Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Үткән санда шундый иҗат бәйгесе игълан иткән идек. Бирелгән башламнарны дәвам
итеп, бер журнал битеннән артмаган бер яки берничә хикәя язарга кирәк. Җиде автор
журналның, «Яца базар» дигән китабы белән бүләкләнә. Бәйгедә балалар да, яшьләр дә,
өлкәннәр дә катнаша ала.
***
SMSHN укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде.
***

Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет килеп
басты. «Фикс-Микс планетасыннан сине күрергә килдем!» — диде ул.
***
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап
барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә
ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!
***
«Утыр, Рәзинә, «бишле!» - шулай диде укытучы. Әмма XI «А» кызлары яшь
педагогның бу сүзләрен гел бүтәнчә ишеттеләр.
***
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант
иттем.
Язның ярсулы бер көне иде ул...
***
«Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» — ә күке санады да санады. Айгөлнең аны нәрсәгә
юрап санатканын белә иде микән ул?
***
Кинәт күктән йолдыз атылды. Рафил шунда каушап калды. Тел очындагы ике
теләк арасында ничәдер мизгел генә түгел, бәлкем, айлар, еллар буе да буталып
яшәр әле ул?
***
«Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде
ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...
***
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен
кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына SMS
хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!»
***
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп
бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган
иде.
Иң өлгере Казандагы 4нче татар гимназиясе булып чыкты. Гимназия җитәкчеләренә
рәхмәт: алар хикәя өмәсе игълан итеп, аны үзләре үк башлап та җибәрделәр! Мондый
фидакарьлекне кабатлый алучылар тагын булыр микән?
«Сагындым, бәгърем, сине!»
«Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай
инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...
кесә телефоны шалтырады. Телефон Алсуныкы булса да, тавыш аныкы түгел иде.
— Алсу бик каты авырый, үзе гел синең исемеңне атый. Килеп чыга алмассың
микән? — диде теге тавыш. Әниседер инде.
Очты гына инде Айрат! Иркәсе, Алсуы янына. Хәер, очты дип, тукталышка
җиткәч, автобус көтәсе булды әле. Урамда күбәләктәй кар ява. Кар бөртекләре
әкрен генә, мамык кебек, биткә, күз керфекләренә куна, эреп, яңак буйлап ага,
иреннәрдә тозлы тәм сизелә. Әллә Айрат елыймы соң? Егет башы белән нигә
елый? Алсуы өчен борчылып инде, әлбәттә. Бераз шатлыгы да бар иде үзе. Алсу
онытмаган, бары килә генә алмаган...
176
Менә кызыл зур автобус тиз генә килеп, тиз генә кузгалып та китте. Айратка ун
минутлык юл бер сәгатьлек кебек тоелды. Автобустан төшкәч тә, йөгерде дә
йөгерде. Менә, ниһаять, ул Алсу бүлмәсендә. Аның иркәсе тиргә батып, ут кебек
янып, моңсу гына йокыга киткән. Айрат, Алсуның кайнар кулларын тотып: «...
елмаеп көл инде. Сагындым, бәгърем, сине», — дип пышылдады. Шуны гына
көткән кебек, Айратның кайнар сулышын тоеп, Алсу күзен ачып җибәрде.
Айратның боз кебек туңган иреннәрен үзенең кайнар битендә тойгач, Алсуга
чиксез рәхәт булып китте...
Яшьләрнең икесенең дә керфек очларыннан яңаклары буйлап яшь тамчылары
тәгәрәде...
Илхания ВАХИТОВА,
директор


