Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ИЛГӘ ЙӨГЕРӘСЕ КИЛӘ

 

                       Нью-Йорк сабан туенда

Уйлап кына җыр тумый. Хис кирәк!

Уй моң булып бармый башкага.

Нью-Йорк сабан туе күздән

Югалган моң эзләп башлана.

Фикер генә әле шигырь түгел,

Гамәл түгел үткер вәгазь дә.

Моңың имгәнмәсә, ул читтә дә

Милли булып төшә кәгазьгә...

Менә шуны югалтмадыкмы без?

Йөз илдән йөз татар кансырап,

Сабантуйда бии гамәл өчен

Гүя бер-берсеннән җан сорап...

Чит илләргә китеп, туган җирдә

Иген икми, бала имезми,

Иң акчалы-бакчалы татар да

Мең күзәнәктән бер моң эзли!..

Әнә, әбкәй, «Әллүки»дәй якты,

Авызын шәл читенә яшергән.

Иңен капшый. Ул — буш. Балалары

Интернеттай читкә чәчелгән...

Моңсыз калсаң, бүлгәләнү җиңел.

Без, татарлар — кырык бүленгән! —

Сабантуйлардагы бию аша

Чыгып килмибезме үлемнән?..

Эмпайр-Бильдинг, 106нчы кат

Ак һәм кара үзара килешкән.

Ил арынган ку-клукс[1] чиреннән.

Иман аша бары талант эзләп,

Ул терелгән үлгән җиреннән.

Саумы, Америка! Goud bay, туган!

Күкрәк өсләреңнән очамын.

Болытларны тишкән йортларыңны

Җылы яңгыр булып кочамын!..

106 нчы каттан илгә карыйм.

Кул чугымда — Уолл-стрит.

Бу стрит дөнья ялкаулыгын

Таңга алып чыга өстерәп.

Стритны доллар саный, диләр.

Доллар ак-карага бүленми.

Талант кебек.

Стрит акча саный,

Гәрчә санаганы күренми.

Эшлә, кеше! Укы!

Бары чукынып,

Җитте мич башында ятарга!

Баегырсың, бүлми адәмзатны

Яхшы урыс, начар татарга!..

Талантларны җиде кат җир һәм

Күк аша

Телескоптан күрәләр.

Хөкем катгый: бүген итек майлый

Кичә ришвәт алган түрәләр...

Ник безләрдә кеше кадере юк?

Көтмәгәндә хистән җепшедем.

Аптырагач, 106нчы катта

Мин ник талантсыз, дип үкседем...

 

Бамбук

Бу бамбуклар безнең таллар икән!

Яфрагы моң түгеп тамчылый.

Туган илгә йөгерәсе килә,

Аяк тарта, әмма җан чыдый...

Талларыбыз кебек чыдам бамбук!..

Гүя сынмас өчен сыгылган.

Әнкәй көтә газиз әткәемне,

Сугыш килгән «Кыргыз юлы»ннан.

Күпме чыдарбыз без? Чыдый-чыдый

Үссәм синең чыдам буыннан,

Нишлим, әнкәй, дәүләт кадәр дәүләт

Шуып төште бәйле кулымнан...

Мин акланмыйм! Бу — хак!.. Өсләремә

Ява дисәм иркә тамчылар,

Җәза булып,

Кан чәчрәтеп кыйный,

Мине камчылаган тамчылар!..

Бамбук шавы, әнкәй, өязеңнең

Таллар моңы белән тулалмас.

Синнән матур, акыллырак ана

Америкада да туалмас!..

Бамбук арасында адашмыйм, дип,

Алдашмыйм, дип, кат-кат әйләндем.

Бамбук, әнкәй, ил салган ярамны

Синең кулың белән бәйләде...

 

Мөрәҗәгать

Америка Кушма Штатларының булачак президенты Джордж Вашингтонның инглиз гаскәрләрен

1777 елда беренче тапкыр җиңгән Принстон яланында инглиз нәм американ континенталь армиясе

корбаннары бергә җирләнгән зират бар. Моннан 170 ел элек Америка җәмәгатьчелеге, күпьеллык

низагны онытырга чакырып, зиратта илбасарларга нәм ил бәйсезлеген саклаучыларга уртак Һәйкәл куйган.

Гаскәр белән гаскәр сугышса да,

Халык дошман булмый икән лә! —

Принстон кырында, зиратта,

Ята инглиз, американнар...

Йөз ел сугышып, йөз җитмеш елдан соң

Тарихка ак тәрәз уйганнар:

Дошманлыктан дуслык кадерле дип,

Уртак Сагыш Сыны куйганнар...

Казанда да булган бу канкоеш.

Әмма дан җырлап гел орышка,

Анда — һәйкәл

Татар сөягендә

Бары Явыз Иван — урыска...

Гүя мөселманны ул кырмаган,

Җиңүгә баш кисми ирешкән.

Оккупант биш гасыр татарлардан

Варвар ясап килеп килешкән.

Кая киткән икән безнең Ватан?

Илдән гүя күз дә, каш та юк.

Татарлар сыртында — баскынчылар,

Бабамнар башында таш та юк!..

