Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘ

Кем җаваплы?
Мәрхүм әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев исән чагында Язучылар берлеге бинасының
коридорында очрашкач, мине башкалардан читкә тартып, бик җитди кыяфәт белән әйтте:
— Карале, Батулла, сине Коръәнне тәрҗемә итә, дип сөйләделәр, дөресме шул?
— Дөрес, — дидем.
— Син бит гарәпчә укый да, яза да, сөйләшә дә белмисең...
— Мин Коръән аятьләренең төрекчә тәрҗемәсеннән татарчага аударам.
— Алай дөрес булырмы соң ул? — диде әдип. — Бер телдән икенчесенә «аудару» баба
шулпасының шулпасы булып чыкмасмы?
— Минемчә, бик дөрес. Һәм бу шулпа шактый тәмле булачак. Инглизчә, алманча,
французча яратылган дөнья әдәбиятының шаһәсәрләрен без урысчадан татарчага аударабыз
(французчадан — урысчага, урысчадан — татарчага, өч тел аша без шаһәсәрләр белән
танышабыз, чөнки турыдан-туры төп нөсхәләрдән татарчага тәрҗемә итүчеләребез юк). Мин
(Коръән аятьләренең мәгънәләрен төрекчәдән татарчага аударганымда) ике тел белән генә
эш итәм. Гарәп теле һәм түрк теле. Дөньякүләм атаклы галимнәрнең гарәпчәдән төрекчәгә
тәрҗемәсен алам да төрек теленең бертуганы булган түркчәгә (татарчага) аударам.
— Бабаларыбыз Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә ярамый, ул гөнаһ эш, дип
санаганнар. Татарда гарәп телен, Исламны тирәнтен белгән дөньякүләм атаклы галимнәр
булган, аларның берсе дә Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә алынмаган.
— Коръәнне татарчага тәрҗемә итүнең ихтыяҗы да булмаган. Чөнки һәр укымышлы
татар Коръәнне гарәпчә укый белгән. Бүген гарәпчә белүче татарлар бармак белән генә
санарлык. Шулай булгач, Коръән аятьләрен татарчалаштыру — ул саваплы гамәл.
— Ногманиның шәрехләре җитмәгәнме?
— Ногманиның үз нөсхәсен бүгенге урта белемле татар укый алмый, укыса да, чиреген
аңламас иде. Кириллга аударылган нөсхәсендә ялгышлар күп, өстәмә шәрехләүләр дә
аятьләрне ачыклауга түгел, бутауга китерә. Аятьләрнең татарча мәгънәләре бүгенге урта
белемле татар аңларлык телдә булырга тиеш. Минем төп максатым шул.
— Синнән сорыйм әле, мин укыган нөсхәсендә: яхшылык та, яманлык та Алладан килә,
дигән сүзләр бар.
— Бар андый сүзләр.
— Димәк, мин яманлык кылсам, кеше үтерсәм, алдасам, фәхеш юлда йөрсәм — мин гаепле
түгел, аның гөнаһысы миңа булмаячак! Шулаймы? Димәк, Алла минем яманлык эшләячәгемне
алдан ук язып куйган, нигә мин аның өчен җавап тотарга, җәһәннәмдә янарга тиеш ди?
— Алла — син яманлык кыл, дип боермый бит, Мөхәммәт ага! Алла — ирек бирүче. Ул
синең алга ике юл китереп куя. Берсе — яхшылык, игелек юлы; икенчесе гөнаһлы юл, яманлык
юлы. Алла сиңа бу юлдан кит, дими. Синең үзеңә сайларга куша, бүгенгечә әйтсәк,
«альтернатив юл» күрсәтә. Кайсы юлдан китүне син үзең сайлыйсың: яхшылык юлыннан
китсәң — син оҗмахта, яманлык юлын сайласаң, синең урының җәһәннәмдә. Аллаһы Тәгалә
диалектиканы бик яхшы белә. Единство борьбы двух противоположностей ведёт к прогрессу.
