Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЛӘЙМАН

ШАГЫЙРЬ ҖӘҮДӘТ СӨЛӘЙМАННЫҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫ
Исемнәре Сөләйман...
Кешегә ата-ана фатихасы белән мулла кушкан исемнең серле мәгънәсе, күк җисемнәре
белән бәйле тылсымлы асылы турында фәнни, уйдырма, хыялый характердагы биниһая күп
язмалар булуы мәгълүм. Кыз бала исемендә — йолдызлар балкышы, чәчәкләр нәфислеге, ир-
ат исемендә китап вә гасырлар акылы, кылыч чыңы чагыла, дигән канатлы гыйбарә дә яши
халык телендә. Безгә Ислам дине аша кергән Сөләйман — күңелгә, рухка якын, элегрәк еш
кушыла торган исемнәрнең берсе. Арабызда яшәп иҗат иткән, дистәгә якын шигырь
мәҗмугаларына бабасының исемен тәхәллүсе итеп куйган Сөләйманның тормыш юлына,
башка сүз осталарын кабатламаган шигъри үзенчәлекләренә күз салыйк...
Кем соң ул Сөләйман?..
Чувашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында укытучылар
гаиләсендә туып-үскән Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановны (1955) җөмһүриятебезнең галим-
голәмәсе, зыялылары күренекле математик, университет профессоры, академик,
кампитрларны (аныңча, санак) татарча укырга, сөйләшергә өйрәтүче фидакарь шәхес,
җәмәгать эшлеклесе буларак хөрмәт итсәләр, яшь, үсмер балалы, рәхмәтле ата-аналар аны
Бөтендөнья татар яшьләре «Сәләт» оешмасының җитәкчесе, илһамчы — Ата Камы
(Тәңречелектә дин башлыгы, кешеләр белән күк арасында арадашчы — илаһи рух,
шигъриятенең бер образы) сыйфатында беләләр.
Гамәли-гыйльми шөһрәтенең югары үренә күтәрелсә дә, күңеленә табигать кодрәте белән
салынган шигъри орлык аңа тынгы бирми. Ул уйлана, эзләнә, татар әдәбиятын, халык иҗатын
ныклап өйрәнү аша тарихыбызның сәхифәләрен, күңел матурлыгын шигырьләренә,
поэмаларына алып керә. Татар шигърияте күгендә Сөләйман кушаматлы йолдыз кабына.
Ниндирәк уйлы, хисле шагыйрьне алып килде соң татар әдәбиятына ике гасыр кисешкән
чор? Сөләйман иҗатына багышланган мәкаләсендә күренекле шагыйрь Р.Харис мондый
нәтиҗәгә килә: «Сөләйманда шаккату хисе гаҗәеп көчле. Ул катлаулы нәрсәләрдә һәр кешегә
аңлашыла торган гади мәгънә күргәндә дә, гади генә күренгән әйберләрдән, күренешләрдән
шактый катлаулы процесслар актарып чыгарганда да, чын шагыйрьләргә хас шаккату белән
хисләнә һәм хисләрен үзенә генә хас алымнар белән сурәтләп бирә»34. Ошбу бәядә Сөләйман
иҗатының бер үзенчәлегенә — бүгенгебез, үткәнебез, киләчәгебез белән хисләнүен
интеллектуаль фикри югарылыкта ачуына, сине өермәгә тарган йомычкадай бөтереп алган
кичереш дулкынына алып керү сәләтенә басым ясала.
Сөләйман иҗатын өйрәнү юнәлешендә кайбер адымнар ясалса да (Р. Рахман, «Тарихка
чигелә каберләр...», Шәһри Казан, 1995, 23 июль; А.Галиәхмәтова, «Акыл күрке», Мәйдан, 2004,
№5), тулаем алганда, аның шигъри бәргәләнү-эзләнүләре, татар тарихына «сәяхәтләре»
тәнкыйтьнең мәрхәмәтле мөнәсәбәтенә эләкмиләр. Аның иҗаты, үксез бала кебек,
игътибардан читтәрәк кала килә. Бу хәлнең мөгез кебек алга чыгып торган берничә сәбәбе
бар. Аның язганнарын күрмәмешкә салышуның бер сере — Сөләйманның «обоймага»
эләкмәвендә яисә буыннар арасында, Ф.Әмирхан әйткәнчә, урталыкта калуында.
Алтмышынчы елларда, буаларны агызган язгы ташкын кебек, шигърияткә килгән, дөньяның
«астын өскә» китергән Р.Фәйзуллиннар буыны өчен ул яшь булса, Р.Зәйдулла, Г.Морат,
Л.Лерон, аларның үкчәсенә басып килүче Р.Аймәт, И.Иксанова, Р.Рахман кебек шигъри уен
«даһиләре» өчен ул артык җитди, чит (безнең өлешкә кермичә, математикасы белән мәш
килсен) һәм «карт» күренде. Һәр яңа каләм тибрәтүченең, башыннан сыйпап, үсендереп
торган Х.Туфан белән С.Хәким дә мәңгелеккә күчкәннәр иде. Ниһаять, мондый
битарафлыкның сәбәбен шигъриятенең серле сандык, Наполеон торты кебек катмарлы,
сурәтле фикерләвенең ифрат үзенчәлекле, үзен традицион шигъри калыплар белән генә
34 Харис Р. Сөйләйманның шигъри дөньясы. Китапта: Сөләйман. Казык шигырьләр, поэмалар. — Казан:
Татар.кит.нәшр., 2002. — 7 б.
139
чикләмичә, верлибр, ак, ирекле шигырьдә тәҗрибәләр ясавы белән дә бәйләп карарга
кирәктер. Шигырь китапларының исемнәрен генә искә төшерик: «Ямаулыклар» (1995), «Таш
билге» (1996), «Күләгәләр» (1997). Көнбатышның азгын фәлсәфәсе йогынтысы сизелеп
торган «Мин минсез дөньяда» (1996), «Казык» (2002), «Кизләү» (2003) ... Йөрәк сере, йөрәк
бәйрәме, җәрәхәтле йөрәк, күңел күзе кебек баллы, татлы исемнәрдә тәрбияләнгән
«колакларга» бу прозаик атамаларның илаһилыктан, шигърияттән ерак, сәер, Р.Харис
әйткәнчә, шаккаттыру өчен уйлап табылгандай тоелуы табигый. Көндәлек тормыштан
алынган сүзләрне мин дә әүвәл, төгәл фәннәр белгеченең гуманитар белемле шагыйрьләр
арасында югалып калмау өчен, чытыклануыдыр кебегрәк кабул иттем. Бәхетемә,
ялгышканмын, шагыйрь иң гадәти әйберләрдә шигъри очкын, илаһилык табып, чакмадан ут
үрләтә икән. Казык, күләгә, ямаулык кебек төшенчәләр символик, эчке, тирән мәгънәләрен
ачып, шигъриятенең ачкыч сүзләре, «Сөләйманнары» дәрәҗәсенә күтәреләләр.
