчы укчы
полкы 2 нче укчы батальоны капитан Гаджаев ротасында парторг булган.
Афзал Шамов исә шул фронтта «Алга, дошман өстенә!» газетасында хәрби
1 Г. Толымбай - язучы һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбай (1900-1939).
2 Х.Туфан - шагыйрь Хәсән Туфан (1900-1981).
3 Ф.Бурнаш - язучы Фәтхи Бурнаш (1898-1942).
4 А.Әхмәт - язучы Абдулла Әхмәт (1905-1976).
5 Фронт газетасына - Беренче Балтыйк буе фронтының «Алга, дошман өстенә!» газетасы.
Дәвамы. Башы 2014 елның 10 нчы санында
.әтер
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
145
хәбәрче булып хезмәт иткән. Шагыйрь И.
Закиров белән хат язышкан. «Хатларны бик
вак, хәтта чамадан тыш вак хәрефләр белән
тәмәке кәгазенә язган. Сез аны зур табаклы
тәмәке кәгазе дип уйлый күрмәгез. Юк,
андый түгел иде ул, ә вак- вак кисәкләрдән
торган кәгазь иде. Фронтта сугышчыларга
бөртекле тәмәкене кәҗә боты шикелле итеп
төрер өчен махсус өчпочмаклап киселгән
кәгазь бирәләр иде. Исхак, тәмәке тартмаса
да, кәгазен алган, әрәм итмәгән, хат язу өчен
тоткан. Чөнки сугышта кәгазь кытлыгы бик
зур иде.
Мин аңа күп итеп ак кәгазь
хәтта бер тапкыр «Ялгызлар» исемле хикәя
дә җибәрде. Аның каләме белән язылган
хәбәрләрне, шигырьләрне без газетабызда
бик яратып баса идек...», дип яза капитан Шамов.
И.Закиров 1944 елның 25 февралендә яңадан яралана, госпитальдә ята, дәваланып чыккач,
үз частенә кайта. Шул елның җәендә хәлиткеч һөҗүм сугышлары башлана, ул Бөек Ватан
сугышы тарихында «Багратион операциясе» дип атала. Безнең данлы гаскәрләребез, дошман
оборонасын җимереп, Совет Белоруссиясен азат итәргә керешә. Шул елның 14 июлендә
Витебск өлкәсенең Освейск районы Городиловичи авылы янында барган каты сугышларның
берсендә, иң авыр минутта укчы бүлегенең командиры Исхак Закиров ротаны һөҗүмгә күтәреп,
дошман ныгытмаларын атакалаганда каһарманнарча һәлак була. Автомат пулялары Исхакның
йөрәген тишеп чыга. Сугышчан дуслары аны бик олылап, аерым кабергә күмәләр һәм
дошманнан аның өчен дә үч алырга ант итәләр.
«1944 елның көз башында 325нче укчы дивизиягә барып чыктым. Аның 110нчы полкында
булдым... Полк командиры подполковник Булкаков Әгъзам Юсупович сержант Закиров
турында мондый сүзләр әйтте:
— Арысландай батыр сугышчы иде ул! Дүрт тапкыр бүләккә куйдым үзен. Соңгысында,
үлгәннән соң, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирү турында указ булды. Батыр сугышчы иде.
Ә үзе карап торырга кечкенә генә, чандыр гына...» — дип яза А. Шамов истәлегендә.
Бу язманы әзерләгәндә, мин, Исхак Закиров хатларын һәм документларын гаиләбез
архивыннан алып тагын бер карап чыктым. Аларны бик күп еллар элек аның энесе Госман
Закиров әтиемә биреп киткән иде. Менә 1944 елның августында 325нче укчы дивизиянең
110нчы полк штабыннан килгән хат. Мин аның бер өлешен генә күчерәм.
