Логотип Казан Утлары
Роман

ҮЗБӘК ХАН

 

Әтием Егин Иван Сергеевичка багышлыйм

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Варис

Төн пәрдәсен ертып, көнчыгышта якты тасма күренде дә офыкны шәфәкъ алсулыгы төреп алды. Офык артыннан тәгәрәп килеп чыккан алтын-сары кояшның якты нурлары Сарай шәһәренең мәчет манараларын һәм чиркәү гөмбәзләрен алтын төскә манып, Актүбә суында коенган агачларның лепердәшкән яфракларына барып кунды. Яңа көн тууын хәбәр иткән әтәчләрнең, тегендә-монда кагылып-сугылып йөргән этләрнең тавышлары сүнеп, шәһәрне язгы саф һавадай җиңелчә тынлык чорнап алды. Яңа көн башланды.

Кинәт, колакларны зеңгелдәткән шушы илаһи тынлыкны бозып, бөек Батуның торыны1 — урыс кенәзлекләрен һәм Көнчыгыш Ауропаны яулап алган, Чыңгызхан тарафыннан тергезелгән Бөек Монгол империясенең көнбатыш өлешендә урнашкан Җучи Олысының тәүге хуҗасы Тогрыл хан утарының авыр капкалары ыңгырашып ачылды да әкрен генә балчыктан ясалган исәпсез савыт-саба төялгән арба шуышып чыкты. Качырлар[1] [2] сак кына, ипләп кенә йөкне Актүбәнең текә ярыннан ярсып дулкынланган болганчык су янына алып төштеләр. Милади буенча 1291 елның агачларның яфрак ярган, йөгерек кар суларының төньяктан котырынган ташкын булып ургылып, юлындагы күп сандагы күлләрне су белән тутырып, Итил белән Актүбәне тоташтырып зур бер елга итә торган ае иде.

Яр буенда арбаны зур көймә көтә иде. Таза, нык ун кол савыт-сабаны тиз генә ипләп төяделәр дә ишкәкләрне тиз-тиз йөртеп яртылаш суга кергән агачлар артына китеп югалдылар. Актүбә авыр көймәне читкә каерырга теләп ярсый- кабара, әмма усал армай[3] тарафыннан куаланган коллар үҗәтләнеп ялсыз-нисез, туктаусыз иштеләр дә иштеләр.

Кояш шактый күтәрелеп, нурлары даланың мул булып чык төшкән хуш исле үләннәренә сирпелгәндә, Итилнең уң ярына килеп туктадылар. Көймәне гаскәриләр көтеп тора иде. Алар көймәгә күтәрелделәр дә савыт-сабага шак- шок суккаларга тотындылар. Тиздән бер савыт эченнән җавап итеп кагып алдылар. Капкачны ачуга, кояш яктысыннан күзен челт-челт йомгалап ун яшьләр тирәсендәге малай килеп чыкты һәм шатлыктан елмаеп торган байларча кием-салымлы сугышчы аны кочагына кысты. Бу адәм баланың әнисе ягыннан туган тиешле абыйсы — Айдарбәк иде. Киң җилкәсе, көчле, нык аяк- куллары, яхшы коралланган булуы абзасын дәһшәтле итеп күрсәтсә дә, аның ягымлы күзеннән апасы алдындагы бурычны җиренә җиткереп үтәүдән туган канәгатьләнү, шатлык сирпелә иде. Хәзер инде аларны бернинди эзәрлекләү дә куркытмый иде.

Апасының энесе белән Итилнең текә уң ярыннан күтәрелә башлауга, Айдарбәкнең сакчылары рәхимсез, кансыз рәвештә ишкәкчеләрне һәм аларның армаен кулларындагы хәнҗәр белән тураклап, савыт-сабаларын ватып, көймәне суга батырдылар. Кызылга манчылган ашкын су, бернинди гаепләре булмаган адәмнәрнең мәетләрен читкә алып китеп, Алтын Урда ханнарының тагын бер серен үз эченә яшерде.

Баштанаяк гаскәри киемгә төренгән малай бил каешына җитез генә зур булмаган кәкре кылычны кыстырып куйды, аннары җәя белән садагын рәтләде дә тәбәнәк монгол атының ияренә гадәтенчә җиңел генә сикереп менеп утырды. Үсмерне ике йөзләп сайлап алынган яугирләр чорнап алды һәм кечерәк кенә отряд, алмаш атларын ияртеп, дала буйлап Чиркәс тауларының көньяк- көнбатышына таба чаптырдылар. Ям[4] станцияләрен, күчмәләрнең күнегелгән юлларын уратып уздылар, чөнки сакчылар Алтын Урда тәхете варисы, Бату ханның торыны Үзбәкнең гомере өчен башлары белән җавап бирәләр иде.

Алтын Урданың Актүбә ярында урнашкан башкаласында исә Үзбәкнең әнисе — кара күзле, йөзем куагы кебек сыгылмалы зифа сынлы Арибах сагыштан сарыга сабышкан иде. Әмма күзе тулы моң-хәсрәт тә яшь сылукайның күз явын алырлык чибәрлеген җуя алмаган. Аның күзенә бүген язгы матур көн дә, яңа зиннәтле бизәгечләре дә күренми, шәрык сәүдәгәрләре китергән яңа өлгергән җиләк- җимешләр дә күңелен ача алмады. Үзен юатырга тырышып янында бөтерелгән хезмәтчеләреннән котылырга теләп хәрәм[5] бүлмәләре буйлап әрле-бирле йөренде һәм Аллаһтан кечкенә улы Үзбәкнең гомерен саклавын сорады.

Бар да Арибахны кызгана, аның хәленә керергә тырыша. Шулай булмый ни: бер көн эчендә иреңне дә, улыңны да югалтып кара әле! Хатын-кыз өчен моннан да зур кайгы була алмыйдыр.

Арибахның кайнатасы — Алтын Урданың кодрәтле ханы Мәңгүтимер ун улына сулыш биргән, әмма кырык яшендә үләсен белмәгәнгә, варис турында кайгыртмаган, бернинди васыять кәгазе калдырмаган иде. Берәү дә Мәңгүтимернең гомере кыска булыр дип уйламады, әмма ул кинәт кенә 1280 елда тамагындагы шештән үлеп китте.

Алтын Урдада идарә дилбегәсен төмән башы[6] Нугай үз кулына алды диярлек. Аның бабасы Бувал — Чыңгызханның беренче улы Җучиның кәнизәктән[7] туган улы булып, киләчәк буыннарга тәхеткә килү юлын бикли. Әмма үзсүзле, үҗәт Нугай Бәркә хан вакытында кечерәк кенә отряд командирыннан гаскәр башлыгына кадәр күтәрелә алды. Яу арты яу оттырса да, Бәркә аны башка чыңгызыйлар белән тәхет өчен көрәшкә чын күңелдән бирелгәне өчен үзе тирәсендә тотты. Нугай әйләнә-тирәдә билгеле кеше, сүзе үтемле һәм зирәк түрә буларак гарәп идарәчеләре арасында аның абруе зур булды.

Мәңгүтимер хакимияткә килгәч, Нугайны патша сараеннан читләштереп, халыкара эшләрдә катнаштырмый башладылар. Алай гына да түгел, башкала эшләренә борынын тыга алмаслык итеп, яшь хан аны ерак Олыска ук озатты. Мән.гүтимернын. үлеменнән соң аның сәгате сукты, ул шунда ук Сарайга кайтып, хәйлә-мәкер белән мәрхүм ханның ялкау һәм максатсыз ир туганы Тәдән Мәнгүгә тәхеткә үрмәләргә ярдәм итте. Ә тегесе исә Нугайдан дәүләттә икенче кеше булып саналган бәкләр бәген ясады. Көч-гайрәте ташып торган төмән бәгенең моның белән генә туктап калырга исәбе юк, бу хәйләкәр адәмнең башында икенче бер ният туып өлгергән иде. Ул хәзерге ханның тәхет өчен көрәштә көндәшлек иткән Телә Буга белән элемтәдә тора һәм җае чыккан саен аның колагына:

— Сабыр ит, синең дә кояшың чыгар, мин сиңа тәхеткә менәргә ярдәм итәрмен, — дип пышылдый.

Алты елдан артыграк Урда белән Нугай идарә итте, әмма тора-бара иренчәк Тәдән Мәнгүнне бәкләр бәгенең бар нәрсәгә кысылып, гел өйрәтүе һәм һәр адымын тикшереп торуы тәмам туйдырды. Ниһаять, ханның түземе төкәнде:

  • Син, бәлки миңа кайчан һәм кайда кече йомышны йомышларга икәнен дә өйрәтерсең? Җитте, булды! Нишләргә кирәген үзем уйлармын!

Нугай да төшенде: кискен борылыш ясар чак җитте!

Һәм ясады!

1287 елда аның ярдәме белән Телә Буга тәхеткә килде, үзе генә түгел, өч ир туганы белән! Алар арасында Арибахның ире, Үзбәкнең атасы Тогрыл да бар иде. Ул вакытта Үзбәккә алты яшь иде.

Ир туганнар күп тапкырлар хәйләкәр һәм нык ихтыярлы бәкләр-бәгеннән котылырга омтылып карадылар, әмма яуда күп тапкырлар җиңелсә дә, сәясәттә баш бирмәгән Нугай борын аслары кипмәгән малайларның (үзалдына ул аларны шулай дип атап йөртә) каршы әйтүләренә гарьләнә иде. Нугай күрә: аның ниятләре, суга сәнәк белән язган сыман, барып чыкмаска охшаган. Ул, бергә озак идарә итә алмаслар, талаш-гаугалар килеп чыгар, дип уйлаган иде. Киресенчә, Нугайга каршы көрәш аларны берләштерде генә. Кичекмәстән, чарасын күрергә кирәк иде.

  • Зарар юк, — дип фикер йөртте ул, — Мәңгүтимер оясында күндәмнәре дә җитәрлек.

Бәкләрнең бәге ашыгыч рәвештә ир туганнарга алмаш эзләргә тотынды. Ул Мәңгүтимернең үҗәтләнеп тәхеткә омтылган уналты яшьлек улы Туктайга тукталды. Тик ничек итеп барысын бергә алып ташларга? Мәгәр хәйлә коруда, астыртынлыкта Нугайга тиңнәр юк иде. Ул, үлем хастасына сабышып, хаким ир туганнарны үз торагына бәхилләшергә дип чакырды.

Телә Буга, Көчек, Алгуй һәм Тогрыл — дүртесе дә Нугай әкәнең чатырына килделәр. Чыңгызыйлар ыруның өлкәне дигән исемне үз белдегенчә үзләштереп, ул үзен әкә дип санап йөртте. Бәкләр бәге үзенең хушлашу нотыгын башлады:

— Балакайларым, мин элек тә, хәзер дә әтиләребезгә хезмәт иттем. Миңа Бәркә хан заманында ук дөньяның Бөек галиҗәнабе Чыңгызхан бабабызның токымы яшәгән йортта тәртип саклау эше ышанып тапшырылды. Бөек Бату ханның тәхете тирәсендә барган ызгыш-талашларны күрү миңа бик авыр. Исән чагымда сезгә солых төзеп бирер идем, кичекмәстән корылтай җыярга кирәк...

Нугай әкә сөйләгәнне басынкы гына тыңлап торган арада, Туктай белән Нугай кешеләре сиздермичә генә ир туганнарның аз санлы сакчыларын суеп чыктылар да алдан сөйләшкән буенча юртага бәреп кереп, дүртесен дә эләктереп алдылар.

Нугай картлач берни булмагандай урынынан торды да Туктайның кулыннан тотып, Телә Бугага төртеп күрсәтте:

— Синең атаңның тәхетенә ул хуҗа булды, болары исә аның белән килештеләр. Менә шушылар сине эләктерергә һәм үтерергә теләделәр. Мин аларны синең хозурыңа тапшырам, теләсә нинди җәза бир.

Туктай икеләнеп тормый абыйларын, шул исәптән кандашы Тогрылны да үтерергә фәрман бирде.

Әмма хаким ир туганнарның бар сакчысы да тар-мар ителмәгән икән. Тогрылның каенише — чиркәс Айдарбәк бәла-каза барын чакрым алдан сизеп, үзенең кешеләрен ераккарак — караңгылык эченә алып китте. Ул башта Нугай юртасында суеш-кырылыш барганын белмәде, нәрсә булганын аңлап алгач, Туктай белән Нугайның зур көчләрнә каршы торуны мәгънәсезгә санады. Юртадан ир туганнарының мәетләрен алып чыгуга, ул атын бар көченә Сарайга куды. Ниһаять, өч ат алмаштырып, иртәнгә Айдарбәк апасы Арибахның йокы бүлмәсендә иде инде. Ул тау бөркете сыман тиз һәм кискен эш итте:

  • Апа, хәләлең Тогрыл ханның үлеме турындагы хәбәр килеп җиткәнче, аның улы Үзбәк дөньядан китәргә тиеш!

Арибах аздан гына аңын җуеп егылмады.

  • Апа!Апа! Акылына кил, ул үләргә тиеш түгел, кешеләр өчен аның исән булмавы кирәк. Ул бүген төнлә үлде дип сана, иртән, менә хәзер, кәфенгә төреп курчак күмәрбез. Иртәгә мин малайны тауларга — әти янына илтермен, анда аны беркем, беркайчан таба алмас. Тиз бул, малайга үзен ничек тотарга кирәклеген аңлат, барлык асраулар аны үле килеш күрсеннәр, мин исә мулла белән сөйләшәм.

Вакыйгалар куерды. Хәзер Арибах өчен Тогрылны үтергән Туктай ир тиеш була, нишлисең, канун шундый. Хакимлек итү өчен, ул үз юлында торган һәркемне юк итәчәк. Үзбәкне беренче чиратта, чөнки малайның әтисенең тәхеткә орынуын Туктай кичермәячәк. Тизрәк, тизрәк малайны коткарырга кирәк! Мөмкин кадәр тизрәк хәрәкәт итәргә! Арибах әлеге фаҗигане шулкадәр оста һәм тәэссирле башкарды ки, әйләнә-тирәдәгеләр кайнар күз яше койдылар, хәтта сарайның диварлары да аларга кушылып үкседе сыман.

Арибах та, ирен уйлап, чын-чынлап ачы күз яшьләре түкте, башка чиркәс хатыннары кебек үк ул да ирен җаны-тәне белән яратты, аның уенда сөйгәне генә, ул сизә: иренең җаны монда, аның янәшәсендә.

Тогрыл талантлы, кыю-батыр булды, күп яктан ул үзенең әтисенә — Бөек хан Мәңгүтимергә охшаган, тик аңа хакимнәргә хас сыйфат — ертлачлык җитмәде. Әтисе аны башка балаларына караганда үз итә, менә нәкъ ул тәхеттә утырырга тиеш иде, тик ул чагында аңа ир туганнарын үтерергә туры килер иде. Алай эшли алыр иде микән ул? Мөгаен, юктыр. Аның ире хыялый, кешегә ышанды, шуңа үзе корбан булды да. Тогрыл һәрвакыт хатынына карата ягымлы булды, Арибах аның сөекле хатыны, киңәшчесе һәм җан сөйгәне иде. Тик аның яраткан ире инде юк, аны берничек тә кире кайтарып булмый. Ә улын, улын ул коткара ала. Арибах, беркемгә ышанмыйча, Үзбәкне зур савыт эченә үзе яшерде, һәм алар ир туганы белән малайны коткару планы төзеделәр. Бар да алар уйлаганча булды, бүген аңа Аллаһы Тәгаләгә һәм кандаш ир туганына дога кыласы гына калды.

***

Айдарбәкнең ике йөзләп яугир киң дала буйлап, атларны ял иттерү өчен кыска гына тукталышлар ясап, бардылар да бардылар. Чыңгызхан үз заманында сугышчыларын аякларын язар өчен генә тукталып алырга, иярдә килеш йокларга, ашарга-эчәргә, кирәк икән йомышларын да башкарырга өйрәтте.

Биш көнләп узгач, офыкта тау шәйләнде. Якынайган саен тау биегәйгәннән биегәя барды. Тау түбәсенә кагылып көдрә болытлар йөзә, үпкәләргә салкынча саф һава тулды. Төпләре аермачык күренеп торган чиста салкын сулы елгаларны үттеләр.

Биш түбәле тау тирәсендә атларыннан төштеләр. Бер төркем чыбык-чабык, утын әзерләргә тотынды, калганнары исә киек ауларга юнәлде. Бу тарафларда аларга кытлык юк иде. Айдарбәк җигү кирәк-яракларын, дагаларны тагын бер кат тикшереп чыгарга әмер бирде. Алга таба юл ташлар күпереп яткан дала буйлап түгел, таулар аша сузыла.

Икенче көнне кичкә таба алар Мары елгасы буйлап сузылган тарлавык аша Кавказ тауларына карап юл тотты. Айдарбәк белән Арибахның аталары чиркәс кенәзе Елбаздук утарына барып җиткәндә көн кичкә авышкан иде. Айдарбәк атыннан төшеп, туган йорты капкасыннан ишегалдына узды. Алагаем зур кавказ эте алга сикерергә омтылыш ясады да таныш ис сизеп, берничә адым читтә туктап да койрыгын болгап керүчене көтеп алды.

Айдарбәк ишекне ачты. Елбаздук кенәз бәйрәмчә киемнән өстәл янында утыра иде. Ак йон бүреге аңа тантаналы кыяфәт өстәгән. Кенәзнең улы белән очрашуга әзерләнүенә берничә сәгать булды. Аның гаскәренең урыннарда йөрүчеләре көндез үк тауга күтәрелеп килгән отрядны күреп алганнар иде. Үткен күзле күзәтүчеләр Айдарбәкне шәйләп, шунда ук Елбаздукка хәбәр ирештерделәр.

Чиркәс гаиләләренә хас булганча, улы әтисе белән аягүрә күреште дә аның әмерен көтеп сүзсез генә тураеп басты.

  • Ни белән куандырасың, Айдарбәк, данмы әллә йөз карасымы?
  • Тәхет өчен көрәштә Туктай абыйсы Тогрылны үтерде.
  • Син нәрсә, үзеңнең ханыңны саклап кала алмадыңмы?.. Алайса ник йортка кайттың? Атаң өен хурлыкка калдырыргамы?
  • Атам, әйтергә ирек бир.

Елбаздукның таш кебек катып калган йөзендә ник бер мускулы селкенсен.

  • Мин үзебезнең Уэркъ Хабзэ әхлакый кодексыбызны бик яхшы хәтерлим: гомереңне сат, намус сатып ал! Тик көчләр тигез түгел иде, күрәләтә үлемгә бару дәрәҗә китермәс иде. Тогрылга ярдәм итеп булмасын аңлагач, мин аның улын — Бату хан тәхете варисын коткарырга уйладым.
  • Кайда инде ул варис?— дип сорады кенәз, ярсуын тыярга тырышып.
  • Үзбәк монда, капка төбендә.
  • Ник торасың, бар тизрәк оныгымны өйгә алып кер.

Айдарбәк бусаганы атларга өлгермәде, Елбаздук урыныннан купты:

  • Үзбәк оныгым гына түгел, ул минем ханым. Ханымны үзем каршы алам.

Эңгер-меңгер төште, алтын-сары кояшның соңгы нурлары җирне күләгә белән каплап, тау артына ышыкланды. Капкадан кенәз күренде.

Отряд күз ачып йомганчы атыннан сикереп төшеп, аның каршында тез чүкте. Үзбәк тә тезләнде. Елдазбук оныгы янына килеп, аны торгызды да баш иеп сәламләде:

  • Рәхим ит, ханым, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Тугры хезмәтчең Елбаздук сине үз йортында күрүенә шат!

Үзбәк ихатага керде, аңа кенәз белән Айдарбәк иярде. Бусага төбендә атасы улын туктатып:

  • Ә сиңа, улым, Урдага кайтырга һәм хурлыкны каның белән юарга вакыт. Туктайның гомере чикләнергә тиеш. Үзбәкне миңа калдыр, мин аннан менә дигән егет ясармын.

Улы ишеккә борылуга, Елбаздук:

  • Минем көтү кайсы аланда икәнен беләсең, — дип өстәде.

Айдарбәкнең анасы отряд артыннан кайгырып карап калды, улын кочагына ала алмавына, яраткан бодай өйрәсе белән сырыннан да авыз иттерә алмавына җаны көйде. Никадәр генә борчылмасын, әмма ул ике ир-сугышчы арасына кереп, бер ни хәл кыла алмый иде.

— Ярар, улымны сау-сәламәт килеш күрдем, мәрхәмәтле Бөек Аллаһыма дан булсын, — дип юатты ана үз-үзен.

Айдарбәк бервакытта да караңгыдан курыкмады. Ә монда бигрәк тә, кечкенәдән аталык[8] белән аркылысын-буйга ураган таныш тауларда ул үзен иркен тотты. Ышанычлы адымнар белән отрядны тар сукмак буйлап Ком башы кичүенә алып китте, ә аның артында карачай һәм чиркәсларның җәйге көтүлекләре — Бийчесын җәйләве башлана. Озак та үтмәде, отряд максатына иреште, тик караңгыда көтүлеккә якын килмәскә булдылар. Таң атып, Эльбрусның карлы түбәләре җем-җем килә башлаганда, җайдаклар җәйләүгә төште. Көтүчеләр Айдарбәкне шунда ук таныды. Чиркәсләр кануны буенча яшь кенәз көтүдән колын, һәр сарык көтүеннән берәр бәрән алып үзе һәм юлдашлары өчен табын әзерли ала.

— Атам акыллы, атам зирәк, атасы улын ярата! — дип уйлады Айдарбәк, өер-өер торган көтүгә карап.

Сый-хөрмәттән бар да риза калды, әмма ашыгырга кирәк, чөнки эзли башларга мөмкиннәр. Арыган атларны көтүдәгеләр белән алмашып, Урдага юл тоттылар.

***

Туктай Сарай чикләренә күченеп, дәүләт белән идарәне үз кулына алды. Нугай яшь ханны күз уныннан җибәрмәде, аның киңәше белән Туктай атасының тагын өч улын үтереп, бәкләргә тотынды, аннары Мәңгүтимергә хезмәт иткән хәрби җитәкчеләр белән Нугайның үтенече буенча дүрт ир туганны Туктай янына алдап китергән үги анасына чират җитте.

Урда аксөякләре салкын канлы, каты күңелле яшь ханның рәхимсезлегеннән бермәлгә катып калды. Аңнарына килгәч, аларның кайберләре урыс ягына каерды, кайсылары Туктайның әмерләрен карусыз гына үтәргә тотынды. Яшь ханның гайрәтен күреп, Нугай тынычланды һәм көнбатыштагы үз Олысына кайтып китте.

Туктай хан ашыкмый гына үз әйләнә-тирәсен ныгытты. Анасы ягыннан Сәлҗидәй Гүргән бабасы белән хәрби җитәкче Тамма - Туктайны төп киңәшчеләре итте, аннары Сарайга аңа тугры булган ир туганнары Сарай-Буга, Бөрлек, Тудан тартылды. Алар ярдәме белән ул бар җиргә борынын тыгарга яратучы бәкләр-бәгеннән башка үз сәясәтен үткәрергә тотынды.

Алда кичектергесез башка эшләр дә көтә иде. Хакимлегенең беренче көннәрендә яшь хан үзе тарафыннан каннары коелган ир туганнарының һәм бәкләрнең милекләрен барлауны оештырырга тиеш иде. Тәхеттә утырган килеш боерырга да була иде, әмма кызыксынуы җиңде һәм егет бар нәрсәне үзе карап барларга булды.

Тогрылның йорты ул уйлаганча зур булып чыкмады. Ихатага аяк басуга, бай булмаган корылышны күреп, дөрес чамалавын аңлады. Аны энесе — мәрхүм абыйсының улы Үзбәкнең каршы алмавы аптырашка калдырды.

Тогрылның аталары Мәңгүтимердән мираска калган өлкән хатыны Баялун бөек ханны сәламләп башын иде һәм кайгылы тавыш белән:

— Әй, ханым, Үзбәкне Тогрыл күкләргә киткән көнне үзе белән алды, — диде.

Нәрсәдер, аңлашылмас шоммы, әллә кызганумы Туктайның күкрәген кысып алды, әмма ул бу хисләрне бик тиз җиңеп, өйне карарга кереште.

Хәрәмдә ханны Тогрылның тагын өч хатыны көтә иде. Бу гүзәлләр арасында Арибах күзгә ташланып тора, чиркәсләр киеме аның сылу гәүдәсенең зифалыгын, төзлеген күрсәтә, коңгырт-кара күзе, яхшы кысага утыртылган җәүһәрдәй җемелди һәм бу утлы күз карашы егетнең йөрәгенә килеп кадалды.

Хан борылды һәм артыннан күләгә кебек ияреп, исәп-хисәп эшләрен алып баручы кытайга:

  • Абыйның бәхетсез хатыннарын үземә алам. Ә өйне?.. Миңа мондый йорт кирәк түгел. Миңа сарай кирәк!

Туктай сораулы карашын кытайга төбәде. Күпне белүче, күндәм генә башын иде дә:

  • И кодрәтле һәм гадел ханым, ачуланмагыз, әмма сезнең тугры хезмәтчегез исегезгә төшерергә тели, — дип әкрен генә сүзен башлады, — кичә Сез Айдарбәкне төмән башы итеп билгеләдегез, тик бүләкләргә өлгермәдегез...

— Менә шулай, өйне аңа язып куй.

Кытай Арибахка күз ташлады, хатынның күзләре сөенечтән балкый иде. Язмачы шунда ук бу хатын тиздән ханның иң яраткан хатыны булачагын аңлады һәм үзенең зирәклеге өчен күп тапкырлар әҗерен алачагын уйлап сөенде.

Хан китте, аның яңа хатыннары исә күченергә җыена башлады. Баялун һәм Арибах күптәннән, яшь чиркәс кызы Тогрылның хатыны булуга, сердәш- дусларга әйләнделәр. Икенче хәрәмдә яшәүче тәҗрибәле Рум принцессасы аны шефлыкка алды. Ул яшь чибәркәйгә йөклелекнең авырлыгын үткәрергә, тудырырга ярдәм итте һәм нәни Үзбәкне имезергә өйрәтте. Бер-берсеннән яшерен серләре булмады, кайгыны да, шатлыкны уртак бүлештеләр, әмма Тогрылның фаҗигале үлеменнән соң, үз-үзләренә бикләнеп, кайгыны ялгызлары гына күтәрде. Баялун иренең генә түгел, балаларының да җанын кыйган Туктайны күралмый иде. Ул бу кансыз яшь егеттән үч алырга сүз бирде һәм, үзен хатынлыкка алуына бик сөенде, чөнки дошманың янәшәсендә булу — аннан үч алу өчен менә дигән мөмкинлек иде.

Арибах та яраткан иренең үлеме өчен Туктайны кичерергә җыенмады, тик ханның карашыннан үзенең яраткан хатын һәм киңәшче булырын аңлады. Дөрес, моның өчен күп тырышлыклар сорала, әмма улы Үзбәкне тәхеткә утыртыр өчен ул барысына да риза иде.

Бу юлы сердәшләр уй-ниятләре белән уртаклашмады. Алар үз сәгатьләре сукканны көтәргә булдылар һәм бар игътибарны Тогрылның яшь хатыны Зарифадан яңарак кына туган бәләкәч кызга юнәлттеләр.

Хәрәмдә көннәр үз көенә салмак кына уза торды, һәр хатын үз урынын белде. Баялун монда да хокукы буенча өлкәнлеген дәвам итте, Арибах башкаларга караганда хан янында күбрәк булды. Һәркайсы — Туктай да, аның хатыннары да акрынлап, әмма үз максатларына бара иде.

***

Елбаздук һәр туган таңны аягөсте каршы алды. Тик яз ахырының кыска төне аңа кышныкыннан озын тоелды, черем итеп алдымы ул, юкмы — кенәз аңламады, уйлары кичәге кичтә булган вакыйгаларга әйләнде дә кайтты.

— Бәлки син улыңа карата артык кырыс булгансыңдыр? Юк! Ул хуҗасын, өстәвенә якын туганын бәлада ташлап калдырырга тиеш түгел иде. Тик дошманнар артык күп булсалар? Ул очракта нәрсә? Ул очракта Айдарбәк һәлак булыр, Тогрыл һәм аның артыннан үз каның, үз оныгыңның да башы китәр иде.

Димәк, Айдарбәк хаклы булып чыга. Ләкин чиркәс кодексындагы намус, дәрәҗә бар! Ул башкача сөйли бит!

Төне буе кенәзнең җаны телгәләнде. Ниһаять, таң сызылганда катгый карарга килде: вакыйганы куертмыйча ничек бар, шулай калдырырга, оныкны чиркәсләрчә тәрбия бирергә һәм тәхеткә әзерләргә, ә аннары нәрсә буласын бөек һәм зирәк Аллаһ искәртер. Ә улы? Юк, ул үзенең кан дошманын кичермәс!

Кенәз урыныннан торып гәүдәсен язды, үзен тәртипкә китерде дә оныгын уятырга китте.

Бабасы бүлмәгә керүгә, Үзбәк сикереп торды да тиз-тиз киенергә тотынды.

  • Ашыкма, ханым. Сиңа монда куркыныч янамый, киенеп торма, хәзер тәнне язылдырабыз да юынабыз, менә шуннан соң иртәнге ашка ярашлы итеп киенеп куярбыз. Әгәр хан каршы килмәсә, тамак ялгаганнан соң алда торган эшләр турында сөйләшер идем. — Елбаздук тыныч кына әйтсә дә, тавышы шулкадәр нык һәм ышандырырлык иде ки, кечкенә Үзбәк каршы сүз әйтмәде.

Атасының үлеме, иксез-чиксез даланы тиз һәм ашыгыч үтеп тауга күтәрелү, анасы белән аерылышу шулкадәр тетрәткән иде, аның җаны яклау һәм таяныч эзли, ә көч-дәрманында булган могтәбәр ир бу рольгә туры килеп тора иде. Иртәнге аш вакытында онык әбисе белән танышты; чәчләренә чал кунса да чибәрлеген, буй-сынының зифалыгын җуймаган хатынның адымнары салмак һәм мәһабәт, Үзбәк ирексездән аны кызыксынып күзәтте.

Әбисе матур итеп сырны кисеп куйды, тәлинкәләргә бодай боткасы бүлде, сөт салды — бар да тәмле булды. Малайга рәхәт иде, аның җанын бимазалап торган борчу-сагыш юкка чыкты һәм шом-тәшвишнең калдык-постыклары да Кавказ тавының күккә ашкан түбәләрен узып китеп таралдылар.

Соңрак бабасы оныгын тау елгасы ярында урнашкан утар белән таныштырды. Йорт-җир биек койма белән әйләндереп алынган. Уртада — салам белән ябылган сакля[9], мал абзары, амбар, баз һәм ат араны. Терлекне көтүгә куганнар, берничә хезмәтче хуҗалык биналарында тәртип урнаштыралар иде. Иртәнге ыгы-зыгы әкренләп тынды, кояш тау түбәсенә кунаклады. Берсе олыгая башлаган, икенчесе яшь — ике хуҗа, капкадан чыгып, ашыкмый гына төбе күренеп торган чиста сулы елга буйлатып өскә күтәрелделәр. Һава саф, тирә-якка тау үләннәре һәм куаклары чәчәкләренең баш әйләндергеч хуш исе таралган.

— Улым, — диде карт, юмакай тавыш белән, — сиңа инде ун яшь, далада туып-үстең, аның кануннары буенча яшәдең һәм тәрбия алдың, Чыңгызханның торыны, тик син бит минем дә оныгым, чиркәс кенәзе Елбаздукның оныгы. Минем нинди кеше булуымны үзең күрерсең. Бездә, тау халкында, үз-үзеңә бәя бирү гадәткә кермәгән. Шулай ук улларыбызны өйдә тәрбия кылу да кабул ителмәгән, без аларны үзебезнең морзалар күзәтүенә тапшырабыз. Алар атасының үз баласы өчен җан атуы, кызгануы кебек сыйфатлардан азат, безнең тәрбиянең нигезендә ныклык, каты тәртип, барлык фәннәр буенча мәгълүмат алу ята. Син минем улым түгел, атаң Тогрыл сиңа тәрбиячене — аталыкны үзе сайларга тиеш иде, әмма ул бу дөньяны ташлап китте, шуңа күрә мин сиңа үземне тәкъдим итәм, әгәр син, ханым, каршы килмәсәң, әлбәттә.

Елбаздук эченнән генә, Үзбәкнең аның оныгы икәнен монда беркем белмәвен теләде, тәрбиягә малай китерү тауларда табигый хәл — бетте-китте. Үзбәк ни дип җавап кайтарырга белми шактый озак сүзсез торды. Малай әлегә үзенең тумышы белән нинди югары урын биләвенә төшенеп җитә алмады, бәйсезлек, батырлык һәм хөрмәт кебек иң бөек кыйммәтләрне эченә алган чиркәс дәрәҗә кодексы белән танышлыгы юк иде.

  • Йә нәрсә, дәшмәү — ризалык билгесе, — диде Елбаздук, озакка сузылган тынлыкны бүлеп. — Миңа синең шунда ук җавап бирмәвең ошады, димәк, син уйлый беләсең, бу исә буш кеше түгеллегеңне раслый. Бу — бик яхшы! Рас шулай икән, хәзер үк дәресләргә тотынырбыз.