Вакыт ягыннан иң соңгы «Сүтелә йомгак» (2011) шигырьләр тупланмасының бер бүлеге
«Казык кактым» дип атала. Шул исемле шигыренең беренче юлында казык үз тур ы
мәгънәсендә кулланылса, алдарак ул лирик затның сагыну, шатлык кебек эчке кичерешләрен
сынландыручы билге-символ буларак үстерелә.
Казык кактым, / Сагынуларым, / Шатлыкларым, Уй-хисләрем бәйләп / бер казыкка.
(«Казык»)
«Казык кактым» бәйләмендә шагыйрь гадәти тормыш-көнитеш күренешләрендә шигъри
матурлык, ипле гармония, илаһилык эзли («Үз мохитен тапкан кеше ...», «Бер түмгәге бер
гомергә тигез...»). Ямаулы күлмәк-ыштаннар «ләззәтен» татыган сугыш һәм аннан соңгы
унъеллык балалары бу сүз-төшенчәне мул тормышта яшәгән профессорның хәерчелектән
мыскыллап көлүе дип фаразлап, рәнҗеп куярга да мөмкин иде «Ямаулыклар» (1994) бу көфер
шигемне татар сүзенең күпмәгънәлелеге белән сокландырып, шагыйрьнең изге ниятенә
ышандырып, яңа рухи матурлыкны ачуына таң калдырып таратты.
Елак күкне ямыйм әле, тасма кисеп балкыштан, / Аллы-гөлле елмаюдан тамчылар язсын
һуштан!
Яктылык, өмет, гүзәллек дошманнары — шомлы, куркыныч, кара күләгәләр — Сөләйман
шигырьләрендә гадәти фикер иясенең башына да килмәслек уңай, нәфис яклары белән,
позитив символлар буларак ачылалар.
Күл өстендә / шәүлә түгел — / өмет күләгәләре, / Кибеп килгән уймак — күлнең / Сизелә
кинәнгәне. («Күл өстендә»)
Бу мисаллардан күренгәнчә, Сөләйман иҗатында сүз-билгеләр үз табигый
мәгънәләреннән башка, күп төрле багланышларга кереп, уй-кичерешне эзлекле аңлау,
күпмәгънәлелек хасиятенә буйсыналар. Димәк, шагыйрь иҗатының төп бер үзенчәлеге —
метафорик шартлылык, сурәтле фикерләвенең шул юнәлеше аны, бер шагыйрь дә читләтеп
уза алмаган, күләмле, мәңгелек образлар даирәсенә алып чыга. Алар — Вакыт һәм Хәтер
галиҗәнапләре.
Беренчесенең мәгънәви, символик, эзотерик — серле офыгын ачу юнәлешендә эзләнүләре
шагыйрьнең «Ташъязмалар» (1994-1995) поэмасында вакытны игәүгә
тиңләвендә күренә. Төп игътибарын чагыштыру объектның эчтәлеген ачуга юнәлтә.
Вакыт — игәү, / ә бу игәү үзе / Нидән пәйда булды дигәндә, / Уйланулар, хәтер сызланулар. /
Акыл — кырлар ята игәүдә.
Бер караганда, гайре табигый, хәтта парадокс күренгән сынландырулар ярдәмендә
шагыйрь вакыт алышынуны, үтеп баручы вакытны тою, сиземләү юлларын эзли («Вакыт —
елга», 1996). Фани дөньяда вакыт шәрифләренә баш бирмичә, үз эчке кануннары хәрәкәтендә
яши торган көч тә бар икән. Ул — истәлекләр, миф-риваятьләр, күчемле аң төпкеле саклаган,
бүгенгене үткәннәр белән бәйләп торучы — Хәтер.
2009 елда шагыйрь бу нисби төшенчәнең фәлсәфи вә гамәли эчтәлеге турында уйлануга
корылган сәяси вә милли яңгырашлы «Хәтер» әсәрен каләменнән төшерә.
Борынгы түгел эзләр, / Эзләр жир үзәгеннән, / Җир тарихын язып булыр / Төркиләр
эзләреннән.
«Бармы ул халык хәтере?» (2009) шигырендә өметле рухның, көткән азат, бәйсез
тормышның киләсенә ышанычының кимегәне сизелә. «Адәм кешеме соң, илен җуйган
хәлендә» җөмләсе шомлы, тәшвишле, җанны эретердәй хисне сагыш дәрәҗәсенә күтәрә.
Дәүләтен югалткан халык телен дә саклый алмый, теле беттеме, ул мөстәкыйль милләт
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
140
буларак яшәүдән туктый.
Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Сөләйманның шартлылыкка, чуар төсләр
уенына, яшерен серлелеккә, символларга корылган шигъриятен тар традицияләр
йогынтысында гына бәяләү мөмкин түгел. Ул Көнчыгыш шигъриятенә барып тоташкан
романтик алымнардан йөз чөермәсә дә, робагый, газәл, мәдхия, мәрсия кебек жанрлар белән
тоташ мавыгу чорында да бу «чиргә» бирешмәде. Интертекстуальлеккә, шартлылыкка,
метафорага таянуында, шигырь шәкелен төрләндерүендә рус һәм дөнья әдәбияты
казанышлары белән танышлыгы сизелә. Шагыйрь татар сүз сәнгатенең ачышларына киң
таянса да, берәүне дә кабатламыйча, чуер ташлар өстеннән аякларын каната-каната атлап, үз
сукмагын эзли. Ул үзенең остазлары итеп Орхон-Енисей язмаларыннан алып, суфый
шагыйрьләрнең Аллаһка табынуларын да читкә тибәрмичә, Акмулла хикмәтләрен, Тукайның
мәрсия- мәдхияләрен үрнәк итеп алып, Такташ, Туфан, Ш.Анак, Р.Фәйзуллин («Бәягезне
беләсез Сез»), Р.Харис («Җир өстендә чак-чак...») эзләнүләренә таянса да, фәлсәфи-
интеллектуаль юнәлеш вәкиле Сөләйманның рухына иң якын, иҗади аң үсешенә иң тирән
тәэсир ясаган шагыйрь Дәрдемәнд хәзрәтләре. Иҗатына эчке ышаныч, зиһен императивы,
фикер юлламасы биреп торучы эпиграфларның күбесе атаклы «Кораб» авторы әсәрләреннән
алынуы да шуңа дәлил. Милли рухтан югалмаган һәр татарның йөрәгендә, телендә яшәгән,
тәне белән бер иткән Дәрдемәнд каләменнән төшкән шигъри кодар Сөләйман әсәрләренең
аһәңен, интертекстуальлеген билгелиләр.