«Парторг сержант Исхак Кадыйрович Закиров үзенең батырлыгы белән бөтен полкта дан
казанган сугышчы иде. Аны һәр солдат белә, һәр солдат ярата иде. Чөнки ул хәрби һәнәрне бик
яхшы белүче батыр сугышчыларның берсе иде. Иптәшләре белән белемен бик теләп
уртаклаша, аларны оборонада яисә һөҗүм сугышлары вакытында ничек сугышырга кирәк
икәненә өйрәтә иде... Шулай ук ул сугышта үзенең батырлыгы, кыюлыгы, курыкмавы белән дә
күпләргә үрнәк булып торды. Мәсәлән, 1944 елның 14 июлендә Совет Белоруссиясен азат итү
өчен барган һөҗүм сугышлары вакытында дошман миномётлары, пулемётлары ротаның барыр
юлын кисте. Сугышчылар көчле ут астында җиргә ятарга мәҗбүр булдылар, ә һөҗүмне
туктатмаска, дәвам иттерергә кирәк. Моны яхшы аңлаган сержант Закиров шундый хәлиткеч
минутта яткан җиреннән сикереп торды да сугышчыларга карап: «Иптәшләр, алга! Ватан
өчен!» — дип кычкырып, ротаны үзе артыннан ияртеп алып китте һәм беренче булып дошман
траншеясына сикереп төште. Куркуны белмәс баһадир сугышчы шунда, штык сугышы
вакытында, кулындагы автоматы, гранаталары белән унлап фашистны юк итте.
Зам. комбат по политчасти, капитан Янчук
Парторганизатор батальона Абдялаев
Командир роты, капитан Гаджаев
Командир взвода Багданов
7.08.44».
Исхак Закиров хатларыннан (алар йөздән артык) кайбер өзекләр китерәм. Алар бу батыр
сержантның Бөек Ватан сугышында узган юлын матуррак, ачыграк итеп сөйләп бирер.
«Кадерле әнием, Госман энем, Фәүзия сеңлем!
җибәрдем. Шуннан соң ул газетабыз өчен хәбәрләр, шигырьләр язгалап торды,
ӘЛФИЯ ШАМОВА
146
Минем өчен, зинһар, борчылмагыз! Минем тамагым тук, өстем бөтен, кәефем яхшы.
Командирларым яраталар үземне.
Сезгә язасы килгән бер нәрсә булса, ул да газета турында. Күршеләрнең берәрсе «Правда»
алмыймы икән? Үзләре укыганнан соң шуны алып җибәрсәгез иде. Сирәк булса да, сәяси
китаплар да җибәргәләгез әле, зинһар! Исән кайтсам, алар арасында йөзеп укыр идем...»
19. XII.41.
«...Бик кызу чак әле. Дошманны куып барабыз. Чигенә, кача. Ләгънәтләр бөтен авылларны
яндырып китәләр. Төннәрдә күк йөзе кып-кызыл булып тора. Бер урманга сугышып барып
кергән идек, катып үлгән балалар аунап ята. Боларның барысы өчен дә үч алачакбыз
фашистлардан. Барысы өчен дә җавап бирергә тиеш алар!..»
21. XII.41.
«...Фашистларның ерткычлыгын үз күзем белән күрәм. Көн дә күрәм. Бишектәге ир
балаларны солдат булып үсмәсеннәр өчен кулларын кисеп киткәннәр...
Авылларны азат итәбез. Урамнарда фашистлар тарафыннан атылган карт- карчыклар,
хатын-кызлар, бала-чагалар аунап ята.... Боларны күргәч, йөрәгем таш кебек ката, нәфрәт
уты ташып чыга. Үлем фашистларга, үлем!»
13.IV.42.
«...Әни, бәгырем, минем өчен борчылма. Без хәзер оборонада. Тора торган урынның
түшәме немец миналары, снарядлары үтә алмаслык итеп ныгытылган. Пулялар турында
әйтәсе дә юк. Ә чыгып йөрергә миңа сирәк туры килә. Бәлки, минем миналарга, пуляларга
салкын каравым да шуннан килә торгандыр. Немецларның шартлый торган, ут булып оча
торган пуляларын бер кызыклы картинага караган шикелле генә карыйм...»