Көн саен һәм эзлекле рәвештә авырлыкны арттыра барып, укулар башланып китте. Иртән гадәти физик күнегүләр ясадылар, иртәнге аштан соң тауларга киттеләр, ерткыч хайваннар гына йөргән җирләрдә җәяүләп яки ат өстендә бардылар. Үзбәк җайсыз көе ял итәргә, урындагы билгеләргә, кояш һәм йолдызларга карап кайда икәнлеген ачыкларга, эзләрне укырга, агымсу буенча чамаларга, сукмак буйлап үзеннән алда башка кемнеңдер киткән-китмәгәнлеген белергә өйрәнде. Кенәз оныгының иярдә нык утыруын, үз яше өчен татар кылычы белән яхшы эш итүен, җәядән менә дигән итеп атуын канәгатьләнеп күзәтте, ә иң мөһиме — ул көчле һәм җитез булырга омтыла, арыса ял сорамый, зарланмый-сыкранмый, ашамлыкка артык хирыслыгы юк. Үзбәктән менә дигән егет чыгачак, дип сөенде Елбаздук.

Кичләрен бабасы белән онык озак кына гәпләшеп утырдылар, аталык үзенең шәкертенә чиркәс гореф-гадәт, йолаларын төшендерде.

  • Тугрылык — җәмгыятьтә тормыш нигезләренең асылы, менә шул, — диде бабасы, — гаиләгә тугрылык, дуска, ватаныңа һәм үзеңнең буыныңа тугрылык. Тугрылык һәм хөрмәт! Әгәр гаиләңдә үзе дә аңламыйча нәселеңнең йөзенә кара ягучы, оятка калдыручы, җирбит яки комсыз шакал бар икән — хурлык китерүен аңлап яманатын каны белән юарлык ит, үтәми икән — кызганма, үтер аны.

Үзенең хуҗасын бәла-казадан йолмый ташлап китүче яки дустын кайгы- хәсрәттә калдыручыга монда урын юк, аннан бар да читләшергә тиеш, аның урыны үләксә ашаучы шакаллар өерендә, әгәр бу эт үз үлеме белән китсә, күмәргә барма, андыйлар хөрмәткә лаек түгел. Бездәге: «Гомереңне сат — хөрмәт сатып ал» дигән гыйбарәне син инде ишеттең, ханым. Табигый, хөрмәт бернинди алтынга да, акчага да сатылмый һәм сатып алынмый.

Онык барысын да күңеленә сеңдерә барды, сораулар да биргәләде:

  • Кемдер сине алдады, соңыннан килеп тәүбә итте, ди. Аны кичереп буламы?

— Бу сорауга берьяклап кына җавап биреп булмый. Бу кеше кем, нинди сәбәпләр аны алдауга этәргән? Әгәр аңын җиңел генә табышка ия булу нәфесе томалап беренче кат урлаша, тик дөрес эшләмәвен аңлап кире кайтарып бирә икән — кичер һәм хурлыгын каны белән юарлык авыр эшкә тарт. Әгәр дә кемдер үз гомерен куркыныч астына куярга теләмичә орышта чигенә, синең ышанычыңны акламый, кыен хәлдә калдыра икән — читкә тибәр, әмма кычкырып, мыскыллап үзеңне түбәнсетмә. Тәрбиялелек — әдәп, әхлагыбызның төп нигезе.

Һәркайда һәм һәркемгә, югарыдагыларга һәм түбәндәгеләргә, өлкәннәргә, хатын-кызларга хөрмәт. Хатын-кызга кул күтәрү — егетләр өчен хурлык. Син һәрбер кешене: танышмы ул яисә таныш түгелме хөрмәт итәргә тиеш, әмма дәрәҗәңне, бәйсезлегеңне, үз-үзеңә ихтирамыңны беркайчан беркем алдында югалтырга тиеш түгелсең.

Ау эте өрми — аксөяк сүгенми. Хатын-кыз, бигрәк тә әдәпсез ир-ат алдында тавыш күтәрүдән Аллаһ сакласын, әгәр ир-егетнең хатын-кызга кул күтәргәнең күрәсең икән — үтер, ул ир-ат исемен йөртергә лаек түгел.

Алар ир-егетнең намусы һәм мәртәбәсе турында күп тапкырлар сөйләштеләр, шулай ук җиңүченең хәрби бурычы, батырлыгы, рәхим-шәфкатьлеге турында да сүз кузгаттылар. Елбаздук күңеле, җаны чиста оныгының комсызлыкка омтылышы юклыгын, ялагай түгеллеген күреп, Үзбәкнең киләчәктә Аллаһ булышлыгы белән яхшы хаким буласын сизә, белә иде.

Көн арты көн узды, хәер, көннәр генә түгел, еллар да сиздерми генә артта кала бардылар. Үзбәк буй тартты, ныгыды, матур кызлар очратканда йөзенә кызыл ягылды, тегеләре исә карашларын яшереп, башларын иделәр. Чиркәс кызларына таныш булмаган ирләр белән сүз алышу тыела. Елбаздук алга таба да оныгын үз карамагында тотарга ярамасын сизә, унбиш яшьлек егеткә ирләр белән хатын- кызлар арасында булырга тиешле аралашу әдәбе турында ничек аңлатырга дигән сорауга җавап эзләде. Һәм оныгына ничек бар, шулай аңлатты.

Алга таба оныкны ничек тәрбияләргә дигән уйлар Елбаздукның йокысын качырды.

— Уйла, Елбаздук кенәз, уйла, шуның өчен сиңа баш бирелгән. Оныкка хәзер аралашу әдәбе турындагы белемнәр генә җитми, аңа биек таулар артындагы тормыш белән танышырга вакыт. Мәккәгә барып хаҗ кылып кайтырга иде, әмма куркыныч — Үзбәкне танучы очрарга мөмкин. Туктай ялганны кичермәс. Ә нишләп әле Ширван иленә сәяхәт кылмаска ди? Бу патшалыкта күптән ислам дине кабул ителгән, бик күп әйбәт мәчетләр бар, укымышлылар, фәлсәфәчеләре һәм шагыйрьләре күп, малайга менә дигән укытучылар табып, фарсы һәм гарәп телләрен өйрәтергә була. Дөрес, хәзерге вакытта Ширван дәүләтен монголлар яулап алды, тик бу Алтын Урда түгел, бу һулагулар, Чыңгызхан нәселе патшалыгы, аның кече улы Толуй нәселе. Кемдер Үзбәкнең Алтын Урда тәхете варисы икәнен белеп алса, ярдәм дә итәргә мөмкиннәр. Хәер, кем белгән? Әсир булып куюы да ихтимал... Ни генә булмасын, сәяхәткә кузгалырга вакыт, тик яшертен эш итәргә, Үзбәккә башка исем табарга кирәк. Йә, Бөек, кодрәтле Аллаһ, бәндәләреңә ярдәм ит. Тауларым, сез дә рәхим-шәфкатегездән ташламагыз, сез сер саклый беләсез.

Икенче көнне Елбаздук сәяхәт планын төзеп, оныгын юлга хәстәрләү мәшәкатьләренә чумды.

***

Туктай хакимлек итү башында Нугайның киңәшләренә колак салса да, хәзер моңа мохтаҗлыгы юк иде, чөнки еллар узу белән ул ныгыды, акыл, тәҗрибә туплады. 1293 елда Туктайга имеш-мимеш хәбәрләр килеп иреште. Урыс кенәзе Дмитрий Александрович, ачы балдан артыграк авыз иткәнме, янәсе, Сарай тәхетендә яшь, йомшак, көчсез хан утыра, Нугай исә көчле, нәкъ менә аның әмерләрен үтәргә кирәк, ханның күрсәтмәләренә килгәндә исә, ашыкмаска кирәк, чөнки бәкләр-бәге барыбер үзгәртәчәк, дигән имеш. Туктай шулкадәр ярсыды ки, ярый әле, бабасы Сәлҗидәй Гүргән янәшәсендә туры килде. Ул оныгын туктатып калды:

  • Бөек ханга ачулану килешми, тәбәгаларың[10] алдында көчсезлегеңне күрсәтергә дә ярамый! Башта тынычлан, ял итеп ал яисә башка эш белән шөгыльлән, ә иртәгә ашыкмыйча уйларсың. Иртә кичтән хәерлерәк.

Иртән Туктай абыйлары һәм бабасы белән киңәшләште. Ахырдан урыс җиренә күп итеп гаскәр җибәрергә дигән фикергә килделәр. Белсеннәр кенәзләр кемнең кем икәнен. Берочтан Нугайны да урынына утыртырга кирәк.

  • Карарбыз, аның үксез бозавы — Дмитрий Александрович үзенә тиешлесен алгач, бу карт төлке ничек боргаланыр икән,— дип тәмамлады сүзен Сәлҗидәй Гүргән.
  • Сарайны саксыз калдыру ярамас, аерылып йөрү дә куркыныч, бер тирәгә тупланырга кирәк, югыйсә хәйләкәр Нугай әкә берәм-берәм бәреп чыгарыр. Әнә Тудан гаскәрнең яртысын алсын да урыс кенәзлекләренә юнәлсен, калганы безнең белән булыр, йоклап ятып булмый, — дип, Сарай-Буга үз фикерен җиткерде.

Туктай, килешеп, үз янына кенәз Дмитрийның кече энесе Андрей Городецкий чакыртты, аңа бөек кенәз кәнәфиен вәгъдә итеп, Тудан белән бергә урыс шәһәрләренә яуга озатты.

Владимир, Суздаль, Муром , Юрьев, Переяславль, Коломна, Мәскәү, Можайск, Дмитров, Углич — барысы да бушап калды. Урыс иле елый, үкерә, ыңгыраша, әйтерсең Бату хан кабат аның аша узган. Кенәз Дмитрий Андрей файдасына бөек кенәз тәхетеннән баш тартты, урыс кенәзләренең башкалары исә өйдә кем хуҗа булуына төшенделәр.

Нугайның бу яу сәфәренә карата фикере ишетелмәде, берни белмәгән кыяфәт чыгарды. Юк инде! Ничек кенә белде әле! Иң мөһиме — оттырганын аңлады. Шулай итеп Туктай хакимлеген тагын да ныгытты, моңарчы икеле- микеле торган бәкләр дә аңа тартылдылар. Әмма хәйләкәр карт җиңелергә өйрәнмәгән, кайда, ничек тиешле дәрәҗәдә җавап бирергә дип уйга калды.

Унөченче гасырның туксанынчы елларының икенче яртысында, Туктайның тәхеттә көчәя барганын күреп, күп кенә аксөякләр аңа якынайдылар, шул исәптән Нугай Олысыннан да килүчеләр артты. Бәкләр бәгенең башка түзәр чамасы калмады, ул ханнан Сәлҗидәй Гүргән белән Тамма-Туктайны Сарайдан кууны, шулай ук Олысыннан аңа качкан бәкләрне кайтаруны таләп итте. Туктай бу таләпләргә колак салмады, гомумән, Нугайга җавап биреп тормады, чөнки иртәме-соңмы бәкләр- бәгенең өч йөз меңлек гаскәре канунлы хакименә күчәчәгенә иманы камил иде.

Тик әлегә Нугай үз көчендә иде, ул орышка әзерләнде. Әмма Олысында туган кыенлыклар, картның аяк-кулларын бәйләде дә куйды.

Туктай көннән-көн дәүләт эшләренә төшенә барды, анда Сарай шәһәрен корып бетерү теләге уянды. Бөтенләй үк баш тартмасалар да, күчеп йөрү гадәтләреннән әкрен-әкрен ераклаша барып, утрак тормышта яшәүне яклаган Алтын Урта аксөякләре бу фикерне куәтләделәр. Бәкләргә затлы әйберләр, йорт һәм матурлап эшләнгән бизәкләр, нәфис итеп эшләнгән хатын-кыз бизәнгечләре, күркәм савыт-сабалар ошый иде. Йортларны биегрәк, иркенрәк, ихаталарны киңрәк, бассейннарны тирәнрәк итеп төзеделәр. Һәр бай йортка кытайның ефәк тукымалары, гарәп китаплары, язу-сызу кирәк-яраклары килеп керде. Эчке сәясәттә заман белән бергә ярашырга теләгән Туктай олыслар арасындагы хәлләрне күз уңыннан ычкындырмады.

Тик тышкы сәясәт тә бар иде. Ханга Азәрбайҗанны яулап алу теләге тынгылык бирмәде, чөнки аның фикере буенча хулагидлар аны канунсыз рәвештә үзләштергәннәр. Шәрыктагы чикләр турында да онытмады ул һәм иминлек тәэмин итү максатында чыңгызыйларның бердәм империясен торгызу өчен бөек Тимер хан белән сөйләшүләр алып барды, шулай ук Иран илханы белән тынычлык торгызуга иреште.

— Әгәр Азәрбайҗанга кузгалсам, Иран падишаһы үзенә һөҗүм итмәсенә ышанырга тиеш, ике фронтта сугышырга теләмим, чөнки Тимер үзенә карата ихласлыгыма ышана, — дип фикер йөртте Туктай.

Үсмер чак уен-мәзәкләре күптән икенче планга күчте, аннары өченчегә, бар вакытын дәүләт эшләре йотып барды. Алар белән шөгыльләнү ханга рәхәтлек бирде, бары төннәрен генә үзенә ял рөхсәт итте ул.

Туктайның егермедән артык, сайлап алгандай берсеннән-берсе матур хатыны бар иде. Тик өзелеп яратканы — озын буйлы, зифа сынлы, нечкә билле, тулы тыгыз ботлы яшь хатын Арибах. Хан янына һәрвакыт күтәренке кәеф белән килде, аннан берни турында сорамады, тыңлый-ишетә белде, Туктай аның фикере белән кызыксынса, тыйнак кына аска карап, акыллы киңәшләрен бирә иде. Сөеклесенең тагын бер искиткеч сәләте бар, ул учын иренең башына куеп, аның арганлыгын бетерә иде. Аның кулы тиюгә чәчләр чатыр-чотыр итә иде, хатынның тыгыз күкрәге ирнең иреннәрен иркәли, хан, мәхәббәт патшабикәсенең назыннан, күкләргә аша, ару кул белән уеп алгандай юкка чыга иде. Арибах Туктайдан ун яшькә олырак иде. Нәкъ менә ул ханны җенси хикмәтләргә өйрәтте һәм бары тик ул гына дәртнең ширбәт тәмен бирә алды. Хан аны сарайда да, күченеп йөргәндә дә, кыска вакытлы сәфәрләрдә дә гел янәшәсендә йөртте. Арибах уендагын тормышка ашыру юлында иде. Хәзергә бар да үзе уйлаганча бара, тик кайчан нәрсә буласын беркем белми, өстәвенә хәрәмдәге хатыннар бик көнче, шуңа Үзбәкнең анасына бик сак булырга туры килде.

***

Кояш күтәрелеп килгәндә, Елбаздук оныгы белән елга янында очрашты. Җәй башы, кичү юллары ачылган, үләнннәрнең хуш исеннән баш әйләнә, агымсу юлында очраган ташларга бәрелеп, матур көй чыгара, матур җәйге иртәне котлап, кошлар чыркылдаша. Бабасы белән онык җәһәт кенә юынгандай иттеләр дә тау аланына — кизләүгә киттеләр. Нарзан исе борынны ярып керде, үтә күренмәле тәмле суны кушучлап авыз иткәч, йокы уч белән сыпыргандай юкка чыкты, күңел күтәрелеп, гәүдә җиңеләйде.

Йомшак үләнгә утырдылар.

— Ханым, — дип сүз башлады аталык, — безнең таулар артында Ширван дәүләте урнашкан, әкренләп шунда сәфәргә әзерлекне башлыйк. Гаҗәеп патшалык, күп нәрсәләр белерсең, Итилеңнең кайсы диңгезгә койганын күрерсең. Анда шагыйрьләр, галимнәр белән танышырбыз дип ышанам. Сиңа галәм, дөнья кануннарына төшенергә, башка халыкларның телләрен белергә вакыт җиткәндер. Әмма без анда, син тауның тагын бер гыйлемен — урлау фәнен өйрәнгәч кенә кузгалырбыз.

Яшь хан шаккатып тәрбиячесенә карады.

  • Әйе-әйе, ялгыш әйтмәдем, син урларга өйрәнергә тиеш, — диде Елбаздук.
  • Аңламыйм, кенәз йә ханга урлашу нигә кирәк, алар тарханнардан11 болай да барысын да ала, хуҗасыннан яшергәннәрен яугирләр тартып ала.

— Ә син уйла! Нәрсә ул урлашу? Бу — теләсә кайсы утарга, бинага этләр өрмәслек, хайваннар сизмәслек итеп үтә алу сәнгате. Бу — нәрсә дә булса эләктерү, хуҗаларның ни сөйләшкәнен тыңлау, ияр кисү, әкрен генә сиздермичә атларны алып китү сәләте. Менә бу — ир-егетнең елдамлыгы! Сугыш вакытында яисә сәфәр чыккач болар кирәк түгелмени? Болар баер өчен өйрәтелми. Сарык яисә тавыкны шыпырт кына чәләсең, әгәр хуҗасы сораса — кайтарасың, ә инде зыян күрүче кем урлаганын белми икән, димәк, ир-егет түгел, ул начар хуҗа. Урлашырга өйрәтү — җитезлеккә, кыюлыкка һәм салкын канлылыкка өйрәтү, әгәр син дошман белән кара-каршы килгәндә ул сине шәйләми, ә син аны күрәсең, ишетәсең һәм бер генә мускулың да селкенми икән, димәк, син бу фәнгә төшенгәнсең булып чыга. Сиздертмәү сәләте — зур сәнгать ул. Хәзер инде аңладыңмы?

Үзбәк башын селкеде:

— Мин хәзер үк башларга да риза, аталыгым.

Яшь хан, һава торышы нинди булуга карамастан, физик күнегүләрне калдырмаска тырышты. Күзгә күренеп ныгыды, мускулы таш кебек катыланды. Зур кылычны кулында мамык бөртегедәй биетте, нык тартылган җәядән бертуктамый утыздан артык ук атарга, озак итеп сулышын кысып торырга өйрәнде. Поскында 12 яртышар көн кымшанмый ятканнан соң, тәнен тиз генә язып, барс сыман табышына атылды.

Үзбәк бик тиз урлашырга өйрәнде, төнләме ул, көндезме — сиздерми генә утарларга үтеп кереп, күләгә кебек шыпырт кына теләгән почмагына уза алды. Ашыкмаска-кабаланмаска өйрәнде, озаклап бер аягында торып, уңайлы вакытны көтеп алып, үзенә кирәкне эләктереп, тавыш-тынсыз юкка чыкты.

Берәр ай үттеме икән, Елдазбукка, беркем беркайчан күрмәгән каракны тотарга ярдәм итүен сорап килделәр. Нәркайсының ниндидер кыйммәтле әйберләре югалган икән. Кенәз, мыек астыннан көлеп, нәрсәләре урланганын сорашты.

— Мин каракның кем икәнен беләм, әгәр яхшылап сорасагыз, ул сезгә мөлкәтегезне кайтарыр, — диде Елбаздук. [11] [12]

***

Елның иң кыска саналган төне үтеп китте. Йөздән артык җайдак Мары елгасы яныннан үзәнлеккә төште. Кәрван уртасында ашыкмый гына авыр йөк төялгән качырлар атлый. Алда — нәселле чабышкыга атланган Елбаздук, яшь булсалар да абреклар белән вак-төяк бәрелешләрдә сынау үткән яугирләр уратып алган Үзбәк аз гына аннан калышып бара. Отрядта Үзбәкне бар да Елбаздукның туганнан туганын, гәрчә беркайчан улы булмаса да, малае Антанук дип беләләр. Сәяхәтнең максатын бар да белә: отрядтагы сигез дистә яшь кенәз һәм дворян сугышчыларына тирә-юньне күрсәтү, күршеләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштыру, Шәрыкка юл ачу иде. Үзбәк-Антанук уйчан иде, ул нәрсә күрә, ишетә, белә — барысын да сеңдерә барды.

Сәфәрнең өченче көне кичкә авышканда, алар каршында биштүбәле тау пәйда булды. Үзбәкнең күңелен балачакның шомлы истәлекләре урап алды, әмма ул бик тиз алардан арынды да табигатьнең матурлыгына сокланып, дала хуш исе аралаш чиста, саф һаваны күкрәк киереп сулады.

Биштүбәле тау яныннан көньяк-көнчыгышка борылып, кабардин— балкар җирләре аша Алания түбәсенә якынлаштылар. Юл барган саен кыенлашты, бер-бер артлы тау елгаларын һәм инешләрен кичәргә туры килде, шуңа әкрен барылды.

Кичке тукталышларда тирә-юньгә пешкән бәрән итенең, кәбабның хуш исе таралды. Елбаздук һәм тәҗрибәле дөнья күргән узденнар[13] риваятьләрнең төп каһарманы таш улы Сосруко, аның анасы Шайтан, тимерче Тлепша турында сөйләделәр. Ә яшь-җилкенчәк Сосруконың Иныж алыпны бик оста алдап, туңган-өшегән нартлар өчен ут табуы турында ишеткәч, андый батырның кабардиннар арасында да булуын аңладылар. Ә аланнарның батырлары арасында иң түзем, иң елдам һәм иң башлысы булып Сослан санала.

  • Шулай да нартлар кая югалган соң? — дип кызыксынды яшьләр арасыннан берәү.
  • Аларга Аллаһ җәза биргән! Имансыз булганнары, үзләренең көч-акыллары белән масайганнары, Аллаһы Тәгаләгә ышанмыйча, үзләрен Аның белән тиңләүләре өчен Ул аларны җир йөзеннән юк иткән, — диде Елбаздук озак кына дәшми торганнан соң. — Арагыздан теләсә кайсыгыз никадәр генә көчле, күпме генә акыллы, кешеләр өстенннән никадәр зур хакимлеге булмасын, әллә ничә тел, фән белмәсен — үзен Аллаһ дип санарга хакы юк, ул Аллаһның көч­куәте, гакылына чәнчә бармак кадәрле дә якын килә алмас. Без, кешеләр, бала тудырырга сәләтле, әмма Аллаһ кына аның җанына сулыш өрә ала. Йә, берәрегез кайсы заманның, кайсы халыкның сугышчысы дошманын үтереп, аның җанын күргән, дигәнне ишеткәнегез бармы? Җан белән бөек һәм кодрәтле Аллаһ кына идарә итә ала, ә без аның җирдәге коллары, вакыт-вакыт башларын күтәреп карый торган шуышып йөрүче суалчаннар. Боларны исегездә калдырыгыз һәм беркайчан беркайда масаймагыз!

Яшьләр, буркаларына[14] төренеп, тынып калды. Зәңгәр күктәге йолдызлар, егетләргә озын, давыллы тормыш вәгъдә иткәндәй, күңелле генә күз кысты.

«Нәрсә бар икән ул йолдызларда? Бәлкем Аллаһыбыз шунда яшидер? Әллә якын-тирәдә генә йөри микән?! Күпне күргән аксакаллар белән гәпләшкәннән соң, һәрберсе диярлек шундый уйларга чумды.

Берничә көннән соң кичен кенәз барысына да, иртәгә Җәүҗикәүдә[15] булачакларын, анда аның кунагы[16] Хетэг кенәз яшәвен хәбәр итте һәм озаклап аталарының дуслар булуы, Хетэгының атасы хөрмәтенә үзен Елбаздук дип атаулары, аталарының урыслар белән яу чыгып, зур табышлар белән кайтулары турында сөйләде.

  • Җәүҗикәүдә берничә көн торырбыз, Күк тарлавыгына юл тотканчы атларны ял иттерербез. Алдан ук әйтеп куям, безнең хуҗа — гыйсави. Аның диненә хөрмәт белән каравыгызны сорыйм. Намаз уку өчен аерым бүлмә бирүен үтенермен, әмма иң мөһиме, өлкәннәрнең сүзләрен онытмагыз: Аллаһтан бөек булып булмый.

Таң алдыннан Елбаздукны күзәтүчеләр уятты. Аларга янәшәдә генә кемдер йөри, аларны күзәтә кебек тоелган. Тәҗрибәле сугышчы тынлыкка колак салды, карашы белән як-якны айкады. Кинәт аның үткен күзенә көнбатыш яктагы зур- зур йомры ташлар артыннан бурка читеме, бүрекме чагылып киткәндәй булды.

Елбаздук дәшми генә бармагы белән шул тарафка төртеп күрсәтте, һәм өч егет, барслар кебек җиңел генә таштан ташка сикереп, шымчыны камап алмакчы иттеләр. Әмма теге күз ачып йомганчы ияренә сикереп менде дә Калкулык артына кереп качты, шул арада тояк тавышлары да тынды. Елбаздук каты гына:

— Син кем? Дус икәнсең, кылычыңны кынында тотып чык, — дип кычкырды, — дошман булсаң да күрен, көч сынашырбыз. Мин — чиркәс кенәзе Елбаздук, Ширван дәүләтенә юл тотышым.

Җайдак, игътибар белән карангалап, калкулык артыннан чыкты:

— Мин — Хетэгның улы Ахсар.

— Соң, кил монда, улым, кочаклыйм үзеңне, — Елбаздук сөенде һәм үзе, кочагын киң җәеп, кунак углына каршы атлады.

Хетэг кунакларны патшаларча каршы алды. Кавказда кунакның урыны һәрвакыт түрдә. Һава торышы яхшы, шуңа өстәлне елга буенда әзерләделәр. Дистәләгән ирләр, хатын-кызлар азык-төлек ташыдылар, тәмле осетин сыры белән сыйладылар, кайнар фыдджын (итле бәлеш яки бөккән), сырлы цыхтджын китерделәр. Аларга алмашка яшь колын итен каймаклы цахдон соусы белән бирделәр, бәрән итеннән ясалган кәбабтан авыз иттерделәр. Алларыннан бик тәмле, бары тик аланнар гына ясый торган сыра өзелмәде. Таулардагы гадәт буенча, исәнлек-саулык, байлык-муллык теләп, тост арты тост күтәрелде.

Елбаздук белән Хетэг озак кына утырдылар, бер-берсенең, халкының хәл- әхвәлләрен белештеләр, шатлык-борчуларын уртаклаштылар, ата-аналарын искә алдылар, аларны һәм мәрхүм булган якыннарын искә алып, әче бал тулы җамнарын күтәрделәр.

Яшьләр өчен ук ату ярышы оештырдылар. Азакка Ахсар белән Антанук чыкты, күп тапкырлар атышканнан соң, хуҗа кунакка юл бирде — Елбаздук шәкерте җиңде. Кылычка кылыч ярышы башлангач, кенәзләр таләпчәнлек күрсәтеп хөкемдарлыкны нык күзәттеләр, әмма тегеләр тагын башка сугышчылардан аерылып тордылар. Соңгы бик озакка сузылган көрәштә Ахсар, ниһаять, Антанук кулындагы кылычны бәреп төшерде. Хетэгның кәефе китте:

— Син таулар кануны, кунакчыллык турында оныттың,— диде ул улына кырт кисеп.

  • Ачуланма, туганым. Минем укучым да сынатмады. Теләсә кайсы орыш — гыйлем ул.

Менә дигән итеп ял иттеләр, хәер, иң яхшы дустың белән очраш та — начар булсын, имеш.

Иртәгә кузгалабыз дигән көнне иртән Елбаздук елга буенда юынганда кемдер аны күзәтә кебек тоелды. Елт кына артына борылды һәм куаклыкта балаларча үткен караш чагылды.

— Әйдәле, чык монда, ут борчасы.

Куаклар арасыннан тыгыз итеп үрелгән толымлы кыз килеп чыкты.

— Кил, балакаем, яныма.

Кызчык шома ташларга сак кына басып, кыю гына ир-ат янына килде дә:

— Кенәз, сез нишләп башыгызны шулкадәр югары тотасыз? — дип сорады.

Елбаздук шаркылдады:

  • Ә син бу тауларны күрәсеңме? Матурмы алар?

Кыз башын селкеде.

— Ә син күзалдыңа китер, таулар кинәт кенә түбәләрен түбән иделәр, ди. Нәрсә булыр иде?

  • Начар булыр иде, түбәдәге карлар ишелеп, юлларны күмәр иде. — Кыз елмайды һәм сөенеченнән сикергәли башлады. — Хәзер мин беләм! Хәзер мин беләм! Кенәз — тау ул, мәрхәмәтле таулар кешеләрне коткаралар.

Иртәнге аш вакытында Елбаздук Хетэгтан:

  • Синең йортыңда бик җитез, тере кызчык бар. Синеке түгелдер бит?
  • дип сорады.

Хетэг дәшми торды, аннары тирән сулап авыр гына сытып чыгарды:

  • Ул — минем җан әрнүем.
  • Кичер, сине уңайсыз хәлгә куясым килмәгән иде.
  • Бу шулай, тик миңа җанымны басып торган авыр йөкне, дустым белән гәпләшеп, җиңеләйтергә вакыт. Синнән башка кайгы-борчуымны сөйләрлек кемем бар? Тыңла, туганым. Минем чибәр, акыллы, үземә охшап горур кызым Ирэ бар иде. Ягымлы бала иде, тик һәрбер кызчык җиткән кыз була, аннары
  • хатын-кыз. Минеке дә үсеп буй җиткерде. Кодалар да көттермәде, кияү егете менә дигән — ширван шаһы тамырына тоташкан кесранид ыруыннан Бәйрәм атлы. Туй бик купшы булды, әмма кызымның тормышы барып чыкмады. Аллаһ Ирэ кызымның ирен юкка гына андый исем белән атамаган икән. Исеменә туры китереп, көн дә эчү, көн дә күңел ачу мәҗлесе ясады ул. Бервакыт абыйсы Ариф аларда кунак булганда, бу шакал хатынын — кызым Ирэны аңа бүләк иткән. Ариф озак вакытлар яңа хатынын йокы бүлмәсенә дәшмәгән. Ниһаять, күрәсе килеп дәшмәкче булган, ә хәрәм агасы аның корсаклы икәнен җиткергән.

Вакыты җиткәч, Ирэ кыз бала тапты, Тай-туглы дип исем куштылар, түрк телендә ул «агасы өендә туган» дигәнне аңлата. Ариф, табигый, аны үз кызы итеп танымады, атасына да кайтара алмый — тегесе эчкечелек сөременнән айный алмый үлеп киткән. Кызымны өйдәге бар пычрак эшне башкаручы иткәннәр, әмма горурлыгы андый тормышны күтәрә алмаган һәм ул кызы белән качарга уйлаган. Кечкенә бала белән тау-ташларны ничек кичкәндер ул, көч-хәл белән бусагага кайтып егылды. Аның кыяфәтен күреп, йөрәгем әрнеде. Ил телен беләсең, үлгәннәрнең дә барысын аямый, янымда имеш- мимешләр сөйләргә базмасалар да, артымда ниләр генә уйлап чыгармадылар, «киң күңелле» ләр Ирэга төрле шакшыны җиткереп тордылар. Кайгысын күтәрә алмады — кыяташтан ярсып аккан Терек суына сикерде. Кайгымның чиге юк, ничек Аллаһның ачуын китергәнмендер — белмим, әмма кызыма шундый ачы язмыш бирде. Бездә үз-үзләренә кул салганнарны искә алу кабул ителмәгән, әмма мин кызымны онытмыйм, оныгымны кайгыртам, ә ул, күреп торасың, матур, өстәвенә зирәк акыллы булып үсеп килә.

  • Чынлап шулай, — дип җөпләде аны Елбаздук, — аты ничек, тагын бер кабатла әле, колакка кермәгән ят исемне бу зиһенсез баш тиз генә истә калдыра алмый.
  • Тай-туглы. Исемен алыштырып тормадым. Безнең ырымнарны беләсең, туганда Аллаһ тарафыннан бирелгән исемне үзгәртергә ярамый, кешегә бәла чакырырсың, диләр. Мин аның анасының язмышын кабатлавын теләмим.
  • Хетэг тирән итеп сулыш алды.

Төш алдыннан Елбаздук үзенең яраннарын җыеп, иртән иртүк кузгалырга әзер булыгыз, дип боерды. Кичен озату мәҗлесендә Хетэг белән икәү генә утырдылар.

— Әгәр бар да яхшы булса, икенче елга кичүләр ачылуга кайтыр юлга чыгам. Кавказның төп сыртын кичкәч синдә ял итәргә тукталырмын, — дип вәгъдә бирде Елбаздук.

— Керми китсәң үпкәләрмен, — диде Хетэг. — Сорарга рөхсәт итче, теге син күз уңыннан ычкындырмаган кысыграк күзле үсмер кем ул?

  • Ул минем укучым, мин аның аталыгы. Син бит безнең гореф-гадәтләрне беләсең, без үзебезнең балаларга үзебез тәрбия бирмибез, әмма дәрәҗәсе белән бездән өстен торган күршеләребезнекен үстерергә ярдәм итәбез.

Кавказда күп сөйләмиләр, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар һәм кирәкмәгән сорау биреп маташмыйлар. Хетэг та сүзне озайтып тормады.

  • Укучың сәләтле күренә, ерак китәр, — дип осетин кенәзе сүзен йомгаклап куйды.