Халык хәтере — мәңгелек
... Җир йөзенә карап,
Тәңре уйга калды.
Сөләйман. «Җир йөзенә»
Әдәби әсәр үзәгенә тарихи теманы алган язучыны мин ике яклы пычак өстеннән
баргандай күз алдына китерәм. Бер яктан, вакыйга-хәлләрне дөрес яктырту ихтыяҗы,
хакыйкать хакы чабуыннан «тартып» торса, икенче тарафтан, ул сурәтле фикерләү,
сәнгатьлелек, кызыксындыру чаралары турында да оныта алмый. Ике якка да хилафлык
китермичә, алтын урталыкны таба алганда гына сүз остасы төрле даирә укучысының
зәвыгын канәгатьләндерә ала.
«Ташъязмалар», «Тамырлар» (1998-1999), «Иске Казан» (2010) поэма- дастаннарында,
күпсанлы шигырьләрендә, Сөләйман миф-риваятьләрне, сакланып калган истәлекләрне,
халык аңында безгә килеп җиткән мәгълүматларны, үз хыял җимеше белән тулыландырып,
шанлы вә аянычлы тарихыбызны иңләргә омтыла. Бу әсәрләреннән Сөләйман татар җанлы
шагыйрь буларак кына түгел, ә гомерен тарихыбызны төрле чыганакларга таянып өйрәнүгә
багышлаган археолог, халык иҗатын өйрәнүче галим кебек тә күңелдә кала. Әмма ул
поэзиянең, гыйльми хезмәтләрдәге шикелле, тарихны коры тел белән, эзмә-эз сөйләп бирүне
өнәмәгәнен сиземләп, чыганакларны әдәби алымнар, лирик чигенешләр, үз хисләре белән
аралаштырып, бизәп, чигеп барырга тырыша. Җөмләдән, «Ташъязмалар» поэмасы кышкы
озын кичләрдә ил картының маҗаралы әкиятен тыңлап утыргандай алым белән башланып
китә.
Борын-борын заманда / Казан атлы калада. / .... / Яшәгән, ди, торган, ди, / Татар атлы бер
халык.
Автор композицияне «уйнатып», тарих баскычларын сурәтләүгә керешкәнче, халкының
хәзерге аяныч хәлен образлы, хәтта күпертү, гипербола алымы белән күз алдына бастыра.
Бу халык булган эшчән, / Тәм таба белгән эштән, / Тик берчак хәтәр давыл / Акылын алган
савып. («Ташъязмалар»)
Кыйбласын җуйган һәм йокыга талган кавем «кышын урак» урып, «җәен буран» куып,
ягъни уңайның гел киресен сукалап яши башлаган. Әле генә дөнья кендеген кулында тоткан
халыкның караңгылык базына тәгәрәвен, мескенлеккә төшүен көтеп, хәтта шуны оештырып
йөргән «күрше көлә бот чабып», «кидереп сиңа камыт». Ваемсызлыгы, сизгерлеген югалтуы,
бердәмлеге җитмәве нәтиҗәсендә шул хәлгә төшүеннән шагыйрь, Тукайның «Безнең милләт
үлгәнме, әллә йоклагангынамы?» мәкаләсе рухында, газиз халкыннан яшь аралаш көлә.
Әкияти башлам олы бер милләтнең мәңгелек фаҗигасен сурәтләүгә алып чыга.
«Тамырлар» поэмасын автор, артык гади вә гадәти күренсә дә, көндәлек яшәешебездә
СӨЛӘЙМАН
141
ифрат мөһим, хәтәр елларда ач үлемнән алып калган бәрәңгегә мәдхия белән башлый. Кызык
янәшәлек бит: дәүләтләр тарихы һәм бәрәңге.
Кызыл чишмә. Арт бакчада. / Бәрәңгедә халык. / ... / Бакча тутырып / Җир елмаямыни — /
Сызылып яткан буразналар / бәрәңгегә тулы.
Туганнары, авылдашлары белән, дөньясын онытып, бәрәңге алып ятканда, «Алмас хан
тулпары» шагыйрьнең иңбашына кагыла, колгына тия. Шул рәвешле, ун гасырлар үтеп килгән
«ут аргамак», үткәнне бүгенгегә ялгый.
«Иске Казан» поэмасының тәүге юлларында, укучыны тәшвишкә салып, даны истәлек-
риваятьләрдә сакланган борынгы шәһәр тарихы, корылган урыны турында фикере, гөманы
белән уртаклашырга чакыра.
Риваятьләр берсен-берсе этә, / Дистәләгән бәхәс, сүз — дары — / Иске Казан кайчан, кайда
булган? / Кемнәр салган нигез ташларын. («Иске Казан»)
Бу поэмаларны мавыктыргыч башлам гына түгел, ә фабула өлгесенең үсеше, үткәнебезгә
хәзерге халәтебез вә аң үсешебез югарылыгыннан бәя бирү якынлаштыра. Структур үзәк-
берәмлекләр буларак берничә юнәлеш өскә калка: Тарихи аң, Көчле шәхес, Гыйбрәт
фәлсәфәсе. Алтай-Азия-Идел-Урал киңлекләрендә сугышып, мал үрчетеп, иген игеп, ямьле
туйлар үткәреп яшәгән төрки кавеме мәдәни үсешендә дә шактый уңышларга ирешкән икән.
Шагыйрь фикеренчә, тиешле бәяләрен алмаган Орхон-Енисей язмалары — киләчәк
ядкярлары. «Гасырлар үтәр, меңәр еллар яңа милләт янә эз эзләгәндә», Күлтәгин киңәшләрен
әйләнеп үтә алмас! Төрки-татар ыруларының тарихи уңышлары белән «мактануны», бар
җаваплылыкны үз өстенә генә алмыйча, шагыйрь сүзне әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән,
һәр шәйгә битараф, тарих шаһиты җилгә «ышанып» тапшыра.
Җил сөйләде: / — Бөек иде бу халык, / Җиде күктән куәт алып, / Җиде ил корган халык.
Лирик каһарман, җае чыккан саен, үзенең шул халыкка мөнәсәбәте барлыгын сиздерергә
ашыга.
Урта диңгез — Олы диңгез — / Ияр тигән кыргый ат. / Таныдыңмы мин — кыпчакны, /
Хәтерең, диңгез, яңарт! («Урта диңгез — олы диңгез»)
Татар-төркинең дала киңлекләрен йөгерек аргамакларда иңләгән чорларын шагыйрь
сөенечен яшермичә, буяуларның җетеләрен кызганмыйча сурәтли.
