Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ ТӨБӘЛГӘН ӘСӘР

Исәнмесез, кадерле һәм яраткан журналыбыз!
Соңгы вакытта бердәнбер әдәби басмабыз битләрендә бик мәгънәле, укучы өчен файдалы
әсәрләр дөнья күрә башлады. Бу укытучылар өчен аеруча файдалы: без балалар белән, яшьләр
белән эшлибез, ә аларга исә «болай ит», «тегеләй эшлә» дип кенә булмый; андый «нотацияләр»
бер колакларыннан керә, икенчеләреннән шундук чыгып та китә! Үзегез дә беләсез инде. Ә
менә әдәби әсәрләр җаннарны кузгата! Мин жәй буе (авылда вакытта) Зиннур Хөсниярның
«Гарасат» романын укыдым. Шундый әсәр бастыруыгыз өчен рәхмәт сезгә! «Өч тиенлек»
мәхәббәт өчпочмакларыннан туйган идек инде, алар укучыга бернәрсә дә бирми.
Сезгә күңелдә туган кайбер фикерләремне җиткерәсем килә.
Әсәр, уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылган булуы өстенә, җәмгыять һәм кешелек өчен,
милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән дә игътибарга лаек. Аны башка әсәрләрдән
аерып торучы сыйфат бар. Бу — илаһи башлангыч, дини тәгълимат аша чынбарлыкны бирү,
киләчәккә күз ату.
Әдипне элгәрге әсәрләрендә Көнбатышның фәлсәфи-эстетик фикеренә игътибар бирүен,
үзебезнең «Коръән»нән, аның халык рухына шифалы йогынтысыннан ераклашу сизелүен
тәнкыйтьләгәннәр иде. Яңа романда язучының дини тәгълиматны тирән белүе, бу фәлсәфәне
тормыш-яшәешебез чынбарлыгы белән оста үреп бирүе сокландыра. Китап укучыларга
тормыш итүнең катлаулы мәсьәләләрен тирән аңларга, аларның чишелешен табарга булыша.
Байтамак авылы янындагы Әллүки күленең күккә ашуы тирәсендә куерган вакыйгалар аша
З.Хөснияр кешелек һәм иман, рухи чынбарлык һәм яшәеш арасында параллельлек үткәрә.
Җәмәгать, дөрес яшәмибез икән бит! — бу фикер җиргә Күктән җибәрелгән, атабыз Адәм
вазифасын башкаручы, хикмәтле алма бакчасының каравылчысы, күз карашыннан илаһи
яктылык сирпелеп торучы Сәхәби (Сәхәбә), авылдашларын дөрес юлга өндәүче Җәмил хәзрәт,
тирән белемле Камай, элеккеге колхоз җитәкчесе Байбулат агаларның эш-гамәлләре аша
җиткерелә. Һәрчак үзенә тартып торучы Сәхәби Җиргә җәмгыять законнары китереп чыгарган
әхлаксызлык, миһербансызлык, явызлык, кешеләр арасында тамыр җәйгән ызгыш-талаш, җир
бүлешү кебек күңелсез күренешләрне кисәтү өчен килгән. Кешелекне туры юлга чыгаручы,
дөреслекне зур кыенлыклар, каршылыклар аша гамәлгә ашыручылар алар, чөнки «сазлык
ләменнән яратылган булгач, ошбу Илнең фәлсәфәсе дә һаман саз пычрагында». Әсәрдә Иманга
139
килү юлы аша гына бу бәхетсезлекләрдән, авырлыклардан арынырбыз дигән фикер үткәрелә.
(Сәхәби-Сәхәбә образына гына игътибар итегез әле! Сокландыргыч матур герой! Илаһи образ!
Хөсниярның бу образы әдәбиятта яңалык булып кабул ителерлек! Гомумән, «Гарасат» үзе дә!)
Әдип адәм балаларына яшәү чыганагы буларак бүләк ителгән Җирнең язмышы мәсьәләсен
дә алгы планга куя. «Әлеге хәлләрдән соң күп сулар аккан, күп гомерләр узган, ә Җир һаман
талаш, ызгышка сәбәп булып кала бирә . Адәмнең балалары Җир өчен һаман бер-берсе белән
сугышалар, туган туганга каршы бара, ата белән углы сугыша, һәркайда Җир өчен кан ага». Бу
мәңгелек проблеманы хәл итүне әсәрнең төп герое Байтимер Баймурзин үз өстенә ала. Ул —
совет чынбарлыгы тарафыннан рәнҗетелеп, соңыннан тураеп аякка баскан, туган авылын
яшәртергә дип кайтып, авылдашлары арасында зур ышаныч казанган, авырлыклардан
курыкмаучы реформатор.
Язучы шәхесләргә табыну кебек замана чиренә чишелеш эзли. Дөрестән дә, патшаларга,
Ленин-Сталинга табыну хисен вазгыять югары дәрәҗәгә җиткергән иде. Атеистик тәрбиянең
иң үтемле коралы иде шул ул. «Ходайдан башка табына торган илаһи көч юк!» — әсәрдә
игелекле эш-гамәлләр кылып яшәүче геройлар шушы гыйбарәне тормыш кыйбласы итеп алып
гомер кичерәләр...
Рәсим ГӘРӘЕВ,
Чаллы