Елбаздукның тәне буйлап җылы йөгерде.

  • Туганым, улың Ахсарны безнең белән сәяхәткә җибәрү теләгең юкмы? Ил- җир күрер, акыл туплар, кешеләрнең һәртөрлесен күрер, фәннәргә төшенер.
  • Әйе... — диде Хетэг, — дәшүеңә рәхмәт. Уйлап карарга кирәк.

Карарны озак көтәргә туры килмәде, сәфәр бары тик бер генә көнгә кичектерелде. Хетэг улын әзерләп бетерде, дустын кочаклады, барысын да таулар аша озын юлга озатып калды.

***

Отряд Дарьял тарлавыгына якынлашты, агымсу тавышы колакларга бәреп керде. Бу Терек иде, каршында торган зур йомрыташларны кузгатырга теләгәндәй зур көч белән килеп бәрелә, әмма ташлар каршы торып, агымсуны болганчык ярсу ташкын һәм чәчрәвекләргә яра-бүлгәли. Котырынган су тавышы таулар арасыннан югарыга ыргыла, әмма юлына киртә булган кыяташларга бәрелеп кабат аска төшә, тагын да шаулап-ярсып бөтерелә, кешеләр, хайваннарның колагына бәрә һәм каушау, курку тудыра.

Юл әкрен генә тауга күтәрелә, таулар исә, елганы кысрыклап уратып, болытларга таба кул сузган. Һава салкынайганнан салкыная барды, тарлавыкны караңгылык басты. Әйтерсең, күк йөзендә беркайчан да кояш балкып яктыртмаган. Терек, ярсуын дәвам итеп аста кала барды барды да кинәт тавышы өзелде. Отрядның юлы Терек артыннан йөгергән Байдарка ярлары буйлап дәвам итте.

Иң югары үткелдә сәяхәтчеләр кар белән капланган тау күрделәр, аның түбәсендә ак кардан җиңеллеге һәм зәңгәрсу төсе белән аерылып торган ике бөдрә болыт ял итәргә тукталган.

Шул кичү юлында төн кундылар. Салкын булса да, учак янында Багратион ыруының бөек, серле патшабикәсе Тамара турында тыңлап, туңуларын сизмәделәр. Иртәнгә кадәр юл күрсәтүче осетин бик теләп патшабикәнең зирәклеге, юмартлыгы турында, руханиларга, дәрвишләргә бүләкләр өләшүе, гыйбадәтханәләр төзетүе турында бәян итте.

Сәяхәтчеләр үзенең уртак балалары булмаган беренче ире — урыс кенәзе Андрей Боголюбскийның улы Юрийны ничек итеп кире кагуы, аннары балачак дусты осетин Давид Сосланга кияүгә чыгуы турында ишеттеләр. Давид батыр һәрвакыт яуда йөргән һәм тапкан бар табышын тулысы белән хатынына кайтарып биргән, ә тегесе аны грузин дәүләтен ныгытуга тоткан. Озата баручы осетин бөек шагыйрь Шота Руставелиның патшабикәгә мәхәббәте, аңа багышлап поэма язуы турында да сөйләде.

Үзбәк-Антанук халыкның төзүче-патшаларга мөкиббән булуы турында колагына киртләп куйды. Тамараның үлеменә гасырдан арткан, халык ләззәтләнеп аның төзү-корулары турында булганын да булмаганын да кушып сөйли бирә. Яшь хан таудан төшкәндә моңа кат-кат ышанды, чөнки һәр салада зирәк Тамара турындагы риваятьләрнең яңадан-яңаларын ишетте. Аңа бөек патшабикә төзеткән манаралар, күперләр, гыйбадәтханәләрне күрсәттеләр.

Озакламый Грузиянең борынгы башкаласы Мцхетега җиттеләр. Ул кайчандыр ике елга — Арагви белән Кура кушылган җирдә урнашкан, анда грузиннар арасында агарту эшләре алып барган бик матур изге Нина монастыре булган. Тик хәзер шәһәрдән җир асты йортларын хәтерләткән берничә корылма белән ватык-җимерекләр генә калган.

Ялыктыргыч озын тау юлыннан соң, зур булмаган, әмма якты һәм уңайлы шәһәрчек — Тифлиста тукталырга булдылар. Кунакларны кавказлыларга хас булганча, шәраб белән каршы алдылар, күңелләрен күрделәр. Юл тузанын бишенче гасырда Вахтанг Горгасал ауга йөргән урында, Абанотубанида юып төшерделәр. Вахтанг Горгасалның лачыны, үрдәкне бәреп төшереп, аның белән бергә кайнар чишмәгә төшеп пешкән. Нәкъ менә шушы урында грузин патшасы яңа шәһәр төзергә әмер биргән һәм башкала иткән.

Атна буе ял иттеләр, ауга йөреп ашау-эчү саклыгын өстәделәр һәм кабат, монысы инде җиңелрәк, юлларын дәвам иттеләр. Руставелины узып, Гарбадан даласына килеп чыктылар. Бар салалар, Үзбәкнең ата-бабалары яу чабып бу җирләрне тар-мар иткәннең соңында, бик аяныч хәлдә калган.

«Ни өчен шәһәрләрне тәмам җимерергә һәм таларга? Табышны бит кешеләр китерә. Алар хәзер дә монда яшәрләр, эшләрләр, сату өчен әйберләр җитештерерләр иде, ясак-салымыңны сал да рәхәтләнеп яшә идең. Инде бик нык каршы килеп, үтерергә туры килгәндә дә торак, эш коралларын ник ватарга-җимерергә? Тар-мар ителгәннәр урынына башкалар килер дә эшли башлар һәм табыш китерер иде», — дип фикер йөртте Үзбәк, башын иеп. «Хан булгач, акыллырак эш итәчәкмен!»

Хәрабәләрне күреп, Елбаздукның кәефе кырылды. Оныгын бирегә алып килгәне өчен үзен битәрләде, ул бит кайчандыр галимнәре һәм шагыйрьләре белән дан тоткан, нык үскән өлкәнең нинди хәлгә калуы турында үзе дә бихәбәр иде.

«Ач кеше фән турында уйламый», — диде ул үз-үзенә.

Кайчандыр даны һәм байлыгы белән дан тоткан Шәмәханга җиткәч, Елбаздук тәмам кешелектән чыкты. Тирә-якның һәр патшасы чибәрләрнең чибәре — шәмәхан патшабикәсен хатынлыкка алу турында хыялланды, һәр хаким ширван шаһы белән дустанә булуны дәрәҗә санады. Ә хәзер күпме тапкырлар монда булган Елбаздукның күзеннән яшьләре тамды. Утыз ел элек Алтын Урда гаскәре тарафыннан җимерелгән шәһәр җир селкенеп тәмам кырылган, анда ике йөз тирәсе фәкыйрь көн күреп маташа иде. Хәллеләр күптән Шәмәханны ташлап киткән, кемдер тауларга, кемнәрдер башка шәһәрләргә юл тоткан.

Төн йокысыз узды. Авыр уйлардан кәефе киткән кенәз таң алдыннан гына күзләрен йомды, төшендә аның янына шаян кызчык Тай-туглы килде.

— Нәрсә, кенәз, тавыңның түбәсе җимерелдеме? — дип сорады ул, акыл җыйган хатын-кыздай. — Мөгаен, аны кар каплагандыр. Син бит һәрчак башыңны югары тоттың. Онытмадыңмы? Күзеңне күтәр дә, кенәз, шәрыкка карап юл тот, шунда эзләгәнеңне табарсың.

Елбаздук манма суга батып уянды. Тирә-ягына каранып алды, кояш чыккан, чатыр тирәсендә яшьләр ыгы-зыгы килә иде. Кенәзнең җанына тынычлык иңде, ул юынды һәм шәрыкка таба кузгалырга боерды.

Өч тәүлектән соң отряд Баку шәһәренең яхшылап ныгытылган дивары янында тора иде. Елбаздук каравыл өчен бүләкләр хәстәрләде, атчабарларны, үзен кабул итүен үтенеп, ширван шаһы Кей Кабус ибн Ахситан янына юллады. Атчабарлар: «Кенәз шаһтан хәбәр көтсен» дигән җавап белән кайтты. Өч көн узды. Сәяхәтчеләр ныгытма дивары янында, үзләренең күзәтү астында булуларын тойган хәлдә, басып тордылар. Дүртенче көн азагында шәһәр капкасы ачылды һәм ширван шаһның хәбәре җиткерелде: кенәз белән аның өч морзасына алдагы көннең төш вакытына килеп җитәргә кушылган иде.

Ниһаять, Үзбәк беренче тапкыр мөселман хакименең сараена аяк басты. Тәхет залының ишекләре ачылып китте, коралсыз милли киемле чиркәслар алтын кытай парчасы белән бизәлгән керү юлын үтеп, фарсылар кулы белән тукылган озын келәм өстеннән атладылар. Ачык кызыл келәмнең гаҗәеп бизәкләре ширван шаһы Кей Кабус ибн Ахситан утырган тәхеткә алып килделәр. Аз гына уңдарак, тәхетнең кыйммәтле ташлар белән бизәлгән аркасы артында вәзир Агил ибн Хөсәен басып тора иде.

Елбаздук, башын җиңелчә иеп, алдан барды, аның артыннан Үзбәк- Антанук һәм, кулларына бүләкләр салынган зур көмеш поднослар тотып, ике морза атлады. Тәхет куелган аскуймага берничә адым кала кенәз тезен бөкте, юлдашлары исә ике тезләренә төшеп башларын иделәр.

  • Сәлам сиңа, әй бөек, кодрәтле Ширван шаһы Кей Кабус ибн Ахситан, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Синең җанына Аллаһ тынычлык һәм иминлек иңдерсен! Бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһ сиңа киң күңелле, шәфкатьле күршеләр җибәрсен һәм ил-җиреңә тынычлык бирсен! Көннәрең һәм төннәрең тыныч үтсен, патшалыгың һәм дәвамчыларың хәере белән халкың туып артып торсын! —диде Елбаздук тантаналы рәвештә.— Әй бөек хаким, бүләкләребезне кабул итеп алсагызчы.

Чиркәс морзалары шунда ук кыйммәтле ташлар белән бизәлгән алтын, көмеш эшләнмәләре, хатын-кыз бизәнгечләре тулы подносларны шаһның аягы очына куйдылар. Падишаһ бүләкләргә күзен йөртеп чыкты. Күренеп тора, ул бүләкләрне ошатты һәм күзен күтәреп, Елбаздукка сүзен дәвам итәргә рөхсәт бирде.

Кенәз, тезендә калган килеш, сүзен башламакчы иде, шаһ торырга кушып ым ясады. Елбаздук, илһамланып, дәвам итте:

— Әй бөек һәм дөньяның акыллылардан акыллы хакиме, Аллаһ синең көннәреңне озайтсын! Мин, Аллаһ тарафыннан зур бер патшалыкның тамыр үргеннәренең берсе өчен аталык дигән зур дәрәҗә бирелгән чиркәс җирләре кенәзе Елбаздук булам. — Үзбәк бу вакытта, башын түбән игән килеш, бер тезенә күтәрелде.— Ачуланма, әй падишаһым, Аллаһ сине сакласын, әмма исеңә төшерергә батырчылык итәм, без, чиркәслар, еш кына дөньяның бөек хакимнәренең балаларын тәрбия кылабыз һәм аларның исемнәрен, ата-аналары үзләренә чакыртып алганчы, игълан итмәскә ант бирәбез.

Кенәз Үзбәк янына килде:

  • Ошбу үсмерне Антанук дип атыйлар, мин аңа үзем булдыра алганны өйрәттем. Минем укучым җәя һәм ук белән бик яхшы эш итә белә, егетлек осталыгы буенча дан казанды, түземле булырга, ашыкмаска өйрәнде, зур булмаган хәрби бәрелешләрдә чыныгу алды. Әмма мин әйләнә-тирә мохит, аның асылы, фәйләсүф һәм галимнәрнең соңгы ачышлары турында тирән белем бирә алмыйм. Шуңа мин, тыйнак колыгыз, Ширван галимнәре һәм шагыйрьләренең даны дөньяга мәгълүм булганыннан хәбәрдар булганга, сезнең биләмәләрегезгә аяк басарга батырчылык иттем. Әгәр дә син, әй бөек шаһ, тугры колларың өчен түбәнчелеккә барып, укучымның күңеленә белем өстәргә лаеклы укытучы табарга боерсаң, ата-аналары аның уңышлары, уй-фикерләү сәләте, яшәешнең илаһи ачышларын танып-белүенә шат булырлар, һәм Аллаһ Тәгалә дә, сөенеп, безне үзенең рәхим-шәфкате белән бүләкләр иде. Мин исә үземнең яугирләрем белән кайда кушасың, шунда укучым белем чишмәсен төбенә кадәр эчкәнче хезмәт итәргә әзермен.
  • Кенәз, мин сиңа яныма килеп, каршыма утырырга рөхсәт итәм. Андый кунакка шатмын, бүген сине укучың белән бергә төшке аш табынына чакырам. Үтенечең турында уйлармын һәм җавап бирермен.

Табынга вәзир дә чакыру алды. Кечерәк буйлы, үткен, күзе йөреп торган бу кешенең төшке аш вакытында авызыннан бер сүз чыкмады, бары үзенең падишаһы белән ара-тирә карашлары кисеште, әйтерсең алар арасында сүзсез генә әңгәмә бара иде. Үзбәк-Антанук моны мыегына чорнап барды, ул аларның күзләреннән ни булса укырга, аңларга тырышты. Ширван шаһының сорауларына шултикле ачык һәм әдәпле җавап кайтарды ки, тегесе аны шунда ук үз итте. Үсмернең Коръәнне тирәнтен белеп бетермәвен һәм галәм серләренә төшенеп җитмәвен аңлап, ул катлаулы сораулар бирмәскә тырышты, шулай да кенәзнең укучысының сәләте бар дигән нәтиҗәгә килде.

Дастарханга мул итеп шәрык тәм-томнары һәм җиләк-җимешләре куелгач, әкрен генә көй таралды һәм шаһ белән кунаклары алдына алты чибәр кыз пәйда булды. Алар, бию көенә чиратлап Антанук яныннан үзләренең ялангач эчләрен, җиңелчә ефәк белән капланган тулы шәп ботларын күрсәтеп бөтерелделәр. Гүзәлкәйләр яшь ханны кайнар, дәртле карашлары белән яндырды, көйдерде.

Үсмер егет дөньясын онытты, аларга кушылып әйләнәсе, тәннәренең ялангач җирләренә кагыласы, аннары ниндидер гаҗәеп назлы йокыга таласы килде. Ул моның кайчан да булса тормышка ашачагына нык ышана иде. Үзбәк-Антанук, кызлар арасыннан монысы иң чибәре дип, аерып күрсәтә алмас иде, чөнки алар сайлап алган кебек бар да искиткечләр, үзләренә тартып, җәлеп итеп торалар иде.

Шаһ яшь кунакка күз салуга, аның күңел халәтен аңлады. Шулай ук укытучысының аны күктән җиргә төшермәкче булуын, әмма һичничек булдыра алмавын да күрде. Шаһ эченнән генә: «Егеттә, һичшиксез, монгол каны, чыңгызый, — дип фикер йөртте. — Тик нәселнең кайсы тармагыннан? Хәзерге вакытта көнчыгыш белән идарә иткән һулагуларданмы? Ә бәлки Ауропаның яртысын диярлек яулап алган Жучилардандыр? Хәер, ник фаразлап торырга? Әгәр ул һулагу икән, аңа хөрмәт күрсәтергә һәм иң белемле укытучыны сайлап бирергә кирәк. Әгәр дә Чыңгызханның беренче улы Жучи ягыннан булса, шулай ук ихтирамлы булу һәм алга таба укуында ярдәм итү мәгъкуль. Галәмнең бөек җиһангиры нәсел- нәсәбәсе үзара һәрчак ызгыш-талашта, Ә Ширван дәүләте җирләрендә бәрелешләр еш кабатланып тора. Бу үсмернең озакламый кем буласын берәү дә белми. Фараз кылучыларга — багучыларга әйтеп, бу кысык күзле, әмма төз буйлы, үзенә тартып торган шаһзадәнең язмышын юратып, киләчәген белергә кирәк.»

Шаһ кунакларның үтенечен, сүз дә юк, үтәргә атлыгып тора, чөнки дөньяда көчлеләрдән саналган бу кавемне дошманың итәргә һич ярамый.

Бию тәмамланды, сылукайлар китте. Үзбәк-Антанук та үз хәленә кайтты һәм бите өлгергән хөрмә кебек алланып чыкты. Шаһ берни сизенмәгән кыяфәттә кунакларга тәмле ширбәт тәкъдим итте. Табын янында иркенләп гәп кордылар. Аллаһка мактау һәм дан, шаһ белән кенәзнең сугыш һәм тынычлык мәсьәләсендә карашлары туры килде, икесе дә Мәккә белән Мәдинәгә Хаҗ сәфәре кылганнар, яхшы коралны бәяләүдә, уйнак чабышкылар яратуда фикердәшләр булып чыктылар. Көн әкренләп төнгә авышканда, кунаклар китәргә дип кузгалдылар, саубуллашканда хуҗа иртәгесен бәйге оештырырга әзер икәнлеген белдерде.

  • Сугышчыларыңа күз салырмын, — диде. — Минем иң яхшы баһадирлар белән көч сынашырлар. Син, кенәз, үзеңнекеләрдән кемне куясыңны үзең хәл итәрсең. Ат чабыштырырбыз, ауда, егетлектә, кылычка кылыч бәйгесендә ярышырбыз.

Тыйнак кына хушлаштылар. Елбаздук тезен бөкте, ханга үзенә һәм укучыларына хөрмәт күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде.

  • Дин кардәшләремә ярдәм итү — минем өчен дәрәҗә! Сезне патшалыгыма китергәне өчен бөек, гадел Аллаһка хөрмәт һәм дан!

Үз бүлмәләренә кайткач, һәрберсе тырышып дога кылды, беренче очрашуның уңышлы тәмамлануы өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтен җиткерде. Йоклар алдыннан Елбаздук иртәгә булачак ярышларга ныклап әзерләнергә әмер бирде, бүгенге көннең нәтиҗәле үтүенә канәгатьлелек кичереп, ятуга йокыга талды.

Ширван шаһы, хатыннарының берсе белән юанып алды, аннары: «Яшь ханга кызлар кулы тимәгән икән бит! Аңа лаеклы бүләк әзерләргә кирәк», — дигән уйлар белән күзен йомды.

Үзбәк тә арган иде, керфекләре кушылуга, аның ятагын гүзәлләр әйләндереп алды, биючеләр уйнап-шаярып әле аңа килеп орыналар, әле читкә тайпылалар. Ул да булмады араларыннан берсе назлы куллары белән муеныннан кочып алды һәм иреннәр үзләреннән-үзләре бергә килеп кушылды... Хан уянып китте, аның яшь тәне җиңелчә калтырана иде. Үзбәкне өзгәләнү һәм оят хисе биләп алды һәм озакламый таралды да. Тәне бушанган, әйтерсең тышкы кабыгы гына калган, рәхәт хәлсезлек үзенекен итте, егет янә йокыга китте.

Үзбәк кояшның беренче нурлары белән үк уянды. Ятагыннан сикереп торды да физик күнегүләргә тотынды, аннары рәхәтләнеп салкын суга чумды һәм чыкканда шат, кәефе күтәренке, кул-аяк мускуллары уйнап тора иде.

Барысы бергә кабарып пешкән көлчә һәм сыр белән иртәнге чәй эчтеләр. Тиздән шаһның хәбәр йөртүчесе килде, баш иеп сәлам бирде һәм ярышның кагыйдәләре белән таныштырды:

  • Һәр як унар сугышчы чыгара. Бүген ат чабышы, кылыч бәйгесе, егетләр уены булачак, ә иртәгә — ауга.

Чиркәс сугышчылары өчен, егетләр уеныннан башка, бар төр ярышларның да кагыйдә-тәртипләре таныш иде. Бу уен да артык катлаулы түгел иде: билгеле бер ераклык буйлап тигез аралыкта утыз сарык тиресен җиргә салып чыгалар да, җайдаклар дәррәү кузгалып, шуларны җыялар. Кем күбрәк җыя, шул җиңүче булып таныла.

Чиркәсләр күнегүләр башлап җибәрделәр һәм билгеләнгән вакытта, салкынча диңгез җиле эссе һаваны кысрыклап чыгаргач, уңган-булган ун кунак шаһ алдына килеп тез чүктеләр. Кей Кабус ибн Ахситан ярышучылар арасында Антанукны күреп канәгать калды. Шаһ, елмаеп, хезмәтчеләргә ым какты, тегеләре исә кенәз Елбаздукны патша япмасына дәштеләр.

Ат чабышлары башланып китте. Ширван җайдаклары чабышкыларын ярыш башында көч-хәлгә тыеп тордылар. Кенәз атлар арасында ике саф токымлы гарәп чабышкысын күреп алды. Аларның ширван шаһы араныннан китертелгәне күренеп тора. Иярдәге атчылар кош мамыгыдай җиңел гәүдәле, менә шулар җиңделәр дә. Чиркәсләрнең иң яхшы дигәне дүртенче, Ахсар — бишенче, Антанук җиденче килде. Гаҗәп түгел, кунаклар шундый таулар аша ялыктыргыч озын юлга чабышкыларның иң яхшыларын алырга уйламадылар да. Ә шаһ балалар сыман куанды.

  • Мин сине тәбриклим, әй падишаһым, Аллаһ синең көннәреңне озайтсын. Ширваншаһ, күрәм, токымлы атларны бәяли белүче генә түгел, ә Шәрыкның иң яхшы берничә чабышкысына да ия икән, — дип олылады аны Елбаздук.

Хуҗа канәгатьләнеп елмайды. Кыска гына тәнәфестән соң егетләр уены башланды. Атлар чабып китте, иярдәге егетләр түбән иелгән хәлдә сарык тиреләрен эләктерергә тырыштылар. Атларның җитезләре ук кебек атылдылар. Шаһка бу күңел ачу ошый иде, ул Антанукның тизлекне киметеп ике тирене эләктерүен күрде, өченчесенә көндәше белән бергә якынлашты, шул арада бер чиркәс ширван сугышчысының юлын каплады. Антанук өченчесен дә алды һәм атын чираттагысына борды, анда инде ике кунак падишаһ егетләренең юлын кисте. «Хәйләкәрләр! — дип уйлады Кей Кабус ибн Ахситан. — Чиркәсләр бердәм эшли!»

Нәтиҗә ясалды: унсигез тире-кунаклар, уникесе хуҗалар кулында. Сигез ганимәт иясе Антанук бердәнбер җиңүче дип игълан ителде. Шаһ түбәнчелек белән елмайды:

— Укучың, кенәз, акылсыз түгел, мин аның ысулын күз уңыма алам.

— Шулай югары бәһа бирүегезгә рәхмәт, падишаһым, Аллаһ сиңа гомер бирсен.

Ялны озакка сузмадылар. Чиркәс сугышчылары ширваншаһның җитез һәм кыю сакчылары каршына басты. Җиңүне билгеләүче билгеләр гади генә: көндәшеңнең кулындагы салкын коралын бәреп төшерергә, яки өстендәге киемен кисеп чыгарырга, яисә каршы якны җиңелчә генә, бер тамчы каны күренгәнче яраларга. Җиңелгәннәр көрәш мәйданын ташлап китә, җиңүче исә иптәшләренә ярдәмгә килә.

Кылычларның көмеш чыңы яңгырады, көндәшләрнең аяк асларыннан пырхылдап тузан күтәрелде, зур бәрелешләрдәге сыман, сугышчан авазлар яңгырады. Берәү дә чигенергә теләмәде. Сугышучылар арасында, очраклы һөҗүм корбаны булудан сакланып, ике хөкемдар кайнаша. Күпмедер вакыттан соң яу кырынды ике чиркәс белән шаһның дүрт сугышчысы калды.

Хуҗаларның җиңүе шиксез иде. Чиркәсләр, болар Ахсар белән Антанук иде, бер-берсенә аркан бастылар да үз-үзләрен тота белүләре аркасында һөҗүмне кире кайтара тордылар. Кинәт Ахсар сугышчан аваз чыгарып, күз ачып йомганчы, алга таба кискен һөҗүм ясады һәм дошманының кылычы һавада әйләнеп, аны сул кулы белән эләктереп алды. Ганимәт корал белән икенче сугышчының чалбарын аерып төшерде һәм, арка яктан аны саклап торган Антанукка таба борылды. Әмер биргәндәй шундук берсе уңга, икенчесе сулга сибелделәр дә сикереш ясап Ширванның калган икесен дә сафтан чыгардылар. Менә бу җиңү иде!

Кей Кабус ибн Ахситанның битендә ник бер мускулы селкенсен. Ул сүзсез иде, вәзир дә дәшмәде, сакчылар кылдай тураеп бастылар, сугышчыларның йөзләрендә курку катып калды. Шаһ әкрен генә башын Елбаздукка таба борды:

— Мин синең сугышчыларны яхшы түләү шарты белән хезмәткә алам. Минем бар сакчыларымны диярлек җиңгән әнә теге җитез яшь кеше белән икегез аларны укыту, өйрәтү белән шөгыльләнерсез.

  • Әй бөек һәм зирәк шаһым, сиңа карата Аллаһ Тәгаләбез рәхим-шәфкатьле булсын, синең теләгеңне үтәүне дәрәҗәгә саныйм, шулай ук мин кунак булган осетин кенәзе Хетэгның улы Ахсар да.
  • Мин моңа шат. Минем тарафтан Шәрык буйлап сәяхәт кылган хаҗи Самир Озан ибн Хөсәен Шәкәвине эзләп табарга әмер бирелде. Укучың өчен аннан яхшы укытучыны берәү дә эзләп таба алмас, — диде дә шаһ кузагалып китте.

Икенче көнне, килешенгәнчә, ауга бардылар. Шаһ аны ирекле дип игълан итте.

— Аллаһы Тәгалә синең кешеләреңнең мөмкинлек һәм осталыкларына күземне ачты, — диде шаһ Елбаздукка, — шуңа ярыш оештырмаска, атып алынган киекне синең кешеләрне туйдыру өчен бирергә боерам, калган сугышчыларың да чыксыннар.

Ике йөзләп кеше, зур этләр өере Бакунин, әйләнә-тирә ягына чыкты. Кыска гына вакыт эчендә арбалар куян һәм газеллар[17] белән тулды. Аучылар камышлык арасына күчте, этләр әрәмәлеккә кереп үрдәк, каз, аккош көтүен өркетеп күтәрде. Укчылар чын-чынлап күнел ачты. Ау азагына якынлашканда, култыкнын коры өлешенә, нәкъ ширваншаһ өстенә зур кабан атылып чыкты. Шаһ атып җибәрде, ук кабаннын сул күзен тишеп чыкты, әмма бу ерткычны туктата алмады. Кыргый хайван артыннан эзәрлекләп киттеләр. Кей Кабус ибн Ахситан алда, анын артыннан сак чаба. Тагын бер ук ерткычнын аркасына барып кадалды, ул кинәт кенә борылды да шаһка ташланды. Падишаһ кыныннан озын кылычын тартып чыгарып, кабанны ун яктан алырга әзерләнде, әмма ул кисәк сулга каерды да казык тешләре белән чабышкынын алдан тезен умырды. Авыртудан, ат үрә басты, аннары ухылдап, чак кына җайдагын ташламыйча, савырына чүкте. Шаһ җәһәт кенә ияреннән сикереп төште һәм ерткычнын кабат ташланырга әзерләнүен күрде. Кылычын селтәп, Ширван падишаһы нык итеп аягына басты. Сакчылар кабанга атып тидерергә тырыштылар, әмма төз атылган уклар анын ярсуын арттырды гына. Кеше һәм ерткыч бер-берсенен күзләренә туры карадылар. Аларны берничә адым гына аерып тора. Шул минутта үткен авыр сөнге кабаннын, умырткасын сындырып, бугазына барып кадалды. Кабан чабып ташланган үлән сыман җиргә ауды. Анын янында ат өстендә Антанук калкып тора иде. Шаһнын тәне буйлап эссе йөгерде, мангаена тир бәреп чыкты, аяклары камыр кебек сыгылып төште, үзе белән ни булу ихтималы Кей Кабус ибн Ахситаннын яна гына башына барып җитте, яралы ерткычка киртә юк, аннан барысын да көтәргә була иде бит.

Антанук атыннан төшеп, шаһ янына килде һәм тезләренә чүгеп:

— Әй бөек падишаһ, Аллаһ сезгә озын гомер бирсен, бу шакшы хайванны юк итәргә үзенә мөмкинлек бирмәвем, сине узып кысылуым өчен мине җәзага тарта аласын, әмма мин бу сасы ит бүкәнен күреп, түзә алмадым — үтердем.

— Син дөрес эшләден, яшь кенәз. Бу көрәштә син минем көндәшем түгел иден. Мин бит, белгәненчә, ирекле ау дип әмер бирдем. Бас, безгә бу күнел ачу уенын тәмамларга вакыт. Сарайда безне кичке аш көтә.

Үзе эченнән генә: «Башлы, бик ушлы бу егет! Яхшы нәсел — яхшы нәсел инде ул», — дип уйлады.

Кичке аш бик мул иде. Өстәлләрдә сыр, һәртөрле яшелчә, хуш исле үләннәр. Анар соусындагы яшь бәрән ите авызда эреп тора. Тагын тәмле җиләк-җимеш эчемлекләре, хәлвә, ширбәт һәм биюләр! Күз явын алырлык чибәр кызлар Үзбәк-Антанукнын җанын айкап, каядыр икенче бер дөньяга чакыралар иде.

— Сез игътибар иттегезме, кенәз, укучыгыз биючеләрне ничек күзе белән ашый? Ана мәхәббәт дөньясына фатиха бирер вакыт җитмәде микән?

— Мин күптәннән бу турыда уйлыйм, хаким, — диде тирән сулап, Елбаздук.

— Алайса мин хәзер үк кайгыртыйм.

Кей Кабус ибн Ахситан хәрәменен башлыгын дәштереп китертте.

Шәмнәр яртылаш янарга өлгермәде, ширваншаһ Антанукны үз янына чакырып алды һәм елмаеп:

— Мин сина бүләк әзерләдем, яшь кенәз. Без хөрмәтле аталыгын белән хәл иттек: сина ир-ат булырга вакыт җитте. Бу кеше белән бар, беркем, бернәрсәдән дә оялма. Сарайнын хәзер син кергән бүлмәләре, эчендәге бар нәрсә синеке булачак.

Үзбәк-Антанукнын йөрәге алда ниндидер рәхәтлек көткәнен тоюдан туктап калгандай булды. Нәрсә көтә аны? Хәрәм башлыгы артыннан сарайнын егеткә бик озын тоелган күчеш юллары, коридорларын үтеп, ниһаять, хәрәм хезмәтчесе аның каршындагы ишекне ачып җибәрде. Хан ярым караңгы бүлмәгә керде. Ятактан кара чәчле гүзәл күтәрелде һәм буйсынган кыяфәттә иелеп катып калды. Егетнең йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә. Нәрсә эшләргә белми, ул да баскан урынында катып калды.

— Ләйлә, минем исемем Ләйлә, — дип пышылдады кыз.

Ул күз явын алырлык чибәр иде. Үзбәк-Антанукның ярым караңгылыкка ияләшкән күзләре кызның гаҗәеп матур йөзен, балкып нур чәчкән күзләрен күрде. Аның чем-кара чәчләре алтын җепләр кушып үрелгән, калку күкрәге үзенә ымсындырып тора, нечкә биле һәм үтә күренмәле киң чалбар аша шәйләнеп торган төз, тулы ботлары ханны аяктан егарлык иде. Аларның күзләре очрашты һәм бер мизгелгә бүлмә якты нур белән тулгандай булды, Ләйлә әфәндесенә таба кыюсыз гына адым ясады, ә егет аның каршына атылды. Әйе, әйе! Бу ул, аның төшендә күргән сылу. Антанук үз гомерендә беренче хатын-кызын кочагына алды һәм иреннәренә ябышты. Беренче кайнар хисләр ташкынын үткәреп, Ләйлә аның колагына назлы итеп:

— Ашыкма, минем шаһзадәм, мәхәббәт ашыкканны яратмый, — дип пышылдады. — Үзеңнең һәм минем йөрәгемне тыңла, мин сине бар нәрсәгә өйрәтермен.

Ул ипләп кенә, иркәләп кенә Антанукны чишендерде, үзе дә анадан тума калды. Ләйләнең өлгер куллары, сыгылмалы зифа буе, татлы иреннәре яшь ханның аңын томалады. Инде рәхәтлекнең иң югары ноктасына җиткәч, аңа җаны оҗмахка күчкән кебек тоелды. Антанукның бушанып һәм көчсезләнеп калган гәүдәсе ятакта ял итә, ә җаны очышын дәвам итә. Менә сылуның имчәк башлары аның иреннәренә кагылды, һәм ханның бөтен әгъзасы янәдән ярсулы көч белән тулды, дәрт канатлары аны кабат йолдызларга алып менде.

