Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНДЫРА ТОРГАН ӘСӘР


«Казан утлары»ның җиденче санында Рөстәм Зариповның «Милициянең йөз
кызыллыгы» дигән бәянын укыгач, кайбер фикерләрем белән уртаклашмак булдым. Ни өчен
дигәндә, бу егетнең язмалары байтактан бирле «Татарстан яшьләре» газетасындагы
сәхифәләрдән дә, башка басмалардан да миңа таныш. Мин аларда үземне бимазалап торган
күп кенә мәсьәләләрнең чишелешен, уй-фикерләребезнең уртаклыгын табам. Бу табигый да
— без аның белән чордашлар бит. Шул ук сәвит мәктәбендә, югары уку йортларында, алга
киткән социализм, офыкларда коммунизм утлары шәйләнгән заманда яшәгән кешеләр.
Икенчедән, үзем өч дистә елдан артык Эчке эшләр органнарында хезмәт итеп, азмы-күпме
тәҗрибә туплап, лаеклы ялга чыккан зат та әле. Шуңа күрә бәянны бер утыруда укып чыктым.
Әсәрдә тасвирланган кайбер образлар, вакыйгалар, матавыклы хәлләр мине гүя яшьлегемә
бөтереп алып кереп китте һәм һич кенә дә битараф калдырмады. Шул сәбәптән дә, шагыйрь
әйтмешли, «кулым каләмгә орынды, анысы кәгазьгә тартты», чү, гафу итегез, клавиатура
төймәләренә кагылды...
Лев Толстой әнә киләчәктә каләм әһелләренә образлар уйлап чыгарып, сюжет корып
изаланасы да булмас, алар тормышны булганча тасвирларлар, дигән. Әйе, дөрестән дә, бүгенге
сүз осталары, шул исәптән Рөстәм әфәнде дә, тормышны, вакыйгаларны түкми-чәчми, ничек
бар, шулай бирә. Авторның ОБХССның (бүгенге укучыларга әлеге шомландыргыч биш
хәрефнең «социалистик милекне урлау-үзләштерүгә каршы көрәш бүлеге» икәнлеген әйтү
кирәктер, «кыдыл бодау» диалектында гәп куертучы инспекторы, чал чәчле милиция
капитаны Фәйзи аганың яшь хезмәттәшенә сабак бирүләрендә мин «Очрашу урынын
үзгәртергә ярамый» фильмындагы МУРның тәҗрибәле следователе Глеб Жиглов белән яшь
оперативник Шәрәпов арасында килеп чыккан хәлгә ишарәне ап-ачык сиземләдем.
Хәтерләсәгез, алар шыгрым тулы трамвайда атаклы кесә карагы «Кирпечне» эләктерәләр.
Глеб теге сизмәгәндә, акча янчыгын пинжәк кесәсенә турылый һәм моны күреп алган
Шәрәпов остазына кайнарланып әллә нинди гаепләр ташлый, әмма Жиглов нык тора. Бәянда
да бар моңа охшаш хәл. Бу — Мәсгуть исемле авыл егетен «йөгерттереп кенә» чәнечкеле
тимерчыбык артына урнаштыру вакыйгасы. Бер машина ашлык үзләштерүдә гаепле
Мәсгутьне ювелир кибетен басучы белән тигезләү «технологиясен» оператив хезмәткәрләргә
ярдәмлек-кулланма кебек тә, шуңа охшаш матавыкка дучар булган гади ватандашыбызга
үзенең хокукларын ничек сакларга икәнлегенә күргәзмә әсбап буларак та файдаланырга
мөмкин.
Моның ише вакыйгалар нәкъ тормыштагыча, әлеге бәянда адым саен. Образлар да истә
калырлык, әйтик, участок инспекторы Ногман агай һәм Бөгелмәдән урлап китерелгән
торбалар вакыйгасы. Югыйсә карак та билгеле, әмма аны фаш итәсе бар әле. Моның өчен
мини-спектакль куела. Режиссёры да, төп рольне башкаручысы да Ногман абый. Эпизодларда
— караклыкта гаепле шофёр егет, ике сарыгын юл һәлакәтендә «корбан иткән» Минзәлә
кешесе һәм бер үк вакытта оператив хезмәткәр «Дәет Дарифулыч»...
