Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯДА БЕРНИ ҮЗГӘРМИ

Кояш эзе
Кичә генә тоташ буран иде.
Дулады.
Бүген исә
Ап-ак кырда каеннарга таба
Кояшлар йөгерешә.
Беркем дә юк иркен кырда бүген.
Беркем юк.
Кар диңгезе.
Шундый газиз, тансык яктылык бу!
Карда тик кояш эзе.


Җәлил
Богауланган чакта ил карабы,

Давылларга уралган чакта,

Ясак сорый мәрхәмәтсез диңгез,

Корбан кирәк була ясакка.
Иң мөкатдәс җанны таләп итә!
Чын шагыйрьнең фидаи чагы

Давылга тиң.
Көтә аны диңгез —

Мәңгелекнең салкын кочагы.

Татар шагыйрьләре китә...
Татар шагыйрьләре китә,

Берәм-берәм... ялгызы...
Беркем дә игътибар итми —

Дөньяда ыгы-зыгы.
Дөньядагы кешеләрнең

Һәр минуты исәптә:

Бәбәкләр бәйгегә чыккан,

Тырпаешкан терсәкләр.
Татар шагыйрьләре китә, —

Ком шуышкан шикелле.

Ком астында авазлары

Кала, кала түгелеп.
Нинди моң эзлисең, и Җан? —

Аны бит, әгәр баксаң,

Шәһәр гөрелтесе баскан,

Яңа заман! Яңа сан!
Татар шагыйрьләре китә,

Биштәрләре җип-җиңел.
Туй гөрли дөньяда соңгы,

«Без монда кияү түгел».
Китә шагыйрьләр...

Калдырып
Илнең алчак түрәсен.
Мондый дөнья аларга шул

Кирәк түгел, күрәсең.


Аучылар өе
Шигырь укыгандай укыйм

Карда калган эзләрне!
Кичкә ул карлар капланды,

Һәм һава да үзгәрде.
Кырдан йөгереп килдеме,

Әллә чыкты урманнан? —

Буран елады төн ката,

Гүя улын югалткан.
Ыңгырашты иске өй дә

Адашкан караб кебек.
Мич артында кызыл төлке...

Астында пычкы чүбе.
Чыгып булмас инде моннан,

Күтәрелми бу келә.
Тәрәзәне ачыйм дисәм,

Тәрәз төнгә төртелә.
II Анчак — явыз, оятсыз мәгънәсендә.

Дөя
Гафу итәргә өйрәндем бугай...
Р.Харис

Авырдыр шул яшәүләре
Пыскып яткан үч белән, —
Гафу итәм сине, ди ул...
Ә мин күптән кичергән.
Гафу итәргә өйрәнеп
Булмый — йөрәге күмер!
Көйрәп ята. Көл астына
Кинәсен куйган күмеп.
Җирдә берни дә үзгәрми...
Эт өрә, кәрван йөри.
Йолдызлар күз кыса күктә,
Атыла берсе юри.
Эт бәйдә, яшәргә кирәк:
Өрә.
Кәрван ишетми.
Эт күңеле сыңар сөяк.
Ә мин бит... дөя бит мин!
Дөньяда берни үзгәрмәс,
Эт өрер, кәрван йөрер.
Туфрак булып сызланырбыз,
Тәңре безне кичерер.


Ерак, ерак Бишбалтада
Бишбалтада көн авышкан иде.
Кышкы көннәр кыска.
Караңгы да артык куерды күк

Никтер сезнең очта.
Кара яшен яшеренгән кебек
Күзең кара; үзең
Нур тамчысы, гүя кар өстендә

Онытылган йөзем.
Урам баганасы фанар тоткан.
Янар төнлә уты.
Әле менә буран чыкты кинәт,

Икебезне йотты.
Ерак, ерак... йөрәк типте бигрәк...

Ерак торган җирем.
— Өшедем мин, чәй эчәргә бәлки

Сезгә генә керим?
— Әни өйдә юк бит. Яхшы түгел.
Үзем генә чагым.
...И йөгерде буран. Көн үзгәрде —

Ул авышты тагын. Кар диңгезе.