Таң атты, кояшлы матур иртә. Яңа өметләр, яңа хыяллар алып килүе белән матур ул иртә. Бәхетле Ләйлә, йоклап яткан әфәндесен игътибар белән баштанаяк карап чыкты: нык гәүдә, түгәрәк диярлек йөз, туры, сумала кебек чем кара чәч, киң яңак сөяге.

«Ничә яшь икән аңа? — дип уйлады кәнизәк кыз. — Уналты, унҗиде, артык түгел. Әй Аллаһым, нинди яшь ул! Ә миңа инде егерме».

Ләйлә күңелсезләнеп алды, биш ел инде ул шаһның хәрәмендә, ә соңгы өч елда әфәнде аны бер тапкыр да янына чакырмады. Алга таба нәрсә булыр?

Падишаһ, мөгаен, аның турында оныткандыр инде. Нәм менә! Әй бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһ! Хәрәм агасы аны чакырып алды. Болай дип тә әйтте әле, шаһ яшь кунакны мәхәббәт серләренә өйрәтсен, һәм әгәр, Ләйлә тырышлык куйса, аны үзенә хатынлыкка алыр, дигән. Бәлки, алмас та.

Әмма бүтән Ләйләнең хәрәмдә беркемгә кирәкмәс булып утырыр хәле юк. Ул ханның кунаклары барлыгын ишеткән иде, бер елгамы, әллә озаккаракмы килгәннәр, диделәр. Ләйлә яшь әфәндегә ошар өчен бик нык тырышырга кирәклеген аңлый, шунлыктан ул гаҗәеп шашкын дәртле хисләр тудырырга булды, кичәге кебек, төнге кебек, ул үзе дә мәхәббәт мавыгуларына сусаган иде.

Антанук күзен ачты. Аның болай да кысыграк күзе бөтенләй күренми, иренен кызның ирененә сузды, кәнизәк әфәндесен кабат иркәләргә-назларга теләгән иде, тик тегесе сак кына кызның кулларын читкә этәрде.

— Аның өчен төн бар, гүзәлем, сихерчем, ә көн безгә Аллаһ тарафыннан эшләр өчен бирелгән, минем монда килүемнең максаты да шул. Кичкә көт, чакырырмын.

Антанук тиз генә җыенды да иртәнге эшләр белән китеп барды.

Ширваншаһ күптән инде аяк өстендә иде, иртә таңнан аны бары тик бер уй борчыды: «Бу үсмер алдында иртәрәк җәелеп төштем түгелме? Күк белгечләреннән хәбәр юк бит әлегә. Әйе, ул җитез, көчле, үз яше өчен акыллы, белемле. Бәлки аның нәселе начардыр? Юк, охшамаган, патша нәселе икәне сизелеп тора. Тәрбиячесе дә төшеп калганнардан күренми, андыйлар теләсә кемне тәрбия кылырга алынмый.»

Шаһ әкренләп тынычланды да иртәнге ашка утырды. Аннан соң вәзир килде һәм күк белгечләре үзләрен кабул итүен үтенүләре турында җиткерде. Кей Кабус ибн Ахситанны кабат җиңелчә дулкынлану биләп алды.

— Бик тиз минем янга китерегез, безнең әңгәмәне берәү дә өзмәсен.

Өч галим — күк белгече ханга дан һәм хөрмәт теләделәр. Өлкәне алга чыкты:

  • Әй бөек һәм кодрәтле ширваншаһ, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен! Синең яшь кунагыңның язмышын төгәл һәм дөрес итеп ачыклау өчен көнен дә, төнен дә эшләдек. Башта аерым-аерым, аннары бергә җыелып хезмәтебезне чагыштырдык. Гаҗәп, әмма өч исәпләп чыгару шулкадәр тәңгәл килде, бу эшне бер кеше башкарып чыккан диярсең. Минем эшчәнлек елларымдагы куелган фаразларның иң төгәле булды бу. Тыңла. Сездә кунак булып саналучы егет дөньяның иң бөек идарәчеләреннән берсенең үргене, нәкъ менә ул син исән чакта бер зур патшалыкның тәхетенә утырачак. Ул бик яхшы сугышчы булачак, әмма бөек һәм кодрәтле Аллаһ, аңа башканы әзерләп куя. Ошбу егет, патша булгач, бар халкын Аллаһ Тәгаләнең мәчетләренә алып килә, бу дәүләттә бик азы гына имансыз булып кала. Бу патша бик күп яңа калалар салачак, аларда кәсеп-һөнәрләр, сәүдә һәм гыйлем чәчәк атачак, калаларны сәүдә юллары читенә салганлыктан, халкы байыйачак, хакименең дә байлыгын арттырачак. Бу патша тәхеттә һәм мактаулы чагында үз үлеме белән китәчәк, ә урынын улларының берсе алачак.

Ширваншаһ канәгать калды. Күк белгечләре исә мул, бай бүләкләр алды.

***

Җәйнең соңгы аена керделәр, эсселек сүрелде. Көннәр җылы. Бу вакытта җиләк-җимеш, яшелчә мул булып, күзләрне һәм ашказанын сөендерә, ә башлары яхшы эшләгән кешеләр алда торган салкыннар, кышкы зәһәр җилләр турында уйлана башлый. Бу турыда Кей Кабус ибн Ахситан да уйлый. Ул инде булачак патшаны, телләр, ислам нигезләрен, фәлсәфә, дөнья яралышы серләрен өйрәнү өчен, мөмкин кадәр озаграк тотарга карар итте. Күк белгечләре әйткәннәрне шаһ чынбарлык итеп кабул итте, Антанукның йолдызы биек очачагына чын күңеленнән ышанды һәм шуңа аны патшаларча итеп урнаштырырга уйлады.

Ширваншаһ булачак хаким өчен үзенең сараена махсус янкорма төзергә боерды, шундый бөек кеше кышын сәфәр чатырында туңып ятарга тиеш түгел. Елбаздукның сугышчылары да җылы биналарга урнаштырылды һәм әйбәт кенә түләү шарты белән ныгытма дивары тирәсендә хезмәт итә башладылар.

Кенәз укучысы иркенәймәсен, физик күнегүләр ясарга онытмасын, ширваншаһ үзе табып биргән укытучылар белән фарсы һәм гарәп телләрен әйбәтләп өйрәнсен дип, артыннан даими күзәтеп торды.

Көннәр, Үзбәк-Антанукка шатлык-куанычлар китереп, сиздермичә үтте, аның яшь тәне уйнап торды, күзләрендә очкыннар биеште, баш мие һәр фәнне үзләштереп, үзенә сеңдерә барды. Кичләрне исә гүзәле Ләйлә сөйләгән тылсымлы гарәп әкиятләрен тыңлап, аның кайнар кочагында уздырды.

Ниһаять, ул үзенең рухи тәрбиячесе һәм укытучысы Самир Озан ибн Хөсәен Шәкәви хаҗи белән очрашты. Аның каршында үткен карашлы тыйнак кына киенгән адәм басып тора. Ул озын буйлы укучысын башын иеп сәламләде. Антанук тез чүкте:

  • Сине күрүемә мин бик шат, хөрмәтле укытучым, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен!

 

Намаздан соң, остаз һәм укучысы дәресләрне башладылар. Самир хаҗи, үсмер белән озаклап гәп корды, аның белем дәрәҗәсен бар яклап тикшерде һәм канәгать калды, Антанук шактый күп белә, әмма алар билгеле бер калыпка салынмаган, яңа фәлсәфи карашлар күзлегеннән караганда берникадәр гадирәк дип уйлады. Укытучы иң беренче итеп Коръән буенча белемне тирәнәйтүдән һәм Шәрыкның бөек шагыйрь-фикер ияләрен укудан башлап җибәрергә булды.

— Үзеңнең кыска гына гомереңдә Коръәнне ничә тапкыр укып чыгарга өлгердең, әй хөрмәтле укучым?

— Күп тапкырлар, остазым, санамадым.

— Коръәнне кат-кат уку бик әйбәт. Иманлы кеше аны гомере буе укырга тиеш. Тик күп тапкырлар уку гына җитми, иң мөһиме — Аллаһ Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аркылы безгә җиткерергә теләгән хәзинәнең асылына үтеп керү, күрү һәм ишетү.

Ни өчен кешеләрнең кайберләре изге Китабыбызда язылганнарның яшерен мәгънәсен аңлап бетерми? Мин болай дип уйлыйм: халыкның күпчелеге үз дөньяви рәхәтлекләре турында гына уйлый, хатыны, балалары, ата-аналарын кайгырта — аларның башында шул гына. Коръән дөньяви мәшәкатьләрдән азат кешеләр тарафыннан гына тирәнтен кабул ителә. Мөселман кешесе, кем булуына карамастан, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылырга кузгалганда, нигездә кая баруы, Аллаһ Тәгалә белән ничек сөйләшәчәге, изге Кәгъбаны ничек әйләнәсе, Мина үзәнендә ничек гыйбадәт кылачагы турында уйлый. Хаҗга баручының уенда бары тик Аллаһ Тәгалә генә, хаҗда ул — Аллаһның кунагы. Менә шул чакта гына, Коръәннең асылына үтеп кереп, исламны яклаучы гына хәзинәне күрә ала.

Корьәнне төптән уйлап укуда безгә нәрсә комачаулый соң? Бөек патша нәселе үргене[18] һәм зур дәүләтнең булачак хакиме буларак, сиңа әйтәм: иң беренче чиратта — хакимлек.

Үзбәк-Антанук укытучысына гаҗәпләнү катыш таләпчәнлек белән күтәрелеп карады.

— Гаҗәпләнмә, әй булачак халыклар патшасы, мин кешеләрнең һәм аларның якыннарының ни уйлаганын йөзләреннән укый беләм, тик бу әле алар турында башкаларга сөйләп йөрим дигәнне аңлатмый. Мин ширваншаһ күк белгечләре тарафыннан алдан әйтелгән язмышың белән таныштым, ул тулысы белән күзаллауларым белән тәңгәл килә. Хәтерлисең дип уйлыйм: язмышка ышану — дингә инануның бер терәге.

Димәк, хакимлек! Хакимлек кешегә тугач та бирелә, ул васыять ителә йә төрле юллар белән, еш кына пычрак алымнар белән яулап алына. Хакимиятне кулдан ычкындырмаска кирәк, моның өчен яныңда ышанычлы теләктәшләр, көрәштәшләр булуы шарт, билгеле инде үзең дә дәүләттә булган һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга тиешсең, шул исәптән тарханнарың һәм әйләнә- тирәдәгеләреңнең эш-ниятләрен күз уңыңда тоту кирәк.

Хакимлек ул — дәүләтеңнең үсешен кайгырту, аны төрлечә: йә яңадан-яңа җирләр, халыкларны яулап алу яки яңа кәсепләр булдыру һәм фән, сәүдәнең чәчәк атуына ирешү юлы белән үстерергә мөмкин. Хакимлек — рәхмәтсез һәм авыр коллык хезмәте. Халыкны кысасың — ул канәгать түгел, игелек таратасың — ул кыска вакытка риза була да бераздан аңа күбрәк кирәк була башлый. Бирмәсәң — ризасызлык белдерә, бирсәң — дәүләтең көчсезләнә. Хаким буласың да һәрдаим яхшы белән начар арасындагы урталыкны эзлисең. Хакимлек — һәркөнне башны эшләтү, акылны җигү, ул күршеләр, дуслар, дошманнар белән үзара мөнәсәбәтләргә бәйле, шуның өстенә гаилә матавыклары, аңа йогынты ясарга йә урынын алырга омтылулар... Хәзер үзең уйлап кара: шулкадәрле мәшәкать белән башы каткан кеше Коръәнгә бар игътибарын бирә аламы? Син бит әлегә ул мәшәкатьләрдән азат, әй ханым!

Әле ишеткәннәрең турында уйла. Икенче дәрестә без моңа кире кайтырбыз әле, тик анысында син сөйләрсең. Хәзер намаз вакыты җитте, аның алдыннан сиңа бер кечкенә генә киңәш, үгет бирмәк булам. Акыллы дин галимнәреннән берсе болай дигән: «Мин Коръәннең дистәләгән сүрәләрен укып чыктым, тик берсен генә үзләштерә алдым, чөнки хәзергә мин калган сүрәләр язганча эшләргә өйрәнмәгәнмен.»

Үзбәк-Антанук гыйлемгә көннән-көн тирәнрәк күмелде, аңа уйлау, фикер йөртү ошый иде. Озын кичләрдә яшь хан бабасы, кайчакта ширваншаһ белән әңгәмәләр куертты, тик әлегә моназарада[19] аларны җиңә алмады. Аңа гыйльми бәхәсләр, хакыйкать белән вакыйгаларны чагыштыру ошый иде, ул нәтиҗәләр ясап, аларны Коръән сүрәләре һәм аятьләре белән чагыштырырга ярата иде. Үзбәк-Антанук физик йөкләмә һәм хәрби күнегүләр турында да онытмады, шулай да яңа дәресләрне аеруча теләп, көтеп алды.

Самир Озан ибн Хөсәен Шәкәви хаҗи, кем тормышны аңлый, шул ашыкмый, дигән кагыйдә буенча эш йөртте. Остаз укучысын көн дә үгет-нәсихәт белән йөдәтмәде, бар да егетнең башына сеңеп, алга таба белү теләге уятырга тиеш, дип санады. Нәкъ шулай булды да.

— Коръәнне тирәнтен өйрәнергә тагын ни комачаулый? — дип сорады хаҗи.

— Байлык дип уйлыйм.

— Бик дөрес уйлыйсың, ханым! Кеше һәрвакыт байлык дип бәргәләнә, көтүдәше сарык-бәрәннәрен кат-кат саный, үрчем көтә, әгәр үрчем яхшы булса куана, начар булса — кәефе төшә. Кеше торагын кайгырта, яхшы ашауны һәм матур савыт-сабаны ярата, шуңа һәрвакыт аларны каян алырга, ничек әзерләргә, ничек китереп бирергә, дип борчыла, аның уенда бары шулар гына. Әйт әле, ис кергән итне алтын яки көмеш коштабакка салганга карап, тәме үзгәрәме? Ә һәйбәт итне гади балчык савытка салып китерсәң дә тәмле була. Шулай түгелме?

— Сезнеңчә фикер йөрткәндә, яхшы ризыкны, эт кебек, җирдән ашасаң да ярый булып чыга, — дип бәхәскә керде Үзбәк-Антанук.

— Әгәр синеңчә уйласаң, ул чагында — әйе, — дип кыздырды егетне Самир хаҗи, — минемчә, эт — уйлый белми торган, бары табигый сизгерлек белән генә яши торган җан иясе, кеше бит уйлый белә. Кемгәдер байлык, зиннәтлелек рәхәтлек бирә, ә торыр йорты, артык өс-башы булмаган, балчыктан ясалган гади чүлмәктән гади су эчкән дәрвиш, матурмы ул, юкмы дип уйлап тормый, аның өчен намаз аша Аллаһ Тәгалә белән аралашу, Коръәнне тирәнтен белү — кыйммәтрәк. Дәрвишнең уен бернәрсә читкә юнәлдерә алмый, аның уйлары кешеләргә караганда күбрәк Аллаһ янында. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Хира тавындагы мәгарәдә аулакта калмаганмы, дәрвиш булмаганмы? Шул чакта гына пәйгамбәргә Аллаһның ачышлары иңдерелгән. Мин сиңа дәрвиш бул димим, ләкин синең ни зур байлыгың, ни олы мәшәкатьләрең юк, сине чит- ят йортта ашаталар-эчертәләр, Изге Китабыбызның хәзинәләренә төшенү өчен менә дигән вакыт.

Акыллы ир-ат күп сөйләми, аны аңлау өчен үзеңә акыл тупларга кирәк. Шәрыкның Бөек фәлсәфәчесе һәм шагыйре Гомәр Хәйям болай дигән:

Фани дөнья диеп җан атма, инсан, Ышанма хәйләләргә, аңлы булсаң! Һәлак булды сиңа чаклы да күпләр,- Алар кайда? Аларга инде ни сан?!.

Болар турында уйлан, әй яхшы ата-ана баласы!

Үзбәк-Антанук йолдызларга карап, аларның иксез-чиксез булуы турында уйлады. Ә алар артында нәрсә, йолдызлар өстендә нәрсә, алар нинди? Боларны бары Аллаһ кына белә. Моңа ничек төшенергә? Бәлки Коръәндә җавабы бардыр. Бәлки сарайда яшәүчеләрнең мин-минлегенә каршы көрәшкән, аларны көнчелек һәм саранлыктан арынырга чакырган суфыйчылык дөньяның хакыйкатен һәм серләрен аңларга якынаерга булышыр?

Үзбәк туктаусыз белемен арттырырга тырышты, дуслары һәм хезмәтчеләр белән аралашканда үзен гади тотты, артык ризыктан баш тартты, гәүдә-сынын ассызыкламый торган җиңелчә кием киде. Тик Ләйлә белән мөнәсәбәтләрендә нәрсәне үзгәртергә мөмкин соң? Гашыйк хан гел аның турында уйлады, кыз аның җанына, йөрәгенә кереп урнашты, ул берни таләп итмәде, сорамады, егет исә аның саен кызны берсеннән-берсе матуррак, яхшырак бүләкләр белән күмде.

Көннәр аучы кулыннан качкан болан тизлеге белән агылды да агылды, укучының да белеме артканнан артты. Егет ир-атларның күпме уй-фикерен хатын-кыз алып торганын аңлый башлады, ә инде мәхәббәтен икенче яртысы бүлешмәсә, ул кешенең баш миен бутый, үзенә буйсындыра, яшәүнең мәгънәсен һәм җаен үзгәртә. Әй зирәк Аллаһ, син Коръәндә хатын-кызлар турында аерым сүрә иңдергәнсең, һәм иманлылар ирләрнең хатыннары белән нинди мөгамәләдә булырга тиешлеге турында беләләр. Хатын-кыз дөреслеккә, хакыйкатькә төшенүдән читкә этәрми, алар белән аралашу бары тик ләззәт кенә бирә.

Укытучы белән укучы дуслыкның файдасы һәм хәвефе турында озын-озак әңгәмә кордылар, теге яки бу дусны ничек һәм күпме ераклыкта тотарга кирәк, аңа кайчан ышанырга була, кайчан юк — шул турыда гәпләштеләр.

Апшеронда яз хакимлек итә, инде өрек, кизил[20] һәм әлүчә[21] агачлары чәчәкләрен койдылар, аларның ботакларында яшел төймәләр күренде, анар агачларында чәчәк бөреләре тулышты, кошлар чебешләрен чыгарды, шагыйрьләр сөйгәннәренә багышлап тирән эчтәлекле шигырьләрен иҗат итте, Үзбәк-Антанук исә армый-талмый фәннәр үзләштерде. Самир Озан ибн Хөсәен Шәкәви хаҗи укучының уңышларына шатланып туя алмады, аңа, Коръәнне күпме генә укысаң да, сүзләр һәм аятьләрнең яшерен мәгънәләрен күпме генә ачсаң да, бары тик кечкенә генә яктылык яисә Изге Китаптагы бер-ике нурның ялтырап китүен генә күрерсең, дип кабатлады. Үзбәк Коръәнне гомере буе һәм көн саен укырга карар итте. Изге Китаптан тыш, яшь хан Гомәр Хәйям, Сәгъди, Румины онытылып укыды, Фирдәүсинең атаклы «Шаһнамә» поэмасын яттан белә иде.

Бу дөньяда бар нәрсәнең дә башы һәм ахыры бар. Тау кичүләре ачылды, Елбаздук туган җиренә — тауларга кайтырга җыенды. Кей Кабус ибн Ахситан шаһ бер ел эчендә үз туганнарына әйләнгән кунакларны тагын беразга калырга үгетләде. Әмма үз учакларына кайтырга вакыт иде, өстәвенә кенәзгә Алтын Урдада тынычлык китүе турындагы хәбәрләр килеп иреште. Туктай Нугай белән элемтәләрен бөтенләй өзеп аңа каршы чын-чынлап сугыш игълан иткән...

Үзбәкнең кайтасы да килә, шул ук вакытта мондагы тормыштан аерыласы да килми иде. Ширванда аны тоткарлаучы ике кеше бар: берсе — укытучысы Самир хаҗи булса, икенчесе — яшь егетнең куаныч-сөенеченә әйләнгән Ләйлә, бу хакта ул бабасы белән остазына да ачыктан-ачык әйтте. Елбаздук оныгына төбәп карады да елмайды:

  • Син балигъ булдың, ханым, ир-ат булдың. Үзенеке иткән, гашыйк булган, өйләнергә җыенган хатын-кызын ир-егеткә үзе белән алырга кем каршы килсен, син бит бай мөселман, кирәк тапсан икенчесенә дә, өченчесенә дә өйләнерсен. Ә укытучыңа килгәндә, аның белән иртәгә сөйләшермен. Билгеле булганча, Кавказның теге якларында аның булганы юк икән, фән кешеләре өчен бу бик кызыклы, шулай итеп синен сабакларын өзелмәс.

Берникадәр вакыт юлга җыендылар. Елның иң озын көне — тауларны кичү өчен уңайлы вакыт якынлашты.

Ширваншаһ зур ау игълан итте. Юлчыларга һәм аларны озату мәҗлесенә бик күп киек кош ите әзерләргә кирәк иде. Күңел ачу уңышлы барып чыкты, хезмәтчеләр шактый тир түкте, шаһ өстәлен киек итеннән әзерләнгән бик күп төрле тәмле ризыклар бизәде. Шулай да өстәл янында сагыш саркып тора иде. Кей Кабус ибн Ахситан Антанукны бер елга сәяси уй белән кабул иткән иде, әмма шул вакыт эчендә максатчан егетне үз итәргә өлгерде.

«Шундый варисым булсын иде», — дип уйлады шаһ, ул Үзбәк-Антанукка исән калу, яшәү өчен көрәшергә туры килүе турында белми иде. Сөргендәге егет тырышып-тырмашып үргә үрмәли. Ширвашаһ Антанукның йотлыгып белем алуын күреп, муллыкта, иркенлектә яшәп, тормышлары гел шулай булыр дип фикерләп, ялкаулыкка чыккан үзенең варисларын күз алдына китерде.

Кей Кабус ибн Ахситан китүчеләргә бүләкләр әзерләде. Үзбәк-Антанукка Дәмәшкъ корычыннан ясалган кылыч тапшырды, аның сабы кыйммәтле асыл ташлар белән бизәлгән, кынына көмеш бизәкләр уелган. Егетнең күзләрендә ут кабынды, мондый кылычны аның төшендә дә күргәне булмады, кылычны суырып чыгарды да бөгеп карады, кылыч йөзе кыл кебек яңгырап шунда ук кабат турайды.

— Бу корал сиңа һәрвакыт җиңүләр генә китерсен, бөек һәм кодрәтле Аллаһ сине сакласын. Бу корал дусларыңа түгел, бары дошманнарыңа гына күтәрелсен, — дип чын күңелдән теләкләрен җиткерде Ширваншаһ.

  • Тәрбиячеләрем һәм укытучыларым хәер-догада булсыннар, Аллаһ аларга озын гомер бирсен. Бу кунакчыл йортка байлык-муллык һәм дан-шөһрәт өстәлеп торсын. Мактау һәм хөрмәт сиңа, Кей Кабус ибн Ахситан, ыруыңа дан, Аллаһ аны мәңге сакласын!

Хуҗа икенче бүләкне — ике ат караучы йөгәненнән тотып китергән озын муенлы, киң күкрәкле, нык озын аяклы нәселле җирән гарәп чабышкысын кенәз Елбаздукка багышлады. Алда булачак ат чабышларының ләззәтен сизгәндәй, айгырның ике күзеннән чаткылар сибелде, гүя ул җыелган кеше арасыннан үзенә ярашлы җайдак сайлый иде. Елбаздук ат янына килеп, аның муеныннан сыйпады, савырын шапылдатып алды, тегесе исә көчле, нык кулны кабул итеп, кешнәп җибәрде.

Моннан да яхшы бүләкнең булуы мөмкин түгел! Андый айгырлар бик сирәк, андый бүләкне юмарт күңелле, олы йөрәкле кеше генә ясый ала.

Кенәз Ширваншаһны мактауга күмде, тирә-юньдәгеләр ихлас дуслыкка сөенәләр иде, тик барысыннан бигрәк шаһ үзе шат иде, ул бүләкләрне ярата һәм бирә дә белә иде. Алда торган хушлашу гына куанычны бераз киметә шикелле, әмма аерылудан соң күрешүләр була, һәм бу күңелдә өмет тудыра иде.

Өйгә кайтыр юл һәрчак кыскарак тоела, ул таныш та булса, тагын да кыскара төшә, янәшәңдә әйбәт әңгәмәдәшең барганда чакрымны сизми дә каласың. Үзбәкнең мөхтәрәм укытучысы Самир Озан ибн Хөсәен Шәкәви патшабикә Тамара, гыйсавиять[22] турында сөйләде

 

  • Без инде, әй тырыш укучым, дәрвиш — гыйсавилар[23] турында сөйләштек. Теге тауның башындагы кәшишханәне[24] күрәсеңме? Менә алар шунда яшиләр инде, тик алар янына теләсә кем барып җитә алмый, чөнки күп кеше белән очрашасылары килми, дөнья белән элемтәгә керергә теләмиләр, сугыш һәм бәйрәмнәрне өнәмиләр. Аларның максаты — гыйбадәт кылып, Аллаһ тәгълиматлары буенча яңалыкларны танып-белү.
  • Тик аларның Инҗилләре искерде. Исламнан да дөресрәк тәгълимат юк, мөселман юлыннан да турырак юл юк, Аллаһтан башка Алла юк һәм җирдә Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) — аның пәйгамбәре,
  • дип җавап кайтарды укучысы.

— Синең белән килешми булмый. Тик фәлсәфәче буларак, мин күп тапкырлар ни өчен Аллаһы Тәгалә кешеләргә башта Тәүратны, аннары Инҗилне һәм алар соңында Коръәнне җибәргән икән, дип уйланганым бар. Бу китапларның берсе дә көчләү-ирексезләүгә өндәми, динлеләрне тыйнак иманлы тормышка, якыннарыңны кайгыртырга чакыра, мәңгелек яшәү турында сөйли. Аллаһ бу тәгълиматларның кайсын кешеләр тизрәк кабул иткәнен, яхшырак аңлаганын, кайсы тәгълиматның җәннәттәге мәңгелек тормышка дөрес әзерләгәнен тикшереп тормый микән? Бәлки төньякта кырыс шартларда яшәүчеләр бер тәгълиматны, ә эсселек һәм сусызлыкка түзүчеләр икенчесен яхшырак күрерләр. Бәлки алай да түгелдер. Мин хәзергә бу сорауга җавап табалмадым, син дә бу турыда уйлан. Әмма шуңа карамастан, гыйсави хатын-кызы Тамара грузиннарны берләштерде, тауларда тәртип урнаштырды, нык дәүләт төзеде. Кешеләр ихластан Аллаһка ышандылар, иман белән яши башладылар, начармы бу?

— Әмма ислам хакиме дә нәкъ шулай уңышлы эшләр иде, Ширван дәүләтендәге шикелле.

— Син ислам таратучылар грузиннар җирендә йөрмәгәннәр дип исәплисеңме? Яһүдләр үз диннәренә өндәмәгәннәр дисеңме? Ә халык никтер гыйсави динен сайлаган. Ни өчен? Бу бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле, әмма без бу сайлап алуны хөрмәт итәргә тиеш, чөнки, дөресрәге, моны кеше түгел, Аллаһ сайлаган. Синең борынгы бабаң Чыңгызхан теләсә кайсы дингә уңай карашта торган.

Шундый әңгәмәләр куертып, фикерләр алышып, алар Зур Кавказ сырты аша кичү юлына якынлаштылар. Кичү юлын караңгылык баскан, томан тирә-яктагы тау башларын гына чорнап калмаган, куе булып юлларга да сырышкан.

  • Антанук, томанның бер кисәген кесәңә салып куй.
  • Мөхтәрәм укытучым, сез шаяртасызмы?
  • Юк ла! Син шулай да тырышып кара.

— Балачагымда ук тырыштым инде, картайгач та булдыра алмам, шәт,

  • дип көлде Антанук.

Юл түбәнгә таба төшә башлады. Кояш күренгәләп алды, бераздан томан тарала башлады.

Тагын да түбәнгәрәк төштеләр, укытучы:

— Әй сәләтле укучым, тукта әле, югарыга кара һәм томанны күр, — дип үтенде.

— Бу бит болыт! — дип кычкырды егет. — Әнә түбәдә иярдә сыман утыра.

  • Син хаклы. Томан ул — җиргә төшә торган болыт. Болытның бер кисәген кесәңә сал дигән идем, аңладыңмы инде?
  • Хәзер төшенә башладым, ахры. Күпчелек кеше Аллаһ болытлар өстендә яши дип уйлый.

— Димәк, Аллаһ анда яши аламы?

— Әгәр авырлыгы булмаса, мөмкин.

  • Ул очракта, Аллаһ кешеләрне үзе рәвешле, үзенә охшатып яраткан дигән фикер белән нишләргә?

— Ә Гайса суда катыда йөргән кебек йөри дигән фикер?..

  • Мактауга лаек укучыдан лаеклы җавап. Әмма Гайса моны көн саен түгел, яшәешнең авыр вакытларында гына эшләгән. Бу рухи яктан зур киеренкелек таләп иткәндер. Моны һәр секунд саен, хәтта йоклаганда да эшләп буламы? Икеләнәм. Димәк, ул «епты» дигәнебез Аллаһы Тәгаләдән.

— Мәсәлән, ай, — дип сүз кыстырды Антанук.

  • Бәлки айдыр, һәрхәлдә, эссе кояш түгел. Бәлки ул галәмдә әйләнеп йөри торган башка бер «каты» дыр.

— Әйләнеп йөри торган? — дип сорады яшь хан, гаҗәпләнеп.

— Әйе, әйе, нәкъ менә әйләнеп йөри торган. Әмма бу турыда юлда түгел, аерым сөйләшербез.

Юл түбәнгә таба тәгәри дә тәгәри, Дарьял тарлавыгындагы караңгылыкны әкренләп яктылык алыштыра барды. Терек һәрвакыттагыча үзенең шомлы җырын сузса, таулар исә читкәрәк тайпылып юл бирделәр.

Хетэг кунакларны бик сөенеп каршы алды. Бер ел эчендә ике кунакның күңелендә шактый тулышкан шатлыкларны, шик-шөбһәләрне уртаклашасы килде.

Аллаһка дан, берсенең дә тирән борчу-кичерешләре юк иде. Елбаздук Хетэгка аның акыллы, тыйнак улы Ахсар турында сөйләде:

  • Ширваншаһ юкка гына аңа үзендә хезмәткә калырга һәм шәхси сак белән җитәкчелек итәргә тәкъдим ясамады. Әмма улың, тезенә чүгеп, болай дип җавап бирде:
  • Әй бөек һәм кодрәтле шаһ, Аллаһ сиңа озын гомер бирсен. Мин осетин кенәзе Хетэгның бердәнбер углы, ул сәламәт чагында да, көчсез чагында да аның янәшәсендә булу — минем бурычым. Ата-анам һәм туган җиремнән еракта башкача кала алмыйм, уйларым белән мин һаман шунда, таулар артында. Кичер мине, әй кодрәтлем, синең дәүләтеңдә һәм шәхсән үзеңнән яшәү өчен кирәкле белем тупладым, рәхмәт сиңа, әй зирәкләрнең зирәге!

Шаһның чырае яктырды, ул Ахсарны торгызды да:

— Син әтиеңә турылыклы, димәк, син — менә дигән ул. Син ил-җиреңә турылыклы, димәк, син — бөек. Аллаһ сезгә осетин җирендә зур эшләр башкарырга фатихасын бирсен. Мин сине һәрвакыт һәм шатлыкта, һәм кайгыда көтеп калам, чөнки мин беләм: без беркайчан да дошманнар булмабыз.

Хетэгның бите буйлап күз яше акты, күңелен улы өчен шатлык һәм горурлык хисләре биләп алды.

— Улларыбызның исәнлеге өчен берәр савыт әйбәт осетин сырасы эчеп куюдан баш тартмассың дип уйлыйм.

Күбекләнеп торган сыралы савытлар куелган поднос күтәреп, бүлмәгә кызчык килеп керде. Ул сүзсез генә подносны өстәлгә куйды да ишеккә борылды.

— Тай-туглы, нишләп исәнләшмәдең? Син мине танымадыңмы?

— Мин сезнең белән, кенәз, иртән исәнләштем, тик сез күрмәдегез дә.

  • Кичер мине, кызым. Кичтән күп ашалганга, төнлә йокым начар булды, мөгаен, шуңа хәтерем чуалгандыр.

— Мин сезне кичерәм, кенәз, — кыз елт кына ишек артында югалды.

Кунаклар көлештеләр.

  • Туганым, беләсеңме, Ширванда оныгың төшемә керде. Анда ниндидер серлелек бар. Мин сизәм, Тай-туглыны зур киләчәк көтә.
  • Син нәрсә сөйлисең, дустым? Беләсеңме нәрсә көтә аны? Буйга җиткәч
  • караңгылык. Ил авызын ябып булмый, оныгымны җилдән туган диячәкләр. Ә мин кызның тамырларында яхшы кан агуына ышанам. Яшенә күрә бик башлы. Ир туганнарым: «Чит авызга яулык каплап булмый»,— дип дөрес әйтәләр.