Булган сугыш булган — буяу сеңгән!..

Безме зиратта таш куптарыйк?!

Бабайларга рәттән Ак Таш куеп,

Хәтер каршысында пакь калыйк!..

Мондый гаделлеккә ирешү өчен,

Мөстәкыйльлек кирәк татарга:

Дошман белән хәтта зиратта да

Тигез һәм мөстәкыйль ятарга!..

Без, күршеләр, дошманлыкка түгел,

Бергәлеккә дучар ителгән.

Җитте мәңге кәтлит әвәләргә

Мөселманның пушка итеннән.

Үч сакламыйк!.. Тыныч ятсын алар!..

Дөнья әйтсен: «Дуслар икән лә!» Т

ыныч яткан кебек Принстонда

Инглизләр, американнар...

Җырчы Айдарга

Айдар абыйсыннан

Кәркәле таулары биек...

Җырдан

Сине монда яхшы хәтерлиләр.

Асыл хәтер — аек халәттә.

Сәбәп белән яши җан иясе,

Шул сәбәбен танып сәләттә.

Ә син, энем, яшәү мәгънәсенең

Сәбәпләре сәләт икәнне,

Нью-Йоркта да раслый алдың,

Моңга салып Американы!..

Ни язма, җырлама — идеал бир!

Кайда дан туртасын эчмә син,

Җырчы итте безне Кәркәленең

Басу юлы — «Салкын Чишмә»се!..

Тавышыңда синең шул чишмәдән

Мәңгелеккә килгән көмеш бар.

Син тыныч бул, җырчы. Көмешеңдә

Көнчегә дә җавап өлеш бар.

Юллар монда көзгедәй булса да,

Табыла кичә салган ямаулык.

Чекрәеп карасаң, капиталның

Күзендә зур чүпне табарлык.

Әнә, карурманнар артларыннан

Кәркәлечә оеп ай чыга.

Америка, финик төше сыман,

Кыздырганда гына ачыла...

Җырлыйк, туган! Хак, мин —

Хэмингуэй, Син дә, хак,

Поль Робсон түгелсең.

Кәркәлечә илгә хезмәт итик,

Моңнар Кәркәлечә түгелсен!..

Сания апа[2] үлеменә

Көн туды исә, безне бер-бер артлы

Үзенә суыра төпсез чоңгыллар.

Сез бит сомгыллардан сомгыл булган,

Тукай кеше иткән соңгылар!..

Хәбәрең ишеткәч, өнсез калып,

Йөгреп кайтыр булдым, канәтем,

Әй, канады йөрәк!

Син идең бит

Татарымның сынмас канаты!...

Кайда булсак та без, ил алдында

Антны боза торган ир түгел.

Нишләргә соң?

Илче Гайсә кебек

Йөгереп кайта торган җир түгел...

Хәбәреңнән синең дәһшәт белән

Кайнаша Атлантик океан.

Исемең синең татар тарихына

Хаклы керер диеп кул куям.

Әлки урманнары һәр кыш саен

Кар белән ярларны тутырса,

Без яшәрбез, татар сиңа тиңдәш

Ай-Тукайлы буын тудырса!..

Үз саулыгың онытып, көрәшләрдә

Кайгыртып милләтең саулыгын,

Кереп киттең.

Хуш, Апам.

Башыңда

Җәйри җилкән — Ап-ак яулыгың...

 

Урманда уйнаган оркестр

Бу ил гранитка тамыр җәйгән.

Ташта чәчкә ата каштан да.

Тиеннәр дә Бетховенны тыңлый,

Ботак тишегенә качкан да...

Өерелә фуга — ковбойларча

Моңны урак белән урып ал!

Милләт өчен җан бирәсең килсә —

Бир!..

Бир дә куй!

Моңнан курыкма!..

Черри-хиллга[3] почта гәзитләрне

Атып китә пневмопушкадан.

Гүя ФСБдан вак фиргәвен —

Безнең ханнар шулай кушканнар...

Тишек ишегеннән — тиен белми:

Фиргавен кем? Ниткән ул кавем?

Фиргавен ил талап котырганда

Яратыла ала Бетховен.

Булды микән, тагын булырмы бер

Мондый дәһшәтле аһ иясе?

Тыңлаганда иске җанны салып,

Килә яп-яңа җан киясе!..

Коткарасы килә татар ирен

Үшәнлектән, атын — казыктан.

Кызын — ят түшәктән, халкыбызны —

Дошман агулаган азыктан...

Моңнан оеп, тиен халкы йоклый,

Сайравыннан тынган кошлар да.

Бер Бетховен бар дөньяга җиткән.

Ничек?

Җитми акыл, һушлар да...

 

 


[1] Ку-клукс-клан. Америка актәнлеләренең унтугызынчы гасырның алтмышынчы елларында кара тәнлеләргә каршы башланган өч ультра-милләтчел хәрәкәтнең иң явызы.

[2] Чаллы татар милли хәрәкәтенең күренекле җанатары. Үлеме хәбәрен Америкада ишеттем.

[3] Черри-хилл — Принстонда Вил Мирзаянов яшәгән урам.