Эт исе
БМБны укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде.
«Әтиең... Шалтырат миңа». Аның маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыкты, әнисе
юкка гына мондый сүзләрне язмас иде. Эш бүлмәсендә калдырган кәрәзле
телефонында унлап алынмаган шалтырату. Сәрия калтырана- калтырана
әнисенә шалтыратты һәм шул минутта бөтен дөньяның асты-өскә килде. Әти,
әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә
барырга бергә чыктык бит...
Өйдә аны иң беренче, койрыкларын болгый-болгый, шатланып Акбай каршы
ала торган иде, ә бүген ул кергән-чыккан кешеләргә өрде дә өрде:
— Кемнәр болар? Монда нишләп йөриләр? Хәзер минем хуҗам кайтыр да без
аның белән урамга чыгарбыз, ишегалларын әйләнеп керербез. Язгы-көзге
ауларны, болыннарда, урманнарда рәхәтләнеп чабып йөргәннәребезне искә
алырбыз. Тик нигә һаман кайтмый соң ул? Минем сагынып көтеп торуымны белә
бит юкса.
Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта
белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны. Көр
кәеф белән эшкә киткән әтисе бүтән кайтмас микәнни? Ничекләр күтәрергә
мондый әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмаслык хәсрәтне? Җитмәсә, бертуктаусыз
Акбай өрә.
— Тукта инде, йөрәгем ярылганны ичмасам син аңла! — диде Сәрия. Эт
хуҗабикәсенең күзенә карады. Алар бер-берсен аңлаган кебек булдылар.
Аның кычкырып-кычкырып елыйсы килде, ул, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен,
Акбайны ияртеп урманга китте. Машина эчендә этен кочаклап үксеп-үксеп елады
кыз. Тик хәсрәттән качып, котылып буламы соң?
Менә ничәнче көн инде этнең күзеннән яшь кипми, өрми дә үзе, әмма куркыныч
тавыш белән улый да улый. Сөякләр биреп, сөйләшеп карыйлар, тик ул күзен
мөлдерәтеп бага да тагын улый башлый. Аның әрнеп улавына күршеләр шелтә
белдерә башладылар. Ә беркөнне берсе:
— Туктатыгыз бу этегезне улаудан, хәтта төннәрен дә аның аркасында йокы
юк. Юкса МЧС чакыртабыз да аттырабыз, — диде ярсып. Сәбәбен белгәч, тынып
калды тагын үзе.
— Ау этен аучы кешегә бирик, тилмертмик дигән идем. Үзебез шәһәр
кешеләре булгач, этебез дә 9нчы каттан лифт белән генә йөри торган хайванга
әйләнеп калды, — дип әйтеп карады әнисе кызына.
— Сигез ел бергә торган, инде гаилә әгъзасы булган этне ничек бирә аласың
син? — диде кыз. — Үзем карыйм Акбайны!
Эштән кайткач, әтиләре эш киемнәрен салып, аучы костюмын киеп, Акбай
белән урамга чыга торган иде. Эт һәрвакыт хуҗасына сырпаланып, сикереп йөри
иде. Хуҗа кешенең киемнәренә эт исе сеңеп беткән иде.
Хәзер Сәрия әтисе шикелле эте белән гел бергә: урамга да алып чыга, дачага
аны ияртеп кайта, чөнки элек әтисенең костюм-чалбарыннан эт исе килсә, хәзер,
киресенчә, эттән әтисе исе килә. Шул исне иснәп туя алмый кыз. Бигрәк тәмле ис
— әти исе! Шуны иснәп, Акбайның күзенә карап, әтисе белән сөйләшкән кебек
була ул. Акбайга серләрен сөйли, кайгы-шатлыкларын уртаклаша.
***
Менә инде биш ел гомер узып та китте. Акбай да картаеп бара, күзенә томан
төшә башлады. Эт гомере бик кыска шул. Ул да бу дөньядан китеп барса, каян
килер әти исе? Бәлки, әтисеннән калган китаплардандыр? Бәлки, ул утырткан
агачлардан? Бәлки, ул үстергән кыздан?
Фирдәвес ХӘЙРУЛЛИНА,
китапханәче