Кыз үсеп килә, озакламый гөлчәчәк бөресе кебек, чәчәк атачак. Кем аны хатынлыкка алыр? Борын астын сөртергә иренгән шапшак сукбай, йолкышмы?

Сүзсез генә сыра капкаладылар. Хетэгның шатлыгын, җанын авыр гер кебек басып торган хәсрәт алыштырды. Елбаздук, тынлыкны өзеп:

— Кайгырма, туганым, иң котылгысыз вәзгыятьтән дә чыгу юлы табыла. Тыңла әле мине һәм уйла. Тай-туглыны минем белән җибәр.

Хетэг башын күтәрде, аның күзендә тискәре җавап чагылды.

— Ашыкма, әйбәтләп уйла, — дип дәвам итте сүзен кунак, — син бит беләсең, без чиркәс кенәзләренең кызларын да башка гаиләгә тәрбиягә бирәбез. Нишләп әле мин осетин кенәзенең кызын үземә алалмыйм? Хатыным әле көчендә, Аллаһ аңа саулык бирсен, оныгыңны чын патшабикә итеп үстерер, патшабикәнең ире бары тик патша гына була ала. Без әле Тай-туглының шатлыклы туенда рәхәтләнеп күңел ачарбыз.

Елбаздук кызның киләчәген алдан әйтүен үзе дә аңламый, тик кызны зур киләчәк көтүен сизенә иде. Хетэг сүзсез генә бик тырышып сыр чәйнәде. Җан сызлавы басылмады, ул аны ватты, уйларын тәртипкә салырга комачаулады. Кенәз кунагының иң яхшы чыгу юлын тәкъдим иткәнен аңлый. Тик яраткан оныгы белән ничек аерыла алсын, ул бит әрнү-сыкравы гына түгел, җанының ләззәте дә. «Мәгәр кечкенә әрнү зур борчуга әйләнәчәк, — дип уйлады Хетэг.

  • Мөгаен, туганым хаклыдыр. Хаклы! Карар кылырга кирәк. Мин сагынырмын, әмма анда кызчыкка әйбәтрәк булыр, кунак аны кыерсытмас, беркайчан да рәнҗетмәс».

Аның уйларын раслагандай, Елбаздук нәтиҗә ясады:

  • Ил теле безне аерып торган таулар аша кичеп чыга алмас. Безне телләр аермалыгында батар һәм тора-бара Терекнең ярсу агымы үзе белән еракларга алып китәр.

— Рәхмәт сиңа, хөрмәтлем! Синең кебек туганым булуга бик шатмын. Онытма — минем тормышым синең кулда!

Сәяхәтнең дәвамы алдындагы төнне Үзбәк Ләйлә белән үткәрде. Төнге күккә сибелгән йолдызлар арасында ул иң яктысы булып балкый, сөю-наз дигәндә аңа тиңдәшләр юк. Ул ханны ай яктысыдай урап алды һәм сөю-сөелү ятагына әйдәде.

Кыска, әмма каты йокыдан, Үзбәк күтәренке кәеф белән уянды. Ләйлә аның янында утыра, әкрен генә гарәпнең күңелгә ятышлы җырын көйләп, битеннән сыйпый иде. Хан аны кочагына алды:

  • Иркәм, назлым, сөйкемлем, бүген арбада үзең генә булмаячаксың. Синең белән бер кызчык — кенәз Хетэгның оныгы барачак.

Ләйлә, гаҗәпләнеп, күзен күтәрде. Аның карашы: «Син ул кызны хатынлыкка алдыңмы?» — дигән сорауны аңлата иде.

— Тынычлан, юкка борчылма. Бабам кызчыкны безнең гаиләгә тәрбиягә ала, бездә шулай кабул ителгән. Аны әбием тәрбия кылачак. Хатын булырга Тай-туглы әле бала гына. Аның белән ягымлырак бул, татлым.

Китәр алдыннан Үзбәк Ләйләнең ачу сакламавын аңлады.

Басу капкасы янында саубуллашу озакка сузылмады, ирләр бер-берсенә сәламәтлек теләп кочаклаштылар. Тай-туглы әбисен үпте дә бабасы янына атылды. Биленнән кочып, аңа сарылды да озак кына басып торды. Аның күзе яшь белән мөлдерәмә тулган. Хетэг кызчыкны күтәреп битеннән үпте, аның да күңеле тулган иде, әмма Кавказ ирләре еламый.

Хетэг, күз яшьләрен күрсәтергә теләмичә, ияргә сикереп менеп, өенә таба чаптырып китте.

Тай-туглы арбага утырды, андагы хатын-кыз белән исәнләште, тегесе башын какты да читкә борылды. Кызчык башын артка каерып ераклаша барган туган авылына бакты, сүзсез генә күз яшьләрен эченә йотты. Ләйлә кырын күз белән кечкенә юлдашына карады һәм, йөрәген чеметтереп, аны — җитлегеп кенә килгән кызны Ширваншаһ хәрәменә алып килүләре исенә төште. Туган йортыннан аерылу сагышы кабат баш калкытты. Ләйлә кызчыкны жәлләп куйды. Нәрсә бу? Кызганумы, әллә бәби тапмаган хатынның ана булырга теләү хисләренең уянуымы? Ул Тай-туглы янына күчте дә иркәләп башыннан сыйпады. Әлегә кадәр таныш булмаган бу икәүнең баш өстендә ниндидер иркә яктылык таралды, йөрәкләрендә җылылык хасил булды. Баланың башы Ләйләнең күкрәгенә авып төште һәм кызчык назлы кочакка чумды.

Үзбәк алда бара иде, иярендә тирбәлеп барганда: «Самир хаҗи, хатын- кызлар Коръәннең хакыйкатенә төшенергә комачаулык итәләр, диюе белән хаклы булган», — дип уйлады.

Яшь ханның йөрәгенә Ләйләнең карашындагы гаҗәпләнү, шом, кызчыкны күралмавы тынгы бирмәде. Ул ир-атын беркем белән дә бүлешергә теләми иде. «Җәза бирергәме? Ныклап кулга алыргамы? Хакимлекне күрсәтергәме? Тик ул бер сүз дә әйтмәде бит. Шәрык хатын-кызларына хас булганча, аның өчен күзләре сөйләде». Егетнең башын шундый уйлар биләп алды.

«Кем тормышны аңлый, шул ашыкмый» дигән акыллы нәсихәтне исенә төшерде Үзбәк. Ул, арбаны алга уздыру өчен, атын тыя төште һәм ана белән кыз шикелле кочаклашып утырган Ләйлә белән Тай-туглыны күрде. Ханның йөрәге шатлыктан чәнчеп-чәнчеп алды, ул атын әйдәкләп, әкрен генә, әмма ышанычлы рәвештә чиркәс тауларына якынлашып килгән сафлар тезмәсенең алдына чапты.

***

Алтын Урда ханы Туктай пошаманга төште: бәкләр бәге Нугай белән каршылыклар иң югары ноктасына җитте. Алтын Урда икегә аерылды диярлек. Хәрби көчләр тигез, берсе дә көндәшенә беренче булып һөҗүм итәргә базмады. Туктай, бик оста эш йөртеп, көнчыгыш чикләрен ныгыту белән шөгыльләнде. Ул баш иеп, Бөек каһан — Тимер янына китте, һәм Алтын Урда кабат Чыңгызхан төзегән зур дәүләткә кушыла, дип белдерде. Ханның карусызлыгына сөенгән Тимер, Хубилай тарафыннан гасыр уртасында ук Бәркәдән тартып алынган Пиньян өлкәсен Туктайга кайтарып бирде һәм табышы Алтын Урда казнасына китәчәк Цзиньчжоу белән Юнчжоу өлкәләрен дә өстәп язды.

Йола буенча, Туктай үз чиратында башка Олысларның хакимнәренә зур бай шәһәр йә өлкәне бирергә тиеш иде. Барысын ди бизмәнгә салып үлчәгәч, ул күршеләре хозурына тапшырыр өчен Кырымдагы Нугай үзенеке дип санаган Судак шәһәренә тукталды. Бәкләр бәге бу турыда ишеткәч, тәмам ярсыды, Кырымга сугышырга оныгы Ак-Тайҗины җибәрде. Кырымлылар бик нык каршы торуы сәбәпле, максатына ирешә алмады. Нугайның оныгы Кафеда сәүдә иткән генуялылар тарафыннан үтерелде, кырым шәһәрләре исә Туктайга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, һәм мәкерле карт шым булды.

1299 елның ахырында Нугай үз гаскәрен Сарайга таба кузгатты, Туктай бу турыда белгәч, аңа каршы китте. Гаскәрләрнең юлы Көньяк Бугада кисеште. Ханнын көч ягыннан үзен күпкә узуын күреп, мәкерле карт хәйләләргә кереште. Ул кабат авыруга сабышты, арбага ятып, ынгырашты, Туктайга, килешик дип үтенеп, хат артыннан хат яудырды, янәсе ул сугышырга түгел, үз гаскәрен ханнын кул астына тапшыру өчен килгән.

Нугай сугышчыларынын күпчелеге ханга каршы барырга теләмәде һәм алар әкренләп анын ягына чыга башладылар. Күчүчеләрнен берсе, бәкләр бәге, үзенен хатлары белән Туктайнын уяулыгын йомшартып, сиздерми генә елга аша кичәргә дигән әмер бирүе турында җиткерде. Әмма Туктай үзе беренче булып елга аша чыкты һәм канунсыз туган чынгызыйнын гаскәрен тар-мар итте.

Нугайны ханга хезмәт итүче урыс сугышчысы әсирлеккә алды. Бәкләр бәге үзен Туктай янына илтергә боерды, тик сугышчы анын башын чапты һәм ханга китерде.

— Менә Нугайнын башы, — дип, ханнын аяк астына ташлады.

— Каян чыгып аны Нугай башы дип уйлыйсын? — дип кызыксынды хан.

— Ул үзе әйтте, үтермәвемне үтенде, әмма мин, җитәр бу картнын безгә бәла китерүе, дидем дә башын чабып өздем.

— Ә син минем карт бабам Бөек Чынгызханнын аны канунлаштырганын беләсенме? Гади халык патшаны үтерергә тиеш түгел! Анын язмышын бары тик без, анын туганнары гына хәл итәргә хаклы.

Туктай сакчыларына борылды:

— Канун бозучыны җәзаларга һәм хәзер үк, минем күз алдымда!

Туктай җинелчә сулыш алды. Алтын Урданын бар халкы, кыйбатлы бүләкләргә күмеп, үзенен ханга тугрылыгын күрсәтергә ашыкты. Әмма тынычланырга иртә, аны Нугайнын елгыр балалары һәм оныклары борчый иде. Мәрхүм бәкләр бәгенен олы улы берничә тапкыр Туктайга каршы чыгып карады, тик файдасы булмады. Шуннан ул, илдә барган үзара низаглардан файдаланып, Болгариягә бәреп керде, Тырново тәхетенә ия булды, әмма анда бер ел да утыра алмады. Җирле боярлар баш күтәрделәр һәм төрмәдә аны буып үтерделәр.

Нугайнын икенче улы Тури кайчандыр ханга тугры булган Сарай-Буганы абыйсына каршы үгетләде, тик аларнын ниятләрен белеп, Туктайга чын күнелдән бирелгән ир туганы Бөрлек икесен дә үтереп ташлады. Әкренләп мәкер-хәйләләр тына төште, Нугай Олысына ханга тугры чынгызыйларны күчерделәр. Шуларнын берсе Туктайнын яшь улы Илбасар иде.

Тынычрак булган саен, Туктай да җанлана барды, ул Урданын эчке төзелеше белән шөгыльләнә башлады. Инде җиде елдан артык бөлгенлеккә төшми хан казнасын табыш белән тулыландырып торган урыс кенәзлекләренә чират җитте. Туктайнын күнеле тыныч, шат, ул кабул итү мәҗлесләре оештырды.

Бар да яхшы, сөенеп-куанып кына яшисе дигәндә, ханга бер үк төш керә башлады. Башта сирәк кенә, аннары ешлаганнан-ешлады. Төшендә янына үзе канын койган мәрхүм Тогрыл абыйсы килде һәм дәшми генә каршына утырып, күзләренә бакты, хан салкын тиргә батып уянганчы шулай дәвам итте. Төннен калган өлешен ул уяу уздырды, шунадыр, көннәрен үзен кыйнап ташлангандай сизде. Түзәр чамасы калмагач, ул үз янына күк белгечләрен җыйды. Күк белгечләре Туктайдан:

— Үтерелгән абыен синнән ни тели, белмисенме? — дип сорадылар.

— Юк. Аны ничек белергә сон?

— Төшендә килгәч сора, әгәр җавап бирми икән, димәк, аннан башка тагын берәү белә дигән сүз.

Туктай бик сорарга теләсә дә барып чыкмады, төшләр ханга буйсынмыйлар, күрәсен.

Кичләрнен берсендә, алдагы йокысыз төннән сон нервларын тынычландырырга теләп, Арибахны үз янына чакырып алды. Хатыны ханны иркәләде-назлады да, сихер көченә ия куллары белән башын да дәвалады. Хәле җиңеләеп китте, әмма исенә төшендәге серне белүче кеше төшүгә, кабат башы түнде.

  • Нәрсә булды сиңа, ханым? Ник боектың? Зәңгәр күк синең белән булсын, ярдәм итсен һәм бар шик-шөбһәләреңне куып таратсын.

Туктай яраткан хатынына барысын да сөйләп бирде.

  • Абый миннән нәрсә теләгәнен кем белә, ул кайда яши икән? — Үз-үзенә сорау бирде Алтын Урта хакиме.

Арибах та уйларының очына чыгарга тырышты: «Хәзер үк яки беркайчан да! Вакыт сукты! Күктә йолдызлар да бүген әйбәт урнашкан. Бик әйбәт, минем файдага. Тәвәккәллә, Арибах, тәвәккәллә!»

  • Ачуланма, әфәндем, тик синең соравыңа җавапны мин беләм. Хәтереңдәдер, мин Тогрылның хатыны идем һәм аңа Үзбәк атлы ул тудырдым.
  • Үзбәк исемле иде, — берникадәр ярсуланып Туктай аны төзәтте. — Күптән юк бит Үзбәк, син бит аны үзең күмдең. Мин хәтта аның каберен дә беләм.

— Үзбәк исән, патшам! Исән һәм сау-сәламәт! Тогрыл аны үз яныңа чакыруыңны, яраткан энең һәм фикердәшең итүеңне тели. Шуннан соң мәрхүм абыең синең янга килүеннән туктар.

Туктай шундук тәнендә җиңеллек тойды, башы сафланды, колаклары шаулаудан туктады, аяк-кулларына көч йөгерде. Хан аягына басты, уйларының очына чыгарга теләп, бүлмә буйлап йөренде: «Әгәр дә шулай икән, ник Арибах әйткәнчә эшләмәскә? Зәңгәр күк абыйларны җәзалаган өчен үч ала. Бәлки ашыкмаска, сабыр итәргәдер?»

Ләкин Туктай кинәт Тогрылның йөзен күрде, ул үткен күзен аңа төбәгән иде. Ул шунда ук Арибахка борылды:

— Йә, кайда яшереп тотасың инде улыңны?

  • Бу бары тик абыем Айдарбәккә — синең тугры хезмәтчеңә генә билгеле. Мин Үзбәкнең бары ышанычлы кулларда гына икәнен беләм. Ул сау-сәламәт, акыллы һәм сугышчы буларак әзер, — Арибах хәйләләде.

Ханның кәефе күтәрелде. Нигә күтәрелде — үзе дә аңламады. Ул хәзер хуҗадан шундый серне яшергәннәре өчен ачуланырга, дуларга тиеш иде.

  • Бәлки миннән тагын кемнедер яшерәләрдер? Бәлки яшерен генә сүз куешалардыр? — дигән уй үтте ханның башыннан, тик сәламәтлеге әйләнеп кайтуы һәм кәеф күтәренкелеге бу уйларны басып китте.

Мәңге сулмас гүзәл Арибах белән ул искиткеч төн уздырды. Туктай аны кичерде, чөнки ул ханны бәйләнчек-бастырылулардан, хан Арибахны куркыныч сердән коткарды. Икесенә дә рәхәт иде.

Иртән Туктай Итил белән Дон арасында үзенә ышанып тапшырылган хан гаскәре белән күченеп йөргән Айдарбәк төмән артыннан атчабар җибәрде. Арибах ышанычлы хезмәтче шул иртәдә Котлыгъ Тимергә Арабахның бүләкләрен дә илтә китте һәм аңа апасының, Котлыгъ Тимер абыйсы Айдарбәкне Сарай янында каршылап, аңа «Җылы җил ишекне ачты» дигән бер җөмләне тапшырсын, дигән үтенечен җиткерде. Котлыгъ Тимернең анасы Мәрьям — Арибах белән Айдарбәкнең кыз туганы булганга, егетнең тамырларында Чыңгызхан каны ага, әбисе атасы ягыннан Бату ханның оныгы иде.

Ханбикә апасының әмере яшь, киләчәге өметле төмән бәге өчен үтәлергә тиеш сүз иде. Яшенә карата бик акыллы, сак эш йөртүче егетнең тәхеткә якынрак торасы килә. Ул монда ниндидер яшерен сер булуын, озакламый әһәмиятле вакыйгаларның куерасын сизенде. Озата килүчеләрнең күңелендә, энесе ни сәбәпле абзасын каршыларга уйлаган, дигән шик тумасын өчен, ул нишләргә дип баш ватты.

Иртәгесен Котлыгъ Тимер Сарайдан Актүбәгә таба бер көнлек юлга кузгалды һәм абзасын шунда лаеклы итеп каршы алырга әзерләнде. Айдарбәк исә, җавапларның төрледән-төрлесен уйлый-уйлый, хан янына ашыга иде. Теләсә нәрсә булырга мөмкин, тик начаррагы гына түгел, дип уйлады ул. Энесе белән очрашканнан соң, абзасы, ашыгуын сәбәп итеп, туганының күчмә торагына кереп тормаска булды. Әмма акыллы егет үз дигәнендә торды:

— Юл тузаннарын юмыйча йокылы күзләр белән хан янына килеп керү яхшы түгел, — диде ул.

Айдарбәк шунда ук ялдан мөһимрәк нидер барын сизенеп, төн куну өчен тукталырга әмер бирде.

Күптән көтелгән: «Җылы җил ишекне ачты», — дигән яшерен сүзне ишеткәч, ул җиңел сулап, каты йокыга талды.

Айдарбәк хан алдына тезенә төште, мактау һәм данлау сүзләрен җиткерде.

— Яле, ханыңнан нәрсә яшерәсең, сөйлә?

  • Теләсәң җәзалый аласың, хакимем, тик Зәңгәр күк күрә, бары таулылар каны гына хатыныңның улы һәм энекәшемнең кайдалыгын белгертмичә сине билгесезлектә тотарга мәҗбүр итте.

— Иң әүвәл, Үзбәк — минем энекәшем! Хәзер син мең сугышчы аласың да аны минем янга китерәсең, элек күрермен һәм синең җүнсез каныңны агызыргамы, әллә сабыр итәргәме икәнен хәл итәрмен. Бәлки тагын яшерен серләрең бардыр әле?

  • Әй ханым, минем башка серем юк. Бар гомеремне сиңа, бары тик сиңа гына хезмәт итәргә багышладым, падишаһым өчен гомерем дә жәл түгел.

— Күп сөйлисең, төмән башы. Үзбәкне кайда яшерәсең, шуны әйт?

— Ул Чиркәс тауларында, минем атамда тәрбия кылына.

— Энекәшемнән башка сине күрәсем килми, Айдарбәк, юлга кузгал һәм ашык.

Айдарбәк, башын иеп артка чигә-чигә, тәхет залыннан чыкты. Аның күңеле канат какты. Хан янында озак булу сәбәпле, ул аны өйрәнгән иде инде, шуңа хакимнең сүзләре күбрәк тәхет тирәсендәгеләргә юлланганын белде. Туктай һичкайчан сөекле Арибахының кәефен җибәрә алмас иде.

***

Елбаздукка биш түбәле тау янында меңләгән сугышчының төн кунарга тукталганын хәбәр иттеләр.

— Кичүләрдәге сакны көчәйтергә, мең башының кем булуын ачыкларга, — дип боерды кенәз.

Иртән сугышчыларның Айдарбәк җитәкчелегендә икәне билгеле булды һәм атасы улын каршы алырга чыкты. Бийчесын җәйләве итәгенә җитеп килгәндә, Айдарбәк ерактан ук атасын танып алды — ат өстендә шундый дәрәҗәле һәм үзен эре тотып бары ул гына утыра ала иде. Аттан төшеп, сәлам бирештеләр. Икесе, читкәрәк тайпылып, хуш исле үләнне таптап атладылар.

— Ни белән килдең, улым?

— Яхшы хәбәр белән, атам. Туктай хан Үзбәкнең исән икәнлеген белгән һәм аны үзенә китерүне таләп итә.

Елбаздукның йөзен кара болыт басты:

— Яхшымы бу хәбәр, әллә начармы — хәзергә билгесез.

  • Яхшы, атам, яхшы! Синең кызың Арибах ханның хис-тойгылары белән идарә итәргә өйрәнгән. Туктай Үзбәкне яхшылык белән көтә, үзенә якынайтмак була.

— Хакимнәргә якынаю —яхшы дигән сүз түгел әле.

— Үзең күрәсең, атам, Үзбәкне озата йөрергә Туктай нинди сак җибәрде, әсир өчен егерме сугышчы да җитә. Андый хөрмәт белән хан янына Урданың бары тик югары катлау төмәннәре генә килә ала.

  • Ул турыда әйтмим мин, алга таба сезнең һәм аның эш-гамәлләре турында борчылам, — дип үзенекендә торды әле дә икеләнүе кимемәгән Елбаздук. — Кешеләреңне монда калдыр, ял итсеннәр, без исә өйгә кайтыйк.

Кенәзнең утарына кайтып җитәрәк, аларның юлын саф токымлы байтал өстендә ярыйсы шәп утырган җайдак бүлде. Айдарбәк шунда ук кылычына үрелде, янәшәсендә баручы Елбаздукның кулы улының уң кулына төште.

— Ашыкма, улым, моңа отылуын, бар. Ул бик көчле, акыллы сугышчы, аның белән дуслашырга кирәк, чөнки ул — синең энекәшең.

Кылыч, күз ачып йомган арада, кынына кереп утырды. Ике ир-ат бер- берсенең каршына киттеләр һәм, гадәткә кергәнчә, ат өстеннән төшми генә кочаклаштылар.

  • Менә син нинди булгансың! — дип сокланды Айдарбәк, аңа карап.
  • Миңа инде егерме бер, абзам. Туган җиргә рәхим ит!
  • Сине күрүемә мин бик шат, ханым. Хәзер без ешрак очрашырбыз. Сине алып китәргә килдем.

Үзбәк артык сораулар биреп тормады, чөнки ул белә: Сарайга юл якын түгел, агасы үзе вакытын чамалап сөйләр.

Йортның бусагасында Айдарбәкне анасы, аның сөекле Гайшә анасы каршы алды. Ул Елбаздукның бердәнбер хатыны, аңа ике кыз, бер угыл табып бирде.

Анасы улын кочагына алды, ә тегесе тезенә төште:

— Кичер, анам, озак күрешә алмадык, хан хезмәтеннән китеп булмады, менә мин синең янәшәңдә, туган йортымның исен тоям, кадерле кешемнең тавышын ишетәм, һәм сине сагыну-яратудан йөрәгем өзгәләнә.

Айдарбәк анасы алдына бүләкләр: кытай ефәгеннән яулыклар, кыйммәтле көмеш коштабаклар, савыт-сабалар, бизәнгечләр чыгарып тезде.

— Болар синең Урдадагы кызларың ханбикә Арибах белән Мәрьямнан, алар синең кулыңны үбәргә куштылар, анам.

Гайшә балаларының игътибарыннан куанып, түзмәде — елап җибәрде. Хезмәтчеләр ишегалдындагы зур өстәл тирәсендә кайнаштылар, алар белән зифа буйлы, гаҗәеп ягымлы йөзле тере-җитез кыз җитәкчелек итә иде.

— Бу нинди сөйкемле зат безнең йортыбызда? — дип сорады Айдарбәк Үзбәктән.

  • Тай-туглы ул, әбием тәрбиясендә, кунак бабай — осетин кенәзе Хетэгның оныгы.

— Шәп кызчык, кияүгә бирерлек, — дип елмайды абзасы.

Үзбәк дәшмәде.

Көн кичкә авышканга, төшке аш кичкесе белән кушылды.

  • Кичер, атам, мин Үзбәкне ашыктырырга тиеш. Туктай көтәргә яратмый. Иртән без кузгалырбыз.

Елбаздук улына карап куанды. Чын ир-ат, яхшы сугышчы булып җитлеккән! Ата кешенең хыялы шул түгелмени? Шулай да бер уй аңа тынгылык бирмәде: «Айдарбәк чынлап та Туктайның Тогрылны үтерүен онытты микәнни? Туктайның бу мәкерен кичерде микәнни? Бәлки аның улы тау ир-аты булудан туктагандыр, канлы үчнең ни икәнен оныткандыр? Тик ул акыллы һәм хәйләкәр, мөгаен, уңайлы вакыт җиткәнен көтәдер. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Алар Арибах белән икесе Туктай ярдәмендә Үзбәкне тәхеткә утыртырга уйлыйлардыр!»

Елбаздук тынычланды. Ул җир йөзенә акыллы, төпле балалар тудырган.

Үзбәкне төрле уйлар чолгап алды, шуңа керфегенә йокы эленмәде. Күпме төннәр җитез ат үзен Урдага алып китәсен көтте, ниһаять, анасын күреп, сөекле, ягымлы, кадерле, яраткан кешесен кочагына алырын күз алдына китереп, хыял диңгезләрендә йөзде. Иртән торгач, нурлы кояш, даланың хуш исе кайгысын читкәрәк куа иде. Менә иртәгә ул көн туар, ә яшь хан нәрсәдәндер шүрли, дулкынлана иде. Урдада аны ни көтә? Туктай тозак әзерләп куймасмы? Урда ханы үзенең варисы итеп улы Илбасарны игълан итте. Көндәш кирәк микән аңа? Монда нәрсәдер бар. Башында бөтерелгән уйлар егетне тәмам йөдәтте, ул бер яктан икенчесенә әйләнде, торып, йөреп килде, утырды, әмма йоклап китә алмады.

Кайчан күзен йомгандыр, төшендә янына анасы белән инде төс-бите хәтердән җуела барган атасы килде. Балачактагы кебек, атасы аны көчле, нык кулларына күтәрде һәм тыныч, әмма катгый гына әйтте:

  • Улым, син инде зур, акыллы, елдам булып үстең. Тизрәк өйгә кайт, тик беркайчан да ашыкма, берничә кат уйла, шул вакытта һәрвакыт өстен чыгарсың.

Анасы улының башыннан сыйпады, Үзбәкнең тәне буйлап татлы рәхәтлек йөгерде, әкрен, ягымлы таныш тавыш ишетелде:

— Мин сине көтәм, улым! Бар да яхшы булыр.

Төшендә Туктай да күренде, Үзбәк аның йөзен шәйләп бетермәде, әмма Алтын Урда ханыннан җылы бөркелә иде.

Яшь хан күзен йомып кына алса да, ял итеп, күтәренке кәеф белән уянды. Ишегалдына чыкты, тәнен язды, елга буена, гадәттә иртәләрен бабасы белән юына торган урынга йөгерде. Көнчыгыштан, таулар артыннан, сыек кына яктылык сирпелде, иртәнге салкынча һава тәнгә үрмәләп, җиңелчә чеметеп алды. Үзбәк, уйнаклап-сикергәләп, су буена төшкәндә, кинәт кенә сукмакта Тай-туглы пәйда булды, ул тезләнеп:

— Кичер мине, хакимем, сүз әйтергә бирче, — диде.

— Башта торып бас, кызчыгым, һәм әйт.

— Мин кызчык түгел инде, ханым! Мин теләсә кайчан хатын булырга әзермен, тик синең белән генә. Минем гыйффәтемне син генә алырга хаклысың. Мин сине яратам, Үзбәк, яратам!

Тәҗрибәле, ярату-яратылуда остарган ир-егет көчле кулы белән Тай-туглыны үзенә тартып алды, кыз аның кайнар кочагында калды һәм иреннәре бер-берсен табышып кушылдылар. Сулышка капкан кызулык дәртне уятты, әмма Үзбәк үзен вакытында тыеп калды, сөйгәнен кочагыннан ычкындырмый, колагына иркәләп пышылдады:

  • Һичшиксез, сине алырга килермен, син минем хатыным булырсың! Сабыр бул һәм көт. Күпме көттерәсемне белмим, тик шикләнмә — көт. Ә хәзер йөгер, сөеклем.

Тай-туглы сукмак буйлап югарыга таба чапты. Бәхетеннән канатланып, сакляның хатын-кызлар ягына очып керде һәм шатлыгыннан сикерергә тотынды.

Ләйлә күптән уянган иде. Берәр сәгатьләп элек Тай-туглы белән сөйләшергә теләде, әмма кыз ятакта күренмәде. Озак кайтмый торгач, Ләйләнең башын »Чынлап та, Үзбәк кызчыкны үз янына чакырды микәнни?» дигән уй бөтереп алды. Ул буй тарткан көндәшенең инде күптәннән иренә гыйшык уты тулы күзләре белән караганын, тегесенең дә ерактан гына аңа сокланып йөргәнен сизә, күрә иде. Ләйләнең каны кайнады, әмма ул үзен кулда тотарга өйрәнгән иде.

Бәлки барысы да яхшыгадыр. Үзбәк — мөселман, аңа берничә хатын фарыз, ә Тай-туглыны Ләйлә тәрбия кыла. Шулай булгач, ни телисең син? Шатлан, исәр! Тай-туглы белән идарә итәргә өйрәндең, ә ирең Урдада тагын берәүне тапкан очракта, икәүләп сагыш утында яну — җиңелрәк.

Тай-туглының бүлмәгә атылып керүен ишетеп, Ләйлә йоклаганга сабышты. Шатлыгыннан исергән кызый үзе аның ятагына килеп утырды.

— Син нәрсә, кәҗә кебек сикерәсең? — яңа уянган кыяфәт чыгарып, сорады Ләйлә.

  • Үзбәк миңа өйләнергә вәгъдә бирде!

Гүзәлкәй Ләйләнең йөрәге, читлектәге кош кебек, күкрәгеннән чыгардай булып типте.

  • Бүген төнлә чакырдымы?
  • Юк, ул мине алырга киләчәк һәм өйләнәчәк. Үзе шулай диде.
  • Сине алырга килер, ә безне — мин һәм кызын нишләтә?
  • Билгеле инде, сине дә һәм безнең кечкенәбезне дә алып китәчәк.

Ләйләнең йөрәге тынычланып калды. Димәк, әлегә мин Үзбәкнең бердәнбер хатыны, вакыт дигәнең исә күп суларны: чистасын да, шакшысын да агызып китә. Шунда Ләйләнең башына бик матур бер фикер килде: кичекмәстән Тай- туглыга өйлән дип, ирен үгетләргә кирәк.

Аерылышкач, ул яшь бикәчен сагыначак, очрашуны көтәчәк һәм тизрәк безнең янга кайтачак.

Үзбәк иртәнге аштан соң ук хатын-кызлар белән хушлашырга килде. Әбисе алдында ул тезенә чүкте һәм кулын үпте. Гомере буе ирләрне озатып калырга күнеккән Гайшә, оныгының башыннан сыйпап, чәчләрен тузгытты:

  • Син көчле ир-егет, Үзбәк. Син акыллы ир-егет, оныгым. Беркайчан да хатыннарыңны онытма, аларны кайгырт. Бәхетле бул! — диде дә, күзенә тулган яшьләрен оныгына күрсәтергә теләми, үз эшләре белән китте.

Йөзе сагышлы Ләйлә Үзбәкне үпте, ул аерылуның нинди газап икәнен белә, әледән үк иренең әйләнеп кайтуын көтә башлады, аның тизрәк үзен басып торган таулардан котыласы килә. Ләйләнең күңеле күкнең җир белән тоташкан урынына, иркенлеккә, шаян җил җанны иркәләгән якларга омтыла. Аны, ире ничек тизрәк китсә, шулкадәр иртәрәк кайтыр, дигән уй тынычландыра. Азактан ул Үзбәктән Тай-туглы белән ягымлы итеп хушлашуын үтенде:

  • Кызчык сине ярата, ханым, кайда гына булсаң да аның сагышы сине табар, борчуга төшерер. Кара аңа, хакимем, ул күптән хатының булырга әзер.

Ләйләнең хәйләкәр күзе җавап көтте, әмма ире дәшмәде. Бары тик эченнән: «Әй хәйләкәр дә инде бу гүзәлләр, әй хәйләкәр! — дип уйлап, көлемсерәде.

  • Сөеклем, мине уйлап сагышланма. Ничек булса да сезнең белән тизрәк очрашу ягын карармын, — диде ул хатынына.

Тай-туглы ишек янында көтә иде. Хан аны каты итеп үпте.

  • Мин әйткәнне онытма, көт!

