Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘР МИЛЛӘТНЕҢ ҮЗ КЫЙБЛАСЫ

Тетрәнү
Колач җитмәс юан бер тупылны

Кәүсә уртасыннан кискәннәр.

Тамыр корымагач, аскы якның

Янтык ботаклары үскәннәр.
Шундый күренешкә тап булдым мин

Шәһәр урамында — Әлмәттә.
...Күзләремә яшьләр бәреп чыкты,

Охшаттым да безнең милләткә...


Антейга охшатып
Югарыда колак томалана,

Чигә кыса, башым авырта.

Тере мәет хәлләрендә булам

Самолёттан төшкән вакытта.

Җиргә баскач рәхәт булып китә,

Аякларга җылы тарала.
Мин, мөгаен, атом хәлемдә үк

Җир кешесе булып яралган?!


Тискәреләр ярдәме
Урыс әйтә: «Упёртый», — ди.
Татар әйтә: «Тискәре!»

Бүтән халык кем диядер,

Керә алмыйм эчкәре...
Барсына бер уртак сыйфат —

Гомер буе күзәтәм —

Кем дисәң дә, бу дөньяны

Үзсүзлеләр үзгәртә...

Күчемле дәрт
Гомерем буе ашыктырды,

Боргалады уңга-сулга.

Газаплады илтеп ташлап

Әле утка, әле суга.
Үзен күрмим, әмма беләм:

Миндә яши, тоям, сизәм.

Бер җылынып, бер күшегеп,

Дәрьясыннан хисләр сөзәм.

Бер көн мине калдырачак...

Рәхимсез ул, ачам кәртне:

Оныкларга күчеп китәр

Йөремсәк шул Сөю дәрте.


Җавабың кирәк
Шулай бар да бетәмени,

Бездән сөю китәмени?

Кемнәрнеңдер нахак сүзе

Башыбызга җитәмени?!

Кая якты көннәребез,

Жылы, назлы төннәребез?

Вакытлыча булган дисәк,

Корымасмы телләребез?

Телим таулар актарырга,

Шул елларны кайтарырга!

...Соңгы чәчем бөдрәләнә

Олы Сөю хакларына...


Төнгә рәнҗү
Бүген тагын ятып карыйм,

Беләм йоклый алмасымны.

Күзгә йокы керә диме

Шаярганда кан басымы.

Аңа кызык. Минем генә

Хәлем хөрти, җитдиләнде.

Сиңа кабат минем хакта

Ялган хәбәр җиткергәннәр.

Тәрәзәмдә ут булмагач,

Кеше уйлый: «Иртә яткан».

...Хәлләремне белешегез

Мин аунаган караваттан...


Куа киләсең
Төнлә фара яктысына

Эләккән куян кебек,

Уңга-сулга китә алмыйм.

Чыктың син каян килеп?

Әкренәйсәм, таптарсың, дим,

Юк инде башка чарам.
Син күрсәткән юнәлештә

Туп-туры барам-чабам...

Тактикаң бик камил икән,

Уйланам исем китеп.

...Кочагыңа алырсың күк,

Егылсам тыным бетеп...


ПАМФЛЕТЛАР
Иске авыздан яңа сүз
В любом случае влияние никотина

менее разрушительно, чем влияние алкоголя.
А.Невзоров

Мәгълүм инде, файда өчен

Үз кирәген һәркем тукый.

Бу очракта, күрәсезме,

Карга күзен чәүкә чокый...


Кем ничек бит...
Люди, по сути,такие же животные

и ничем особым от них не отличаются.
А.Невзоров

Ишетмәсәң ишет, колагың

Булса тишек,
Дип әйткән ди бер адәм.

Ьәммәбез дә хайванмыни?

Тәүбә, диген, бәдавам.


Аңлый башладыгызмы?
Принятие кириллицы отрезало

Русь от европейской и остатков античной культуры.
А.Невзоров

Әһә, сез дә төшенгәнсез

Алфавитның ни икәнен.

Тамырлары киселгәнне,

Киләчәктә ни көткәнен.

Үзегезгә карагыз да

Безнең хәлне аңлагыз.
Ьәр милләтнең үз кыйбласы,

Безнекенә кагылмагыз!

Яңалык түгел
Русский человек находится в

полном рабстве у взглядов начальства.
А. Невзоров

Сездә генә түгел лә ул,
Безнекеләр дә шулай.
Башны игәч, кылыч кисми,
Яшәргә шулай кулай...


Нишләтер идең?
Табыгыз сез миңа бәхетле

дигән берәр парлы шагыйрәне.
К.Кәримов

Авыр бурыч куясың бит,

Булдырып булмас кана.
Мин — кыюсыз. Бик кирәксә
Син үзең эзләп кара...


Белдем сәбәбен
Әтиләрнең җаны. — кыз балада.
К.Кәримов

Менә нигә өч кызым да
Бирмиләр икән ятка:
Әлсерәгән бер җанымны
Тарткалыйлар өч якка...


Җир белән күк арасы
Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз.
Б. Ельцин

Патшалар бик юмарт икән безнең,
Шатлыгыңнан үксеп еларлык.
...Кәҗә тоягына охшап тора
Сүз артына баскан чынбарлык...