Һәр дәүләти берләшмәнең башында кыю, тәвәккәл, оештыру сәләтенә ия, алдан күрә
белүче көчле шәхесләр торган, ди шагыйрь. Төрле чыганаклар, миф-риваятьләр, истәлекләр,
язмалар (әйтик, Ибне Фадлан сәяхәтнамәләре) аша исемнәре безгә килеп җиткән Күлтәгин,
Илтәреш, Билге каган, Атилла, Алмас, Илкан ибне Сәлим, Кубрат хан углы Кодрак, Мәрҗән
шәһәре ханы Тырышмал, Габдулла хан һ.б. шәхесләребезне горурлык белән искә ала.
Оялмыйча, яшермичә сүз катырлык олы тарихын, бөек драматург Шекспир әсәрен күтәрерлек
(«Отелло» трагедиясенә прототип итеп, «Җиһангир ир... Үлемсез төрки», һуннар каганы
Атилла образын алган дигән фараз күпчелек галимнәрдә теләктәшлек таба) бабан булганда,
ничек инде күкрәккә какмый түзәсен! Үткәненне онытасын, юк киләчәген, дип, кызык сүз
өчен генә әйтмиләрдер.
Элгәргеләр яулаган биеклекләр күңелен күтәрсә, җибәргән хаталары әрнү, сызлану,
экзистенциональ сагыш, сыкрану уята. Чал тарихка барып тоташкан үткәнендә,
замандашыбызда горурлык хисе уятырлык батыр уллары, матур, чая кызлары күп булса да,
шагыйрь хыялы «тапкан» мифик көч — давыл (укы: ваемсызлык, битарафлык, хакимият,
байлык өчен көрәш) бер-бер артлы Скиф, Ьун, Сөн, Атилла төзегән төрки-кыпчак-һуннар
дәүләтен, Күк түрк каганатын, Кубрат хан, Урта Идел болгарын, Алтын Урданын турыдан-
туры варисы Казан ханлыгын тарих бар ханнары, вакыт зилзиләләре астында күмеп калдыра:
«Иске эз тузды кинәттән, / Тузды кыйбласын җуеп».
Сөләйманнын шигъри фикерләвендә миф-риваятьләр чыганакларнын ин мөһим
катламын тәшкил итә. Телдән-телгә, буыннан-буынга тапшырыла килеп, безнен көннәрдә дә
патриотик янгырашын югалтмаган кырык кыз турындагы легенда эчтәлегенә таяну
«Тамырлар» поэмасынын мәгънәви офыгын кинәйтеп җибәрә. Туган илне яклауда батырлык,
кыюлык үрнәге күрсәткән каһарманнарны югары өслүб белән олылау, мәнгеләштерү героик
дастаннарнын бер юнәлеше, йөзек кашы. Биләр каласын монгол баскынчыларына бирмәс
өчен кырык кыз, кулларына корал тотып, тигезсез көрәшкә күтәреләләр һәм тарихка «Кызлар
тавы» дип кереп калган биеклектә барысы да һәлак булалар.
Халык хәтерендә, риваятьләрдә мәнге яшь, чибәр булып калган кызлар «Дошманга кол
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
142
булганчы» сугыш кырында үлемнәрен артыграк күрәләр. Тормышны бизәп яшәргә дә яшәргә
лаеклы гүзәлләр язмышы тезмәгә мон, сагыш алып керә. Бу әрнү — мәнгелек: «Унлап гасыр
яралардан кан тама».
«Аю каны» поэмасында рухи омтылыш, азатлык хыялы гомумкешелеккә хас гамәли-
рухани эзләнүләр юлына алып чыга.
Кайда кыйбла? Кайда урман? Кем иректә? / Мин читлектә, мин — читлектә! / Бу читлекне
күрә алмас маңгай күзе, / Күрелмәс ул, ачылмаса күңел күзең. («Аю каны»)
«Кыйбла», «Күнел күзе», «Читлек» кебек күпмәгънәле символлар укучынын хис-хыялын
уятып, вакыйга-хәлләрне үзенчә бәяләргә урын калдыралар.
Сөләйман үткән белән хәзерге арасында туктаусыз диалог — әнгәмә алып бара. Җан
әрнүе, уйланулары илә укучысына, замандашына, бигрәк тә милләт язмышына битарафларга
мөрәҗәгать итеп, кирәк булганда усалланып та ала, «Язганнарым сиңа түгел, битараф җан,
Синең күңел кымшанмаста ...» кебек әхлакый чигенешләр ясый.
Җаны булган, бер уйланыр, ачылыр да, / Тик соң булыр милләт диеп очынырга.
Татарнын киләчәге бармы, таны бер атармы дигән сорауга да, шагыйрь җавапны үзе
бирми, үткән белән киләчәкнен бердәмлеге нәзарасына таянып, халык иҗатына мөрәҗәгать
итә, өмет чаткыларын шуннан эзли.
...Татарга өмет багларга / Ике тамга төгәл, имди. / Гүя хәбәр бирә безгә / Риватьяләр
төгәл, имди. /. . . / Һәр риваять илтә хакыйкатькә, / Ә хакыйкать бары Алладан. («Иске Казан»)
«Мәхәббәтне таный безнең күзләр...»
Сөләйманнын мәхәббәт лирикасына күземне курс эшләре белән КДУнын татар
факультеты студентлары «ачты». Талибәләрнен кырыс вә төгәл фәннәр әһеле каләменнән
төшкән шигырьләрендә мәхәббәт, сөю-сөелү бәхете, шатлану, сыктану, сызлану кебек һәр
инсан башыннан уза торган мәнгелек хисне табигый нәфислегендә сурәтләвен яратып кабул
итүләре турында мөкиббән китеп язулары һаман да хәтердә.
Йөрәк әрнүеннән улый-улый, / Мендәр белән йөрәк арасында / Күпме төннәр сыттым / Мин
юләр, / — дип, эчке халәтенә үзенә кырыс бәя бирә алган лирик затның бәргәләнүләренә,
гыйшык утында күбәләк кебек януларына багышланган «Таң калдым чәчкәгә күз атып...»
бәйләменә кергән «Җылы сүз дип» (1996), «Сагынганда» (1996), «Янар чәчкә» (1994),
«Үкенмәм» (1998), «Дөреслектән дөреслеккә» (2007), «Мәхәббәт» (2009) кебек берсен-берсе
тулыландырып, ачыклап килгән шигырьләре Сөләйманны иң нәзберек мәүзугъта да үз сүзен
әйтә алган лирик дип атарга мөмкинлек бирә. Югарыда өзек китерелгән «Йөрәк әрнүеннән
улый-улый...» (1998) парчасында мәхәббәт Мәҗнүненең йөрәген сөйгәненә ача, олы дөньяда
кыйбласын таба алмыйча бәргәләнүен, җавап хисләренә дәгъва итмәсә дә, тирән кичерешенә
табынуын, алдануында да ләззәт табуын дулкынланмыйча, битараф кабул итеп булмый.