Бабасы белән ишегалдында саубуллаштылар. Җыйнак, күтәренке күңелле Елбаздук гадәттәгечә, хәрби киемнән иде.

  • Хатын-кызларны сакла, бабам. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
  • Сиңа да рәхмәт, оныгым! Син минем гомеремне ким дигәндә ун елга озайттың, җанландырып җибәрдең. Нәрсәгә өйрәттеләр — берсен дә онытма. Иң беренче нәүбәттә, күз-колакларны томалый торган, хәйләкәр һәм ялагайлар җырлый торган ялган дан турында уйла, аларга күңелеңнең нечкә кылларына кагылырга рөхсәт итмә. Шуны аңла: дөреслек — халык ягында!

Бабасы белән онык бер-берсенең куенына елыштылар. Үзбәк Елбаздукны кочагыннан ычкындырды һәм борылып: «Атларга!» — дип боерды.

Ияренә сикереп менде дә, артына карап-нитеп тормый тауга таба ыргылды, аның артыннан кузгалган Айдарбәк һәм аның кешеләре кемнең баш икәнен шунда ук төшенделәр.

***

1302 ел бара. Туктайның күңеле тыныч. Алтын Урда бер йодрыкка тупланды, монголлар арасындагы эчке ыгы-зыгылар туктатылды. Хан дәүләтне төзү һәм ныгыту, Иран белән араларны көйләү эшләре белән мәшгуль булды. Күк Урда хакиме Баян ханга, кардәшләре белән үзара низагларын җайга салу өчен, гаскәр белән ярдәм итте. Табигате белән кунакчыл Туктайның мәҗлес, уен-мәзәкләр өчен вакыты барлыкка килде, әмма идарә дилбегәсен кулыннан бушатмады.

Сарай үсте, төзелде, анда бердәм урда акчасы суга башладылар, төрле- төрле булган искеләре әкренләп кулланудан төшеп кала барды. Туктай урыс кенәзләренә «мөлкәтне кабул итәргә», бер-берсе белән сугышчан тәртипсезлекләрне туктатырга, бәхәсләрне киңәшмәләрдә хәл итәргә дигән боерыклар белән ярлыклар җибәрде. Хан Православ чиркәвенә бар хокукларын калдырды һәм алардан ясак алынмый дип белдерде.

Патшаның күңелендә тынычлык хөкем сөрде, куркыныч төшләрдән арынды, варис дип игълан ителгән улы Илбасар әкренләп буй тартты.

Үзбәк матур итеп бизәлгән зур каекларда яраннары озатуында Итил елгасын кичте. Актүбә белән Итилне тоташтырып торган агымны күбекләндереп, ишкәкләр хәрәкәт итте. Еракта Сарай, мәчет манаралары шәйләнде. Бераздан хан сараеның биек корылмалары ачыграк күренде, шәһәр үсте, матурланды, халык әкренләп утрак тормышка тартылды.

Каеклар балчыклы ярга килеп төртелделәр. Үзбәк белән Айдарбәк җиңел генә җиргә сикереп төштеләр, кечерәк кенә текә ярга күтәрелделәр, анда аларны Котлыгъ Тимер каршы алды. Туганнан туган абый-эне кочаклаштылар, балачакларын искә төшереп алдылар.

  • Синең белән, Үзбәк, бөек чыңгызыйлар нәселе дәвамчысы белән, туган җиреңдә күрешүемә шатмын.
  • Сине күрүемә мин дә шат, Котлыгъ Тимер туганым! Син бик үскәнсең, чын сугышчы һәм ата-анаңның лаеклы улы булгансың.
  • Хөрмәтле абзам, данлыклы хәрби җитәкче Айдарбәк, безне бүген нәрсә көткәнен сөйләргә рөхсәт итче.
  • Бөтен игътибарыбыз синдә, энем.

— Бөек Туктай ханыбыз абыйсының улы Үзбәкне лаеклы каршы алырга әзерләнә, ул бүген кич, эсселек кимегәч башлана.

Үзбәк шунда гына якты җәйге кояшның бик нык кыздыруын сизде. Көн шундый эссе, хәтта сирәк кенә утырган агачларның яфраклары яктыга кире яклары белән әйләнгән, кайберләре исә бөтерелеп килгәннәр. Яшь ханның чигәләреннән бите буйлап тир тамчылары йөгереште, ул аларны сөртеп алды һәм учына дала тузанының пычрагы ябышканын күрде.

— Ә хәзергә, абзам,— дип дәвам итте Котлыгъ Тимер , — хатыннарың, хезмәтчеләрең ашарга һәм озак юлдан соң ял итү өчен кирәкле бар нәрсәне әзерләделәр. Мунча да әзер.

  • Шундый эсседә нинди мунча булсын! — Үзбәкнең кәефе кырылды.

— Тылсымлы мунча, арганны юып ала, тәнне пакьлый, — дип каршы төште аңа Айдарбәк. — Алга, энекәшләр, минем өемә. Синең атаң салган өйгә, Үзбәк.

Ишегалдына керделәр. Үзбәк тирә-ягына караштырды. Әллә ни үзгәрешләр күренми, әнә бер почмакта чыгыр, икенчесендә арба, менә эт оясы, янында йоны коелган хуҗасы шыңшып тора.

— Нәрсә булган аңа? — дип сорады яшь хан.

— Игътибар белән кара һәм аңларсың. Бу бит син сөт эчергән көчек,

  • диде абзасы.

Үзбәккә күңелсез булып китте. Ун елдан аз гына артып китте, ә эт инде көчен югалткан. Ул элеккеге дусты янына килеп, аның сыртын сыйпады, үзен ипи кыерчыгы белән сыйлады. Яртылаш сукыр эт яратып аның битен ялады. Хан тәмам күңелсезләнде, йөрәген чеметтереп, балачак истәлекләре калкып чыкты.

— Абзам, әйләнеп чыксам ярыймы?

— Ярый гына түгел, кирәк, без сиңа комачау итмәбез.

Йорт хезмәтчеләре, хөрмәт белән башларын иеп, бусага янында катып калдылар, бары чал кергән чәчле хатын башын имичә, күз яше аша Үзбәккә карап тора иде. Ул боларның шатлык яшьләре икәнен аңлады, җыерчыклы йөзгә төбәбрәк күз салды. Бу бит ул! Әйе, нәкъ үзе — аның караучысы! Аңа кыпчак телендә ягымлы, матур җырларны ул көйләде, борынын сөртте, чебиләгән аяк-кулларын дәвалады, бер җирдән икенчесенә күчкәндә җил һәм яңгырдан ышыклады. Үзбәк аның янына килеп, тезен чүкте һәм кулын үпте.

— Сез нәрсә, сез нәрсә, ханым, — өлкән яшьтәге хатын каушап калды,

  • бер мескен кол хатынга хан тарафыннан якты чырай була аламы, мин андый зур хөрмәткә лаек түгел.

Тәрбиячесенең кулыннан тоткан килеш, Үзбәк аягына күтәрелде һәм Айдарбәккә:

— Абзам, син миңа күп игелекләр кылдың, тагын берне эшлә: караучымны миңа җибәр. Янәшәмдә булуын һәм калган гомерен хөрмәттә яшәвен телим,

  • диде.

— Ничек әйтәсез, ханым!

Тәрбияче хатын елап, Үзбәкнең кулын үпте, мактау сүзләре яудырды.

Ул бусаганы атлап, өйгә керде. Монда бар да таныш, якын һәм кадерле. Үзе яшәгән бүлмәгә үтте, үз ятагына ятты, теге соңгы көннәрдәге дәһшәтләр исенә төшеп, йөрәге кысылды. Аның ачуы котырды, үч алу теләге баш калкытты, тик хан, Елбаздукның: «Ашыкма! Үлчәп эш ит!»— дигәнен хәтерләп, бу тойгыларны баса алды. Үзбәк үз-үзен тотарга өйрәнде, кинәт сикереп торды да ныклы адымнар белән ишеккә атлады.

Айдарбәкне күреп:

— Нәрсә, абзам, башта мунча, аннары төшке ашмы? — дип сорады.

— Син хаклы, мунчага ашагач кермиләр.

Үзбәк тиз генә чишенде, элгечкә якасыз җиләнен, каракүл бүреген элеп куйды һәм Котлыгъ Тимер артыннан яхшылап эссе салынган чабыну бүлмәсенә үтте. Алар киң ләүкәгә утырдылар, тәннәре буйлап, юл пычрагын ияртеп, юл-юл тир акты. Ишектә кулына зур имән себерке тоткан озын ак күлмәк кигән ир-ат күренде. Ул ләүкәнең өске катындагы печәнне төзәткәләп, яшь ханга менеп ятарга кушты. Үзбәк уттай кызган ташларда ни чыҗлаганын күрмәде, әмма тәнен рәхәт кайнар дулкын чорнап алды, тәненә тияр-тимәс себерке орынуга, ул икенче дөньяга күчте. Аннары ханның өстенә салкын су койдылар, тагын чаптылар, бөтен тәнен бал белән сыладылар һәм тагын чаптылар. Ул хәлдән тайды, тукымага төренеп мунчаның алгы ягындагы сәкедә ятып алуга, көче әйләнеп кайтты һәм аның һавага күтәрелеп очасы килде. Теш сындырырлык салкын куас Үзбәкне тәмам тәртипкә салды һәм ул киемнәренә үрелде.

— Җиләнеңне кияргә ашыкма, ханым, — дип туктатты аны Айдарбәк, — анаң сиңа монгол киеме, бүреге һәм итекләре җибәргән. Туктай янына менә шушыларны киеп барырга тиешсең.

Үзбәк киенде, киемнәр күнегелмәгән булса да, Аллага шөкер, үлчәме туры килде.

Мул итеп әзерләнгән төшке аштан соң, Алтын Урда хакиме каршында лаеклы күренү өчен, ятып торырга булдылар.

Туктай ханның зур сарае биек нык койма белән әйләндереп алынган, капка төбенә ышанычлы сак куелган. Айдарбәк белән Котлыгъ Тимер озатуында Үзбәк ишегалдына җәяүләп һәм коралсыз керде. Чәчәкләр һәм үләннәрнең хуш исеннән баш әйләнә. — Ишегалдының буеннан-буена тезелеп зур бассейн-күлгә таба төшкән фонтаннардан, һавага салкын бөркеп, өзлексез су агып тора, яхшылап төеп тапталган сукмаклар кырыеннан яшел тигез чирәмлек сузылган.

Хан түрәсе Үзбәкне зур илтифат күрсәтеп каршы алды һәм, башын ия-ия, кунакларны кешеләр җыелып торган урынга таба алып китте. Килеп җитәрәк яшь хан кечерәк кенә күтәренке урын күрде, аны күләгәләп, биек түгәрәк зиннәтле чатыр корылган иде.

Озатып йөрүче:

— Сезгә монда, — диде, фарсы келәме түшәлгән юлны күрсәтеп.

Келәм буйлап хан яраннары янына атлаганда ул чатыр астында күркәм тантаналы кыяфәттә утырган хаким гаиләсен, һәм аларны әйләндереп алган сакчыларны күзәтергә өлгерде. Уртада тәхеттә сынын мәһабәт тотып Туктай калкып тора, уң ягында — өлкән хатыны Баялун, сулда — сөекле хатыны Арибах. Кырыйда — тагын ике хатыны, уңда, өлкән хатыныннан аз гына алдарак ун яшьләр чамасындагы улы — тәхет варисы Илбасар утырганнар. Артта дистәләп түрә җәй азагында чыккан әрсез чебеннәрне куа һәм кулларындагы зур җилпәзәләр ярдәмендә әфәнделәренә саф һава җилпи иделәр.

Аскуймага биш адымнар кала, Үзбәк ике тезенә төште.

  • Әй зирәкләрнең зирәге, Зәңгәр күк сакласын үзеңне! Әй акыллыларның акыллысы! Әй көчлеләрнең иң көчлесе! Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе! Синең алда, озак еллар ачуыңнан куркып түгел, лаексыз булып күренүдән куркып, укуга бирелеп, карашыңа лаек булырга теләп озак еллар адашып йөргән үзеңнең энекәшең. Аны кичерә алырсың микән? Мине синең бар нәрсәне күрә торган гадел күз каршыңа китереп җиткерергә дигән әмереңне ишетеп, ничек куанганымны Аллаһы Тәгалә, аңа дан булсын, белә. Мин синең алдында, падишаһым! Хөкемеңне көтәм, барысын да: дәрәҗәне дә, әрләүне дә тиеш дип кабул итәм.

Үзбәк башын иеп, маңгаен келәмгә тидерде. Башын күтәргәч анасының үткен карашын тойды. «Анам нәрсә уйлый? Үземне дөрес тотаммы?» — дип уйлады ул, әмма анасының күзенә төбәп карамыйча, аны аңлый алмый иде.

Үзбәк Туктайның тәхетеннән торып, аскуймадан төшүен һәм энекәше янына килүен дә күрмәде. Ханның беркайчан болай эшләгәнен күрмәгән тирә- янындагылар катып калды. Үзбәк көчле кулларның аны тотып, җирдән аеруын тойды. Туктай елмайды:

  • Ниһаять, мин сине күрдем, кадерле энекәшем. Тор, гади сугышчылар кебек, син минем алда алай түбән иелергә тиеш түгелсең. Син минем янымда утырырга лаексың, син — минем гаилә әгъзасы.

Хакимнән мондый мөнәсәбәтне берәү дә көтмәгән иде. Арибахның күңеле нечкәреп, әздән генә күз яше чыгармады. Улының баскычлар буйлап күтәрелгәнен күреп, ананың йөрәге сөенеч белән тулды. Нинди сын, нинди көч! Зифа буй, монголларныкына охшамаган туры аяк. Әмма йөз-бите гел атасыныкы (әй Аллаһ, улы ничек Тогрылга охшаган), чыңгызый икәнен әйтеп тора.

Арибахның менә хәзер үк улын барып кочасы, иркәлисе килде, тик йоланы бозарга ярамый иде. Бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһка дан, Туктай Үзбәкне анасыннан әз генә алгарак, сул якка утыртты. Анасы сиздерми генә улының аркасыннан сыйпады, тегесе артка борылмый ягымлы итеп чиркәсчә:

  • Мин сине яратам, анам! — диде.

Бәхетеннән Арибахның йөрәге урыныннан купты. Ул рәхмәт тулы карашын Туктайга төбәде.

Мәҗлес башланды. Ит, сыр, ипи, куас, кымыз, каты сөт аракысы, буза- мантый, токмач бик күп иде, шулай ук кытай чәе бирделәр. Тәгам җыйганнар җай гына гәп куерттылар. Бер почмакта Туктайның киң күңелле булуы, икенчесендә — хатын-кызларның мәкер-хәйләсе, хакимне дә үз кубызларына биетүләре хакында сөйләштеләр, хан энекәшенең буй-сынын, аның акыллы нотыгын мактадылар. Күбесенең аның нинди сугышчы булуын беләсе- күрәселәре килде, алар өчен иң мөһиме шул.

Төп сөйләшү мәҗлеснең уртасында барды. Туктай игътибар белән Үзбәкнең өйдән читтәге тормышы турында тыңлады, аның белеменә, әңгәмә кору осталыгына шаккатты. Энекәшенең дөнья төзелеше турында фикер йөртүе ханны хәйран калдырды, ул диннәр тарихын да әйбәт белә иде. «Монысы бик яхшы, — дип уйлады хан, — сугышчы буларак нинди, әлегә билгесез. Гадәттә акыллылар корал белән эш итә белмиләр».

Туктай үзе янына мәҗлес белән җитәкчелек итүчене чакырып, иртәгесен надам[25] булачак дип, игълан итәргә боерды. Бу бәйрәмне уздырганга айдан артык кына булса да, ул кабатларга булды һәм анда яраткан энесе дә катнашачак иде.

Үзбәккә хәйләкәр генә карап:

  • Ярышларда катнашырга телисеңме? — дип сорады хан.
  • Ихтыярыгыз, падишаһым!

Мәҗлес, Туктай барысына ял итәргә әмер биргәнче, төн уртасына кадәр сузылды. Үзбәк анасы белән бары бер-ике сүз алышырга өлгерде, аерым үзләре генә сөйләшә алмаганга көенде.

  • Бар, улым, ял ит. Иртәгә хан сине сугышчы буларак тикшермәкче була. Юлдан соң йокыңны туйдыр. Мин сине, улым, бик озак көттем, тагын көтәрмен. Сөйләшер өчен алда вакытыбыз күп әле.

Яшь хан надам өчен өч төрле ярыш: көрәш, җәядән ату һәм ат чабышы кирәклеген белә иде. Үзбәкне аттан башка берни борчымады, әмма Айдарбәк белән Котлыгъ Тимер уңайсыз хәлгә куймаслар, дип ышанды.

«Иртә кичтән хәерлерәк» дигән мәкальне кабатлап, йокларга ятты.

Иртәдән Актүбәнең Сарайга якын яры буендагы ике озын калкулык арасындагы тигез зур мәйданга бик күп халык җыелды һәм түземсезлек белән ярышларның башлануын көттеләр.

Бәйрәм ат чабышы белән башланып китте. Караучыларга ике дистәләп катнашучыны тәкъдим иттеләр. Хан энесенең ияре астында түземсезләнеп саф токымлы җирән чабышкы биеп тора иде. Кузгалырга әмер бирелде. Ат шунда ук ыргылып алга чыкты, әмма Үзбәк Елбаздукның, ашыкма, атны тый, дигән киңәшен исенә төшерде. Көндәшләре атларын бар көченә куды. Хан энесе алдагыларны күз уңыннан ычкындырмый өченче-дүртенче булып барды. Беренче булырга ияләшкән айгыр авызлыгын йолкыды, әмма җайдак бирешмәде. Бәйгенең әкренәя төшүен сизеп алгач, йөгәнен бушатты һәм җиңелчә генә кагып алды. Ат, көндәшләрен тузанга күмеп, ук кебек алга атылды. Сызыкны беренче үткәч, Үзбәк атны кинәт туктатты, тегесе тар юл буйлап, икенче булып киләчәк җайдакны көтеп, горур гына атлап китте. Халык гөж килде. Туктай шатланды, ул Айдарбәкне үз янына чакырып алды:

— Энекәшкә айгырны син бирдеңме?

— Юк, Котлыгъ Тимер .

— Ул малай аны каян алган?

— Үз көтүендә колыннан үстергән. Атасына гарәп сәүдәгәрләре бүләк иткән булган.

— Ярар, бар әйт, мин канәгать.

Айдарбәк барысын да аңлады. Җиңүчегә бүләк тапшырганда, меңбашы атны йөгәненән тотып, Туктай утырган чатыр янына алып килде һәм кычкырып әйтте:

— Ханым, бу ат синең аранда гына булырга лаеклы.

Туктай икеләтә канәгать калды, борылып үзенең бабасы-бәкләр бәге Сәлҗидәй гүргәнгә карады, тегесе уйга калган иде.

Кыска гына ялдан соң җәядән ату бәйгесе башланды. Һәр укчыга берәр тәмек[26] куелды һәм унар ук файдаланырга рөхсәт ителде. Вакытны чикләмәделәр. Бәйге тәмамлангач, хөкемдарлар унар ук кадалган унбер тәмекне генә сайлап алдылар. Аларны ханның санаучылары хөкеменә китерделәр. Тәмекнең нәкъ уртасында уклардан тигез әйләнә ясаган укчыны җиңүче дип атадылар. Тәмекнең кемнеке икәне берсенә дә мәгълүм түгел иде. Төп хөкемдар җиңүченең исемен хәбәр итте — ул Үзбәк булып чыкты.

Көрәштә дә Туктай энесе Чыңгызхан нәселен лаеклы күрсәтте. Ул азакка чыкты, әмма, күпме генә тырышмасын, эш үгезе кебек алагаем Борханны җиңә алмады. Теге таш кыя кебек тора һәм, акылы киткән аю кебек, кулларын болгый иде.

Гомуми исәптә Үзбәк җиңүче дип игълан ителде һәм аңа төп бүләк тапшырылды. Нык тарттырылган җәя бик матур бизәлгән, кереше кыл кебек яңгырап тора иде.

Туктай үзе үтергән мәрхүм абыйсының улын кочаклады, тынычланырга боерды һәм кычкырып:

— Тогрылның улы, Мәңгүтимерның оныгы, Бөек галәмне таң калдырган Чыңгызхан нәселе дәвамчысы энем Үзбәкне Алтын Урда тәхетенә яраткан улым Илбасардан кала икенче варисым итеп игълан итәм, — диде.

Кичен Туктай белән Сәлҗидәй гүргән икесе Кырым мәсьәләсен хәл кылдылар. Ахырдан бәкләр бәге болай диде:

— Үзбәккә карата ярату хисләреңне бүлешмим, тик син хан, ихтыярың. Аның кул астына берәр ерак Олысны бирергә мөмкин һәм карарга —ерактагы яхшы күренә.

Туктай бабасының сүзләрен игътибарга алмады, бары: «Тәмам картайды, шикләнүчәнгә әйләнде!» — дип кенә уйлады.

Бу кичтә аның тизрәк Арибах белән очрашасы, аңа улының яхшы сыйфатлары турында җиткерәсе килде: сөеклесе куаныр һәм үзенең ханын тагын да ныграк яратыр.

***

Иртәнге яктылык тыгыз киерелгән болытлар арасыннан үтеп чыгарга тырышты-тырмашты. Таң җиле дала үләннәре өстеннән йөгереп узды да Чулпан йолдызны сүндерергә һәм җир астыннан кояшны тартып чыгарырга дип өскә күтәрелде. Шаян җилкәйгә ярдәмгә әтәчләр кушылды: алар да, кычкырып, кояшны чакырдылар, нишләптер ул гына ашыкмады. Үзбәк кояштан алда кузгалды, үзенең гадәтләнгән җиләнен киде, атына сикереп атланды да Актүбә ярына таба юыртты. Соңгы тапкыр тау елгасында коенуына ун көн узган, бөркү төннән соң аны салкынлык тартты. Ул суга керде, әмма ул иртәнге һавадан да җылырак булып чыкты, бераз абалангач, ярга күтәрелде һәм шунда гына коенуның ләззәтен тойды. Су өстеннән сыек томан күтәрелә. Үзбәктән ерак түгел ике малай кармаклы ятьмә өстери, һәр кармакта берәр зур балык тыпырчына иде. Даладан килгән кипкән әрем, янган учак исе аны тәмам исертте. Хан үлән өстенә ятып, төн буена җылылыгын саклаган җиргә сыенды. Аның күңелен нечкә хисләр урап алды: «Менә ул — минем җирем, менә ул — минем далам, елгам, йортым һәм янәшәмдә анам. Ничек кысып кочасы килә анамны!»

Үзбәкнең колагында балачактагы бишек җыры, анасы җыры чыңлады.

Кояш офык артыннан күтәрелеп, кыздыра башлаганда, Үзбәк бар көченә чапкан җайдакны күреп алды. Котлыгъ Тимер, атын тыеп, сикереп төште:

  • Син авырмыйсыңмы, туганым? Аллаһ сакласын үзеңне!
  • Син нәрсә турында, кайгыртучан туганым? Бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһ сине калдырмас! Төнлә бөркү булды, менә елга янында ял итәм.

— Арибах илчеләре эзли чыккан сине, ханым. Ул үзеңне ак юртасында, кизләү янындагы салкынча сызада[27] көтә.

  • Озатасыңмы? — Үзбәк сөенде.
  • Әгәр теләсәң, һәрвакыт һәм һәркайда ияреп йөрермен, ханым.

Ир туганнар сикереп атларына менделәр дә далага чабып киттеләр.

Текә тар сызаның икенче башын вак яфраклы карама һәм куаклар баскан, аларның ботаклары арасыннан кечерәк кенә инеш агып чыга да салкынча суы ярымбуш далага китеп югала. Ә киңәеп киткән бу башы, һәрдаим дала тигезлеге белән кушыла барып сөзәкләнгән. Җайдаклар ак юрта янына килеп туктадылар.

Арибах улын ишек янында каршылады, шатланып кочты, аналарча якын итеп үпте һәм Котлыгъ Тимергә борылды.

— Энем, хезмәтчеләрне берәр эшкә кушчы, безнең сөйләшү алар колагы өчен түгел.

Алар юртага үттеләр. Анасының яңагыннан шатлык яшьләре коелды, улының да күзе дымланды, йөрәкләре исә бергә кушылып типте, күңелләре парлап бәйрәм җырын көйләде. Үзбәк тезенә чүгеп анасының кулын үпте һәм аңа җылы ярату сүзләре әйтте.

  • Син, мөгаен, иртәдән валчык капмагансыңдыр? — дип кабалана башлады анасы.

Үзбәк башын какты. Арибах улын мендәрләр арасына ипләп утыртты да ризыкны аның алдынарак этте һәм баласын үзе сыйларга тотынды.

— Анам, җитте, анам, күп булды! — дип үтенде Үзбәк. — Гуҗ буласым килми, миңа зифа, сыгылмалы, җитез булырга кирәк. Үзең беләсең, алда күп эшләр тора.

  • Ашыйсың килмәсә — ял ит, эшләр турында соңрак сөйләшербез.

Арибах улының башын тезенә салды һәм бала чагындагы кебек сыйпап, чиркәс бишек җырын көйләде. Яшь ханның күңелендә әйтеп аңлата алмаслык бәхет тулып ашты, тәне йомшарды һәм ул йокымсырап китте. Анасы эченнән генә догалар укып, кымшанмый улына карап утырды.

Үзбәк ничек тиз йоклап китсә, шулай тиз уянды да. Җиңелчә җил, юртаның күтәртелеп куйган киезе астыннан үтеп, һаваны сафландыра, кизләү суының челтерәве күңелен күтәрә иде. Хан җайлабрак утырды да анасына карады.

— Ә хәзер безнең алдагы тормыш турында сөйләшик, улым. Сине юк итүләреннән куркып, бабаң янына җибәргәндә, Аллаһка синнән хан ясарга, исем өчен генә түгел, хан итеп билгеләнүең өчен тырышырга ант иттем. Гомеремне туган йортыңа кайтарту максаты белән Туктайны көйләп үткәрдем, хыялым тормышка ашты. Син хан алдында үзеңне белемле ир-егет, кыю сугышчы, телләр һәм фәннәр белүче укымышлы буларак, гомумән бар яктан килгәнлегеңне күрсәттең, һәм шуның белән аның янәшәсендәгеләрдә көнчелек хисе уяттың. Тагын да яманрагы, Туктай сине варисларның берсе дип игълан иткәндә, ачудан кечкенә Илбасарның күзеннән очкыннар чәчрәде. Ай-һай, күз алдыма китерәм, малайга аның яклылар, тәрбиячеләр ниләр генә әйтеп бетермәгәннәрдер, алар бит, атаңның үлеменә төп сәбәпче мәкерле Нугай кебек, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр аның янында булып, аның белән идарә итәргә маташучылар. Очрашу шатлыгыбызга менә шул нәрсә күләгә төшерә. Аңладыңмы, улым? Безгә Туктай исән вакытта синең тәхеткә ничек хезмәт итәчәгең хакында уйларга кирәк. Аннан соң син, бары тик син генә Урданың ханы булырга тиешсең.

Үзбәк дәшмәде, ул моны күз алдына китерә иде, әмма шулай тиз буласын уйламады.

— Синең берәр тәкъдимең бармы, анам?

— Әйе, улым, әмма бу минем өчен бик авыр юл, кабат синең белән аерылырга туры киләчәк. Әгәр риза булсаң, Туктайдан сине берәр ерак Олыс белән идарә итәргә җибәрүен сорармын. Син Сарайда һәм күчмә тукталышларда елына өч-дүрт тапкыр була алачаксың һәм без күрешербез. Никадәр еракта булсаң, үзең өчен шулкадәр тыныч булыр. Ерактан хәбәрләр сирәк килә. Әгәр сиңа кирәкле хәбәрләр, өстәвенә кыйммәтле бүләкләр белән килсә, югарыда булачаксың, улым. Иң кирәкле вакытта ым кагармын, менә шунда бар да тизлегеңнән, зирәклегеңнән торачак. Әгәр без уйлаганча барып чыкса, бөтен кешегә яхшы булачак.

— Бөтен кешегә — кемгә ул?

— Улым, кан кардәшләреннән һәм безгә чын күңелдән бирелгән туган- тумачалардан тыш минем сердәшем, якын дустым, Туктайның өлкән хатыны Баялун-хатун да безнең белән. Тиздән ул монда киләчәк.

— Анам, кадерлем, минем синнән аерыласым килми, тик мин барысын да аңлыйм һәм шулай ук тәшвиш-шом сиздем. Төн бөркүлеге генә йокларга комачауламады. Мин китәргә әзер, газизем, кешеләр белән әйтеп торучыларсыз идарә итәргә, хәрби башлык белемен үзләштерергә, Коръән һәм фәннәрне белүне камилләштерергә кирәклеген төшенәм. Мине Хәрәзмгә җибәрергә Туктайны үгетли алырсыңмы? Күптәннән күренекле шагыйрьләр һәм фәлсәфәчеләр илендә булырга хыялланам.

  • Тиз аңлавыңа куанам, улым. Туктайны күндерә алырмын дип уйлыйм. Бар да яхшы булыр. Әмма, улым, кая гына барсаң да үзең белән Котлыгъ Тимерне алырга киңәш итәм, сез кан буенча туганнар гына түгел, фикер йөртүләрегез дә уртак. Туганың күзең һәм колагың булса, үзең баш белән уйларсың.

Икесе дә сүзсез торганда, юртага озын зифа буйлы, байларча киенгән, бизәнгечләр таккан хатын килеп керде. Аның борынгы юнан, ассирия һәм әрмән каны катышкан ханбикәләрчә горур йөзе балкып тора.

  • Комачау итмәдемме? — илле тирәсендәге чибәр хатын, җавап көтмәстән, Үзбәккә, үптерер өчен, кулын сузды. Ул үпте һәм Баялунга урын тәкъдим итте. Хатын кулы белән таянмыйча җиңел генә мендәрләр арасына урнашты.

— Нигә тынып калдык?

— Барысы да диярлек әйтелде, — дип җавап кайтарды Арибах.

Баялун-хатун шаркылдап көлде:

— Ана белән ул арасында барын да әйтеп бетереп буламы соң! Үлгәннән соң да әйтеп бетермәгәннәр кала. Дустым, әз генә архи[28] салчы, эчеп куярга кымыз да бир. Ә син, Үзбәк, безнең архины тәмләп карыйсың килмиме?

Яшь хан каршы килеп, башын селкеде.

— Әйе бит әле, Аллаһ сезне исерткеч эчүдән тыя. Безнең Гайса пәйгамбәр бу әйбергә гадирәк карый, шулай да чама белмәгәннәргә җәза биреп куя.

Туктайның өлкән хатыны аракы салынган касәне яртылаш бушатты, аның бит очлары кызарып чыкты.

— Улыңа барысын да әйттеңме, Арибах?

— Әйе, апам. Үзбәк Хәрәзмгә китәргә әзер.

— Ә син ник авызыңа су капкандай утырасың?

— Мин ике бөек ханбикә сөйләшкәндә кысыла алмыйм.

  • Без сиңа рөхсәт итәбез, булачак ханыбыз, — Баялун көлде. — Яхшы, шаяртуны куйыйк. Синең көчле, җитез, зирәк булып үсүеңә куанам, Үзбәк. Гомеремнең калган көннәрен Туктайдан үч алуга багышлыйм, ул минем улларымның — Алтын Урда һәм Византия тәхетләре варисларының җанын кыйды. Мин бик озак Аллаһка гыйбадәт кылдым, аннан ник үчемне кабул итмисең дип сорадым, тик ул файда өчен җан кыюны да кабул кылмый. Үзенең бер дини канунында Гайса: «Үтермә!»— дип әйтә. Мин дә, анаң да үтерү турында карар кыла алмыйбыз. Шуңа ниндидер бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, аннан соң ханыбыз һәм безне саклаучыбыз син булсаң, без бик шат булыр идек. Шулай итеп, уйла, зирәк ханыбыз!

Җиңелчә җил дала ягыннан кипкән үлән исләре алып килде, һәм авыр сөйләшүдән басылган күңелне тынычландырып җибәрде. Анасы хакына Үзбәк бар нәрсәгә әзер иде. Ул, һичшиксез, нидер уйлар, һәм ул, һичшиксез, Алтын Урда ханы булыр.

***

Туктай эссе кулдан карар чыгарырга яратмады. Әле уйлаганнан соң да ашыкмады — вакыт нәрсәнедер үзгәртер яисә әйтеп җибәрер дигән фикердә булды. Ул берничә тапкыр тирә-юнендәгеләрнең Үзбәкне ераккарак җибәрергә, серләрен белү өчен үз кешеләрен куярга дигәнне тыңлады. «Ә нәрсә төпченергә? — дип уйлады Туктай. — Кемнең хан буласы килми? Үзбәк тә тели, әмма аңа тәхеткә ерак. Үземә утыз тулмаган, аннары яңа варислар үсеп өлгерә, бар, яшьләр белән көндәшлек итеп кара. Шулай да аны күз уңыннан ычкындырырга ярамый.»

