ИЛДАР ХАНОВ
Салкын чишмә ага таулар кисеп, Кайда
икән чыккан җирләре?
Искә алып, туганнар, бер укырсыз, Болар
сезгә йөрәк серләрем.
Әниегез Бибиасма, улым Илдарга
Илдар белән беренче мәртәбә очрашуым аның 70 яшьлек зур бәйрәмендә күргәзмә залында
булды. Татар академия театры артистлары исеменнән бер-ике сүз әйтергә туры килде.
Илдарның бөтен эшләрен берьюлы күргәч, мин әллә нишләп киттем, без белгән, ияләшкән,
кабул итәргә гадәтләнгән рәсемнәр, сыннар түгел иде болар, бөтенләй икенче дөнья. Мондый
эшләрне татар кешесе эшләгән дип беркем дә әйтмәячәк.
Кеше буларак үзе турында бик күп ишеткәнем бар иде. Ул Леонид Ильич Брежневны
терелткән икән, хәтта, Ьиндстан дәүләте җитәкчесе Җавахарлал Неруны да авыр хәлдән
коткарган, Владимир Высоцкийны запойдан алып калган, җитмәсә, һинд йогасы белән
шөгыльләнә, бөтен алкашлар, бәхетсез кешеләрнең тәнен генә түгел, җанын да дәвалый дип
аның янында булган кешеләр сөйләгәннәр иде. Мин боларның, әлбәттә, күбесенә ышанмадым,
әгәр дә чын художник, скульптор булса, бүтән эш белән шөгыльләнергә вакыты калмас иде дип
уйладым. Инде Иске Аракчино бистәсендә мәчет, чиркәү, синагога, гомумән, бөтен дөньяның
диннәрен, мәдәниятен берләштерүче «Вселенский собор» төзи башлаганын ишеткәч, бөтенләй
аптырап калдым. Әле яңа гына татарлар мәчетләр төзи башладылар, бу бит 90нчы еллар башы.
Алай бик теләгең булгач, нигә инде чын мөселман мәчете салып куймаска. Юк бит, адәмнәрне
шаккатырып, бөтен диннәрне берләштерүче бик зур храм эшләргә алына.
Мине нигә инде ул чиркәү белән мәчетне берләштерә дигән сорау бик борчыган иде. Ни
чыкмаса шул татардан чыгар инде, бер урыс та чиркәү янына мәчет салып куймаган, яһудиләр
белән католиклар турында әйтеп тә тормыйм, янәсе. Менә хәзер, егерме елдан артык вакыт
узгач, ул безнең күңелебезгә якынайды. Беләсезме, нилектән? Әгәр дә без, Аллаһы Тәгалә җир
йөзендәге халыклар өчен бер һәм бар дип уйлыйбыз икән, ә бу фикер XXI гасырда тагын да
киңрәк таралыр дип ышанасы килә, кешелек дөньясы телиме-теләмиме, барыбер берләшергә
мәҗбүр булачак. Кызык бит, әгәр Илдар миллионер булса, аңлар идем. Төзергә акчасы,
мөмкинлеге бар, әйдә, кылансын инде дип. Монда бит үз кулларың белән кирпеч ташып,
кешеләрдән ялынып машина сорап, кран турында әйтеп тә тормыйм, бөтен әйберне
берәмтекләп җыеп, шундый зур төзелешкә алынырга кирәк. Үземә биргән Тукай бүләге
акчасына җиде машина кирпеч китерттем дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Юк, мондый идеяне
күтәреп чыгарга, бигрәк тә кеше күрерлек итеп башкарырга алынуы мине шаккатырды. Бу бит
XXI гасыр башында, бездә һәркем ничек тә булса урларга, алдарга-баерга тырыша, ә ул,
киресенчә, үзеннән соң кешеләргә менә нинди бүләк калдырырга уйлый.
140
Күрәсең, мондый олыдан да олы эшне башкарып чыгар өчен Илдар Ханов булып туарга
кирәктер! Бу бит сүз сөйләү түгел, монда көне-төне эшләргә кирәк! Бәлкем, ул үзенең бөек
кеше икәнен исбат итәр өчен шундый эшкә алынгандыр? Кызык бит, әнисе, хатыны, туганнары
мондый зур төзелешкә ничек карадылар икән? Әгәр дә ихластан аның теләкләрен,
омтылышларын аңламасалар, бу гамәл фаҗига белән тәмамланган булыр иде, бу кеше акылдан
язган дип, психушкага ябып куярлар иде.