Капма-каршы ике якның бербөтенлеге — алгарышның нигезе. Кылган гамәлләрең өчен Алла
түгел, син җавап бирергә тиеш!
Бу безнең соңгы очрашуыбыз булган икән. Шуннан ул озак тормады, бакый дөньяга күчте.
Урынын җәннәттән әйләсен!
Адәми зат дөньяга әшәке генә яки яхшы гына булып туа алмый. Адәми затның
табигатендә (рухында, бәдәнендә) ике төрлелеккә оеткы салынган була. Әнә шул ике
Дәвамы. Башы 7 нче санда.
якның берсе кешенең ихтыярын гамәлләренә күрә алга чыга, ул яки начарлык ягына күчеп,
аның яхшылыгы кими бара һәм, киресенчә, яхшылык тарафына күчеп, начарлыгы кими бара.
167
Табигатьнең үзендә бернәрсә дә начар гына, бер нәрсә дә яхшы гына була алмый. Бәндә
табигате тарафыннан үзенә бирелгән әнә шул яхшылыкны, яманлыкны куллануы аркасында
дөньяда яхшылык яки начарлык өскә калка. Кешенең бәдәни табигатен алып баксак, анда
начарлык та, яхшылык та тигез, әмма кешенең тәрбиясе, ихтыяры, ирадәсе1 һәм хасталыгы
аркасында, теләгәнен үти алмавы яки теләгәннән артыгын кылануы сәбәпле, яманлык өскә
чыга. Башкача әйтсәк, табигать кануннары куйган чикләрнең теге яки бу ягына чыкканда
(хәттин ашканда, артыгын кыланганда), Яманлык чәчәк ата. Дөньяда кылынган нинди генә
яманлыкларны алып карасак та, без күрербез: ул яманлыкларны кеше үзе кылган. Дөньяда өч
төрле кеше яши: яман кешеләр, яхшы кешеләр, калганнары яман да түгел, яхшы да түгел, менә
шулар дөньяны болгаталар инде. Яман кеше кайчан да булса бер яхшылыкка кайтыр, әмма
урталыклар — яманлык белән яхшылыкны аера белмәүчеләр — кешелеккә зыянны күбрәк
эшлиләр.
Мәкер, яманлык ул — артык «купайтылган яхшылык». Кешенең үзен генә сөйгәннән
барлыкка килгән теләк бирәнлеккә, фахишлеккә, садистлыкка, мал җыю хасталыгына алып
чыга. Хәттин37 38 ашуга китерә. Мохтаҗларга ярдәм итәм, дип аларны кабалага төшерү, артта
калган илләргә ярдәм итәм дип «интернациональ» гаскәрләрнең басып керүе артык
купайтылган яхшылык, ягъни мәкер.
Гөнаһка алып бара торган юллар бик күп, җәннәткә юл бер генә, ди шәрык мәкале.
Җәһәннәмгә, миңа калса, бер генә юл алып бара. Артыгын кылану. Артыгын ашау, артыгын
эчү, артыгын рәхимсез булу, артыгы белән мал туплау, комсызлык, миңа гына булсын, дип
яшәү. Хәттин ашу тәмугка илтә.
Миңа калса, җәннәткә юллар төрле-төрле. Иң башта бүтәннәр мәнфәгате турында уйлау,
мохтаҗларга ярдәм итү, үзеңә кыен булса да, башкалар өчен тырышу. Кеше өлешенә кермәү.
Иманлы булу.
Бәндә бәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша. Бу ихтыяҗларны үтәү юлында
кеше иза чигә, интегә.
Бәдән таләпләре белән артык мавыгу кешегә яшәргә комачаулый. Шуңа күрә Югары
Камиллеккә ирешкән шәхесләр үзләренең бәдәни таләпләрен өлешчә генә
канәгатьләндергәннәр арасында булыр.