13.XI.42.
«...Мине партиягә кандидат итеп алдылар. Моңа бик шатландым. Партиягә лаеклы кеше
булып үсәргә телим, тырышам».
20. XI.42.
«Әни!
Сиңа, Госманга, Фәүзиягә сагынычлы сәлам! Үзем исән-сау. 26 декабрьдә җиңелчә
җәрәхәтләндем. Уң кулымның нәкъ терсәк турысыннан, сөяккә тимичә, пуля аркылы тишеп
чыкты. Ярамны бәйләтеп, санрота палаткасына китеп барышлый юлда миналар шартлый
башлады. Якында гына шартлаган мина белән куптарылган бер каты балчык кисәге чигәмә
килеп бәрелде... Шул көннән бирле башым сызлый, төннәрен йоклый алмыйм. Шулай да минем
өчен борчылмагыз. Барысы да төзәлер. Яңадан сафка кайтырмын, яңадан сугышырмын...»
9.I.43.
«...«Ялгызлар» дигән хикәям сумкада елап ята. Күчерергә вакыт юк. «Кораллы
тоткыннар» исемле хикәямне алуыгыз турында һаман хәбәр итмисез...
Бик тырышып стена газеталары чыгарам. Аны төрле төстәге кәгазьләр белән бизим.
Кызганычка каршы, рәсем ясый алмыйм. Белсәм, фашистларны дуңгыз итеп тә, гыйфрит
итеп тә, җиде башлы җылан итеп тә сурәтләр идем. Шулай да сугышчылар газеталарымны
бик яратып укыйлар...»
29.IV.43.
«Мине партиягә член итеп алдылар.
Казаннан мин партиясез большевик булып чыгып киткән идем, хәзер аңа партияле
большевик булып кайтачакмын. Мине анда гаиләм көтә, китапларым көтә, кулъязмаларым
көтә...»
30.IV.43.
«.Миналардан бушаган бер ящик өстерәп алып кайттым. Аны газеталардан кисеп алган
кызыклы материаллар, китаплар белән тутырдым. Үземчә мин аны китапханә дип атыйм.
Бөтен рота сугышчылары миннән укырга йә газета, йә китап алалар. Агитаторлар да
үзләренә кирәкле материалларны миннән алалар. Әңгәмә өчен төрле-төрле темага
конспектлар әзерлим. Газета да чыгарам. Каты атышлар булмаганда, авыз эченнән генә
җырлый-җырлый, окобымда күңелле генә йөрим. Нигә күңелле йөрмәскә? Иптәшләр ихтирам
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
147
итә, командирларым ярата. Батальон командирының политик эшләр буенча ярдәмчесе:
»Закиров газеталары үткен телле булып чыга, подразделениенең бөтен тормышын
яктырта», — ди.»
21. V
I.43.
«Бөрмәле капчыгын, мылтыгын һәм башка кирәк-яракларын күтәреп, кечкенә генә бер
солдат иптәшләре белән сафта тыныч кына бара. Читтән караучылар бу кечкенә солдат нигә
болай тын бара икән дип уйлыйлардыр. Тын бармый ул. Авыз эченнән генә өйдәге ак
пластинкага язылган духовой оркестр көенә җырлап бара. Шул музыка көенә атлый. Күңеле
көр, рухы күтәренке аның. Ни өчен күтәренке булмасын! Аны һәркайда яраталар. Кем соң ул?»
22. V
I.43.
«Батальон партия оешма секретаре җыелыш саен мине мактап телгә ала. Уңышлардан
баш кына әйләнмәсен! Хәзер парторг мин. Рота парторгы булгач, эшем тагын да җаваплырак
булачак. Үзем яраткан эш. Күңелле эш».
25.VI.43.
«Минем ротада агитмассовый эшнең куелышын батальонда беренче урында дип
таптылар. Газеталарым белән дә беренче урында торам».