Монда, әлбәттә, хатыны Рауза ханым Солтанованың бөтен күңеле, җаны белән иренең
фикерләрен, хыялларын, омтылышларын үзенеке кебек кабул итүе күренә. Әлбәттә, шуны
тормышка ашырырга кулыннан килгәнчә ярдәм итү генә түгел, бу эшләрнең халкыбызга ни
өчен кирәк икәнен аңлавы да хәлиткеч роль уйнагандыр. Әйтәләр бит: ирне ир иткән дә хатын,
юк иткән дә хатын. Бу яктан аңа Ходай Тәгалә бик зур бәхет биргән. Әле менә уйлап куйдым:
Илдарның бәхетсез кешеләрнең язмышын, тормышын җиңеләйтергә тырышуы да, күрәсең,
үзенең дә эчке дөньясын тынычландыргандыр. Ул әйтә бит: «Кешеләргә күпме яхшылык
эшләсәң, үзеңә дә шул кадәр кире кайта», — ди. Ул, күрәсең, безнең гасыр кешесе түгелдер.
Хәер, без, татарлар, заманында ярты дөньяны идарә иткәнгәдер, Җир йөзендәге халыкларның
һәммәсенә үз итеп, якын итеп карыйбыз. Бездә бүтән халыкларның диненә, теленә, яшәү
рәвешенә агрессив мөнәсәбәт юк. Хәзерге заман сүзе белән әйтсәк, толерантлы халык. Бу яктан
караганда, Илдар Хановның хезмәте киләчәккә якты нур булып калыр дип ышанасы килә.
Мине бүген бары тик бер нәрсә генә борчый: үзе вафат булгач, бу эшне кем дәвам итәр? 70
яшенә багышланган күргәзмәне караганда тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, Мәскәүнең
Суриков исемендәге Сәнгать институтында укыган елларда ук, 25 яшендә, ул шундый зур,
катлаулы темаларга алына: «Костёр человечества», «Хиросима», «Рождения века»,
«Апокалипсис». Күрегез, исемнәре үк безгә ят! Хиросимага безнең ни катнашыбыз бар инде. Ә
менә Илдар өчен... Илдар өчен моннан да көчле, бөек тема юк! Бу эшләр шундый итеп
эшләнгәннәр ки, мин аларны аңлатып та бетерә алмам, моның өчен үзеңә рәссам булу кирәк.
Гомумән, андый рәсем сәнгатен кабул итү өчен безгә, татарларга, шактый вакыт кирәк булачак
әле. Чөнки без рәсем сәнгате белән XX гасырның утызынчы елларында гына таныша башладык
бугай.
Ходай Тәгалә Илдарны яшьлегендә Мексиканың бөек рәссамы А.Секейрос, Ниндстанда
яшәп иҗат иткән бөек рәссам һәм галим Святослав Рерих белән очраштырып, ул үз гомеренә
җитәрлек сабак ала. Менә бит татар баласы кемнәр белән уртак тел таба белгән! Шуңа күрә дә
ул рәсем сәнгатендә, скульптурада яңа алымнар үзләштерә, дөньяның мәгънәсен ачар өчен
символларга күчә, символлар аша яшәешне аңлатырга тели. Символларның милләте дә,
җирлеге дә юк, ләкин бөтен кеше аны үзенчә кабул итә.
Ханов ул безнең рәсем сәнгатен, скульптураны бөтенләй бүтән югарылыкка күтәрергә
теләде. Чаллы шәһәрендәге һәйкәлләре турында күп сөйләп тормыйм, алар күз алдында, кемдер
кабул итә, кемдер юк. Ләкин шуны беләм, вакыт узган саен болар безгә якыная, кадерле бер
символга әверелә бара, алардан башка Чаллы шәһәрен күз алдына да китереп булмас әле.
Нишләп соң ул гади юл белән генә эшләмәгән, әгәр дә без күнеккән алымнар белән эшләсә, аны
халык җиңелрәк кабул итәр иде, даны тизрәк таралыр иде, диярсез. Монда рәссам үзенә нинди
максат куя бит. Халыкка ошарга тырышумы, әллә чын сәнгать әсәрен тудырумы? Минемчә,
Илдар гади халык ничек кабул итәр дип борчылмаган. Вакыты җиткәч аңлар әле дип ышанган.
Бу — талантлы художникларга хас әйбер, ә ул үзенең талантына бик ышанган, күрәсең.
Илдарны XX гасырның иң көчле, талантлы художнигы, скульпторы, философы дип
сөйләячәкләренә ышанасым килә. Ул кабатланмас шәхес иде бит. Без әле аны аңлап, кабул итеп
бетермәдек, чын талантлы художникларны күп вакытта шундый язмыш көтә.
Илдар турында язарга утыргач, күңелемдә бер бик зур үкенеч калды. Ул мине берничә
мәртәбә үзенә кунакка чакырган иде, менә бүген барам, иртәгә барам дип көн арты көн узды.
Ни үкенеч, үзе белән рәхәтләнеп сөйләшә алмадым, ә бит аның кем икәнен күңелем, җаным
белән тоя идем мин... Хәер, ул үзеннән соң гомерлек һәйкәлләрен калдырды, монысы да минем
өчен бик зур сөенеч!
Әзһәр ШАКИРОВ,
Татарстанның ҺӘМ Россиянең халык артисты,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты