Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨЧ ҖЫРЫ БАР БУ ГОМЕРНЕҢ

Урыс капка
Урыс капка татар авылында.

Ясагандыр үзен чын оста!

Келәсенә хәтле чуклы бизәк,

Андый капка юк тик урыста!

Урыс капка татар авылында.

Мунчалары булган чакта соң,

Үскән чакта урыс каеннары,

Ник булмасын әле капкасы?!

Урыс капка татар авылында.

Капка корып Хода бәндәсе,

Ырыс дигән матур исем кушкан,

Бәхет-капка — асыл мәгънәсе.

Бәхет кенә ачып кертер капка!

Аһ бу дөнья, шук та, кырыс та.
Кышлар гына түгел, капкалар да

Әйләнәләр икән урыска.
Урысның юк монда бер гаебе.

Тел алдында гөнаһ кылып без,

Капка гына түгел, үзебез дә

Беттек инде урыс булып без.


Тукран
Агачларны түгел, Йөрәгемне

Чукый тукран.
Ш.Гаделша

Урманда йөрим. Сокланып

Ислейтар урманына.
Кошлар тынган. Бер агачта

Тукылдый тукран гына.

Тук та тук килә, тук та тук.

Тукылдый туктап-туктап.
Тукранның эшләгәнен мин

Күзәтеп тордым туктап.

Сокланам шул тукранга мин.

Ничек итсә дә итә,

Агачны эчтән кимергән

Кортның башына җитә.

Уйлыйм аннан: безнең дә, дим,

Җәмгыять бара череп.

Эчтән аны җиз башлы корт

Кимерә — ришвәтчелек.

Ничек безне тазартырга?

Башымда яңгрый оран.

Агачларны түгел, гүя,

Миемне чукый тукран.


Туган як үрләренә
Биектауның биек таулары юк,

Калкулык та монда, үр генә.

Юллар монда һәрчак сикәлтәле —

Үр төшә дә янә үр менә.

Бормаланып Ашыт агып төшә,

Урый-урый үрләр арасын.

Әй, Ашытым, үрләр кичә-кичә,

Син диңгезгә агып барасың!

Күпме кичтем мин дә гомеремдә

Туган якның шушы үрләрен.

Үргә менеп, үрдән төшкәнемне

Төшләремдә хәтта күрәмен.

Мин гашыйкмын якташ Ашытыма,

Үрләренә туган якларның!

Үлгәч тә мин шушы үр өстеннән

Ашытымны тыңлап ятармын.


Өч җыр
Өч җыры бар бу гомернең.

Бишек җыры — беренчесе.

Әнкәң җырлаган ул җырны,

Син тиз йоклап китсен өчен.

Әнкәң җырлаган ул җырны,

Әткәсе кебек булсын, дип.

Туган телен, туган илен

Якларлык егет булсын дип.

Икенчесе — тормыш җыры.

Күп аһәңле, күп көйле ул.

Тормыш буйлап ахыргача

Озата бара сине ул.

Япан кырга алып чыга,

Алып менә биек тауга.

Йөртә озын юллар буйлап,

Һәрчак була синең янда.

Утка керсәң, ул да керә.

Синең белән төшә суга.
Авыр сүздән өшегәндә,

Сине җылытыйм дип туңа.

Әле дәртле, әле шаян

Йә гел сагыш-моңнан тора.

Бу җырыңның ниндилеге

Үткән тормышыңнан тора.

Өченче җыр җырланачак

Үз чираты җиткәч кенә.

Бәхилләшеп дөнья белән,

Бакыйлыкка киткәч кенә.

Ул җырлана җансыз гәүдәң

Ләхетеңә иңгән чакта.

Бәхилләшеп, дус-ишләрең

Башын аска игән чакта.

Җырланмаска да мөмкин ул!

Онытма син шушы хакта:

Тик ул җырны һәрбер кеше

Үзе яза исән чакта.

Ул языла һәр кешенең

Газиз хәләл көче белән,

Милләтенә мирас итеп,

Калдырасы эше белән.


Мәңгелек сәфәр
Учак яна, җилфер-җилфер,

Ялкынланып, җилпенеп.

Очкыннарның йолдызларга

Җитәсе килә менеп.