Үзем генә беләм...
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант
иттем.
Әйе, ул сүзен нәкъ шулай башлап китте. Ничек тә баламны үз янымнан
җибәрмәскә — саклап калырга! Миндә мондый әрнүле гамь туар дип кем уйлаган?
Ничек мин аңа шулкадәр ышандым икән? Ни өчен иң якын кешеләремнең
киңәшләрен исәпкә алмадым? Сораулар, сораулар... Хәзер күпме генә уйласаң
да, газаплы үкенечләр кичерсәң дә, соң шул инде.
Мин аның белән эссе, җилле, кояшлы җәйге көннәрнең берсендә таныштым.
Ул мине әллә үзенең ягымлы сүзләре белән җәлеп итте, әллә кап-кара күзләре
белән сихерләде. Шул көннән без аның белән очраша башладык, ул миңа карата
бик игътибарлы, бөтен теләкләремне җиренә җиткереп үти: башны тәмам
әйләндерде бу егет.
Санаулы көннәр аккан сулардай тиз үттеләр, Әкрәмгә дә укуын төгәлләп, үз
туган җиренә кайтырга вакыт җитте. Иртәгә китәсе дигән көнне ул мине
тукталышка кадәр озата килде. Икебез дә моңсу идек. Әкрәм минем белән
саубуллашты да тиз-тиз атлап китеп барды. Мин аның белән мәңгегә
аерылышуыбызны аңладым.Ялкын эчендә янган йөрәгемне ниндидер уйлар
биләп алырга өлгермәде, Әкрәм, минем арттан куып җитеп: «Юк, мин китә
алмыйм, синнән башка тормышның яме булмаячак, йөрәгем түренә бик тирән
кергәнсең...», — дип, әллә никадәр ялкынлы сүзләр тезде, көтелмәгән рәхәт
тормыш вәгъдә итте.
Мин аның ялтыравык сүзләренә ихлас күңелдән ышандым. Бөтен йоланы туры
китереп, без аның белән бергә бер ел матур гына яшәдек, әмма аяз көнне яшен
суктымыни, Әкрәм әнисе килгән көннән кинәт бөтенләй икенче кешегә әйләнде
һәм, мине ташлап, туган иленә кайтып китте. Йокысыз төннәремне, яңгыр
тамчылары кебек түккән күз яшьләремне үзем генә беләм. Инде, аны онытырга
тырышып, башым-аягым белән эшкә чумдым, йөрәгем дә тынычлана төште.
Бервакыт сагыну, мәхәббәт сүзләре белән тулы БМБлар килә башлады, озак
та үтмәде, үзе дә Казанда иде инде. Бер шифаханәгә эшкә урнашты, миннән
ялгышы өчен күз яшьләре аркылы кичерүемне сорады, ялварды, мәңгегә
ташламаска антлар бирде. Әллә артык яратканмын, хәзер үзем дә аңлый алмыйм:
мин аны гафу иттем.
Улыбызның дөньяга килүе безне тагын да якынайтты, ул да баланы бик
яратты, яныннан да китмәде. Тик бәхетле мизгелләр ел ярымнан артыкка
бармады шул. Әкрәм тагын үзгәрде: минем белән бик дорфа сөйләшә, төрлечә
җәберли башлады. Шактый вакыт сабыр итеп тордым да, ахырда, аның
мыскыллауларына түзә алмыйча, араны өзәргә булып, аңа бу турыда әйттем. Ул,
мине озак тыңлап тормыйча, болай диде: «Син теләсәң нишлә, мин үз улымны,
нинди генә юллар белән булса да, үз илемә алып китәчәкмен һәм үземчә
тәрбиялим, ул мин дигәнчә яшәячәк». Бу сүзләр өстемә сап-салкын су
койдылармыни?! Күңелемә куркыныч уйлар, шом керде. Әйтерсең, шушы минутта
миннән баламны тартып алдылар. Мин ансыз нишләрмен? Гомерлек сагыш
утында янармынмы?
Кинәт күк күкрәде, яшен яшьнәде, коеп яңгыр яуды да ялтырап кояш чыкты.
Шул минутта газиз баламны, йөрәк парәмне кочагыма кыстым да, Әкрәм белән
гомерлеккә арамны өзеп, үз туган йортыма юл тоттым.
Халидә ФӘРДИЕВА,
татар теле ҺӘМ әдәбияты укытучысы