Шигырьнең «...Җәрәхәтсез тумый Сөюләр», дигән соңгы юлы һәркемнең яшьлеген, ике кеше
арасында җанлы күпер сузган, аң белән бәяләп булмастай сихри хиснең гашыйкларны бер
күкләргә чөеп, икенче очракта авырттырып җиргә ташлаган илаһи, тылсымлы көч булуына
инандыра. «Янар чәчкә» шигырендә бу тойгы нәкъ шундый «бәясен» ала: «Янар чәчкә — / Сөю
— ачылмас мәңге дә, / Сагынмыйча, утлар йотмыйча». Тиңсез мәхәббәт тойгысы кичергән
затны кызганасың да, хисләренең риясыз самимилегеннән көнләшеп тә куясың.
Хатын-кызның гүзәллегенә, камил матурлыгына лаеклы чагыштырулар, буяулар,
нәкышләр эзләвендә шагыйрь үзен чикләми.
Синең күзләр зәңгәр күккә ятыш, / Кара күзләр зәңгәр алмалы, / Синең күзләр сихри күлләр
булды, / Кергән идем — чыга алмадым. («Синең күзләр»)
Сынландыру-метафораларны нигездә тирәлектән, табигатьтән алса да, бу даирә генә
күркәмлекнең илаһилыгын ачып бетерә алмагандай тоелганда «ярдәмгә» күк җисемнәре
чакырыла.
Кил әле, таң гөлем, кил әле яныма, /Йөрәккә ут салып, бер елмай. /Ал кояш нурлары сирпелә
йөзеңнән, / Бердәнбер тиңдәшең — тулган ай. («Кил әле, таң гөлем...»)
Сөләйманның лирик каһарманы «Таң гөле», «Кояш нурлары», «Тулган ай», «Канатлы
фәрештә» кебек шәрекъ шигъриятенә хас романтик сурәтләү чараларына таянып, сөйгәнен
тиңсез югарылыкларга күтәрсә дә, сөю хисеннән иреннәре иренгә тигәнче үк исерсә дә,
натуралистик тупаслыклар дәрәҗәсенә төшми, зыялы, айдын шәхес булып кала. Сурәтләү
СӨЛӘЙМАН
143
чараларын сайлауда аның төп таянычы, үзен «тикшерү» бизмәне — халык иҗатында туган
образлар системасы.
Авыл кызларының матурлыгын, тыйнак бөеклеген сурәтләүдә шагыйрь бизәкләү
чараларының иң җетеләрен таба. «Кизләү суы, чәй суы» шигырендә Тукай еш вә яратып
кулланган 15-16, 16-15ле силлабик шигырьдә Сөләйман үзен иркен сизә.
Вак-вак басып уза кызлар — сыгыла Бүре басмасы, / Җилфер-җилфер уйный җилдә ефәк
калфак тасмасы.
Халык иҗатында яшәү, тереклек чыганагы, сафлык, илаһилык символы — Чишмә, бигрәк
тә гүзәл Чишмә кызы — Сөләйман лирикасында илһам, яктылык, нур чыганагы буларак
үстерелә. Чишмә олы, бөек вә кодрәтле көч буларак калка.
Кил яныма ком бураны булып, / Чишмә булып типсәм дә / Үкенмәм. («Үкенмәм»)
«Чишмә кызы» Сөләйман иҗатында, А.Блокның «Прекрасная дева», Һ.Такташның «Урман
кызы» кебек, тыйнаклык, сафлык, мәхәббәтенә тугрылык кебек сыйфатларны үзенә җыеп
алган гомумиләштерелгән образ-маска дәрәҗәсенә күтәрелә.
Мәхәббәт хисен чуар төсләр уены, яшерен серлелек белән, аллегорияләр катламына,
традицион образларга таянып иҗат ителгән интим лирикасындагы матурлыкка табынуын ул
татар тарихына, якыннарына багышланган лиро-эпик әсәрләрендә дәвам иттерә.
«Иске Казан» поэмасында шагыйрь ике яшь йөрәкнең кушылуын, буяу- нәкышләрне
кызганмыйча, ихластан, якын күреп сурәтли. Берничә гасыр элек булган хәл-әхвәлләр
турында шагыйрь, шул вакыйгаларның шаһиты булгандай, үзе шул туйда катнашкан
кешедәй, ягъни диахрон һәм синхрон алымнарны аралаштырып (берсе — Болгар
дәүләтеннән, икенчесе — Казан ханлыгы кешесе), дәвамлылыкка, күчешкә ишарә ясый.
Иң чибәр ул — Гайшә, / Иң батыр — Хаҗитаз, / Мәхәббәт чәчәге — кызыл туй, / Болгардан
моң алып, / Казанда яр табып / Булдыгыз бертигез яр-ярлар. («Иске Казан»)
Шагыйрь укучыны сөю-сөелү, мәхәббәт сынавы үтә алган кеше генә бәхетен таба дигән
нәтиҗәгә этәрә сыман. Сөләйманның мәхәббәт лирикасында хис кичереш ничек кенә
туарылмасын, ахыр чиктә, ул барыбер акыллы башлангычка буйсына. Ислам тәгълиматының
төп таянычларыннан берсе — Акыл. Суфи шагыйрьләр иҗатындагы шикелле, өстен көчләр
белән аралашканда, Аллаһка табынганда, Акыл өстенлек итсә, чәчәк, хатын-кыз матурлыгына
мөкиббән киткәндә, хисчәнлек алга чыга, физиклар белән лириклар арасындагы мәңгелек
бәхәстә үзеннән-үзе хәл ителә сыман.
«Мәхәббәт» (2009) шигырендә Сөләйман бу олы хисне ике кеше арасында туган
мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыруның берьяклы булуын искә төшерә. «Дөньяның
кендеге, барлыгы — ярату» фикерен калкытып куя да аның мең төрле чагылышлары булуын
исбатларга керешә. Арада иң мөһиме, хәлиткече — «Аллага мәхәббәт, мәхәббәт — Аллага!»
Гаилә корырлык, нәселеңне калдырырлык мәхәббәтеңне табу Аллаһ бүләге, бу илаһи хиснең
кадерен белеп, аны бәллүр савытны тоткандай, саклый алырга да кирәк. Өченче мәхәббәт —
дөньяга, «Дөньяга мәхәббәт — ярату» дигәндә, автор дөнья төшенчәсенә якыннарыңны, туып-
үскән җиреңне, милләтеңне, туган телеңне, табигатьне яратуны да зиһен уңында тота.