Хан күзәткәләсә дә, шикләнерлек нәрсә тапмады. Ачык күңелле, хөрмәткә лаек егет белем буенча теләсә кемнең авызын томалый ала, шәп сугышуын әйтеп торасы да юк. Барыбер Туктай кардәшләре һәм якын түрәләренә Үзбәкне ешрак кунакка чакырырга, аны ачы бал һәм аракы белән сыйларга, бүләкләр бирергә, күңеленә вәсвәсә салучы әңгәмәләр корырга боерды. Яшь хан һәрвакыт уяу торды, кымыздан башканы эчмәде, агасы турында гел яхшы яктан гына сөйләде, бүләкләрне теләп кабул итте һәм үзе дә бүләкләр бирде. Аны берничә яңа хатын белән бәйләргә теләделәр, әмма ул шома гына котыла алды.

  • Мин акыллы һәм барын да күрүче агамның берәр Олыс биргәнен көтәм, ә бүгенге көндә икедән артык хатынны асрый алмыйм. Аллаһыбыз, бөек һәм зирәк Тәгаләбез, хатыннарны хәерчелектә, сагыш-хәсрәттә тотарга кушмый.

Каршы килеп булмый, бу очракта яшь хан хаклы. Үзбәккә хөрмәт көннән- көн арта барды. Ялгыш дип санаган очракта кыерсытылганнарны яклаудан курыкмады, һәм шуның белән күпләрне үз ягына аударды. Мөселманнар Үзбәк өчен җаннарын да җәлләмәделәр, ул алар белән бергә намаз укыды, ашау-эчүдән тыелып торды һәм бәйрәмнәрдә юмарт кыланды. Бер сүз белән әйткәндә, Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) кушканча яшәде. Бары Илбасарның кардәш-туганнары гына кинәттән генә пәйда булган варисны өнәмәделәр. Аларга Үзбәкнең көннән-көн үсә барган дан-шөһрәте һич ошамады. Шулай ук бар җирдә кысылып йөрүче астыртын, туганының болытлы көндә дә күләгәсенә әверелгән Котлыгъ Тимер дә кәефләренә ярамады.

Туктайга энесе турында берәү дә яман сүз әйтә алмады, ул хәтта бу акыллы яшь кешене, карт бабасын ялга җибәреп, аның урынына бәкләр бәге итәргәме, дигән уйларга да килгәләде. Бервакыт хан бу фикерен Арибахка да җиткерде.

  • Иртә әле, падишаһым, иртә! Улым бик яшь, беркатлы, ялганнан дөресне аера алмый, — дип каршы төште сөекле хатыны.

Ике көн дә үтмәде, таләпчән Баялун кырыс кына сорап куйды:

  • Син нәрсә, ханым, бу малайны үз яныңда озак тотаргамы исәбең. Инде бар Сарай, якын-тирәдәге күчмәләр аңа соклана. Бөтен Урданың хәйран калуын телисеңме? Ераккарак җибәр аны, әнә, Хәрәзмгә ку.

— Үзбәк турында әйтәсеңме? Ник бик ачулысың аңа?

— Бу илтифатсыз яшь кеше үги анасына игътибар да итмәде! Бер бүләк бирмәде, күңелем сизә — бирмәячәк тә, алама малай.

Баялун уйный белә иде, моңа аны балачакта, сарай театрында өйрәттеләр.

Озакламый Үзбәк үзе дә агасыннан кабул итүен үтенде:

  • Әй бөек ханым, миңа Актүбә буйлап өскә күченергә рөхсәт итче, утрак тормыш, туганнар корган мәҗлесләр ялыктыра башлады. Яшермим, изге Богдо тавын да күрү теләгем бар, бабабыз Бәркә ханның яраткан урынында, Урдада беренче мәчетне салган җирендә буласым килә.
  • Әйбәт уйлагансың, кайчакларда урында утырып чыдар хәл калмый, әмма хакимлек вазифалары авыр йөк кебек — үзеннән җибәрми. Бар, йөр, салкында уйларыңны тәртипкә сал, язын исә Хәрәзмгә кадәр юл тотарсың. Анда Олыс белән идарә итәрсең. Кайткач, тәфсилләбрәк сөйләшербез.

Туктай белән Үзбәк төрле темага гәп куерттылар. Агасы энесен анасы белән ешрак күрешергә үгетләде, аның улын бик яратуы, сагынуы турында әйтте, аңа карата ягымлы һәм рәхмәтле булуын теләде.

Далада кыш хакимлек итә, ул кар өермәләрен уйнатып, озын чокырларны, уйсу җирләрне кар белән күмә иде. Төньяк җиле битне чеметте, рәхимсез рәвештә тәнгә үтеп керергә маташты, әмма монголларның ата-бабалары акыллы булган: алар яннан төймәләнә торган халатлар уйлап чыгарганнар. Түзем, бар нәрсәгә күндәм тәбәнәк монгол атлары үҗәтләнеп, пошкыра-пошкыра алга таба бардылар да бардылар. Көнгә унбиш чакрымнан артык юл үттеләр.

Ике көн үткәч, Котлыгъ Тимер Үзбәк янына килде:

  • Озатып йөрүчеләр сиңа су буйлап барырга тәкъдим итәргә куркалар, елга борыла, шуңа юл озыная төшә. Аның каравы бозга кар аз яткан, шуңа тизлек артачак. Мондый суыкта боз ышанычлы.

Иртән атларны бозга ярашлы итеп кабат дагаладылар һәм елгага төштеләр. Актүбәдә җил бераз тынды, кыска аяклы монгол атлары, танауларыннан кайнар бу чыгарып, җәһәтрәк атладылар.

Боз буенча берничә көнгә сузылган сәяхәт Үзбәкне тизлеге белән сөендерде, атларга җиңеллек китереп, чаналар үзләреннән-үзләре шугандай барды. Боз астына китүдән куркасы юк: хезмәтчеләрнең төнгә ятьмә салу өчен боз чабуларын күрде, катлам терсәктән биегрәк иде.

Бәркә чокырына килеп җиткәндә, караңгы төште. Хан өчен юрта әзер, уртада учак яна, казаннан чыккан бәрән итенең тәмле исе үзенә тарта иде. Үзбәк садагы белән бил каешын да салырга өлгермәде, урындагы Тули бәкнең юртага кертүен үтенгән хәбәрен җиткерделәр.

Тули җылы сәфәр торагына үрмәләп диярлек керде һәм башын идәнгә орып:

— Әй ханнардан иң күренекле ханның кодрәтле варисы! Әй курку белмәс сугышчы Үзбәк-хан, башымны чап минем, чап тизрәк. Сине иртәгә генә көткән андый карт һәм тиле башның кирәге юк. Сарай-Бәркәгә кергәндә, синең аягыңа орынырга насыйп булмады, — дип тәкърарларга кереште.

  • Аягыңа бас һәм такылдавыннан тукта, — дип боерды Үзбәк.
  • Басмыйм. Башымны чап яисә бүләкләремне кабул кыл.
  • Үзең әйткәнчә, синең исәр башыңнан ни файда, бүләкләрең кайда?

Тулиның хезмәтчеләре көмеш, кыйммәтле кытай ефәге, балчыктан ясалган савыт-сабалар белән тулы поднослар кертте. Үзбәк авыл хакименә торырга кушты һәм табын янына чакырды.

  • Син нәрсә, син нәрсә, ханым! Кунак хуҗаны сыйлый димени? Хатыннарым бик җитезләр, Бәркә ханга, әй мәрхәмәтлем, осталар салып биргән җылы өйдә өстәл әзерләделәр инде.

Агач өйдә, чыннан да, җылы иде. Ярты гасыр узуга карамастан, яхшы сакланган. Иң зур бүлмәдә урынның өчтән бер өлешен алагаем зур ак мич алып тора. Аннан рәхәт җылы бөркелә, тәрәзә янындагы зур өстәлгә эчемлек һәм кабымлыклар куелган.

  • Елбаздук бабадагы кебек диярлек, — диде Котлыгъ Тимер һәм, күңеле күтәрелеп, Үзбәкне кичке ашка чакырды.

Агач савытларга балдан коелган тәмле эчемлек агыздылар. Мичтә пешкән җылы ипи зур-зур кисәкләргә турап куелган. Кайнар ит белән тәмле әчетелгән кәбестә юлчыларның ашыйсы килү теләген тагын да арттырды. Бераздан җылылык һәм ачы бал үзенекен итте, барысын да йокыга тартты.

Салкын иртә. Офыкта шәфәкь алсулыгы. Кинәт тынлыкны бүлеп, мөәзиннең иртәнге намазга чакырган азан тавышы яңгырады. Үзбәк атына атланып мәчеткә ашыкты. Агачтан салынган мәчет манарасының алтынланган гөмбәзе, күккә ашкан һилал ай белән төрле төстәге күпләгән юрталар арасында балкып утыра. Үзбәк, аяк киемен ишек төбендә калдырып, мәчетнең намаз укый торган иркен җылы залына керде, анда йөзләгән ир-ат, Аллаһы Тәгалә белән әңгәмәгә керү өчен, намазга әзерләнә иде. Иртәнге намаз ислам таләпләренә туры китереп укылды, чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Алтайның рәхмәте һәм сәламе булсын!) болай дип өйрәтте: мин намазны ничек кылам, сез дә шулай кылыгыз.

Үзбәк канәгать калды. Аның ыруы торган саен күбрәк исламга тартыла, әй Аллаһ, дан сиңа! Яшь ханның күңеле җырлады, ул үзенең ата-бабаларына һәм дин кардәше Бәркә ханга мактау сүзләре күндерде. Бу — аның мәчете һәм карт бабасы да шушында намаз кылган!

Хан артында кемнеңдер карашын сизеп, борылды һәм олылап баш иеп торган мондагы мулланы күрде.

— Безнең мәчеткә шундый олуг кунак китергәне өчен мәрхәмәтле һәм кодрәтле Аллаһка дан! Әй Үзбәк хан, Аллаһ бакчаларында йөрүче һәм аның чишмәләренең изге суларын эчүче Бәркә ханга мәңгелек хөрмәт булсын.

Үзбәк мулла белән ихтирам күрсәтеп исәнләште. Алар озак кына исламның әһәмияте, кешеләрне саклап калу өчен кирәклеге, аның кешене чистарак, шәфкатьлерәк итә алу сәләтенә ия булуы турында сөйләштеләр. Мәчеттән чыккач, хан, Аллаһны хөрмәтләп, болай диде:

  • Иманыбызның изге чыганагын саклаучы, сабыр ит, килер вакыт, монда бер генә мәчет тормас, аларның манаралары Бөек Аллаһы Тәгалә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хөрмәтенә күккә ашар.

Үзбәк озатып йөрүчеләре белән Сарай-Бәркәдә егерме көнләп яшәде, шул арада тирә-якны карап чыкты, Актүбә белән Итил арасындагы урынны өйрәнеп, бабасының урын сайлауда үткен акыллы булуына тагын бер кат инанды. Билгеле, моны Мәккәгә яисә Мәдинәгә хаҗ кылу белән чагыштырып булмый, әмма бу Алтын Урдада исламның беренче адымнары башланган изге урынга барып баш ию иде. Монда Үзбәк иркен сулады, рәхәтләнеп намазларын укыды, ул Аллаһ аларны ишеткәндер дип ышанды һәм аңа монда — Итилнең түбәнге агымында ислам терәге булган шәһәр төзергә кушкандыр.

Яшь хан 1261 елда кенәз Александр Невский тарафыннан нигез салынган чиркәүдә дә булды. Бәркә ханның рөхсәт язуы буенча, гыйбадәтханәнең зиннәтле җиһазын карады, руханилар белән әңгәмә корды, аларның тәкъвалыгына һәм игелекле теләкләренә инанды, күп кешенең монда гыйбадәт кылганын күреп, православиегә ышану йөрәкләрендә ныклы урын алган дигән фикергә килде. Ирексездән үзенең мәңге онытылмас укытучысы Самир Озан Ибн Хөсәен Шәкәви белән, Аллаһ кешеләргә, һәркем үз йөрәге кушканын сайлап алсын, дип юкка гына берничә динне җибәрмәгән, дип сөйләшүләрен исенә төшерде.

Үзбәк үзенә, тәхеткә утыргач, Урдада ике генә дин — ислам һәм православиене генә калдырырга сүз бирде, һәм алар һәр икесе дәүләткә терәк булырлар! Варис янә Бәркә ханның үткен акыллы булуына хөрмәт белдерде.

Язгы кояш нурларыннан кар күзгә күренеп кимеде. Эрегән кар сулары чокырларга, уйсу җирләргә юл тотты. Җил исә үз эшен эшли, даланы киптерә. Вакыт! Хәрәзмгә җыенырга вакыт!

Үзбәк һәм Котлыгъ Тимер мең ярым сугышчы чолганышында Итил аша кичтеләр һәм бүленделәр. Яшь ханның йөзлеге таныш юл буйлап чиркәс тауларына юнәлде, аның дусты һәм туганы көньякка — Нугай даласы килеп терәлгән Каспий диңгезенә карап юл тотты. Котлыгъ Тимернең бурычы гади дә, шул ук вакытта катлаулы да: зуррак кораб яллап, Кара-Бугаз-Гол култыгы ярына чыгарга, аннары Үзбәк һәм аның гаиләсен алып килергә һәм сәяхәтне кабат дәвам итәргә кирәк иде. Беркайчан да корабларда су буйлап йөргәне булмаган Котлыгъ Тимер башта дулкынланды, әмма яңалык кызыксынучан, бер урында таптанырга яратмаган егетне бик тиз үзенә тартып, куркуын таратты.

Үзбәк ашыкты. Аның тизрәк үзенекеләр янында буласы, Елбаздук бабасын, әбисен кочагына аласы, Ләйләнең татлы иреннәренең орынуын тоясы, Тай- туглыны күрәсе килеп, күңеле ашкынды. Хан аны хатынлыкка алырга карар кылды. Төшләрендә бу кызый аның янына еш килә, ымлап чакыра, ниндидер алсу төскә төренгән ераклыкка алып килә дә үзе каядыр китеп югала иде. Уянгач, Үзбәкне сагыш баса, төшне кабат күрәсе, иң яхшысы — өнендә кочып аласы килә.

Биш түбәле тау артта калды. Тауларда ханны дуслары каршы алды һәм күңелле итеп кенәз ишеге төбенә озатты. Өйдә Үзбәкне көтәләр иде. Туганнары белән күрешеп, ул алар арасында Ләйләнең юклыгын абайламады, ә инде хатынын күрмәгәч, борчуга төште. Әмма барын да сизеп торган Гайшә әбисе аны тынычландырды:

  • Хатыныңның тулгагы башланды, бар, кайтуың белән сөендер үзен.

Үзбәк хатын-кызлар ягына атлап түгел, очып диярлек керде. Ләйләнең күзеннән шатлык яшьләре тамды.

  • Кичер мине, сөекле ирем, синең каршыңа чыга алмадым.

Шунда аны кабат тулгагы тотты. Ләйләнең бите кызарып чыкты, маңгае вак тир тамчылары белән капланды, ыңгырашты. Ире иелеп хатынын үпте һәм кемнеңдер йомшак кына итеп билбавыннан тартканын сизде. Кендек әбисе ирне йөзе белән ишеккә борды да җиңелчә генә алга таба этәрде:

  • Хатын-кыз эшенә комачаулама, хан, үз эшеңдә бул, озакламый белерсең.

Үзбәк юлдан соң юынды һәм бабасы белән ишегалдындагы ташка утырдылар. Әмма сүз ялганмады. Ханның уйлары бәбиләп яткан хатыны тирәсендә әйләнде. Елбаздук оныгын борчымады, сугышчылар йөк бушаталар, ә вакыт үтми дә үтми.

Тиздән кендек әбинең шат авазы яңгырады:

  • Сөен, хан! Улың туды, таза, нык малай!

Алсу-кызгылт тәнле юеш баланы һавага алып чыктылар. Бабайсы канәгать елмайды, шат Тай-туглы сикергәләде, әбисе күз яшьләрен сөртте, хезмәтчеләр ыгы-зыгы килделәр. Бәхетле ата Елбаздуктан:

  • Кенәзем, берничә сарык чалырга боер, Тимербәк туган хөрмәткә мәҗлес җыябыз, — дип үтенде. — Минем улым Тимербәк атлы булачак!

Әмер бирелүгә, бар да хәрәкәткә килде. Үзбәк кабат хатын-кызлар бүлмәсенә керде. Арган, әмма бәхетле Ләйлә ятакта ял итә иде.

  • Син канәгатьме, хакимем?

Җавапны көтеп тормастан, ул кулын иренә сузды. Яшь хан аны әкрен генә сыйпады һәм назлы итеп хатынын үпте:

  • Акыллым минем, кадерлем! Син барысын да булдырасың, мин бәхетле!
  • Бик яхшы, сиңа бик тә бер малай табасым килгән иде. Син аңа исем бирдеңме инде?
  • Әйе. Тимербәк булачак аның исеме!

Ләйлә янында мышнап яткан улын назлап сыйпады.

  • Без Тимербәк белән ял итәбез, син Тай-туглы янына бар, ул акылыннан яза бугай инде. Ашык, аңа күптән хатын булырга вакыт, Аллаһ сакласын, гыйшкыннан янып үлүе бар.
  • Синнән дә акыллырак хатын юк, кадерлем! Ял итегез.

Ләйлә күзен тутырып ире артыннан карап калды, күңелендә исә кабат көнчелек уты кабынды. Әмма янында яткан нәни кыйпылчыгының дөп-дөп типкән йөрәге күңелсез уйларны читкә куа иде.

Күрше-күлән тиз җыелды. Кенәзне оныкчык, Үзбәкне улы тууы белән котладылар. Мәҗлес шәп үтте, Елбаздукның саклясы өстендә шатлык дулкыннары йөзә, үзе исә горур иде.

Кич таулардан әкрен генә салкынча һава алып төште, кунаклар таралышты, йортта тынычлык урнашты. Үзбәк елга янына барып юынды, күңеле тулы шатлык, куаныч иде. Хан өстенә халатын капларга да өлгермәде, Тай-туглы селәүсен кебек аңа ташланды. Ирнең көчле кулы кызны эләктереп алды һәм өскә күтәрде, әйләндерде, аннары, сак кына төшереп, кочаклап бүлмәгә алып керде. Бу төндә Тай-туглы дәртле яратышуның ни икәнен белде һәм ханның хатыны булды. Ул иренә аның үлеменә кадәр дә, аннан соң да тугры булачак, ул бу дөнья хакименең зирәкләрдән зирәк һәм хөрмәтле хатыны буларак беренче адымын ясады.

Иртән Үзбәк атчабарларны Сарайга һәм Каспий ярына — Котлыгъ Тимергә җибәрде, ул диңгезгә бер айдан да иртәрәк килә алмасын, улы һәм хатынына ныгырга кирәклеген әйтеп хәбәр салды. Елбаздук оныгына:

— Ханым, Сарайга ат чаптырып ашыкмадыңмы? Варисның улы тууы турындагы хәбәргә бар да шатланмаска мөмкин.

  • Мин бу турыда уйладым, хөрмәтле аталык. Анамны оныгы тууы турында искәртми булдыра алмадым. Туктай белән ачыктан-ачык булырга кирәк, хыянәтче һәм астыртын дип шикләнмәсен. Улымны исә үзем саклармын.

Вакыт сизелми дә үтте. Китәргә әзерләнделәр. Үзбәк тә бабасы кебек озын- озак хушлашуны яратмый иде. Кәрван Нугай далаларына карап юл тотты.

Котлыгъ Тимер Кара-Бугаз-Гол култыгына барып өлгереп, Үзбәкне каршыларга әйләнеп килде. Шулай итеп, алты көне юлда узды. Ханның ышанычлы дусты һәм туганы, коры җирне күрергә теләп, офыктан күзен алмады, тирә-якта әз генә дулкынланып торган су, кояш та күккә сибелгән йолдызлар һәм ай гына иде. Кораб алга барамы-юкмы икәнен дә тәгаен генә әйтеп булмады. Бары салкынча җил һәм нык итеп тарттырылган җилкәнгә карап кына хәрәкәт иткәннәрен чамалады. Җирдә барыбер катылык тоясың.

Озак көтәргә туры килмәде, туганнар шатланып кочаклаштылар, сәяхәтне кичектермәскә булдылар, корабка вак-төяк мөлкәтне, кешеләрне, атларны төйи башладылар. Ишкәкчеләр ишкәкләрен суга батырдылар, матрослар җилкәнне көйләделәр һәм җилдә киерелгән җилкән корабны көньяк-көнчыгышка таба кузгатты.

Иртәгесен Үзбәк җилкәннәрнең салынып төшкәнен күрде.

  • Җил юкмы? — дип сорады ул капитаннан.

— Әйе, ханым.Тынлык! Начар ырым! — капитан баш артын кашыды.

Көндезге намаздан соң, җил чыгып, җилкәннәр әкренләп киерелде. Озакламый тагын да көчәеп, тыныч кына яткан дулкыннарны уятты һәм алар, күбекләнеп, өскә күтәрелделәр. Кояш түбәнәйде, көн кичкә авышты. Капитан җилкәннәрне җыярга боерды. Ишкәкчеләр ишкәккә утырды, кораб бер дулкыннан икенчесенә сикерде, бер яктан икенче якка чайкалды.

Хатын-кызларның күзендә курку чагылды, сугышчылар да тынып калды. Алар өмет белән башлыкларына карады. Тегеләре исә сер бирмәскә тырышты, сеңерләре тартышса да сер бирмәделәр.

Дөм караңгы, диңгез өстенә кара, усал төн канатларын җәйде, диңгез дулады - үкерде, корабны як-якка чөйде, юлчылар үзләрен тәмугка эләккән кебек тойдылар. Үзбәк үз-үзен кулда тотарга тырышты, иманлыларның барысын да догага чакырды, үзе мулла урынын алып, курку догасы — Хәвефне кычкырып укыды. Тай-туглы сиздерми генә корабның борынына килеп басты һәм кулын күккә сузып, Ходайдан Ләйлә белән аның кечкенәләрен булса да саклавын үтенде.

Ләкин капитан рульне кулында нык тотты, ара-тирә бар көчләренә ишкәкләре белән суны кыйнаган ишкәкчеләргә, матросларга кычкырып алды. Төн уртасы җиткәндә, капитан Үзбәктән ишкәкчеләрне ял иттерер өчен сугышчыларның чиратлап аларны алмаштыруларын сорады. Кораб иртәнгә кадәр котырган дулкыннарга каршы торды. Ниһаять, давыл әкренләп тынды, капитан җилкәнне тарттырырга боерды һәм Үзбәккә, дулкын аларны алдан билгеләнгән юлдан читкә алып китүе, югалтканны торгызу өчен ярты көн кирәк булачагын белдерде.

Бары бер көн узгач кына, алар Кара-Бугаз-Голны диңгез белән тоташтыручы тар бугазга килеп җиттеләр. Көчле агым корабны зур тизлек белән бугазга алып керде һәм дүрт чакрымнар тирәсе алга таба куды, аннары су әкренләп күтәрелде һәм җилкәнгә генә түгел, ишкәкчеләргә дә бик нык тирләргә туры килде.

Нинди бәхет! Кичке шәфәкъ алсуында бугазның аксыл ярлары күренде, һәм дала ягы кешеләренең күңелләре бермә-бер күтәрелде. Кораб борыны белән йомшак комны кисеп керде, ярда юлчыларны күптәннән көткәннәр, шатланып каршы алдылар. Хуҗаларны алдан әзерләнгән юрталарга ял итәргә озаттылар.

Ләйлә диңгезнең чайкалуын бик авыр кичерде, күңеле болганды, башы әйләнде, йөзе киндер кебек агарды, ул дерелдәп торган аяклары белән җиргә басарга курыкты. Тай-туглы, хезмәтчеләр, бала караучылар — барысы да, булышырга теләп, Үзбәкнең өлкән хатыны тирәсендә бөтерелде. Курку, кот очулар артта калды, каты сахра җире үзенең ярлы гына үсемлекләреннән килгән исләр белән кешеләрне сөендерде. Ләйлә әкренләп үз хәленә кайтты, нәни Тимербәкнең генә дөньяда гаме юк, ул тәрбиячесенең кулында мышнап ята бирде.

Гадәти булмаган сәяхәттән арган, талчыккан юлчылар шунда ук йокыга талды.

***

Көнчыгыштан таң туып килә иде. Үргәнчкә кул сузымы ара калды.

  • Үргәнеч, Үргәнеч, сиңа ничә яшь? — дип уйлады Үзбәк. — Кытай мәктүпләрендә искә алуларына караганда, сиңа инде бик күп еллар. Ә

 

Кырыкмулла ныгытмасы? Аны төзегән вакытта византийларның ата-бабалары Олимп аллалары белән аралашкан, дигәннәр иде. Укымышлы затлар монда ниләр генә тудырмаган! Бу җиргә алып килүең, камиллеккә ирешергә мөмкинлек бирүең, күп сандагы кешеләр белән идарә итәргә әзерләвең өчен рәхмәт сиңа, бөек һәм мәрхәмәтле Аллаһ!

Үзбәк Котлыгъ Тимер белән бергә аның бертуганнары Сарай-Тимер һәм Мөхәммәд-хуҗаны да алып килде. Монда кеше сүзенә колак салып йөрергә, икеләнеп караучыларның шикләрен таратырга кирәк иде. Ләкин Хәрәзм аксөякләре арасында зур хөрмәт казанган шәех — Имад әд Дин әл Мәскари белән еш аралашуы һәм әкренләп аңа якынаюы яшь ханның абруен күтәрүгә, хакимлеген ныгытуга китерде.

Үзбәк беренче көннәрдән үк эшенә чын-чынлап тотынды, вазифаларны бүлде: Котлыгъ Тимер яудан соң җимерек хәлгә килгән Хәрәзм шәһәрләрен торгызырга тиеш булды, Сарай-Тимергә Олыс гаскәре белән җитәкчелекне тапшырды һәм аларны кирәк-ярак белән тәэмин итәргә кушты. Үзенә, Олыс бәгенә, гомуми җитәкчелектән тыш, сәүдә, мәдәният, фән, бигрәк тә суфыйлык үсешен торгызудагы кыенлыкларны чишәргә кирәк иде. Мөхәммәд хаҗи чираттагы тапкыр Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылырга уйлады, аңа өстәмә йөкләмә итеп, онытылмас укытучы Самир Озан Ибн Хөсәен Шәкәвины эзләп табарга кушылды.

Бик яхшы хәтергә ия Олысның яшь хуҗасы бар нәрсәне исендә тотты. Аның үткен күзеннән бер нәрсә дә качып кала алмады. Аннан тыш, кызыксынучан, күп белергә тырышучан акыл иясе буларак, Олысның көнкүрешен яхшырткан шактый гамәлләр кылды. Иң беренче чиратта Котлыгъ Тимергә Үргәнеч белән Хивада кәрван-сарайларны торгызырга боерды, кәрваннардан ясакларны киметте, кәрван юлларында сакны көчәйтте һәм юлбасар өерләрен рәхимсез рәвештә тар-мар итте. Туктай хан ризалыгы белән Хәрәзмгә төзүчеләр, сугару белгечләре, кирпеч яндыру һәм балчыктан бизәкләр ясаучылар яллау өчен монголларның Юань[29] империясе башкаласына илчеләр юллады. Монгол империясенең Бөек ханы Тимергә, аның зирәклеген мактап, дөньяның хакимнәре арасында зур урында торуын әйтеп, мәңге аңа бәйле булырга ант итеп язылган хаты белән бергә бик күп бүләкләр җибәрде. Илчеләр җавапка бүләкләр һәм күп сандагы осталар белән әйләнеп кайтты.

Котлыгъ Тимер үзенә хас зур көч-куәт белән төзелеш эшен җәелдереп җибәрде. Моннан йөз ел элек Хәрәзм шаһы Манун тарафыннан нигезе салынган мәчет манарасы күккә үрләде. Тиз арада тагын берничә мәчет күтәрелде, «Кубра» суфый мәзһәбен оештыручы Нәҗметдин Кубра корылмасын гаҗәеп матур итеп бизәде. Үргәнеч тирәли Амударья мул суы белән сугарылган бакчалар шау чәчәккә күмелде, кырларда башаклар чайкалды. Шәһәргә берсе артыннан берсе исәпсез-сансыз кәрваннар тартылды, халык җанланды, байлык тулы базарда кайнашты, осталарның чүкеч тавышлары катырак ишетелде, Олыс казнасына, шул исәптән Туктай ханны да баетып, акча агылды.

Сарайга килеп чыккан кәрванчылар Хәрәзмнең яшь хакименең зирәклеге һәм киң күңеллелеге, юмартлыгы турында сөйләделәр. Туктай энесе хакындагы мактау сүзләрен канәгатьлек белән тыңлады һәм бу нәселне булганга санап, сөеклесе Арибахның кардәш-туганнарын үзенә якынайтты. Айдарбәк Алтын Урда ханының шәхси сак башлыгы итеп билгеләнде, һәм тегесе аяз көндәге күләгә кебек аның артыннан бер адым калмады. Матурдан-матур мәчетләр төзелгәнен ишетеп, диндәгеләр бик куандылар. Бары Илбасар яклылар гына тагын да берләшә төштеләр — аларга көчле, данлы көндәшләр кирәк түгел иде.

 

Амударья суы кебек, вакыт та гөрләп акты. Үзбәк аның узганын бөтенләй сизмәде. Көненең беренче яртысы төзелештәге эшләрне барлап үтте яисә икътисадка багышланды, икенчесе исә — гыйлем, сәнгать һәм дингә. Олыс хакиме исламны шулкадәр тирәнтен өйрәнде, хәтта белеме белән суфыйчылык юлына басарга әзер иде, тик ул очракта ул хакимияттән китәргә тиеш иде, чөнки суфый фәкыйрьлек һәм тәкъвалыкны вәгазьләргә, бу дөньяны хыялда дип кабул итәргә, бары Аллаһ иркенә генә таянырга тиеш. Кичләрен еш кына Имад әд Дин әл Мәскири шәех белән әңгәмә корулар Үзбәкне үзен суфыйчылыкка багышларга дигән уеннан кире кайтарды.

  • Кем ул суфый? — шәех Олыс бәген өйрәтте. — Ул — мөселман диненең бар кануннарын тел-теш тидермәслек итеп үтәү. Ләкин син бар нәрсәдән ваз кичеп, мөрит булырга әзер микән? Юктыр, дип уйлыйм. Бөек һәм кодрәтле Аллаһ сиңа икенче юл билгеләгән: син олы бер дәүләтнең тәхет варисы. Ә мөрит булсаң, Аллаһны акылын, белән түгел, йөрәгең белән аңларсыңмы? Юк! Матди як җаныңны газаплар, гаиләң, патшалык турында кайгырту Аллаһны аңларга, җаныңны яманнан чистарту юлына басарга, мактаулы сыйфатлар күңелеңне аңар ялгарга ирек бирмәс — суфыйлыкның асылы менә шулардан тора.
  • Ә син, зирәк шәехем, гыйсави дәрвишләрен үз диннәренең суфыйлары дип санамыйсыңмы? — дип сорады Үзбәк.
  • Бу бик якын. Алар ыгы-зыгылы тормышны онытып, тәкъва булалар, үз тәннәре өчен азга гына риза булып, Ходайга якынаер өчен җаннарын бушаталар. Тик бар да файдасызга, аларның тәгълиматы искерде. Аллаһтан башка алла юк!
  • Бөек укымышлы зат, ә син неоплатонизм суфыйчылыктан чыккан тәгълимат дип уйлаганыгыз юкмы? Бу бөек Платон эшен дәвам итүче даһиларның тәгълиматы, шулай ук тәнне һәм җанны матдилектән чистартуны тараталар.
  • Мактау яусын сезгә, хакимем, мактау яусын! Күрәм, сез борынгыларны һәм Әбугалисинаны җентекләп өйрәнгәнсез! Билгеле, неоплатонизм киңрәк төшенчә. Мәгәр аның барышы — беренчел бердәмнән күпләп сату өчен билгеләнгән дөньяга күчү матдә никадәр соңрак ваклана, безне тудырган динилектән шулкадәр соңрак ераклашуны күрсәтә. Матди яктан үсеп, без җаныбызны ваклыйбыз. Байлыкны арттырып, без җаныбызга караганда, аның турында күбрәк кайгырта башлыйбыз. Җан ваклана һәм Тудыручыга омтылмый, тән байлыкка төренеп хозурлана, һәм шуның белән үзенең башлангычы турында әкренләп оныта бара. Андыйлар арткан саен, кешелек Аллаһтан ерагая бара. Шулай булгач, Әбугалисина фикеренчә, җан белән тән бердәм нигез тәшкил итә, ул чагында минем карашымча, анда рух белән матдә арасында өзлексез көрәш бара. Кемнең кайсы җиңеп чыга, шулай яши, бу көрәштә исә төп хөкемдар —Аллаһ Тәгалә.

— Алай булганда, тегесен дә, монысын да тигезләп, үзара ярашып яшәргә була, — дип каршылык күрсәтте Үзбәк.

— Син хаклы, әмма тулы хакыйкатькә төшенү сиңа бирелмәячәк.