Чишмә ага, чылтыр-чылтыр,

Ашыга, кабалана.

Барып җитәргә тели күк,

Ерак диңгезгә таба.

Җилләр исә, үләннәрнең

Башларын иеп алга;

Алар да каядыр чаба —

Әйтерсең, чыккан юлга.

Бар да каядыр ашыга,

Бар да мәңгелек юлда.

Күкрәктә йөрәк ашкына —

Тәкъдирен эзләп ул да

Чыккан мәңгелек сәфәргә.

Бер гомер дигән ара...

Утка керә, Суга төшә,

Җилләргә каршы бара.


Миргазиян Юныска
Без диңгезне күргәнмени?!

Безне хәтта зур судан

Кырык чакрым читкә куган

Урыс атлы зур туган.
Без диңгезләр күргәнмени?!

Бездә кыр да дала тик.

Мингазиян Юныс бар дип

Юанырга кала тик.

Без диңгезне күрмәсәк тә,

Шәп беләбез диңгезне.

Диңгез белән таныштырып

Торгач шулай син безне.

Син диңгезне күп күрсәң дә,

Кырда яшәгән халкың

Синең өчен бар нәрсәдән

Кадерлерәк һәм якын.

Синең бөтен язганыңа

Чын бәя бирсәң әгәр,

Син — татар өчен җан аткан

Патриот - милләтпәрвәр!

Юлыгырга мөмкин бүген

Тик сине укып кына

Милләт хакында хисләрнең

Тугызынчы валына.

Син татар әдәбиятын

Диңгезгә чыктың алып.

Шул диңгездә бер кораб син,

Әдәбиятта — Алып!


Хәким урамында өмә
Казансуның уң ярында,

Сибгат Хәким урамында

Яшь юкәләр утыртабыз.

Урам гөрләп тора монда.

Өмәчеләр — язучылар.

Каләм түгел кулда — көрәк.

Шагыйрь урамын ямьләргә,

Яшелләндерергә кирәк.

Ә юкәләр гади түгел,

Бу юкәләр — Ауропадан,

Ерак Алман җирләреннән —

Солдат Сибгат эзе калган.

Алман җирен фашистлардан

Азат иткән чакта, бәлкем,

Озынторык юкәләрне

Күп күргәндер Сибгат Хәким.

Әле көз, зифа юкәләр

Кичкәч кышның кар-буранын,

Яшәрерләр, яшәртерләр

Сибгат Хәким урамын.

Сибгат Хәким урамында

Алмания юкәләре —

Кислород фабрикалары —

Казаныбыз үпкәләре.
Ә сугыштан Сибгат-солдат

Кайта чирле үпкә белән,

Ярым тере хаста булып,

Немецларга үпкә белән.
Без кичердек алманнарны,

Яшәп булмый үпкә белән.

Алманнар шагыйрь үпкәсен

Бәхилләтә юкә белән.

Сөю киткәч
Сөю китте миннән,
Сөю китте.
Җаным калды торып
Буш зал кебек.
Яңгырамый хәзер анда җырлар,
Яңгырамый анда хәзер көлү.
Сөю китте миннән,
Сөю китте.
Сусыз ваза кебек
Калдым торып.
Бер яме юк хәзер ул вазаның —

Чәчәкләре күптән беткән корып.
Нидер кала
Башта күкрәп сөю килә безгә.
Көткән сөю килә!
Чәчәк ата язгы бакча булып —
Күңел уйный, көлә.
Гомер үтә, сөю бездән китә.
Бакча корый, сула.
Тик хәтердә мәңге сулмый торган

Хатирәләр кала.


Муза килгән иде
(Шаяру)
Зөлфәткә килсә Муза,

Шундук шигырьгә уза.
Л.Лерон

Төн уртасы. Хатын йоклый иде,

Килгән иде Муза яныма.
Үталмады илһам булып җанга,

Әүрелмәде сөйгән ярыма.
Язалмадым яңа шигыремне.
Язалырмын микән иртәгә?
Канәгатьсез Муза китә инде,

Белмим инде ни хәл итәргә?
Канәгатьсез Муза китә инде,

Ул шигырьгә уза алмады.
Ахры, янда җиденче төшен күреп

Яткан хатын комачаулады.