Бәдән-тән таләпләрен икенче чиратка куеп, рухи таләпләрне беренчегә чыгарып, иман
белән яшәсәң, син бәхеткә ирешерсең.
Кешене Рух Кодрәтенә барып җитүдән менә нәрсәләр тоткарлый:
1. Ачу-үч; 2. курку; 3. икеләнү-шикләнү; 4. үкенү, ачыну.
Ачулы булу беркайчан да кешенең үзенә файда китерми. Үчле кеше тирәдәгеләргә дә
тискәре тәэсир итә. Ачулы кеше үч алганда чама белми, арттыра , хәттин аша , җинаять кыла.
Ачулы кеше ачуын гаепле кешедән генә түгел, тирә-юньдәгеләрдән дә ала. Ачулы кеше
үчлекле була. Үч алуга планнар кору аның эшен тоткарлый, нервларын ашый. Ул кеше үзен
эчтән кимерә, чиргә сабыша. Ачулы кеше назик идеяләр турында уйлый алмый. Ачулы кеше
югары белем алган булса да, рухи надан була. Әнә шул наданлык аны үч караңгылыгында тота.
Үчле кешенең күңел күзе сукыр була . Ачулы кеше — агулы кеше.
Курку — ачудан да зарарлырак. Курку башта кешенең үзендә генә яши, аннан соң ул
тышка бәреп чыга, башкаларны да яулый, курку паникага китерә, паника тилерер дәрәҗәгә
җиткезә. Кешеләр бер-берсен таптый-сыта башлый. Курку хисе ул башта хуҗасын калтырата,
бу калтырау, бу тетрәнеш башкаларга да күчә. Кеше үзе уйлап чыгарган куркынычтан курка.
Аның аңында барлыкка килгән курку матдиләшә һәм ул курыккан нәрсә чыннан да килеп
чыга. Судан куркып, ябылып ята торган кешенең бер ләгән суга егылып төшеп тончыкканы
булгалап тора, еланнан курыкканны елан чага, яшеннән курыкканны яшен суга. Курку да
наданлыктан килә.
Шикчеллек тә кешенең яхшы хисләреннән түгел. Бөтен нәрсәне дә шиккә алучы кеше —
тәвәккәл була алмый. Шикчел кеше көнче була, хатынын яки ирен сәбәпсезгә көнли,
дусларының уңышыннан көнләшә. Гаиләсенә, җәмгыятькә бәхетсезлек алып килә.
Шикчеллек белән көнләшүнең нигезе - наданлык. Ул да күңел күзенең сукыр булуыннан килә.
Үкенү-ачыну-кимсенү-мескенлек тә — наданлык галәмәте. Рухы надан кеше,
күңел күзе сукыр кеше «Сәбәп» белән «Нәтиҗә» кануннарын белми, ул гаепсезләрне гаепләргә
атлыгып тора, үзенең уңышсызлыкларын бөтен кешедән күрә, бары тик үзен генә гаепләми.
37 ирадә — теләк, омтылыш.
38 хәт — чик.
БАТУЛЛА
168
Үзенең уңышсызлыгын, сәләтсезлеген ул башкалардан күрә. Бу кеше Иблис ягына күчкән
хаин булырга күптән әзер. Форсат чыкса, ул туганнарын, дусларын, милләтен — барысын да
сатачак. Хаинлекне булдыксызлардан көт тә тор.
Әлеге сыйфатларга ия бәндәләр югары белемле булсалар да, рухи яктан надан. Алар
Аллаһы Тәгаләне хурлый, кешеләр табына торганнарга көлеп, мыскыллап карый. Ләкин
аларның соң язмышы фаҗига белән тәмамлана.
Бу — «Укытучыларның белемен арттыру сыйныфлары»ндагы нотыгымда сөйләнгән
сүзләр. Совет заманы иде. Залда утыручыларның күбесе коммунист. Арадан бер ир укытучы
торып басты да мине кыен хәлгә куярдай итеп әйтте:
— Мөселманнар да мал суя. Мөселманнар да хайваннарын сөеп үстерә дә суеп ашый. Ит
ашаган бәндә миһербан турында авыз суы корытырга тиеш түгел!