21.VII.43.
«Афзал абый, бик үзгәрдем мин, чын солдат булдым. Сугышның беренче айларында мин,
окоп казыганда чыккан бакаларны кызганып, каскама тутырып, бер читкә, хәвефсезрәк җиргә
илтеп җибәрә идем. Иптәшләрем көләләр иде миннән. Ә моннан бер-ике көн элек мин үз кулым
белән бер фашистны тончыктырдым. Атакаларга барганда үтергәннәрне искә алмыйк, алары
бухгалтерия кенәгәсенә теркәлмәгән.
Бер сугыштан соң рота командиры миңа әйтте: «Рядовой Закиров, бу әсирне полк
штабына илтеп тапшыр», — диде.
Куып алып киттем, ләгыйньне. Полк штабы еракта, җәһәннәм тишегендә. Урман эчендә.
Җитмәсә, караңгы төшеп килә.
Күрсәң иде, Афзал абый, ул кабахәтне. Аю буе, фил буе. Ә мин аның янында малай гына.
Ул алдан бара, мин аның артыннан. Кулымда винтовка. Окоплардан ераклашабыз. Урманга
барып керәбез... Әшәке җан адымнарын әкренәйтә, як- ягына караштыргалый, миңа да күз
төшергәләп ала. Йә туктап, эчен тота да, нидер мыгырдый, ыңгыраша, эче авырта, имеш!
Сизеп торам, якынрак килүемне көтә. Өстемә ташланырга ниятли. Ахмак дип белә ахры ул
мине. Немецча да, русча да, хәтта татарча да кычкырам үзенә: «Тизрәк атла, жир бит!
Тизрәк атла!» — дим, сүгенеп тә куям, ә ул колагына да элми, мине балага саный. Ниһаять,
бөтенләй туктады, ләгыйнь. Агачка сарылды да тик тора. Имеш, барырлык хәле юк. Ә күзе
шайтан күзеннән дә болайрак.. Ахырда жанын жәһәннәмгә жибәрергә туры килде.
Әгәр кулымнан килсә, барысын да тончыктырыр идем мин аларның. Совет халкының һәр
тамчы каны өчен, ятим балаларның күз яше өчен, яндырылган, жимерелгән авыллар, шәһәрләр
өчен, барысы өчен дә үч алыр идем мин алардан...»
25.VII.43.
«Иптәш Әхмәт, барыгызга да сәлам.
Сездән минем шигырьләр басылган ике газета алдым. Рәхмәт. Үзем яңадан рота парторгы
булып эшли башладым».
Бу хатка «Атака» дигән шигырен дә язып куйган:
...Бер тавыш безне күтәрде:
— Урра!
Алга,
Ил өчен!
Кыр,
Җимер,
Үтер дошманны,
Алга,
ӘЛФИЯ ШАМОВА
148
Изге җир өчен!»
15.IX.43.
«Афзал абый һәм Абдулла иптәш!
...Күп көтә торгач, һөжүм көннәре дә килеп жцтте. Көчле, зур дулкынга без дә
кушылдык... Күптән түгел генә ике немецны үтердем. Шулай алга барабыз. Мин дә
«Батырлык өчен» медале белән бүләкләндем. Икенчесенә приказ чыкты. Алда тагын ниләр
булыр. Немец бик нык тора. Ләкин безнең көчкә чыдый алмый. Мин дә, нәнилегемә карамастан,
кулыма гранаталар алып немецлардан траншеяларны тазартканда, һәркемнән алда барам.
Гомумән, коммунистлар яхшы сугышалар. Беренче булып дошман траншеяларына Горлов,
Әхметов, Булатов, Волков, Румянцевлар сикереп төштеләр һәм үрнәк күрсәтеп сугыштылар.
Алар бүләккә куелдылар...
«Бу көннәрне мәңге онытмам» дигән шигырендә мондый сүзләр бар:
Бу көннәрнең истән чыгасы юк,
Бу көннәрне гомер онытмам!
