Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ


Татар халкы гел мәкальләргә таянып яшәгән. Үзе чыгарган мәкальләргә. Юк, халык ук
чыгармаган инде аларны, аерым кешеләр чыгарган, халык исә шомарткан-иләгән, кешедән-
кешегә, буыннан-буынга тапшырган. Рәхмәт бабаларыбызга. Рәхмәт мәкальләрне җ.ыйган-
туплаган һәм бастырып чыгарган (өч калын том!) Нәкый ага Исәнбәткә.
Соңгы мәкальләр кайчан чыкты икән? һәрхәлдә, XXI гасырда түгел инде. Нигә тукталып
калырга тиеш соң әле бу иҗат? Замана казанышлары — матбугат, радиотелевидение,
Интернет - мәкальләрне халыкка җиткерүне тизләтәчәк кенә бит.
«Казанутлары» редакциясе бу игелекле, хәтта ки изге эшне терелтмәкче. Рәхим итегез,
кадерле авторларыбыз һәм укучыларыбыз: XXI гасыр мәкальләренә журналда урын түрдән
булыр... Мондый «тәти» сүзләрнең генә әлләни тәэсир итмәсен белеп, сезне кыздырып
җибәрер өчен эшне үзебез, ягъни журнал хезмәткәрләре, башладык менә, гаеп итештән
булмасын... Бәяне исә менә сез куегыз. Мәкаль дигәннәребезнең кайсылары еллар кичеп
киләчәккә бара алырлык? Иң шәп дигәнен аерып күрсәтсәгез иде. һәм шуннан соң дәртләнеп
үзегез эшкә керешсәгез иде.
Журнал белән генә дә чикләнеп калмаячакбыз: китап та чыгарачакбыз! Шәп мәкаль ияләре
бүләген дә алыр. Башлыйк, чордашлар. Хәрәкәттә бәрәкәт!


***
• Үзеңә сыймаган серне дустың да саклый алмас.
• Усаллыкка каршы усаллык белән җавап кайтарсаң, усаллар гына артыр.
• Серләреңне җилгә сөйлә, кире әйләнеп кайтмас.
Лилия ГАТАУЛЛИНА


***
• Җирдән җирәнгән чиргә кинәнгән.
• Бусагасыз түр булмый.
• Төчелек кечелек билгесе түгел, көчсезлек билгесе.
• Шигырьдән бизгәннең күңеле тутыгыр.
• Күзле бүкәннең дә анасы бар.
• Бар кәрлә дә Наполеон түгел.
• Бердәнбер бала нык биетер.
• Әйбере күбәйсә, йөзе кечерәя.
• Төштә ашаган тешкә керми.
• Шатлык кичергән — картлыгын чигергән.
• Ир иярдә тәхетле.
Мөхәммәт МИРЗА


***
• Күрсеннәр дисәң — морҗаң кыек булсын.
• Ауган агачка тукран да кунмый.
• Эре җиләк үсә торыр, кечкенәсе пешә торыр.
• Шигырь башына җыр җитәр.
• Шома тимер тиз күгәрә.
• Алманың хакын ашагач сорама.
• Даның чыккан белән җаның чыксын.
• Яман сүз иясеннән алда йөри.
• Югалган көмешне, алтыным, дип эзлисең.
• Әтисез үскән бала җеннән дә курка.
• Синең хакта артыгын белгән дус дошманыңа әверелә.
• Чиратың якынайган саен ахирәтләрең арта.
• Сабантуй батырының үлеме сөзгәк тәкәдән.
• Ялкау байдан хәерче туа.
• Зур шәхеснең шәүләсе дә зур була.
• Караңгыда күз тими.
• Байның хәлен ярлыдан сорашма.
• Үз өеңдә йокы да бушлай.
• Язучыга якты чырай бирсәң, китапларын төяп килә.
• Зыялының шайтаны да зыялы.
Камил КӘРИМОВ


***
• Башны ормасаң ташка, башыңа орыр башка.
• Утырган кәнәфи никадәр йомшак булса, баш мие шулкадәр сыек.
• Каләм язар, гавәм түзәр.
• Эш беткәнче уянырга ярый.
• Хак хат та хатадан хали түгел.
• Мәһдине мәнди анасы да белә.
• Көфер малае булганчы кефир малае бул.
• Хәмер капканның әмеренә капма.
• Тишектән кусалар, ишектән чык.
• Башы юктан башкисәр дә курка.
• Төшкән җирдә төш бул.
• Морҗаң кыек булса да, төтене дөрес чыксын.
Вакыйф НУРИЕВ


***
• Дуңгызлар кимегәннән генә дуңгыз оясы дуңгыз оясы булудан туктамый.
• Кичке чәй — төнге йокыга тәнәфес.
• Ашның тәмсезлегендә телнең гаебе юк.
• Шигърияттә белгеч булыйм дисәң, Гаташ белән саташ.
• Күләгәнең шәүләсе булмый.
Рамил ХАННАНОВ


***
• Түрә дөньяны акаеп күрә.
• Түрә алдында җилфердәмә, эшең җилфердәсен.
• Акча колы төнлә дә богаулы.
• Мәкер төбең үзеңә тәтер.
• Ана телен үги иткән — анасын да үгисетер.
• Тарихын оныткан, телен йоткан — үз тамырын үзе корыткан.
• Сөенә белмәс бәхеткә тиенмәс.
• Дуамал баш йөрәкне каезлый.
• Компьютерга күз генә сал, саулыгыңны салма.
• Йөргән аякка саулык иярә.
• Мәкаль ул — акыллы уйга тере һәйкәл.
Рафикъ ЮНЫС