Хәер, эчтәлекне сөйләп торуның хаҗәте юк.
Вакыйгалар шулкадәр дә гади, шулкадәр дә мавыктыргыч ки, менә дигән иттереп сәхнәдә
куярлык, кинофильмнар төшерерлек! Аларның төп үзенчәлеге халыкчанлыкта, мәгънәлектә
һәм нечкә юморга корылуында. Бу нисбәттән язучының әсәре һич арттырусыз рус әдәбияты
классигы, сатирик Салтыков-Щедрин памфлетларын хәтерләтә.
Инде көндәлек тормыштан бер мисал. Үзем яши торган тугыз катлы йорт матур гына
урында урнашкан, тәрәзәләре зур гына күлгә карап тора. Сулык агач- куаклар белән
уратылган, уртасында фонтаны да бар. Ике-өч ел элек күл тирәсен матурладылар: таш
түшәделәр, фонарьлар куйдылар, чәчкәләр утырттылар, балалар мәйданчыгы ясадылар һәм
халык утырып ял итсен, табигать күренешләре белән хозурлансын дип эскәмияләр
урнаштырдылар. Мәрхүм Черномырдин әйтмешли, яхшыракка өметләндек тә, гадәттәгечә
килеп чыкты. Әлеге утыргычларны җирле әтрәк-әләм, бомж-сукбай үз итте. Иртәдән кичкә
чаклы шунда кайнашалар, эчәләр- сыйланалар, хаҗәтләрен башкаралар, бер-берсе белән
кычкырышып-сугышып, кыйнашып мәш киләләр. Халыкның сабырлыгы төкәнгәч, полиция
чакырта. Матур, ыспай гына формалы өч-дүрт полиция хезмәткәре килә, әдәпле генә итеп
аңлату эшләре алып баралар, озаклап беркетмә төзиләр, сабыр гына үгетлиләр, прибор
каптырып, промиллиларын үлчиләр дә кул куйдырып китеп тә баралар... Шуның белән эш
тәмам! Сасып беткән, күгәргән-кутырланган яңаклы гидайлар мәҗлесләрен дәвам итәләр.
180
Көн саен булмаса, атнасына ике-өч тапкыр кабатлана әлеге хәл. Без хезмәт иткән елларда
эшләмичә йөргән әрәм тамакларны Җинаять кодексының бик тә шәп 209нчы маддәсе буенча
эзәрлеклиләр иде. Без эшләгән чакларда бу сасыклар тараканнар кебек куышларында куркып
утыралар иде, чөнки милициянең халык арасында дәрәҗәсе югары булды. Әйтәсе килгән
фикерем шул: кануннар йомшак бездә, әле гамәлдәгеләре дә җиренә җиткерелеп үтәлми,
тиешле-тиешсезгә дә әлли-бәллиләү артты. Әлбәттә, «милиция»не «полиция»гә авыштыру,
форма киеменең фасонын үзгәртү белән генә әллә нинди яхшы нәтиҗәләргә ирешергә
мөмкинме соң? «Полиция» дигән төшенчә үзе дә кеше арасында тискәре тойгылар уята. Хәзер
инде хокук сакчыларының эшендә өр-яңа технологияләр киң кулланыла — компьютердан
алып шампан шешәләренә чаклы, ни кызганыч, тормышның бөтен нечкәлекләрен белгән,
тәҗрибә туплаган, йомры сүзгә, фикергә ия эчкерсез вә самими кордашлар кими бара хокук
сакчылары арасында.
Менә шундый уйлануларга этәрде безне Рөстәм Зариповның ошбу бәяны. Аңа яңадан-яңа
иҗади уңышлар телисе генә кала.