Бу көннәрнең бөек эше өчен
һич кызганыч түгел минем кан.»
18.I.44.
«Афзал абый һәм Абдулла иптәш!
... Сезгә мәгълүм булган сугышлардан соң тагын файдага калдым6. Күргәннәрне күрешкәч
сөйләп гажәпләндерермен.
Үземне өч мәртәбә бүләккә куйдылар. Берсенә приказ да бар. Ләкин берсен дә алганым юк
әле. Үзем атакага беренче булып күтәрелдем. Хәзергә башка сүзем юк».
28.I.44.
«Әни!
Бер сугышта немец пуляларының шинелем, бүрегем, хәтта документларым белән дә
уйнавын язган идем. Ә бусында инде тәнем белән уйнады. Яраландым. Кулым белән аягым
яраланды. Зинһар, борчылмагыз. Каты яра түгел.
Хәзер госпитальдә ятам... Бу яраның ошамаган ягы шул — частемнән аерылдым. Тагын
ятлар арасына барырга туры киләчәк. Безнекеләр хәзер бик ерак алга киттеләр инде. Аларны
куып җитеп булмас. Мондый яра белән аунап ятасым бер дә килми. Сугыш — шахмат уены
шикелле ул. Үзенә тарта. Тизрәк яңадан барасым килә.
Шунысы кызык. Яшәгән кешегә барысы да кирәк. Үткән сугышта карандашлар тапкан
идем. Бусында барысын да югалттым. Шунысы яхшы — документларым, партия билетым
исән калды».
3.III.44.
Абдулла Алиш
(Алишев Абдуллаҗан Габделбари улы)
(1908-1944)
Язучы. Муса Җәлилнең көрәштәше. 1908 елның 15 сентябрендә хәзерге Татарстан
Республикасының Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
1927 елның җәендә Казанга килә һәм Казан Җир төзү техникумында укый. 1930 елда ул
Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли, аннары, 1931-1933 елларда, Казгрэс
(ТЭЦ № 1) төзелешендә гидротехник хезмәтен башкара. 1934 елда А.Алиш Казанда татарча
чыга торган «Техника» журналының җаваплы сәркәтибе итеп билгеләнә. 1937 елдан Бөек Ватан
сугышы башланганга кадәр «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә һәм
Татарстан радиокомитетында эшли. 1938-1941 елларда ул, төп эшеннән аерылмыйча, Казан
дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле,
институтны тәмамлый алмый.
Язучы Госман Бакир «Ул елларда» исемле истәлегендә А.Алиш турында болай яза: «1941
елның җәе. Матбугат йорты. Бүлмәдә язучылар: Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Хәсән Хәйри
һәм мин. Бер көнне безнең янга өстенә яшел гимнастёрка, башына пилотка кигән Абдулла
6 Файдага калдым - исән калдым.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
149
Алиш килеп керде. Ул кергәч, И.Гази каләмен өстәлгә ташлады да, урыныннан кубып:
— Эһе, әле син дә хәрби киемгә төренергә өлгердеңмени? — дип стена буендагы диваннан
урын күрсәтте.
Алиш ботинкалы аякларын чалыштырып утырды да, гадәттәгечә елмаеп:
— Әйе, китәм, дуслар, мине киендерделәр. Күрешеп чыгыйм дип кердем, — диде.
Кайсыбыз диванга, кайсыбыз урындык алып каршысына утырдык. Байтак сөйләшкәч, ул,
урыныннан кузгалып, барыбыз белән кул кысышып күрешеп чыкты. Мин аны коридор буенча
баскычка кадәр озата бардым. Абдулла минем иң якын дустым иде. Матбугат йортында бергә
эшләдек, педагогия институтында бергә укыдык. Ул гына да түгел, квартираларыбыз да бер
ишегалдында. Институттан кайтышлый Черек күл буйлап ай яктысында әдәбият турында
сөйләшеп йөрибез. Шулай йөреп, соң гына квартираларыбызга кереп китәбез. Төн уртасына
кадәр аның тәрәзәсендә ут балкый. Ул язып утыра торган иде. Шундый якын дустымның кулын
кысканда миңа бик авыр булды. Ул, баскычның бер бүлеген төшкәч, борылып карап, кулын
селекте:
— Хуш, дустым!