Шагыйрьнең иң ихлас, тирән мәхәббәте — үз халкына, аның үзен татар дип атаудан
курыкмаган, оялмаган һәр кешесенә. Бу төр шигырьләрендә ул халыкның язмышы сагышлы
булуын, хәсрәтнең ерак тарихтан килгәнен һәм бүгенге сәбәпләрен ачарга омтыла. Милли
мөстәкыйльлекнең, хәтта гаярь 90 нчы елларда да (ул чорда Җәүдәт Сөләйманов иҗтимагый
хәрәкәтнең узаманнарыннан иде) тулы булмавын, кәгазьдә генә калуын, хәтта милли
атрибутикабызны да үзебез теләгәнчә сайлый алмавыбызны тапталмаган, көтелмәгән образ
аша әйтеп бирә:
Татарстан ярасына ак бинт булып / Ай сузылган... (Татарстан флагына карап...»)
Олы шәхесләр — милләт таянычы
Кысынкы, авыр шартларда үз милләтенең азатлыгы өчен көрәшүчеләр — чын фидаи
каһарманнар. Шагыйрь милли рухлы, халкыбызның таянычы, эш-гамәлләре белән аның
йөзек кашы булырдай, камил инсан турындагы идеалына туры килердәй олы җанлы
шәхесләрне ерак үткәннән генә эзләми, ә бүген арабызда көн күргән яисә яшәп киткән
затларыбыз арасыннан күреп ала һәм аларга ода-мәдхияләрен багышлый. Үрнәк алырлык
шәхесләрнең берсе итеп ул, фәһемлеге, күп телләр белүе, милли мәсьәләләрне кыю рәвештә
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
144
калкытып куюы белән әлегәчә эшләгән мәгариф министрлары арасында, дәрьядагы таш кыя
кебек күтәрелеп торган, «Татар кешесе шундый була ул», дип, дөньяга күрсәтерлек ир-егет
Мирза Мәхмүтовны шигъри пьедесталга күтәрә.
Берәүнең газиз халкына / Шәм даулап китә көче, / Бар шәхесләр милләтенә / Үзен ялкын
итүче. («Үтә еллар, уза гомер»)
Икенче бер шигырендә ул аны бөек алман шагыйре Гёте һәм тел галиме Добровскийлар
белән янәшә куя һәм өчесенең дә поэзия, фән, мәгърифәт белән үз халыкларына һәм алдынгы
фикергә нур, яктылык алып килүләренә басым ясый. Аларның файдалы эшчәнлеген «сихри
кайнар чишмәләр»нең шифалы сихәтенә тиңли: / Аң сихәте, җан сихәте даһилардан, /
Шигърият, илаһи тел һәм мәгърифәт... («Иоган Гёте, һәм Добровский, һәм Мәхмүтов»)
Сөләйманның рухи дөньясына аеруча А.Арсланов, Х.Бигичев кебек сәнгать кешеләре, сүз
тылсымына ия шагыйрьләр якын. Күренекле артист, нәфис сүз остасы Айрат абыйга
багышланган «Ак битләрне каурый каләм бизәсә дә ...» (1994) исемле 12-12 иҗекле, «шигырь»
белән «бәгырь»не кафияләштергән әсәре классик силлабик калыпта язылган. Әсәрне
укыганда мәһабәт тавышына тиң гәүдәле, ак күлмәккә кара күбәләк таккан, сәхнә күрке Айрат
Арсланов күз алдында тора. Шул сурәт лирик каһарман күңелендә сызлану уята: «Шырпы
суырам бәгыремнән рифма берлә. / Сызлануларым басылсын дим, тынсын бәгырь».
Бөек җырчыбыз, «көмеш телле» Х.Бигичевка багышланган мәрсиясендә «ак кәфен»,
«язмыш лачын», «кара тамчы»га әйләнгән «яп-якты ай» кебек сурәтлелек системасы
югалтуның зурлыгын, мәңгелеген йөрәккә җиткерә.
Шагыйрь Равил Бохараевның әтисе, атаклы математик Рәис Бохараев наменә юлланган
мәрсиясе («Ялгыз имән», 1993) Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романының
символикасын искә төшерә.
Идел кадәр Идел ярын тота / Тере субай — ялгыз имәннәр. / ... Ә елгада сал-сал имән ага, —
/ Имәнлектә кичә күргәннәр. («Ялгыз имән»)
Әлбәттә, башка шагыйрьләр иҗатындагы шикелле үк, аның язганнарында да сәнгати
биеклек дәрәҗәсенә күтәрелмәгән, үзенә генә таныш, милли мохитебездә эз калдырмаган
кешеләргә багышлауларда җитәрлек (Флүскә, Илсурга, Аликка, Ш.Рамилгә һ.б.). «Безнең
җизни мунчасы» (1985) кебек иҗатының башында язылган шигыре «Шәкерт дәфтәре»ндә
калса да, Сөләйман тәхәллүсле әдип берни югалтмас иде. Исемнәре зурдан кубып бирелсә дә
(«Тормыш — балан...», «Тормыш — гармун...»), кебек юллыкларының чикләвек эчендәге
төшенә җитү өчен берничә акыл тешеңне сындырасы була.
Г.Исхакый әйткәнчә, «сүземез» милләткә мәхәббәт, аны яшәтү өчен көрәш, җан ату
турында бара ич. Бу мәүзугъны ачыктан-ачык яктырткан, үз халкыңның язмышы, киләчәге
өчен борчылып, әрнеп язылган шигырьләр Сөләйман иҗатында мөһим урынны алып торалар.
«Татар булу-булмау белән үзгәрәме Җир йөзе?»нең асылында татарны саклап калуның
үзеннән башка берәүгә дә кирәкми, ә кемнәргәдер аның башка халык эчендә эреп югалуы
кулайрак, олы сәясәт нәкъ шул юнәлешне алып бара дигән фикер ята.
Татар халкының гореф-гадәтләре, туган теле белән тормыш сәхнәсендә саклап калдыру
өчен көрәш рухы «Казан утлары»нда (2013, №9) басылган иң соңгы шигъри тупланмасының
асылын тәшкил итә.
Шигъри юл булып сузылган / Татарның яше — каны. / Энә очларында түгел, / Шигырь
эчендә җаны.
Шул ук шигырендә ул халкының шигъри җанына, югары өслүб белән, нәкъ Тукай рухында,
мәдхия яудырырга да онытмый.
Һәр аваздан саркыла моң, / Һәр авазы — бер гомер. / Халык — үзе шагыйрьдә ул, /Халык ул
үзе — шигырь «Кайда татар? Кайда тел? дип...»
