РУХЫБЫЗ САУ БЕЗНЕҢ
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Гаиләгезгә «Казан утлары» журналының 2015 елгы беренче саны килеп җиткәндер. Без янәдән очраштык, без тагын бергә, Яңа еллар мөбарәк булсын!
Яңа елда озатабыз үткәнен, Аның да яңа чаклары бар иде... Яңа ел төнендә теләп көткәнем Бурап, тузгып яуган ап-ак кар инде.
Белә-белгәннән гел шулай: Яңа ел таңында кар яумыйча калмый да... Иртән торып урамга чыгуга, бөтен дөнья акка төренгән була. Дөнья гел актан гына торадыр кебек. Әдипләр, шагыйрьләр өчен ап-ак кәгазь битен дә хәтерләтә әле ул аклык. Каләмеңне ман да Иланың нурына, яз гына!
Аерым елларны, галәмдәге йолдызлыклар, планеталарның урнашуы нәм хәрәкәтенә бәйләп, төрледән-төрле җәнлекләр исеме белән атап йөртү борынгы мәҗүсилектән килсә дә, аны бер күркәм йола дип кабул итү, хәтта олы бәйрәм итеп үткәрү тормышыбызга тирәнтен үтеп керде... Шәрык халыклары календаренда Яңа елның башлануы яз уртасына туры килә югыйсә.
Узган ат елы, елкы елы өмет-хыялларыбызның чынга ашуы белән дә, көтелмәгән, уйламаган мәшәкатьләре белән дә истә калыр инде... Мәдәният елы булып башланган ел, илебезгә дөньяның биш кыйтгасыннан дистәләрчә мең спортчыны җыеп, миллиардлаган кеше күз алдында Олимпия уеннарын үткәргән ел, төрки телле мәдәниятләрнең башкаласы буларак Казанда гаҗәеп күп чаралар үткәрелгән ел, ахыргы көннәрендә ил акчасының көчсезләнүе, очсызлануы белән тәмамланды... Гаҗәпләнүөстенә гаҗәпләнү тудырганы шулдыр, мөгаен — ил акчасына бәйле соңгы хәлләргә күпчелек халыкның исе- акылы китмәде кебек. Бу — ил акчасы очсызланган бер мәлдә илдәшләрнең рухи көче, егәре үз югарылыгында калуы турында сөйли, минемчә... Бар да акча белән генә исәпләнми. «Рухи кыйммәтләрне, игелекне базарда сатып алып булмый, әмма аларны анда табып була», — дигән гыйбарә искә төшә... Дөнья базарында, дөресрәге, Базарлы дөньяда рухи кыйммәтләр беркайчан да товар булмады, базар аны товар итәргә бик теләсә дә... Булыр иде дә, рухи кыйммәтләргә тиң-тәңгәл бәяләр әлегә юк.
Аяк баскан елыбызны Әдәбият елы дип билгеләү дә очраклы түгелдер... Рухи кыйммәтләрнең бәхәссез өстенлегенә ирешүдә әдәбият, китапның роле әйтеп бетергесез зур. Бөтен яшәешебез өр-яңа технологияләргә нигезләнеп корылганда да, Әлифба барлык алгарышларның юл башы булыр... Милләтебез, өммәтебезнең Бөек китабы — «Коръән» — Хак Тәгаләнең бөтен кешелеккә җиткерелгән дәреслеге булып әверелер...
Әдәбият Әнкәсе — Ана телебезнең Рухи кодрәте дә чиксез!..
Сүзләрдән җәүһәрләр тезгәндә, авазларны әйткәндәге кебек, сулыш-тын да чыга... Ул — безнең җаныбызның җылы сулышы. Ул җылы сулыш аваз булып та, моң булып та чыга.
Милли әдәбиятыбыз рухыбыз кырында туды, иманыбыз сагында яши... Ул бушлыкны кабул итми, аңа тыгыз янәшәлек кирәк. Аңа һәр милләттәшебезнең күңеле, күңеленең
Җаннан бүленгән халәт моң, Җаннарга җитәр өчен, Җырга, көйгә әверелеп, Галәмгә китәр өчен.
Җаныңны тыңлап кара да Моңлан әле, и кешем.
Дөнья фани, моңлы мизгел Мәңгелекнең бер төше.