Артык чибәр иде шул...
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен
кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына
SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!» Илүсә бер мизгелгә
тораташтай катып калды. «Их, Айдар, бер көнгә соңга калдың, бары бер көнгә...»
— дигән уй сызып үтте Илүсәнең башыннан.
Аларның танышулары да Илүсә өчен көтелмәгәндә булды. Җәйнең салкынча
бер киче иде. Әле яңа гына армиядән кайткан Айдар, иңнәренә гармунын асып,
авыл урамнарын әйләнеп кайтам дигән сылтау белән чыгып китте. Әйе, сылтау
гына иде бу. Ә чынында исә бер ел элек, армиягә киткәнче күз төшереп калган
Илүсәне күзләп кайту иде исәбе.
Югары очта кызлар көлешкән тавыш ишеткәч, Айдарның йөрәге тагын да
катырак тибә башлады. Бер ел аз вакыт түгел, кызны башкалар кочагында күрүдән
курыкты ул. Айдар гармунын сыздырып, капка төбендә кич утыручы яшьләр янына
китте. Егетне күрүгә кызлар тагын да җанландылар. Кайсысыдыр чытлыкланып
көлә, кайсысыдыр кыюланып сораулар да бирә башлады. Бары тик Илүсә генә,
аның гармун телләрен биеткән көчле кулларына, мәһабәт гәүдәсенә сокланып
карап, сүзсез калды.
Шул көннән соң алар арасында мәхәббәт хисләре кабынып китте. Аларга
кайберәүләр сокланып, кайберәүләр кызыгып карый иде. Ләкин кешеләрнең дә
төрлесе була икән, көнләшеп караучылар да булган шул...
Илүсә дә, Айдар да шәһәрдә югары белем алалар иде. Икесе ике шәһәрдә, ял
көннәренә авылга кайтканда гына күрешә иде алар. Илүсә артык чибәр иде шул.
Айдарның күңелен көнчелек корты кимерә башлады. Кайберәүләрнең көнче
телләре аның күңеленә тагын да күбрәк шик таратты: янәсе, Илүсәнең шәһәрдә
яратып йөргән егете бар икән... Айдарның холкын яхшы белгән Илүсә моның ялган
булуын гел әйтеп килде. Чын ярату белән ярата иде шул Илүсә Айдарны. Тора-
бара Айдар үзенең төртмәле сүзләре белән Илүсәнең тәмам теңкәсенә тиде. Бер-
берсен үлеп яратсалар да, мин-минлек, горурлык хисләре өстен чыкты, аралары
әкренләп суына башлады.
Көннәр артыннан айлар узды. Менә инде Илүсә, кулына кызыл дипломын
алып, балалар табибы булып эшли башлады. Больницада ул үзе кебек яңа гына
институт тәмамлап эшли башлаган Рәшит белән танышты. Рәшитне үз итеп,
хөрмәт итеп йөрсә дә, Айдарны оныта алмады Илүсә. Яшьләр озак сузып
тормадылар, өйләнешеп бергә яшәргә булдылар. Туй көнен дә Гашыйклар көненә
билгеләделәр алар...
Гөлфия ГАБДРАХМАНОВА

Ышанырга гына кирәк
Кинәт күктән йолдыз атылды. Рафил шунда каушап калды. Тел очындагы
ике теләк арасында ничәдер мизгел генә түгел, бәлкем, айлар, еллар буе да
буталып яшәр әле ул.
Рафил әти-әнисенә бердәнбер бала иде. Башта мәктәпне, аннары югары уку
йортын «яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, эшли дә башлады. Инженер булу
аның кечкенәдән килгән хыялы иде. Сөйгәне Сания белән дә яратышып
өйләнештеләр. Тупырдап торган уллары тугач, гаиләләре дә тулыланып китте.
Әйе, барысы да Рафил теләгәнчә, ул уйлаганча әйбәт кенә бара иде.
Кичке караңгы юлдан ашкынып гаиләсе янына кайтып килгәндә, көтмәгәндә
каршыга килеп чыккан машина шушы матур тормышны бер мизгелдә юкка
чыгарды. Рафилне авыр хәлдә реанимациягә кертеп салдылар. Көннәр, атналар
буе Рафил яшәү өчен көрәште. Аякларына зыян килгән иде. Врачларның: «Аякка
баса алмыйсың», — дигән сүзләре Рафилнең колагында әле дә чыңлап тора.
Сания башта ирен кадерләп кенә йөртте. Аны төрлечә юатырга тырышты,
тереләчәгенә ышандырды. Әмма әллә ярату хисе сүрелде, әллә тәмам ышанычы
бетте, көннәрдән бер көнне ул киемнәрен бер чемоданга тутырды да улын алып
чыгып китте. Гаепләмәде аны Рафил, бары тик бәхет теләде сөйгәненә.
Рафил көннәр буе тәрәзәдән урамдагы ыгы-зыгылы тормышны күзәтте.
Кешеләрнең каядыр ашыгуларына, ишегалдында балаларның шау-гөр килеп
уйнауларына кызыгып карый иде ул. Ә кичләрен, тәрәзә аша гына булса да,
йолдызларны күзәтергә ярата иде. Йолдыз атылганда теләгең кабул була, диләр.
Терелеп аягына басу һәм яңадан элеккеге матур тормышына кайтып, улын үзе
үстерү иде аның теләге. Тик йолдызлар гына никтер атылмый...
Чү! Чынмы соң бу? Атылды бит, күктән йолдыз атылды! Рафил теләгенең
кайсын беренче әйтергә белми азапланды. Ул кызу-кызу теләк теләде. Көннәр буе
кабатлап йөргән ике теләк кабул булырмы икән? Була, һичшиксез, кабул була,
ышанырга гына кирәк...
Гөлфия ГАБДРАХМАНОВА
директор урынбасары