«Мин татар» дип дөньяга оран салуның кайтавазы «тар-тар» булып кайтуы, кылы
тартылган, өзеләм-өзеләм дип торган йөрәк рәнҗүе, җан әрнүе дәрәҗәсенә күтәрелә. Гаепне
лирик зат читтән эзләми, шул хәлгә төшүебезне милли горурлыгыбызны югалту, аң үсеше
дәрәҗәбезнең тиешле югарылыкта булмавы белән аңлата, мәгәр акламый.
Татар диеп сөрән салдым миргә. / Тар-тар булып кайтты кайтаваз, / Татар үзе / Үзен
югалтканда, / Татар иле кире кайталмас!/ «Канатларны — каурый-каләм иттем...»
Сөләйман туган халкының бүгенге аянычлы халәтен бөтен гаҗизлеге белән йөрәге аша
уздыра. Моңа инану өчен «Татарга», «Ә һәлакәт якыная минут саен», «Болгар җиле», «Дәүләтле
СӨЛӘЙМАН
145
татарлар», «Татар йорты», «Шәһре Биләр», «Әбиләр чуагы килер бер таҗ булып» кебек тулы
бер бәйләм тәшкил иткән шигырьләрен укып карау да җитә.
Олаулап татар сагышы, /Бәгыре челтәр-челтәр. /... / Сагыштан сагышка чаклы / Тарих
килә тоташып, дип яза «Бәхет сагыш — бер көянтә» әсәрендә.
Ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган газиз телебезгә мәхәббәтендә, аны олылавында
(дөрес, күп очракта публицистик рухтарак) шагыйрь бернинди чикләүләрне, пышылдап
сөйләшүләрне кабул итми. Милләт балаларын, телдән башка, бер үзәккә җыйган, үзаңын
уяткан башка көч юк.
Тел бит ул — җан, тел бит ул — моң, / Үксер дөнья, тел югалса, / Соң булыр, соң ... / . . . / Тел
ул — Һава, / Тел ул — Диңгез, / Тел ул — Җир дә; / Кошлар кебек тезмә-тезмә / Оча сүзләр Тел
күгендә... («Ташъязмалар»)
Тел, аның төп берәмлеге сүз — Сөләйман өчен мәңгелек сер, тылсым. Аның кодрәтле,
магик көчен ачу юнәлешендә шагыйрь туктаусыз эзләнүләр алып бара, кыю тәҗрибәләр ясый.
Үз ягының сөйләменнән яңа сүзләрне әйләнешкә кертү, бер хәрефтән иҗекләр «үрчетү»,
башлам кафия, рәдиф — барысы да хисап фәнендәге шикелле, берсе икенчесенә ялганып,
уртак мантыйкка нигезләнеп үсәләр.
Җәһәннәм дә шунда, җәннәт тә... / Җиһан сыйпап исә җитез җилләр ... («Җе дигәндә ...»)
Тән — тәм, тән — бәдән, / Тән — пәрәвез, тән — эргә. / Тән — сулыш тулы куык, / Тән —
биләү бер гомергә. («Өч бишек»)
Урыны белән мәгънәгә хилафлык китерердәй тәҗрибәләрендә ул телебезнең могҗизалы
да, серле дә көчкә ия булуын күргәзмәле рәвештә күрсәтү рухы белән яна. «Ташъязмалар»
поэмасында «н» тартыгын төпкә «җиккән», күпмәгънәле «ни» иҗеге белән башлаган сүзләрне
уртак ритмик рәткә тезә.
«Ни белән / Ниләрне / Нибары / Ничектер / Нигеннән / Ниткәндә, / Нигәдер / Нителде», —
дигәндә, / Мәгънә — дәрья бирде, / Кара сүтеп — үреп! (« Ташъязмалар»)
Кемдер бу тезмәдә нибары шигъри «уен» галәмәте, постмодернизм йогынтысын күрер,
мәгәр берәүдә телебезнең чикләнмәгән мөмкинлекләренә, шагыйрь Сөләйманның изге тел
чишмәсеннән сихәт алу сәләтенә шик белдерергә җөрьәт итмәс.
Дөрес, мәгънәсе артык «эчкә яшерелгән», какофоник мавыгуларында, тышкы яңгырашка
корылган тезмәләрендә, ул В.Брюсов, К.Бальмонт, В.Иванов, Ф.Сологуб, яшь Такташ, Г.Кутуй,
К.Нәҗмиләрнең модернистик экспериментларына ияреп киткәндәй дә тоела. Менә
«Тамырлар» поэмасыннан бер мисал.
Көмеш тояк, / Тыбы-дып! Тыбы-дып! / Калбем тоя — / Ярымайлы ат тоягы / Җиргә бәхет
уя...
Татар шигъриятенең ерактан килә торган асыл бер сыйфаты — табигатькә сабыйлык
катыш хуҗаларча мөнәсәбәт. Сөләйман иҗатында табигать матурлык күрке генә түгел, ә
кешелекнең фикердәше, яклаучысыз халыкның сыену, кайгы- хәсрәтен агызу, ярсыган
күңелен тынычландыру бишеге. «Олы елга ташымый калмый язын» (1997), «Көмеш ятьмәле
ул...» (1996), «Онытканда ник искәнен...» (1996), «Җәй. Иң рәхәте» (1996), «Кышкы урман.
Аккош күле» (2010) кебек шигырьләрендә Сөләйман табигать тормышын каударланмыйча,
рәссамнар төгәллеге, психологик күзәтү нечкәлеге белән «киндергә» төшерә. «Үлән арасында
имән» (1996) шигырендә лирик каһарман табигатькә, җанын аңлаган затка мөрәҗәгать
иткәндәй, якын итеп, дустанә сүз ката.
Синең жанын, синең егәрлек/ Сыямени фани гомергә!/Җиде буын китеп карау кирәк, / Җиде
буын җыйган моң-зар кирәк, / Синең җанны тулай күрергә.
Табигатьне нечкә-иркәлек, саклык, тын алудан куркып сурәтләгән «Арыш мыегын
кытыклап...» шигырендә С.Хәкимнең туган-үскән җиргә, аның матурлыгына мөкиббән китеп
язган шигырь-җырларына, М.Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә», «Кеше китә — җыры
кала» кебек моңсу бәяннарына рухи якынлык, аһәңдәшлекне сиземләве кыен түгел.
Арыш мыегын кытыклап, / Тирбәлә көмеш рәшә, / Рәшә белән тияр-тимәс / Арыш нидер
серләшә. («Арыш мыегын кытыклап...»)