Дәресханә тынып калды. Барысы да көтә иде. Сорау бирүче егет, «мин җиңдем» кыяфәте
белән җавап көтеп, һаман басып тора.
— Ләкин мөселманнар, — дидем, — Аллаһ рөхсәт иткәннәрне генә ашый. Аллаһы Тәгалә
әйтә: хайваннарыгыз сезгә хәләл ризык ителде, ди.
Беренче сораудан соң башкалар да кызып китте, бер хатын торып басты:
— Атаклы язучы Гариф Гобәй: «Мөхәммәд динне башкаларга кылыч белән кертте,
илләрне яулап алу сәясәтен алып барды», ди. «Коръән серләре» китабын укыйлар, безнең
китапханәдәге ун данәсе дә тузып бетте инде.
— Исламда дингә керергә кыстау, ирексезләү юк. Ләкүм диникүм вә лиәддиин! Сезнең үз
динегез, минем үз динем!
Аллаһ Тәгалә хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вәссәламне дә
кисәтә:
Хактыр ки, Без ул Китапны (Коръәнне) инсаннарга файда булсын өчен, Хакыйкать
буларак, сиңа иңдердек. Кем тугры юлга басарга ихтыяр итә, бу аның файдасына. Кем
юлдан язарга тели, аның да үз зарарына булыр. Син, Мөхәммәд, аларны ирексезләп
дингә кертүче вәкил түгел!
39 (Зүмәра) 41.
Ии, Мөхәммәд, син аларны дингә ирексезләүче түгелсең!
50 (Каф) 45.
Дингә ирексезләү юк! Диндә көчләү юк!
Күрәсең, Аллаһ Мөхәммәдкә: син минем динемә кер димә, син үз динеңне тот, мин үз
динемне тотармын, дияргә куша. Ә коммунист әфәнделәр (алласызлар, дәһрил әр)
иманлыларга иманнарын ташларга кушалар. Алар үзләре ышанганны гына хак диләр һәм
дәһриләр дистәләрчә еллар буена мәчетләрне кырып, Коръәнне утка ягып, муллаларны атып
бетерделәр. Русия коммунистлары надан иде. Алар Инҗилне дә, Тәүратны да, Коръәнне дә
укымаган. Дөнья фәлсәфәсенең нигез ташы булган диннәрне белмәгән коммунист чын
коммунист була алмый. «Бөтен кешелек барлыкка китергән культура әсәрләрен белмәгән
коммунист кешелеккә зыян салачак», диде Лениныгыз һәм зыян салдылар да.
«Дин — халык миен томалаучы әфьюн», — диде Ленин. Шуннан соң китте дин белән
рәхимсез көрәш. Бу — коммунистларның иң олы хатасы иде. Нәтиҗәсе күренеп тора, Русия
кире чыга алмаслык әхлаксызлык сазлыгына килеп керде.
Иң зур гөнаһ — Аллаһны инкарь итү.
Дин әхлагы, Шәригать кануннары юкка чыккач, халык аракыга чумды, фахишлеккә батты,
ата-ананы кыйнау, бала үтерү кебек җинаятьләр чәчәк атты. Гаиләләр тотрыклылыгын
югалтты. Уйнаштан бала табу горурлык, батырлык дәрәҗәсенә менде. Көфер сүз сөйләү,
сүгенү гадәти күренешкә әверелде. Дин белән, динчеләр белән көрәшү, динне сүгү, әдәбиятта
муллаларны мыскыл итү батырлык санала иде.
Әлеге ир тагын калыкты:
— Коммунистларга чаклы да динне иң беренче Тукай сүгә башлады. «Кибәк башта кибән
чалма, ишан булган, имеш, хайван». Аннан соң Тинчурин тотынды ишаннарга. Дингә, Аллага
ышанганнарга әче сатира башка язучыларда да бар. Без моны әдәбият дәреслекләреннән
укып беләбез.