Колакларын селкеп юкка чыкты...
Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет
килеп басты. «Фикс-Микс планетасыннан сине күрергә килдем!» — диде ул.
Рәмзия аңа шаккатып карады һәм: «Син мине каян беләсең?» — дип әйтеп
куйды. Егет үзе турында сөйли башлады: «Ерак киләчәктә безнең планеталар дус
булырлар. Без бергә йолдызлы ишек төзербез һәм безнең аралашу чиксез
булачак, ләкин бу тиз генә булмаячак. Барысы да XXI гасырда башланды. Син
Космик тикшеренү институтында эшлисең һәм планеталар аралашуы синнән генә
башлана. Безнең галактикага барып җитсен өчен, син беренче сигнал җибәрә
аласың. Безгә цивилизацияне берләштерүдә булышкан кешене күрү өчен, мин
ерак XXXXII гасырдан ук килдем. Мин үзебезнең планетадан бер минерал алып
килдем. Сигнал кирәкле арага барып җитсен өчен, радиотапшыргыч көчен ул гына
кирәгенчә зурайта ала». Кыз шулкадәр шаккатты ки, хәтта сүз дә әйтә алмады. Бу
башка планета кешесеннән сорашкач, ул барысын да аңлады һәм чиксез
шатланды: тормыш аңа шундый зур ышаныч алып килгән, һәм аның бөтен
кешеләр өчен үтә мөһим эш эшлисе бар. Егет, үзенә йөкләнгән бурычны үтәвенә
сөенеп, кире китәргә кирәклеген әйтте дә, кызга озын колакларын селкеп,
саубуллашып юкка чыкты...
Эльвира БАДИЕВА,
музыка укытучысы

Ышанырга микән, ышанмаска микән?
БМБны укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде: «БДИ
гамәлдән чыккан». Сыйныф җитәкчеләре Раилә Равилевна җибәргән хәбәр.
Рәсимә аптырап калды.
Көенергә дә, сөенергә дә белмәде Рәсимә. Соңгы вакытта мәктәптә югары
сыйныф укучыларының телендә гел БДИ гына иде. Инде күпме әзерлекләр бушка
киткән дигән сүз бит бу.
Рәсимә кулына яңадан телефонын алды, ашыга-ашыга сыйныфташы
Лилиянең номерын җыйды. Ул да аптырашта калган иде. Яңалыкны ишетү белән,
чакыруны да көтмичә, XI сыйныф укучылары мәктәп янына җыйналдылар. Төрле
укучы төрлечә кабул иткән иде бу хәбәрне.
Кемдер сөенә, кемдер, бу хәбәрнең дөрес түгеллеген ишетергә теләгәндәй,
як-ягына карана иде. Алар бөтенесе дә укытучылары Раилә Равилевнаның
мәктәптән чыгуын көтә башладылар.
Мәдинә ГАРӘФИЕВА,
Х сыйныф укучысы


Үч алынмады
«Утыр, Рәзинә, «бишле!» — шулай диде укытучы. Әмма XI «А» кызлары
яшь педагогның бу сүзләрен бүтәнчә ишеттеләр.
Ләйсән Ришатовна 3нче курста укыганда, институтның читтән торып уку
бүлегенә күчте дә мәктәпкә эшкә керде. Беренче көннән үк ул үзенең артык
таләпчәнлеге белән башка укытучылардан аерылып тора иде. Шуңадырмы, аны
башта укучылар бик өнәп бетермәделәр. «Бишле»лек җавапка да «дүртле» куя
дип уйладылар укучылар. Ләйсән Ришатовнаның чыннан да билге куюга үз
таләпләре бар иде. Дөрес, «бишле»лек булмаган эшкә берничек тә «бишле»
куймый иде ул. Ә бу юлы Рәзинә дәрескә ныклап әзерләнеп килгән иде.
Китапханәдән өстәмә китаплар алып, интернеттан материал туплап әзерләнде ул.
Укытучы аның тырышлыгын «5»ле билгесе белән бәяләде. Рәзинә
сөенеченнән күкләргә сикерергә әзер иде. Ә сыйныфташлары инде Ләйсән
Ришатовнаның «бишле»сен «өчле» дип ишетеп, үч алу планын да уйлап
куйганнар иде.
— Менә бит, тырышсагыз булдырасыз. Мондый җавапка «бишле» дә жәл
түгел, — диде Ләйсән Ришатовна.
Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, кызлар дәррәү көлеп җибәрделәр.
Зәринә СӨНГАТУЛЛОВА,
VIII «А» сыйныфы укучысы