  • Әйе, барыннан да бигрәк, моны аңлап, үз тормышыңны гына түгел, дәүләт тормышын да акыл белән җайга салырга мөмкин.
  • Шул ук вакытта кешелек дөньясында бик акыллы, бик зирәк хакимнәр була, әмма халык аларны яратмый, чөнки алар халыкны, халык аны аңламый кебек. Гавам андыйларны йә куып җибәргән, йә җанын кыйган. Сиңа, әй бик яхшы әңгәмәдәшем, игътибар белән Әбү Насыйр әл-Фараби хезмәтләрен укырга киңәш итәм. Ә хәзер, әй бөек хаким, әңгәмәбез ахырында Гомәр Хәйям робагыен мисалга китерергә рөхсәт итче. Тик аны аңлап укырга кирәк:

Үзең бит инде туфрактан яраттың, Йә оҗмах, йә тәмуглы исме тактың? Миңа яшь кыз,, шәраб, җыр булса җиткән, Ә оҗмахларны калдыр үзеңә, раббым.

Андый әңгәмәләр Үзбәкнең күңеленә сары май булып ягылды, ул күп укыды, шәехләр әйткән хакында озаклап уйланды. Шәехләр дә үзара сөйләшкәндә яшь хан турында еш искә алдылар. Дөрестән дә, Үзбәктән менә дигән суфый чыгар иде. Андый сәләтлеләр аз, һәм алар арасында тәхетнең бер генә варисы да юк иде. Алар зур илдә яшиләр, әмма көньяк-көнчыгышта яшәүчеләр генә ислам динендә, төньякта — православие, ә киң кыпчак далаларында барысы да нигездә мәҗүсиләр. Кешеләргә аң-белем бирү, дингә, иманга, Аллаһка, аның җирдәге пәйгамбәре Мөхәммәдкә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) инандырыр өчен менә кайда иркенлек. Аллаһ безгә Үзбәкнең Алтын Урдада патшалык итүе өчен бар мөмкинлекләр тудырырга фатиха бирсен, булачак ханга үзенең патшалыгында исламны кабул итәргә кирәклекне аңларга ярдәм итсен.

Фәлсәфи әңгәмәләр көн дә диярлек булып торды, ә фәлсәфәче булсын да инандырмасын, имеш. Хәрәзм шәехләренең берсе — сүзе үтемле Алла әд-Дин ән-Нуман, тартынып-нитеп тормый, Үзбәккә туп-туры:

  • Туктайдан соң син хан булачаксың! — диде.

Шәехләр Олыс бәгенә якынаер өчен барын да эшләделәр. Алар аның дуслары, туганнары белән дуслык элемтәләре суздылар. Нәкъ менә алар Котлыгъ Тимергә хатынлыкка Үргәнечнең кади Садра Әбу-Хафса Гомәр әл Бакрый хатынының бертуган сеңлесе Торабәкне димләделәр. Котлыгъ Тимер үзе бу вакытта үрнәк булырлык мөселман булып, аны хатынлыкка алырга шатланып ризалык бирде. Шәехләр шулай ук халык арасында исламның изге урыннарына хаҗ кылуы турындагы хикәятләре белән танылган Мөхәммәд хаҗи турында да онытмадылар. Ул барысын да, кешелекне коткару Коръәнне тирәнтен төшенү юлы аша гына һәм теләсә кайсы дәүләтнең хакиме, әгәр ул Аллаһка инанса, үзенең халкын, аңа рухи азык биреп коткара ала, дип ышандырды.

Үзбәк эше һәм уй-фикерләре белән ләззәтләнеп, хатыннары һәм балаларының яратуын тоеп яшәде. Кызына алты яшь тулды, ул атасы белән күңелле итеп уйнарга яратты, аның өчен курчаклар ясады. Кечкенә Тимербәк ат өстенә утыра башлады һәм җәя тартырга маташты. Соңгы төннәрне үзе белән генә уздырганга, Ләйләнең күңеле шат. Тай-туглы бәби көтә иде.

Ләйлә ятакта иренә зур канәгатьлек китерде. Тай-туглы да гыйшык мәсьәләләрендә калышмады, әмма ул Үзбәк өчен дус, фикердәш һәм киңәшче дә булды. Тай-туглы Тәүратны, Инҗилне бик әйбәт белә, берничә кат Коръәнне укып чыкты, гомумән, Үзбәк укыган-белгән белән танышып барды. Аның вакыты иренекенә караганда иркен иде. Ә менә хаким белән фәлсәфәгә бик сирәк кенә керде. Аллаһка шөкер, аның сөйгәне фәнни әңгәмәләрне бик ярата иде. Хәзер бәби табарга санаулы көннәр генә калгач, ире аның янына ешлады һәм Тай-туглы галәм, дөнья буенча җыелып килгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышты.

Бервакыт Үзбәк хатыны белән уйларын уртаклашты:

  • Тәхеткә утыруга, дәүләтебездә халыкка исламны мәҗбүри итеп куячакмын.

Тай-туглы елмайды, ул беркайчан иренә, күп сөйләшергә яратучы такылдык хатыннар кебек, уйламый, ашыгып каршы төшмәде. Ул матур күзләреннән хәйләкәр очкыннар сибеп:

— Сездә эзлеклелек юк, ханым! — диде.

  • Нәрсәдә? — дип гаҗәпләнде Үзбәк.
  • Әле кайчан гына миңа онытылмас укытучың Самир хаҗи, Аллаһ Тәгалә кешеләргә, күңелләре һәм гадәтләре кабул иткәнен сайлап алсыннар дип, берничә дин иңдергән дип әйтте дигән идең. Син мине дә ислам кабул итәргә мәҗбүриләрсеңме?

— Син аны кабул итмәдеңмени? Син бит Коръәнне теләсә кайсы яхшы мулладан ким белмисең.

— Мин шулай ук Инҗилне дә бик әйбәт беләм, хөрмәтле ирем, һәм ул минем күңелемә якынрак.

  • Аның искергән тәгълимат икәнен беләсең бит.
  • Аның каравы мин үзем яшь! — дип чыркылдады Тай-туглы.
  • Җитди сөйләшкәндә шаярмыйлар, — Үзбәкнең йөзенә күләгә ятты.

— Ә мин шаярмыйм. Илеңдә ислам яклылар күпме икәнен исәплә дә, буддачылар, шаманчылар һәм башка мәҗүсиләр, тагын православие нык тамыр җибәргән урыс кенәзлекләрен өстәп, аларны каршы бизмәнгә сал. Хәзер үлчәү угына кара. Дәүләтеңнән генә түгел, Аллаһ сакласын, башыңнан да колак кагарсың.

Үзбәк дәшмәде.

«Хатын-кыз димәссең! Эссе көндә таудан агып төшкән салкын агым кебек, шунда ук суындырды. Әйе, Елбаздукның: ашыкма, җиде кат үлчә, бер кат кис, дигән киңәше башымнан чыккан».

Шул арада яшь хан, шәехләр белән фәлсәфә корырга гадәтләнеп, җирдән читләшкәнен сизде. Исламны кертүне нәрсәдән башларга икәнен яхшылап уйларга кирәк. Ә аның кирәклеге турында һич кенә дә икеләнмәде.

Тай-туглы уйга баткан ирен борчымады. Үзбәкне өйрәтергә кирәкмәсен, аның зирәк икәнен ул күптән аңлаган иде. Хатын сабыр гына ятакның почмагында, сөеклесенә комачауламас өчен, тын алырга да куркып утырды.

Үзбәк, ниһаять, уйларыннан айныды, Тай-туглының маңгаеннан үбеп, кулын кабарып торган корсагына куйды. Нарасыйның тибенүен тоеп елмайды.

  • Улы атасы белән исәнләшә! — диде Тай-туглы да, елмаеп.
  • Каян беләсең, бәлки кыздыр?
  • Беләм, без аның белән гел сөйләшәбез, ул сиңа охшаган — акыллы һәм батыр. — Бу юлы Тай-туглы җитди иде.

— Ят, ял ит, сөеклем, улыма да хәл җыйдыр, бүген-иртәгә якты дөньяга киләсе бар. Ә мин киттем, эшләр көтә...

Атна да үтмәде, Хәрәзмнең Олыс бәгенең яраткан хатыны дөньяга малай китерде. Бала тыныч иде, әйбәт ашады һәм йоклады. Үзбәк улына Тәнбәк дип исем кушты. Үргәнеч яшь ханның тагын бер варисы тууы уңаеннан зур мәҗлес корды.

Соңгы вакытларда Үзбәк үзенең остазы Самир Озан Ибн Хөсәен Шәкәви белән сирәк күреште. Карт айлар буе манара төзелешендә югалды, яктырткычларны күзәтеп-барлап торды. Күккә ашкан манараның мәйданчыгыннан ватык- җимерекләрдән арчылып, яңарган Үргәнеч бар матурлыгы белән күренә иде. Самир хаҗи төннәрен шәкертләре белән өстә ясмык пыялалар куелган торбадан иксез-чиксез галәм киңлекләрен күзәтте.

Тиздән укытучы укучысы-хакимнән үзен кабул итүен үтенде. Үзбәк галимне шунда ук чакыртып алды. Аның яңа ачышлар турында тизрәк ишетәсе килде.

  • Җирнең түгәрәк булуы хакында сүзебезне хәтерлисеңме, сәләтле укучым?
  • Әйе, исемдә, хөрмәтле остазым бу турыда сөйләшүне гел чигерә килде.
  • Бүген мин ул сөйләшүгә әзер, өстәвенә көннән-көн көчем кими, Аллаһ үз янына чакырыр көнгә ерак калмады. Менә нәрсә, сәләтле Олыс бәгем, мин Галәм гел хәрәкәттә дигән нәтиҗәгә килдем. Салкын планеталар безнең кояшка охшаш кайнарлары тирәсендә әйләнәләр, бер үк вакытта яктырткычка әле бер, әле икенче яклары белән борылалар. Шуның белән бергә алар түгәрәк рәвешендә. Минем хәзергә әйткәннәремне расларлык дәлилләрем юк, тик минем фикер йөртүемне тыңла. Шулай итеп, мин кояш сәгатьләреннән башладым. Ни өчен күләгә өчен тамгаларны без әйләнә, дөресрәге ярым әйләнә буенча ясыйбыз? Әгәр аларны туры сызык буенча эшләсәк, без дөрес вакытны күрмибез.

Үзбәк аны бүлде:

— Кояш та дуга буенча йөри бит.

— Без кояш тирәли әйләнәбез, дөресрәге безнең Җир. Синең уйлап караганың юкмы, ни өчен җәй, көз, кыш, яз була? Без яктырткычтан йә ерагаябыз, йә аңа якынаябыз — менә шуның өчен. Дөрес булмаган әйләнә буенча...

  • Якынайсак — җәй, ерагайсак — кыш, шулаймы? — дип ачыклык кертте Үзбәк.
  • Бәлки, киресенчәдер. Мин ясмык пыяла белән тәҗрибә үткәрдем. Аңа кояш нурлары җыеп, аларны кәгазьгә юнәлдердем, алар аны яндырып тишек ясады. Ясмык пыяланы өскә күчердем — тәэсир итми, аска күчердем — нәтиҗә юк. Димәк, җәен без кояштан шундый ераклыкта торабыз, аның нурлары Җирдә туплана.

— Сез ни өчен без кояш тирәли әйләнәбез, дип саныйсыз, әй зирәк укытучым?

— Чулпан йолдызын күп мәртәбәләр күзәттем. Ул кояшка да, Җиребезгә карата да күчеп йөри. Без аның белән кояш тирәли, әмма төрле дөрес булмаган әйләнәләр буенча хәрәкәтләнәбез дигән фикер туа.

— Яхшы, алайса нигә көн һәм төн була?

— Шуның өчен, чөнки җир үз күчәре тирәсендә әйләнә, яктырткычка йә алды, йә арты белән борыла.

  • Бу бик катлаулы. Без көн саен үз күчәребездә әйләнәбез һәм шул ук вакытта елга бер мәртәбә кояш тирәли әйләнеп чыгабыз. Шулаймы, сезнеңчә?

— Нәкъ шулай!

— Ә ни өчен әйләнгәндә без егылып төшмибез?

— Белмим, җавап бирә алмыйм. Минем әлегә юрамаларым юк. Бәлки, әйләнү тизлеге исәбенәдер, ә бәлки, Җир эчендә ниндидер өслегендәге бар нәрсәне тотып тора торган көч бардыр.

— Әгәр Җир түгәрәк икән, нишләп сулар агып төшми?

— Суны да шул көч тота.

— Ә Ай, ул да әйләнәме?

  • Шулай дип уйлыйм. Ай безнең тирәли әйләнә. Җир Айны да шул ук көч белән үзенә тарта, һәм аның өстендәге бар нәрсәне тотып тора. Ә менә Ай үз күчәрендә әйләнми, чөнки мин аның бер ягын гына күрәм.

— Әгәр Җирнең ниндидер көче тартып тормаса, Ай безнең өскә егылып төшәр идеме?

— Белмим, белергә өлгермәм дә. Көчем кими бара, хакимем, менә шуның өчен синең янга килдем: шәкертләремне ташлама, юрамаларымны раслар яки кире кагар өчен барган тәҗрибәләремне тәмамларга ярдәм итче.

Яшь хан бернигә карамастан остазына эшен дәвам итәргә сүз бирде.

Укытучысы әйткәннәр буенча Үзбәк озак еллар фикер йөртте. Күп нәрсәдә ул икеләнде, Самир хаҗиның шәкертләре исә күпме генә тырышмасыннар, остазларының юрамаларын раслый алмады. Олыс бәге бу бәхәсле фикерләрне дөньяга чыгарырга ашыкмады, югыйсә, хаким акылдан язган диярләр иде. Ә үзе бу фәнни сорауларга җавап эзләргә һич вакыт таба алмады. Эш күп, барысы белән дә идарә итәргә кирәк. Өстәвенә, Туктайдан да төрле йөкләмәләр килеп торды.

 

***

Туктай бер вакытта да кул кушырып утырмады. Ул әле яу чапты, әле Иран белән килешү төзеде, әле Чыгытай Олысына, Күк Урдада әледән-әле алышынып торган ханнарга ярдәм итәр өчен сәфәр чыкты. Әмма аның өчен иң мөһиме булып үз дәүләтен кайгырту торды. Урыс кенәзлекләре һәрвакыт мәшәкать тудырдылар. Кенәзләр бертуктаусыз әле җир аркасында, әле кайсы башрак дип, гел үзара низагка керделәр.

Андрей Городецкий бакыйлыкка күчкәч, кенәзләр җыелышы Бөек кенәз итеп мәрхүмнең туганнан туганы Михаил Тверскийны сайлады. Әмма Городецкийның бертуганының улы Юрий Данилович Московский, моңа ачуы килеп, Урдага юл тотты.

— Урыс тәхете Александр Невскийның нәсел дәвамчыларыныкы булырга тиеш, — дип белдерде ул ханга.

Туктай Юрийның башка дәлилләрен дә тыңлады, тик аларда тәхетнең чираттагы кешегә яше буенча олырагына күчүен исәпкә алып, Михаил Ярославович Тверскийның хакын раслады һәм аңа ярлык тапшырды. Юрий Урдада калды, монда бик күп дуслар һәм үзенә карата яхшы мөгамәләдә булучыларны тапты. Кунак булгач, иленә — Бөек кенәзлек өчен көрәшне дәвам итәргә кайтып китте. Башта, ханга каршы барырга батырчылык итте дигән булып, Василий Рязанскийга яла якты. Туктай гаепсез кешене үлем җәзасына тартты, сугышчылары исә, кешеләргә шактый зыян салып, үтерелүченең бар кенәзлеген таптап үттеләр.

Туктай дәүләтне ныгыту эшләрен дәвам итте, акча реформасы кертте, иске акчаларны әйләнештән алып, яңа, бер авырлыктагы тәңкәләр суга башлады. Урдада ханга тел кайтарудан куркалар иде, һәм ул үзенең хаклы булуына ышанды, яңа акча тиз арада әйләнешкә кереп, чит ил сәүдәгәрләрендә ышаныч яулады. Туктайга бар да берсүзсез буйсынды, халык арасында йөргән сүзләрне ул белмәде, хәтта башына да китермәде.

Җәй бик эссе килде, бигрәк тә Итилнең түбәнге агымында кызу иде. Җәй уртасына дала ярымчүлгә әйләнде. Туктай гаиләсе белән төньякка — Болгар ягына күченде. Биредә төннәрен булса да түзәрлек, дала буйлап салкынча җил йөгереп үтә иде.

Күчмә тормыш ханны һәрвакыт үзенә тартты, ул бер урында утырырга, аныңча итеп әйтсәк, үз тиресе исен иснәргә яратмады. Күчмә тукталышларда аның хатыннары һәм хезмәтчеләре үләннәр җыйдылар, тамырлар казып алдылар, балаларны күчмә тормышның хикмәтләренә төшендерделәр. Шундый көннәрнең берсендә Баялун белән Арибах, даланың хуш исенә мөкиббән китеп, хезмәтчеләрнең күз уңыннан читкәрәк тайпылдылар.

  • Бу үтерүчегә тагын күпме түзәбез? — диде Баялун кискен генә.

Арибах иңнәрен җыерды.

  • Вакыт, — дип дәвам итте өлкән хатын. — Ул инде үзенекен эшләде, Үзбәк тә хан булырга өлгереп җитте.
  • Син миңа Туктайны суеп үтерергә кушасыңмы? — диде ачуы чыккан Арибах.
  • Анысы — иң авыр юл. Илбасар безне шунда ук эләктерер дә, Үзбәк Хәрәзмнән килеп җиткәнче, җәзалап та куяр. Мин сиңа берничә тапкыр әйттем инде, безгә бәхетсезлек очрагы әйбәтрәк.
  • Белмим... белмим... — Арибах икеләнде. — Мин инде Туктайга ияләштем һәм Тогрылны оныттым диярлек, Туктай миңа якынрак.

— Йә-йә, елап та җибәр тагын, — сердәшенең йөзендә сагыш күреп, Баялун зәһәрләнде. — Син беләсең, безнең иребез саналган адәм бүген-иртәгә Илбасарын бәкләр бәге итәчәк. Менә шуннан соң бу кәтәнә җәлләп-нитеп

65

3. «К. У.» № 9 тормаячак, Үзбәкне дә, безне дә юк итәчәк. Син бит башсыз түгел, Арибах! Уйла! Туктай бөтенләй йөзә белми. Әгәр ул сине якын күргән кебек, мине үз янына якынайтса, күптән ком таптап йөрүеннән туктатып Итилгә алып кереп китәр идем. Үзләрен хөрмәт итүчеләр диңгез, елгаларда үз корабларында йөзә, ә безнекенең рәтле-юньле бер каегы да юк.

 

Бер айдан хан ставкасына урыс җирләренең Бөек кенәзе Михаил Тверский чакыртып алынды һәм аңа Алтын Урда ханына лаек булырлык ике кораб төзү эше тапшырылды.

***

1310 елда (һиҗри буенча 710 елда) Тай-туглы Үзбәккә тагын бер угыл — Җанбәкне тудырды. Бәхете ташыган ата, анасы белән агасын шатландыру өчен, атчабар җибәрде, әмма әле ул вакытта Арибахның каты авырып китүе турындагы авыр хәбәр белән үзенә дә атчабар юлга чыкканын белми иде. Үзбәк үзе белән Котлыгъ Тимерне алып, кечерәк отряд озатуында, дистәләгән ат куып, Донның урта агымында урнашкан Туктайның күчмә тукталышына килеп җитте.

Улы ашыгып юртага килеп кергәндә анасы саташып бәргәләнә иде. Аның тирәсен им-томчылар, шаманнар сырып алган, хезмәтчеләр исә такмаклап елыйлар. Үзбәк анасының ут кебек кайнар кулларыннан тотты. Авыру хатынның маңгаен салкын тир каплаган. Улының орынуы бәхетсезне бераз тынычландырды, ыңгырашуы басылды, бераз тынып торгач, күзен ачты, битараф карашын бушлыкка төбәде, бераздан Үзбәкне табып, җанланып киткәндәй булды, көч-хәл белән иреннәрен селкетеп пышылдады:

  • Улым, килдеңме... Бәхетле бул, улым, үзеңне сакла, балаларыңны... Хуш, улым... Бетте... мине Аллаһ һәм атаң чакыра...

Арибахның карашы кабат томанланды, ул тирән итеп сулады да җан бирде.

Җан ачысыннан нишләгәнен аңламаган Үзбәк Туктайны аздан гына бәреп екмады. Тегесе туганының улын кочаклап алды, аның да күзе тулы яшь иде. Күчмәләргә кайгы-ыңгыраш килде. Арибахны бар да ярата иде.

Өч көн буе Үзбәк беркем белән аралашмады, сөйләшмәде, бары анасының җаны тынычлансын дип, тырышып, догалар кылды.

Атна узды, Олыс бәге Хәрәзмгә китәргә рөхсәт алу өчен хан янына килде. Хан мөлдерәмә яшь тулы күзен күтәреп аңа карады да кулын селкеде:

  • Күз алдымнан кит, сине күрүгә күз алдыма сөекле Арибахым килеп баса. Кит, ялгыз-ялгыз кайгырсак, җиңелрәк булыр.

Үзбәк башка бернинди күрсәтмәләр алмады. Айдарбәк агасы белән хушлашты, үги анасы Баялунны кочаклады, тегесе шул чакта:

— Миннән хәбәр көт, алуга, Сарайга килеп җит, — дип пышылдады.

Ике ел узып китте. Үзбәк даими рәвештә Сарайдан хәбәрләр алып торды, тик Баялуннан гына берни ишетелмәде. Ул Туктай янындагы ышанычлы кешеләреннән барысын да белде. Дин кардәшләре Олыс бәгенә ханның яңа башлангычлары хакында хәбәрләр җиткерделәр, алардан Үзбәк атасы янәшәсендә булган Илбасарның күтәрелүе, беренче варисның хәйләкәр тәрбиячесе Кадакның явыз ниятләре турында белде. Үзбәк Туктай ханның кайда булуы, кем белән сөйләшүе турында белеп-ишетеп торды һәм аның үзенә карата суынуын аңлады. Яшь ханның да Хәрәзмнән күңеле кайтты. Үзенең киләчәге турында көн-төн уйлады, борчылды: тәхет аны үзенә тарта, чакыра иде.

Үзбәк тирәсендә элеккечә укымышлылар күп иде, күк белгечләре дә артты, алар үзләренең хуҗасы өчен берсеннән берсе яхшы йолдызнамәләр төзеде. Әмма Алтын Урда тәхетеннән читләштерелгән диярлек варисны берни 66

шатландырмады. Хәтта балачактагы үзен хәтерләтеп акыллы, таза-нык булып үсеп килгән малайлары да. Үзбәк түземсезләнеп Баялуннан хәбәр көтте, әмма ул күренмәде дә күренмәде.

***

1312 елның көзе җылы һәм яңгырлы килде, яңа туган айдан икенче яңасына кадәр кояшны күрмәделәр диярлек. Көннәр кыскарганнан-кыскарды.

Дала тәмам изрәде, атлар балчыкка батты, Туктай исә сугышчыларын куалады да куалады. Аңа ашыгыч рәвештә Сарайга кайтып җитәргә кирәк иде. Коры җирдән тиз генә кайталмасын белгәч, хан корабка төялергә әмер бирде. Итилдән җитмеш чакрым тирәсе өстәрәк, зур елгадан Актүбә агып киткән төштә, Бәлҗәмин шәһәре янында утырдылар. Айдарбәк төне буе салкын яңгыр астында төяү эшләре белән җитәкчелек итте. Таң беленгәндә, Бәлҗәмин тукталышыннан кузгалдылар. Кораб җил уңаена Итил буйлап түбәнгә төшеп китте.

Берничә сәгатьтән җил кисәк кенә юнәлешен үзгәртте, агымга каршы зур- зур дулкыннар күтәрелә башлады. Ишкәкчеләр тиреләреннән чыгардай булып тырышсалар да, кораб урыныннын кымшанмады. Җил тагын да көчәя төште, боздай салкын су палубага кадәр күтәрелде, көймәне йомычкадай як-якка ыргытты. Чираттагысы зур корабны шулкадәр янтайтты ки, су борт аша ургылып керде, ә борчактай тирә-якка сибелгән кешеләр көймәне тагын кыйшайттылар. Мачта канатын эләктерә алмый калган Туктай, аның артыннан Айдарбәк суга очтылар. Җылы халатлары шунда ук манма суга батты, боздай салкын судан мускулны көзән җыерды, йөзеп чыгарга тырыштылар — әмма файдасызга. Батып баручы Айдарбәк Туктайның итегеннән эләктереп, үзе белән төпкә өстерәде, киявен үтергәне өчен әллә атасының үч алырга кушуын җиренә җиткердеме, әллә соңгы вакытта аеруча якынаеп киткән ханының үлем алдыннан газабын җиңеләйтүе булдымы? Шулай итеп, алар икесе бергә тирән ләм төбенә яттылар.

Батып баручы корабтан котылучылар саны бармак белән генә санарлык иде, нигездә алар — салкынны кичерергә өйрәнгән һәм йөзә белгән ишкәкче- коллар иде. Алар шашынган суга берничә бүрәнә ыргытырга өлгерделәр һәм сулъяк ярга чыктылар, анда исә ярымүле яткан бу кешеләрне һәр җиргә борын тыгарга яраткан малайлар табып алды.

Туктайның үлү хәбәре Сарайга өч көннән соң гына килеп иреште.

Кадак тиз генә Илбасарны тәхеткә утыртты һәм башкалага гаскәрне күбрәк китертергә боерды. Яшь хан яраннары башларын югары күтәрде һәм үзара вазифалар бүлешергә тотындылар.

Мөселманнарны кыйнап, Сарайдан куып җибәрергә дигән тавыш күтәрелде, әмма тәхеткә яңа утырган хаким ашыкмады.

— Дошманнар арттыруның кирәге юк, башта атам вакытындагы кебек буйсынуларын таләп итәргә кирәк. Барлык нойоннар, Олыс бәкләре Сарайга килсеннәр һәм миңа тугры булулары хакында ант итсеннәр.

Баялун Хәрәзмгә җибәрәчәк атчабарны үз ягына аударды һәм Үзбәккә атап язылган хатны кулына тапшырырга кушты, анда ул үги улына язмышына буйсынырга, Илбасарга ант итәргә кушкан. Атчабар шунда ук үзенең җитәкчесенә хәбәр итте, тегесе исә хатны яшь ханга күрсәтте.

— Һе, мондый хатларны уку күңелле. Карт убырлы үзе өчен курка. Бар да җайга салынгач, аны иленә — Византиягә җибәрәм, алайса барыбер соңрак ниндидер мәкер уйлап табар . Илбасарга атасының өлкән хатыны атчабары бер тәүлек элек Үзбәккә башка эчтәлектәге хат белән ук кебек очканы хакында мәгълүм түгел иде. Хатта берничә генә сүз язылган иде: «Бәркә ызанында киңәшер өчен көтәм». Өч ханның хатыны булган зирәк хатынның хәрәмнән ничек чыгып киткәнен берәү дә сизмәде. 3.*                                                                                                                                67

 

Хәер, ул ыгы-зыгы, буталышта берәүдә дә хәрәм кайгысы юк иде. Үзбәк белән Котлыгъ Тимер гаиләләрен Сарай-Тимер карамагына калдырып, ике мең сугышчы озатуында Бәркә ызанына килеп җиттеләр. Ярый әле, юл азагында суыклар башланып, юллар бераз үтә алырлыкка әйләнгән иде. Баялун аларны каршылады һәм, юлдан соң аз гына ял итәргә дә ирек бирмичә, җитәкчелекне үз кулына алды.

— Малайны ант иткән булып йомшартырга кирәк. Сугышчыларны, шик тудырмас өчен, монда калдырыгыз. Озата йөрүче итеп ике-өч дистәне алыгыз, алары да кирәк булмас дип уйлыйм, сез үзегез җитез егетләр. Илбасар өчен бүләкләр хәстәрләп куйдым, сезнең дә кулыгыз буш түгелдер. Мин Сарайга үземә тугры меңбашны якынрак китердем, тәхет залына керүегез сугышчыларым өчен сарай сагын юкка чыгарырга фәрман булыр. Маңка малайны шунда ук юк итегез. Сәнәктән көрәк булганны үтерүгә, сезгә андагы ишле дин кардәшләрегез ярдәмгә килер. Әйе, Кадак турында онытмагыз, ул үзенең карап үстергән кешесеннән бер генә минутка да читтә калырга тиеш түгел.

Ант бирү йоласы яңа гына бәкләр бәге вазифасы алган Кадак тарафыннан эшләнде. Ул, бу югары урында төпләнеп калыр өчен, хакименең өметен акларга тырышты, ул бу турыда бер ай элек, үзенең чыгышы начар булу сәбәпле, хәтта хыяллана да алмый иде. Барлык саклану чаралары күрелде. Сарайга керүчеләрнең барысын да сакчылар инәсеннән җебенә кадәр тентеп керттеләр. Залга артык кешене үткәрмәделәр, анда бары ун зур түрә, Олыс бәкләре, хәрби җитәкчеләр һәм руханилар гына чакырылды. Баялунга, залда Котлыгъ Тимер булсын өчен, сак башлыгын сатып алу бик зур чыгымнар китерде.

Ант бирү Кадакның әйтеп торуы буенча башкарылды. Яңа ханга бүләкләр тапшыру башланды. Кардәшлек буенча Үзбәк бүләкне беренчеләрдән булып бирде. Хәрәзм осталары кыйммәтле ташлар бизәп ясаган кылыч яткан подносны кулына тотып, Үзбәк тәхет янына китте. Шундый ук поднос белән Хәрәзм Олысы бәгеннән чак кына калышып Котлыгъ Тимер атлады. Алар икесе дә, ханның күзенә карамаска тырышып, башларын түбән игәннәр. Тәхет аскуймасының басмаларына җиткәч, Үзбәк көтмәгәндә подносны Илбасарга томырды. Теге иелеп бәхетсез подностан качарга маташканда, көндәше кылычны кыныннан тартып чыгарды да ике сикерүдә янына барып басты. Кылычны айкауга, тәхеткә утыра алмый калган ханның йокы артериясеннән кан сиптерә башлады. Шук ук минутта Котлыгъ Тимер Кадак белән дә нәкъ шуны кабатлады. Ике мәет тәхет кырыенда ятып калды.

Залдагылар аңышканчы, Үзбәк Урданың хан тәхетенә менеп тә утырды. Коралсыз хәрби җитәкчеләр, Олыс бәкләре, зур түрәләр күзләрен ачып йомарга да өлгермәде: залга дистәләгән сугышчы озатуында Баялун аяк басты:

— Мин, арабыздан көтмәгәндә вакытсыз китеп барган Туктай ханның хатыны, Алтын Урда тәхетендә аның дәвамчысы — мәрхүмнең туганының улы Үзбәк утыруын игълан итәм!

Тәҗрибәле ханбикә көтелмәгән хәлдән каккан казыктай катып калган зал өстеннән без кебек үткен карашын йөртеп чыкты да сүзен тәмам итте:

— Кем каршы, чыгыгыз, сезне анда миңа тугры сакчылар көтеп тора.

Бар да сүзсез тынып калды.

Русчадан Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе.

Ахыры киләсе санда

 

[1]  Баланың баласы, онык.

[2]  Ишәк белән биянең яки айгыр белән ишәкнең кушылгагы.

[3]  Коллар өстеннән күзәтеп торучы кеше.

[4]  XIII-XVIII гасырда юлчыларга хезмәт күрсәтә һәм почта атларын алмаштыра торган станция; почта станциясе.

[5]  Бай мөселманның кәнизәк һәм җарияләр яши торган сарае.

[6]  Ун мең кешелек гаскәр башлыгы.

[7]  Хан сараена яисә ханның берәр якынына хезмәткә алынган кол хатын яки кыз.

[8]  Хан, би, дворян һ.б.ларның ир баласын тәрбияләүче яки, гомумән, берәр кардәш-танышының ир баласын махсус тәрбиягә алган кеше.

[9]  Кавказда тау халыкларының өе.

[10] Нинди дә булса дәүләтнең гражданы, шуның кул астындагы халык.

[11] Ханга буйсынучы булып саналган, ләкин аңа ясак түләми торган вассал, салымнардан азат феодал. Ханның урынбасары һәм киңәшчесе.

[12] Яшерен урыннан дошманга көтмәгәндә һөҗүм итү алымы.

[13] Кавказда тау дворянины.

[14] Җилкәгә салып йөри торган җиңсез тула чикмән.

[15] Владикавказ шәһәре.

[16] Кавказның тау халыкларында һәм төрки халыкларда дус кеше, якын иптәш, хәл белеп ял итәргә килгән кеше.

[17] Антилопа төре.

[18] Үсемлекнең орлыктан, тамырдан һ. б. ш. иң беренче шытып чыккан сабагы.

[19] Бәхәс, сүз көрәштерү.

[20] Көньякта үсә торган сары чәчәкле, каты үзагачлы куак.

[21] Көньякта үсә торган җимеш агачы, сливаның бер төре.

[22] Христианлык.

[23] Гайса дине, христиан дине.

[24] монастырь.

[25] Монголчадан «күңел ачу», «ирләрнең өч уены» мәгънәсендә.

[26] мишень.

[27] Коры елга.

[28] Сөт аракысы.

[29] Монголия һәм Кытайда империя династиясе. 60