— Тукай динне сүкмәде. Динне бозучыларны сүкте. «Рамазан аенда Иблиснең
шайтаннарга хитабы»нда ул әнә шундыйлар турында яза: 

Монафикълар турында яза шагыйрь. Икейөзлеләрне әче тәнкыйтькә тота. Мөселман
булып күренергә тырышып йөреп тә, асылда кяфер булганнарга нәгърә ора. Тукай беркайчан
да имансыз булмады, шөкер!
И бәһале, и кадерле, и гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәр дәм таян син Аллага! Артка бакма, даһием, идеал
һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табылса табыла: Алла ул!
1910.
Эйнштейнның Тукайдан күпкә соң әйткән сүзе:
Фәнни эзләнүләрнең олуг нәтиҗәсе — Аллага ышану!
Тинчурин да Алланы инкарь итмәде. Тукай белән Тинчурин дин җитәкчесе булган надан
ишаннан көлде. Дин җитәкчесенең дин кануннарын бозуына каршы чыкты. Шулай итеп,
Тукай да, Тинчурин да икесе дә мәдрәсә тәмамлаган, Коръәнне белүчеләр, чын мөселман
буларак, динне сакларга, якларга тырышты. Менә сезнең коммунистлар партиясендә торучы
коммунист Фәлән Фәләнов җинаять кылса, исереп кеше кыйнаса, фахишәләр белән тотылса,
бөтен КПСС гаепле булмый бит, Фәләнов үзе өчен генә җавап тотачак. Тукай да, Тинчурин да
Исламнан көлми, надан дин башлыгыннан, дин бозучы муллалардан көлә.
Ир-егет актив иде, ул тагын минем бакчага таш ыргытты:
— Бүгенге муллаларыгыз да әүлия түгел...
— Түгел, чөнки аларның күбесе надан. Наданлык бөтен яман гадәтләрнең башында тора.
Надан коммунистлар бөтен яхшы йолаларны җимереп, яман йолалар таратты. Бүгенге надан
муллалар да кешеләрне диннән биздерә.
Дингә тупаслык белән түгел, ягымлылык белән, миһербан белән, игелекле гамәлләр белән
тартырга кирәк. Вәгазьләрендә муллалар тупас. Алар куркыту, кычкыру, кеше алдында
мөштәринең39 йөзен ертуны тәрбия дип уйлый. Аллаһ исеме белән, дин исеме белән куркыту
— ул үзе гөнаһ. Аллаһ үзенә тартып торырга тиеш, куркытып түгел. Без Аллаһ каршында
гөнаһ эшләүдән куркырга тиеш! Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи
вәссәлам үзенең сабырлыгы, ягымлылыгы белән үзенә җәлеп иткән. Сөйкемлелеге белән ул
барча халыкны үз артыннан ияртә алган. Шуннан үрнәк алырга кирәк муллаларга.
Иң югары, иң бөек Гүзәллек — ул Аллаһы Тәгаләдер!
Дога кылу ул мәңгелекне тану. Гыйбадәт ул гүзәллек, тәвәккәллек, батырлык, корбан
булырга әзер тору, камиллеккә омтылыш, тайпылмастан яхшы максатка бару.
Коръәннең фәлсәфәсен, аятьләрнең мәгънәсен аңлап, башкаларга да аңлата алган
имамнарга ихтыяҗыбыз зур. Гади мөселманга аңлашылмаган урыннарын аңлата алыр
дәрәҗәдә белемле хәзрәтләргә мохтаҗ без. Кызганыч ки, андыйлар аз. Киләчәктә булыр,
иншалла.
Укытучылар белән булган мәҗлес шау-шулы узды һәм бу һич тә начар түгел иде.

Дәвамы киләсе саннарда