4
түре кирәк. Соңгы берничә дистә елда җәмгыятьтә әдәби сүзнең, китапның, мәдәният- сәнгатьнең яшәеш кыры тарайган икән, бу әле рух көчсезләнгән дигән сүз түгел. һәм моңа һич кенә дә яңа технологияләр сәбәп була алмый, кыргый базарларда өстенлек иткән мал- мөлкәт, ихтыяҗларның, мөнәсәбәтләрнең котырып үсүе йогынтысыннан килә бу.
Яңа технологияләр әдәбият-сәнгатьне яшәтүдә, ишәйтүдә моңарчы беркайчан күрелмәгән мөмкинлекләр ача. Базар, табыш өстенә табыш алу максатларын алга сөреп, нәкъ Коръәндә әйтелгәнчә, кешене «шайтан коткысына — нәфес коткысына» кертә...
Әдәбият елына аяк басканда, берничә милли зыялыбызның Илбашына: «Тәңречелек — безнең хак динебез, милләтебез үссен дисәк, тәңречелеккә кайтыйк, Ислам дине гарәпләрнең үзләренә калсын», — дигән мөрәҗәгать белән чыгуы чын-чынлап сискәндереп җибәрде... Бу инде акчаның очсызлануы гына түгел. Бу — хак динебезгә, рухиятебезгә кизәнү... Бу әдипләребезне дә, әдәбият сөючеләребезне дә уйландырыр, шәт.
Кешелек тарихын үзенең яратылышыннан алып бүгенгәчә һәм бүгеннән алып мәңгелеккә кадәр тәфсилләп биргән китапларның китабы «Коръән»не инкяр итүдән чикләнү өчен, үзеңне зыялы дип исәпләү генә җитми, иманлы булу да кирәк шул.
Табигый сайланыш — катгый канун:
Ташлама юк, юк бер искәрмә.
Тарихында килеп киткәннәр күп —
Тарихта урын юк хисләргә.
Килү-китүләрнең сәбәбендә
Гыйбрәтләнеп сабак алырлык.
Бербөтенлек — Хакның таләбендә —
һәлакәттән саклап калырлык.
һәлакәтен саклап кала алган —
Бөгелсә дә, сынмас, тураер.
Бүленсә дә, кабат якынаер —
Туганнарын җыеп зураер.
Рухи берлек аркадашлык итәр,
Иңнәренә куеп иңнәрен.
Бердәм өммәт даны ерак китәр
Сындырып җаһиллек җилләрен.
Тарихында килеп киткәннәр күп,
Гыйбрәтләнеп тагы ни әйтим?
Өммәтеннән көч-кодрәт алыр да
Тураеп ук басар милләтем!!!
Узган Мәдәният елы «Казанутлары» журналы өчен үз тарафдарларын, үз авторларын, үз укучыларын барлау елы да булды. Журналыбызның укучылар даирәсе туры мәгънәсендә «мәгарифче »ләр исәбенә артты... Ел дәвамында республикабызның дистәләрчә мәктәбе, махсус урта һәм югары уку йортларында очрашуларда без укучылар һәм укытучылар, студентлар һәм галимнәр белән бердәм рухи кырыбызны сугару, үзара хезмәттәшлек итү турында килештек. Россия буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан уздырылган Казандагы форумы бу кырыбызны тагын да киңәйтте...
«Казан утлары» Яңа елны йөзләрчә яңа укучылары белән башлап җибәрә. Без, килешенгәнчә, журналыбыз битләрендә аларның ихтыяҗларына, югары таләпләренә туры килердәй әсәрләр генә тәкъдим итәчәкбез...
Яңа 2015 ел — халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулу елы... Бу — Тарихыбызның иң фаҗигале еллары... Татар язучылары, шагыйрьләре ул вакыйгаларның тере шаһитлары булдылар... Шуңа күрә дә аларның каләмнәре окоп дөреслеген язды. Безнең журналыбыз Бөек Җиңү елъязмасын үз укучыларына роман, повесть, поэма, нәсерләр аша да, документлар, хатлар аша да җиткерер.
2015 елда — Башкалабыз Казанга нигез салынуга 1010 ел тула. Әле кайчан гына аның 1000 еллыгын билгеләп үткән идек. Шул көннән Башкалабыз һәм халкыбызның өр-яңа тарихы языла башлады. «Казан утлары» халкыбызның өр-яңа тарихының сыналган елъязмачысы булачагына ышандырасыбыз килә сезне, укучыларыбыз!!!
Яңа ел безне тагын да бердәмрәк итсен. Бергә булыйк, берәгәйле булыйк!