И чайкалды шунда Нәни генә бу йорт.
Монда гына таныдым мин сине —

Күзең икән коңгырт.
Бишбалтада көн авышкан иде.
Кышкы көннәр кыска.
Пәм төне дә артык кыска булып,

Кереп калган искә.

Җил
Юл кырында аулак бакча.

Карлыган җыя бер кыз.

Коймадан башын калкытып

Кем ул сызгыра, явыз?
Бәлки ул Актаныштандыр,

Кем соң танысын аны?
Чиләге кыйшаеп кызның

Коела карлыганы.
— Төшеңә кермәдемме, — ди, —

Хан улы булып төнлә?
Карлыганнар сытылалар

Кызның аяк төбендә.
— Әйдә алып китәм сине!
— Юк, — диде дә кыз көлде, —

Үз бәхетемне көтәм мин,

Хәбәрен җил китерде.
Юл читендә аулак бакча,

Кыз җыя анда кираз3.

Сизелер-сизелмәс кенә

Җил искән сыман бераз.
Атлар кешнәп ала шулчак,

Койма өстендә егет,

Әллә ул Арчадан микән?

Әгерҗедән дә кебек.
— Төшемдә күрдем сине, — ди. —

Хан кызы сыман идең,
Әйдә, киттек минем белән,

Сине алырга килдем.
— Юлыңда бул, — диде дә кыз,

Чиләген куеп көлде. —

Үз бәхетемне көтәм мин,

Хәбәрен җил җиткерде.
Юл буенда аулак бакча,

Тукталып үтү фарыз.
Ялгызы гына моңланып

Алмалар җыя бер кыз.
Нидер гүләп ала шулчак,

Бу җил түгел, зилзилә!
Ишек келәсен күтәрә

Оятсыз, көлә-көлә.
Бу нинди көтелмәгән җил? —

Дерелдәп куя читән.
Чүпрәледән килгәнме соң,

Буадан исә микән?
Кыз итәгенә уралып

Ирененә үрелә.
Сиздермәстән үтеп керә

Бәгыренең түренә.
Юл буенда аулак бакча.
Көз... көз генә югыйсә.
Гөләп куагы төбендә

Кызны кочып җил исә.


Ләйсән
Көләч йөзле бер кыз сыман иде...
Сары итәк, кызыл чүәкле.
Нинди серле ишарәсе белән

Хисләремне шулай чуалтты?
Кинәт кенә килеп керде җитез...
Тәрәзләргә гүя ут капты,
Кочак җәйде түрдә иске көзге...
Дөнья якты, якты, яп-якты!
Килеп керде көтмәгәндә...
Көләч...
Кулын бирде кыю: мин — Ләйсән!

Яшьлегемнең татлы кайтавазын

Тоймас идем, аны күрмәсәм.
Бер сәбәпсез көлде ул челтерәп,

Күктән кыңгыраулар түгелде.

Йөрәгемнән үтте...
Янды эзе
Кыядагы учак шикелле.
3 Кираз — чиянең бер төре.

Сап-сары җил пышылдады шыпырт,

Кайнап алды тышта карт каен.

Күк гөмбәзен телде утлы камчы, —

Бер саташкан яшен, мөгаен.
Китеп барды вак адымнар белән,

Колагымда калды: мин — Ләйсән!

Бу сагышлы гомер ишарәсен

Тоймас идем, аны күрмәсәм.


Кичке табын
Сүнгән учакны күпме актарма,

Кузлар юк утлы, кабат кабынмас.

Салкын көл генә чәчеңә күчәр,

Бер урын буш булыр моңсу табында.
Йолдыз йолдызга сүз каткан төндә,

Яфрак бураны узган чагында,

Йөрәгең яфрак сыман өзелер,

Бер урын буш булыр көзге табында.
Нишлисең, үткән, үткән һәммәсе,

Бакчаңда каен ак шәл ябынган —
Кыш килгән, салкын, салкын, янәсе... —

Бер урын буш булыр кышкы табында.
Кар явар, уйнар, ул җил иркендә!

Беркем беркемне инде сагынмас...
Тын гына, тып-тын бер көй яңгырар —

Урыннар буш булыр кичке табында.