Бу соңгы күрешүебез булды...»
А.Алиш 1941 елның июль аенда Казанның Бауман район хәрби комиссариатыннан армиягә
алына һәм солдат-радист сыйфатында фронтка китә, Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда
катнаша. Аның шул вакыттагы адресы: ППС 670, 1003 полк, 2 батальон, 6 рота. Фронттан аның
соңгы хаты Казанга 22 сентябрьдә язылган. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында
Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. 1941 елның кышын
Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында фашистлар аны
Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә,
аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Монда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре
белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешма эшендә актив катнаша. Тормышын
куркыныч астына куеп, А.Алиш антифашистик листовкалар тарата, оешманың төрле
заданиеләрен үти. Хыянәтче доносы буенча, 1943 елның августында, яшерен оешманың эше
ачыла. А.Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алына һәм Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябыла.
А.Алиш фашист төрмәсендә соңгы сулышына кадәр Ватанга, туган халкына ышанычын
югалтмый, фашистларның җиңеләсен алдан күрә. Патриотның ныклыгын фашистларның
җәзалары сындыра алмый.
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын,
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын, —
ди ул төрмәдә язылган шигырьләрнең берсендә.
1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашист палачлары Абдулла Алишны
гильотинада җәзалап үтерәләр. Ләкин ялкынлы патриотның батырлыгы үлемне җиңде. Аның
исеме Муса Җәлил исеме белән бергә Туган илгә кайтты.
Абдулла Алиш Ватан сугышы чорында күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен 1994 елда
Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шул ук елның 25 августында Казанда
Кремль янындагы Муса Җәлил һәйкәле янәшәсендә фашист гильотинасында башлары киселгән
ун җәлилче каһарманга бронза барельефлар куела. 1996 елда ТР Язучылар берлегенең балалар
әдәбияты өлкәсендә Абдулла Алиш исемендәге бүләге булдырыла.
Гази Кашшафка
Кашшаф иптәш!
Мин Кызыл Армия сафына алындым. Сиңа минем бер-ике соңгы үтенечем бар:
1. Минем «Кечкенә хикәяләр»гә договор төзесәң иде. Аннан «Яңа әни» хикәясен төшерергә
кирәк. Редакцияләүгә А.Әхмәткә бирсәң шәп булыр иде. Син әйткәнчә әйбер өстәп булмады,
ләкин шулай да ул кече балалар өчен кирәкле әйбер. Мин сездән аны чыгаруны бик сорар идем.
2. «Кечкенә тоткын» исемле пьеса, Германия белән договор төзешкәч, планда булса да,
чыкмаган иде. Хәзер вакыты житте дип уйлыйм. Үзегез карарсыз.
3. Мин Н. Булатның китабын редакцияләгән идем, ул 13,5 табак иде, бик кыскарды, 8-9
табакка калды. Шуның редакцияләү тәртибендә кыскартылуын акт белән оформить итәргә
иде...
Сәлам белән А.Алиш.
14 август, 1941 ел (Казан утлары, 1970,
ӘЛФИЯ ШАМОВА
150
№5, 144 бит).
Рахман Ильяс
(Ильясов Габдрахман Вәкил улы)
(1908-1943)
Язучы. 1908 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Апас районы Карамасар
авылында туа. 1924 елдан Грозныйда нефть промыселында слесарь өйрәнчеге булып эшли,
1925-1927 елларда ФЗӨ мәктәбендә укый. 1929 елда Грозныйда Шәрекъ халыклары клубы
идарәсе рәисе, аннары ВЛКСМның район комитетында халык мәгарифе һәм көнкүреше бүлеге
мөдире хезмәтендә була.
1931 елда Казанга килә һәм Татар коммунистлар университетына укырга керә. 1933 елдан
Р.Ильяс Казандагы газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр,
редактор, Татарстан Язучылар союзы идарәсендә әдәби консультант, аннары Татглавлит
вәкиле булып эшли.
Бөек Ватан сугышында 228 укчы дивизиянең рота командиры сыйфатында Украинада
барган каты сугышларда катнаша, 1943 елның 23 августында Харьков тирәсендәге шундый
сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була. Үлгәннән соң Совет хөкүмәте аны
Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.
Дускай Хан7!
Хатыңны алгач та җавап язарга булдым. Сиңа менә ничек дип рәхмәтләр укып бетерергә
дә белмим. Якыннарыңнан, дусларыңнан ичмаса бер генә җылы сүз уку да күңелне күтәреп,
рухландырып җибәрә. Кайбер буш чакларны землянкага яисә блиндажга җыелышабыз да
мактаныша-мактаныша бер-беребезгә хатларыбызны укышабыз. Күбрәк хат
алучыларыбызны артык бәхетлеләр, азрак хат алучыларны уртача бәхетлеләр, ә бер дә
алмаучыларны бөтенләй бәхетсезләр категориясенә кертәбез. Соңгы вакытларда мин
урталар категориясенә кердем. Чөнки өйдән дә 15 көнгә якын хат килгәне юк иде. Нәрсә
булгандыр, белмим.
Хан дускай! Мин хәзергә «аллага шөкер» исән әле. Кыска вакыт эчендә бик күп нәрсәләр
кичерергә туры килде. Кайнар сугышлар, зур-зур походлар, шуның өстенә һәрбер сугышчың
өчен кайгырту эзсез калмыйлар, әлбәттә...
Күбрәк фрицны үтереп, үз кешеңне азрак югалту турында кайгыртасың. Тирән һәм авыр
кайгы. Хәер, сине башка нәрсәләр күбрәк кызыксындырадыр. Ләкин, дускай, фронт
картиналарын каләм белән язып бетерү мөмкинме соң? Күз алдына китер. Хыяллан. Сугыш.
Моторлар шаулавы, снарядлар гөрселдәве, пуляларның туктаусыз очулары — кан, үлек
гәүдәләр. Гаҗәеп күренеш. Нәкъ экрандагы төсле пейзаж... Бу бик табигый хәл булып күренә.
Шулай булырга тиеш төсле. Тик якында, бик якында снаряд яисә мина шартлаганда, я булмаса
җир белән күмеп киткәндә, яисә җүләр пулялар киемеңнең берәр җирен тишеп үткәндә генә
йөрәк кылт итеп куя да, шул чакны гына яшәүнең никадәр кыйммәтле икәнлеген сизеп куясың.
Ә аннан тагын онытыласың. Дөресен әйткәндә, уйланырга вакыт та булмый. Болай
җәелеп хат язуыма гаҗәпләнмә. Алгы сызыктан бер километр чамасында торабыз. Аннан
соң минем землянкамның түбәсе шулчаклы калын — 4 кат бүрәнә салынган, шайтан да
алырлык түгел. Озынга китте, туярсың.
Үзем буш вакытларны, ягъни ялга чыккан араларда язгалыйм. Дистәдән артык хикәя
яздым. Пьеса язар өчен материаллар, эшләнгән темалар бар. Тик озак итеп утырып язарга
вакыт кына юк.
Риза Ишмораттан хат алдым, «Ватан намусы өчен» газетасында эшли икән. Алар анда
күбәү. Газеталары сирәк-мирәк килгәли. М. Максудка «Совет сугышчысы»на хат язган идем.
Җавабы юк әле. Аның анда эшләвен газеталары буенча белдем...
