Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ ДӘВАМ ИТӘ!

Үткән елгы 9нчы санда мәкаль өмәсе игълан иткән идек. Шөкер, авторларыбыз да,
укучыларыбыз да битараф калмады. Соңгы дүрт санда 128 мәкаль басылды. Монда менә
яңаларын да күрәсез.
Бу - олы эш, бөек гамәл ләбаса. Халкыбыз гасырлар буена, иң авыр чорларда алып барып
та, ХХгасырда өзелеп калганны тергезү, элекке бай мираска XXI гасыр мәкальләрен ялгау.
Әлеге чәчрәп торган тере гакыл-гыйбрәт, әхлак маякчыклары кеше планетадан-планетага
сәяхәт итәчәк фантастик заманнарда да кирәк булыр әле. Четерекле хәлдәге милләтебезгә
алар хәзер аеруча кирәк. Шуңа күрә бу игелекле эшкә бөтен халкыбыз кушылсын иде!
Мәкальләрне, инде әйткәнебезчә, гел өстәп торырга да ярый. Мәкаль капчыгыбыз, ягъни
чыгарасы китабыбыз, мөмкин кадәр тулырак булсын. Басылган мәкальләрнең иң шәпләрен
аерып күрсәтү дә фарыз эш.
• Әдәбиятсыз халык әдәп белмәс.
• Эт кадерле илдә кеше кадере бетә.
• Сүнү өчен дә янарга кирәк.
• Ялгызлыкның ялы юк.
• Ялкаулыкка өйрәнәсе юк.
• Түбәнгә тәгәрәргә тырышлык кирәкми.
• Сабыр кешедән шайтан өркә.
• «Авыр!» — дигән саен йөгең авыраер,
Авыр йөккә канат куйсаң, җиңеләер.
• Бала-чага... йөрәгеңне балалыктан чыккач чага.
• Тәрәзә белән көзгегә хатын-кызлар яше сеңгән.
• Усаллыкны җиңеп булмый усалланып,
Киреләрне җайлап булмый киреләнеп.
• Уйлар ишек ачса, йокы кача.
• Йөрәкнең көче кичерүдә.
• Көнче дус дошманнан яман.
Разина МӨХИЯР, Чаллы


• Фикер хөрлеге — күңел көрлеге.
• Тел — милләт агачының тамыры, әхлак — аның җимеше.
• Ачык булса язын күзең, якты булыр көзен йөзең.
• Тапланмый күңел көзгең, булса иманың тезген.
• Яшьлекне күбрәк сәламлә — картлык чигенер.
Марзия ХАЛИКОВА (ӘХМӘДУЛЛИНА), Саба районы Юлбатавылы


• Кечелекле булмаган түрә үчлекле була.
• Гүргә сыймас кеше булмый, гүр сыйдырмас эшләр була.
• Күршең чырае — синең йөзең чагылышы.
• Ярлы бул — ялчы булма.
• Һәр ак сакаллы аксакал булмый.
• Күңелең пакьлеге — йөзең аклыгы.
• Түрәсенең сөяленә баскан — үзе аяксыз калган.
• Ике дингә табынган — берсенә дә үз түгел.
• Халыкның власте — клиндернең уртасы.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ


• Чама белән өт, үзеңә киләсен көт.
• Байлыгыңа сөенмә, саулыгыңа сөен.
• Бәхетле булмаган бәхетле итә алмас.
• Күп тә бетә, аз да җитә.
• Мәкаль белгән — «Жигули»да элдергән.
• Гайбәт — кабымлыкка әйбәт.
• Авырлык чыныктыра, рәхәтлек аздыра.
Дания ГАРӘФИЕВА, Казан


• Акыл белән акыл мәңге бәйге тотар.
• Язганыңны халык сызмасын.
• Киләчәк максатын тоткан — күпләрне откан.
Әхәт ГАФФАР


• Кеше кала Җирдә — эше белән, ә Җир җәфалана — кеше белән.
• Кар сулары җиргә сеңә, ә гомер — балаларга.
• Сыер — сөтле, кеше... хөсетле
Ринат МӘННАН


• Балаңа мал калдырма, белем калдыр.
• Яшәргә теләсәң, үлемнән курыкма.
• Калган эш янә бер көнгә хуҗа.
• Баланы иркәләсәң дә бозасың, артык кыссаң да бозасың.
Рушания НИЗАМОВА, Аксубай районы Яңа Дума авылы
• Буйсынган халыкның буй-сыны да калыкмый.
• Сәләтлеләрне күтәрә алмаган илне сәләтсезләр күтәрәмгә калдыра.
• Яһүдләрнең дә үз мишәре була.
• Дуңгыз әйткән ди: «Итемне яратып ашаган кешене үземә охшатырмын».
• Өстән бирелгән ирекнең богавы — кесәсендә.
• Мендәргә сөйләгәнең мамыкка китәр, мөнбәрдән сөйләгәнең халыкка җитәр.
• Горурлык — күңелеңдә ауганда да аумый торган текә манара йөртү.
• Тезләнгәннең рухы да тездән генә.
• Ялкау әдәбиятны шигырь баса.
Марсель ГАЛИЕВ


Сәхифәне Рәфикъ ЮНЫС әзерләде.