Күренгәнчә, табигать Сөләйманның шигъри палитрасында катлаулы ассоциацияләрдә
яши, тирәлек, мохит шәхеснең рухи дөньясын ачуда мөһим урын тота.
«Нәфес» дип аталган шигырьләр бәйләмендә Сөләйман галәм, дөнья, инсан төшенчәләрен
аңлатучы, бар диннәргә дә мөнәсәбәтле эзотерик (яшерен сере аерым кешеләргә генә
ачылган) тәгълиматка тоташкан «Каббала» (ярмо) сүзен күпмәгънәле «Кыйбла» га
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
146
(«Кабаланма кыйбла күренми дип ...») китереп бәйли. Халык теленнән әдәбиятка кергән бу
сүз-төшенчә, бер яктан, җиһанның күңел күзе белән генә күренә торган ягына ишарә ясаса,
икенче тарафтан, көнкүреш дәрәҗәсендә борынгыдан килгән, аеруча зыялыларга нисбәтән
кулланыла торган, «аның кыйбласы юк, аңа ышануы кыен», кебегрәк үтергеч бәяне эченә ала.
Кыйбла юкта жил дә исми хәтта, / Җилгә кыйбла — һава җылысы. / Төрки халык дәүләт
— җирен җуйган, / Алмаштыра торгач кыйбласын. («Ташъязмалар»)
Сөләйманның шигырь-поэмаларында кабатлаудан туймый торган фикере — үз милли
гореф-гадәтләребезне саклау, үткәндә яулаган үрләргә тугрылык, дәвамлылык. Ислам динен
кабул итүне алгарыш, халкыбызны саклап калган ышану санаса да, татарларның үз диннәре
Тәңречелектән китүне, бигрәк тә, беренче үз әлифбабыз рун имлясын саклый алмауны зур
югалту дип саный. Үз диннәренә, тәүге әлифбаларына таянып, гаҗәеп зур икътисади, мәдәни,
фәлсәфи биеклекләр яулаган япон, кытай халыклары белән соклануын яшерми. Яңалиф
имлясын, аның татар теле үзенчәлекләрен чагылдырудагы уңайлыкларын куәтләп, «латин —
язма рун нигезле», дип, кирилл хәрефне «сыер сырты әлифбасы»на тиңләп, сарказмын чыгара.
«Ташъязмалар» поэмасының «Тел чишмәсе», «Рун язуы», «Әлифба» кебек бүлекләрендә
төрки халыкларның уртак Дзен-җан фәлсәфәсенә туктала. «Җан шигърият — көмеш чишмә»
— төрки халыкларының йөрәгендә яши һәм ул будда диненең Япониядә киң таралган бер
мәзһәбенә (рус телендә чыккан шигырьләр җыентыгын «Фиолетовый дзен» дип атый) якын,
шуңа тартым икән.
Кичер, Тәңрем, серләреңнән авыз итсәм. / Мин бер тамчың, фал салырга җөрьәт итәм: /
Төрки телгә җан шигърият көмеш чишмә, / Татар теле шул чишмәдән инеш икән.
(«Ташъязмалар»)
Сөләйман халыкның аң төпкелендә яшәгән мәзһәби юнәлешләрне әле капшап, барлап
кына килә. Аларның тарихыбызда тоткан урынын, башка, алга киткән милләтләр белән
уртаклыкларны, аерманы өйрәнү киләчәк эше. Һәм аны бер кеше генә, бигрәк тә шигъри
юлларда, аңлатып бирүне үз өстенә ала да алмый. Икенче яктан, булсын шагыйрь, булсын
галим нинди генә милли җанлы, аның мәнфәгатьләренә бирелгән булмасын, үз чорыннан
сикереп чыга алмый. Шулай да: Сизәсеңме, якынайдык / чиксезлектә / Уйга уй бар. / Җанга җан
бар / Өзелмәс җеп — / фикерләрдә очрашулар. («Җидегән йолдыз чүмеченнән...»)
Нәтиҗә урынына...
Сөләйман иҗаты — хәзерге татар сүз сәнгатенең тиешле бәясен алмаган күренеше. Ул
татар әдәбиятының меңьеллык казанышларына, халык иҗатының, җыр-бәетләреннән
бигрәк, мифологик катламына таянып үссә дә, аны традицион шагыйрьләр рәтендә өйрәнү
нәтиҗә бирмәс иде. Сөләйман — көтелмәгән борылышлар, озын-озын поэмалар һәм ифрат
кыска күләмле лирик шигырьләр авторы. Аның табигатенә экзистенциальлек, моңлы сагыш
(көйле җыр мәгънәсендә түгел), шартлылык, сыну (сыгылу түгел) хас. Шагыйрьнең күпчелек
әсәрләре сер, ачкычы еракка яшерелгән тылсымлы сандыкны хәтерләтәләр. Менә шул
шигъри сандыкка пәйгамбәребез (Сөләйман) бүгенге яшәешебезне, бай тарихыбызны
сыйдыру рухы белән яши. Үткәнебезнең җиһангир ирләре арабызда яшәгән, хәрәкәт иткән,
ялгышкан, кызын кияүгә биргән җанлы шәхесләр булып җир катламын, күк капусын «ачып»
алдыбызга килеп басалар. Хәтер җебе аңа үткән белән хәзергене бердәмлектә карарга
мөмкинлек бирә.
Әйтерсең лә ул үзе шул вакыйгаларның шаһиты. Мәхәббәт, табигать лирикасында ул яшь
белән санашмый яисә аның турында бөтенләй оныта, еллар эргәсен кояш нурларыдай кайнар
хисләрендә эретә. Проза, драматургия, сәнгать ачышларына таянып, жанр төрләре
арасындагы чикләрне кыскарта. Анафора, ялгау, юлларны бүлгәләү, авазлар тавышын
мәгънәгә буйсындыру алымнарын иркен куллануы сокландыра, уйландыра, гаҗәпләндерә.
Фабула канвасына юнәлешне зиһен җегәре билгели. Әлегә укучыга барып ирешкән
җыентыкларының һәр бүлеге төз, эзлекле мантыйкка корылган һәм берсе икенчесеннән үсеп
чыга.
Иҗат кешесенең киләчәген фаразлау, тегеләй язма, бу рәвешчәрәк яз, дип киңәш бирү
шикелле үк, җитди булмас иде. Тумыштан шигъри оеткы салынган шәхеснең күңел байлыгы,
сурәтле фикерләү мөмкинлеге танылып, ачылып бетмәгән сәер вә тылсымлы дөнья. Эчке
җегәре көтмәгәндә, уйламаганда, ничәмә еллар тыныч халәттә яткан вулкан кебек, тышка
бәреп чыгу ихтималы бар. Шагыйрь Сөләйман белән нәкъ шулай булыр дип ышанам.