Безнең фронт — Юго-Зап. фронт газетасы ул. Настроение турында язып тормыйм. Эшең
хаклы булгач, рух ничек булуы сиңа мәгълүм. Күңел күтәренке. Орёл юнәлешендә безнең
гаскәрләрнең һөҗүмгә күчүләре һәм союзникларның актив хәрәкәтләре бик шатландыра...
Иптәшеңә, гафу итсен, исемен оныттым, бик күп сәлам әйт. Иптәшләргә дә сәлам сөйлә.
Кашшафка, Кавига, Мирсәйгә, Гомәргә әйт, хат язсыннар. Кавига хат язган идем, нигәдер
җавап язмый, иренә торгандыр ахрысы. Ни әйтсәң дә, сез хат язарга күбрәк вакыт таба
7 Хан Җәмил, журналист.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
151
аласыз.
Хуш. Кулыңны кысам. Кайнар сәлам белән Рахман.
16 июль, 1943 ел
Минем адрес бераз үзгәрде:
Полевая почта 43020 А
Ильясову А.В.
(Казан утлары, 1970, № 5, 144-145 бит).
Александр Бендецкий
(Бендецкий Александр Григорьевич)
(1911-1943)
Язучы. 1911 елның 16 гыйнварында Украинаның Черкас өлкәсендәге Золотоноша
шәһәрендә вак һөнәрче гаиләсендә туа.
1932 елда Казанга килә һәм 1939 елга кадәр башта Торгсинның Татарстан Республика
конторасында, аннары Татарстан китап нәшриятында экономист булып эшли. 1939 елда аны
Татарстан дәүләт филармониясенә артист итеп чакырылар. Шушы чорда А.Бендецкий,
хезмәтеннән аерылмыйча укып, башта рабфакны, аннан соң Казан төзелеш инженерлары
институтының ике курсын тәмамлый һәм Ватан сугышы башланыр алдыннан Казан педагогия
институтының кичке бүлегендә укуын дәвам иттерә.
1942 елның башында, Татарстан халык комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать идарәсе
командировкасы белән, Бендецкий артистлар бригадасы составында фронтка жңбәрелә һәм
1943 елның 1 маенда, алгы сызыкта совет сугышчыларына концертлар биреп йөргәндә, дошман
снаряды ярчыгыннан авыр яраланып, шул ук көнне госпитальдә вафат була.
В Правление Союза Советских писателей Татарии А.
Бендецкий Заявление
Ввиду того, что в дни Отечественной войны, находясь в рядах РККА, я продолжаю
литературную работу (издал сборник оборонных стихов «За честь родной страны»,
агитационную книжку в стихах «Азбука Отечественной войны», писал тексты к окнам
сатиры и агитационным плакатам, участвовал в сборниках «За Отечество», «Кровь за
кровь», выступал по радио со своими оборонными стихами, сдал в издательство сборник
оборонных стихов «Суд идёт», перевёл либретто героической оперы «Алтынчәч» и т.д.) —
прошу оформить меня в члены ССП Татарии.
А. Бендецкий
26 октября 1942 г.
НА РТ. Ф. Р-7083. Оп.1. Д. 144. Л. 1. Подлинник.
Глубокоуважаемый товарищ Гиззатов!
Шлю Вам привет с фронта и сердечно благодарю за то, что Вы не забываете мою семью
(жена мне писала).
Фронтовые дела мои идут хорошо. Как могу, помогаю разгрому врага. Мечтаю о том дне,
когда после нашей победы снова вернусь в казанскую литературную семью. Верю, что этот
день не за горами.
Как идут творческие дела в Казани? Буду очень рад получить от Вас хоть коротенькое
письмо.
Привет товарищам.
Желаю Вам всего хорошего.
Уважающий Вас
А. Бендецкий.
27 марта 1943 года.
Действующая армия.
НМ РТ. КППи 120056 - 2. Л. 57. Подлинник.
Хатларны ҺӘМ искәрмәләрне Әлфия ШАМОВА әзерләде.