Абыең булса, шундый булсын
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап
барганда, ул уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә
ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!
Марат бер мәлгә үзенең кайдалыгын аңышмыйча торды. Янында елап утырган
Айсылуны күргәч, ул сискәнеп китте.
— Нигә елыйсың? — дип сорады Марат. Айсылу эндәшмәде. Тагын бер
тапкыр кабатлап сорагач кына, Айсылу үзенең куркыныч төш күргәнлеген һәм бик
каты куркып абыйсы янына килүен әйтте.
— Әй, куркагым! — дип шаяртты Марат. һәм Айсылу йоклап киткәнче аның
янында утырып торды. Әйе, шундый абыең булганда бернинди куркыныч төштән
дә, караңгылыктан да курыкмый инде Айсылу.
Ләйсән ХӘЛИУЛЛОВА,
IX «А» сыйныфы укучысы


Ерак сәфәргә чыгачак ул
Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет
килеп басты. «Фикс-Микс планетасыннан сине күрергә килдем!» — диде ул.
Рәмзиянең бу малайны күргәч хушы китте.
— Кем син? — дип сорады Рәмзия.
— Минем исемем Финнер, — диде сәер малай. — Минем сине бик күрәсем
килгән иде.
Мин нәрсәгә кирәк булырмын икән, дип уйлап куйды Рәмзия. Финнер,
Рәмзиянең уйларын белгәндәй:
— Минем синең белән дус буласым килә. Мин, Финнер Фикс малае, сине өстән
еш күзәттем, — диде. — Син, Рәмзия, яхшы кеше, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә
булышасың. Ә безнең Фикс-Микс планетасында һәр кеше үзенчә яши, кемгәдер
булышу турында уйламый да.
Шул көннән Финнер белән Рәмзия дуслашып киттеләр. Рәмзия аңа Җир
планетасы турында сөйләде, Финнер үз планетасының үзенчәлекләре белән
таныштырды. Финнер инде бу планетага бик ияләште. Ләкин аны үз планетасында
көтәләр иде. Ул, Рәмзияне планеталарына кунакка чакырып, юк булды. Рәмзия
исә, Финнер белән очрашу көннәрен санап, каникулларын көтте.
Айсылу ЗАРИПОВА,
VII «А» сыйныфы укучысы


Сана, күке, сана!
«Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» — ә күке санады да санады. Айгөлнең аны
нәрсәгә юрап санатканын белә иде микән ул? Юк белмидер.
Санама, кәккүк, санама
Гомернең сәгатьләрен,
Болай да йөрәгем яна,
Белмисең сәбәпләрен.
Тын бакчада, утыргычта, тирән уйларга чумып бер кыз утыра. Ул ничәмә- ничә
еллар буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен, Казанга килде,
Медицина университетына укырга керде. Айгөлнең әнисе авыру, чир аны аяктан
екты. Әнисе, Гөлсем апа, Айгөлне аякка бастыру өчен, сәламәтлеген дә, яшьлеген
дә кызганмады, иреннән бик яшьли тол калып, ул аны берьялгызы үстерде. Ә
менә хәзер инде чират Айгөлдә, ул, тизрәк ныклы югары белем алып, әнисен
аякка бастыру теләге белән яна.
Еллар үтте... Әнә еракта бер-берсенә сыенып, ана белән бала атлый. Бу —
Айгөл белән аның әнисе. Ниһаять, Айгөлнең хыяллары чынга ашты, ул укыды,
югары белемле табибә булды. һәм менә аның әнисе акрынлап терелә башлады.
Ана белән бала утыргычка килеп утырдылар.
Әйтерсең лә күке аларны гына көткән. «Күк-кү, күк-кү, күк-кү...»
Айгөл күңеленнән генә аның белән сөйләшә: «Сана, кәккүк, сана. Әниемә
тагын күп еллар гомер юра! Аның бу якты дөньяда сау-сәламәт булып яшәргә хакы
бик зур. Әниемнең бәхетле картлыгы өчен мин барсын да эшләргә әзер!»
Бу дөньяда анадан да кадерле, ана мәхәббәтеннән дә назлы, ана карашыннан
да яктырак берни юктыр, мөгаен!

Рәис ӘХМӘТОВ,
VI сыйныф укучысы